Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШЛАР ДӘФТӘРЕ


Барысы да гади, әмма зәвыклы Пианино өстендә
— ачып куелган ноталар китабы. Кечкенә өстәл янында
затлы кәнәфи. Бу — аның рухи дөньясы, күңел бизәге,
гадилектә матурлык дип яшәвенең үрнәге. Кайдандыр
ерактан халкыбызның борынгы моңлы көе ишетелә.
Зәңгәр өрфия пәрдәләр артыннан әкрен генә атлап ул чы-
гып килә Адымнары нәзәкатле, үзе нәфис, кулында
кечкенә дәфтәр Энҗе-укалар белән бизәлгәндәй җем-җем
иткән ак күлмәктән, иңендә йомшак ак палантин. Ак төс —
аның яраткан төсе Ә музыка... музыканы ярата дип әйтү
генә аз. ул — аның бөтен барлыгы, тормышының аерыл-
гысыз бер өлеше, гаилә тәрбиясеннән килгән, канына
сеңгән бер халәт.
Татарстанның халык артисткасы Асия Га-
лиеваның юбилей кичәсе әнә шулай башланып китте
Аның тамашачылар алдына тотып чыккан дәфтәре —
күңел көндәлеге ул. Татар сәхнәсенең мәккәсе булган
Академия театрындагы кырык еллык иҗат гомеренең
елъязмасы.
Язмыштан узмыш юк. дип әйтсәләр дә, күпләр бу
башбирмәс үҗәт нәрсәне үзләре авызлыкларга
тырышалар. Бик күп юллар арасыннан берсен сайлап алалар һәм, һич нинди авырлыкларга,
киртәләргә карамыйча, максатларына ирешкәнче баралар да баралар, ә кайберәүләр андый
язмышларына уйламаганда, көтмәгәндә, очраклы рәвештә юлыгалар Асиянең дә драма артисткасы
булырмын дип уена килү түгел, төшенә дә кермәгәндер, бәлки. Әле хәзер очрашканда да аның
сабакташлары:
— Асия, без сине галимә булырсың дип уйлый идек, бик яхшы укый идең бит син.
Хәтерлисеңме, математикадан барыбызга да күчерергә бирә идең,— дип шаяртып ала-
Ә ул укыган 28 нче мәктәп Казанда иң көчлеләрдән була, анда белем алган балалардан
соңыннан күп кенә фән эшлеклеләре чыга Асиянең дә шул еллардан сакланып калган өлгерешләр
табелендә бары тик рәсемнән генә «яхшы» билгесе тора. Калганнары барысы да «бишле» Ләкин
кечкенәдән үк музыкаль мохитта тәрбияләнгән кызның уйлары, хыяллары бөтенләй башкарак була
шул. Ул киләчәктә үзен опера җырчысы итеп күрә.
Без. үткәннәрне уйлый башласак, әллә нишләп иң элек сабый чакка кайтып төшәбез. Гөнаһсыз
чак булганга шулай кадерлеме ул безгә, әллә хәтернең дөнья мазалары белән болганып өлгермәгән,
ак кәгазьдән саф бер мизгеле шулай ачык итеп саклыймы аны? Ничек кенә булса да, рәхмәт аңар
Табигать баласын табигатькә кайтарганы өчен рәхмәт Асиянең дә язмышлар дәфтәрендә кояшлы
алан кебек аерылып торган балачагы бар Без анда юкәләр ышыгына сыенып утырган йортның
нурлы тәрәзәләрен күрәбез, тәрәз төбендәге чәчәкле гөлләр, ак кисия пәрдәләр күз алдына килә, кер
кунмаган ак эскәтерле түгәрәк өстәл янында узылган күңелле көннәр ымсындыра. Асиянең ак төсне
яратуы шул яктылыктан. сафлыктан киләдер дә әле
Бу ягымлы гаиләдә үскән еч кыз бала бишектә ятканда ук музыканың тылсымлы канатында
тирбәлеп үскәндер Әтиләре Әмир агай мандолинада уйнаган, әниләре Хәлимә ала җырларга яраткан
һәм алар кызларына музыка белеме бирергә тырышканнар. Олы кызлары Лина музыка
училищесында укыган, ә кече кызлары музыка мәктәбенә йөргән Асия бик кечкенәдән ук пианинода
әйбәт уйнаган, аның музыкаль хәтере бик яхшы булган Алар- га татарның мәшһүр композиторлары,
җырчылары килеп йөргән Арадан зәңгәр күзле мөлаем йөзле Салих абыйсын Асия аеруча көтеп
алган Чөнки ул кызның пианинода уйнавын яраткан, аңар татар көйләренең ноталарын языл биргән.
