Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ


Хакыйкать—авыр нәрсә
r инәм күптәннән Алабуга педагогия институт»!, шул тобәк белой бойле олы. I әмма ерактан бик
кечтеки күренгән оакыйгалар. айда яшәгән. эшләгән, «ке- I pen чыккалаган» кешеләр,
'республиканың шул чордагы җитәкчеләре турында язасым килеп йери иде Әмма остәл артына
утыруга, Тукай әйтмешли, лампада бик тиз май кими, күңел сүрелә, кәеф кыркша Нәрсәдән
башларга бу истәлекләрне? Үткәннең кайсы баскычлары, күргән-белгән, кичергәннәрнең нинди
үрләре, чоңгыллары кызык булыр икән укучыга да, кайсылары бүгенге катлаулы, оермоле кониәрнең
румына ятышыр, кешеләргә үзләрен һәм тирәлекне аңларга ярдәм итәр икән? Ул бит Әмирхан Еники
белән Мостай Кәримгә генә ата-бабаларының. әби-ки- леинореиең. кыскасы, нәсел-нәсәпләренең
кайсы буынын искә тешерсоләр дә. нәрсә турында илһамланып язсапар да килешә Алар — тере
классиклар, каләмнәреннән кәгазьгә иңгәнне бастырып чыгармыйча кара да, укымыйча кал Үзенең
хәбәрдарлыгын күрсәтергә яраткан берәр зыялысы кеше алдында «Еникинең «Соңгы китабы. ошады-
мы?»— дип сорал куйса, аңа барып җитә алмадым әле. дип акланып тора алмассың бит
Тагын бер нәрсә туачак язмалардан биздерә килде. Ил корабын җилнең кая алып барганын
аңлавы кыен Һәр адәми зат нәрсәдер яза, зарлана, сукрана, ачулана, раслы*, кычкыра Үткәнне
каһәрли, элеккеге түрәләрне кояш яктысына тартып чыгара Юл уңаенда үзен күтәребрәк куярга да
онытмый Әйтерсең лә ул хәзер үзе «сүткән, җәмгыятькә, аның олыларына заманында мәдхия
яудырмаган. элеккенең бер шоребе булмаган Яшәгән чорыңнан остеи капыл, үзеңнән югары сикереп
булмый икән Кайберәүләр. башкалар ялгыша, мин хаклы, дип уйлый. Аның турында «башкалар»ның
шулай ук хеком йорткәнен исенә дә кертел карамый Кыскасы, демократия чорында, яңартып кору
җилләре үтәдән-үтә искәндә, дәреслекнең кайда ятканын аңлавы җиңеп түгеп икән Бер шәхси күренгән
вакыйга әлеге истәлекләргә, хәзерге тарихыбыз һәм халәте рухиябез турында уйлануларга кискен
этәргеч бирде
1990 елның җәйге ямьле айлары Мохәммәт Мәһдиевиең Тукай бүләген рәсми алып йоргән
коннәре. Колыма тоткыны, үзенчәлекле язучы Ибраһим Сәпәхов файдасына матбугат аша премиядән
баш тартып та, олы бүләкнең язган ризык тесло, тешләрен •сындырып» кергән бәхетле мизгелләрендә
иптәшне шифаханәгә салдылар «Үз гомеремдә больницада ятканым юк.,-дип. малай-шалайны
ирештерергә яраткан язучыбыз тормышының ниндидер бер яңа чорына килеп керде
5 нчо шәһәр больницасына салганнар икән үзен Коч-хәл белән эзләп таптык бу шыксыз,
ямьсез, ташландык хәлгә килгән бинаны Аның җимерек коймаларын, чалшаеп беткән утыргычларын,
таш. ком. тимер-томыр белән тулы ишегалдын күрсәң, һич кенә дә чирлисең кипмәс! Эчендә ремонт
эшләре бара икән Әдибебез — дүрт кешепек бүлмәдә Ике карт фани донья белән бетенпәй
саубуллашып ята. яннарына туганнары утырган, ә яшь-җилкенчәкнең аларда зше юк Хәлен белергә
килгән иптәшләре белән Шаркылдал-копешеп сойләшәләр Берәү үлми, икенче кон күрми, диләрме
one” Ә дүртенче тимер караватта — чал чәчле, кырынмаган, әмма рухын тошермәгән горур Мәһдиев
Бер чит ип кунагы безнең шифаханәләрне багып йоргәч «Мондый медицина бары тик бушлай гына
була ала«,— дигән нәтиҗәгә килгән. имеш Ул хаклыдыр, шаять
Янәшәдә басып торган университет деканы, бу хәлдән исе. акылы китеп
M
— Безнең җәмгыятькә кеше кирәк түгеп шул. Башка илдә Мәһди кебек шәхесме күтәреп
йортерпәр. иң яхшы, иң затлы шифаханәгә салырлар иде,— дип әйтә куйды. Икенче юлдашыбыз
әлеге фикерне үзгә яктанрак ачып салды:
— Бу җәмгыятькә опы шәхесең дә, бәләкәй кешең дә барыбер. Аны тик юлына каршы
төшкәннәр генә кызыксындыра, апар гына борчый. .
Мәһдиевне башка шифаханәгә күчерүгә иреште Язучылар берлеге идарәсе берничә коннән
соң Иншалпа. ул хәзер исән-сау. Ләкин ул яткан больница, бүлмә, иптәшләр әйткән сүзләр һаман
да күңелдә, колакта. Ничек без шундый ^әлгә төштек соң one! 1913 епда Тукай үлгән Клячкин
шифаханәсе дә аның премиясенә паек булган варисы яткан җирдән затлырак түгелме? Без бит
дистә еллар буена нәрсәләрдер тезедек, корәштек. кан койдык, хыялландык бугай? Бетен
кыемлыкларны папач Сталинга, башбаштак Хрущевка, барин Брежневка гына сыптап котылырга
уйлыйбызмы?! Ә Татарстанны кем менә шуп хәлгә китерде7.
Бикле җәмгыять шартларында без Татарстанның ни дәрәҗәдә бичара, мескен яшәвеннән
хәбәрдар түгеп идек. Дорес. күрше Чуваш, Мари якларына чыгарга туры килгәндә, яхшы таш
юлларны, челтерәп агып яткан чишмәләрне, тозек авылларны, кибетләрендәге муллыкларны.
Уфаның тозекпеген, чисталыгын күреп, күңел әрнеп, җан елап кайта торган иде Хәзер һәрторле
мәгълүматлар берьюлы башка килеп тошкәч, чәчләр үрә тора Күп олкәдә җан башына җитештерү
буенча ип күләмендә беренче сафларда торсак та, уртача эш хакы ягыннан 50—60 нчы рәтне,
шифаханәдәге урыннар буенча 61 нче. югары белем дәрәҗәсе җәһәтеннән 60 нчы урыннармы
билибез икән без
Кырык ел вакыт аралыгында Татарстан куеныннан суырылган җелекнең бәясе 250 млрд
доллар тора Әмма республикага нефть биргән акчаның йөздән фәлән өлеше дә эләкмәгән икән!?.
Татарстан бүген үз промышленносте биргән байлыкның нибары 1,5 проценты белән генә
файдалана, бер генә колониаль, басып алынган ипнең мондый аяныч хәлдә калганына мисап юк
тарихта.
Милли аң уяну илнең сәяси, икътисади мәсьәләләренең дәрес хәл ителүенә бәйле.
Чишелешен көтеп яткан хәлләрнең күбесен хәерчелек һәм ирек, азатлык, мөстәкыйльлек булмау
китерел чыгара.
Бәйсезлек — XX гасыр архитектоникасының нигез ташы. Чөнки азат кеше генә эш- хәрәкәтен
үзе сайлап апа. омтылыш-ниятен үзе билгели. Азатлык шулай ук авыр һәм хәтәр сынау да ул.
Яңартып коруның казанышы — кешегә үзенең мәхәббәтен, нәфрәтен, сәяси кумирларгә, үз
тарихына, бүгенге халәтенә мөнәсәбәтен ачыктан-ачык ярып салырга, омтылыш-ниятләрен
яшермәскә мөмкинлек бирүдә
Теләсә кайсы халыкны нәрсә күтәрә? Ул — нәселне, кавемне, телне саклау инстинкты. эчне
сиземе, тормыш басымына, фаҗигагә каршы бергәләп корәшү, бергәләп дәррәү уяну көче.
1990 елның 30 августы татар халкына ничә гасырлар буенча көткән куанычлы, шатлыклы
мөстәкыйльлекнең беренче карлыгачын алып кипде. Киләчәге турында уйлаудан да курыккан,
балаларының туган телләрен, тарихи үткәннәрен онытуы, рухи, иҗади байлыклары юкка чыгу
белән, язмыштан узмыш юк дип килешкән, шуп бичаралыгына риза булу хәленә җиткерелгән
халыкның биле турая төште, йөзенә — нур, иреннәренә елмаю иңде Өметсез кеше — канатсыз кош.
Су буе сөйләп, төне генә түгел, көне дә йоклап узган вакыт үтеп бара кебек. Әмма изге теләк, максат
олылыгы, рухи күтәрелеш үзеннән-үзе уңышка алып кипми әле Көрәшнең иң авыр, кайнар күз
яшьләре агыласы көннәр әле алда.
Татарстан азатлык юлына Балтыйк буе халыклары һәм башка зыялы милләтләр үрнәгенд ә,
парламентаризм, демократик сайлау аша чыкты. Татар халкының чыдам, сабыр. тыңлаучан холкы
авыр, үкенечле юлында беренче тапкыр диярлек изгелек булып кайтты Халыкның ихтыяр кече,
азатлыкка омтылышы, милли аңы ахыргача сындырылмаган икән әпе. Ул көтмәгәндә,
уйламаганда ачылып китеп, үзенең хокукын таләп итә башлады. Аның азатлыкка омтылышы, рухи
дәрте, кече идарәгә яңа килгән җитәкчелеккә дә тәэсир ясады, аны үз артыннан ияртте
1990 елның 30 августы — дөньяда иң бәхетсез язмышка дучар ителгән, маңгаенда башка
милләтләр тамгасын йөртергә мәҗбүр булган халык өчен тарихи көн Ул кибәнгә ныклап
урнаштырылмаган салам кебек таралып беткән, сибелеп яткан, өзелгән чәчәк хәлендәге татар
милләтен бергәрәк тупларга мөмкинлек бирер, дигән ышаныч та яна күңелдә. Милләттәшләребез
кайда гына гомер кичерсә дә, аның төп җире, туган йорты — Идел-Татарстан. Үзбәкстанда.
Ашхабадта. Алма-Атада, Сахалинда, Норильскида, Донбасста яшәүче татар фикерләү рәвеше,
уйлану үзенчәлеге, үз-үзен бәяләве ягыннан бөтенләй башка кавем телен «йоткан», мәдәниятен
онытуга, ата-анасы исемен үзгәртел, алыштырып, бозыл әйтүгә разый, буйсынган, сындырылган,
тамак ялына хезмәт итүче кол шәхес. Чөнки ул анда—килмешәк Шуны яхшы аңлаган кырьгм татар-
лары. палестина халкы безгә үрнәк була алмыймы?
30 август үзбилгеләнүенә ышанмаган шикләнүчеләр әлеге Декларацияне «курчак уены, диләр
Хуш. Кеше тормышы курчак уеныннан башлана, димәк, татар халкы янәдән балачак чорын кичерә
Бәлки, киләчәктә буыннары ныгып, чын-чынлал аякка ба-
СЫЛ, ул Д» гайрәтле ир-егет булып җитешер, яшьлек романтизмы Болгар дәүләте. Казан ханлыгы
дәверләреннән, олы тарихтан килгән акыл белен кушылып китәр
Әувол үзәктә бу казанышны күрмәмешкә, белмәмешкә салышып, чын-чынпап тадети бер җыен
уенына кайтарыл калдыру рухи естенлек итте. Балтыйк буе республикаларының берсе дә җир, халык
саны, җитештерелгән милли байлык күләме ягыннан Татарстаннан артык түгел. Күп яктан кайтыш
илләр. Ә уп халык белән ничек санлашалар, җитәкчеләре үзләрен тәртипле, олылыклы, бәйсез, хәтта
тәкәббер тотып, ил хуҗалары белән тигез, үзләре теләгәнчә диалог алып баралар.
