Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛНЫҢ ҖИДЕНЧЕ ЧИШМӘСЕ


Су буенда өзеп-өзеп сандугач сайрый Аның жыры талгын гына аккан Шушма елгасына кушыла Елгада кояш йөзеп йөри Җир белән кук тоташкан Жир белән күкне тоташтыручы сукмак буйлап бер кыз бала килә Анык иңнәрендә көянтә-чиләк Менә ул сандугач жырын ишетеп тынып калды, чиләкләр тавышы жырчы кошны куркытмасын өчен, аларны кулы белән тотты Жырчы кош, кызны тагын да сокландырырга теләгәндәй, талнын биегрәгенә кунып сайрарга тотынды Үзе талпына, талпынган саен тавышы ераккарак китә Әйтерсең, ул үз жырын бөтен дөньяга ишеттерерга тели
— Их, синең кебек жырлап кына яшәсәң иде!—диде кыз көрсенеп — Жырлап таңны аттырасың, жырлап кояш баетасың Ә менә безнең —кешеләрнең жирдә эше күп Минем бүген егерме көянтә су китерәсем бар Миңа әти шулай кушты Бакчага су сибәрсең, дрде
Бала күңелендә табигать һәм жыр бергә буталды Кояш нурларын күктән, судан аерып алып булмаган кебек, җырны да кеше жаныннан аерып булмый Жыр күңелнең төрле халәтләрендә төрлечә бәрел чыга Әнә су буена төшкән кыз да сандугачка кушылгандай жырлап жибәрде
Бу җыр аның күңеленә кайда-ничек сеңгәндер, кыз аны белми Бәлки берәр әкияттән укыгандыр9 Алай дисәң, көен кем өйрәткән9 Шушы жырны еш җырлагангамы — аны авылда нәни Нурҗамал дип йөртәләр Бу җырда ниндидер яшерен сер бар Ул үзен серле келәм сугучы нәни Нурҗамал ител тоя Жырлар да шундый ух матур, серле келәм түгелмени9 Жыр да бит күңел нурларыннан тукыла
. Келәм суга матур-матур. Сере доньаны аңлатыр
— Гол зада' Тагын шул җырың белән дөньяңны оныттыңмы9 Нәрсә әйттем мин сиңа9'
Кызны әтисенең тавышы сискәндереп җибәрде. Гөлзадв ашыга ашыга чиләкләренә су ала башлады
— һы, тапкан юаныр нәрсә! Имеш, ул жырлый белә Жырны аны юләр дә жырлый Жыр жырлап тамак туймый
Гөлзада әтисенең бу сүзләренә рәнжеми Гомер буе жирго ябышып яткан игенченең, әлбәттә инде, иң зур кайгысы — тамак туйдыру Сигез баланын һәркөннс авызы ипи сорап ачылв Әтисе гомер буе колхозда эшләсә дә. теләгән чакта ипиме умырып ашый алганнары юк әле Әниләре эшкә киткәндә ипине яшереп китә Ә Гөлзада ипи исенә бик сизгер, шуна күрә абыйлары аңа ялыналар «Эзлә инде, сеңелкәй, тапсаң үзеңә дә ашатырбыз*. - диләр
Яши иде бу дөньяда Нәни генә Нурҗамал Келәм суга матур-матур. Сере доньаны аңлатыр — Келәм серен белүе авыр
Келәм серен ачкан кеше Үлем китерә ханга Тик бик авыр аны белү Ханның сараена керү — Үлем китерү ханга
Гөлзада ишерелгән ипине эзләргә тотына. Ис аны түр башындагы тотылмый торган мендәрләр янына алып килә Мендәрләрне күтәреп карый, ә ипи юк Нишләп сон әле мендәрләрдән ипи исе килә7 Ә-ә, кичә әниләре ипине монда яшергән иде бит Исе сеңеп калган, күрәсең Димәк, бүген ипи ераккарак ишерелгән Әмма никадәр ерак яшермә —Голзада аны барыбер таба Гелзада аннан абыйларына үпкәләп, әнисен кызганып утырып елый Бераздан аның сулкылдап елавы жырга әверелә
Сандугач баласы булсам Бер агач сайлар идем; Шул агачка оя ясап Көн дә бер сайрар идем.
