Логотип Казан Утлары
Парча

ШӘФӘКЪ ЧЫПЧЫГЫ


Кешенең асылын сүзе түгел, кылган гамәле ача. Чыннан да, берәү үзе турында шундый итеп тел тегермәне тарта, дус-дошман арасында шундый кече күңелле итеп күрсәтә, чын әүлия дип уйлыйсың. Ә икенче берәү алай җәелеп тә китми. Әйтерсең, сүзне сатып ала инде! Аның шулай аз сүзле булуын, аның шушы төксе кыяфәтен күреп, бу кешегә кайчан да булса, берүк, эшең төшә күрмәсен, дип әйтерсең. Ләкин чынлыкта — теге буш куык түгел, ә бәлки шушы аз сүзле кеше авыр минутларда җылы сүз дә таба, ярдәм кулы да суза. Әйе, кемнең кем булуын кылган гамәле күрсәтә, дип бик дөрес әйткәннәр! Бу картлар сүзе,
әлбәттә, безгә — кешеләргә карата әйтелгән. Ләкин ул, бер үк дәрәҗәдә, безнең кече туганнарыбызга да туры килә! Чыннан да, мохитыбыздагы һәрбер җан иясе дә үз-үзен яман йә яхшы ягы белән күрсәтә бит. Ьәм без, шуңа карап, һәрбер тереклек иясенә «яман» йә «яхшы» дип мөһер дә сугып куйганбыз. Моның нәкъ шулай икәнлеген быел миңа бер бәләкәй генә кошчык, бер таныш шәфәкъ чыпчыгы бик ачык күрсәтте. Гүя ул үзе: «Мин бит сез уйлаганча бер яклы гына түгел, мин бит җанлы, мин бит киң колачлы», — дип әйтте.
Мәгълүм ки, шәфәкъ чыпчыгы туган якларына март ахырында ук кайта.
Димәк ки, туган як, туган урын күчмә кошларга да кадерле! Шушы сагыну хисе аларны озын сәфәргә кузгата, шушы сагыну хисе, адаштыр- мый-нитми, туган җирләренә җиткерә.
Безнең борынгы бабаларыбыз исемнең җисеменә туры килүен хуп күргән. Алар шәфәкъ чыпчыгының да кулай атын безгә мирас итеп калдырган. Урыслар да, нәни кошның шәфәкъ вакытында ничек сайравын искә алып, •зарянка» дип әйткәннәр.
Ләкин борынгы урыс агайлар әлеге кулай исемне генә азсынган күрәсең: «малиновка» дип тә атаган. Чөнки, кайчандыр, яңгырап чыккан бәллүр тавыш урысча «малиновый» дип тә аталган.
Бездә дә бу кошчык үзгә исемен алган. Чөнки ул кура җиләклеген дә хуп күрә. Хуп күрә, торыр урыны ук иттерә. Ул бит яз саен шунда кайта, шунда урнаша. Саф су бар, зирек агачы да бар, зирек бар җирдә — кура жиләклек тә бар. Безнең борынгы бабалар шәфәкъ чыпчыгының кайда яшәвен күргәннәр һәм, әнә шуннан чыгып, атның үзгәсен дә биргәннәр: кура җиләге чыпчыгы...
Гарәфи ХӘСӘНОВ (1921)—»Җирем-суым». •Кошларым-дусларым». »Җир ул уртак йортыбыз» һзм башка китаплар авторы Казанда яши.
Бездә әле бу кошчыкның тагын бер исеме бар: каратүш. Анысының сәбәбен хәзер үк әйтмим әле. хикәяләү дәверендә ачылыр..
