Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
СӘЯСИ ВАКЫЙГАЛАР ХРОНИКАСЫ
25 апрельдә СССР Президентының тугыз
союздаш республика белән «Илдәге хәлне
җайга салу һәм кризистан чыгу буенча
кичектергесез чаралар турында» уртак
белдерүләре игълан ителгәннән соң
Татарстанда сәяси хәл кискенләште. Рес-
публика шәһәрләрендә күпсанлы халык
катнашкан митинглар ешайды.
8 майда «Татарстан Республикасының
Союз килешүендә катнашуы турында» ТССР
Югары Советы. Министрлар Советы, КПСС
рескомы, профсоюзларның респуб лика
Советы һәм ВЛКСМ рескомының ур так
белдерүе басылып чыкты.
12 майда ТССР Югары Советы үзенең IV
сессиясен дәвам иттерде. Сессиядә Татарстан
Конституциясенә өстәмә ләр кертелде.
Татарстан Президентын сайлау турында Закон
кабул нителде. Шунда ук, 13 май көнне.
Татарстан Президентын һәм РСФСР
Президентын сайлау көне итеп 12 июнь
билгеләнде. Карарның РСФСР га Президентны
Татарстанда да сайлау турын дагы өлеше зур
ризасызлыклар тудырды, республикадагы
сәяси киеренкелекне тагын да көчәйтте.
24 майда татар азучыларының ТССР
Югары Советына һәм республика хезмәт
ияләренә мөрәҗәгате басылып чыкты. Ан да
«Татарстанда Россия Президентын сай лау —
үз Декларациябездән ваз кичү дигән сүз» —
кебек юллар бар. Мөрәҗәгатькә 137 язучы кул
куйды.
Шундый ук мөрәҗәгать СССР Фәннәр
Академиясенең Казан Фән Үзәге Г. Ибра
һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих
институты коллективы тарафыннан да ясалды.
13 майда. ТССР Югары Советы сессия-
сендә РСФСР Президентын Татарстанда да
сайлау турында карар кабул ителгәч, моңа
кискен ризасызлык йөзеннән, республиканың
халык депутаты, язучы Фәүзия Бәйрә мова
сәяси ачлык игълан итте. Берничә көннән аңа
шагыйрь Р. Әхмәтҗанов. «Мәр җани
җәмгыяте» рәисе, техник фәннәр докторы һәм
әдәби әсәрләр авторы 3. Зәйнул- лин, соңра
артист И. Әхмәтҗанов. тагын бераздан
шагыйрь Г. Морат, язучы Ә. Му шинский,
журналист 3. Мәхмүди дә кушылды. Ирек
мәйданында сәяси ачлык игълан итеп
утыручыларның гомуми саны егермегә
якынлашты. Алар арасында авыл
механизаторлары агалы-энеле Зиннур һәм
Рифгат Шәмсетдиновлар (Алексеевский
районы), Фазыл Вәлиәхмәтов (Бөгелмә),
Нәкыя Зиннурова (Алма Ата), Абдул хәзрәт
Алмаз углы (Баку), педагог-тәрбияче Әнисә
Нурисламова (Чаллы) һ. б. бар иде.
Моннан тыш, сәяси ачлык белдерүчеләр
янында, утырып торып, эш ташлаучылар да
җыелды. Күбесе — студентлар һәм хатын
кызлар иде. Алар янына дин әһелләре күп
килде, намаз укуларны шунда оештырдылар.
Фәүзия Бәйрәмова башлаган сәяси ачлык
27 майга кадәр, ягъни Югары Совет
сессиясенең эше кабат башланганчыга кадәр.
дәвам итте.
Бу көннәрдә Ирек мәйданында һәм
республиканың күп шәһәрләрендә меңнәрчә
кешеләр катнашында митинглар дәвам итеп
торды.