Әтиләре сугышка киткәч тә Сәйдә- шев бу гаиләне онытмаган, әледән-әле хәл белергә кереп йөргән,
кызларның яңа өйрәнгән көйләрен тыңлаган, үзе дә уйнап, аларның боек күңелләрен җылытып
киткән
Салкынлык белән ачлык кешенең үзәгенә үтә торган бер газап инде ул Бигрәк тә балаларның
тәкатен ала торган Аңа бирешмәс өчен зур ихтыяр көче кирәк Асияләрнең дә мәктәпкә бармый
калган көннәре булгалый. Суык өйдә калын юрган астына кереп ягалар да. бер-берсенә сыенып,
җылынырга тырышалар Карын ачуны оныту өчен кычкырып җырларга тотыналар. Ә кич белән
опера тыңларга йөгерәләр. Ул елларда опера театрының үз бинасы булмый әле. спектакльләрне
Татар академия театрында куялар Бер көнне драма әсәре уйналса, икенчесендә опера җырлана
Шулай көннәр үтә, айлар үтә. Кояшның моңсу йөзен кара болыт каплый, ятимнәрнең күз яше
булып яңгыр коя. көзге ачы җилдә соңгы яфрак өзелеп җиргә төшә. Әмир солдатның батырларча
үлеме турында кайгылы хәбәр алган көн була бу. Ә исәннәргә ничек тә яшәргә кирәк Шушы ааыр
көннәрдә җан саклап калу өчен генә дә нәрсәдер эшләргә, хәрәкәт итәргә кирәк була. Нәкъ ике елдан
Асия дә җиденче классны тәмамлый Инде ни эшләргә? Өч баланы тәрбияләү ни авыр булса да,
Хәлимә апа кызларын укыту ягында. Әтиләре дә хат саен, яхшы укыгыз, балаларым, дип яза иде
бит.
Асиянең бар уе, теләге — апасы укыган музыка училищесына керү һәм киләчәктә опера
сәхнәсенә менү. Кечкенә гәүдәле кыз бала дөньяларын онытыл театрда опера тыңлаганда, ул инде
гади тамашачы гына түгел. Хыялы белән ул — сәхнәдә барган вакыйгаларның уртасында,
күңеленнән аларга ияреп җырлый, алар кичергәнне йөрәгеннән кичереп утыра. Казан музыка
училищесының вокал һәм фортепьяно классларына гариза биргәндә аның күңелендә бернинди
икеләнү булмый. Җиңел генә кабул да ителә Әмма, бәндә юрый, язмыш юллый, диләр биг Нәкъ шул
көннәрдә Асиянең танышы Зөмәррә очрап, кызга зур яңалык әйтә:
— Асия, Мәскәүдә, татар театр студиясе ачыла икән, барырга уйламыйсыңмы?
— Барам! —ди кыз. минут эчендә кабынып ала да секунд эчендә сүнеп тә куя.— Мине
алмаслар шул. татарчам начар бит минем
— Әни өйрәтер.— ди аңар каршы Зөмәррә
Татар театр сәнгатенә күп көч кунган, танылган режиссер Кәшифә Тумашева була аның әнисе
Кәшифә апа. чыннан да, Асияне сынауларга әзерли башлый Чөнки музыка, театр белән кызның
җенләнүен күптән белә, сәләтен күрә, ышана ул аңар. Асия укып кайтып театрда эшли башлагач та
байтак еллар ярдәменнән ташламый.
Шулай итеп. Асия язмышын үзе хәл итеп куя. Дөрес, ул чакта әле бу эшенә хисап бирел
бетерми, аны алдагы үзгәрешләр, Москәүнс күрәсе килү кызыктыра, барын да топтан уйлап
олыларча хәл итүдән ерак әле ул. Ундүрт яшьтән узып кына киткән чак бит
Характерына хас бәйсезлек, тәвәккәллек, үэ фикерендә нык торуның алдагы иҗат юлында
аңар ярдәм иткән дә. комачаулаган чаклары да була. Ул бер вакытта да кискен бәрелешләргә керми,
киңәшләре белән башкалар эшенә тыгылмый, үзе дә киңәш сорап иөдәтми. Режиссерлар белән
бәхәсләшми, килешкән чакта киңәшләрен кабул итә. риза булмаса — сүзсез генә тыңлап тора да.
