ХАЛЫК УЛЫ
Талантлы режиссер, актер, театр педагогы Ширьяз- дан
Мөхәммәтҗан улы Сарымсаков — милли сәхнә сәнгатен үстерүгә
гаять зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Аның күпкырлы иҗади
эшчөнлеге дистәләрчә ел буена Г. Кәриевның реалистик
традицияләрен үстерү, тулыландыру. баетуда зур мәктәп, аларны
бүгенге кон белән тоташтыручы ышанычлы күпер хезмәтен үтәде
Ш. Сарымсаков сәнгать деньясына шаулы егерменче еллар
ахырында аяк баса.
1928 ел. Казан.
Ул чорда республикабыз башкаласы талантлы шәхесләргә
байлыгы, фикерләр терпелеге, иҗади юнәлешләрнең күплеге белән
аерылып тора, һәр иҗат кешесенең ихластан кабул иткән социализм
идеяләре, сәнгатьтә тоткан кыйбласы ечен җанын-тәнен кызганмый
көрәшкән чагы. Казан театр техникумының беренче сыйныф
шәкерте, унҗиде яшьлек Ширьяздан баш-аягы белән әнә шул кайнап
торган дөньяга чума. Бу иксез- чиксез шаулы иҗат диңгезендә башта
аңа остазы, күренекле режиссер Гомәр Девишев юл күрсәтә,
актерлык осталыгы, режиссура буенча тәүге күнекмәләрне бирә ын
Мәскәү үзәк театр техникумында (соңрак ГИТИС) танылган рус
режиссеры И Я Судаков һәм педагог А. П. Грипич классында дәвам
итә. Булачак сәхнә остасы анардан психологик төгәллек, уй-хис,
кичереш дөреслеге, тормыш кысаларында иҗат итү төп канун итеп
саналган режиссура дәресләрен үзләштерә. К. С. Станиславский
нигез салган бу театраль юнәлеш Ш Сарымсаковның иҗат кыйбласына әверелә, алга таба аның үсеш
юлын билгели
Татар дәүләт академия театрына Ш. Сарымсаков 1936 елда кайта. Инде сәнгать дөньясында
егерменче еллардагы фикерләр, юнәлешләр төрлелеге, бәхәсләр кайнарлыгының эзе дә капмаган Ил
өстендә арта барган шикләнү, курку атмосферасы куера бара Күл кенә олы шәхесләр төрпе рәвештәге
эзәрлекләүләргә дучар ителгән Штат кыскарту сәбәбе белән ТДАТтан К. Тинчурин, С. Булатов кебек
режиссерлар чыгарылган. Утызынчы еллар башыннан ук академия театрының сәнгать эшләрен
җитәкләгән Р Ишморат «укырга» китәргә мәҗбүр булган. Шулай ук талантлы яшь режиссер Г
Исмөгыйлев та, эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, бүген-иртәгә Казаннан китәргә тора Шушы шомлы
мохиткә килеп кергән яшь режиссерның тәүге адымнары кыюлык ягыннан әллә ни аерылмый. Ул
береичеләрдән куйган Вс Ивановның «Бронепоезд 14-69», А Н. Островскийның «Төшемле урын»
әсәрләре коллектив репертуарына яңалык алып керсәләр дә. Ш. Сарымсаковның бары үз иҗат җимеше
булудан бигрәк. Мәскәү театрлары спектакльләренә иярү буларак кабул ителә. Шулай да Эш
барышында яшь режиссер характерындагы кайбер сыйфатлар ялтырап кала. Ул да булса — тырышлык,
хезмәт сөю. үз дигәнен булдыруда максатчанлык, бай эрудиция
Ш. Сарымсаков — татар театр сәнгатенә К. С. Станиславский системасын кертү эшен башлаган
Г Исмәгыйпов эстафетасын иң актив дәвам иттерүчеләрнең берсе Бу аның X. Уразиков. X. Сәлимҗанов
белән берлектә Г. Исмәгыйлев башлаган һәм генераль репетицияләргә китереп җиткергән
«Ташкыннар» спектаклен чыгаруда катнашуында гына түгел, бәлки алдагы бөтен эшчәнлегендә дә
чагылыш таба. Шунысы кызык, алар пропагандалаган Станиславский дәресләре Г Кариев мәктәбенә
нигезләнгән милли сәхнә сәнгатенә ят түгел, киресенчә, аны баетучы, үстерүче мәктәп булып чыга.
