Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҖИТ ГАФУРИ МИРАСЫННАН


Мәҗит Гафури исә Урал артында киң таралган башкорт милли азатлык хәрәкәте нең —
аны күзәтеп торучы буларак — табигатен аңларга, үзе аңлаганнары хакында укучыларга да
төшендерергә омтыла. Аны иң гаҗәпләндергән беренче күренеш — Башкортстанда яшәүче
мишәрләрнең, типтәрләрнең әлеге хәрәкәткә мөнәсәбәте була Башкортларның соңгы
вакытларда бик активлашуын, максатларына ирешер өчеи үз җирләреннән башка халыкларга
өлеш бирергә риза икәнлекләрен искәртеп, ул болай дә вам итә: «Мишәр вә типтәрләр исә. йә
асыл федерациянең үзенә бик салкын карыйлар вә яхуд шул башкорт федерациясенең
койрыгына тагылырга әзер торалар Башкортны тәртипсезлек вә эшсезлекнең мәҗәссәм
мисдакы (мәгънәви гәүдәләнеше М Г ) итеп тоткан, башкортның бөтен нәрсәсеннән көлгән, ул
халыкта гыйбрәткә вә үрнәккә тотар лык бер генә нәрсә дә тапмаган бу «горур» кавем хәзерге
көндә килә дә шул баш корт хәрәкәте алдында ихтирам күрсәтә, мөселманчылык вә иманы өчен
нинди фидаи лекләр итәргә торган вә иткән «мөселман» бүген килә дә гомум мө селман
күпчелеген до аерылып. «Башкорт зсинскә»сенә тавыш бирә, мөселман күпчелеген бер дә
хаксыз «буржуазия фиркасе вә кадетлар», дип атый!» (9 б ) Шулай итеп. М. Гафури Башкорт
станда яшәүче татарларның кайберләренең. тар матди мәнфәгатьтән чыгып, әлеге хә рокәткә
карата икеле микеле позициядә торуларын, җае килсә, иманнарыннан тиз тай пылуларын
ярыйсы ук оста тотып алган икән.
Башкортларның үзләренә килсәк. М Гафури аларның һәр адымы, һәр гамәле мак сатчан.
алдан исәпләнгән булуын махсус билгеләп уза. шул фикерен төрле яклап дә лилләрго омтыла.
Аның фикеренчә. башкортларның садәлеге ул тышкы күренеш кенә Кирәге чыкса, башкорт
кешесе бик оста итеп мәсьәләне аңламаган үтә беркатлы адәмгә до салыша ала. һәрвакыт аның
хуҗалык эшләре эшләнгән, ягъни печәне вакытында чабылып, балыгы кирәгенчә тотылган
булыр ауга да үз вакытында чыгып, кунагын да чакырырга, әйбәтләп сыйларга өлгерер ул.
Аның ваемсызлыгы. садәлеге тышкы күренеш кенә. Мәсәлән, ди автор, белеме чамалы, зур
гаиләле бер агайга башкортлар ныц Учредительный собраниелорено ярдәм итү. акча җыю
кирәклеге хакында әйтсәң, аның бер дә исе китмәс: «Эшләрбез, ул эшләрне Алла эшләп
йнбәрми. йирдә бәндәләр эшли бит!» дип кенә җавап бирер
Шул ук вакытта башкортларга хас бу искитмәслелек сыйфаты гадәти ваемсызлык та түгел
икән. Фикерен дәлилләр өчен М Гафури башкортлар тормышыннан берничә мисал китерә.
Шулардан берсе «Бер башкорт кунаклар чакыра. Кунаклар киләсе кондә
Соңгы вакытларда революциягә кадәр чыккан татар журналларын караш тыргалап
утырган чакта шагыйребез Мәҗит Гафуриның (1880—1934) иҗат үзенчәлеген, кайбер
мәсьәләләр буенча дөньяга карашын төгәлрәк чагыл дыра торган яңа фактларга очрарга туры
килде. Шагыйрь мирасын, аның иҗтимагый позициясен өйрәнү, тагын да ачыклый төшү өчен
алар кызыклы мәгълүмат булып тора. Мәсәлән, аның милли хәрәкәткә караган кайбер
фикерләрен чагылдыра торган бер мәкаләсе игътибарга лаек.
Мәкалә «Сәбәп нәрсә» дип аталып. «Сөембикә» журналының 1918 елгы беренче,
төгәлрәге, аның иң соңгы санында басылган (моннан соң. мәгълүм булганча, журнал чыгудан
туктый). Мәкалә ахырында күренгәнчә, ул 1917 елның 16 декабрендә язылган. Бит итәгендә
публикациягә карата: «Бу мәкалә Башкорт федерациясе игълан ителеп, башкорт халкы зур
вакыйга алдында тору мөнәсәбәте белән дәреҗ ителде. Идарә»,— дип искәрмә бирелә.