Жыр аны болынга, урманга алып китә. Урман аның күңеленә әллә нинди тавышлар, бизәкләр, хисләр өсти Бу хис йөрәккә сыеша алмыйча тышка бәреп чыга, бәреп чыга да ботакта өздереп-өздереп сайраучы кошлар тавышына, урман шаулавына, чишмәләр агышына барып кушыла Урманда меңнәрчә авазлар белән тулышкан кызның жаны каядыр биеккә-би- еккә күтәрелә һәм бу мәшәкатьле, борчулы, газаплы дөньяны югарыдан күзәтә башлый Югарыдан караганда кешеләр артык кечкенә, артык изелгән кебек булып күренә «Әй сез, кешеләр,— дип кычкыра шашкын күңел,— башыгызны күтәреп югарыга карагыз әле. Дөнья шундый киң, күкләр шундый биек Ә сез түбән иелгәнсез дә шушы киңлекләрне, шушы биеклекләрне күрми башлагансыз, гомер буе кырмыскалар кебек жирдә казынасыз, тамак туйдыру турында гына уйлыйсыз. Сез бит кешеләр Дөньяга сез тамак туйдыру өчен генә килмәгән Бер тураеп басыгыз да иксез-чиксез офыкларга карагыз, әз генә булса да тын калып урман шавына, жилләр сызгыруына, чишмәләр агышына, күкләр күкрәвенә колак салыгыз. Шулвакыт сез күңелегезнең баеганын күрерсез Күз карашларыгыз ераграк офыкларны иңләр Язгы күкрәүләргә кушылып сез тетрәнүләр кичерерсез Ә бер тетрәнгән кеше яңадан шушы йокымсырау халәтенә кайтырга теләмәс Урманнарга кереп кычкырыгыз — тавышыгыз нинди көчле икәнне ишетерсез Билләрегезне турайтыгыз — үзегезнең нинди биек икәнлегегезне күрерсез. Күктәге кояшка күз салыгыз — кояш-көзгедә үзегезнең матурлыгыгыз чагылыр»
Шашкын Жан дөньяга әнә шулай аваз салып йөргәннән соң яңадан кызның күкрәгенә кайта Куак төбендә хәрәкәтсез калган гәүдә жанлана Аңга: «Тизрәк өйгә кайтырга кирәк, анда мине югалтканнардыр»,— дигән шом бәреп керә Кыз өенә йөгерә Ә өйдә гап-гади дөнья мәшәкатьләре, тавык чүпләп бетерә алмаслык вак эшләр көтә аны
Гелзада өчен дөнья күптән инде икегә аерылды Берсе аның керләр юу, су ташу кебек ялыктыргыч эшләрдән торса, икенчесе — хыял дөньясы. Бу дөнья матур, бай, серле, ашкын- дыргыч Бу дөньясына Гөлзада беркемне дә кертми Кешеләр өчен бу дөнья бикле Кешеләргә сереңне ачсаң, алар синнән көлә башлый Ә Гөлзада артист булырга хыяллана. Нинди артист7 Жырчымы, драма артистымы — аның өчен әле барыбер. Тик аңа сәхнә кирәк Ул шуны анлый. Сәхнәдә тормыш шундый матур, шундый серле. Анда гел яхшылык жиңеп чыга. Казаннан артистлар килеп спектакль яки концерт куеп киткән саен кызның күңеле алгысып кала.
Жиденче классны бетергәч, Гөлзада беренче мәртәбә бу хыялына бик якын килә. Ул инде күңелендәге яшерен уйларын әнисенә дә чишә. Сизгер күңелле ана. тирән көрсенеп булса да, кызының омтылышын хуплый. Әмма башта әтисе белән киңәшергә куша.
— Әти. мин артистлыкка укырга китәм,— ди Гөлзада беркөнне кыюланып. — Казанга!
— Артистлыкка7 Син нәрсә, әллә акылыңнан яздыңмы7—диде әтисе.— Артист, имеш. Бирермен мин сиңа артистлыгыңны. Артистлыгыңны түгел, исемеңне онытырсың. Урманга, су буйларына барып жүләр кешедәй авыз күтәреп жырлап йөрүләре балалыгы гынадыр дисәң — менә ул нәрсә уйлап йөри икән! Алай бик зур үскәнсең икән, әнә колхозда бүгеннән фермага сыер савучы кирәк Ичмасам уч тутырып акча алырсың, кешеләр алдында йөзең якты булыр.
Бу тарткалаш шактый озак бара, әмма әтисенең һәр сүзен әмер дип кабул итеп үскән кыз жиңелә. Ул. хыялларын янган йөрәгенең көленә күмеп, колхозда эшли башлый. Язмышка рәнжү, үпкәләү кайвакыт аның күзләренә яшь булып каплана Мондый чакларда жанда әллә нинди жырлар актарылып чыга...
Нинди авыр хәлгә калганда да хыялын үтерми Гөлзада Кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала Кулга өлгергәнлек аттестаты кергәч, хыялын янә бер тормышка ашырмакчы булып карый Бәлки инде әтисенең күңеле йомшаргандыр7 Әмма юк икән, һаман шул сүз. артист булам дип авызыңны да ачма! Телисең икән агроном бул. игеннәр үстер. Әгәр инде һич тә жырсыз яши алмасаң — басуларда жырла Анда иркен.
