Логотип Казан Утлары
Повесть

ҺӘР СОЛДАТНЫҢ ҮЗ УЕ


елның апрель башында мин хезмәт итә торган артиллерия полкын Краснодардан Кировоградка күчерделәр
Полк заманына күрә яхшы коралландырылган иде Яңа гына камилләштерелгән озын көпшәле, 122 милли-метрлы. еракка ата торган гаубицаларны көчле тракторлар тарта, ә сугышчылар бар да әрҗәләре махсус көйләнгән автомашиналарга утырып йөри
Кировоградка безне берничә эшелонга төяп җибәр-деләр Шәһәрдә тукталып тормадык, вокзал артындагы запас юлдан тиз генә дүрт-биш километр читтәге агачлык эченә урнашкан лагерьга киттек
Шулай итеп, без палаткаларда яши башладык Кар эреп беткән булса да, әле салкынча иде Кичләрен
уеннарын карап утырдым
Яшь вакыт — яшь вакыт инде ул Чибәр генә татар кызы белән танышып, мәхәббәт утында да яна башлаган идем
Менә шундый иркенлектән соң, монда. Кировоград янында, лагерьда ябылып яту бик авыр тоелды, әлбәттә Өстәвенә, өйрәнүләр бик каты иде Еш кына төннәрен сугышчан тревога була Ут капкан төсле, тәмле йокыдан уятып алып чыгып китәләр дә. уннарча чакырым җир йөгертеп, кире лагерьга алып кайталар. Йөгерү генә булса ярар иде Бертуктаусыз окоп казыталар Берсен казып өлгермисең, икенче җиргә күчерәләр Ә көндез, гадәттәгечә, тагын өйрәнүләр.
Мин топовзводта исәпләүче булып хезмәт итә идем Безнең исәпләүчеләр отделениясенә югары һәм урта белемле егетләр тупланган Ә отделение
өсне чишенеп юрган астына кергәндә яки иртән торып физзарядкага басканда тешкә-теш бәрелә.
Краснодардан соң мондагы лагерь режимына өйрәнү кыен булды Анда чакта без бик еш шәһәргә чыгып йөри идек Мин татар клубына бара идем Әйе, әйе, Краснодарда татар клубы бар иде Ул үзәк урамда — Краснаяда, зур йортның беренче катына урнашкан иде
Шәһәрдә татарлар шактый күп икән Алар бар да дип әйтерлек Пенза ягыннан күчеп килгән мишәрләр Сәүдә оешмаларында эшлиләр Шәһәрнең төрле почмагында яшәгәнлектән, очрашу өчен буш вакытларында клубка җыелалар Клуб кичләрен халык белән тулы була Китапханәсе бар Казаннан гел яңа китаплар алдырып торалар. Драмтүгәрәк эшли Бер мәртәбә «Галия- бану*ның репетициясенә туры килдем Бик теләп үзешчән артистларның
командиры — өч класс белемле Зорин фамилияле сержант Фамилиясе урысча булса да. ул үзе милләте буенча украинлы иде Украинлыларга хас бик нык акцент белән сөйләшә Хезмәт срогын тутырганнан соң үзе теләп армиядә калган Шулкадәр теләп хезмәт итә аның өчен, гүя, солдат вазифасыннан да изге башка бер эш тә юктыр кебек. Түрәләр алдында чәче белән жир себерергә әзер Бик пөхтә йөри Кирза итеге көзге кебек ялтыратылган Гимнастерка ♦ якасындагы ак бүзне көненә ике-өч мәртәбә алмаштырып тегә “
Артиллериядә исәпләүче хезмәте ул вакытта ук инде иң кимендә урта белем таләп итә иде Чөнки ут ача торган ноктаны батарея белән бәйләр * өчен шактый катлаулы исәпләүләр ясарга кирәк Безнең сержант әзер форму- з лалар белән эш итә иде Ул аларны бик тырышып яттан бикләп алган, һәр су- Е гышчыдан шуны таләп итә. Шул формулалардан башка эшләнгән исәпләү- § ләрнең берсен дә кабул итми Аларны бүтән юллар белән дә исәпләү мөм- 5 кин булуын һич башына сыйдырмый иде
Бездә тагын Мороз фамилияле Ростов егете бар иде Профессиясе буенча « геодезист Яңа гына институт бетергән Шуңа күрәдерме сержант белән ф бик исәпләшәсе килми аңа кимсетеп карый һәм өйрәнү вакытында батареягә - ут ачарга кирәк булган мәгълүматларны бөтенләй башка юллар белән исәпләп “ чыгара Моңа сержантның бик нык ачуы чыга һәм шушы нигездә алар гел = низаглашып торалар иде. <
Сержант мине дә бик үк яратып бетерми Эш шунда, әз генә буш “ вакыт булдымы, мин шигырь язарга тотына идем Аның минем нәрсә язуым я турында бик беләсе килә Мин исә һич кенә дә нәрсә белән шөгыльләнүемне = аңа белдерергә теләми идем
Әле Краснодарда чагында ук бер поэма тәмамлап Казанга. Язучылар союзына, җибәргән идем Озак та узмады. Муса Җәлил имзасы белән җавап та килгән иде Анда: «Поэмагыз ошады Альманах чыгарырга җыенабыз, әсәреңне шул альманахка тәкъдим итәргә уйлыйбыз Ләкин исемен алмаштырырга туры килер «Сайрый тургай» ничектер килешеп бетми « дип язылган иде Поэманың шуннан соңгы язмышы миңа билгесез Кулъязмасы үземдә калмады Альманах чыккандырмы, юктырмы — кызыксынганым булмады Поэма дигәнем кып-кызыл итеп язылган озын бер шигырь иде
Тора-бара шигырь язу белән шөгыльләнүем өчен сержант Зорин мине бөтенләй эзәрлекли башлады Бер көнне мендәр астыннан кулъязмаларны алган Алар латин хәрефләре белән язылган иде Чөнки урысча нигезендә төзелгән әлифба татарларга яңа гына кереп килә иде әле Безне мәктәптә яңалифчә укыттылар Шуңа күрә күпчелек, шул исәптән мин дә. үземә кирәкле язу-сызуны латин хәрефләрендә язуны дәвам итә идем
Яңалифчә язылган кулъязмам сержант күңелендә шик тудырган Ул мине ниндидер ярамаган эш белән шөгыльләнүдә гаепләргә чамалый башлады Миңа үземнең нәрсә язуымны әйтүдән башка чара калмады Моны тел белән генә әйтеп ышандырып булачак түгел иде Үземнең Казанда дәүләт китап нәшриятында басылып чыккан шигырь җыентыгымны күрсәтергә туры килде Бу вакытта минем ике шигырь җыентыгым бар иде инде Дөресрәге, бер ярым җыентык Беренче җыентык 1938 елда яңалиф хәрефләре белән басылып чыкты Бу җыентыкның беренче яртысында Әгъзам Камал, икенче яртысында минем шигырьләр басылган иде
Ул елларны вакытлы матбугатта, җөмләдән «Совет әдәбияты* журналында. минем шигырләр еш басылып тора иде Шулай ук Әгъзам Камал да шигырьләре белән матбугатта актив катнаша. Ул тиз арада бер җыентык әзерләп нәшриятка илтеп бирде Аннан күреп мин дә кечкенә генә җыентык илтеп тапшырдым Ул вакытта редактор булып эшләгән Зәкия Садыйкова аны. ни өчендер Әгъзам Камал җыентыгына кушып, бер китап итеп чыгарды Җыентыкка Әгъзам Камалның «Җилфердә, байрак» дигән бер шигыре бар иде Китапка да шул исемне куштылар
Икенче шигырь җыентыгым «Сөю» хәзерге хәрефтә 1940 елны чыкты
Ике шигырь җыентыгым үзем белән иде Мин гаскәри хезмәткә киткәндә бөтен әйберемне алып киттем Хәер, олы итеп әйбер дип әйтерлек нәрсә дә юк кебек Бар булганы бер-ике пар күлмәк-штан белән сөлгедән тора иде Тагын кулъязмалар, төрле вак-төяк китаплар — һәммәсен бергә җыйгач, тактадан эшләнгән кечкенә генә чемоданның яртысын да тәшкил итми иде Техникум бетергәнлегем турында бирелгән кызыл катыргы тышлы аттестат та шушы чемоданда иде
Казанда бер ялгызым яши идем Әти-әни авылда торалар Аларга солдатка
б.КУ.м» HI
алынуымны әйтеп язмадым Акком асты урамындагы фатир хуҗам белән исәп-хисапны өздем дә чемоданымны күтәреп туп-туры военкоматка киттем Бары да ничектер күршегә кереп чыгу кебек кенә хәл ителде Беркемгә дә мине озатып, мәшәкатьләнеп йөрергә туры килмәде
Казаннан безне товар вагоннарына утыртып алып киттеләр. Бу минем үз гомеремдә беренче мәртәбә шундый ерак сәфәргә чыгуым иде әле. Шуңадырмы. юлда бик ямансу булды Өстәвенә, билгесезлек эчне пошырды. Кая, нинди частька эләгүебезне әйтмәделәр. Поезд бик акрын барды Пенза. Балашов. Ростов шәһәрләрен узып, Төньяк Кавказга килеп кердек Ниһаять, Краснодарга килеп туктадык Матур, бай шәһәр, барыннан да бигрәк андагы яшеллек безне таң калдырды. Бу вакытта 1940 елның июнь азагы иде.
Мин яшем буенча армиягә 1939 елның көзендә алынырга тиеш идем Чираттагы чакырылыш вакытында калдырып тордылар, ни кадәр ялынсам да. алмадылар Хәрби комиссар сөйләшергә дә теләмәде «Мулла семьясында тугансың, андыйларның Кызыл гаскәрдә хезмәт итәргә хакы юк».— дип кырт кисте Миңа ул вакытта бик авыр булган иде. Шуннан соң ярты елдан аз гына артык вакыт үтте Әтиемнең кем булуын сорап та тормадылар, солдатка озаттылар. Соңыннан гына белдем; бу чакырылышта барысы да дип әйтерлек шул минем кебекләр җыелган иде Кайсы кулак малае, кайсының әтисен яки берәр туганын халык дошманы ясап, утыз җиденче елны төрмәгә утыртканнар.
Без хезмәт итәргә тиешле часть Краснодар шәһәрендә урнашкан иде. Ул шәһәрдән бераз читтәрәк, әрмән зираты янындагы хәрби шәһәрчектә иде Шәһәрчек эче әйбәтләп җыештырылган Бөтен җирдә тәртип Юлларга ком сибелгән Юл буйлап чәчәк түтәлләре тезелеп киткән.
Безне баракларга кертеп, һәркайсыбызга урын-җир, солдат киеме бирделәр Барактагы ике катлы сәкеләр миңа бик сәер күренде Чөнки андый сәкеләрне беренче мәртәбә күрүем иде Шул сәкеләрдән урын сайлап йөргән арада бөтенебезгә бер кисәтү булды: «Карагыз, киемнәрегезне яхшылап җыйнагыз, хезмәт срогын тутыргач, алар кирәк булачак. Яңа закон буенча, демобилизацияләнгәч, хәрби формалар кире алына һәм частьта калдырыла»,— диделәр. Бик киеренке еллар иде шул.
Минем алга сержант Зорин каршында үземне аклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты Шул исәп белән чемоданымны эзләп, солдатларның шәхси әйберләре саклана торган келәткә киттем. Башта келәт мөдире сөйләшергә дә теләмәде Бик ялына торгач, риза булды тагын Китапларымны сержант Зоринга алып кайтып күрсәткәч кенә, ул миңа бәйләнүен ташлады Хәтта без аның белән дуслашып та киттек. Ул: «Мине шигырь язарга өйрәт»,— дип йөдәтә башлады Мин аннан «Урысча яза белмим»,— дип котыла идем.
Лагерьда өйрәнүләр көннән-көн кызып, кырык беренче елның апреле узганын сизми дә калдык Беренче май көнне бөтен коралларыбыз белән Кировоградка, хәрби парадка альт чыктылар Беренче мәртәбә шәһәрне шунда күрдек. Ул артык зур түгел икән. Ярты өлеше калкулыкта, икенче яртысы иңкү җиргә урнашкан Бер юнәлештә генә йөри торган трамвае бар. Калкулыкка менә дә, аннан шул юл белән кире алып төшә
Без үзәк мәйдан аша марш басып үттек. Трибунада күбрәк хәрбиләр иде Иң зур дәрәҗәлесе — полковник Аны корпус командиры Малиновский диделәр Имеш, ул монда Кировоградка күптән түгел генә килгән Аңа кадәр Мәскәүдәме, Ленинградтамы, кайсыдыр бер хәрби академиядә укыган
Парадтан соң без туп-туры лагерьга кайттык һәм ул көнне бик иркенләп ял иттек Май бәйрәменнән соң өйрәнүләр тагын да катыланды Шуңадырмы, көннәр бик акрын үтә, ял арасы бер ел кебек озак тоела иде
Безгә, кызылармеецларга, аена ун сум акча түлиләр иде Шул акчаны алган атна бик күңелле үтә иде Мин үзем якшәмбе көн хәрбиләр кибетенә барып, шул ун сум акчаны бетереп кайтудан аеруча ямь табам
Ял көннәрендә иртән «подъем» булмый Әмма, өйрәнелгән гадәт буенча, шул вакытта барыбер уяныла Яшь чагында йокыдан уянгач, юрган астыннан башны чыгарып, ялкаулык симертеп ятудан рәхәтрәк нәрсә бар икән?
Иртәнге тору сәгать биштә була торган иде Мәскәү радиосы да тапшыруларны иртәнге сәгать биштә башлап җибәрә Лагерьдагы бер репродуктор без яшәгән палатка янында агачка, баш очыбызга эленгән иде
1941 елның 22 июне — якшәмбе көн Мин иртәнге сәгать биштә палатка янындагы репродуктордан «Коминтерн» исемендәге радиостанция сөйли» 82
дигән сүзләрне ишетеп, йокыдан уянып киттем. Һәм ял кене булудан файдаланып. бик иркенләп соңгы хәбәрләр тыңларга җыендым. Мине барыннан да элек Казан. Татарстан хәбәрләре кызыксындыра иде. Ул көннәрдә Казанда. Казанда гына түгел, бөтен Татарстанда Мәскәүдә уздырылачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек алып барыла иде. Бу әзерлекнең барышы турында Мәскәү радиосы да бик еш хәбәр итеп тора Мин « ашкынып, бүген дә шул булачак декадага әзерлек турында берәр хәбәр х булмасмы. дип, радио тыңларга тотындым Тапшыруларның бик буталчык 1 башлануы мине гаҗәпкә калдырды Татар әдәбияты һәм сәнгате турында * берәр хәбәр булгандырмы, юктырмы — анысын хәтерләмим, берничә минут- 5 тан кинәт тапшыруларны өзеп, көндезен халык комиссары Молотов радиодан р чыгыш ясаячак, дип әйттеләр. Аннан тагын соңгы хәбәрләргә күчтеләр 2 Ул да түгел, ниндидер аңлаешсыз музыка башланды
Башка ял көннәрендә иртәнге ашка кадәр урыннан торасы килми иде ~ Әле ачык бер нәрсә билгеле булмаса да, мин торып кызу-кызу киендем дә т палатка кырыена чыгып утырдым Күрше палаткалардан да берәм-берәм “ чыга башладылар Берәүнең дә күңеле тыныч түгел, бары да нәрсәдәндер а шикләнә. Хәтта аяз күктән җиргә сибелгән иртәнге кояш нурлары да шомлы “ булып тоела, йөрәктә ниндидер билгесез курку хисе уята
Иртәнге аш вакытында сугышчан тревога булды Безне, штаб батарея- < сында хезмәт итүчеләрне, сафка тезеп, шәһәргә алып киттеләр Шәһәр хәрби “ комиссариаты янына килеп туктаганда урам халык белән кырмыска оясы J кебек мыжлап тора иде Безне хәрби комиссариат ишек алдына алып керде- = ләр дә һәркайсыбызның кулына бер кочак повестка кәгазе тоттырдылар я Аларны кичкә кадәр таратып бетереп, «төп»ләрен кире китерергә кирәк иде. Шулай итеп, мин коне буе чакыру кәгазе таратып йөрдем Кая килеп кермә, елау, сыкрау, күз яше ага. озату мәҗлесе Ишек ачып бусаганы атларга өлгермисең, кулга рюмка китереп тоттыралар Мин үземне кулга алдым Әгәр алар сүзен тыңлап аракы эчә башласам, бик тиз аяктан егылачак идем Повесткаларны таратып бетерү турында әйтеп тә торасы юк Җитмәсә, винтовкам үзем белән Әгәр исереп егылсам, ул чит кеше кулына эләгәчәк Аннан ревтрибунал каршына басып җавап бирәсеңне кот тә тор
Мин һаман сугыш башланганын ачык белми идем әле Бүгенгедәй хәтеремдә, Овчаренко фамилияле бер кешегә повестка тапшырырга кергәндә, анда радиодан Молотов чыгышын тыңлыйлар иде Мин аның соңгы сүзләрен генә ишетеп калдым «Безнең эшебез гадел, дошман тар-мар ителер, без җиңәрбез»
Повесткаларны мин кичкырын гына таратып бетердем «Топ»ләрен кайтарып, шәһәр хәрби комиссариатыннан чыкканда көн караңгыланып килә иде инде
Лагерьга төн уртасында кайтып кердем Лагерь халык белән шыгрым — көндез монда яңа кешеләр китереп тутырганнар Безнең палатка янында да бер төркем халык җыелып тора иде Аларга сержант Зорин яңа хәрби киемнәр өләшә Ул миңа да өр-яңа күлмәк-штан. аяк чолгавы һәм кызылармеец формасы тоттырды
Хәзер үк чишенеп киен, диде
Бераздан тагын шуны белдем монда, лагерьда, безнең полкның дүртенче дивизионы гына калган иде Өч дивизион һәм полк штабы көндез үк киткән Дүртенче дивизионга запастан чакырылган кешеләрне өстәп. яңа полк оештырганнар Шулай итен, мин үземнең яңа полкка күчүемне сизми дә калдым Бу полкта бөтенесе яңа иде Туплар, аларны өстерәп йөрүче тракторлар, автомашиналар — барысы да яңа. Хәтта безнең винтовкаларны да алмаштырдылар Рус винтовкаларын җыеп, беренче бөтендөнья сугышы вакытында трофей итеп алынган Австрия мылтыклары өләштеләр Шунысы кызык, хәзергә коралның әллә ни кирәге булмас, дип. ике кешегә бер мылтык бирделәр Австрия мылтыклары бик авыр һәм җайсызлар иде Шуңа күрә күпчелек сугышчы аны күтәреп йөрмәскә тырыша, теге яки бу сәбәп табып, машина әрҗәсендә тота торган иде
Безне, ягъни кадровикларны, запастан килгән кызылармеецлар белән аралаштырдылар Мин полк штабына, штаб батареясының топовзводына күчтем Топовзнод командиры итеп запастан килгән инженер-капитан Голумба тәгаенләнде Ул югары белемле, яше кырыклар тирәсендәге җайлы гына яһүт иде Бик чиста киенеп йөри Төптән юан чыккан гәүдәсенә бөтенесе килешеп тора Чәче дегет кебек кап-кара. чигәсенә әзрәк чал йөгергән
Сержант Зорин белән безгә аерылырга туры килде. Ул теләгенә иреште Аны дивизионда калдырдылар һәм взвод командиры ярдәмчесе итеп күтәрделәр Безгә отделение командиры итеп үзем белән бергә хезмәт иткән Иван Башкировны куйдылар Ул бик күңелле егет иде Утесов репертуарындагы җырларны бик яратып җырлый Үзбәкстанның Кәттә курган каласында туып үскән Үзбәкчә яхшы белә. Кешедән яшерен сүз булса, минем белән үзбәкчә сөйләшә торган иде
Ниһаять, бер тәүлек дигәндә безнең полк фронтка китәргә әзер хәлгә килде Аны майор Макс Соломонович Киселев кабул итеп алды Ул кадровый офицер иде Гражданнар сугышында катнашкан, яше илле тирәсендә, сабыр холыклы, чәче ап-ак, сакал-мыек кырылган.
