Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗӘЙТҮНӘКӘЙ, АКЧАРЛАГЫМ


Беренчс булып аны көтүче Гайни күрде. Колхозның савым сыерларын люцерна басуына куу өчен олы юлны аркылы үтәргә кирәк Ияренә кинодагы Ча пайча төз. ипле утырган Гайни, һай-һайлап, тырыша-каба- лана. сигездән үрелгән озын чыбыркысын һавада уйнатып, үшән малкайларны ашыктыра иде Шул чакта, сызгыртып, кара «Волга» килеп туктады Берничә мәртәбә сузып-сузып кычкыртып карады машина Юл буенча сибелгән эре сөякле. зур имчәкле, бурадай ишелеп чыккан зур корсаклы колхоз сыерлары кояшта ялык-йолык килеп торган зиннәтле машинаны бар дип тә белмәделәр Алай гына да түгел, машинага якынраклары, олы. дымлы күзләрен шардай түгәрәкләндереп, борын тишекләрен алагаем киереп, юлчы
ларга якынлашты. Силос, печән төягән йөк машиналарына, «Беларусь» тракторларына ияләнгән сыерларның мондый әкәмәт нәмәрсәне бөтенләй күргәннәре юк иде. шуңа күрә аны тансык иттеләр, иснәп, ялап карарга ымсындылар Машина егерме, утыз метрлап артка чикте дә туктап калды Ишектән ак күлмәгенең изүләрен ачып җибәргән, җиңнәрен сызганган озын буйлы, киң җилкәле, нык бәдәнле ир-ат чык 1ы Аякларын киереп баскан, бөерләренә таянган, кып-кызыл булып кояшта балкып торучы симез битле мәһабәт ирне күргәч. Гайнине ток тоткандай булды Тәне буенча. авырттырып, чәнчеп, сәер дулкыннар йөгерде, бер мәл башы миңгерәп торды Анын каршында, һичшиксез, илнең дәрәҗәле кешесе — Хуҗа үзе басып тора иде!
Югалып калу, каушау гамәле Гайнидән атка да күчте, ахры Менә әкәмәт, хайван һәйкәл-ат кебек каткан да калган! Хуҗа кул аркасы белән әллә күпереп торган чәчләрен сыпырып алды, әллә Гайнига кул изәде Хуҗа кеше тәккә генә маңгай сы пырмас Юк. ул Гайнигә кул изәде «Ни хәлләр, иптәш көтүче?!» Дулкынланудан Гайнинең йөрәге, күкрәк читлегенә сыеша алмас булып, шашына-шашына тибәргә то1ынды Башына, рәхәт биреп, кайнар кан йөгерде «Хәлләр әйбәт, иптәш Баш Хуҗа! Һайт-Һайт!»
Гайни, чыбырксын гайрәт белән уйнатып, өч-дүрт сыерга бер кизәнүдә «гамы зып» өлгерде Иясенең холык-фигыленә тәмам күнегеп, өйрәнеп беткән ат та ук булып алга атылды, көтүнең икенче башына очты —һайт-һайт!! Гайни, давыл хәбәрчеседәй, бер очтан икенчесенә оча һайт-һайт! Кушаяклап чапкан сыерларның тояк тавышыннан таш. ком түшәлгән олы юл дөбердәп тора
Берничә минуттан юл бушап, ачылып калды Хуҗа тагын бер кат кул аркасы белән әллә чәчен сыпырды, әллә Гайнига кул изәде дә машинасына утырды Әмма дулкынлануның иң югары ноктасына җиткән Гайни моны күрмәде Кара «Волга»ны кыеклап узып, туры юлдан авылга томырылды
Бәхете бар икән Гайнинең Бригадир Сәлахның тарантасы ишек алдында иде Димәк. Сәлах өйдә! Гайни, йөгәннең тезгенен тиз генә койма баганасына элде дә.
Фәрит ГЫЙЛЬМИ (1947) —прозаик. -Урсай тау итәгендә». «Елганың борылган тошендә» кебек повестьлар һәм куп санлы хикәяләр авторы. Әлмәттә яши.
ой эченә йөгерде Тыны-көне беткән Гайнинең исе китте өйдә берәү дә юк! Юк. бар икән Бригадирның кече кызы мич каршында бәрәнге әрчеп утыра
— Әтиең кая. үскәнем9
— Мунчада. Исәнмесез, абый!
— Нәрсә9
— Әти мунча керә Әни дә
Гайни гаҗәпләнүдән өнсез-телсез калды Шушындый мөһим вакытта — колхоз җирендә Хуҗа басып торганда ничек итеп, ни жанын белән көпә-көндез хатының белән мунча кереп ятарга мөмкин9’
Гайни мунчага чапты. Ишек эчтән келәгә эленгән Дөбердәтә башлады Ниһаять, ачтылар Бил тирәсен сөлге белән ураган Сәлах ачулы иде
— Ни бар9
— Сәлах дим. ничек йөрәгең җитә9 Ул басып торды Безнең сыерларга карап. Хуҗа!
— Ни бар. минәйтәм!
— Иң олы министр иптәш Фарукшин олы юл белән безнең авыл эченә кереп китте Мина «Ни хәлләр, иптәш Гайни!». —дип кул болгады!
— Фарукшин9! Бутамыйсыңмы9
— Энекәем! Үзе иде! Кара «Волга» Ак күлмәктән Кызыл йөз!
