Логотип Казан Утлары
Шигърият

Коткарыгыз


РӘНҖЕТЕЛГӘН КЕШЕ МОНОЛОГЫ
Орден сатам, орден сатам! Кемгә кирәк9 Йә-, алыгыз. Түшегезгә орден таккач. Үсеп китәчәк даныгыз
Орден сатам! Шәп орден бу. Ришвәт биреп алынмаган Өр-яңа ул. чөнки түшкә Бер тапкыр да тагылмаган
Үз х ужасы кулына тотып Карамаган аны бер дә
Ияләрен эзләп йөргән Даннар күпме әле жирдә
Кырык бишнең шаулы язы! Җиңүчеләр өйгә кайта. Солдат кайткан һәрбер йортта Кочак булып ачыла капка
Менә безнең капканы да Яна хәбәр килеп какты Әтиебез кайтмаеа ла.
Даны кайтты—орден кайтты
Ул елларны бәйнә-бәйнә Язар идем, кәгазь янар Ялкыннары өр-яңадан Йөрәгемә килеп кабар
Әле һаман төшләремә
Керә шушы авыр еллар: Йозләр тулы сары сагыш. Күзләр тулы эремәс моңнар
Иреннәрдә елмаю юк.
Хәсрәт изгән карт аналар Туу белән тормыш баскан Җыерчыклы карт балалар
Бер кабымлык ипи эзләп. Балачакны югалттык без Барыбер бер табарбыз дип Күңелләрне юаттык без Еласак та яшебезне Сөртте бары жилләр генә. Ә кычкырсак, тавышыбызны Йопы кара төннәр генә
Өметләрне учак итеп Шул төннәргә яккан чакта. Нәфрәтләрне, уклар игеп.
Шул төннәргә аткан чакта —
Орден кайтты Әйтерсең лә Кысыр сыер бозаулады Ачылып китте күңелләрнең Авыр тимер богаулары
Әй. сөендек, әй. сөендек!
Шатлык к үрген бармы безнең9! Инде авыр болытлары Таралыр, шәт. күгебезнең
Фәнис ЯРУЛЛИН (1938) — танылган шагыйрь. один. драматург, татар һом рус телләрендо донья күргон күпсанлы шигырь, проза китаплар^ авторы. М Җәлил бүләге лауреаты Казанда яши
Качар өйдән хәерчелек— Бәхетебез йөрер алдан Бу орденны әткәбез бит Үз гомерен биреп алган.
Кем керсә дә күрсәтәбез. Мактанырга хакыбыз бар
Әйтерсең лә кулыбызда Орден түгел, атыбыз бар
Кем уйлаган ул орденның Безгә ниләр китерәсен: Тереклек сулары биргән Чишмәбезне киптерәсең!
Истә әле, кичкә таба
Килеп керде ике кеше (Хәлне язып аңлатырга Җитәр микән каләм көче.)
Әни, мескен, кабаланып Нидер куйды, нидер алды. Ә аннары, исенә төшеп, Самавырга күмер салды.
Кем керсә дә чәен куя — Шундый инде безнең халык Дошманымы, дустымы ул — Сыйлый соңгы сыен салып.
Безгә кергән бәндәләрнең Карашлары чалыш иде Кулларында кара сумка. Шунда безнең язмыш иде
Түләнмәгән налогларның Кыштырдауга кәгазьләре. Әни кинәт чүгеп куйды, Кәгазьдәй булды йөзләре
Һәм тезләнде безнең әни Бу бәндәләр каршысында Ялварды ул, бәргәләнеп. Тоймый күз яшь ачысын да:
«Коткарыгыз, зинһар өчен. Бу налоглар җәбереннән Үлгәч тә рәхмәт укырмын Торып-торып каберемнән
Коткарыгыз, коткар, зинһар, Шушы балам хакы өчен Иремнең иленә кайткан Батыр дигән аты өчен.
Күрәсез бит, һичнәрсәм юк,— Карап торган бер сыерым Ул да быел бозау салды. Килсә килә бит ул кырын .»
Әни озак өзгәләнде Түбәнсетеп горурлыгын Юкса, күреп торды инде Боларда һич шәфкать югын.
Намусларын бу бәндәләр Күптән сатып эчкән инде Вөҗданнары — ишелеп торган Корсак булып үскән инде Сине сыту, изү, таптау Аларга тик ләззәт кенә. Ашый алар үз корбанын Әкрен генә, тәмләп кенә.
