Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

танылган шагыйрьләр иҗаты белән журналыбыз даими таныштырып килде Бу санда да без укучыларыбызга шушы нюбәк шагыйрьләре иҗатыннан сәхифә тәкъдим итәргә булдык.
Фәрит Габдрәхим
И горур зат!
Ошбу донья яралганнан бирле Иң зур ихтыяҗдыр — бәхеткә Зиннәтле хан сараенда түгел — Баш өстендә торган тәхетләр
Һәр хәрефе чылбыр боҗрасыдай.
Язылганнар хәтәр законнар
Шул законнар, шул зынҗырлар белән Богауланган шагыйрь-акыннар
Овидийлар һәм Җәлилләр шаһит.
Саный китсәң алар азмы соң’ Аерым башлар нәрсә!—Хөкемдарлар Таптый хәтта халык язмышын
Кибән башына да менә алмаган Биемәкчс адәм башында
Тишеләдер башлар — шундыйларның Куенында йөрткән ташыннан
Авыз ачсаң, хаклык-мазар диеп, Курсоюлэр оскә. түшәмгә.
Күрсәтмәләр-фәрма н нардан фәкать Ул түшәмнәр, ахры, түшәлгән
Йөрми бәла казык башларыннан.
Бсзнсн баштан йөри бәлаләр Баш калкытсаң, буразнадан чыксаң. Фәрман-күсәк белән бәрәләр
И горур зат — Кешем!
Синең алда
У I тәхетләр — бары чүп кенә Синнән югарырак беркем дә юк Синнән югарырак — күк кенә
Башкортстанда яшәүче, татар телендә иҗат итүче шагыйрьләрдән — ф Габдрэ- хим—СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Р Идиятуллин Н Әминева. С Рәхмәтулла — башкорт телендә басылган китаплар авторы; Рәшит Гатуллин. К Шэфикова һ б вакытлы матбугатта актив катнашалар.
Үз юлыннан аксын чишмәләр
(Бер иптәшкә җавап урынына) Бабайларны язмыш куган — Казан Ханлыгыттын канчыгышына. Нугай урдасына Ә без инде Монда туын-үстек — шушында Җырлар чыгарабыз Мои агыла Татар моны Шаклар катарлык Рәсем төшерәбез Сурәтләрдән Көлемсерәп тора татарлык Кузгатмагыз Явыз Иван салган Татарларнын бәгырь ярасын Без дә ген халыкбыз туган жирен Сайлан аламыни нарасый9! Хәрефләргә койрык куябыз ла Шигырь бастырабыз — юл ачык Койрык куеп, койрык болган кына Татарлыктан качын булсачы Татар рухы яши Кәкребашта Гомер бакый арттан калмасмыни Җиңелгәннең кара сакалы Торлс кыяфәткә керсә керле. Татарлыгын татар сатмады Минештсдә. Балак. Келәштә Тана сөте һәрчак жииеләчәк Ана сөте белән көрәштә Милләттәшләр! Диннән күчкәннәр бар Гаепләмик Үзе теләп кем соң чукынган Файда эзләп милләт үзгәрткәннәр Керми алар адәм чутына Каш чыгарабыз дип Күз чыгарабыз без түгелме Татар рухы белән сугарабыз Кан-кардәшләрсбсз күңелен Элек «ялчы», хәзер «дуслар» диләр Күп тырыштык дуслык хакына Намуслылар инкарь итмәс ихлас Ярдәм иттек кардәш халыкка Күршеләрнең буасына түгел. Үз юлыннан аксын чишмәләр Буаларны алар өстән түгел. Сиздермичә, астан ишәләр Төлке бүрек киеп алабыз да Ташланабыз сәхнә түренә Сәнгатькә ник битлек кидерергә9 Тагарлык бит барыбер күренә «Сез бит татар түгел» диеп кенә Татарлардан булмый коты тын Яшәүчеләр күрше исәбенә Ахыр чиктә кала отылып
Рим Идиятуллин
* ♦ Ачлык баскан елда. » — Дин әнкәем әл дә сөйләр Кулында көч калмаса да. Ипине ул үзе теләр Тыныч йоклый алмаса да Безгә тыныч йокы теләр Килен-китеп тора афәт Кайлардадыр ♦ Сугыш чыккан елда » — Дип әнкәем һаман сөйләр Җир тетри кояш тотыла Аягына басмак булган улы • Аягында чак чак басып торган Әнкәм итәгенә тотына
Бу гомерем төгәл бер көн кебек.— Чыкты кояш, батты аннары. Өлешемә төшкән көмешемә Күз күне; тә. күңел күнмәде Мин бит синең күңел күкләреңдә Исемсез бер йолдыз нибары! Атылды та йолдыз кәнә көндез Кәнә көндез' — Беркем күрмәде
1 Башкортстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклелоре чыккан апы.тар
Салават Рәхмәтулла
Очрашулар
Таулар белән таулар очрашмый да Кеше белән кеше очраша «Хәлләр ничек?» «Ничек хәлләр?» —диеп.