Бүген мин көткән кошчыгымны беренче тапкыр бик якыннан күрдем! Үзен күрдем дә, тын да алмыйча, аның көмеш челтерәвен тыңладым Сакаллы сабый~ ич мин: елмаеп куйдым. Елым уңышлы башланды, дип сөендем, шулай дәвам итәчәгенә өмет багладым. Инде катага «ут та капты» — аяк чыланды, инде кайчаннан бирле эчтә «этләр өрүен* дә сиздем. Өем дә әнә генә, кереп, тамак ялгарга да була, югыйсә. Ә үзем-. Үзем һаман да, күзле бүкән булып, баскан урынымнан купмадым.
Якты таң-иртә... Тын һәм тантаналы вакыт. Менә саба жиле исеп куйды; һәм, нәкъ шуны көткәндәй, алсу күк гөмбәзенә алтын солы бөртекләре сибелде.
Күңелем тулы шатлык куаныч! Бүген иң әүвәл шәфәкъ чыпчыгының көмеш тавышын тыңладым, аннары кояшны каршыладым, сызылып таң атканга — яңа көн туганга шаһит булдым.
Инде аяк та туңды, инде эчтә дә «ачлык корты* чынлап уянды. Хәзер бер минут тормый өйгә керәм, дидем, инде китәргә дә җыендым. Китәр алдыннан фәкать биек чыршыдагы таныш шәфәкъ чыпчыгына күз салдым. Ә ул, туңдым дип, ачыктым дип тормый, көмеш челтерәвен өзми! Әлеге хәлне күреп, мин дә түзәргә ниятләдем. Имеш, шушы нэп нәни кошчык сайрый бирсен, ә син, оялмыйча, өйгә кереп кит тә, өйдә утыр!
Ул арада кояш тәмам көләчкә әйләнде, инде күзне чагылдырды, җылы нурларын иңдерде. Ә теге кошчык дәртле сайравыннан туймады. Мин. бер исәр адәм, һаман тыңлый бирдем, күпме тыңласам да туймадым...
Төш җиткәч кенә, сайрар кошым аңга килде, биек чыршысыннан читкә таба очты. Мөгаен, бераз әл-хәл алыйм, дип тә әйткәндер.
Зәңгәр шәфәкъ иңгәчтен, кызыклы бер хәл шәйләдем. Бу нәфис кошчык ны мин тагын бер кат «каратүш* дип атадым. Чөнки аның алсу түше кичке эңгердә гүя үз төсен җуйды, карасуга әйләнде. Озакламый кошчык кичке караңгылыкта йотылды, ләкин шунда да көмеш тавышы тынып-тукталып калмады. Фәкать кара төн кергәч кенә, биек чыршысыннан аска таба чумды, чыршылар арасында юк булды, сайраудан тынды.
Вак кошлар арасында матур тавыш белән сайрау да көрәш кора лы санала. Сугышны сайрау алыштыра, бары тик кан коймау гына кошлар арасында һәр төрнең сакланып калуын тәэмин итә.
Көннәрдән бер көнне шәфәкъ чыпчыгы, әдәпсезлек күрсәтеп, минем биткә кызыллык китерде. Болай булды бу хәл.
Менә ул, һич көтмәгәндә, көмеш өнен өзде, биек чыршысыннан түбәнгә томырылды, төшә-күтәрелә ачык урманга таба җилпенде. Менә кардәш, икенче бер нәни кошчык оя корган шомырт янына очып барды, шомырт агачының урта бер ботагына утырды. Әйе. бүтән бер урынга түгел, нәкъ менә оя янына урнашып, хуҗа сыман кукраеп килеп утырды ул. Әле. җитмәсә, оялуны да белми, бу бит чит биләмәнең үзәге дип әйтми, рәхәтләнеп сайрый да сайрый. Гүя, кояшлы ачык бу җирне үзенең шәхси биләмәсе итмәкче. Гүя, шул хакта әйтеп, әйләнә тирәгә белдерә. Әллә соң ул күрше сенең матур сайравыннан көнләшеп куйганмы? Әллә, янында сайрап, ярыш ачып, аны читкә кумакчы буламы? «Синең шәхси биләмәңдә сайрыйм, әйдә, ку лыңнан килсә, түшеңне киер, әйдә куып җибәр». — ди әйтә кебек ул үз кыяфәте белән. Нишлисең бит, шәфәкъ чыпчыгының шундый гадәте дә булгач. Ниһаять, күңеле булып, шомырт ботагыннан купты ул Купты да, очып та китте, үзенең биек чыршысына таба талпынды Анда ул янә үзенең көмеш челтерәвен башлады. Ай-Һай, аңардан мондый вакчыллык ны һич көтмәгән идем. Шул тикле матур сайрый торган кош начар күңелле, хөсетле булыр дип уйламаган идем
Ул арада кар качкан калку урыннарда яшел үләннәр дә баш төртте. Тау бите саен тыйнак умырзаялар балкыды. Алар - кар чәчәкләре - рәвеш ләре белән җирдәге йолдызлар кебек иде.
