Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘВИ ВАСЫЯТЕМ КЕБЕК КАЛСЫН


ИСТАНБУЛ 12.04 1954
Хөрмәтле Халидә туташ! Сезнең мәктүбегез килгәнгә шактый вакыт кичсә дә. күндергән бүләгегез бүген, иртәгә килеп чыгар, бердән1 җавап язармын дип тордым Пакет өч-дүрт көн әүвәл генә миңа китерелеп бирелде Бу юлы мәшәкате-фәләне булмады Мәсрәфе7 8 дә күп чыкмады Ялгыз өч лира 31 грош9 кына алдылар. Маегыз бик урынына төште Юлда бик озын10 йөргән булса да, бер дә бозылмаенча килеп чыкты Хәзер шул майны ашап сезгә рәхмәт укып ятам Моңгынча монда гомум Төркиядә һавалар бик суык булып килгәнгә, андый май пакетлары бозылырга вакыт таба алмады Моннан соң инде, әгәр дөньяның төзелеше тәмамән юлыннан чыкмаган булса, Төркиядә яз килергә вакыт Бу ел Төркиядә кыш инде күптән алты аен тутырып, җиденче айга керде вә халык өчен бик зур авырлыкларга, санап бетермәслек хасталыкларга сәбәп булды Бүген дә әле тыш бер яктан бик суык, шимал11 12 13 җилле суык, бөтен кеше кышкы киемдә калтырана-калтырана йөри, утыны, күмере булса, көн буе мичне яга Безнең кебек картлар, көннәр буе ятагыннан борынын чыгарырга куркып, юрганын, өстенә өелгән төрле сәләмә-сүләмә киемнәре астында борылып ята. Мин дә менә бүген хезмәтче хатыным килмәгәнгә. иртә торып мең бәла белән мичемне яктым Сезнең май берлә, бер ярым пискви” берлә ике финҗан' төрек каһвәсе эчтем дә сезгә шул хатны язарга утырдым Миндә аш үтмәү, үткәне сеңмәү авырусы дәвам итә Соң атналарда ул хасталык тагын көчләнде Ашаган нәрсәмне бик тиз косам Ашказаным бик авыртып, ятакка ятарга мәҗбүр булам Элгәре шурпа, чәй, сөт кебек сыек ашлар болай борчымый иде Хәзер алар да бик азлап кына алынганда гына аш- казанымда кала алалар Докторлар, гасабили14 бар, нервлар бик бозык диләр
7 Бердән—бу урында -берьюлы- мәгънәсендә
8 Мәсрәф — масраф — чыгымнар
9 Лира грош (куруш) — Төркиядә акча берәмлекләре Бер лира 100 куруштан гыйбарәт
1 Оаын — бу очракта «озак- мәгънәсендә
11 Шимал — төньяк
12 Пискви — бискви (т) — печенье
13 Финҗан — чынаяк
14 Гасабили—ялкынсыну невроз
_„й_ аләР Дерестер. алла белә Ләкин көннәр ачык булып, дуст-ишләр белән fionu?U.?n уТ!>,Рганда мәҗлесләрдә ашаганымның күбесе сеңеп китеп, мине оорчымыи Хәерле булсын тәкъдирдә ни булса да шул булыр
Мин беренче мәртәбә Финляндиягә 1908 елның ахырында яисә 1909 нчы елның башында берничә иптәш берлә Иматраны4 күрергә килдем Өч-дүрт көн Иматрада калдык Тирә-юньдәге берничә авылга да бардык. Бер йирдә фин театрысыны тыңладык10 Ул вакытта миңа фин халкы фәүкылгадә’1 яхшы тәэсир калдырды Фин театрысыннан бер нәрсә дә аңламасак та. фин теленең һармониясе . сүзләренең тавышының агышы мине хәйран калдырды Миңа фин сәхнәсеннән сөйләнгән сүзләр минем ана телемдә сөйләнә кебек күренде Аңламавыма ялгыз колагым яхшы ишетерлек озакта13 булганлыгына кебек хис быракты Бу хис миңа соңыннан япун халык җырларының җырлануында да. мангулларның озактан көйләнүендә дә. куриялеләрнең курай кебек бер нәрсә уйнауларында да гайни15 тәэсоратны бирде Мин (миңа — X М ) ул вакытта ук бу халыклар моннан өч мең елмы бер төптән чыкканнар икән^игән фикерне бирде Халыкларның бик яраткан культур васиталарының иң зурысы вә иң озын яшәүчесе — телләре вә көйләредер Тормышларының башка яклары күршеләренең, икълимнең. диннәрнең тәэсире берлә төр- ле-торле юллар алып искелектән озаклашалар Хәтта бер-берсенә ят халык булып та күренәләр Мәсәлән Балкайдагы болгарлар безнең Идел-Урал буендагы Болгар дәүләтеннән Балканга күчеп килгән гаскәрләр вә Мөһаҗирларның балалары булдыклары хәлдә, күрше милләтләре юнаннар, итальяннарның тәэсире астында христианлыкны кабул итеп, күрше славяннар, хосусан, серблардан славян телен алып, ят вә безгә дошман бер халык