Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ҮЗ ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ
БУЛАЧАК’
Күп кенә союздаш
республикаларда
президент посты
булдыру хакында
матбугат хәбәр иткән иде
инде Татарстан Югары Советынын 16—19 апрельдә
җыйналган уникенче чакырылыш дүртенче сессиясе
дә күп кенә мөһим проблемалар белән бергә әлеге
мәсьәләне дә карады. Югары Соает •Татарстан ССР
президенты санлауны һәм анын статусын
ре1ламентлый торган Татарстан ССР закон
проектларын әзерләү ту рында» махсус карар кабул
итте. Бу — Татарстанның суверенлыгын ныгыту
юлында житди адым булып тора.
ТИГЕЗЛЕК НИГЕЗЕНДӘ ГЕНӘ
РСФСР халык депутатларының чират тан тыш
җыйналган өченче съездында Татарстан
Министрлар Советы Рәисе М Г. Са биров
республикабызның суверенлыгын як лап чыгыш
ясады. Аерым алганда, ул РСФСР Югары Советы
рәисе Б. Н Ельцинга мөрәҗәгать итеп болай диде:
«Үзәкнең һәм Сезнең элекке автономияләргә
суверенитетлар өләшү белән мавыгуыгыз, шуның
белән ялгышлык җибәрүегез турындагы белдерүне
ничек аңларга? Россия Югары Советындагы
беренче дәрәҗәле кешегә килешми бу. Менә
карагыз әле, нәрсә килеп чыга соң булачак
Федерация составында РСФСРга кергән
республикаларның суверен дәүләтләр булып яшәве
өчен урын калмады аларның статусын крайлар,
өлкәләр һәм хәтта шәһәрләр статусы белән
тигезләргә тәкъдим итәләр...» Иптәш Сабиров чы-
гышының калган өлешендә дә милләтләрнең
тигезлеге һәм республикаларның суве ренлыкка
омтылышы ышанырлык нтегг ДӘЛИЛЛЭ1ГӘ.
ЯҢА ОЕШМА
23 апрельдә Татарстандагы җиде партия һәм
хәрәкәт вәкилләренең берләшкән уты рышында
Демократик көчләр берлеге төзелде. Ул алты
демократик принцип нигезендә оешты Бу
принциплар арасында милләтләрнең үзбилгеләнүгә
хокукын тану. Татарстан республикасының
экономикасын, иҗтимагый тормышын һәм
мәдәниятен ирекле үстерү өчен шартлар тудыру,
милекнең альтернатив формаларын үстерү
Татарстан суверенитеты турындагы Дек га рациягә
ревизия ясарга тырышулардан баш тарту һ. б. мөһим
пунктлар бар
Бу яңа оешма СССР халыкларына мө рәҗәгать
тә кабул итте Ул мөрәҗәгать илдәге 9 союздаш
республика вәкилләренең уртак белдерүе уңаеннан.
СССРда милләтләр арасында тигезлек сакланмауга
борчылып язылган.
Аерым алганда. Татарстан демократик
көчләренең мөрәҗәгатендә мондый юллар бар:
•Союз дәүләтен ныгытуга ОМТЫЛЫШНЫ
таныган хәлдә, без милли сәясәттә яна тискәре
тенденция күренүен белгеләп үтәртә тиешбез. Бу
тенденция әлеге документта чагылыш таба Ул
бигрәк тә элек кабул ителгән килешүләрдән һәм
законнардан, атап әйткәндә. «ССР Союзы белән
федерация субъектлары арасындагы вәкаләтләрне
чикләп кую турында»гы СССР Законыннан читкә
китүдә күренде Нәтиҗәдә. Татарстан республикасы
мөстәкыйль рәвештә Союз договорын төзү
процессында катнашудан төшеп калды Чынында 9
республика ңың идарәче элитасы «Татарстан (
СРнын дәүләт суверенитеты турындагы
Декларация» не. •ТССРнын Конституциясен һәм
1991 елның 17 мартында үткәрелгән референдум
нәтиҗәләрен санга сукмыйча (бу референдумда
халык тигез хокуклы суверен республика ларның
яңа Союзын яклан тавыш биргән иде! татар
милләтенә каршы сүз берләшү юлыннан китте.