рольне үзе ничек күрсә, ничек аңласа шулай хәл итә. Бу режиссерларның кайсына ошый, ә
кайсылары енәп тә бетерми Ә актерның язмышы алар кулында, «Бу рольдә мин сине күрмим» дисә,
кычкырып еласаң да теләгеңә ирешә алмыйсың Хәлил ага Әбҗәлилов га бу турыда Асиягә «Син
талантлы артистка ләкин барсына да ялгыз ирешергә тырышасың, бу бик ааыр юл»,— дип кисәтеп
куя. Холкының шундый булуы белән Асияне М И. Бабановага охшаган, дип әйтәләр Русның ата» лы
сәхнә остасы Бабанова да эчке бәйсезлеге, тумыштан килгән сәләте, матурлыгы белән күпләрне
сокландырса да. кешеләрдән чнттәрәк яшәргә яратуы, серен чишәргә ашыкмавы, дөньяның иң
болганчык чакларында да үз иҗат принципларыннан чигенмәве белән ялгыз, яклаучысыз кала Иҗат
мөмкинлекләре зур булуга карамастан, чагыштырмача аз уйный
Болар — әле барсы да алда булачак кичерешләр Хәзергә әле аларның берсеннән дә кызның
хәбәре юк. Аның өчен донья ал да гол Шулай булмый ни алда бит Мәскәү. башкала театрлары,
атаклы артистларның уеннарын күрү шатлыгы
Шулай итеп, Асия бер төркем якташлары белән бергә А. В Луначарский исемендәге югары
театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга килә һәм Станиславский шәкерте MX АТ актрисасы Ольга
Иванова Пыжова классына керә Кыяфәте белән унбер-уиике
яшьлек балага охшаган кечкенә гәүдәле ябык кызны күргәч, профессор гаҗәпләнеп: «Бу нинди
балалар бакчасы!» — дип куя. Кулы белән ишарәләп аны янына чакырып ала, кечкенә балалар
белән сөйләшкәндәй итеп сөйләшә, күлмәген тотып карый. Бу баладан әллә кем чыкмас, килгән
икән — укып карасын инде, озакламый үзе дә ташлап кайтыр, әнисен сагынуга түзмәс, дип
уйлагандыр, күрәсең. Ләкин аңар фикерен бик тиз үзгәртергә туры килә һәм соңыннан, Асия баш
рольләрдә уйный башлагач, шушы беренче очрашуны, көлеп, исенә төшерә торган була.
Асиянең сабакташлары үзеннән дүрт-биш, хәтта ун яшькә өлкәнрәк була. Фронтлардан йөреп
кайткан егетләр дә бар. Барысы да тырыш, сәләтле, театрны үлеп яраткан кешеләр. Соңыннан О. И.
Пыжова үзенең шәкертләре турында «Огонек» журналында бо- лай дип язып чыгачак әле: «Татар
студиясе тиз вакыт эчендә Дәүләт театр сәнгате институтының горурлыгы булып китте. Аларның
темпераменты, үз өсләрендә эшләү көче, сәнгатьне үзләштерү сәләте барлык педагогларны
сокландырды. Иң мөһиме — алар чын мәгънәсендә талантлы, әгәр шулай әйтергә яраса, барысы
бертигез талантлы. Студиядә игътибарсыз, салкын канлы шәкертләр юк иде...»
Укучыларның кайсы аерылыбрак торуын әйтүе дә кыен: Р. Бикчәнтәев, П. Исәнбәт, Г.
Камалова. X. Гиматдинов. Г Хөсәенов. А. Хайруллина...
Менә шундый бердәм, көчле, сәләтле коллективта Асия югалып калмый гына түгел. югары
стипендия алып укый. көче, сәләмәтлеге чамалырак булса да акробатика, гим настика, бию.
фехтование кебек физик көч сарыф ителгән дәресләрне яхшы үзләштерә. Ә менә татар теле һәм
әдәбияты, кызның үз ана теле булса да. баштарак авыр бирелә. Сугыш алды елларында башланган
дөрес булмаган бер яклы тәрбиянең аянычлы нәтиҗәсе була ул. Татарның зыялылары. XVII йөз
дворяннарының француз теленә табынганы кебек, балаларын урыс телендә генә укытканнар.