Әллә кемнәр туктап сораша
Танышлар да кебек, түгелләр дә — Кайда, кайчан күрдем үзләрен? Үз хәлләрен сөйлиләр дә... миннән Котә алар җавап сүзләрен
Һәм яңадан сөйли башлый алар
— Тулай торак!
— Кызыл почмаклар!
Шигырь кичәләре уздырганбыз—
Хәтердән дә чыккан ул чаклар Күпме кала, күпме авылларда Күпме шигырь сөйләп кителгән! Шагыйрьләргә охшап йөрелгән бит Автографлар бүләк ителгән
Шагыйрь булып булмый, туган халкың Шагыйрь итеп сине белмәсә.
Халык тудырмаса — шагыйрь тумый.
Шагыйрь үлми — халык үлмәсә
Хәлләремне, җанкисәккәйләрем. Сез аңлагыз минем җыр аша Узып барабыз без кылдан нечкә, Кылычлардан үткер чор аша!
Өмет белән күңел тулышкан
Сорау белән күзләр мөлдерәмә, Сорау белән күңел тулышкан: ♦Бу җир шары берчак тынар микән, Тынар микән берчак сугыштан? »
Эче-тышы тулы—дары хәзер. Орбитасы — юлы — гел дары Түп-түгәрәк алма сыман түгел. Мина сыман хәзер Җир шары
Бер метеор килеп бәрелсә дә, Көлгә калыр төсле — таралып Һәм Кояш тирәли Җир урынына •Кара бушлык» очар каралып ..
Кеше яратылган чордан башлап. Җир —ялкында, утта, күмердә
Тереклекнең акыллысымы без. Иң акылсызымы бу җирдә?!
Дөнья тулы корал: һәркайсыбыз Әллә ничә тапкыр үләрлек Әйт, табигать, кешегә аң биреп. Эшләдеңме әллә юләрлек?!
Өмет белән күзләр мөлдерәмә.
Өмет белән күңел тулышкан: Бу Җир шары берчак тынар бит ул. Тынар бит ул берчак сугыштан!
Кешелеккә аек акыл кирәк. Җир-анага — җаннар тынгысы! Соңгы сугыш үткән сугыш булсын! Ах булмасын алда соңгысы!..
Рәшит Гатауллин
Үз чорыңны ничек танырга
Һәр заманның була үз даһие. Һәрбер чорның үз байракчысы Иярүче, яраклашучысы.
һәм. әлбәттә инде — җырчысы.
һәлакәтләр, углар эченә үтә. Чоры белән атлый янәшә
Кеше булып һәм җырчысы булып Үз заманы белән сөйләшә
Алышына дәвер, чор, мизгелләр. Нәрсә генә бар соң мәңгелек! Үткәнгә бак. Бүгенгегә кара.
Күтәрелеп чыга җыр элек.
Лир өстендә бүген ниләр бара Нәрсә яна уйда, ханымда Үткәннәрем һәм бүгенгем эчен Җавап ютам тарих алдында
Үз дәверен кемнәр хурламаган. Кем сон риза булган шул чорга"’ Шулдыр инде язмыш.
Чорым мине
Бер утларга сала, бер суга
Туры килгән икән шундый заман. Кирәк булган икән янарга — Үз чорымны ничек танырга сон Үз-үземне ничек табарга?!
Каршы алам
Шыбыр шыбыр козге яңгыр ява. Соңгы яфракларын коя каен Миңа гына шулай ямансумы. Ямансумы - козләр килгән саен? Гомер буе мин ышанып килдем Гел бер көе генә каламын, дин Үз-үземне генә алдадыммы Бөтенесе дә әле алдадыр, дип Менә бүген көзге яңгыр ява. Соңгы яфракларын каен коя Язларымның инде үткәнлеген Бәген ханым-тәнем белән тоям Табигатьнең мизгелләре төгәл. Көзе-язы кабатланып торыр Үзе генә белгән урыннарга Кошлар тагын кайтып оя корыр Үз-үземне кабат алдасам да. Язларыма кабат кайта алмам Кеше гомеренең мизгелләре Үз вакытын белеп, торып калган Беләм. вакыт хигкәч кошлар килер Бар хиһанны каплар ан ак кар tap Минем өлешемә төшкән карлар Хәзер инде эремәскә явар
Шыбыр-шыбыр көзге яңгыр ява Алдасам да һаман үз-үземне Үз вакытын белеп кенә хәзер Каршы алам тагын бер көземне
Марие Нәзиров
Бу дөньяда бар гнул әле. һаман барлар Итәк белән ай-кояшны каплаганнар. Кабарганнар — кызыл күргән күркә кебек. Кинә тотып, талпан булып кадалганнар
Бу доньяда бар бит әле. һаман барлар Комагайлык кочагына атылганнар. Каерганнар атасының алтын тешен. Халкын ташлап, дошманына сатылганнар
Арабызда төрле затлар әле барлар Бил буылган Кем —кемлеген бәйге барлар
Бары юатам гына
Әйтә торгач үз үземә «Түзә белергә кирәк!» Югал тулар хәзасынл. Кырыс язмыш ярасына Өйрәнә бара йөрәк
Ничә тапкыр янып көйдем. Сөюдән исердем дә Җил туздыра хәтер колен
Учагымда көйри бүген
Бары бер исем генә
Сердәш булыр дуслар гашым.