Нәрсәм белән ошаганмындыр, беренче көннән үк майор Киселев мине үз итте Картада, планшетта берәр эш башкарырга туры килсә, миңа гына тапшыра торган иде.
24 июньдә иртән Кировоградка барып эшелонга төялдек. Эшелонга төялгән арада берничә мәртәбә һава тревогасы булды. Ләкин самолетлар Кировоград өстендә тукталып тормадылар, каядыр арырак уздылар.
Без юлга чыкканда төш вакыты узган иде инде Поезд бик акрын барды Һәрбер полустанка саен озак-озак тукталып торды. Без туктап торган арада узып киткән хәрби эшелоннарның исәбе-хисабы юк иде.
Шулай тыныч кына юлны дәвам иттек Вакыттан файдаланып, мин бер шигырь дә язып ташладым Ләкин патриотик хисләр белән югары тонда язылган ул шигырьгә дөнья күрергә насыйп булмады. Мин аны Казанга. «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә җибәргән идем, шунда юкка чыкты Шулай да редакциядән җавап килде «Хәзер газета ике генә битле, шигырьләр урнаштыра алмыйбыз, рәсми хәбәрләр генә басабыз».— диелгән иде анда
Кич кырын безнең поезд кырда туктап калды. Тирә-юньдә станция дә, авыллар да күренми иде Ул арада бөтенебезгә дә вагоннардан тәтергә әмер булды Колактан-колакка, дошман десант ташлаган, дигән хәбәр таралды Кайдадыр, еракта мылтыктан аткан тавышлар ишетелде Безне, бер төркем сугышчыларны, шул атыш тавышлары ишетелгән якка алып киттеләр Башкалар эшелонны саклап калды. *
Иген кыры буйлап буталып йөри торгач, бер калкулыкта ниндидер кешеләр күренде Майор Кисилев аларны бинокльдән күзәтеп торды да, бөтенебезгә җиргә ятарга, аның рөхсәтеннән башка берни дә эшләмәскә кушты Разведкага, үзе белән ике сугышчы алып, старшина Усик китте
Разведчиклар китеп бераз вакыт үткәч, теге билгесез кешеләр туп- туры безгә таба килә башладылар Минем белән янәшә яткан бер сугышчы, кабыргама төртеп: «Әзерлән, хәзер сугыш башлана»,— диде Ләкин беребезгә дә мылтык атарга туры килмәде Каршы килүче кешеләр үзебезнең гаскәрләр булып чыкты Алар да, безнең кебек, кыр буйлап дошман десанты эзләп йөриләр икән Старшина Усик әйләнгеч юллар белән алар янына барып чыккан һәм эшнед нәрсәдә икәнен аңлатып биргән
Барыбыз да вагоннарга менеп утыргач, поезд әкрен генә урыныннан кузгалды Таң алдыннан Днестр елгасы аркылы узып, Молдавиягә барып кердек
Безне Румыния чигенә алып баралар икән Ләкин чик буена ук барып җитәргә туры килмәде Бельцы дигән шәһәр янында эшелоннан төштек Монда бер погранотряд сакта тора икән, без дә шуларга килеп кушылдык
Без килер алдыннан гына шәһәрне немец самолетлары бомбага тотып киткән Берничә җирдә янгын чыккан, йортлар дөрләп яна иде Тимер юл станциясе ярым җимерек Шәһәр читендәге азык-төлек келәтенә дә бомба эләккән Анда шактый он калган булган, аларны җирле халыкка өләшәләр иде Кайсы иң башына күтәреп, кайсы кечкенә арба белән капчык ташый.
Килеп җигү б-ч-»н сугышчан урын сайлап, окоп казырга тотындык Шәһәрнең уң як кырыенда, калку урынга блиндаж корып, полк командирына күзәтү пункты эшләнде Дивизионнарга, батареяларга элемтә үткәрелде. Тракторларны, машиналарны, бакчаларга кертеп, агачлар астына яшердек.
Шулвакыт немецлар еракка ата торган артиллериядән ут ачтылар Снарядлар шактый ерак ярылсалар да, бик куркыныч булып тоелды Чөнки бу әле безнең беренче мәртәбә шундый көчле ут астында калуыбыз иде
Сугышчылар яшен тизлегендә окопка төшеп яшеренделәр. Полк командиры майор Киселев та окопка төште Ул мине стереоторба белән 84
үз янына утыртты. Икенче ягыма полкның разведка башлыгы өлкән лейтенант Кухарь сыенды Ул йомры гәүдәле, шомырт кара күзле, кара бөдрә чәчле, утыз яшьләре тирәсендәге бик терчә яһүт егете иде
Артиллериядән берничә залп бирделәр дә атуны кинәт туктаттылар Бераздан безнең тирәдә миналар ярыла башлады Кечкенә калибрлы минометтан аталар иде Миналар безнең окопка йә килеп җитмиләр, йә узып ♦ китәләр иде ы
— Чамаладылар, кабахәтләр.— диде майор Киселев.— хәзер мина туры - безнең окопка килеп төшәчәк *"
Ул шулай дип әйтеп кенә өлгерде, өлкән лейтенант Кухарь окоптан z атылып чыкты да алга таба йөгерә башлады Мина шартлаган тавышны ь ишетеп, без окоп төбенә елыштык Башыбызны күтәреп караганда окоптан ~ егерме-утыз метр ераклыкта өлкән лейтенант Кухарьның гәүдәсеннән өз- § галәнгән кисәкләр генә аунап ята иде инде
Кичкә таба безнең батареяләр көчле ут ачтылар Алар бездән артта 2 шактый еракта урнашкан иделәр Снарядлар баш түбәсеннән очып узалар да ф йөрәктә ашкыну хисе уяталар а
Артиллерия әзерлеге бер сәгатькә якын дәвам итте
Караңгы төшкәч, ике яктан да атышулар туктап калды Көньяктан - искән җил ямьсез, кара болытларны куып китерде Яңгыр ява башлады < Дивизия штабыннан элемтәче чигенергә әмер алып килде Уң якта немецлар ~ оборонабызны өзгәннәр һәм без яртылаш чолганышта калганбыз Дошман s Одесса юнәлешендә. Днестр елгасы буенда һөҗүм алып бара, дигән хәбәр - таралды Без Бельцы шәһәрен ташлап китәргә мәҗбүр булдык
Шушы көннән башлап моңа кадәр тиңе күрелмәгән авыр чигенүләр китте Авыл юллары белән көн-төн артка тәгәрәдек Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, каты яңгырлар башланды Молдавиянең уңдырышлы кара туфрагы тәмам җебеде Автомашиналар җиргә баталар да кыймылдый да алмыйлар Безгә аларны көне-төне бертуктаусыз иңбашы белән этәргә туры килә Болай гына булса ярар иде Бер минут тынгылык юк йә самолетлар, йә танклар атакалап торалар
Немец танклары туп-туры безгә каршы килә алмый Чөнки туплардан туры төзәп атып, тетмәләрен тетәбез Шуңа күрә читл:»теп үтеп, арт яктан һөҗүм итәләр һәм боҗрага тезелеп саклану башлана Иң үзәккә үткәне — самолетлар Аларга каршы торырга бер коралыбыз да юк иде Соңга таба бер зенит пулеметы бирделәр, ул турыда бераз түбәндәрәк әйтеп үтәрмен әле
Миңа гына шулай тоелгандырмы, безнең полк һәрвакыт ялгыз чигенде, тирәбездә башка частьлар күренми иде
Без чигенгән юл буенда авыллар бик еш утырган иде һәр хуҗалыкның җиләк-җимеш бакчасы бар Андагы чикләвек, груша агачлары шундый озыннар һәм куе яфраклы, астына юклы-барлы яңгыр да үтми Алар минем хәтердә шуңа уелып калган, һава һөҗүме вакытында без шул агачлар астына яшеренә торган идек
Молдавиянең башка җирендә ничектер, без чигенгән юл өстендәге авыллар бик зурлар иде Йортларның тәрәзәләре ишек алдына каратылып эшләнгән Барысы да дип әйтерлек урамнан капка, койма белән киртәләп алынган
Кешеләре бик чиста киенеп йөри Шунысы гаҗәпләндерде олысы- кечесе — барысы да яланаяк
Молдавиянең СССР составына керүенә яңа гына бер ел тулып килә иде Шуңадырмы, мондагы халык безне бик өнәп бетермәде
Бер-ике атна узгандырмы, чигенә торгач. Днестр елгасы буена да килеп җиттек Днестр каты ага торган тар гына елга икән Без килеп җиткән урында сул як яры бик биек гранит кыялардан тора иде Бессарабия безгә кушылганчы моннан илнең иске чиге узган Шул иске чик буенда тимер- бетоннан коеп эшләнгән ДОТларны күргәч шатлыгыбыз эчкә сыймады Димәк, бүтән бер адым да артка чигенәчәк түгелбез, дип уйладык Гомумән чигенүне без беребез дә башыбызга сыйдыра алмый идек Чөнки балачактан ук, әгәр дә мәгәр сугыш була калса, дошманны үз җирендә тукмаячакбыз дип туктаусыз колакка тукып тордылар Кызыл Армиянең дөньяда иң югары тәртипләр, иң яхшы корал белән коралланган алдынгы гаскәр булуына бөтенебез дә чын күңелдән ышана идек Аннан тагын шунысы бөтен дөньяның эшче сыйныфы безнең яклы, алар безгә каршы атачак түгел дип тәрбияләндек Ә чынбарлык башкача иде Молдавия кадәр Молдавияне
бер|Гичә көн эчендә калдырып чыгып, үзебезнең бер самолетны, бер танкны күрмәү сугышчыларны бөтенләй акылдан язарлык хәлгә җиткерде
Халык төрлечә юрап карый иде. Безнең самолетлар, танклар кайдадыр ерак тылда. Себер ягында тупланган, шуннан килеп җитә алмыйлар булса кирәк, дип уйлыйлар иде Үзебезне, менә алар озакламый килеп җитәрләр, менә шунда инде немецлар күрерләр күрмәгәннәрен. дип тынычландыра идек Ләкин безнең хыяллар минут эчендә чәлпәрәмә килеп, юкка чыгалар иде
Днестрны аркылырга өлгермәдек, безгә тагын чигенергә әмер булды Башта. Одесса янына күчерәләр икән, дип сөйләделәр Ләкин анда эләгә алмадык Немецлар безне күптән читләтеп узган булган Анда чигенергә юл юк иде инде
Хәзер без Украина җирендә идек Кызу урак өсте Ашлык гаҗәп яхшы уңган иде ул елны Кырларда тау-тау гәрәбә кебек бодай көшелләре тезелеп киткән Урасы җир дә бик күп иде әле Аларны ут төртеп яндыралар. Хәер, бер бодай кырларын гына түгел, бөтенесен яндыралар Җирле халык тылга кача Элеваторларны, тимер юл станцияләрен шартлаталар. Юллар качаклар белән тулган Җигүле үгезләр, атлар, машиналар бар да бергә буталып хәрәкәтне тоткарлый Гигант «бөкеләр» барлыкка килә Немец самолетлары махсус шул бөкеләрне эзләп кенә йөриләр иде
Бер яңгырлы көнне безгә чак кына бер авылда туктап торырга туры килде Ул төзелеше белән мондагы авыллардан аерылып тора иде Халкы китеп беткәнме берәү дә күренми Инеш буенда кызыл кирпечтән эшләнгән бина бар иде Мин. буш вакыттан файдаланып, шул бинаны актарып йөрергә тотындым Бу бина мәктәп булып чыкты Эче парталар белән тулы иде Бер бүлмәдә бик күп китаплар өелеп тора Мин шул бүлмәгә кердем, һәм. китапларны күргәч, күземә ышанмадым. Анда яңалифчә басылган татарча уку китаплары өелгән иде Актара торгач, шактый гына матур әдәбият китаплары да табылды Мин Галимҗан Ибраһимовның утызынчы елларның урталарында Казанда чыгарылган биш томлыгын табып алдым Шуны да әйтеп үтәргә кирәк утыз җиденче елда бу китапларны Татарстанда китапханәләрдән җыеп алдылар Аларны уку тыела иде Бу биш томны үзем өчен зур табыш итеп санадым һәм капчыгымның төбенә үк салып куйдым
Бик аптырап китаплар актарып йөргәндә, бүлмәгә шактый олы яшьтәге бер хатын килеп керде. Ул өстенә озын итәкле киң күлмәк кигән Яулыгын алдан бәйләгән Аның мондый кыяфәтен күргәч, татар хатыны булуында шигем калмады Шулай да. ничек сүз башларга кыймыйча, бер-беребезгә күзләребезне текәп аптырап тордык. Ниһаять, мин татарчалатып
— Ничек монда килеп чыктыгыз?—дип сорадым. Минем сүзләрне ишеткәч, ул җанланып китте һәм ягымлы тавыш белән:
— Әй. үзебезнең кеше икәнсез ләбаса,—диде — Малаема ияреп килгән идем, башым харап булды, кайта алмый калдым
— Бу нинди китаплар?—дип сорадым мин аны бүлдереп.
— Мәктәп китаплары...
— Монда ничек килеп эләккән алар, татарча аңлаучы бармыни?
— Нишләп булмасын, татар авылы ла бу
Монда. Украинада, татар авылы бардыр дип башыма да китермәгән идем Хатынның сөйләвенә караганда, аларны егерменче елларның азагында монда. Киев өлкәсендә Татарстанның Буа ягыннан күчереп китергәннәр Халыкны болай туган-үскән иленнән аерып, күчереп йөртү нигә кирәк булгандыр; Украинаның уңдырышлы җире кызыксындырганмы, әллә көчләп китергәннәрме — анысын әйтүе кыен. Ничек кенә булмасын, алар ата бабаның гореф-гадәтен саклап татарча яшәгәннәр, мәктәптә укулар татар телендә алып барылган.
Бу татар авылында миңа башка беркем белән дә сөйләшергә туры килмәде Авылга нинди тизлек белән килеп кергән булсак, шундый ук тизлек белән чыгып та киттек. Гомумән, безгә бер җирдә дә озак тукталып торырга ирек бирмиләр иде Кайсы көнне немецлар безне йөзәр километрга узып китә Шуннан инде башлана дошман олы юл буйлап һөҗүм итә. ә без аның артыннан иген кыры буйлап чигенәбез
Бер көнне иртә белән Николаев шәһәреннән ерак түгел бик матур урынга урнашкан Лилиенталь дигән немец колониясенә килеп туктадык Авылда беркем дә юк. халыкны каядыр Себер ягынамы. Казахстангамы күчергәннәр Колония шактый зур булган Мондагы йортлар украинлылар яши торган авыллардагы кебек балчыктан түгел, таштан, кирпечтән эш-
ләнгәннәр Бөтен җирдә пөхтәлек, тәртип күзгә бәрелеп тора
Авылга кереп өлгермәдек, безне немец танклары чолгап алды Генерал фельдмаршал фон Клейст гаскәрләре һөҗүм итә. дип сөйләделәр
Бу авылда бездән башка тагын мин элек хезмәт иткән полк, корпус штабыбыз да бар иде Корпус командиры генерал-майор Малиновский да шушында иде Мин аны күрү белән таныдым Бу шул Беренче Май бәйрә- « мендә Кировоградта без катнашкан хәрби парадны кабул иткән кеше иде. u тик чины гына үзгәргән.
Сугыш хәрәкәтләре белән генерал үзе җитәкчелек итте Безнең полк * батареяләрен Лилиентальнең көнчыгыш ягына, калкулык артына туплады. 5 ә икенче полкны көнбатыштан килә торган олы юл буена урнаштырды " Шунда мин үзем белән бергә кадровый хезмәткә алынган Татарстан егет- £ ләре - Гаптери, Әсәт һәм Могыйн атлы иптәшләрне күреп сөйләштем Алар 5 өчесе дә бер батареядә төзүче булып хезмәт итәләр иде Мине күргәч, якын - туганнарын очраткан кебек булдылар
Авыл кырыенда шактый калку урын бар иде Шунда тиз генә тирән “ окоп казытып күзәтү пункты оештырдылар Миңа стереоторба белән аның = нәкъ урта бер җирендә утырырга туры килде Полк командиры, һәрвакыт « тагыча, мине үз яныннан беркая да җибәрмәде
Ниһаять, олы юлда дошман танклары күренде Алар, коточкыч тавыш белән үкереп, туп-туры авылга таба юл тоттылар 268 артиллерия полкы батареялары ал арны шактый якын җибәреп, давыллы ут ачтылар Бер нәрсә белән исәпләшмәстән, танклар һаман алга үрмәләде Кайбер батареялар танкларга туптан туры төзәп атарга мәҗбүр булдылар Еракка ата торган 122 миллиметрлы гаубицалардан туры төзәп ату ансат эш түгел иле, әлбәттә.
