Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ТАТАРСТАН
ПАРЛАМЕНТЫНДА
Август
ахырында ТССР
Югары Советының
чираттан тыш 6
сессиясе узды. Анда
агымдагы хәл. республикабыз бәйсезлеген саклап
калу һ. б. мәсьәләләр тикшерелде. Сессиядә чыгыш
ясаган күпчелек депутатлар, шул исәптән, язу-
чылар—Фәүзия Бәйрәмова. Разил Вәлиев, Равил
Фәйзуллиннар Татарстан президенты Минтимер
Шәймиевнен путч дәверендә законлылык нигезендә
дөрес һәм сабыр эш итүен билгеләп, аңа тулысынча
ышануларын белдерделәр Депутатлар күпчелек
тавыш белән Республикабыз җитәкчелегенең
хокукны бозуларга юл куймавын. Татарстанда путч
дәверендә тыныч, эшлекле шартлар тәэмин ителүен
раслап карар кабул итте
Сессия «30 август — Татарстан ССР төзелү
көне —бәйрәм көне», дип махсус закон чыгарды.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК КИЛЕШҮЕ
16 августта Уфа шәһәрендә Татарстан белән
Башкортстан республикалары арасында Дуслык һәм
хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды Аның
4 статьясында: •БССР да яшәүче татарларның
мәдәни-тел һәм башка милли ихтыяҗларын
канәгатьләндерү өчен шартлар тудырып.
Башкортстан татар мәдәниятенең казанышларын
пропагандалый». дигән юллар да бар.
ХАЛЫКАРА АССАМБЛЕЯДА
БТИҮ президенты. ТССР халык депутаты Марат
Мөлекев һәм БТИҮ эшлсклесе. КДПИ доценты
Хәләф Гарданов август башында Голландиядә
уздырылган Вәкаләтсез милләтләр һәм
халыкларның 11 ассамблеясе эшендә катнаштылар.
Алар монда татар халкының бәйсезлек өчен көрәше
турында сөйләделәр. Ассамблея Татарстанның
мөстәкыйльлеген та нырга чакырып. СССР һәм
РСФСР президентларына. барлык илләрнең
парламентларына мөрәҗәгать кабул итте
Ассамблея утырышлары барган залда ТИҮ әләме
эленүе, дөнья матбугаты. радио-телевидениесе
хәбәрчеләренең Татарстан вәкилләреннән күп
тапкыр интервьюлар алуы, аларның эфирда
яңгыратылуы һәм матбугатта бастырып чыгарылуы
жиһан җәмәгатьчелегенең безгә кызыксыну һәм
теләктәшлек күрсәтүен дәлилләде.
УФАДА СӘЯСИ КИЧӘ
Уфаның РТӘ заводы мәдәният сараенда
Татарстан бәйсезлеген яклауга багышланган кичә
үткәрелде. Аны БТИҮ, «Азатлык» татар яшьләре
берлеге оештырды Кичәдә БТИҮ җаваплы сәркатибе
Кәрим Яушев. шагыйрь Фәрит Габдерәхим.
журналист Фаягөл Фәткуллина һәм башкалар чыгыш
ясады. Татарстан һәм Башкортстан сәнгать
осталары зур концерт бирде
БЕЗНЕ ЯКЛАП
Гаделлекне яклавы белән бөтен дөньяга та-
нылган Елена Боннер (ул мәрхүм академик А. Д
Сахаровның хатыны) 29 августта Үзәк теле-
видениедән чыгыш ясап. РСФСР президентына:
— Борис Николаевич, үзегез вәгъдәләгән
мөстәкыйльлекне Татарстанга һәм башка ре-
спубликаларга ни өчен бирмисез'’ Халыкларның
иреккә булган изге омтылышын якларга кирәк!—дип
мөрәҗәгать итте.
ЯҢА НӘШРИЯТ
Быел КамАЗ акционерлык җәмгыятенең газета-
китап нәшрияты барлыкка килде, аның матур
әдәбият редакциясе мөдире итеп яшь язучы Вахит
Имамов билгеләнде.
Күптән түгел яңа нәшриятның беренче ки-
табы— «Әфган кызалаклары» дөнья күрде
Әфганстан сугышында һәлак булган Чаллы егетләре
хакында очерклар һәм истәлекләр тупланган бу
басма әлегә Татарстан китап нәшрияты белән
берлектә чыгарылган Тиздән КамАЗ нәшрияты
мөстәкыйль эшли башлаячак, Чаллы төбәгендә
яшәүче каләм ияләре Казанга гына исәп тотудан
котылачак Моңа шушы нәшриятта басылачак
«Аргамак» әдәби журналы да җитди ярдәм итәр.
УФАДА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ
Уфада милләттәшләребез тырышлыгы белән
берничә ел элек ярым профессиональ «Нур» татар
театр-студиясе оештырылган иде Кайбер
спонсорларның ярдәмендә ул инде беренче
спектакльләрен куярга өлгерде, тамашачылар
алдында житди имтихан тотты Башкортстан
Министрлар Советы карары белән аңа хәзер Дәүләт
театры статусы бирелде Уфа сәнгать институтында
аның өчен актерлар әзерләнә башлана, 1992—1993
елларда махсус бина да корылырга тиеш.
