Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кырымда гына!
Иркә ҖИЛ исә иркәләп Диңгез, таулардан монда; Каштаннар бик куштан үсә Гүзәл Кырымда гына.
Тере әкият дөньясы — Диңгез ярлары монда. Мәкләр ялкынланып үсә Гүзәл Кырымда гына.
Магнолияләр баш ия Кошлар җырына монда. Чиксез ярлары хыялның — Гүзәл Кырымда гына.
Тынгысыз диңгез йөрәге Шагыйрь җаныдай монда, Җанга сихәтле ял алу — Гүзәл Кырымда гына.
Туган җир кадерен белә Иле булганнар гына— Кырымлы — тояр кыйммәтен Гүзәл Кырымда гына!
Бер карасам...
Кырым-татар шагыйре Әнвәр Сәламәтнең якты хатирәсенә.
Бер карасам — күзләреңдә Яшьле еллар язмышы; Бакчасарай багларыдай Шаулый диңгез камышы.
Бер карасам — күзләреңдә Утлы җырлар сулышы. Көзге ачы җилләр...— уйда Бөек Ватан сугышы...
Бер карасам — күзләреңдә Карурманнар тавышы, Кырым-татар кызларының Судан кайтып барышы.
Әдхәт СИНУГЫЛ (1935) — шагыйрь. тКөньяк гөлләре» һ. б. китаплар авторы Тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ташкентта яши.
Бер карасам — күзләрендә Ятим көннәр каргышы... Бәхрел-сияһI диңгезенең Хәсрәт йоткан сагышы.
Хыянәт!
Миңа син бик күп күрәсең, диләр... Күпме мөмкин «күрми» яшәргә?! Карганы — «ак», аккошны — «кара» дип. Күрәләтә ничек дәшәргә!
Миңа бик күп ишетәсең, диләр, Колак булгач, ничек ишетмим?! Ишетеп тә, «ишетми» яшәүне Мин үземә һич тә иш итмим!
Миңа син бик күп беләсен, диләр,— «Белмәгәннең — беләге тыныч...» Белгән белән диңгез кичеп була, Белмәгәннәр белән — куркыныч!
Миңа бик күп сөйлисен син, диләр, Хак сүз сөйләү — түгел җинаять... Күп сөйләгәннәрне сөймиләр. Тик
Дәшмәвен дә бүген — хыянәт!