Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛ НИГӘ БИК КЫЙММӘТ?


Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре язучы Марсель Зарипов татар әдипләре арасында иң җитди публицистлардан санала. Аның биниһая мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыккан әсәрләре Татарстанда гына түгеп, ип күләмендә киң таралган
бу жанрдагы уңышлар язучының катлаулы тормыш юлына барып тота-шадыр. мегаен. М Зарипов. Сарман районының Петровка авылындагы җиде-еллык мәктәпне тәмамлагач та, шундагы спирт заводында зшлн башлый. Ан-нары— Хәрби-диңгез флотындагы гаскәри хезмәт Армиядән соң ул •Татнефть* берләшмәсенә килә, махсус әзерлек узып, электромонтер булып зшкә керешә.
Шушы елларда ул Әлмәтнең район газетасына хәбәрләр дә яза. Экстерн төсендә — урта мәктәпне, читтән торып университетны тәмамлый, башта— •Советская Татария*, соңра •Советская Россия* газеталарында уз хәбәрче штатында эшли. Журналистикадагы күзәтүләре аңа әдәбиятка аяк басарга этәргеч була Алтмышынчы елларда Татарстан һәм Мәскәү матбугаты аның беренче хикәяләрен басып чыгара Аннары инде повестьлары да озак көттерми
Марсель Зарипов Ә. Еники. Н. Фәттах, Г Ахунов. В Нуруллин кебек язу- чыпарыбызның әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп тә татар әдәбиятына иге-лекле хезмәт күрсәтте.
Ул Татарстан дәүләтенең Г Тукай исемендәге һәм Татарстан журналист-ларының X. Ямашев исемендәге бүләкләренә ия
Шушы елның октябрендә катлаулы һәм мактаулы хезмәттә чыныккан бу каләмдәшебезгә 60 яшь тула, без аны шушы уңайдан ихлас котлыйбыз, киләчәктә тулы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Түбәндә язучының илебез хуҗалыкларында бал җитештерү мәсьәләләренә багышланган яңа мәкаләсен урнаштырабыз.
-тг у ьчх| нихәтле генә зәһәрләнмәсен, кеннәр озая башлау белән, кар күмел 1гл киткән умарта ойләрендә җанлану сизелә. Сау бул, кышкы тынлык! Яшәсен кызу хезмәт җәе! Умарта эчендә, ана корт тирәсендә тормыш кайный: коздән калдырылган корзларга язгы алмашны үстерел җиткерергә кирәк. Эшче кортлар кәрәз күзәнәкләрен чистарта, күкәй салырлык ител шомарта, икенчеләре козге азыкны ачыл, ана кортка затлы ризык әзерлиләр. Зур кәрәзнең уч тебе хәтле урынында җылылык 30—35 градуска күтәрелә, ана корт кәрәз күзәнәгенә беренче күкәен сала Зур кәрәзне тулаем җылыта алырлык коч юк әле, шуңа күрә кәрәз кишәрлекләп җылытыла
Ана корт кәрәз күзәнәге тебенә ябыштырып киткән бала шундый да кочсез, хәлсез әле. шунлыктан булачак бал кортының апалары һәркайсы бишектәге сабыйны җылытыр очен сулыш орә, азык алып килә Өлкән бап кортлары бәләкәйләре янына, егерме бер кон эчендә ун мең мәртәбә килеп китәләр Кимендә — ун мең!
Умарталарны кышлау йортыннан чыгару 25 мартка туры килә. Әгәр ел килеше әйбәт булмаса, умартаны һавага чыгару 17 апрельгә тикле чигерелә. Бу вакытта инде кояш тәрәзәләргә туры карый башлаган була.
Умарта күчен тук яшәтү, бала үстерү, берниче буын эшче кортлар җитештерү •чей,— җеен бик тырышып бал ташыган кортлар 35—40 кен эчендә «алдай таеп үлвлвр. бер умартага йеэ килограмм бал, утыз-кырык килограмм чачак серкәсе, ике чиләк су китерергә кирәк Гаилә белән ана корт идарә итә. Умарта эчендә ул хуҗа Ул үзе да боерык бирел утыручы гына түгел, ул кукей сала Башта ул бер, ике. биш күкәй сала, а җай үзәгендә ана корт салган күкәйлар ике-еч меңгә җитә. Корт күче зур булырга тиеш, кышка җитәрлек азык хәзерләп калдырыр ечеи эшче кортларның җәй үзәгендә бик күп булуы кирәк Шуңа кура ана корт кырык секунд саен күэәнекка бер күкәй ябыштырыл куя Андый чорда ана корт салган күкәйләрнең ааырлыгы аның үзенең авырлыгыннан да артып китә
Ишле гаиләдаге кебек, умартадагы һәр бап корты үз вазифасын яхшы белә Әле •ракларга очып канат ныгытмаган яшь бап кортларына беренче еч кендә йортны чистарту. җыештыру эше йекләтелә. алар кәрәзнең күзәнакләреи чистарталар, бишекләренең тебен һәм стеналарын ялтыраталар Дүртенче кение яшь кортлар бәби караучыга әйләнәләр бишеккке салган бәбиләрне сыйпыйлар
Җиденче кение яшь кортларга аеруча җаваплы эш йекләнелә умартаның хуҗабикәсен — ана кортны туендыралар алар Ризыкның терене карап, күкәйләрдән егерме бер кендә эшче кортлар, егерме дүрт кендә сорыкортлар чыга Ә уналтынчы кенда. махсус сетпегән салынган күзәнәктән. ана корт үсеп чыга Керез күзәнәкләр ба ла кортларны үстерү бишеге булып та, чәчәк серкәсен саклау урыны булып та, бап җыю савыты булып та хезмәт итә Унсигезенче кәйне бап кортлары кәрәз коярга керешәләр Гомеренең иң бапигь булган чагында гына кортлар үзләренең тәп эшләренә —бап һем чәчек серкесе җыюга керешәләр Чык тамчылары алын кайталар, үсемлекләрне серкеләндерөлер
Кешеләр хуш исле кәрәзле балны кискән чагында, канатлы нечнәбилләрнең бу татлы ризыкны җыю ечен күпме «тир түккәннәрен» уйлыйлармы икән? Умартага бер килограмм татлы нектар кайтарыр ечеи бап корты ун миллион чәчәккә куна Бап апь.п кайта торган савыты бии бәләкәй умарта кортының, бер рейс ясаганда аның күгәреп кайткан йоге миллиграммнар белән генә исәпләнелә. Бер килограмм бал җыяр эчен бер йеэ ипле мең мәртәбә кайтырга тиеш ул умартага. Ярый ла баллы чәчәкләр умарталык янында гына булса, күп очракта безнең канатлы дусларыбызга әллә канларга хәтле барыл җитәргә туры кило Йок белән кайткан чакта, бик күп кеч түгелә, бал кортының пороге минутына йоэ илле мәртәбә тибеш ясый Бер нило<рамм бал җыю ечен умарта корты узган җир шарын сигез-үн мәртәбә урап чыгарлык була Бал кортының чәчәктән чачакка кунып, бал җыю рәвеше безге мәгьпүм, тик нң зур могҗиза бал корты умартага кайткач башлана
Ноктар — гади татлы су ул. Яңгырлы елларда дымлылык илле-алтмыш проценттан артып китә. Андый күп сулы ширбәт озак саклана алмый, күпчи, бозыла, яраксызга чыга. Шунлыктан умарта гаиләсе табышны артык суыннан арындыра Бал җыючы эшче кортлар тырышып тапкан байлык бер «амбарга» гыиа салынмый, терпе күзәнәкләргә бүлеп салына Меңләгән бал корты канат җилпеп тора, күзәнәкләрне җилләндерәләр Меңләгән җилпәзәләр берьюлы эшли башлагач, минутка 26400 җилпү ясагач, умарта эчендә кайнар җил куба, алар инде сазлыкларны киптерә алырдай кечка и» булалар
Бал кортлары патшалыгының югары кануннары нигезендә Хуҗабикане югарыдан билгеләмиләр, түбәннән сайлап куялар Ана корт хәлсезләндеме, гаилә шундук яңа ана кортны үстереп чыгара, ә элекке Патшабикәне тәхеттән куып тошерә Корт иленең законы әнә шундый.
Дорес, оста умартачылар хәзер ике ана кортны бер умартада яшәтү ысулын да уйлап таптылар Күзәнәкләрдә ана корт гадәти гаиләне —корт илен үстереп җиткерүгә умартаны урта бер җиреннән фанер белен бүлеп куялар Җитәкчесез калган корт гаиләсе үзенә кирәкле ана кортны бик тиз үстереп чыгара да, шул рәвешле, бер умартада ике патша барлыкка килә Ике ана корт эшче кортларны бик тиз ишәйтоләр. бап җыю бермә-бер арта, соңыннан бүлемне алалар, кортлар анда инде үзләренә кайсы ана корт ошый, шуны калдыралар
Бап җыю илдә әпдан-еп авырһаша, бал үзе исә елдан-еп кыйбатлана бара Күмешкә кайнатучылар белән корәш башланып, шикәргә Каркайда, хәтта ки Мәскәүдә д« талон кертелгәч, бер килограмм балга егерме биш-утыэ сум сорый башладылар Моннан ике йеэ еллар элек үзебездә умартачылык белен шөгыльләнүнең энтузиасты Петр Иванович Прокопович Чернигов якларында үз умарталыгында бер меңиан артык умарта асраган кәшә, беренче карашка бик тә гади бер ачыш ясаган егар кыргый кортлар ясаган кәрәзне агач рамнар белән әйләндереп алсаң, ул чагында кәрәзле рамнарны күчереп иертеп. аларның умартадагы урыннарын алмаштырыл була, артыгын ала аласың, җитмәгәнен эстисең Шулай итеп, умарта асраучылар корт ояларын туздырып йерүчеләрдвн аларның дустына, хезмәттәшенә әвереләләр Умартачылык кызыклы җитди эшкә әйләнә Аны план белән, исәп-хисап нигезендә алып барырлык була Про
колович ачышыннан соц умартачылыкта безнең илдә һәм дөньяда яңа дәвер, канатлы дусларның серләрен ейрәну чоры башлана
Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан безнең ил умарталыкларында ун миллион баш умарта асралган. Ватаныбызның бу милли хәзинәсе кадәр байлык башка бер генә илдә дә булмаган. 1975 елны Советлар Союзында XXIII Халыкара умартачылар конгрессы үткәрелде, шунда умартачылык җәмгыятенең өлкән эшпекпесе Җюль Рудольф Ридер «Советлар Союзындагы умартачылык үзенең мул уңышы белән дөньяның барлык илләрен таң калдыра»,— дигән иде.
