ШИГЫРЬЛӘРДӘ ЗАМАН ТӨСМЕРЕ
ПОЭЗИЯБЕЗДӘ ЯҢА СҮЗЛӘР
Телдәге аерым сүзләрнең пассивлашуы, искерүе белән беррәттән, икенче процесс та
яшәп килә: яңа сүзләр — неологизмнар барлыкка килә. Тел — катып калган күренеш
түгел, ул һәрдаим үзгәрә, камилләшә, яңа сүзләргә байый бара, һәм бу табигый да.
Җәмгыять, җитештерү, фән, культура үскән саен, яңа төшенчәләр барлыкка килә һәм
аларга исем бирергә кирәк була.
Фән-техника прогрессының кызу темплар белән үсүе, моңарчы билгеле булмаган
нәрсәләр уйлап табылу — һәрвакыт яңалыкка, үзгәрешкә омтылучы, көннең кадагына
сугып баручы шигърият дөньясына да үтеп керде, яңа сүзләрнең күпләп иҗат ителүенә
ярдәм итте. Поэзиядәге бу үзгәрешләргә тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин да игътибар итә
һәм болай ди; «Яңа проблематика традицион образлар системасын тагын да баета төште,
поэзиянең фикерләү рәвешен киңәйтеп җибәрде, лексиконына яңа сүзләр өстәде».
Яңа сүзләр иҗат итү хәзер аеруча арта бара Илебездә, гомумән, дөньяда бара торган
үзгәрешләр әдәбиятта чагылыш тапмыйча кала алмый. Заман сулышын тоеп, чор. көн. ил
белән бергә атларга тырышучы шагыйрьләребез, укучының шигърият белән дуслыгын
тагын да арттыру, бертөслелектән качу, яңа фикер һәм төшенчәләр не атау өчен яңа
сүзләргә мөрәҗәгать итә башладылар. Алар илебездә бара торган үзгәрешләргә, сәяси ыгы-
зыгыларга, табигать дөньясына килгән бәла-казага битараф кала алмыйлар. Бу исә
үзенчәлекле яңа сүзләр тууга, лексикабызның башка телләр хисабына түгел, үз сүзләребез
исәбенә байый баруына зур этәргеч бирә.
Күренекле шагыйрь Р. Фәйзуллнн Татарстанны Төтенстан дип атаган икән, моңа һич
тә гаҗәпләнергә кирәк түгел. Автор, меңләгән торбаларның атмосферага газ һәм төтен
чыгарып, яшәешебез өчен иң кирәкле булган һаваның пычрануын гына түгел, Казанга
«шөһрәт» китергән »феномен»ны да күз алдында тота:
Татарстан — ТӨТЕНСТАН...
Дәүләт тимерчелеге.'
Казан яшьләренең даны —
Сугыш-тукмаулар буенча
Илдә •беренчелеге*.
Л. Лерон да. .Татарстан — Төтенстан» чагыштыруын эпиграф итеп алып, «Без яшибез,
әйе. » шигырен иҗат итә. Ул да республикабызның хәзерге вакыттагы халә тен, аңа янаган
экологик куркынычны яңа сүзләр белән укучы күңеленә ирештерүне кулай күрә:
Татарстан — ТЕТРӘСТАН...
Бу да шулай, әйе:
Түбән Кама. Чаллы янә тетрәп түбәнәйде!
Без яшибез, әйе...
Яшь шагыйрь Татарстан сүзенә параллель рәвештә Төтәрстан, Татыр- стан. Тотарстан,
Татарустан кебек үзенчәлекле, образлы чагыштыру - ларга корылган яңа сүзләр дә куллана.
Ирония, сатира һәм юморга корылган эпиграмма, пародияларда яңа сүзләр дә
Т
еш күренгәли. Л. Лерон исә бу жанрда эшләүче бердәнбер диярлек шагыйрь. Г Афзалга
багышлап язылган эпиграммасында ул бюрократ, партократ сүзләре белән янәшә
кулланырлык, милли, нәкъ менә • үзебезнең» түрәләрне атау ечен кулай »түрәкрат» сүзен иҗат
итә.
