БОРЫНГЫ ТАМЫРЛАР ЭЗЕННӘН
Милли Хәятыбызның нинди генә әтрафы турында сүз чыкмасын, горурланып халкыбызның мең еллык бай үткәнен, мәдәниятен, мөстәкыйль дәүләтчелек тарихын искә алабыз. Чыннан да. ислам диненә нигезләнгән милли мәдәниятебезгә генә дә инде мең дә бер йөз ел булды бит! Әйе, без «мең еллык тарихыбыз, мәдәниятебез бар» дибез. Әмма әлеге горур сүзләрдән соң бу «мең еллык» тарихка якынрак килергә, аның байлыгын, бөеклеген ачып күрсәтергә кирәк булса, кыенрак хәлдә калабыз Чөнки киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрлек чын мәгънәсендәге фәнни хезмәтләребез аз Яңа заман тарихыннан арырак, тирәнрәк атлаган саен, бүгенге буын караңгылыкка төшеп киткән кебек Тарих тамырларына ныграк якынайган саен караңгылык арта бара Ә бит бу мең еллык тарих, мәдәният—халыкның милли аңын, горурлыгын үстерүдә иң көчле чараларның берсе. Менә шуңа күрә рухи тарихыбызның борынгы. башлангыч чорларын яктырта торган хезмәтләр бүгенге көнне — милләттәшләребез- нең, бигрәк тә яшь буынның, уянып, халкыбыз азатлыгын, мәдәниятен яклап мәйданнарга чыккан көннәрдә— аеруча мөһим. Бу җәһәттән мин Гамирҗан Дәүләтшиннең Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән (1990 ел) «Волжская Булгария духовная культура» исемле китабын күздә тотам Бу китапта халкыбызның нәкъ менә 1000 ел элек булган тарихы хакында языла Алай гына түгел, ул ерак баба- ларыбызның иң аз өйрәнелгән, безнең өчен иң караңгы булган иҗтимагый тормышы —рухи мәдәниятенә багышланган. Дөрес, Идел буе болгарларының иҗтимагый тарихы, дәүләт тарихы. матди мәдәниятләре археологлар, тарихчылар, сәнгать белгечләре тарафыннан билгеле бер дәрәҗәдә өйрәнелгән Әмма моны рухи мәдәнияткә карата әйтеп булмый Бу мәсьәлә һәм дә аңа бәйләнешле борынгы болгарларның башлангыч белемнәре, халык иҗаты, фәнни казанышлары, дөньяга карашлары Г Дәүләтшиннең хезмәтендә монографик планда беренче тапкыр тикшерелә. Китапта яктыртыла торган X—XIII йөзләр башы татар халкының мәдәният тарихында әһәмиятле урын алып тора. Бу — мәдәниятебезнең чишмә башы Бу чорны дөрес, төгәл күрсәтү, аңа дөрес бәя бирү алга таба мәдәният үсешен. аның төп сыйфатларын, юнәлешен дөрес билгеләүнең алшарты булып тора. Без монда, беренче чиратта. Алтын Урда. Казан ханлыгы чорларын күздә тотабыз. Бу чорларның Болгар дәүләте тудырган рухи мәдәният белән тыгыз, аерылгысыз бәйләнеше бар Гомумән, безнең галимнәр алдында бик әһәмиятле бурыч тора. Бу — рухи мәдәниятебезнең төрле тармакларын, чорларын тикшереп «мең еллык тарихыбыз» дип йөртелгән гыйбарәне өзлексез, эзлекле рәвештә бөтен яктан ачып күрсәтү. Әлеге олуг максат ягыннан караганда. Г Дәүләтшиннең хезмәте олы панораманың мөһим бер өлеше булып күз алдыбызга килеп баса. Болгар чорына мөрәҗәгать иткән тикшеренүчене күп кыенлыклар көтә. Шулардай күзгә иң нык ташланганы, бәрелеп торганы — язма чыганакларның азлыгы, ярлылыгы, булганнары- ның да безнең көннәргә кадәр аерым кисәкләрдә генә килеп җитүе. Бу чыганаклардагы мәгълүматлар әле еш кына бер-берсенә каршы да киләләр Әмма бу очракта да хәл өметсез үк түгел әле Сайланган теманы мөмкин кадәр тулы тикшерү өчен бер юл кала—мөмкин булган барлык