Әтисен жиңә алмагач, Гөлзада Казан дәүләт ветеринария институтына укырга кереп кайта Шунда аны әтисе беренче тапкыр мактап куя «Менә акыллы эш эшләгәнсең, кызым» Ләкһн кызны әтисенең мактавы шатландырмый Чөнки ул үзенең бу эше белән йөрәктәге шашкын омтылышларын тагын да тирәнгәрәк күмелүен аңлый Көйрәп яткан күмерне озак вакыт көл белән күмеп яткырсаң — күмер сүнә Чөнки аңа сүнеп бетмәс өчен әз булса да һава кирәк Гөлзада Казанда укыган вакытта үзешчән түгәрәкләргә йөри Шулай итеп, көлгә күмелгән күмерне калкытып-калкытып куя Ә инде институтны бетереп Ташкентка эшкә жибәрелгәч. үзен тагын да иркенрәк сизә башлый. Ахунбабаев исемендәге мәдәният сараена йөри Бераздан ул анда сәхнәгә гашыйк яшьләр арасында бөтенләй үз кешегә әйләнә. Драма
түгәрәген җитәкли. Ташкеэт театр институтының режиссерлык бүлегенә укырга керә Бер караганда тормыш көйләнде, бер эзгә төште сыман Кулда гомерлек һөнәр, күнел ашкынуын басар өчен сәхнә бар. Ләкин юк шул —жан канәгатьлек кичерми Сирәк кешеләргә генә ходай бирә торган талант вакыт-вакыт баш күтәреп куя «Мине читлектә үтермә, иркенгә җибәр»,—ди.
Гөлзада, Ташкентта өч елын тутыргач, ул өмет учакларына өр-яңадан ут тергезеп Казанга кайта Хәзер инде ул —эти сүзенә карап торудан узган, жырдан башка япти алмаячагын аклаган шәхес
Ул филармониягә килә Бу 1973 елның жәе. Филармониягә җырчылар кирәк икән Берничә жырчы арасында конкурс уздыралар. Конкурс сайлауларын узган бәхетлеләр арасында Гөлзада да бар Аны, көз көне килерсең, дип җибәрделәр Ә көзен килсә, филармония җитәкчеләрен алыштырганнар. Теге вакыт Гөлзадаларны сайлап алган кешеләрнең кайберләре юкка чыккан, кайберләре яңа житәкче килүгә фикерләрен үзгәртеп өлгергән
— Кабат тыңлагыз!— дип үзенекен итә Гөлзада—Мин жырларга тиеш Аңлыйсызмы шуны’ Жырларга!
— Ярар, тыңлап карыйк алайса, —диләр — Әйдә, берәр халык жырын жырла
Гөлзада «Рамай»ны жырларга тотына
Тенге каршы берәү ионлы итеп. Рамай, Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман буйлары да, Рамай. Чишмаләр да акмый тыңлады
Жыр, бүлмәгә генә сыймыйча, ачык тәрәзәдән ургылып урамга чыга Бүлмә эче сихри авазлар белән гула. Бу жырның тәэсиренә, җырлаучы тавышының көчлелегенә. җырдагы драматизмны оста бирә алуына сокланмый мөмкин түгел Әмма туң йөрәкле түрәләрнең күңеленә ул үтеп керә алмый Алар. Гөлзадәның ветеринария институтын бетергәнлеккә бирелгән дипломын кулларында әйләндереп карый-карый. бер-беренә күз кысыштылар Ташкентта укып йоргән театр институтының оч курсын бетерү дә боларга әллә ни тәэсир итми
— Юк,—диләр алар Гөлзадага,—безгә дипломсыз җырчылар кирәкми Дөрес, танышың бар. Ләкин
— Бәлки нәфис сүз сөйләргә алырсыз Мин шигырьләр дә сөйли белом,— ди Гөлзада һаман бирешергә теләмичә
— Юк, юк. нәфис сүз сөйләүче дә кирәкми,—диләр әлеге туң йөрәкләр Кыз урамга атыла Ә урам гөрли Машиналар, үзләренең астына алып кереп китәрдәй булып, ажгырып өскә килә
Менә бервакыт уннарча машинаның берьюлы кычкырту тавышына айнып киткәндәй була. Караса, юл уртасында басып тора икән Урамда хәрәкәт туктап калган Кемнәр сүгенеп аның каршына килә, кемнәрдер аның бу халәтеннән чыгарырга тырышып машинасын акырта
Ниһаять, язмыш аңа бер елмаю бүләк итә. Татар дәүләт филармониясендә берничә ел эшләп, инде шактый конкурсларда катнашкан һәм җиңүләр яулаган Риф Сафиуллин өлкә филармониясенең татар группасында жырларга талантлы яшьләр эзли икән Риф Сафиуллин Гөлзаданы тыңлап караганнан соң шатланып кулын кыса
— Шәп. бик шәп Менә шундый көче ташып торган яшьләр кирәк Икс уйлап тормагыз, иртәгедән юлга җыеныгыз