— Ахмак! Башта ук шулай диләр аны! Бар. көтүеңне кара
Сәлах. сөлгесен чишеп, сөртенгәндәй итте дә. эһ дигәнче, киенеп тә куйды ха тынын гаҗәпләндереп, секунд эчендә атын җикте, кабаланудан, тарантас күчәрләрен капка баганасына ордыра ордыра. урамга чапты
Сәлахнын да бәхете җиңде Колхоз рәисе Хуҗа килүе хакында ишетмәгән икән Бу хәбәрне аңа Сәлах ирештерде! Бригадир авылнын баш мие генә түгел ә күзе, колагы да булырга тиеш Һәм шулай булып чыкты да! Сәлахнын шатлытът тулып түгелергә торса. Кушаев тирән хафага төште Аны бсрсеннән-берсе авыр шикле уйлар басып китте Фарукшин ни өчен идарәгә кермәгән9 Өлкә, район комитет лары ни өчен берни дә белгертмәделәр9 Хуҗа булып Хуҗа үзе районга, колхозга килсен әле9! Уен эш түгел бу? Элегрәк, ул район үзәгенә генә киләсе булса да бөтен авыллар берәр атна алдан кисәтслә. җыештырыла, юллар, урамнар ферма тирәләре рәткә кертелә, халыкка нәрсә сөйләргә кирәклеге өйрәтелә башлый иле Ник Хуҗа идарәгә сугылмыйча китте9 Ул кайдан килә, кая бара9 Юк. чынлап тирә-юньдәге ип хәлле колхоз «Уңыш»ка ла тукталмагач, ул кая бара9 Озатусыз нисез Бер үзе! Башка сыймый! Шунда авылның баш мие. күзе, колагы Сәлах (у i моның шулай икәненә хәзер ихлас күңелдән ышана, шуны эш белән раслады!) ничектер әйтеп куйды «Ислам Гайнанович, теге өйгә китмәле микән ул. ә?» —лиле Киеренке уй. шик-шобһәдән тирләп чыккан рәис шалт итеп өстәлгә сукты Нәкъ үзе! Лач итеп остенә басты Сәлах! «Ни баш минем,—дип уйлады рәис -шуны да аңларлык булмагач, күгәреп йорүе хәрәм!»
— Сәлах. партком секретаре белән икәүләп, белгечләрне, идарә членнарын җыя торыгыз Мин теге йорт тирәсеннән әйләнәм, туктаганмы, конкрет белергә кирәк Карагыз аны, миннән узып, райкомга чытасы булмагыз!
Дөресен әйткәндә, рәис башта, разведка ясау өчен, машинасына утыртып Сәлахны гына җибәрмәкче булган иде Шундук уеннан кире кайтты Көтелмәгән хәл килеп чыкса? Хуҗа үзе очраса9 Икеле-микелегә. очраклылыкка юл куймаска' Үзе бара! Моңа гына ушы җитә аның! Хуҗа районга гел килеп тормый Елга- бер. күп булса — ике
«Теге йорт» үзәк авылдан бер биш чакрым чамасы җирлә, төбәкнең иң матур җәннәт урынына салынган иде Икс яктан кырт почмак ясап килгән каен урманы аннан соң—шомырт, миләш, кыргый алмагачлар китә Уртада —челлә уртасында да җылынмый торган, салкын, күз яшедәй чиста сулы үтә күренмәле түгарәк күл Авыл ятына караган өлеше — ясалма болынлык Егерме гектар чамасы җирне аерып, киртәләр белән бүлеп куйдылар Затлы үлән орлыкларын да кулдан сип теләр Иген чәчәргә райком рөхсәт бирми Чөнки Хужа анда атта чыгарга ярата Иртән, таң белән горып. бер-ике сәгать йөреп, җилләнеп кайта йортны да моннан оч ел элек, беренче кушуы буенча. Чаллыдагы Кызыл Ярдан кайтарылган, шәмдәй топ-төз нараттан өйдерде ул. Беренче, көн дә килеп, тикшереп торды йорт Минзәләләрнсксннән әйбәтрәк будырта тиеш! Шулай булып чыкты да Хәтта мунча га илтә торган сукмакны да ак кирпечтән тезделәр
Рәис шоферының иңсәсенә кагылды Тегесе, аны сүзсез ан тап. тормола басты йортның тимер капкасы төбендә, кояшта җем-җем килеп, кара «Волга» тора иде Яңа гына туктаганнар Әле машинаны ихата эченә кертергә лә өлгермәгәннәр Ки регә борылып маташканда, күктән иңдемени, урман авызында тагын бер «Волга» күренде Беренче! Юл уртасына чыгып баскан рәискә терәлеп диярлек туктады
— Тәртипме9
— Рәмил Габдслхакович. сездән узып, сезнең рөхсәттән башка йорт янына Ат рырга җөрьәт итмәдем Сезгә шалтыратканчы, шәхсән үзем тикшерим дигән идем Чынлап. Хуҗа үземе9 Ә бодай йорт эчендә полный тәртип Сез кушканча
— Ансы әйбәт Дөрес эшлисең Өченче белән элемтәдә тор Культура бүлеге мөдирен җәһәннәм астыннан булса да тапсын Кисәт, самодеятельность кызлары әзер торсыннар
Беренче дөрес уйлый Хуҗа, гатдрчаны ипи-тозлык кына белсә дә, борынгы көйләрне үлеп ярата Болай булгач, аңлашыла; Хуҗа туп-туры монда килгән; берәүне дә кисәтмәгән икән, димәк, ул ял итәргә, бушанырга уйлаган Анда хәзер эш кайгысы түгел.