булып өлгергәннәр. Ләкин халык җырларында, көйләрендә иске уртак мотивларын бүгенгә кадәр саклаганнар Менә бу халыкларны, бердән, беренче корун18—икенче корун иранилары (ул вакытта иң мәдәни халык булганнар) Туран халкы дип исем биргәннәр Бу халыкларның телләрендә уртак тел кагыйдәләре бүгенгә кадәр саклануыннан (мәсәлән, аһәң кагыйдәсе, сүзенең агышындагы һармо- ни1В) боларның телләренә Аурупа галимнәре Урал-Алтай телләре дип исем биргәннәр Маҗар сәясиләре2" кыйсмән'1 фин сәясиләре дә. пангерманизм, панславизмга каршы куяр өчен, пантуранизм дигән бер культураль-сәяси агым да мәйданга чыгарырга маташтылар Моның төрек2’2 илләрендә дә бер вакытлы аз-маз тәэсире булды Ләкин бер тарафтан төрекләр икенче тарафтан (яктан) япуннар бу агымны тотмаганга, бу агым пангерманизм, панславизм кебек куәтләнеп китмәде Китә алмады Хәзерге дәвердә тәмамән үле туган бала халене алды Бу эштә төрек кабиләләренең моннан берничә гасырлык сәясәттән аерылып китүләре аркасында килгән бер-берсенә ышанмау, япун- ларның үзләрен, курияләрен (ягъни кореялыларны — X М ) мангулларга каршы югары бер халык дип карап, бу озак кардәшләренә йүксәктән33 мөгамәлә итүләре аларны икенче, өченче дәрәҗә халыклар кебек караулары зур роль уйнады Бу кон пантуранизм тарихка карышкан сәяси һичбер көчкә таяна алмаган әдәби бер тәгъбирдән башка бер нәрсә түгелдер Ләкин халыклар да үзләренең озак вә якын кардәшләрен һаман эзләүдәдерләр Хосусан, күрше халыклардан золым күргән милләтләр бу эштә үзләренә ярдәмче кардәшләрен эзлиләр Игрек халкының таралып киткән кабиләләре арасында урыслардан бертуктамыйча золым күргән Идел буе төрек-татарында беренче буларак якын
0 Иматра — Финляндиянең коньяк-кончыгышындагы шәһар Ул Выборгтаи (Випурн- дан) ерак түгел
10 Театрысыны тыңладык театрын карадык
11 Фоүкылгид-» гадпгтан тыш
12 һармониясе гармониясе
13 Оаакта ераклыкта
14 Быракты ЖНТКсрде бирде китерде
15 Гайни шундый тэңгвл. охшаш
10 Васита багланыш
17 Икълим климат
1Я Корун гасыр
IB Вирг-до сүл сингармонизм хакында бара
20 Мажар сояСНЛоре венгр политиклары
21 Кыйсман - плешча
22 -Торек’ атамасын Г Исхакый киң мигъгыдо. ягъни -тирки» тошсичасеид» д» куллана
23 Йүксоктан түбансстсп. кимсетеп
кардәшләрен эзләү, уртак бер көч ясап, урысларга каршы тору хисе уянадыр Бу хисне кара халык төрек падишаһларыны үзенең Казан ханлыгы вакытында дин башы хәлифә дип тануыннан калган дини хис берлә милли хисне берләштереп. Теркин солтаннарыны бик зур көчле дәүләт дип уйлап, күңеле берлә алардан котылу ярдәмене көтәләр Вакыт-вакыт хаҗилар аркылы Истанбул- га урыслардан шикаять15 кәгазьләре күндерәләр, ярдәм өмид итәләр Кай- вакытлар урысны җиңеп булмый инде дип. милләтне, динне саклау нияте берлә авылы-авылы Төркиягә һиҗрәт итеп16 китәләр Бәрәкәт бирсен, ТЪркиядәге тормыш шартлары безнең халыкның Идел буенда үзе төзегән мәдәни сәвия- дән17бик түбән булганга, бу меңләп-меңләп киткән Мөһаҗирләр18 Төркиянең сатма19 хасталыгыннан бик күп кардәшләрен, якыннарын үле итеп калдырып, йөзләп-йөзләп иске илләренә — Идел буена качып кайталар вә шуның аркасында. Кырымның башына килгән туган илен бушатып урысларга мең ел-лык туфракларын бушлай биреп китү бәласеннән20 21, безнең Идел-Урал сакланып каладыр Идел буеның укыган халкы, бигрәк тә дин галимнәре, күзе ачык сәүдәгәрләре тәмамән башка юл тоталар. Алар Сибириядәге. Төрке- стандагы. урыс губерналарындагы ана иленнән20 озаклашып калган төрек- татар халыкларына диндә, телдә берлекне алга сөреп, бер милләт итү юлыны тоталар Ана илдә — Казан әтрафында әллә ни кадәр мәдрәсәләр мәйданга китерәләр Алардан һәр елны меңләп-меңләп мулла, мөәз.