Логотип Казан Утлары
Кыйсса

СӨЕМБИКӘ КЫЙССАСЫ


Игезәкләр
айгөле бикә бик озак тулгаклады, инде өмет өзгәндә. Хансараиның кендек әбисе әйтте
— Кыл бияләи белән тартырга кала!— диде Баланы кыл бияләй кидергән кыскыч белән тартып алдылар
— Угыл олан!—диде кендек әбисе
Угыл оланның кендеген кисеп, ике аягыннан күтәреп, чәбәкләп карадылар Бәбәй тавыш чыгармады. — һамамга йөгерегез' Бер ләгәнгә жылы, икенчесенә салкын су коегыз'— диде әби. Үзе. баланы чүпрәккә төреп, мунчага йөгерде мунчада җансыз сабыйны әвәли-әвәли. чәбәкли-чәбәкли бер— салкын суга, бер талык суга чумдыра-чумдыра уятырга тырышты Булмады инде, туктатыйк бу эшне дигәндә генә бала хәлсез генә аваз чыгарды Угыл оланга җан иңде Кендек әбисе аның терелгәненә куанмады кебек Эчтән генә ул Аллаһ алса, хәерлерәк булыр, мантырга охшамаган .— диде Сабыйның озынча башын ике учы белән йомарлап, сак кына кыскалап алды Баланың баш кимерчәге имгәнгәнен ул беркемгә дә белгермәде
Ул арада эчкәридән бала елаган тавыш ишетелде Бәрәкәти-и. Иляһем.— дип уйлады кендек әбисе — Игезәкләрме икәнни9 Бирсен Ходай' ■
Кыз олан, тууга ук чырыйлап кычкыра башлады
— Сайгөле солтан, кыз оланың да бар!— диделәр Сайгөле башын калкытты
— Углым кайда, углым нигә дәшми9
- Кызыңны күреп бак. озакламый углыңны да алып килерләр
— Углымны терелтегез, углымны-ы терелтеге-ез!— дип ачынып кычкырды Сайгөле
БАТУЛЛА (1938) — әдип. драматург. Татарстанның атказанган сәнгать лилек- лесе. Г Ислакый исе җендәге буләк илсе. күп санлы драма әсәрләре һәҗ китаплар авторы Казанда яши
• Әсәр кыскартып басыла Аны журнал очен Н Акмал редакцияләде
Кызны коендырып жофар мае белән сыпырып-сылап биләүләделәр
Сай гөле һаман:
— Углым кайда? Углымны китерегез!—дип елый иде
Йосыф мирза йорты янына яшь мирзалар, яшь бикәчләр, бала- оланнар җыелып, Сайгөле бикәнең баладан котылганын көтә Үзләре һаи-һулап кычкыра; кайсы, казанга арба кендеге белән сугып, чаң тавышы чыгара, кемдер чуен таба кага, бәрәбан дөмбердәтәләр. берәүләре ярык быргы акырта, кулында корал-фәлән булмаганнар муен тамырлары шартлардай итеп кычкыра
— Албасты, юлбасты. якын килмәң. кит! Өйгә кермәң — кач' һай-йа-һу. һай-йа-һу' Албасты, иортбасты. сабыйды шетләтеп оз!— диләр
Таң атар-атмастан Карабистә күчәләрен кәрнай. дөм-дөмбак. давылбаз авазлары уятты.
— Йосыф мирзаның игезәкләре бар! Берсе угыл, берсе кыз бала'— дигән хәбәр һәр курага, һәр колакка үтеп керде.
Карабистә халкы сөенә, базар халкы сөенә, мирзалар бистәсе сөенә. Хансарай сөенә — бөтен ил сөенә. Муса түрә кырык көн туй ясарга әмер бирде.
— Нинди генә вакыйгалар булса да. туй азагынача дәвам итсен'— диде түрә— Яу килсә, туйга алыгыз Давыл чыкса, давылдан соң бәйрәм итегез! Туйны үлем-житем булса да туктатмагыз!
Туй башлангач та. угылларын чакыртып. Муса түрә васыятьнамәсен игълан итте
— һәрберегез үзбаш.— диде ул.— Әмма сез — бер йорт. Афәт килгәндә бөтен бәкләр, мирзалар Сарайчыкта олуг бәк кем — шуңа баш ия' Бүген миннән соң. Шәехмамай бәк әмир кала...
Сарайчык каласының һәр йортында, һәр күчәсендә сый. уен. дуен гөрли
Йосыф мирза Карабистәнең Атакай дәрвишне сарайга китертте Тантана ясап дирбияләнгән яхшы бәигер атның тезгенен Атакай дәрвишкә тоттырды Бала туена җыелган мирзалар, чит ил кунаклары алдында әйтте
— Юраганың юш килде, сиңа иң яхшы атым мал булсын!— диде — Йола кушуынча, син. бу атка менеп, минем белән Айдаланы әйләнеп кайтырга тиешсең.
Бу хәтле дә олы бүләк, бу хәтле дә бөек хөрмәт берәүләрне аяктан егар иде, ә менә Атакай дәрвиш куанмады әмма биргән бүләктән баш тартуны да кирәксенмәде Тезгенне, салмак кына, үз кулына алды
Саигөленең бәбәйләвен зарыгып көткәннәр арасында иң алгысы- ганы Муса түрә иде Игезәкләрне аның әмере илә эчкәригә алып керделәр >л. Сөбханалла, бисмилласын әйтеп, балаларны кулына алып бакты Ир балага карап Сөен. олан, үскәч. Сөен бәк булыр- СЬ1й •— Диде, кыз балага карал «Сөен, тутай. кияүгә чыккач. Сөембикә булырсың .— дип дәште
Сөен бәк белән Сөен тутайны даяга тапшырып. Муса түрә эч- кәридә ялгыз калырга теләде. Йосыф мирза исә Атакай дәрвиш белән ияргә менде Якыннары Йосыф мирзага — угланны, дәрвишкә кыз баланы бирде Кәрнаилар. бәрәбаннар чалынды
Атлар алга ыргылды Нугай иле — Елкы илендә — яңа туган баланың авызына елкы мае сөртеп, ат менгезеп урам әйләндерү бишек туеның башы икәнен дә. җилкендерү өчен сабыйны атасына биреп, бер урам әйләнеп Хансараига кайтырга тиеш икәнен дә Атакай дәрвиш яхшы белә Әмма, җилкендерү йоласында катнашканы булмагангамы, әллә кочагында аның кыз кардәше Сөенеч яткангамы. соклануын яшермичә, сөбханалла . дип. куана, елмая иде
Йолада катнашучы яшь мирзалар. Йосыф мирзаның якыннары артта калды Йосыф мирза атын бар көченә куалый Дәрвиш тә аннан калышмый. Бераздан алар Карабистәдә. аннан Айдалада иде инде
Биләү читен ачып, дәрвиш Сөенеч кызга карады
— Сөбханалла, сөбханалла! Бул син язмыш бакчасында тал- _ мае былбыл!— диде ул — Атаң-анаң тигез булсын Яхшы ат юл- Е дашың булсын'
Айдала буйлатып, дулый-дулый. рәхәтләнеп чаптылар Аннан | соң, атларны иркенгә куеп, ике җайдак тигезләнде; кайтыр юлга “ борылдылар. Атакай дәрвиш күз кырые белән генә Йосыф мир- - зага карады Мирза бәхетле иде сизелер-сизелмәс кенә елмая; авыз = эченнән генә моңланамы, дога укыймы — нидер көйли Айдала тү- * реңдә бихисап елкы, куй көтүләре салмак кына утлый Ат аягы астында — кылганнар дулкыны Йомшак, назлы дала җиле исә < Күк чите монарланып кымырҗып тора һава тулы тургай тавышы п
Атакай дәрвиш янә сабый кызның йөзенә бакты Кызчык ела- 2 мый. атка менгезгәч, җилкендергән чакта имчәк баласы елаудан *“ туктаса, яхшы фал Димәк, аның гомере дәрәҗәдә, тәкъдир иярендә й узачак Ике бала да тыныч Кыз баланың күзе ачык Дәрвишнең исе китте Сөенеч тутайның карашында мәгънә бар сыман тоелды аңа. Ул гаять җитди, күзләрен тутырып агасына карый Сабый бөтенесен аңларга тырыша кебек Саба җилне дә тоя. тургайларны да күрә, ишетә сыман Биш тәүлеклек сабый ат өстендә агасы кулында җилкенеп чапканын да аңлыйдыр шикелле
— Таныйсыңмыни агаңны9— диде дәрвиш
Сөенеч карашын күктәге тургайгамы болыткамы күчерде, баланың күзендә тилгән сурәте пәйда булды Дәрвиш тә тиз генә күккә карады Аның йөрәге жуылдап алды Күктә, биектә. Каракош оча иде Канатларын җәйгән, һич талпынмыйча, күккә, далага, ике җайдакка, ерак елкыларга, куйларга, дөяләргә мин генә хуҗа дигәндәй. үз көченә инанып. Каракош сабыр гына оча
Йосыф мирза һаман елмая Ул бәхетле
Дәрвиш Йосыф мирзадан
— Биектәге козгын Каракошны күрәсеңме’ - дип сорады
Йосыф мирза югары бакты Алай карады, болай карангалады да
— Берни дә юк анда!— диде
Каракошны Йосыф мирзаның күзе дә элдерми икән Ә козгын бар Козгын һавада йөзә, күктә хуҗа Озакламый бик тиздән ул далага да. даладагы бөтен малга да тырнак батырыр кебек Каракош ашыкмый, форсат көтә Атасы күрми, яңа туган сабый кара козгынны күрә
Муса казый балалары арасыннан иң мәшһүре иң сабыры — Йосыф мирзадыр Сеңлесе Сайгөлене Йосыф мирзага ярәшкәч. Мөхәммәдьяр бик куанган иде Яхшы ир насыйп итте Сайгөлегә Нугай далаларындагы муллык Нугай йортының абруе һәркемгә мәгълүм шул йортның атаклы мирзасы мәһабәт ир-егет Йосыфның хәләле булу — ханбикә булу белән бер Әмма Нугай түрәсе Муса ка-зый үзе дә. башка угыллары да дәүләт эшләрендә алдан күреп, һич югында биш-ун елга гына булса да киләчәккә карап эш йөртә белмәделәр Үзара кырышып, дала-җәйләү бүлешеп күршеләр белән барымта-карымта уйнап, кечкенә бер җиңүне дә бөек галәбәгә санап чит ил сәүдәгәрләре, илчеләренең юк-бар бүләгенә алданып. сөенеп яшәделәр Нугайларның иң олы түрәсе дә Мәскәү- нең гап-гади сәүдәгәре җәбәхәер генә монахы хәтле дә алга карап эш кыла алмады Бүген, бүген булмаса — иртәгә Нугай тәхете бушаячак Муса казый әҗәл шаукымы белән генә аякланды Монысы
хак Кем тәхет варисы’ Шыгаймы9 Итәк мирзамы9 Шәехмамаймы? Өлкән угыл калыр, әмма яшь ягыннан «лкән угыл, сай зиһенле булса, илне кая алып китәр9 Нугай йортының төзек-төзек түгеллегенә Казан йортының язмышы да ай-һай, нык бәйле. Тәхеттә кем булса да. аңа акыл бирердәй яхшы киңәшче кирәк Әлбәттә Йосыф мирза бу эшкә кулайларның кулае да бит. югыйсә
Шулай уйлады дәрвиш Атлар салмак адымга күчкәч, әйтте.
— Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһе вә бәрәкәтүһ1 Исән-аман- мысың. Йосыф мирза кияү!
Күзгә күз текәлде Дәрвиш аңлады, бу беркатлы кияү моңарчы аны танымаган Йосыф мирзаның гаҗәпләнеп ачылган күзләрендәге сөальгә җавап буларак ул
— Дөрес.— диде.— Дөрес. Йосыф кияү, бу — мин
— Мөхәммәдьяр кайнагам9— диде мирза. Бу аның гаҗәпләнүе дә. соравы да. җавабы да иде— Кайнатам1 Охшаттым, биң- зәттем Сунардан кайтканда ук охшаткан идем. Кара, дидем, бу суфый минем кайнагам Мөхәммәдьярга биңзәр. дидем Алышынгансың. кайнагам Затлы бәк киемнәрен ташлаганыңны ишетә беләбез
— Ташлатканнарын беләсез.— дип өстәде Мөхәммәдьяр
— Ие. кыен булгандыр. Болай дәрвиш ямаучалары киеп, сукбайлыкта йөридер, дип башыма да китермәдем — Йосыф мирза елмайды.— Мең дә бер кичә-дәге Мәгъриб шымчысына биңзә- гәнсең.
Йосыф мирза, әлбәттә, бу сүзләрен шаярып әйтте, әмма Мөхәммәдьяр елмаймады Ул тирән сулыш алды: дөресрәге, бу—көрсенү иде Авыр бер кайгыданмы, үз язмышының шулай алмашы- нучан булганыннанмы. Мөхәммәдьяр үпкәләренә кергән дала җиле өтеп алырдай кайнарланып чыкты:
— Мирза кияү.— диде ул.— Мин. чыннан да. шымчы бит.
Йосыф мирза ялт итеп Мөхәммәдьярга бакты. Атакай дәрвиш кыяфәтендәге кайнатасы шаяртмыймы икән. дип. сынап карады ул Юк. Мөхәммәдьяр чыраенда уен чаткылары күренмәде.
Кайнатасы янә әйтте:
— Казан сараеның шагыйре, хаҗи углы хаҗи Мөхәммәдьяр, иңенә суфи чикмәне бөркәнеп җәяүләп ил гизәргә мәҗбүр икән, монда шаккатырга урын бардыр, ихтимал Нугай йорты тулы. Сарайчык базарлары тулы кяфер шымчылары йөргәндә кайнаган исем яшереп юл чыккан икән, ни гаҗәп9
— Нинди шымчы9 Кайда шымчы?—диде мирза.
— Мөселман чапаны ябынып. Исмәгыйль мирзаны кунакка чакырып. юк-бар уенчык, утчагар-мылтык белән алдап, хәмер эчертеп. сәрхүш ясап сыйлаган Филапи карабаш булыр.
— Балаби дәрвишнеме әйтәмсең. кайнагам9— диде мирза һәм. җавап та көтеп тормаенча. көлеп куйды — Йа-а, Тәңрем, шул бичара суфимы шымчы?
— Күрсәтер әле ул үзенең бичаралыгын! Үзебез бичара булып калмагаек!— диде Мөхәммәдьяр.
— Йә. кайнагам.— диде мирза — Балаби суфи Филапи кафер булсын да ди. нишли ала ул монда. Нугай йортында9
Мөхәммәдьяр бичарадай коелып төште Эчтән генә Беркатлы сабый син. Йосыф мирза кияү .— дип. тагын көрсенде Сүзне ерак- танрак башларга кирәк иде
— Мирза,— диде Мөхәммәдьяр — син Мөхәммәт Әмин ханның үлем түшәгендә ятканын беләсеңме9
— Казаннан чапкын килде. Хода кушса, савыгыр, иншалла!
— Хан үлем түшәгендә, мирза Ханны агуладылар
— Ярлыкта андый сүз юк
— Бел. кияү. Мөхәммәт Әмин ханны агуладылар Бу турыда агулаучылар белә дә. мин генә беләм
— Үз хастасыдыр кайнагам. Аны кем агуласын9
— Кырык сигез яшь яшьмени ул ир кешегә9 Тап-тазадыр Баһадир иде Хәзер — хаста Эт кебек улап ята Урыныннан тора алмаячак Кем эше' Шымчылар эше. Безнең ханнарны йә агасы үтерә, йә баласы агулый, йә чит ил шымчылары багышлый Үз үлеме белән үлгән хан тарихта юк Далагыз киң шул сезнең, нугай- лар-кардәшләр. жил-болыт кебек күчеп йөрисез, таш калалар са-лырга вакытыгыз да. теләгегез дә юктыр Төптәнрәк уйларга теләмисез Җилләр үтәр, сүзләр бетәр, күп халыклар комга судай сеңәр. таш шәһәрләр мәңге калыр, таш шәһәре булган халык бетмәс
— Ташкалалар салдырып Айдаланы бозаргамы, кайнаган’— диде мирза — Юк инде, монысы булмас, даладагы елкылар, елкычылар шәһәрдә яши алмас!
— Чик буйларында кирәк ул таш кальгалар, кияү Кереп качар өчен, икмәк тотар өчен кирәк алар Яу чабар өчен түгел, илне тотар өчен кирәк һәр бакчаның булыр багучысы, багучының булыр өе-тирмәсе Җанымның бер өлеше, бәгыремнең бер кисәге — Нугаем иле1 Җилдән житез атлар белән генә далаңны дошманнардан саклап булмый Утчагарлар. туплар тимер мылтыклар кирәк9 Айдала мирзаларының максаты — күрше туганының малын куып, барымта ясау.
— Уйлап бак,— диде Мөхәммәдьяр бераз дәшми баргач— Ниләр кылына якын илләрдә ерак илләрдә9 Казан ханы — кабер якасында Казанның икенче ханы Мәскәү зинданында чери Бармы башка бер ил. бүтән бер падишаһ, кайсыдыр ки күрше ил пади- шасын төрмәдә черетә9 Бармы9 Синең атаң Муса казый ябып тотамы берәр ханны, берәр патшаны9 Солтаннармы җиңелгән патшаларны зинданнарга яба9
— Бөек кенәз Уасили Габдел Латыйф ханны азат иткән1—диде мирза.
— Иткән'— диде Мөхәммәдьяр — Азат иткән Ни өчен ул Габдел Латыйф ханны Кырымга да. Казанга да җибәрми ’
— Патша аңа Кашира каласын бөтен кереме белән биргән Мөхәммәдьяр көрсенде
— Курчак белән уйнагандай уйный Уасили патша безнең ханнар белән1
Йосыф мирза җавап кайтармады Мөхәммәдьяр да тынып калды Ләкин аның әйтәсе сүзе әле бетмәгән иде Ул әчтән көйде
Касыйм ханы Шәех Әүлияр мәрхүм булды бу ел Тәхеттә — аның углы Шаһ Гали Шаһ Гали Мәскәү сүзеннән беркайчан да чыкмаячак Казанның борын төбендәге бу хан Казанга мәңге дошман булачак Мәскәүнең тырнагы еракка төбәлгән, ай-һай. еракка сузылган аның кулы Мәскәү — Кырым юлына Тула ташкирмәнен ныгытып маташа Тула шәһәрендә туп. мылтык ясаучылар кайнаша Йөзәр тимерче берьюлы туп ясый, ядрә коя Чик буендагы калаларны таш диварлар белән әйләндерәләр Чиркәүләр салалар һәр чиркәү амбарларында елларга җитәрлек ризык туплана Поплары. карабаш монахлары чиркәүләргә күпләп-күпләп икмәк җыя Су өстен тутырып сугыш көймәләре ясый урыс Дөньяга чәчелеп суфи-дәрвиш кыяфәтенә кереп, карабашлары-каратуннары күзәтә эчкә керә, серләр ала. мәгълүмат туплый Ай-Һай. еракка, тирәнгә суза кулын Мәскәү Даланы да кулга алса, бетте Казан, китте Нугай. китте Хаҗитархан
Сабыйлар кыбырсый башлагач, алар ыргып чаба башлады Йола буенча алар, атларны куалап, күбеккә батырып кайтырга тиешләр иде
— һәй-дә-ә'— дип җилкендереп кычкырды Йосыф мирза.— Оч. Турыкай!
Күптәннән узышасы килгән айгырлар кала ягына томырылды Карабистә халкы аларны каршы алырга чыккан:
— Мең яшә. углан, мең яшә!— дип кычкыралар
Ләкин Мөхәммәдьяр шушы алкышларда бер тыйлыгу. теләр* теләмәслек сыман бер нәрсә сизде Карабистәлеләр артык күп түгел. анда-санда кулларына песи тотканнар Аргы якта. Карабистә белән дала тоташкан кырда, берничә кеше җан-фәрманга мәче куып йөри, олы-олы ир-атлар, малай-угланнар мәчеләргә зур ау оештырган Мәет аша мәче сикереп чыкса, ләхеткә иңдергән төнне үк мәрхүмнең җаны әрвах булып өйгә кайта икән Имеш, шул әрвах туганнарына гел йокы бирмәячәк икән Шуңа күрә бу якларда, кеше үлгәч, бөтен мәче халкын мәет җирләгәнче бикләп тоталар Мөхәммәдьяр аңлады калада мәет бар. кемдер үлгән. Нугай түрәсе Мусадыр мөгаен Әмма ул Йосыф мирзага бу турыда берни дә әйтмәде Хансарайга җиткәч, алар кулыннан балаларны даялар алды Йосыф мирза иярдән сикереп төшүгә. Шәехмамай килеп:
— Атакай —диде
Башка сүз кирәкми иде Хансарай капкасы алдында да. сарай эчендә дә кинәт бузлаучылар җылый башлады Берничә җегет гадәттәгечә сул яктан түгел, уң өзәңгегә басып, чаптарларына атланды Атлылар төрлесе төрле урам буйлап чабып киттеләр Алар, бераз баргач, атларын тыя төшеп
— Ваккас углы Муса казый җәнаблары фанидән китте-е. — дип еламсырап кычкыра башладылар.
Бузлаучы хатыннар тавышы ишетелә:
— һай. бавырым, йөрәгем1 Ногай илнең тоткасы-гу... Идегәйнең нәселе, гуу. Кылыч тотса, кырган-гу-у Җәя тотса, сырган, гу-у Ялан тотса — өзгән. гу-у Уәккас баба баласы, илне тоткан атасы Муса пигамбәрдин ат алган, дала иңләп мал талган. Урда буйлый дан тоткан Муса түрә, ник кичтең! Ник кичтең’
— Урда буйлый дан тоткан Муса түрә-ә...
Мәрхүмнең васыятен тоттылар Аның җеназасында ясин чыгучы Атакай дәрвиш-Мөхәммәдъяр булды
Муса казыйны җирләгәч. Сарайчык бушап калды Илче-килче- ләр дә. туган-тумача да. кунак-күршеләр дә таралышты
Дөнья бераз тынычлангач. Йосыф мирзага ияреп. Мөхәммәдьяр Сайгөле бикә янына керде Тамак кырып алгач. Йосыф мирза сүз башлады
— Атакай җеназасында коръән чыкканда бигрәк моңлы бу дәрвишнең мәкаме, дигән идең, менә дәрвишнең үзен алып килдем
Сайгөле бикә аптырап калды Хатыннар ягына бер генә ирнең дә кергәне юк Хәтта Йосыф мирзаның да башка бер ир ияртеп бире*гә иңгәне булмады Бу гайре табигый хәлне Сайгөле бикә аңлый алмады.
— Яхшылабрак кара'— диде Йосыф мирза
— Исән-амансыңмы. сеңлем,—диде Мөхәммәдьяр
— Әстәгыфируллаһ. йа Аллам, йа Ходам'—диде Сайгөле бикә — Абыкаем ла'
Бертуган абыйсын күрүгә артык куанмады, кайчандыр бәкләр, шаһзадәләрдәй затлы кием киеп, мәгърур-төз атлап йөргән остаз МохәммәдъярнЫң тупас йон белән каты киндер алача җеп катыштырып суккан ямаулы җөббә кигән суфи-дәрвишкә әверелгәненә ачындымы Сайгөле бикә, кинәт сулкылдап, абыйсы күкрәгенә йөзен яшерде, сүз әйтә алмыйча
— Абыкаем ла.— дип кабатлый иде ул
Беркемне чакырмаенча. алар өчәү генә озак утырдылар Чәй-
кымыздан соң, игезәкләрне китереп, янәшә салдылар Сабыйлар өстендә хажи углы хажи Мөхәммәдьяр остаз коръән чыкты Коръән укыганда да. соңра балаларны берәм-берәм сөигәндә дә Мөхәммәдьяр шуңа игътибар итте Айдалада жилкендереп йөргәндә дә чамалаган иде — Сөен бәк еламый да. ашарга да эзләнми тик ята. зә- гыифь кенә ыңгырашып йоклый Сөенеч кыз тупырдап тора. елын. _ боргалана, эзләнә, чәбәләнә. С
— Аллаһ хәерле кылсын — диде Мөхәммәдьяр >
Ата белән ана Мөхәммәдьярның тел төбен аңламады ә остаз | белә иде: Сөен бәк гариплеккә дучар
Саигөленең сабый чаклары. Казан елгасында су коенулары * батып үлә язганда аны абыйсы Мөхәммәдьяр коткарганы Ханбо- ® лындагы сабан туйларын — барысын да бәйнә-бәйнә, каита-каита S искә төшереп, рәхәтләнеп сөйләштеләр
Мөхәммәдьяр белән Кошчак олан Карабистә очындагы алачыкта < төн уздырдылар ч
Мөхәммәдьяр Хажитарханга баручы кәрваннарның берсенә ял- * гызы гына тагылып китәргә тиеш иде Колынтай аннан калырга £ теләмәде Дөресе шул. Мөхәммәдьярның да аны монда калдырырга х теләге юк иде Дилазар мирза талаган мөлкәтен Колынтай кире сорамады, ике яхшы тай. атасының алтын-көмешле ике дирбиясен алды Куй, елкы, дөя көтүләре өчен бераз акчалата алып Атакай дәрвиш — качырга. Кошчак олан Йосыф мирзаның сөенчегә биргән атына менеп. Хажитарханга юл алды
Куш атлар да. жайдак үзе дә. терек-терек атлап баручы качырга атланган Мөхәммәдьяр да офыкка кереп, күренмәс булды Алар киткән яктан ишетелгән сорнай авазы -Янмас кыз» көен яңгырата иде Бәлки ул көй Сайгөле бикә колагында калып шулай озак ишетелә торгандыр, аның күңелендә яңгырыйдыр9 Ханым бикә кызчыгы Сөенечне сак кына өскә күтәрде Көйне тыңла, кызым, агаңны күреп кал. дигән сүзе булгандыр, әллә Кояшка күрсәтергә теләдеме ул кызның йөзен7 Әллә Аидала эченнән килгән җылы-иомшак җилгә баласын иркәләтәсе килдеме9 Сабый, уянып, күзен ачты Дала ягыннан искән җил алып килгән үзәк өзгеч сорнай моңын Сөенеч кызчык та тыңлыйдыр сыман тоелды Сайгөле бикәгә Яңа туган сабый күрәме икән соң. ишетәме икән соң9 Ихтимал, бәлки чыннан да Сөенеч кыз -Янмас щ>13» көен тыңлыйдыр Бәлки, аның нәни зиһененә, саф күңеленә менә шушы көй. әче тәкъдир көе язылып бара торгандар' Ихтимал'
Бу вакыйга һиҗрәтдин соң туккыз йөз дә еккерме икенче сәнәдә. Күсе Елы (1516) тарихында булды
Ятимә
Игезәкләр тапканнан соң. Сайгөле бикә тернәкләнә алмады еллар буе мантыр-мантымас йөрде дә. үлем түшәгенә ятты Үз хәлен үзе белгәндер инде, өзелер-өзелмәстә балаларын чакыртып алды Эчкәридәге. ягъни бикә бүлмәсендәге хатыннар, хаста янында ике сабыйны калдырып, алгы якка чыкты әҗәле килеп җиткәнче сабыйларына гына әйтәсе сүзе бардыр бикәнең, дип уйлаганнардыр инде Әмма Сайгөле бикәнең бернинди дә яшерен васыяте юк иде Итагать саклаучы хатыннарга ул.
— Китмәгез, калыгыз' — димәкче булды хәле җитмәде, бу сүзләрне әйтсә, балаларына багышласы әманәтын әйтергә көче калмасын сизеп, дәшмәде
Ана балаларына елмаерга тырышты, кече кызы Сөенеч әнисенең йөзендә интегү галәмәтләрен генә күрде Сөен бәк. бичара ни-нәрсә
булганын аңламый: ул. аяк астындагы келәмгә утырган да. чулак кулының ике бармагын имә
— Сөенечем кызым —диде ана — Сөен бәк карындашыңны ташлама Шәһәри Казанга
Бу Сайгөле бикәнең соңгы сүзе булды Шуның белән ул өзелде
Казан каласыннан Нугай иленә килен булып төшкән Мәхмүт хаҗи кызы. Йосыф мирзаның иң сөекле хатыны Сайгөле бикә игезәкләре Сөен бәк олан белән Сөенеч тутайны калдырып, фани дөньядан мәңгелек йортка күчте. Анакайлары вафат булганда игезәкләргә җиде яшь иде.
С-чн тутай анакаеның соңгы сулышы белән әйткән шул ике сүзен гомере буе онытмады
Чыны шул. Атасыз ятим—ярты ятим, анасыз ятим — кара ятим, анадан калган, гәүдәсе гарип, акылы зәгыйфь бала — кара ятимнәрдән дә ятим Аталары Йосыф мирза йә ауда, йә яуда дигәндәй. гел өйдә тормый Аннан соң ханнар, әмирләр, мирзаларның өйдә чакта да тез башына бала утыртып сөйгәннәре бик сирәк Ир олан булса — ул тәрбияче аталык кулында, кыз олан булса, тәрбияче остазбикә карамагында яши
Анадан туганда имгәнгән Сөен бәк сабыйны башта бик нык тәрбиядә тоттылар Табиплар. өшкерүчеләр зәм-зәм сулары — берсе дә ярдәм итмәде Кендек анасы үзе вафат булыр алдыннан әйткән, имеш йөрмәгез, аңар һични ярдәм итә алмый, туганда ук Сөен бәк оланның башына кан сауган иде. дигән
Җиде яшькә җитеп, сабыйның теле ачылмады, уң аягы, уң кулы зәгыйфь булып тәпи йөрергә дә өйрәнмичә, утырган килеш, шуышып кына урын күчә ала иде.
Анасы Сөен бәкне имезгәндә Сөен тутай озаклап карап торыр иде Сөенеч кыз үзе күкрәктән тиз аерылды Бәбиен имезгәндә анасы гел елый, елап туктагач, тулгап-көйләп сөйләнә башлый
— Сөенечем минем, көенечем минем Сөен бәгем минем Савыгырсың. углым. тазарырсың, колыным Шәһәри Казаннарда бәк булырсың, күз нурым
Үзе Казан кызы булгангадыр, ахрысы. Шәһәри Казан. Казан каласы таш кала, безем ханлыгымызда кебек сүзләр Сайгөле бикәнең теленнән төшмәс иде.
Сөен тутай Казан турындагы һәр сүзне, һәр хикәяне йотлыгып тыңлый, хәтеренә сөңдерә барды
— һе-ей. Сөен бик тутай. ни сәбәпле сән каурый белән язар- сән7 — диләр иде ахирәтләре —Каршыңда — камыш каләм, атаң Йосыф мирза сәңа сүәк каләм дә апкайтты
Сөен тутай җавап бирми Дөрес, камыш каләм белән язуы рәхәт, тик язганда камыш каләмнең сызгырганын, шыгырдаганын сөйми ул — тешкә тия теңкәгә тия Сөяк каләм белән язарга хыялланучылар да күп. әмма андый каләм төртелеп җанга тия
— Иң уңае каурый каләм. — ди Сөен тутай.