Хәзер икенче чор —Татарстан суверенитетына каршы ачыктаи-ачык керәш башланды. Сәясәт
кырыс нәрсә, уп хыялыйлык белән санашмый, балавыз сыгуны исәпкә кертми. Өченче милли
дәүләтебез булырмы? Әллә янәдән гадәти бер епкә дәрәҗәсендә калырбызмы? Бу сорауда — халык
язмышы.
«Без» шигырендә үз халкының дәүләтләре, иреге югала баруны күздә тотыл. «Гомерләр күчеп
кәрван вә кәрван. Килеп кичте җиһаннан канча илләр».—дип язган иде Дәрдемәид гасыр башында.
«Кияү булсаң да. уп туйга түгел син!». «Җиһан тормыш туен иткән чагында. Синең урының үлекләр
аймагында» кебек тешенке. ометсеэ, пессимистик юллары да хәтергә килә матбугатта Солженицын.
Хасбулатов, Травкин, Жан Минду- баев кебек милли мәсьәләдә чын неостапинчыпар чыгышларын
тыңлагач, мәкаләләрен укыгач
Кешене су тобенә китте яисә яхшы чума икән дип мактаганчы, аның кире чыкканын кәтәсе була
Илнең зыялылары элек-электән килгән йола буенча һаман да татарларга ■игътибарлы* Ул сан буенча
РСФСРда икенче халык булса да, аның вәкилләрен хекүмәт биналарына да, депутатлар арасына да
кертергә ашыкмыйлар. Юкса, Рәсәйдәге 100 түрәнең, 100 профессорның һәр әчесе татар милләтеннән
булырга тиеш иде дә. бу коэффициент урам себерүчеләргә, кибетчеләргә, вокзал йекчепәренә,
шахтерларга нисбәтән генә үтәлә Шулай да кемнедер бу мәсьәлә туктаусыз борчый, бимазалый
Мәсәлән, Марина Лебедева «И сколько в аппарате всех ЦК. например, татар?*—дигән сорауны куярга
ашыга («Огонек», 1990. Ns 27).
Менә шул хәлләр, оермәле вакыйгалар хәзерге тарихыбызны аңларга омтылыш юлына алып
чыкты да инде Биредә сүз яшьләре, җәмгыятьтә тоткан урыннары, деньяга карашлары, рухи һем
әхлакый кыйммәтләрне аңлау дәрәҗәләре торле-терле булган кешеләр, бер-берсеио тышкы яктан
охшамаган хәлләр турында барачак Заманыбыз казанышы плюрализм, фикер терпелегенә, бәя
үзгәлегенә, субъектив, шәхси уйлануларга юл ачты. Бу истәлекләр — шуның бор җимеше
Чор тарихы очен артык әһәмияте булмаган исем-фамилияләр. бер ише вакыйгалар ' азмы-күпме,
әмма үзләре һәм якыннары танырлык, аңларлык дәрәҗәдә үзгәртелде Демократия шуңа да мемкинлек
бирә Анарның әле күбесе исән-сау, кешеләр арасында яшисе, эшлисе бар Икенчедән, биредә
фактларга гына ияреп бару, булган хәлләрне тол-тогәп кабатлау алымыннан баш тартып, мәгълүм
күләмдә, гомумиләштерүгә дә омтылыш ясалды.
Үзәккә — табыш, халыкка — язмыш
'Алтмышынчы-сиксәненче елларда Татарстан белән икесе дә типсә тимер әзерлек, басса бакыр
изәрпек таза ирләр — Фикрот Табеев һәм Гомер Усманов җитәкчелек итте Дәрес, арада Рәшит Мусин
ялтырап алды, әмма аның «ак йортта»ты гомере чикерткәне- ие тесле генә булды: ай күрде, кояш алды
үзен
Без, «череп таркалган* Конбатыш ипләрдән аермалы буларак, җитәкчеләрнең тормыш юлы, эше,
деньяга карашы турында бетенпәй диярлек белмибез. Трибунадан укылган докладларда беркайчан да
шәхес күренми һәм ул үзе язмаган чыгышта «яши. дә алмый. Чынлап караганда, халык һәм республика
язмышын хәл итү кулларына тапшырылган кешеләр биографиясе, аларның үткәне — шәхси
«байлыклары» гына түгеп Уп —безнең хәзерге тарихыбыз
Тарих бит уп монгол яуларының Боек Болгар дәүләтен җиморүеие. шул ун фаҗиганең Казан
ханлыгы язмышында да кабатлануына, изге патшага табынып яшогән бабала- рыбызның Разин, Пугач
хәрәкәтләрендә катнашуына гына кайтып капмый Татар халкы янә бер тал пынып, физик җегәрон һәм
рухи кочен ачып, иүрсәтоп алган огермончо гасыр башы да. нәкъ менә шул казанышларга балта
чалкан, кан. күз яшо агызган унҗиденче елдан соңгы чор да. болай да кысылган Татарстанның җирен
актарыл ташлаган, кара туфрак естенә тәтем чыгарыл утырган олы-олы заводлар, күп очракта татар
агаена тәтемәгән катпы-катпы йортлар утыртылган, урманнарын, опгә-күлләрон киптергән 60—80 иче
еллар да —безнең аянычлы тарихыбыз
Яңартып кору чоры кешесенең республиканы бу хәлгә китереп терәүгә үзләреннән хәлиткеч епош
керткән җитәкчеләрнең шегыпе, язмышы, деньясы турында күбрәк беләсе килү шулай ук табигый. Әнә
«Огонек» журналы үткәннең «бәекпәре.нә, социализм пәйгамбәрләренә, замана балаларына урынны
бер дә кызганмый
Юрганны башыңнан ук бөркәнеп яту белен генә үткәнеңнән качып булмаган шикелле,
җитәкчеләрне күңелдән сызып ташлавы кыен, маңкортлык биредә бигрәк тә килешле түгел Табеев
белән Усманоа Мәскәүдәге югары эшләреннән китеп, үзләре Татарстаннан еракта яшәсәләр дә.
фикерләү, күзаллау аларны тиз генә иҗтимагый мохнттән, аңнан чыгарып ыргыта алмый. Аннан соң
һәр кеше үзе исән чакта бәясен алырга, арттан килгән буыннарның үзе турында фикерен ишетергә,
белеп торырга тиеш дип уйлыйм. Башкача яшәештә күчемлелек дигән төшенчәнең мәгънәсе югалачак.
Икенчедән, әле хәзер дә Татарстан дилбегәсе Табеее-Усманоеларда тәрбия алган, торгынлык чоры
кешеләре кулында Боҗрага читтән кеше кертелми, кысып чыгарыла. «Онытылмас еллар сабагы»
исемле мәкаләдә («Социалистик Татарстан». 14 сентябрь, 1990 ел) Сталин һәм Брежнев чорларында
илдә бик күп кечкенә культикларның тууы һәм апарның күбесенә хәзер дә җил-яңгыр тимәү турында
акыллы фикер әйтелә «Күбесенең кешеләргә яхшылык эшләргә хәлләреннән дә килә югыйсә,
мемкинлекләре дә бар. Әмма эшләмиләр. Эшли дә белмиләр, изгелек дигән тешенчәне аңламыйлар
да».
Татар матбугатында җитәкчеләр турында ачыктан-ачык язу гадәте юк диярлек. Әйтик,
Батулланың «Колакчын Тафи» әкиятендәге тесле ниндидер киная, терттерү (епкомның сеекле уллары
бу әкияти сурәттә Табеевның нурлы йезен танып апалар) булырга мемкин. Шуннан ары үткәнебез юк.
Нигезендә куркаклык, юашлык, табыну, ышанудан бигрәк, хәбәрдарлык булмау ята торгандыр бу
дәшмәүчепекнең тебендә Әйтик, чит илләрдә дәүләт, хекүмәт хуҗасы турында шәхси тормышына
чаклы энәсеннән- җебенә чаклы беләләр, туктаусыз язып торалар Бу тер әсәрләр халыкның тарихи
аңы үсүгә ярдәм ите. тарих кешегә якыная.
Үз кулында иде бәхет тезгене
Кызыл фикер Мин сине, әфәндем, элекке хуҗабыз, хәзер мактаулы пенсионер Фикрет Табеев
турында фикер алышуга чакырам. Мин аны биек тауга тиңлим. Ник дисең, ул, беренче секретарь булып
эшләү дәверендә, деньяда зурлыгы буенча кендәше булмаган КамАЗ, ап-ак ташлы Чаллы, эшләп
чыгарган малын 36 илгә озатучы Түбән Кама шәһәрен тезетеп. мәмл әкәтебезне алдынгы үзәкләр
дәрәҗәсенә күтәрде.
Кара фикер Хак әйттең Уңдырышлы, ипигә ягып ашарлык, кап-кара туфраклы җир астенә татар
халкына бәхет тә. сеенеч тә алып килмәгән, урман-суларны корытып, агудЫ тетенен сулар һавага
ташлап утыручы, тапканын читкә озатучы заводларны, тессез. милли чырайсыз шәһәрләрне коруга
син мөкиббән киткән Табеев таудай елеш кертте. Көзгегә үпкәләп булмый, анда без үзебез чагылабыз.
Кызыл фикер Кара алтын табу буенча Татарстанны илдә беренче урынга чыгаруын нигә
онытабыз! Шул чорда йопдызстанга мендек, безнең нефтьне саткан валютага кибетләрне чит ип
товарлары белән дыңгычлап тутырдык, аракыны да талонсыз, теләсә күпме эчтек Борынгыдан
килгән кара, кенче хисеңә юл куйма!
Кара фикер Рәхмәт инде дустыңа Черчипь бер әңгәмәдә: «Бай Рәсәйне хәерче ил ясау өчен әллә
ни акыл кирәкми»,—дигән. Татарстан илен каһәрле төбәккә әйләндерде, чылтырап аккан, бала күз
яшедәй саф сулы чишмәләр, инешләр, балыклы күлләр тозга, мазутка батты, республика,
ахырзаманын кетеп, асты куыш упкын өстендә асылынып тора. Аның мәрхәмәте илә тишек чуманда
утырабыз.
К ы з ы л фикер Син Табеев эшчәнлеген берьяклы бәялисең. Казанга менә дигән аэропорт
салдырды, татар театры аның заманында тезелә башлады, мәдәният институты ачты... Саный китсәң..
Кара фикер Татар театрын сазлыкка, тыштан үзе дә бакага охшаган бинага куып кертүгә нигез
салды анысы Казанны галәмдә иң ямьсез, тессез. юлсыз калага әйпәндерде шәһәр башына утырткан
ярдәмчеләре белән Дошманнары күпме генә лаф орсалар да, шул ук Кунаев, Алиев, Усубалиев ,
Шакировпар үз мәмләкәтләренең мәркәзләрен мәрмәргә киендереп, менә дигән урамнар, рәсми
йортлар, кунакханәләр, шифаханәләр корыл, халыклары күңелендә себханга лаек булдылар Табеев
та. аңа алмаш түрәләр дә Татарстан байлыгын үзәккә, читкә озату ягын карадылар Күпме байлыкның
кая киткәнен берәү дә белмәде Шундый җәмгыять төзедек шул 73 ел дәвамында.
Кызып фикер Табеевның яхшы якларын юри күрмәмешкә салынасың. Чалпы, Түбән Камалар
белән мавыгып, Казанга игътибары җитмәде анысы Ә шулай да. Өлкә комитеты өч ен нинди затлы
бина корды. Ленин мемориаль.н да ул салдыра башлады Чехов базары артындагы йортларның
матурлыгына игътибар ит.
Кара фикер Шунда киткән кыйммәтле ташларны. Әрмәнстаннан ташыган туф ларны Кабан күленә.
Болак елгасына тотса, шәһәрдә һава яхшырыр, бер ял урыны булыр иде Адәм хуры ич Балтыйк буе
илләрендә кала үзәгендә шундый ямьле күл торса. күптәннән илаһи бер күңел ачу. чит ил кунакларын
кабул итү, эстетик тәрбия үзәге булып китәр иде
К ы э ы п ф и к е р Үзе татар мәдәниятен тирәнтен белмәсә дә. һәрдаим әдәбият үсешенә ярдәм
итәргә тырышты. Аның заманында Дәрдемәнд. С. Рәмиев. С. Сүнчепөй,
утызынчы елларда репрессиягә эләккән язучылар әсәрләре халыкка кайтты Әиә Усманов. узе
укымаган, белмәгән Гаяз Исхакый шәүләсе белән сугышып, барлы-юклы абруен гына тошерде.