Профессиональ сәхнәгә юл менә шуннан башлана Кешеләр күңеленә сукмак шушыннан салына
Татар тамашачысы алдында гына түгел, Болгария, Югославия. Мисыр. Гарәбстан илләре тамашачылары каршында да жырлап «чиркәнчек» алган Риф Сафиуллин Куйбышев өлкә фи лармониясендә татар группасы ачып жибәрә Аңа «Дуслык» дип исем кушалар Гөлзада белән Риф менә шушы «Дуслык» ансамбленең җанына әверелә Гелзаданың шигъриятне яратуы, күп шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан белүе монда бик ярап куя Ул кирәк жирдә концерт лар алып бара, кирәк жирдә солист булып сәхнәгә күтәрелә 4—5 музыканттан. 2—3 жырчы һәм бер биючедән торган кечкенә генә бригада әле Урта Азия якларына, әле Урал төбәкләренә, әле Оренбург далаларына барып чыга Кайда татар авыллары бар - алар шунда Кайвакыт ейдән-өйгә йөреп билет таратырга, ачылмаган клубларны ачтырырга, ягылмаган мичләрне яктырырга туры килә Менә шушында Гөлзада кеше күңеле өчен көрәшнең ничек авыр икәнен аңлый Артистның эше сәхнәгә чыгып берничә жыр җырлау белән генә бетми икән Брежнев чорының кәгазь кортына әйләнеп беткән түрәләреңә синең татар җырларың нигә кирәк’ Алар кыюрак әйтелгән һәр сүздән дер калтырап, сәхнәгә чыгасы җырларны мең иләк аша үткәрәләр Ачарга синең «Голжамал»ларың. «Уел»ларын. «Карурман«нарың чүп кенә Артист икән, димәк, син интернационалист бул Рус жырын да. казахныкын да. үзбәкнекен дә башкар Гөлзада репертуарына рус. үзбәк, казах, һинд һәм башка халыкларның җырларын кбртэ Советлар Союзында кайда татар авылы бар. алар шунда барып чыга Чонкн башка халык жырын ничек әйбәт җырлама. үз халкыңның моңы якынрак Әкренләп танылу килә Ташкентта концерт куеп китәләрме. Пермь өлкәсендәге тамашачы алдында чыгыш ясыйлармы — алар китүгә, газеталарда матур матур мәкаләләр чыга башлый
•Гөлзада Сафиуллина чынашлары кабатланмас матурлык, күңелдә якты хисләр уятты Ул татар халкының жор күңелен, моңын, дәртен, тел байлыгын нәфис сүз һәм жыр
лары белән йөрәктән алып йөрәккә салды» (Пермь өлкәсендә чыга торган «Таң» газетасы. 1978)
«Ансамбльнең солисткасы Гөл за да Сафиуллина тамашачы тарафыннан алкышлап каршыланды Аның җырлары тамашачы күңелендә озак сакланыр. Гөлзаданың җырлавы зур профессиональ осталык һәм эмоциональлеге белән аерылып тора Бу исә жырчының үз иҗатына таләпчән карауны күрсәтә» (Ташкент «.Пенин байрагы» газетасы. 1977).
Мондый юлларны бик күп китерергә булыр иде Әйе. Гөлзаданы Татарстаннан читтә зур башкар) осталыгына ия артист итеп, үзенчәлекле башкаручы итеп таныдылар, яраттылар Ләкин читтә никадәр нык танылма, бу жиңү —ярты жиңү генә Дөрес, «Дуслык» ансамбле белән Гөлзадалар Татарстан. Башкортстан чикләренә үтеп керергә тырышып карыйлар Ләкин мылтыксыз чик сакчылары аларны татар мәккәсе — Казан якларына якын җибәрми «Безнең үзебезнең филармониябез бар, әллә каян килгәннәрдән тамашачыбызның зәвыгын боздыра алмыйбыз,— диләр.— Сез инде безнең артистларыбыз икмәгенә сузылмагыз»
Әй бу артист икмәге! Күпме күз яшьләренең тозына манчылмый да, күпме юлларның тузаннарында аунамый ул.
•Дуслык» ансамбленең җитәкчесе, Гөлзаданың таянычы һәм ире Риф Сафиуллин кинәт кенә үлеп киткәч, Гөлзада бик кыен хәлгә кала Кая барып сыенырга, баш төртергә белми. Дөрес, Куйбышевта бер фатир кисәге бар барын, ләкин аңа ни жылы, ни су кертелмәгән Гастрольләрдән кайткач, утын артыннан чабарга, ашау-эчү турында кайгыртырга кирәк Өстәвенә әле бала бар Менә шулай кая барып бәрелергә белми йоргән чагында Илһам Шакиров килеп чыгып ярдәм кулы сузмаган булса, Гөлзаданың язмышы бөтенләй икенче юнәлеш алып китүе дә мөмкин иде.