зин. мөгаллим вә укытучы булырлык шәкертләр йитештереп. боларны бөтен күрше илләргә мөәззин. мөгаллим итеп күндерәләр Урыс эченә22 байларымыз мәсҗедләр салып андагы халкымызны да сакларга тырышалар Бер мәдрәсәдән бер систем- лы укудан чыккан төрле кабиләләрнең баш корды, типтәре, мишәре, казанлы- сы (ягъни иске болгар — хәзер балалары) халыкны бер төсле дини хисләрдә тәрбия итеп киләләр Бу эш элекке Казан ханлыгының даирәсендә булган халыклар арасында бик тиз эшләнгәч. Идел буе Мөнәүвире23 күрше казакъ, кыргыз, төркестайлы кабиләләрне гайн юлдан милли тәрбия системына алырга башлыйдыр Ләкин Идел буе Мөнәүвиренең бу хәрәкәтенә урыс хөкүмәте бик тиз сизеп ала да. Русия эчендә бөтен халыкның дүрттән берсене тәшкил иткән төрек гонсыры24" берләшеп урыс хөкүмәте, урыс Мөнәүвиренең бу халыкларны урыслаштыру сәясәтенә каршы зур бер куәт берлә чыгачагыны күреп, бик тиз вә бик каты тәдбир аладыр25 Төркестан. казакъ, кыргыз илләрендә. Казанда. Казан әтрафында укыган мөгаллимлек, имамлык вә мөәз- зинлек итүне, Идел буеның сәүдәгәренә Төркстанда йорт-туфрак алуны мән- гы итә26 27 28, казакъ-кыргызның буш сахраларына Идел буенда йирсез-сусызлык- тан аптыраган төрек-татарларга күчеп баруга каршы законнар чыгарып, казакъ-кыргыз сахраларына миллионлап урыс мөһаҗирен йирләшдерәдер Ка- закъ-кыргыз арасында Идел буе төрек Мөнәүвиренә мөгаллимлек, муллалык итүне дә тыядыр Ләкин Идел буе Мөнәүвире. Идел буеның аңлы сәүдәгәре үз илендә — Казан. Оренбур, Уфа. Троицк, Кызылъяр кебек шәһәрләрдә бик күп мәдрәсәләр ачып, аларга йөзләп-йөзләп казакъ, кыргыз шәкертләрен ашатып, эчертеп, укытып, бу халыклардан мөгаллимлек, муллалык кадрула- ры31’ хәзерләвендә дәвам итә Яз көннәрендә, мәдрәсәләр тәгътыйль3' булгач, меңләп Идел буе шәкертләре казакъ-кыргыз сахрасына йөрүче вакытлы мөгаллим мулла булып, вак сәүдәгәр сыйфатында күп вакытлар кыргыз куйунларын29 көтүче булган булып, бу кара халыкны агартырга хезмәт итә-
15 Шикаять — жалоба
16 һиҗрәт итү — күченү
17 Сәвия — дәрәҗә, югарылык
18 Моһаҗирләр — күчүчеләр
19 Сатма— сатлык, изү. деспотизм
20 Мәгълүм булганча. XVIII гасырнын ахырларында Кырым Россия тарафыннан яулап алына Шул вакытта кырым татарлары бик күпләп Твркиягә күчеп китәләр.
21 Ана ил—туган ил
22 Урыс зче — урыслар яшәгән җирләр
23 Монәүвир — зыялы, укымышлы
24 Гонсыр — кавем
25 Тәдбир алу — тиешле чаралар күрү
35. Мәнгы итү — тыю
27 Кадрулар — кадрлар
28 Тәгьтыйл — каникул
29 Куйун — куй
дер Төркестанга Идел буе Мөнәүвиренең мәктәп ачуы(на). мөгаллим булуына каршы урыс хөкүмәте бик каты тәдбирләр алып, андый мөгаллимләрне бик тиз тотып япканга иирле халыкны да шундый Идел буенда хәзерләнгән Мөнәүвирне мөгаллим итеп китергән өчен бик каты жәзаландырганга Идел буе Мөнәүвире Туркестан өчен яңа план татбикъ итәргә39 башлый Ул ир мөгаллимләр йиренә ' мәктәптә йитешкән Идел буе мөгаллимәләр кызлар вә хатыннарны Төркстанга күндерә башлый Аларны урыс полициянең дикъкатеннән озак тотар өчен, күпвакыт иирле төркестанлы берлә, ялгандан булса да өйләнгән итеп күрсәтеп Идел буе мөгаллимәсенә төркестанлы сыйфатыны бирәдер Кайвакытларда бу мөгаллимәләр чынлап та төркестанлы берлә өйләнеп китеп, гайни юлдан хезмәтне дәвам иттерәдер Бу эшләр 19 гасырның соң чирегендән башланып 20 гасыр башларында бик киң булып китәдер 1905 елында урыс гаскәре япунларга каршы бик каты җиңелгәнгә, урыс эчендә баш күтәрү ихтилал башланадыр Урыс хөкүмәте 1905 нче елның 17 октябрендә парламентлы идарә вәгъдә итәргә, матбугатка аз-маз хөррият бирергә, төрле дин халкыны, шулар арасында без мөселманны чукындырып урыс ясауны яшерендән йөртергә мәҗбүр була Матбугат хөрриятеннән файдаланып, Идел буе төрек-татары үз шәһәрләрендә бик күп гәзитләр. мәҗмугалар чыгарырга башлый Бу гәзитә вә журналларны үз илләрендә гәзитә вә мәҗ-муга