•Кәгазь кортларына да тет»
Афзал.
Түрәкратларны да тет»
Афзал.
Читтә калмый хәтта куштаннар да...
Әллә аңа остән кушканнармы/.'
Катлаулы, авыр елларны үз җилкәсендә татыган Нури ага Арсланов, канга сеңгән гадәт
буенча, әле хәзер дә — түрәләрне тозлап-борычлап орышырга җыенмый, үзенчә, яңача. җиңел
генә аңлатырга тырыша иде;
Түрәләргә дә сүзем юк. — түрәләнеп юлдан язмасалар.
Күренекле шагыйрь, юмор-сатира остасы Г. Афзал да торгынлык елларында та мыр
җәйгән эгоизм, «мин генә»лекне — «мин минизм», — дип атаган һәм шул елларны шигырендә
түбәндәгечә күрсәтергә тырышкан:
М и н м и н и з м алга киткән заман.
Романтизм артка чиккән заман.
Татарстанның мөстәкыйльлеген таләп иткән язмаларга матбугатта зур урын би релде.
Алар арасында шигырьләр дә күп иде. Ә Мәхмүднең «Союздаш» исемле шигы рен укыгач,
безгә статусны үзгәртүне Тарих. Кояш. Җир. Дөнья үзе дә куша кебек.
Кояшлы күк безгә юлдаш.
Галәмдәш без. к о я ш т а ш.
Хокукыбыз безнең тигез —
Без күптәннән союздаш
Үз илебез — Татар иле туып килә торган бу көннәрдә шигырьнең актуальлеге һич тә
кимеми һәм андагы кояшта ш. җырда ш. йолдызда ш. дөньяда ш дигән яңа сүзләр дә,
лексиконыбызда лаеклы урыннарын табарлар дип ышанасы килә.
Шунысы сөенечле, шагыйрьләребез үз «казаннарында» гына кайнарга теләми лар. Алар
дөнья мәйданын да күзәтәләр, гомумкешелек проблемаларына кагылыш лы мәсьәләләргә дә
битараф түгелләр. Р. Харис «Мин — галәм» дигән шигырендә Җир, Дөнья. Кеше язмышы
белән шаяручыларга нәфрәтен белдерә һәм микро сүзен кушу юлы белән түбәндәге
тәкъдимнәрне укучы хөкеменә тапшыра микроҗир. микрокешеләр. микродөнья,
микрохалыклар, микробөекбоз- лавыклар, м и кроатланти да. ми кропом пей.
Һәрбер күзәнәгем — микродонья. микрокешеләр анда кон ит».
Р. Юныс «Учтагы песнәк» поэмасында җнр шарының әле бер. әле икенче ягын да
кабынып торган сугыш шартлауларның арта баруына ачына һәм үз фикерен яңа сүз аша укучы
күңеленә сеңдерә:
Җаннан җанга күч», куәт ала
Минисугыш. минишартлаулар.
Сугыш уты кабызырга җыенучы «замананың нсовәхшиләре»нә яшь шагыйрь Г. Моратов
та үз сүзен әйтеп калырга тели
Замананың неов»хшил»ре
Үрелгәндә кабат кыныга
Ракетадай посып ята ул кон
Җирнең күкрәк куышлыгында
1988 елны Әрманстанда булган көчле җир тетрәү берәүне дә битараф калдырма
ды. Һәркем булдыра алганча, матди яктанмы, рухи яктанмы, үа өлешен кертергә тырышты.
Шагыйрьләр дә әрмән халкына килгән фаҗигане үзләренеке итеп кабул ит теләр. М. Шабаев
андагы кайгы-мәхшәрне. күз яшьләрен, ятимнәрне, меңләгән мәетләрне чагылдыру өчен
телебездә генә булган сүзләрне җиткерә алмый, Әрнүстан, каберстан кебек яңа сүзләр дә
кулланырга мәҗбүр:
Әрмзнстан...
Әрнүстан.
Булды тоташ каберстан.