Дошманның һөҗүме минут саен кискенләште Алар 268 полк батарея- ларын танклар белән таптатып йөри башладылар, күп кенә тупларын юк итеп, авыл урамына килеп керделәр Шул вакыт 374 полк батареялары ут ачты Авылдагы йортларга дөрләп ут капты Йортлар белән бергә, урамдагы танклар да шырпы тартмасы кебек дөрләп яна башлады Бу — дошман өчен көтелмәгән хәл булып чыкты. Мөгаен, безнең полк батареяларының засадада торуын абайламый калдылар булса кирәк Югыйсә, шундый күп техниканы бергә җыеп тозакка, ут астына китереп кертмәсләр иде
Майор Киселев окопта утырып тора алмады, өскә күтәрелде Аның янына снарядлар килеп төшә башлады Танктан аткан бу бронебойный снарядларның кыйпылчыклары юк иде Алар чыжлап җиргә кереп китәләр дә юкка чыгалар Шулай да полк командирын анда, өстә ялгыз калдырырга ярамый иде Чөнки снарядның туры килеп эләгүе бар Без взвод командиры инженер- капитан Голумба белән аның янына чыгып бастык Дөресен әйтим, үземнең «егетлегемә» үкенеп куйдым Тез буыннарым калтырый башлады Голумба- ның да Йөзе агарып китте Майор Киселев әллә безнең курыкканны сизеп алды инде, окопка төшәргә боерды Без аңа күзебезне текәп таш кебек катып калдык Бары ул җиде катлап сүгенә башлагач кына аңыбызга килдек Майор окопка төште, аның артыннан без дә шунда сикердек Ул. окопка төшү белән, дивизион командирлары белән элемтәгә керде һәм боерыкларын бирергә тотынды
Безнең батареяларның уты көчәйгәннән-кочәйде Исән калган танклар кире борылдылар Соңыннан сөйләүләренә караганда, безгә каршы кырыкка якын танк һөҗүм иткән булган Булса да булгандыр авылда утырып калган танкларның исәбе-хисабы юк иде Снаряд килеп эләгү белән танк коймакка әйләнә1
Кичкә таба бөтен җир тынып калды Каты сугыштан соң урнашкан бу тынлык ничектер сәер булып тоела иде Ул арада караңгы да төшеп өлгерде Украин төне шундый караңгы, күзгә төртсәләр дә. бер нәрсә күренә торган түгел
Безгә хәзер чигенергә юл ачык иде инде Николаев шәһәренә чигенергә боерык булды Полк командиры мине авыл башына юл күрсәтүче итеп куйды Аның әйтүе буенча, чолганыштан иң элек үзенең штабы белән генерал Малиновский чыгып китәргә тиеш Генерал артыннан 268 полк кузгала Иң ахырдан безнең полк юлга чыга Колонна башында полк командиры майор Киселев үзе барачак Бөтенесен озатып бетергәч, азактан полкның штаб башлыгы подполковник Тарасенко кузгалачак
Ул сине үзе белән алыр Ул килеп җитмичә, баскан урыныңнан беркая да китмә. - дип боерды полк командиры
Подполковник Тарасенко тәбәнәк буйлы, чепи күзле, кыяфәтсез бер бәндә иде Күбесенчә исерек, шуңадырмы, чөгендер кебек зур борыны һәрвакыт кып-кызыл була Бик кабахәт телле, сөйләшкәндә сүз саен сүгенә Менә машиналар хәрәкәткә дә килделәр Колонналар полк командиры әйткән тәртиптә уза башлады Иң элек үзенең утыздан артык машиналары белән генерал-майор Малиновский командалыгындагы корпус штабы чыгып китте Яралы сугышчылар төялгән санитар машиналар да шулар белән иде Алардан соң калганнар кузгалды. Майор Киселев белән бергә авыр тупларны өстерәгән тракторлар узгач, шактый вакыт юлда беркем дә күренмәде Мин шикләнә башладым, чөнки Тарасенкога ышаныч шул кадәр генә. Ә постны ташлап китәргә ярамый Чөнки аны күрмичә китсәң, полк командирының әмере үтәлми кала
Ниһаять, зарыгып көтә торгач, «газик» тавышы ишетелде Мин аны тавышыннан таныйм, ул безнең полк штабы урнашкан машина «Газик* килеп җитәрәк мин кулымдагы Австрия мылтыгын юлга аркылы суздым Машина туктагач, шофер янында утырган подполковник Тарасенко кабина тәрәзәсендәге пыяланы түбән төшереп башын тышка чыгарды Мин пулеметтан аткан кебек кызу-кызу сүз башладым
— Иптәш подполковник, хуҗа сезгә мине үзегез белән алырга боерды... Тарасенко мине тыңлап бетермәде, авыз-борынны майлап сүгенде дә. ут капкан кебек китеп тә барды! Мин нишләргә белми аптырап калдым Ачудан чәчем үрә торды Үземнең нишләгәнемне белмичә, машина киткән якка мылтыктан ата башладым Шулвакыт миннән берничә адымда гына немецчә сөйләшкән тавышлар ишетелде Әйе, минем янга немец солдатлары килеп җиткәннәр иде Чиктән тыш караңгы булу аркасында гына без берберебезне күрмибез Алар саклык белән юл буйлап атлыйлар һәм кемнедер үз яннарына чакыралар Кинәт аңыма килдем дә Тарасенко машинасы киткән юл белән бөтен көчемә йөгерергә тотындым. Шактый озак йөгердем. Авызым кибеп, телем аңкавыма ябышты Шулкадәр арыдым, басып торырлык та хәлем калмады
Мин йөгергән юл калкулыкка күтәрелә иде. Үрне менгәч, бер тракторны куып җиттем Бу безнең полк тракторы иде Аның арбасына ягулык төяп йөртәләр. Ул елларны хәзерге кебек махсус эшләнгән бензовозлар юк дәрәҗәсендә иде.
Трактор, ыңгырашкан тавышлар чыгарып, акрын гына алга үрмәли Арбасындагы зур. тимер, мичкә ягулык белән тулы булса кирәк, шуңа күрә бик авырлык белән тарта Мин күп уйлап тормадым, арбага мендем дә, борт белән мичкә арасындагы бушлыкка сузылып яттым Яту белән эреп йокыга да киткәнмен Күпме ятуымны хәтерли алмадым, мина шартлаган тавышка уянып киттем Миналар якында гына, уң якта, трактордан ике-өч йөз метр ераклыкта ярылалар иде Мин тагылма арбаның сул ягына сикереп төштем дә бодай кыры буйлап кирегә йөгердем Биш минут та үтмәгәндер, бер мина арбадагы мичкәгә килеп эләкте һәм андагы бензинга дөрләп ут капты Күзем белән тирә-юньнән тракторчыларны эзләдем Күренмәде Миналар шартлый башлагач, тракторын туктатып, миннән алда төшеп йөгергән булса кирәк.
Трактордан шактый ерак киткәч мин ниндидер басу юлына аяк бастым Шул юл белән бара торгач, еракта иксез-чиксез зур су күренде Мин аны диңгез дип уйлаган идем, ул Буг елгасы булып чыкты Монда, диңгезгә койган җирендә. Буг елгасы шундый киң икән Николаев шәһәренә кадәр океанда йөрүче корабльләр керә
Елга кырыена җитәрәк җиләк-җимеш бакчалары башланды. Бакчада ниндидер кешеләр йөри иде. Миңа шик төште Немецлармы7 Ни булса да булыр, дип алга баруымны дәвам иттем Бакчада йөрүчеләр юлга чыгып уйланып тордылар да миңа каршы килә башладылар Мин аларны ут ачып каршы алырга җыендым Бер түмгәк артына яттым да мылтыгымны алар килгән якка төзәдем Әлеге кешеләр, үзләренә төзәлгән мылтыкны күреп булса кирәк, кулларын күтәрделәр Мин бик гаҗәпкә калдым Ничек инде унлап кеше бер кызылармеецка плен төшсен7 Бу кешеләр берәр хәйлә кормыйлар микән7 Алар кулларын күтәргән килеш минем янга ук килеп җиттеләр Карыйм, барысы да безнең кызылармеец формасы кигәннәр Тик пилоткаларында йолдыз гына юк. күрәсең, алып ташлаганнар Алар шундый кызганыч кыяфәттә иде. ирексездән кычкырып җибәрдем
— Нишләвегез бу7 Сезгә нәрсә кирәк7—дип сорадым
Алар минем совет солдаты икәнемне аңлагач, текеренделәр дә җиргә утырдылар Алар мине немец солдаты дип уйлаганнар
— Җүләрләнмәгез. әйдәгез, киттек,— дидем мин аларга
— Юлыңда бул. без үзебезнең авылга кайтып җиттек инде.— диде берсе усал гына Минем ал ардан башка китәргә исәбем юклыкны күреп
— Тикай, тикай сыпырт әйдә.— диде икенчесе һәм карабин затворын ♦ шалтырата башлады Миңа юлымны дәвам итүдән башка чара калмады -
Әйе. алар шушы тирәдәге авыллардан алынган солдатлар иде Безнең - полктан да Кировоград тирәсендәге авыллардан мобилизацияләнгән кешеләр * берәм-берәм качып беттеләр Алар бар да авылда туып, патша режимы 5 вакытында крестьян семьясында тәрбияләнеп үскәннәр Үзләре туып үскән - өйдән башка бернине дә күрергә теләмиләр
Бакча буйлап бара торгач, бер аланлыкка килеп чыктым Нәрсә g генә юк иде бу аланлыкта Пар ат белән тартып иөри торган кыска с. көпшәле. 152 миллиметрлы туплар дисеңме, әрҗә-әрҗә граната, санап 2 бетергесез винтовка һәм карабиннар, хәрби кием-салым төрле ашам- ♦ лыклар — җаның ни тели, барысы да бар. Тик кешеләр генә юк Болар- = ны кем кайчан ташлап киткән'' Немец һөҗүме вакытында кырылып бет- 2 кәннәрдер. дип уйласаң, бер генә үле сугышчы да күзгә чагылмый Үз " чиратында немецлар да бу ташлап калдырылган тупларны кулларына * төшерергә өлгермәгәннәр Чолганышта калган безнең гаскәрләрнең, шул _ исәптән, составында мин булган полкның контрһөҗүме фашистларның g бөтен планнарын җимергән булса кирәк
Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә, ди безнең халык Бу әйберләр арасында мине иң кызыктырганы - карабин иде Ә Австрия мылтыгын нишләтергә? Бу файдасыз авыр йөкне күтәреп йөрергәме’ Аның номеры минем кызылармеец кенәгәсенә язылган Ул мылтык өчен шул вакыттагы тәртип буенча, мин башым белән җавап бирәм Мине бу Австрия мылтыгы шулкадәр туйдырган иде. бер нәрсә белән исәпләшмичә, аны тирән бер окоп эченә ыргыттым да карабин алдым Устав буенча, артиллеристка карабин бирелергә тиеш Аппетит ашаганда килә диләр дөрес икән Өстем» чиста ак күлмәк-штан командирларга бирелә торган кара постаудан тегелгән галифе өр-яңа гимнастерка алып кидем Аягымдагы тобе купкан ботинкага күзем төшкәч, көлеп җибәрдем Юк, мондый кием кигәч, тишек ботинкалар белән йөрергә ярыймы соң7 Тырышып, аяк киеме эзли башладым Актарына торгач, бер пар хром итек табып алдым
Минем тәүлектән артык авызга бер тәгам ризык капканым юк иде инде Ашаудан да бигрәк, үлеп эчәсе килә Өелеп торган әрҗәләргә күзем төште Аларга шампанский тутырылган иде Иң элек бер шешә шампанскийны тын да алмый эчеп бетердем Аның белән генә сусавым басылмагач. башкаларын тартып чыгардым
Шампанский мине бөтенләй изрәтте Бары бер банка консервланган ит ашагач кына бераз рәткә кердем
Миңа монда озаклап маташырга ярамый иде бакча буйлап кызу- кызу алга атладым Бераздан алда шәһәр күренде Ул елганың сулъяк ярында урнашкан Димәк, елга аркылы чыгарга туры киләчәк Монда Буг шундый киң. эчем жу итте. Чөнки елга аркылу белән таныш идем инде Немец самолетлары кичүдә күпергә кергәнне көтеп кенә торалар
Кичүгә җитәрәк бер танкетка күренде Аннан ерак түгел машина кузовына беркетелгән зенит пулеметы тора Алар икесе дә маскировка өчен зур-зур агач ботаклары белән капланганнар Танкетка янында, ике кулына ике маузер тотып, бер полковник басып тора Ул күп сөйләшеп вакыт уздырмый, килгән бер сугышчыны саклану сызыгына яткыра Каршы килүче булса, атып үтерергә дә күп алмый Бөтен килеш-кыя фете, сөйләшүе шуны сиздереп тора Барысы да аңа бер сүзсез буйс> > налар Миңа да шундагы әзер окопка төшеп утырырга туры килде Ми нем кебек частьларыннан аерылып калучылар монда шактый җыелган иде инде Сугышчылар берәм-берәм һаман килеп тора Бер кырыйда эва куацияләнгән яһүтләр кичүгә керергә чират көтәләр Күпчелеге хатын кыз, бала-чага, карт-коры Алар Молдавиядән үк килә Бел алар белән бер очрашабыз, бер аерылышабыз Менә монда Николаев янында тагын очраштык Аларның бөтен мөлкәтләре үзләре белән Баераклары. ат җигеп әйберләрен арбага төягәннәр Ә ярлыныкы билгеле яшь балаларын утыртып. арбага үзе җигелгән Барысы да юл килеп шундый йөдәгәннәр юл
газабы -— гүр газабы, дип белмичә генә әйтмиләр шул. Эвакуацияләнгән халыкның саны шактый иде. Кайсы дөрестер, кайберәүләре аларны утыз мең кайберәүләр егерме мең кеше, диделәр Бары да дүрт күз белән кичү бушаганны көтә Беренче чиратта аннан хәрбиләрне үткәрәләр иде
Мин окопка кереп утырып хәл алырга өлгермәдем, күктәге кояшны каплап немец самолетлары килеп чыкты Бүгенгедәй хәтеремдә, бөтене се — егерме җиде данә Без аларны узып китәрләр дип уйлаган идек Мондый табыш барында ташлап китәләрме соң? Николаев өстеннән б.~ рылдылар да. иләктән сипкән кебек, бомба ыргытырга тотындылар. Безнең аларга каршылык күрсәтергә зенит пулеметыннан башка бер коралыбыз да юк иде Ул пулемет та бераздан эшләүдән туктады Алар шундый түбән очалар, кулны сузсаң, кул тиярдәй булып тоелды. Кайберәүләр самолетларга мылтыктан атарга тотынды.
Немец самолетлары алып килгән бомбаларын ыргытып бетерделәр, ләкин китәргә исәпләре юк иде әле Баш очыннан очып, коточкыз сызгыру белән мыскыл итеп йөрергә тотындылар Баштагы көннәрдә, немец самолетларына махсус куелган сиреналарның улавы сугышчыларга бомба ярылганнан да ныграк тәэсир итә торган иде Бераздан эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алгач, моңа артык әһәмият бирми башладык Бүген алар- ның болай бернинди җәзасыз, иркенләп йөрүләре бөтенебезнең дә чиктән тыш ачуын китерде.