Шулай итеп, бөтен бер буын үзенең телен, тарихын, өч буынга хәтле генә булса да әби-
бабаларының исемен белмәгән кешеләр булып үскәннәр. Асия дә нәкъ менә шул заманның җимеше
була. Әмма андагы үҗәтлек бу авырлыкны да җиңәргә булыша Ә башкала артистларының уенын
күрү аңа бәхетнең иң зурысы булып тоела. Артистларның һәр адымын, хәрәкәтен җентекләп күзәтә,
мизансценаларны яшерен бер дулкынлану, кызыксыну белән карап тора.
Туган яктан килгән кешеләрнең институтка кереп, хәл белеп китүләре дә студентларның
күңелен күтәреп тора. Ижевскидан Сәхибҗамал ханым Волжская килеп чыга. Беренче очрашу
Асиядә әллә ни зур истәлек калдырмый әле. Бу легендар артистка образын киләчәктә татар
сәхнәсендә гәүдәләндерермен, дуслашып китәрбез. Сәхибҗамал ханым: «Минем иң яраткан
артисткаларымнан Асия Галиева ханыма истәлек өчен рәсемемне бирәм Үтенәм, җуймагыз, истән
чыгармагыз, Волжская» дип рәсемнәрен бүләк итәр, «Гөлҗамал»ны караганнан соң: «Онытылып
утырдым. Яшәсен безнең Гөлҗамал-Га- лиева!» — дип әйтүен ишетермен дип уена да китерми әле
ул. Ә менә Нәкый ага Исәнбәтнең килүе истә калган Аның репетицияләрне карап утыруы, соңыннан
җыелып сөйләшә- сөйләшә кичләр үткәрүе сабакташларның бик күпләрендә җуелмас истәлек
булып саклана Атаклы драматург, улы Празат биредә укыганлыктан гына түгел, Казанга кайтып эш-
кә керешәсе, үзе язган пьесаларда да уйныйсы яшьләрнең иҗат мөмкинлекләре белән
кызыксынудан да килгәндер, әлбәттә.
Алар институтны тәмамлап кайткан көннәр шәһәрдә олы бер вакыйга булды. Яшьләр алып
кайткан спектакльләр гел аншлаг белән барды, газеталарда бер-бер артлы соклангыч рецензияләр
чыгып торды. Шулай булмый соң, бер яки ике талант иясе турында гына сүз бармый бит. Зур бер
коллектив, яңа театр — татар яшьләр театры туу турында бара сүз. Шул уңайдан, остазлары О
Пыжованың югарыда телгә алынган чыгышыннан тагын бер өзек китерми мөмкин түгел: «Хәзер
безнең шәкертләребез Казанда. Элек бу шәһәрдә татарча яшь тамашачылар театры булмаган, хәзер
ул бар. Аның репертуарында Мәскәүдә әзерләнгән дүрт спектакльдән тыш, яңалары да туган». Әмма
остазының юравы юкка чыга. Яшь театрның гомере бик кыска була. Бу күңелсез финалга югары
оешмаларның игътибарсызлыгы да, мәдәният министрлыгының битарафлыгы да. иҗат оешма-
ларының ярдәме җитмәү дә китергәндер. Туып, дөньяга тавышын ишеттереп тә өлгермичә. театр
үлә, труппа тарала. Гиматдинов, мәсәлән, урыс драма театрында бераз эшләп ала да, офыктан ук
югала. Мәхмүт Хәсәнов язучы булып китә. Гали Хөсәеновка да актерлык һәм режиссерлык
осталыгын тулысынча сарыф итәрлек мәйдан булмый. Асия Хайруллина да педагоглык эшенә китә
Яшь артистларның бик бәхетлеләрен генә Г. Камал театры үз кочагына ала. Алар арасында Асия
Галиева да бар.