Моннан татар журналының тугандаш халыкның азатлык өчен
генә 14 яшьлек бер кызы суга батып үлә Аны бик тиз генә җыештырып куялар. Кунаклар китә,
өч-дүрт көн кунак булып китәләр. Ләкин суга батып үлгән кыз вакый гасын һич тә белмиләр.
Фәкать күп вакытлар үткәч шул хәл зоһур итә» (ачыла — М. Г.).
Башкорт халкының шушындый сыйфатына игътибар иткән автор түбәндәгечә йомгак
ясый: «Менә шул табигатьләргә малик (ия —М. Г.) булган мәэкүр рәвештәге башкортлар хәзер
дә Зәки типтәр (Әхмәтзәки Вәлиди М. Г.) белән Манатов дигән бер »дәликалы»ның «Башкорт
федерацияләренә» муафәкат (ризалык — М. Г.) итәләр. Ләкин муафәкат итеп ни эшлиләр? Җан
башына утыз-кырык тиен акча җыешалар да Оренбург вә башка йирләргә кешеләр йибәрәләр
вә үзләре һич нәрсә юк кебек итеп, казылык ашый вә кунакка йөрешәләр» (12 б.).
Башкортларның холкын болай бик үзенчәлекле итеп сүрәтли алган Мәҗит Гафури,
тарихтан күренгәнчә, азатлык өчен барган хәрәкәтнең перспективасын тасвирлаганда шактый
нык ялгышкан икән. Моның шулай икәнлеген шагыйрьнең үз язмышы да — гомеренең соңгы
дәверендә «паспорт» алыштырып, титуллар үзгәртеп йөрүе дә расласа кирәк. Ихтимал, моңа
Башкортстандагы мишәр-типтәрләрнең автор үзе күрсәткән гамәли омтылышлары да сәбәп
булгандыр...
Шагыйрь мирасына караган икенче бер мөһим факт »Дин вә әдәп» (Әд-дин вә-л- әдәб)
журналының иң беренче санында сакланып калган.
Мәгълүм булганча, бу журналны 1906 1917 елларда Казанда күренекле дин галиме,
җәмәгать эшлеклесе һәм мөдәррис Галимҗан хәзрәт Баруди (1857 —1921) чыгарган.
Исеменнән үк күренеп торганча, ул журнал гел дини, фәлсәфи мәсьәләләрне яктыртуга
багышланган. Дөрес, анда, игътибар белән укый белсәң, иҗтимагый, мәдәни тормышны
чагылдырган материаллар да шактый.
Түбәндә тексты төгәл күчерелә торган шигырьне автор әлеге журнал чыга башлау
мөнәсәбәте белән махсус язган. Текст алдыннан «Мәдрәсәи Мөхәммәдия таләбәсендин
(укучыларын — М Г.) шагыйре милли Габделмәҗит әфәнде әсәре» дип күрсәтелгән. Моннан
күренгәнчә, журналның беренче санын әзерләү эшенә үк М. Гафуриның җәлеп ителүе ап-ачык.
Аның шәкерт килеш (26 яшьлек пишкадәм!) нашир һәм мөхәррир тарафыннан «милли
шагыйрь» дип олылануы да шуны раслый.
Унөч строфадан, ягъни 52 юлдан торган әсәр шагыйрьнең җыентыкларына кер мәгән.
1980—1983 елларда Казанда М. Гафуриның туган телендә чыккан иң тулы дүрт томлыкта да
аңар урын бирелмәгән, һәм бу аңлашыла. Чөнки моңарчы безнең әдәбият белемендә
(дәреслекләрдән алып махсус монографияләргә кадәр) Мәҗит Гафуриның дингә мөнәсәбәте
бары «Юктырсыц ла, Алла» шигыре мисалында тасвирланып килде. Яңа ачылган факттан
күренгәнчә, шагыйрьнең дингә, димәк. Аллага мөнәсәбәте ул кадәре үк берьяклы булмаган
икән.
Дөрес, әлеге популяр шигырьне дә, игътибар белән укысаң, авторның диннән тәмам йөз
чөерүен түгел, бәлки җирдә хокем сөргән гаделсезлектән рәнҗүен күрәсең.
