Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘН ГАСЫРЛАРНЫҢ БҮЛӘГЕ


СӘЙФ САРАЙНЫҢ ГӨЛСТАН-ЫНА - 600 ел
Әгәр дә без халкыбызның мәдәни тарихына мөрәҗәгать итсәк, кызыклы закончалык күрербез милли үзаң үсеше мәдәни үсешнең алшарты, нигезе икән Б\ бер Икенчедән, мәдәният чәчәк аткан заманнар үткәндәге рухи ядкярләргә актив мөн.н ч-чтә торулары белән характерлана. XX йөз башы татар мәдәниятен генә алып карыйк Бу чорның әдип-галимнәре һәм меңәрләгән укучылары, төрле кыенлыкларга да карамастан, тарихны — остаз элеккеге рухи истәлекләрне дәреслек-әсбап итеп, тырышып күп нәрсәгә өйрәнгәннәр һәм шуның нәтиҗәсендә үзләре дә гаҗәеп бай мирас тудыруга ирешкәннәр Кызганыч ки. аларның бу игелекле эшләре тиешенчә дәвам ителмәде, берьяклылык. субъективизм көчәйде тарихтан гыйбрәт сабак аласы урынга, без аны үзебез өйрәтә. шомарта көндәлек лозунгларга яраклаштыра башладык Ун ел эчендә ике мәртәбә алфавит алыштыру тарих, мәдәни мирас белән безнең араларны тагын да ераклаштырды күп кенә традицияләрнең өзелүенә китерде Шуның аркасында халкыбызда хәтерсезлек әхлаксызлык артты, үзаң дигән төшенчә иң түбән дәрәҗәгә төште, телебезнең, халкыбызның алга таба яшәеше кыл өстендә калды.
Ниһаять, соңгы вакытларда, үзгәртеп коруга нисбәтән бик әкренлек белән булса да халыкта милли үзаң җанлану, тарих, элеккеге мәдәни мирас белән кызыксыну күзәтелә башлады Бу игелекле башлангычны тагын да үстерү, киңәйтү өчен безгә элеккеге рухи истәлекләрне өйрәнү, киң катлам укучыларга җиткерү эшен төрле чаралар ярдәмендә бермә-бер көчәйтү сорала
Әйтергә кирәк VIII—X йөзләрдә үк дөньяның Кытай, һиндстан. Византия һәм аеруча мөселман Көнчыгышы белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә торган борынгы бабаларыбыз мең гасырдан артык яшәү дәверендә гаять бай һәм күпкырлы мәдәни мирас тудырганнар Сәйф Сарайның Гөлстан ы, үзенчә әйткәндә. «Гөлстан бит-төрки- әсәре элеккеге рухи хәзинәбезнең мөһим ядкярләреннән берсе Ул моннан 600 ел элек, ягъни 1391 елның август башында төгәлләнгән
С Сарай һәм аның иҗаты хакында укучылар табып укырлык мәкалә-хезмәтлар шактый* Шуңа күрә биредә без шагыйрь. Гөлстан бит-төрки- турында кайбер фикерләр әйтү, белешмәләр бирү белән генә чикләнәбез.
