Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тормыш алда гына
Адым атлап узган юлларымны уем белән узып утырам. Гомер җиле эзләремә минем төрле-төрле хисләр тутырган. Кайчакларда тетрәп-тетрәп куям — ничек шулай атлый алганмын?! Упкын кыры буйлап йөргәнмен дә — искитмәле — исән калганмын. Килә кайчак кайбер эзләремә кабат басып шунда каласы... Олы мизгел өчен бар үткәнен бирә ала адәм баласы. Кайберләре йөзне кызартырлык. Андыйларын килә күмәсе — тузанының хәтта бөртеге дә килер буыннарга тимәсен. Әмма ешрак бер елыйсы килә кайбер эзләремә капланып — бәхет эзе бераз читтә булган, мин үткәнмен шунда атламый. ... Хисләремне хисләр алыштыра... Үз-үземә туа үтенеч: алга кара — тормыш алда гына, ян-як — гыйбрәт, артта — үкенеч...
Автопортрет — 90
Күзгә-күз калган чакларда үзем белән, тугарылып, мин үземнән үзем көләм, бармак төртеп... Исәрләнеп.. Шаша-шаша... һәм көзгенең салкын пыяласы аша бәреп чыга күзләремнең зәңгәр нуры, ялкынсынган горурлыгыма тоташа.
Айнып китәм... Искә киләм... Тетрәп куям. Ике дөнья йомган күзләремә сыйган... Күңел күзем кылганнарымны актара — ак та кара, ак та кара. Ә арттарак кирәк сүзләр ятып калган әйтелмичә, фәрман көтеп, минем күзләремә карап...
Азмыни ул безнең күздә сүзгә киртә?! Яшәдек ич шәүләбездән өркә-өркә.
Ренат ХАРИС (1941 елнын 6 маенда туган) — шагыйрь, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән күпсанлы шигырь китаплары авторы. Ул - Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Татарстан ССРның атказанган сәнгать ннчеклесе. Казанда яши.
Бизәксез чорда яшибез диеп һич тә санамам хәзер төрле ахмаклыклар чәчәк аткан замана.
Чәчәк булгач, җимеше дә аның, һичшиксез, пешәр, уйланып ятканда бермәл өзелеп башка төшәр.
Шул баш, бәлки, ачыш ясар — чорны бизәячәкне...
Ләкин дәвер Ньютоны күрәме ул чәчәкне.— вакытында ятыр өчен җимеш төшәсе төшкә.
Күрәдер... Ләкин уйлыйдыр:
• Төшеп башымны тишсә?..»
Шушы курку күздә калган яры булып. Үз-үзеңнән көлү генә, дары булып шартлата ала киртәләрне. Шуна күрә үз-үземә карыйм яшен шары булып.
Минем җаным
Төнге яктылык
һәм көндезге караңгылык
арасында ара булып
очып йөргән куе болыт —
минем җаным.
Асты Җиргә якын — асты ал кан.
Өсте Күккә якын — төссез томан.
Тәнем, сер сөйләргә әзер балбал сыман, җаны кайтканны көтеп тора, һәм ул кайта, сеңә минем тәнгә... һәм мин
төнге яктылык
һәм көндезге караңгылык
арасындагы сергә тәңгәл.
Сәйях
I
Җир өстенә ялгыш килеп чыккан тамырларга баскан чагында мин уйланам никтер халыкларның сәйях кешеләре хакында.
Җирнең читен эзләүчеләр булган, теләүчеләр күкне тишәргә, диңгез суын яндырып карар! а, ә көленнән аркан ишәргә... Кайберләре яңа утрау ачкан, кайберләре - яңа материк, берәүләре байлык алып кайткан, берәүләре яңа матурлык. Шәһит китүчеләр күпме булган?!
Калучылар читтә тилмереп?!
Үз халкыңа бәхет юллаганда аяу мөмкинмени гомерне?!.
Бу тамыр да менә килеп чыккан — тетелеп беткән йомшак кайрысы.