— Әйда, Казанга кайт,— ди Гөлзаданың җырлау мөмкинлеген яхшы белгән атаклы жыр- чы.— Мин анда филармония җитәкчеләре белән сөйләшеп карармын. Бәлки, күңелләренә миһербан килеп алып куярлар Өметләндергеч сүз әйтсәләр, мин әүвәл телеграмма җибәрермен
Шушы сөйләшүдән соң Гөлзада Казаннан телеграмма көтеп яши башлый Күңелендә өмет белән өметсезлек көрәшә Менә беркөн аңа көтелгән телеграмма килә! Үзе телеграмманы укый, үзенең күзләреннән яшь ага Аны сөртеп бе.терә торган гына түгел. Кул аркасы белән күзләрне сыпырган саен бу якты чишмәнең агышы балачак хатирәләрен кузгатып көчәя генә бара
Кечкенә вакытта Гөлзада чишмәләр казырга бик ярата иде Бервакыт шулай, чүмеч белән ком актарып чишмә казып ятканда, чүмеч сабын сындырды Өйгә кайтсам, чүмеч сабын сындырган өчен кирәкне бирәләр инде дип, мөлдер-мөлдер елап утырганда аңа укытучы апасы Нурания очрап «Нәрсә булды, Гөлзада, нигә елыйсың?»— дип сорады «Менә бит чүмеч сабы сынды,—диде Гөлзада сулкылдап—Чишмә казый идем»
— Нигә кирәк булды соң сиңа чишмә? Безнең авылда болай да алты чишмә бар бит инде,— диде Нурания апасы
— Җидәү булсын дигән идем...
— Бер дә кайгырма,— диде Нурания апасы,— авылыбызның җиденче чишмәсе син булырсың Синең тавышың чишмә тавышы кебек саф Аннары хәтерләгәнең бар микән: чишмәләр бит алар нинди салкын кышларда да туңмыйлар Нинди тирән елгалар туңа, калын боз белән каплана, ә кеп-кечкенә чишмә туңмый. Чөнки чишмә — жир җанының җыры Синен җырың да туңып калырга тиеш түгел. Халык күңеленә барып кергәнче агарга тиеш ул
Йә. рабби, халык күңеленә юл никадәр ерак, никадәр уравыч икән бит! Телеграмма белән чакырсалар да. Гөлзаданы Казанда колач җәеп каршы алмадылар Нәфис сүз сөйләүче итеп кенә куйдылар Ул Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова бригадаларында йөрде, оста итеп концертлар алып барды.
һәр концерт бер спектакль кебек кабул ителсен өчен концертны алып баручыдан зур осталык, киң эрудиция, кеше күңеленә табигый агым булып килеп керә белү сәләте сорала Ә Гөлзада нинди генә очракларда да югалып кала торганнардан түгел Җырчы яки биюче ниндидер сәбәп аркасында сәхнәгә чыгып житә алмый торса моннан котылу юлын тиз таба. Әлфия Афзалова үзенең бер язмасында «Искиткеч кешелекле һәм кешеләр яратучы»,—дип язган иде Гөлзада турында Илһам Шакиров та «Тавышы көчле, дикциясе ачык, концертларны гөрләтеп алып бара»,—дип Гөлзададан канәгать булуын белдереп торды. Әмма Гөлзаданы болар гына канәгатьләндермәде, гастрольләргә барган саен ул җырламый калмады Ә кайтуга аны сытык чырайлы түрәләр битәрләп каршы ала иде:
— Кем кушты сиңа җырларга?
— Җырладым һәм җырлаячакмын,—ди иде Гөлзада — Мин бит Совет хөкүмәтенә каршы пропаганда алып бармыйм Җырлаганым өчен сездән акча да сорамыйм.
Гөлзадага кайберәүләр мондый киңәш бирделәр:
— Син алар белән сүз көрәштермә, иелгән башны кылыч кисми Башыңны ныграк и. Һәр түрәнең салпы ягына салам кыстыр Начальствога күренер очен йә Илһам Шакировлар кебек зур талант булырга, яки артыгын кечкенә булырга кирәк Алар үзләренең табан астында туфрак булганны яраталар Аларның бөтен психологиясе шул. менә син нинди талант, әмма минем кул астымда Теләсәм сытам, теләсәм изәм Алар таптаганда син рәхмәт әйтсәң, шул вакытта алар сине күтәреп алырлар, без сине кеше иттек, дип мактанып йөрерләр. Заманы шул бит. аларны мактамыйча макталып та, үсеп тә булмый.