ПОЛЬША ТАТАРЛАРЫ
Быел Польшаның Фән нәшриятында «1918—
1939 елларда Польша татарлары иҗтимагый-
мәдәни һәм дини тормышлары» дигән китап
басылып чыкты Аның авторы — милләттәшләрен
күптәннән бирле өйрә
неп килә торган Али Мискевич Ул шушы хезмәтендә
XIX йөзнең икенче яртысыннан алып безнең
көннәргәчә дәверне яктырта Әлегә кадәр аз
өйрәнелгән этнографик төркемне төрле яктан
гәүдәләндерер өчен Али Мискевич сирәк очрый
торган басма чыганакларга, шәхси архивларга.
аерым кешеләрнең истәлекләренә таяна Китапта
бирелгән 45 фоторәсем һәм карталар Польшадагы
милләттәшләребез тормышын тагын да ачыграк
күзалларга булыша
БӨТЕНСОЮЗ ТАТАР РӘССАМНАРЫ
КҮРГӘЗМӘСЕ
28 августта Татарстан Рәссамнар берлеге
күргәзмәләр залында ил күләмендәге беренче
хәзерге заман татар сынлы сәнгате «ТАГАР—91»
күргәзмәсе ачылды Аида Казан. Санкт-Петербург,
Минск, Омск, Пенза. Уфа. Хабаровск — барысы 25
шәһәрдә яшәүче 138 милләттәшебезнен хезмәте
куелды Бу күргезмә әүвәл Санкт-Петербург
шәһәрендә күрсәтелгән һәм күпләгән
тамашачыларның ихтирамын казанган иде
ӘҺӘМИЯТЛЕ МӘСЬӘЛӘ
Республикабызда байтак музыка мәктәпләре,
училишеләре һәм консерватория эшләп килсә дә,
шушы тармакта милли белгечләр, ижатчылар
житешми Чөнки бары урыс телендә генә укытыла
торган әлеге белем учакларына татар яшьләре бик
аз керә, кергәннәре дә туган теленнән, туган
моңыннан аерылып тәрбияләнә Музыка
мәдәниятебезне чын мәгънәсендә тергезү, яңарту
өчен Татарстан ның суверенитетын ныгыту, дәүләт
телен гамәлгә кертү нигезендә татарча белем бирә
торган махсус Республика музыка училищесын
ачарга кирәк Музыка укытучылары Р Ильясов, И
Алмазов, Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәрләре Г Сөләйманов, Р Халитова,
Республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Д
Айдаров, сәнгать фәннәре кандидаты А
Алмазовалар менә шушы мәсьәләне күтәреп
республикабыз Президентына. Министрлар Советы
рәисенә һәм ТИҮ житәкчелегенә мөрәжәгать
иттеләр
МИЛЛИ МӘКТӘБЕБЕЗ ТЕРНӘКЛӘНӘ
Торгынлык елларында хәтта милли башка-
лабыз Казан да туган мәктәбеннән коры кала язган
иде Былтыр, ниһаять, уңай якка үзгереш башланды
— берьюлы оч татар гимназиясе ачылды Быел
шулар сафына янә алты гимназия осталдс
Шәһәрнең гомуми белем мәктәпләрендә исә
татарча укыта торган 40 класс тергезелде
ЯҢА РЫЦАРЬЛАР
Халыклар арасында дуслык, тигезлек, га-
деллек. жирдә тереклекне саклау өчен көрәшүче
бөтен Дөнья Рыцарьлар Конфедерз циясе өч меңгә
якын әгъзаны берләштерә Бу оешмада безнең ил
вәкилләре әлеге санаулы гына Күптән түгел алар
сафына Татарстан парламенты депутатлары —
шагыйрьләребез Равил Фәйзуллин, Разил Валиев,
галимнәребез—фән докторлары Салам Алишеа һәм
Мирфатыйх Закиев тә кабул ителде- Рыцарьлар
Конфедерациясе Баш Берлеге (Авст- ралиянен
Сидней шәһәрендә урнашкан) әгъзасы Әбрар
Кәримуллин белдерүенчә, хәзер илебездәге унике
рыцарьның бишесе — татар милләтеннән. Бу дөнья
жәмәгатьчелегенең халкыбыз тарихына, аның ирек
өчен көрәшенә ихтирам һәм теләктәшлек күрсәтүе
билгесе
ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ
ТССР Министрлар кабинеты карары белән
Татарстан театр эшлеклсләрс берләшмәсенең
Актерлар йортына күренекле артист, режиссер,
драматург Габдулла Кариев исеме бирелде
ИҖАТ БӘЙРӘМЕ
Август аенда күренекле композиторыбыз.
СССР халык артисты, Татарстанның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ростам
Яхинга 70 яшь тулды Шушы уңайдан Казанда анын
ижатына багышланган тантаналы кичә уздырылды.
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР, БҮЛӘКЛӘР
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары очен
журналыбызның бүлек редакторы, язучы Тәүфикъ
Әйдигә «Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре* дигән мактаулы исем бирелде
Музыка сәнгатебезне үстерүдәге хезмәтләре
өчен Казан консерваториясе укытучысы профессор
Шамил Низамстдиновка «Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе* диген мактаулы исем бирелде
Шушы ук уку йортының мөгаллиме Рафаэль
Билалов исә Мактау билге се ордены белән
бүләкләнде.
Сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен КТИИ
укытучысы, архитектор Закир Батрасв- ка һәм
кинорежиссер Эдмас Үтәгонеакә «Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе* диген мактаулы исем
бирелде