— Алай-болай Хуҗаны эзләп шалтыратсалар, сорасалар?
— Белмәдең, күрмәдең Урыныңда бул!
Колхозның активы җыелып өлгергән, чиксез кызыксыну, мөһим эшкә катнашу бәхете чыгу мөмкинлегеннән тәмам исергән, тәэсирләнгән авыл коммунистлары рәисне түземсезлек белән көтәләр иде Аларны күргәч, рәис курка калды Артык тырышып ташламадымы ул бу кадәр халыкны җыярга Хуҗаның «теге йорт»ка килүен әйтергә кирәк идеме икән9 Алай дисәң, авыл җирендә кеше түгел, җепсез энәне дә яшереп булмый Әмма, әмма Сәламәт булмаган сүзләр чыкмасмы халык арасында9 Тфү. тфү. адашып, йорт, күл тирәсенә килеп чыгучылар табылмасын!
Үзеннән әмер сорап тилмерүче, газапланучы, бирелгән, күндәм берничә дистә күз карашы озатуында үзенең өстәл артына гына утырган иде, телефон шалтырады Милиция начальнигы Менә кайда ул телепатия! Әйтерсең, милиция начальнигы аның уйларын махсус укыган!
— Анда безнен егетләр куна китте. Тамак ягын кайгырт инде.
— Эшләрбез, иптәш майор, борчылма. Культура бүлеге мөдире югалган. Тапсаң. әйт әле. миңа шалтыратсын
Трубканы куйганда, рәис күз очы белән генә эләктереп алды мәктәп директоры. әле яшь егет, ничектер табигый булмаганча, урынында сикереп куйды Әллә ул да аның уен укыймы?
Менә проблема Активка нәрсә әйтергә?
— Иптәшләр, кыскача белдерү ясыйм Иптәш Тимершин безнең районда Хуҗалыклар белән таныша Кичкә, мөгаен, безгә килеп чыгар Шуның өчен һәркем үз тармагында идеаль тәртип урнаштырсын. Тегенди-мондый түгел, ә идеаль тәртип! Сораулар бармы? Йомыш чыкса — телефоннан Үземдә булам Эшкә керештек!
Барсы да таралышты Ә мәктәп директоры, ишек катына баскан да, бер урында таптана
— Әйт. әйт, түбә калае җитмәдеме? Беләм Хуҗа киткәч карарбыз
— Ислам Гайнанович. Хуҗаны күргәч, безгә интернат бинасы кирәклеген дә әйтегезче. зинһар
— Җитте! Ат абзары да кирәкмиме? Аның уенда синең мәктәбең генә иде! Менә монда башлар Себер китәрлек мәсьәлә чыкты, ә анда интернат кайгысы!— Кинәт ул. кыйммәтле ачыш ясагандай, яктырып китте, уң кулы белән өстәлгә сугып алды —Бәлки, син ярдәм итәрсең?
— Боерыгыз гына. Ислам Гайнанович, хәзер эшлибез!
— Районның җырчы кызларын җыя алмыйбыз Тимершинга кичке чәй тәкъдим итәргә кызлар кулы кирәк бит инде, ә9! Үзебезнең мәктәптә дә кешегә күрсәтерлек укытучы кызлар бар ич Үзебезнең милли кадрлар, ә9! Шулардай иң мәслихәте, минемчә. Зәйтүнһ булыр Борынгы көйләрне дә шәп җырлый Өздерә! Дөрес бит9
Яшь директор эсселе-суыклы булып китте Каушавыннан җавап таба алмый интекте.
— Ислам Гайнанович, бу мөмкин түгел, мин рөхсәт итә алмыйм Ул авырып тора...
— Терелт! Ничек рөхсәт итә алмыйсың? Ул синең хатыныңмы әллә? Түгел! Ул—авылныкы! Ә авыл — колхозныкы!
— Ислам Гайнанович. зинһар!.—егет тирләп чыккан иде, костюм җиңе белән маңгаен сыпырып алды
— Мин үз гомеремдә бер генә сорыйм! Уйла! Син ахмак малай түгел!
2
Авылда хәбәр җил тизлеге белән йөри Фарукшин «Уңыш» колхозында дигән давыл-сүз. укытучылар белән бергә. Зәйтүнәгә дә сакаулы минутлар эчендә иреште Унынчыларнын чыгарылыш кичәсенә дип, пионерлар белән, яңа җыр өйрәнәләр иде Вакытны тиз тотты Балаларны өйләренә озатып, канцеляригә керсә, берәү дә юк Укытучыларның һәркайсы агитатор, пропагандист санала Мөгаен, бригада, терлекче, механизатор йортларына таралганнардыр, шушындый мөһим, әһәмиятле вакытта монда ятмаслар, дип уйлады кыз Менә ул үзе соңга калмады микән9 Партоешма. колхоз идарәсе йөзен дәрәҗәле кунак алдында кызартмасмы9
Әле яшь. шушы туган мәктәбен бетереп, икенче елын гына эшләве булса да, башлы бала бу дип, партком секретаре аны колхозның «Якты киләчәккә» дигән
стена газетасына редактор итеп билгеләгән иде Зәйтүнә сызым кәгазе, каләм, буяуларын өстәлгә таратып ташлады да, идарәгә социалистик ярышның күрсәткеч саннары артыннан йөгерде Хисапчылар ишеге йозакта иде. кыз әрле-бирле сугылды, берәү дә ана күтәрелеп карамады, һәркемнен үз кайгысы, мәшәкате баштан ашкан Аптырап, ишек алдына чыкса, хәйран калды Бәйрәмчә киенгән, ак эшләпәле ветераннар каралты-кура тирәсендәге әрем, кычытканны чаба, бер төркем халык сук- мак-юлларга. пар казанына дип Чаллыдан махсус ташылган ак комны сибә, ә хисапчы апалар ялгыз гына моңаеп утыручы карт каенны ак буяуга буяп маташалар идс
Баш хисапчы Зәйтүнәне күз чалымына да элмәде
— Үскәнем, чәчемне агартма! Ә-ә. туктале, комсомол секретаре урам такталарына язып йөри ярыш нәтиҗәләрен. шуннан күчер — диде AHI ары ул кызны кызганды Ул да уртак эш, күргәзмә агитация өчен янып йөри бит, комсомолга биргән киңәшен кабатлады —Язгы чәчү әйбәт, былтырдан өч көнгә иртәрәк бетте, диген Ит, сөт буенча саннарны да йөз дә биштән киметмә, йөз дә уннан арттырма — чат дөресе чыгар!
