Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ТАТАРСТАН ТАРИХЫНДА
БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР
6 август- Казанда. Кремльдә. Татарстан
республикасы Президенты М. Ш. Шаймиев
рәислегендә Татарстан ССР Президенты
Советының беренче утырышы булды. Анда
республика дәүләт тормышына кагылышлы
мөһим мәсьәләләр каралды
• Татарстан ССР төзелү турында» бел дерү
белән ТССР премьер-министрының беренче
урынбасары М. X. Хәсәнов чыгыш ясады
Узган ел Татарстанның дәүләт суверенитеты
турында Декларация • кабул ителүгә бер ел
тулуга бәйле рәвештә Президент Советы 30
августны — Татарстан ССР төзелү көнен
республика күләмендә ял көне дип игълан
итте. Татарстанда яшәүчеләрнең дуслык һәм
шатлык бәйрәменә әверелгән бу көн
республика башкаласында. шәһәр һәм
авылларында зур тантана төсендә үтәчәк.
Утырышта шулай ук суверен дәүләтләр —
Башкортстан белән Татарстан республикалары
арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында
Килешү проекты каралды. Пенсионерларга,
инвалидларга, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз
гражданнарга һәм балаларга гуманитар
ярдәмне көчәйтү максатыннан. Президент
Советы граж даннарның шушы
категорияләренә социаль ярдәм буенча өстәмә
чаралар турында Указ прдектын тикшерде һәм
хуп
Премьер-министр М. Г. Сабиров белдерүе
буенча, мөлкәт хокуклары турында Президент
Указы проекты каралды, анда республика
территориясендә урнашып та. моңа кадәр
Союз һәм Россия буйсынуындагы булган
барлык предприятиеләр һәм оешмалар
Татарстан ССР милке дип игълан ителә.
ТӨРКИЯДӘ —
ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ
Мөстәкыйль Татарстанның чит илләр
белән элемтәләре һаман саен киңәя бара.
Июль ахырында «Дегерэ» фирмасы
чакыруы буенча. ТССР премьер-министрының
беренче урынбасары М. X. Хәсәнов
җитәкчелегендә Татарстанның хөкүмәт де-
легациясе Төркия республикасында рәсми
визит белән булды. Делегация составында,
республиканың җаваплы әһелләре белән бергә.
язучылардан — «Казан утлары» журналының
баш мөхәррире Р. Г. Файзуллин. Казан дәүләт
университеты проректоры профессор М А.
Госманов һәм М. Г Маликова бар иде.
Визитның максаты — фән. белем, мәдәният,
сәламәтлек саклау һәм матбугат өлкәсендә
үзара элемтәләр урнаштыру.
Очрашу барышындагы килешүләр Та
тарстан белән Төркия арасындагы икътисади
һәм мәдәни бәйләнешләрне яңарту һәм ныгыту
эшенә хезмәт итәчәк.
... ҺӘМ ТАТАР АРТИСТЛАРЫ
Республикабызның Дәүләт җыр һәм бию
ансамбле дә күптән түгел Төркнядә булды һәм
төрки халыкларның Әнкарада үткәрелгән
халыкара сәнгать фестивалендә катнашты.
Ансамбльнең 37 кешелек коллективыннан
тыш. Татарстанның Әнкарадагы «са
бантуе»нда Г. Тукай исемендәге Татар дәү ләт
филармониясенең «Болгар» группасы. М.
Җәлил исемендәге Татар дәүләт ака демия
опера һәм балет театры җырчылары да чыгыш
ясады. Фестиваль бәйгесен дә Казахстан.
Үзбәкстан. Азәрбайҗанның сәнгать вәкилләре
дә осталыкларын күрсәттеләр. Татарстаннан
килгән кунаклар сынатмады. Аерым алганда,
җыр һәм бию ансамбленең илебезнең төрле
төбәкләрендә яшәүче татарлар Хәятыннан
борынгы һәм беренче фольклор этнографик
композиция программасы хуҗаларның аерым
игътибарына лаек булды.
БАРЛЫК ТАТАРГА
МИЛЛИ МАТБУГАТ
28 июньдә СССРның матбугат эшләре
Дәүләт комитетында «Казан утлары» жур-
налын теркәү булды. Нәтиҗәдә, журнал
илебездә һәм чит илләрдә яшәүче күп санлы
татарлар өчен чыгучы бөтенсоюз басмага
хокук алды. Шундый ук статус «Татарстан».
«Сөембикә» һәм «Мәгариф» журналларына да
бирелде. «Казан утлары» шикелле үк, алар да
«Газета һәм журналларның Бөтенсоюз
каталогы «на кертел деләр.