Мактау, әлбәттә, күңелле хәл, әмма игътибарлы кеше бөтендөнья умартачылыгының лидеры әйткән сүзләрнең котлау буларак әйтелүен аңламый калмагандыр. Инде байтак еллар Ватаныбыз умартачылыгы илдә арткан халык саны артыннан куып җитә алмый Сугышка кадәр безнең илдә 170 миллион кеше яши иде. инде менә 120 миллионга артты, ә умарталар саны кимеде
Менә тагын берничә сан. ФРГда бал куллану кеше башына 1000 грамм. Австриядә, Канадада — 860, Франциядә — 407. Англия һәм Бельгиядә — 302, Румыниядә — 240 Алга таба бап турында ишетеп кенә белүче илләр исемлеге китә Советлар Союзы бал куллану ягыннан иң соңгы исемлектә түгеп түгелен. әмма беренчеләр рәтендә дә бармый Безнең табыннарда бап ФРГдагыдан өч мәртәбә кимрәк,— барлыгы 310 грамм. Ә табиблар бапны ипле мәртәбә күбрәк ашарга кушалар.
Кемне гаепләргә: кешенеме, кортларнымы, әллә шартларнымы? Кортларның гаебе юк. билгеле. Ә менә бал кортлары үрчетү өчен кирәкле шартлар, дөресен әйткәндә, үзгәрде. Сугыш алдыннан булганны хәзерге белән чагыштырып карыйк Урманнар кимеде. баплы чәчәк үсә торган аланнар һәм болыннар сукалап ташланды.
Тагын шунысын да истән чыгарырга ярамый: умартачылык — кешедән авыр хезмәт, фидакарьлек таләп итә Тәлинкә тутырып кәрәзле алтын бап китереп табынга куйганчы оста умартачының тозлы тир ачысыннан әлләничә күлмәге иеп төшә
Бер язда миңа Татарстанның Мамадыш районы «Таң» колхозы умарталыгында Василий Архипов белән танышырга туры килде. Җәйге челлә түгел. Умарталыкта язын зшләр ничек башлана икәнне үз күзем белән күреп кайтырга ниятләдем Кортчыларның, бап җыю сезонына кадәрге эшләре белән танышырга кирәк иде. Биш мең гектар җирдә 900 баш умарта
Май Архипов умарталарны аланга алып чыккан, әмма ояларны әле ачмаганнар иде. Кортлар кәрәзләрне чистарталар, чүп-чарны тышка чыгаралар, бала кортларны салкыннан саклыйлар. •
Василий Архипов товарлыксыз умарталыкка килгән. Беренче сезон эшләрне җайга салуга киткән. Ярдәмчесе Петр Якимов белән бергәләп йорт җиткезгәннәр, мунча салганнар. Умарталык Яковка авылының читендә генә икән. Вятка елгасы күренеп тора, гиз генә баганалар утыртыл, умарталыкка ут керткәннәр, аланның читләренә слива, алма, чия агачлары /гыртып чыкканнар, күлгә балык җибәргәннәр. Беренче елны ук корт илен аякка бастырганнар, әйбәт кенә бал да алганнар.
Майның беренче көннәрендә умартачылар ана кортлар үрчетү кебек бик тә четерекле кыен эшкә керешкәннәр. Башкалар мондый эшкә тотынмый. Ип буйлап зар ишетелә урта Рәсәидә ана кортларны каян алырга белми интегәләр, андый токым бетүгә йөз тоткан Кавказда үсә торган ана кортларны почта аша җибәрәләр, әмма алар өметне акламый Кавказ кортлары балны әйбәт җыялар. Тик алар бик иркә шул, суыкка бер дә чыдамыйлар.
Ана кортны, яки гаилә башлыгын умартачылар җәен үстереп чыгаралар, әмма алар бигрәк тә. сезон башланганда кирәк шуп! Бу вакытта авырлыгы нибары 200 миллиграмм булган штп бөҗәкнең хакы бер сарыктан кыйммәтрәк, ник дигәндә, эшче кортларны ул үстерә бит.
Архипов умарталыгында мин корт аналары булмаудан интеккән умартачыларның зар елаулары никадәр хаклы икәнен белергә теләдем. Шулай ук авыр эш микәнни соң
Кичтән бәрәңге пешереп ашадык, чәй эчтек, «Вакыт» программасын карадык Телевизор лары әйбәт кенә күрсәтә иде, шуңа куңеп булып, йокларга яттык Иртән сәгать алтыда тордык һава торышын ачыклар өчен «120 минут» дигән иртәнге программаны да карадык. Бик зур җылылык вәгъдә итмәделәр: көндез плюс дүрт градус көтелә. Диделәр
— Җылы көтеп утырып булмый, эш эшләргә кирәк,— Диде Архипов, салкын җилгә битен куеп торгач
Бап кортлары очмый, әмма умарталарда тормышның кайнап торганы сизелә иде Умартачыларның эше — муеннан. «Голланка» миче кызды, өйдә эссе була башпады. зур алюмин чәйнекнең борыныннан пар бөркелде
— Ташкенттагы төсле булсын, дымлы тропик джунгли,— дип аңлатты Архипов Мичкә тагын берничә пүләи ыргытты. — Салкын булса, ана корт салган күкәйләр өши. коры булса, кибеп, куырыла. .
Өй эче тәмам җылынып, тәрәзәләр парлангач, бүлмәдә дым сизелә башлагач, өстәлгә гади генә бер җайланма куйдылар ике рам, аларга дүрт катлы итеп дүрт дистә пластмасса тартмалар беркетелгән. Нечкә алюмин чыбыктан шпатель Шырпы белән 124
мвмык алдылар Фанер тартма төбенә капчык киндере салдылар, чәйнектән апа кайнар су агыздылар да умарталарга таба йөгерделәр
Болар әле көзен ук иң яхшы ун корт кучен санлап иң җаваплы операциягә Әзерләгәннәр — язын корт аналары үрчетергә'
Архипов беренче умарта янында туктап
— Төтен1—дип бер генә суз әйтте
Ярдәмчесе Якимов умарта авызына берничә мәртәбә төтен җибәргәч. Архипов умартаның капкачын ачыл, мендәрне, чүпрәген алып, өстән дә төтен бөркеделәр Умарта эченнән бүген салынган корт күкәйләре булган рамны алдылар Күкәйләр куо Архипов каз канаты белән кортларны ояларына сыпырып төшерде ә рамны тартмага бик тиз тыгып, өстен капчык белән каплады
Өйгә әйләнеп кайттык Умартачыларның ыгы-зыгысыз, бик тиз һәм төгәл башкарган гамәлләреннән мин хәзер иң мөһим операция булачагын аңладым. Чәйнек паровоз кебек пар бөрки. Умартадан алынган бишекләрнең кайберләре коры иде. димәк, кортлар барысын да кабул итмәгәннәр, ә кайберләре ап-ак сөтлеген белән тутырылган сетлегәннең куәтле кече гади бер күкәйне эшче кортка яки соры кортка да әйләндерми, умартаның патшасына — корт анасына әверелдерә икән Архиповның ярдәмчесе яңа рамның патроннарына шырпы белән яңа сөтлегән сөртеп чыкты. Архипов алюмин шпатель белән кәрәз ояларын ак күкәйләрне сак кына алып, апарны корт анасы яши торган иркенрәк бишеккә күчерде Биредәге бала инде хәзер корт анасы булып үсәчәк Дүрт планка, кырык бишек, димәк, кырык корт анасы, кырык яңа күч дигән сүз'
Мин бу эшнең нәтиҗәсен исәпләп чыгардым да. кырык корт анасы кырык умарта бирәчәк, дип саксызрак суз әйтеп ташладым
— И-и-и, авызыңа — бап да май!—диде Архипов —Анысы аның инде кортларның үз эше Кичә суык иде, тапшырган кырык күкәйнең өчесен генә кабул иттепәр Җылы кирәк, кояш! Ул чагында кортлар җанлана, куелган барлык күкәйләрне тәрбиягә апалар
— Бәлки көннәр җылынганны көтәргә кирәктер?—дидем мин —Вакыт җитәрлек, әле май башы гына бит.
— Умарталыкта вакыт акчадан да кыйммәтрәк Егерменче майда корт аналары чыгачак, ул кеннс оч ана чыга, аннары икенче көнне—тагын биш. аннары конвейердагы кебек чыгыл торачак умарта саен — унар, унбишәр Һәрбер корт анасы — тагын бер умарта, тагын бер корт иле Өч айдан бер корт күче 150—200 сум табыш бирәчәк Ялкауланырга ярамый!
