ИРТӘГӘ ДӘ ЯШИСЕ БАР...
Чаллыда яшәп иҗат итүче балалар язучысы
Рәшит Бәшәриең олы һәм урта яшьтәге
балалар ечен «Иртәгә дә яшисе бар» дигән
китабы басылып чыкты. Китап еч повестьне
эченә ала «Яшел поезд», «Миләш». «Иртәгә дә
яшисе бар»
Иң башта шуны әйтик, ул матур тел белән, балаларга
барып җитәрлек итеп язылган Рәхәтләнеп, онытылып
укыйсың
Китап балаларга зур бүләк булган Ул яшүс мерләрдә
намуслылык, рәхимлелек сыйфат лары тәрбияли.
Яшьләрне табигать сер ләреи аңларга, табигатьне
сакларга чакыра Мәсәлән. -Яшел поезд- дигән
повестьта
— Нинди балык капсын соң сиңа, аракы белән тәмәке
исен яратмый бит ул балык,— ди Рәхимнең әтисе,
тәмәке кабызып балык тотып утыручы абыйга
Бу повестьта теп геройлар— Рәхим белән Алмазия.
Рәхим шәһәрдә туган малай. Әтисе авылны
сагынганлыктан, шәһәрне калдырып. авылга
кайталар Ул авылны да ярата шәһәрне дә сагына Еш
кына шәһәргә дә барып үзләре торган йортны карап
каиткалыи Алмазияны да чакыра:
— Әйдә, бәлки анда әниеңне очратырсың,— ди. Шул
шәһәр юлында йөргәндә Рәхим Акбаен югалта.
«Космонавтлар белән сөйләшә торган» аппарат
ясамакчы була, хыяллана
— Их, сөйләшергә иде шулар белән Акбайның да
кайда икәнен әйтеп бирерләр иде! — ди
Рәхим олылар белән сөйләшкәндә до әнисе кебек
булырга тырышып, аның сүзләрен кушып сөйләшә
— Исәнме, әбекәй, шөкер генә яшисеңме!
Алмазия да яхшы күңелле кыз. Әбисенең бердәнбер
ярдәмчесе Аны карый, тәрбияли, юындыра
Олыларгабик ихтирамлы кыз Әбисен дәвалый да
белә ул
Рәхим дә. Алмазия да. әбисе дә шулай ук Рәхимнең
әтисе дә үз тирәләрендәге табигать бозылуга бик
борчылалар Шуның нәтиҗәсендә хайваннарга,
пошиларга янаган бә- хетсезлекно авыр кичерәләр
Поши баласы чокырга төшеп имгәнгәч, Рәхимнең
әтисе күзләреннән яшьләр тәгәрәп төшә Алмазияның
әбисе исә. кешеләрдәй табигать белән тупас
мөгамәләсе турында ишеткәч, төннәр буе йоклый
алмыйча борчылып чыга
Рәхим көткән өр-яңа яшел поезд килә Әмма аның
көткәне булмый. Рәмзия апасы кайтмый Бары тик
поезд туктап торган арада, кешеләр урман аланын
чүпләп, ризыклар һәм икмәк телемнәре чәчеп
нитәләр Боларны күргәч, Рәхимнең тагын йөрәге
сызлый
«Миләш» дигән повесть яшүсмерләргә багышлана
Мул тормыш шартларында үскән Витя (аның әтисе
заводта начальник, әнисе кибетче) бозык юлга баса,
үзенә җиңел кәсеп сайлый Авыр тормыш шартла-
рында үскән Илдарны да үз юлына тартырга тырыша.
Илдарның әнисе генә эшли Әтисе эчә. йомшак
характерлы үзен-үзе кулга ала алмый эшкә керсә дә
озак эшләми Илдар һаман да алга омтыла, укырга —
һөнәр алырга омтыла. Авыр шартларда үскән Асия
аны чын иптәш итеп таный
— Синең белән мин ялгыз түгел — дип
Әнә шулай «Миләш» дигән повесть яшүсмерләрнең
ничек итеп ялгыш юлга кереп китүләрен, яки ул юлга
ничек итеп керми калу мөмкинлеге булуны да
ачыклый Яшьләрнең остазы Эльбрус Хан ое ич >а үз
шәкертләрен «Әле ялгышлык белән брак детальләр
китүе мөмкин, тик кеше үзе брак булмасын»,— дип
кисәтә
Кызганычка каршы, бездә «брак- малай- лар-кызлар
да очрап куя шул . Повесть менә шул мәсьәләләрне
күтәрә Яшьләрне дөрес итеп тәрбияләү проблемасы
куела анда
Өченче повесть — «Иртәгә дә яшисе бар» — КамАЗ
тормышына багышланган Анда да бүгенге кызыклы
чынбарлык тасвир-
Кыскасы. язучы Рәшит Бәшәриең балалар ечен дигән
иҗади хезмәтенә тагын да зур уңышлар теләп каласы
килә