— Хикмәте сызгыруда да. төртелүдә дә түгел. — ди ахирәтләре. — Каурый каләмнәр Казан йортыннан килгәнгә. Сөен тутабыз- ның анакае Сайгөле бикә дә каз каурыеннан ясалган каләмнән башка бер төрлесе белән дә язмады
Чыны шул. каз канатларын, каурый каләмнәрне Сайгөле бикәгә Казаннан абзасы Мөхәммәдъяр остаз җибәреп торды Хәзер дә Казан ягыннан килгән һәр кәрванчы Сарайчыкта бер бәйләм каләм калдырып китә Сайгөле бикә вафатына ничә ел узды. Мөхәммәдъяр остаз һаман шул гадәтен тота. Сеңлесенең кызы Сөен тутайга каурый каләм. каз канаты кирәклеген ул бик яхшы белә Каз канаты белән идән-палас себереп була, кием-салымга кунган тузанны да каз канаты белән сафландыралар Ә менә Сөен тутай каз канаты белән
йөзен, тәнен сыпырырга ярата. Бу гамәлне ул бары тик япа-ялгыз калганда гына эшли Канат ялангач тәнгә, йөзгә, керфекләргә, иреннәргә тияр-тимәс кенә, йошмак-назлы итеп кагылып уза Иренгә тигәндә бигрәк тә сәер була. Канатның йомшак йоны иренне генә түгел, бөтен гәүдәне кытыклый сыман
Казан ягыннан — Казиленнән килгән каурый-канаты белән эч- кәридәге келәмнәрне сыпырганда Сөен тутайның анасы бик моңлы 3 итеп җырлый иде г
Каз канатлары ак була. s
Ир канаты ат була с
Сөен тутай мәет өстендә бузлаучылар елаганга да түзде, анасы- 2 ның җеназасын кабергә иңдереп, балчыктан тау хасил булгач та ела- ® мады Хәер, еласа да аның күз яшьләрен һичкем күрмәс иде ул. “ карга каурыедай чем-кара толымнарын таратып, йөзен, бөтен гәүдә- ~ сен каплаган да. бераз бөкрәя төшеп, хәрәкәтсез басып тора Сарай агалары да. кабер казучылар да, бузлаучы хатыннар да таралды -
Иң сөекле, иң яшь хатынын җирләгән көнне Йосыф мирза Хан- * сарайга кайтмады, хәсрәтен юаргадыр, ахрысы, ерак җәйләүгә. »• кымыз йортына китеп барды Каберстанда Сөен тутай ялгызы гына в калырга теләде, аның елыйсы килә иде Елыйсы бик килсә дә. бугазына әче төер булып утырган күз яшьләрен кире йотты ул Кабер янында тутай белән ахирәт кызлар гына торып калды Алар да тирән кайгыда Кеше тавышлары тынгач, зиратта шомлы-серле мохит урнашкач. ахирәтләр Сөен тутайны уратып, чәчләрен тузгытып, илау- лап-илаулап бузлау җыруын башладылар Сөен тутай аскы иренен кан чыкканчы тешләде Ләкин кайгы мохите аның ихтыярыннан көчлерәк булып чыкты Бузлаучы кызлар мәрхүмәнең чибәрлеген мактап алкыш-җыру җырлады Аның уңганлыгын, борынгы затлы нәселдән. Болгарның атаклы әмире Габдулла хәзрәттән килгәнлеген дә бәян иттеләр Йосыф мирзаның иң сөекле хатыны Сайгөле бикә булганлыгын да бузлауга салдылар Бузлауның икенче өлеше Сөен углан белән Сөен тутайның ятим калганлыклары турында иде Зәгыйфь олан белән җиде яшәр кыз баланың кыйсмәте — тәкъдиренә күчеп, ахирәт кызлар бузлауның иң куәтле түбәсенә җиттеләр сүзләре дә. моңнары да, чын күз яшьләре белән үксеп елаулары да. кызлар үзләре дә. зират та олы кайгыга күмелгән иде Сөен тутай түзеп тора алмады, ике күзеннән кайнар яшь. күкрәк эченнән хәсрәт өне бәреп чыкты Тутайның елавы бузлаучыларга яңа көч өстәде бугай. алар, берсеннән-берсе уздырып, монда, кабер янында әле яңа гына уйлап чыгарган кайгы сүзләрен үзәк өзгеч моңга салып илаулый башладылар Ихтыяр көче белән озак тыелып торган кайгы мәкаме кабер ташларына бәрелеп озак йөрде Чәч-башларын тузгы-тып. ярсуның хәтәр җирендә йөзне тырнап, чәч йолкып бузлаганнан соң. Сөен тутай да. кызлар да бушанып, хәлсезләнеп, кичке эңгер төшкәч, күләгәдәй тын гына атлап, каберстаннан чыкты
Анасы Сайгөле бикәне гүргә иңдереп кайткан кичне Сөен олан төн ката елады Алганны да салганны да белмичә, үксеп-ярсып бетте, бичара Ими аналары, даялар, сарайдагы барча хаста багучылар җыелып, сабыйны юатырга тырышты Ләкин ярсып беткән оланны һичкем туктата алмады Төн узып, таңнар аткач та бала йокламады Еларга хәле калмаса да. авыру мәче баласыдай, көчкә-көчкә мияулап, хырылдаган тавыш чыгарып ятты
— Инде үлә. мирзага хәбәр салырга кирәк' — диде хатыннар Җәйләүгә, кымыз йортына чапкын күндерделәр Ләкин Йосыф мирза, кымызны ташлап, үлем түшәгендәге төпчек олан белән бәхилләшергә кайтмады
Сөен тутай да ул төнне, күзе йомык ятса да. йокыга китә алмады Бала багучылар тыз да быз кереп-чыгып йөргәндә -Инде үлә Ул
мескеннең үлгәне хәерлерәк-. — дип үзара сөйләнгәннәрен ишеткәч, сикереп торды да карындашы бүлмәсенә йөгерде
Багучылар инде баланы юатырга тырышмый, аңа уенчык та шалтыратмыйлар, хаста багучы хатын сабыйның иреннәренә каз канаты белән әз-әзләп су тигезеп утыра. Калганнары, бик алҗыган сурәттә, кулларын тезләренә салындырып, ял итә. Инде ясинчыга да кеше җибәргәннәр бугай Сөен тутай карындашы Сөен оланга сәерсенеп карап торды-торды да. кинәт атылып, эчкәридән чыкты. Ишегалды буйлап ул атлар аранына таба йөгерде. Атбагарлар иртүк торган. аран тирәсендә мәш киләләр. Алар арасында араннар хуҗасы Комбар ата йөри Ул кемнедер шелтәли, кайсыларына йомыш куша.
— Комбар ата. Комбар ата! — диде Сөен тутай. — Миңа Ко- лынъялны иярлә'
— Ай-баяу! — диде Комбар ата. — Таңнан кая йөрерсәң. Сөенеч тутай. ә?
Сөен тутай. аңа җавап кайтармастан. кирегә борылып, эчкәригә таба томырылды.
Тутайның үз җаны кебек кадерле өч аты бар. Шуларның иң җитезе — Колынъял Узышасы булса. Сөен тутай гел Колынъялны иярләтә.
Таң атар-атмаста нинди узыш булсын9.. Сөен тутайның ахирәтләре түгел. Карабистәдәге кызлар да уянмаган. Нәрсә булды бу кызга9 Анасы үлгәнгә җанын кая куярга белмидер... Шуларны уйлый-уйлый. сөйләнә-сөйләнә. Комбар ата бер урында тик тора алмый торган Колынъялның сыртына ияр салды Коешкан каешын ат койрыгы астына кертеп, түшлекне бәйләп бетергәндә эчкәридән Сөен тутай чыкты Ул. хаста багучы хатыннарның ай-ваена карамастан. карындашын күтәреп. Колынъялы янына килде. Хаста оланны Комбар атага биреп, үзе җәт кенә атка атланды да:
— Монда бирең, Комбар ата!—дип ике кулын сузды
Комбар ата оланны Сөен тутай алдына урнаштырды. Тутай, аякларын өзәңгегә басып, тезгенне тотты. Чу' —дип чөңгергәнче үк. әче кешнәп, арт тояклары белән ком-таш аттырып, Колынъял капкага таба ыргылды. Армай торучы сакчы егет капканы чак ачып өлгерде.
Тояк тавышын ишетеп, артка борылып, янга тайпылып юл салган җәяүлеләрне Сөен тутай, сызгырып, һай-һулап кисәтеп бара Мирза кызы Колынъялына атланып күчәгә чыкса, бөтен җан иясе диварларга сеңеп кала иде.
Карабистәне узып, айдалага чыккач. Сөен тутай тезгенне тагын да бушатты: бәйгерне үз иркенә куйды Яшь айгырга шул гына кирәк иде. ике сабый бер үсмер егеткә дә тормый — җиңел, рәхәтләнеп чап та чап. дала киң Сөен тутай карындашын бер кулы белән генә тотып бара иде. тезгенне ташлагач, ул оланны ике куллап кочаклады. Мәхлүк сабыйның сау кулын ияр җәясенә куйды:
— Тотын. Сөен бәк. нык ябыш! — диде
Олан җәягә чытырдап тотынды Нәрсә булгандыр сабыйга, ул атка менгәннән бирле еламый, сулкылдап ыңгырашмый, әллә биеклектән. әллә ыргып чапканнан куркып, тын калган, бәлки сарайдагы тынчу һавадан арынганга, кинәт салкынча таң һавасына, далага чыкканга шулай үзгәргәндер Дала түреннән печән исе. чәчәк исе. кизәк исе. төтен исе килә. Ихтимал, бу исләрнең барысы да сырхауга дәва булгандыр Байтак баргач, атын тыя төшеп. Сөен тутай. як-якка карады. Балага су кирәк иде Җәйләү юлы өстендәге коега җиткәч, ул карындашын иярдән төшерде Хаста сабыйның сусавы хәттин аш-кан иде. ул. иотлыгып-йотлыгып. тыны капланганчы су эчте Тутай. оланның битен-кулын салкын су белән юды да. тезгенен бәйләп атны далага җибәрде Үзе карындашы янында калды. Сөен бәккә
жан керде Бичара хәлсез сабый иркенгә чыккан атны күзәтә, зәгыйфь кулына кунган кигәвен-чебеннәрне аулап-куалый Сөенеч : тутаи. дала чәчәкләре жыеп. такыя үрергә утырды Олан аның такыя . үргәнен карап утыра, үзе чулак кулының ике бармагын суыра I Болай да зәгыйфь бармаклар еллар буена суыра-суыра. тагын да агарып, нечкәреп, җыерчыкланып калган -
Суырсын әйдә, үзәкләргә үтеп еламасын гына Читтән күзәткән j кеше кое янында апалы-энеле туганнар утыра, дип уйлар иде. мөгаен _ Чирле Сөен бәк. юантык булса да. гәүдәгә кыска. Сөен тутай нәзек- 5 зифа хаста кардәшеннән буйлырак Тутаи әзер такыясын олан ба- Z шына кигезде Сырхау мәхлүк чыраенда елмаюга охшаш бер хәрәкәт = булып алды Инде үлә дигән карындашының шомлы елавыннан = туктавы, елмаерга тырышуы кызга тәэсир итте ул. туганын ярсып ; кочты да. үксеп еларга тотынды Анасыз ятим калу хәсрәте идеме ' бу. әллә хаста олаиның хәлен җиңеләйтә алуына куану яшьләре иде- < ме?
Кала ягыннан коега таба якынаючы тузан болыты күренде Юл А тузанын күрүгә, тутай күз яшьләрен сөртте, йөзенә салкын су бөрке- £ де Ахирәтләре аларны эзли чыккан булырга тиеш Шөкер ул ял- - гышмаган иде Ахирәтләре каберстанда да аңа терәк булды, бүген дә алар аның белән бергә булырга тели
Ярсып чапкан атлары кое янына җитәр-җитмәстән. кызлар ияр өстеннән очып-очып төштеләр, Сөен бәкнең такыя киеп утырганын күргәч. «Сөбханаллаһ-машаллаһ! — диешеп, игезәкләрне уратып алдылар
Шулай итеп. Сөен бәк исән калды Кала халкы да. дала халкы да үләргә йөз тоткан бичара сабыйның савыгып китүен төрлечә юрады Кемдер Аллаһ Тәгаләнең кодрәтенә шөкеранә итте, бәгьзеләре б\ эшне җен вә иблис атына сылтады, кайсысыдыр тумыштан хаста малайның исән калуын Сөен тутайның зирәклегенә бәйләде Менә шул вакыйгадан соң. Сөенеч тутай зәгыйфь карындашын үз янына алды. Буыны тотмас Сөен олан аның өчен тере курчак та, бала да, юаныч да. хафа да иде Шуңа күрә, ятим калу хәсрәте арткарак күчте Нугай иленең иң олуг мирзаларыннан берсе Йосыфның кызы Сөен тутайның укуы-язуы да, уинавы-җырлавы да Айдалага җайдак чыгулары да карындашы Сөен бәккә багланган. Сөен олан күзгә күренеп үзгәрде Ул хәтта аягүрә басып тора башлады Ләкин Йосыф мирза гына кызының гарип олан белән шулай мавыгуына разый түгел иде бугай
Шулай итеп. Сайгөле бикә вафатыннан соң биш былтыр узды да китте хаста олан үз аягы белән йөри, сакау-тыңкыш булса да, теле дә бар Әллә угыллары бик күп булганга. Йосыф мирзаның күңеле барыбер Сөен бәккә ятмады Ул мәхлүк баланы Аллаһ Тәгалә алган булса, мең шөкер дә бит. үлде дигәндә карындашы алып калгач, ни хәл итәрсең'’ Уйлап баксаң. Мирзаның бу хафасы улының гарипле-геннән дә түгелдер әле. кызы сылуларның да сылуы булып өлгереп килә Тот та. бүген үк кияүгә бир Аның яшендәге тутайлар туй узгарып ята Ә моның уенда да юк Тутайның бөтен көче, вакыты олан янында уза Кызны олы тормышка әзерләргә кирәк Анасы Сайгөле бикәне кайчандыр сөйгәнгәме Йосыф мирза Сөен тутайны да аерып сөя, кадерли, кызының кыланмышларына юл куя килде Сөенеч кыз гаять чая чәтертән булып үсте, әче итеп сызгырыр иде үзе маймылдай җитез, ат сыртына ябышып үскәндәй хәтәр җайдак булды Егылгач елаганын, борын салындырып үпкәләп утырганын күрүче булмады
Кымыз мәҗлесләрендә мәшһүр мирзалар әйтә килде
һай. Йосыф мирзам, синең сиккез углынның сиккезинә т< рыр кыз оланың бар гү’ диләр иде
Ярты ятим калгач, гарип оланны үз янына алгач. Сөен тутай бөтенләй үзгәрде кырысланды, аңа олы киленчәкләр кыяфәте иңде Ул зәгыйфь бала карый, көн-төн китап укый, ниләрдер яза-сыза, аннары ахирәтләре белән Сөен бәкне алып, дала эчендә атналар буе куна-төнә йөри Дус кызлары да үзе кебек — җен ташлары кыз- кыркын димәссең Ләкин Сөен тутайны бәхетсезлек сагалап кына торган икән
Игезәкләргә унике яшь тулган көнне — мөшәл бәйрәмендә булды бу хәл
Сөен тутайның өстендә затлы кием, кулында сөяк саплы, бизәкле камчы Шушы көн өчен атасы Хаҗитархан базарыннан кавыштырма изүле, алтын ука белән чигелгән, биле бөрек кысма җилән алып кайткан иде Җиләне бик тә матур, сүз юк. ә менә шул биле бөрүле җиләнне кигәч ни булганын күреп, тутайны киендерүче яшь бикәчләр телсез калды Әллә кыйммәтле җилән матурайтты кызны, әллә үзенең гүзәллеге җиләнгә күчте, гаҗәеп килешле иде алар бер-бер- сенә Сөен бәккә дә яңа җилән тектерделәр, өр-яңа кысма тун кигезделәр биленә көмеш аеллы каеш бәйләделәр, каешка сөяк саплы көмешләнгән хәнҗәр тактылар, башына рахшын-түбәтәй кидерделәр Олы бәкләр дә. мирзалар да. яшьләр дә игезәкләргә мөшәл бүләге китерделәр
Бәйрәмгә Йосыф мирзаның энесе Исмәгыйль мирза да киләчәк иде Сөенеч тутай исә мөшәлем туена Исмәгыйль-Елмаймас мирза килмәсен, дип теләк теләде. Килде Елмаймас мирза аның унике яше тулган көнне, килде, аты коргыры. Исмәгыйль мирза андый мәҗлесләрдән каламыни9! Аның бөтен рәхәте — туй бозу, мәҗлестәшләрне талаштыру, һич югында утчагар мылтыклары чабышкылары белән мактану булыр
Кайбер вакыйгаларны Сөен тутай өч-дүрт яшеннән үк хәтерли. Даялар, бикәләр авызыннан ишеткәннәрен дә исендә тота аның агасы Исмәгыйльнең җандусты Дилазар исемле мирза, далада атаклы Тартын мирзаның токымын кырып, яндырып, бөтен мөлкәтен барымтага алган Таргын углы Кошчак олан бергә-бер ярышта Дилазар мәлгуньне үтергән Исмәгыйль мирзаның үч кайтаруыннан куркып, сабый Кошчак Кырымга күчеп киткән, имеш Озак та узмый. Исмәгыйль мирза мәрхүм Дилазарның җәйләвен туздыра Дилазарның хатыннарын, балаларын, малларын куып алып кайта Бу вакыйга Нугай илен генә түгел, бөтен күрше-тирә халыкларның җанын сыкындырды Әмма Елмаймас мирза халык нәфрәтен игътибарына да элмәде көче җиткәннәрне талый торды, кыра торды Ул хәтта үзе белән бертуган мирзалар өлешенә дә керә башлады Шәехмамай бәктән дә. Шаһым мирзадан да. хәтта абыйсы Йосыф мирзадан да ул курыкмый Ун олыс түрәләре, берләшеп, авызлык тешләп явызлык ташыган бу чыгымчы мирзаны акылга утыртырга булдылар Әмма Исмәгыйль мирза бу мәҗлескә килмәде Курыктымы, әллә аб- заларын мыскыллавы булдымы — туганнары белән сөйләшәсе урында. күп елкы куып, мул бүләкләр төяп. Мәскәвиягә. олуг кенәз Василийга кунакка киткән Василий белән дуслашып алгач, Исмәгыйль мирза үз туганнары белән бөтенләй санлашмас булды Далага ул хуҗа Кайсы җәйләүдән елкы куасы килә — шунда барымта ясый
Хәтерли Сөен тутай. бик яхшы хәтерли Ул вакытта аңа җиде яшь тулып килә иде Исмәгыйль мирза, углы Динәхмәт тугач, зур туй ясады Кемнәр генә юк иде бәби туенда Нугай йортының әмирләре. мирзалары да. чит мәмләкәтләрдән килгән илчеләр дә Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәй дә. хәтта Төрек солтаны бөек Сөләйманның илчесе Искәндәр Маңкуби да килгән иде һай-баягу! Муллык өстендә муллык иде туйда Озакка сузылды ул сыйланулар сунарга чыгулар. кымыз-буза. тагын әллә нинди хәмер-шәраб эчүләр
— Хәерлегә генә булсын, артыкка китте бу туй' Азагы гына яхшы бетә күрсен'—дип дога укып, изге теләкләр теләде Сайгөле бикә
Сөен тутай анасының тавышында шөбһә барлыгын күңеле белән сизгән икән Илче-килчеләр таралгач якын туганнары — Нугай йортының ун олыс мирзалары гына иркенләп утырырга да. шуның белән _ туйны төгәлләргә булдылар Туйның әнә шул соңгы кичендә Исмә- £ гыйль мирза пылаудан чәч бөртегеме, сакал төгеме чыкканга, үзенең d олы бавырчысы Гоҗан аганы табын өстендә суйган Динәхмәт олан- з ның бишек туе әнә шулай кан-мәет белән тәмамланган иде
Сөен тутай Исмәгыйль агасыннан куркып үсте Агасы хакында = яхшы сүз ишетмәгәнгәме. Исмәгыйль мирза килгәнне белсә, әнисе | янына кереп кача. Елмаймас агасы киткәнче шуннан чыкмый иде ул g
Бу юлы — мөшәл туенда — Сөен тутай агасыннан качмады. әмма, аннан ераграк булырга тырышып, күбрәк уенчылар арасында < чуалды
Уеннарның иң кызган чагында Исмәгыйль мирза, бүртенеп, кы- > мыз эчеп кызарып утырган урыныннан калкып, уеннардан читтәрәк * җәелгән келәмдә эсседән йокымсыраган Сөен бәкне күтәреп алды да « үзе кебек үк җүләр-җүнтек. пырдымсыз Айтояк исемле атына атландырды Бичара олан куркып елый башлады
— Мирза баласымы син. кем баласы9 — дип кычкырды Исмәгыйль дуамал —Челләдә җебеп утырма, бар. атта узыш' Валлаһ газим. син беренче киләсең'
Шулай диде дә. кошагыннан табанчасын чыгарып, һавага атты Әле өйрәтелеп тә бетмәгән яшь айгыр кушаяклап алга сикерде, бичара олан тезгенне тотарга да өлгермәде ике куллап ияр киергесенә ябышты Айгыр мәйданнан, кешеләрдән читкә, урманга таба очты Исмәгыйль мирза шаркылдан көлә, аның әтрәманнары-куштаннары һүррәләп, һай-һулап кычкыра, сызгыра Халык шаулаганга, мылтык тавышына Сөен тутай да борылган иде. җүләрләнеп чапкан тай өстендә Сөен олан икәнен күрде Әле генә затлы киемнәргә уранган салмак тутайны танырлык түгел иде ул җен тизлеге белән башындагы асылташлы-тамгалы бүреген кызларга ташлап иң якындагы атка сикереп атланды да. дулаган тайны куа китте Хәтәр ярыш иде бу Авызлыгын тешләгән ярым кыргый асау ат өстендә зәгыйфь олан менә егылам, менә егылам дигәндәй атынып бара аның артыннан чәче-баШы тузган Сөен тутай атына камчы ора-ора ыргый Исмәгыйль мирзаның аты Айтояк җитезрәк иде шул. ара һич якынаймады Дуамал ат. бичара оланны алып, урманга кереп китте Бераздан урман эчендә ярсыган, курыккан атның әче кешнәгәне ишетелде Ул арада Сөен тутай да урман юлына төшкән иде инде Күзләре кан савып акайган яшь айгыр урманнан атылып чыкты да Сөен ту-тай атыннан читкә тайпылып, далага чапты Айтояк иярендә Сөен мирза юк иде Кыз атына янә камчы орды, алар чытырманлыкка барып керделәр Ат кинәт башын иде. Сөен тутай да шулчак нидер сизенеп, башы белән атның ялына сеңде Ат кырга тайпылды, Сөен Тутайның баш түбәсенә тияр-тимәс кенә, агач кәүсәсе яшен тизлеге белән узып китте Тутай ярсу атны тыйды Кире борылып, юлга ар-кылы үскән агач янына килде Юл уртасында Сөен бәк ята иде Кыз имәнеп куйды Оланның баш капкачы ярылган, аннан ургып кара кан ага Ат гәүдәсеннән чак кына биек булып үскән агач ботагында Сөен бәк оланның рахшын-түбәтәе эләгеп калган Тутай, рахшынны алып, иярдән сикерде Яралы оланның башын күтәрә төшеп түбәтәе белән каплап, муен яулыгы белән урап, канны туктатырга теләде
Карындашы Сөен оланны җирләгәч, тутай тилерә язды Сөекле туганының әҗәле аны шулкадәр тетрәткән иде хәтта явыз агасы Исмәгыйль мирзага да ул каргыш сүзен әйтә алмады Кешеләр зә-
гыйфь сабыйның үлүенә бик уфтанмады Аллаһ үзенә алды гөнаһсыз сабый иде. урыны җәннәттә булыр диделәр дә — вәссәлам!
Сөен олан һәлак булгач, тутай күңелендә нидер кителде Ахирәтләре аны бер мизгелгә дә ялгызын калдырмыйча саклады Бераз сихәтләнә төшкәч, ахирәтләре тутайны далага алып чыга башлады. Шулай итеп, бу тораташ халәтеннән ул бик озак айныды. Сәламәтләнеп беткәч, тутайның иң беренче әйткәне— - Исмәгыйль мордар мирза1 — дигән сүз булды. Гомере буе • Исмәгыйль агам дигән Сөен тутай. әлеге фаҗига исенә төшкән саен, чирканып:
— Елмаймас мордар мирза! — дип куя иде.
Әче хәсрәтнең ни икәнен ул. анасы Сайгөле бикә дөнья куйгач, җиде яшендә аңлады. Ошбу җиһанда кара кайгы барын ул Сөен оланның фаҗигале үлеменнән соң татыды. Тагын бер яңа хис аңа үзен танытты: хыялый, чая кыз Сөен тутай нәфрәтнең ни икәнен төшенде. Нәфрәте кайгысына караганда да хәтәррәк икән. Кайгы- хәсрәтле бәндә үз җаена яши бирә. Нәфрәт асраучы адәм һичкайчан да үз җаена яши алмаячак. Якын туганыңа нәфрәтле булу тагын да яманрак. Исмәгыйль мирзага булган нәфрәте аны үчкә чакыра иде. Ул үч алуның ләззәтен көтеп яши Төннәр-көннәр буе уйлап, хыялый җиңүдән коры ләззәт алуның чирканыч икәнен үз зиһенендә ача ал- маса да. күңел түре белән сиземли иде. Бер таңда ул үч кайтарыр өчен дәртләнеп уяна. Икенче таңда, ташка каршы аш атарга кирәк-леген тәкърарлый...
Ике ут арасында ачыргаланып шашмас өчен, ул максатсыз- теләксез генә далага чыга. Иң авыр чакларда, үзенә терәк һәм юаныч булган ахирәтләрен дә күрергә теләмичә, атын соң көченә куып, дала эченә кереп югала...
Шулай бер көнне ул тагын далага чыгып югалды. Атын кара тиргә батырып, кояш кичкә авышкач кына сарайга кайтты. Бичара атын Комбар атага тапшырмыйча, бер сүз әйтмичә, эчкәригә. үз ятагына кереп ауды Юатырга кергән бикәләрне дә. өшкерергә килгән имчеләрне дә күрергә теләмәде.
— Алмашына бу яшь бикәч! — диештеләр хатыннар. — Йосыф мирзага хәбәр салырга кирәк.
— Алмашынмый. — диде бәгъзеләре. — Өлгергән, пешкән.
— Иярдән төшәргә нәүбәт җиткән. Әнә. ун мәмләкәттән ун яучы тутайның иярдән төшүен көтә.
— Килмәгән җире юктыр, җәйрандай зифа буйлы, тулган айдай чәһрәсе.. Падишаһка хәләл булырлык!
Бу сүзләрне ул ишетеп ятты Әлеге хатыннар, ул ишетсен дип. юри кычкырып сөйләште сыман. Юкса, хәсрәтле тутай ханәкәсенең ишеге төбендә үк болай кычкырып сөйләшмәсләр иде.
— Үз баласыдай кадерләп бакты карындашын, бик юксына...
— Бер карында ятканнар бер-берсеннән башка яши алмый...
— Чүп тә булмас. — диде карт дая — Яшь мирзабәйне ул анасы кебек багып үстерде. Мирзабай вафат булгач, ике кулы буш калды. Бала урынына бала кирәк аңа...
Хатыннар тавышы тынды. Сөен тутай ятагына торып утырды Ике кулын түшәккә терәгән, ияге күкрәгендә, чәче таралып, идәнгә, келәмгә тигән. Шул сурәттә байтак утырганнан соң, ул ике кулы белән чәчен як-якка аерды, чәч тузгымнарын ике колак артына кыстырып, йөзен ачты. Аның карашында хәсрәт түгел, яшәү нуры балкый. аның йөзендә өметсезлек сөреме түгел, билгесез куаныч, нидер эстәү яна иде. Җитез күз карашы белән ул диварларга бакты, аның карашы нәзакәт маллары тутырылган кулсандыкта тукталды Ул җәһәт торып кулсандык өстендәге күнчекләрне як-якка ташлап, капкачны ачты Асылташлы чәч кыршавы, энҗе тезгән калфаклар алтын укалы чәчкапларны туздырып, сандык төбеннән саплы көзге
тартып чыгарды Вафатына атна-ун көн кала, анасы Сайгөле бикә аңа үз көзгесен сонып
— Төсем итеп сакларсың. — дигән иде
Көзге йөзен жиңе белән сөртеп алды да. яктыгарак килеп көзгесен өскәрәк күтәрә төшеп, үз йөзенә бакты Күзләр тикшереп, гаҗәпсенеп бага, һәр керфекне аскы ирен кырыендагы бердәнбер , миңне, колак очларын, борын яфракларын барлый Көзге эчендәге 5 кызның ак маңгаена ишелеп-ишелеп төшкән сумкара чәч көлтәләрен г түгәрәк матур бармаклар як-якка аралый Тыңлаусыз, үҗәт чәч уч- 5 малары, көзгедәге серле гүзәл йөзне яман күздән яшерергә теләгән- * дәй. колак артына эләктергән җирдән ычкынып, әледән-әле кызның * чыраен капларга тырыша Матур кул аларны янә колак артына юл- = лый Шул арада икегә аерылган чәч чаршавы артыннан ике чем-кара й күз бага Юк. чем-кара түгел бугай, көзгене чак кына боргаласаң. ’ күзләрдә коңгырт төс чалынып китә Яктылык кими төшсә, алар < чем-кара була Димәк, бу күзләр — яктыда куе коңгырт күләгәдә ч чем-карага әйләнә Күз агы ап-ак. бераз карап торсаң, зәңгәрсу булып > күренә Керфекләре карга каурыедай зәңгәрсу-кара Керфекләр май- * лы суда чылаткан кебек елкылдый, сирәк кенә, салмак кына талпы- « нып ала да янә зәңгәрсу-ак дәрья уртасында кап-кара түгәрәк утраулар пәйда була Ике кашы — ике җәя өске ирене санаи җәя кебек, киртләч ясап тора, аскы ирене шул җәяне тарттырган кереш сыман Бу керешкә, бу җәягә сәрпи yrt куйсаң, һич шик юктыр ки. җәя атачак, атачак вә угы төбәлгән алманың кыл үзәгенә кадалачак Ул алма урынында ир-егет, егет-җилән йөрәге булса, атылган ук әлеге йөрәкләрне үтәли тишеп чыгачак һәм мәңгегә мәхәббәт җәрәхәте салачак Көзгедәге шушы серле чырайнымы соң хатыннар "падишаһка лаек- диде7 Шушындый буламыни инде ул гүзәллек7' Зөләйханың йөзе дә шушылай булды микәнни7 Көзгедәге бу чырай Ширинның чәһрәсе кебек нурлымы икән7 Сөен тутай аптырашта калды Көзгедән гади бер кыз карап тора, башкалардан бер дә артык җире юк Шушы ябаи чырайда нинди гүзәллек булсын7 Шушы да чибәр чырай икән, димәк, барча кызлар да чибәр Мондый кызлар белән бөтен Нугай йорты тулган Юктыр Хатыннар арттырган Ни өчен соң хатыннар күрәләтә ялган сөйләде икән’ Йә. хуш1 Шулай да булсын, ди Чибәр икән — чибәр
Ә чибәр кызларның карашы сагышлы була микәнни7 Гүзәлләр гүзәле, газәлләр газәле Ләйләнең дә багышы шулай моңлы булдымы икән7 Анасыз, иркардәшсез калган ярты ятимнәр бу җиһанда аз түгел, берсенең дә йөзенә мондый шаукымлы сагыш сирпелмәгән Бер-бер фаҗигаме көтә көзгедәге кыз баланы ’
Тышкы якта тавышлар ишетелде Ишек төбендә үк кемдер тамак кырды Сөен тутай. көзгесен сандыкка ташлап, өстенә мендәр ыргытты
— Кереңнәр! — диде тутай
Бу — Сөеннең иң сөекле ахирәте, ханәкә ишекчесе Сөмбел тутай иде Сөен тутай аны. яратып-сөеп. Сөмбел тутай- дип түгел. -Сөм- белтай - дип йөртә
— Нә хәбәрең, Сөмбелтаи. кемнәр анда7 — диде Сөен
Сомбелтаи. тез йөгенеп, янә аягүрә басты
— Җантутаем. — диде ахирәт кыз — Атакаең олуг мирза Йосыф түрәмез синең янга килә
- Килсен! — диде тутай
Сомбелтаи янә тез йөгенде дә
— Башым өсте, йөзем түбән' — дип юкка чыкты
Ул чыгуга, ишек төбендә янә тамак кырдылар Болары тутайны киендерүче, йоклар алдыннан чишенергә булышучы ахирәтләре Али- ләк белән Бадәмгөл иде Алар артыннан ук Сөмбелтл$"*Р ■” «
, .к >. м « ' 17
Татлыбик фәррашны ияртеп керде Келәмче кыз тәрәзәләрне каерып ачты Курҗыныннан — күн янчыгыннан — чакматаш белән ку алды, ташка чакма чагып, куга ут төшерде Курҗыныннан сандал агачы алып көйрәтте Коры сандал чыбыгы четердәп кабынды Әтрафка хуш ис таралды Ул арада Сөен тутай киенеп өлгергән, урын-җир җыелган, бөтен җиргә затлы келәмнәр капланган, келәм өсләренә мендәрләр ташланган иде.