Дәрес, утызынчы елларның икенче яртысыннан «МХАТ нормаларын» ил күләмендә рәсми төстә,
мәҗбүри ител уздыра башлыйлар. Бу үз чиратында иҗатчыларның фантазиясен чикли, аларны билгеле
бер кысаларга бикли, сәхнә сәнгатен ярлыландыра. Дөрес, Ш Сарымсаковның режиссурасында
Станиславский системасы мәҗбүрият түгел, ә шул мәктәп шәкертенең ихлас кәгъбәсе, ирекле иҗат
өчен бик кирәк булган мөһим шарт.
Ш. Сарымсаковка беренче зур уңыш М. Әбпиевның «Шәмсекамәр» әсәрен сәхнәләштергәннән
соң килә. Революциягә кадәр яшәгән татар хатын-кызларының тра-
гик язмышын сурәтләгән бу «сер тамашачыларны чыи-чынлап дулкынландыра, уйланырга, борчылырга
мәҗбүр итә Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре де, башка коллективларда эшләүче режиссерлар да
аратыл карыйлар
1939 елда куелган «Тукай* драмасы Ш. Сарымсаковиың уз иҗат биографиясе ечен гене түгел, хетта
бетен татар театр сенгате ечен да этап булып саналырга хаклы. Ә Фәйзи тарафыннан язылып,
халкыбызның соекле шагыйре образын сәхнәгә беренче кат чыгарган бу әсәрне режиссер Тукай
тормышына һәм иҗатына караган куп санлы тарихи, этнографик материалларга таянып эшли. Шуңа кура
дә үзәгендә И. Гафуров, Камал III кебек танылган артистлар иҗат иткән Тукай образы драмада тарихи
дәреслек белән югары поэзияне берләштерә, алга таба да шушы юнәлештәге эзләнүләргә юл ача
1941 ел башыннан Г. Камап исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мескәүдә узачак татар
сәнгате декадасына әзерлек эшләре башлана. Ш. Сарымсаковка Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар* драмасын
сәхнәләштерү бурычы йекләнә Ул елларда театр тәнкыйте елкосендә актив эшлеген Г. Кутуй. шул уңай
белән язган мәкаләсендә. Ш Сарымсаков иҗатының кайбер үзенчәлекле якларына туктала. «Ташкыннар*
спектаклен сәхнәгә режиссер Ш. Сарымсаков иптәш куя.— дип яза ул,—Театр культурасын яхшы
үзләштергән һем хәзер үзенең иҗат үсешен дәвам ител барган үзенчәлекле бу иптәшнең режиссерлык
хезмәтләрен без берничә спектакльдә күрел үттек инде. Тамашачылар арасында популярлык казанган
«Шәмсекамәр* һәм «Тукай* шикелле лостаиов- капар — Ш. Сарымсаков хезмәте. Татар тормышын белү,
авторның пьесадагы идеясен геройларның эчке кичерешләре аша тирәнәйтеп бирү, артистлар иҗатына
киң юл ачу һәм шуны яхшы уйналган ансамбльдә, совет художнигы буларак, бер идеяга юнәлтү —менә
болар Татар дәүләт академия театрында Ш. Сарымсаков ечен иң характерлы яклар». («Кызыл Татарстан»,
1941, 18 май).
Беек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң Ш. Сарымсаков иҗатында туган ил, туган җирне
саклау, халкыбызның ру хи байлыгын, батырлыгын чагылдыру, аның каһарман уллары һәм кызларының
героик язмышын сурәтләү темасы меһим урын алып тора Т. Гыйззәтнең «Таймасовпар», «Ялкын», «Изге
амәиәт», К. Симоновның «Рус кешеләре», «Ят күләгә» һ. 6. әсәрләр буенча куелган спектакльләр ватан
ечен җаннарын да кызганмый сугышканнарга мәдхия булып яңгырый. Батырлыкны, ил саулыгы эчен зур
эшләрне, ниндидер югары катлау кешеләре түгел, ә гади эшчеләр, хезмәткәрләр, колхозчылар башкара.
Ш. Сарымсаковиың бу чордагы күп кәнә спектакльләре әнә шул тәл фикерне раслый, шуның аркылы гади
кешеләрне зур эшЛерге ру хландыра
1945 елның язында, Россия федерациясе Совнаркомы карары белән, автономия республика һәм
елкәләрдә милли театрлар смотры уздырыла Г. Камап исемендәге Татар дәүләт академия театры смотрда
В. Шекспирның «Король Лир», А. Островскийның ■ Яшенле яңгыр», М. Әмирнең «Миңлекамал», Ш.