Инде яз яшел үләннәрен, нәфис чәчкәләрен күрсәтте Нәкъ шуны гына көтеп торгандай, шәфәкъ чыпчыгы оя корып җибәргән зирек тирәсендә әнкә дускае да күренде! Днмәк, әнкә кошчык моның сайравын да, торган урынын да яратты. Хәер, башта ул. очып тикшеренеп, урман эчендәрәк тулганды Ул әле, җимле урынмы, дип. җирдә түбәндә дә мәш килде. Минем бит бала туйдырасым булыр, күрим тикшерим, дип әйтте кебек ул.
Шул рәвешле иске танышым ялгыз яшәүдән туктады. Ул инде буйдак түгеллеген бөтен әйләнә-тирәгә җиткерде. Көмеш челтерәү тавышына үзгә аһәңнәр дә өстәлде: тыңлап туймаслык иттерде.
Су язы эшне бик тиз тотты, күчмә кошларны дәшеп кайтарды. Инде кайтканы бере туган урынын тапты, матур сайравын башлады. Һәм мин, колакка сагайгандай, шәфәкъ чыпчыгының көмеш өнен бик үк ишетә алмадым. Аны һәрьяклап килгән кошлар өне — сайрау авазлары каплады. Алар һәммәсе берьюлы урман яңгыратты, алар кояшлы ачык урыннарда да томшык йомуны белмәде. Башлап, бу күрше кошчыккайның көмеш челтерәвен сайрар баркылдыкIII моңнары күмеп китте. Ул иртәнге шәфәкътән үк чәйгә дәште, кичке шәфәкътә дә тынмады. Ул хәтта кояш баткач та дәшү-үгетләвен куймады: «Чәй эч, чәй эч, чәй чы-гыш-лы», — дип, әйткән өстенә әйтте. Әле, шуңарга өстәп: «Соңла-ма!»—дип, дәшә-сызгыра да торды ул.
Ниһаять, су язы үтте-китте, якты истәлекләр калдырды. Елның иң күркәм чагы — яшел май да керде, күздән шатлык яшьләре тамызды. Минем картлыкны оныттырган, көткән вакытым да шул инде! Әлеге чәчәкләр язы җылы яклардан мәшһүр кошкайны — сандугачны-былбылны — дөньяга бер сайрау остасын кайтарды. Инде сандугач сайравын ишеткәч, күздән йокы качты. Көндез дә, иртә-кич тә мәшһүр былбыл сайравыннан туймады. Аның өздереп сайравы баркылдыкны чәйгә дәшүдән туктатты, ничәмә-ничә төрле сайрар кошкайларны томшык йомдырды. Гүя, алар һәммәсе дә: без күмәкләшеп җырладык, хор башлап җибәрде, инде бераз тыйнаграк булыйк, сандугачның тавышы моңлырак, инде аны тыңлап карыйк, диде. Сайрау остасы кыстатып тормады, моңлы көйләрен сузып җибәрде.
Ә берзаман шундый вакыт килде — сандугач сайравына ап-ак шомырт болыты өстәлде. Инде хуш исле шомырт болыты өйгә юлны бүлде, күздән йокыны качырды.