Башка умарталыкларда бу чорда әле тынлык Умартачыларга язгы көндә артык эш юк. алар рамнар ясый, буш умарталарны төзәтә Ә Яковка чуннегендө аи буе корт аналары үстерәләр Бу чорда бик уяу булу кирәк Вакытны кулдан ычкындырырга ярамый Бөр корт анасына башкаларыннан алда «туу. җитә, ояда ярышу дигән боек закон гамәлгә керә. Бер тәхеттә ике патшабикә утыра апмый. Үтерешәләр Үтереш-кырышларны булдырмас өчен пичәтлоигән бишекләрне тимерчыбык читлекләргә урнаштыра-
Соңгы елларда умартачылыктан күңел кайту, зарланулар күбәя башлады Умарта тоту чыгымнарны капламый, диләр Нилектән соң бопай’
Беренчедән, химикатлар бик күбәйде Икенчедән, урманнар бетә, болыннарны серел ташлыйлар, бал җыяр очен кортларга әллә ничә чакрымга очарга туры килә Күмер әчелеге газының да зыяны, мөгаен, тия торгандыр, ул бит элпә булып, Җир шарын томалый, һава агымына, кояш нурлары үтеп керүгә комачаулый Башкаларга килгән бәпа-казапар «Таң. колхозындагы Архипоалар умарталыгын да читтә калдырмыйлар Әмма анарның кон үтсенгә түгел, булсынга эшләүләре әйбәт нәтиҗәләр бирә
Май ахырында ана кортлар бишекләреннән чыга башлый Бу инде табыш Инде колхоз кассасына акча кило башлый Суык чорда, әле бап җыелмый торган дәвердә Бер ивз яшь ана корт, яки корт анасы Архилоепарның үз умарталыгында калган Бер иез яңа умарта, яңа корт иле булачак дигән сүз! Бал җыясы көннәр килеп җиткәндә, ул корт күчләре инде буын ныгытып өлгерәләр, апарны йә бал җыидыртырга йә сатып җибәрергә була, колхоз моңардан табышын арттыра Июнь башында Архиповпар умар галыгыннан колхоз кассасына 4080 сум акча кергән Андый табышны алу өчен дәүләткә бер тонна бал тапшырырга кирәк Бер тонна бал — бер умарталыкның уртача бер еллык табышы
Корт аналарын үстерүдә ун-унбиш умарта эшпәгән калганнарын бап җыюга әзерләгәннәр Икенче табыш —6950 сумны Архиповпар умарталыгы бер йөз яшь күч сатудан алганнар, боларны инде яшь ана үстергән һәр яшь күч колхозга 70 сум табыш китергән. Кезгә кергәндә умарталардан 665 килограмм бап суыртканнар 98 килограмм балавыз эретеп куйганнар Ел азагында бухгалтериядә Архипов белән Якимовның хезмәт хаклары 5763 сум 46 тиен чыга Рәхим итеп алыгыз'
— Умартачы акчаны үзе таба,—диде миңа «Таң. колхозы рәисе Зәйнулла Һәдиуп- пнн,— Бап кортларын эшләтә балу кирәк!
Колхозда чәчүлек җирләре күл түгеллеген ейткен идем инде: биш мең гектарлап. Шөгыльләре— иген игү. ит. сет җитештерү, бәрәңге. бал җыю Серел ташланган җирләрдәй тыш колхоз кырларымда беркадәрле дәүләт урманы торып калган Әнә шул урман кишәрлекләренең кояшлы аланнарында колхоз үзенең алты умарталыгын тота 900 баш умарта' **’ "
Газета хәбәрчесе булып күп җиргә барып чыкканым бар Барысыннан да бигрәк минем исемдә «Таң- колхозы умарталыгы торып калды. Урманнары — катнаш урман: наен, юкә. имән аралашып үсә. Әмма аеруча истә калганы — кешеләре. Эшне яратыл, җаваплылык тоеп башкаручылар. Себер якларыннан бер мисал китерим. Красноярск краеның Бапахтин районында «Кипрейный» дигән махсус умартачылык бар Унберенче бишьеллыкта 3 мең баш умартадан 1063 яшь корт күче сатканнар Ә бит безнең «Таң» колхозы умартачылары ике ел эчендә шуның хәтле корт күче сатып. 25 мең сум табыш алдылар «Таң» колхозында бер умарта 50 сум табыш китерә, «Кипрейный»да — 2 сум 50 тиен. Ә күпме хуҗалыклар умартачылыктан бер тиен дә табыш ала алмыйча интегә. Димәк, тырышмыйлар. эшли белмиләр, эшләргә теләмиләр.
һади/лпин белән бал җыю мәсьәләсендә әңгәмә корып, бәхәс ачып җибәрдек. Нык холыклы, талкыр, уйлап эш итә торган бу җитәкче — дәүләттән алган бурычлар исәбенә яши торган кеше түгел. Хуҗалыкны ул эшнең үз исәбенә алып бара. Бап кортларын да ярата ул. дөресрәге — аңлый, аларга ихтирам белән карый. Бригадир чагында үзе до берничә баш умарта тоткан, файдасын да күргән, җанына ләззәт тә алган.
Мамадыш корт караучыларының даны бөтен илгә билгеле. «Пчеловодство» журналы да, Мамадыш умартачыларының хезмәтенә багышлап зур мәкалә бастырып чыгарды Райондагы ун мең баш умартадан ел саен биш мең күч үстереп сатуларын да яздылар анда. Менә шуннан соң Вятка белән Кама суы кушылган якларга хатлар ява башлады. Эш тәҗрибәсе бедән уртаклашуны, бал кортларының холыкларын өйрәтүне, салкын якларда яши торган эшче кортлар җибәрүне үтенеп сорыйпар.
Һадиуплин минем алга кочагы белән хат чыгарып салды. Без аларны икәүләп укырга тотындык. Дөресрәге мин укыдым, һадиуплин аңлатма бирел барды. Менә Себердән килгән хат:
«Красноярск шәһәренең Умартачылар җәмгыяте Сездән үтенеп сорый: 10—15 данә яңа корт күче, шул ук күләмдә корт аналары җибәрә алмассызмы?»
— Карале син боларны! Себерде умартачылыкны нинди хәлгә калдырганнар Берничә корт анасы, яки яңа күч алыр эчен җир читенә барырга әзерләр Тайгада нинди генә чәчәк юн — берни майтара алмыйлар
«Сездән корт аналарын 1988 елның июнендә сатып алырга мөмкинме? А. Попов, Оса шәһәре, Пермь өлкәсе»
— Мөмкин Ай башында килсәләр, алырлар.
«Хөрмәтле колхоз рәисе! Базарда бездә бап бик начар, әллә нәрсәләр кушып саталар. кибетләрдә — юк. Сезгә 55 сум акча җибәрдек, мөмкин булса, бап озатыгыз әле!
Ю Дрягина. пенсионер. Майкоп шәһәре, Краснодар крае»
— Көньякта бал булмасын инде, ә? Ышануы кыен. Сыйфаты хакында әйтелгән сүз дә сәер Имеш-мимешләргә таянып язалар. Нинди генә бәлаләр якмыйлар умартачыларга' Әйтик, берсе шикәр сиробы өсти, шуңа кушып, барлык умартачыларны гаеплиләр.
«Зинһар, сүземне тыңлап бер оя бап корты җибәрегез. 75 сум акчаны сезгә кайчан салыйм? В. Заяц, Мәскәү шәһәре».
— Бу кеше, мөгаен, дилетанттыр, тәннәрен бал елгаларын төшендә күреп ята торгандыр Беренчедән, бер оядан түгел, ике оядан башларга кирәк, алар бер-берсенә ярдәм итәләр, икенчедән, бер күчнең 75 сум торганына инде—ун ел»
■Минем биш баш умартам бар, бал апа алганым юк. Шунлыктан мин корт анасы алырга булдым, һич югы — 3 данә. Бәясен әйтеп, инструктаж биреп, хат язсагыз иде.
Д Гаджиев, Дагестан».
— Сатарбыз Ләкин ул Гаджиевның балы барыбер булмаячак, ник дисәң, бал умартачының үзенә бәйле. .
Хатларның кызыклы бер ягы бар алар бап дөньясындагы проблемаларның, хәл ителмәгән мәсьәләләрнең күл булуын ачыклап тора.
Бап белән балавыз — Ресәй экспортының күптәнге малы. Чит илләр белән бу өлкәдәге сәүдә безнең өчен һәркайчан файдалы, мәгънәле булган. Умартаны һәр гаилә асрый алмаган, чөнки җитди эш, акыл таләп итә торган авыр эш ул. Шулай да илдә булган барлык умарталарны бүлеп карасаң, һәр крестьян гаиләсенә бер умарта туры килгән
Хәзер кимрәк, бап да кыйммәт, балга булган ихтыяҗ да нык артты. Бу урында Һади- уллинны тыңлап карыйк:
— Тормыш логикасыз була алмый,— ди ул. — Умарталар илдә азая төшсә дә, татлы ризык җитәрлек Бал кортларын хәзер кырларда шикәр чөгендере алмаштыра. Россия Федерациясендә генә дә аны 30 миллион тонна үстерәләр елга бер кешегә 50 кипо-
грамм татлы азык туры кипа. Әгер күмешкә куучылар булмаса, илде татлы азык җитәр ИМ—
Әмма шикәр белән бал — бер түгел, җир белән күк арасы Шикәр бирән авыруына китерә, диабет бугаздан апа, аңардан илдә ач миллион кеше җәфа чигә, авырулар саны ел саен 8—10 процент естело тора. Дәрес. бу. Америкага караганда, кимрәк, анда диабет белән 20 миллион кеше чирле. Ләкин ул статистика гына безгә тынычланырга ирек
Бал кирәк Бал кими. Сугыштан соң кырык елдан артык вакыт узды, илебез әле сугышка кадәрге балны җыя алганы юк Умарта кортларын кәрәз, агу, прополис, чачак серкәсе, сетлегән алу ечен, барыннан да бигрәк бакчалар җимеш бирсен, болыннарда лачән үссен эчен дә, димәк, илдә сет һәм ит күп булсын ечен дә үрчетәләр Менә сезгә бер сан бер корт күче елына. 40 тонна сет бирә. Әйе. әйе
Латвиядә рәсми мәгълүматлар шуны әйтеп тора; бер умарта 40 тонна сет бирә Ничек?