-
Кара фикер. Шаяртма, дустым, кая барсын ди ул Әиә руслар шул чорда 1917 I «лгы большевиклар
инкыйлабын шайтан уены, каһәрле коннар дип язып чыккай, Г Ис- хаиый тесле ук читтә үлгән И.
Буниннарны күтәрделәр дисәң дә күтәрделәр ичмасам! Ә Усманов. Г. Исхакыйиы бастырыл чыгаруга
каршы керәшендә, бетен чамаларын онытты Ә нәтиҗәсе сиңа мәгълүм.
К ы з ы л фикер. Фикрәт аганың мәсләге — кеше бәхете иде, минемчә. Республиканың
бәйсеэлеген, местәкыйпьлегеи ныгыту, милли кадрларны үстерү ечен армый- талмый керәште
Кара фикер. Татар мәктәпләрен корытуны мәгърифәткә елеш кертү дип санасаң, син хаклы Аннан
килеп, хәбәрдарлык дигән татлы ризыкны кабып та караганың юк бугай синең Газета укуны да
вакытны заяга уздыру дип саныйсың бугай «Татарстан яшьләре»идә 1990 елда гына басылган «Халык,
аның сыйфаты һәм корбан тәкәләре» исемле мәкаләсендә профессор М. Госманов Табеевиың 1977
елда СССР Югары Советында. безгә автономия биргән ечен. рәхмәтләр әйтә-әйтә чыгыш ясавы
хакында бик вакытлы искә тошерә
Аннан килеп, язучылар, галимнәр арасында да Табеев белән Усманов иптәшләр турында
мекиббән китеп мактаган сүзләрне ишеткәнем юк Аларга чаклы эшләгән Семен Игнатьев менә гел уңай
яктан телгә алына Сүзне әүвәл Г. Бәшироака бирик. Соңгысына ул мондый бәя бирә «Әдәбият-сәнгать
олкәсендә милли кадрларның кадерен белә, аларга терпечә ярдәм итәргә тырыша иде».
(«Социалистик Татарстан», 1991, 18 январь)
М Мәһднев дәвам иттерә «Укымышлы халыкның телендә бер генә шәхес булды обком секретаре.
Әйе. Семен Денисович Игнатьев — әнә шул рус кешесе ул елларда елкә комитетының башында тора
иде Имеш, шул әйткән; ачыгыз шундый йорт, дигән, анда милли ашлар пешерегез, әмма хәмер
кертмәгез, дигән Карагыз ул алфавитыгызны, рәтләгез, дигән.. Ул шәхес, безнең кайсы милләт
кешеләре икәнлегебезне аңлата языл, бераздан Мәскәүгә эшкә китте Элек -электән килә инде ул юньле
җитәкче дә. юньсезе до Казанда озак тора алмый». («Казан утлары». 1991, I, 114 6 )
Кызыл фикер Бу сүзләргә беркадәр тәнкыйть белән карарга кирәкмиме икән? Бу — олкән туган
вәкиле алдында ясалган реверанс кына түгелме? «Иелгән башны кылыч кисмәс» кебек мәкаль башка
халыкларда юк диярлек Билне бегеп. тезне чүгеп яшәргә оирәнгәнбез Ә үз милләтебездән үсеп чыккан
шәхесләрне бәяләп җиткермибез түгелме?
Кара фикер. Минемчә. Г Бәширов һәм М Мәһдиевнең кемгәдер ярарга, куштанланырга тырышыр
вакытлары үткән. Икесе дә — үткен, туры сүзле әдипләр Мин аларга ышанам
К ы з ы л фикер. Кызык адәм син! Авызын ачса, үпкәсе күренеп торган татар язучысын жәлләп,
республиканың беренче кешесе ачлы-туклы утырмас бит инде Син Табеев эшчәнлеген. аның шәхесен
дорос бәяләү дәрәҗәсенә күтәрелә алмагансың Соңгы соравымны биром дә, чираттагы корылтайга,
тамаша карарга китом Татарстан башында хоэер дә Табеев яисә Усманов утырган булса, 30 августта
мостокыйльлок игълан ителер идеме? Бу декларация дигәнегез комнан бау ишү белән бер түгелме'
Кара фикер Үз фикеремне кочләп такмыйча, шагыйрь Роберт Миңнуппинның Татарстанга
бойсезлек алып биргән тарихи сессиядә ясаган чыгышыннан бер озек Нигером Җавапны шуннан
табарсың, шот • кайбер иптәшләр суверенитет идеясен дискредитацияләргә тырышалар, янәсе ул
остән тошорелгои Шулай булган булса икән' Безнең алга бу проблеманы тарих үзе куйды. Әгәр ан ы
берәр лидер күтәрел чыкса, ул 1985 елның апрелендә үк куелган булыр иде Ә шушы арада һәр милләт,
һәр республика, иртәме-соңмы, аны хоп иторгә алыначак»
Гафур Копәхмәтовның «Ике фикер» пьесасы геройлары безнең кениәрдә яшәсәләр, менә
шулайрак сойлошерләр иде дип уйлыйм.
Чыннан да, Табеев исеме, соңгы елларда гына — яңартып кору җилләре исеп демократия теләсә
нәрсә сейпәргә, язарга, кычкырырга момкинлек биргәч кенә — телләрдән тошеп килә. Ә шулай да ул
шәхесне дорес бәяләргә омтылу плюрализм заманында файдалы булыр дип уйлыйм
Табеев — Хрущев чоры «җопшеге»ндә кинет күтәрелгән, тышкы яктан ифрат бәхет ле
кешеләрнең берсе Ул административ баскычларны «тизләтелгән юл» белен үтеп (университет
укытучысы, елкә комитеты бүлеге медире, идеология буенча секретарь) , Татарстан җирендә момкин
булган иң югары дәрәҗәгә яшьпи һәм җиңеп иреште Тоталитар режимның сайлап алу машинасы
ялгыш җибәрми диярлек Беренче секретарьга үз толен, модониатен белү мәҗбүри түгел Ул үзен
үстергән кешеләргә, доресрәге. системага хезмәт итәргә, остән иңгән һәр фәрманны, орчык шикелле
бетерелеп, сүзсез җиренә җиткерергә тиеш
Милләтнең таза, мостәкыйпь кечпоре. зыялылары, затлы шәхесләре юкка чыгарыл гач. алар
урынына үз ана телен, халкының фәлсәфәсен, гореф -гадәтен начар белгән.
күбрәк башка мохитта тәрбияләнгән буын килде. Табеев — шул чорда ныгыган, аның яхшы һәм яман
якларын сеңдергән шәхесләрнең берсе
Татарстан мәмләкәте аны теләл. яратыл кабу^т итте. Ирекле, азат тормыш күрмәгән,
Көнбатыш демократиясенең исен дә иснәмәгән татар халкы, әйтергә кирәк, руслар кебек үк. изге
патшага, революциядән соң яхшы җитәкчегә табынып, аңа ышанып яшәде Янәсе, ул гына халыкка
бәхет алып килә, йортлар төзи, киемгә, ипигә туйдыра ала 1917 елдан соң, аңлашылса кирәк, совет
властен да, динне дә партия җитәкчесе алыштырды Ә халык үзе әлегә чаклы бервакытта да партия
башына куелган кешеләрне сайлауда катнашмады, ул үзенә китереп сылаган теләсә кемне
яратырга, аңа ышанырга, табынырга тиеш иде.
Сүз дә юк. Табеев көчле кеше, холкы белән романтик булса да нык ихтыярлы һәм кырыс
шәхес булып чыкты. Ә андый зат башкалар өстеннән хакимлек итәргә ярата, үэ- үзенә бик
ышәнучан була. Ә ышанычны инде бетен тормышны, яшәешне, әхлакны, ихтыярны үзенә
буйсындырган партия диктатурасы тәэмин итә.
Әйе. йолдызы Татарстан күгендә кинәт кабынды, дан тиз һәм җиңел килде. Аны иркенлеккә,
дан-шөһрәткә ике канат алып чыкты: нефть һәм КамАЗ. Табеев заманында' татар нефте елга булып
акты Без. табигатьнең беркатлы балалары, шуңа шатландык, горурландык. янәсе, «Дуслык»
үткәргече буйлап безнең кара аптын ага. бетен социалистик дөньяны без җылытабыз. Чынлыкта
исә. нефть татар халкына бәхет тә, шатлыклы тормыш та алып кипмәде, башка халыкларга бай,
тук яшәеш биргән бу байлык татар халкына экологии фаҗига гына калдырды Киләчәктә нәрсә
буласын әйтүе дә кыен.
Аннан КамАЗ килде. Яңа төзелеш халыкта шулай ук дәрт, рух күтәренкелеге уятты. Татар
халкы аңа ниндидер өметләр баглады
Табеевның күл тапкырлар, бу тезелеш өчен корәш-тартыш көчле булды, ул чынлыкта
Башкортстанда салынырга тиеш иде, ләкин без Политбюроны, иптәш Брежневны, шушы урын һәр
яктан да иң кулае, дип ышандыра алдык, дип опы трибуналардан чыгып мактанганы әле дә
хәтердә.
Чаллыдагы тезелеш уяткан күтәренкелек, өметләр озакка бармады. Борынгы җиребездә,
Чулман буенда шәһәр күтәрелде Тирә-як татар авыллары юкка чыкты.
Гигант төзелешләр — иң көчле ассимиляторлар Яңа. зур шәһәрләрдә халык йолалары. әдәп,
әхлак бозыла, аларны гомуми тормыш, ялган, ясалма җыеннар, олы-опы тулай тораклар
алыштыра КамАЗ төзеп. Чаллы белән рухланып йөргәндә, бу төзелешләрнең татар халкының үз
җирендә азчылык милләт булып капу ихтималын сизенсәк тә. әйтергә базмадык. Ә хәзер инде соң.
Табеев үз халкына каршы аңлы геноцид алып бармаса да, аның «гигантомания чире». яисә
кел-кечкенә Татарстан җиренә туктаусыз эавод-фабрикапар утырту, шәһәрләр кору белән мавыгуы
татар милләтен кысуга, аның үз туган җирендә азаюына, урыслашуына алып килде.
Табеевның зиһене һәм сүз эзләп кесәгә керми торган осталыгы турында халык яратып сөйли
иде Ул эшли башлаган елларында һәр олы колхоз-совхозның хуҗасын хәтердә тоткан, туган елын,
биографиясен белгән, гаилә хәлләрен дә өйрәнергә тырышкан диләр Аның турында гыйлемле,
фикерле, колачлы шәхес, дигән бәя киң таралды. Чыгышларыннан үзем дә биһуш булган заманнар
бар иде. Башка милләттән булса, үзен күтәргән Хрущев тәхетендә озаграк утыра калса, аның
Политбюрога эләгерлек куәте бар иде Әмма теләсә кайсы эшлекле, бер урында озак утырса, аның
көчле яклары ачылып бетә дә, матур төсен җуя башлый. Яңа лидерның чыгышын «Кара син аны
нинди акыл иясе1 Әйтсә дә әйтер икән! Адәм баласына ходай бирсә дә бирер икән!» — дип тыңла-
ган кешеләр, җиде-сигез елдан соң, «бер үк балык башын күлме чәйнәп була», «туйдырып бетерде»
дип, туктаса ярый па ул «демагог», «кызыпавыз», дип сөйләнә башладылар Тормышның кырыс
закончалыгы 60—70 нче елларда танылган политологлар Табеев белән Беляевларны да
кызганмады Халык апардан да туйды. Сталин шуңа күрә дә аудитория каршына бик сирәк чыга
торган булган, диләр
Кешене, бигрәк тә опы җитәкчене бер очрашудан, берничә тыңлаудан гына тануы кыен.
Йомырка салмас борын, чебешләрне санап булмый, диләр Вакыт узу белен кыл ган эшләрнең
нәтиҗәсе ачыла. Иң әүвәл аның үз янына ипигә май сөртеп торучы куштан кешеләрне җыел алуы
күренде Өпкомның сөекле уллары барлыкка килде
Табеевның җитәкче кадрлар сайлап алуда үз алымнары, үз «селекциясе» бар иде Ул хакимлек
иткән дәвердә (егерме елга якын) төрле дәрәҗәдәге идарәләргә өстән аска карап сөйләшә торган,
озын буйлы, таза, кырыс, имансыз ир-егетләр килде. Гомуми кагыйдәдән чыгармалар булса да.