чыгара алмаган төркестанлы. казакъ-кыргыз арасында меңләп-меңләп тарата 1905 елына кадәр бөтен ИДел-Урал тупрагында бер гәзитәгә дә. бер журналга да рөхсәт бирелмәгән, ялгыз Багчасарайда Исмәгыйль бәк атналык • Тәрҗеман» гәзитәсене чыгара иде Идел-Урал милләтчесе Русиягә мәх- күм42 утыз миллионлы бер төрек горуһын43 фикердә, телдә, сәясәттә берләштереп, зур бер сәяси куәт ясарга сызганып тотына Шул мөкәддәс эшләрнең башлануында, аллага шөкер, мин дә шәхсән роль алам Бөтен яшьлек куәте, иман батырлыгы берлә милли тартыш мәйданына атылам Шул эшне вакытында башлый алып, бүгенге көнгә кадәр дәвам иттерә алуым өчен үз- үземне бәхетле саныйм 1906 елны Русия парламентысы - Думага сайлау була Бу эштә дә Идел-Урал төреге беренче рольне уйнап, бөтен мөселман депутатларымы (кырыкка якын) берләштереп, мөселман фракциясе кора Вә бөтен төрек өлкәләренең сәяси эшләрен бер мәркәздән алып барырга тырыша Рус хөкүмәте бу берләшүдән курка. Идел-Уралдагы гәзитә вә мәҗмугаларның күбесене яба Бик күп мөнәүвирне Себергә сөрә Шулар арасында мин дә өч мәртәбә төрмәдә утыртылып, 1907 елында Архангел вилаятенә44 сөргенгә җи- бәреләм Шул арада яңа бер тарихи вакыйга мәйданга килә Төркия хөкүмәте дә мәшрүтиять45 дәверенә керә Төркиядә дә матбугатка хөррият бирелә, безнең гәзитә вә мәҗмугалар Төркиягә сәрбәст4'' кергән кебек төрек матбугаты да безнең илләргә сәрбәст керә, фикерләр якынлаша Төрек культур берлеге агышы мәйданга туа Бу яңа җәрәянның4 Төркиядә тууына безнең илдә- шемез Йосыф Акчура беренче рольне уйный Идел буе матбугаты да төрек берлеге җәрәяныны кабул итә Йосыф Акчураның Истанбулда корган Төрек йорды» мәҗмугасы оренбурглы миллионер Мәхмүд бай Хөсәеновнын4" акчасына чыга вә «Төрек йорды» мәҗмугасы Төркиядән артыграк безнең Идел буенда укыла, тәк-тук49 Торкестанда да укыла Ул дәвердә Идел буе мөхәррирләре Төркестанда «Тәрәккый»50 исемендә бер гәзитә чыгара башлыйлар 1910 нчы елларда Идел буенда бик күп матбагалар корылып, бик күп китап Мәгазәләре51 ачылып Идел буе мөнәүвире үзенең мәдәни юлбашчылыгымы Төркестан. казакь-кыргызлар илләрендә Сибирия сахраларында дәвам иттерә Төркия төрекчеләре берлә фикерен52 якынлаша Ягъни Төркияне идарә
,1» Татбикъ итү — кору яраклаштыру
•40 Яир бу очракта -урын- магьвесснд»
41 Ихтилал чуалыш
42 Мохкүм буйсынган
43 Горуһ халык
44 Вилаят биредп губерна
45 Машрүтиить конституция
4» Сирбост ирекле иркен
47 Жароян агым юналеш
4Н Махмуд Хасаеноа (1840-11)12) - м-шһүр татар бае. меценат
49 Так-тук берал. ал-маа
50 Тирпккый прогресс
51 Mara ы кибет
52 Фикгрин фикерд»
итүче Тәлгать. Әнвәр пашалар кебек идеалист адәмләр берлә фикердә берләшә Урыслар бу хәрәкәткә пантуркист исеме биреп, шул эшнең башында йөргән без Мөнәүвирләрне төрлечә җәзаландырып килсә дә. милли хәрәкәтне туктата алмый 1914 нче елында башланган беренче дөнья сугышына кадәр бу хәл шулай дәвам итеп китә Төркия Русиягә каршы сугышка кергәч. Идел буе төреге 17 мең төрек гаскәри әсирләрен химая итә3 . аларны ачлыктан, үлүдән коткара Кием бирә. Мәскәүдә безнең корган яшерен Кызыл Ай җәмгыятемез бик күп (берничә йөз) әсир төрек забитларын53 54 55 Иран аша Төркиягә качыра Бу эшләрдә мин тагын зур авырлыкларга очрыйм Мәскәүдә чыга торган «Ил« гәзитәм кафказларны котырта сылтавы берлә (аҗарлар мәсьәләсендә) хөкүмәт тарафыннан ябыла Аннан соң чыгарылган "Сүз» гәзитәм Төркестанлы- ларны котырта дип (Җизак мәсьәләсендә) ябыла Вә миңа гәзитә вә мәҗмуга чыгарырга мөсагадә35 ителми Бер вакыт мине төрек җасусы56 57 дип диване гаскәригә3' мәхкәмәгә58 дә бирделәр Әгәр 1917 нче ел ихтилалы башланмаса иде. бик ихтимал, мине үтерәчәкләр иде Большевик дәвере ничек дәвам иткәне үзегезнең күз алдында булганга, аны үзегез дә беләсез.
