ШИГЫРЬЛӘР
Егет җыры
Әллә каян килеп кердең Кояшлы балачакка.
Җитен толымнарын сибеп, Йөгердең кайсы якка?
Әйләнеп карамадың. Әйләнеп карамадың. Йомшак җитен чәчләреңне Күрдем җил тараганын.
Толымнарың белән җанга Юллар салгансың икән. Шул юллардан яшьлегемә Кереп калгансың икән.
Әйләнеп кара әле.
Әйләнеп кара әле: Мәхәббәтем шул юл буйлап һаман да бара әле.
Толымнарың инде хәзер Җитен түгел, кар икән Тагын очрашты карашлар — Чын мәхәббәт бар икән
Әйләнеп кара әле.
Әйләнеп кара әле: Күңелемдә һаман да син. Син салган яра әле.
Яшенле
мәхәббәт
Сукыр кура, кем дә булмас... Кердем ташландык йортка. Ялт итте яшен яктысы.
Аһ. өметләрем — юкка.
Синең йөзгә, күзләреңә
Мин карап тордым шашып. «Юлаучы йә угрымы ул Кергән яшеннән качып7» Килә-китә яуды яңгыр Сукыр йортта сукыр төн . Күпме еллар төн яшәгән Йортка шәм кабыздың син.
Шәм янына икебез дә Килдек без якынрак. Шатлыгыннан елый-елый Янды шәм балкыбрак
Шәм яктысы. Син дә миңа Карап тордың уйчан гына Таң алдыннан кочагыңнан Чыгып киттем — кыз чагымнан. Чалт аяз көн. Елый-елый Сүнеп барган шәмнән түгел. Без кояштан, көннән качтык. Сукыр йортның күзен ачтык
Нәҗиба САФИНА яшь шагыйрә, шигырьләре кандәлек .матбугатта басыла килде Коланда яши
Шул чагында, бәлки...
Аклыкларга аклык өстәп кенә Коелалар карлар.
Күңелемдә эремичә калган Ак кар таулары бар.
Салкын саклап йөремәскә диеп. Килешмәскә, бәлки7
Кар өстенә карлар явып тора.
Бирешмәскә, бәлки7
Чигәләргә кунган кар бәсләрен Тарап төшерегез!
Йөрәккәем һаман саклап йөрткән Хисне кичерегез?
Җылы эзләп төшә карлар җиргә Эри — язлар белән.
Җир шарының мәңге туңлыгына Кайчан язлар килә?
Күңелемдә поляр төннәр туа.
Туа поляр көннәр
Күңелем буйлап йөри изге, явыз Тагы әллә кемнәр..
Булдырмаска иде күңелләрдә
Эремәслек ташлар:
Шул чагында, бәлки, мәңгелек туң Җирдә эри башлар
Үзем... бары тик үзем...
Югалтып карыйсым килде. Син китмәдең янымнан. Юатып карыйсым килде: Еламадың — ялынмам.
Үзем киттем сине ташлап Үзем көттем сине башлап.
«
Мин дәшмәдем.
Әнә еллар шаһит.
Әйтер сүзләр катты таш булып. Еламадым — түгелер яшьләремнән Тау-тау үсеп чыкты ак болыт.
Көлмәдем дә
Әнә кояш шаһит
Шатлыкларым сары кояшта.
Кырык яшьтә сабый бала кебек Буыламын бүген күз яшькә
Ак болыттан бүген яшьләр түгел. Таш-таш сүзләр җиргә коела.
Шашып көләм. гүя сары кояш Минем өчен сыман тоела.
Тау-тау ташлар — алар минем хисләр!
Тетрәүләрне кая куясың7 Киләчәккә җавап бирер өчен Ташларга да сүзләр уясың.
Ах. бу таулар — шагыйрь хисләреннән
Янып каткан ачы җаннардыр: Бәлки, шуңа шагыйрьләрнең җанын
Хәтта таш та аңлый аладыр