чыганакларны туплап, аларны үзара чагыштырып файдалану. Мондый ысул бик җентекләп эшләүне таләп итә. Әмма бу мөһим мәсьәлә Г Дәүләтшин китабында уңышлы хәл ителгән һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә китергән. Автор чыганаклар мәсьәләсен комплекслы рәвештә хәл итә. Язма чыганаклардан тыш киң күләмдә археология, этнография, тел материалларын, халык иҗат үрнәкләрен эшкә җигә. Алар бер-берсен бик урынлы тулы М Китап күзәтү ландырып. раслап хезмәттәге мәсьәләне ышанычлы хәл итүгә китерә Рухи мәдәният —гаять киң дөнья Китап авторы бу доньяның бар ягын күзәтүне максат итеп куймаган Хезмәттә күтәрелгән мәсьәләләр ике бүлектә бәян ителә. Беренче бүлек «Халык мәдәнияте», икенчесе «Профессиональ мәдәният» дип атала Бу бүленеш очраклы түгел, әлбәттә Ул авторга болгар бабаларыбызның рухи мирасын үсештә, эволюциядә карарга мөмкинлек биргән Чыннан да. мондый гезелеш укучыга рухи мәдәниятнең торле баскычларын, үсеш этапларын (башлангыч белемнәрнең фәнни өлкәләргә нигез булуын, халык авыз иҗатының язма әдәбиятның чишмә башы булуын, мәҗүсилек чоры белән бәйләнгән карашларның монотеистик ислам нигезендәге дөньяви карашларга үсүен һ б ) ачыкларга булыша Хронологик планда рухи мәдәниятнең үсешен болай ачык күрсәтеп булмас иде — бу чорда халык мәдәнияте профессиональ мәдәният белән бергә үрелеп бара. Әлбәттә. Гамирҗан Дәүләтшиннең хезмәте буш урында барлыкка килмәгән Автор моны үзе дә күләме зур булмаган, ләкин баи эчтәлекле историографик күзәтү бүлекчәсендә күрсәтә Бу өлештән күренгәнчә болгарларның рухи мәдәнияте тарихына теге яки бу чамадагы күзәтүләр, фаразлар рус. , татар, совет галимнәренең хезмәтләрендә шактый очрый Әмма алар барсы диярлек үз фәнни өлкәләреннән чыгып, үз материалларына таянып кына фикер йөрткәннәр Г. Дәүләтшин исә фәнни әдәбиятка да. чыганакларга таянган кебек үк, комплекслылык позициясеннән чыгып якын килә һәм файдалана Әйтергә кирәк, автор, «комплекслы ысул» төшенчәсе астында торле характердагы һәм төрле чордагы чыганакларны чагыштырып тикшерүдән гыш, төрле халыкларның, болгарлар белән якын мөнәсәбәттә булган дәүләтләрнең дә мәдәниятләрен чагыштырып күрсәтүне күздә тота Һәм китапта нинди генә яктыртылган мәсьәләне алсак та. борынгы болгарларда календарьмы, саннар яки үлчәүләр системасымы, космогоник карашлармы —барысы да менә шул комплекслы ысул нигезендә җентекләп тикшерү, мәгълүматларны торле чыганаклардан бортекләп- бортскләп җыю бәрабәренә кү« алдыбызга берботен күренеш булып килеп баса Шул мәсьәләләр арасында, безнең карашыбызча. аеруча мөһимнәрдән— Идел буе Болгар дәүләтендә мәҗүсилек белән исламның үзара мөнәсәбәте Җәмгыятьтә хөкем сөрә торган дин, дөньяга караш һәм идеология буларак, шул җәмгыятьнең дөньякүләм цивилизациядәге тарихи урынын, дәрәҗәсен, төзелешен, рухи тормышның нигезен билгели Авторның хаклы язуынча, әгәр дә кайбер тикшеренүчеләргә ияреп X—X111 йөзләрдә Идел буе болгарларында ислам дине киң таралмаган, мәҗүсилек өстенлек иткән дип бәян итсәк, без ярылып яткан бик күп фактларны инкарь итәргә мәҗбүр булыр идек. Бу Болгар җәмгыятенең ислам нигезендә корылган дәүләт төзелешенә, «югары язма профессиональ мәдәниятенә» (77 бит), гомумән. Идел буе болгарлары дәүләтенең үз заманы өчен алдынгы ислам дөньясының «төньяк форпосты» булуын күрмәмешкә салыну булыр иде Г Дәүләтшин. күп фактларга таянып (X йөз гарәп сәяхәтчеләренең язмаларыннан башлап археолог Е А Ха- ликованың махсус тикшеренүенә кадәр) һәм аларга үзенең дәлилле материалларын өстәп, бу нигезсез фаразын кире кага Чыннан да. Болгар дәүләте үзенең күп санлы шәһәрләре, үзәкләштерелгән хакимияте белән, чәчәк аткан фәне мәдәнияте белән ислам цивилизациясенең җимеше булмаса. НИНДИ цивилизациянең казанышы соң? Һәм бу мәҗүсилек нигезендәге цивилизация ни өчен болгарларга күрше булган халыкларда шундый казанышларга китермәгән соң? Бу сорауларга җавап кирәкми Әгәр дә без инде мәдәниятнең аерым өлкәләрендә, әйтик, сынлы сәнгатьтә, йә булмаса Болгар дәүләтенә буйсынган. аның составына кергән аерым кабиләләрдә үткән мәҗүсилек чорының сизелерлек йогынтысы ислам дине киң таралгач та әле шактый дәвам иткән дисәк, бу башка мәсьәлә Болгар дәүләтенең социаль-икътисади мөнәсәбәтләрендә. тормышында да хәл бер төсле булмаган Ләкин сүз җәмгыятьнең, дәүләтнең төп сыйфатларын билгели торган факторлар турында ба|м Әйтик Радищевның. «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт>ендә күренгәнчә. Рәсәй империясенең Европага хас башкаласыннан йөз чакрым чыгып китмәс борын ук башка гасырга гына түгел башка тарихи чорга диярлек эләгә Бу бит X нчы йөз түгел, ә XVIII гасыр ахыры Ләкин моңа карап без Рәсәй дәүләтен Европа дөньясыннан аерып карамыйбыз Чөнки бу дәүләтнең төп сыйфатларын, цивилизация дәрәҗәсен Петербург белән Мәскәү билгели, ике арала вәхшиләрчә яшәүче авыллар түгел Бәяләнә торган хезмәтнең тагын бер уңышлы ягын билгеләп үтәсе килә Хезмәтнең фактик материалга байлыгы. авторның үз алдына кунган төп мәсьәләләрне ачыклаудан тыш тарихи фәннәр алдында киң планда торган татар халкының этногенез мәсьәләсен, болгар-татар мәдәниятенең варислыгын. борынгы бабаларыбызның башка илләр, халыклар белән багланышларын ачыклауда үз өлешен кертә. Аталган мәсьәләләр бүгенге көндә галимнәрне. зыялыларны гына түгел, киң җәмәгатьчелекне дә кызыксындыра Иҗтимагый фикер тарихы күзлегеннән караганда шуны да әйтергә кирәк: Г. Дәүләтшинның бу хезмәте болгар чорының социаль-фәлсәфи мирасы мәсьәләсен тикшерүдә дә зарури башлангыч эш һәм мөһим чыганак булып тора Бу җәһәттән авторның үз хезмәтен болгар чорының фәлсәфи фикерен тикшерүдә төп чыганак булган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ына карата күзәтүләр белән төгәлләве гыйбрәтле күренеш. Гамәли куллану ягыннан караганда рухи мәдәниятебез тарихының аеруча актуальлеген, китапның уңышлы төзелешен. аңлаешлы һәм кызыклы эчтәлеген истә тотып, без аны хәзерге көннәрдә аякка бастырыла торган татар гимназияләре һәм мәктәпләренә дәреслеккулланма итеп тәкъдим кылыр идек. Мондый хезмәтләр яшь буынны борынгы рухи мирасыбыз белән таныштыруда, аларда тарихыбызга кызыксыну уятуда бик кирәк. Бу очракта китапны, әлбәттә, татар теленә тәрҗемә итеп, уку курсына бераз яраклаштырырга кирәк булачак. Гомумән. китап инде тиз арада таралып бетте. Аны тагын да зур тираж белән киң халык катлавына