Инде килик безнең Идел-Уралның халкына Болар төрекме, татармы9 Идел буенда миляди бишенче гасырда Болгар. Хәзәр дәүләтләре корыла59 Бу ике дәүләтнең бөтен халкы төрек нәселеннән Болар ул вакыттагы Аурупа берлә Кытай арасындагы сату-алу юлында зур роль уйнаган Идел елгасының тынычлыгын саклап зур мәдәни бер мәмләкәт булып, сигез йөз елга якын мөстәкыйль яшиләр Болар тукыз йөз егерме икенче (922 нче) елында ислам динене кабул итәләр Исемләре болгар, телләре төрекчә 13 нче гасырның әүвәлге чирегендә Идел буена Чыңгыз гаскәре егерме төмән60 берлә килеп Болгар илене үз мөлкенә (мәмләкәтенә) куша Бу егерме төмәннең күбесе Идел буенда утырып кала Боларның 18 төмәне төрле кабилә исемендә йөргән төрекләр иде Ике төмәне татар исемендә йөргән мангуллар иде Чыңгыз үзе татар, янындагы зур түрәләре татар булганга, урыслар да килгән халыкка һәммәсенә бердән татар ■ исеме бирәләр, алардан ишетеп аурупалылар да безне татар дип йөртә башлыйлар Ләкин бу ике төмән татар төрекләр арасында бик тиз телләрен югалтып диннәрен онытып, төрекләр арасында эриләр Мөселман диненә керәләр Шуннан безнең ни дәрәҗәдә төрек, ни дәрәҗәдә татар икәнемез үзеннән-үзе мәгълүм буладыр Без Идел-Урал халкы — төрекләрмез. Төрек милләтенең төрле кабиләсеннән килгән халыклар өстенә безнең эчемезда берничә процент мангуллар. калмаклар61 һәм дә берничә процент фин-угыр халыклары, мукшылар, арлы62”, марилар, бераз да урыслар эреп киткәннәр Ләкин бу халыклар арасында иң зур күпчелек, иң мәдәни гонсыр63 шул тө- рек-болгар ханлыгыны сигез гаСыр алып барган болгарлар булганга, бөтен халкымызның күңелендә төреклек хисси хаким64 булып килә. Бүген үзен төрек дип йөргән госманлы төрекләреннән, Төркестан вә Кафказ төрекләреннән төреклек каны һәммәсеннән бездә артыграк Маҗарларның65 туранчы галимләре Төркиядә, Төркестанда, Идел-Уралда безнең халыкның каныны тикшергәннәр Аларның тикшерүләренең нәтиҗәсенә миңа туранчы бер маҗар галиме шулай аңлатты Идел буендагы халыкларда Туран каны 96%. Төркстанда 50-60%. Төркиядә 16%. Кафказ. хәтеремдә калмаган, аларда 50%- тан түбән Ләкин, тарихымызның китеше аркасында, бу зур төрек дөньясы бик киң йир йөзенә таркау хәлдә йирләшкән булып чыгалар Хосусан, урыс дәүләте ныгып җиткәч, бу халыкларның арасына әллә ни кадәр урыс Мөһаҗирлары тутырып, бер-беремез (и)лә корыдан66 баглануымызны кисәләр. Төрле
53 Химая итү — яклау, ярдәм итү
54 Забит — офицер гаскәри
55 Мосагадә — рохсәт. момкинлек
56 Җасус—шымчы
57 Динане гаскәри — хәрби трибунал
58. Мәхкәмә — суд
59 Доресрәге бу дәүләтләр бераз соңрак — V1-VII гасырларда тезелә.
60 Темам — ун мең кешелек гаскәр
61 Калмак—калмык
62. Ар — удмурт
63 Гонсыр—биредә олеш компонент
64 Хисси хаким — хисләрме биләүче
65 Мажар —мадьяр Венгр
66 Коры — коры җир (?). турылан-туры (?)
