Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кемнәр дәшә безгә
Балачактан Күкләр якын булды Үсә-үсә Күккә карадык Гашыйк булгач. Җиргә чалкан ятып. Күккә карап йолдыз санадык Хәзер дә бит һаман Күктә күзләр Нәрсә көтәм? Нәрсә юксынам?
Җиребездә нидер җитми кебек Яныбызда кемдер юк сыман Булмаганны кеше юксынмый ул Булмаганны кеше тоя алмый Тоя икән.
инде сизә икән, йөрәккәен кеше тыя алмый Тарта мине, магнитлардай тарта.
кота анда безне кемнәрдер Эзли алар Алар да бит безне йөрәкләре белән күрәдер
Галәм иркен
Тавыш ерак китә
Сөйләшәсе килә
Сез — кем ул?
Галәм чиксез
Шушы чиксезлектә ялгыз булса бу җир Мескен ул?
Безнең өчен генә Кояш батмас.
Безнең өчен генә Таң атмас.
Ялгыз булу безнең — мөмкин түгел, ялгыз итеп ходай яратмас?
Ишетәм мин?
Гомер буе безне
кем чакыра9
Безгә кем дәшә9
Бар ул анда.
бар ул тере җаннар
Күкләр белән күңел сөйләшә?
Тетрәгән Җир
Көтмәгәндә бу Җир кайчак убылып китә Ил кайгыга бата — бер тетрәве җитә йә чайкалып куя. йә селкенеп ала Шәһәр торган җирдә хәрабәләр кала
Булганы юк аның гыныч торган чагы Кайный Җирнең каны кайный Җирнең җаны.
Тетрәндердек Җирне үзебез дә шактый
Аның кайтавазы рәхмәт булып кайтмый
Тетрәр чат-ы аның, тетрәр чагы — бигрәк Кеше — Җиргә бәла, кешегә Җир кирәк
Телгә килер тагын — тетрәр кайсы якта9 Җир гегрәүләр безгә җавап булып кайта?
Тетрәсә лә бу Җир кайсы төбәгендә, тетрәү үзәкләре — кеше йөрәгендә
Кадыйр СИБГАТ (1942» — шагыйрь. пшпшр Һм рус теллвренОв д/тья курган унги якын китап авторы Vaiiudu яши
Гомерлек сорау
Кайлардан килде ул безгә7 Инде күптәннән таныш Гомерең буена бара һаман шул бер уй-сагыш
Елдан-ел ныграк бәйләнә — тыныч көннәре сирәк Кеше дә бер. гомер дә бер — язмышны аңлау кирәк
Кемнәр без9 Кайдан киләбез9 Юллар кайсы тарафка9
Аңлап булмый, белеп булмый артка, алга карап та
Ниләр көтә илнс-жирнс. Кешелекне ни котә? Менә шушы билгесезлек бүген җанны өшетә
Яшибез кебек Әллә соң белмичә яшәп була9 Гомер үтә. кичләр була, җавапсыз көннәр туа
Без кая таба барабыз? — Алла шул сорау тора!
Уяндык та.
Кайнарла ул көләч йөзле еллар9 Алкышлары китми колактан — Киттегезме9 — диләр — Җиттегезме9 —
Яулык болгый еллар ерактан Елларны да мандык, юлларны да. ыштанны да мандык кызылга. Уяндык та тирән уйга калдык — йөзләр чытык.
тешләр кысылган
Тешне кысып гомер итеп булмый Инде күптән тешләр әрниләр Күпме еллар.
Күпме гомер шулай
Оят безгә!
Без бит гарьлеләр
Кодрәт кирәк
Үтисе бар әле замананың зарур эшләрен Юкса, шулай кысып яши-яши, коелып та бетәр тешләрең.
Бары шулай гына
Гел хурланды кеше жиңелүго, җиңүләргә тартты гомер буе Берәүнең лә җиңеләсе килми, тик җиңүдә, тик җиң үлә уе
Беренчеләр без будырта тиеш күп яшәдек инде җиңә-жинә Җиңүләргә салдык гомерләрне, еллар очты, мөлкәт очты жило
Хәлен җитсә җинү кирәктер дә Хәлең юкта җиңелү дә кирәк Икесен дә кабул итәр өчен акыл кирәк бераз, сабыр йөрәк
Каян килгән диген ул батырлык9 Бик йөрәкле затлар булганбыз шул Без ыштансыз килсәк тә дөньяга, идеяле булып туганбыз шул
Җиңелмәдек! Безне кемнәр җиңсен9! Җинә-жиңә инде тәмам ардык
Аллыбызда якты маяк! диеп, каратнътга таба китеп бардык
Һәм туктадык Болай булмый икән Дөреслеккә карап башны идек Җитте безгә бу җиңүләр! дидек. Җитте безгә җиңелүләр! дидек
Табынырга аллаң булмаганда Кеше булу зарур икән, димәк Җиңелүсез, җиңүләрсез генә яшәү кирәк бүген, яшәү кирәк!
Мактанмыйча, зурланмыйча тына. Без инде ул Боек, дими генә. Башкаларны хурламыйча гына, капиталистларга тими генә
Имин генә, тыныч таңнар белән кон итәргә язсын безгә ходай! Гаделлек һәм кешелеклек белән Бары шулай тына Бары шулай!