Мин дә кызып киттем, тиз генә окоптан чыктым да. ни булса да булыр дип, зенит пулеметы урнашкан «газик» кузовына сикереп мендем Андагы сугышчы пулеметка тотынган килеш сыгылып төшкән, чигәсеннән кан ага Башына самолеттан аткан пуля эләккән булса кирәк Мин аны әкрен генә бер кырыйга аудардым Зенит пулеметы күргән дә, белгән дә нәрсәм түгел иде. Шулай да тотынып карарга булдым Пулемет зарарланмаган икән, гашеткасына кул тиешкә эшли башлады. Минем күңел күтәрелеп китте Баш түбәсеннән очып йөрүче. «Мессер»ларга давыллы ут ачтым Минем өскә кадалып килгән бер самолетка ут капты һәм ул, дөрләп янган көенә, әле мин күптән түгел генә аркылы узган бакчалар артына китеп күздән югалды Ул арада «Мессер»лар берәм-берәм бу ти-рәдән тая башладылар һәм күк йөзе ачылып калды
Алар үз эшләрен эшләп өлгергән иде инде. Эвакуацияләнгән яһүтләр ачык җирдә, калкулык өстендә иделәр Барысын да кырып бетергәннәр Понтон күпергә дә бомба эләккән Аны бик тиз төзәтеп өлгерделәр. Мин шуларны күзәтеп торганда кичүгә гаубицалар өстерәп берничә трактор килеп туктады Карыйм, безнең полк командиры шунда йөри. Мин зенит пулеметы урнашкан «газик«тан җиргә сикердем дә майор Киселев янына барып бастым Ул миңа гаубица өстенә менеп атланырга боерды Минем гаубица өстенә менеп утырганны күреп булса кирәк, танкетка янындагы полковник килеп җитте Ул Киселевка монда оборонада яткан кешеләрдән беркемне дә алмаска кушты Алар кызып тарткалаша башладылар Полковник кулындагы маузерны күреп булса кирәк, минем хуҗа да билендәге каешка тагылган коралга тотынды Алар шулай тарткалашып торган арада мин менеп атланган гаубицаны тартып баручы трактор понтон күпергә кереп тә китте Күпернең уртасына да җитәргә өлгермәдек, тагын немец самолетлары әйләнеп килде
Без елганы исән-сау аркылдык Ләкин аргы якта безнең гаскәрләр күп иде әле Немец самолетлары ашкынып-ашкынып бомбага тотуларын дәвам иттеләр Елга аркылу җәфасы көне буена сузылды Һәлак булучыларның исәбе-хисабы юк иде Чөнки немецлар кичүгә артиллериядән дә ут ачтылар
Елганы аркылып чыгу белән безнең гаубицаларны да эшкә куштылар. Алар, тиз генә ут сызыгына урнашып, каршы якны көчле бомбага тоттылар. Бу атышу ярты төнгә кадәр дәвам итте
Безнең полк штабы судоверфь янындагы агач йортта урнашкан иде. Без дә шунда җыйналдык
Верфьтә эшләнеп бетмәгән линкор корпусы тора иде Ул шундый зур, дөрестерме, юктырмы, буе ярты километр, имеш Без аны бик гаҗәпләнеп читтән генә карап тордык Янына барырга ярамый, миналар куелып, шартлатырга әзерләнгән, диделәр
Безнең полк штабы урнашкан йорттан ерак түгел хәрби диңгез флотының келәтләре тезелеп киткән иде. Андагы кием-салымны кислота
сибеп яндыралар, ашамлыкны халыкка өләшәләр Безнең взвод командиры ярдәмчесе старшина Усик шундыйларны иснәнеп кенә йөри иде Ул бөтенебезне җыйнап шул келәтләргә алып кереп китте Иң элек берничә әрҗә шампанский күтәреп алып кайттык Сержант Иван Башкиров үзенең от- делениясе белән каяндыр егерме литрлы шешәләргә тутырылган тройной одеколон ташыды шулай итеп безнең машина әрҗәләре җыен юк-бар « әйберләр белән тулды, үзебезгә утырырга урын да калмады Ләкин болар ы белән генә канәгатьләнмәдек, бөтенебез бергә җыйналып кием келәтенә * барып кердек Тау-тау булып өелгән киемнең кислота өске ягын гына *■ яндырган иде Без ул янган киемнәрне читкә алып ыргыттык та үзебезгә 5 кирәкне сайлый башладык Мин хром куртка, хром чалбар хром пальто = һәм хром итек сайлап алдым Калганнар да үзләре күтәрә алган кадәр 5 кием-салым алып кайттылар Бераз алгарак китеп булса да әйтим ул кием- 5 нәрнең барысын да. Днепрның аргы ягына чигенгәч җыеп алдылар
Бер заман мин моряк булырга хыялланып йөргән идем Матрос 5 формасын киеп үк йөрергә туры килмәсә дә. кулым белән тотып карарга ‘ насыйп булган икән "
Хәзер ачык хәтерләмим, кырыгынчы елның июль азаклары иде бу- ы гай, армиягә алынганга бер ай чамасы гына узган иде безне —бер төр- 5 кем урта белемле сугышчыларны — полк штабына чакырдылар Анда < бер өлкән батальон комиссары чыгыш ясады. Башта халыкара хәл турында u сөйләп алды Аннан бөтенебезгә хәрби училищега укырга керергә тәкт>- ~ дим итте Мин күп уйлап тормадым. Ленинград югары хәрби диңгез ин- = женерлары училищесына китәргә ризалык бирдем
Бу вакытта безнең полк Краснодардан алтмыш километр ераклыкта. Саратовская станциясе янында лагерьда тора иде Лагерь табигатьнең иң матур урынында, таулардан башланган Псикопцы елгасы буена урнашкан иде Ничек кенә булмасын, мин лагерь тормышына ияләнә алмый идем Алда нәрсә көткәне билгесез булуга карамастан кая да булса китәргә ашкындым Училищега китәргә ризалык бирүгә бәлки шушы ашкыну этәр-геч булгандыр да
Бер көнне миңа Хәмит Кавидән хат килде Бик аптырап калдым Чөнки Хәмит абый минем армиягә алынганны белергә тиеш түгел, мин киткәндә ул өйдә юк иде
Хәмит Кави белән мин Казан финанс-экономика техникумында укыганда таныштым Ул географиядән укыта иде Студентлар аның дәресләрен түземсезлек белән көтеп ала Дәресне шундый кызыклы итеп үткәрә. ике сәгатьнең узганын сизми дә каласың һәр илнең халкы, тарихы гореф-гадәтләре, культурасы турында, үзе шунда булып кайткан төсле бик белеп, төпле итеп, ышандырып сөйли иде
Тиз арада без Хәмит абый белән дуслашып ук киттек Моңа, мөгаен минем матбугатта шигырьләрем күренү сәбәп булгандыр Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бер вакытта да ул минем шигырьләрем турында фикерен белдермәде Күрәсең, ул аларның чын шигырь булмавын яхшы аңлаган һәм минем күңелне төшерергә теләмәгән
Безнең дуслык коннән-көң ныгыды Ял көннәрендә мин аның Болак буендагы фатирына барып йөри башладым Нәрсә белән генә шөгыльләнми иде ул Өе тулы Советлар Союзының төрле почмагыннан җыеп алып кайткан минераллар Бер елны Франц-Йосиф җиренә ясалган фәнни экспедициядә катнашып, бер чемодан таш җыеп алып кайтты Болардан тыш скульптура белән дә шөгыльләнә иде Бүлмәсендә гипстан үзе койган К Насыйри һәм Г Тукай сыннары тора иде К Насыйрига аеруча хөрмәте зур иде Ул үзе дә Ачасырдамы Шырдандамы туган, аз гына кардәшлекләре дә бар иде бугай Билгеле булганча. К Насыйриның үзе исән чагында алынган фотосы юк Мин әле ул накытта бу турыда белми идем Шуңа күрә К Насыйриның сыны кемгә охшатып, нинди чыганакка нигезләнеп коелган кызыксынмадым Бернәрсә минем хәтердә бик нык сакланып калган Хәмит абый да рәссам Әлмәнев эшләгән сурәттәге төсле. К На-сыйриның башына каракүл бүрек кидерткән иде
Хәмит абыйның хатыны чыгышы белән Мари АССРның Бәрәңге авылыннан Ул анда җәяүләп кайта торган иде Гомумән ул җәйге ка никул вакытын юлда йөреп үткәрә иде Кавказны. Татарстанны аркылыга буйга җәяү йөреп чыккан
Мин армиягә киткәч. Бәрәңгегә кайтышлый. Хәмит абый безнең авыл-
да — Кушлавычта туктаган. Тукталуның сәбәбе Тукай туган нигезне күрергә теләвендәдер
Безнең йорт шул Тукай туган нигез белән янәшәдә — күршедә иде Хәмит абый минем Кушлавыч кешесе икәнемне белә иде Ул туп-туры безгә барып кергән Әти белән гәпләре килешкән булса кирәк, бер кич кунып киткән Шунда аңа миннән килгән хатны укытканнар, ахры.
Хәмит абый минем хәрби училищега китәргә йөрүемне ошатмаган Хатны уку белән җавап язган Җавап хаты Кушлавычтан җибәрелгән иде Ул миңа ашыкмаска киңәш иткән Безнең халыкта, «чит илнең солтаны булудан үз илеңнең олтаны булу артык», дигән мәкаль бар, минемчә, хезмәт срогың тулгач, Казанга кайтуың яхшырак булыр, дип язган иде Мин бу киңәш белән берсүзсез килештем Училищега алуларын сорап биргән гаризамны кире алдым
Хәмит абый белән сугыш башланганчы хат алышып тордык Мин сугыштан кайтканда ул дөньяда юк иде инде Аның фронтта һәлак булуын ишетеп бик кайгырдым Чын мәгънәсендә гыйлем иясе кеше иде Әгәр исән булса, бик күп файдалы эшләр башкарган булыр иде
Кушлавыч зур авыл түгел Сугыш алдыннан анда 155 йорт бар иде Хәзерге көндә таралып бетеп бара, барысы иллеләп хуҗалык калган, күпчелеге — карт-коры, яшьләр китәләр
Авылның кыл уртасыннан тирән елга уза. Суы язгы ташу вакытында гына була, җәй көне кибә. Сугышка кадәр буа буып суны саклап кала торганнар иде Буаның суы шактый тирән була Җәй көне иртәдән кичкә кадәр шул буада су коена торган идек.
Кушлавыч халкы элек-электән иген игеп көн иткән Телгә алырлык байлар булмаган Авылда иң матур бина мәчет иде Аны узган гасырда Казанда яшәүче ниндидер бер бай салдырган Утызынчы еллар уртасында ул мәчетне сүттеләр.
Мәчет урамы олы урам дип атала иде Тагын аргы як. Чүлмәк атавы. Тегәрҗеп дигән урамнар бар иде Хәзер Тегәрҗеп урамы юк. Чүлмәк атавында да ике-өч йорт кына калган.
Тегәрҗеп урамы артында зур таллык, шул таллар арасында салкын сулы чишмәләр бар иде Сугыш елларында талларны кисеп яккач, чишмәләр юкка чыккан
Минем әтием «Кушлавыч бик борынгы авыл, халкы, Иван Грозный Казанны алгач, качып килеп утырган», — дип сөйли торган иде. Башта Иске Җөлби белән Яңа Җөлби исемле авыллар арасындагы инеш буенда Мичкә бите дигән урында куыш казып яшәгәннәр. Базарга баргач. «Кайсы авылныкы7»—дип сораучы кешегә «Куышлы авыл» дип җавап биргәннәр Шулай итеп, Кушлавыч дигән исем килеп чыккан
Бу тәгъбир күпмегә дөрестер, анысын әйтә алмыйм Югары Сәрдә исемле авыл белән ике арада иске зират урыны бар Ул елга буенда, калку урында Шуннан иген кыры башланса да, ул җирне сукаламыйлар, бүлеп калдыралар Хәтта анда хайван да кертмиләр. Ул җир изге урын булып исәпләнә. Төптән уйлап карасаң, бу — халыкның ерак бабаларыбызны хөрмәт итүе минемчә. Әгәр шушы иске зиратны казып карасалар, бәлки күп нәрсә ачыкланыр иде.
Хәзер Кушлавыч тирәсендә урманның эзе дә юк Бабайлар килеп утырганда бу тирәләр калын урманнар белән капланган булган. Авыл тирәсендәге суы кипкән елга исемнәре шуны раслап тора Үзләрендә хәзер бер генә агач та үсмәсә дә, аларны каенлы елга, баланлы елга, хәтта үгез елгасы дип атап йөртәләр. Имеш, кайчандыр анда кыр үгезләре йөргән.
Безнең авылда имән агачыннан салынган йорт бар иде. Аның кайчан салынганын беркем дә белми Ул йортны, безнең авыл урманында үскән имәннән салынган, дип сөйлиләр иде. Яртылаш җиргә сеңгән булуына карамастан, анда һаман мәкәли Садыйгы дигән кеше гаиләсе белей яши иде әле. Садыйк абзый үлгәч, сугыштан соң бу йортны утынга сүтеп саттылар.
Кушлавычта мулладан башка укымышлы кешеләр булмаган. Мин ишетеп белгән муллаларның барысы да дип әйтерлек, дин башлыгы булу белән бергә, хәлфә булып та хезмәт иткәннәр Мәдрәсә безнең нигезнең түбән башында урнашкан иде Заманына күрә шактый зур алты поч-
маклы бу бина утызынчы еллар башына кадәр мәктәп булып хезмәт итте
Тукайның атасы Мөхәммәтгариф хәзрәт тә балалар укыткан Ул үз заманында алдынгы фикерле, зур мәгълүматлы кеше булган Шигырь язу белән дә шөгыльләнгән Бу турыда әнием әтисеннән ишетеп, бик белеп сөйли иде Аның әтисе ягъни минем бабай Мөхәммәтгариф хәзрәт белән яхшы ук дус булып яшәгәннәр Аларның дуслыгы мәдрәсәдә укыганда ♦ башланган Минем бабай. Хәбибулла мулла, ярлы игенче семьясында “ туып, бик кыенлык белән мәдрәсә бетергән Аннан аны илле-алтмыш - йортлы фәкыйрь генә бер авылга иске Җөлбигә указлы мулла итеп бил- 2 теләгәннәр Иске Җөлби белән Кушлавыч арасы ярты чакрым да юк. 2 аларны инеш суы гына аерып тора
Хәбибулла мулланы мин күреп белмим ул үлгәндә мин бик кечкенә j булганмын Аның йортында китаплар бик күп иде Кулдан язылган калын- 3 калын бу китапларның күбесе Мөхәммәтгариф хәзрәтнеке иде Ул үлгәч Г аның йортында аларны сакларлык кеше булмаган Үзе әйтеп калдырган- 2 дырмы, әнием анысын белми иде. китапларны дустына — Хәбибулла хәз- * рәткә тапшырганнар
Гадәттә, катыргы белән тышланган иске китапларның алдында һәм “ артында берничә чиста, язылмаган бите була торган иде Мөхәммәтгариф г хәзрәт шигырьләрен китапларның шул буш битләренә яза торган булган. * Әнием: «Кышкы озын төннәрдә күрше кызлары белән бергә шул шигырь _ ләрне җылый-җылый укый идек»,— дип сөйли торган иде.
Бабайдан калган китапларны егерме тугызынчы елның җәендә, ике - олауга төяп, бездән унике чакрым ераклыктагы Мулла Иле авылына — волостька алып киттеләр Анда аларны мичкә якканнар
Мөхәммәтгариф хәзрәтнең кабере Кушлавыч зиратында Ул. үзеннән соң мулла булып, мең тугыз йөзенче елны үлгән Габделхәер хәзрәт кабереннән ерак түгел канәфер агачы куаклары астында булырга тиеш — Габделхәер мулла каберендә таш бар Бу турыда минем кендек әбием, чокнә Гарифәсе бик белеп сөйли торган иде Гарифә әби сиксәнне узып үлде
Николаев шәһәрендә Хәрби диңгез флоты келәтләреннән матрос киемнәрен алып чыккач, мин ирексездән Хәмит Кавины искә төшердем Хәзер, ул вакыттан соң бик күп еллар үткәч, аның турында яза башлагач артык озынга китсә дә. туган авылымны искә алмыйча булдыра алмадым
Без шулай келәтләрне актарып йөргән вакытта немецлар шәһәргә артиллериядән каты ут ачтылар Билгеле, безнекеләр дә аптырап кал мады, җавап бирергә тотындылар Төне буе сугыш барды Иртә белән кинәт тынлык урнашты Безгә, штабтагыларга, каравылдан башка хезмәт калмады Мин дә постка бастым Минем янга йорт хуҗасы чыгып утырды Ул шактый олы яшьтәге кеше иде Маңгаенда тирән җыерчыклар сакал, мыегы ап-ак. Аның бөтен гомере шушы верфьтә эшләп үткән Унөч яшен нөн эшли башлаган Ул үз гомерендә Николаев җирендә дошман гаскәрләрен икенче мәртәбә күрә иде инде Октябрь революциясеннән соң булган француз интервенциясе вакытында аларга каршы яшерен эш алып барган Сизәм. немецның монда килеп җитүенә җаны-тәне белән әрни Ләкин бу хәлнең вакытлы булуына һич кенә дә шикләнми иде. Без аның белән озак сөйләшеп утырдык Карт, немецларның кинәт һөҗүмне туктатуына сәерсенеп
— Бу юкка түгел, нинди булса да этлек эшләргә җыеналар. - диде
Ул ялгышмады Немец гаскәрләре безне чолганышта калдырып, күптән узып киткәннәр икән инде Алар һөҗүмне Днепрның теге ягында җәелдереп җибәргәннәр Безгә Николаевны ташлап китүдән башка чара калмады Иртән юлга кузгалдык
Юллар, юллар Гражданнар сугышы тарихы буенча таныш юллар башланды Херсон яныннан узып киттек Сиваш тирәсендә әйләнеп йөрдек Гомумән, без ерак немец тылында калганбыз Йөри торгач Асканы Новое дигән җиргә килеп чыктык Кызык урыннары бар да инде табигатьнең Минем мондый җирне күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде Тәвә кошлары кыр атлары, тагын әллә нинди күз күрмәгән колак ишетмәгән җанварлар очратып, шаккаттым Монда тыюлык икән. Ул вакытта мин әле тыюлыкның нәрсә икәнен дә белми идем Бу җирдә хайваннар гына түгел, үсемлекләр дә башка иде Әйтерсең, Африканың бер почмагын кисеп алып шушында китереп куйганнар
Безгә монда бераз тукталып торырга туры килде Каядыр якында гына немец танклары һөҗүм итә дигән хәбәр алынды Бөтенебезгә дә ягулык тутырылган шешәләр, танкка каршы гранаталар тоттырдылар. Шулай коралланып, немец танклары һөҗүмгә килергә тиеш дип уйланган юл буенда саклана башладык Көн бик эссе иде. Кояш баш миен пешерә Минем бик эчәсем килде Шампанский эчәргә уйлап, машиналар янына киттем Алар санаулы гына калып бара икән инде Бер башланган шешә бар иде. Мин яңаны башламаска, шуны гына алып эчәргә булдым. Шешәне алып андагы сыекчаны авызыма тидерүем булды, минем алгы тешләрем камыр кебек йомшардылар Авыздагы сыекчаны тиз генә җиргә төкердем Ул арада ике иренем ут кебек янып бүртеп тә чыкты Төкергәндә сыекчаның бер өлеше өстемдәге гимнастеркага эләккән булган һәм аны алдан яндырып алган. Ярый әле. вакытында сизеп өлгергәнмен авыздагы сыекчаның тамчысын гына йоткан булсам да. мәгънәсезгә дөнья белән саубуллашырга туры килер иде.
Полк командирын йөртүче шофер шешәгә кислота тутырган булган икән Аның аңлатуынча, кислота аккумуляторга салу өчен кирәк булган
Немец танклары безгә һөҗүм итмәде, икенче юнәлешкә киттеләр. Без. иген кыры буйлап йөри торгач. Каховка янына барып чыктык Минем уйлавымча, без моннан бер адым да чигенергә тиеш түгел идек Каховка кадәр Каховканы ташлап китәргәме’ Юк. бусы була торган хәлме соң? Ул безнең күңелдә, утызынчы еллардагы совет мәктәбендә тәрбияләнгән яшьләр күңелендә, җиңү символы булып урнашкан исем
Каховка тирәсендә дошман гаскәре юк иде әле Тыныч кына Днепрны аркылдык Озак барырга туры килмәде. Тукмак дигән шәһәрчеккә җи- тәрәк шуны белдек бездән өстәрәк немец Днепрны күптән аркылган булган Запорожье, Днепропетровск тирәләрендә каты сугышлар бара икән Без ашыгыч рәвештә Запорожьега юнәлдек. Шәһәр тирәсендә танкка каршы тирән-тирән окоплар казылган иде Безнең батареяләр шул әзер окопларга урнашты Немецлар Днепр уртасындагы Хортица утравына бәреп керергә маташалар Мин хезмәт иткән полк алар белән тигезсез авыр сугыш алып бара. Дошман көне буе бертуктаусыз һавадан һөҗүм итә. Килеп урнашырга өлгермәдек, безне дә бомбага тоттылар Сугыш башланганнан бирле үзебезнең самолетларны күргәнебез юк иде Беренче мәртәбә Запорожье күгендә күрдек. Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады, күз алдыбызда бер истребительне бәреп төшерделәр, калганнары качып котылды
Сугыш коннән-көн кызды Безнекеләр Хортицаны калдырдылар. Шәһәр әле һаман безнең кулда Никадәр тырышса да. дошман безнең оборонаны өзә алмый. Артиллеристлар бернәрсә белән исәпләшмичә сугышалар иде Безнең полкның Харченко фамилияле сугышчысы үзе йөрткән ЧТЗ тракторы белән немец танкасын таранлады Танк сафтан чыкты, ә Храченко исән калды. Без барыбыз да бернәрсәне яхшы сизеп алдык: безнең батареяләр урнашкан ут сызыгына немец танклары якын да килә алмый Алар гел безне тылда калдырып, йә уң яктан.йә сул яктан узып китәләр иде Запорожьедә дә шулай эшләделәр Без өч йөз километр эчтә калдык, алар Дон елгасы буена барып чыктылар.