күбесе комсомол мәктәбен узган иде Комсомол дип аталган сугышчан оешмада кеше үз халкына,
аның теленә, мәдәниятенә мәхәббәттән башка һәр тарафтан тәрбия алды, аерым бер «җитәкче
булу» мәктәбен үтте Комсомол, аннан партия баскычы буйлап рәхәт тормышка үрмәләргә
бирелгән мөмкинлек апарга якты маяк, өмет, таяныч иде Күбесе — милләтен югалткан татарлар
Гомумхалык мәдәниятен үзләштереп, мәҗлес күтәрә, теле-телгә йокмый торган әрсез, елгыр,
үз өстено берни алмаучы, ертлач кешеләрдән торды бу төркем. Аларны шул чорда ук эш өчен
камыттан чыгардай булып көчәимәүпәреннәи, кигән киемнәреннән. Мәскәү каршында кулга
эләккән куян кебек калтырап торуларыннан танып бупа иде
Күбесе әле хәзер дә — татар «державасы» башында, яңартыл кору эчен керәштә
Апар мекиббән киткән әйбер дә арзанлы булыр иде Әйтик. Табеев узенә тиредән кепка тектерсә,
кет тә тор. бер айдан елком, комсомол җитәкчеләре, районнарның беренче секретарьлары,
райисполком һәм райпо рәисләре шундый ук фуражкалардан йерергә тотына иде
Табеееиың оста сунарчы булуы да халыкка мәгълүм. Ул, мәсәлән, Алабуга урманнарыннан
болдн, кабан, бүре, куркак куан кебек җәнлекләрне генә түгел, юл уңаенда кадрларны да чүпләп үз
анына алып китә торды, һәр мисалда — язмыш уены. Үзем тәгаеи белгән, шаһиты булган хәл-
әхвәлләргә генә тукталам
Табеевның бер килүендә Алабугада комсомол секретаре, аннан шәһәр комитетында идеологий
хуҗасы булып эшләгән Н И. Демидов Түбән Кама башкарма комитеты рәисе итеп күчерелде. Аннан —
елкомда бүлек медире, эчке эшләр министры, һәм шул ук юнәлештә Мәскәүдә шактый югары урын
били Эре сеякле, олы гәүдәле, салмак хәрәкәтле, киң, түгәрәк битле Николай Иванович бер күрүдә үк
хуҗага охшый, аның мәхәббәтенә, игътибарына лаек була. Хәер, ул үзен тота белә, аның адәм
баласына хас ярарга тырышуы ялагайлыкка күчми, үзенең һенәрләрен кечләл такмый, Есенин ши-
гырьләренең ниндиен кайсы вакытта укырга кирәклеген тәгаен сиземли Кыскасы, тирән психолог
булуы башка җитешсезлекләрен каплабрак тота. Өлкә комитетында утырганда аның эш естәле
пыяласы астында машинкада басылган рус халык мәкальләре, әйтемнәре, фразеологик гыйбарәләре
ятуын бүлек егетләре гаҗәпләнү катыш мактап, хәтта горурлык белән сәйлипәр иде. Бер кәгазь
ятланып бетүгә, аны икенчесе алыштыра Ә бит иң кирәкле җирдә, вакытында кыстырып куелган
талкыр җемлә. канатлы сүз оэын-озын нотыгыңны егып салырга мемкии Шуннан соң бүлек медире уз
эше белен шегыльләнми дип әйтергә кемнең теле күтәрелер!!
Николай Иванович үзе турында гына кайгырта торган тар күңелле кеше булмады, ул үзе
артыннан энекәшләрен дә тартты, җаваплы урыннарга урнаштырып калдырды. Патшалар да
якыннарына, үзләренә охшаган кешеләргә шундый җиңеллек белән урыннар тарата алмаганнардыр.
шәт. Кадрлар сайлауда сәләт, әхлак, әдәп, намус кебек тешенчәләрнең сукыр бер тиенгә
тормаганлыгын күзаллау кыен булмастыр бу мисалдан.
Татарстанда эшләвенең соңгы елларында мәмләкәтебез башлыгы күп вакытын Нал лы. Алабуга
тирәсендә уздыруы нәтиҗәсендәме, әллә башка берәр сәбәбе булдымы, хәзер кистереп әйтүе кыен,
әмма Шишкин урманнары арасында армый-талмый халыкка хезмәт итеп яткан җитәкчеләрне бер генә
мизгелдә дә тынычта калдырмады. Бер-бер артлы диярлек Алабуга фирка оешмасының беренчесен,
идеология сәркатибен, юллар тезү оешмасы җитәкчесен үзе янына, Казанга алып китте
Б. Г. Масленников Алабуга шәһкомына әле күптән түгеп генә культура-агарту училищесыннан
күчеп килгән иде Ленинград мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, ул шунда укытучы итеп
җибәрелә, директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгәч, районга баш идеолог итеп билгеләнә Язу-
сызуга маһирлыгы бар. әмма пропаганда эшенә, милли мәсьәләләргә тирәнтен кереп торуны бер дә
енәми Хыялы— үзе эшләп килгән уку йортына җитәкче булып кайту һәм балык тотып, гембе җыеп,
вакытында ашап, кипкән җиләк белән чей эчеп, ватылмыйча, иппәл кенә яшәү. Ләкин бер яхшы
сыйфаты аның •башына җитте», гади, кешелекле хыялларын чәлпәрәмә китерде Җиренә җиткереп
шигырь укый белә иде ул. Тавышы Демидовныкы шикелле үк кечпе булмаса да. тәэсирлелек, эчке
аһәң, моң белен алдыра Табеевның нарат урманына чираттагы сәфәрендә Алабуганың беренчесе үзе
белән идеологын да ияртә. Күңел ачу. елком хуҗасының иләсле йерәген рухи тукландыру сәгате
суккач, сүз Борис Григорьевичка бирелә
Ни хикмәттер, бүген Есенинның «Персидские мотивы» бәйләме дә. «Собаке Качалова» шигыре
де дулкынландырмый олы кунакны. Битараф ай тесле утыра бирә чикләвек теше ашап Шуннан тигез
йомры нарат бүрәнәләр, буялмаган сал-сары идән- түшәмнәр. мул естәп. тәрәзәдән ейгә ыргылган куе
томан бунтарь ир Стенька Разинны җәзага алып баруның шаһитлары булып китәләр. Е Евтушенконың
«Братская ГЭС» поэмасыннан езек укыла Олы хуҗа дулкынланып, әсәрләнеп, урыныннан сикереп
торып, ншекле-түрле йеренә башлый, әйтерсең лә ниндидер казакны түгел, ә аның әтисен, шундый ук
дуамал керәшчене соңгы юлга алып китәләр Ә шигырьче бу мәсләкне күреп, тимерне кыздыра бара,
кыздыра бара Хисси уртаклык мәҗлестә утыручы бәр пык кешене берһәштере. якынайта.
Табеев чәркәсен кулына алып «Рәхмәт’ Молодчина! Иртәгә минем белән Казанга китәсең! Башка
сорау бирмәгез!» — ди
Шул сәяхәтеннән соң Борис Масленников Алабугага фәкать гаиләсен Казанга, менә диген
квартирага альт китү нияте белән генә кереп чыкты Сез инде Табеев аны культура бүлегенә яисә
медоният институтына алын киткәндер дип фараз кыласыздыр Юк шул. андый олы кешеләрнең
хыялы артыннан очар кош та елгерә алмас, беркет тә канаты талып, тыны бетеп, арып калыр Алабуга
һәвәскәрен ул республика дәүләт куркынычсызлык комитетының иң меһим бүлегенә меднр итеп куе
Гомерендә бу тер эш белән тамчы да шегыльленмәген кеше КГБга килеп утыра
1989 елның җәендә. Идел буенда, елеге оешма кошопәреног җиләк-җимеш бакчаларында
булырга туры килде Авырлык белән таныдым Борис дусны Башында —соры.
җиңел эшләпә, өстендә — гади тукымадан тегелгән пижама тибындагы кием, кулында— резина көпшә
Бакчасына су сиптерә. Кочаклашып күрештек.
— Менә шулай көтмәгәндә килеп эләктем әлеге оешмага. Иң олы хуҗа тәкъдим иткәч,
кандидатурама каршы килүче булмады. Аннан соң Магаданда хезмәт иттем, шунда исәнлегемне
югалтып, инвалид булып кайттым. Еракка чыгып китүемнең сәбәбе’ Мин. үзең беләсең, «Табеев
кадры» идем. Өлкомга башка җитәкче килгәч, минем өчен һавалар үзгәрде Алабугамда гына
рәхәтләнеп утырсам, гомерем озынрак булыр иде. Нишлисең инде, язмыштыр,— диде ул көрсенеп.
һәр очракта да Табеев кадрларны эзләп, табып алып, үстереп кенә яшәде, дип уйлау дөрес
булмас. Мисал кирәк дисәгез, рәхим итегез.
Татнефть берләшмәсенең элеккеге генераль директоры, хәзер СССР нефть промышленносте
министрының экономика буенча урынбасары Әкълим Мехәммәтҗановны кара алтын табылган
якларда белмәгән, танымаган кеше юктыр Туры мәгънәсендә буразнадан күтәрелгән шәхес
педучилище тәмамлый, мәктәп һавасын сулый, республикада нефть табылгач, бораулаучы
ярдәмчесеннән башлап, Мәскәүгә чаклы барып җитә. Әтисе сугышта үлеп, кулында әнисе белән
ике энесе капу, аның холкын чыныктыра, яшәү өчен көрәшергә өйрәтә
Милли мәсьәләләр турында сөйләшергә, суверенитет өчен көрәшергә бик яратмаса да. ул
халык мәнфәгатьләрен җиргә салмады. Эшләгән бер җирендә кыйммәтле җиһазлар белән бизәлгән
сәламәтлек биналары, ял йортлары, мәдәният сарайлары тезел калдырды.
Хәер, туганнарын да, балаларын да рәхәттә яшәтә белде, Америкада, Сыйракта эшләп
кайтырга телисеңме — рәхим ит. Казан һавасы туйдырса, сине Мәскәүда җайлы эш. әзер фатир
көтә.
Кыскасы, татар халкына элек-электән хас эш йөртүгә маһирлык, төрле милләт кешеләре
белән уртак тел таба белү, изгелеккә яхшылык белән җавап биреп, үз хаси- ятпәрен дә юнәтергә
онытмыйча, булганлык кебек инде пыскып сүнеп барган сыйфатларын уята, яңарта алды Әкълим
әфәнде
Шул ук вакытта аяз күк астындагы җылы урыны өчен аңа да һәрдаим көрәшергә туры килә
иде Партаппарат аны чак кына, ияреннән сөйрәп төшереп, тупларсыз калдырмады.
Мөхәммәтҗановка мөнәсәбәтендә Табеевның кадрларны тәрбияләү, сайлап алу, «үстерү»
юнәлешендәге стипе. «милли үзенчәлеге» ярылып ята.
Әкълим Касыймович Алабуга нефть табу идарәсе башында утыра. Эше герләп бара, күчмә
кызып байракларны, мактау кәгазьләрен, премияләрне алып кына өлгер. Әмма шуңа да
карамастан, үзенең шәхси теләге белән бөтенләй санашмыйча, тоттылар да аны күз уңыннан
ераграк җиргә. Бөгелмәгә, «Дуслык» нефть үткәргеченә күчереп куйдылар Бер дә китәсе килмәде
дускайның Алабугадан! Сәбәбен әйтүче булмады: мөстәкыйльрәк кыланып ташлаганмы, кунак-
кунак уйнаган өчен акча түләгәндә чыраен сытканмы — өздереп әйтүе кыен.
Мехәммәтҗанов Әкълим туганда ук күлмәкчән булгандыр, мөгаен. Бер ел үтәр- үтмәс.
Табеевны Әфганстанга ипче ител җибәргәч. Татарстанга хуҗа булып Рәшит Мусин билгеләнде
Кыска гына вакыт аралыгында да ул, Юрнй Андропов шикеллерәк, үзе турында халыкта уңай
тәэсир калдырып, изге эшпәр башкарып өлгерде, аерым алганда. • Татнефть» берләшмәсенә яңа
«генеральный» билгеләп өлгерде Ул — куылган, җәбер- сетелгәи Әкълим Мехәммәтҗанов иде
Халык җитәкченең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күзәтеп, әйткән бер сүзен игътибар үзәгендә
тота Юк кына яхшылыгы изге бер эш сыман күңелләргә кереп капса, икенче яктан, аның кечтеки
генә ялгышы да, зур итеп, күпертеп күрсәтелә. Хаталана башлавының бер күрсәткече булып аның
турында мәзәкләр туа башлый. Хрущев. Брежнев турындагы фольклор — күпмилләтле совет
халкының «уртак байлыгы». Апарның бит әле һәр төбәктә ихтыярларын гамәлгә ашыручы
пәйгамбәрләре, бәләкәй аллачыклары була. Ә инде үз республикасында беренче секретарь —
тулы хуҗа, теләсә нәрсә эшли, теләсә ничек кылана.
Табеевның чикләнмәгән иректән, тулы хакимлектән килгән сәерлекләре, кыланышлары
турында сөйләкләр киң тарала, яраннары үзенә җиткерә бардылармы, әллә куркып, мәдхия
җырлап кына йөрделәрме — ул хәтлесен әйтә алмыйм.
Татарстанда яшәүче күлләрнең язмышы ахыр чиктә Табеев кулында иде. Сүзе бер — әйтте
бетте, бәхәс тә, шик астына алу да мемкин түгел. Бер үк вакытта кешелекле дә, аждаһадай явыз да
була белгән Табеевка охшап капсаң, наз-нигъмәт эчендә йөзәрсең, ә инде аның, социализм
теориясе төсле, сикәлтәле холкына җайлаша апма- саң, үзеңә үпкәлә Пленумда да. олы
тантаналарда да күрмәсләр Бигайбә, үзең гаепле
Шундый хәл булгандырмы, юктырмы, генаһысын тулысынча.өстеме апа апмыйм. әмма
Апабуга якларында җае чыккан саен, гыйбрәтле бер вакыйганы бәян итәргә бик тә ярата иде агай-
эне
Табеев Сармангамы, Актанышкамы (әһәмияте юк), томшыгының сарысы да кипмәгән яшь
кешене беренче секретарь итеп билгели. «Ике айдан үзем килеп, эшеңне карап китәрмен»,— ди. Яңа
хуҗа, вакытның тиз агышына зарлана-эарлана, Табеевны каршы алырга әзерләнә чүпләрне утата,
юлларны рәтли, кунарга түшәкле урыннар әзерли Иң кайгыртканы — төшке аш. Табеевның
сәерлекләреннән хәбәрдар булмаган түрә
немке билле бәллүр рюмкалар тез дера, күрше районнан алтын-кемеш кашыклар, пычаклар.
чәнечкеләр юнәтә Өстәлдә муллык, шешәләрдә кояш нурлары уйный— искитмәле матур, гаҗәеп
ипле ител тезелгән барысы да. Яшь хуҗа һәр кашыкны үзе сертеп йерн.
Табеее машинадан тешеп, әстәлдәге биниһая байлыкка күз салгач: «Урып-җыю вакыты хәзер без
ресторанда да. ялда да түгел. Барысын да гади стаканнарга, гади кашыкларга алыштырыгыз!» — дип
боера
Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, һәммә нәрсә бар. ә стаканнар юк. Чабыш, йеге- реш,
пышылдашу, халат кесәләрен актару, машина бардачокларын тикшерү, катыклы чиләк янындагы ун
тиенлек стаканны сабын белән юулар башлана
Табеея, тәмәкесен лыш-лыш китерел, урман аланындагы табын тирәсендә йоренә башлый Ачуы
чыкканы борын тишекләренең киңәюеннән, битендәге тимгелләрнең тесе үзгәрүеннән күренеп тора
Этләшә торгач, берничә стакан табыла. Тирләп-лешел беткән сәркатип аз-азлап, калтырана-калтырана
аракы коя Аны да, ярдәмчесе чеметкәч кенә, тутырып сала.
Табеев стаканын кулына алып, басып торган тебәккә уңдырыш тели дә. сүзне озынга сузмыйча
зчеп тә куя. Озатып йерүчеләр аңа кушылалар Яшь секретарьның бер дә күрәзәчелек сәләте
булмагандыр: иренен тидерә дә кире куя янәсе, олы хуҗа алдында салып утыру килешмәс, аннан соң
әле кәй озын, эшләр дә күп Юыртып барган тупларның абынып егылуы бер дә юктан була икән шул!
Табеее салатларга, кыздырылган үрдәк, тутырылган тавык итләренә, тастымал бепән ябып
куелган бәлешләргә кагылмыйча, кечкенә кыярның яртысын уртлый да. янындагы гвардиясенә
— Биредә анонимщик утыра. Киттек,— ди
Ашау-эчүгә исе китмәүнең сәбәбе аңлашылса булыр, күрше районның чигендә үк икенче бәләкәй
хуҗа нарат агачы тебендә кайнар бәлеш күтәреп басып торыр
Ике атнадан «шикаятьче»нең урып-җыюның барышы турындагы хисабы бюрода карала, әлбәттә,
эш начар дип табыла Егет, сират күперен чыга алмыйча, югары эшелоннан бетенпойго тешеп кала
Уеннан уймак чыгара да куя Табеее Элеккеге беренче хәзер бер колхозда агроном булып кына эшлесе
дә. Табеевны кеткәйдә район хуҗалары киңәш-табышка аңа килә торган булганнар, имеш
— Карале, хуҗаның иртәгә безгә керәсе Син аны кабул иткән кеше Нәрсә ашаттың, ни эчерттең!
— Юкка борчылмагыз Аның бар ашау-эчүе бер стакан аракы да ярты кыяр,—ди икән теге, күз
кысып
Табеевка охшый бепген агай-эне ак мыек рәхәттә, халык әйтмешли, бапда-майда йезел калды
Әйтик, ул елларда «Табеев дачасы» диген серле бер гыйбарә вши иде Үз исеме белен йертелген кайбер
дачалар аның тешенә дә, бәлки, Әфганстанда үлем арасында йергәндә генә кергәндер Шул сылтау
белән байтак район хуҗалары үэләре эчен кеше күзеннән яшерелгән. табигать кочагында менә дигән
яп итү урыннары ясатып калдылар. Татарстанның кайсы ягына гына барып чыкма, урындагы түрәләр
бепән бераз аралашып, күңелләрне җепшетеп алгач, сиңа Табеев йортын. Табеев куышын. Табеев
умарталыгын, күлен күрсәтә башлыйлар. Ул ой йә тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә буенда, йә серле
инеш ярында, йә матур аланда, юкә. нарат урманы эчендә урнашкан бупыр л
■ Табеев йортын» кормаган райком секретарен кешегә санамыйлар иде ул чорда Вилласы
булмаса, аның белән телер-телемәс кенә исәнләшәләр, республика андый мәгьнәсез районга
ашламаны, машинаны, тактаны азрак биреп, икмәк, йомырка, йон, ит тапшыру йокпемәпәрен эсти тора
«Дача» республиканы кулында тота, әллә нинди хыялларны узгәртә. еметларне челләрәмә китерә
Районнарда шундыйрак алым киң таралган иде Райком башлыгы. «Табеев к ипе». • иртәгә безгә
хуҗа керә», дип, бик мул естәлпәр эзәрләтә Табеев уп вакытта республикадан ботенпәй читтә булырга
да мемкин. Якыннары белен үзе мунча чабына, шашлыгын, тутырган тавыгын, чогендерле катыгын
авыз итә Иртән моны котел торучы райком аппаратына хәбәт ителер хуҗа сезгә сәлам әйтергә кушты,
ашыга иде. сәгать ярым гына булды, безнең чәчүнең барышы бепән бәр дә канәгать түгел, иык әрләде,
хәзер дә кызарып утырам (ә кызарып утыруның сере башкада икәнлекне үзләре генә белә)
Романтиклыгы сабыйлыкка барып тоташа иде Фикрет аганың. Алабуга. Чаллы акларында
очрашуларны санамаганда, аның эш бүлмәсендә еч тапкыр булырга туры килде миңа Бәлки, «насыйп
булды» дип язаргадыр, анысын тарих дәресләр Зур авырлык белән планга кергән пединститут тулай
торагын тезү туктатылгач, кердем бер мәртәбә Шалтыратты, ярдәм итте Ә икесендә үз теләгемнән
башка, фән һәм югары уку бүлеге егетләре, .хуҗага күрсәтергә, доброеыи алырга», дип алып керделәр
Берсе — проректор, икенчесе ректор булып расланганда Әйтергә кирәк. Таб еевның Алабуга педагогия
Институтына моносәбәте хеерхак. мәрхәмәтле, дересрәге. игьтибарлы булды Ректор итеп үзе белен
бер чорда, бер группада укыган, күрәсең, ышанган кешеләрдәй — гел тарихчыларны җибәрү агын
карады Бәлки, ярарга тырышып, ярдәмчеләре, урынбасарлары шулай эшләгәндер
Ике керүемдә дә. өстәп артыннан каршыга чыгыл, зурлап исәнләште. Сүзләр бер
— Авыр йөкне җилкәңә салырга ризамы?
— Ышанып тапшырсагыз, риза
— Алабуга институты өчен бетен Казан вузларын бирергә риза мин үзем. Авып өчен иң к ирәк
кешеләр әзерли. Казаннан җибәреп кара провинциягә берәрсен! Шиша два. Элпә нинди сәбәпләр
юллый. Казаннан чыгып китми. Нәрсә табалар инде сасы калада? Синең белгечлегең нинди әле?
— Татар әдәбияты. Күбрәк тәнкыйть өлкәсендә эшлим.
— Сез. телчеләр, кызык халык Өч наратмы, каенмы арасында тик адашып йөрисез. Берегез
«эшләпә», дип язу дөрес, ди, ә икенчегез сүзне бопай ук бозарга ярамый, «шпәпә», дип әйтергә кирәк,
ди Өченчегез «шляпа», дип урысча калдырырга тәкъдим итә.
Үз монологыннан арып, миңа карап куйды да нәтиҗә ясады хуҗа:
— Менә син шуп мәсьәләдә разберись, внеси ясность и миңа доложи. Пока!
Менә шундый проблемаларны куярга да җитешә торган иде Әхмәтҗан агайның бул ган егете,
хәзерге Мәскәү пенсионеры.
Бәйрәм мәңгелек булмый...
Тирән чокырны икегә бүлеп сикергән кешене күргәнегез булмагандыр әле Аның үрнәген
ниндидер күренекле спорт иясе түгеп, ә Татарстанның элеккеге беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль
улы Усманов күрсәтте XIX партконференциянең соңгы көннәре Опысы-кечесе, акыппысы-тилесе
дигәндәй зәңгәр экран аша аның эшендә катнашып, тын да алмый утыра, ник дисәң, ип киләчәге,
партия язмышы хәл ителә Фирка форумының трибунасына йөгерә-атлый республиканың зур хуҗасы
чыга.
Килешле, хәрәкәтчән гәүдә, аз-маз кырау төшә башласа да шактый сакланган бөдрә чәч,
саргылт түгәрәк бит, татар сакалы сорал торган тар ияк. Тик күзләре генә тынгысыз, хәвефле,
характерының әле Татарстан турында сөйләгәндә ачылып җитмәгән якларына ишарә ясый кебек
Республиканы борчыган хокук, азатлык, мәдәният, экология мәсьәләләрен сикереп үтел, кинәт күчеш
ясап, Усманов Б Н. Ельцинны әрли, үгетли. тәрбияли башлый Чабатасын түргә элә.
Үз эше белән шөгыльләнмәгәнен, кеше сүзен тыңлап, тайгак юлга чыкканын сизенде булса
кирәк, заманында түләүпе лектор булып эшләвенә дә карамастан, ул табигый- леген саклый алмый,
каушый, зиһене эзлекпелекне җуя. Хаклыгыңа эчке ышаныч, рухи таяныч булмаудан, үз йолдызыңны
югалтудан килә бу нәрсә
Партконференция баскычыннан төшкәндә, ул берәүләр өчен канаты янган күбәләк, ренегат,
ялагай, сатлык җан, куштан бер шәхес булса (чокырның яртысы), икенчеләргә үз кеше, булган егет,
«безнең малай»га әйләнә (икенче өлеш).
