ШИГЫРЬЛӘР
Күгебезне нурлап
Бисмилласыз үскән малайлар, дип Тиргиләрдер безне тиргәвен. Нишли ала идек, иңебездән Басып торгач ата фиргавен.
Денебезне. иман-көнебезне Талаулары әллә ялганмы... Коръән белән бергә җиргә салып Таптаттылар бездән алланы.
Изгеләрдән түгел, «дин юлыннан Бизде»ләрдән өлге алдык без. «Иман шартын тартып тәмәкегә». Миһербансыз калган халык без.
Кем соң безгә сабый чагыбыздан, Татлы су, дип, агу эчергән?
... Барысын эшләү бер тиранның гына Килер иде микән көченнән?
Мөритләре азмы булган аның, Тирәсендә биеп йөрүче.
Мөртәт җанлы шымчылары белән Мыжгып торган бөтен ил эче.
Ә андыйлар ялган дан-шөһрәткә Омтыл га н на р боры н -боры нна н. Бер гаепсез күпме асыл затлар Шәһит киткән шулар кулыннан?!
Күрмәдекме хаин бәндәләрнең Этлекләре чиктән ашканын: Җирне зар елатып, мәчетләрнең Актардылар нигез ташларын.
Түр сәкедән төшеп, ил агасы Намазлыгын җәйде идәнгә. Күңел түрендәге ышанычын Саклады ул яшереп тирәнгә.
Иманына тугры калганнарның Башкайлары ниләр күрмәде?! Тик кайда да олы өмет белән Көтте алар килер көннәрне.
Рәнҗетелгән җаннар гынамы соң. Бөтен җиһан көтте тилмереп. Килде ул көн явыз көчләр корган Тимер киртәләрне җимереп.
һәр нәрсәне бүген ипләп кенә Үз урынына куя замана...
Күгебезне нурлап күтәрелә Бисмиллалы. Айлы манара.
Күтәрелә... Бишегеннән төшкән Сабыйларның күзе кыйблада. Тугры юлдан атлап керер алар Мәрхәмәтле, имин дөньяга.
Туфрагына куям битемне
Сагышларның сары булуына Күптән инанса да күңелем,— Бетмәс сагышым төсе итеп, ап-ак Каеннарга сарылам мин бүген.
Үсә алар — әнкәм мәңгелеккә Йокыга талган изге урында. Колагыма нидер пышылдыйлар, Кушалардыр сабыр булырга.
И каеннар, сабыр була күр, дип Әйтүләре генә җиңелдер.
Сагыш уты йотып яшәүләре Беркемгә дә җиңел түгелдер.
Җирдә берни җуя алмас сагыш Барадыр ул гомер буена.
Зиратына килсәм, акрын гына
Әнкәм дәшә сыман тоела:
— Кайттыңмыни, улым.... Бу юлы да Кайткансыңдыр инде азга син.
Бу тормышка гашыйк каеннарны Йомшак кына итеп назла син.
Исән чакта мин боеккан кебек Боекмасын алар берсе дә.
... Нишләтим соң, әнкәй, каеннар да Минем белән бергә көрсенә.
Авыр уйларымны уртаклашып Тирбәләләр алар тын гына. Бер өлеше күчкән сагышымның Каеннарның кичке моңына.
Кайнар сулышың булып искән җилләр Маңгаемнан үбә шикелле.
Киптермәсме, диеп, күз яшемне, Туфрагыңа куям битемне.
Иңемә өзелеп төшкән яфракларны Сыйпасам да җаным җылына.
Ак каеннар тәсбих әйтеп утыра. Әнкәй, синең яхшылыгыңа.
Карап туя алмыйм зәңгәр күктә Очкычларның ак эз сузганын. Эзен күрәм чыклы үләннәрдә Җәйләүләргә узган кызларның.
Төнге сакта торган Ай, хушлашып, Тау артына төшеп күмелә.
Кошлар җырын тыңлап уянган көн Ядкарь булып күчә күңелгә.
Бер мин генә түгел, ул моң-җырны Бөтен Галәм йотылып тыңлыйдыр. ... Туган җирне шундый авылларсыз Күз алдына китереп булмыйдыр.
Авыл язларына җитәме
Җитәме соң... Җанга җылы өргән Авыл язларына җитәме?
Су читендә үскән тирәкләрне Җилләр назлавына җитәме?!
Кар астыннан борын төртеп чыккан Уҗымнарым күзне иркәли: «Безнең белән бергә, әйдә, син дә Яшәреп ал!»— диләр микәнни?
Кем теләмәс гомер кичерергә Яшьлек белән мәңге дус булып: Юккамыни тагын җыр сузамын Язгы ташуларга кушылып.
Тургайларга ияреп күккә менәм. Канатланып туймый күңелем. Тик шулай да иген кырларыннан Аерылыр кеше түгелмен.
Башкалардан элек тоям кебек Үзәннәрдән хуш-ис бөркүен. Ләйсән юып үткән үзәннәрдә Гөлләр ача. әнә. керфеген.
Кичке шәфәкъ сүнеп бетәр-бетмәс Таң сызыла офык буйлата.
Җирне, ахры, төнге йокысыннан Сыерчыклар җыры уята.
Нинди байлыкка да алыштырмам Алар сайрап торган иртәне.
... Җитәме соң, җанны ашкындырган Авыл язларына җитәме?!
Ике иңдә ике фәрештәм
Картлар әйтүенә караганда. Мин башкара торган һәр эштән йә яхшылык эзли, йә яманлык Ике иңдә ике фәрештәм.
Каләмнәрен, имеш, кулларыннан Төшермәсләр, әй. мин үлмичә. Уң ягыммы баса, сул ягыммы, Изаланам шуны белмичә. Гел яхшылык эшләп яшим кебек. Хыянәтне сөймим, ялганны. Уңъяк иңемдәге фәрештәм соң Бөтенесен язып барганмы?!
Яман якларымны яздырмауның Бер табасы иде әмәлен: Сулъяк иңемдәге фәрештәнең Сындырасы иде каләмен...