Кырык елга сузылган иҗат гомеренең беренче егерме елы актриса өчен, чыннан да, иң
бәхетлесе була. Аналарча җылы киңәшләре белән Мәскәүгә озатып калган Кәшифә ханым
Тумашева. бары тик сәнгатькә, актерларның талантына гына баш игән саф күңелле Габдулла ага
Юсуповлар белән эшләп калу, Хәлил Әбҗәлилов. Гөлсем Болгарская, Галимә Ибраһимовадай сәхнә
осталары йогынтысында актерлык осталыгын үстерү бәхетенә
Авторлардай кен кадагына суккан әсәрләр таләп иткән еллар бар иде. Халыкка КамАЗ темасы,
нефть темасы, колхозларны эреләндерү йә вакландыру, тагын әллә нинди темалар кирәк дип лаф
ордык Кайгысы һәм шатлыгы, бәхете һәм фаҗигасе белән тамашачы алдында чын кеше үзе килеп
басар вакытта, аның коммунистмы, түгелме, кулакмы ул. әллә батракмы икәнен ачыкладык, һәр
әсәрдә халыклар дуслыгы булсын дидек һәм, кирәкме, түгелме, урыс агайны китереп керттек. Шул
схемадан аз гына булса л ’ читкә тайпылган пьесалар сәхнәгә менә алмады, дип әйтеп булмый
Чөнки анды-тар юк иде Әгәр алар булса, инде хәзер хак сүзгә мәйдан ачылган чакта, дөнья күрерләр
иде Драматурглар цензураның рәхимсез иләге ниндирәк әсәрләрне ансат үткәрәсен беләләр иде
Шулай итеп, пьесалар языла торды, артистлар уйный барды тамашачылар да йөрмәде түгел, йөрде
Гаделлек өчен әйтергә кирәк берсе артыннан берсе туып торган шушы уртакул, бер көнлек
спектакльләр арасында театрдан чыгып барганда ук бәхәс кузгаткан тамашачыны уйланырга
мәҗбүр иткәннәре дә булды, ләкин алар бик аз иде шул.
Асия Галиева замандашларыбызның йөзләп образларын уйнады ул елларда Рольләрнең
фаҗигалеләре дә. көлкелеләре дә булды. Алар өчен күпме көч. күлме осталык сарыф ителде Әмма
ул спектакльләрнең гомере кыска булып, актрисаның да. режиссерның да иҗади табышлары әрәмгә
китте Үлемсез образлар тудыру өчен тарихи җирлеге нык булган, халыкның өметен, хыялын
чагылдырган бик бай. төпле материал да кирәк иде шул Бәхеткә каршы, камаллыларның урыс һәм
татар классикасына мөрәҗәгать итү гадәте дә бар иде ул чакларда Шекспир, Гольдони әсәрләре
сирәк булса да уйнала иде Нәкъ менә шул классик репертуарда Асия Галиева актер булып
формалаша, үсә. халыкка танылып өлгерә Газета-журналларда аның иҗатын анализлаган
рецензияләр күп басылды, без актрисаның иҗат биографиясе шактый баи һәм төрле икәнен күрдек
Күп кенә очракта аның баш рольләрне уйнавы да шул турыда сөйли. Спектакльләрнең уңышын
барлык артистларның бердәй осталыгы билгеләсә дә. төп рольне алып баручыдан күл нәрсә сора-
ла Ул — ансамбльнең беренче скрипкасы, игътибар аңар юнәлтелгән Шул елларда уйналган Негина
(А. Островский «Талантлар һәм аларга баш иючеләр»), Илһамия (X. Вахит Шул исемдәге әсәр),
Гөлҗәннәт (Ю Әминев «Гөлҗәннәтнең җәннәте») «Гөлҗамал (Н. Исәнбәт «Гөлҗамал») һ 6.
образларны актрисаның зур уңышы дип исәпләргә хакыбыз бар Әлеге һәм аннан башка кайбер
рольләрне ул дублерсыз, берүзе уйный Режиссерлар күп очракта рольне аның үзенә генә бирәләр
икән, димәк, бу очракта нәкъ аны гына күрәләр, аңар гына ышаналар дигән суз.
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Н. Исәнбәтнең «Гел- җамал» әсәре
буенча куелган спектакльнең премьерасыннан соң төшерелгән фоторәсем (1963 ел). Сулдан уңга
Н. Исәнбәт, С Гыйззәтуллнна-вояжска». А Гали» П Исәнбәт
Заманында Ф. Ильская, Г Болгарская. Г Булатова, Г Ибраһимова кебек сәхнә осталары
уйнаган рольләргә кабат алынырга туры килә аңа Күбрәк Фатыйма Ильская рольләре күчә Асиягә
Бу исә зур кыюлык сорый. Яраткан артисткалары башкаруында халык күңеленә кереп калган Гайни
(Г. Камал «Бәхетсез егет»), Дорина (Мольер «Тар-тюф»), Дилбәр (К Тинчурин «Американ»), Айсылу
(Т. Гыйззәт «Ташкыннар») һ. б.ларның дәрәҗәсен төшермичә уйнау гына түгел, элеккедән аермалы
буларак, үзең тапкан табышлар да сорала бит. Үзенә һәм сәхнәдәшләренең уенына үтә таләпчән,
тәнкыйди фикерләве көчле булган Фатыйма Ильская найчандыр үзе уйнаган спектакльдә Асияне
карагач, миңа ошады, дип әйткән икән, моны инде мактауның да иң зурысы дип кабул итәргә кирәк
Әйтүләренә караганда. Ильскаядан андый сүзне ишетү бик сирәк кешеләргә генә тигән. «Бәхетсез
егет» яңартылып куела башлагач. Гайни-Асиянең уеныннан канәгать калган Гөлсем ханым
Болгарская үзенең затлы алкаларын, беләзекләрен, муенсаларын китереп бирә. Бу вакыйганы Асия
әле булса рәхмәт хисләре белән искә ала.