Барыбыз өчен дә таныш булган һәм көн дә кулланыла торган Татарстан төшенчәсе
ярдәмендә яңа сүз иҗат итү поэзия өчен хас күренеш, һәр шагыйрьнең үз *стан*ы, үз иле
бар. Алда әйтелгәннәргә тагын түбәндәгеләрне дә өстәргә була: Бәхетстан, Былбылстан,
Гөлстан. Нурстан, Җирстан, Илстан. Хыялстан (Р. Гатауллин), Каенстан, Иолдызстан (Р.
Әхмәтҗанов), Тукайстан. Моңстан (Зөлфәт). Мншәрстан (Ә. Рәшитов), Мәрмәрстан (Ә.
Махмудов). Болгарстан (Р. Миңнуллин). Биекстан (Р. Фәйзуллнн), Себерстан (Л. Лерон) һ.
б.
Хәзерге поэзиядә күренекле шәхесләрнең фамилияләренә төрле кушымчалар өстәү
юлы белән дә яңа сүзләр барлыкка килә. Мәсәлән. Ш. Галиев — Тукайда ш, Туфанда ш, И.
Юзеев — Тукайлы к, X. Туфан — Такташлы к. Р. Гатауллин — Бабичлы к. Р. Фәйзуллнн
— Сәйдәшлек сүзләрен иҗат итә. Әлеге шагыйрьләр бу яңа сүзләр аша шәхес иҗатының,
эшенең бөеклеген киләчәк буыннарга җиткерү, күрсәтү кебек олуг вазифаны да үтиләр. Г.
Тукай, X. Туфан кебек корифейлардан үрнәк алган язучылар булганда, татар әдәбиятының
барыр юлы киңәячәгенә нык ышана Ш. Галиев:
Тугандашлар —
Тукайдашлар, Туфандашлар
Шигъри сафка тезелгәч.
Дуслык юлы да нык булыр.
Җыр юлы да өзелмәс!
Әдәбиятның төп предметы — Кеше. Ә поэзиядә Кешене, аның хисләрен, язмы шын.
күңел дөньясын чагылдыру бигрәк тә мөһим. Әнә шул таләпләргә җавап итеп язылган
шигырьләрдә үзенчәлекле яңа сүзләр дә еш очрый. Мәсәлән: шатлыкта ш, моңдаш,
кайгыдаш (X. Әюпов), халәттәш (Л. Зөлкарнәев), х ы я л д а ш, х и с т ә ш (Р. Гатауллин),
у й д а ш (Н. Арсланов), язмышта ш (Р. Харис), күңел дәш (Ш. Галиев), кеше дәш
(Зөлфәт), бавырдаш (М. Хөсәен), сәламдәш (Г. Садә) һ. б.
Милли мәсьәләләрне хәл итү — барлык халыкларның да уртак теләге, максаты. Р.
Харис төрле милләт халыкларының көрәштәш, хезмәттәш, табындаш кына түгел,
язмышташ булып яшәячәкләренә дә ышана:
Сез руслардан руслар туар, украиннар, белоруслар, болгарлардан
татар туар, бер тамырдан чуваш туар — көрәштәш т». хезмәттәш
тә. табындаш та. язмышташ та булып яшисе халыклар.
Күзәтеп үткән яңа сүзләр — шагыйрьләрнең шәхси, индивидуаль «җимешләре*.
Поэзиядә алар артканнан-арта бара һәм хәзерге заманның поэтик сөйләме өчен шактый ук
типик күренеш санала. Яңа сүзләрне аксакал шагыйрьләре бездән алып, Р. Зәйдуллин, Г.
Моратов кебек яшь шагыйрьләр дә теләп иҗат итәләр. Бу сүзләр очраклы сүз
(окказионализм), ягъни автор неологизмы гына булып калырмы, әллә гомумтел
күренешенә әйләнерме, анысын әйтүе кыен. Сүземне Р. Фәйзуллинның поэ зиядәге
неологизмнар турындагы әйткән сүзләре белән тәмамлыйсы да килә: «Кай чакта, фикерне
чагылдыру өчен көтелмәгән сүзләр дә кирәк. Бу — укучыда поэтик тойгы уята. Тормыш
агышы да шуны таләп итә. Укучыны сискәндерү, җәлеп итүдә дә яңа сүзләрнең роле зур*.