Бу «тарихи» нотыгыннан соң ул шәхес буларак күпне югалтты, үзенә-үзе ышанмыйча
каударланып, борчылып эшли башлады Нәкъ шул чорда кашын-күзен җимереп, XX гасырда татар
халкы тудырган иң олы шәхесләрнең берсе, күренекле әдибебез Гаяз Исха- кыйга ташланды
Әсәрләрен укымыйча, сәяси карашлары, ачы язмышы белән танышмыйча, ялагай киңәшчеләре
сүзенә һәм арзан публикацияләргә таянып, берничә тапкыр әдип адресына яман сүзләр әйтте Кояшны
кул белән каплау кебегрәк бу нәрсә татар җәмәгатьчелеген үзенә каршы куюга алып килде.
Җирле җитәкченең үзәккә яравын, «файдалы эш» башкаруын соңрак нинди урындыкка
утыруыннан белеп, була диләр Гомәр Исмәгыйлевичның Үзәк Комитетка секретарь итеп алынуы
шуның моңсу дәлиле
Гомер дигәнең агымсу Сигез-тугыз айлык Мәскәү тормышы үтеп тә китте. Без аның урамнарны
яптырып, үзен дистәләгән машиналар белән озаттырып (анысы, бәлки, җирле түрәләр
ялагайлыгыдыр), Казанга махсус очкычта килеп китүе турында бепеп-ишетеп кала идек
Бу күтәрелү аңа бәхет өстәдеме, юкмы — әйтүе кыен. Әмма, яше җиткәнче үк пенсиягә озатыпу
барысы турында да ап-ачык сөйли.
Бер караганда, бу шәхси катаклизм очраклы күренсә дә (әйтик, Ельцинның сайлауларда җиңеп
чыгуы), аның төбендә тирән мәгънә, тормыш һәм тарих логикасы, кешенең үзенә яшәеш, җан-кан
биргән халкына мөнәсәбәте, үз чоры белән аңлаша апу-апма- вы — кыскасы, тирән фәлсәфә ята.
Тормышның рәхәт, татлы мизгелләренә алданып, карьера куып, кемнәргәдер ярарга
тырышып, ул бөтен гомере буена үз фаҗигасен үзе әзерләде «Ике фикер» драмасының финалын үзе
язды «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга »—дип язган иде бер татар шагыйре.
Тыштан караганда, Исмәгыйль агай улы — авызына көмеш кашык кабып, күлмәкчән туган,
тоталитар җәмгыять өчен көнләшерлек язмышлы кеше Төрпе хезмәтләрдә чирканчык алып, бик
яшьли Чаллыда авыл хуҗалыгы җитәкчесе. Буа райкомы беренчесе
булып эшли. 34 яшендә Татарстан Министрлар Советы рәисе (1966—1982 еллар) Үр артыннан ур. утәсс
чокырлар күренми диярлек, партиянең мәрхәмәтле канаты астында кеше үсә. яңара, үзгәрә, татар
тарихын әйдәп барырдай шәхес дәрәҗәсенә күтәрепә
Тормыш арбасы шулай кәйле генә үткән гомерләрне санап барганда, кәтмәгәндә уйламаганда,
һәрхәлдә, безгә «аста», түбәндә шупайрак тоелды. Татарстан хуҗасы — Та- беевны ерак Әфганстанга
ипче итеп җибәрделәр Иңе белән эшләгән, буе белән күтәрсен дигәндәй, иркә яшәешкә ойрәнеп кенә
беткәч, кешене майсыз кызган табага ташладылар
Татар кешесенә 1917 елдан соң мондый ышаныч сирәк тәтү сәбәпле, әпеге сугышның чын
эчтәлегеннән, коточкыч якларыннан хәбәрдар булмау аркасында (Әфган халкы һәм хекүмәте үтенечен
искә алып, тәртип саклау нияте белән кечтеки генә контингент керттек), дәүләтнең бу карарын
горурлык белән дип әйтерлек кабул иттек, татарыңны аңлый, ышана башладылар, янәсе Соңрак әлеге
адымның тебендә яткан усал мәкер ескә калыкты, Бохара әмирлегенә. Урта Азия басмачыларына
каршы татбригадаиы ташлаган шикелле үк, татар халкының абруена каршы юиәлтепгон бер чәй
икәнлеге ачылды Әйтик, Әфганстанга илче итеп шул якның пегатен. гадәтен яхшырак белгән коньяк
республикаларыннан кеше табыл булмас идемени’ Булыр иде кебек
Иншапла, Табеев иптәшебез анда да сынатмады, исән-сау әйләнеп кайтты, ипчелек
вазифаларын тырышып үтәгән, меһаҗирләрне Кабулга үткәрмәгән очен үзенә РСФСР хокүмәтендә
җаваплы эш тапшырдылар. Хәзер элеккеге фирка башыбыз лаеклы алда, берәүне дә читләтел үтм и
торган «хезмәттә» — пенсиядә
Ә Гомер Усманов Министрлар Советындагы кабинетында, йолдызлар җитә һәркемгә, дип, тыныч
кына утыра бирде Күрәсең, уп партия хуҗаларының эшенә таяк тыкмаган, үзенә кушылган
йокпәмәләрне тырышып үтәгәндер Хәер. Үзәк Комитет секретаре ител Мәскәүгә күчерелгәч, аның бу
чор эшенә дә югары бәя бирүчеләр табылды. Ничек кенә сәер тоелмасын, Усмановны хәзер генә
күргән кеше тесле. Табеев күтәреп куйды.
«Социалистик Татарстан» газетасының 1989 ел, 13 декабрь санында Табеевиың Т. Дронова белән
әңгәмәсе урнаштырылды «Бетен ил белән күтәрдек» дйп аталган чыгышта топ максат — КамАЗ, Чаллы
шәһәрен тезүнең Татарстан очен ифрат файдалы, кирәкле булуына ышандырырга тырышу Ул шул
тезелештән күкрәкләренә Алтын Йолдыз тагып киткән Л Васильевны, терпе епларда тозелеш
начальниклары булып эшлеген В Иванцов, Е Батенчук, В Фоменколарны мактап телгә апа. Татарстан
җирендә ясалган унар миллион сумны Москәү киностудиясенә озату җаен эзләгән, берләшмәне ваклап
сату шогьшенә керешкән Житомир кешесе, КамАЗның хәзерге генераль директоры Н Бехкә югары бәя
бирә « иң кыю эзләнүләр һәм тәҗрибәләр үткәрергә сәләтле белгеч» Күңеле киң аның, үзе үстергән Р
Беляев, Р Гыйпәҗевлар турында да җылы сүз әйтер, дип котәсең. Апарны газета битләрендә
пычраткан, кайсыдыр түрә яратмаган очен генә ботенпәй күрмәмешкә салышып, атпап үтү хакыйкать
юпы түгеп бит Кешелекле тңәмгыять. игелекле шәхес апай эшләмәс иде Мәкалә дәвам итә «КамАЗ
тезелгәндә сот һәм сет продуктлары, бәрәңге һәм яшелчәгә бернинди кытлык булмады. Ни очен'
Чонки бик кыска вакытта 30 гектарлы теплица сафка бастырылды. Чаллы янындагы 34 сотчелек
фермасы яңартылды Ьу эштә, уп чакта. Татарстан АССР Министр пар Советы председателе булып
эшләгән Г И. Усманов зур ярдәм күрсәтте»
Бездә менә шупай, Мәскәүдә югары дәрәҗә биләмәсе. Усмановиың «зур ярдәмен» берәү до, шул
исбптән Табеев та күрмәмешкә салышыр иде Дистәләрчә еллар кешене хезмәте буенча бәяләүдән
биздереп, бипәгән урынга баш ию рухында тәрбияләде система безне Бер терпе уйлап та. икенче терпе
сойпәү нәкь менә шуннан кипә
Хәзер инде тәгаен билгеле булганча. Табеев үзе урынына, Татарстан партия оешмасы гүренә
Усмановны тәкъдим итми. Әпмәттән килеп, олкомда аз-маз секретарь бупып чирканчык алган
Фәйзулла Гайнуппинны .торте» Без, шул чорда .патша» алышыну шаһитлары, әлеге хәбәрнең
дәреслегенә инандык, чонки беренче итеп бетенпәй башка кешене куйдылар Безнең илдә бер кая да
язылмаган, әмма мәҗбүри рәвештә үтәлә торган эчке канун яши Эшеннән китүче җитәкчедән, үз
урыныгызга кемне тәкъдим итәсез, дересрәге, кемнәрне әзерләдегез, үстердегез? дип сорыйлар Уп
тәкъдим иткән кешене беркайчан да куймыйлар куюын Бушаган урынга, гадәттә, киткән түрәнең иң
яратмаган, җене соймәгән адәмне утырталар Татарстан олкә комитетының беренче секретаре итеп,
озак еллар дәвамында Казан шәһәр комитетын җитәкпәгән Рәшит Му- снины билгеләделәр
Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыра, димәсәгеэ. бу закончапыкның түбәнрәк дәрәҗәләрдә
дә яхшы мотор кебек эшпәвен раслау очен, фикеремне бер мисал белән долиппн алыр идем
Алабугадан, пединститут ректорлыгыннан киткәндә, миннән дә ■ Кемне тәкъдим итәсез, кемне
әзерләдегез'» — дип сорадылар, әлбәттә Кешеләр апы* шынып торса да, йола күчә икән Мин фәннәр
бүлегенә, соңрак елком секретаре Рәис Беляевка .Пединститутта коноидә үк эшләп китә ала торган бер
генә кеше бар —уп уку һәм укыту эшләре буенча проректор Наил Лаисов».— дидем
Минем -Лаисов Актаныш ягында туып-үскән, педучилище тәмамлаган, шул ун институт
диппомын алып, Казан университетында аспирантура үтеп, озак еллар дәвамында шунда ук декан
ярдәмчесе, иң зур факупьтетның деканы бупып эшлеген, фән белен
шегыпьләнә. тыйнак, эшчән»,— кебек дәлилләремне бүлдермичә тыңлап утырдылар да. Үзләренчә
хәл иттеләр, югары уку йортында аз эшләгән, Казан педагогия институты доценты Җәмил
Нигъмәтовны, урамнан тотып алып диярлек, китерел утырттылар.
Хәер, аңа озак эшләргә ирек бирмәделәр, институтта казык та кактыра алмый кал ды бугай.
Алабугада ныклап урнашу борчымагач, балалары, дуслары, бакчасы шунда булгач, аңа һәр ялда, һәр
бәйрәмдә Казанга чабарга туры килде. Эшкә кереп китә алмыйча коллективны да интектерде, үзе дә
борчылды. Мактау грамотасы урынына институт тулай торакларындагы башбаштаклыклар, әхлакый
бозыклыклар турында «Чаян»да (1989. N® 1) басылган фельетонны күтәреп, әч елны да тутырмыйча,
Казанга кире кайту бик үк күңелле булмагандыр дип уйлыйм.
Демократия җилләре исеп, партия аппараты кадрлар мәсьәләсендә югары уку йортлары эшенә
тупас тыкшынмый башлагач, коллектив ректор ител шул ук Наил Лаи- совны альтернатив җирлектә
сайлап куйды. Китерелгән зыян, кадрлар сайлаудагы ялгышлар өчен берәү дә җавап бирмәде,
җәмгыятебез шундый.
Татарстан зыялылары, Рәшит Мусинга шактый емет баглап, эшен ул чыннан да яхшы гына
башлап җибәрсә дә, шул ук аппарат кешеләре, яраннары үзен Чистайга алып барып, мактый-мактый
кунак итеп, туры мәгънәсендә яндырдылар
«Ак йорт» шактый вакыт хуҗасыз яшәде Беренче секретарь алышыну — милли республикалар
ечен инкыйлабка тиң бер нәрсә. Ченки аларның уз табигый үсешләре ниндидер олы революцион
үзгәрешкә кигерә алмый, буйсынган милләтләр язмышын тирәлек хәл итә. тарихын башка халык яза.
Әйтик, татар халкына 1917 елгы Октябрь революциясе бетенләй кирәк түгел иде. уп аның мәдәниятен
юкка чыгару дәрәҗәсенә җиткерде (әлифбалар үзгәртү, газета-журнаплар, милли мәктәпләр ябылу,
зыялыларга каршы геноцид һ. 6 ), таралып утырган халыкны кеп-кечкенә территория эчендә кал-
дырды (анысын да башка милләт кешеләре белән дыңгычлап тутырды), зыялыларын кырып бетерде
Уянуга, аякка басуга бетен емет акыллы, кыю. халык хыялы белән партия ихтыярын, аппарат кечен үз
милләте ихтыяҗларына юнәлтә белгән җитәкчедә кала. Ә андый кешеләр, татар тарихы күрсәтүенчә,
бик тә сирәк
Усманов кандидатурасы тирәсендә бәхәсләр байтак булды. Омтылыш һәм чыдам лылык үрнәге
күрсәтеп, уп үз теләгенә иреште Ничек итсә итте, барыбер Мәкәрҗәгә китте, дияр иде татар агаең.