Әйе, чәчәкләр язы килде, аның белән эшчән бал кортларына да, минем үземә дә көн килде. Инде картлыкны оныттырган эш һәм мәшәкать башланды. Мин тыңлап ияләнгән шәфәкъ чыпчыгы да көмеш чылтыравын киметте. Димәк, бу күркәм чаклар аның өчен дә тыгыз вакытка әйләнде. Үзе ул әткә кошчык, үзе көнозын оя типте, җылы күкәйләр өстендә утырды. Аны тик кичке шәфәкъ кына җылы оядан кубарды. Кубарды, көмеш челтерәвен башлатты. Шунда гына ул җылы күкәйләрне әнкә дускаена тапшырды. Үзе көмеш челтерәвен шундый тантаналы башкарды ки, көмеш өнен әнкә дускаена багышлады. Анда аңа төнозын оя тибәсе, дип, үзен ул ялгыз сизмәсен, дип тырышты ул. Үзе төнозын тышта калды, үзенең дускаен һәм оясын саклады.
Менә, ниһаять, кошчыкларның йөрәк парәләре кысан күкәйләреннән киң иркен дөньяга чыкты Алар, борынлау белән, азык сорап, әткә-әнкәләрен утлы табага бастырды. Зурлар, үзләре ашамыйча, чират белән, җимне берәр кошчыкка каптырды. Һәр бала кошчык: «Миңа бир!» —дип, сары томшыгын киң ачты, төпсез бугазын күрсәт е. Зурлар, ут капкан кебек, тагын очты, тагын эзләнде. Әткә кошчык, әнә шулай, көне буе азык ташыды, үзе төннәрен тышта гел йокысыз үткәрде: керфек тә какмыйча, оя эчендәге балаларын саклады. Ун көн эчендә нәни кошчыклар ныгып зураеп та куйдылар: канатлы да, йонлы-каурыйлы да булдылар. Шунда инде боларның оялары кысанланды— һәркайсы ирек даулый башлады: аягүрә калкынырга тырышты, канатын җилпеде. Хәзер стена буйлап оя авызына менәм, аннан җиргә сикерәм, дип итенде. Чөнки шул кыска гына арада әлеге бала кошчык-лар үсмер пырхылдыкка әйләнде. Алар, әлеге үсмер пырхылдыклар, тиздән оя ташларлар, җиргә сикерерләр, үлән арасында йөрерләр. Ләкин...
Гадәттә, шәфәкъ чыпчыклары кысан ояларында нәкъ унике көн яшиләр. Ә менә бу нәниләр, ун көн яшәгәннән соң, янә дә ике көннән канат җилпибез инде, дип кенә хыялланып торганда... ятим пырхылдыклар булып, ярым караучысыз калдылар. Әткә кош — тугрылыклы дустын, ә үсмер пырхылдыклар — газиз әнкәләрен җуйдылар.
Ә бит һәлакәт килер көнне кичке шәфәкъ шундый тантаналы балкыган иде! Ул шундый алсу булды, алтын нурларга бай булды, һәм әткә кошкай да шундый дәртле итеп, шундый онытылып сайрады.
III Дрозд (русча).