дини мәзһәбләргә аерылу Иран-Кафказ төрекләренең шигый булып. Төркия төрекенең сөнни мәзһәбендә булуы дини мәдәниятны. дини бәйрәмләрене дини гореф-гадәтләрне бер-берсеннән аера Надан галимнәр* нең) ике арага дошманлык орлыгы чәчүе бу ике мәзһәбтәге мөселман төрек халыклары арасында бик күп канлы сугышлар чыгарып араны бик каты бозалар Бу кардәш гаугасыннан дошманларымыз. аурупалылар. хосусан, урыслар бик оста файдаланалар Төркстан төрекләренә Иранның күрше булуы вә Иранның Урта гасырда мәдәният ягыннан өстен булуы Төркстанга төрле юллардан шигый фарсыларының күчеп йирләшүе Төркстанның хакыйкый төреклек йөзене боза, аларның шәһәр халкы әхлак җәһәтеннән бик түбән булган фарсыларның бик күп начар гадәтләрен, ялганчылыкларын. мораилыкларын6' (риачы эче берлә тышы башкалыгы) алалар Фарсылардан әфьюн куллану, авызына тәмәке салу кебек милләтне җисмән вә рухан®3 зәгыйфьләтә торган хасталыкларга шәһәр халкы мөбтәля61 буладыр Мөтәгассиб ° муллалары халыкның яртысы булган хатыннарымызның. бер өлешене аналарымыз. бер өлеше апаларымыз. кызларымыз икәнене игътибарга алмаенча. хатыннарымызны бөтен мәдәни хокуклардан мәхрүм итеп, коллык дәрәҗәсенә иңдерәләр вә аларны ятак такымы' . мендәр-юрганның бер өлеше хәленә китерәләр Нәтиҗәдә балалар тәрбиясе бик начар юлга куеладыр 20 нче гасырда бу мәгънән таркаулашкан җәгьрафый яктан бер-берсенә озаклашкан бу төрек өлкәләренең мөнәүвирләРе- КӘР тарафтан дошман куәтләренең, хосусан урысларның һөҗүменә мәгь- руз калдыкларыннан, берләшү кирәклеге канәгатенә киләләр Ләкин болар халыкның кечкенә зөмрәсе67 68 69 70 71 72 73 74 75 76 77 78 генә булганга киң халыкны аркасыннан йөртә алырлык зур бер куәт эзләргә мәҗбүр була Бу куәтнең мәгьнәвисе һәм төрек илендә аз-маз булса да. мондый таркау халыкны берләштереп, бер сәяси көч хәленә китерүгә бу көч кенә җитмидер Зур бер мадди көчкә, дәүләт куәтенә ихтыяҗ бик каты сизелә, алман милләте кебек тирән мәдәниятле бер таркау халык та Бисмаркның7*’дәүләт куәтене кулына алуы аркасында гына берләшкәнгә. безгә дә шундый берләштерүче бер дәүләт куәтенә ихтыяҗ, беренче мәртәбә фарыз бер эш булып чыга 1908 ендәге Төркиядәге иттихаде тәрәкъ- кый7® агымы, аларның Төркия идарәсене кулга алулары безгә үземезнең үл- чәвемездә бер Бисмарк хөкүмәте бирелә кебек хис тудыра Без дә шуңарга сөенеп. төрле төрек илләренең төрекчеләре Истанбулны кыйбла итеп эшкә баш- лыймыз Хосусан, без. Идел-Ураллы. бу эштә Русиягә мәхкүм77 төрек илләре арасында беренчелекне алып барамыз Ләкин дошманнарымыз хосусан. инглизләр, бигрәк тә урыслар безнең бу берлек юлымыздан фәүкылгадә куркалар Иттихаде тәрәкъкыйның идарәсендәге төрекче Төркиягә каршы кылмаган интригаларын калдырмыйлар Беренче дөнья сугышымда гарәпләрне дә котыртып. Төркияне җиңәләр вә Төркияне өченче, дүртенче дәрәҗәдә көчсез бер дәүләт хәленә китерәләр Русиядә башланган сәвит режимы гай- ни7й кара урыс сәясәтен алып барып, безнең Идел-Уралның Мөнәүвиренең мең бәла берлә йирләшдерергә тырышкан вә шактый зур мәгънәви берлекне яраткан берлек агымымы балталарга тотыналар Бөтен Русия төрекләренең матбугат, китапчылык, мәдрәсәчелек мәркәзе Казан шәһәрен зәгыйфьлә- терочен бөтен матбагаларын, гәзитләрен урысларның кулына, иә урыс бәндәсе ахмакларының кулына бирәләр Бөтен тарихы буенча бергә килгән Казан халкы башкордлар. типтәрләр, мишәрләр арасына кабилә аермасы орлыкыны аталар Чарлар7' дәверенең урыс ажаны80 Шәриф Манатов1*1, ахмак Зәки В.>
67 Мораилык икейнэлелек
68 Җнсмон ва рухан - тән һам рухи яктан
«9 Мобталя надан фанатик
70 Мнтагаесиб — надан, фанатик
71 Такым — пйбер
72 Магънан чыннан да
73 Могьруз 1’1 «дучар- могьнасендв
74 Зпмрә тиркем
7» Бисмарк Оттофон Шенхаузен (1815-1898) князь, 1871 1890 елларда Германия империя :снең беренче рейх канцлеры
76 Иттихаде торакмый таракъкыят оешмасы
77 Мохкүм буйсынган
78 Гайни - аеруча