Географик чикләрнең бик тә шартлы һәм
гаделсез бүленеше нәтиҗәсендә Татарстаннан
читтә яшәүче милләттәшләребез ничек
яшиләр, тел, мәдәният һәм милли гореф-
гадәтләрне алар ни дәрәҗәдә саклыйлар?
Казанда чыгучы әлеге журналлар менә шушы
һәм тагын бик күп кенә сорауларга җавап
табуда дус. киңәшче, яр дәмче булып тора.
Казахстан, Үзбәкстан. Таҗикстан. Кыргызстан
һәм Украинада татарлар аеруча күп яши.
РСФСГ* терри ториясендә дә
милләттәшләребез тупланып яшәгән тобәкләр
бихисап. Аларның саны якынча 6 миллионлап
исәпләнә.
Милли матбугатка ил күләмендә юллар
ачык, кардәшләр!
• ВАТАН. ВАТАНДАШЛАРНЫ ТУ ПЛЫЙ
• Ватан, җәмгыятенең чит илләр белән
мәдәни бәйләнешләр советы утырышы бул ды.
Анда җәмгыятьнең бер еллык эшчән легенә
йомгак ясалды. Нәтиҗәләр куанырлык:
Төркия. Германия. Япония. АКШ. Финляндия.
Австралия. Кытай. Швеция. Польша.
Румыниядә яшәүче байтак кына милләттәшләр
белән яхшы элемтә урнаш тырылган.
Якынча исәпләүләр буенча Җир ша рының
торле илләрендә 100 меңләп татар яши.
Әйтергә кирәк, әле кайбер илләрдә моның
саны төгәл ачыкланмаган Шуңа күрә «Ватан,
оешмасы, шушы юнәлештә мәгълүматлар
сорап, торле дәүләт илче лекләренә
мөрәҗәгать итте.
Казанда Нәүрүз бәйрәме һәм мөселман
кызлар арасында чибәрлек конкурсы уздыруда
да •Ватан«ның катнашы зур бул ды. Чит
илләрдәге ватандашлар белән мәдәни генә
түгел, эшлекле багланышлар да юлга салынып
килә. Әйтик. «Ватан» шулай ук
җөмһүриятебездә уртак пред приятиеләр
төзүдә катнашырга теләге бул ган татар
эшмәкәрләре белән элемтә урнаштырды.
Утырышта мәдәният, икътисад. сәясәт.
Татарстанда милли мөнәсәбәтләр буенча
халыкара информация алмашу, чит илдәге
татарларны тарихи ватаннарына кай тару
мәсьәләләре дә каралды Совет җәмгыять
Уставына кайбер үзгәрешләр кертте, социаль
тармаклар буенчп комиссияләр составын
раслады.
ТАГЫН БЕР ЯҢА ЖУРНАЛ
Быелиың 1 августыннан киләсе ел өчен
газета журналларга язылу башланды. Яңалык:
киләсе ел өчен айлык фәнни-популяр һәм
әдәби нәфис журнал — «Мирас» ка да
язылырга мөмкин. Ул татар телендә чыгачак.
Журналның төп максаты һәм бурычы — татар
халкына әдәби эстетик, фән нн-фәлсәфи һәм
тарихн-мәдәни мирасны кайтару һәм
әднпләребезнең «онытылу» га дучар ителгән
әсәрләрен, шулай ук чит илләрдәге татар
мәдәни мирасын дөньяга чыгару, халыкның
рухи ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү
• Мирас, киң катлам укучыларга адрес
лана.
ӘИТ СҮЗЕҢНЕ. ЯШЬЛЕК!
Июль азагында «Идел, халыкара ла
геренда Бөтендөнья татар яшьләре көн нэре
узды. Аның бер атналык программа сы
вакыйгалар һәм очрашуларга гаять бай иде.
Яшьләр. Шәһре Болгарга сәяхәт ясап
кайтканнан соң, Казан мәчетләрен төзек
ләндерү өмәләрендә катнаштылар. Кабан арты
мәчетендә яшьләр аеруча тырышып эшләделәр
һәм моның үзенә күрә мәгънә се бар иде.
Биредә 1926 елда беренче тапкыр азан
әйтелгәннән соң. мәчетне тартып алып, төрле
хуҗалык оешмаларына биргәннәр, хәтта
ресторан ясарга да җыенганнар...
Ом» тәмамлану белән мәчет манарасын
нан икенче тапкыр азан яңгырый. Тиздән
монда мәдрәсә ачылачак
ИСЕМЕНӘ ЛАЕК!
Татарстан Совет Социалистик Респуб
ликасы Президенты Указы белән совет
әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әл
мәттә яшәп иҗат итүче шагыйрь Гамил
Афзалга «Татарстан ССРнын халык ша гыйре.
дигән мактаулы исем бирелде.