Ишек артында ир кеше тамак кырды Тутай кызларга ым какты Дүрт ахирәт шәүләдәй юк булды
— Кереңнәр' — диде Сөен
Йосыф мирза ханәкәгә үтте.
— һайди, атакай, узың! — диде кыз.
Олуг мирза ялгыз иде Ул игътибар белән, тәфсилләп-сынап карады кызына Урыныннан тора алмыйча сырхаулап ятучы баласын күрергә дип килгән ата гаҗәпкә калды Хатыннар, даялар әйткән хаста кыз урынында, киенгән-ясанган. җикән камышыдай төз буйлы, Сөен тутай елмаеп басып тора.. Дога кылып, йортка хәер-фатиха биргәч. Йосыф мирза кактырып-суктырып. Сөен тутайның үсеп җиткәнлеге. ялгызлыгы, алдагы тормышны уйлый башларга кирәклеге турында да сүз башлады Итагать саклап, атасының сүзен бүлдермичә тыңлагач, җае чыгуга. Сөен тутай әйтте:
— Атакаем. — диде — Өлгермәгән җимешне ашыгып өзсәң, әче була!
Йосыф мирза әйтте:
— Артык өлгергәнгә караганда, өлгерер-өлгермәстә өзеп куйсаң, өйдә дә пешә ул җиләк-җимеш.— диде. Ярым шаяру, ярым җитди сөйләшү шуның белән төкәнде Уен-көлкеле бу сүзләрдә. Йосыф мирзаның тавышында шаяруга караганда кырыслык микъдары күбрәк икәнне тутай бик яхшы аңлады: көт тә тор. озакламый яучылар киләчәк!
Йосыф мирза кызыннан артыгы белән канәгать иде Аның теләкләре фәрештәнең амин әйткән чорына туры килгәндер, ахрысы, хыялы тормышка аша тора гүзәлләрдин гүзәл, газәлләрдин газәл булган ич аның кызы Сөен тутай. Иярдән төшеп, берәр ханга, солтанга кияүгә чыгып, тәхет-сарай яме булырлык сылу килен үстергән ләбаса Нугай даласы Шул уйлар белән, куанычлы хыял белән Йосыф мирза. Сәгадәт Гәрәй хан чакыруы илә. көтүе белән елкы куып, олы бүләкләр алып. Кырымга-Бакчасарайга юл алды.
Ирәмбаг
Атасы Йосыф мирза белән сөйләшкәннән соң тутайга нидер булды. Гомергә кияүгә чыкмаенча. гарип кардәше Сөен мирзачыкны багып яшәргә, шулай тамырында корып, әҗәле килгәч, сабыр гына фани дөнья белән алыш-бирешне төгәлләргә ниятләгән иде ул. нәрсә булды соң аңа бу арада7 Сарай хатыннарының астарлап әйткән сүзләреме аны җилкетте7 Ханәкәгә кергәч, атасы аның буй-сынына, чәһрәсенә карап, сәерсенеп торды аның чибәрлеге, үсеп-өлгергәнлеге турында шулай хәбәр салдымы7 Нигә соң әле ул янә көзгегә бакты7 Атасы чыгып киткәч тә ул янә көзгегә карады Озак кына үз йөзен тикшергәч, уйга калды Димәк, ул ямьсез түгел Ямьсез булмагач димәк, ул матур Үзенең гүзәл булуына ул әле һаман ышанмый Аның хыялындагы гүзәллек ул — Зөләйха. Ләйлә. Зөһрә вә Ширин Менә ул дөнья гүзәллеген үзләренә җыйган илаһи затлар Аның хыялындагы гүзәллек ул — Ирәмбаг Шушы Ирә.м бакчасында рәхәт кичүче газәлләр
Шул төнне үк Сөен тутай Ирәмбагны төшендә күрде Нә гаҗәп
ки, төш түгел иде бугай ул Шулкадәр чын иде ул бакча, бакчадагы җимеш агачлары, агачлардагы сандугачлары, тутый кошлар, бакча уртасындагы чирәм, чирәмдәге тавислар, һөдһөд кошлары бакча уртасындагы күл. күлгә коючы чишмәләр, күлдә йөзүче аккошлар, күл уртасында һавага су аттырып торучы алтын көпшәләр — барысы да аермачык, бер хәятта иде Могҗиза эчендә могҗиза булып, бакчада бер ханәкә пәйда булды Ап-ак сөяктән эшләнгән утыргыч-көрсиләр. ~ ул көрсиләрнең бормалы бизәкләре, сырлары-ырмаулары — саф ал- * тыннан Бакча сукмагы буйлатып, акбүз атта бакчаның хуҗасы = Шәддад падишаһ килә Фил сөяге кебек акдин-ак. пакьдин-пакь 2 бу гайрәтле айгырны каян таптылар икән9 Ап-ак атта — зәңгәрсу 2 келәм, келәм өстендә—иярдә — шәм йоткандай, төз Шәддад пади- ш шаһ утыра Ул үзе дә ап-ак кием кигән, башында да ап-ак чалма. 2 акбүз атның кыңгырау айдары да ап-ак ләкләк каурыеннан ясалган. ® шундый ук каурый Шәддад падишаһның чалмасында да Шәддад киләсе сукмакка тавис койрыгы аркылы сузылып яткан. Шәддад * падишаһ сак кына тезгенен тартты акбүз ат туктады Тавис үз кой- 4 рыгын сөйрәп алып бетергәнче, акбүз ат урыныннан кузгалмады, ь бер җирдә таптанып торды Тавис ераклашкач кына, падишаһ тезген- * не бушатты, аның аты Сөен тутай янында, ханәкә ишеге турында туктады
— Сөенеч бикәч! — диде мәгърур падишаһ — Син минем хәләлем Әйдә, кил куеныма. Ирәмбаг сараенда безне никах мәҗлесенә көтәләр.
Шәддад падишаһ Сөен тутайга кулын сузды, алар ат өстендә икәү булдылар Падишаһ кызны куенына алды Акбүз ат һавага очып менде Шул мизгелдә кемдер үзәк өзелерлек итеп «Янмас кыз» көен уйный башлады. Баксаң. Шәддад падишаһ та бу көйне белә, бу көйне җаны белән сөя икән Әнә шул ләззәтле мәлдә генә Ирәмбаг өстендә, ал арның баш очында Каракош пәйда булды Янмас кыз көе бозылып, буталып бетте Очып барганда акбүз ат аска егылды Сөен тутай. кычкырып, үз тавышына уянып китте
Төш күргәннән соң Сөен тутай, чыннан да. алмашынды Аның теләге үзгәрде Азагы куркыныч булса да. бу маҗаралы төш аңа ләззәт бирде Аңлата алмаслык бер ләззәт иде ул Аның уе-зиһене дә. хыялы да. тәне-бәдәИе дә рәхәт изрәүдә яши башлады Төшен ул берәүгә дә юратмады, фалчыга да бармады Матур, әмма дәһшәтле бу хыялый вакыйганы ул иң якын ахирәте Сөмбелтайга да сөйләргә базмады Шуннан соң ул төш юратуның файдасыз бер шөгыль икәнлеген аңлады Юратучының күңеле булсынга юраучы төшне яхшыга юрый, ә ни уйлаганын, төшнең шомлы мәгънәсен яшереп калдыра Төшен яманга юраганны берәү дә сөйми Инде дә яманга юрасалар, юраганы юш килеп, шул яманлык бәндә башына төшәчәк Бәс. күргән төшең сер булып үзеңдә генә калсын Сер никадәр тирән яшерел- сә. шулкадәр ләззәтлерәк булып сулкылдый Сөен тутай тагын бер хакыйкатьне аңлады, ул — Сөен тутай — мәһабәт Йосыф төшеннән дә, гүзәлләрдән гүзәл Зөләйха төшеннән дә мәгънәлерәк төш күргән икән Мондый төшне мендәрең астына мең төрле бөтик язып салсаң да күрмәссең' Мондаен да мәгънәле төшне алтын-көмешкә дә сатып алалмассың, биллаһи' Үзенчә юрады ул төшен. Бу төш Аллаһ Тәгаләдән бер-бер хәбәрдер Ирәм бакчасы, китапларда гына түгел, бу җиһанда да бар ул Ләкин фани дөньядагы бәхет-сәгадәт бакчасын эзләп табарга кирәк Ул бакчаның асыл хуҗасы сине көтә Бар син, эзләп тап ул рәхәтият багын Тутайдан син бикәгә әверелерсең, дидеме бу төш ’ Ә нәрсәне хәбәр итә ул Каракош9 Акбүз атның Шәддад падишаһ вә Сөен тутай белән бергә упкынга очуы ни-нәрсәгә ишарә9 Әстәгыфируллаһ. ул турыда уйламавың, төшне юрамавың хәерлерәк
Ирәмбагтагы падишаһ Шәддад тагын төшемә кермәсме дип. ул йокы ястыгына иртәрәк ята башлады Эңгер-меңгер төшүгә, үз Ханәкәсенә кереп бикләнә дә түшәгенә чума. Йокламый ул Күзен йомып. хыялындагы Ирәмбагта йөри. Чәчәкләр, кошлар белән сөйләшә. акбүз аттагы Шәддад падишаһка эндәшә. Аның бер үзе сөйләнгәнен ишетеп, сарай бикәләре
— Саташа' Көннән-көн алмашына бара' — диделәр
Хәзер аның төп яшәеше шул сихри бакчада — Ирәмбагта. Ул карыны ачкач — ашарга, атын сагынгач, далада ат чаптырып кайту өчен, ара-тирә генә бу дөньяга да кайткалыи шикелле. Тора-бара ул Ирәмбагның барлыгына ихластан ышана башлады Шулай итеп. Ирәмбаг сөйкемле сөяк Сөен тутайның бөек максатына әйләнде.
Әмма. Ирәмбагны эзләп сәяхәткә чыгар өчен, кызларны ир-егетләр генә күтәрә алырлык михнәтләр чигәргә, коллыкка төшмәс өчен — кылыч айкарга өйрәтү шарт иде Тик кайдан, каян аласың андый останы9 Сарай кылычбазарларына сер чишү ахмаклык булса, вак мирзалар арасында бу эшне аңларлык, кызлар серен яшереп сакларлык егетләр егете, ирләр ире юк.
Соң тапкыр далага чыкканда ул уеннарга катнашмады Колынъ- ялына атланып, дала түренә хәтле чапты Челлә бөҗәкләренә чыдый алмыйча. Колынъял авызлыгын тешләп, хуҗасын чүл эченә алып кереп китте. Тутай, аякларын өзәңгегә терәп, җан ачуы белән ике куллап тезгенне каерды, әмма яшь айгыр күзен акайтып, башын бирмичә җене белән чаба да чаба иде.
Ярсу ат һаман чүл эченә керә барды Бара торгач, ул ак күбеккә батып туктады Ком атның хәлен алды. Сөен тутай. турсыгыннан бер уч су алып, атның ирененә тигезде; көнчәлегеннән бер локма ләваш алып, атка каптырды.
— Менә шулай, — диде кыз. — Менә шулай... сабыр-сабыр...
Икесе дә тынычлана төште. Ул җәяүләнде, атның тирен сыпыр- галап. янә икмәк каптырды Хәзер кайту юлын карау кирәк, дип. тутай янә ияргә менде Алай карады, болан бакты да — чүл эченә кереп адашканлыгын аңлады. Ярар, ни булса шул булыр, килгән эзгә басып кайтырбыз, дип. атын тояк эзләренә таба борды Әмма, бераз баргач, әлеге эзләр дә юкка чыкты ком өстендәге тояк эзләре йомылган иде Ат тагын тынычсызлана, тартыла, артка чигә, чыгымлый башлады
Чүл өстенә төн төште Тутайның күңеленә шом иңде. Күпме генә сызгырып, кычкырып караса да. аңа җавап бирүче булмады. Бер генә җан иясе дә очрамады Бу якта, йөз чакрымнан ким арада, бер генә кышлак та юк иде. ахры. Ара-тирә чүл бүресе улаганы гына ишетелә Шулай шомланып, бер йокымсырап, бер уянып, ул берьялгызы төн кичте. Таң аткач, ияргә басып офыкка карап торганда. ыңгырашкан өн ишеткәндәй булды. Тутай, алак-ялак карангалап. чүлне тыңлады Хак икән, ыңгырашу саксаул ягыннан ишетелә...
Саксаул төбендә комга күмелеп бетә язган бер гәүдә ята Килеп җитәр-җитмәстән. тутай иярдән сикереп төште Йөзтүбән яткан гәүдәне чалкан әйләндерде. Кешенең йөзе күренми, чал сакалы барлыгы гына беленә иде Ком катыш кан сыланган чырайны ул турсыгындагы су белән чылатты, кибешкән иреннәргә аз гына су тамызды. Адәм күзен ачты Бер күзе чабык иде — кылыч эзенә ком-кан укмашып каткан Сөен тутай. үрелеп, ияргә бәйләнгән тулымын алды
— Мә. адәми, зат. эч' — дип. әлеге бәндәгә кымыз йоттырды.
Җәрәхәтле адәмгә бераз хәл керде
— Җегет...— дип пышылдады ул. Сөен тутайга сәерсенеп карап торганнан соң Сөен тутай Юк. мин җегет имәсмен1 Мин кыз затыннан булырмын . — димәкче иде. теле аңкавына ябышып калды. Димәк, аны егет дип таныйлар Далага чыкканда ул. аягына күн
чөлкә кия. чәчен җыеп. башлыгы астына тутыра да. ябынча бөркәнә, күлмәген бил тиңентен өскә күтәреп бәйли, чалбарын бөктәрләп чөлкә эченә тыга иде Ихтимал, үсмер-егет сыман күренәдер
— Сул якта ваһа булыр — диде яралы адәм Сөен тутай ул күрсәткән якка бакты, офыкта һични күренмәде
— Ошул тарафта...
Җәрәхәтле адәм җөмләсен әйтә алмады, биһуш булды Бераздан, аңына килгәч тутай аны көч-хәл белән ияргә менгезде Байтак кына баргач, офыкта каракучкыл бер нәрсә күренде
— Җитәбез — дип ыңгырашты чүл абзасы
Ваһа дигәне чүлнең бер аулак почмагындагы агачлык булып чыкты Агачлыкта — алачык, бераз читтәрәк—кое күренә. Алачыкта караңгы, салкынча Күзе ияләшә төшкәч, тутай күрде алачыкның тышы киез белән тышланган, эче дә киез белән эчләнгән идәндәге ком балчыгына хәтле алынган, такыр, салкынча. такырга тула җәелгән Чүл уртасындагы җәннәт иде бу җир Ул җәрәхәтлене тәбә-нәк сәкегә яткызды Яраларын янә юып бәйләде, янә кымыз эчерде Бераз хәл алгач, абзый әйтте.
— Туланы күтәр. — диде— Базда бар
Тула астында — агач капкач, капкач астында — баз авызы, базда — тулым-тулым кымыз, йомарлам-йомарлам корыт, дуга-дуга казы, тутырма Сөен тутай хәйран калды Бер корыт, бер казы, бер тулып алып, баздан чыкты.
— Кичерең, олан. — диде хуҗа — Тора алмам Үзең сыйлан Икәүләшеп тамак ялгадылар.
— Сиңа олуг рәхмәтем. — дип. хуҗа үзен коткаручыга хәнҗәр сузды
— Куй1 — диде тутай. — Бу хәнҗәр — дөнья бәһасе
Хуҗа чын күңелдән әйтте
— Рәнҗетмәң олы агаңны, — диде — Атаңмы юк өйрәтергә* Күрә карашлымы син'* Ак сакалымнымы күрмәзсәң’’ Затлы сөяк, асыл канлы күренерсең Билеңдә булса бу хәнҗәр, кәмсетмәс ул синең сөягеңне
Бу сүзләрне әйтү хуҗаның актык җегәрен алды, ул, биһуш булып. саташа башлады Тутай төн буе хаста хуҗаның башындагы әтрәк-чүпрәкләрен алыштырып, чылатып торды Хуҗа ыңгырашудан туктады, ләкин күзен ачмады Ул йоклый иде буган
Ике тәүлек фани донья белән бакый дөнья арасында бәргәләнгәннән соң. хуҗа кеше күзен ачты Ачык тавыш белән су сорады Дәшмичә генә, казылык белән нан җыйды Янә салкын кымыз эчте
Ризыктан хушлангач, хуҗа әйтте
Кемдер син. олан? Атың кайнар канлы, үзең тилеканлы. кайсы мирза нәселендин булырсың7
Мондый сорауны тутай күптән көтә иде. шуңа күрә, җавабы
әзер иде
Атым булыр Акмирза. атам булыр Йосыф бай. бабам булыр Муса казый
— Идегәй бәктин икән токымың —диде хуҗа—Күренә шул, күренә нәсел Сөягең затлы зәррәдин, телең татлы шәкәрдян Сөхбәтеңдә син. җегет асылдырсың. көләч йөзле ширин сүзле, ләтыйф сурәтле, зариф сиратлы, җиһан кайгусындин азат булгыл, мине коткаргучы мирзабәи Атаң җәйләвендә бәйгеләрдә мин өч ел Бүзтарланым белән алда килдем, бәйге-йөлте алдым Атым минем Аблак баба
О»ен тутай таныды Бу бит чүл бабасы Ничә еллар Ңугай илендә ат бәйгеләрендә баш бирмәгән атаклы Бүзтарлан йөргәнең хуҗасы бу Һәр ярышта беренче бүләк-йөлте ала килгән серле баба Аның кайда яшәгәнен дә. кайсы ырудан икәнен дә белүче
булмады. Чүлдән чыга, чүлгә китеп югала Өченче ел да. Исмәгыйль мирза аның Бүзтарланын сорады Сатмады Чүлбаба атын. Бәя арттырганнан-арттыра барып Исмәгыйль мирза Бүзтарланга бәрабәр ике яхшы айгыр, ике дөя. бер утчагар куйды Мәгърур баба Бүзтарланын барыбер сатмады, сикереп атына менде дә чүл ягына китеп юк булды Исмәгыйль мирза ирене өзелердәй булып ысылдап сүгенде:
— Токымыңны кыраем1 —дип. бәйгедән китте
Чүлбабаның кайда яшәгәнен әйтүчегә Исмәгыйль мирза мал вәгъдә иткән, диделәр Әйтүче булмаган Белсәләр дә әйтмәгәннәрдер Аның кайдалыгын Исмәгыйль мирза белә калса, ни буласы мәгълүмдер ки: ул Чүлбабадан Бүзтарланны талап алачак
— Идегәйнең токымында ала да бар. кола да бар. баба.— диде Сөен тутай
— Хак.— диде хуҗа — Елмаймас мирзадай фетнәдар адәмне мин очратмадым Мәкербаз уз башын гына харап итсә — мең шөкер Ай-һайли. яманнар ил башына җилкенә, шунысы аяныч, мирзабәй.
Хаста хуҗаның гыйбрәтле хикәятен тыңлап, тагын бер тәүлек узды. Егет сурәтендәге Сөен тутайга дөнья гизгән ир кешенең сөйләгәнен тыңлап сабак алу бик тә кирәк иде: шуңа күрә, аның ихтыярыннан тыш башланган «җегет мирза уенын ул ялгышма- енча дәвам итәргә тиеш иде.
Габдел Каюм иде аның чын исеме, әмма сабый чакта шаярып- сөеп кенә Аблак диделәр. Үләт мулы чыгып, җәйләү-җәйләү адәм- мал кырылды Шул заманда Аблак сабый ятим калды. Аны мәетләр арасында табып, бер кәрванчы үзенә угыл итте Аңа тарун ата булды Сабый Аблак кәрван берлә юл күчеп, ел күчеп, ничәмә-ничә икълим җир гизде. Аблакның зиһенен, эшен күреп, тарун ата үгәй углын Мысырда укырга калдырды. Юл йөргәндә хәрам иләр кәрванчы тарун атаның башын чабып, бөтен мөлкәтен талап алган. Аблак-ятим. мәдрәсәне ташлап, хуҗадан-хуҗага күчеп, тамак хакы өчен хезмәт кыла Хуҗаларын яклашып, бик күп орышларда иш- тиракчы була. Шулай итеп, гомер уза. бераз мая җыеп, үз тамагын үзе туйдырырдай елкы-дөя асрап, бер Алла ТЪгаләгә сәҗдә итеп яшәмәк була Шәйдәк бәктән дә. Шәехмамай мирзадан да. Йосыф түрәдән дә ярлык алып, берәүсенеке дә булмаган шушы чүлдә яшәп, актык гомерен төгәлләргә ният кылган Җиде елда җитмеш елкы, илле дөя үрчетеп, үзбашка тормыш корып. Аллаһ ТЪгаләгә йөз куеп, һичкемгә зыян-зәхмәт күрсәтмәенчә яшәп ятканда, аның елкыларын дөяләрен барымтага куарга килгәннәр, ялгызы гына булса да. Аблак бичара каты орыша. Әмма кылыч белән аның уң күзенә чапканнар
— Күп һөнәрләр белдем. Тылмач та мин фарсы, гарәп, төрки— туган телләрем. Чинча яхшы гәп орамән Фрәңчә дә аңлаша алам. тәскәүчә алыш-биреш ясарга да куәтемнән килә Кол да булдым Түрә дә булдым, олан Әмма бәхетем, азатлыгым гына булмады Нә җәзыгым бардыр Илаһ каршында' Нә эш кыйлсам әгәр, башы яхшы, азаккы һәрчак яман тәмам итәр Яшь ятим — ятим түгелдер карт ятим — кара ятим Әй-йа. Ходам йөрдем мин хезмәтеңдә һич карусыз, кайчак тук булдым, күпчак — ач. Илаһем, коткаргыл мине бу михнәтдин. дип, ачы теләкләр теләдем Бирде Ходам миңа бу муллыкны, шундук тартып та алды
Сөен тутай әйтте:
— Аллаһ-ТЪңре алмады малыңны. Аблак баба.— диде. ______ Бу ___
угры хәрамилар эше. мотлак!
— Син фәрештә минем чөн. Акмирза бәй. Аллаһка ирешсен кыйлган эшең Нөкәрләреңне һәм табарсың.
— Аблак баба.— диде Акмирза сурәтендәге тутай.— Син са-
выгырсың. аякланырсың, иншаллаһ Мин дә нөкәрләрем белән кавышырмын Әмма бер гозерем бар сиңа, баба
— Тарыкмагыл. тугрысын әйт' — диде хуҗа.
— Мин сабый Нөкәрләрем дәхи артык яшьтер. Син өйрәткел безне яугир һөнәренә7 Савыккач
— Сараенда Йосыф мирза кылычбазлар асрамыймы7
— Яугирләр күп. әмма синең янда яшәп, сиңа аркадаш булыр- с дек, баба
— Болай хуш күрдек. Акмирза олан.— диде хуҗа — Алып кил = нөкәрләреңне. 2
Аяклангач, юл өйрәтеп. Аблак баба яшь дустын озатып калды S Ат менгән дустының шәүләсе офыкка кереп йотылганчы, урынын- х нан кузгалмады Әгәр яшь мирза вәгъдәсендә тормаса. аңа бер- | бер зыян килсә, чүл уртасындагы бу алачыкка һичкемнең юлы - төшмәс Бер елкысыз, бер дөясез ул. атна-ун көннән ачыга башлап. киезенә ятып ялгыз башы җан тартачак
Сөен тутайның ахирәтләре дала белән чүл кушылып аралаш- 4 кан җирдә. Колынъял дулап, ком эченә кереп киткән тирәдә киез С йорт корып, казан асып яшәп ята иде. Алар, әледән-әле икешәр-өчәр Т җайдак күндереп, югалган тугайны эзли-эзли тәмам гаҗиз булып беткән Сау-сәламәт, көр күңелле Сөен тутайны күргәч, рәхәтләнеп елаштылар.
Атасы сәфәргә киткәч. Сөен тугай утыз ахирәтен дә дала түренә чакырды, янәсе, алар ат бәйгесе узгаралар Сәбәп ат чабыштыру түгел иде. яшерен сер әйтү өчен тутай ахирәтләрен иркенгә алып чыкты Сарайның күзе—мең. калаклары—бихисаптыр. әйткәнеңне түгел, уйлаганыңны да ишетеп торалар
Дала буйлап ат кыздырып уйнаганнан соң. алар ТЪбанлыкүлгә җиттеләр Яр чишмәсе янында туктап. Сөен тутай ахирәтләренә сафка тезелергә кушты Утыз кыз атланган утыз ат җепкә тезеп бастыргандай бер саф булды Сөенеч тутай. атын саф каршына куеп, өзәңгегә баса төшеп, ияреннән калыкты
— Ахирәтләрем' — диде ул. — Сез Йосыф мирзаның сөекле кызы Сөен тутай белән ахирәткәчә бер тән. бер җан булып яшәргә ант эчтегез, шул хакмы7
— Ха-ак! Без бергә! —диде кызлар беравыздан
Тутай янә әйтте
— Ант эчкәннәр урында кала Антсызлар өч торык алга чыксын! — Ике җайдак кыз, сафтан аерылып, өч торык чамасы ара калдырып, туктады Сафның башында торучы Снембелтай. сүз сорап, камчылы кулын баш очына күтәрде Сөен аңа ым какты сөйлә. Сөмбелтай!
— Сөйкемле Сөякле Сөенеч тутай'—диде ишекче кыз—Болар сиңа буй сындырып, яныңда тез йөгенеп яшәү өчен ихтыяри хезмәткә килгән ике кыз Утыз ахирәтем булсын, дидең Кабул кыйл- саң, без хәзер — утыз!
Тутай әйтте
— Бәс. алдымда Җимбуйлыклы Каранугай ыруының Казаяк тамгалы Карышкан мирза кызы Нәргә тутай торыр7 Кайсыгыздыр ул7
Җирән аттагы кыз камчылы кулын күтәрде
Сойләң' — диде тутай Кыз башлады
Җимбуйлыклы Каранугай ыруының Казаяк тамгалы Нәргә тутай мин торырмын. Сөйкемле Сөякле Сөенеч тутай' Минемчөн багышың — балкыш, карашың — каргыш'
— Шәван атта йөрү сиңа төс түгел. Нәргәтай' — диде Сөен Яңа кыздан күзен алмыйча, өстәп куйды — Сөмбелтай. Комбар атага җиткергел. Нәргәтайга Акбәкәлне күндерсен
Башым өсте, йөзем түбән.— диде Сөмбел
Сөен тутайның карашы икенче кызга күчте. Яңа кыз. яшь кыз бу тантанадан каушаган, телсез калган ул тиз генә авызын ача алмады. Бу уңайсыз тынлыкны Сөмбел тутай бозды:
— Сайгөле Сөен тутаемыз. бу—ятимә бер кыз баладыр. Тө- нәген Агабазарда коллыкка сатып торырлар ирде. Ярлыкаң мине, сөякле тутай. базаркәннән мин сатып алдым Кирәк — үлтер, кирәк — асраң!
Сөен тутай җәһәт кенә Сөмбелгә бакты. Ике-өч ел элек Сөен тутай сүз иярә генә әйткән иде. ахирәтләрем арасында җитен чәчле, күк күзле кыз булсайды. дигән иде Шуны онытмаган Сөмбел. Ул юк-бар кол өчен мал түкмәс.
— Колың Сауфия атлы.— диде Сөмбел тутай.— Мәскәү йөзбашының бердәнбер кызы Кормыш сугышында атасы үлгән Анасы Казанда Сафа Гәрәй хозурындадыр
Сөен тутай янә колиһәгә текәлде Картаеп бара торган аргамакка атланган сигез-тугыз яшәр бер сабый аңа багып тора. Аның күз карашы хәнҗәрдәй иде. Аксыл-сары. елкылдаулы чәче тап урталай. Киек Каз юлы ясап аерылган, ике күзе күк касәседәй фирүзә-зәңгәр. Кыз әле тулып җитмәгән, сөякчел беләкле, әмма якын киләчәктә, дүрт-биш елдан бу бичара кол кызның гүзәлләр гүзәле булачагын сиземләп буладыр ки... Ахирәт кызлар белән күз йомдырыш уйнаганда Сөен тутайны егерме сигезнең берсе дә җиңә алмый. Кирәк икән, кеше күзенә карап, сәгать буе күзен йоммый тора ала ул. Кызлар аның күңеле булсын өчен генә шулай җиңелгән булып, күз кабакларын алдан йомадыр. Ләкин бу кол кыз Сауфия Сөен тутайның каты карашын күзләре белән озак тотып торды Хәтәр ярыш иде бу Ярышта хуҗа тутай белән кол кызы тигез иде. Сафтагы кызлар хафалана, пышылдаша башлады Ахирәтләр икесе өчен дә җан ата иде. ахрысы. Сөен тутай җиңеләчәген сизде Җил бу ярышны колиһә файдасына хәл итте. Дала җиле тутайга бәреп исә. Сауфиягә арка яктан иде. Сөен тутайның күзләрендәге дымсулык кипте, яшь килә башлады. Күз кабаклары үзләреннән үзләре кагылып алды, ике күзеннән ике зур бөртек яшь тәгәрәде.
— Ишекчем Сөмбелта-ай! — дип гайре табигый аваз белән кычкырды Сөен тутай. Аның авызыннан мондый хәтәр өн ишетмәгән Сөмбелтай әллә каушады, әллә ялгыш кына, атының ике як бөеренә өзәңгесе белән типте, ярсу ат ыргылып сафтан чыкты. Сөмбелтай. тезгенне каерып, атын Сөен тутай янында туктатты.
— Ләббәй. тутай! —диде ул.
— Сауфия атлы бу кыз балага арандагы иң яхшы атны бирсен Комбар ата'
Арандагы иң яхшы ат Сөен тутайның үзенеке, ерак юлга чыкканда куш итеп алып чыга торган Җөргетай иде.
— Җөргетай9 — дип кайтарып сорады Сөмбел.
— Дөрест! — диде тутай.— Җөргене Сауфиягә багышлыйм.
Тутайның бу кылмышын сафтагылар аңламады Нигә кирәк бу мәгънәсез юмартлык9 Сатып алынган кяфирәгә ярамаганмы яудан кайткан Карабаер!
Сөмбел аңлады Сөен тутай җиңелүеннән нишләргә белми. Бу оятны, бу ачуны басар өчен ул нинди дә булса гадәттән тыш бер эш кылырга тиеш иде.