7» Чар (царь) - патша 81 Шариф Манате* (18021936) - Башкортстан жомһүриятен тпзүда актив катнашучылар
лидиләрне81 82 котыртып, Идел-Уралның сәяси берлеген бозар өчен аерым Баш- кортстан. аерым Татарстан төсендә дәүләт механизмасы коралар Төркестанны да биш-алтыга бүлеп, алар арасында кабилә дошманлыгы орлыгы чәчәләр вә бөтен Төркестан милли мәктәпләрендә без Идел-Ураллыга каршы бик каты (күп) дошманлык пропагандасы алып баралар Империалист итеп күрсәтеп, безнең халыктан биздерергә тырышалар Хәтта татар әлифбасы, башкорд әлифбасы дип латинча исемендә аерым-аерым әлифбалар чыгаралар Идел- Уралның берләштерү нигезендә корган дини берлекне Русиядәге бөтен сөнниләрне берләштерүне күзгә алган вә хакыйкатән казакъ, кыргызларны, Төр- кестанның зур өлешене берләштерергә муафыйк булган бөек галимнәремез Галимҗан әл-Баруди83 Ризаэддин бине Фәхретдин84 хәзрәтләренең җан-тән берлә тырышкан диния нәзаратымызны зәгыйфьләндерер өчен сатлык муллалардан башкордлык мөфтисе тудыралар Казанда мәркәзе булган ике йөз меңлек бер гаскәрнең берләшүенә тырышкан гаскәри шураны да татар гаскәре, башкорд гаскәре дип икегә бүләләр Бу арада Төркия дә Аурупа дәүләтләренә каршы сугышта җиңелеп чыкканга, без төрекчә милләтчеләрнең һичбер таяначак куәтемез мәйданда калмый Без, гаскәре югалган генераллар кебек, чит илләргә качарга, анда мәгънәви берлегемезне саклар өчен бөтен гайрәтемезне, көчемезне сарыф итеп тырышырга мәҗбүр каламыз Ләкин без-нең әүвәлге гасырлардагы мөһаҗәрәтемезнең85 барысы да Төркиягә, гареб86*1 мәмләкәтләренә генә булганга вә болар да заман үтә-үтә йирле төрекләр арасында эреп китеп, аларның балаларының балалары туган илләрен тәмамән онытканга, без бөтен дөньяда арка таяначак бер милли мөһаҗир көтәлесе- не87 таба алмыймыз. Яһүдиләр, украиналылар, әрмәниләр кебек Аурупага, Америкага йирләшкән вә үзенең анда тормышын корса да, туган иленнән, туган туфрагыннан ваз кичмәгән бер куәткә очрый алмыйбыз Ялгыз сәяси кыйммәтемезне аңлаган Ләһестан88 хөкүмәте генә безгә аз-маз кулны суза ала Аның аркасында мәмләкәттә күтәрелгән берлек байрагымызны йиргә иңдермибез Фәкать эшләвемез көчемез кадәр генә булып, уникенең берсе юк мохитта милли барлыгымызны Аурупа дәүләтләренә күрсәтеп, милли истикъ- лал89 дәгъвамызны анда-монда качып чыккан Финляндия, Эстония, Япуния, Кытай мәмләкәтләрендәге илдәшләремезгә аз-маз өйрәтүдән уза алмыйбыз. Икенче дөнья сугышы безне бу калунияләремездән90 дә мәхрүм итә Озак Шәрыктагы калуниямез. Маньчжурия, Курия91, Кытайдагысы икенче мәртәбә урысларның кулына эләгәләр Аурупадагы Ләһестан. Эстония юк булып китә Җиңелгән Япуния берлә җиңелгән Финляндия дә бик күп зарар-зыянга очраган, большевиклык көченнән, куәтеннән куркып калган, бер-ике мең мөһаҗиремез генә җисмән92 сау-сәламәт калса да, алар да мәгънә ягыннан бик зәгыйфьләнеп сугыштан чыгалар Беренче Вазыйфалары үз гаиләләре, үз гаиләләрен аякка бастыру икәнене аңлап, табигый уларак, шул юлда хәрәкәт итәләр Зур милли мәсьәләләр берлә уграшырга93 көчләре дә калмаган була, иманнары да зәгыйфьләнгән булып кала Без. милләтче төрекчеләр, һич булма- са Ләһестан дәрәҗәсендә бер арка таяначак көч эзлиләр, үземез төрек, үземез мөселман, үземез урысларга-большевикларга бик дошман булганга, бу көчне христиан дөньясында таба алмыйбыз Ислам галәме үзе корылып, олуг юлга чыкмаган, большевикның ялган пропагандасына ышанып, күбесе безгә дошман
ның берсе Милләте—башкорт 1928 елда Ш Манатов Төркиягә китә Биредә аңа «совет агенты- дип карыйлар Шуннан ул СССРга кире кайта Монда исә «торек агенты* дип гаеплиләр Аның турында тулырак Давлетшин Т Советский Татарстан — Лондон 1974. 141 б
82 Зәки Вәлиди (1890-1970) — егерменче елларда эмиграциягә китә 1935-1939 елларда — Бонн һәм Гёттинген университетларының профессоры 1939 елдан Истаибул университетында гомум төрки тарихын укыта.