Табеев белән Мусиннан соң. Усмановка алар калдырган естәлне биләве җиңел булмагандыр.
Кемнеңдер куп астында әйткәнне, кушканны җиренә җиткереп яшәү — бер хәл. ә хәзер Мәскәү белән
менәсәбәттән алып, Казан халкына чегендер. кишер ашату, шифалы су эчертү турында да үзеңә
уйларга кирәк иде. Табеев ни әйтсәң дә, фәннәр кандидаты, теоретик яктан кечлерәк шәхес иде Авып
хуҗалыгы институтын читтән торып кына тәмамлаган Гомер Исмәгыйлевич теоретик яисә марксист-
галим буауга дәгъва итмәде кебек
Усмановның беренче булып сайлануын авып хуҗалыгы хезмәткәрләре аягүрә басып алкышлады
(үз кеше), совет һәм партия аппараты кешеләре генә түгеп, хәтта зыялылар да ниндидер емет бепән
каршы алдылар бу хәбәрне. Менә ни ечен дип уйлыйм. Бердән, «экс» беренчеләр Моратов. Табеев.
Мусиннар, ни әйтсәң дә. Татарстаннан читтә туып үскән адәмнәр, «килмешәкләр» иде Гомәр
Исмәгыйлевичка килгәндә, уп • мишәрстан» башкаласы Чистайда туып-үскән, хезмәт юлын шунда
башлаган. Икенчедән. күп еллар дәвамында Министрлар Советында утыру сәбәпле, халыкны
борчыган мәсьәләләрне аңлый, белә Өметсез шайтан, ди, бәлки, татар тарихына, мәдәниятенә, милли
кадрларга игътибарлырак булыр, дигән хыял да яшәде изге күңелләрдә Әмма бу еметләрнең берсе дә
акланмады
Гигантомания чире Табеевның «милли» үзенчәлеге иде кебегрәк фикер яши халык арасында.
Чыннан да, КамАЗ, Түбән Кама. Мендепеевскида, Казанда яңа гигантларны ул башлады Бу
«сырхау»ның асылында татар халкы турында кайгырту ятмаганы кон кебек ачык Шул тезелешләр
«ярдәмендә» татар милләте бабалары җирендә азчылык булып бара Кызганычка каршы, Татарстанда
дыңгычлап олы-олы берләшмәләр (завод-фабрика мазар гына түгел) булдыруга шәхси амбиция һәм
карьера куу (югарырак урынга күтәрелү, үзәктән мак тау сүзе ишетү, герой булу, түшкә орден кадау һ
б.) алып килде
Авып хуҗалыгы белгече Усмановта бу сырхау сизелмәгән иде шикелле. Бу мәсьәләгә «Татарстан
яшьләре»нә биргән интервьюсында Р Беляев ачыклык кертә •Трактор заводы Башкортстанда
тезелергә тиеш иде. Башкорт җитәкчеләре акыллырак булды, тезелешне башламый тордылар
Минемчә, юри суздылар. Усманов, чирле Черненко янына кереп, Татарстанга сорап алды ул
тезелешне» (1990. 15 ноябрь). Шул чорда «ак йортта» утырган Р Беляев сүзләрен шик астына алырга
нигез юк.
Аннан килеп, картлык кеннәрендә элеккеге береичеләребезнең икесе дә Казанга кайтып
егылмадылар (әйтик. Кунаев. Шакиров. Алиев һ 6 кебек), Мәскәү «патшаларына» барыл сыландылар
Бу — үзе бер күрсәткеч.
Кадрлар «иифляция.се Усманов заманында тагын да кәчәйде. Кешене бәяләүдә аның
табигатьтән, белем дәрәҗәсеннән, үз халкына менәсәбәтеннән килгән рухи омтылышларын исәпкә
алу бетте, аның реаль бәясен аппаратта утыручыларның карашы алыштырды Тәкъдим итәрлек,
«арттан тертеп» барырлык кешең булса —син шәхес, аи-
ДЫЙ аркаң юк икән, тычкан тесле посып кына уа почмагыңда утыра бир, яңа түре килгәнне кетеп.
Беренче секретарьның файдалы эшләрен инкяр итү турында сүз бармый биредә. Эшчән,
таләпчән кеше буларак, уп атыл хуҗалыгы үсешенә мәгълүм елеш кертте, шәһәрләрне азык -топек
белән тәэмин итүдә дә билгеле бер уңышка иреште кебек
Шуннан килеп, аның һәр районда дачалар салдырмавы, гомерен Табееа үрнәгендә. Алабуга
якларында уздырмавы, күпләргә ошады. Димәк, тыйнак кеше
Әмма тиз арада аның үз милләтенә, мәдәниятенә карашында куркаклыкка барыл чыккан бик сак,
урта кул функционер булуы ачыкланды
Вакыт тик тормый, бер-берсенә рухи якын затларны калыплый тора. Табееа белән Усманов
арасындагы ниндидер аңлашылмаучылык, тышкы форсатка кайтып капыл, эчке якынлык, салкын
диңгездәге кайнар су агымы кебек, ескә бәрел чыкты
Теләсә нинди дәрәҗәдәге партия, дәүләт эшпеклесе тол ике күрсәткечтә таныла диләр. Беренчесе
— үзе җитәкчелек иткән тебәктә яшәүче халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә башкарган гамәли
эшләре.
Икенчесе —җитәкченең шул республикага исем биргән халыкка монәсәбәте Мәскәүгә күчкәч,
«Правда, газетасында басылган беренче әңгәмәсендә, мин совет «ал- кына хезмәт итәчәкмен, әмма
«урынчылыкка, каршымын, дигән фикере күңелгә таш булып утырды. Уз халкына яхшылык эшли
алмаган кеше башка милләт вәкилләрен дә сеендерә алмый. Усмановның иң курыккан нәрсәсе
милләтчелектә гаепләнү иде Урыска охшарга тырышуы да артык күзгә бәрелеп тора, шуңарда аның
ниндидер идеалларга тугрылыклы булып капуы турындагы сүзләре дә ихлас кабул ителми
Икейозпелек ышанмаучылык тудыра. Кеше үз халкына монәсәбәттән башка яши алмый.
Аннан соң, олы урын биләгән зат чын мәгънәсендә зыялы булганда гына, урынны бизәү белән
канәгатьләнми, үз вазифаларын җиренә җиткереп үти. гомуми үсешкә туган халкына хезмәте аша елеш
кертә. Ә бу нәрсәнең нигез елгесе — Баптыйк буе республикалары үрнәге күрсәткәнчә, кадрлар сәясәте
Усманов опком башында утырганда үз кешеләрен үстереп епгерә алмады. дересен әйткәндә, аңа
омтылмады да Аның теләсә нинди дәрәҗәгә һәрдаим әзер «комсомол элитасы, юк иде. Әйтергә кирәк,
яңа сәркатип Табеев «дружинасы.ның күренекле вәкилләрен шактый селкетеп алды Республиканың
элемтә хуҗасы, комсомолның элеккеге беренче секретаре Илгиз Рахманкуловка «әхлакый
тотнаксызпыгы. эчен каты шелтә бирүдән башлады иске хуҗадан үч алуны (суз урамдагы
автоматларның үзәктә дә эшләмәүләре, гомумән, республикада элемтәнең, удмурт, мари, мордвалар
белән чагыштырганда да. начаррак булуы турында барса, бер хәл иде)
Икенче «корбан, итеп, табигый буларак, Табееа дәвере комсомол лидеры, Чаллы горкомы
беренчесе, заманында ТАССР Министрлар советы рәисен кешегә до санамаган Р Беляев сайлана
Усманов аны олкомның идеология секретаре итеп үз янына күчереп, аңа коч биреп торган җирлектән,
бердәм оешмадан аерып апа Рәис Кыямович, үз теләге белән, йодрык астына килеп керә Мәдәният
үзәкләреннән ерак, караңгы бер мишәр авылында, күп балалы гаиләдә туып-үсеп. университетта,
юридик факультетта укыганда ук, олгер активист булып китә Кыям ага малае Комсомолдан партия
эшенә алына. КамАЗ күтәрелгәч. Чаллы партия оешмасының җитәкчесе итеп күчерелә Ташып торган
җегәре, торле дәрәҗәдәге кешеләр белән уртак теп таба белү сәләте, халык ал дында кәгазьсез, алдан
әзерлексез сәгатьләр буена сейлн белү осталыгы аңа шеһрәт алып кило. Зиһене бик күп информация
тота, кешеләр турында һәрторпе белешмәләрне хәтерли, бу нәрсә аңа бик ош авыр хәлләрдән чыгарга
момкинлек бирә. Чокчынып, утырып эшли торган, язу-сызу белән бәйле гамәлләрне бик онәп бетерми,
уп тезелештә, заводта, колхозда булуны, халык белән аралашуны, барабанлы, байраклы җыеннарны
ярата тешә
Чаллыда иркен яшәргә, теләгәнен кыланырга ойрәнгән кешегә идеология артык • вак» эш күренә.
Хрущевка тартымрак характерын артистлар, язучылар, койчепәр, биючеләр, чичәннәр белән
очрашулар, шаярулар аны тиз туйдыра. Беляевның министрларны, ректорларны, директорларны
сәгатьләр буе кабул итү бүлмәсендә утыртуы, мәдәни, милли мәсьәләләргә җиңел каравы, хәл итмәве,
аңардан күбрәкне кеткәй җәмәгатьчелектә ризасызлык уята Торгынлык елларында, артта кечле терәк
барында. Чәппыда үткәрелгән алымнар монда ярап бетми Шулай да б ездә партҗитәкчене эшләмәгән
очен генә урыныннан алу гадәте юк. аны ниндидер сәбәп табып, пычратырга кирәк. Ни- ят сәбәпне үзе
таба Мәскоүдә Тукай. Җәлил юбилейларын уздырганда, опком секретаре шау-шулы, эчемлекле
мәҗлесләрдә катнаша, районнарга чыкканда, кешеләргә рыя- сыз ышанып, үЗениои остә утырган
абзыйлар турында күңелендә йорткәи фикерләрен әйткәли Шулармы сәбәп ител «очырдылар» Р
Беляевны олкомнәи
Мин. Беляевны яхшы ук белгән кеше буларак, шуны эсти алам аның күңел түрендә, тирәндә үз
милләтенә ярдәм итү теләге, изге нияте бар Чаллыда эшләгәндә ул милли кадрларны җыю, үстерү
хасиятен беркайчан да онытмады, «үз уңында тотты Ул аннан киткәч, бигрәк тә Усманов Татарстанда
чакта, КамАЗ шәһәрендә татар ке- шепәрен җитәкче эшләрдән читләштерү башланды
Беляев белән уздырылган уңышлы «операция» (дәрес, уп карарлар Усманов Уяәктән нитү болен.
Реском пленумы тарафыннан юкка чыгарылдылар) «ак йорт»
хуҗасына ышаныч, дар» бирә Элек Чулман-Кама буенда урнашкан шәһәрләрдә партия, совет
оешмаларында эшләгән Табеев яраннарыннан берничә иптәшнең язмышын үзгәртүгә, төрре җәзалар
бирүгә ирешә Хәер, бюрократик система мемкинпекләрен яхшы үзләштергән әлеге иптәшләр югалып
калмадылар, элеккеге шикелле үк булмаса да, шактый җайлы урыннарга кереп ояладылар
Усманов райком секретарьларын шактый алыштырса да. кадрлар үсешенә ниндидер яңалык
ести алмады. Хәер, бу катлаулы, четерекле, дәгъвалы епкәгә ул катнашмады диярлек. Ул сәүдә,
хисап, ит, балык тирәсенә генә Чистай якларыннан таза, куштан, шома, ялагай эшкуарларны туплап
калдыра алды.
Мәгълүм булганча, елком аппараты белән, нигездә икенче секретарь идарә итә. Рус
милләтеннән билгеләнгән «икенче» кадрлар белән эшләү, аларны урыннарга утырту буенча,
юридик яктан, әпкә партия комитеты хуҗасы белән бер дәрәҗәдә тора. Беренче мәркәздән читкә
чыгып киткәндә, респубпикада бетен хакимият аның кулына күчә.