Таттрстан халык депутатларыннан 50 дән
артык кеше, язучы депутатлар җи
төкчелегендә, бу хәлдән чыгу өчен, ТССР
Югары Советының РСФСР Президентын
Татарстанда да сайлау турындагы кара рын
кабаттан тикшерүне сорап, республиканың
Конституция күзәтчелеге комитетына сорау
язды.
Комитет 18 майда, карарга төзәтүләр
кертелергә тиеш, дигән нәтиҗәгә килде.
27 майда ТССР Югары Советы сессиясе,
Конституция күзәтчелеге комитетының
күрсәтмәсенә таянып, мәсьәләгә яңадан
әйләнеп кайтты. Сессиядә бәхәсле чыгышлар
башланды. Язучылардан Р. Фәйзул лин, Ф.
Бәйрәмова чыгыш ясадылар, СССР халык
депутаты Т Миңнуллин һәм РСФСР халык
депутаты Р Мөхәммәдиев карарны үзгәртү
белән шөгыльләнүче килешү комиссиясе
эшендә катнаштылар. Ниһаять, түбәндәге
карар чыгарылды:
1. ТССР, суверен дәүләт буларак. Россия
Президентын сайлауда рәсми рәвештә кат
нашмый.
2. ТССР, кеше хокуклары принципла
рын алга сөреп һәм аларны хөрмәт итеп, теләге
булган гражданнарга РСФСР Пре зидентын
сайлаулар көнендә хокукларын гамәлгә
ашыруда булышлык күрсәтә.
3. ТССР гражданнарының Татарстан
территориясендә Россия Президентын сай-
лауларда катнашуы ТССР дәүләт суверенлыгы
нигезләрен какшатмый.
12 июнь — ТССР Президентын сайлаулар
көне. Бюльлетендә бердәнбер кандидат —
ТССР Югары Советы Рәисе М. Ш.Шаймиев.
Татар халык язучысы Нәкый Исәнбәт
«Шәһри Казан» газетасы аша М. Ш. Шай-
миевның Татарстан Президентлыгына кан
дитатурасын яклавын белдереп чыкты. Аның
бу язма игъланы татар халкын М. Ш.
Шаймиевне Президентлыкка сай ларга өндәү
булып яңгырады.
КАЗАН ТОРКИЯДӘН КИЛГӘН
КУНАКЛАРНЫ АЛКЫШЛЫЙ
30 майда Казанга йез иллеләп терек ку
иагы килеп төште. Алар арасында күпсан лы
язучылар, артистлар, мәдәният һәм биз-
несменнар бар иде. Кунаклар Баку аша
килделәр. Беренче көнне үк алар К. Тин чурин
исемендәге театрда Казан шәһәре
җәмәгатьчелеге белән очраштылар 31 май
көнне дусларча әңгәмә ТССР Язучылар
берлегендә узды
Очрашулар башка урыннарда да эч керсез
дуслык мөнәсәбәтләрендә үтте.
МӘДӘНИЯТ ДӨНЬЯСЫНДА
Июнь ае башыннан Мәскәүдә, Бөтенсоюз
сәнгать лотореясы залында (Урал урамы),
татарның күренекле рәссамы Әхмәт Кы
таевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу — татар
дөньясы өчен, Мәскәүдә оештырыл ган, бик
әһәмиятле чара. Моңа, әлбәттә, рәссам
эшчәнлегенең күп тармаклы һәм нәтиҗәле
булуы этәргеч биргән Ә Кытаен әсәрләренең
күчермәләре 200000000 нан артык дип
исәпләнә.
14 16 майларда СССР Фәннәр Академия
сенең Казандагы Фән Үзәгендә, күренекле
галим Фоат Волиевнең тууына 70 ел тулу
уңаеннан, татар халкының мәдәният, сән гать
һәм тарихы мәсьәләләренә багышлан ган
фәнни конференция уздырылды Аның • Алтын
Урда һәм татар халкының тари хы« дигән
темага «түгәрәк өстәл янында сөйләшү* өлеше
16 майда оештырылды Конференциядә A Kill
профессоры А. Фра ник та катнашты.