Юк. Гөл за да мондый киңәшләрне тота алмады Ул көрәшергә булды Хәзер инде ул элекке хыялый Гөлзада түгел, бюрократлар корган калын стеналарга бәрелә-бәрелә. маңгайларын каната-каната шактый чыныкты ул. Язмыш яшь композитор Риф Гатауллин белән очраштыргач, Гөлзада тагын да канатланып, дәртләнеп эшкә тотынды Чөнки Риф Гатауллин- иың үзенен дә кагылып-сугылып йөргән вакыты иде Әлеге дә баягы — үзешчән композитор гына булуына карамастан, аны да профессионаллардан матуррак көйләр язуын, заман ритмын. көннен рухын өйдә утырып тынчып беткән профессиональ композиторлардан тизрәк тотып алуын кичерә алмыйлар иде Нинди шәп әсәр язма —син үз урыныңны бел. Композиторлык белемен юк килеш әллә кая үрелмә, янәсе Дөрес. Риф Гатауллин консерватория бетергән. ләкин вокаль бүлекне Ә ул вакыттагы язылмаган законнар композиторлык бүлеген бетермәгән музыкантларга бик катгый иде Ф Әхмәдиев. С Садыйкова кебек композиторлар да шушы язылмаган закон читлекләренә эләгеп әз тыпырчынмадылар бит
Әйе, кайчагында ике бәхетсездән бер бәхет туа. диләр. Гөлзада белән Риф бергәләп тотындылар Акча юклык, тормыш кысанлыклары аларны куркытмады Эшләргә, эшләргә, бернигә карамыйча эшләргә дип жиң сызганып тотындылар Риф белән бергәләп, «Үлемсез ил моңы» дигән зур концерт программасы әзерләп, Казан сәхнәләрендә бу концертларын бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап тамашачыларга күрсәтә башладылар Программада иллегә якын жыр Ул өч сәгатьтән артыграк бара
Минем үземә дә бу концертны карарга туры килде Башка жырчыларны да тыңлаган, караган бар иде. әмма бу кадәр очынып, бу кадәр ашкынып тамашачыга үзенен күңел байлыгын сибүчене күргән юк иде кебек Әйтерсең, саркып кына агыл яткан чишмәне авыр ташлардан арындырганнар, юлын чистартканнар да иреккә чыгарып жибәргәннәр Ургылын-ургылып ага Гөлзада бу җырларына кечкенәдән ук күкрәгенә жыелып килгән хыялларын, омтылышларын, өметләрен, тормышка мәхәббәтен, үзен аңларга теләмәүче таш бәгырьләргә булган нәфрәтен, үзенең кайчан да булса җиңәчәгенә ышанычын, кыскасы, йөрәге әрнүләрен, жанының бәргәләнүләрен салырга тырышты һәм сизгер күңелле тамашачы аны аңлады Жыр саен алкышларга күмде. Бу —ике чишмәнең кушылуы, ике талантның танылуы иде Аларның бу концертлары турында республика газеталарында зур-зур мәкаләләр басылып чыкты Тамашачылардан рәхмәт хатлары яуды. Ишек төпләрендә автографлар сорап торучылар күбәйде Алар районнан-районга йөреп куйган концерт акчаларын соңгы тиененә кадәр Тынычлык фондына күчерделәр Көрәшсез бернинди жиңү яулап булмаганлыгын шушында аңладылар. Шушыннан соң тамашачы күңеле өчен көрәш, тормышта үз галантына лаеклы урын алу очен көрәш тагын да кискенләште
1985 елда яшьләр һәм студентларның Мәскәүдә узачак XII Бөтендөнья фестивале турында ишеткәч тә Гөлзада яңа концерт программасы әзерләргә кереште Тырышлыгы бушка китмәде Мәскәүдәге Бөтендөнья фестиваленә бару хокукын яулады Мин Гөлзадәдан бу фестиваль турында тәэсирләрен сөйләвсн сораган идем
— Беренче тәэсир — шатлык,— диде ул.— Фестивальгә бару, дөнья яшьләре белән арала шу үзе бер шатлык булса, татар жырын, татар моңын дөньяга ишеттерү икенче шатлыгыбыз булды Испан, итальян, француз жырларын бөтен дөнья жырлый Ә безнең татар жыры аларныкыннан киммени9 Без бит гомер буе изелеп яшәгәнгә генә мескенләнеп беткәнбез Әгәр бастырып торган ташларны өстән алып ташласаң, безне дөнья күрәчәк әле Мисалга мин шуны гына китерә алам. Фестивальнең соңгы көнендә дөнья яшьләренең очрашуы булды. Зур мәйданга бик күп ил вәкилләре җыелды Китте бию. китте жыр Башта без иреккә өйрәнгән дөнья яшьләре каршында бераз югалып калган идек Бермәлне Риф. без кемнән ким соң әле дигәндәй, баянын уйнап жибәрде Мин жыр суздым Татар жыры Мәскәү мәйданында янгы рады Бераздан безнең татар жырын башка ил вәкилләре дә күтәреп алды Бермәлне карасам, безнең төркемдәге йөзләрчә кеше безгә кушылган, сүзләрен белмәсаләр дә безне дәртләндереп, көч биреп торалар Шулвакыт шушындый жырлар ижат итә алган халкым өчен горурландым, күзләрем яшьләнде Их, дидем, нигә соң без гел-гел изелеп яшәргә тиеш'’ Кайчан сон без. шушы ирекле дөнья яшьләре кебек, теләгән җырыбызны теләгән жирдә жырлый алырбыз9 Безгә дә бит тел авызга бикләп куяр өчен генә бирелмәгәндер Кайчан чишәрбез соң без телләрне'”