— Башым өсте, йөзем асты!—диде Сөмбел тутай.— Синең әмерең, минем күнүем!
Чыннан да. Сөен тутайның иң якын ахирәтләре аның җиңелүен онытып. Җөргетайның. берсенә дә тәтемичә, кичә генә сатып алынган кал кяфирәгә насыйп кылынуы кызлар эчендәге көнчелек кортын уятты Тутай моны сизде, шул кортны басар өчен тагын
бер вакыйга кирәк иде. Сөен тутай атын бер урында бөтереп алды да көчле тавыш белән әйтте
— Нәргәтай вә дә Сауфия!—диде.— Сез һәрберегез минем белән бер тән. бер җан булып яшәргә ант эчәргә әзерме9
Кызлар әзер иде Сөен тутай Сөмбел ахирәтенә ым какты Ант эчү йоласына әзерлек башланды Суынып өлгергән елкылар- , га су эчерделәр Сөмбелтай атларны далага җибәрергә боерды jj Ахирәтләр, чыгымчы тайларга тышау салып атларны иркенгә куй- : ды Кызларның бер өлеше, чатыр корып, дәстәрхан тәйарларга ке- ? реште Ике кыз ике якка сакка басты. Уенчы кызлар саз. чыңгырак ~ сорнай, кылкубызларын көйли башлады Ализәк белән Бадәмгөл | Сөен тутайны да. ант эчәргә тиешле кызларны да чишендерә баш- j лады Сөен тутайның.
— Аллаһ ТЪгаләнең үзенә тапшырдык! — дип әйтүеннән һәм ~ кул ишарәсеннән соң уенчылар Янмас кыз» бәетен башлады <
Сорнайның кискен тавышыннан, шөлдерле чыңгыракның ша- 2 пылдавыннан куркып, камышлар арасыннан пырхылдап киек үр- > дәк чыгып очты. Бакалар бер-бер артлы суга чумды Ялгыз челән дә. сунарын ташлап, дала ягына очып китте Моңлы көйне j бераз тыңлагач, Сөен тутай уртага — мәйданга чыкты Атлап чыгу түгел иде бу. аккош кебек йөзү иде Кешегә күрсәтү өчен түгел, ахирәтләре алдында көязләнү өчен түгел, үз рәхәте күңел ихтыяҗы өчен онытылу өчен бу дөньядан азмы-күпме ваз кичеп, үз-үзеңне күзәтү-тикшерү өчен эшләнә бу тамаша Уенчы кызлар үзләре уйный торган бу көйгә үзләре мөкиббән булып тәэсирләнгән Сөен тутай алар чыгарган көйгә сихерләнгән ахирәтләрнең куәсе илә дөньяга чыккан моң күңелләрне богаулаган Утыз бер кыз — утыз бере тиң сихер эчендә Сөен тутай ни өчен мәйданга чыкканын оныткан — ул. әкрен-салмак бии-бии. бөтенләй чишенә башлады Көйнең бер мизгелендә ул, иң әүвәл, болай да нечкә билен өзәрдәй булып торган кошагын чиште Шул кошак аның кулында елан кебек бөтерелә-уйный Икенче якка әйләнгәндә — әллә ялгыш, әллә юри ычкындырды — алтын укаларын җемелдәтеп. кошак чатыр ягына очты Чатыр янындагы кызларның берсе, кошакны алып, кадерләп төреп, алдына салды Бераз биегәч, тутай күлмәгенең көмеш каптырмаларын берәм-берәм ычкындырды Тутай бөтерелгәндә чишелгән күлмәк кабарып-җәелеп китте, шулчак Сөен тутай — күлмәге эченнән үзе шуып чыктымы, күлмәкме хуҗасын ташлап, җилгә очты — ул ятак күлмәкчән генә калды һавадагы күлмәк, салмак кына җилфердәп, тамашачы кызлар өстенә төшеп кунды Чәчбавын кай арада чишкәндер, куе кара озын толымнары таралып, гәүдәсен каплаган, шул кара пәрдә чәч артыннан кызлар тарафына ятак күлмәге дә чыгып очты ТУтайның тәнендә һичнинди кием әсәре юк колак очындагы алкалар, муенындагы мәрҗән муенса, ике беләгендәге беләзек, бармакларындагы йөзекләр генә Сөен тутай комга чүгәләде, чәче чүмәләдәй булып гәүдәсен каплады. Уенчылар ике-өч мизгелгә генә шып туктады Сулыш алгач, ишетелер-ишетелмәс кенә кыл кубыз уйнарга тотынды Кап-кара чәч чүмәләсенә җан керде Сөен тутай әкрен генә калыкты, кинәт башын чайкап, чәч болытын артка ташлады Бер мәлдә аның күкрәкләре ендек но тасы чагылып алды Кара чәч белән капланган гәүдә уенчыларга, тамашачыларга арка куеп, әкрен генә күлгә кереп китте Ант эчүче кызлар да шушы йола биюен кабатларга тиеш иде Сөмбелтай ым какты Уртага Нәргәтай белән Сауфия чыкты Рәкыс-бию тәмамында, көйнең тиешле урынында алар су коенырга күлгә керде Алар артыннан, анадан тума чишенеп, барча кызлар да суга чумды Ул-бу булмагае дип каравылга куелган ике кыз гына ярда, ат өстендә калды ТЪбанлы-
күл аларны бик тә сагынган, ул ихтыярсыз, карышмады коенсыннар гөнаһсыз кызлар, истирахәт алсыннар, ахирәтләрнең чыр- чуына. су чәчрәтеп, зеңгелтәп көлгәннәренә, күлне айкап йөзгәннәренә су төбендә йоклап ятучы карт җәен уянмасмы1 Гап-гади бер көн. юкса Кояш та. камышлар да. су да шул ук. утыз кыз да Алл аһ Тһгалә үзе яраткан адәми зат балалары. Тәңренең бәхетле’балалары Узар гомер, үтәр еллар, язмыш-кыйсмәт бу сабыйларны төрле тарафларга бәрер-сугар Җәбер-хыянәт. кара кайгы, әче хәсрәт баскач кына алар Табанлыкүлдә су коенганда бәхетлеләрдән бәхетле булганнарын аңларлар. Булдымы соң ул Табанлыкүл буендагы рә- хәтият7 —дип көрсенерләр Ә хәзер алар өчен бу гадәти йола, антлашу алдыннан су коену, тән сафландыру гына Судан иң беренче Сөмбел. Ализәк. Бадәмгөл. Татлыбик тутайлар чыкты Алар артыннан ике кыз чыгып, каравылны алмаштырды Сактагы кызлар ат өстеннән үк суга сикерде. Сөмбел кушуы белән мәйданчыкка тире чыгарып салдылар, тире өстенә киез көрпә, көрпә өстенә затлы келәм җәйделәр. Судан чыкканда Сөен тутайның аягы астына, күл буеннан келәмгәчә тире җәеп сукмак салдылар Судан чыгуга, тутай тире сукмакка басты Татлыбик зур-кытыршы сөлге белән тутайның юеш чәчен корытып сөртте, ике кыз тутайның табаннарын чүпрәк белән киптерде Мотрибчы кызлар тагын баягы көйне уйнарга тотынды. Сөен тутай тар сукмак буйлап килде дә келәмгә тезләнде Соңра Нәргәтай белән Сауфия да нәкъ шулай эшләде
— Мәрхәбә! — диде Сөмбелтай
Нәргә тутай белән кол Сауфия икесе берьюлы сүз башлады
— Мәшһүр Йосыф мирзаның кызы Сөен тутай белән ахирәткәчә бер тән. бер җан булып яшәргә ант эчәбез. Бу антымны бозсам, Аллаһ суксын. Сөен тутай ихтыярыннан башка кияүгә чыкмаска. аның гозереннән битәр беркайчан да аннан аерылырга теләк белдермәскә Аллаһ ТЬгалә исеме белән ант итәбез!
Мотрибчылар көчлерәк уйный башлады Татлыбик Сөен тутайга хәнҗәр сузды Бу — мәрхүм Сөен оланның төсе, затлы хәнҗәр иде Сөен тутай акрын гына сузылып хәнҗәрне алды, догамы, әфсенме укып, тиз-тиз талпынып, хәнҗәр очы белән ике күкрәгенә җәрәхәт ясады Борылып карамыйча гына, хәнҗәрне Татлы- биккә бирде Уенчылар бәрәбаннарга катырак орып, кылларга ныграк чиртеп, сорнайга көчлерәк өреп уйный Тез өстендәге ике кызга Сөмбелтай ишарә ясады Нәргәтай — сул имчәктән. Сауфия уңысыннан сызылып чыккан канга иреннәрен тигезде.
— Йотыш кирәк.— диде Сөмбелтай.
Ант эчүче ике кыз. тамчылап. Сөен тутайның канын йотты Кызлар күкрәктән аерылганда Сөеннең тәнендә бернинди кан тамчысы да. бернинди җөй дә күренмәде.
Шулчак Сөмбелтай әйтте:
— Менә хәзер сез — Сөйкемле Сөяк Сөен тутайның ахирәтләре! — диде
Сөмбелтай чакыруы илә. ике сакчыдан башка, ахирәтләр чатырга керде Чатыр күләгәсенә җәелгән келәмнәр өстендә бай дәс- тәрхан салкын кымыз, салкын буза, йөзем суты, җиләк-җимеш. казылык вә нан-ләвәш әзер тора.
Бик күңелле узды бу мәҗлес. Сөен тутайны танырлык түгел иде Ул җырлады, биеде, рәхәтләнеп <Йосыф» кыйссасын тыңлады, бусын Сөмбелтай гаҗәеп оста башкара. Сөен үзе дә мәшһүр дастаннардан кыйтгалар әйтте Мәҗлес азагында Сөен бик тутай. аягүрә торып, тантаналы аваз илә болай диде:
— Ахирәтләрем! Ерак сәфәргә әзерләнегез. Өч көннән, ягъни шимбә көн. без. куш атларыбызны алып, Ирәмбагны эзләргә чыгабыз
Кызлар ашаудан, уеннан туктады Бу бик зур яңалык көтелмәгән хәбәр иде. Сынар өчен генә әйтмәдеме икән тугаебыз дигәндәй. ахирәтләр Сөен тутайга. аннан бер-беренә карашты Әмма СӨеннең чырае үтә дә җитди вә тәвәккәл иде
— Ялгыш әйтмәдем.— диде тугай.— Бөек максатым — рәхә- тият иле, гүзәллек бакчасы Ирәмбагны эзләп табу Бар ул җиһанда _ Ирәм бакчасы, бар Иншаллаһ. ахирәт җәннәтенә өлгерербез Су- ? филар сүзе бу дөнья оҗмахында яшәп калыш лаземдер Ирәмбаг- * ны мин табармын, табармын вә мәңгегә шунда калырмын Сәфәр = ерак, озын-озак булыр Курыкканнар, теләмәгәннәр хәзер үк әйт- 2 сен андыйлар калыр. Үпкәм юк аларга. Аллаһ шаһит Әмма. | юлга чыккач, беркем дә кире борыла алмый Уйлагыз'
Кызлар-ахирәтләр уйлап тормады, бөтенесе дәррәү дәрт белән «
— Без бергә! — дип кычкырды
— Аллаһ ТЪгалә хәерле кылсын!—диде Сөйкемле Сөяк Сөен ' тутай— Бәс. һәркем мәргәнлеккә өйрәнергә, кылыч айкарга ар- - кан-буганак ташларга, пычак уйната белергә тиеш Бу эшкә мин £ маһир бер кылычбаз ялладым Дала түрендә, аулакта ул безне ► яугирлеккә өйрәтер. Хода кушса! и
— Без бергә, тутай' — диде ахирәтләр.
Менә шуннан соң алар, сарайдагылардан яшереп кенә, сәяхәткә әзерләнә башлады
Сөен тутайның көр күңел белән йөрүен сарай бикәләре үзләренчә юрады. Алар сүзен сүз итеп. Йосыф мирза сырхау кызы белән аталарча, түрәләрчә каты сөйләшкән, кызын бизәнеп-ясанып. күңел ачып яшәргә кү дергән Димәк. Сөен тутайга озакламый яучы-димче халкы килә башлар, иншаллаһ Ихтимал, бу турыда мирза үзе дә якыннарына әйткәндер, якыннары үз якыннарына, тегеләре хатыннары колагына төшергәндер Маллар кышлауга кайткач. Йосыф мирза кызы Сөен тутайның туе була, дигән хәбәр тиз таралып, тутайның үзенә дә килеп иреште
Әмма иртәрәк куанган икән әле халык Көннәрдән беркөнне Сөен тутай белән утыз ахирәте дала түренә ат юырттырырга киткәннән әйләнеп кайтмады Бер тәүлек көттеләр, ике көн узды Сарайда хәвефләнүчеләр булмады Сөен тутайның сәер гадәтләренә күнеккән бикәләр дә. сарай агалары да. араннар хуҗасы Комбар ата да
— Тутайның дала эчендә куна калгалаганы күп булды, кайтыр! — диделәр
Унынчы көнне дә кайтмагач, сарай эченә шом иңде Сораштырдылар. як-якка чапкыннар күндерделәр, кәрванчы, юлаучы, ча- бан-котүче халкыннан күчүче-узгынчылардан тәфсилләп белештеләр — юк. югалганнарны күрүче, белүче булмады Утыз бер җайдак кыз. дала эченә кереп, җир йоткандай юкка чыкты
Йосыф мирза сәфәр-сәяхәттән кайткач кына мәсьәлә бераз ачыкланды Сарайда, тәхет-диван ханәсендәге көрсидә Йосыф мирза атакаема дип язылган хат ята иде Хат. төрелеп, чит- ятлар ачып укымаслык итеп, җеп белән бәйләнгән, җепкә балавыз сылап Сөен тутайның балдак мөһере басылган, соң очы балык җилеме белән ябыштырылган иде Мирза, мөһерне ватып, җепне өзеп, балык җилемен куптарып, хатны сүтте
■ Аллаһ ТЪгалә гыйнияте илә. тәкъдирем кодрәте берлә ун олыслы Нугай иленең олуг мирзасы атам Йосыф түрәгә —дип башланган иде хат Моңарчы итагатьтә булган кызың Сөен тутай бүген шайтан котыртыгы белән түгел, үз котыртыгына үзе котырып. атасы сүзеннән чыкты Сәүгеле атакаем. Аллаһ хаккы өчен мине эзләмә Син ошбу сөтырләрне укыганда мин ахирәтләрем илә ерак сәфәрдә булырмын Насыйп булса, бер кайтырмын До-
гагыздан ташламагыз Хода хаккына кызыңны ярлыка, атакай!. Ошбу мәктүп һиҗрәтдин соң туккыз йөз дә утыз биш сәнә узгач. Күсе Елында яз челләнең уникенче көнендә бителде. Бу би- текне Йосыф мирза кызы Сөен бик тутай язганлыкка шаһит итеп, балдак мөһереми сугам
Хатны укыгач, мирза ике төрле уйда калды: кыз бала харап булмагае, юл өсте тулы хәрамилар-юлбасарлар Хәер. Сөен тутай югала торган бала түгел, исән-сау кайтыр, Аллаһ боерса!
Шулай итеп, олуг мирза Йосыф Сөен тутайны эзләтмәде. Кызы ничек тели, шулай булсын
Чүл түреннән чыгып, ахирәтләр белән Табанлыкүл янында бер-ике көн истирахәт кичергәч. Сөен тутай кинәт кырысланды. Аның кызлары як-яктагы кышлаулар, шәһәрләргә барып, базар сөйләменә колак салып, шымчы булып йөреп кайткан иде. Елкы- дөя көтүен Исмәгыйль мирза кешеләре Ак Урданың бу як җәйләвенә куган Хәбәр өстенә хәбәр өстәлә торды җәйләү җыеннарында Исмәгыйль мирза, бәйгеләрдә катнашып, яңа аты Чуерташ белән алга чыга башлаган. Имештер, ул. ягъни Исмәгыйль мирза. Чуерташны йөз алтын, биш елкы, өч дөя биреп. Чүлбабадан алган Әмма ни сәбәпле соң Чүлбаба бу бәйгеләрдә үзе катнашмый Анысын беркем дә белмәде... Сөен тутай ачу белән әйтте:
— Чуерташ түгел ул атның исеме — Бүзтарлан. Борынгы бабам Идегәйнең Бүзтарланы ядкәренә шулай аталган..’
Бу сүзләрне әйткәндә Сөен тутай хәнҗәр үткенләп утыра иде. ул кинәт калыкты, сәбәбен-сылтавын аңлатмастан, кап-кара ике толымын кисеп ташлады Чулпылары, авыр көмеш тәңкәләре, чәч баулары белән дүрт кадаклык йөктән котылгач. Сөен тутайның башы алга иелә төшкәндәй булды Аһ итте кызлар. Бары тик берәү генә тыныч иде—Сөмбелтай. Башка кызлар айныганчы.Сөмбел- тай да толымын кисеп атты.
— Кияүгә чыгасым булса, тутаебыз шулай фәрман кылса, биш елда чәч янә үсеп җитәр!
Сөмбелтайның бу сүзләре кызларга да тәэсир итте: ахирәтләр, чыр-чу килеп, бер-берсенең толымын кисә башлады. Чыр-чу — көлүгә, көлү бер каһкаһәгә әверелде Сөен тутай каршында алтмыш толымнан тау өелде. Кемдер чын күз яшьләре белән елый, дөнья бәһасе торырдай толымы белән саубуллаша, кемдер авыр- калын йөктән котылуына җиңел сулый.
— Карагыз! — диде тутай.— Монда йөз-йөз егерме кадак көмеш бар. Ул чулпыларны, филисәләрне тагарга чәч юк. Димәк ки. мондагы көмеш безгә хәзинә булачак. Чәч булмагач, алка-сырга нигә кирәк!
Ул үз алкаларын, беләзекләрен салып, күнтубалга ташлады. Кызлар да шулай эшләде. Т\бал арты тубал затлы мал белән тулды.
Бары бер кыз гына табаны баскан урыннан кузгалмады.
— Син. Сауфия ахирәт? — диде тутай
Сөмбелтай. ялангач хәнҗәрен тотып. Сауфиянең ике толымын урап. Сөен тутайга бакты. Сауфия бичара, тезенә төшеп, башын комга тигезеп, елап-сыкрап сүз башлады:
— Тутакаем, мирзабикәчкәем. зинһар, миннән ир ясамаң. Калсын чәчем — анам төсе. Арагызда булсын һич югы ике толым. Табаныңда туфрак булаем. тирләгәндә әтрәк булаем, ятканыңда түшәк булаем. кисмә чәчемне...
— Хуш! — диде тутай.— Шулай хуп күрдек. Калсын!
Сөмбел, кулына уралган толымны теләр-теләмәс кенә сүтте дә. нидер мыгырдап, читкәрәк китеп, үзенә эш тапкан булды.
Хәнҗәрен кынысына тыгып. Сөен тутай әйтте:
— Сафланыгыз!—диде
Барча кызлар бер булып кылдай мәйдан тарттылар Җиңеләеп калган башлар тик тормый, алак-ялак боргалана
— һәркем алсын үз татымын' — диде тутай — Яу чапканда талымнар арка як муенга куелсын Дошман кылыч орса, үз толымың сакласын Кирәк булыр алда безнең баштан чыккан ошбу баулар
Ахирәтләр талымнарын алды Иң соңыннан үз толымнарын- * нан аркан ишеп. Сөен тутай да биленә урады Бу эшеннән ул бик = канәгать булды һәм янә әйтте: i
— Колакларыгыз торсын.— диде — Бу сәгатьтән мин Сөен ту- 3 тай түгелмен Мин — Акмирза.
Ахирәтләр янә аһ итте, ваһ итте, бары берәү тын калды — 1 Сөмбелтай Ул тутайның ни теләгәнен бик тиз аңлап алды
— Бу сәгатьтән мин Сөмбел тутай түгел мин — Таһир мирза торырмын!—дип кычкырды £
Сафтагылар моны уен санап, һәрбересе үзенә берәр егет исеме “ сайларга тотынды Ализәк тутай — Галибәк. Бадәмгөл — Баһрам р булды. Келәмче Татлыбик Бикбулатка әверелде Бары тик Сау- * фиягә генә үз исеме калды Ахирәтләр исемнәрен генә түгел, тышкы кыяфәтләрен дә үсмер егетләрчә үзгәртте Сауфиядән башка һәркайсы, күнолтан итек кигәч, тупас йоннан баскан ябынча бөркәнгәч, ат менеп, камчы сабын бөергә терәп базык тавыш белән сөйләшә башлагач, гел дә хәтәр егеткә охшап калдылар Бу эштән бар да канәгать иде Шушы кыяфәт илә алар далага якын базарда мул итеп казы, корыт, кызыл эремчек, каклаган ит. таз. капчыклап он-ярма сатып алды Корал-ярак базарыннан кылыч, сөңге, ук-җәя юнәттеләр Шул тәгам вә яракларны төяп, алар далага кайтты, даладан чүлгә булды юллары
Чүл бабасы Габдел Каюм, офыкка багып, яшь дустын көтте Зарыгып көтүе озакка сузылгач, ул хафага төште Хафасы кара шомга әйләнде Соңгы тапкырында ул. офык белән чүл тоташкан җирдән сузылып чыккан кәрванны күргәч, кычкырып әйтте
— Затлы сөяк Акмирза сүзендә торды, иншаллаһ' - диде Бабаның сыңар күзеннән сыңар яшь чыкты Чүл җиле шулай шаяргалый кайчак Аның куанычы — алы куаныч Ятим карт өчен сынык нан юк. эчәргә чәе төкәнгән Чүл уртасында адәми зат күрү дуадак Аблак өчен куаныч кына түгел, бәхет Аблак. казан асып җибәрде дә. җәяүләп, кәрванга каршы китте
Чүлбаба Аблакның алачыгын уртада калдырып, янәшәгә Акмирза тирмәсен кордылар Калган -егетләр- өчен киез йортларны урам-урам итеп тезделәр Баксаң, кечек кенә бер авыл хасил булды Бу авылның хуҗасы аксакал Аблак баба Тирмәләр корылгач, атларны кое суы белән сыйлагач, утлауга куйгач, тә- гамнарны салкын базга урнаштыргач, мәҗлес җыелды
Аблак баба яшәреп китте сыман Ул җитез-көр күңелле Ул кырыс вә эшлекле Кичләрен җыру-дастаннар тыңлап күңеле нечкәрә торган бабаны көндезләрен алыштыралармыни'
- Яу иренең һөнәре авыр ул, оланнар Аның өчен хәзер үк ризыкны киметергә билбау-кошакл арны кысарга, әлсерәгәнче күнекмә ясарга, атиа-ун көн сусыз торып карарга кирәк Озын юлда. бөртек тәгамсыз, тамчы сусыз калгач, атыңның муенындагы тамырын ачып ике-оч касә канын эчеп, ничек ач үлемнән котылырга була - аны да үгрәнерсез Җәрәхәт алып сөрлеккән аттан ничек уңай егылырга, ыргып чапкан атка ничек атланырга үзем күргән, үзем белгәннәрнең барысын да үгрәтермен!
Аблак баба белән ахирәтләр яу һөнәренә өйрәнергә чүлгә-да- лага киткәч, тирмәләр янында Сауфия тутай кала, ул утыз үс-
мергә вә карт остазга аш пешерә
Бик авыр иде бу хәят үсмерләргә Аблак баба һичкемгә Тынгы бирми Челлә дими, җил-тузан дими, оланнарны башлап өчәр сәгать, соңра арттыра барып, сигезәр сәгать интектерә. Сыдырылган тиреләрне, суелган бармакларны ялый-ялый. кызлар остаздан яшереп кенә елый. Эчләре суырылды, яңаклары эчкә батты. Кичке уен-мәҗлесләргә аларның көче калмый, шәфәкъ баткач ук. алар бер тустаган су эчә дә, егылып йокыга китә. Йокыга китеп тә өлгермәгән кебек, иртүк аларны быргы, бәрәбан тавышы уята:
— Торыгы-ыз!—дип Аблак остаз кычкыра.— Калкыны-гы-ыз! Таң салкынында эшләп калыш кирәк!
Өч ай булды дигәндә кызларны танырлык түгел иде Кылыч сөңге сабы, аркан тотып, куллар — сөялләнгән, тавышлар — карлыккан. аяк атлаулар үзгәргән Сауфия шуны үзалдына искәрде: тугайларны тутай димәссең, аягүрә торганда да алар тезләрен, балтырларын кушмый, ботларын аерып баса.
Бераздан. Аблак баба янында Сауфия белән Бикбулат-Татлы- бикне калдырып, егерме сигез 'егете» белән Акмирза каядыр сәфәр китте Аларның озатып кергәч Сауфия әйтте:
— Чын яугирләр кебек!—диде.
Бикбулат кызның кабыргасына төртте, тегесе, хатасын аңлап, ике учы белән авызын каплады.
— Чын яугирләр булгач! — диде Бикбулат
Аблак баба мыегы астыннан гына елмайды.
Җен җегетләре
Ун санлы Нугай илендә хәбәр таралды. Имештер-мимештер түгел, күргән кешеләр сөйли дала буйлап хәтәр ләшкәр йөри. Җенле атларга атланып җенле җегетләр — хәтәр яугирләр барымталап мал ала икән Мал белән бергә мирза хатыннарын, бай бикәчләрне дә әсир итеп ала икән. Үзләренеке итеп тотканнан соң. ул хатыннарны Мәвәрәеннәһер базарларына илтеп коллыкка саталар икән
Ун санлы Нугай илендә хәбәрләр йөри. Җенле атларга атланган ул җенле җегетләр ятимнәргә, бичараларга ярдәм итә икән, йорт- сызга — йортлык киез, шаңгырак-киерге ташлап китә, атсызга елкы калдыра, кеше малын талаучы барымтачыларга каршы хәтәр орышалар икән, диләр.
ТЪрле сүзләр йөрде дала-җәйләү буйлап, әмма җен җегетләре эчендә Йосыф мирза олысының иң затлы яшь тутайлары икәнен берәү дә белмәде. Җен җегетләрен тотарга олы гаскәр тәртипләп, үлемнән курыкмас башкисәрләр күп тапкырлар яуга чыкты, поскын ләшкәрләр куеп та аларны сагаладылар Сак куйган җиргә җен җегетләре килми, поскын ләшкәр. аларны сагалап, көн утыра, төн утыра, атна-ун көн утыра да буш кул белән кайта Ул арада җен егетләре, искәрмәгән бер җәйләүгә төшеп, барымтачыларны кырып, малларны кире куып, хуҗасына тапшырып, юк булганнар Алар Исмәгыйль мирзаның вә аның куштаннарының араннарындагы елкыларны да кире куып киткәннәр Ни гаҗәп, җен җегетләре. ай күрде, кояш алды дигәндәй, бер кунышта ике көн тормый кубып китәләр дә эзсез югалалар, Әле генә аларны Җаекта күргәннәр, күп тә узмый — җен җегетләре. Идел тамагына барып чыкканнар да. Касыйм ханның бер өлеш малларын куып алып киткәннәр Әрвахлардай кинәт пәйда булып, барымтачыларның каравылын кырып, малларны хуҗаларына кайтарып, игелекләре өчен рәхмәтне дә тыңлап тормаенча. өермә булып юкка чыга икән җен җегетләре
Исмәгыйль мирзаның күңеленә шом төште Шом башта салкын
боз булып күкрәк авызында туңдырып торды, аннан соң салкын шом кайнар үч дулкынына әйләнде Даладагы вак җәйләүләрдән нәсел-нәсәпсез. яклаучысызларның елкысын-дөясен барымтага куып күппәп җыелгач, иөзәре-меңәре белән ул әлеге малларны Мәскәүгә KV.I Василий кенәзгә. боярларга сата. Идел тарафындагы ярминкәгә дә иң күп елкыны Исмәгыйль мирза кешеләре , китерә Каян килә ул елкы көтүе Исмәгыйль мирзага — алучылар С сорашып тормый, әмма кешеләр белә барымтага алынган мал- Е лар алар Болай барса эшләр. Елмаймас мирза елкы белән генә түгел. | адәм белән дә сату итә башлаячак, диләр Яу нәкәсе Исмәгыйль * мирза чит-ят адәмнәрне генә түгел, үз туганнарын да базарда | кычкыра-кычкыра селки-болгый сатачак, диләр Әмма Айга ку- | лы җиткәндәй кыланучы Исмәгыйль мирзаның да кикриге шиңде “ Соңгы айларда аның әтрәман егетләре барымтадан буш кайтка- лый Хәтта аның үз малларын да куып киткәләделәр Бу җен ч җегетләре эше иде Барымтага алган соңгы елкыларны Ерак " базарга алып барып, күп табыш казангач, шул табышны юып > рәхәт бәйрәм иткәч Исмәгыйль мирза җен җегетләрен тотарга. £ кырырга, тереләй җиргә күмәргә үзе чыгачак иде Җен җегетлә- и ренең башлыгы Акмирзаны ул. тере килеш тотып Мәскәүгә. бөек кенәз Всилийга коллыкка сатачагын уйлап, рәхәт кичерә
Идел аръягына елкы КУЫП баручы гаскәр башында Исмәгыйль мирза үзе иде Исмагын 1ь мирзаның Самар кичүен. Җигүле тауга таба бихисап елкы куып барганын белгәч, җен җегетләре- нең башлыгы Акмирза үз гаскәрен дүрткә бүлде һәр бүлектә җидешәр җен җегете егерме-утыз данә яхшы ат белән дүрт якта берьюлы тузан куптарырга тиеш иде Тузан туздырыр өчен шул даладагы ун мең башлы куй көтүен дә файдаланырга булдылар Кичүгә бер күчем ара калгач. Исмәгыйль мирзаның төп гаскәре кечкенә урманга кергәч, шушы дүрткә бүленгән җен җегетләре үз эшләрен башкарырга тотынды, елкыларны, сарык көтүен куып, тузан куптара башладылар Акмирза. өч ярдәмчесе белән маңгай якта торып. Исмәгыйль мирза каршына чыкты Аларның авыз- борыны кара чүпрәк белән каплаулы иде
— Тукта-а! — дип кычкырды Акмирза — Кузга-алма-а' Исмәгыйль мирза гаскәре туктады.
— Кем син? Юлымны кисәргә нә хакың бар9
— Без—җен җегетләре! — диде Сөен тутай— Мин Акмирза1 Исмәгыйль мирза, билбавыннан табанча суырып чыгарды шундук аткан да булыр иде Әмма куаклар артындагы мәргән ук атты. мирза кулындагы чтчагар-табанча чәчрәп очты Исмәгыйльне курку биләде
— кузгалма, мирза' — диде җен җегете — Сез урауда1 Әнә кара. җен җегетләрем һәр куактан һәр кешеңә унар ук төбәгән'
Юлның бер ягында Сөмбелтай. икенче ягында Нәргәтай бик күп куакларга бәйләгән бауны тартып-тартып алды Курыккан Исмәгыйльгә куак арты тулы укчылар сыман тоелды
— Минем бер ишарәм җитә,—диде җен җегете Акмирза—сездән иләк кенә калачак Әнә кара. Муса казыйның мордар баласы Исмәгыйль мирза минем йөз меңлек ләшкәрем офыкны томалап килә
Исмәгыйль мирза да. аның әтрәман-куштаннары да дүрт якта дүрт офыкны томалаган тузан болытын күреп коелып төште
Исмәгыйль мирза, елкы көтүеңне, астыңдагы атны — Чүлба- басы Аблак картны үтереп алган мәшһүр Бүзтарланны да ташлап, кире борыл' Шарт хәзер үк үтәлмәс», гәүдәләрегезне туфрак белән тигезләр өчен өстеңнән ун мең елкы җибәрәчәкмен' Малыңмы. җаныңмы’’
Акмирза янындагы жен жегете быргы кычкыртты дүрт яктан дүрт быргы шушы хәбәрне кабатлады
— Бер.—дип саный башлады җен жегете.