Төпченеп торырга вакыт гел беткән. Зәйтүнә идарәдән егерме адым да китәргә өлгермәде, аны таныш тавыш туктатты Равил! Дулкынланудан кызның йөрәге, очып китәргә теләгәндәй, дөп-дөп типте, бодай да алсу бит очлары кояштай яна башлады Равил абыйсы!
— Зәйтүнә, акчарлагым, әле кая болай?—диде мәктәп директоры икеләнүен, кыюсызлыгын яшерергә тырышып
— Стена газетасы чыгарам, Равил абый Кичкә кадәр мәктәптә булам Равил абый, ашыгам
— Сүз бар идс. Зәйтүнә. (
— Зинһар, хәзер түгел, Равил абый Газетам яна!—диде кыз Үзенең лә битләре яна иде—Аннан соң Тимсршин әйтер, газетагыз да юк. нинди политик томаналар сез, дияр
— Ярар инде Тик, зинһар, мин яки Ислам Гайнанович үзе дәшмичә, китми тор инде мәктәптән
— Ә Ислам ага нигә? Аңламыйм. Равил абый"’
— Мөһим эш бар Зинһар, дим Сөйләштек. Зәйтүнә, мине телефоннан райком көтә Беренче үзе!
Кызга әллә ничек булып китте Равил абыйсы бик борчылган, талчыккан кыяфәттә иде Аның аяк атлауларына кадәр сәер, салынкы тоелды Ходаем, авырып кына китмәсен тагы, дип кабатлады ул күңеленнән өзгәләнеп
Зәйтүнә газета чыгарганда бөтенесен үзе эшли Мәзәкләр уйлап таба, кайбер мәкаләләрне (бигрәк тә, унынчыны бетергәч, туган колхозында савымчы булып Эшкә калган кызлар турында булса) шигырь белән генә яза Әмма менә рәсемнәрен ясау Булмый! Шул тота кулны! Гомер булмаганча, ялына ялвара унынчы класс егетләрен күндерде Тегеләр бизи, Зәйтүнә сүзләрне, караламага ла язып тормыйча, турыдан туры кәгазьгә төшерә Дөресен әйткәндә, моның ул хәтле кыенлыгы да юк
Унсигез яшьлек кыз күңеле — зәңгәр күл өстендә тибрәлгән йөгерек дулкын— бер урында гына, чуарланып беткән сызым кәгазенә генә ябышып торамы соң?! «Зәйтүнәкәй. акчарлагым! » Аның бит очлары тагын кызыша башлады <Акчарлагым .» Берәр мөһим әйбер турында сөйли башласа. Равил абыйсы гел шушы сүзне кабатлый Равил абый Кызык, мокарчы бөтенләй уйлаганы булмады, ничә яшь аларның аралары? Мәктәпне бетерә— унҗиде, институт —биш. монда икенче ел Димәк, аңа —егерме дүрт Менә сиңа абый!
Зәйтүнә, мәктәпнең йөзек кашы, горурлыгы, унны бетерүчеләр арасында бер үзе медальгә лаек булды Химия олимпиадасында җиңүче, ә керү имтиханнарында дүрт фәннән унсигез бал җыя торып. Казан медицина институтының дәвалау факультетына конкурстан үтмәде
Документларын алырга дип кабул итү комиссиясенә барса әкәмәт хәл килеп чыкты Ул кабул ителгәннәр арасында ла. төшеп калганнар исемлегендә дә юк икән Төне буе елап чыгып, шешенеп беткән, күз төпләренә кара сызыклар кунган иде. күтәрелеп карарга ла оялып, башын аска игән хәлдә торды да торды Өстәл артындагы бизәнгән, ясанган ханымнарның берсе түзмәде, каядыр чыгып кипе
— Шәмсетдиновамы9—диде ул әйләнеп кергәч
— Әйе. апа
— Безнең институтта укыйсың киләме9
— Килә-әә
— Кайсы факультетка, сайла!
Зәйтүнә алдында күк капусы ачылдымыни! Ясанганга гына түгел, болай да бик матур икән ич бу апа Бар ул гаделлек дөньяда' Бар! Әнә бу апа белгән ике «дүртлс»не, химия белән биологиядән юри киметеп куйдылар ич ана Ул «бишлелек җавап биргән иде! Бу апа шуны сизгән!