С Сарай 1321 елда (моннан 670 ел элек) Идел буендагы хәзерге Камышын урынындагы Камышлы шәһәрендә туган дип фараз кылынаIV V Аннан Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәренә килә: монда укый, шагыйрь булып таныла Шуңа күрә дә ул үзенең тәхәллүсе итеп Сарай кушаматын ала
XIV гасырның 60 нчы елларыннан Алтын Урдада ызгыш-талашлар. сугышлар көчәеп китә тәхет өчен кан коюлы көрәш башлана Т\ктамыш идарәсенә, ягъни 1379 елга кадәрге ике дистә ел эчендә. Сарай тәхетенә 25 ләп ханның утырып алуын искә тетеру да илдәге хәлнең ни дәрәҗәдә тотрыксыз булуын ачык күрсәтеп тора Ә инде шушы гасырның соңгы чиреге Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы коточкыч сугышлар белән характерлана Шушындый шартларда Алтын Урдада яшәү һәм иҗат итү бик кыенлаша Күп кенә галимнәр һәм әдипләр чит җирләргә китәргә мәҗбүр булалар Аларның зур елеше. шул исәптән С Сараи да Мисыр мамлүкләре янына барып чыга Шагыйрь үз иленнән читкә китүне, башка җирдә яшәүне бик авыр кичергән бу рухи халәте аның шигырьләрендә дә гәүдәләнеш тапкан • Ни өчен язмыш миңа бу кадәр җәбер китерде, нинди генаһым бар1’’ Илаһым кимет җәбереңне мин (югыйсә) илгә тугрылыклы ул илем». — ди ул бер парчасында Икенче бер робагыенда аның мондый юллары бар:
Курец ни гоҗәб. җяфачы дәуран килде (дәвер —X М ).
Кем халкы җиһан кү лейдәи ал кан килде
С Сарайның 80—90 еллардагы иҗаты Искәндәрия. Каһирә шәһәрләре белән бәйләнешле Аның безгә мәгълүм әсәрләре, нигездә. Мисырда иҗат ителгән Шушында ук шагыйрь 1396 елда, ягъни 75 яшендә вафат та була.
С Сарай - хикәят, дастан, газәл, касыйдә, робагый, мәсәл һәм башка жанрларда язылган тәрҗемә, оригиналь һәм нәзыйрә әсәрләр авторы Әдипнең иҗат мирасы безнең заманга -Китабе -Гөлстан бит-төрки* һәм -Ядгярнамә- дип исемләнгән ике кулъязмада килеп җиткән Аларның беренчесе Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана. Аның фотокүчермәсе 1954 елда төрек профессоры Фәридүн Үглүк тарафыннан Анкарада бастырып чыгарылды Лейден нөсхәсендәге текстлар 1968. 1973 1986 елларда Ташкентта үзбәк. 1969 елда Будапештта латин. 1980 1981 елларда Казанда гарәп, татар язуларында нәшер ителделәр. • Гол стан бит-төрки »нең 1978 елда Истанбулда чыккан басмасы да бар
С Сарай әсәрләре арасында мөһим урынны -Голстан бит-торки- алып тора. Ул фарсы телендәге -Голстан- әсәренә (1253) мөнәсәбәттә туган Сәгъдинең бу китабы - донья күләмендәге мәшһүр әсәр Ул тулы килеш тә. өлешләп тә бик күп телләргә тәрҗемә ителгән, йозәрләгән әсәрләр тууда чыганак, таяныч рәвешендә файдаланылган Үтемле, гыибрәтле ■Голстан»иын мәктәп-мәдрәсәләрдә дәреслек, хрестоматия буларак кулланылуы да мәгълүм -Кәлилә вә Димнә-. -Мең дә бер кичә- -Тутый- намә» кебек, бу әсәр дә татар дөньясында бик популяр була Аның оригиналь нөсхәләре тарҗемә-шәрехләре бездә күпләп очрый