Заманы шул: куркак җаннар Җанын сатып батырлана. Һәм яманлык ил буенча Миллионнарга тапкырлана
Алыйм дисәң куркакларның Соңгы тамчы кешелеген — Кулларына власть тоттыр. Власть яшерер мескенлеген.
Әнә алар бау салалар Сыерыбыз муенына.
Сыер, мөгрәп, безгә карый: «Яклагызчы, кыен миңа
Сукаларга җиккәндә дә Карышмадым — тарттым, сөрдем, Җаныгызны асрарлык Һәр көн саен сөтен бирдем
Заем, налог ишеләрне Түләргә дә кирәк булдым. Мин бит сезгә ничә еллар Иң-иң ныклы терәк булдым!»
Тыпырчына мескен сыер, Мөлдерәтеп карый күзен Хайван түгел, кешеләр дә Яклый алмый кайчак үзен
Түзмим, барып ябышам бауга, Тешләшәм һәм тарткалашам Бауның башы сыртка төшә, Ә мин ярсыйм, ә мин шашам
Мине бәйләп ыргыталар, Биттән сөртеп булмый канны Ишетелә әни тавышы, Сискәндереп бөтен җанны
Аңламыйча тордым берни, Башым бик нык чатный иде. Күзем ачсам, әни, ярсып. Шул орденны таптый иде:
«Ил өчен дип бирдең җаның — Менә сиңа, менә сиңа!
Җан урынына кайтты даның — Менә сиңа, менә сиңа!
Күз алдымда шәүлә йөри. Бу нинди котсыз шәүлә9 Балачагым өрәк булып Әйләнеп кайткан мәллә?
Юл тузанына күмелеп. Бәргәләнеп кем елый9— Рәнжетслгән бер сабый да Аңа кушылып гөл елый
Иелә башы, түгелә яше.
Сүнеп бара кояшы Кулларында бер чыбыркы — Тик шул аның юлдашы
Орденны хурлаган өчен Утыртканнар әнкәсен Әнкәсеннән мәхрүм итеп Җәзалыйлар бәбкәсен
Агыла болыт, агыла болыт. Агыла болыт ишелеп.
Бу кадәрле хаксызлыкны Ник күрмисен. Кешелек!
Тибелә кеше, сүгелә кеше. Чайкала унга-сулга.
Бу кадәрле хурлауларга Ничек түзәсең. Дөнья9
Кимсетелә гүзәл жаннар. Тезләнә горур ирләр; Бу кадәрле күз яшьләрен Ничек күтәрә жирләр?!.
Уф. түзә алмыйм, тавыш килә. Чынлый хәгга колаклар Ыңгырашып ята бугай Мен корбанлы зиратлар
Су бирегез, су бирегез — Кирәк миңа Иделләр Җир йөзендә миллион әле Яраланган күңелләр
йә. кайсыгыз тылсым белә9 Дәвалагыз шуларны
Әллә инде ялварыйммы Күккә сузып кулларны?
Инде кабат жир йөзендә
Булмас микән ГУЛАГлар9 Кара төндә ыңгырашып Ятмас микән зиратлар9
Җаным кайный, каным кайный.
Уйлар мине тилертә Йөрәгемә әллә кемнәр һаман йөгән кигертә
Чан бирегез, чаң бирегез.
Чаң бирегез сез миңа.
Дон-дон иткән чан тавышын Ишетсен әле дөнья
Чукраклар ла ишетсеннәр Бу тавышны жирдәге Аң уянсын, жан уянсын, Сүз уянсын телдәге
Ут бирегез, ут бирегез— Бушады шәмдәлләрем Яктыртыйм әле йөзләрен Мин явыз бәндәләрнең
Күрсен дөнья, белсен дөнья Кемнең кем икәнлеген;
Беркем яшереп кадалмасын Үзенең түбәнлеген
Ут бирегез, ут бирегез.
Ут бирегез, ут кирәк Кара төннәрне яндырып. Җирне яктыртыйм тизрәк
Шул яктылык сукырларның Күзен ачып жибәрсен Күрсен кеше үэен-үэе.
Әйтсен—Ә без кемнәр сон9
Ут бирегез, ут бирегез Ут бирегез кулларга Маяк тезеп чыгыйм әле Әнкәм кайтыр юлларга
Жан сатканнар майда йөзә — Менә сина. менә сиңа! Көчсезләрне бар да изә — Менә сина. менә сина!