— Дәвалау факультетына, апа
— Шәмсстдинова. сез нәрсә?! Бу мөмкин түгел.— Ул бераз йомшара төште.— Сеңлем, ахмак булмагыз, тизрәк сайлагыз, ә дәвалау факультетын онытыгыз, аның группалары әллә кайчан расланган инде.
— Дәвалау факультетына.
— Юк дидем!!
— Алайса, киләсе елга килермен
— Ихтыярыгыз Киләсе елга да шушы булачак!
Зәйтүнә ишеккә таба иңге-миңгс атлаганда, мәгънәләрен аңларлык хәлдә бул- маса да. теге чибәр апаның сүзләрен ишетеп калды «Шулкадәр чибәр кыз. JIOM шулкадәр тискәрелек! Башка сыймый! Боже!»
’ Җуелмас кара мөһер кебек сугылган «чибәр» сүзен кыз үзен-үзе белә, таный алырлык яшькә җиткәннән бирле ишетеп үсте Аның хәсрәтен, ачы күз яшен күп йотты Бер үзе генә калган мизгелләрдә, шушы чибәрлегеннән кимсенеп, башын өстәл тактасына бәрердәй булып, үкси-үкси елады Әле дә исендә, бик-бик бәләкәй вакытта, ерак әбисе белән мунчада юынганда, аны кочаклап, беренче булып шул әбисе елаган иде
— Сөбханалла, бәбкәм, сөт тән икәнсең бит! Башкайларың бәхетсез булыр инде. күз нурым! Элгәрерәк заманда, безнең нәселдә булган шундый бер кыз. олылар сөйли иде. бала көенчә үк зобаныйлар калага апкиткән шул бәхетсезне И бәбкәм, бәбкәм!
Зәйтүнә, үсә төшкәч, авыл бала-чагасы белән ныклап аралаша башлагач кына, ачы хакыйкатьне аңлады Бөтен авыл — баласы, малае, кызы булсын— төскә, кыяфәткә коңгырт яки кара иделәр Әле мунча ташыдай чутыр каралары да очрый иде. Ә ул — ап-ак. Куллары, аяклары, бите — барсы да ап-ак Һәм иң гаҗәбе. бөтен жәй буена аларга кояш нуры да кунмый иде Әз генә алсуланса алсулана, әмма каралмый Яз ничек булса, жәй азагына да шул төстә. Дөрес, яшьтәш кыэларыны- кыннан күпкә калын, мул чәчләре генә бераз сарырак, әмма алар да чын сары түгел, ә аксыл сары иделәр Бераз соңрак. Зәйтүнә су коенудан да бизде Барсы да чишенеп ташлый Зәйтүнә дә Шуннан соң. суга чумасы урынга, малае-кызы Зәйтүнәгә чекерәя
Ак тәне өчен —ин аянычы, иң авыры, иң гарьлеге, иң хаКсызы— аны әтисе гомере буена үги итте, жас чыккан саен гел кагып килде Ул эчел кайткан көннәрдә күп вакыт жил-давыл. җәһәннәм купты Чем кара әнисе — юантыграк, әмма буын- лы-буынлы, авылның чибәр хатыннарыннан саналган Маһибәдәр — бәхетсез кызын житәкләр иде дә. күршеләр канаты астына йөгерер иде
Яшь укытучы, тарихчы Равил абыйсы белән алар бер елны эшли башладылар Сентябрь, октябрьдә, гадәттәгечә, укучылар белән бәрәңге, чөгендер җыйдылар Зәйтүнә аңлашылмас эчке тойгы белән сиземли иде: Равил абыйсы аны күзәтә, сыный сыман Ара-тирә үтеп киткәндә шаян сүзләр дә әйткәли Әмма, юк инде, кыз чатнатып җавап кайтара алмый Югала да кала Равил абыйсы хәтта аңа чөгендер басуыннан бергәләп җәяү генә кайтырга да тәкъдим ясады Зәйтүнә, җир ярылса, оялуыннан җир тишегенә кереп китәр иде. кып-кызыл булды. Әмма шуны аңламады бу минутларда ул үзе икенче кояшка — яз кояшына әверелгән иде. чөгендер басуы уртасында илаһи нур сибеп, күпләрнең күңелен яктыртып, балкытып тора иде Оялчанлык соң ноктасына җитте «Юк-юк. Равил абый, мин кызлардан аерылмыйм инде!..»—диде.
Кыр кәжәсенекедәй сыгылмалы гәүдә йөк машинасына таба йөгерде
Яңа ел кичәсе алдыннан Равил абыйсының тагын бер һөнәре «фаш булды». Ул ярыйсы гына баянчы да икән ич! Укытучыларга авыл яшьләре дә кушылгач, матур гына ансамбль барлыкка килде Ә бер кичне, репетицияләр башланыр алдыннан. Равил абыйсы, тиктән генә, кызга бәйләнде дә куйды:
— Карале, акчарлагым, син ник үз җырыңны җырламыйсың?
— Нинди9
Билгеле инде, кыз шундук төшенде «Акчарлагым» булгач, сүз—«Зәйтүнәкәй. акчарлагым » җыры хакында — Билләһи, дип сорыйм, әллә үз җырыңны белмисеңме9 Нәкъ синең өчен дип. халык махсус чыгарган. • \
— Белмим, Равил абый
— Әйтәм, көннәр һаман җылытмый, ходай тәгалә шушының өчен сиңа ачуланган икән Тыңла, өйрәнәбез!