Исмәгыйль мирза атлардан төшәргә ишарә бирде Ул иярдән төшүгә, кемдер әче итеп сызгырды, быргылар уйный башлады Иярләре бушаган атлар дала ягына ыргылды Исмәгыйль мирза белән жәяүле каравыл гаскәре урманчык уртасында нәүмиз булып калды.
Җен жегетләре бөтен елкыны далага куып алып китте.
Шулай итеп. Исмәгыйль мирзаны да төп башына утыртучылар табылды ул ярминкә юлыннан үз жәйләвенә җәяү кайткан ди Хурлыклы бу хәбәр бермә-бер арттырылып. Исмәгыйль мирзаның үзәгенә үтәрдәй мыскыллы сүзләр белән укмашып, телдән-телгә. жәйләүдән-жәйләүгә күчеп йөри башлады
Байтак җир киткәч, елкы явын дала уртасында туктатып, жен жегетләре малларны иркенгә куйдылар да болай киңәш иттеләр. Малларны шушы җәйләүдә калдырып, як-якка хәбәр таратырга, таланган хуҗалар үз малларын, үз тамгаларын танып, алып китсеннәр
Аблак баба хакы булган елкылар белән берничә дөяне куып, жен жегетләре чүл эченә кереп юк булды.
Каза күргән малчылар дала эченә килеп, таралып, утлап йөргән елкыларын алып китә тордылар Азакта далада бер-ике ат. ялгыз дөя генә чемченеп калды.
Яшь яугирләрнең исән-сау кайтканнарын күреп Аблак баба бик куанды Бикбулат-Татлыбик белән Сауфия кыз да чамасыз шат иде Аблак баба иң беренче итеп Бүзтарлан белән күреште Мәхлүк димә — ат та. хуҗасын күргәч, дәртле кешнәде. Аблакның кытыршы учларын иснәде, ялады Чүлбабаның күзендә яшь бөртеге ялтырады Ялтырады да юк булды, аны Бүзтарланнан башка бер жан иясе дә күрмәде, яшь бөртеге комга төшеп яшеренде. Хуҗа бабай Бүзтарланның тезгенен Сөен тутайга тоттырды да әйтте:
— Алың! Бүзтарлан синең мал! — диде
— Ә-йа-а,— диде тутай-егет.— Бу ни кылмышың. Аблак баба9 Хуҗа кеше, бәхәскә урын калдырмаслык итеп, кискен әйтте
— Елкы — синең мал! Ал. Акмирза балам!.. Миңа ун баш бия белән алты дөя җиткән Кандагаем тузган, ияр менәр заман узган!
Зур җиңүне өч көн бәйрәм иткәннән соң. җен җегетләре тагын яуга-ауга китте.
Җаек белән Илек сулары кушылган җирдә барымта кайтарганда аларның юллары уңмады Барымтачы ирләр күбрәк иде ахирәтләр кире борылырга мәҗбүр булды Барымтачылар алармы куа чыкты Баһрам мирза аты алган Бадәмгөл тутай бу сугышта һәлак булды Бадәмгөл ул көнне арка як муенына чәч толымын урамаган барымтачы ир аның муен сеңерен чабып өзгән Батыр ахирәт Бадәмгөл тутайны бик озак бузлап-егълап. олылап җирләделәр
Шулай кайгы эчендә йөри торгач, алар бер кунышка туктады далада чатыр корырлык түгел, каты җилдә атлар да көчкә басып тора иде Куныш хуҗасы аларга ятак урын, кымыз биреп казаны белән ит пешертте Куныштагы башка юлаучылар, шәүлә кебек өнсез-сүзсез егетләрне күреп, чыш-пыш сөйләшә башладылар Бөтен куныш йортка, куныш йорттан бөтен кышлакка сүз таралды атаклы җен жегетләре Ташбәргән бидә кунакта икән
Акмирза да. җен жегетләре дә ит-кымыздан соң аерым тирмәдә бик каты йоклый иде. Ни сәбәптәндер. Сөен тутай уянды. Анын янында кемдер бар. караңгыда шул кемнеңдер еш-еш сулаганы ишетелә
— Таһир, синме7 — диде Сөен тутай
Еш сулаучы -кемдер кайнар сулышы белән пышылдады:
Таһир түгел.— диде— Бу мин куныш хужасы Ташбәргән би кызы Айсөлек.
— Нә кирәк сиңа. Ташбәргән би кызы Айсөлек1—диде Сеен тутай.
— Бөтен куныш халкы сүли. син җен жегетләре патшасы Ак- о мирза икән1 Мин сине төшемдә күрдем Зөләйхадан мин сәга га- 2 шыйк Кич утырып сәга хат яздым Мә'
Сөен тутай елмайды, караңгылыкны капшап хатны тотты Ай- g сөлек ике куллап Сөен тутайның хат тоткан кулына ябышты Би з кызының кап-каинар бите Сөен тутайның беләгенә ятты Егет ке- * шегә бу кылмыш рәхәт булыр иде яшь кызның бу хәрәкәте Сөен = тутайДа тартыну хисе уятты ул имәнеп, кулын тартып алды да I әйтте: ' ' :
— Хуш' Иртәгә, яктыргач укырмын' — диде
Янә Айсөлекнең кайнар пышылдавы ишетелде. <
— Син мине үзең белән алып кит. Акмирза! Мәга үләнсәң. атам сине хур итмәс Байтак бирнә бирер Үләнмәсәң дә. мин > сәга ябышып китәм Син орышта үлсәң мин зәһәр эчәм Безнең £ хакта дастан әйтерләр Акмирза белән Айсөлек жырын тыңлап - бөтен халык егълар
Сөен тутай Айсөлекнең хыялларын өзеп әйтте
— Хуш' Яктыргач, йөзеңә баккач сөйләшербез' — диде
— Хәзер үк чишенимме соң1 — диде Лйсөлек
Кемдер пырхылдады, кемдер гырлый башлады Тагын кайсыдыр. тыйлыгып-тыйлыгып. ябынча астында көлә Бусы - ишекче Сөмбелтай-Таһир булды, ахрысы Хужа кызы, кыргый мәчедәй, ишек ягына сикерде, ялгыш кемнеңдер аягынамы, кулынамы басты ■ Ай. кем ул1-—дигән тавыш ишетелде Тирмә киезе ачылып-ябылды. Айсөлек юк булды Иң беренче Сөмбелтай. ябынчасын ачып Ай. үләм!»—дип кычкырды Башкалар да аңа кушылып көлә иде Сөен тутай тиз аякланды
— Җәһәт булыгыз' — диде тутай Аның тавышында тамчы да көлү әсәре юк иде — Хәзер бөтен адәм безне тамаша кылырга җыелачак Ихтимал Ташбәргән би Исмәгыйль мирзага хәбәр дә салгандыр Төнлә ике җайдак чыгып чапты
Йөзгә хәтле санаганчы, җен җегетләре иярдә иде Йокламаган да диярсең. Ташбәргән би таш йортыннан атылып чыкты да ай-вайлый башлады
. — Йортым хуш булмадымы, ашым шифа булмадымы1 — дип сөйләнә-уфтана. Сөен тутай тезгенен тотып, икенче кулы белән өзәнгесен учлап, кунакларны калырга-сыйланырга кыстады — Бәйрәм дәстәрханы әзерлим Табын ташлап мине рәнҗетмәң
— Кунышыңа сыеңа рәхмәт - дип җен җегетләре — син күр дә мин күр — очты-китте
Ташбәргән бинең кызы Айсөлек таш йорт болдырына басып, кул изәп калды
Җан-фәрманга ыргып чапканнан соң. эз югалтыр өчен алар, кирегә борылып, килгән эздән кунышка таба йөрде Аннан янә борылып, иске эзгә төшмичә ян-якка чүлгә керделәр Байтак баргач. атларын салмак адымга куеп, бераз хәл алдылар Кызлар. Акмирза белән Айсөлекнең мәхәббәте турында сөйләп иярдән тәгәрәп тәтердәй булып көлешә Сөен тутай гына моңсу Дала тоткыны булып туган ул бичара кызның хыялыннан нигә көләргә1 Җен җегетләренә кызыктыр әмма Айсөлек атасы Ташбәргән бинең таш йортында мәхәббәтен үз Мәҗнүнен көтә Ул Таһирын. Йосыфын көтә, һич югында аның сөйгәне җенле җегетләр пади- шасы Акмирза булырга тиеш Сөеннең моңлануына икенче олы сәбәп бар Бадәмгөл тутайның һәлак булуы Әрәм булды гүзәл
кыз. тугры ахирәте Сабыйлык белән уйнап башланган яугирлек һөнәренең уен түгел, кан-үлем белән бәйле икәнен ул чабык муенлы Бадәмгөл мәетенә карап бузлаганда аңлады. Димәк, һәр ахирәтне. аның үзен дә һәр адымда үлем сагалый Баксаң, рәхәт көлүче бу ахирәтләр үзләре дә нәкъ Айсөлек хәлендә бит, алар- ның эчендә дә Айсөлек утыра Утыра, ләкин сиздермиләр генә
Тагын бер мәхәббәт маҗарасы Сөен тутайның уй-хыялларын тәмам үзгәртте Соңгы сәфәрдән кайтып килгәндә, хәл җыяр өчен, алар бер бинең кунагы булды Хуҗа би аларны каршы алырга үзе чыкты Каршысында затлы сөяк мирзабәйләр ат биетеп торганын күрүгә. Конар би дәстәрхан тәйарлатты абруйлы, дус мирзаларын чакыртты Яшь мирзабәйләр белән күңел ачып, кы- мыз-буза коешып утырдылар Шулай төн ката күңел ачканда Ак- мирза кыяфәтендәге Сөен тутайның күңеле борчыла башлады нидер аңа комачаулык кыла, нәрсәдер аны бимазалый. Хөрмәт йөзеннән хуҗа би аны абруй күнчегенә утырткан иде. шул күнчекме аның урынын җайсызлый’ Юк. җайсызламый, күнчектә утыруы бик тә рәхәт Әллә эченә бер-бер аш ярамадымы? Юк. хуҗаның кымызы яхшы, ризыгы татлы һәм. ниһаять, ул төшенде: аңа кемдер озаклап төбәп карап тора кебек, шул билгесез караш аны борчый Табындашларына сиздермичә генә, ул әтрафка күз таш- лаштыргалады Дәстәрхан өендә аңа төбәп караучы кеше күренмәде Сөен тутайга каршы диварга келәм эленгән. Келәм фарсы осталарының кулы белән эшләнгән чукъ гүзәл келәм иде Келәмнең уртасында — зәңгәр болында кызгылт чәчәк бар Әлеге чәчәк аңа карый иде Сыйлаучы-кыстаучылар аның чәчәккә булган игътибарын өзде, тора-бара серле чәчәкне ул онытты. Әмма чәчәк багышы аны янә үзенә суырды Димәк ки. зәңгәр келәм уртасындагы чәчәктә тишек бар. шул тишектән, аны йотардай булып, баядан бирле текәлеп кемдер аңа карап тора Ихтимал, келәм диварының теге ягында бүлмә бар Ул кемдер бит әле? Исмәгыйль мирза шымчысы булса’ Мәҗлес тарала башлап, күрше мирзалар хуҗага, кунакларга рәхмәтләр укып, дога кылгач, йоклар алдыннан ат чаптырып, корсак шиңдереп кайту сылтавы илә Акмирза Таһир белән әлеге шикле караш турында киңәшмәкче булды Конар би бу йөреп керешкә үзе катнашмады Иптәшкә-сакка дип. үзенең дүрт нөкәрен күндерде Сөен тутай Бүзтарланга атланып алда чаба иде. Сөмбелтай белән тигезләшкәч, ул келәмдәге тишек чәчәк хакында әйтте. Бер дә исе китмәенчә генә. Сөмбелтай болай диде:
— Кем булсын анда7 Тагын бер яшь кыз яки, маена-канына чыдаша алмыйча, маҗара көтеп, ут йотучы берәр бикәчтер! — Сөм- белтай атының тезгенен бушатты Урманчыкка кереп бераз баргач. кемдер Бүзтарланның башыннан тотты. Кара бөркәнгән әлеге зат. атны җитәкләп, урман эченә алып керде Анда кечкенә юл- чатыр корылган иде. Арттагы нөкәрләр дә. ахирәтләр дә. болар- ны күрмичә, чаптырып узып китте Сөен тутай кылычының сабына ябышып, алга таба ни маҗара булыр икән дип көтә. Кара бөркәнгән кеше әйтте
— Зинһар. Тәңре хакы өчен җәяүлән1 Сине менә бу чатырда көтәләр!
Сөен тутай җиргә сикерде Бөркәвечле адәм Бүзтарланны тотып калды Ул чатырга керде. Керүгә үк аны кемдер кочаклады, чупы-чупы. кая эләкте, шунда үбә дә башлады Бу ярым ялангач хатын иде Үбеш арасында кайнар сулыш белән ул.
— Кичерең мине мин сүәмен сәне Җен җегетләре патшасы Акмирзаны жаным-тәнемлә сүәмән — дип пышылдады
Менә кем карап торган икән келәм тишегеннән!
— Ир-егет кулын күптән тотканым юк.— диде хатын - Минем
адәмем гел яуда, гел җәйләүдә, кайтканда да һәрзаман сәүгеле- ләре эчкәрисеннән чыкмый Хатын кешегә кытыршы-сөялле-оры- лы кул кирәклеген белмисез шул сез
Бикә Сөен тутайның кытыршы кулларын үбә. учларына кап- каинар яңакларын куя Нәрсә булды тутайга. нинди куәт аны чыгырыннан чыгарды. Айсөлек маҗарасындагы кебек шаярырга кирәк иде дә. әмма ул. ике кулын да кинәт тартып алып
— Мин~— кыз-хатын! — дип әйткәнен сизми дә калды Аның зиһенендә Йосыф гүзәлнең чабуын учлап тоткан әдәпсез-йөгәнсез теләкле Зөләйха чагылып куйды — Мин ир түгел!
Сер сандыгындагы сандугач очты чыкты хәзер аны тотып булмаячак иде инде
— Әстәгъфируллаһ' — диде хатын, ирексездән Сөеннең күкрәгенә кагылып. Куллары тыгыз йомшаклыкка тигәч, илереп кычкырды: — Җомаби-и. алаша-а
Җомаби дигәне белән бәрелешә язып. Сөен чатырдан атылып чыкты, өзәңгегә дә басмыйча ияргә сикерде. Бүзтарлан. куакларны ерып, юлга төште Еракта быргы кычкырттылар Бу Сөмбел- тай быргысы шулай уйный Сөен дә шул ук көйне быргысына өрде Югалган Акмирзаны эзләүчеләр дә. бикәчнең кара бөркәнгән сакчылары да караңгыда буталып бетте Хатын гына алар арасында күренмәде Конар би йортына кайтканда бөтен өй эче аяк өстендә иде Хуҗа аптырашта яшь бикәсе чәч-баш туздырып елый Өй эче
— Кемдер бикәч янына керергә маташкан, сакчылар аны тота язган.— дип ду килә
Бикәч Акмирзаны таныган, имеш Мондагы канун буенча, кеше хатынына кул салган мордар шундук үтерелергә тиеш Хуҗабай бөтенесен куып таратты да. Акмирза белән икәүдән-икәү генә калгач, әйтте
— Син, Акмирза, чынында ир булып өлгермәгән Ә бозыклыкка хәтдин ашкансың Ихтимал, бикәч үзе сиңа күз кыскандыр көндезен Аның ул шаярта торган гадәте бар күпләр шуңа алдана Бәс. кит син яхшылыкта Бәладин башаяк Олыс халкы уянганчы кит' Тиз кит'
Сөен тутай ләм-мим. бер кәлимә сүз әитмәенчә ахирәтләре янына чыкты, Унга санаганчы, алар ат өстендә иде Кайсы якка китәсен дә белмичә, алар бу шомлы олыстан җен кугандай томырылып чапты Таң атар атмаста алар күрде барасы юл өстендә кара бөркәнгән бер җайдак тора Җайдакка җитәр-җитмәс. ахи-рәтләр туктады Кара җайдак каплавычын салды Ат өстендә гаҗәп чибәр бер яшь хатын утыра иде
— Мин Конар бинең яшь хатыны' — диде бикәч
Җен җегетләрен әйләнеп узар өчен җенлеләрдән дә җенле айгырда җен җайдак булу кирәк дип уйлады Сөен тутай
Бикәч җәһәт кенә җәяүләнде. Сөен тутайның аягына йөзен орып. Бүзтарланның тезгенен тотып әйтте
— Ярлыка мине кем дип әйтәем тилергән мин. тилермеш хатын Өйдәгеләр һичкемгә чыгармас Син сөйләп йөрмә зинһар Уртак Тәңремез хаккыйна ялварамын Төнен булган маҗараңны кабергә күм Көлке итеп сөйләп йөрмәң
— Вәгъдәм! — диде Сөен тутай — Серең миндә үлде Минем белән бергә күмелер'
— Бөек догаларым сәга' — диде бикәч — Инде белмим, хөкемдарым. кем син9
Сөен бикә булачагым' - диде Йосыф кызы
— Сөен бикә9 — дип авызын ачты бикәч — Әстәгъфируллаһ' Нугайның олы мирзасы Йосыф кызы Сөенеч тутай синме'
— Хәзер безгә юл сап! — диде Сөен
Хатын тезгенне ычкындырды. Читкә, аты янына күчте Ахирәтләр алае тупырдап узып китте.
Нигә соң ул серне ачып ташлады9 Ялгышмы, әллә юрамалыймы Бу турыда берәү дә сорашмады Сөмбелтай да дәшмәде Әмма Сөен тутай үзеннән үзе сорады ни өчен9 Беренчедән, урмандагы чатырда кыз заты икәнеңне әйтмәү мөмкин эш түгел иде Җен җегетләре сүрәтендә кырык кыз юлбасарлык кыла икән, дигән хәбәрләр күптән йөри Икенчедән, йөгәнсез бу хатынга сабак булсын. дип әйтте бугай ул үз исемен
— Җитте' — диде ул алгы тукталуда.— Аблак баба янына кайтып хәл алыйк
Чүл алачыгында җен җегетләрен зарыгып көткәннәр Аблак бабаның хәлләре һәйбәт Ярты малы кайткан, янә үрчем арта башлаган. Янында — үз балалары кебек җен җегетләре. Ул инде кышка әзерлек башлаган дала тикле далага барып кизәк җыя, чүл тикле чүлгә кереп, саксаул коры-сарылары алып кайта
— Аблак баба, кышлауга күч. кеше арасы булыр.— диде балалары
— Юк,— диде баба.— Каберем шушы алачык булсын! — Бераз тын торгач, өстәп куйды — Сез дә күп чаптыгыз, хәл җыегыз...
Хәл җыярга кайтмады тутай. уйларын җайларга кайтты Сөен тутай, үз тирмәсенә кереп ятканнан соң. шуннан чыкмыйча өч көн өч төн йоклады Хәер, йокламады ул. кайта-кайта бер уй уйлады Шаярып-уйнап кына егет булып йөрү тора-бара аны тупаслатты бугай Ул орыш вакытында чын яугирчә сүгенә.
— Ток-кымыңны ораем' Атама х-хат-тын булаем!. Анаңа дуңгыз ир булгыры! — дип кылыч чаба.
Җитмәсә, хатын-кыз да аны. ир-егеткә санап, гыйшык хатлары юллый Ул бармакларына бакты. Кыз кулы димәссең Каткан каеш чишә торган куллар бу. Бертуктамый көнозын кылыч, сөңге ора торган куллар бу Авызлыгын тешләгән асау айгырның башын каера торган куллар бу Киерге-җәягә сәрпи ук куеп биш йөз адымнан адәмгә тигезә торган куллар бу Дулап-ыргып хәтәр чапкан айгыр үлем җәрәхәте алып сөрлеккәч, ат башыннан очып төшкәч, тәкмәрләтеп. аягүрә бастырган куллар бу Авырту тоймас. муртайган ике учына ул янып торган йөзен салды Аның бите — хатын-кызныкы, куллары — ирләрнеке. Бер бәндәдә ике җенес булса, гайре табигыйдер
Аның уянганын көтеп. Аблак баба арыды, ахрысы. Тутай тирмәсе яныннан алай үткәндә дә. болай сүткәндә дә бабаның артыграк тамак кырганын ул ишетеп ятты. Тирмәләрдән ерак түгел, атлар пошкыра, дөяләр чинаша Алар да Сөен тутаины уятырга тырыша бугай Әмма аның башында яу кайгысы түгел иде. Исмәгыйль мирзадан үч алу да аңа сөенеч китермәде. Нәрсә җитми соң аның күңеленә9 Үч кайтару, маҗара эзләүләр белән мавыгып, аның хыялы — Ирәмбаг һәлак була язган Шул борчый икән аның сизгер күңелен Шәддад падишаһ та югалды Исмәгыйльдән үч алу кебек вак. дәрәҗәсез теләге Ирәмбагтан өстенрәк чыктымыни9 Җенле җегетләр падишасы Акмирза кыяфәтендә йөреп, ул яңа бер сорау алдында җавапсыз калды Йосыф вә Зөләйха» кыйссасын ул күңелдән белә, күңелдән белсә дә. ахирәтләреннән кат-кат сөйләтә, кат-кат ишетеп, ләззәт ала торган иде Әмма соңгы утырышларда ахирәтләреннән берәрсе <Йосыф-Зөләйха ны башласа. кырыс тавыш белән туктата
— Җитте! Куй бу көеңне! — ди
Сөмбелтай да аптырашта иде. Ләкин тутай бу үзгәрешнең сәбәбен аңлатмак өчен авыз ачмады Ташбәргән бәк кызы бичара
Айсөлектән соңмы бәлки, урмандагы чатыр эчендә бикәч белән булган маҗара сәбәпчедер — соңга таба Сөен тутай ■ Йосыф-Зөләй- ха кыйссасыннан тәмам бизде Алтын-ахак тәхеттә утыручы Зөләйханың хәләл ире Кыйтфир өстеннән колы Йосыфны күкрәк- тәш итәргә теләвенә ачуы килә аның. Йосыф гаять чибәр бул- о ган бит. дияр кемдер, чибәрләр аздырмы бу дөньяда шул чак 2 Йосыфтан да чибәррәк ир табылса9 Зөләйха Йосыф өстеннән ул - ир белән дә йөреп гайбәтчеләрне кунакка чакырып, тагын әфли- g сун вә пычак тоттырырмы9 Ул үзе ике тапкыр Йосыф сәүче хә- | лендә калды Бикәчнең аны кысырыклавы бер яктан көлке бул- * са. икенчеләй бик имәнгеч бер фәгалиять иде Нинди гыйшыктыр | ул9 Нәмәнди мәхәббәт соң ул9 Юктыр мәхәббәт түгелдер ул. га- ; шыйклык түгелдер ул. гап-гади йөгәнсезлек, җенси комсызлык J бу Хыянәтне, бозык эстәкне гүзәллеккә сылтап, аклап була икән. о ни-нәрсә соң ул мәхәббәт9 Бу маҗаралар Сөен тутай алдында ч шундый сорау куйды Ир-егет кыяфәтендә йөрү ир затын түгел, ч хатын затын аңларга ярдәм итте шикелле Бәс. аның -җен җе- х гетләре уенын башлавы мәгънәсез булмаган Шулай дәвам итәр- J" гәме. юкмы? a
Аблак баба, инде ничәнче мәртәбәсендә, тамак кыра, биясенә кычкыра, янәсе, тегесе саудырмый
- Ни гозерең бар. Аблак баба9 — дип кычкырды Сөен тутай
— Яңа кымыз эчәсеңме9 — диде баба
— Керт! — диде ул. тиз генә торып, ишек катындагы җиз ләгәнгә авызын чайкап, битен-кулын сөннәтләп, җиңел ябынчасына уранды
Тулык вә ике касә тотып. Аблак баба керде Бисмилла әйткәнче үк. тутай бер касә кымыз эчте Алдады Аблак баба, дип уйлады ул. кымыз бүгенге түгел, кичәге дә түгел, бу куәтлән- дерелгән кымыз, базда тотылган дәртле кымыз Ул бу турыда Аблак бабага әйтмәде, бер-бер артлап гагын ике савыт эчеп куйды Димәк. Аблак бабаның бик тәжел әйтәсе сүзе бар. шуңа күрә, тел ачкычының ачысын күтәргән Сүз башта кымыз хакында. үләннәр турында булды Тагын бер-ике касәдән соң. Сөен тутайның күңеле көрәйде, ул Аблак бабаның сүз башлавын көтә иде Әмма Аблак баба юри көттерә үзенең күзе касәдәге кымызда
— Кызым' — диде баба
Сөен тутай дертләп куйды
— Кызым,—дип бастырып кабатлады хуҗа — Бабаңны тыңлап баксаң — Сөен тутайның нидер әйтергә кымырҗып утырганын күреп, баба янә әйтте — Аптырама кызым Сөенеч тутай
— Сауфияме әйтте9 Татлыбикме тефү-ү Бикбулатмы’’ Кайсысы9
— Хафаланмаң' Уттай кызган тимер кыскыч та алардан сер тартып алалмас' Үзем белдем — карт үз алдына көлемсерәде.— Җә мин нинди остаз булам инде Әгәр дә күзем булмаса һәр -җегетнең билендә чәч толымы Җегет булып йөрисез, берегезнең дә мыегы юк сөрмә тарткан бала йоны гына Арагызда җитен чәчле, күк күзле чибәр Сауфия йөри ник бер егет аңа күз кыссын сүз катсын Утызыгыздан егермегезнең күкрәге калыкканнан калка бара Аннан соң — Баба читенсенеп туктады, әмма әйтеләсе тиеш дигәндәй, тәвәккәлләде - Аннан соң. тагын аерым билгеләр эзләр дә була бит әле далада чүлдә тирмәләр тирәсендә
Сөен тутай да елмайды Үзләренең беркатлы булуларына, сак- сызлыкларына оялып елмайды бугай
— Син нигә баштук дәшмәдең, баба ’
— һе. йөрсеннәр, дидем Яшь чагында чабып калсыннар картайгач. оныкларына сөйләр маҗаралары булыр. дидем.
— Рәхмәт, баба* — диде Сөен тутай
— Әмма бу халәттә артыгын йөрү гайре табигый нәрсәләргә китерер.
Шул көннән соң Аблак баба Сөен тутайны чүтгә далага алып чыга торган булып китте Кызлар-ахирәтләр кизәк җыя. коры- саксаул вата Аблак баба белән Сөен тутай үлән чәчәк тамырлары белән мәш килә.
Ир кеше хатын кыяфәтендә озак йөрсә, азмы-күпме хатын- кыз гадәтләрен үзенә ала Тора-бара ул хатыншакка әверелә Ир кабыгына керергә тырышкан хатын җенесе дә әкренләп ирдәүкә булып китә икән .. Андыйлар ике җенеслеләр рәтен күбәйтә кызтәкәләр ягына чыга Җанварлар да. кешеләр дә. үсемлекләр дә. кошлар да бу имәнгечлектән хали түгел ди..
Сөен тутай бу сөйләшүләрдән соң әкренләп үзгәрә башлады, толымнарын юып киптерде, тарап, кыска чәченә катыштырың үрде. әллә каян, капчык төбеннән табып, алкаларын такты чигә чәченә айлар бәйләде Ахирәтләре дә кыз сурәтенә керә барды Баксаң. алар да яшереп кенә йөзек-алка. чәчбау саклаган икән
— Һу-у.— диде Аблак баба — Менә бит табигать үзе биргән гүзәллекне кая яшереп асрагансыз!
Көннәрдән бер көнне Аблак баба әйтте
— Кызым Сөен тутай.— диде — Синең алгы юлың озын катлаулы Күзең синең сөрмәле, рухлы Кирәк булыр, өйрән .
Аблак баба аңа үлән тамырларындагы, гөл-чәчәкләрдәге шифаны. ат тире белән нинди үлән катыштырсаң, кеше үтерә торган агу ясарга була, агулы ук тигән җәрәхәттән ничек агу кайтаргыч дару, ношгыя ясарга кирәклекне — барын да өйрәтте. Ни гаҗәп, утыз кызның. Сауфиядән башкасы, ник берсе гөл өзсен, ник берсе кызыксынып. Аблак баба әйткәннәрне тыңласын Алар- ның бар белгәне уен. бизәнү Аларның туйга әзерләнгәндәй кыланышына карап. Сөен тутай әйтте
— Ант эчкәннәр.— диде— Шартымыз куәтендә кала.
Хушлашу вакыты җитте Тагын кыстап карасалар да. Аблак баба кышлауга күчәргә теләмәде
— Үз көнемне үзем күрерлек малымны кайтардыгыз шөкер1 — диде карт.— Минем гомергә болар җитәр, иншаллаһ
Сөен тутай Аблак бабаны кочты, иреннәрен картның маңгаена тигезде, янә ул Аблак бабаның уң кулын үпте кул сыртын үз маңгаена куеп торды
— Күрешергә язсын. Габдел Каюм баба1 — диде
Кайчандыр җәрәхәтле, ярымүлек бабаны тапкан саксаул куагына җиткәч, Сөен тутай каерылып артка карады: офыкта, чүл эчендә каракучкыл ваһа чалына Аблак баба гәүдәсе дә. дөяләр дә күренми Әмма Сөен тутайның күңеле сизә карт әле һаман кереп китмәгән, кызлар киткән якка карап тора Еларга күзе кипкән булса да. Аблак баба ятим күзе белән елыйдыр
Сарай оланнары, сабый мирзалар, сәяхәттән кайтып килүче ахирәтләрне әллә каян күреп, кайсы — сөенче алырга сарайга йөгерде, кайсылары — каршы килеп, һәр атның тезгенен алып, капкага хәтле яннан атлап кайтты Сөен тутай ана —башка, ата бер энесен. Әкрам Галине алдына утыртты Тутай җәяүләнгәч. Әкрам Гали атны сулыш алдырырга йөртеп китте. Башка оланнар да ахирәтләрнең атларын салмак адым белән йөртәләр иде
Ул көнне бөтен калада бәйрәм булды Йосыф мирза тыңлаусыз кызын әрләргә дә, сөяргә дә белмәде Сөяр идең — алдыңда җиткән кыз. төяр идең — кул күтәрелми Шулай дә мирза сүзне
кырысрак башларга булган иде. Әкрам Гали йөртә торган айгырны тәрәзә аша күргәч, әзерләгән сүзен онытты, кызы Сөен тутайга бер карап, ишегалдындагы җен айгырына бер багып, әйтә куйды
— Әстәгъфируллаһ! — диде — Бу бит Исмәгыйльнең Чуерташы'
Сөен тутаи сабыр гына җавап кайтарды
— Атакаем! — диде— Чуерташ түгел аның исеме — Бүзтарлан' , Исмәгыйль мирзаныкы да түгел ул ат — Габдел Каюмныкы, ягъни < Чүл бабасы Аблак картныкы Багып торасың, атакаем, хәзер Бүз- Ь тарлан минеке!