-Гөлстан» тоташ сюжетлы әсәр түгел ул шигырь белән аралаштырып. рифмалы проза белән язылган чагыштырмача мөстәкыйль хикәятләр шигырьләр тупламыннан гыйбарәт -Нәсыйхәт* «Хикмәт* дип исемләнгән парчаларда бар Әсәрдәге хикәятләр һәм башка төр композицион берәмлекләр тематик яктан сигез бабка бүленеп, түбәндәгечә исемләнгәннәр I — патшалар тормышы турында. II дәрвишләр әхлагы, Ш — аз белән канәгать булуның хәере IV—эндәшмичә торуның файдасы V - мәхәббәт һәм яшьлек VI — картлык һам зәгыйфьлек VII — тәрбиянең тәэсире һәм VIII — срхбәт (сөйләшә, аралаша белү) әдәбе турында Әсәрнең берничә битен традицион кереш һәм бетем өлешләре алып тора
С Сарайның Гөлстан бит-төркн»е тәрҗемә әсәр дип хисаплана Чөнки анда әдип, нәкъ Котбның -Хөсрәү’ вә Ширин-өндәге кебек, оригиналның төзелешен топ эчтәлеген саклаган Бу аеруча чәчмә текстларны бирүдә ачык күренә Шигъри өлешләрдә исә төрлелек күзгә ташлана биредә бел төгәл һәм ирекле тәрҗемәне дә. нәзыйрә ысулы белән язылган юлларны да. оригиналь шигырьләрне дә очратабыз Шагыйрьнең фарсы һәм төрки телләрен, әдабиятларын камил белүе, көчле таланты бай иҗат тәҗрибәсе аңа мөстәкыйль идея-эстетик кыйммәткә ия булган әсәр тудырырга ярдәм иткән Шуңа күрә дә -Гөлстан бит-торки* татар әдәбияты тарихында гына түгел, гомумән урта гасыр төрки дөньясында да кыйммәтле ядкярләрнең берсе исәпләнә Аның төрле Шәһирләрдә һәм илләрдә кат-кат басылуы, дөнья тюркологларының игътибарын үзенә тартуы да шуның белән аңлатыла
Бабларның исемнәре үк Гөлстан бит-торки*дәге тематик төрлелекме күрсәтеп •гора Автор чынбарлык һәм кешеләр тормышының гыйбрәтле һәм гаҗәеп күп төрле күренешләре аша безнең бүгенге яш.юшебеадә дефицитка әйләнгән гаделлек тыйнак лык. сүз һәм эш берлеге, тугрылык, юмартлык, киң күңеллелек кебек матур әхлакый сыйфатларны алга сөрә, төрле чаралар ярдәмендә аларның антиподларын гаепли, кире кага Шунысы мөһим әдип әхлакый төшенчедерме еш кына яшәешнең башка мәсьәләләре белән тыгыз монаезбәттй карый Мәсәлән автор фикеренчә хөкемдарның гадел, кешелекле бен мле булуы шарт, бүре күйлпрга көтүче була алмаган кебек, -залим- паты да -рәгыятыеә- ягыш халыкка җитәкче була алмый андый хөкемдар алып ташланырга тиеш Гамәлсез галимне балсыз корт белой тиңләп, Саран белемлелек төшенчәсенә иҗтимагый мәгънә сода
Мозаик төзелешле Гөлстан бит-төрки> аша укучы күз алдына бүгенгедәй катлаулы ыгы-зыгылы, каршылыклы чынбарлык килеп баса Аның үзәгендә — төрле табигатьле һәм социаль хәлле кешеләр аларның эш-гамәлләре. уй-теләкләре һәм фикер кичерешләре Бер тәннең әгъзалары кебек, үзара бәйләнештә торган җәмгыять кешеләренең төп вазифалары һәм яшәү мәгънәләре — игелекле хезмәттә һәм бербереңә. башкаларга бәхет, шатлык китерүдә Бу — әсәрдән саркып чыккан төп фикер Әдип төрле юллар белән шәхесне олылый, аны түбәнсетүгә, кеше гомерен кисүгә каршы килә.
Тере ирне иңән асан (бик ансат — X М) орып ук берлә үлтермәк
Вәликен үлене мең кем ирсә тергезә белмәс.