Запорожьедагы заводлар эвакуацияләнгән иде инде. Домнар шарт- латылган Шунысы гаҗәп, әллә инде эвакуацияләргә өлгермәгәннәр, дәүләт банкасында сейфләр төрле кыйммәтле кәгазьләр, акча белән тулы иде Банктагы ачык сейфләрдән бер тиен дә акча алмадым Теләсәм, күтәрә алган кадәр акча алып чыгарга була иде.
Ниһаять. Запорожьены калдырырга әмер булды Төнлә кузгалдык Шәһәрдән чыгып китүе бик кыен булды Үзебезнекеләр төзегән танкка каршы корылмалар, урамны иңләп казылган тирән чокырлар киртә булдылар.
Шәһәрдән чыгып өлгермәдек, немец самолетлары һөҗүм итте Олы юллар бар да дошман кулында иде Анда бертуктаусыз аларның машиналары алга агыла Без шәһәр белән янәшә бодай кыры буйлап хәрәкәт иттек Немец самолетларының гына һөҗүме җитмәгән бер көнне үзебезнең штурмовиклар да бомбага тоттылар Дошман гаскәрләре дип уйладылар, күрәсең Еракта, немец тылында йөрүче берничә чакрымга сузылган колоннаны башкача ничек күз алдына китерәсең’!
Безнекеләр берничә җирдә кызыл флаг күтәрделәр. Шуннан соң гына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, штурмовиклар яшен тизлеге белән китеп 94
бардылар Аларның һөҗүменнән соң үлүчеләр, яраланучылар шактый булды
Запорожье өлкәсенең без булган бу җирендә урманнар юк. иксез-чиксез тигез иген кыры иде Немецләргә һәр адымыбыз уч төбендәге кебек күренеп тора Шуңа күрә көндезләрен нинди булса да берәр авылда тукталып саклана идек. Ә инде аннан төне буе юлда булабыз Новомосковский исемле зур авылда безгә шактый озак тоткарланырга туры килде Без бу авылга иртә таң белән килеп кердек Анда ниндидер немец частьлары тора иде Никадәр тырышсалар да. дошман безнең артиллерия утына түзә алмады, авылны ташлап китәргә мәҗбүр булды. Ләкин алар китеп озак тормадылар, өстәмә көчләр туплап, кире килеп безне камап алдылар Камалышта калу безгә бик кыйбатка төште Көне буе барган тигезсез көрәштә полкның яртыдан артык туплары сафтан чыкты. Үлүче һәм яраланучы сугышчылар да бик күп булды Ниһаять, без дошман боҗрасын өздек. Октябрь урталарында Донбасста. Алмазный станциясе янында фронт аша узып, үзебезнекеләргә килеп кушылдык Бу вакытта безнең полкта бары өч гаубица калган иде Сугышчылар чиктән тыш йончылган, яңадан сафка басар өчен ял кирәк Шулай эшләделәр дә Безне Ворошило- воградтан унсигез чакрым ераклыктагы Луганский станциясенә ялга чыгардылар Шуннан соң миңа шактый вакыт полктан аерылып торырга туры килде
Бер көнне шулай полк штабына чакырдылар Анда сержант Башкиров һәм тагын ике сугышчы — Макусинский һәм Костенко нидер көтеп утыралар иде Безнең бөтенебезне бергә полк командиры майор Киселев янына алып керделәр Штабта уникенче армиянең разведка башлыгы майор Еремеев тә бар иде Безне командировкага җибәрәләр икән Һәркай- сыбызның кулына майор Еремеев кул куйган кәгазь тоттырдылар Юл Ростов, Краснодар шәһәрләре аркылы Орджоникидзега кадәр сузылачак иде Безнең командирыбыз итеп сержант Башкиров тәгаенләнгән Аның кулындагы документка: « Аерым әһәмиятле йомыш белән җибәрелә җирле партия һәм Совет оешмаларыннан ярдәм итүләре сорала- -дип язылган иде Безне Костенко үзе йөрткән полуторкага утыртып алып барачак Машинаның әрҗәсе каплаулы иде Анда бик күп чемодан төяделәр Сержант Башкиров шофер янына утырды Без Макусинский белән ничек кирәк алай чемоданнар янына кереп сыендык
Бүгендәй хәтеремдә, икенче ноябрь көнне юлга чыктык Көн шактый салкын, җиргә кырпак төшкән иде Без Макусинский белән арканы аркага терәп утырдык Ул миннән шактый олы. чигәләренә чал кергән Бөтен кеше белән, кем булуына карамастан, фәкать украинча гына сөйләшә Сүз арасында бик еш «бесовая душа» — иблис җан дип әйтеп куя
Безнең беренче тукталыш Ростовта булырга тиеш иде Анда бер офицерның хатынын күреп, ире биргән әйберләрне тапшырырга кирәк иде Ләкин без нәкъ шул юлга чыгарга әзерләнеп йөргән көннәрдә Ростовны немецлар алган икән Кич кырын ниндидер станциядә тукталдык һәм шунда төн үткәрергә булдык Станция безнең гаскәрләр белән шыгрым тулы иде Сугышчылар бары да дип әйтерлек — кавказлылар Урысча бик начар беләләр Араларында бер Баку татары бар иде Фамили ясе Мөхетдинон Татарча, урысча, әзербайҗанча нәкъ туган телендә coi пәш- кән кебек сөйләшә Аның сүзләренә караганда, аларны монда Иранна. ки тергәннәр иде Өс-башлары чиста гына Тагын шунысы ят тоелды баш ларында безнеке кебек пилотка түгел, эшләпә кигәннәр.
Станцадагы йортлар шушы Ираннан килгән солдатлар белән тулы иде Шуңа күрә без фатир эзләп маташмадык, ташландык бер бакчада төн үткәрергә булдык
Сержант Башкиров безне шушы бакчада калдырып, каядыр китеп барды Озак йөрмәде, бик күп ашамлыклар күтәреп әйләнеп тә кайтты Аңа бер ят старшина да ияргән иде
Юлга чыкканда безгә төрле-төрле консервалар биргәннәр иде Шуңа дырмы, Макусинский Башкировның ризык алып кайтуын ошатмады
— Боларны да ашап бетерә торган түгел. — диде, машинадагы әрҗәләргә күрсәтеп
— Алары кара көнгә калсын, хәзергә литрларны бетерергә кирәк — диде сержант
Эш шунда ки, аңа полкның ашамлык бүлеге башлыгы бик күп талон-
нар биреп чыгарган Ул талоннар белән юлда очраган һәрбер армия келәтеннән теләгән ашамлыкны алырга була икән Башкиров үзе күтәреп кайткан ашамлыкларны шул талоннарга алган Берничә шешә аракысы да бар иде Ияреп килгән старшина якташы булып чыкты. Без. бер агач төбенә плащ-палаткалар корып, кечкенә генә куыш әзерләдек. Шунда кереп утырдык та бик иркенләп сыйланырга тотындык. Сыйлана торгач, яхшы ук булып җиткәнбез. Мин утырган урынымда йокыга да китеп барганмын Макусинский «бесовая душа, җитәр сиңа, әйдә, тор»,—дип кабыргама төрткәндә көн яктырып килә иде инде Мин уянганда алар өчесе дә аяк өстендә иделәр Костенко машинага бензин салып йори. Башкиров туңган булса кирәк, бик тырышып физзарядка ясап маташкан була Бераздан Костенко моторны кабызды.
— Ни булса да булыр. Ростовка барабыз,—диде сержант — Алда тагын күз күрер әле.
Ростов тирәсендә гаскәр мыжлап тори иде Җәяүле, атлы сугышчылар каядыр юл тота. Кызыл Аксайга җитәрәк, безнекеләр немецне Ростовтан бәреп чыгарган икән, дигән хәбәрне ишетеп бик шатландык Безгә, Краснодарга барыр өчен, Дон елгасын аркылырга кирәк иде Аны бары Ростов янында гына аркылып була иде.
Кызыл Аксай төбәгеннән Ростовка киң асфальт юл алып бара Без шушы юлда коточкыч күренешкә тап булдык Монда үлекләрне җыярга өлгермәгәннәр иде әле, бары юлны гына ачканнар. Аксай белән Ростов арасы егерме километрга якын, имеш Менә шушы ике арадагы юлда, ике яклап үле гәүдәләр өелгән иде Башта без немецләрнең кирәген биргәннәр дип уйлаган идек Күзебезгә ышанмадык. Үлекләр арасында немец солдатлары берәм-сәрәм генә күренә иде Юлның ике ягына оеп куйган үлекләр барысы да дип әйтерлек кызылармеецлар иде Иң элек моңа Макусинский- ның күзе төште
— Бесовая душа, — диде ул ахылдап, — це ведь усю наше хлопцы Мехлись халыкны менә кая китереп тыккан. Чебен күк кырылганнар
Ростов мәетләрдән чистартылган иде инде Монда да сугыш каты булган Снаряд эләгеп яртылаш җимерелгән йортлар еш кына очрый башлады Без шәһәрнең үзәге — Энгельс урамында тукталып юл сораштык, бераз узган-барган кешеләр белән сөйләшеп тордык.
Немец, монда бер-ике генә көн булса да, үзенең эзен калдырырга өлгергән иде инде Сөйләүләренә караганда, ябык базар үлекләр белән тулы иде Анда шәһәрдән китәргә өлгермәгән коммунистларны, яһүтләрне гаиләләре белән бергә җыеп атканнар.
Без Батайский шәһәренә алып чыга торган күпергә юл тоттык. Аны җимерергә өлгермәгәннәр иде әле Шул күпердән Дон елгасын аркылып. төньяк Кавказга барып кердек
Ростовтан ике йөз километр узгач, кичкырын Павловка дигән зур станицага килеп туктадык Станица үзенең таш йортлары белән шәһәрне хәтерләтә Үзәк урамнарына асфальт җәелгән. Сержант машинаны зур бакча эчендәге ике катлы таш йорт янына китереп туктатты. Бу йортта станица советы һәм колхоз кәнсәсе урнашкан иде Костенконы машина янында калдырып, без өчәү шунда кердек Анда каравылчы хатыннан башка беркем дә юк иде Ул тиз генә станица рәисен алып килде Рәис көрәк сакал (ы, таза гәүдәле бер ир иде Ул бик озаклап Башкиров кулындагы таныклык белән танышты Шул арада, бакча янында торган ят машинаны күреп, ахры, халык җыйнала башлады. Барысы да дип әйтерлек хатын- кызлар. Алар бездән фронт хәлләрен сорашырга тотындылар. Нинди генә сораулар бирмиләр иде Кызыл Армиянең туктаусыз чигенүен башларына сыйдыра алмыйлар Барысы да чын күңелдән әрнеп, чигенүнең сәбәпләрен ачыкларга телиләр Ләкин беребезнең дә андый сорауларга җавап бирерлек төпле мәгълүматы юк иде.
Кыен хәлдән станица советы рәисе коткарды Безне халыктан аерып, күршедәге йортка алып керде.
— Анфиса, кунаклар кабул итеп ал, — диде ул, ишек алдында нәрсәдер эшләп маташкан хатынга Анфиса безнең һәркайсыбызны башыннан аягына кадәр карап үткәрде дә салкын гына:
— Өйгә рәхим итегез. — диде
— Иң элек машинаны ишек алдына кертергә кирәк. диде Башкиров һәм. Анфисаның рөхсәтен дә көтеп тормастан. капканы ачты
Без ишек алдында эшне бетереп өйгә кергәндә лампага ут алынган иде инде
Анфиса утыз яшьләре тирәсендәге таза гәүдәле, зур күкрәкле, зәп-зәң- гәр күзле чибәр генә хатын иде Карт әнисе һәм өч-дүрт яшьлек кызы белән яши Кызы боҗыр кебек бөтен өйне айкап, йөгереп йөри
Өй эчендә берничә бүлмә Бары да пөхтә итеп җыештырылган Зал идәнендә келәм җәелгән Бер почмакта пианино тора
Хуҗа хатын әнисе белән нәрсәдер пышылдап сөйләшә башлады.
— Мәшәкатьләнмәгез, безнең бөтен азык-төлегебез бар. — диде Ма- кусинский аларны бүлеп
— Сез безгә шуларны әзерләп бирсәгез, яхшы булыр иде. — диде Башкиров сүзгә кушылып
Аяк киемнәрен салып, билне буган каешларны ычкындыргач, рәхәт булып китте Сугыш башланганнан соң беренче мәртәбә шулай кешечә иркенләп төн үткәрергә җыендык
Ул арада ашарга да әзерләп өлгерделәр Башкиров Макусинскийга ымлап нәрсәдер аңлатты Ул теләмичә генә ишек алдына чыгып, машинадан ике шешә эчемлек алып керде
— Бүген башка сорамагыз. — диде ул коры гына Әйтеп үтәргә кирәк. сержант бу мәсьәләне тулысы белән аның карамагына тапшырган иде Ул бервакытта да безне артык кыландырмады
■— Безнекен дә авыз итеп карагыз. — диде Анфиса Графин белән йөземнән үзләре әчеткән шәраб чыгарып куйды
Ашап-эчә торгач, барыбыз да яхшы ук кыздык Хуҗаның патефоны бар икән Тәлинкәләре дә күп Анфиса белән Башкиров тәлинкәләр сайлап, шуларны уйнатырга тотындылар Алай да булмады патефонга кушылып җырлый ук башладылар Анфиса да яхшы гына җырлый икән Җыр артыннан бию китте
Күңел ачу шактый озак дәвам итте Мин почмак якта барыбыз өчен әби идәнгә түшәгән урынга кереп ятканда, төн уртасы җитеп килә иде инде Мендәргә башым тию белән эреп йокыга да киткәнмен Изелеп, бер нәрсә сизми озак йоклаганмын Мин уянганда стена сәгате иртәнге унны суга иде Өйдәгеләр бары да йоклый иде әле Урын дүрт кешегә әзерләнгән булса да, идәндә өчәү генә ята идек Безнең янда Башкиров юк иде Мин аны эзләп ишек алдына чыктым Ул анда да юк иде Кире өйгә кереп. Макусинскийны уяттым
— Командир каядыр чыгып сызган. — дидем мин аңа шыпырт кына Ул елмайды да залга ымлады Мин барып ишекне ачтым Анда, түрдәге караватта, алар Анфиса белән бергә яталар иде Тиз генә ишекне ябып куярга мәҗбүр булдым
Макусинский белән Костенко да торып киенгәч, ишек алдына чыктык һәм машинаны көйләргә тотындык Урамдагы коедан ике чиләк су алып кердек Бер чиләген Костенко радиаторга салды, икенчесе белән бил тиентен чишенеп үзебез юындык
Ноябрь башы булса да, көн шактый җылы иде Халык монда әле җәйге киемнәрдән йөри Без дә бер кат гимнастеркадан гына калдык Гомумән үзебезне рәткә китерергә кирәк иде Шулай эшләдек тә Гимнастеркага чиста, ак якалар тактык Аяк киемнәрен көзге кебек итеп ялтыраттык
Ул арада сержант та йокыдан торып, ишек алдына чыкты Аның бүген моннан китәргә исәбе юк иде Макусинский белән Костенко аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр
— Вакыт калса. Анфисаң янына кайтканда керерсең. - диде Макусинский Элек өскә йөкләнгән бурычны үтәргә кирәк
Без тиз генә җыенып юлга чыктык Анфиса капка төбенә басып, машина күздән югалганчы кул болгап озатып калды
Станицаны чыгу белән Костенко «газик>ны соңгы тизлек белән куды Юл буена тезелгән иксез-чиксез станицаларны, вак-вак хуторларны артта калдырып, Краснодарга юл тоттык
Шәһәргә без төн уртасы җитәрәк барып кердек Башкиров белән миңа монда бар да таныш иде Без хезмәт иткән полк торган хәрби шәһәрчек кырыннан Карл Маркс урамы башлана иде Безгә старшина Усикның хатыны торган йортны эзләп табарга кирәк иде Юлга чыкканда Краснодарда эшегезне бетергәнче, шунда тукталып торырсыз, дигәннәр иде
Хәзер йорт номеры онытылган, ләкин шунысын ачык хәтерлим так сан иде Сержантның бу йортта булганы бар икән, шуңа күрә эзләп вакыт әрәм итәргә туры килмәде, туп-туры шулар капка төбенә барып туктадык Хуҗалар йоклап беткәннәр иде инде. Капканы шакылдата торгач, эчтән бер хатын тавышы ишетелде Без ашыга-ашыга аңа үзебезнең кем икәнлегебезне аңлата башладык. Ләкин ул сүзләребезгә ышанып бетмәде, өйгә кереп икенче бер хатынны алып чыкты.
— Кем ул болай вакытсыз борчып йөри?
— Безгә Римма Ивановна кирәк, — диде Башкиров. — Сезгә Анатолий Никифоровичтан күчтәнәчләр алып кайттык.
Ниһаять, күп сөйләшә торгач, капканы ачтылар. Машинаны ишек алдына керттек Ишек алды шактый киң иде. Арт якта бакчасы да бар. Йорт кирпечтән салынган, калай түбәле. Верандасы ишек алдына каратып эшләнгән.
Башкиров иң беренче эш итеп Римма Ивановнага ире язган хатны тоттырды. Әлбәттә, аңа хәзерге минутта шушы хаттан да кадерле нәрсә юк иде.
— Машина әрҗәсендә сезгә тапшырасы чемодан бар, — диде Башкиров, — аны иртәгә көн яктысында карап алырбыз Алар икесе бергә өйгә кереп киттеләр Без, машинаны сүндереп, капканы яптык та тын гына веранда кырыена барып утырдык
— Сез анда нәрсә озакладыгыз, нигә өйгә кермисез,—дип кычкырды сержант, өй ишеген ачып.
Өй эче иркен иде Безне тәрәзәләре бакчага карап торган уң яктагы бүлмәгә алып кереп, икешәр-икешәр караватка яткырдылар
— Парлап яткач йокы тәмле була, — диде Римма Ивановна шаяртып Ул кырыкка якынлашып килә торган чибәр генә бер хатын иде Чәчләре ясатылган Бер чакрымга хуш ис аңкып тора. Шомырт кара күзләре бераз татар хатыннарын хәтерләтә Ул, безгә тыныч йокы теләп, үз бүлмәсенә чыгып китте.
Иртә белән йокыдан торгач шуны белдек, бу йорт Римма Ивановнаның әнисе Анастасия Семеновнаныкы икән Әтиләре сугыш алдыннан вафат булган Анастасия Семеновнаның Надя исемле тагын бер кызы бар. Ул әле кияүгә чыкмаган, әнисе белән бергә шушы йортта яши.