— Димәк, халык дөрес әйтә! — диде мирза з
— Дөрес.— диде кыз — Исмәгыйль мирзадан барымта кайтарып. £ мин аны хуҗасына дүндердем Үлем якасыннан йолып алганыма > күрә, хуҗасы бу малны Һәдия сыйфатында миңа багышлады ;
Йосыф мирза кинәт көлә башлады, бер буылып, бер бушанып көлә, рәхәт көлә ата кеше Сөен тутаи да. сүзнең икенчегә боры- < луына куанып, әтисенә наз илә бакты атасы ул югында биреш- * кән. ак чәчләре арткан, сакалында да ике бармак киңлегендә бүз >. тасма пәйда булган Ни сәбәпле ул йончыган’’ Сөенеч кызы хәс- < рәтеннәнме’’ Әллә ил эчендәге низаглар аны шулай изгәнме9 и
— Валлаһ, эчем катканчы көлгәнем юк иде Исмәгыйль энекәшнең ике бот арасындин хәтәр айгыры Чуерташны хатыннар куып алып киткән дип сөйләгәч, ышанмаган идем
Ата кеше көлү бизгәгеннән тиз арынды, күзенә килгән көлке яшьләрен кесә яулыгы белән сөрткәләп. бераз тын утырды соңра әйтеп куйды
— Исмәгыйль агаң моны болай гына калдырмас Ул сине күптәннән аулый инде — диде
Сөен тутай дәшмәде Йосыф мирза көрсенү аша янә әйтте
— Исмәгыйль агаң — диде — Исмәгыйль мирза, урыс белән әшнәләшеп, нәселне корытмакчы үзе Нугайга баш булмакчы Ул инде азау ярган бүре Хатын-кыздан шундый мәсхәрә күргәч, ун санлы ил алдында рисвай калгач электә җенле агаңның җене унлата чыгачак Ул сиңа да. миңа да пычакны кайрап куйган инде
Сөен тутай дәшмәде
Шулай. Йосыф мирза дөрес әйтте Шулай, ул әйткәнчә булачак Исмәгыйль мирза Нугай илен тураклап сатачак Кем токымы диген син’’ Идегәй токымы' Кем бөек көзгене — Алтын Урданы ваткан, ваткан да. ваклап-ваклап саткан9 Идегәйнең углы — Норадын. аның углы — Ваккас, аның углы — Муса, аның углы Исмәгыйль мирза Ике-өч тун. бер сугыш киеме, дүрт-биш табанча өчен, үз халкын талап, батыр егетләрен бәйләп урыс патшаларына сатар, дип кем уйлаган аны ’
Ата белән кызы икесе дә тын калып, шул турыда уйладымы’ Ихтимал, шулай булгандыр да. әмма тәдбирле уй Нугай йорты сарайларында тамыр җәйми шул Тәдбирле уй ике исәп бер уйлаудан соң тарала, кача Йосыф мирзаның исәбе — буй җиткән кызын тирә-юньдәге ат казанган берәр бәккә мирзага кияүгә биреп мал-мөлкәтне ныгытырга иде Иң сөекле баласы булгангамы Сөенеч тутай иркендә үсте шуңа күрә, атасы Йосыф мирза аны менә бүген бәйләп туй арбасына салып җибәрергә тулы хаклы булса да. ашыкмый
Сөен тутай озак сәфәреннән бөтенләй үзгәреп, тулып-пешеп кайтты Ундүрттән узган кыз инде сазаганнар рәтенә керә Сөен тутай шушы олы гарьлектән дә курыкмый иде шикелле Яучылар килә торды, тутай аларны кире бора торды
- Атакаем, диде ул. берничә яучыны буш кул белән кайтарып җибәргәч — Күзеңә багып әйтәмен ки тагын бер җәй. бер генә кыш ияремнән, даламнан аерма, зинһар
Ата кеше, бу кичектерүләрнең сәбәбен сораса да. төгәл җавап алалмады. Әгәр дә Сөен ту Tail
— Мин төшемдә күргән Шәддад падишаһка гашыйкмын, шуны эзли чыгам.— дисә, һич шик юк ки, ул тозакка эләгәчәк, яшь тайны авызлыклап айгырга алып баргандай, кызны бәйләп озатачаклар. Тутайның кияүгә озатылмаганына бөтен сарай бикәчләренең эче поша Көн тууга алар Йосыф мирзаны сагалый, котырталар. димлиләр
— Анакаем мәрхүмәнең изге рухына.— диде Сөен тутай — Сөекле хатының Сайгөле бикә хакына кызың Сөенеч тутайны ирексезләмә, атакаем Сөйләшенгән вакыт үткәч, мин синең колың.. Тел белән әйткән сүз үтмәгәнгә, атакаем, таяк та үтмәс, бары гомер генә заяга үтәр
Күнде Йосыф мирза, шөкер. Сөенеч тутай үз ихтыярына куелган иде.
Утыз ахирәт кала буйлап ат уйнатып далага киткәндә дә. аудан-яудан ат уйнатып кайтканда да кешеләр, эшләрен ташлап, урамга чыга. Бу гүзәл «җен кызларына» кемдер кызыгып карый, кайсысыдыр көнләшеп бага, кайберәүләре соклана, кайберләре ачу катнаш киңәш итә:
— Иярдән төшәргә вакыт, бала үрчетергә кирәк! Тапканнар уен! Көн димиләр гөн димиләр, атланалар да чабалар. Ир-егет- ләргә баш бирмиләр,— дип кала
Андыйларга ахирәтләр көлеп җаваплана:
— Ир-егетләрегез шундаен булгач! — дип уза.
Юк шул. туганкайлар. Сөен тутайның беләге иргә мендәр булыр өчен, түше түшәк булсынга яратылмаган. Ихтимал, Сөен тутай яхшы бикә була алмас, шуңа күрә, бөтенләй кияүгә чыкмый калу мең өлеш артыктыр. . Ирәмбагны Шәддад падишаһы илә тап- маса, ул икенең берсен сайлаячак йә атасы тапкан мирзага кияүгә чыгачак яки гомере буе дуадак ана каз булып калачак. Яшәешең, сөюең-сөелүең тарихларга кереп калмагач, мәхәббәт буламыни ул? Олуг Гыйшкың ил теленнән төшмәс булса гына сөй! Сине сөйсәләр дә сөй! Сине сөймәсәләр дә — син сөй!
Атасына ныклап каршы торуы да. шушылай уйлавы да гаҗәеп бер төш күргәннән соң булды..
Ул янә Ирәмбагта истирахәт кылды Алтын-көмеш көпшәләрдән Кәүсәр чишмәседәй тәмле су атып тора. Бакча түрендәге ха- нәкәдә кемдер чаңкубыз чиертә һәр сукмак чатындагы баганага шамаилдай гүзәл язу элгәннәр:
«Илдә сирин ләтыйф вә хуш бөстан, кайсының эче тулы гөл вә рәйхан: төрле моңлы мәкам илә сайрыйдыр былбыллар, даим анда гол-гол итә тавислар...»
Ул ярсып-алгысып уянды. Ярсуы шуннан, төшендә ул Ирәмбагта Шәддад падишаһны күрмәде. Бу ни гамәлдер ки9 Кыйсмәтнең алдан хәбәр бирүеме бу?.. Син табарсың Ирәмбагны — фани җәннәтне, әмма бакчачысын табалмассың, диме кыйсмәт?
Ул кисәктән торып утырды. Ялгыз башы изгән мендәренә бакты ни гаҗәп, ике мендәрдә дә баш эзе бар. Бер мендәр батыбрак кергән, икенчесе, ул әле яңа гына башын алганы — сай чокырлы иде. Әйтерсең лә, бу ятакта икәү йоклаган Бер мендәрдә аның үз башы, икенчесендә...
— Әстәгъфируллаһ, йоклаганда күчкәнмен! — диде дә тутай, тирәнрәк чокырлы мендәрне кабартырга дип кулын сузды, аннан соң янә: — Әстәгъфируллаһ.—диде.
Мендәр сүрүендә «Шәддад ■ дигән язуны күреп, Сөен тутай тораташ калды Җен эшеме бу9 Әллә Сөмбелтай белән Ализәкме шулай шаяра9 Булмас. Җеннең дә. Сөмбелтайның да, Ализәкнең
дә башы ике түгел Мендәрдәге бу сихри язуны аның үз чәче, башыннан аерылган үз чәче ясаган Боргаланган-сыргаланган да "Шәддад сүзенә охшаш сурәт заһир булган, бары шул гына, дип тутай үзен сабырлатты Җен эше булмаса да. ахирәтләренең кулы уйнамаса да. Сөен тутай бу гамәлнең тәкъдир фәгалияте икәнлегенә инанды Чәч ялгыш кына төшсен, тынычсыз йоклаганда ба- 3 шы боргаланып ялгыш кына -Шәддад» исеменә охшаш сурәт ха- < сил иткән булсын, ди Әмма* бу — хәбәр’ Сөен тутайның язмышы- 8 на ишарәдер'
Фасыл артыннан фасыл узгач җәйләүләрдән, далалардан кыш- “ лауга кайткан малчылар туйга. бәйгегә кодалаш-яучылашка хә- | зерләнә Бәйрәмнәр күп булачак бу ел кышлау башында Аллаһ > боерса' Елкы бик мул үрчеде, симерде дөяләр мантылы өреп ка- g барткандай тыгыз-шома маллар чыдаша алмый, куйлар да шөкер. ,, басып тора алмый, койрыклары баса Кызлар да өлгерде Егет- < ләрнең тиле каны уйный, ташлар кызган кымыз-буза чемердәгән * Атларның да тояклары ут яна бәйге көтә х
Шулай кайнашканда- Йосыф мирза сараена хат килеп төште < Хат түгел иде ул. ярлык шәкелендә язылган, күн йомарлакка тө- ш релгән. нишанлы мөһер сугылган, ул гына да аз булган, тамгалы балдак-мөһер дә басылган бу ярлык — мәктүп Исмәгыйль мирзадан иде. Ярлыкны Исмәгыйль мирзаның иң ышанычлы бахшысы Тү- кәй белән аның җансакчысы Алтай батыр китерә килгән, бүген үк хәзер үк җавап алып, кире борылырга тиешлекләрен белдерделәр
Шулай кирәк икән шулай булыр — чапкын-бахшылар кымыз эчеп алгалаганчы. Йосыф мирза хат-хәбәрне укып чыкты Җәһәт кенә Сөен тутайны чакыртып алды Сөен тутай тәхетханәгә иңгәч. атасына тез йөгенеп иелеп тәгъзим кылды Йосыф мирза кызына кәгазь сузды
— Бу хәбәр миңа аталган булса да. җавапны син үз кулың илә язарга тиеш, кызым'— диде — Исмәгыйль мирза чабышкые Чуерташны кайтарырга боера, ярлыкны алган көнне үк. ягъни бүген үк. хәзер үк Алтай батыр белән Түкәй бах Ш ы га биреп җибәрергә куша һич җае булмаса. бәйгегә ун көн кала Чуерташны китереп, аранга бәйләргә лазем, ди Шулай булмаганда. Исмәгыйль мирза Йосыф абзасын да. Сөен сеңлесен дә рисвай кылырга вәгъдә итә
Сөен тутай хатны ике кат укып чыкты
— Биреп җибәр, кызым диде ата - Чүп белән чүбәймәң Сиңа елкы беткәнме’ Мин сиңа иң яхшы узышкыйны бирермен.
— Атакаем — диде Сөен тутай — Шәехмамай агам белән син узындырдың шул фетнә мирзаны Юл куя килдегез Күз йома яшәдегез Әнә. хәзер олы абзаларына яный Үз канкардәшенә. бертуганына яу белән яскана Илгә хәкарәт ташый Сез тугыз әмир тугыз мирза, бер Исмәгыйль энегезне тыя алмыйсыз Сизмисеңме атакай, күрмисеңме, атакай ул Сарайчык тәхетенә үрелә Бүзтар- лан ул сылтау гына, сәбәбе — тәхет' Бүзтарлан булмаса да ул яу өчен дау өчен сылтау табачак иде Тапкан инде ул сылтау Унбиш ел элек ачык орышта, карымта бәйгесендә үтерелгән Дилазар мирза өчен үч кайтармакчы Үзе Дилазар мәрхүмнең малын гына түгел, хатыннары белән балаларын да барымтага куды Юк' диде Сөен тутай соңра Бүзтарлан ■ Исмәгыйль мирза малы булмаячак' Гадәттән шәригатьтән, хет сәет бабадан оялырга иде аңар Бөтен мир белә Бүзтарлан Габдел Каюм бабаныкы. Каюм баба үз бармагы басылган шарт-ярлыгы белән утыз ахирәтем шаһитлегендә Бүзтарланны миңа милек сыйфатында күн-дерде Бәс, үз мөлкәтемне мин җанбаз Исмәгыйль мирзага үз ихтыярым илә һичкайчан бирмәсмен. атам'
Җавапны Сөен тутай үз кулы белән язды. Хат эчендә бары дүрт юл язылган иде
Куян тоталмаз торнага җилкенер.
Торна тоталмаз Айга сикерер Ай киткәч, тайга ымтыныр Тайны тотканчы, гомер узылыр
Хат азагына мөһерле балдагын басып, хатны кәгазь азагыннан төреп, хат башына балык җилеме белән ябыштырылган күнгә төреп. алтын укалы ефәк җеп белән бәйләп, тире көпшә өстендәге түгәрәк балавызга янә балдак мөһерен басты. Илчеләр, шул хатны алып, хуҗалары Исмәгыйль бәй янына кайтып китте.
Йосыф мирза кызының бу кылышына куанмады — сүзсез генә аһ орды. Илчеләрне озаткач, ул:
— Аллаһ хәерле кылсын!—дип. намазлыкка менеп басты
Кышлау уеннарына бөтен Нугай иленнән халык җыелган, туйлар яман да яхшы булыр, бәйгеләр кайнар булыр, дип сөйлиләр. Сөен тутай белән ахирәтләр дә уеннарга бик нык әзерләнде.. Туй мәҗлесләреннән, көрәш уеннарыннан, сүз әйтү, саз уйнау, кылкубыз чиртүләрдән, җырлы уеннардан соң. ат бәйгеләре башланды Кыз куышта да. чауган туплы уйнаганда да Сөен тутай белән ахирәтләре баш бирмәде Ат өстендә җегетлек күрсәтүдә дә кызларга олы бүләкләр тиде. Исмәгыйль мирза да нөкәрләре- әтрәманнары белән бәйгегә килгән иде «Бу Елмаймас агай бәйрәм уртасындамы, азактамы гауга чыгарыр*.— дип уйлаган иде Сөен тутай Ходаның рәхмәте, тегесе тын гына күзәтеп торудан башканы белмәде Аның бәхәсләргә катнашмавы бәйрәмчеләр өчен рәхәт иде дә Елмаймас агасының шулай тыныч йөрүе тутайның күңеленә шом салды Бу фетнәби ниндидер әшәкелек уйлап йөри, ахрысы Әйтеп-сөйләп торасы юк. олы бәйгедә, соңгы чабышта Бүзтарлан алда килде. Сөен тутайга иң зур бүләк: сигез аргамак белән бер дөя бирделәр Елкылар белән дөяне мәйдан буйлап йөретеп. ун адым саен:
— Ризамы, аксакаллар? — дип сорап чыкканнан соң гына. Сөен тутайга тугыз тезген тоттырдылар
Кышлауда уздырыла торган бәйрәмнең эссесе шул соңгы бәйгедән соң сүрелә башлый Кунаклар берән-сәрәнләп тарала, мәйданнар бушап кала.
Сөен тутай. бәйге бүләкләрен алгач та. ахирәтләре белән өнәмәстән юкка чыкты. Алар — далага, даладан чүлгә кереп, бичара Аблак бабага үз аты — Бүзтарланы узып алган елкыларны, дөяне тапшырырга ниятләгән иде Бер тәүлек юл узгач, кышлау әллә кайда, еракта калгач, көтүләрне узып, дала белән чүл никахлашкан эргәдәге ярлар, агачлар арасыннан чырайлары кара чүпрәк белән каплаулы бик күп атлылар каршыга чыкты
— Каршыда хәрамиләр! — диде Сөмбелтай.— Мал таларга чыкканнар.
— Артка борыл!—дип кычкырды Сөен тутай.
Ахирәтләр уң тезгенне берьюлы каерды. Әмма артта да нәкъ шундый ук кара чирү баскан булып чыкты Шулчак Нәргәтайның әче тавышы ишетелде
— Алда илле, артта сиксәнләп юлкисәр!
— Утыз кызга йөз утыз ир1 — диде Сөен тутай — Ахирәтләрем. күбегез миннән яшереп кенә ислемай сөртенә, егет көтә Менә сезләргә форсат! Дүртәр ярым ир туры килә,
Сөен тутай гайре табигый тавыш белән әдәпсез көлде
Дүрт хатынлы ирләр бары мәгълүмдер.— диде Сөмбелтай — Әмма ахирәтләр, дүрт ирле хатын очратмадым
Сөен тутай бу юлы ихластан көлде Ахирәтләре дә көлгән булды, әмма эшләр бик мөшкел иде
— Нишләп алар кузгалмый’ — диде Сөен тутай Билгесез яу- о тирләрнең сүзсез тик торуы шомлы иде 2
— Сора' Кемнәр алар’ Аларга ни кирәк’ — диде Сөен тутай < һәм шундук аның башына бер уй йөгерде «Бу бит Исмәгыйль Ь мирза башкисәрләре Ни тели алар’ Мал талау. Бүзтарланны кай- 5 тару гына булса — хуш' Мәсхәрә юлында булса эстәкләре’»
Ул арада Сөмбелтай белән Ализәк. атларына тибә төшеп, = сәер яугирләргә якынаеп сорады ж
— Кемнәр сез’ Ни кирәк’ S
Арадан бер ир. башлыклары булса кирәк:
— Елкылардан төшегез' — диде — Йөзекләрегезне, бөтен алка- < беләзек чулпы чәчкап, хәнҗәр. кылыч, ук-җәяне төйнәп, һәр- £ берегез үз атына бәйләсен' х
Кышлаклардан йөз чакрым чүлдә утыз кыз жәяүгә калса. < теге якка да. бу якка да сусыз, ризыксыз кайтып җитә ал мая- “ чак Тиз уйларга кирәк Сөмбелтай белән Ализәк киңәш сорап. Сөен тутай янына килде Ә ул аларга гына ишетелерлек итеп әйтте
— Ализәк. синекеләр — Илек ягына, без Сөмбелтай белән ике арага ыргыйбыз'
— Багалмам.— диде Сөмбел.— Атлар хәл алмаган Тегеләрнең атлары биеп тора
Дөрес, хәрамиләр аларны бастырып җитәчәк Сөен тутай уен ахырынача уйлап та бетермәде, авызы болай кычкырды
— Әмир Муса углы Йосыф мирзаның кызы Сөен тутай торырмын1
Хәрамиләр башы әйтте
— Безгә патша да бер ханша да бер' Малыгызмы, җаныгызмы’
— Алайса - диде тутай — Минем уенчыларымның уенын, җы- ручыларымның җыруын тыңлап, рәкысчыларымның биюен бак- кыңыз!
Сөмбелтай эшне аңлап алган иде инде, ул кызларга иң зур келәмне җәяргә кушты Уенчылар һәрберсе үз келәмнәренә утырып көй башлады беренче булып Сөен тутай олы келәм уртасына чыгып басты Җыру яңгырады Тутай бии-бии. җырлыи-җыр- лый иң әүвәл эше Итеп. яулыгын салды, алкаларын ычкындырып, келәмгә ташлады Кара яугирләр тамаша мәйданына якынрак килде Сөен тутай үзе бии үзе чишенә кызлар да берәм-берәм чыгып, бии-бии чишен.» зиннәтле йөзек-беләзекләрен уртага сала Кой матур җыры матур, биюче кызларның тал чыбыгы кебек сыгылмалы гәүдәләре аннан ла матур Кызлар анадан тума ялангач калын һич тартынмыйча. әйтерсең лә алар үзләре генә.— онытылып бии Могҗиза иде бу Юл кисүчеләр җәяүләнеп, аптырап, сокланып басып тора Сөмбелтай ике якка ике кыз юллады Кара яугирләр берәм-берәм битлекләрен салып, ялангач кызларга ка-рап. авызларын ачкан Бию кайнарлана барып иң кызган урында гына кемдер җир ярырдай итеп, сорнай-быргы кычкыртты, кемдер гауга барабаны кага башлады Кызлар күз ачып йомганчы иярләренә сикереп менде Быргы, бәрәбан тавышына кара яугирләрнең атлары өркеп далага таралды кара хәрамиләр калган атларга сикереп менгәннәр иде коешканнар да пычак белән киселгән, ат ыргылганда ияр җайдагы-ние белән артка тәгәри Атлар кешни ирләр сүгенә кыз-tap чиный-сызгыра Кара йөзле хәрамиләр җәяүле килеш камауда калды Иярдәге шәрә кызлар аларны урап, берьюлы
утыз ук төзеде Яугирләр кылыч сабына тотынды
— Берегез дә моннан исән ычкына алмас' — дип ярсып кычкырды Сөен тутай.— Ьәр ук башагы ягырга манчылган Бер тын белән без бишәр ук атачакбыз Йөз илле агулы ук!.
Яугирләр ыңгырашып куйды Алар селкенә дә алмаслык хәтәр тозакта иде Суырылып чыга башлаган кылычлар янә кыннарга кереп чумды
Сөен тутай тагын боерды
— Яракларыгызны чишеп, уртага атыгыз!
Башка чара калмаган.— әмер катгый, үтәргә кирәк Уртада йөз егермеләп кылыч, шулкадәр үк хәнҗәр, ук савыты, җәя өелде.
— Хәзер сез чишенегез инде' — диде Сөен тутай.
Яугирләр кыюсыз гына чишенеп, киемнәрен яраклары өстенә атты. Ике бот араларына ике уч кушырып, алар иярсез атлары утлап йөргән якка йөгерде
— Исмәгыйль мирзагызга миннән сәлам күндерегез! — дип кычкырды Сөен тутай.
Дала уртасында бай үлҗә калды бизәкле хәнҗәрләр, затлы кылычлар, болан мөгезле җәяләр, зиннәтләп чигелгән садаклар — ук савытлары, сәрпи уклар, йөз егерме тире чалбар-кандагайлар
Ил буйлап тагын хәбәр таралды Исмәгыйль мирзаның иң куәтле батырларын шәп-шәрә калдырып, йөз чакрым артларыннан куган Сөен тутай. дип озак еллар сөйләрләр.
Ләкин Сөен тутай үзе бу җиңүенә куанмады Шомлы җиңү иде ул. Гауга белән тулган Нугай иленә яңа гауга өстәү генә булмасмы бу вакыйга’ Эчен үт шеше баскан Исмәгыйль мирза шунда туктап калмас бит Бу эшнең куалашу учагына яңадан кыздырган май сибү икәнен тутай бик яхшы төшенде Бәс. даладан качарга кирәк Соңгы күргән төше дә шулай куша, сәфәргә чакыра.
Сәфәр
Төшендә ул тагын Ирәмбагны күрде Бакча уртасындагы ханәкәдә истирахәт кылып утырганда, ул йөзенә күләгә төшкәнен сизде. Кем. ни-нәрсә каплады кояшны, дип күтәрелеп бакса, күк йөзендә Хумай кошы талпынып тора Аның күләгәсе Сөен тутайның йөзенә, бөтен гәүдәсенә төшкән
Зур куаныч белән уянды ул. Бу төшне юратып торырга кирәк түгел иде Гаҗәеп матур, кинаяле бу төш аның — Сөенеч тутайның — олы дәүләткә, бөек абруйга ирешәчәген сөйли иде Изге китапларда да. әүлияләр телендә дә, төшлекләрдә дә бар Хумай кошының күләгәсе кемгә төшсә.— шул кеше падишаһ була Атасы Йосыф мирза дөрес хыял кора, ул кызын бер-бер солтанга, бәккә. ханга дип үстерә түгелме соң’ Шәддад падишаһны тапса, аның төше рас булачак. Аллаһ боерса. Хумай кошы төш аша аңа хәбәр бирә Ирәмбаг белән Шәддад аны нык чакыра
Карар өлгергән иде Ун кешегә бер казаннан — өч казан, ун кешегә бер шөшледән — өч шөшле, җан башына берәр без. җәм- гысенә балта-чүкеч белән бер тимер сандал вә яу яраклары. чатырлар. киез-келәм алып, утыз кызга алтмыш ат йөгәнләп, ахирәтләр кәрваны Ирәмбаг хакиме Шәддад падишаһны эзләргә озын- озак сәфәргә чыгып китте
Аблак бабаның тагын бер астарлы сүзен колагына элмәгән икән ул чүлдә чакта, әтәч булып кычкырган тавыкны суеп ашыйлар Кермә ирләр өлешенә, башсыз калырсың, дигән иде баба. Егет кыяфәтендә ул хатыннарга бәла китерде Бичара Айсөлек ту-
тай. Акмирза сурәтендә кыз кеше булганлыгын халыктан ишеткәч. агу эчкән. Комар бинең тезгенсез хатынының да мәсхәрә булганы халыкка таралып бикәч үзенә хәнҗәр кадаган Йә хуш. ул хәзер үз сурәтендә — әмма һаман тынычлык юк. Хәзер аңа егетләрдән гыйш-гашрәт хатлары ява. калын калым, алтын-көмеш төяп килеп. Сөен тутайны алып китәргә телиләр. Әмма ул. яучы- , ларны да. кияүләрне дә күрергә теләмичә, качып бара Кая бара9 5 Төштә күргән Ирәмбаг падишасы Шәддадны эзләп бара Шәддад- S ны тапса, ни булыр9 Бизәп куелган бер карачкы кебек бакча тү- 5 рендә утырырмы7 Шәддадның хәләле булса, падишаның яудан- “ аудан кайтканын көтеп зар елармы7 Атасы Йосыф мирза белән = Аблак бабаның фикере бер иде хатын — хатын булырга, ир ир = булырга тиеш! Әмма ул шунысын да сөйләгән-әйткән иде
— Яса канунында хатыннар дәүләт эшләрендә катнашырга тиеш. диелгән һәр корылтайда ханбикәләр дә сүз әйткән Ире Үде- < гәй үлгәч, тәхет Түрәгин ханшага кала Көек хан мәрхүмендә 2 Таймыш бикә идарәне үз кулына ала Мәңгү хан сабый чакта Z анасы Сөеркүктәни бикә дәүләткә рәһбәрлек кыла Караколак £ вафатыннан соң Урһан бикә ун ел тәхеттә утыра Хубулай хан «= хатыны Гүкчен солтан да патшалык итә Тимер хан үлгәч. Булган исемле хатынның хакимиятен сөйләмим дә Йөз мең иргә торган хатыннар булган тарихыбызда, шөкер
Юлга чыгар алдыннан Сөмбелтай Сарай көтепханәсендәге гаҗәп матур бер дәфтәрдән Зәринә патшабикә турындагы хикәятне күчереп алган иде Кунышларда, далада чатыр-тирмә эчендә ятканда укырга, дип алган иде ул аны һич шөбһәсез. Зәринә Сөен тутайга бик тә ошаячак
Кәрван юлыннан бераз читкәрәк кереп, тау чишмәсе янында чатыр корып, атларны көтәргә ике кыз куеп, юынып, ашап-эчеп. чатыр күләгәсенә кереп, кырын яттылар Менә шул чакта Сөмбелтай Зәринә кыйссасын ачты. Мотрибчы-уенчы кызлар саз-кубыз чалды Кемдер, кулына без-шөшле алып, өзәңге каешларын рәтли, кайсысыдыр ияр бауларын, каешканнарны тегә башлады, бар да юл эше, кул эше белән мәшгуль булды Сөмбелтай -Хикәяти Зәринә-не көйләп укый башлады
Саккыи атлы халык яшәмештер. Саккый хатынлары ир-ат берлә яуга йөрүмештер. Саккыйларда хатыннар бәкләр илә бер диванда утырмышлардыр Өйләнүләр мондый булмыштыр кияү- җегет бикәч-кәләш илә атта узышырлар имди, вә дәхи кылыч орышырлар имди, Җегет җиңсә, кыз аңар бикәч булыр. Кыз өскә чыкса. йә үлтермеш җегетени вә йә хурлык илә азат кыйлыр Саккый хакиме Кидрәй падишаһ ай йөзле Зәринә солтана өйләнгәндер Мидәй иленең хакиме Астриангәй Кидрәй падишаһка яуга йөргәндер Кидрәй падишаһ яуга каршы яу чыкканда уң кулъякка хатыны Зәринә бикәне куйган. Кочаман каты орыш булгай Кидрәй патша яу кырын ташлап качкай Астриангәй солтан арттан җитеп. Зәринә бикәне иярендин алгай Кылычым күк керсен, кызыл чыксын, диеп кизәнгәндә Астриангәй тораташтай катып калган Зәринәнең ай йөзинәй һәмән баккай Ошбу гүзәллеккә кылыч ормам, ук ат- масмын. дия бикәне азат кыйлгай Астриангәй бөек җиңү яуласа да. башын иеп. кара сагышлы булып, каласына кайтгай Кидрәй патша унлата ләшкәр җыйгай Мидәй хакиме Астриангәй өстенә яуга чыктай Ошбусында аллаһ аңа җиңеш яулай Астриангәй солтанны ул әсир алгай Тоткын солтанны үлтерергә Кидрәй патша хөкем кыйла Зәринәкәй бикәч адәме Кидрәй падишаһка әйтер Астриангәй сә- не галәбә кыйлды. мәне әсир алды, тик үлтермәди Сән дә. падишаһым. тоткыныңа җан калдырып, аны азат кыйлгыл. димеш. Кидрәй падишаһ хәләленең гозерен һич тыңламый, солтани затка кы
лыч күтәрә Зәринәкәй бикәч җәһәт кылыч алып әсир солтанга арка куеп, хәләл адәме Кидрәйгә каршы орышадыр Бу орышта хатын ирен үлтергәйдер Астриангәи Зәринәгә бөек тәшәккүрләр илә ватаныйна кире дүнәр Куәт туплап, шөһрәт казанмакта Ас- триангәй тол Зәринәгә өйләнмәк эстәген игълан итә Зәринәкәй янә әйтер язу аша Астриангәйгә сән сәвәсең мәне. мән сәвәмен сәне. тик бикярдыр бу гыйш-гашрәт, белгел. Кешеләрем разый булмас вә ярамас хәләл мәрхүм Кидрәй җаны өчен Илче-яучылар буш күл илә кайтыр имди Астриаигәй янә мәктүп юллай мәгъшукасы Зәринәкәй тол бикәчәй: сән. бикәчем, җаным саклап, мәне хатың илә үлтермешсен. дия үз пычагы өстинә аумыш. җаны чыкмыш..
Сөмбелтай. кыйссаны тәмамлап, дәфтәрен каплады
— Шуның илә «Хикәяти Зәринә бетте имди,— диде ул.
Мотрибчылар уйнаудан туктады Тирмә эче тулы кайгы мо- хите Ахирәтләр тыела алмыйча елый Күз яшьләре елга булып ага Сөен тутай да кымшанмастан озак утырды Ул күз кабакларын йомган, сулышы сизелер-сизелмәс. Күз яшьләре бәреп чык- масынга күз йомганмы ул. әллә фаҗигале язмышлар хәсрәте өчен эчтән генә кайгырып, сызлану аша рәхәт кичерәме9 . Баксаң. Сөен тутай Зәринәнең батырлыгына шакката-шатлана. Астриангәй- нең егетлегенә сокланып сыгына Йә-ә. Аллаһ Тәгаләм. Зәринәкәй солтан Кидрәй падишаһка хатынлыкка ялгыш чыккан. Кидрәй Зәринәгә өйләнеп хаталанган Зәринә өчен — Астриангәи. Астриан- гәй өчен Зәринә яратылган бит. Нигә язмыш шундый ялгыш-хата кыла? Язмыш хатасы өчен нигә өч яхшы адәм харап булды9 Зәринә никахлы иренең җанын кыярга мәҗбүр булды Бәхетсез мәхәббәте Астриангәйне һәлак итте Зәринә — бәхетсез тол калды
Күп уйлады ул Зәринә солтан турында. Җаны белән үз итте ул Зәринә солтанны Шундый хәлдә Сөен тутай үзе ни кылыр иде икән9 Анысын ул үзе дә әйтә алмас иде. Алдагысын аллаһ белә Ни генә булмасын Сөен тутай әдәпсезлек вә йөгәнсезлек дошманы булса да. үзен суфи хатын-рабиялеккә әзерләми Ул Кидрәй белән Зәринә хатасын кабатларга тиеш түгел Ул үзенә тиң адәмнең хатыны булачак Андый ир очрамый икән, юк икән — юк. гомерлеккә ул үзен дуадак каз язмышына багышлар.