Түбәндә кабат басыла торган әсәрдән М. Гафуриның дингә шактый тирән мөнәсәбәттә
булуы ачыла. Аныңча, кеше өчен • дин, әдәп һәм мәдәният» бертигез дәрәҗәдә кирәк һәм бергә
булган хәлдә генә чын-чынлап файдалы икән. Шагыйрь инануынча бозылган әхлакны төзәтү,
наданнарның, бигрәк тә рухан хәерчеләрнең белемсезлеген бетерү өчен дә динлелек зарур
икән. Әлбәттә, бу мәсьәлә буенча төрле яклап фикер алышырга мөмкин. Тик шунысы хак,
киләчәктә шагыйрь иҗатын яктырткан чакта, мәсьәләнең шушы ягына да тиешле дәрәҗәдә
игътибар ителсә, позиция күпкә гадел һәм нәтиҗә чагыштырмача объективрак булыр иде.
Ниһаять, мондый алым шагыйрь ки чергән фикери эзләнү процессын да. эволюция һәм үсү
үзенчәлеген дә төгәлрәк аңларга ярдәм итәр иде.
Әд-дин вә-л-әдәб
(1) Эчтә булган шатлыгымны кылып изһар, Бәгьзы вакыт шигырь язу
гадәтем бар; Яхшы эшкә һәр вакытта дәрт кузгала,— Былбыллар аваз
салыр, күрсә гөлзар.
(2) Милләткә хезмәт өчен ошбу көндән, Казанда бер журнал чыгу
сәбәбендин. Бу мөҗәллә берәм-берәм тәфсыйль итәр Дин исламдан.
дәхи аның әдәбендән.
(3) Безләрне ошбу журнал әйләде шад.
Бу фәкыйрьнең шатлыгына кыл игътимад,
Дин вә әдәп мөжәлләсен тәбрик идеп. Ихтыярсыз бу шигырьне
кылдым иншад.
(4) Дөнья ахирәт сәгадәткә ирешкән зат. Кыладыр һәрберсенә зур
ижтиһад. Вергә булса дин. әдәп һәм мәдәният, Шул вакытта
хасил булыр асыл морад.
(5) Дин исламның фәлсәфәсен бәян итсен. Хакыйкатьне һәр кешегә
гәян тисен. Хак аңлаиу тәрәкъкыйгә сәбәп булып. Көннән көн
милләтемез алга китсен.
(6) Дин ислам күктә торган якты кояш. Мәстүр түгел, хәкыйкате
дөньяга фаш. Дин исламга зәррә кадәр зарар килмәс.
Мөганидлар һәр тарафтан атса да таш.
(7) Дин ислам бакый булган якты бер нур. Бу нурдан бушка калган
буладыр хур. Дин исламның фәлсәфәсен тәфтиш итсә. Әһле
инсаф һич вакытта тапмас косур.
(8) Күп йирдә әдәп хәя күтәрелгән, Кирәкмәс гәдаутләр эчкә кергән.
Хосусән бу заманда дөнья тулды
• Веләмез дип дәгъва кылып белеп йөргән.
(9) Саф нәрсәгә пычраклар аралашкан. Күңелне күптән бирле кара
баскан; Мин-минлек дәгьвасендә йөргәнләрнең Әксәре кырын
юлга карап ашкан.
(10) Милләт өчен тырышудан ләззәт алып. Дөньяңыадин динеңеэне
алга алып, Һичбер кеше онытмастай эш кылдыңыз. Артта
калган мөселманга күзне салып.
(11) Дин карендәш мөселманга кылып шәфкать Күтәрдеңез
өстеңезгә зур мәшәк-ькать. Һәп рәхәтне милләт өчен фида итеп.
Үзеңезгә рәхәтсезлек калды фәкать.
(12) Әүвәлдән Русиядә мәшһүр остад,
Дин юлында алгы сафтан кылды жнһад: Ворынгы хезмәтләрен
тәкъдир итсәк. Омндемез дәхи арта ничә мен кат
(13) Мотлакан заманабыз башка заман. Сезләргә күп сәвенеч. әһле
Казан!
Өч гәзитә бер дә журнал чыгып тора.— Кадрен белеп укыңыз
сез инде һаман!
Бәндәләре
Габделмәҗит ГАФУРИ
СҮЗЛЕК
Изһар кылу белдерү, игълан итү. Мпҗоллә - журнал
Игътңмал кылу — ышану Иншад кылу — инша итү, нжат итү Гайак кылу - ачык итү
(аңлату). Местүр түгел ябык түгел Косур — кимчелек, җитешсезлек Гадаупт дошманлык.
Әксәре күпчелеге һәп барлык. һ»мм» Остад - остаз.
Җнһад кылу - тырышу