Надя апасына бер генә дә охшамаган. Зәңгәр күзле, ут кебек янып торган кызыл чәчле, битендә бераз сипкеле бар, ягымлы итеп сөйләшә.
Безнең полк башлыклары бар да дип әйтерлек Краснодар кешеләре иде Гаиләләре полк Кировоградка күчкәндә беркая да кузгалмады, шунда калды Ничек булса да, ал арның һәммәсен дә күрергә, хат һәм күчтәнәчләр тапшырырга кирәк иде Беренче көнне шушы эшкә багышларга туры килде. Безгә унлап адрес биргәннәр иде Шул адреслар белән йөри торгач, бөтен шәһәрне әйләнеп чыктык.
Ул вакытта Краснодар әллә ни зур түгел иде. Күп катлы йортлар — бары бер, Красная дип аталган үзәк урамда гына Телгә алып сөйләрлек завод-фаб- рикалар да юк иде кебек Шунысы бик кызык, этләр бик күп иде. Чын мәгънәсендә эт куып урамнан урамга йөри торгач, көннең узганын да сизмәдек Шәһәрдә зур дәрәҗәле хәрбиләр бик күп иде Моңа шушында фронт штабының урнашуы сәбәп булгандырмы, адым саен командирлар очрап газап чиктерде Эш шунда, алар яныннан шома гына узып булмый, честь бирергә кирәк Минем шул честь биреп, командир турысыннан саф адымы белән атлап китүдән дә яратмаган нәрсәм юк иде Честь бирми китсәң, туктатып, маңгаеңнан кырык тирең чыкканчы «үгетлиләр»
Шәһәргә бертуктаусыз эвакуацияләнгән халык килә. Урамнар кырмыска оясы кебек мыжлап тора. Шулай да тормыш чагыштырмача иркен, кибетләрдә. бигрәк тә базарда, азык-төлек тулып ята иде
Сержант Уникенче армиянең разведка башлыгы майор Еремеев биргән пакетны фронт штабына кертеп чыгарга тиеш иде Ул бу эшне иртәгә калдырып торырга булды. Без. арып-талып, Карл Маркс урамындагы фатирыбызга кайтып кердек
— Озакка, бик озакка югалдыгыз,—диде Анастасия Семеновна, — сезне өйдән чыгарып җибәрерлек түгел икән
Хуҗалар безне әзерләнеп көтеп торганнар. Миңа барыннан да бигрәк борщ ошады Бәлки шулай тоелгандыр гына, андый тәмле ашны бервакытта да ашаганым юк кебек иде.
Без эле полк командирының хатынын күрмәгән идек Аңа хат һәм берничә чемодан тапшырырга кирәк
— Бүген үк илтеп бирергә кирәк, — диде Макусинский — Бәладән ераграк ^орырга кирәк, минемчә, ул чемоданнарда — акча
Өзеп әйтә алмыйм, әмма бу сүзләрдә хаклык бар иде сыман Ул чемоданнарда. Запорожьедан чигенгәндә дәүләт банкасында ташлап калдырылган ♦ акча булуы бик ихтимал иде х
Полк командирының хатыны Красная урамының азагында, ике кат- я лы таш йортта яши иде Без анда машина белән бардык Фатиры беренче кат- * та. ишегалды аша керелә Әйтергә кирәк, бу ишегалды тулысы белән шушы з фатир хуҗасы карамагында иде Раиса Туевна, — чын исеме Рахиль. — без- £ не бик җылы каршы алды Ул шундый яшь күренә, әгәр Макс Соломонович i белән икесен янәшә бастырсаң, һичшиксез, аны кызы дип әйтәчәкләр иде 5
Раиса Туевна зифа буйлы, чем кара чәчле, кылыч борынлы Ак йөзе ни- ~ чектер грек статуиткаларын хәтерләтә Шомырт кара күзләре ут кебек янып 1 тора.. ф
— Көтәм сезне, көтәм, — диде ул ягымлы елмаеп — Кичә генә хат ал- s дым Ничек килеп җиттегез, кайда туктарга уйлыйсыз. —дип сорады ул сү- “ зен дәвам итеп
— Кайда туктарга, дип, — диде Башкиров. — әллә ни озак маташып < булмас, барасы җиребез ерак әле, иртәгә фронт штабында эшне бетереп бул- “ са. юлга чыгарга кирәк булыр, юл кешесенең юлда булуы яхшы — Сизеп « торабыз, фронт штабында эшне бетереп булса, дип Башкиров үзенең дәрә- х җәсен зурайтып күрсәтергә тырыша, аңа бары бер сургучланган пакет тап- ' шырырга кирәк һәм анда аны беркем тоткарлаячак түгел
— Ашыкмагыз, мондый командировка теләсә кемгә тәтеми сезгә дә башка болай чыгып йөрергә туры килмәс. — диде Раиса Туевна Форсаттан файдаланып калыгыз Безнең ишек алды бик тыныч, машинагызны шунда кертәбез — Ул безнең ризалыкны көтеп тормады, капканы ачарга кушты Сержант белән Костенко, серле итеп, бер-берсенә карашып алдылар да аның боерыгына сүзсез буйсындылар
Машинаны кертү белән генә эш бетмәде. Раиса Туевна безне өйгә алып керде Фатиры иркен иде
— Миндә эвакуацияләнүчеләр тора, берничә көнгә сез дә сыярсыз. — диде ул Без аңа үзебезнең старшина Усикның хатынында тукталуыбызны әйтергә мәҗбүр булдык — Бик яхшы. — дип сүзен дәвам итте Раиса Туевна. — шулай да машинагыз безнең ишек алдында калсын, югыйсә төрле хәл килеп чыгуы мөмкин
Без аннан нинди хәл килеп чыгуы турында сорашып тормадык, үз чиратында ул да. ризалыгыбызны сизеп, бу хакта сүзне бүтән озайтмады
Раиса Туевна шәһәр Советы башкарма комитетында эшли икән Яңа оештырылган бүлек — эвакуация белән килгән халыкны урнаштыру бүлеге мөдире Кирәк булса, шалтыратырсыз, дип. ул үзенең эш урынындагы телефонын бирде
— Кичләрен мин өйдә булам, бер да тартынып тормагыз, килегез, сез минем кадерле кунаклар. —диде ул
Без кайтканда өйдә Анастасия Семеновна үзе генә иде Римма Ивановна белән Надя театрга киткәннәр
— Безгә монда эвакуация белән Ленинградның оперетта театры килде. — диде Анастасия Семеновна. — халык бик яратып йөри, сез дә барыгыз
Кайту белән иптәшләр йокыга җыенды Минем нәрсәдер йокы килми иде Өстәлдә «Нева* журналының революциягә кадәр чыккан подшивкала- ры ята икән, шуларны актара башладым Берсендә композитор Моцарт турында зур гына мәкалә бар иде Мин аны бөтен дөньямны онытып укыдым Композиторның исемен ишеткәнем бар иде. әмма аның нинди кеше булуы турында бернәрсә до белми идем.
Сәгать ничә булгандыр, кызлар театрдан соң гына кайттылар Минем журнал укып утырганны күреп, яныма Надя килде Ул беренче сүз итеп минем нинди милләт кешесе булуым турында сорады
— Сез. минемчә, урыс түгел бугай, нинди милләт кешесе икәнлегегезне белергә мөмкинме7
Мин урысчаны бик ватып сөйләшә идем Чөнки армиягә кадәр бер дә урыслар белән аралашырга туры килмәде Үземнең татар икәнемне әйткәч, мин татарларны башкача итеп күз алдыма китерә идем диде Надя
— Ничек итеп?
— Кысык күзле, сары йөзле, карсак гәүдәле
— Бүгенге көнгә кадәр тарихи бер ялгышлык яшәп килә Безне монгол татарлары белән бутыйлар. Безнең нәсел башы кайчандыр Идел елгасы буенда барлыкка килгән «Бөек Болгар» иленнән башлана.
Мин Надяга Болгар дәүләте турында сөйләп киттем Аларның Европада беренчеләрдән булып сыйфатлы чуен кЬюлары турында искә төшердем. Бу дәүләтне монголлар коточкыч ерткычлык белән җимергәннәр, халкын үтереп бетерергә исәпләгәннәр, ләкин халыкны кырып бетерү мөмкин түгел, тик шунысы, исән калганнарга татар исеме тагылган
Надя мине бик кызыксынып тыңлады Мин Краснодарда татарлар шактый булуын. Красная урамындагы татар клубын искә төшердем
— Чыннан да, — диде Надя. — минем ул клуб турында ишеткәнем бар, ләкин анда йөргән кешеләр белән кызыксынганым булмады. Без. сөйләшә торгач, бик эчкә кереп киттек.
— Урыслар белән безнең татарлар кадәр аралашкан бер халык та юктыр. — дидем мин — Күп кенә билгеле кешеләрнең нәсел башы татарларга барып ялгана Тургенев. Карамзин. Денис Давыдов. Бородин һәм башкаларны ишеткәнегез бардыр.
Надяның кәефе яхшы иде Театрдан күңеле күтәрелеп кайткан Ленинград артистлары шундый ошаган, мактап бетерә алмый.
— Бармый калмагыз.—диде ул, — бармасагыз. гөнаһ булыр. Бер генә спектакльне булса да күреп китегез
Минем оперетта турында ишеткәнем дә юк иде Шуңа күрә аны күз алдына китерә алмый идем Икенче көнне без. Надяга ияреп, театрга киттек. Ул көнне «Сильва» куела иде. Беренче пәрдәдән үк спектакльнең музыкасы. андагы вакыйгалар һәм артистларның оста уены безне әсир итте. Үзебезне бөтенләй икенче дөньядагы кешеләр кебек хис кылдык. Бары да онытылды Сугыш, андагы елга булып аккан кеше каны, үлә алмый тилмереп ятучылар, яралылар, тел белән әйтеп аңлата алмаслык тылдагы авыр тормыш бер минутка истән чыгып торды.
Бара торгач, безнең эш бөтенләй җайланып китте. Кичен театр карыйбыз. көндезләрен фронттагы ирләреннән, туганнарыннан без хат. күчтәнәч алып кайтып биргән хатыннар чиратлап кунакка чакыралар Бармасаң, үпкәлиләр.
Без Надя белән шундый дуслашып киттек, ике атна буена бер минутка да аерылышмадык Мин башта үземнең элекке танышым, татар кызын эзләп караган идем. Барып чыкмады Клубны япканнар, анда эвакуация белән килгән халыкны кертеп тутырганнар, чыр-чу. бала-чага, ата улны, ана кызны белми Минем таныш кызым турында ишеткән кеше дә юк
Китәр алдыннан Раиса Туевнада кунак булдык Мәҗлестә аның иптәш хатыннары да бар иде Күңелле утырдык. Хатыннар барысы да Башкиров тирәсендә әйләнделәр Сержант үз бәясен белеп эш итте Әйтеп узганымча, ул сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел иде Шомартып сөйләргә көннән-көн остарды Бездән дә тартынмый башлады. Чынмы, ялганмы, азрак кеше ышанырлык булса, сиптерә генә Шулай итеп, ул мондагы хатыннар алдында чын «герой»га әйләнде дә куйды Мәҗлес таралгач, ниндидер сәбәп тапкан булып, яшь бер хатын аны үзе белән алып китте
Бездә комиссар хатынының адресы юк иде. Аны Орджоникидзе шәһәреннән. анда булмаса. шул тирәдәге төбәкләрдән эзләргә кирәк иде.
— Һәрбер шәһәрдә, район үзәкләрендә эвакуация пунктлары оештырылды. кайда гына булсагыз да. иң элек шунда керегез. — диде Раиса Туевна — Аларда эвакуация белән килгән кешенең исем-фамилиясе. адресы була.
Без шәһәрдән иртә таң белән чыгып киттек Юл буе Төньяк Кавказның гаҗәп матур табигатенә, берсеннән-берсе бай, төзек станицаларның чисталыгына сокланып бетә алмадым Тагын шунысына гаҗәпләндем, кайбер станицаларның исемнәре татарчага бик якын иде. Тимергуево. Мечетинская һәм башкалар Җирле халык Пятигорскийны да үзенчә. Биштау дип атый икән.
Станицалар үзләренең төзелешләре белән кечерәк шәһәрләрне хәтерләтәләр Миңа бигрәк тә таулардан башланган көмеш сулы Лаба елгасы буена урнашкан Лабинский. Усть-Лабинский станицалары ошады
Орджоникидзе шәһәренә барып җитә алмадык, комиссарның хатынын шуннан ерак түгел Вислан станциясендә эзләп таптык Ул үзенең сеңлесе белән килеп урнашкан. Сеңлесенң дә ире хәрби хезмәттә икән. Танкист.
Өлкән лейтенант. Сөйләүләренә караганда, сугышның беренче көненнән үк фронтта, ләкин хәбәре юк.
Комиссар хатыны шактый олы яшьтә иде ә сеңлесе яшь. күзләре уйнап тора, сугыш алдыннан гына кияүгә чыккан булган Алар бик тиз Башкиров белән уртак тел таптылар
Комиссар хатыны безнең монда озаграк булуыбызны теләде
Килгән, килгән, рәхәтләнеп ял итегез. —диде ул, — анда сезне көтеп тормый торганнардыр әле
— Ашыкмагыз, үләргә өлгерерсез.— диде сеңлесе, апасының сүзен жөп ләп Никадәр кыстасалар да. без алар әйткәнчә озаклап тора алмадык
Соңгы чемоданнарны комиссар хатынына тапшыргач машина әрҗәсе бөтенләй бушап калды Без Макусинский белән, борт кырыенда буйдан-буйга сузылган эскәмиягә ятып, йокы симертә башладык Ләкин бу рәхәтлек озакка бармады. Бер көнне һава салкынаеп кар ява башлады Атна буе яуды Юлларны калын көрт каплады Кар ява башлаганда без кырда идек Машинабыз кар көртенә кереп батты Ни алга, ни артка барырга мөмкин түгел. Ярый әле станицадан артык ерак китмәгән идек Башкиров, кире кайтып колхоздан пар үгез алып килде. Машинаны шул үгезләр белән тарттырып Тимергуево станицасына көч-хәл белән кайтып кердек һаваның мондый хәленнән халык бик аптырышта калган иде һәркем үзенчә фикер йөртә Дингә ышанучылар мондый күренешне алланың җирдәге бозыклыкка чиктән тыш ачуы чыгу белән бәйлиләр иде Ничек кенә булмасын тирә-юньдә яшәүче иң карт кешеләр арасында да туып-үскән бу якларда мондый салкын һаваны, бигрәк тә бу кадәр күп кар яуганны хәтерләүчеләр юк иде
Атна буе безгә шушы Тимергуево станицасында яшәргә туры килде Монда тукталып торуыбызга казачкалар бик шат иде Ирләргә шул кадәр сусаганнар, кая утырырга белмиләр Ни тәртипле Макусинскийны да юлдан яздырдылар Нәкъ бер атнадан күк йөзе болытлардан арчылып көн җылытып җибәрде Кар эреп, бөтен дөньяны су басты Җир тәмам җебеде аяк баскан саен тез тиңентен бата Юллар да эштән чыкты Машина кыймылдый да алмый. Безгә монда артык калырга ярамый, ничек тә кыймылдарга, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк иде Машинаны үгезләр белән тарттырып, юлга чыктык Ташбака адымы белән үрмәли торгач, ничек кирәк алай Краснодарга кайтып җиттек Башта без монда тукталып торырга уйламаган идек. Тиз генә Раиса Туевна белән эшне бетереп шәһәрдән чыгып китәргә җыенган идек Алар безне дүрт күз белән көтеп торалар иде Китү турында ишетергә дә теләмәделәр Бер кич кунмый беркая да җибәрмибез, дип. Башкировны теге таныш хатыны янына алып киттеләр Шуннан файдаланып, мин дә Надя белән очраштым һәм без театрга бардык
Аз гына вакыт бергә булсак та. без Надя белән бер-беребезгә ияләшеп җиткән идек инде Аерылганда ул күз яше белән елап калды
Кайтканда без Павловка станицасына кереш вакыт уздырмаска икенче юл белән китәргә исәпләгән идек Башкиров тыңламады -Әйләнгечне туры итеп, туры юлны хур итеп йөрмик әле- - дигән булып. Павловка аша китте Ләкин Анфисаны очрата алмады, аны окоп казырга җибәргәннәр иде Әби безнең белән бик салкын сөйләште Шуңа күрә без анда кунып тормадык азрак тамак ялгап алдык та юлыбызны дәвам иттек
Луганский станицасына кайтып кергәндә безнең полк анда юк иде инде. Фронтка җибәргәннәр Алдан сөйләшеп куйганча, армия штабына. Вороши- ловградка киттек һәм разведка башлыгы майор Еремеев янына кердек Юлда озак маташкан өчен шелтәләргә исәбе бар иде. Башкиров юл хәлләрен бик оста итеп аңлатып биргәч, безнең озак йөрү белән килеште тагын артык ул турыда сүз кузгатмады Ул безне полкны ничек эзләп табарга өйрәтте Полк Алмазный һәм Каганович станцияләре арасында ут сызыгына урнашкан иде Штабы Калиновка дигән анылда икән Барасы җир әллә ни ерак түгел иде Майор Еремеев, планшеткасыннан карта алып юлда барганда нинди торак пунктлары аша узарга туры киләчәген күрсәтте
Шулай итеп, без Калиновка авылын эзләп киттек Донбасс тоташ шәһәрләр тезмәсеннән тора Кая карама, анда шахтер хезмәтеннән барлыкка кил гән пирамидалар, зур-зур террикон таулары Шул күмер калдыклары өемнәре арасында боргаланып-сыргаланып йөри торгач. Калииовка авылына барып җитүебезне сизми дә калдык
Полкта безне бик җылы каршы алдылар Полк командирының әмере буенча, икенче көнне төшкәчә берәр порция аракы өстәп бирделәр Бар да
өйләреннән хат алганнар һәм амәнәтләренең исән-сау тапшырылганын белеп бик шатланганнар.
Без югында полкка яңа кешеләр китереп тутырганнар. Безнең взводта да берничә яңа солдат бар иде.
Исәпләүчеләр отделениесе авыл уртасында, полк штабы белән янәшә зур гына бер колхозчы йортында урнашкан иде Йорт хуҗасы кара сакаллы, карлыккан тавышлы, бөкре бер кеше иде Үзләре белән ике балалы Галя исемле кызлары тора Кияүләре Ленинград юнәлешендә, фронтта икән Бер хаты килгән, шуннан соң хәбәре юк.