Менә таң атты. Иртән мин, әнкә кошны күпме эзләсәм дә, тапмадым. Аны ай күрде, кояш алды... Әйе, иртән мин, эшне бүлеп, шомырт янында да таптандым, ләкин аның җим эзләп җирдә йөрүен дә, өстә канат җилпүен дә күрмәдем. «Төнен, мөгаен, җиргә егылгандыр, шунда юкка чыккандыр,— дип әйттем мин.— Аны ерткыч кош,- яки ерткыч җәнлек үткер тырнагына алгандыр*. Тамакка каты төер тыгылды, аны күз яше белән тыш- ♦ ка чыгарды, йотып җибәрә алмадым. 3
Әле бит, бәла ялгыз йөрми, яңа бәла ияртә, дип әйткәннәр. Картлар сү- -j зе күңелемә кинәт курку салды. Инде берәр үсмер пырхылдыкның җиргә Z төшүеннән, шунда һәлак булуыннан курыктым. «Менә күр дә тор. — ди- | дем, — яшьләр арасында берәр кыбырсыгы табылыр! Башта ул, оя авызына килеп, иркен дөньяга күз салыр, аннары канат пырхылдатыр — кысан оясын £ ук калдырыр!* Ә бит әнкә-әткә кошлар, гадәттә, оядан егылган кошчыкны ё юкка чыкканга саныйлар, һич югы оя тирәсеннән эзләп-нитеп тә тормый- з лар. *
Хәер, егылган кошчык поскан урынында дәшми кыймылдамыйча утыра. = Мөгаен, усал ерткыч сизәр, шундук һәлак итәр, дип куркуыннандыр инде. ■ Һәм ул, иртәме-соңмы, яки ачтан үлә, яки, сакланса-сакланмаса да. берәр л ерткыч тырнагына эләгә. Зурлар, шул хәлне белеп, оя ташлаучыга канат- кулларын ук селтиләр. Ул бит барыбер һәлак булачак, дип, табып туйды- х рып та маташмыйлар... s
Күңел, чыннан да, дөрес сизгән... иртән бер үсмер кыбырсыгы кысан * оясыннан иркен дөньяга күз салды! Башта ул оя тишегендә күзен тасырай- х тып утырды: аннары, канат пырхылдатып, таш күк түбәнгә атылды. Аты- * лып та төште һәм, җиргә сеңгән кебек, яшел үләндә юк та булды. Әмма, ” аның посар урынын төшкән чагында ук шәйләдем дә сузмый нитми шунда таба атладым. Янына килдем, өркетмичә генә, өстенә йомшак кәләпү шемне капладым. Аның йөрәге чыгардай булып типте. Кәләпүш аркылы үсмер пырхылдыкның назлы җылысын тойдым, ул ничектер якын булып китте. Шуннан инде, харап булмасын, дип. өйгә алып кайттым. Өйдә аксак һәм оча алмый торган гарип кошкайлар аңарчы да бар иде, бу үсмер пыр- хылдыкны шулар арасына агач читлеккә җибәрдем. Җирдән җим табып, кулдан азык алуын теләдем. Ә ул, әйтерсең, тәкәллефле кунак, йомшак азыктан баш тартты! Җимнән йөз чөерде, көчләп биргәч кенә ашады. Ә мин, барыбер, һаман таба тордым, һаман ирексезләп сыйладым. Мин бу сабыйның ачтан үлмәвен дә, миңа ияләнүен дә теләдем. Болай ул үзе, тора бара, кулдан җим дә алды, аны күз ачып йомганчы ук һаман йота да бирде, алай ачыгып та куймады... Ләкин, ач булмаса да, сайрау тавышы чыгармады, тып-тын гына черкелди дә торды ул. Чынлыкта сабый исән калган әткә шәфәкъ чыпчыгын да юксынды, аны көтте. Ник соң ул очып килми, ник соң җим китерми? Җимне син түгел, әти бирсен, мине онытмасын, дип тә әйтте кебек ул миңа. Нишлисең, ябык форточканы шундук төбенәчә ачтым. Әткә кош ачык