ОЛЫ ШАГЫЙРЕБЕЗ БАР!
Салих Баттал:
— Гамил Афзалга карата минем мөнәсәбәт шундый: яңа журнал килгәч, эчтәлеген карыйм, анда Гамил шигырьләре булса, иң элек шул битне ачып укыйм. Никтер минем шигырьләр басылган кебек сизәм үземне. Аларның эчтәлеген мин дә нәкъ шул сүзләр, шундый алымнар кулланып язар идем кебек. Кайчак каләм алам да, аның алымнарын кулланып, шигырьгә бер куплет өстәп куям.
Гамил үзе дә моңа каршы килми. Мәсәлән, «Мыек борам» исемле шигыренең икенче басмасында ул минем өстәмәне дә керткән һәм бу турыда укучыны искәрткән...
Икенче бер шигырендә ул үзенең үләсе килмәве турында яза һәм бу хисен ел фасыллары белән бәйли: язның үз матурлыгы бар — беренче чәчкә бөреләренең ачылуы; җәйнең хуш исле яшеллек диңгезе; көзнең иген уңышы, өлгергән җиләк-җимеш гүзәлдәге... Бу фасылларны ташлап теге дөньяга китәсе килми, әлбәттә. Ә кышын? Минемчә, автор кышны кызыктырырлык итеп яза алмаган. Ә бит кышын да үләсе килми. Нигә?
Чөнки жир-туң. кабер казучылар өчен аракы талоннары табарга кирәк, ансыз казымыйлар. Салкында, буранда дусларыңның кайгы митингысына барасылары килми, килгәне исә эченнән генә зарланып килә. Литфонд директорына да нинди зур мә шәкать! Ә син. һичбер гөнаһың булмаса да, салкын зәмһәрир тәмугына барып төшәсең...
Юк. үләсе килми кыш көне!
Гамил Казанда яшәсә, бәлки, бу вариантны да кабул итәр иде? Ә инде яшьтәшләр булсак, бәлки без Илья Ильф белән Евгений Петров кебек соавторлар булып та китәр идек!
Берчакны мин аңар эпиграмма да багышлаган идем.
Юморга бай булган кебек Гамил Афзал.
һәр шагыйрь дә бай түгел шул. ах жаль, ах жаль.
Яманаты чыккан Сталин чорында ленинчыл милли сәясәт хәзерге сыман бозылма ган иде. Сталин үз телен дә, рус телен дә СССРның дәүләт теле итеп куймаган иде. ВУЗларга керүче азчылык милләт кешеләренә рус теле киртә итеп куелмый иде...
Сталиннан да уздырып эшләнгән законсызлыкларны күрергә һәм юк итәргә бик вакыт бит инде!
Менә шул юнәлештәге көрәшкә Гамил каләмен, аның һәм башкаларның сатирик көчен юнәлтәсе иде...
Альберт Яхин:
— Илнең теп фаҗигасе сүз белән эш арасындагы упкын булуын аңлаган язучылар торгынлык елларында да. аннан алда да бар иде. Бу яктан Гамил Афзал беренчеләрдән дип әйтмәс идем. By фаҗигане үз фаҗигасе итеп кабул итүчеләр һәм ул турыда язучылар да бездә булмады түгел, булды. Гамил Афзал — аз санлы шундый әдипләрнең берсе.
Шагыйрь үзенең үткен фикере белән буш, ялган сүзнең асылын фаш итте. Ә лирик шигырьләрендә ил язмышы эчен борчылды, хаклык эзләде. Шуңа күрә мин Гамил Афзал иҗатын, «сатирасы» һәм «лирикасы» дип икегә бүлеп карамас идем. Аның лири касы да. сатирасы да ил фаҗигасе тудырган үз фаҗигасенең сәбәбе һәм нәтиҗәсе дияр идем.
Бездә сатираны бервакытта да енәп бетермәделәр. Нәшриятка тошерелгән планда сатира, юмор китабының бер генә мәртәбә чыгуы каралган иде Әмма Гамил Афзал, кеше биш китап чыгарганда, бер генә китап чыгара алса да. сатирик әсәрләр язуын дәвам итте. Иҗат эше белән генә яшәгән кешегә бу үзе бер батырлык иде. Һәр сатирик шигырь цензураның нечкә иләге аша гына үткән елларда да Гамил Афзал үз сүзен әйтү очен чарасын тапты. Аның ирониясе табигый. Сатирик шигырьләре дә. ритмик телек һәм ятышлы рифмалы булганга күрә, җырга якыннар. Остәвеиә. ул һәр шигырендә диярлек үзеннән үзе колә. Гамил Афзал үзенең «мәкерле» уйларын шул матурлык һәм хәйлә ас тына яшер». «Тема юк» исемле шигырен укыганга ничә ел инде — һаман истә
Юл читенде читеннер.