Камалның «Хаҗи әфәнде әйләнә» әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр күрсәтә. Соңгы пьесаны
режиссер Ш Сарымсаков сәхнәләштерә Смотр комиссиясе уен стихиясе ярылып яткан, җиңеп, динамикага
бай, үткен сатирик комедия тудырган режиссерның эшенә аеруча зур бәя бирә «Совет сәнгате»
газетасында күренекле театр тәнкыйтьчесе И. Кру ти спектакльне «ачык фикерле, тирән мәгьнәпе милли
тамаша» дип билгеләп үтә.
Ачык фикер, тирән фәлсәфи мәгьнә, югары гражданлык хисе Ш Сарымсаков иҗат иткән «Мылтыклы
кеше» спектакленә дә хас 1947 елда Н Погодин пьесасы буенча эшләнгән бу спектакль татар театр
ленинианасын ачыл җибәрә Режиссер тулы, берботен актерлар ансамбле тудыруга ирешә
Кырыгынчы елларның икенче яртысында һәм илленче еллар башында Ш Сарымсаков иҗатында рус
һәм милли классик драматургия үрнәкләренә игьтибар артуы күзәтелә. М Горькийның «Варварлар» (1946),
«Соңгылар» (1952), Н Гогольнең «Ревизор» (1949). Г Камалның «Бәхетсез егет» (1954) әсәрләре инде
шактый бай тәҗрибә туплаган, иҗатының үрләренә якынлашып килгән режиссердан да зур коч. энергия
сорый
Илленче еллар уртасыннан илебез сәнгатендә яңарыш чоры башлана Утызынчы елларда
репрессиягә эләккән күл кенә әдәбият әһелләренең иҗади мирасы, ниһаять, халкыбызга кире кайтарыла
Шушы чорда Ш. Сарымсаков тоатр тарихы битләреннән умырып алынган сәхифәләрне барлау эшенә
берончелердән булып тотына. Кыска гына вакыт эчендә ул сәхнәләштергән «Зәңгәр шәп» (1956),
«Җилкәнсезләр» (1958), «Таһир- Зоһро» (1959) әсәрләре традицияләрне яңарту гына түгеп, белки К.
Тинчурин, Ф Буриаш кебек хаксыэга гаепләнгәннәрнең саф исемен кайтару, озак еллардан соң хаклык һем
дәреслек тантанасы булып яңгырый.
1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырыла Баш режнс сер Ш. Сарымсаков
җитәкләгән Г Камап исемендәге Татар дәүләт академия театры дс кадада В Шекспирның «Король Лир», Н
Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин». «Зифа*. М Әмирнең «Миңлекамал». Т Гыйззәтнең «Ташкыннар», К
Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесалары буенча куелган спектакльләр бопән катнаша Декададан соң
башкала театр белгечләре тарафыннан уздырылган сойләшүде аеруча уңышлы әсәрләр рәтендә Ш
Сарымсаков сәхнәләштергән «Зәңгәр шәл*. «Ташкыннар» спектакльләре дә атала Шул ун 1957 елда Ш
Сарымсаковка РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме би-
релү баш режиссерның декаданы хвэерлвү һем уздырудагы хезмәтләрен тәкъдир игү булып тора.
Декададан соң бер ел вакыт үткен, Ш. Сарымсаковка, художник Ә Тумашев. артистлар X
Әбҗолипов, Ф Кульбарисов, А Хайруллина белән бергә. К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәрен
сәхнәгә куйган ечен республикада беренчеләрдән булып Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт
бүләге бирелә Олы драматургның бу үлмәс сатирик комедиясе образлары режиссер һәм башкаручы
артистлар ихтыяры белән тарихи аныклык, социаль тирәнлек алалар
Театрда эшләү дәверендә аның тарафыннан барлыгы җитмешкә якын әсәр сәхнәләштерелә.
Ш. Сарымсаков иҗатының тагын бер зур тармагы —театрларыбызга яңа алмаш әзерләүдәге
эшчәнлек. 1945 елдан алып ул Казан дәүләт консерваториясенең опера классында. Театр
училищесында, Казан дәүләт мәдәният институ тында актерлык осталыгы һәм режиссура дәресләрен
алып бара Аның шәкертләре арасында СССРның халык артисты Ш. Биктимеров, ТССРның һәм
РСФСРның халык артисты В Аполлонов, ТССРның халык һәм РСФСРның атказанган артисты И
Ишбүпәков. Ленинград консерваториясе профессоры Г. Абросимова һәм башкалар бар Казан дәүләт
мәдәният институтында егерме ел дәвамында тәрбияләп чыгарган йәзпәгән мәдәният хезмәткәре
Татарстанда гына түгеп, илебезнең башка бик күп тебәкпәрендә халыкка хезмәт итә
Халкыбызның талантлы улы Ширьяздан Мехәммәтҗән улы Сарымсаковка 80 яшь тулды Юбилярга
озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.