Галя бөтен килеше белән чегән хатыннарына охшаган. Кап-кара. озын толымнарын күкрәгенә төшереп йөри Дугаланып килгән кара каш астындагы күзләре сихерле елмаеп, ирләрне бер карауда үзенә җәлеп итә Әнисе аны барлап кына тора, бер минутка да күзеннән югалтмый. Егетләр, ничек булса да җаен китереп. Галя белән ялгыз калырга тырышалар.
Йорт хуҗасы Константин Петрович — коммунист, колхоз төзүдә башлап йөргән, әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул немец килүдән бик курка Сөйләүләренә караганда, авылның кайбер кешеләре аны тере килеш ашарга торалар Немец килсә, аягыннан тотып дарга асачаклар. Күптән, бик күптән Донбассны, авылын ташлап тылга китәргә әзерләнеп куйган, бары әмер генә көтә Зур гына үгезе бар Шул үгезне җигеп, иң кирәк әйберләрен төяп, йөк өстенә оныкларын утыртып юлга кузгалмакчы. Шул турыда сүз чыкса, кызы белән ике арада тавыш куба. Аның авылны ташлап китәсе килми.
— Син теләсә нишлә, мин оныкларымны алып китәм, — дип кырт кисә карт — Син өстерәлчеккә бала калдыраммы соң? Әниләренең җирән немец солдаты астына кереп ятуларын күрми торсыннар әле.
Фронт Калиновкадан биш. ун чакрым чамасы җирдән уза. Анда әлегә тып-тын Ике як та бер-берсен күзәтәләр, төннәрен ут сызыгы аша разведчиклар йөреп тора, ара-тирә мылтыктан, автоматтан аткан тавышлар яңгырый
Константин Петрович түземсезлек белән безнекеләрнең һөҗүмгә күчүләрен көтә.
— Көз көне немецне Ростовтан кудылармы7 Кудылар. Изюм — Барвен- ково юнәлешендә кирәген бирделәрме7 Бирделәр. — ди ул горурланып. — Яз җитү белән аны Донбасстан куарга тиешләр. Фашистка Донбассны калдырырга ярыймы соң? — Ул бу сүзләрне шундый итеп сөйли, әйтерсең, аңа бу хакта каяндыр хәбәр итеп торалар Без аңардан: «Костя абый, син юкка монда әрәм булып ятасың, сине Сталин янына киңәшче итеп җибәрергә кирәк», — дип көлә торган идек. Ул да үз чиратында аптырап калмый:
— Минме7 — ди торган иде бик җитди итеп. — Әгәр анда утырсам, бөтенләй башкача булыр иде Кызыл Армияне бер адым да артка чигендермәс идем Иптәш Ворошилов әйткәнчә, сугыш дошманның үз җирендә барган булыр иде.
Бер көнне шулай, Макусинский белән мине штабка чакырдылар Анда безне бер лейтенант көтеп тора иде Ул зур борынлы, кара бөдрә чәчле, тәбәнәк. юан гәүдәле, шыксыз бер адәм иде Лейтенант салкын гына безнең сәламне алды да: «Бераз сабыр итеп торыгыз», — дип каядыр чыгып китте
— Моның кем икәнен беләсеңме, — дип сорады Макусинский. — Ниш- ләмәкче була икән безнең белән?
Мин лейтенантны беренче мәртәбә күрә идем
— Весовая душа, шуны да белмисеңме, — диде Макусинский. бик гаҗәп-ләнеп Аңа лейтенантның кем икәнен аңлатып торырга туры килмәде, безне ишек алдына чакырып чыгардылар Анда капка төбенә полуторка килеп туктаган. Аның янында, кулларын артка куеп, безнең штаб батареясы сугышчылары — ефрейтор Иванов белән Мороз басып торалар иде Аларның икесенең дә петлицалары ертып алынган, билләрендә каешлар да юк. Мин. бик сәерсенеп, аларга сүз куша башлаган идем:
— Сөйләшү тыела. —диде лейтенант бик җитди итеп Бер атна чамасы элегрәк Иванов белән Морозны, бүген нәкъ безне чакырган кебек, штабка дәшеп алганнар иде Шуннан соң алар бүгенгә кадәр беркайда да күренмәделәр Без аларны башка берәр частька күчерделәр дип уйлаган идек Ул вакытта бик еш. бераз белеме булган сугышчыларны кыска сроклы курсларга җибәреп, командирлар әзерләп чыгаралар иде Иванов белән Мороз икесе дә югары белемле иде.
Мороз белән Ивановка лейтенант машина кузовына менеп, чүгәләп утырырга боерды Аннан безгә мөрәҗәгать итеп;
— Хәзер китәбез Дивизия штабына җиткәнче бу ике кеше өчен башыгыз белән җавап бирәсез Әгәр качарга уйласалар бернинди кисәтүсез ут ачыгыз, — диде Ул үзе кабинага кереп утырды Без. әрҗәгә менеп, кабина кырыена бастык
Мороз белән Иванов үзләрен бик тыныч тоталар иде Кыяфәтләренә ка- “ раганда. лейтенант безне кисәткәнчә, качарга яки безгә каршы берәр начарлык ге эшләргә җыенмыйлар иде төсле
— һич төшенмим, нәрсә булды’ — дип сорады Макусинский алардан z шыпырт кына.
— Без үзебез дә бер нәрсә дә төшенмибез әле. — диде Иванов иңбашларын * селкетеп 5
— Булмаган гаепне тагарга маташалар Дивизия штабында тикшерерләр ” Тикшергәч, бар да аңлашылыр. — диде Мороз зур ышаныч белән
Апрель азаклары иде Бакчалар ап-ак чәчәккә күмелгән Үзәнлектә. ф кап-кара күмер калдыклары өемнәре арасында, яшел утрау булып калган х Калиновка авылы әкияттәге төсле булып күренә иде
Күпме вакытлар инде, үлемнең күзенә карап, бергә сугыш кырында * йөргән шушы ике иптәшнең мондый хәлгә калуын һич кенә дә башка сый- < дырып булмый иде Тегеләй дә. болай да уйлап бактым, ләкин уйларымның u очына чыга алмадым Ни гаебе бар икән соң бу ике яшь җанның’ Ярамый тор- X ган берәр эш белән шөгыльләнгәннәрдер дип әйтер идем, һәрвакыт бергә = булдык, андый кырын фигыльләрен сизмәдем Алар башкалардан аермалы ' рәвештә, әз генә буш вакытлары булса, китап укыйлар иде Тагын шунысы һәр сугышчының игътибарын җәлеп итеп, полит.занятиеләрдә бик еш политрук белән бәхәскә керәләр иде
Террикон таулары арасында боргаланып-сыргаланып йөри торгач без Калиновкадан шактый ерак киттек Бер калкулыкны узганда без бара торган юлга артиллериядән давыллы ут ачтылар Күптән мондый көчле ут астына эләккәнебез юк иде инде Күрәсең, немецлар бу юлдан чебен дә очырмыйлар иде. һәрбер узган-барганны сагалап кына торалар Снаряд төшеп ярылып, юл бөтенләй актарылып беткән Чокырларның кайберләре шундый тирән, утыргач кеше күмелә.
Давыллы ут астында юлын дәвам итү ахмаклык булыр иде әлбәттә Шофер машинаны туктату белән, без бөтенебез дә машинадан төшеп кем ничек булдыра ала шулай, снаряд чокырларына яшерендек
Артиллерия уты ун минут чамасы дәвам итте Һаваны кара төтен басты Дары исе тынны кыса башлады Ату туктаган арада тирә-юньне каплаган кара төтенгә ышыкланып, тиз генә моннан чыгып ычкынырга кирәк иде Без барыбыз да. шул исәп белән яшеренгән урыннарыбыздан торып, машина янына килдек Көтелмәгән бәла туды лейтенантыбыз юкка чыкты Үлсәң үл. ләкин аны ташлап китәргә ярамый Аның белән берәр хәл булган булса. ачыкларга үле гәүдәсен булса да табып алып кайтырга кирәк Яраланган яки үлгән дип уйлар идек, якын-тирәдә аның эзе дә юк
— Весовая душа, ул кая да булса еракка йөгерде диде Макусинский Аның сүзләре дөрес булып чакты
— Әнә ул,—диде Иванов. — кулы белән арткы якка күрсәтеп Лейтенант һаман әле кыр буйлап йөгерә иде Шофер аның гадәтен яхшы белә икән
— Ул монда кире әйләнеп киләчәк түгел, хәзер мин аның каршына чыгам. диде Ул кабинага кереп утырды да. машинасын кабызып лейтенантны куа китте Без бик аптырап бераз басып тордык та юл белән әкрен генә алга атладык
Без алар янына барып җиткәндә лейтенант, хәлдән таеп машинаның уң як канатына утырып тора иде Йөзе марля кебек агарган, авызыннан чык кан сүзләрен аңлап булмый Ул үзенең нишләгәнен белми, куркудан шулкадәр башы әйләнгән, безнең килгәнне күреп, руль артына утырды һәм машинаны кабызырга маташа башлады
— Бу хайван әллә безне калдырып китәргә чамалый инде диде Макусинский бик аптырап Машинаның арт көпчәкләрен тикшереп йөргән шофер тиз генә кабина ишеген ачып, лейтенантны читкә зтәрде һәм рульне үз кулына алды Без дә. әрҗәгә менеп кабина артына бастык Мин үземнең кулга алынган ике кешене каравыллап баруым турында бөтенләй оныткан идем инде Алар да хәзер үзләрен тоткын итеп сизмиләр иде. ахры Миңа шулай
тоелды Машина бик кызу бара башлады Юл чокыр да чокыр булганлыктан, безне бик нык селкетеп, әрҗәнең әле бер, әле икенче ягына ыргыта иде Без, бер-беребезгә тотынышып, идәнгә чүгәләдек Мин шунда гына, осколка тиеп, әржәнең ике жирдән тактасы сынуын күреп алдым Ярый әле моторга, көпчәкләргә зыян килмәгән. Югыйсә, снарядлар бертуктаусыз машина тирәсендә ярылдылар.
Бара торгач, куе булып үскән агачлык кырыена килеп җиттек һәм шунда зур бер каен астына кереп туктадык. Агачлык эче хәрбиләр белән мыжлап тора иде.
Машинадан төшүгә, Иванов белән Морозны ике кызылармеец сак астына алдылар һәм бездән күз күреме җирдә куаклар астына куелган өстәл янына илтеп бастырдылар. Лейтенант та шунда юнәлде.
Иванов белән Морозны алып киткәч, безгә бик авыр булды
Лейтенант бик озак торып, үзе генә әйләнеп килде Ниһаять, Ма- кусинский түзмәде:
— Егетләрне монда калдырабыз мыни? — дип сорады. Шулвакыт агачлык артында мылтыктан залп белән аткан тавыш яңгырады
— Хәрби трибуналда анда тиз тоталар. Әнә, хөкем карары үтәлде дә..
Лейтенантның тыныч тавыш белән әйткән бу сүзләре безне аяз көндә яшен суккан кебек иттерде
Шушы вакыйгадан соң күп тә үтмәде, безгә ут сызыгын ташлап китәргә әмер булды Башта, фронтның икенче җиренә генә күчерәләр, дип уйлаган идек Дөреслектә бөтен фронт буйлап чигенү башланган икән Каядыр, Харьковмы, Славянский тирәсендәме, немецлар безнең оборонаны өзгәннәр. Узган ел көзге һөҗүм вакытында Изюм-Барвенково юнәлешендә барлыкка килгән капчыкның авызын япканнар һәм безнең гаскәрләр чолганышта калган Кыскасы, эшләр хөрти Әйтүләренә караганда, безнең полк Калачка таба чигенергә тиеш иде. Күп тә үтмәде, анда чигәргә юл өзелгәнлеге турында хәбәр алынды Шуннан соң Сальскийга чигенәбез, диделәр. Анда да юл булмады Йөри торгач, Шахтинскийга, аннан Красно- доңга барып чыктык. Краснодонда да тукталып торылмады, һаман артка тәгәрәдек
Ниһаять, чигенә торгач, Дон елгасы кырыена килеп чыктык Туплар ут сызыгына урнаштылар Безнең взводка полк штабын саклау бурычы йөкләнде Иң элек тирән итеп җир казып, шунда штабны йөртә торган машинаны кертеп яшердек. Аннан үзебезгә окоп казыдык.
1940 елны гаскәрдә хезмәт итә башлагач, безнең полк Кубаньда, Саратовский станицасы янындагы лагерьда торганда, көн саен, хәрби өйрәнүләр үткәрә иде Шул хәрби уеннар вакытында окоп казудан да кыен эш юк иде Җир шундый нык, берничек тә көрәк кертеп булмый. Өстән бер көрәк кара балчыкны алгач, сәер катлам башлана, лом да, балта да керми Бу җирне казуга караганда таш вату җиңелрәк иде Соңыннан белдек, бу тирәләр кайчандыр диңгез астында булган икән һәм мең еллар буе дәвам иткән су басымы аны шулай ныгытып калдырган
Мин монда — Дон буенда да шундый су белән басылган, казып булмый торган җирдер дип курыккан идем Алай булмады тагын
Без Макусинекий белән икебезгә бер окоп казыдык Чокыр тирәнлеге бил тиңентен булгач, көрәкне читкә ыргыттым:
— Җитәр, — дидем, — файдасыз хезмәткә көч әрәм итмик, озак торырга туры килмәс. Макусинский риза булмады:
— Ялкауланма, казыйк әле, казыйк, — диде Минем күңел нәрсәгәдер хәвефләнде
Безне немец танклары эзәрлекли иде. Минут саен аларның килеп чыгулары мөмкин иде Бөтен полк зур киеренкелек белән танк һөҗүме көтә
Моңа кадәр күрелмәгән һава һөҗүме башланды Иртәдән кичкә кадәр немец самолетлары баш очында уйныйлар Шул кадәргә барып җитте, аерым сугышчыны куып йөри башладылар Күңел өчен ник бер самолетыбыз күренсен
Безнең полк урнашкан урын Донның уң ягында, тигез, ачык урын иде Маскировка ясарлык агач яки куаклар да юк Үлемнән бары, тирән итеп җир казып, чокыр эчендә генә сакланырга мөмкин иде
Бер көнне, һавадан көчле бомбага тотканнан соң. танклар күренде Аларга каршы безнең батареялардан давыллы ут ачтылар һөҗүм итүче танкларның исәбе-хисабы юк иде Танклар белән батареялар арасында дуэль озак дәвам итте Көчләр бик тигезсез иде Һәрбер батареягә дистәләгән танк һөҗүм итте.
Без дә, штабны саклаучылар да. бар булган корал белән танкларны ♦ каршы алырга җыендык. Безнең корал танкка каршы граната, янучы « сыекча тутырылган шешәләрдән гыйбарәт иде Төш вакыты җитәрәк танклар икенче дивизионның беренче батареясын таптап үттеләр һәм безнең * окопка таба юнәлделәр Мин аларны күреп каушап калдым Нишләгәнемне 5 белмичә, гранатага тотындым һәм аны ыргытырга җыендым Макусинский Е мине җилкәмә басып окоп төбенә утыртты S
— Весовая душа, ашыкма, — диде ул тешләрен кысып Аның ут кебек 5 янган күзләрен күреп мин айнып киттем Гранаталарны әрәм итәргә ярыймы ? соң Алар санаулы гына
Әйе. мин ыргыткан гранат танкларга тиячәк түгел иде Чөнки алар * шактый ерак иде әле Гранат танкка тигән очракта да. ул шартлаганнан s аңа бернинди зыян киләчәк түгел иде Гранатны тыныч кан белән, танк- “ ның кай җиренә, ничек эләктерергә белеп ыргытырга кирәк
Танклар окоп кырыена ук килеп җиттеләр һәм берәм-берәм безнең * окоп өстеннән таптатып уздылар Яртылаш балчыкка күмелдек Макусин- и ский җитез генә сикереп торды да безнең өстән узган соңгы танкның ар- т тына, мотор турысына янучы сыекча тутырылган шешә тондырды Секунд Е эчендә аңа дөрләп ут капты һәм шырпы тартмасы кебек яна башлады Танк кинәт туктап калды һәм эчендәге кешеләр җиргә сикерделәр Мин аларга автоматтан ут ачтым Шул арада икенче танк, туптан ата-ата, зур тизлек белән туп-туры безнең окопка юнәлде Ул килеп тә җитте безнең окоп өстендә зырылдап әйләнергә дә тотынды менә кайчан кирәк булды Макусинскийның, нәрсә буласын алдан сизеп, окопны тирән итеп казы- туы Әгәр окоп тирән булмаса без коймакка әйләнә идек Мин җиргә сеңәрлек булып окоп төбенә елыштым Ләкин никадәр куркыныч булса да, үлем турында башыма да кереп карамады Гомумән, моңа кадәр дә. моннан соң да булып узган тагын да куркынычрак хәлләрдә дә мин үлем турында уйламадым Хәзер шул куркыныч вакытларны күз алдына ките- рәм дә, ничек исән калуыма ышанмыйм Мөгаен, монда үлем турында уйламауның да роле булгандыр дип фикер йөртәм Күрәсең, сугыш кырында батырларча һәлак булган ялкынлы патриот шагыйрь Фатих Кәрим үлем турында уйламауның хәлиткеч ролен шул вакытта ук ачык сизгән булган
Танк безнең өстән узып бераз алга китешкә. Макусинский кулымдагы гранатаны тартып алды Минем белер-белмәс ыргытып соңгы гранатаны әрәм итүемнән шикләнде, ахрысы Әйе. ул үзе алар белән ничек эш итәргә тәмам өйрәнеп җиткән иде инде Ыргытуы булды, танкка дөрләп ут капты
Тирә-як янган танклар, ватылган туплар, шуларны тартып йөрүче җимерек тракторлар белән тулы иде Бертуктаусыз кабатланган шартлаулар колакны тондыра, майлы төтен исе тынны кыса
Безнең окопка бер кеше сикереп төште Өстендәге гимнастеркасы ертылган, бите кара корымга буялып, танырлыгы калмаган Бу безнең топовзвод командиры инженер-капитан Голумба иде
— Донның теге ягына чигенәбез, матчастьны чыгарып җибәрдек, җыелу пункты Ольгинская станицасының төньяк кырые. - диде дә уң яктагы икенче окопка йөгерде
Без беренче мәртәбә арт ягыбызга борылып карадык Анда бездән ярты километр чамасы ераклыкта Дон елгасы ага иде Агым уңаена, бераз бездән түбәнрәк кичү Ул тирәдә мәхшәр Ата улны, ана кызны белә торган түгел Бары да буталган Кинәт көчле шартлау ишетелде һәм понтон күпер күккә очты Күперне безнекеләр шартлаттылар Югыйсә немец танклары килгән кызулык белән елганың теге ягына чыгып китәчәкләр иде
Без Макусинский белән бер-беребезгә карашып алдык та елга буена ашыктык Су өсте аргы якка йөзеп чыгучы кызылармеецлар белән тулган иде Без дә килгән кызулык белән суга сикердек Мин йөзә белми идем Аннан соң да йөзәргә өйрәнгәнем булмады Дөрес, бала чакта җәй буе инештә су коена торган идек
Язлыкта, авыл халкы җыелып, инешне буып куя торганнар иде. Шулай буып, язгы суны җыеп калмасаң, инеш бөтенләй кибә Без, бала-чага, шул буа суында иртәдән кичкә кадәр чыпырдап ята торган идек Буаның иң киң җире күп дигәндә дүрт-биш метр булгандыр Мин шул дүрт-биш метр җирне көчкә йөзеп чыга торган идем
Дон безнең Идел кебек киң түгел. Шулай да пароходлар йөри торган елга. Хәзер һич күз алдына китерә алмыйм Донны йөзеп чыктым бит1 Ничек диген әле. Кулда автомат, иңдә камыт итеп кысып төрелгән шинель Өстән бертуктаусыз пуля ява Әлегә кадәр үземә-үзем ышанмыйм, нинди көч мине шул вакытта йөзәргә өйрәткәндер, һич аңларлык түгел. Минемчә, бу үлем ачыйгысы белән соңгы мөмкинлекне җигеп эшләнгән эш булырга тиеш.