Койма юк.
Җырлар идем читенне.
Тема юк.
Иске амбар утыра
Кыйгаеп.
Язар идем шул турыда.
Тема юк.
Аннан соң автор янып яткан бодай кешеле янында исереп йоклаучы игенче турында да шул ук сүзне әйтә: тема юк, ди Ә шигырьнең ахырын: • Миндә талант та юк, черт та юк», дип тәмамлый.
Ләкин шундый гонаһсыз бу шигырьдә бетенләй башка эчтәлек ятуын күрү кыен тү гел. Ил авызында җитлеккән социализм да коммунизм, уңышлар да орденнар Ә авылда хәерчелек, тәртипсезлек. Аның хәтта «Тема юк» дип кабатлануында да «Бу темага язсам, барыбер басмыйлар» дигән фикер кычкырып тора.
Гамил Афзал бу елларда ук мин минлеккең өстән аска тошеп таралуын һәм гомуми чиргә әйләнүен күреп алды. Мин мимлекнең булдыксызлык, фикерсезлек йөзе булуы ту рында язды:
Бер күңелне тентеп, теге бусын
Карап чыктым шырпы яндырып Ник кене бер изге фикер булсын Калзм белен чукып алырлык
Алай да лирик герой ми сырында, эзли торгач, бер нәргә таба ми сырында кысы лып. төшер-тошмәс. «Мин шәп» дигән сүз тора икән!
Үзендә мин-минлеккә каршы көчле иммунитет тудырган кеше ген» мондый шигырь яза һәм үзеннән үзе көлеп:
Коне буе газапланып бер сүз язам.
Менз. димен. шокер зле. алга барам.
дип мактана ала.
«Шайтан» шигыренең бер элешен искә төшерик:
Элек шайтан күренеп йорген. дилер.
• Хезер инде, мескен, үлген». - дилер.
Ялгышалар Яши шайтаннар.
Минде мене личный шайтан бар
Минем янда утыра штатный.
Әйтерсең ле бүген зш тапмый.
Акыл к иңеш бире, сафсата.
Намусымның нигезен какшата.
Заманалар үзгәрде. Элекке еллардагы батырлыклары турында язучылар күбәйде. Ни эшләмәк кирәк, һәр заман җайлашуның үз ысулын сайлый. «Торгынлык елларында без!» —дип күкрәк сугып әйтергә хаклы кешеләрнең берсе, сүзсез. Гамил Афзал булырга тиеш иде. Әмма ул. «личный шайтанын» күптән миеннән куып җибәргән кеше. Шуның вчен тагын үткен фикере белән лирикасын эшкә куша:
Мескен булып тору бетте.
Менә ипи. әнә кояш...
Халык кыюланып китте
Югарыдан рөхсзт булгач.
Ә үзе турында элеккечә үк. ләкин юашланып, сагышлырак итеп:
дип язып чыга. Ихласлыкка, намуслыкка, аеруча кытлык булган заманда үзеңне үзең итеп саклап калу тыйнаклык һәм фидакарьлек түгел мени?
Гамил Афзалның зур казанышы шунда дип уйлыйм. Поэзия — шагыйрь үзе ул. Аның иҗаты намуслылыгы. тыйнаклыгы, ихласлыгы белән матур.
Бездә сатира тернәкләнсен өчен нинди шартлар кирәк?
Бездә сатираның абруе булмады да. юк та. Баштарак үткен фикерле кешеләрне эзәрлекләделәр. аннан соң кыстылар — бөтен кешене бертөрле генә уйларга өйрәттеләр. Ә сатирик кеше башкача уйлый торган кеше ул. Аның һәр сүзе астында кемгәдер охшамый торган бер шайтан ятарга мөмкин бит. Кешене башкача уйлату — аны яңадан тәрбияләү белән бер дип уйлыйм. Яшерен-батырын түгел, сатирик әсәрләр хәзер дә газета журналларда икенчел жанр булып исәпләнүендә дәвам итә. Сатирик әсәрләргә нинди урын бирелгәнне генә карагыз сез!