— диюе белән шагыйрь чын гуманистларча чыгыш ясый
"Гөлстан бит-төрки өчен тормышчанлык, фикри тирәнлек хас Кечкенә генә хикәятләрдәге, шигъри парчалардагы фикерләр зур-зур әсәрләр өчен нигез, арка сөяге булырлык С Сарай иҗатында без Йосыф Баласагунлы. Әхмәт Йүгнәки. Котб әсәрләреннән. халык мәкальләреннән һәм дастаннарыннан килүче афористик фикерләү, хикмәтле сүз әйтүнең үстерелешен күрәбез. Шунысы куанычлы бу традиция алга таба «Идегәй»дә. Мөхәммәдъяр. Акмулла, Дәрдемәнд әсәрләрендә дәвам итә
С Сарай әсәре төрки-татар әдәбиятын мөһим фикерләр, яңа сурәтләр, кызыклы шигъри алымнар һәм чаралар белән баетты, телебезнең шигъри офыкларын тагын да киңәйтеп, сүз белән иҗади эш итүнең матур үрнәкләрен бирде
"Гөлстан бит-төрки»— фарсы һәм төрки-татар әдәби багланышларын өйрәнү өчен дә мөһим бер чыганак
Укучыларга без «Гөлстан бит-төрки »нең төрле бүлекләреннән аерым өзекләр, хикәятләр тәкъдим итәбез. Шигъри юлларның шактый өлеше С Сарайның оригиналь иҗатын һәм Нәзыйрәләрен дә үз эченә ала Текстлар турыдан-туры Лейден кулъязмасының фотокүчермәсеннән алынды Шуңа күрә теге яки бу сүзне'укуда, хәзерге язуда бирүдә моңа кадәрге басмалардан аерым үзгәлекләр булуы табигый
Мәгълүм булганча "Китабе Гөлстан бит-төрки» кулъязмасы XIV гасырның ахырында Мисырда төзелгән. Нәсхәдә аерым сүзләрнең, авазларның язылышында төрлелек күзгә ташлана Мәсәлән, шигъри үлчәм, ритм һәм башка хосусиятләр таләбе нигезендә берлек санның беренче һәм икенче зат алмашлыклары мин. син дип тә. мән. сән рәвешендә дә язылалар. Җәһан — җиһан, татар — тәтәр. әл — кул, вә — һәм күп — күб. булып — булыб формалары да еш очрый Кагыйдә буларак, о. у. ү. ы авазлары бер үк вав яисә заммә билгесе, ә инде и, е(э) йай яисә кәсрә тамгасы белән белдерелгән Бу хәл сүзләрне укуда шактый кыенлык китереп чыгара Текстларны хәзерге язуга күчерүдә без кулъязма үзенчәлекләрен шактый дәрәҗәдә сакларга тырыштык
Хикәятләргә исем, эчтәлегенә нисбәтән, безнең тарафтан бирелде Кыскартулар өч нокта аша күрсәтелде.
«Гөлстан бит-төрки»нең. гомумән, тәрҗемә әсәр булуын, теленең чагыштырмача аңлаешлылыгын исәпкә алып, андагы үрнәкләрне без хәзерге телгә тәрҗемә итүне кирәк дип тапмадык Сүзлек һәм белешмәләр текстны аңларга һәм кабул итәргә булышыр дип уйлыйбыз. Сүзләр. нигездә, контекстка таянып аңлатылды
Урта гасыр әдипләре шигъри сүзне хакыйкатьне ачучы, илаһиятнең серләрен гәүдәләндерүче, кеше күңелен дәвалаучы изге бер чара итеп караганнар «Сүзләмәк- дә сән йөземне ак кыйл. Сүзләреми ил күңлигә йомшак кыйл* Күни (дөрес — X М ) сүзләгән кешене хак үгәр- (мактар, хуплар —X М ). —ди XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр С Сараи да «Игри (ялган, кыек — X М.) сүзне күни диб ант эчмә» «Ир исәң кой агызга бал вә каймак Теләсәң игү атың мәнгү калай, Айакдан төшкән илен тотгучы бул-. «Адәми күңлен екар сүз сүзләмә» — дип кешеләрне дөреслеккә, рәхим- шәфкатьлелеккә өнди Гуманист әдипнең уй-теләкләре. шәт хәзерге укучылар күңелен дә битараф калдырмас