форточкадан зәгыйфь черкелдәүне ишетсен, очып керсен, үсмер пырхылдыкны сыйласын, дип озак көттем, ике күземне дүрт иттем. Аның очып керәсенә чын күңелемнән ышандым. Ятим ятимнең хәлен аңлар, аны ташламас, дип уйладым. Ә бит, чыннан да. нәкъ шулай килеп чыга: бер заман әткә кошчык җирдән күтәрелде, ачык форточкадан өйгә очып керде, агач читлеккә ябышты. Сабыена ул җим дә бирде, аның тәмләп йотуын да күзәтте. Остәвенә әле, «черек черек» дип. иркә сүзләрен дә яудырды. Үсмер кошчык шуннан соң тынычланып куйды. Инде күз йомып, бүтән борчыл маячагын күрсәтте. Ә ялгыз әткә кошчык... Җимне ул куыш оядагы үсмер пырхылдыкларга да ташыды, агач читлектәге ялгыз кошчыкны да сыйла ды. Әле, үз тамагыннан өзеп, агач читлектәге гарип кошларны да туйдырды. Шуңа иртәнге, хәтта кичке шәфәкътә дә сайрап челтерәп куймады. Ә инде ике көннән... Әйе. нәкъ ике көннән куыш оя үсмер кошчыклардан арынды. Шушы биш алты бөртек үсмер пырхылдыйлар ярым егылышып төштеләр. Инде төшкәне бере, гүя, җиргә сеңде, поскан урыныннан куп мады. Димәк, төшкәне бере яңа шартларда шүрләп калды. Әткә кошчык... Сабыйларны күчкә җыюны да. сыйлау тынычландыруны да онытты, үзен күрсәткәндәй, очып-күтәрелеп мәш килде. Аннан соң гына азык эзләп очты, менә азык китердем, дип. үсмер пырхылдыкларына хәбәр бирде. Чак ишеттереп, бары сулыш алган кебек иттереп әйтсә дә. һәр үсмер кошчык поскан урынында шушы ишетелмәсне дә ишетте. Ишетте, тып тын черкелдәү авазы чыгарды. Җимне миңа бир. поскан урыныма китер, диде. Һәм әткә
кошчык, инде килгән саен, берәр пырхылдыкны сыйлады. Оядан төшкән кошчыкларның исән-имин канат җилпенүен күреп шатландым мин. Тик шунысы кызганыч: өйдәге нәни кошчык үз туганнарын күрми, ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәнми! Һәм мин түзмәдем, читлекне ачып, тоткынны иреккә җибәрдем. Аны әткә кош ябылуда күрде, иреккә чыгаргач та, читкә какмас, таныр, туйдырыр, дип өметләндем
Шулай итеп, биш бөртек үсмер кошчык янына алтынчысы өстәлде. Аны алар үлән арасында, поскан җирләрендә күрерләр. Күрерләр, башта, ул соң каян килгән, нишләп монда йөри, дип тә әйтерләр, тора бара үзләренең төркемнәренә алырлар. Әгәр берәр ялгыз кошчык читтә калса, озаклап читлектә дә утырса... ул бит иреккә җибәргәч тә читтә яшәвеннән, ялгыз яшәвеннән туктамый, килмешәк була, туган тиешлеләреннән ят була. Һәм аны, елап сораса да, уртак төркемгә алмыйлар. Аны очраткан бере һаман читкә кага, чөнки ул, гел читтә яшәгәнгә, төркем эчендәге уртак кагыйдәләрне белми һәм, шул сәбәпле, теләсә-теләмәсә дә, бәла генә китерә. Әйтик, әткә кош азык алып килә, ә ул «Җимне миңа бир!» — дип, поскан урыныннан кычкыра, баш суза, дуска-дошманга күренә. Шуңа, иртәме-соңмы, үзе дә һәлак була, үз тирәсендәгеләрне дә һәлакәткә дучар итә. Менә шул хәлне алдан белеп, читкә кагалар да инде аны кошчыклар.
