Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ


Чит җирләрдә йөрәк — кунак кына. Йөрәктә бит туган җир яши!
r әкаль булып китәрдәй бу шигъри юлларны мин сүз башлар өчен, Рәшит Гәрәй иҗатыннан сайлап алдым. Шагыйрь турында сөйләгәндә, иң элек [ аның йөрәген тыңларга, тормышында ул кичергән фаҗигаләрне күздән кичерергә, кайгы-хәсрәтен, куаныч-шатлыкларын барларга кирәк дип уйлыйм. Шагыйрьләр өлешенә мул тигән әлеге тере ташкыннарны барлау җиңел дә һәм бик авыр да. Җиңеле — шагыйрьнең бөтен барлыгы аның шигырьләренә иңгән була. Укы, өйрән, гыйбрәт ал. Авыры — әсәрләренә керә алмаган, керергә мөмкин булмаган, прозада гына сөйләнә алган, ләкин йөрәк аша узган исәпсез-сансыэ күп вакыйгалар. Аларны белми торып, шагыйрь иҗатының зурлыгын да күреп бетереп булмый. Ә күреп бетермәү исә бездә гадәти күренеш. Мәсәлән, тормыш гарасатларын батырларча кичкән Фатих Кәримнең соңгы еллары, соңгы көннәре турында без ни беләбез? Үз чорыбызга якынайсак, Саҗидә Сөләйманованың рухи һәм иҗади батырлыгының сере нидә? Болары турында кемнәр сөйли ала бүген? Әле телгә алынган шагыйрьләр белән беррәгтән, укучы Рәшит Гәрәй шигырьләрен дә берүк дәрәҗәдә яратып кабул итә. Әгәр мин телгә алып узган теге тере ташкыннарны да шул шигырьләргә кушып укый алсак, шагыйрьләребезнең кадере бермә-бер артыр иде.
Рәшит Гәрәй — шактый гыйбрәтле язмыш кичергән шагыйрь. Гомере буе үз-үэенә, халыкка тугры булып яшәү җиңел булмагандыр аңа. Җирдә кылынган бөтен гөнаһ ларны белә, күрә торып, ул һичкайчан тормышта да, иҗатында да өметсезлеккә бирелмәде. Халык биргән сабырлык белән кешеләрне яшәргә, матурлыкка өндәде. Кара заманнарда да халык белән бергәләп кешеләр өчен яктылык эзләште, туган җиргә булган мәхәббәтен бер генә мизгелгә дә сүрелдермәде.
Алсуланып кояш батыр-батмас.
Ак нурларын сирпеп чыкты Ай. И туган җир. синдә кеше өчен Караңгылык бер дә юк бугай.
Әйе, шагыйрьләр кешеләр өчен әнә шулай яктылык эзләште, җаннары ай-кояш шикелле бар кешене дә тигез күрде. Рәшит Гәрәй иҗатында бу бигрәк тә ачык чагыла. Кешеләргә тигез бүленәсе кайгыларны да йөрәкләренә яшереп яшәгән затларның яшәү кануны шундый, күрәсең.
Мин Рәшит Гәрәйне малай чагымнан ук беләм. Матбугатта чыккан һәр шигырен укып бара идем. Еллар узгач кына очраштык. Сугыш елларының бөтен ачысын ятим малай булып кичергән, мең дә бер газап белән «караңгылыктан яктылыкка» күтәрелгән шагыйрьнең язганнары күңелемә якын булды.
Малайчакның авыр тойгыларын ялгыз гына кичергән көннәремдә, 1960 елның җәендә, Рәшит абыйдан хат килеп төште. Бер генә битлек танышу хаты. Кемдер аңа минем шигырьләр язуым турында сөйләгән, күрәсең. Сәламнәр юллаган һәм шигырьләремне сораган. Бу минем өчен күк капусы ачылу белән бер булды. Әле хәзер дә уйлыйм, башка бер кеше кырыс бу дөньяда моны эшли алмас иде шикелле. Шул ук елда шигырьләрем «Казан утлары» журналында басылып та чыктылар. Тормыш сукмаклары кая гына илтмәсен, без хат язышып тордык. Ул миннән рухи, хәтта матди ярдәмен дә кызганмады. Хәсән Туфан, Нури Арсланов, Сибгат Хәким. Зәки Нури, Гали Хуҗиен кебек киң күңелле иҗатчылардан күчкән игелеклелек бу. Кешене кеше итә торган изгелек. Шул изгелекне күрә алмыйча күпме талантлар һәлак булды бездә. Әлеге игелек исә халыктан килә, остазлар аша яшьләргә күчә. Остазлар гына киң күңелле булсын.
Рәшит абый тормышта әнә шундый олы җанлы, күңелләр тугаенда һәр иртәдә җыр башлаган тургай сыман яши торган шәхесләрнең берсе. Ә тургай җыры — җанга өмет сала торган җыр, яшәргә өнди торган җыр. Минем өчен, сугыштан соңгы чордагы шигъриятебездә иң моңлы мәхәббәт лирикасы — Рәшит Гәрәйдә. Телебезне белмәү аркасында милли хисләрне санга сукмаучы бүгенге композиторларыбыз өчен дистәләгән җыр текстлары бар Рәшит Гәрәйдә. Шул сәбәпләр аркасында гына «күздән юга лып» торган ул җырларның киләчәге халык язмышы белән бергә булачак әле. Чөнки Рәшит Гәрәйнең иҗаты — халык иҗатының бертуганы, игезәге. Халык иҗатын зәңгәр күк белән чагыштырсаң — шагыйрь иҗаты андагы йолдызларның таңгача балкып
M
торганы Аның шигырьләренә, җырларына халыкның гореф-гадәте, асыл традиция ләре, яшәү максаты һәм күңел матурлыгы сыенган. Ул шигырьләр безне тәрбияли, яшьләргә гыйбрәтле тормыш дәресләре бирә. Буыннан-буынга, сузылган халык гомеренең дәвамы менә шундадыр инде. Бәхетебезгә, андый шагыйрьләребез кайгы хәсрәттә дә, бәхет-шатлык бүлешкәндә дә һәрчак безнең белән бергә. Андый иҗат — бүгенге көнебез очен бигрәк тә кирәкле иҗат.
Шагыйрь үз халкына дистәләрчә китап бүләк итте. Шулерның берсе — «Синдә ка лам» дип атала. Синдә калам дигәндә, ул туган авылын, туган җирен күз алдында тота. Ә хакыйкатьтә, шагыйрьнең халыкта калырлык хөрмәтле иҗаты бар. Барыбыз өчен дә куанычлы хәл бу.
Халык шагыйрьләрне иҗатлары аша үзе сайлап ала, үз баласы була алганнарын гына. Үз баласы була алмаганнарын кире кага, яки күршесенә җибәрә Кешелек өчен, бәлки, синең хезмәтең аңа файдалы булыр, дигән шикелле. Ә Рәшит Гәрәй — үзебезнеке! Ул, хәтта, үзенә тиешле булган, үз өлешенә тигән халык рәхмәтен дә туган як кешеләренә юллый:
Сыеныр урын ззләп. йолдызлар да Җиргә сикереп тошәр төслеләр. Үлемнәрдән җирне аралыйсыз. Рәхмәт сезгә, рәхмәт, кешеләр!