Та1ын бер вакыйга кызның күңеленнән чыкмый йөдәтә Вакыйга дип. вакыйга да түгел инде ул
Күрше авылдан концерт куеп кайталар иде Җәяүле буран уйный, әче жил теңкәгә тия Түп түгәрәк, тулган ай. күңелне шомландырып, әле болытлар арасына керә, әле калка Атлар да атлап кына кайталар, әледән-әле пошкыралар Мондый вакытларда шаярышып, шау-гөр килеп, җырлашып кайта торган егетләр, кызлар да «сүнгән» Зәйтүнәгә урын читтән, чана үрәчәсеннән калган булып чыкты Язга таба барабыз дип. кыз жинелчә киенгән иде Туңды Алсу иреннәре күгәреп чыкты, дер- дер килә башлады Шунда Зәйтүнәне кемдер кешеләр өеменең үзәгенә табарак тартты Кызның күшеккән иреннәре карышып бер генә сүз дә әйтерлек хәлдә түгел иде
Ул чамалады Равил абыйсынын куллары* Аннары шул ук куллар аның муенына, битенә йомшак шарф урады Кеше арасында ышык иде ә шарф шулкадәр җылы, кайнар иде. бу көтелмәгән үзгәрештән хәтта анын башы әйләнеп китте Равил абыйсынын тән жылысы ана күчте! Үзе дә анлата алмый, нәрсәдән, тулып ашкан бәхетеннәнме, әллә оятыннанмы анын әкрен генә, беркемгә дә сиздермичә генә елыйсы килде Куллар аны кочып алды Ул карышмады «Ходаем ай гына, зинһар, болытлар арасына кереп китсен иде!» Күпмедер ара жир үткәч, кыз шушы халәтенә _ тәмам күнекте Җылыдан тәне изрәгән, шарф эссесе күнелен кытыклый иде «Эх. | кайтасы иде шушы икс авыл арасын иртәнгә кадәр юк язга жәйгә кадәр' Ай гына 2 болытлар арасына керсен' »
Шул айлы-болытлы. күпереп торган көпшәк кар көртләре белән авылны күмеп < киткән жылы март кичләре кызның анын томалады, ниндидер сәер көч йөрәген * телгәләде Табынга утырса —ашы үтми, эшкә тотынса — кулы тыңламый Мал-туар. _ йорт мәшәкатьләрен иртәрәк бетереп, мәктәп эшләренә бирелергә, укырга, институтка әзерләнергә омтылып карый аңы башы буйсынмый Сихерле яз жиле аны f урамга тарта, бөтереп алып, очыртып клубка, яшьләр янына чакыра Анда да = Зәйтүнә жанына тынгылык тапмый Ишек алдына чыга Дымлы, тыгыз, шашкын ё жил иркенә бирелеп, колхоз идарәсе, мәктәп тирәләреннән әйләнә Мәктәп белән 2 колхоз идарәсе арасында гына ана Равил абыйсы очрар кебек Шушы беркатлы уеннан кыз ояла, кызыша башлый, мамык шәлен чишебрәк жибәрә Болай гына - йөри ич ул. юк. һич болай түгел, ә эш белән йөри! Беткән мени мәктәп, идарә эше' зг
Чыннан да. шушы юлда аңа Равил абыйсы очрый!
— Хәерле кич. Зәйтүнәкәй. акчарлагым! Кая болай. кичке суык белән9 е
— Хәерле кич. Равил абый! Мәктәпкә Планнарым каралмаган з
— Шулаймы9 Минем дә каралмаган бит Киттек, Зәйтүнәкәй. акчарлагым' u ’ — Равил абый, гел шаяртасыз, мина чиген ич «Акчарлагым да акчарлагым!» "
— Халык сүзе ул, Зәйтүнәм Үлгәнче әйтермен!
Зәйтүнә төннәрне тәмле, ләззәтле газапта үткәрә Иртәнге тан жиле кузгалгач. J уяна да. күңеленнән мәктәп болдырына китә Равил абыйсы белән сөйләшә баш лый Юри генә, сүз өчен генә шаярта «үртәмәссеңме!»
Мәктәп ишегенең шытырдаганы, шапылдап ябылганы ишетелде Равил абыйсы! Зәйтүнә аны аяк тавышыннан ук таный! Мен кеше шулай бергә атлап килсен. Зәйтүнә Равил абыйсының атлавын мен аяк тавышыннан аерып, танып алачак. Мәктәпнең яшь директоры, Равил абыйсы бары тик ул тына шушылай ышанычлы итеп атлый ала Менә ул. бер урында таптангандай итеп, озак кына торды, пионер бүлмәсе ишеге төбенә килде, әмма ачмады. Зәйтүнә янына кермәде, үз бүлмәсенә юнәлде Гаҗәп! Зәйтүнә аны ферма йортына, кызлар-егетләр белән кич утырыр1а, уеннар уйнарга чакырган иде Равил абыйсының когы очты
— Син нәрсә. Зәйтүнәкәй. мина ярамый! Әле генә партиягә кандидат итеп алдылар Мәгариф бүлегендә дә нык кисәттеләр мин андый жир.тәрдэ күренә алмам ла инде Әллә син шундый жиргә йөрисенме?!
— Юк ла. Равил абый Бер үзем барырга оялам Аннары, авыл яшьләре үзе безнең укытучы кызлар да сине, һавалы, тәкәббер булып кыланмакчы. лиләр Бо зылмасын иде. дип куркалар
Равил абыйсы бөтенләй көтелмәгән нәтнжә чыгарып ташлады ,
— Куркалар9 Әйбәт! Менә күрдеңме9 Минем райком колхоз рәисе мөдир белән аралашын яшәвемнән укытучылар курка башлаган Әйбәт! Куркалар димәк, мине хөрмәт итәләр!
