Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӨЕНЕП УКЫДЫМ...


Батулла туган! «Юл буенда зәңгәр чәчәк» — безнең татар әдәбиятының зур уңышы. Безнең әдәбиятта шундый төгәл такт, югары культура һәм искиткеч көчле ихласлык белән язылган әсәрләр сирәк Милли гореф-гадәтләрне шундый төгәл итеп
күрсәтә алгансың, геройларың шундый тере һәм тормышчан.
Сугыш елларындагы хәлләр, житәкче «явыз»ларны ачык һәм ышандырырлык итеп яза алгансың Балалар, жәнлекләр дөньясын, чынбарлыктагыдан да реаль әкиятләр яза алуыңа сокланып туймый идем моңа кадәр, бу әсәрең сине татар әдәбиятының иң беренче сафында баручы язучылар рәтенә бастырды.
Аллаһ Тәгалә сиңа сәламәтлек һәм илһам бирсен.