Әгәр умартапар җәй буе урман аланында гына торсалар, ул чагында файда урманга гына килә. Әгәр умарталарны клеверга алып чыксаң, люцернага, башкаларга — бер умарта күче 70 килограмм орлык җитештерә Ул орлык 10 гектарлы болынга чәчәргә җитә, ун гектар болын 10 сыерны туйдыра ала. ә Латвиядә бер сыер елына дүрт мең литр сет бирә Табигатьтә бар нәрсә дә бер-берсеиә бәйле Бап корты — ул орлык: орлык, болын —ул, болыннан терлек азыгы алына, ул сыердан сет савыла.
Умартачылык — чын мәгънәсендәге дару фабригы да әле ул. Чәчәк серкәсе генә дә ни тора! Татарстанда, бик тырышсаң, ел саен 250 тонна чәчәк серкәсе җыярга, аны бал белән бергә кушарга, дару таблеткалары ясарга, кондитер фабригында шифалы ризыклар чыгарырга була. Миллион сумнар файда киләчәк моннан, ләкин кондитерлар да. кооператорлар да, гомумән, Дәүләт агропромы да моның белән шәгыльләнергә теләмиләр, умарталыкларда чәчәк серкәсен ташлыйлар. Рамнарны гына боза ул. бал җыярга комачаулый, диләр
«Таң» колхозы рәисе Һадиуллии:
— Безнең колхозның бал кортлары, бер умартага 25 килограммнан исәпләсәң, елына 20 тонна «корт икмәге» алып кайта. Әгәр шуиың уннан бер элешен генә сатсаң да. әстемә 50 мең сум табыш алып булыр иде, ләкин аны алучы бармыни?—дип офтанып
Умартачылыктагы мондый бәлаләрдән котылу ечен балга һәм чәчәк серкәсенә дәүләт заказы бирү практикасын үзгәртү дә кирәктер Умарта тоткан колхоз-совхозларга заказ бирәләр, тотмаганнарына — бирмиләр Нәрсәгә нигезләнеп зшленә бу — аңлау кыен. Башкортстан белән Татарстан — күршеләр, урман-кырлардагы нектар запасы да, умарталык лардагы кортлар күче дә бер үк түгел, заказ исә — икесенә бер — 600 тонна. Умарталыкларның түгел, бакчаларның, болыннарның, урманнарның, иген кырларының бап бирү мәмкнилеген исәпләп чыгарырга кирәк. Әгәр кырда кара бодай бар икән, аның һәр гектары 70 килограмм бал бирә ала. юкә урманының һәр гектары бер тонна нәктар бүпеп чыгара.
Инде махсус хуҗалыклар тезегөн булып, бал кортларының башын әйләндерә башладылар 350 махсус хуҗалык бал кортлары күчен арттырмады, ә бу зшке зыянын сап ды Соңгы ун епда Татарстанда умартапар саны 34 меңгә кимеде Бал җитештерү буенча дан алган Башкортстанның да дәрәҗәсе тештә, е бит ул — нинди медальләр хуҗасы! Аида хәзер 200 дан артык колхоз һәм совхозның умарталыклары юк Күңелсезрәк хәл шул: баллы Башкортстандагы колхозлар алдынгы механизаторларын, савымчыларын, сабый балаларын бал белән сыйлый алмый.
һадиуллии әйтә
— Колхозда умартачылык булмаса, колхозчылар да умарта асраудан туктый, алар бор-берсенә нык бәйләнгән,—ди — безнең колхоздагы 900 баш умартага ияреп, колхоз агайлары да бал корты асрый, йорт саен — бер ярым умарта.
Узган елны икмек уңмады, бәрәңге дә әп лени кинәндермәде Утыз биш ел колхозны җитәкләү дәверендә бик кыен хәлдә торып калдым. Банкка барырга микәнни инде, куп сузып, теләнеп барырга? Оят, билләһи! Менә шунда бетен колхозны умартачылар коткарды: алты умарталык 111 мең сум табыш китерде!
«Таң. колхозының зш нәтиҗәләрен күршедәге «Яңалык» колхозы умартачыларының зш нәтиҗәләре белән чагыштырам «Таң» колхозы умартачылары да тырышлар, әмма алар «Яңалык» колхозы умарталыгын алып баручы Татьяна Козаковадан калышалар Аида узган елны Рәсәй семинары уздырдылар Белгечләрне Татьяна Казакова умарталыгына алып килделәр Ул 150 баш умарта карый Бер җәйдә ул 250 яңа күч сата, бер тонна бал суырта. 3 мең данә корт анасы үстерә Колхозга шул 150 умартадан 25 моң сум саф табыш бирә, үзе айга 850 сум акча ала Академик хәтле! «Яңалык, зур колхоз түгел, барлыгы бер миллион 200 мең сумлык продукция җитештерә, шуның 250 меңен 800 баш умарта бирә, һәр умартадан 236 сум.
Автор Бап бик татлы ризык булса да. бездәге колхоз-совхозләрның яртысы умарта асрамый, бәлки моның объектив сәбәпләре бардыр?
һадиуллии. Барысы да зшне оештыра белүгә бәйле Табигать никадәрле нектар бүпеп утыра! Ә умарталыкларны махсус хуҗалыкларга тапшыралар, варроатоздан зарпа-
налар, иң ансаты — бал җыю планыннан азат ителер Ичмасам, аерым хуҗалыкларда үрчетсеннәр умарталарны?..
Автор Крестьянга дәүләт заказы тешерә алмыйсың бит?!
һадиуллин Шәхси хуҗалыктагы умартачыларга бал тапшыруны мәҗбүри куймаска, аны кызыксындырырга кирәк. Корт асраучыларга мөнәсәбәтне үзгәртү меһнм. Аларга ихтирам белән карарга иде? Илдәге балның дүрттән эчен һәвәскәр умартачылар бирә
Бакчачыларга, игенчеләргә, яшелчә үстерүчеләргә килгән табыш, бал җыючыларга караганда, 140 мәртәбә артыграк. Кушма Штатларда умартачыларның табышы 40 миллион доллар, ә фермерларныкы — 6 миллиард! Умартачыларның бап мичкәсенә көнләшеп караганчы, бу өлкәгә игътибар итмичә, нихәтле табышны югалтканыбызны санап карарга иде! Әйтик, берәү бал корты асрый икән, нигә аңа түләмәскә'! Агачларны, җиләк-җимеш түтәлләрен, кыярларны серкәпәндерүче бап кортлары ничәмә-ничә чакрым җиргә хезмәт күрсәтәләр ич?!
Бал кортлары үрчетү хакында Дәүләт законы кабул итү кирәк Бөтен дәүләт ечен бер көчле фәрман бу тармакны һәр яклап үстерү чараларын күздә тотарга, умартачылыктан алынган барлык байлыкны дөрес файдалану, һәвәскәрләргә түләү тәртипләрем булдыру, умартачылыкны бетергән өчен җәза бирү чараларын эшләргә кирәк. Шәһәр халкын да бу файдалы эшкә тартырга вакыт Өстәмә түләүләр законлаштырылса, бухгалтерлар акчага ябышып ятмаса, һәвәскәр умартачылык бик тиз алга китәр.
1987 елны Красноярск краеның «Нагорновский» совхозында булдым. Зур хуҗалык икән бу! Фермаларында—1250 баш сыер, 13 мең гектар чәчүлек җире бар Моңардан тыш сөрелми яткан тагын җиде мең гектар — болыннар, көтүлекләр, тайга иркенлеге— рәхәтләнсен бап кортлары! Бер люцерна гына да биредә 500 гектар чәчелә. Үләнне яңарту өчен орлыгы кирәк, чәчкене серкөләндермичә орлык алып булмый. Әмма совхоз директоры Николай Игнатенко безне таң калдырды:
— Умарталыкны бетерәбез,— ди.
— Сатасызмыни?
— Алучы табылса, сатабыз.
— Ник?
— Аларны асраудан ни мәгънә? Бап бирмипәр, чүннеккә килсәң, чагалар.
Аңлашылды. «Нагорновский» совхозының элекке умартачысы Сергей Пастухов белән без күршедәге «Белоярский» совхозында очраштык. Пастухов яшь әле, армиядән күптән түгел генә кайткан, күрә— умартачылык беткән. Корт ояларын кабат тергезергә мөмкин, әлбәттә, ләкин җитәкчелек каршы кипмәгән очракта гына. Бу юлы алай булып чыкмаган шул.
Әйтергә кирәк, «Белоярский» совхозында да бал кортлары әллә ни дәрәҗәле булмаган. бал сатуның җиде — нибары җиде!—центнер планын да үтәмәгәннәр Бәхеткә. «Белоярский» совхозына яңа директор килә — Николай Михайлович Яушев Элекке директордан аермалы буларак — хуҗалык эшендә моның үз принциплары Яшь умартачы Пастуховны ул якты чырай белән каршылый, механизаторлар, терлекчеләр белән бер рәттән аңа яңа коттедж бирдертә, бердәнбер таләбе шул — умартачылыктагы тәртипсез- лекпәрне бетерергә, бап сату планын үтәп кенә калмаска, эшчеләргә дә өлеш чыгарып, аларны да куандырырга.
Пастухов җиң сызганып керешә эшкә. Бал корты асраучыларның кануннарына капма-каршы килеп диярлек, яз җиткәнне көтмәс борын ук корт иле сатып ала, байтак ала ул аны. Әйбәт китә эше Пастуховның. Совхоз бал тапшыру планын да үти, эшчеләргә дә бал кала.