83 Галимҗан әл-Баруди (1857-1921) — мәгърифәтче, дин галиме, мөфти
84 Ризаэддин бине Фәхретдин (1858-1936) — күренекле татар галиме әдип, журналист дин эшлеклесе
85. Мөһаҗәрәт — күченү
86 Гареб — көнбатыш 88 Көтәлесе — тупламы, терәге.
88 Ләһестан — Польша.
89 Истакълал — бәйсезлек
90 Калуния — (колония) бу очракта читтә халкыбыз тупланып яшәгән төбәк мәгънәсендә алына
91 Курия—Корея
92 Җисмән — физик яктан
93 Уграшу — шөгыльләнү
вазгыять'1 ала Төркия үзенең беренче дөнья сугышыннан алган җәрәхәтләрен данәле дә булса төзәтә алмаган Тагы мондагы төрек булмаган яһүди, бошнак , хәтта гарәпләр, төрекчелек агымыннан куркып, чит төрекләргә’6 дошман киселгәннәр94 95 96 97 Аларның шул хисләреннән файдаланып мондагы мөнәүвирләр арасында бик нык тамыр җәйгән сүздә инсаниятче, эштә большевик дуслыгы алып барган массун98 99 оешмалары без төрек милләтчеләренә аяк чалуны үзләренә вазыйфа итеп алганнар Менә шул шартлар эчендә без төрекче милләтчеләрнең милли эшләре, безнең мишәрләр әйткәнчә кругом кармазин J булып чыккан Вә сез финляндиялеләргә килгәндә, сез дә юлны югалткан кышкы бурандагы юлаучы кебек абдырап калгансыз Бер өлешегез Төркиядән килгән төрле-төрле, үз илендә эш таба алмаган шарлатанларны сыйлауны төрекчелек ясыймыз дип үз-үзегезне (үз-үзлегегезне) оныткансыз Бер төрлегез ике мәхәлләне көрәштереп, әтәч сугыштырыр100 кебек, муллаларыгызны бозыштырырга керешкәнсез вә арагызда әүвәлге берлек йиренә эчегезгә нифак101 (монафиклык) сугылганга, шул ярыктан арагызга ос- та(ча) большевик ажанларының кереп иирләшүен дә сизми калгансыз. Төрек милләтчесенең башыиа килгән бу бәла-казадан безне коткарачак чара тагы милли төрекчелек, милли төрекчелегемезне җанландыру вә иске юлымызны табып, һәрбер гөруһның102 үз иленә, үз туган йортына күңелдән баглану, киң дөньяда шул мөкәддәс эшкә дустлар табу гынадыр Без иске милләтчеләр бу көннең туачагына иманымыз камил булып, көчемез кадәр эшләүдә дәвам итә- дербез. Ләкин кирәк Финляндиядә, кирәк Япуниядә. кирәк яңа мөһаҗирләре- мез арасында бу милли иманның көннән-көн зәгыйфьләнүенә хакыйкый иман йиренә ( .)*°103 104 ялган иманның берләшүенә шайтаный бер куәтнең бик тырышуын күреп бик борчыламыз. Хушыгыз. Халидә туташ, мин бу арада бик каты хаста булганга, бу хатны берничә мәртәбә бүлеп яздым Бу хатымны мөмкин кадәр саклагыз Мин бәлки соңгы атналарымны яши торгандырмын Шулай булып чыкса, бу хатым мәгънәви васыятем кебек калсын Әгәр мом кин булса, бу хатым 101 хәзрәткә дә укыгыз да. ул да күчереп алсын Мин үлеп китсәм, форсаты килгәндә бу хатымны бөтен халыкка бер мәртәбә укыгыз Хушыгыз, бөтен гаиләгезгә хөрмәтләр вә сәламләр
(һамиш)105 Исәнлегем бик начар булганга Аурупага дарулану өмиде берлә барырга план корып йөрим Әгәр шуның юлларын таба алсам, майның яртысыннан соң чыгарга хәзерләнәм Ләкин Төркиядән акча чыгару бик авыр булганга, бу эшне ничек башкарырмын, әле мәгълүм түгел