Шагыйрь күнел гс горне
Китәр алар Төсләр сүнә Үткән еллар кәсләренә Кем ханы күмелгәндер Җыр яга күмер тәнен
Нәҗибә Әминева
Диңгездән түгел, йолдыздан.
Шөкер
Бәхетемне аклый, уртаклаша. Күңелемдә туа да шигырь. Күңелендә шигырь яралмаган Бәхетләрдә ничек яшидер?! һәм кайгылар—мине.м генә түгел, Башканын да эчен өзәдер Йөрәгендә шигырь яралмаган Кайгыларда ничек түзәдер?! Тик яралу — әле язылу түгел— Язылмаган чагың күп. шигырь. Язылмаган чагың күп булса да, Яралмаган чагың юк. шөкер!
Фәрит Суфияров
Ир итте
Башны түбән игәнем юк. Сер бирмәдем беркемгә Сагышларым, борчуларым Бетми калган бу көнгә
Яшьлектәге хыялларым Артымнан һаман калмый Абынып егылган кеше Үзенең хәлен аңлый...
Күп нәрсәләргә төшендем. Белом суның агышын Әкияттәге малай төсле. Дөнья белән таныштым
Кемле шартлау тәмугында Башлар очты тимергә. Таш ярылды ут угыннан. Әләм хәтле чүпрәк җитте Адәм «тәнен» төрергә
Өйрәнә бара йерәгсм Югалту ярасына
Юк. өйрәнми Үз-үземне— Барсына да. дип. түз инде Бары юатам гына Бары юатам гына
Дөньяда юллар сузылган. Юллар күп, урау-урау. Дөньяның нәкъ уртасында Туган ил—зәнгәр утрау. Шул утрауга керәсең дә Туган өйне күрәсең Ах бу өйдә син —сандугач. Ах, бу өйдә—күгәрчен.
Тиңләп сөелдең монда син Йә аккош баласына Тәрәзәләре дә охшаш Әнкәең карашына Исенә төшсә шул өйнең Миһербанлы карашы, Диңгездән түгел, йолдыздан Кайта адәм баласы
Гаебем булса, әйтегез.
Буямыйча ал төскә.
Дөреслекне аңлый алыр,— Ышанам, күңелем нечкә. Нахак гаеп кенә берүк Ташлый күрмәгез өскә
Нахакларга түзә алмый, Күтәрми, күңелем нечкә Тик танып гаебен кеше, Үз-үзен жинеп көчкә. «Кичер! * дия генә алсын, Кичерәм — күңелем нечкә
Әзме өзгәләнде җаным Газабында тилмертте Сабырлатты тормыш мине.— Ышаныгыз ир итте
Вера Мусина
Әй
Бар доньяда бер елга.
Ярларында колә жәй
• Мин яра а там’»—дип кычкырсак
• Мин дә!» диеп әйтә Әй
Кинәт кысып ала йөрәк, Тик әле түзәм. түзәм Шатлыгы. сагышы белән Гомер көннәрен өзәм Юкка түгелдер эх! диеп Алга ашкынуларым Тәнемдә чирләр күптер лә Жанымда—даруларым
Кәүсәрия Шәфикова
Тел бозылды, гарипләнде. Чатанланды сүзебез Кем гаепле9 Үзебез!
Ярый әле. бүген килеп Хатабызны таныйбыз Бер-беребезгә инде, якын Килеп, бармак яныйбыз
— Кара аны. сөйләр булсаң.
Телеңне бозмый сөйлә! Моңыңны бозмый көйлә!
Тагар гагар булып калыр. Юк. ул юга II мае үзен Үз телендә маг ур итеп Сөйләр әле у.г сүзен Манарадагы ай кебек. Балкытып яшәр йөзен!
Матурлыктан ямьссзлсккә ерак гүгх-.i Барып җигеп була торган ара икән Кот очарлык хәлләр күрим әле днсән. Хыялыңнан аерылып кара икән'
Кабул итеп алам барын. Шатлыгын, кайгыларын Чайкалып җиргә түгелде Эчкерсез тойгыларым
Бар дөньяда бер елга. Исемнәре анын Әй Тын гына җырлап ага Бик сагындым дигәндәй