Без Пастуховны тайга уртасындагы чүннектән эзләп таптык.
Уп бап кортларын кышлауга кую хәстәре белән йөри иде. Узган атнада умарталар күчмә урыннарыннан кайтканнар — күченеп йерү тайга умарталыклары ечен сирәк хәл — кортлар ай буе донник үләнендә көн күргәннәр, балны, шөкер, әйбәт җыйганнар, совхоз икенче елын рәттән бап сату планын үтәп чыккан. Пастухов язга дип калдырган пичәтпәнгән авыр рамнарны күрсәтте безгә.
— Умартада азык булса, корт күче булыр, корт күче булса, балы да бупыр.
— Ә варроатоз? Ул зәһмәттән курыкмыйсызмы?
— Ә-ә-ә, Якобсон талпанын әйтәсездер? Донья гизеп йөри Үорган талпанны. Әгәр вакытын уздырып җибәрмәсәң, талпан куркыныч түгел.
Пастухов безне аллы-гөлле төсләргә бизәлгән умарталар арасыннан алып бара Аннары ул безгә битлекләр кидерде, бер умартаның капкачын ачты. Киндер капчык астында без утыз тиенлек пластмасса сабын савыты күрдек, аның капкачына ике яктан тишек тишелгән иде.
— Кырык-илле грамм кырмыска кислотасы — явыз талпанга каршы көрәшнең чарасы менә шул гына,— дип аңлатты безгә Пастухов, сабын савытыи ача-ача.— Бап җыйганнан соң, кәрәздәге күзәнәкләрдән бала кортлар чыгып беткәч, һәрбер ояга ике атнага шу-
шы кислотаны куеп чыгам- Бер мәртәбә кезен, икенчесендә язын Менә шуның белән варроатозның, ягъни таЛпанның көне бетә
Красноярск краенда мин үзем очен бер ачыш ясадым бал кортларына менәсәбәт аркылы авыл хуҗалыгы алга киткәнме, әллә туктап калганмы икәнне билгеләп була. Әнә Нагориовский совхозында директор умартачылыкка каршы төшкән, башка тармакларны күтәргән дип уйлыйсызмы? Бал корты төгәллек, җаваплылык, белеп эшләүне таләп итә Умартачылыкка кыек караган директорның башка тармакларында да тәртип юк, кешеләр эшкә эленке-салынкы йөриләр, ата ялкауга әйләнәләр
Красноярский крае бик зур. Мин «Кипрейный» совхозын сайлап алдым «Кипрейный» крайның теиьяк-кеибатышында. Красноярский краеның Кемерово, Томск өлкәләре белән кисешкән урынында. Тиэхтет, Енисей, Боготой, Пиров районнары. —болар төбәктәге бапның биштән дүрт өлешен җыеп бирәләр
«Кипрейный» бап совхозын 1965 елны оештырганнар. Зәңгәр дулкын булып җәелеп яткан үзәнлекләр кызыктырган җитәкчеләрне «Концентрация», «специализация» дигән яңалыклар кертелгән заманда, тирә-юньдәге колхоз-совхозпардан умарталарны җыеп алып, гигант махсус хуҗалык оештырганнар. Вакыт күп узган, умартачылык эше барып чыкмаган, чөнки бап алу технологиясен оештыра алмаганнар, кырларда тулышып торган нектар шул килеш калган, люцерна, эспарцет, клевер һәм карабодай кырларына, шау чәчәкле басуларга умарталарны күчереп куярга көчләреннән килмәгән, иренгәннәр, умартачылык алга китмәгән. Гигант хуҗалык коч-хәл белән сулыш апа. Умарталарны күчереп йертү үз җаена куелган, мең ярым умарта җәй буе бер урында тора. Кырларны серкәләндергән өчен, уңышны күтәргән ечен өстәмә түләү хакында колхоз-совхоэпар белән килешү юк
Красноярский крае илдә элек-электән бап җитештерүче иң күркәм як саналып килде. Беренче умартачы Социалистик Хезмәт Герое Дембо шушыннан чыккан кеше ич. Умартачылар җыенында бу якның осталары йөзләгән төрен күргәзмәгә куялар иде бап- иың. Кая киткән соң алар? Базарда хәзер боларның үз балы юк Мәсхәрә! Менә гамьсезлек, битарафлык, ялкаулык нинди хәлләргә китерел җиткерә'
Мин шундый ук диагнозны «Кипрейный» совхозы җитәкчеләренә һәм умарта караучыларына куяр идем. Умарта яратучылар Көнчыгыш Себердән Идел буйларына корт күче алырга барырга ниятләнеп йериләр, ә белгечләре йоклый, белгечләрен уятасы бар ■Кипрейный» совхозында, мәсәлән, оч мең умарта, шундый зур умарталыктан читкә нибары 200 корт күче бүлеп саталар, унбиш умартадан бер күч дигән сүз ич ул. Аз шул, бик аз!
Архипов умарталыгында язын үткәргән көннәремне искә тәшером, Вятка-Кама буйларын. Анда бит ел саен умарталарны икеләтә арттыралар, корт үрчетү ечен меңәр корт анасы үстерәләр «Яңалык»тагы Татьяна Казакова 150 баш умартадан ел саен 300 корт күче үрчетә.
Ә мин йоргән Себер киңлекләрендә, табигатьнең муллыгы ташыл торган урманнарда һәм болыннарда, бал кортлары очен табигать әзерләп биргән оҗмахта гамьсезлек, битарафлык тамыр җибәргән.
| Ипнең терпе төбәкләрендә бап җитештерү буенча 350 махсус хуҗалык бар. Алар Г 1988 елны илгә 78 мең тонна бап бирде, аны 300 миллион кешегә бүлсәң, берәр стакан тия. Кенгә бер грамм!
1988 елны Казанда үткәрелгән РСФСР семинарында мондый саннар әйтелде Россия авылларында умарталар нибарысы 3 миллион 700 мең оя калган Воронеж. Баш- кортстан, Пенза, Ярославль, Брянск — менә кемнәр киметкән умарталарны Блокнотымнан эзләп таптым: сиксәненче елларда Россия колхозларында һәм совхозларында 2 миллион 900 мең умарта калган. Вакыт бара тора, умарталар кими тора
Бор мәлне мин бап корты кунган чәчәк естеиә иелдем Зурайткыч пыяла аша караган идем, гаҗәеп бер күренешкә тап булдым Бал корты чәчәктән нектар суырыл алган чагында икенче бер эшне дә башкара икән канатларын туктаусыз җилпеп тора, әнә шул канат җилпүдән чәчәк серкәләре очып һавага күтәрелә һәм аларны җил бакча буйлап алып китә икән. Бер чәчәк миллион, миллиард серкә бирә ә бап корты, секундның күпмедер бер өлешендә, үзенең бал савытын тутырган арада, чәчәк тузаны эчендә кала. Бап кортын кәчпе канатлары алтмыш чакрым тизлектә очырткан чагында, серкә болыты тарала, җил белән тирә-юньгә очып китеп, бакча чәчәкләрен серкәпәндорә Серкәнең һәммәсе до очып бетми, бап кортының йентас тәненә ияреп кала, ә корт аларны арткы аяклары бепән тәненнән алып, махсус корзиненә тутыра, татпы нектарны һем серкәне умартага — балаларына азыкка да алып кайта
Табигатьтә она шупай бап корты белен чәчәкнең берлеге барлыкка килә. Бал кортлары булган җирдә бакчалар 40—50 процентка артыграк уңыш бирәләр, чиянең уңышы бермә-бер арта, карабодай басуының һәр гектарыннан 2—3 центнер артыграк уңыш җыел алына. Люцерна орлыгы бер центнерга арта, ә базарда аның бәясе 3 мең сум тора Кыскасы, агрономнар белән умартачыларның менәсәбәтсн тикшереп караганым булды, ә ул мөгамәлә чәчәк белән бал корты мегамәләсеннән нык аерыла шул. Кызганыч! Табигатьтә ныклы берлек, бер-берсен аңлау; умартачылар белән агрономнарда— киресенчә Бердәмлек тә, дуслык та юк. Алар, халыкча әйткәндә, этле-мәчеле яшиләр.
Бап кортларын акыллы җәмгыятьтә бал җыюдан бигрәк уңыш алу ечен үрчетәләр бит. Латвиянең умартачылык буенча зоотехнигы Лиля Бражинская миңа әйтте: бездә корт караучылар бап җыюда әлләни куандыра алмыйлар, ә менә сетне, майны, илдәге иң яхшы сырны, каймакны арттыруда аларның епешлөре зур,— диде ул.
— Иичек?—дидем мин гаҗәпләнеп.
— Балтик буенда кояшлы көннәргә караганда болытлы кеннәр күбрәк. Бу исә бап җыюны кыенлаштыра. Әмма безнең бап кортлары һәр умартага. 40 тонна сөт бирә.
— Сет савымчыларга, көтүчеләргә, зоотехникларга кирәк, ә умартачыларга аннан ни файда? Клеверның балы аз була, андый кырга умарталарны күчерүнең ни кызыгы бар?—дим.
— Умарталар бит бушлай күчерелми. Клеверны серкәләндергән өчен умарта башына— 60 сум. Аның чаклы акча алыр ечен дәүләткә 20 килограмм бап тапшырырга кирәк, уп хәтпе бапны бер умарта ике елда гына бирә ала. Балдан табыш биш йөз мең сум булса, серкәләндерүдән, чәчәк серкәсен сатудан, сетлегәннөн умартачылык өлкәсенә бер миллион ярым естәмә табыш килә.