Ярый әле, бер оя үсмер пырхылдыйлар сак һәм тыңлаучан булдылар. Ялгыз әткә кошчык бик үк борчылып тормады, җим эзләп шактый читкә очты, тыныч күңел белән йөрде. Үсмер пырхылдыклар кыска гына арада зураешып куйдылар, бөтенләй танымаслык булдылар. Болай тимгелле киемнәре элеккечә калды калуын, тик һәркайсы ялгыз кошчыкка ук әйләнде. Инде — син күр дә мин күр — үлән арасында оча җилпенә дә башладылар. Оча башлауга, алар ботакларга кундылар, бөтен әйләнә-тирәне күрделәр. Хәтта әле аучы этен дә яшеренми-нитми күзәттеләр. Бу хәлне күреп, әткә кошчык тәмам тынычлыгын югалтты: үзем юкта берүк харап булмагайлары, дип ут йотты. Шуңа күрә җимне дә якын тирәләрдән генә, кабаланып кына эзләде. Үзе җим эзләп җирдә йөрде, үзе, еш кына эшен бүлеп, аскы ботакка да күз салды. Берәр ерткычны күрде исә, тиз-тиз килеп, «тсс!» дип кисәтү ясады. Балалары, моның сүзен тыңлап, дәррәү чүгешеп куйдылар, шундук күрен мәслек булдылар. Шулай итеп, әткә кош җим дә тапты, әлеге ялгыз баш хәлдә дә очар кошчыкларын төрле хәтәрдән дә саклады.
Ләкин бер көнне оча башлаучылар каушап-югалып калдылар. Бер мәшһүр әләкче көтмәгәндә урман яңгыратып кычкырды. Әйе, имән каргасы үзе күргән бер нәрсәне бөтен урманга җиткерә, шуның белән төрле хәтәрдән коткара. Менә хәзер дә «каррә!» сүзен урман яңгыратып әйтте ул. Аны бар урман халкы «Хәтәр бар!» дип. дөрес мәгънәдә аңлады.
Шунда каршыда. урман кырыенда, урман корткычы да күренде. Бер кыргый мәче күзен тасырайтып килеп чыкты. Аскы ботакта чүкми утырган биш-алты бөртек очар кошчыкны күзәтте, күзгә күренмичә якыная башлады. Ул кинәт посып куйды, җайлы җирдә кыска сикереш тә ясады.
Ләкин «хәтәр бар!» дигән хәбәрне ялгыз кошкай — әткә шәфәкъ чыпчыгы да ишетте. Ишетте дә сагаеп куйды, мәчене күрде дә оча-йөгерә, балалары янына ашыкты. Анда ул «тсс!» дип куйды, шуның белән очар кошчыкларын кисәтте. Сез, берүк, утырыгыз, сеңеп куегыз, тыныгызны да чыгармагыз, дип әйтте. Шуннан соң әткә кошчык... Әйе. ул инде, оча-сикеренә, очар кошчык ларын калдырды. Ул инде якынлашып килгән кансыз дошманына таба атылды, аның башы тирәсендә мәш килде. Гуя, ул мәченең авызына керде, аның бар игътибарын очар кошчыклардан читкә тартты. Менә шуннан соң... Әйе. тиз-тиз һәм тигез атлап «тычкан йөрешен» башлады. Моны борынгы бабаларыбыз ук, таң калып, «тычкан йөреше» дип атаган. Башта бу кошчык урман корткычын алдау-ияртү ягын карады, әле бер мизгелгә ул, «әйдә тот!» дип, аның алдында ук тукталды... Һәм аның артыннан ук кыргый урман мәчесе юк булды, гүя һәр икесен урман йотты.
Ә теге оча башлаучылар... Алар, әйтерсең, ялгызбаш әткәләренең күздән югалуын гына көттеләр. Алар, җил сыпырып алган кебек, җиргә җилпенделәр ■
Шулай май узды, ә мин майның ничек узганын сизмәдем дә: кошчыкларны күзәттем, бал кортларының «безз-безз» килеп табыш китерүләрен күзәттем. Чәчәкләр язы әнә шулар белән матур истәлекләрен калдырды. Инде җәй ае — июнь керде, инде сизелми генә ул да үтеп, эссе июльне җиткердем. Шунда тагын бер тапкыр иске танышның көмеш өненә сокландым. Аны, бе- 148
ренче ишеткәндәй, таң калып, онытылып тыңладым.
