Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХТӘРӘМ ГАСПРИНСКИЙНЫҢ ВАФАТ ХӘБӘРЕ

Габдулла Буби

һава салкын, күңелсез. Иртәдән бирле нигәдер эчем поша, бер дә юкка хафаланам. Дүрт кон
мөкаддәм, әһалигә әйтеп, Исмәгыйль бәкнең сәламәтлеген сорап телеграф суктырган идем. Аңар да җавап
юк. Без телеграф суккан вакытта ул мохтәрәм остаз ның кара туфраклар эчендә истирахәтеннән кемнең
хәбәре бар? Кемнең хәбәре бар. ул хормәтле әфәндемеэнең безне ташлап гарше әгьлага әгьлаи
гыйллиинләргә очуын нан? Ниһаять, газитәләрнең каралар белән буялган кара номерлары монда да килеп
җитте. Ачы хакыйкать аңлашылды. Остазы колли, мөхтәрәм Исмәгыйль бәк хәзрәтлә ре үлмеш,
истирахәте Әбәдиясенә, мәңгелек оҗмахына китмеш иде. Тәкъдиргә каршы һичбер нәрсә эшләр хәл юк.
Кашки ул безнең арабызда ун гына ел торса, безне армас куәте белән дәхи до алга, дәхи дә алга сүрәсе
иде!... Юк шул әҗәлгә чара, юк үлем ион котылу.
Инде нишләргә? Алама хатыннар кебек елап утырудан бер файда да чыкмас Аңар каршы
бурычымызны үтәргә кирәк. Шуңар күрә мин. иң элек ирләр мәктәбен дә ир балаларны җыеп, соңра
кызлар мәктәбендә кыз балаларны җыеп, Исмәгыйль бәкнең кем икәнен, милләткә, безгә һәм аларга
ниндәеи хезмәтләр кылганын аңлат тым. Мәгьсум балаларның сәвемле күзләреннән аккан тәэсир
бөртекләре минем үземә дә әсир итте, түзмәдем, балалар кебек мин үзем дә еладым
Аннан соң аксакал аркылы, халыкны да мәктәпкә җыеп, шул хосуета бер нотык сөйләдем, аның
кебек милләт юлында иҗткһадка тәшвикъ иттем. Коръән укылд Һәркем ихлас күңелдән дога кылды
Мәсгуд бул мохтәрәм остазымыз! Әткәмез тәгьбиренчә синең, «һәрбер йөз ел ба шында бер
моҗәддид килер», дигән сүзнең мнсдакы булуында минем бер шөбһәм юк Пойгамбәремез яшендә, оның
хезмәтен эшләп үлдең, аның белән бәрабәр бәгыс бул ы на чаксың. Моселманнар арасында ысулы саутия
белән укытуны иң элек син чыгардың, хаҗәи сыйбиянны иң элек син тәэлиф иттең, уку китапларын иң
элек син төзедең, муллалар белән зыялыларымызны син якынлаштырдың, муллалврымызга тәрэкъ кый
фикерен, зыялыларымызга миллият фикерен син бирдең, бөтен әһле исламны бер фикергә җыю нә шуңар
хезмәт иттерү өчен син тырыштың. Мисырына, һиндстаныни син чаптың. Русиядә башлап төркичә гәзнтә
син чыгардың, ислам матбагасын син кордың, хптын кызларымызны укытырга тиеш, днгән шәригать
хөкемен башлап син аңлаттың, бу монтазам мәктәпләрне вә бу тәртипле мәдрәсәләрне чәчәргә, сал
дырырга син сәбәб булдың...
Без синнән разый, Алла да синнән разый булсын сөекле, хөрмәтле остазымыз'
Сүзлек һәм искәрмәләр:
Габдулла Вуби - атаклы татар мәгърифәтчесе. иеяам фәлсифосвиа караган барии-ia китап авторы
Габдулла Габделгалләм улы Нигъмотуллин (1871 — 1922); Гаспринский - күренекле кырым татар
магъ рифәтчесе, публицист, ившмр. журналист Исмәгыйль бак Гаспринский (1830 1914). мокад дом
элекке, иүапл. алда, истирахәт — ял итә. әштәи бушап тору ә һа ли халык гарше
әп.ли — күкнең ин югары катлавы, биеклек, югарылык, әгьлян гыйллиин җәннәтнең иң боек урыны,
остазы колли — һәркемнең, барчабызның осталы; истирахәте әбәдия мәңгелек ял; кашки әгәр, гәрчә;
дәхи тагын бер тапкыр, янә. мәгьсум гонаһсыз. пакь, хосус та хакта, турыда, ижтиһад — тырышу,
эшкә күңел биреп эшләү, тәшвикъ кызыксын дыру. «ндәү. мәсгуд бәхетле, игелекле, моҗәддид
яңартучы, яңалык кертүче мисдакъ туры килү; бәгыс күндерү, вәкил итеп, сайлап җибәрү,
үлекләрнең терелеп кабердәй ку барылуы, ысулы саутия авазга бәйләнешле метод аваз методы
тарәкъкый алга китү алгарыш, прогресс, тәэлиф — җыймау, тезү. китап язу; моитаэам - тәртипкә
салынган, тәртип ла, рәтләнгән
Габдулла Бубиның кулъязма хезмәтениеи