Ләгънәтле ил бүләге— ' Менә сина. менә сина! Кимсетелгән ир йөрәге — Менә сина. менә сиңа!
Ипи булсаң, ашар идек — Менә сина. менә сиңа!
Утын булсаң, ягар идек — Менә сиңа, менә сиңа!
Ямауга да ярамыйсың — Менә сиңа, менә сиңа! Жанны гына яралыйсын — Менә сиңа, менә сина!»
Әни арып туктап калды һәм елады ятып жиргә Әнкәм яше тамган жирләр Яшәрмәде кабат бер дә
Хатлар язып торды әни Миңа ерак-ерактан; «Монда да шул ук эш икән. Шул ук кон дә. шул ук таң.
Без инде күптәннән бирле «Төрмәдә икәнбез» бит, Тик шуны үзебез генә Белмәгән икәнбез бит
Сыртыбызда уйнап торды Бригадирның камчысы Аида ашалган икән бит Икмәкнең иң ачысы.
Туды авыл кешеләре
Тик налог түләр өчен Гомре буе налог түләп, Бурычлы үләр өчен
Әй изелдек, әй изелдек!
Көлчә булып изелдек
Гомер буе изелүгә
Ничек җитсен түземлек7
Әй тапталдык, әй тапталдык, Тузан булып тапталдык Калмады һичбер көчебез Үзебезне якларлык
Әй кысылдык, әй кысылдык. Кысылып та карадык!
Кысыла торгач, такта булдык Тик табутка ярарлык
Мин кайчак уйлап та куям.
Дөрес, ми сыек минем:
Коммунизм дигәннәре Әллә шушымы, димен
Беркемнең бер нәрсәсе юк Бар да шәрә, бар да ач Эшләр өчен куллар бар да Иелер өчен — мескен баш
Без, улым, изелүләргә Тәмам күнегеп беттек Әз генә изми торсалар. Торабыз шуны көтеп
Гүя «тиешле нормаң»ны
Алмый калсаң ярамый Менә шушы нәрсә бигрәк Йөрәкләрне яралый
Түбәнгә төшү бер нәрсә — Ансы бары бер яман Түбәнлеккә күнегеп китү — Ансы инде мең яман
Өч нәрсәдән саклан, балам. Киңәшемне ташлама Беренчесе — бер кабым да Хәрам ризык ашама
И кеичесе—күңелеңә Ояламасын ялган
Ялган бар җирдә хаклык юк.
Шуны онытма, балам
Өченчесе — иң мөһиме — Шәфкатьсез була күрмә. Шәфкатьсез кеше—тиран ул. Шәфкатьсез дөнья—төрмә*
Әниемнең бу хатлары Беткән инде, сакланмаган. Хәер, алар хәтерләрдән Җуелырлык ятланмаган!
Ул хатларны укыр өчен Күпме чыра яндырдым мин Әниемне көтә-көтә Күпме күзләр талдырдым мин
Ул кайтмады, төрмә йотты, Төрмәгә бит кирәк корбан Төрмә — җиде башлы Дию — Кеше канын суыра торган
Калтыранып уянамын
Һаман кара төннәрдә мин: Хәер сорап йөрим, имеш, Әллә кайсы җирләрдә мин.
Кулда капчык—киндер капчык. Әнкәемнең соңгы төсе.
Ачлардан икмәк сорарга Күзләремнең җитми көче.
Борылам да китеп барам, Тотынмыйча ишекләргә
Суык җилләр керә эчкә Күлмәктәге тишекләрдән
Һәр авылда, һәр урамда Өреп кала явыз этләр Хәтер җебем нык тартылды. Йә өзелер, туктыйм, җитәр!
Орден сатам, орден сатам!
Шәп металлдан коелган ул Ә аннары ничә еллар Күз яшь белән юылган ул
Анда күпме өметләрнең Кабынмаган чаткысы бар Анда әткәм гомеренең Сүнеп калган яктысы бар
Анда күпме хыялларның Калкып торган кабере бар Анда каһәрле заманның Һич онтылмас җәбере бар
Орден сатам, орден сатам,— Хакы тик шул —хәтерлә син Орден белән бирәчәкмен Ул елларның хатирәсен
1990