Бу чакны сайрар кошлар дәшмәс-күренмәс үк булган иде инде Алар, сайрауны онытып, бала кошчыкларын, газиз нәниләрен бактылар. Җим эзләделәр, нәниләргә күз-колак булып, карый-өйрәтә тордылар. Инде ялгыз кош — кәккүк булып кәккүк моңлы кычкырудан туктады. Башта сакаула нып куйды, тора-бара томшык йомды, гүя, кәккүк: «Мин бит болай да, сай ♦ рый башлап, бик тиз туктауны белмәдем. Мин бит кешеләргә шуның белән z озын гомер теләдем», — диде. Кәккүк гүя шулай диде, моңлы кычкырудан Е туктады. Инде сандугач булып мәшһүр сандугач та «телсез былбыл» дип Z әйттерде. Ә менә шул чакта минем иске танышым...
Әйе. яңа яз килгән кебек, үл үзенең биек чыршысында дәртләнеп сайра ды! Үзе, күптәнге гадәтенчә, иртән сайрады да. бары кичен генә сайрады; 5 үзе, эссе җәй дип тормады, яздагыча дәртләнеп тә сайрады. Ул бит көмеш i өнен тагын бер кат әнкә дускаена багышлады. Чөнки шул әнкә дускае бит = янә дә күкәй салу ягын карады. ♦
Көннәрдән бер көнне... Язын беренче булып оя ташлаган кошчык кыбыр- = сыкны күрдем мин! Димәк, бу таныш кошчык мине онытмаган, мине ярату- £ ын саклаган. Менә ни өчен минем янга ишек төбенә үк килгән ул! Әйдә, ба байның хәлен белим, әйдә күреп китим, дигән ул. Мине күрү шатлыгыннан : ниләр кыланырга белмәде: як-якка канатларын сузды, җилпәвеч итеп, * җыеп таратып та маташты: әле, сиртмәле итеп, нәни койрыгын куя-күтәрә тор- s ды; үзе шул рәвешле кылана бирде, үзе бер генә мизгелгә дә кара күзкәйләрен “ миннән алмады. Шулай, әйтерсең, кырын карамауны, кумавымны сорады. _ Кая ул кырын карау?! Аның истә тотуына, мине онытмавына шат булдым. * Башым күккә тиеп, авыз ерылды. «Ярый, син булдың. Син бит кыбырсык вакытымда җирдән таптың, мине коткардың», — дип әйтте күк ул миңа.
... Салкын көз һаман түргә узды: һәм. шул хәлне күреп, зур-зур кошлар ишле көтүләргә берләште, бергә очу, күчү күнегүләрен ясый башлады. Алар, төркемләп-төркемләп, туган җирләрен калдырды.
Ә теге сайрар нәни кошкайлар... Алар хәзерге торган җирләреннән, җим сез җирләреннән кисәк кенә юк булды
Кеше бит ул гомер буена рухланып дәртләнеп, зур өметләр белән яши. Мин дә өметләнгән идем... Ичмаса, кулга ияләшкән әлеге дә баягы кыбырсык шәфәкъ чыпчыгы кышка беркая да китмәс, минем янда торып калыр, дип өметләнгән идем. Әйе, мин ул сабыйны кышын-кыш буе карап тәрбияләп, ул яраткан сыйлар белән туйдырып тукландырып торырмын, дип өметләнгән идем...
Ләкин алай килеп чыкмады. Бәләкәй кыбырсык, үзенең туганнары җый ган көтүгә кушылып, мине бөтенләй исеннән үк чыгарып, китеп барды Хәер, бөтенләй онытып бетермәве дә бик ихтимал. Аның табигать кануннары на — чакыру авазына буйсынып китеп баруы, бәлки әле. яз җиткәч тә, үзенең туган җирен сагынып кайту өчен дә кирәктер
Димәк, яңадан яз җитәр, җылы якларга очкан кошлар яңадан безнең якларга кайтырлар. Яз гына җитсен.
Мин түземсезләнеп язны көтәм...