Фестивальдән Гөлзада яңа дәрт, яңа планнар белән кайтты Кешеләр күңеленә юлны балалар аша салырга кирәк, дигән нияткә килде ул. һәм кая гына барса да мәктәпләргә сугылмый, балалар белән күзгә-күз очрашмый калмады Өенә дә кочак-кочак балалар очен язылган шигырь китаплары ташыды Күңелгә ятышлы шигырьләрне сайлап композиторларга өләште Риф Гатауллинны шигырь китаплары белән күмеп ташлады «Кече Артек жыры». «Мушкетерлар» кебек жырлар шулай уртак тырышлык белән тудылар Мәктәпләргә барганда да ул буш кул белән бармый Кибеттән күп итеп татар китаплары ала Татарча матур итеп сөйли, жырлый белгән балаларга шул китапларны бүләк итеп бирә Бервакыт Казан шәһәренең 3 нче мәктәбенә очрашуга баруы турында Гөлзада болай сөйләгән иде «Исәнмесез, балалар1 — дип сүзне һәрвакыт татарча исәнләшүдән башлыйбыз Бу юлы да шулай булды Исәнләшкәч бер малайның янына килеп «Ничәнче класста укыйсың, үскәнем9» — дип сорадым Ул •Эдик».—дип җавап бирде Эдик белән без шул кичәдән соң дуслашып калдык, киләсе очра туда бары тик татарча гына сөйләшергә сүз куештык. Эдик чынлап та үз сүзендә тора торган малай булып чыкты Икенче елны баруымда без аның белән саф татарча сөйләштек Хәзер иңде ул татарча жырлар өйрәнеп йөри Безнең телебез бик матур бит. бары тик шуның ма турлыгын күрсәтә белергә, сокландыра белергә генә кирәк Безмен күп кенә җырчыларыбыз
мәктәп балаларына җырлап йөрүне түбәнлек сфтый. Ә бит мәктәптә безнең иртәгеге тамашачыбыз утыра».
Яшьләр һәм балаларның ялын оештыру өлкәсендәге уңышлары өчен Гөлзада Сафиуллина белән Риф Гатауллинга 1988 елда Татарстан комсомолының М. Жәлил исемендәге бүләге бирелде.
Гөлзада жыр сюжетындагы кискен борылышларны, жыр героеның күңел халәтендәге үзгәрешләрне бөтен нечкәлекләре белән тамашачыга житкерергө тырыша
Фикерем буш сүз булып калмасын өчен Татарстан һәм Үзәк телевидение аша күрсәтелгән бер концертка тукталып үтсәм урынлы булыр Чөнки бу концертта Гөлзада башкару осталыгы белән дә. үз-үзен тотыштагы табигыйлеге белән дә, халкыбызның гореф- гадәтләренә, киенү-бизәнүдәге зәвыгына зур ихтирам белән дә тамашачы күңеленә кереп калды. Әйе, матур кием бит яхшы жыр кебек күцелне күтәрә, һәркем күңел халәтенә карап кием кия, күңел халәтенә карап жыр жырлый Бу ике нәрсә һәрвакыт янәшә, һәрвакыт бергә. Татар кызларының суга бару күренешен генә алыйк. Элек-электән суга бару кызлар өчен тантаналы вакыйга булган. Кызлар суга барганда матуррак күлмәкләрен кияргә тырышканнар, чөнки су юлында сиңа күз атып йөргән егет очравы бар. Су юлы—мәхәббәт юлы, су юлы —кавышу күрешүләр юлы. Гөлзадәның иңенә көянтә-чиләк асып жырлый-жырлый судан кайтып килүче кызны тасвирлавы күңелдә әллә нинди тәэсирләр уята Басма өстеңдә кызларның бәләкли-бәләкли кер юулары, каз өмәләрендә чәчәкле көянтәләренә каз элеп тезелешеп елга буена барулар — болар бар да халкыбызның эшне матур итеп эшли, тормыштан тәм табып яши белүен күрсәтә. Гөлзада шушы күренешләрдә тормышыбызның шип.риятен ача алды. Шул ук концертта, әйтик менә ак каеннар арасыннан ак күбәләк очып чыгуын хәтерләтеп, ак күлмәкле жырчы килеп чыга Урманны яңгыратып «Сагыну» жыры ишетелә. Әйтерсең жырчы түгел, каен урманы үзе жырлый.. Син үзеңне шушы гүзәл табигатьнең бер кисәге итеп сизә башлыйсың.