Серкәләндергән өчен түпәү — умартачыларны ялкаулыктан коткара, аларны чын мәгънәсендәге инициативалы, булдыклы корт караучыларга әйләндерә. Бу хәзер эксперимент түгел, агрономнар белән умартачыларның эшлекле мөнәсәбәтләре, үзара килешеп эшләүләре
Умарта караучыга умартасын арендага алган ечен 60 сум түләү — ул инде акча, ә 70 килограмм клевер орлыгы (центнеры 3 мең сумнан), 40 тонна сет — дотациядән тыш 15 мең сум, ә ул акча түгелмени?!
Болай эшләгәндә, ике як та ота. Клевердан тыш бал кортларын график белән бакчаларда. люцернада, көнбагышта, рапста эшләтергә мөмкин, серкәләндергән ечен аларның һәркайсына аерым түләү каралган, кычкыртып талау түгеп, махсус прейскурант белән Эшне шулай оештырган сурәттә умартачылык үзен-үзе аклый, естөвенә — бап да җыела бит әле.
Шундый ук аңлашып эшләүне, бик сирәк булса да, үзебезнең Татарстанда да күргәнем бар. Чупрәпе районының Бауман исемендәге колхозында. Бер як басуда ак күбеккә баткан карабодай кырлары, икенче якта зәңгәр дулкын кагып утырган люцерна басулары, урталыкта шахмат тәртибендә урнаштырылган йөз баш умарта, умарталар арасында дүрт умартачы йери, һәвәскәрләр икән. Бу хәл мине кызыксындырып җибәрде Бардым яннарына, белештем. Умарталар күрше Ульяновск өлкәсеннән күчкән булып чыктылар. Ничек? Колхоз рәисе Рәмил Хисмәтов, күрәсең, булдыклы, акыллы кеше, исәпли белә торган, Упьяновскига умартачы энтузиастлар янына барган, чакырган. Күченеп килгән умартачыларга торыр өчен вагон, газ плитәсе биргәннәр, азык белән тәэмин иткәннәр, колхоз ашханәсенә беркеткәннәр Яши һәм эшли бирегез! 6 июньнән башлап канатлы агротехниклар басуларның уңышын күтәрәләр.
Икенче мисал да үзебезнең Татарстаннан, Буа районының «Искра* колхозыннан Әлеге колхоз зур, ил һәм дөнья күләмендә атаклы. Аны атаклы иткән нәрсә — карабодай Башка агрономнар карабодайны бик өнәп бетермиләр, мәшәкате күп. янәсе, файдасы әлләни түгеп. «Искра* колхозы рәисе, СССР халык депутаты. Югары Совет әгъзасы Мөхәррәм Мехәммәтҗанов карабодай мәсьәләсендә башкачарак фикердә. Соңгы унбиш ел эчендә әлеге колхоз карабодайдан 17 шәр центнер уңыш ала. «И<^кра» колхозында мин еш булам, карабодай чәчәк аткан чакка туры килсәм, аеруча сәенәм. Без Мехәммәтҗанов белән уй-фикерләребезне уртага салып сөйләшә апабыз. Бервакыт мин әйттем аңа «Карале, Мөхәррәм туган, карабодай басуыңның бу башына да бер йөз умарта куясыңмы?» — дидем. Мехәммәтҗановның минем сүзгә әлләни исе китмәде: карабодай басуының икенче башына кортлар авылдан киләләр, дип сүзен бетерде. Мин каршы төштем. «Авыл ерак, өч чакрымнан ары булса, бал корты анда бармый, ник дисәң, кире әйләнеп кайткан чакта ул алган нектар «янып» бетә»
Ләкин минем киңәш рәис күңелендә яклау талмады Шулай да кезен карабодайны ике алым белән суктырдылар. Ерак почмагыннан—12 центнер (карабодай өчен бу табигый уңыш!), ә кортлар эшкәрткән ягыннан 32 центнер чыккан Карабодайның бер центнерын дәүләт 90 сумга ала Һәр гектардан күлме артык акча алына дигән сүз?! 800 сум. Бап корты әнә нәрсәләр булдыра!
Кайберәүләр арифметиканы саннар дип кенә карый, Мехәммәтҗанов ечен арифметика— төгәл исәпләү чыганагы. Икенче бер килүемдә уп мине карабодай басуының аргы башына алып барды Тәки китергән бит умарталарны, Ульяновск елкәсеннәи, аерым
хуҗалыклардагы умарталарны китергән. Умартачыларга — бал, умарта башына ун сум акчалата, • колхозга мул уңыш!
Укучыда сорау тууы мвмкин: колхоз кассасы шундый акча чыгымнарына ничек тузе икон соң! Умарта башына кырда чакта акчалата ун сум. естәвенә әле кышларга калдыру да колхоз исебене эшленеле. «Искра* моңардан белеп бетмәсме! Колхоз ел саен бер миллион чамасы табыш ала. Карабодайдан гына түгел — иттән, сеттан, икмәктән. Табигатьнең файдалы якларын күрә белгәнгә, аңардан хуҗаларча файдалана белгенгә табыш ала «Искра* колхозы.
Уңышны мул итеп җыеп алуда бал кортларын кыш коне дә файдаланып була. Бу юлы мисалны Казан янындагы «Майский» совхозыннан алырбыз 44 гектарлы яшелчә теплицасына олеге совхоз 900 умарта һем !2 умартачы тота. Гадеттә умарталарны урман аланында асрыйлар, теплица кызлары ойткәч, алармы бирегә китерәләр. Яшелчә үстерүчеләр корт караучыларның теплицага «ялкау» кортларны китермәүләрен таләп итәләр. Бап кортларының ялкау түгеллеге җыелган уңышка карал билгеләнә Теплицага куелган һәр умарта очен корт караучыларга 40 сум күчерелә Шуның остәвенә — күпме бал да, күпме балавыз! Умартачылар хәлсез умарта китермәсен, кортлар ялкауланмасын, бер генә чәчәк тә кысыр калмасын эчен кыярның центнеры саен умартачыларга янә до 64 тиен акча каралган.
Умартачыларның кондәлек чыгымнары: эш корапы, эш киеме, шикәр, аксым азыгы,— барысы да бап кортлары «тапкан» шушы акчадан тотыла. Теплицаларда нектар аз эшче кортлар бик тиз хәлсезләнә, шунлыктан умартачылар яңа корт күчләре сатып алырга да мәҗбүрләр, бер күч 250—300 сум тора Шулай булгач, хуҗалык исәбе кызык очен генә кертелми, аны тормыш үзе таләп итә Әгәр умартачыларны эшләп алган табыш канәгатьләндерә икән, алар шуңа яши алалар икән,— бу эш алар очен файдалы, чонки кергән акча чыгымнарга тотылып бетмәсе, артыгы хезмәт хакы булып кала Мәсәлән, сигезенче цех умартачылары Илдус Хесәенов белән Менир Китаевка кортлары бал җыйган очен 25 мең сум язганнар. Барлык чыгымнарны исәпләгәч, аванстан тыш, умартачылар 5807 сум акча алдылар
— Кортлар ялкауланмасын очон корт караучының ифрат тырыш булуы кирәк,— ди совхоз умартачыларының бригадир-арендаторы Анатолий Каменщиков. — Умартачы продукцияне күбрәк алырга, акчаны азрак туздырырга тиеш Кышын эш шактый авыр кортлар бик сизгер алар, кояш җылытмый, теплицаларда ясалма яктылык, остәмә азын бирергә туры килә. Әгәр умарта күче хәлсезләнә икән, хәлсозләреи алып, кочлерәкпәрен китерәбез. Яңа корт күчә сатып алу — акча күбрәк шуңа китә, бер елга 50 мең сум акча тотыла аңа. Элеккерәк елларны читтән очәр йоэ корт күче алырга туры килә иде. хәзер үзебез үрчетәбез
— 1989 елны 44 гектарлык теплицадан 12 мең 600 тонна яшелчә саттык,— ди «Майский» совхозы директоры Илшат Ганиев. — Кыярны шундый күп үстердек, хәтта кибетләрдә алмый башладылар, хәзер помидор үстерүне арттырдык. Табышиы 5 миллион сумлык ител планлаштырдык, ә 2 миллионга артыграк алдын. Бюджет белән исәп-хисапны оздек, башка түләүләрне дә бетердек, 4 миллион сум үзебезгә калды. Теплицаларны зурайтабыз, кабак икрасы ясау буенча технология булдырабыз 900 мең сум — торак тезелешенә, 200 мең сум мәктәп салырга тотылачак
Нәтиҗә ясап карыйк: уңыш үстерүнең серләре химия белән генә бәйләнмәгән, агрономнар үсемлекләргә агулы нитрат тутыра торган ашламаларны бап кортлары бик әйбәт алыштыра апа
Бал кортлары җыйган чәчәк серкәләре (халыкта аны «корт ипие, дип тә йертәләр) кеше сәламәтлеген ныгытуда шулай ук бик файдалы Латвиядә, мәсәлән, чәчән серкәсен кабул итү очен махсус кибетләр ачылган Хакы ныклы — килограммына 20 сум
Кортлар андый серкәне язын ук җыя башлый. Аны кәрәз күзәнәкләренең тобеиә сала да, естен бал белән күмеп куя! Чәчәк серкәсе булмаса, корт күче үсми, бетә Менә шул хәлләрне ейрәнеп, тикшереп яши торгач, чәчәк серкәсенең серләре ачыла башлаган. Бу бертеклордә менә нәрсәләр барлыгы билгеле аскорбин кислотасы, аневрин, рибофлавин, пиридоксин, биотин, каротин, кальциферол, токоферол, рутин Аинары азыкны эшкәртергә ярдом итә торган ферментлар китә. Чәчәк серкәсендә галимнәр махсус матдәләр, мәсәлән, хатын-кызлар гормоны эстрон барлыгын ачтылар Болардан тыш чәчәк серкәсендә магний, калий, бакыр, кремний, фосфор, күкерт, хлор, титан, марганец, барий, комеш, алтын, палладий, вольфрам, кадмий, стронций бар Медиклар әле шушы конгә тикле бу серле серкәләрнең кәшә организмына нинди йогынты ясавын ачыклап бетерә алмыйлар, әмма файдасының барлыгы инде исбат итолде
Белгечләр бер умартадан биш кило чәчәк серкәсе алырга мвмкин дип исәплиләр Латвиядә чәчәк серкәсен киптерәләр, ваклыйлар, уалар, банкаларга тутыралар, пакетларга, таблетка итәләр, брикот ясыйлар Тартмаларда, капчыкларда күпләп сатып алучыларга— колхоэ-совхоэпарга. кондитерларга, парфюмерларга, фармацевтика фабрикала
рына озаталар
Кызганыч ки, Латвиядәге хәлне башка республикаларда очратырга туры килмаде. Казанның атаклы «Заря» кондитер берлашмасе генераль директоры Зураб Ильяс улы Хабупавадан сорадым: нишләп, мин айтам, татлы ризыкларыгызга шифалы нәрсәләр салмыйсыз? «Андый хәлләрне минем ишеткәнем юк, чәчәк серкәсен үз гомеремдә күргәнем дә булмады»,— дип җавап бирде Хабулава
Тиргәнә-тиргәне арып беткәч. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск. Алабуга кебек кыяр-помидор белән тәэмин итүче «Весенний» совхозын ягымлы сүзләр белән иска апасы килә. Бу совхозның утыз гектарлы теплицасында кыяр февраль аенда ук опгерә, аннары помидор кызарып пешә, укроп, селдерей, салат яшелләнеп балкып утыра. Барлыгы утыз гектарлык биредәге теплица, ә уңышны ул шундый да күп бирә, кая куярга белми аптырый башлыйлар.