Усманов үзенә таяныч, димәк ки, Татарстанның икенче кешесе ител Аркадий Роды- гинны
сайлады. Тормыш тәҗрибәсе сокланырлык бай Биографиясен Әгерҗе тимер юлында гади эшчедән
башлап, тиз арада Алабуга шәһәр комитеты секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә Көннәр буена
кабинетында бикләнеп шахмат уйнап утырганы өчен (дөрес эшләгән, партия оешмаларының
белер-белмәс катнашуы аркасында, күпме халык интекте!), аны Мәскәүгә иҗтимагый фәннәр
Академиясенә аспирантурага җибәрәләр Аннан ул икътисади фәннәр кандидаты дигән
таныклыкны алып (бу оешмага эләккән кешегә көчләп булса да диплом бирү тәртибе яши),
кесәсенә салып, кая кайтып төште дисезме? Кая булсын инде әлбәттә. Алабуга педагогия
институтына, анда да читтән торып уку буенча проректор булып. Иң җылы, рәхәт, тыныч, җавапсыз
урыннарның берсе уп Советләр мәмләкәтендә Уку сессиясе — елына ике тапкыр, капган ун ай
вакытны ничек уздыру синең хыялыңнан, мавыгуларыңның күпмелегеннән тора Хәер, ярты еллап
кына яшәп кала алды Аркадий Андреевич бу «оҗмахта». Аны КамАЗ парткомы секретаре итеп
алдылар. Шунда инде биләгән урынның аңа хезмәт итү чоры башланды Өпкомда аз-маэ бүлек
мөдирләре булып эшләп алгач, тыштан бик тыныч харак теры. чыгышлар яза белүе аны югары
эшелонга күтәрде.
Рус һәм башка «олугъ» милләт вәкилләренә безнең республикаларда үсүе җиңел иде
Номенклатура кешеләренең, хуҗалык директорларының, ТССР депутатларының биографияләренә
юри генә күз салыгыз, күбесе чит өлкәләрдән (Воронеж. Могилев, Брянск, Житомир, Тула һ. 6 )
килеп, карьераны Казанда, Чаллыда ясаган, туган ягына кайтып китәргә ашыкмаган кешеләр булыр
Әле шуның остенә республикада да әллә ни майтара алмаган кешеләрне Мәскәүгә чүпләп алып
торалар (артта капган халык арасында күпме яшәтеп була?! дип, кызганыпмы шунда).
Родыгин ашыкмыйча, ипләп, сыйлап кына республиканы үз кулына апып бетерде Оста
психолог буларак, ул, Усмановның татарлыкта гаепләүләреннән куркып, теләсә нинди урынга
башка милләт вәкилләрен куюга риза икәнен аңлады (әлбәттә, кулында бернинди көче, акчасы
булмаган хәерче министрлыкларны санамаганда). Җирле халык вәкилләре хәлиткеч урыннардан
көзге яфрак кебек коелып бетте
Хәер, мин үзем рус, яһүд. чуваш һәм башка миппәт вәкилләренең болгар-татарның шифалы,
мәрхәмәтле һәм миһербанлы җирендә үсүенә бик шатмын. Аркадий Андреевичны ниндидер
«иэм»нарда гаепләүдән дә ерак торам. Берәү дә ата-анасын, милләтен сайлап алмый, һәр намуслы
кеше үзен дөньяга яраткан халкына турылыклы хезмәт итәргә тиеш.
Ә татар кешесе табигый җегәрен кайда сынап карый, генофондын ничек, ни рәвешле яңарта
ала соң? 800 меңләп татар яшәсә дә. Югары Советында бер генә депутаты, милли мәктәбе,
газетасы булмаган Үзбәкстандамы? Яисә Донбасс, Донецк шахталары төбендә ятып, яисә түшенә
бирка тагып, арба этеп йөреп Мәскәүнең Казан вокзалында татарың канын яңарта аламы?
Менә шул яссылыктан килен, Усмановның кадрлар сәясәтенә күз салыйк. Безнең заманда
тормыш бер урында тора алмый. Ул. тепиме-теләмиме. кемнәрнедер үзенә терек ител алырга тиеш.
Күрәсең, партаппарата ялагайлыкка һәм мәкерлеккә өйрәнеп беткән шома кешеләрдән шикләнеп,
елком хуҗасы бернинди сәяси, тормыш тәҗрибәсе булмаган «университет егетләрен»ә йөз тотты,
ак колонналы фән йортында берни белән дә аерылып тормаган фәннәр кандидатлары идеология,
фән һәм уку йортлары, административ бүлек мөдирләре булып расланып, йомшак креслога, «03»
саны белән башланган машиналарга күчеп утырдылар Берсе дә татар дип аталган милләт вәкиле
түгеп иде. Алариың бер-икесен Гомәр Исмәгыйлевич үзе белән Мәскәүгә үк алып китте.
Казан райкомнарының беренче секретарьлары гына түгел, хәтта мәгариф бүлекләрендә дә
паспортында «татар» дип язылган кешеләрнең бик аз булуына игътибар итте җәмәгатьчелек Халык
бепән җитәкчелек итүне аның аерым вәкилләрен эзәрлекләү, әрләү, җәберләү диебрәк аңлады
бугай беренче Мәсьәләгә икенче яктан килеп карыйк
• Бераз милли кадрлар турында кайгыртыйк, кешене урынга куеп, сынап карамыйча, аның
эчке җегәрен ачып, белеп булмый, ничә гасырлар дәвамында кырыла килгән нәселлекнең
найлардадыр сакланып калган орлыкларын үстерәсе, коллык халәтеннән арынырга мөмкинлек
бирәсе иде!» — дип Усмановна әйтүче булмадымы икән? Гомере
буенча диярлек янәшә кабинетта утырган. Галимҗан Ибраһимов иҗаты буенча теп бел гәч.
профессор Мансур Хәсәнов та бу хакта хуҗасына берни әйтмәдеме икән? Илтешләрнең беришесе.
юктыр, әйтмәгәндер, күрмәмешкә белмәмешкә салышып утыргандыр Әгәр яңа зыялылар үсеше
ечен, татар мәктәпләре өчен терсәген канатып йерсә, мондый җаааплы, ипле, җылы урында озак
утыра алмас иде. диләр Бәлки, хаклы сүзләрдер
Кешеләрне «үстерү» юлында Усманов сәерлекләренең иге- чиге юк сыман тоела башлады
бермәлне Татарстан профсоюзларының хуҗасы ител Чаллы эшчесе, ул вакытта югары белеме дә
булмаган Г. Баштаиюкны алып кайтып куюы аек акылга сыя торган нәрсә булмады. Өлкә
профсоюзлар Советы рәисе булып гомер-гомергә татар кешесе эшләде. Бу — табигый. Чеики әлеге
оешма күбрәк авып кешеләренә, өлкән буыннарга шәфкатьле кулын, ярдәмен сузарга тиеш Бер украин
кешесе Казан шәһәр советы рәисе булып күп еллар буена утырып (монысы Табеев «сәерлеге»
булгандыр), шәһәребезне адәм мәсхәрәсенә калдырды. Усмановка да үз Боидаренкосы. ягъни
Баштанюгы, кирәк булды, күрәсең Менә шул очракта да аңа каршы әйтүче димим, анысы тиле-миле
хыял булыр иде. киңәш бирүче табылмады микәнни?
«Тел яшерү», халыкны томана санап, алдап-елдап гомереңне озайту егетлек була алмый. Әйтик.
Усманов СССР Югары Советына депутат, соңгы партия съездына делегат булып Казан. Чаппы. Түбән
Кама, Әлмәт, Бөгелмә кебек үзәкләрдән читтә, ерак, халык күп нәрсәне белми, алданучан, ышанучаи
«караңгы» авыл районнарында, альтернативасыз диярлек үтте Алла түгел икәнен аңлаган, сиземләү
б^р Матбугат бу очрашулар турында яэмаса да, Усманоеның Чүпрәледә халыкка чүпрә, башка җирдә
галош, сабын, чүпрәк-чапрак саттырып, сайлау көнне Зепенодопьск ягына баручы кыска юллы поезд-
лар санын (каршы тавышлылар Казаннан бармасыннар, дип) киметүе хакында имеш-мн- мешләр
бихисап булды
Мәскәүләр ягына сәфәр тотар алдыннан Гомәр ага Казанның иҗат зыялылары белән очрашу
үткәрде Электән килгән йола, дөресрәге. Лев Топстойиың яланаяк сука сукалавы кебек бер уен иде бу
Торгынлык елларындагы шикелле үк, бюро әгъзаларын, ярдәмчеләрен, министрларын ияртеп килгән,
һәркайеы түрдәге өстәлгә кунаклап алдылар. алпарына каләм-кәгазьпәр куеп, ифрат эшлекле
кыяфәткә керделәр Тамашаны Усманов үзе ачып җибәреп, кереш сүзен озын-озак тукталышлар белән
бер сәгатьтән артыкка сузды. Максаты ачык, халыкны ялыктыру, бәхәсне, икеләнүгә урын-вакыт
калдырмау; сүз XIX партконференция йомгаклары, авылны борчыган мәсьәләләр, яңа яшелчә кибете
ачылу уңаеннан чираттагы кешеләр белен әңгәмәләр турында барды. Тавык итенә талоннар бетерелү
турындагы күңелле хәбәр дә колакка шунда иңде.
Халыкның арый башлаганлыгы урындыклар шыгырдаудан, үзара сөйләшүләрдән сизелде
Сорауларга җаваплар башлангач, язучы халкы, ничек инде Әмирха* Еники белән Гомер Бәшировтан
узып куп күтәрәсең дип. бер-берсенө карашып утырган арада, әрсез кино операторлары, театр
тирәсендә куп җылытучылар сикереп чыгыл, вакытны алдылар. Очрашу булды, әмма эш фикер
алышуга, сөйләшүгә барып җитмәде Безнең күңелдәгенц Усманов үзе әйтеп салды «Мин бүгенге
очрашудан канәгать түгел». Кызганычка каршы, безнең илдә иҗат кешесе тулысы белән партия һәм
совет оешмаларында утыручыларга бәйле Шул нәрсә аның ихтыярын сындыра, коллык
психологиясе тәрбияли һем хыял чишмәләрен саектыра
Татарстаннан аны вакытында күчерделәр кебек Өлкә комитетын һаман да уп җитәкләгән булса,
30 август булыр идеме икән соравын күпләр куя Дөрес тарихи эару- риятны аерым шәхес кенә туктата
алмый. Әмма Усманов, халык ихтыяры басымы астында да. нык кичектереп, башкорт, якут, удмурт,
марилардан соңарып, хокукы буенча, хәзергедә^ дә киселгән хәлендә кабул иттерер иде әлеге
Декларацияне.
Бу язмаларны 1990 елның август-сентябрь айларында тәмамлаган идем Шактый кешегә укыттым
Берәүләре хуплады, Гомәр Усмановка катырак бәрелгәнсең, бик үчле кеше. гафу итмәс, югары
дәрәҗәдән китсә дә. Татарстан — аның тәрбиясен үткән кешеләр кулында, диючеләр дә табылды
Москәүдә чыга торган «Независимая газета»га биргән иитервьюсы мине үземнең хаклыкка,
язылганнарның дәреслегенә инандырды Чеики аның нигезендә Татарстан җөмһүриятен Россиянең
«Татария» атлы бер елкәсе ител калдыру хыялы ята Адәм баласы хакимияттән читләтелгәч тә. буш
амбицияләрдән арына алмыйча, үзен һаман да к ирәкле кишер яфрагы санап йөреп, халкы алдында
гаебен тану дәрәҗәсенә күтәрелә алмаса. аңардан инде емет. мәрхәмәт кетме Тук яшәү ечен хал кыңны
кат-кат сату кирәкме икән дигән сорау борчый күңелне Шаһ Галидән соң болай мәсхәрә ителгән,
арзанлы комедиант дәрәҗәсенә төшерелгән кешене татар тарихы бепми иде кебек
Усманоеның бу әңгәмәсенә «Шәһри Казаи.да Р Низамнев М Галиев Р Зәйдулла кебек язучылар,
укучылар тулы җавап бирде Алар фикере белен килешүемне генә белдерәсем килә