Артистлар үз гомерләрендә йөзләгән кешеләрнең язмышы белән «яши» Сәламәтлекнең төрле
чагы була, күңел кителеп йөргән көннәр, үзеңне дә күрәсе килмәгән чаклар була. Әмма син сәхнәдә
икән — бие. җырла, көл, күз яше белән җыла, сөй, сөел, сөйгәнеңә хыянәт ит, дошманыңны
эзәрлеклә, бөек идеаллар өчен көрәш — шулерның барсына да тамашачыны ышандыр, тормышның
көзгесе булган кечкенә генә мәйданда үзеңне, үз тормышыңны онытып, образлар дөньясында яшә
Кайберәүләр уен дип караган актер тормышы шул инде ул Асиягә дә әллә кемнәр булырга туры
килә. «Мин аларның һәркайсы- ның биографиясен беләм. төсен-кыяфәтен күрәм, тавышларын
ишетәм»,— ди актриса Шушы төрле-төрле геройлар арасында күктәге җидегән йолдыз кебек
аерылып торган, тамашачы күңеленә аның исеме белән кергән, ул гына шулай тудыра алган
образлар бар Аның Баян-Сылуын (Г. Мөсрепов). Негинасын (А Островский). Гөлҗамалын (Н
Исәнбәт). Гайниен (Г Камал) осталык дәрәҗәсе ягыннан, һич икеләнмичә. Гөлсем Болгарскаяның
Галимәсе (Ш. Камал), Галимә Ибраһимованың Ана образы (Ш. Хөсәенов). Шәүкәт Бикти- меровның
Әлмәндәре (Т. Миңнуллин) белән янәшә куярга була. Ә аның Корделиясе турында 1957 елда «Театр»
журналы «Спектакльдә бары тик Корделия — А. Галиева гына Лир-Әбҗәлилов белән янәшә тора ала
Актрисаның чибәрлеге һәм сокландыргыч грациясе аның бу сыйфатларын тагын да ачыграк
күрсәтергә ярдәм итә».— дип бәяли.
Асиянең бу образлары — аның социаль пландагы актриса булуын характерлый. Ар-
сеналында лирик җылылык һәм романтик күтәренкелек тә бар. Мәктәпләрдә өйрәтелгәнчә «кире
типлар» дип йөртелгән персонажларны да җирдән беркадәр югарылыкка күтәреп уйный Бик
тирәндә, геройларының күңел төпкелендә яшеренеп яткан эчке матурлыкны күрә белү сәләте бар
анда. Кеше буларак, ул аларны кызгана, фаш итүдән бигрәк, фаҗиганең сәбәбен ачарга тырышып
уйный. Әшәке кешене әшәке итеп күрсәтү җиңел, ни өчен алар шундый хәлгә төшкән, анадан берәү
дә начар булып тумый бит, димәк, тормыш шартлары аларны шул түбәнлеккә төшергән Бу
хакыйкатьне тамашачыга җиткерү өчен Асия күп көч куя Без моны Вампиловның Маринасын.