Юл өстендәге кунышларда, кәрвансарайларда сораштылар.
— Ирәм бакчасы вә аның хакиме Шәддад падишаһ турысында белмисезме?—диделәр Әмма дыр. бугай, ихтимал»дан гайре тәгаенләп сөйләүче очрамады
Айлар үтте, ел йөрделәр алар, юлның иге-чиге күренми иде әле Вакыт узган саен, челтерәп көлүләр кими барып, ахирәтләр бер-берсе белән сөйләшкәндә күкерт кебек кабынып китә Сәбәпсез елаулар күбәйде Кызларны сагыш чорнады Эзләгәнең табыл- маса. өмет һаман саен саега барса ризасызлык башлана, кешеләр җирси, күңелне сагыш яулый, бәдәнне хаста баса. Нәтиҗәдә, кешеләр бу җәфаларның сәбәпчесен эзли башлый Бу шом Сөен тутайның күңеленә дә кереп оялады Кызлар дәшми Кызлар түзә. Эчтән генә, кире борылырга иде. дип уйлый барысы да Тутай югында аларның телләре ачыла, яшеренеп кенә чышын-пышын нидер сөйлиләр. Озакламый алар, үзара талашу гына түгел. Сөен тутайга да каршы әйтә башлаячак Сөен тутай моны бик яхшы сизә. Сәфәр дәрте сүрелгәннән сүрелә барып, ахирәтләр сәбәпсезгә елый торганга әйләнде
Шулай барганда явыз ниятле кешеләр аларның юлын кисте
Ахирәтләр һәр кышлак, һәр кәрвансарайда бу як халыкларын кан калтыратып торучы хәрамиләр һәм бу юлбасарларның башлыгы усал Юргабай турында күп риваятьләр тыңлаганнар иде Юр- габайга юлыккан кәрванчылар, мең сакчысы булса да, исән-сау
кала алмый, йә мал-мөлкәтен биреп котыла, йә шунда кырылып бетә Юргабай белән беренче очрашуда ахирәтләр чак качып котылды Хәрамиләрнең тау-таш арасында йөрергә күнеккән атлары дала атларын куып җитә алмады. Ул көнне ахирәтләр дала түрендә тирмә корып төн уздырды Артка чиксәләр, кышлакларга кадәр биш кунышлык юл сузылып ята Алга — максатка барыр өчен бары бер юл таулар, кыя-ташлар ураган тар сукмак Бер ~ ягы упкын, бер ягы текә кыя Берәр олы сәүдә кәрваны килгән- jj не көтеп, шул кәрванга тагылып кына тарлавыкны кичеп була. дип. | алар дала эчендә яшәргә булды Өч көннән соң су бетте Далада “ аларның тирмәсеннән башка бер чатыр, бер көтү күренми Тозлы * далада кем йөрсен! Кәрван килмиме икән, шул унайдан турсык- = тулымнарга чишмә суы алырсыз, дип Ализәк белән Нәргәтайны S тарлавык авызындагы чишмәгә юлладылар Көн азагында ике ахи- 6 рәт атларын күбеккә батырганчы куып кайтты Азиләк сүз әйтә * алмады ияреннән савылып төшкәндәй төште дә. тирмә күләгәсенә ч егылды Нәргәтай җир ярып кычкырды
— Юргабайлар килә-ә! — диде <
Тирмәләрне, казаннарны ашыгыч җыеп, алар эчкәрәк китте “
Тау чишмәсе янында ни булганны Нәргәтай сөйләде
— Рәхәтләнеп су эчтек, битләрне, кулларны юып. тулыклары- бызга су алып, ияргә мендек Кайтыр юл өстендә, тар сукмакта җәяүле бер адәм басып тора: йөрәккәем жу итте Алда — Ализәк. Әлеге адәм елмаеп. Ализәкнең тезгенен алды
— Мин—Юргабай1 — диде — Мин сезне күптәннән аулыйм инде Курыкма-аң Миңа сезнең байлык кирәгимәс Миңа хатын кирәк, кәләш кирәк Без яудан кайтканда, казан асып көтеп торучы сылу кирәк Менә син .— Юлбасар Ализәкнең балтырын тотты — Син күңелемә бик ошыйсың, тутай Син миңа биш-алты юлбасар үстереп бирерсең, мин сине алтынга маначакмын
Шулчак Нәргәтай әче сызгырып, атына тибә. Ализәкнең аты да. өркеп, алга ыргыла Юргабай чак читкә китеп өлгерә Куаклар артыннан егермеләп уклы җәя күренә
— А-атма-а' — дигән тавыш ишетә кызлар
— Бу Юргабай шулай каты кычкырды.— дип хикәясен тәмамлады Нәргәтай
Шул маҗарадан соң Ализәк бик нык үзгәрде Аз сөйләшә, кубызына кагылмый, төннәрен йокламас булды. Сырхау басты, хәра- миләр аның котын алган, диделәр. Төннәрен тирмәдән чыгып, ул далада йөри. Саташа, диделәр Ахирәтләр бик нык ялгыша Сырхау түгел ул Саташмый ул Юлбасарлардан да курыкмаган Йоклаганда Юргабайның исемен кычкырып әйтүеннән шүрләп, йокларга ятмый кыз. Төнге йөрешләреннән соң ул. кайтып егыла да. йокыга китә Тезгенен тотып торганда Юргабай аңа шулкадәр наз илә бакты. Ализәк ияреннән ава язды Бик тиз булды бу күрешү — ай күрде кояш алды Шулай да аты ыргылган чакта аның колагына Юргабайның Төнен үзең генә шушында кил. мин көтә-әм-.— дип серле пышылдаганы кереп калды Ахирәтләре йоклап беткәч ул гел шул тарлавыкка — Юргабай юлбасар белән күрешергә чаба Эшне очлы күз Сомбелтай сизде Ализәкнең муенында алсу-көрән тап юк иде. төн узган саен таплар арта Сөмбелтай бу хакта Сөен тутаига әйтте Тутайның иреннәре җеп булды Уйлап тормастан ул
- Хөкем' — диде
Нәргәтай тирмәгә атылып керде дә йокыдагы Ализәккә төртеп Тиз бул. Ализәк ахирәт, эшеңне сизгәннәр' Тутай бик тә
ач ел ы' — дип хәбәр салды
Хыянәтчегә җәза бирү өчен вакыт билгеләнде Тик ахирәтләр җыенына Ализәк килмәде Атын тотарга дип далага киткән кыз
юкка чыкты Алай уйладылар, болай киңәш иттеләр дә көтәргә булдылар Озак көтәргә туры килмәде. Нәргәтай тирмәдән язу кисәге алып чыкты
— Кара ясарга вакыты тар булган — диде Нәргәтай.— Ализәк хәнҗәр очын канына манып язган
Бөек тутам Сөенечем ахирәтем, ахирәткәйләрем Мең кәррә гафу сорыйм Мин инде күптән Юргабайныкы Ярлыкаңыз! Сезне бакый сүүче Ализәк ахирәтеңез’.
Ализәкнең бу батырлыгына сокланган-көнләшкәннәр аз түгел иде Авызы белән сүксә дә. Сөмбелтай да Ализәкнең бу кыйлмышын күңеленнән хуплады
— Егерме тугызау калдык.— диде Сөен тутай. аннан соң Ализәк язуын, ачу белән ерткалап. далага сипте.
— Сукыр булдым.— диде ул — Сизгән булсам, йөз камчы! Аң булың! Җәза котылгысыз булачак!
Яңадан суга баргач, кызлар чишмә янындагы таш астыннан язу табып кайтты. Язу Сөенеч тутайга аталган иде.
Бөек тутаем. бу таба Малик патша гаскәрләре килә Юрга- бай белән мин дә китәм Сезгә юл ачык, һичкем тимәс Битикче Ализәк хатын
Шул көннән соң кызлар арасы еш бутала башлады, кара ләббәйкәлек бетте, әйтерсең лә. алда аларның һәрберсен үз Юргабае көтеп тора, һәм алар, һичшиксез, шуңа ябышып кияүгә чыгачаклар Чыннан да. озакламый Малик патша гаскәрләре, тау хәра- миләрен эзләп, бу якка килеп чыкты. Ләкин Юргабайның юлбасарларыннан җилләр искән иде инде. Аның каравы, гаскәрләр белән бергә ахирәтләр алае тарлавыкны бәла-казасыз кичте Гаскәриләр үз юлы белән тауларга менеп китте Ахирәтләр Чыгымчак кала-сына таба юл алды Шатлык качты алайдан. Ализәкнең юлбасар, ата хәрами Юргабайга ияреп китүе барысын да шөбһәле уйга ташлаган иде Инде бетте түзем, борылырга кирәк, дип. Сөмбелтай үз сүзен Сөен тутайга әйтергә җыенган көнне куанычлы бер хәбәр килде Чыгымчак каласында, чиннар, ягъни кытайлар тукталышында булды бу хәл. Кытайдан Идел аръягына баручы кәрванбаш уйгыр адәменең юл маҗараларын тыңлаганнан соң, Сөмбелтай аңа дәште юл йөргәндә кәрванчының Ирәмбаг турында ишеткәне булмадымы икән, янәсе
Уйгыр адәме сакалын сыпырып куйды да әйтте
— һе Ирәмбаг-Ирәмбаг Бәхет вә гүзәллек бакчасын эзли чыктыгызмы, бикәчлә-әр9 Бар андый бакча, бар! — диде дә. си- зеләр-сизелмәс елмаеп, ахирәтләргә бакты Бакты да бар нәрсәне дә аңлады кебек һәм шигырь әйтте: Илаһи ләтыйф вә хуш гөлбостан каюсының эче туп-тулы гөл вә рәйхан, төрле-төрле нәгам белән былбыл, даим анда кыйлыр ирде гол-гол. һәр агачның үзгә җимеше анда, ширбәт вә шәкәр ширин сачмеш анда... Күрдем мин ул бакчаны, бөек Бабур дәүләтендә ирер.— Кәрванчы уйгыр юл өйрәтте.— Ун куныш аралыкта булыр ул ил . Чыгымчактан барып. Җиһангәр ханлыгына чыгу лазем Җиһангәрдән Кашгар каласына барыш кирәк. Аннан Пәшивар шәһәре булыр Пәшивардан Кабулга ирешсәгез алдыгызда торыр гүзәллек вә бәхет багы! Ул бакчаны күргән, ул бакчага кергән тән вә җан сафлыгы алыр Әмма юллар кыен — гүр газабы Пәшивардан Кабулгача арада Хәйбәр тарлавыгын үтәсе бар Олы кәрван вә сакчы гаскәр көтегез Тарлавыкка үзегез генә кермәгез Ул яклар хәрамиләр илә тулган Хәй- бәрне кичсәгез. Кабулга тиз җитәрсез, иншаллаһ. Аңда Хумаюн солтан хөкемдар
Сөен тутай. төшендәге кебек, ни үле. ни тере сыйфатта тыңлады кәрванчыны. Уйгыр агага бүләкләр биреп, рәхмәтләр укып.
ахирәтләр юлга чыкты Авыр юл иде ул Япанга чыккач. Сөен тутай уйга калды, туктадылар Егетләр кыяфәтен алсалар, юлбасарлар илә кылычка-кылыч орышырга, кырылырга туры киләчәк Кызлар сурәтендә йөрсәләр дә аларга куркыныч — хәрамиләрнең никахсыз хатыны булып, гомерең коллыкта узачак Башта алар егет киемендә йөрде һәм хак аларны ир-егеткә санап, куа чык- _ тылар Бу орышта өч ахирәт һәлак булды. Хәл шундый мөшкел - иде. бары тик атларның җитезлеге генә коткарды Бичара өч ахи- : рәтнең гәүдәләрен җир куенына тапшыра алмаганга үкенеп, үксеп | еладылар Кыз сурәтенә кереп йөргәндә алар тагын мөшкел хәлдә “ калды Кичү янында аларны хәрамиләр урап алды Бу юлбасар- * лар өчен ахирәтләрдән мал да. җан да кирәк түгел икән
— Ике кыз'. — диде атаман юлбасар — Менә шушы ике кызың- “ ны бирәсең дә. әнә бара юлың, кичү — сезнеке Бирмәсәң. егерме " алтыгыз да безгә була1 Таулар арасында без сезгә кияү табарбыз <
Нишләргә тиеш иде соң Сөен тутай’ Җан өшеткеч булды ул ч аерылышу Мәңгегә аерылышу Кызларның күзенә карамаска ты- * рышып әйтте
— Алыгыз! — диде а
Кызлар, тутайның аякларына асылынып
— Бирмә, тутай. бирмә аларга! Харап итмә1 — дип үксеп-үксеп елады.
Хәрамиләр аларны Сөен тутай балтырларыннан каерып алдылар да. атларга салып, таулар арасына кереп киттеләр Юл ачык иде
— Егерме дүрт калдык! — диде тутай
Сөен тутай тешен кысып озак барды Берәү дә сүз кузгатмады. Әмма ул шуны бик яхшы белә иде: Ирәмбагны тапканчы, бөтен ахирәтләре кырылып бетсә дә. ул йөриячәк, ялгызы иөриячәк
Ләкин бу әле соңгы югалту түгел иде
Гаҗәеп күрекле очрашу булды ул. Татлы сүзләр, гүзәл вә ләззәтле җырлар, сарайның зәүкый ләззәт бирә торган хәзинәсе, алтынлы мәрмәр сандали-тәхетләр Аһ. сөбһаналлаһ сүзен телеңнән тартып ала. Шәһәрнең төзеклеген күреп, нәфисәи сәнгать сарайларын. ул сарайдагы рәссамнар ясаган сурәтләрне күреп, ахи-рәтләр'биһуш булды Сөен тутайга иң куәтле тәэсир иткәне гүзәл бакча вә аның хужасы Хумаюн солтанның атасы Бабур падишаһ белән утырыш, мөсәхәбә кылышлар булды
Хәйбәр тарлавыгы янындагы хәтәр маҗарадан соң. Кабул шәһәренә җитеп, дүрт көн хәл алгач. Хумаюн солтан ахирәтләр янына үзе килеп
— Динкардәшләремез. телкардәшләремез. ерактан килгән Сөен тутай вә ахирәтләри. сезләр Һиндстанның илек падишаһы Мөхәммәт Бабур атам хозурына боерыңыз1 - диде
Бөек Һиндстан мәмләкәтенең бөек хакиме Бабур падишаһ аларны Кабул тарафындагы Адинапурда. үзе үстергән Багый Вафа бакчасында кабул кылды Хуҗа Сәрәян атлы чишмә тирәли вә дәхи. күлләр, буалар әтрафындагы җимеш агачлары кирни җа- мән. кам рак. бадхал бәир пәниала. хөрмә әфлисүн. нар тафта-лы. сәнгатар вә садафал. амрупал вә амалбидлар рәхәтләнеп үсә, исемнәре дә ишетелмәгән, җисемнәре дә билгеле түгел гөлләр анда чәчәк ата. шул чәчәкләрдә, агачларда йөз төрле тавыш белән сайрар кошлар кайнаша шәрәк шөлди кәнҗал вә пүлпәикәр харчал вә чарыз. тәвәторна вә сарас. маник вә ләкләкләр, ак бүзәк вә киек үрдәкләр, кызыл саескан, чуар куил вә олы карлыгачлар, зәңгәр тавис аллы-гөлле тутыйлар колакларга рәхәтлек бирә Арыкларда челтерәп чишмә суы ага. Хуш исле, ширин вә сирин бак
чага кергәч, үзеңне ләззәт ефәгенә урангандай хис итәсең. Төшме бу. әллә өнме икәнен бу бакчада аерып булмый. Өнсез калган Тутайларны Хумаюн солтанның сак тавышы уятты:
— Боерыңыз. чәһрияр бәгимнәр!
Хумаюн алданрак. кызлар арттарак йөреп китте Арыклар арасындагы тар сукмаклардан йөреп, киңрәк юлга чыктылар. Кызлар, су сиптергеч көпшәләрне күреп, хәйран калды Гаҗәп, дип уйлады Сөен тутай, атам сараендагы су көпшәләре — көмеш, бабам Идегәй су бөркегеч көпшәләрне алтыннан эшләткән, диләр. Никадәр бай булса да. Багый Вафа бакчасына Бабур падишаһ алтыннан да. көмештән дә сиптергечләр куйдыртмаган. чүлмәк көпшәләр эшләткән.
Сөен тутайның ни уйлаганын сизенепме. Хумаюн солтан:
— Атам Бабур падишаһның гозере шулай.— диде — Көпшәләрне кызыл балчыктан эшләп, яндырып куялар. Мондый көпшәдә су салкынрак та. тәмлерәк тә була.
Олы сукмак аларны күл буена китерде. Күлдә аккошлар каң- кылдаша. Күлдән бераз читтәрәк. ике агач арасындагы сандалида бөек һиндстан дәүләтенең бөек хөкемдары атаклы Мөхәммәт Бабур падишаһ утыра иде. Кошлардан башка падишаһ эргәсендә җан иясе юк. Падишаһның утырган сандалие бик тә садә, әмма гаҗәеп матур агачтан эшләнгән Бабур бакча киеме кигән, яшел төстәге бизәкле читеге өстеннән зәңгәрсу башмак элгән. Уң башмагын салып. аягын сул тезенә куйган, озын җиңле кызыл бикасәп өстеннән алтын ука белән чигеп, җәйран сурәтләре ясалган, кыска җиңле, киң якалы көртәй кигән, билендә асылташлы кыйммәт камәр түгел. билбау Билбавыннан алтын зынҗырлы котыйчык асылынган. Хакимнең башында зур чалма, чалма маңгаенда асылташлы мөштек, мөштеккә кара ләкләк каурые кадалган Падишаһ китап укып утыра иде Аның уң ягында чия агачы чәчәк аткан, сул ягында — шомырт агачы Сөен тутай уйлап куйды безнең якта үсә торган агачлар янына махсус утыргандыр Хумаюн солтан чак ишетелерлек итеп әйтте
— Падишаһ күңеленә хуш килгән миһманнарны гына бакчада каршылый.— диде
Падишаһны күрүгә, ахирәтләр бил бөгеп, баш иеп тәгъзим кылды Падишаһ, китабын ябып, янәшәсендәге көрсигә куйды. Хумаюн солтан, мәгърур вә тантаналы сурәттә атасына тәгъзим ясап сүз башлады:
— Бабамыз Гомәр шәех углы бөек хаким атамыз Мөхәммәт Бабур падишаһ' Углың Хумаюн солтанны ерткыч дошман Шерхан тырнагындин коткаручы синең каршыңдадыр!
— Мәрхәбә вә мәртәбә! — диде Бабур падишаһ.— Әфарин!
Күрәсең. Хумаюн шаһзадә Хәйбәр тарлавыгы әтрафындагы җәйләүгә сунар чыкканын да. дошманы афгани Сур токымы Шерхан тозагына эләгеп, күп дусларының үлгәнен дә. үзен дә. бу ту- тайлар килеп чыкмаган булса, үлем көткән булуын тәфсилләп сөйләгәндер. Ихтимал шуңадыр, падишаһ сокланып-сөеп карый кызларга Ул янә әйтте:
— Риваятьләр йөри Амузыннар. ягъни атменәр, кылыч тотар кызлар турында тарихларда язалар Җиһанда кырык алты ел гомер кичереп тә кыз яугирләрнең кылыч, җәя белән ир баһадирларны хәрабә вә тәхкыйрь кыйлганыйна һич инанмас идем Хуп- хәер ки. инде инандым Бу җәсүрлегеңезгә күрә, тәхети дивандан. умәрәдан. вәзарәдән. әкавирдан вә әфазыйлдан кем бар исә. җәм- гыйсы әфарин вә тахсин әйләдиләр вә солтан Хумаюн сезләргә һиндстан энҗесе илә исмарланган чәч таҗы верир
— Без. падишаһым, күңелебез боерганча кылдык.— диде Сөен
тутай — Бөек рәхмәтләремез! Аннан соң.— диде тутай— Үземнең ерак канкардәшем агам кешегә Аллаһ Тәгалә ярдәмгә өндәгән, мотлак
Падишаһ та, яшь солтан да ялт итеп тутайга бакты, аларның ба- шыгында бер сөаль яна иде ничек? Кай яктан кардәш’’ Син үзең кем баласы9
Бабур падишаһ белән Хумаюн шаһзадә — шигырь вә кинаяле “ сөхбәттә әзау ярган бәхәсчеләр, астарлы гыйбарәләр остасы, һәр z табышмак вә мәкальнең төбенә тиз төшә торган, төртмә вә татла- | выз әһелләре иде. юлаучы кызның Хумаюн шаһзадәгә ничек кан- ~ кардәш булуын алар аңлап бетермәде Аларның гаҗәпсенгәнен кү- * pen. Сөен тутай янә әйтте |
— Падишаһым-солтаным! — диде.— Сарай каласының олуг ша- “ гыйре Сәйф Сарай Камышлы әйтәдер ки: Җир Кояш тирәли әй- о ләнәдер Түгәрәк Җир түгәрәк Кояш тирәсендәге боҗра буйлый бө- < терелә икән Арбамызның көпчәк-тәгәрмәчләре дә боҗра, падиша- ч һым Ә боҗра — чиксез, азаксыз-очсыз Дөнья түгәрәк нәрсәләрдән > генә тора Шакмак та түгәрәк, хәтта кеше гәүдәсе дә түгәрәк. Кен- £ дектән карыш белән бу якка үлчәсәң дә. теге якка үлчәсәң дә — a бертигез чыгачак Сәйф Сарай әйткәнчә, түгәрәк Җир дүрт фасылны кыш. яз. җәй вә көзне узып, түгәрәк Кояш тирәли мәңге бакый бөтерелә дә бөтерелә. Һәм һәр узган фасылына барыбер әйләнеп кайта Кешеләр дә Җир-Җиһанда күпме генә күчеп йөрсәләр дә. үз чыгышына, үз халкына әйләнеп кайта Ир әйләнеп сөяген табар, ат әйләнеп тияген кабар
Сөйләшү җебенең очы бик озын булса да, падишаһ өчен бу гаять кызык иде Мондый фәлсәфәгә кергән суфиларны Бабур падишаһ үз юлында күп күрде Аларның күбесе, уйлый-фикерли торгач, кире мантыйкка килеп чыга да. үзләре корган фәлсәфә тозагына кереп адаша
— Әйттем ки. падишаһым,— дип дәвам итте Сөен тутай.— каты матдәләрдә генә түгел, күренешләрдә дә чикләнмәгәнлек чиге бар Түгәрәк мәйданга ике ат җибәреп карыйк Берсе, һичшиксез, узачак Яхшы тай. артык алга китеп, артта калган ябаганың артыннан җитә килгәндә, ул үзе түгел, ә ябагасы алдан чабадыр кебек була Җиһанның тоткасы түгәрәк-боҗра әнә шундый имән- геч үзгәрешләр ясый Бәс. артык тизлек имәнгечлеккә. гайре таби- гыйлеккә илтә Җәмгыять мохите дә шулай: бер әйләнә дә бер баса. Хәтта Җир йөзендә булып узган вакыйгалар да яңадан кабатлана. үлгән кешеләр дә. үз фасылы килеп җиткәч, янә яши башлый. янә үлә Җиңелмәс Чыңгызлар. Батыиларны да куласа басты Бабагыз әмир Тимер дә җиһандар булып, Җиһанны куласадай әи- ләндерде-әйләндерде дә. үзе дә әйләнде, мәрхүм Бабамыз әмир Идегәй дә дөньяны серле боҗрадай зыр китерде Әмир Тимер белән әмир Идегәй — ике. дус вә ике кандошман Шул ике дус вә ике кандошманның торыннары менә Җиһанның тап уртасы Багый Вафа җәннәтендә очрашты Ходаның бирмеш көне, тау белән тау гына очрашмый, адәм белән кеше очраша Әмир Тимер оныгының баласы Гомәр Шәех мирзаның углы син Заһретдин Мөхәммәт Бабур падишаһ, синең углың Хумаюн солтандыр
Сөен тутай туктап тын алды Бабур падишаһ сокланыш вә аптырашта иде Өч тәүлек буена якыннан күрешеп яшәгәнлектән. Хумаюн солтан үзе бу батыр кызларның могҗизаларына ияләшә төшкән, шуңа күрә бик үк аптырашта түгел, бу сөхбәтнең атасына бик тә хуш булганлыгына куанып, елмаеп басып тора.
- Дөрест! Хак! — диде падишаһ һәм урыныннан калыкты — Яртылаш биһуш падишаһыңны тулы биһуш итәргә теләсәң, үзеңнең кемлегеңне бәян иткел. и гүзәл бәгим!
Шулчак агачлар арасыннан Кояш чыга башлап. Хумаюнның күләгәсе Сөен тутайга төште Сөен тутай елмаеп әйтә кунды:
— Падишаһларга падишаһ Мөхәммәт Бабур падишаһ! Кашың, да — гәүдәсенә, чәһрәсенә Хумай күләгәсе төшкән бер зат тора.
Дөрестән дә. бу җавап падишаһны аяктан екты Бабур санда- ли-тәхетенә кире утырды.
Беренче углы тугач та Бабур падишаһ моңарчы күрмәгән, колак ишетмәгән туй уздырды Хумай кошының күләгәсе төшкән адәм, һичшиксез, зур түрә була, аның беренче углы да үз урнына падишаһ булсын дип. ата кеше сабыйга Хумаюн аты куштырды Амузын кыз. дала кызы боларны каян белә?
— Әстәгыфируллаһ'—диде хаким, аптыравын яшермәенчә,— Машаллаһ вә машаллаһ! Җиде икълимнең бишесен гиздем. Сайрар кош теле белән татлы сүз сүзләгән һәм дә кулда гаделлек кылычы Зөлфикарен уйнаткан бундай чәһриярны ишетеп бакмадым... Бирсен Ходай! Син инде мәртәбәдә басып торасың!
— Амин!—диде Сөен тутай.— Идегәй әмир — Тимер әмирнең кияведер. Тимер әмирнең иң чәһрияр кызы Акчәһрәнең беләге ба- бамыз Идегәйнең мендәре булгай Идегәйнең углы Норадындыр, аның углы булса Уәккас. аның углы Муса, аның углы минем газиз атакаем Йосыф мирза булыр Мин Сөенеч тутай атлы торырмын!
— Углым Хумаюн шаһзадә.— диде хаким.— Син миңа олуг бәйрәм ясадың бүген Кашымызда Нугай йортының олуг мирзасы Йосыф кызы Сөенеч тутай бәгим пәйда булды — Падишаһ аягына басты да. кочагын ачып. Сөенеч тутайга таба атлады: — Килең, килче яныма, кочыйм үзеңне!
Сөен тутай. атасына сыенгандай, падишаһка якын килеп, яңагын аның күкрәгенә куйды.
— Мәрхәбә вә мәртәбә! — диде падишаһ. — Хуш килдең, сөекле бәгим
Шуннан соң олы кунаклар шәрәфенә олы мәҗлес җыелды. Мәҗлес дәвамында Бабур падишаһ углы Хумаюнның колагына пышылдады.
— Хумай кошының шәүләсе төшкән тутай бәгим Хумаюн солтанның бикәсе булырга тумаганмы? — диде
Адинапурдагы Багый Вафада күп тапкырлар истирахәт кылганда Сөен тутай бер хакыйкатькә төшенде. Бу бакча Ирәмбагтан да гүзәлрәк булып чыкты. Димәк, ул теләгенә иреште. Фани дөньяда да җәннәт бакчасы төзеп була икән
Бабур падишаһ белән озын-озак сөйләшкәндә дә бу хакта сүз булды Сөен тутай нинди максат белән Ирәмбагны эзләп, куркыныч маҗаралы сәфәргә чыкканлыгын әйткәч, падишаһның елмаюы югалды, ул сабыр, әмма җитди-кырыс тавыш белән әйтте
— Сабыйлык хыялы Сигез-тугыз яшемдә мин дә эзләдем ул хыялый Ирәмбагны Чын күңелдән инанып эзләдем Атакаем Го- мәр Шәех бу бикяр эштән мине тыймады Углының китап укып, хыялга батканына ул. ихтимал, куанган. Үсә төшкәч, бу хыялый хәяттән айныр, дип. атакаем мине бу уемнан аермаган . Бәтчәләр. мирзачыклар белән бик озак эзләдек Ирәмбагны Унике яшемдә, атамның тәхетенә насыйп кылынгач. аңладым ки Ирәмбаг ул — хыял Әмма Ирәмбаг» дип аталмаса да. «Багый Вафа исемендә гүзәл бакча корып була икән.
Сөен тутай өстәп куйды:
— Ирәмбагтан да — хыялдан да гүзәлрәк Багый Вафа! Ләкин аермасы бардыр. Шәддад хаким үзе корган җәннәти бакчасында бер мизгел дә хәяти ләззәт кичерә алмый вафат булган
Бакчада атналар буе истирахәт кылганнан соң. Хумаюн Сөен ту
тыйны иң зур китапханәгә алып керде Андагы хәзинәне күреп тутай хәйран калды вә Хумаюн солтанга ишетелерлек итеп пышылдады
— Менә аның сәбәбе кайда' — диде — Бакчадагы чүлмәк көпшәләр алтын булса яхшырак, матуррак Менә ул байлык, менә ул алтын көпшәләр кайда' ,
Китапханәнең зурлыгына, китапларның күплегенә сокланмау ; мөмкин түгел иде Китап йорты белән чагыштырганда, падишаһ- Ь ның сарае кечкенә алачык кебек. Казан. Кырым. Хаҗитархан. Са- | райчык шәһәрләрендәге китаплар — алачыкта, ханнар үзләре — ал- “ тын сарайда Китапларның муллыгы — бер хәйран булса, тәртип- 2 пөхтәлек, серлелек һәм китапка, кулъязма дәфтәрләргә олы хөрмәт монда хаким Падишаһ үзе дә. солтаннар, шаһзадәләр дә мон- S да аяк очына басып йөри, пышылдап сөйләшә Китап монда патшадан да олы. Монда йөзәр хәттат-бахшылар күчереп китап яза. < китап төпли
— Язын-җәен кайчак янгыннар була.— диде Хумаюн — Янгын > була-нитә калса дип. китапларның күчермә нөсхәләре икенче бина- £ да саклана. »
Сөен тутай бүлекләп-бүлекләп куелган, аңа таныш булмаган язу белән язылган китапларның муллыгына шаккатты
— Биредә Рум. Фрәңк. Юнан. Чин. Борынгы һинд китаплары саклана — диде Хумаюн солтан.