Равил абыйсы шушы сөйләшү өчен Зәйтүнәгә үпкәләмәгәндер би, '
Ниһаять, аяк тавышлары ишетелде! Равил абыйсы ишекне кыюсыз гына ачты Анын күлмәгенең уң якасы бөкләнеп муенына кергән, галстугы кыек иде Каушавы йөзенә чыккан
— Газета әзер Равил абый Гадәттәгечә, идарәгә илтимме '
— Әлбәт гә Анда сине Ислам Гайнанович та көтә йомышы бар, ахры Син ка рышма. зинһар Мәктәп турында да уйла.
— Рәиснең мина йомышы? Шаяртмачы Равил абый Мәктәп язмышы минем кулга гына калган булса, көне-төне эшлим мин. Равил абый Мәктәптә кунып!
Кич тәмам якынлашып килә иде инде Зәйтүнә. «Якты киләчәккә» газетасының яна санын күгәреп, идарәгә йөгерде
Зәйтүнә, кояш нурларының, күзенә туры төшүеннән уянып, айнып китте Ачык тәрәзәдән очынып очынып сайраган кошлар тавышы ишеге тә Кайдадыр еракта еракта эт өрә Якында гына ниндидер җиңел машина «птрш« Ишек тупсасы дөпелдәп алды Кыз башта анышмый ятты Исенә килгәч, бөреште, калтыранды ялангач тәнен бизгәк тота башлады йомшак, бәрхет юрганны күзен.' кадәр тартты Ана карап җиңеллек килмәде, бизгәк тотуы дәвам итте Үз-үзсн җанын кая куярга
I «к. У • г* ч
белми изаланды, үз-үзеннән, тәненнән жирәнде Әйтерсең, аның башыннан миен, күкрәгеннән барлык әгъзаларын суырып алганнар да. шулар урынына чүбек, тирес суы тутырганнар Тышкы ишек тупсасында тагын нидер «гөрс» итеп куйды Зәйтүнә, үрелеп кенә, затлы паласта таралып яткан эчке күлмәген, башка кирәк- яракларын жыйды Кабаланып киенә башлады Куллары дер-дер калтыранганлыктан. күлмәк сәдәфләрен каптыра алмый интекте Хәсрәтле күңеленә ямьсез-күңел- сез уйлар агылды Шулардан котылырга теләгәндәй, кыз юрганга күмелде Их. шулай итеп кенә үз-үзеңнән. шушы мәхшәрле тәннән, кешеләр күзеннән, үткәнеңнән качып булсачы!
Пычрак, оятсыз хатирәләр монда да бәреп керде «Үскәнем, синең кулны жиңел. тәмле диләр, кадерле кунагыбызга чәй ясап кына эчерт инде» —колхоз рәисе ничек килештереп, итагатьле, әдәпле итеп сөйләште! «Теге йоргта» да башлап сүз катмады, тыңлап кына. Хужа белән райком секретареның сүзләрен җөпләп, әледән-әле баш кагып кына утырды Ә райком секретаре томам тугарылды, бәллүр рюмка күтәреп. Фарукшин каршысына тезләнде «Шушындый иркен, шушындый бәхетле, шушындый муллык ташып торган республикабызны иптәш Фарукшин үз куллары уз акыл жимеше белән ясады! Заманында Никита Сергеевич дөрес әйтте «Шебутной Татарияне бары тик корыч куллы кешеләр генә житәкли ала!» Мин Хужа исәнлегенә. Иптәш Фарукшин. бетмәс-төкәнмәс энергиясе, коммунизмга иң туры юлны күрсәтүе өчен эчәм!»
Исерүдән гәүдәсе шактый таралган Хужа райком секретареның пеләш башыннан сыйпый:
— Ә сез. авыл өрәкләре, беләсезме. Кремльдә аг ите генә ашаганнарын? Академиклар. аннары галимнәр ат ите ашый! Исегездә тотыгыз аракы барсын да жиңә. казылыкны жиңалмый Казылык аша! Мин әйттем, аша!! Безгә бер-беребезне сакларга кирәк Әнә. Африкада негрлар берләшә башлаган, ха-ха-ха! Безгә дә берләшергә вакыт! Аша! Мин негрларның нигә берләшкәнен бсләм! Әмма без дә берләшәчәкбез! Шуның өчен тост тәкъдим итәм!
— Дөрес әйтә иптәш Фарукшин. ә гүзәл кыз ник эчми? Колхоз, аңлатма бирегез!
— Эчә ул. эчә Иптәш Фарукшин хөрмәтенә әдәп кенә саклый. Аннары, иптәшләр, безнең гүзәлебез бик матур итеп жырлый Үзенең исеме Зәйтүнә, иң яраткан жыры — «Зәйтүнәкәй». Сорыйк!—Райком сорый!
— Мин сорыйм!
Шундый зур кешенең. Хужаның үзенә атап дәшүеннән кыз тәмдм югалып, каушап калган иде Өч ир-ат аңа тын алырга да бирмиләр
— Мин эчмим Гомумән, минем эчкәнем юк Зинһар, гафу итегез
— Зәйтүнә, давай, алайса менә монысын эч. «Камю» диеп язылган. Бу аракы түгел, коньяк! Мәскәүдә студент кызлар гел шушыны эчә
— Мин әйттем!