Камалның Гайниен, кире тип дип йөртелгән башка рольләрне сурәтләвендә ачык күрәбез. Гайни,
мәсәлән, бозык хатын гына түгел, бәхетсез хатын да ул Баштарак үз хәлен дә аңламый Әмма аның
да күңелендә дөньяның тигезсезлегенә карата ачу туа. Кулыннан бер эш килмәгән бай кызларының
рәхәт яшәвенә хурлана, шул әрнүдән, чарасызлыктан күзен йомып һәлакәтенә каршы
Бу рольне заманында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская. аннан соң Фатыйма Ильская
уйнаган, Асиягә аларны күрергә туры килми, ул Гайнине үзе аңлаганча, үз табышлары үзенең
күзәтүләре буенча сурәтли. Аның уенында хәзерге заман Гайниләренең дә сыйфатлары чагылып
киткән кебек. Героиняның эчке дөньясын аңлауда спектакльнең режиссеры Ш. Сарымсаков та күп
ярдәм итә. Менә шул бозык хатынның соңгы сәгатьләрен тасвирлаган сәхнәгә күз салыйк Заяга
узган гомерен күреп торгандай, көзге алдында Гайни утыра. Фаҗигасен аңлый ул, аннан чыга
алмаслыгын да белә, дөньясына үч итеп, типтереп яшәргә тели, эче тулы каргыш, ләгънәт, ачу
белән гармун алып уйнап җибәрә Борымы татар көе «Ончы Фәхриянең вариациясен композитор
Сара Садыйкова. Асиянең үтенече буенча, махсус эшләп биргән була. Бу күренеш текстта юк. ул
Асиянең үз табышы. музыканы ул мөмкин булган һәр җирдә файдаланырга тырыша, образларны
ачуда, сүзләр кебек үк, көчле чара дип саный
Ә Гөлҗамалны уйнау— Асиягә җиңел дә. шул вакытта кыен да булгандыр. Җиңеллеге шунда:
Гөлҗамал — артистка һәм моңар кадәр Асиянең «Талантлар һәм аларга баш иючеләр-дә Негинаны
уйнап, тәнкыйтьчеләрнең уңай бәяләрен алган иде инде Негинаны уйнау миңа бик ярдәм итте, мин
аны йомшак тонда, лирик образ итеп уйнадым, ә Гөлҗамал бөтенләй башка кеше, ди артистка.
1905 елдан соңгы күтәрелеш чорында сәхнәгә аяк баскан, фанатик байларның каргышын шул
вакытта алдынгы фикерле яшьләрнең рәхмәтен алган беренче татар артисткаларының җыелма
образын гәүдәләндерү исә аңа авыррак та булгандыр кебек Негина да,
Гөлҗамал да — бер үк профессия кешеләре, икесенең дә максаты сәнгать чаралары белән халыкка
хезмәт итү, икесе дә театр хакына шәхси бәхетләреннән баш тарталар Бу охшашлык Асиянең бер
тапкан ачышларын кабатлауга да китүе мөмкин иде Ләкин актриса геройларының эчке
каршылыкларын күрә. Алар — икесе ике кеше Негина лирик характерлы, иркә хатын, ул көрәшче
түгел, сәхнәдә калу өчен аңа бай меценат кирәк була Ә Гөлҗамал киресенчә, теләсә нинди
авырлыкларны да җиңеп үзенә юл сабып барган горур, героик образ Негина труппа туплап яңа театр
ачу түгел, режиссер да була алмас иде, читлектәге сайрар кош кебек ул, кемнеңдер аны кайгыртып,
тәрбияләп торуы мәҗбүри. Ә Гөлҗамал — лачын! Аңар киңлек кирәк, биеклек кирәк Шул нечкәлекне
тойган Асия героинясының хәтта исемендә дә ныклык, горурлык күрергә тели Театрда беренче кат
укыганда пьесаның исеме «Җәмилә» була. Бу хакта ул автор белән киңәшә һәм Гелҗа- мал исемен
тәкъдим итә Борынгы татар кызларының сагышларын, өметләрен, хыялларын сөйләгән җырдан
була бу исем Асия җырны спектакльгә лейтмотив итеп ала
Вакыйгалар барышында Гөлҗамалның театрда калыргамы, әллә язмышын башкача хәл
итәргәме дип икеләнеп калган чагы була. Бу — спектакльнең иң тәэсирле җире, фикернең чишелеш
ноктасы. Алдан хәбәрдар булмаган тамашачы сагаеп көтә, ни булыр, ничек булып бетәр Әле генә
яшь, чибәр, итагатьле Сәетгәрәй баи Гөлҗамалга үзенең мәхәббәтен бәян итә Аны бәхет иленә
чакыра, кыз алдында киң ачылган оҗмах ишеге—атлап кер дә шуннан мәңгегә бәхетле бул Ул үзе
дә сөя бит, яктыга талпынучаи күбәләк кебек бәргәләнә аның йөрәге. Ләкин бәхетме соң бу? Үзең
белән бергә михнәт чиккән сәхнәдәшләреңне ташлап китү, гомереңне багышлаган бөек максатыңнан
аерылу бәхетмени' Хыянәт хакына алган бәхет бәхет була аламени? Хисләр өерендә калган
Гөлҗамалның кичерешләрен сөйләгән кебек, скрипка сулкылдый бер салмаклана ул, иә давыллап
яңадан көчәя Менә шулвакыт көтелмәгән хәл—ярым караңгы залдан берәү күтәрелә дә Гөл- җамал-
Асиянең алдына роза чәчәкләре сибә An-ак күлмәк итәгендә кып-кызыл чәчәкләр!