Китапханәдән чыккач. Хумаюн солтан Сөен тутайны тагын да зуррак, биегрәк бинага алып керде Иң зур могҗиза аны шунда коткән икән Сөен тутай башта һични аңламады Йортның түшәме биек, тәрәзәләр дә киң-биек эшләнгән. Тәрәзәсез диварларга бихисап күп рәсемнәр эленгән. Дивардагы рәсемнәрне әрҗә белән кыршаулаганнар Идәндә, почмакта бер-берсенә. диварга сөяп куйган рәсемнәр бихисап Тора-бара. күз ияләшә төшкәч, җентекләбрәк карагач, рәсем үзенә тартып китерә
— Бу бина.— диде Хумаюн солтан.— осталар ханәсе, нәкъ- кашларның. рәссамнарның рәсемханәсе
Яу күренешләрен, затлы тәхеттә утыручы түрәләрне, җанвар- киек. тау чишмәләре рәсемнәрен карап йөри торгач, тутайның башы әйләнә башлады Хумаюн солтан аны бакчага алып чыкты
— Атам Бабур падишаһ Шираздан да. Тәбриздән дә. Дәһлидән дә. Аһра каласыннан да осталар чакыртты һиндлы нәкъкашлар әфгани. төрки рәссамнар, һурду осталары монда эшли
— Ислам сурәт ясарга кушмый.— диде тутай — Җансыз сурәт ясаган бәндәнең җанын кыямәт көнендә шул сурәтләр сорар ди Сурәтче җанын бирмәс өчен йөгерер, ди Куып җитеп, сурәтләр аның җанын алып, үзара бүлешерләр, ди
Хумаюн солтан тутайның хикәятен елмаеп тыңлады Сөеп-сөе- неп тыңлады ул Сөенеч бәгимне Сокланып тыңлады Рухында да тәнендә-бәдәнендә дә ир батырлар белән алышырлык гаярьлек саклаган шушы тутай бәгим әле бала гына икән Хумаюнның кычкырып көләсе килде. Сөен тутай үпкәләр дип. ул көлмәде, шулай да җавапсыз калмады
— Хак булырга тиеш,—-диде солтан — Бик тә хәтәр әмма бик гә яхшы булыр иде. шулай булса
Тутай аңламады
Ә ни өчен? — диде ул.— Бичара сурәтче кызганыч түгелмени’
Хумаюн солтан Сөен тутайны бакчаның аулак почмагына, аккошлы күл буена алып барып, агач күләгәсендәге көрсигә утыртты Үзе аягурә калып аңламас шәкертенә дәрес өйрәтүче остаз кебек сөйли башлады
— Рәсем ясаучы үзе гаепле.— диде ул— Сурәтенә җан иңәрлек булмагач, бу эшкә алынмаң! Башка, файдалырак һөнәр сайла Арба яса — бик күрекле эш. Тире илә. күн. каеш яса Рәхмәтле шөгыль Маллар көт — чабан бул Токымың ач булмас. Әмма куәң булмагач, сурәткә тотынма Тотынгансың икән, ахирәттә җавап бир1 Гөнаһсыз, җансыз сурәтләргә җаныңны яргалап бир Алар- ның гаебе юк Син аларны шулай җансыз яраттың Ясаганда ук рәссам, үз җанын кыеп, сурәткә салмаса. рәссам була алмый, тутай- бәгим Ул гарипләр, җан талаучыларны гына үрчетәчәк Чын рәссам өчен ахирәт куркыныч түгел. Чын рәссамның сурәтләренә ясалып бетү белән җан керә Җанлы-гүзәл сурәт ясаган саен, сурәтченең җаны кими бара Шул сәбәпле чын рәссамнар озын гомерле булмый, иртә үлә Әмма ахирәттә ул рәссам мәңгелек җанга ия булачак Ислам сурәт ясарга кушмый, дисең. Ислам җансыз сурәт ясарга кушмый, дип шәрехләп буламы?
— Була.— диде тутай.
— Аллаһ тәгалә киң күңелле, миһербанлы вә кодрәт иясе. Гүзәллек яраткан бәндәсен ярлыкарлык кына кодрәте җитәр, ин- шаллаһ! Адәмнәргә зәүкый ләззәт бирердәй җанлы сурәт иҗра кыйлган рәссам җәза урнына Аллаһдин алкыш-савап алачак түгелме9 Без — атам белән мөэмин мөселман. Мөхәммәт өммәтеннән, Ходага мең шөкер, Ислам өчен газават юлында күп йөргәнбез, иншаллаһ. алда да шулай булыр, әмма нәкъкашлар. рәссамнар-ның иҗра кылган әсәрләрен без Коръән Кәрим берлә бәрабәр саклыйбыз! Без — Ислам төркиләре, әмма һиндстанда мәсҗетләр белән янәшә Будда сарайлары салдырабыз. Ислам киң күңелле булырга куша.
Сүзе төкәнгәч. Хумаюн солтан Сөен тутайның йөзенә бакты Аның йөзе борчулы иде Әле генә ишеткән сүзләр, андагы яңалык тутайның ихтыярын алган, ул сүзсез генә су өстендәге аккошларга карый. Күз карашы кошларда, күңел күзләре Хумаюн- да. Солтанның үзенә текәлеп карап торганын күргәч, тутай әйтте:
— Мин хәзерендә һич сүз табалмыйм Ни дияргә дә белмим Сөйләгәнең минем өчен чи каештан бәйләнгән төен.
— Монысына җавап кайтармасаң да мәгъкуль.— диде Хумаюн солтан.— Ә менә хәзеренгесенә җавапсыз калу гөнаһ булыр
Сөен тутай елмайды да әйтте:
— Сөаленә күрә җавабы! — диде.
Икесе дә көлде. Сөен тутай. Хумаюнның сүз башлавын көтеп, җайлабрак утырды. Сөен тутай аның ни әйтәсең чамалый иде. Солтан кыюсыз гына болай диде:
— Сөенеч тутай. зинһар, гаҗәпсенмә Атаң Йосыф мирза да еракта Син үзеңә үзең баш. Бәс. йоладан тайпылып, мин дә үзбаш сүз әйтәм. Хумай кошының күләгәсе икебезгә берьюлы төшсен иде..
Хумаюн солтан сүзен өзде. Сөен тутай читләтеп әйткән сүзне аңлап бетерсен дип түгел, тутайның ике күзендә дә яшь тамчысы күреп, ул шөбһәгә калды Бер үк вакытта ул сөенде дә Бәлки, бу шатлык яшьләредер.
— Кичерең, солтаным.— диде тутай. Ул. җиңеннән кулъяулык чыгарып, күз яшен сөртте. Хумаюн әле һаман аптырашта тора иде.
— Мин аңладым сине. Хумаюн солтан Сине аңлаганга күз яшьләрем бәреп чыкты.. Мине солтан бикә итеп никахлашырга теләвең минем өчен сөйләп бетергесез мәртәбәдер. Олуг рәхмәтләрем сиңа. Мондый бәхет хан кызларына да тимәс Әмма, мең кәррә кичер. Хумаюн солтан, мин Кабулга килен булып төшә алмыймын Күп уйландым мин бу бакчада Мин бәхетсез яратылган бугай. Мәхәббәт белән Мәҗбүрият орышы арасында һәлак бу-
лырмын, ахрысы Төшләремдә гелән күрдем мин Ирәмбагны Шәд- дад падишаһның мәгъшукасы булдым Уянып киткәч тә мин Ирәм- баг вә Шәддад исмен кушып күп тапкырлар саташтым Ни газаплар аша узып, мин хыялыма ирештем менә мин жәннәт багында утырам кашымда Шәддадтан да затлырак солтан үземне хәләллеккә сорап тора Мәҗбүрият-Мөһимият дигән упкын аера безне. 3 солтан Илле көнлек ара ята ул упкында Монда гүзәл бакча инде jj күптән шау чәчәктә Минем кирәгем юк бу бакчага Баксаң. Шәддад S падишаһ түгел икән мин шашып эстәгән, юк. Шәддад түгел Миңа 5 бакчасы, бакчасы кирәк икән Ләкин ул бакчаның үз ягымда булуы * әүвәлге шарт Бәс. шул сәбәпле мин. Шәддад падишаһны тапмый- 2 ча ук югалтырга мәхкүм
Бу сүзләрне сөйләгәндә Сөен тутайның ике күзеннән яшь өз- : лексез агып торды Хумаюн солтан аның фаҗигале тавыш илә ~ сөйләвеннән, күз яшьләрен тыя алмавыннан ни кылырга белми га- < җиз булып калган иде Ихтимал, ул Сөен тутай никахтан баш п тартыр, дип уйламагандыр, бәлки, ул шул сәбәпле каушап кал- х тандыр Мәһабәт солтанны алыштырганнармыни. ул коелып төш- £ кән. бичара хәлдә Сөен тутай аңа ачынып карап торды да янә « үксеп, солтанның ике кулын алып, кайнар яшьле йөзенә куйды Шул кулларны үбә-үбә, күз яшьләренә чылатып бетерде
— Кичер мине, кичер Тәңрем хакына, хатын булып киләлмәе- мен синең катыңа,—дип такмаклый үзе.— Әмма атаң илә син солтанны мәңге онытмам, истән чыгармам Без синең илә абый белән сеңел
Карт кыз
Бу сөйләшүдән соң ахирәтләр Кабулда әле шактый яшәде Сөен тутай сәгатьләр буена китапханәдә укып утыра, аннан соң остаханәгә керә: нәкъкашларның балчык-буяу изгәнен кысаларга киндер тарттырганын озаклап күзәтә Аннан соң Багый Вафага юнәлә
Яңгыр фасылы узганчыга кадәр Сөен тутай ахирәтләре илә Сарай янындагы аерым ханәдә яшәде
Зур бүләкләр — Сөен тутай өчен иң зур бүләк падишаһ китапханәсендә бахшылар күчергән бизәкле, сурәтле -Шаһнамә-нең. Хөсрәү вә Ширинының төркичә нөсхәләре һәм башка китаплар төяп алар кайтыр юлга чыктылар Хумаюн солтан аларны ун куныш ара үз гаскәре илә озата барды Алар елашып, кочак-лашып аерылышты Йөрәкләрендәге мәңге ачылмаячак мәхәббәт бөреләрен алып Хумаюн солтан — Кабулга, Сөен тутай Җаекка кайтып китте Хумаюн солтаннан аерылгач, аны сагыш басты Ул. Бүзтарланын ашыктыра төшеп, алгарак чыкты да рәхәтләнеп елады бушанды Үҗәтлеге, кирелеге аркасында Хумаюн солтан ника-хыннан наз кичүенә ачыну да. юл йөргәндә югалткан дистә ярым ахирәтен искә төшереп өзгәләнү дә иде бу Хәрамиларга хатын булып калганнары, канлы орышларда һәлак булганнары Кабулда чакта хасталыктан җан биргән ахирәтләре турында уйласа ул һәрвакыт җаны белән елый Хумаюн солтан никахыннан баш тарту да. ахирәтләренең фаҗигале язмышы да аның бәгырендә гомер төзәлмәс җәрәхәт булып калыр, әледән-әле ачылучы иске яра кебек әҗәленәчә үзе белән йөрер Утыз ахирәтеннән ундүрте исән калып, атасы Йосыф мирза биләмәләренә, туган-үскән Аидалага Бүзтарланның тоягы баскач, зиһене яктырып киткәндәй ачык тойды ияр. кылыч ташлап, һичшиксез, падишаһка чыгачак ул. бә
хәссез. Аллаһ кушса, ул күп бала табачак, вә бай көтепханә илә истирахәт бакчасын үзе корачак Аның Мәхәббәте өч вазифадан торыр бала, китапханә, гөлбакча.
■ Ә илаһи мәхәббәт9 — диде ул үзалдына.— Мәхәббәт татымый гүр иясе булачакмынмы?»
Мәхәббәт9 Сөен тутай мәхәббәттән башка яшәмәс Иренә бул- маса да, баласына булыр ул мәхәббәт Иренә булмаса. иленә булыр ул мәхәббәт Әмма, иремне сөймим, дип. үзен кимсетмәс, дошман сөендермәс Ихтимал, уртак баланы сөю, бала атасына да күчәр Бәлки, ул булачак иренә бер күрүдә гашыйк булыр' Бирсен Аллаһ! Амин, берүк!
Сабый кыз булып сәфәр китеп, ничә ел маҗаралы горбәттә йөреп. Нугай иленә җиткән кыз. бикәч кайтып килә
Далага дөя көтүе таралган. Көтү янында ике карт чабан һәм җитез атка атланган бер үсмер кайнаша. Сөен тутай йычкырып сәлам бирде. Чабаннар аның кем икәнен тиз аңлады, ахрысы, комга төшеп, баш ордылар Үзләре бертуктаусыз бер сүз кабатлый:
— Сөенче! Сөенче! Тутаебыз исән-сау! Сөенче, сөенче. Йосыф бәктән сөенче'
— Йосыф бәктән? — диде тутай.— Ялгышмы әйттегез9
Картлар моннан ел элек Шәехмамай түрәнең вафат иткәнлеген һәм дә Сарайчыкта тәхеттә Йосыф бәк калганын сөйләп бирде
— Бабаң Муса түрәдәй, атаң Йосыф бәк тәхетендә картайсын! Амин! — диде чабаннар
— Амин!—диде ахирәтләр.
Бу сөенче өчен Сөен тутай чабаннарга өч дирхам ташлады.
— Бирегә кил,— дип, ул көтүче үсмерне чакырды.
— Боеһ тутакаем.— диде көтүче—Башым өсте, йөз түбән. буй сынулы, тез чүгәм
— Мәң! — диде тутай-бәгим— Калага йөр! Атам Йосыф бәккә хатны җиткез!
Сөенче алырга дип, үсмер Сарайчыкка чапты
«Газиз атакаем Йосыф бәк! Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһе вә бәрәкәтеһү! Озакламастан өйдә булырмын Җаным сине сагынды. тәнем һаман сыгынды Мунча яктыр Ташы шартлап кыза торсын1 Хода кушса, тиз күрешербез.— диелгән иде хатта.— сөенчегә бу егеткә корыч хәнҗәремне, бүре бүркем. алача тунымны багышлаң. зинһар*.
Илгизәр ахирәтләрнең аз санлы алаен каршыларга бөтен халык эшен ташлап чыккан. Каршыга көтүче үсмер чабып килә, аның өстендә колатун. башында бүре бүрек, билендә хәнҗәр иде Егетнең авыз колакта. Аны бәхет баскан. Ул башкаларның да бәхетле булуын тели иде. үзе туктаусыз кычкыра:
— Сөенче, сөенче. Сөенеч тутай кайта-а-а! Сөенеч тутай кай- та-а' — ди Тутай янына җиткәч, ул болай диде: — Сөенеч тутай. олуг бәк Йосыф агам түрә сине сараенда көтәчәк, ул җәйләүдән кайтып төште Балакмырзалар да шунда'
Егет чабып узды. «Балакмырзалар» дигәне яучы кодалардыр, ахрысы.
— Кемнән икән ул балакмырзалар9 Балакларына күрә үзләре, үзләренә күрә түрләре, түрләренә күрә түрәләредер — диде тутай.
Нәргәтәй егет артыннан
— Кемнән9 Кайдан9—дип кычкырды
Егет нидер әйтте Арттагы ахирәтләр җиткерде, егет Шәи- бани хан токымыннан»,—дигән икән Тутайның чырае коелып төште, ул үз алдына мыгырданып
— Хан баласы! — диде — Хан баласы түгел, чабан баласы. Себернең кайсы баласы буе җитмәс агачка үрелә9 Иртеш буе Ту- 56
был Шәйбание токымы Аккорттанмы яучылар?
Хумай кошының канаты тигәннән бирле Сөен тутай теләк теләде Аңа буласы ир — падишаһ-солтан булсын, хан- яки шаһзадә булсын, һич югында бәкләр бәге булсын дип Аллаһка ялварды Менә аның теләге кабул булды Хумаюн солтанны бирде, менә хәзер Аккорт ханзадәне алдына куйды Аккорт — Шәйбани хан токымы Шәйбани үзе — Чыңгыз ханның оныгы Батый хан белән С бертуган Казанның иң мәсләксез, иң булдыксыз ханнарының берсе 8 Мамыкның оныгы Аккорткамы ул хатын булсын’ Бөек Бабур па- § дишаһка, Хумаюн солтанга дошман йортның ханбикәсе булып рис- “ вайда калсынмы’ Нәселенең тамыры тирән, баганасы бар. әмма S нихәл итсен соң бичара кыз’ Тубыл. Себер ягына тартмый аның - күңеле, юк Бәс, ул кода-яучыларны рәнҗетмәенчә генә кире бо- S рырга атасын күндерер, иншаллаһ
Шәһәргә җитәрәк. атлар үзләреннән-үзләре тибешрәк атлый < башлады, атлау — юыртуга, юырту томырылып чабуга күчте
Дошманнарны җиңеп кайтучы батырларны да болай алкышла- * маганнардыр Олы бәйрәм ясады халык. Сарай капкасына җитә- ь рәк. бәтчәләр. мирзачык оланнар, һәр атны тезгененнән алып ту- а тайларга иярдән төшәргә булышты Халык аларны алкышлый, бикәләр каршыга чыккан, әмма сарай агалары кунаклар күренми Йосыф бәк кызы Сөен тутайны юл киемнәре, кандагай чалбар кигән кыяфәттә кодаларга күрсәтергә теләми, ахрысы. Мунча кереп ял иткәч, өс-баш алыштыргач кына үз янына чакыртачак Сөен тутайның чыгымчы холкын белгәнгә, бер генә бикә дә бер генә дая да аңа якын килмәде Ир затыннан бары берәү — Комбар ата гына йөри, анысы да үз мәшәкате белән ду килә, оланнарны ашыктыра
— Бар. бар. мирзам, йөрең, йөрең' Атларның тоягына су төшмәсен' Туктамагыз, йөреңнәр' — ди
Сөен тутай. хатыннар халкына берьюлы гына сәлам биреп Комбар атага
— Бәйләүләрдә китаплар, ата. сакын' — дип. берәр мәгънәсезе туктатмаса ярар иде. дигәндәй, ашыгып мунча өенә кереп китте
Ахирәтләре. елаШа-елаша, даялар, сарай бикәчләре белән кочаклашып. күрешә калды. Аның белән Татлыбик. Сауфия. Нәргәтай беренче булып чишенде Юл киемнәре берәм-берәм мунча алдына өелә барды Чишенеп беткәннәр эссе якка уза торды Мунча шаулап кызган иде Ахирәтләр ләүкәгә тезелешеп утырды Ләүкә такталары аларны көтеп кызган аһ-ух. әллә-лә-мәллә-лә. анакайларым ла, газиземне пешердем- дип шаяра-көлә торгач, бераздан тынып калдылар
«Хәтәр якканнар һамамга Димәк, атамның миңа үпкәсе юк.— дип уйлады тутай. - үпкәсе булса, яучылар хөрмәтенә шулай кый- ланадыр
Күкрәгеннән табанына хәтле тире алъяпкыч бәйләгән һамам- чы хатыннар кереп, шаулап торган ташка бер бакрач су ташлагач Сөен тутай пошаман уйларын онытты
Бу нә хикмәт икән мунча дигәнең’ Маңгай пешә, колак пешә. кул күтәрсәң, тырнак пешә Әмма, әрнүләр белән беррәттән. рәхәтлек кичерәсең Бушанудан соң тир ага. тузанлы чәч астыннан агып кайнар тир маңгайны җебетеп, керне ияртеп алып китә Айлар буе билне буып йөргән каеш-бау эзләре кайнар һава бәрелүгә әрни дә. рәхәтлек биреп, узып китә Күпме гомер узып, нинди маҗараларга очрап, максатка ирешеп, күп кайгы вә югалтулар аша ага йортына кайтып, кайнар ләүкәгә егылган Сөен тутайга бу мәл Ирәмбагтан да. Багып Вафадагы истирахәт кылыштан да ләззәтлерәк иде Ахирәтләре дә бәхетле кебек Карлыгач-
лар кебек ләүкәгә тезелгән ахирәтләре, тир бөртекләренең күкрәкләр буйлап агып, кендеккә кереп, кендек чокыры тулгач, агым булып, газизләренә юл алганын гамьсез генә карап утыра Кайсылары күм-күк булып төзәлгән кылыч җәрәхәте җөйләрен сак кына сыпыра Сөен тутай ахирәтләренә карап елмайды Өлгерделәр, тулыштылар Иң чандыр, иң сабый Сауфия дә яшь бикәч булырга әзер Ни өчен елмайды соң тутай-бәгим’’ Алар өчен сөенеп елмайды ул Тутай ахирәтлек антын инкарь итәчәк Кызлар бу турыда белми Ул аларның күбесенә ирек бирәчәк Телиләр икән, каласы килгәннәр — аның ахирәте булып калсын һәрбер кыз өстеннән ант алыначак Калганы — алар эше
Тагын эссе дулкыны китереп бәрде Кызларның тыгыз-тулы тәне изри, йомшара, кызара Иреннәре көпшәсыман очлаеп сузылган. битләре юеш. иреннәре — җим көтеп торган кош балаларының авызы кебек Шул эстәкле иреннәргә карап. Сөен тутай үзалдына әйтеп куйды:
— Җим көтми ул иреннәр, эсседән дә бүлтәймәгән Ул иреннәр җегет иреннәрен көтә...
Сөен тутай. ике учы белән ләгәннән талык су алып. Татлы- бикнең ачык авызына сипте. Ул айнып өлгергәнче, су чумырып, авызларын ябарга өлгермәгәннәргә дә өлеш чыгарды Тутай һамамчы хатыннар кулындагы яңа пешкән себеркәчләрне алып, кемнең кай җиренә эләгә, кемнең кай җире кычыта — кызларны ал- лап-артлап чаба-кыйный башлады.
— Мәгез. алыгыз! Җегет кирәкме сезгә7 Ир кирәкме сезгә’ Мә. алыгыз. Мә-мә! — дип. үзен дә. кызларны да хәлдән тайганчы чапты.
Чыр-чу. көлү тавышлары мунчаны яра язды. Бу уен тутайның үз ахирәтләренә кол итеп түгел, үз итеп, тиң итеп каравы иде
Тәннәр кып-кызыл булганчы икешәр минлек белән бик шәпләп чапканнан соң. минлекчеләр чыгып, юучылар керде Болары, һәр кулына ат кылыннан үргән бияләй киеп, тәнне муеннан аяк очына хәтле сыдырып төшерергә тотынды, тәннең үле күзәнәкләре. к£р белән бергә аралашып, токмач-токмач булып, бөтерелеп, кыл бияләйгә ияреп чыга Арка якта эш беткәч, кыз йөзе белән әйләнә. һамамчы янә үз эшенә тотына. Үз эшен белеп, сөеп, ләззәт белән башкара һамамчы хатын, ләззәт чакыргандай, ара-тирә
— Ә-әх, менә шулай, тутай! —дип кабатлый
Кылбияләй кызның күкрәк төереннән узганда һамамчы каты басмый, бияләй тияр-тимәс кенә, сак кына ышкылып китә, күкрәк төере кинәт бөке кебек атылып чыга Шул чагында кызның бер тезе күтәрелә төшә кыз. ихтыярсыздан. җиңелчә генә ыңгырашып куя Бу ыңгырашу авыртудан түгел, чыдый алмау ләззәтеннән килә Һамамчы хатын бу эшне гаять сак вә бер генә тапкыр эшли Кылбияләй яңадан күкрәккә якынайганда кыз ләззәтнең кабатлануын көтеп ята Ләкин тәҗрибәле кулдагы кылбияләй мө-һим җирне сикертеп уза. Шунда кыз кеше бу ләззәт белән еш шаярырга ярамаганлыгын аңлый Кылбияләй белән тән сыпырганда кызларның күбесе шушы хисне татый. Әмма изге вә яшерен яңалык турында беркемгә дә әйтми Шуңа күрә һәр кыз бу хикмәт минем белән генә булды, дип уйлый Коенып, кибешеп, ахирәтләр чәй өенә керде Чәй эчеп, тирләп, янә эссе мунчага кереп тир куганнан соң, алар суынып, тән корытып хәл алды Касә-касә салкын кымыз эчтеләр Менә шунда аларга кайнар ризык китерделәр Өзелеп карын ачкан, эч тәмам бушаган, сәфәр тутайлары гаҗәп зур теләк белән тәгам җыйды Ул арада төн төште . Ахирәтләр. салкынча. караңгы бүлмәләргә кереп, ап-ак чиста җәймә
гә. түшәк-ястыкларга ятып йокыга чумды. Аларның йокысын яхшы саклар өчен тышкы якка — ир-егетләрдән, эчкәридә хатыннардан сак куелды.
Сөен тутай-бәгим уянмастан ике тәүлек йоклады Аның уянуын зарыгып көтүчеләргә — Йосыф бәк белән яучы мирзаларга — бу ике тәүлек гасыр сыман озын тоелды Көттеләр, түземнә- ре җитәрлек иде. әмма көтүләре генә заяга булды Сөен тутай. 5 төнлә торып яшертен генә атасы янына керде. Җиткән кызының у үз ятакханәсенә иңүен өнәп бетермәсә дә. сагынгандыр, уяну бе- | лән атасын күрергә ашыккандыр, дип. Йосыф бәк бу хакта сүз “ кузгатмады Сагынылган. саргаелган: хәл-әхвәлләр сорашып, Бабур * падишаһ белән Хумаюн солтаннан сәлам вә хатлар тапшыргач. “ тутай атасына янә бер язу бир/je. й
— Бусы тагын ни-намә9 — дип. Йосыф бәк кәгазьне сүтте
Бу хатта: Сәүгеле атам вә саинле кунакларга Сөен тутай- < бәгимнән. Аллаһ тәгалә гыйнияте илә. кыйсмәт кодрәтенә күрә. - мин ерак сәфәргә китәргә мәҗбүрмен Йөрешем ике-өч елга сузы- £ лыр Мең кәррә кичерү сорап ялварам Йосыф бәк кызы Сөен ту- н тай-бәгим .— диелгән иде m
Йосыф бәк сикереп торды:
— Яхшыдан яман туган! — дип кычкырды ул.
— Атам, атакаем, шаулама! — диде кыз.— Мин беркая да китмим Бары тик кодалар киткәнче чүл эченә. Аблак баба янына гына барып кайтам Кызым качып киткән, дип. шушы хатны сонарсың. Шәйбанилар илә араң туры калыр Син гаепле түгел Мин тәрбиясез гаепле.
—- Тәрбиясезлекнең аргы ягында!
Йосыф бәк шуннан башка сүз әйтә алмады Мәрхүмә хатынының төсе буларак, кызының йөзенә бакты. Аның багышында әллә соң бу кызның бер-бер ким ягы, артык җире бармы9 Кияүгә чыгарга атлыгасы урында, атка атланып кияүдән кача, дигән шикчел бер уй кабынып алды Кызы — сизгер, моны тиз күреп алды бу шикчел сөальгә аның җавабы әзер иде
— Хафаланмаң, атакаем.— диде ул — Уналты яшьлек бикәчләрдән бер җирем артык та. ким дә түгел!
Бәк ялваргандай итеп әйтте
— Күршебез Шәйбани хан нәселе бит .— диде.— Алар безгә эрбет чикләвеге, син үлеп сөя торган эрбет ташучы агач бирүче. кеш-сусар сатучы бай ил Тамырларында Чыңгыз каны ага Ханзадә
Сөен тутай атасы алдындагы келәмгә тезләнеп утырды
— Атакаем.— диде ул.— Казаннан килгән яучы гына яучы
— Казанда сиңа ир булырдай хан да. ханзадә дә юк' — диде бәк
— Алайса Кырым кала! — диде кыз.— Анда бит шаһзадәләр
— Кызыма яучы юллагыз, дип ярлык языйммы’ Адәм рисвае1 Йосыф бәк чынлап ачулана иде
— Теге чакта Кырымның яшь солтаны Сафа Гәрәйгә сине бирергә дип. мин Бакчасарай хәтле Бакчасарайга кәрван йөрдем Күпме мал бүләк алып бардым Килешеп кайттым Ә син ахирәтләрең белән качып киттең эзләмә, эзләтмә дә, имеш Шуннан соң ай да узмады. Сафа Гәрәй Казанга хан насыйп кылынды Инде хәзер бусыннан качасың Ханнар-солтаннар бит алар санау- лы гына, каян хан-кияү табып бетерим мин сиңа9!
Ата кеше сүзен әйтеп бетерде Юк шул. дип уйлады бәк юк. бәйләп кенә озатыр иде берәү булса. Кызы, аның саен атасына елыша барып, аның тезенә башын куеп, тыныч кына әйтте
— Атакай гынам мин көтәм.— диде—Күңелем сизә. Теләгәнем миңа килер.
— Ике ел элек ни дигәнеңне оныткансың, кызым Сәфәр йөреп кайткач, мин синең ихтыярында, дидеңме 1
— Дидем.
— Нәтижә’
— Нәтижә булачак, атам, мин дигәнчә булачак!
Юк. булмады, бәйләп кенә озатасы да бит Аңа ышансаң, үз дигәнен итмәсә. бер-бер хәл кылыр. Аллаһ сакласын' Сабый чактан бөгелмәгән хәзер бөгелмәс — сынар
— Төшең татлы булсын, атакай! — дип. Сөен тутай тавышсыз гына чыгып китте.
Икенче көнне, иртәнге намаздан соң. кунакханәдә яшь бикәч Сөенечне Аккорт шаһзадәгә ярәшү мәҗлесенә бөтен чакыру- лы голәмә килгән иде Бары тик булачак килен белән аның ахирәтләре генә күренмәде. Киленчәкне көтү хәттин ашкач, диванби кереп
— Түрәм Йосыф бәк, тутайның сиңа атап язган хаты бар! — диде.
Сөен тутайның ахирәтләре белән ерак сәфәргә качканы беленгәч. кодалар сүз астына зәһәр салып, теш арасыннан гына:
— Бөек тәшәккүр. Йосыф бәк. олыладың! — дип мәҗлестән китте.
Бичара бәк, мең тапкыр гафу сораса да. бүләк-санак биреп юмаларга тырышса да. илче-яучылар, бүләкләрне алмыйча, бүләк урынына зур үпкәләү күтәреп кайтып китте Мәҗлеснең яме качты Кунаклар таралды Йосыф бәк бушап калган ханәнең баскычына утырып калды Аның янында диванби тора икән Ул Йосыф бәккә сак кына әйтте.
— Олуг түрәм, илгә бәла җыймыйсыңмы, бер кызыңны тый- маенча.— диде — Исмәгыйль мирзаның бу ике елда сиңа ни күләм зәхмәт кыйлганын үзең беләсең. Барымта артыннан барымта Карымта артыннан карымта. Нугай иле болгаерстанга әйләнеп бара түгелме9 Инде хәзер арт күршебез Ак Урда да. Шәйбанилар да безгә терәк булмас Хатын заты ул сабый чакта гына тәмиз булгай. соңынтын баштабалакка. ягъни болгаткыч таякка әверелә
Дөрес сүзли лә ул диванби. барысы да мәгълүмдер шулай, янган йөрәккә кызган май сибә, ахмак би Барысын да өстенә өйгән бит Гүзәллеге Хөсрәүләрең. Йосыфларың. Рөстәмнәрең. Мәҗнүннәреңне һуштан яздырырлык Карашы — сихерченеке, кылышы — зиһенченеке Нишләтәсең аны9! Исмәгыйль мирзаның азау ярган яугирләрен анадан тума чишендергән ул җен кызына кизәнсәң, ни буласын Аллаһ кына беләдер Вахҗир, Баракил. Хәйбәр тарлавыкларын, тозлы далаларны узып. Кабулга җитеп. Бабур падишаһның үзе белән мөзәкәрә кылып, анда укып, ике дөягә төяп китап алып кайткан бу җәсүр кызга камчы орсынмы атасы!
— Аллаһ хәерле кыйлсын! — диде дә бәк. таш күтәргәндәй авыр калкынып эчкәригә кереп китте.
Ахыры киләсе санда