— Кышын үстергән яшелчәләр һәм витаминлы үләннәр бик күп кеч таләп итә,— ди совхоз директоры Равип Нәҗметдинов.— һәр квадрат метрдан без 32 кило азык алабыз, ә Диләрә Тимергалиева звеносы уңышны 50 килога җиткерә. Планнан тыш керем 6 миллион булачак. Теплицалар эчен 600 баш умарта тотабыз. Аларны ашатырга татлы серкәне Латвиядән алып кайтабыз.
— Шул хәтле ерактанмы? Татарстанда бал кортлары Латвиягә караганда күбрәк бит?
— Безнең умартачылар ялкау. Безнекеләр белән килешкәнче Баптик буеннан алып кайту җиңелрәк.
Баштарак мин «ялкау» сүзен үзебезнең Татарстан умартачыларына гына кайтарып калдырмакчы идем, тикшерә-өйрәнә торгач, шундый ук ялкаупык-битарафпыкның бетен илгә хас булуын күрдем.
Безнең илебездә умартачылыкның үзенчәлеге шунда: һәвәскәр умартачылар җәмәгать умәртачыларыннан алдарак эш йөртәләр.
Эчүчелеккә һәм алкоголизмга каршы керәш кампаниясенә кадәр илдә барлыгы 8 миллион чамасы умарта бар иде. Шуның 5 миллионын шәхси хуҗалыкпардагы умарталар тәшкил итте. Җәмәгать умартапыкларында бер умартадан 7—8 килограмм бап алып килделәр, шәхси хуҗалыкларда бу сан икеләтә-ечпәтә артык.
Башкортстанның бәрәкәтле җире гомер-гомергә бап ягыннан дан тотып килде. Апарның абруен өч медаль тагын да ныгыта теште, соңгысы апарга 1971 елны Мәскәүдә Халыкара конгресста тапшырылды. Әйе, медальләре артты, әмма корт күчләре артмый, табигыйдер ки, шулай булгач бал җыю да артмый. Революциядән соңгы 17 ел эчендә колхоз һәм совхозларда 221 мең баш умарта була, бу сугыш алдыннан диген сүз. Аннары тагын 50 ел, ярты гасыр вакыт узды. Җәмәгать секторында умарталарның саны икеләтә кимеде—120 меңгә калды. Әгәр шәхси хуҗалыкпардагы умарталарны алып карасак, апарның саны 103 меңнән 210 мең башка җитә. Инде җәмәгать секторындагы белән шәхси хуҗалыкларныкын бергә китереп кушсак, ул буладыр — 330 мең. Инде революциягә кадәрге 571 мең белән хәзерге 330 меңне янәшә куеп карасак, аерма шактый зур булып чыга бит. Моны аңлау мөмкин түгел. Башкортстан кибетләрендә үз балларын түгел. Урта Азиядән, Ерак Көнчыгыштан, Кавказдан һәм башка төбәкләрдән китергән бапны саталар. Әгәр сезгә өч медаль һәм Салават батыр сурәте төшкән, бик матур савытка салынган бал тәкъдим итәләр икән, моиың әле башкорт урманнарыннан җыелган бал булуына бигүк ышанырга ярамый. Урындагы кооператорлар конвейердан аның савытын гына чыгарганнар, эченә башка яклардан кигергән бапны тутыралар. Башка яклардан китерелгән бап начардыр дип әйтергә теләмим мин, башкорт дусларның дан тоткан һөнәрләренә игътибар бетә барганлыгын гына үкенү белән искәреп узам
Авылда хәзер халыкның өчтән бере яши. Белгечләр әйтә, ике меңенче елга 15—20 процент калыр, диләр Әгәр хәзерге кебек ун йортның берсе умарта асрый торган булса, шуларның егермедән берсе генә корт үрчетсә, бал җыюның киләчәге бик сөенечле түгеп. Шикәр диабетының элмәге безне тагын да ныграк кысып алмагае...
Бап елдан ел кыйбатлана, мин бу очеркларны язган чакта, моннан бер ел эләк кенә Казан базарында килосы ун сум иде, инде, карыйсың — егерме биш-утыз сумга менгән. Балның кадерен белүчеләр бап сатучылар янына киләләр дә. бәясен ишеткәч: «Адәм баласының ояты бөтенләй калмады!» — дип тиргәнеп китәләр. Мине бер нәрсә аптырауда калдыра: бензин кыйбатланган өчен нефтьчеләрне тиргәмиләр, бүрек кыйбат булган өчен бүрек тегүчеләргә дә ачуланмыйлар. Нилектән умартачыларны гына, бап кыйбатланган өчен, тиргәп китәләр? Чөнки бал хәзерләүче белән бап алучы күзгә-күз очраша, барлык нәрсәнең кыйбатлануына ачуы кабарып йөргән адәм баласы күңелендә җыелган зәһәр ачуын умартачы естенә чыгарып аудара. Бал нилектән кыйбат? Бал сатучы шулай теләгәнгәме? Һич! Илдә, республикада, төбәктә, авылда елдан-ел кими барганга күрә кыйбатлана бап.
Бап кортлары турымда куп язалар. Андый кәгазьләр, шигъри багышлаулар, фәлсәфи трактатлар саиыича арта торган булса, без инде балны кая куярга белми интегер идек Әмма яшъ Советлар иленең башлыгы В. И. Ленин тарафыннан тезелгән, мул куелган документ минем ечен ачыш булды
Илда ачлык, сугыш афәте барган 1919 елны Ленин умартачылыкка карата ифрат дәрәҗәдә кайгыртучаи документка кул куйган. Аңарда мена нинди курсатмәлар бар
<1 Умәртача!лыкка шәхси хезмәтеңме әни гаилә әгазалара!на!ң хезмәтен салганда, нинди дә булса норма кую — умарталыкның күләме агымнан да. умарталар сейм ягагннан да — чикләү тыела.
2. Кортларны туйдыру әчем әзерләнә торган балга чик кую, нинди генә күрсәтмәләр булуга карамастан, һичшиксез, тыела.
3. бу карарны бозуда гаепле кешеләр РСФСР законнары буенча җавапка тартылачаклар
4. Урындагы яластълар бу карарга каршы килә торган карарлар чыгарсалар алар туктатыла
5. Умартачыны күчерү һәм аңа яңа участоклар бирү, яңа урыннарга күченү буенча һәр терле чикләнүләр тыела*.
Имза: Халык комиссарлар*! советы ранее — В. И. Улаянов-Ленин, Мәскәү, Кремла, 1919 ел.
Бүгенге башбаштаклыклар белән чагыштырып карар ечен дип китердем мин бу карарны
Бер җәйдә бер умарта йәз килограммга хәтле бал җыя ала. Кеше барлык кәрәзне дә алып бетерми. Уртача исәл белән умартачы бор умартадан җиде-сигез-ун килограмм гына бап сыга. Әле аннан соң да кортларга естәмә ризык кирәк
Менә шундый хәлне күз алдына китерегез. Апрельдә, майда, июньдә кортларның үрчү инстинкты кузгалган чак. Корт күче ишәя, аларны туйдырырга, җылытырга кирәк Берничә кенгә түзә әле умарта күче, запас азыгын ашый, шул берничә кендә генә дә аңа ун-унбиш килограмм бап кирәк була Әгәр азык аз икән, корт анасы бала үрчетүдән туктый. Корт күче әзер күкәйләрне дә урамга чыгарыл ташлый башлый Тагын берничә кенгә генә сузылсын суыкпар — корт күчендә ачлык башлана, гаиләгә һәлакәт килә
Әнә шул чагында умартачылар бирәләр дә инде шикәрне Шикәр бирүнең икенче вакыты — августта, сентябрьдә Балны инде суыртып алган булалар, умартаның стеналары буенда азык запасы калдырылган, уртасында буш рамнар тезелеп тора Апарын кортлар кышлыкка ризык белен тутырып куярга тиешләр Әмма ул чакта инде нектар юк, җәй узып бара, кезен балны каян аласың. Акыллы умартачы әнә шул чагында буш рамнарны истә тотып, биш-апты килограмм шикәр бирә, корт гаиләсе шул шикәр белән кыш буе торып чыга апа
Ниге әле без шикәр суы турында бик күп сейлибез? Беренчедән, умартачыларны әшәке гайбәттән коткару ечен Икенчедән, остама азык кортларны һәлакәттән саклап капа бит Әмма бүген шикәр юк, кортларга талон да бирелми Нишләргә' Бу хакта бор кыйсса тыңлагыз!