Онытылмас истәлек булып калган бу вакыйга Өфедә була Асия соңыннан да тама-
шачылардан күп кенә рәхмәт хатлары ала. Арадан берсе аеруча дулкынландыра аны Кайчандыр
Сәхибҗамал Волжская оештырган «Нур» театры артисткасы Бәдәр ханым Йо- сыповадан була ул.
«Сез шул вакыттагы җәмгыятьнең иркенә ата-ана ризалыгына барлык реакцион көчләргә каршы
барган татар кызының образын тудырдыгыз Сезнең уенда мин үземне дә күрдем һәм үткәннәремә
әйләнеп кайттым»—дип яза сәхнә ветераны
Болар һәм хуплауның башка төрле билгеләре — барысы да артистканың сәхнәдә, тамашачы
күз алдында барган тормышының куанычлы нәтиҗәләре Ә сәхнә артындагысын аның ул үзе белә
дә, режиссерлар гына белә Тырышлык, сәләт, гаять зур эрудиция таләп итә торган бу тормышның
туктаусыз уку. өйрәнү, күзәтү, күнегүләр белән үткәнен әйтеп тору да артык Асия, һәр образ өстендә
эшләгән гадәте буенча, Гөлҗамал роленә дә аерым дәфтәр ача. «Рольнең биографиясе» дип атаган
бу дәфтәрендә аның нинди генә искәрмәләр юк Биография никадәр тулы булса, сәхнәдә шулкадәр
җиңелрәк булачак бит Кыяр-кыймас кына сәхнәгә менгән ярлы кызының театрның якты йолдызы
дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүен күрсәтү өчен Асиягә Волжская яшәгән чорны яңабаштан өйрәнергә, А
Кариевның «Артист», Ф Әмирханның «Яшьләр» «Тигезсезләр» әсәрләрен укырга, Тукай турында
замандашларының истәлекләре белән танышырга, олы яшьтәге зыялылар белән, бигрәк тә Нәкый
Исәнбәт белән еш-еш очрашып сөйләшергә кирәк була Дәф тәрдә актерлык осталыгы,
мезансцеиалар, тавыш интонациясе, сүзләрнең дөрес әйтелеше, костюмнар һәм тагын бик күп
төрле нәрсәләргә карата искәрмәләр бар
Тормыш рәхимсез сәхнә йолдызы булган артистлар арабыздан берәм-берәм китә бара Иң
аянычлысы шунда — әле уйнар чакларында, вакытсыз китәләр Сәхнәдә микрофон белән сөйләшә
торган хәзерге заман спектакльләренә күнегә алмаган, режиссерларның эстрада алымнары белән
мавыгуына килешмәгән, татар театры традицияләренә тугрылык саклаган актерлар күбрәк дучар
була кебек бу хәлгә Орынып торган күршем булганга, Галимә апа Ибраһимованың нинди җан
газаплары кичерүен белем мин Ә бит аның уйнарпыгы бар иде әле Сәхнә гомеренең соңгы
көннәрендә иҗат иткән Ана образы шул турыда сөйләмимени Фатыйма Ильская, Галия Булатовалар
да урысларның Турчанинова- лары, Ермоловалары, Гоголевалары, Степановалары кебек
сәхнәбезне бизәп яшәсәләр, театрның дәрәҗәсе күтәрелер генә иде Инде Асия дә сирәк уйный
башлады Ул күбрәк вакытын педагоглык эшенә биреп, консерваториядә грим дәресләре укыта Юк
ул үзенең язмышына үпкәләми, белгәнеңне яшьләргә тапшыру — ул үзе бер бәхет Моннан дүрт
дистә ел элек үзе дә татар сәхнәсе корифейлары тәрбиясендә үскән иде бит Хәзер аның үз
шәкертләре бар Язмышлар дәфтәре дә ябылмаган әле, аның яңа, ак битләре бар Ул битләргә Асия
уйнаган яңа рольләр язылыр