Безнең халык жырламый тора алмый бит ул. Без барыбыз да әниләребезнец авыз эченнән нидер көйләп жеп эрләүләрен, бәйләм бәйләүләрен күреп үскән кешеләр Әмма шушы күренешләрне сәнгать дәрәжәсснә күтәреп халыкның үзенә күрсәтә алган жырчы юк иде әле Гөлзада исә әлеге концертында халкыбыз күңеленең нинди бай. нинди хисле, нинди күп бизәкле икәнен күрсәтте.
Менә биш ел инде Гөлзада Татар дәүләт опера һәм балет театрының концерт бригадасында жырчы булып йөри Репертуары баеганнан байый Ул, халык жырлары белән бергә, композиторларның әсәрләрен дә яратып башкара Гөлзада жыр турындагы мәкаләсендә болай дип язган иде: «Кешенең әхлагын чистарту, зәвыгын тәрбияләү, аның аңына сафлык-пакьлек, гаделлек, кешелеклек сыйфатлары салуда иң йогынтылы сәнгать чараларының берсе ул — жыр». Менә шушый хакыйкатьте нык белгән хәлдә, үзе әйткәнчә, «халыкның зәвыгын тәрбияләүдә» ул армый-талмый эшли.
Соңгы елларда үсеп киткән милли үзаңның көчәюе жырчыга яңа көч өстәде Ул милләтнең, телнең киләчәге турында кайгыртудан, халкыбыз язмышы өчен борчылудан туган Татар иҗтимагый үзәгенең актив әгъзасына әверелде. Ул митингларга чыкты Трибунага менеп кыю сүзен әйтте Татарстан үзенең суверенитеты өчен көрәшкән вакытта иң кайнар ораторларның берсе Гөлзада булгандыр мөгаен
Әйе, халык аны яраткан җырчысы, ялкынлы сүзле көрәшчесе итеп таныды Хәтта кызын артист итәргә теләмәгән әтисе дә үзенең хак түгеллеген танырга мәжбүр булды.
Бервакыт шулай үзләренең концерт бригадасы белән Гөлзада туган авылына килде Концертка китәр алдыннан әнисенә ул «Әни, концертка әти бармасын, яме,—диде —Юкса мин жырлый алмам, оялырмын».
Менә авыл клубында концерт бара.
Жыр арты жыр агыла. Күзләрдә яшь Күпләрнең күңел тетрәнүләре йөзләренә бәреп чыккан Клубта шылт иткән тавыш та юк. Бары тик жыр гына Ә жыр тар клубларны киңәйтеп жибәргәи, гүя ки стеналар эреп юкка чыккан. Бу жыр сине үзенең йомшак канатларына утыртып каядыр биеккә, яктыга, хыял дөньясына алып китә. Арганлыгың, картлыгың, мәшәкатьләрен коелып кала. Син жыр дип аталган тылсым дөньясында яши башлыйсың Барлык күңелләр сәхнәдәге җырлаучыга сихри жепләр белән тоташкан. Ул жепләр өзелсә та-бигый гармония юкка чыгар кебек Шуңадыр, ахры, шым калып тыңлыйлар.
Менә концерт бетте. Меңнәрчә кош берьюлы канат кагып очып киткәндәй, кул чабулар яңгырады Гөлзадәның дуслары, якыннары сәхнәгә күтәрелде. Котлау арты котлау яуды Ә иң дулкынландырганы Гөлзадәның элекке укытучысы Нурания апаның сәхнәгә күтәрелүе булды.
— Авылыбызның җиденче чишмәсе булырсың дип әйткән идем, ялгышмаганмын икән, рәхмәт сиңа,— диде ул. .
Әйе, концерт уңышлы узды, тик Гөлзада өенә курка-курка гына кайтты. Беркемгә сиздерми генә эчке якка үтмәкче иде. шулвакыт әтисенең мышык-мышык елаганын күреп тетрәнеп китте. «Нәрсә булды?—диде Гөлзада —Ник елыйсың, әти?»
— Их. — диде ата өстәлгә йодрыгы белән сугып,— бөтенесенә мин гаепле Күпме вакытлар синең талантыңны буып яткырдым бит Булдыра алсаң, гафу ит мине, кызым.
— Минем сина үпкәм юк, әти, —диде Гөлзада —Язмыштан узмыш юк, диләр бит Ә мин язмышка ышанам Язмыш миңа менә шушындый авыр бәхет бүләк иткән икән, нишлисең инде Бәлки әле бәхетнең җиңеле булмыйдыр да Ә сиңа зур рәхмәт, әтием Күңелемдәге мәңгелек төерне алып ташлавың өчен рәхмәт...