— Райком сорый!
— Зәйтүнә, туган колхоз турында уйла!—Монысын колхоз рәисе аның колагына пышылдый
— Молодец! Ат ите. казылык кап!
— Иптәшләр, игътибар. «Зәйтүнәкәй» көе!
Пычрак хатирәләр, качыгыз! Их!! Кыз мендәрен рәтләде. Ул кап-кайнар. юп- юеш иде Зәйтүнә үзе боз кебек сап-салкын. бизгәк тота, ә күз яшьләре кап-кайнар Кыз тоне буе жир белән йолдызлар арасында адашып чыкты Иләмсез зур гәүдәдән ычкынып, йолдызлар арасына качуы була, көчле куллар келәшчәдәй эләктереп, аны кире җиргә төшерәләр Ул карыша, чәбәләнә, тешли, тагын йолдызлар арасына кача Куллар аны кабат жиргә төшерә, чытырдатып кысалар, кыз аңын югалта
Ихата эченә үк үтеп, тагын бер машина килеп туктады. Йортны саклап, тәртиптә тотучы карчыкның нәрсәгәдер сукранганы ишетелде
Зәйтүнә торып утырды Зур көзге каршысына басып, таралып, чуалып беткән чәчләрен рәтләде, күлмәген төзәтте Ишекләрне сак кына ачып, һавага чыкты Күзләре камашты Бер мәл ул аларны йомып торды Бөтен табигать, агач яфраклары. ихата-кура. күл суы, аңа төшә торган такта басмалар иртәнге кояш нурында жем-жем килеп торалар иде. Кыз салкын суда озак итеп битен юды. тскәлеп- текәлеп. күлне тикшерде Күңеленнән генә күлнең төбен үлчәде Авыр уйларыннан аны әлеге карчык бүлдерде. Аның кыяфәте усал, зәһәр иде Буш чиләген басмага куйды ла. күзләрен яман алартып. юка иреннәрен бөрештереп, кызга ысылдады •Олтырак! Ыштыр бит! Уйнашчы! Син зиначы аркасында Хужа рәисне колхоздан куа! Тыңлап тордым, рәисне, маңгаена төртеп, кызын кыз түгел иде. дип сүкте, жирбит! Бер өстерәлчек аркасында менә дигән кеше харап булды! Югал күземнән!..»
Зәйтүнә сыгылып төште. Нахак сүзләргә жан ачысы белән күкрәк түреннән өзелеп чыккан «Аһ!» дигән ыңгырашу белән жавап кайтарды да капкага таба йөгерде Кемдер «Зәйтүнә!» дип кычкырды, юл буйлап җыелган күгәрчен көтүләре пыр
тузып, һавага күтәрелде Кыз берни дә күрмәде, берни дә ишетмәде, берни дә сизмәде, сулышына буыла-буыла, йөгерде дә йөгерде Арттан сузып-сузып машина кычкыртты, ахры Кыз юлдан читкә, басуга каерды Ужымга уралып. түфлиләре төшеп калды, өрфиядәй үтә күренмәле зәңгәр яулыгын жил алып китте Кыз берни сизмәде, берни ишетмәде
Каен урманының авызына житкәч, абынып, яшел чирәмгә ауды Учлары белән битен каплап, үксергә, сулкылдарга тотынды Күз яшьләре чыкмады Тамак төбенә каты булып төер утырды Шул төер, кайгысын йөрәгенә җибәрмәскә тырышып күнелендә тота кебек тоелды
Аягы, тез капкачлары әрнүгә түзә алмыйча, торып утырды Каршыла, бер чак рымнар ераклыкта тына авыл жәйрәп ята Аны шушы пычрак дөньяга китергән, каһәрләнгән авыл!
Коры-сары өеменә абынып егылган икән Бот төпләренә кадәр сыдырылып беткән Кул сузымы арада, каен төбендә, бәрәңгеле чиләк, каен тузлары Һәм әз генә арырак, кара еландай бөгәрләнеп, көтүче чыбыркысы ята иде Кыз итәсләнгән күзләре белән аларга. тирә-юньгә карап торды
Сары каештан сигезлегә үрелгән чыбыркы озын иде
. Хужаның иртәдән бирле кәефе булмады Ниндидер бер авыл мокыты ана төне буе каршылык күрсәтте Хатын-кыз өлкәсендә күпне күргән Хужа дөрес сиземләде Кыз шәп иде, сирәк очрый торган нәселдән Шуңа күрә ачуы отыры көчәйде Бер авыл мокытын сындыра алмасын инде’’! Әллә картаямы'’' Табигатьнең бу явыз көче ана буйсынмый иде, холыксызланудан күлмәгенә сыеша алмас дәрәжәгә жит
Берничә сәгать буе, мылтык күтәреп, табигатьтә йөреп караса да. күңеле күтәрелмәде Саубуллашып та тормыйча, шәһәренә китеп барды
көтүдән качып, каен урманына юл тоткан бер төркем азгын сыер каен ботагында чайкалган-жилфердәгән гәүдәне күреп, шашынып туктан калды Яшь тана ал го яклары белән жирне казыды Күзләре тонган, бу сәер күренештән тәмам илергән хайваннар башларын чайкый-чайкый мөгерәргә, үкерешергә тотынды гар Иртәнге аштан соң черем итеп алырга күнеккән көтүче Гайни малларның хәвефле тавышын ишетмәде