Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күкеле паровозлар
Сезнең дә күкрәгегездә Сыздауды ярагыз бар. Яшьлектә авыр йок тарткан Күкеле паровозлар*
Сезне дә безнең яшьлекнең Дәрманы чорнап алган Ургылган утлы гудоклар Ялкынлы торбалардан Уф! Уф! дип авыр сулауның Бездә дә дәвамы бар Кешегә сансызлар безне Күкегә санадылар.
Әнә шул «күке»леккә дә Тошермәс өчен таплар. Булды бит. булды — Кәк-күк!—дип.
Үксеп кычкырган чаклар
Юк. үзем өчен оялып Башымны имәм түбән Эшелоннарга йок төяп. Күкләргә тиде түбәм
Төягән, сөйрәгән саен Йөгебез авырланды. Суырып үзенә һаман Үзәкле тамырларны
Котыртып, «акыллы баш»лар Йөрделәр тирәбездә
— Ташлагыз файдасыз йөкне — Тамырын гөйңргез дә
«Булмый ул. булмый, димәгез. Тел белән этлек корып»
Күп вакыт «күке» ялгызы.
Этлекнең эте кырык Кырыгы бердәм тотынса Һау-Һаулап чабышырга Ишетелми башлый колакка
Гудоклар тавышы да
Ялкыны сүнгән торбадан Күңелгә корым сара.
Нык сызлый корым астында
Ачылмый калган яра
«Күке»гә хезмәт халкыннан Булса да хөрмәт олы — Сыйдырмый башлый, йончыгач. Локомотивлар юлы
Әверелде минем бу эшем Тарихи байльпыма
Талатмас өчен тарихым Торгынлык «эт»ләреннән. Ярамны тотып капланам Төялгән йөкләремә Хезмәт «күке»сен җанымда Өйрәтеп кышлатырга. Тереләм әле.— торам мин Йөгемне бушатырга Хәтер гудогым янәдән Очкынын чәчкән мәлдә — Кәк-күк?—дип хавап бирермен «Күке!» дип дәшкәннәргә
Күкеле паровозлар—сугыш елларыңда тимер юл эшчеләрен эшкә йөрткән иске, кечкенә паровохтар Автор
Җигем бит инде, хитәм мин Гомерем чикләренә Үкенмим ләкин йөгемне Калдырып китмәвемә Күрсәм дә бүген күпләрнең Читләргә таралганын.— Бу юлдан үзәк тамырым Куптарып алалмамын.
Эшлексез, илне кызганып. Салам да сузмаганда. Җанымны кырыкка ярып. Мең ярам сызлаганда. Артка чигеним, бөлимме.
Үлимме «хайлы гына»”*!
Мин—боз кошы
Тормыш итү—боз остендә бию!— Биим, шуам—кылам тамаша Акыл әйтә:
— Туктал кыланудан,— Яшь гомерең узган лабаса!— Күпме өметләрең җимерелгән. Күңелеңдә калган боз катып. Ничә бала табып үстергәнсең. Үзәгеңне бозда сызлатып
. Ә мин туктый алмыйм тормыш куам. Көзгесендә биеп хәтернең «Йөзең нигә алсу?» дигәннәргә «Җаным ярсу!» диеп әйтермен Ниятләсәң, үз йөзеңне жуймый, Җан тынычлыгыңа ашарга, Тырыш Тормыш кагыйдәсендәге һәр ноктага туры басарга!
Аяк баскан урыныңда ялгыш Ярылса боз. китсә убылып. Имгәнмәсме рухи иминлегең — Төшмәссеңме шунда егылып?
Тормышыңда әгәр көч тапмасан Боз өсләрен көзге итәрлек — Язмыш уттан аралаган парың Бозларга да бәрә күтәреп
Эзләремә карап, тормыштагы Урынымны тарих билгеләр Эзләр коям боздан, Көзге коям.
Уям тирән-тирән өлгеләр
Яндырган да. туңдырган да сөю: Кара эзне—эзгә ялганмый!
Мине парсыз, сөйгән ярсыз калу Куркынычы мәллә сагалый?
Яз җылысы көткән «тамаша»чы «Парлы бию» чакырып кул чаба
Боз шуудан мин туктала алмам, .Алкышлардан күңелем тулса да
Ачы җилдән, давыллардан саклап. Иңен куяр миңа кем элек?
Мин — боз кошы?
Очам яз каршына.
Моңлы музыкага күмелеп.
Боздан утка ашкан ихтыярым Төп халәтен җуймас хәтернең. «Җаның нигә ярсу?» дигәннәргә. «Сөеп ярсыдым!» дип әйтермен
Явызлык юк ярсу җаннарда
Ярсый дәрья. Ярсый—дулкыннарын Кагып мин сөялгән талларга Кем үчегә, күкрәк читлегемдә Дәрьяга тиң ярсу җан барга!1’ Менә тагын, ничә дәрья кичкәч.
Авырлыклар кага — елларга, һуштан язмас өчен, бер жанымны Яргалыймын кырык кылларга Уйлыйм, фикер йөртәм, бер төенгә Төйнәп бөтен зиһен, акылым Табып, үз җаныма беркеткәндә Замананың ярсу һәр кылын Кырык кылга бер юлысы чиртсәм, «Уел» уем яшен яшьнәтер.
Гасыр күз яшенә тиңдәш итеп Милләтемнең ачы хәсрәтен
Хәсрәт, нәфрәт ярдан ташкан саен, Куркып үзе кылган хатадан,— Ничә гасыр минем нәселемнең Тамырларын җәллад таптаган! Мөлкәтемне талап, туфрагыма Басып кергән һәрбер «имгәк» бит Моңлы йөрәк кылларына сугып Интектергән минем милләтне. Милләтемнең зур түземлелеге Ярдәм итте шуны аңларга: Явызлыкка каршы торыр көч бар! Явызлык—юк, ярсу —җанна