Кабарда-Балкарнядәге һәвәскәр умартачыларының җитәкчесе Павел Васильевич Лях, кечерәк түрәләрне йероп чыкканнан соң, дәүләт агропром рәисе Бражниковиа хат яза. Хатында ул 60 тонна шикәр сорап кына капмаган, үз ягыннан тәкъдимнәр дә әйткән Һәвәскәр умартачылар кооперация аркылы 82—90 тонна бап, 3 мең корт күче сата. Алга таба бап сатуны 300 тоннага, корт күчен 8—10 меңгә җиткерергә мемкииле- ген аңпата. Соңыннан, кортларны туйдыру ечен, шикәр сорый ул
Тик аның хаты кеткәй нәтиҗәне бирми Павел Васильевич Лях картаймыш кәнендә Мәскеүгә — илебезнең башкаласына юл тота Аның максаты — хат калдырып китү генә түгел, СССР Министрлар Советы рәисе Н. И Рыжковның үзе белән кара-каршы утырып сейпәшү
Башта һәммәсе дә ипле генә килеп чыга. Җай гына сораша-сораша, умартачы агаебыз эчкерәк үтә бирә Максатына җитәм дигәндә генә туктаталар аны Кая? Ник? Кем чакырды? Аппаратчылар тавышларын күтәребрәк, кискенрәк итеп аңпатырга тотыналар Әнә шуп озаклап аңлату ярдәм итә дә инде аңа' Ляхны кайсы кабинетка кертергә, дип торганда, Николай Иванович Рыжков үзе килеп чыга
— Ни булды?—дип сорый ул бәхәсләшүчолордән
Лях каушамый, теп-тогәп һәм кып-кыскә итеп йомышын аңлатып бирә Ул да рәис ләбаса! Тик ул Совмин рәисе түгел, һәвәскәр умартачылар җәмгыяте рәисе, хекүмәт башлыгын ул бал кортлары әчән шикәр сорал борчырга мәҗбүр
Н Рыжков мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк таба
— Нәрсә, үз республикагызда хәл итмиләрмени мәсьәләне?
— Хәл итсәләр, нигә мин шул хәтле ерак кузгалыйм, ди?
— Яхшы, барыгыз, еегеэгә кайтыгыз, җавап алырсыз.
Нәкъ сигез коннән Ляхны Кабарда-Бапкария автономияле республикасының Министрлар Советына чакырып алалар.
— Мәскәүгә шикәр турында яздыгызмы?
— Язмадым. Николай Иванович Рыжковка үзем бардым.
Умартачы карт алдына менә шушындый кәгазь чыгарып салалар.
«РСФСР дәүләт агропромы куллану ечен сезгә РСФСР Министрлар Советының 1988 елның 29 августында (№ 11129-2-42) һәвәскәр умартачыларга бап кортларын ашату ечен шикәр бирү турындагы хатын җибәрә
Автономияле республикаларның Министрлар Советлары, крайларның, өлкәләрнең, шәһәрләрнең, районнарның башкарма комитетлары. умартачылар җәмгыяте таләбе белән һәвәскәр умартачыларга умарта башына 10 килограмм исәбеннән, шикәр сатарга рөхсәт итә».
Хатны мин сөйләгән вакыйгамның дереспеген әйтер өчен генә китермәдем, һәвәскәр умартачылар шикәргә интеккән чакта нәрсәгә таянып шикәр алырга икәнен дә. аның ечен кемгә рәхмәт әйтергә кирәк икәнен дә белеп торсыннар, дип күчереп яздым.
Тик, кызганыч, хөкүмәт башлыгының әмерен бетен җирдә дә үтәргә җыенып тормыйлар икән.
1989 елның җәендә мин Татарстанның йезәр, йөз иллешәр баш умарта тоткан колхоз-совхоз чүннекләрендә йереп чыктым. Август ае Нәкъ шуп чагында кышкылыкка күпме бап калдырырга икәнен билгелиләр. Әмма умартачылар аптырашта иде Алар сәүдә оешмаларының күпме шикәр бирәчәген аермачык кына белмиләр. Әгәр бирәләр икән, умарталарның һәркайсыннан әле тагын бишәр килограмм бал алып чыгарга була. Йөз мең умартадан бу — биш йөз тонна диген сүз Республиканың еллык планы Бирмиләр икәи, балны кортларга калдырмый ярамый. Районнардан кайтуга Татпотребсоюз идарәсенең рәисе Рафкат Фойзуплович Сафиулпинның котын алдым Умарталыкларда Киров өлкәсе кооператорлары йери, алар балны шикәргә алмашалар. Башмабаш бер килограммга — бер килограмм!
Азактан белдем, мин әйткәннең тәэсире булган. Районнарга телеграмма сугып, умартачыларга шикәр бирергә кушылган. Ләкин соңга калганнар. Шикәр юк. Райло кооператорлары колхоз-совхозларга шикәр бирмәгән, умартачылар балны умарталарында калдырганнар. Татарстан, ихтимал, беренче мәртәбәдер, бал җыю планын үтәмәде Бар иде заманнар, безнең республика меңәр тонна бап әзерли торган иде Соңгы елларда планны киметтеләр — 600 тоннага калды. Ә 1989 елны кооператорлар 533 тонна гына саттылар.
Илне бал белән тәэмин итәр ечен күпме умарта тотарга кирәк соң? Сергей Алексеевич Поправко «Үсемлекләр һәм бал кортлары» дигән кызыклы китабында (аны Казанда татарчага да тәрҗемә иттеләр), менә нинди мәгълүмат бирә
— Уртача санны алып һәм кеше башына бер елга 10—20 килограмм (уртача 15 килограмм) китә дип исәпләсәк, тиздән безнең илдә 300 миллион кеше булачагын да истә тотсак, 60 миллион чамасы умарта асрарга кирәк булып чыга Бер умарта — биш кешегә. Бу хәзергегә караганда алты мәртәбә артыграк.
Бал кортларын үрчетү ансат эш түгеп, әмма монда булдырып булмастай нәрсә дә юк. Ул исәптән безгә, димәк. 60 мең умартачы кирәк булачак. Әгәр шул гаять зур санның бер өлешен энтузиастлар алса?! Ул хәтле умартага табигатьтә нектар җитәрме? Исәпләп карыйк әле. Умартачы кәрәздән балның яртысын гына ала: 8—10 килограмм Ә корт күче бер умартага 100 килограмм нектар. 25—30 килограмм чәчәк серкәсе җыя. Шуны 60 мең умартага тапкырлыйк. 600 мең тонна бал! 150 мең тонна чәчәк серкәсе һай, бик күп була бит бу!
Ләкин төшенкелеккә бирелеп утыра торган заман түгел. Кортлар илебездәге нектарның бик аз өлешен генә җыеп өлгерәләр, күп өлеше шөпшәләргә, текле туралар- га, күбәләкләргә, башка бөҗәкләргә кала. Россия Федерациясендә генә дә ике миллион гектар юкә урманлыгы бар. бер миллион 700 мең гектар чәчәкле аланнар җәйрәп ята. Бер гектар юкә урманыннан, табигать шартлары уңайлы килгән елны, кортлар бер тонна бал җыя алалар. Әмма юкә берүзе генә балга булган ихтыяҗны канәгатьләндерми Юкә чоры унбиш көн Табигатьтә аңардан башка да баллы чәчәк җитәрлек.
Бал хәзинәсе — адәм баласының үз кулында. Бакчалар никадәрле күбрәк, карабодай басулары, тукранбаш, люцерна, донник, фацелия кырлары никадәрле иркенрәк, бал
шулкадэрле күбрәк булачак. Умарталар саны артачак. Тик аның да бер хикмәте бар арткан умарталарны карарга кеше табылырмы? Хәзерге канда ларлап эшли торган ике умартачыга 100—150 умарта беркетела Артыгына коч җитми, ченки барлык эш кулдан эшләнелә Әгәр умарталыкларны техника белән коралландырсак, бал җыюга авыллардан һәвәскәр умартачы — энтузиастларны тарта алсак, ул чагында эшләр герләп китер иде.
Хикмат — теләктә, авырлыклардан куркып калмауда, эшке йерәксенеп тотынуда! Ул чагында 60 миллион баш умартаның кәгазьдә түгел, урман аланнарында, шау чәчәкле карабодай басуларында барлыкка килүе мемкин
Хыялдан чынбарлыкка әйләнеп кайтыйк. Баллы оҗмахка беренче адым нинди булырга тиеш? Укымышлы теоретикларны түгел, практикларны тыңлап карыйк. Татарстандагы «Яңалыкь колхозының рәисе Ринат Салахетдинов бу хакта ниләр уйлый икән? Аның колхозындагы керемнең биштән бер епешеи умартачылык бире бит Авыл экономикасы ечен гадәти булмаган хәл!
— Эшне бал кортларына, умартачылыкка ихтирамнан башларга кирәк.—ди Салахетдинов.—Умартачыны рәнҗетмәү, кысмырланмау, аңа тиешлесен түләү зарур. Умартачының кесәсендәге акчаны — тир белән тапкан акчаны санал утырганчы, аның колхозга яки совхозга биргән табышын санау дересрәк
Мин бу язмамны кайнарланып, ялкынланып иҗат иттем. Тизрәк, тизрәк' Вакыт кетми, вакыт уза1 Талигам шул: монда күтәрелгән мәсьәләләр укучыны уи-фикорга генә түгел, тегел гамәлләргә дә кузгатып җибәрсен иде!