Үзе өчен мени?! Аңарда бит агачының яшәү кайгысы.
2
Мин дә тамыр.. Сыртым каезланган...
Сызланамын «Татар! Татар...» дип.
Бәхет эзлим. Тапсам, үз халкыма өлгералсам иде кайтарып.
... һәм без гомер сөрәбез... Сөрә-сөрә күрәбез — пычрак икән тирәбез, тозсыз икән өйрәбез, комнан аркан үргәнбез, салкын суга өргәнбез, кемнәрнедер кызганып, салып ыштан биргәнбез...
Күрәбез дә күрәбез, шырык-шырык көләбез, көлә-көлә бөләбез, бөлә-бөлә үләбез — әйләнәбез көлгә без. табынсак та гөлгә без...
Әверелик илгә без. тузан булмыйк җилдә без. таза әле җилкәбез — әверелик илгә без!
Җирсү
МИНИ ПОЭМА
'Җидем — ризык кабул иттем мәгънәсендә
Идел суы аккан якка мин канатлы тулпар атта ничә барып ничә кайттым! Идел кебек армый атым. Мине нидер шунда тартты...
Әрем исеннән исердем, һәм дала кебек искердем, картайдым балбаллар сыман, җидем* гасыр, эчтем томан... Мине шунда тартты һаман.
Кан кардәшем кыпчакның да. Кодрак яккан учакның да таныдым көлен тузанда — күңелгә якын ызанга күз нурым тиеп узганда.
Шәлберәйгән корганнарның имидәй торганнарына ауган булды китеп исем һәм таныдым каным исен, туфрак тыны куйгач исеп.
Гөмбәздә сайрады тургай... Тургайны алыштырды Ай... Диңгез җиле тынга керде... Җилүләннәр җир себерде... Мин тагы да җирси бирдем.
Ат тояклары күтәргән болыт ашкандыр күкләргә, кыйммәтле хәбәрләр асып. Җир тирәли тасыр-тасыр әйләнәдер ничә гасыр.
Яугандыр, бәлки. Азауга... Шәт яугандыр ул Казанга, кушылгандыр җирем белән — юкса нинди серем белән мондый җирсү чирен беләм?!
Басып җиргә, карап күккә соравыма җавап көтәм... Далага кушыла диңгез. Күңелемдә алар тигез — менә кайда туган нигез!
Сәмәндәрдә! Фанагурда!
Аннан — Болгар... Алтын Урда...
Аннан — ялган тарих үткән...
Җилләр елгаларны бөккән...
Комнар күчкән... Эзләр беткән...
Көненә йөз шалтырыйдыр телефоным... Туксан тугыз шалтырыйдыр көтмәгәндә. Таба мине таныш-белеш, зур җитәкче, әтрәк әләм, даһи, мескен, кеше, бәндә — барысы да көтмәгәндә... Көтмәгәндә... һәм шулай ук көтмәгәндә туктый эшем, бер сәбәпсез. Нидер көтәм каушый-каушый. күзем төшә телефонга... Тынып калам... Ул шалтырый... Телефонда — әни тавышы.
Кеше булыйк
1.
Кәүсә буйлап авыр яшел сутын Җир кояшка таба куа ник?
Күзне ачып якты күргән саен, кеше булыйк әле — куаныйк!
2.
Былбыл булып җырлый җәйнен җаны — һуштан яза гөлле купшылык.
Безнең күкрәктә дә моңнар яши. кеше булыйк әле — кушылыйк!
3.
Тамырларын яфраклары белән һәрбер агач, үлән каплый ник? Иң борынгы изге гадәт — шушы, кеше булыйк әле — кабатлыйк!
4.
Тагын Җиргә болыт балалары коелалар актан киенеп...
Кем1ә — кәфен, кемгә — туй күлмәге... Ә без кеше булыйк — сөеник!
Карап Кодрак килгән якка мин канатлы тулпар атта сәяхәткә чыгып керәм. Чыккан саен шуны күрәм: гомер кыска, тарих тирән...