Сатира бөтенләй басылмый түгел, басыла. Яшь юмористлар, сатириклар күренә башлады. Кызганычка каршы, аларның темалары вак, аерым фактларны көлүдән уза алмыйлар. Кызык сүзләр кертеп, сөйләм телен җимереп, кеше исемнәрен бозып кына ясалган юморның гомере озын була алмый...
Фәнзаман Баттал:
Менә без хәзер торгынлык елларын сүгәбез. Моннан алты ел элек Михаил Горбачев тормышны да, рухны да үзгәртергә, рәсмирәк әйтсәк, үзгәртеп корырга кирәк дигәч, күпләребез көтелмәгән яңалык ишеткәндәй булды. Бу өндәү «өстән» килгәнгә күрә шулай кабул ителде. Ә аңа кадәр дистә еллар алдан безнең Гамил Афзалыбыз: • Файдалырак булыйм дисәң туган җиргә, үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә».— димәдемени? Астан кисеп, өстән ямап тормый гына үзгәрик инде, дип ялварды, ләбаса ул! Ләкин кем генә ишетте икән? «Астан» ишетелгән сүзгә колак салучы бармыни бездә?!
дә. әүлия дә. философ та ул. Әгәр дә язылу датасын күрсәтмичә менә бу юлларны матбугатта бастырсаң, укучы, һичшиксез демократия шартларында гына туган шигырь
Хәзер безнең акыл керер чаклар. Сакалымны сыпырып уйланам: Безнең заманны да кемдер мактар. Кемдер сүгәр әле бер заман.
Ә бит бу юллар нәкъ менә Брежневның тәмам чәчәк аткан чорында язылган!
Хәзер күп язучылар зарланып йөри. Әх. диләр, әллә нинди кыю әсәрләр язган булыр идек, торгынлык чорында демократия булмау харап итте, диләр. Ә Гамил Афзалга зарланырга нигез юк дип белом. Үзенчә әйтсәк, шул чорда да көтүчедән министрга чаклы теләсә кемнең күзенә туры карап сөйләште, патшалар тәхете өстеннән торып фикер йөртте, тормышның хөкемдары да. намусы һәм хакиме дә. Хуҗа Насретдины да булды.
Әйе-әйе! һич тә арттырып әйтү түгел, булачак «патшаларның» да хәлен дистә
Ул заман да бу заман. Җир белзн күк арасы. Күзләрем күрми, балам. Кайсы юлдан барасы?..
Ул чорлар да бу чорлар. Каеннар да чыршылар. Бары да матур кебек тә. Күңел тулы борчулар.—
Торгынлыкның фаҗигасен дә нәкъ шул торгынлык чорында ук әйтеп бирде Гамил Афзал. «Фикерсезлек, ялагайлык, өйрәнчеклек, коры сүздән, фразадан җәфа чиктек». Гамил Афзал ул кайберәүләр кебек көлдерүче, кытыклаучы гына түгел.Үзенчә Пәйгамбәр
итеп кабул итәр, мөгаен:
Якты киләчәккә килә килә.
Нидер тузды, нидер яңарды.
Үткән заманнарны сүгә-сүгә.
Безнең инде чәчләр агарды.
еллар алдан күреп торды шагыйрь. Менә хәзер 1991 ел. Нәкъ егерме ел элек бер патша сүзләре итеп, Афзал болай язды:
Бетералар Вавилонның ташын ташып.
Мин утырам закон язып, башым кашып:
Алар белан кврашерга миңа кал.' Нинди закон чыгарырга; мать честная?..
Йә, бүгенге көннең берәр патшасын хәтерләтмиме бу строфа? То-то, мать честная! Урысча әйтүемнең хикмәте аңлашылгандыр...
Мин еш кына әдәбиятны Гамил Афзалсыз күз алдыма китереп карыйм. Караңгы булып, салкын булып китте. Тормышымның шыксызлыгын тоеп, сискәнеп куям.
Әгәр миңа: «Калган гомереңне син Робинзон Круэо кебек япа-ялгыз яшәячәксең. Сиңа нибары ике язучының китапларын үзең белән алырга рөхсәт итәбез», дисәләр, бер сулыш та уйлап тормыйча, Тукай белән Афзал исемен әйтер идем. Шушы ике шәхестән башка үземнең тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Иҗат гомеремдә аларга кызыгып, аз булса да аларга охшарга тырышып, матур көнләшү белән алардан көнләшеп яшәдем. Тукай Тукай инде ул. Бу очракта сүз аның турында түгел. Ул яшәгән булса, кем белә, бәлкем Гамил Афзал да тумаган булыр иде. Бераз шаяртып әйтсәм: туарга да теләмәс иде. Ул миңа Тукайның аерылгысыз дәвамы булып тоела.