Елга аша йөзгәндә без Макусинский белән аерылганбыз: икенче якка чыккач, күпме эзләсәм дә, яр буенда мин аны таба алмадым. Мин агым уңаена йөздем, ул, күрәсең, турыга сыпырган Соңыннан без аның белән очраштык.
Мин, елганы йөзеп чыккач, яр кырыенда тукталып тормадым, әлбәттә, кая барганымны үзем дә белми, алга таба атладым. Бераз баргач, тимер юл кырыена килеп чыктым Шунда ук зур станция башланды. Аны бик каты бомбага тотканнар. Янган, җимерелгән вагоннарның исәбе-хисабы юк.
Минем атна буе рәтләп йоклаганым һәм тамакка җүнле ризык капканым юк иде. Ару чиктән ашты Аякларга гер таккан кебек булды, көчкә атлап йөри башладым. Шунда бер кырыйда торган вагонга күзем төште. Бу шәһәр яны пассажир поездларына тагылып йөртелә торган вагон составтан бер үзе исән калган булырга кирәк, ник дисәң, шул тирәдә генә шундый ук җимерек вагоннар һәм яртылаш янган паровоз аунап ята иде Хәзер хәтерләмим, нәрсә уйлаганмындыр, шул вагонга барып кердем Вагонның урындыклары алынган, буйдан-буйга өстәл куелган. Өстәл өсте тулы ризык Өстәл янында бөтен дөньясын онытып бер сугышчы утыра Ул алдына шампанский, коньяк шешәләре тезеп куйган Закускага җаның ни тели, бары да бар Өстәл янында утыручы сугышчыны мин күрү белән таныдым Ул кадровый армиядә беренче көннән алып минем белән хезмәт иткән солдат Женя Сухов иде. Без аның белән икебез бер отделениедә идек Бик дус яшәдек. Ул армиягә авылдан алынган. Туган авылы Тамбов өлкәсе, Миншанский районында, Нашукино исемле иде Сөйләвенә караганда. алар авылның бер ягында урыслар, икенче ягында татарлар яши икән Женя бер татар кызын яратып, биһуш булып йөри иде Алар аның белән бергә урта мәктәпне тәмамлаганнар Женя армия хезмәтеннән кайткач, чын-чыннан аңа өйләнергә җыенып йөри иде. Ул миннән бик үтенеп үзе булып татарча хат язарга сорады. Шулай итеп, сөйгән кызын шаккатырырга теләде. Мин хатны язуын яздым Женя Сухов булып яздым Нәрсәдер шәйтан котыртты Үземчә бик акыллы башланып «Женя сине бик ярата, синең белән тормыш корырга тели. Ләкин син бервакытта да үзеңнең татар кызы икәнеңне онытма Бергә тора башлагач, балаларыгыз булыр Балаларыгызга үзебезчә, татарча тәрбия бирергә тырыш», — дип язып куйдым Кыз җавап хатында минем бу этлегем турында Женяга хәбәр иткәндер, әлбәттә.
Ләкин Женя миңа һич кенә дә үпкәләмәде.
— Әгәр өйләнешеп бергә торырга туры килсә, үзем татарча өйрәнәм, — диде җитди итеп.
Хәзер ул мине күрү белән таныды.
— Касыймич, — дип урыныннан сикереп торды. Ул мине шулай әтием исеме белән атап йөртә торган иде Без аның белән кочаклашып күрештек
— Нинди язмыш җиле китерде? — дип сорады ул.
— Ә син монда нишләп утырасың?
Безнең полктан урта белемле берничә сугышчыны кыска сроклы ко-мандирлар курсына җибәргәннәр иде Женя да өч ай элек шулар белән киткән иде Аларның курслары, кайдадыр фронттан ерак түгел, Харьков өлкәсенең кечкенә генә бер шәһәрчегендә булган Немецларның язгы һөҗүме башлангач, курсларны таратып, курсантларны шул тирәдәге өзеклеккә китереп тыкканнар Җеняның сөйләвенә караганда, ал арга юньле корал да бирмәгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан коралланудан
алып ташланган иске винтовкалар тоттырганнар да: «Яхшысын дошманнан сугышып алыгыз»,— дигәннәр
Менә шулай коры кул белән немецләргә күрмәгәннәрен күрсәтәбез. — диде ул. күз яше аралаш елмаеп
Женя Донны аркылганда иптәшләреннән аерылган Алар белән кайда очрашасын да белмәгән Мин аны үзем белән алып китәргә уйлаган идем « дә, ул якын да килмәде и
Бер китеп, бер кайтып йөрүне яратмыйм.—диде горур гына— * Үзебезнең курсантларны эзләп табам
Миңа ашыгырга кирәк иде Югыйсә, үзебезнекеләрдән аерылып калу 5 ихтималы бар Фронтта үз частеңнан аерылып калсаң, авыр хәлгә тө- р шәсеңне көт тә тор. <
Мин үзебезнекеләрне шактый озак эзләп йөрдем Ольгинская стани- 5 цасы хәрбиләр белән тулы иде. Кемнән генә сорама, берсе дә рәтләп ° җавап бирми һәркемнең үз хәле хәл Бөтенләй өметне өзгәндә генә ста- q ница кырыендагы бер ярым җимерек өй янында үзебезнең штаб маши- “ насы күземә чалынды Китәргә җыенып маташалар иде Мине күргәч. я Макусинский шундый шатланды, кулымнан тартып машинага меңгереп. “ үз янына утыртты х
Сөйләүләренә караганда, без монда тагын немец тылында утырып кал- < ганбыз Алар бездән уң якта кайдадыр Сталинград тирәсендә һөҗүм итә- u ләр, ә сулъякта Ростов аша Донны аркылып Майкопка барып җиткәннәр X Ольгинскаядан кузгалып китү белән безнең колоннаны бик каты = бомбага тоттылар Шул чакта берничә сугышчы яраланды, гаубицаларны п өстерәп йөрүче ике трактор эштән чыкты Безнең эш бик мөшкелләнде Чөнки йөз егерме ике миллиметрлы азын көпшәле еракка ата торган гаубицаларны бары ЧТЗ тракторлары гына тартып йөри ала иде Күп маташа торгач, каяндыр немецләрдән трофей итеп алынган тягачлар табып алып килделәр
Полк тагын бертуктаусыз артка тәгәри башлады Көне буе күктә немец самолетлары оча Алар безне шундый эзәрлекли, җир ярылса, җир тишегенә кереп яшеренерлек булабыз
Төньяк Кавказның табигате шундый матур: юл буйларында ике яклап җимеш агачлары үсә Офыкта томан эчендә, ак кар каплаган серле тау башлары күренә Бер тау калганнарыннай аерылып тора, ул шундый биек — башы болытларга тигән Елгаларда көмештәй салкын су ага Елга кырыеннан башланган болыннарны чәчәк баскан Ниндиләре генә юк аларның.
Җиләк-җимеш өлгергән вакыт иде Мин өрек белән тукланып тора башладым Чиләк тутырып җыям да көне буе шуны ашыйм
Чигенә торгач, без Адыгәй автономияле өлкәсенә килеп җиттек һәм Майкоптан ерак түгел Кошехабель дигән зур авылда туктадык Көн кичкә таба иде Тупларны, машиналарны җиләк-җимеш бакчалары эченә кертеп, агачлар астына яшердек Немец самолетлары югалып торган арада бераз ял итәргә исәпләп, кызу агышлы тау елгасына ябырылдык Көне буе. рәхимсез эссе Кавказ кояшы астында пешеп, ахыргы чиккә кадәр талчыккан кызылармеецлар кайсы котелок, кайсы пилотка белән су эчәргә тотынды Су шундый тәмле, эчеп туярлык түгел иде
Минем бик күптәннән кырынганым юк иде Битне баскан тимерчыбык төсле каты, сары сакал чиркандырып, эчне пошыра Тиргә, тузанга майланып каткан сакалны көч-хәл белән җебетеп кырынырга гына тотындым, немец самолетлары килеп тә җиттеләр Берничә минут эчендә авылның асты өскә килде Күп йортларга ут капты Тирә-юньне төтен басты
Самолетлар күздән югалуга, авылны ташлап китәргә әмер бирелде Ниндидер Кызыл Кот дигән хуторлар янына барып чыктык Хуторда иксез-чиксез күп машиналар җыйналган иде Бары да яңалар һәм безнең машиналарга һич тә охшамаганнар бик зурлар Аларга яңа тезелгән мотобригада сугышчылары утырган Шундагы кешеләрдән сорашып белдек безнекеләр бу машиналарны Америкадан сатып алганнар икән
Безне йөртә торган топовзвод машинасына полкның партбюро секретаре батальон комиссары Шилов килеп утырды Ул шундый йончылган аягында көчкә басып тора иде Шулай да. ничек кенә арыган булмасын өс-башының чисталыгы белән башкалардан аерылып тора Сакал мыек кырылган, гимнастерка якасына тегелгән ак бүз материалга кер дә төш
мәгән чип-чиста. Аны сугышка кадәр райком секретаре булып эшләгән дип сөйлиләр иде
Кошхабельдән киткәндә комиссар немецлар кулына эләгә язган Алар утырып барган машинага фашист разведчиклары һөҗүм иткән Көтмәгәндә. ийе арада башланган каты сугыш вакытында, машиналары янган, шофер һәлак булган. Немецлар да тиешле җәзаларын алганнар, ике солдатлары үтерелгән, калганнары качып котылган Комиссар үзенең сугышчылары белән частька җәяүләп кайткан Аның сөйләвенә караганда, без хәзер тагын чолганышта калган идек
Ул безнең машинага килеп утыргач, минем башка бер уй төште Мин күптәннән партиягә керергә әзерләнеп йөри идем Әллә кайчан гаризасын да язып куйган идем Гариза күптәннән минем ранец төбендә йөри иде Шуны тиешле кешесенә тапшырырга һич уңайлы вакыт туры китереп булмый иде Мин партбюро секретареның безнең машинага килеп утыруыннан файдаланып калырга булдым Рекомендацияләрем дә бар иде Мин аларны Калиновка авылында оборонада яткан вакытта әзерләп куйган идем
Мин Шилов белән сүзне бик ерактан башлап җибәрдем. Ул заманда барыннан да элек кешенең социаль чыгышы тикшерелә иде Социаль чыгыш ягы минем яхшыдан түгел Дөрес, минем әти үз гомерендә бер вакытта да яллы хезмәт тотмаган, байлыгы да телгә алып сөйләрлек түгел, бер ат. бер сыер асрап, yp-fa хәлле игенчеләр белән бергә иген иккән Иген игү белән бергә, бөтен гомере буе муллалык вазифасын үтәгән 1936 елны безнең гаилә колхозга керде Ләкин әти муллалыгын ташламады Үлгәнче. 1954 елга кадәр дин йолаларын үтәп килде
Мин партбюро секретарена беренче чиратта әтием турында бәйнә- бәйнә сөйләдем Минем барысын да яшерми сөйләп бирүем аңа ошады булса кирәк, ул минем гаризаны бик теләп кабул итте. «Егет», дип мактау сүзләре дә әйтеп алды
Гаризамның шуннан соңгы язмышын белергә туры килмәде Сугыш минем тормышны тагын бер мәртәбә кискен борылышка кертеп җибәрде
Кызыл Кот хуторларыннан ерак түгел зур бер станица бар иде Төн урталарында шул станица тирәсендә бик көчле машиналар гөрләгән тавыш ишетелде Алар, билгеле бер вакыт узган саен фараларын кабызып, безнең якка килә торган юлны яктыртып алалар иде. Серле яктыртып торулар барыбызның да күңелендә шик тудырды Шунда барып, аларның кем икәнлеген ачыклап кайтырга кирәк Батальон комиссары безнең то- повзводтан өч сугышчы сайлап алды да шуларга мине өлкән итеп билгеләде һәм станицага разведка ясап кайтырга боерды
Без дүрт кеше таш түшәлгән олы юл буйлап станицага таба юнәлдек Төн шундый караңгы, күзгә төртсәләр дә күренә торган түгел Станицага барып җитәрәк, әллә безнең килгәнне күреп, ракетадан атып баш очына фонарь элеп куйдылар Шул фонарь янып беткәнче юл буендагы канауга ятып, яшеренеп торырга туры килде Ул да түгел, юл буйлап безгә каршы килүче машиналар тавышы ишетелде Юлдан шактый читкә китеп, биек үскән кукуруз арасына кереп постык. Машиналар, безнең турыга килеп җиткәч, туктап калдылар Андагы немец солдатларының сөйләшүләре аермачык ишетелә башлады Алар русча сөйләшәләр иде
— Болар безнекеләр бит.—диде Среда фамилияле сугышчыбыз
— Сөйләшүен безнеңчә сөйләшәләр үзләре, ләкин машина моторларының гөрләве бер дә безнекеләргә охшамаган. — диде Канапай
— Бәлки Америкадан килгән машиналардыр.—дидем мин. Аларны кукуруз арасында калдырып, машиналар янына киттем Мин туп-туры алдагы машина янына килдем Машинаның әрҗәсе брезент белән капланган, андагы кешеләрне күрә торган түгел Кабина эчендә русча сүгенгән сүзләр ишетелде Бу сүгенүне ишеткәч, күңелемдә машинаның безнеке булуында шигем калмады Кабина ишеген ачтым да:
— Әллә нинди ят машиналарга утырып, кеше куркытып йөрисез, үзебезнекеләр икәнсез лә. — дип аларны табалый башладым Ләкин сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, дәррәү әрҗәдән сикереп төштеләр дә кулларымны артка борып бәйләп куйдылар.
— Машинада немецлар, качыгыз тизрәк! —дип кычкырдым мин. бар көчемне җыеп.
— Руэ. менен. — дип авызга суктылар һәм берничә кеше аяктан-кул-
дан тотып арттагы икенче машинаның әрҗәсенә ыргыттылар Мине кузовка салгач ук машина кузгалып та китте Һәм соңгы тизлек белән алга ыргылды Бары да шундый тиз эшләнде ки. нәрсә булганын аңлап та өлгермәдем Русча сүгенгәнне үз колагым белән аермачык ишеттем Немец алай чиста русча сөйләшә алмый Әллә немец армиясендә руслар да бар микән7 Мин бу сорауга шактый вакыт үткәч кенә җавап таптым Әйе. машинаны йөртүче шоферлар әсир төшкән руслар булган икән
Минем авызга каты тондырганнар, иреннәр бүртеп чыкты Бер тешем дә сынган, авыз эче кан белән тулы Барыннан да бигрәк шуңа бик гаҗәпләндем, әрҗәдә мин бер үзем идем Шундый ачуым кабарды, әгәр мөмкин икән, машина белән бергә шартларга әзер идем Кирәк бит шушы кадәр ахмак булырга. Немец кулына үзең килеп кер инде'
Күп уйлап вакыт уздырмадым соңгы тизлек белән барган машинадан җиргә сикердем Шуннан соң нәрсә булганын хәтерләмим Аңыма килгәндә ачык кырда, тирә-ягы чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган лагерьда, җирдә ята идем Башымны күтәреп, тирә-якка күземне йөртеп алдым, энә төшәрлек урын да юк, лагерь эче халык белән тулы Кайсы яткан, кайсы утырып тора Мин дә торып утырмакчы булдым ләкин көчем җитмәде Эчәсем килүдән авыз кибеп, телем аңкавыма ябышкан Өстәвенә кояш рәхимсез кыздыра Август азагы Кубань җирендә җәйнең аеруча кызу вакыты иде
— Су. — дидем мин ачыйгланып Ләкин ярдәм бирүче булмады Тешемне кысып, ыңгырашмаска тырыштым. Су турында онытырга, онытырга кирәк Монда, ачык кырда, үлсәң дә су бирәчәк түгелләр. Ничек соң әле мин бу җиргә килеп эләктем7
Бер генә минутка үземне онытып торырга, узганнарны күз алдыма китерергә тырыштым Әмма машинадан сикергәч нәрсә булуын һич тә искә төшерә алмадым Гөман итүемчә, башым белән ниндидер каты әйбергә бәрелгән булырга тиешмен Маңгаемда зур шеш бар иде Күрәсең, сугыш кырында ятып калган яралыларны җыйганда ниндидер мәрхәмәтлесенә тап булганмын Яралы сугышчылар белән бергә, мине дә шушы лагерьга алып килгәннәр, ахры Гадәттә, фашистлар авыр хәлдәге сугышчылар белән кәнфитләнеп тормыйлар, бер пуля белән эш бетерәләр иде Әсир калган кызылармеецларның барысы да дип әйтерлек яралылар Бу монда ничек килеп эләгүем турындагы фикеремне раслаучы янә бер дәлил иде
Уң ягымда битен кара сакал баскан бер әсир утырып тора Чиктән тыш газаплануымны күреп, кызганып куйды, күрәсең
Артыгын бирә алмыйм, мә, бер генә йот. — дип. флягасын авызыма китерде
Су белән иренемне чылатып алгач, миңа җиңел булып китте Көтмәгәндә күрсәтелгән бу ярдәм бераз күңелемне күтәрде Шулай итеп, егерме ике яшемдә мин явыз дошман кулында тоткын булып яши башладым Чыкмаган җанда өмет тә бетмәгән иде әле