Татарстан Үзәк фәнни китапханәсе инде
дүртенче ел рәттән иң күп укыла торган
китапларга ярыш уздырды һәм I960 елда
чыккан китапларның 1990 ел дәвамында
никадәр укылуына нәтиҗәләр ясады 23
апрельдә җиңүче китапларның ааторла рына
китапханәнең һәм Китап сөючеләр
җәмгыятенең мактау кәгазьләре тапшырыл ды.
Бүләкләнүчеләр арасында балалар өчен китап
чыгарган язучылардан Г Бәширов, М
Фәйэуллина, X Халиков. К Тнмбнкова. Җ.
Торҗеманов һ. б. бар
26 майда Казанның төрле мәйданнары
гармун моңнарына күмелде. Соңгы елларда
гадәткә кереп баручы .Уйнагыз, гармун нар!»
бәйрәме иде бу. Тантанага республн каның һәр
төбәгеннән һәм күп кенә күрше өлкәләрдән
килгән һәвәскәр гармунчылар, җырчылар,
биючеләр катнашты Бәйрәм барган
мәйданнарда ярминкәләр эшләде.
• РАМАЗАН» БӘЙРӘМЕ ЕРАКЛАРГА
ТАРАЛА.
Күренекле җырчыбыз Ринат Ибраһимов
җитәкчелегендәге «Сәфәр, үзәге башлап
җибәргән яна бер чара — «Рамазан» бәйрәме
быел тагын да киңрәк колач белән уздырылды
Аның чыгышлары Мәскәүдә башланып китте.
Аннары Казан. Уфа. шәһәрләрендә дәвам итте.
Урта Азия шәһәр ләренә дә барып җитте Анда
чит ил ар тистлары да катнашты. Кичәләр
махсус сценарий нигезендә, мавыктыргыч
сюжет буенча төзелгән иде. Тамашаның
үзәгендә Кол Гали образы гәүдәләнә Башка
чыгыш лар шуңа бәйле рәвештә дәвам
нттерелде.
Халык артисткасы Вафирә Гыйззәтул лина
җитәкчелегендәге зур бер төркем исә
«Рамазан, бәйрәмен Томандә уздырды. 27 28
апрельдә Төмәннең Спорт сараена бу тө
бәктәге татарлар агылды Ерак арадагы
татарларны, Төмән өлкәсе җитәкчелеге яр
дәмендә, концертка вертолетлар белән та шып
тордылар. Концерт В. Гыйззәту ллина үзе
төзегән «Уяну, исемле сценарий буенча алып
барылды.
ТАРИХЫБЫЗНЫ О HIM 1П ОЧЕЙ
«Мирас, фондының Чаллыда яңа бүлеге
оештырылды. Бүлекнең региональ Советы
сайланды Аңа фольклор белгече профессор Ф
Урманчиев, доцент Ә Шарипов. Чаллы мәчете
имам хатыйбы Идрис хәзрәт, шәһәр советы
вәкиле С. Әхмәтов һ б керде. Совет ның рәисе
— публицист Ф. Дунай, сәркәти бе —
журналист В Гофман.
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге
хезмәтләре өчен шагыйрь Рәшит Хәниф улы
Әхмәтҗановка ТССР Югары Советы
Президиумының 1991 ел, 10 апрель Указы
белән. «Татарстан ССРның атказанган сән гать
эшлеклесе» дигән мактаулы исем би релде.
1991 елның 3 апрель карары белән, 60 яшь
тулу уңаеннан һәм татар совет ода бияты
өлкәсендәге уңышлары өчен ша гыйрь.
Татарстанның атка.шигаи мәдәният
хезмәткәре Рәдиф Кәшфулла улы Гатаул лин
(Рәдиф Гаташ) ТССР Ю.'ары Советы
Президиумының Мактау Грамотасы белән
бүләкләнде.