Тормышта күзәтеп яшим. • Афзалчылар», ягъни, Гамил Афзалга, аның иҗатына гашыйк кешеләр, ни өчендер, каты бәгырьле булмыйлар, гаделсезлеккә дә бара алмыйлар. Аларның күңелләре саф. мәрхәмәтле, эчкерсез һәм шат була. Бер кызык хәл до искә төшеп куйды әле. Егет чакта сәяхәт иткәндә юлым б-р авылга туры килде. Кич иде. Шушы авылда кунып чыкмыйча, юлны дәвам итү мөмкин түгел иде. Гозеремне капка төбендә торган бер кешегә әйттем. Ул кырыс кына өендә кундырып чыгарудан баш тартты. Үпкәләп, Афзалның шушы хәлгә туры килә торганрак бер- ике юл шигырен әйтә-әйтә китеп бара идем, әлеге агай сабый бала шикелле куып җитте дә: «Карале, кара! Әллә син Гамил Афзал шигырьләрен дә беләсең инде?!« дия- дия туктатты. Берничә минуттан өенең тупсасын атлап кердек. Керә керешкә үк агай хатынына кычкырды: «Хатын, Гамил Афзалны белә торган кеше алып кайттым, чәй куеп җибәр!» Афзал шигырьләрен яттан сөйли сөйли, түр башында кадерле кунак булып утырдым. Гамил Афзалны белгән йортта нур була, намус һәм вөҗдан була.
Урысларда: «Көлү — үтерә», дигән тәгъбир бар. Алар бу сүзләрне нинди дә булса сатирикның кодрәтен, сәләтен күрсәтергә омтылганда кулланалар. Минемчә, бу сүзләр Гамил Афзалга туры килми. Гамил Афзалның максаты гаеплене үтерү түгел, бәлки колө көлә тәрбияләү. Кытыклый кытыклый дәрес юлга кертә ул адәм баласын. Кояш бозны эреткән кебек, бу сатирик таш бәгырьләрне дә эретә. Билгеле, сүз биредә рухи дөньясы тәмам таркалган, ике аяклы хайванга, ерткычка әверелгән кешеләр турында бармый. Аларны төрмә дә, закон да төзәтә алмавын һәркайсыбыз белә. Сүа биредә халыкның ким дигәндә туксан тугыз проценты турында бара.
Зөлфәт:
Минемчә, Гамил Афзал — торгынлык чорының иң зур корбаннарыннан берсе. Югыйсә, андый ачы һәм усал телле олы шагыйрь җәмгыятебезнең тәмам канын кайнатып, кырмыска оясына таяк тыгып болгаткан булыр иде Уйлап карасаң, бик зур фаҗига бу! Беранже. Бернс"дәрәҗәсендәге талантларны йотты бу кызыл замана* Фаил Шәфигуллин исемә тишкән саен нәкъ шундый ук уйлар җанымны талый
Ә инде Гамил Афзал иҗатының безнең тормыш һәм безнең әдәбият өчен әһәмияте мәсьәләсенә килгәндә, шагыйрьнең нинди әһәмияте булсын инде бездә” Гомер буена безнең халык очен бүтәннәр әһәмиятле була килде бит* Гегемон сыйныф аның юлбашчылары Әгәр дә Гамил Афзал ишеләр әһәмияткә ия булса, мондый хәлдә калыр идек мени без’'
Тормыш үзе сатирага, фаҗигале сатирага әверелеп беткән чакта сатираның тернәкләнүе һич мөмкин түгел1 Ач һәм ялангач кешене «Ач тәре! Шәрә керич'» — дип мыскылласаң, ул көлмәячәк, утырып елаячак кына Тамагы тук. осте бөтен кешеләр генә юморның тәмен белә
Бәхетсез халык җан җылысына — юатуга мохтаҗ Аңа лирика кадерлерәк Минемчә лирика!а ихтыяҗ артачак Мөхәммәт Мәһдиен сугыш елларындагы авылны елмаеп, сагышланып сурәтләгән шикелле, бездән соң кнлгән каләм ияләре 6v чор хакында да шулай елмаеп, сагышланып сөйләр әле Юморга-сатирага урын табылыр
Ә бүгенгсбез Гамил Афзаллар чоры түгел Без. шагыйрь әйтмәсә дә. көлке хәлдә, аяныч хәлдә