җитәрлек тел һәм эчтәлек белән бастыру бик зарури. Шулай ук бу хезмәт нигезендә югары уку йортларының тиешле факультетларында махсус курс әзерләргә мөмкин булыр иде Хезмәтнең тагын бер уңай, аның фәнни әһәмиятен күтәрә торган ягы — китап ахырында бирелгән ку- шымталарҗәдвәлләр һәм рәсемнәр. Алардагы мәгълүматлар бер яктан хезмәтнең эчтәлеген баетса икенче яктан материал үзләштерүне һәм аның белән файдалануны җиңеләйтә. Хезмәт эчтәлегенә бер-ике искәрмә һәм тәкъдим дә әйтәсе килә Киләчәктә китапның икенче бүлеген («Профессиональ мәдәният») билгеле чыгынакларны тулырак ачып һәм яңа материалларны да ачыклап, баетасы бар Беренче бүлек белән чагыштырганда. икенчесе ярлырак булып күренә Урыны белән хезмәттә кечкенә генә фактлардан зур нәтиҗә ясау очраклары да юк түгел. Мәсәлән, әдәбият белгечләренә ияреп булса кирәк. автор. Сәйф Сарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсеп» поэмасыннан бер юл китереп (Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүенә бәйләнешле), Н Коперникның 1515 елны эшләгән бөек, чын мәгънәсендә революцион фәнни азышы ислам дөньясы өчен күптән билгеле нәрсә булганын исбатлый (152 бит). Сүз дә юк, китерелгән шигырь юлы бик кызык факт, ләкин бер факт мондый җаваплы нәтиҗә ясау өчен җитеп бетми. Һәрхәлдә, бүген фән тарихы раславынча, урта гасыр фикер ияләре өчен, шул исәптән, ислам дөньясының бөек математик һәм астрономнары өчен Аристотель-Птоломейның геоцентрик дөнья төзелеше шиксез фәнни теория буларак кабул ителә иде Әлбәттә, фән тарихы, бигрәк тә Шәрык фәне тарихы әлегә кадәр күп серләр саклый, шуңа күрә бу өлкәдә алдынгылык. беренчелек мәсьәләсе яңа мәгълүматлар табылганчы ачык кала... Кайсыбер очракта фәнни терминнарны куллануда да төгәллек җитеп бетми Мәсәлән, монотеизм төшенчәсе турында фикер йөрткәндә, Гамирҗан Дәүләтшин «Мәҗүси монотеизмига каршы ислам динен күздә тотып. «Сыйнфый монотеизм» төшенчәсен куллана (76 бит). Ләкин мәҗүсилек тә сыйнфый җәмгыятькә хас күренеш бит. Әйтик, колбиләүчелек җәмгыятенә. Димәк, ул да сыйнфый дин булып чыга Безнең фикеребезчә, мәҗүсилек белән ислам арасында принципиаль аерма нәкъ менә шул «монотеизм» төшенчәсеңдә. Мәҗүсилек чын мәгънәсендә монотеистик дин түгел, ул еш кына бер алланы (Тәңре— төркиләрдә, Зевс—борынгы грекларда, Перун — борынгы славяннарда һ. б.) башкалардан өстен куйса да. башка илаһи көчләрнең, затларның булуын, аларга табынуны инкарь итми Ислам дине, киресенчә, «лә илияһү илля Аллаһ (алладан башка алла юк)» дигән фундаменталь формасы белән принципиаль рәвештә башка илаһи көчләрне, затларны инкарь итә. Фәлсәфи тел белән әйткәндә, мәҗүсилек диненә һәм дөнья карашына плюрализм (бу очракта — күп аллалык) хас булса, ислам диненә һәм аңа нигезләнгән дөньяга карашка катгый, эзлекле монизм хас Әлбәттә, бу авторның: «Баш алла—Тәңрегә табыну болгарларга ислам диненә күчүне җиңеләйткән»,— дигән тезисына каршы килми Чыннан да. Тәңре культы борынгы төркиләрнең үз карашларында монотеистик дингә таба үсүләрен күрсәтә. Безнең ныклы уебызча, Гамирҗан Дәүләтшинның хезмәте татар халкының рухи мирасын өйрәнүдә, болгар чорын өйрәнүдә яңа уңышчы адым булып саналырга лаек.