Без. татар милли-демократик оешма лары һәм
хәрәкәтләре вәкилләре. СССРда яшәүче барлык
халыкларга кисәтү белән мөрәҗәгать итәбез: ирекне
аерым халыклар яки республикалар Өчен генә
алырга ярамый
Татар халкы үз республикасының икенче
статусы белән беркайчан :за ри ш булмаячак Барлык
халыкларның һәм барлык республикаларның
тигезлеге - суве рен дәүләтләрнең яңартылган
союзын төзүнең бердәнбер мөмкин нигезе
Гомум танылган үзбилгеләнүгә хокукны кысуга
юл куймабыз' Сезнең һәм безнең ирек яшәсен’»
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ
ТАТАРЧА’
Казанда югары һәм урта махсус белем бирүче
уку йортлары байтак. Әмма моңа кадәр аларнын
барысы да бары гик урыс телендә генә белем бирде
Мөстәкыйль Татарстан җөмһүрияте өчен бу.
билгеле, бер дә мактаулы хал түгел. Әнә шугга күрә
соңгы елларда югары һәм махсус урта безем бирүче
уку йортларын татарчага Күчерү буенча хәрәкәт
башланып китте
Аерым алганда. Казанның химия технология
институтында татар телендә укыту буенча комиссия
төзелде Ул комиссия татар телеңдә белем бирүче
белгечләр әзерләүне максат итеп куя Әлеге
комиссия оч юнәлештә эшләячәк Якын һәм Ерак
Көн чыгыш илләрендәге Совет-чит ил фирма
зарында эшләү өчен белгеч-менеджерлар, татар
телен, урыс һәм инглиз телләрен бик яхшы белүче
химик-технолог инженер зар.
шулай ук Казанный татар гимназияләре өчен
укытучы кадрлар әзерләү.
Хәзер бу югары уку йортында эшләүче 30 дан
артык галим үз курсларын һәм фәннәрен татарча
укытырга әзер икәнлеген белдерде инде Киләчәктә
биредә татар телен укыту' кафедрасын булдыру
турында да уйлыйлар Бу кафедра төрле уку йорт-
ларындагы укыту-методика эшен җайга салуда
ярдәм итәчәк.
Институттагы әлеге комиссия эшен кафедра
мөдире, профессор Ф А Гарифуллин җитәкли. Ул
бер үк вакытта Татар иҗтимагый үзәге башлангыч
оешмасынын рәисе дә булып тора.
ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын туган
конендә ел саен үткәрелә торган шигырь бәйрәме
быел Казанда тагын да кинрәк колач җәйде 26
апрель көнне әдәби музыкаль бәйрәм башта Г Тукай
музее янында булды ә сәгать 3 тә ул Ирек мәйданын-
дагы Г Тукай һәйкәле янында дәвам итте.
Шигъри митингны шагыйрь Ренат Харис ачты
Һәм алып барды. Татарстан ССРнын 19Ш елгы Г.
Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары
галим Әбрар Кәри- муллин. шагыйрә Гөлшат
Зәйнашева һәм композитор Алмаз Монасыйпов үз
иҗатларын югары бәяләгән өчен халыкка һәм
Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерделәр.
Аннары тамашачылар алдында шагыйрьләр һәм
артистлар, мәктәп балалары чыгыш ясады.
Митингта шулай ук Теркин кунагы андагы язучылар
башлыгы Яхъя Акъәнгин белән Башкортстан
кунагы шагыйрь Муса Гали дә катнашты.
Быелгы шигырь бәйрәменең үзенчәлеге тагын
шунда булды: шигырь сөючеләр митинг беткәч тә
таралашмыйча. Татарстан суверенлыгын яклау
җыены башлап җибәрделәр. Бусында да язучылар
актив катнашты.
Шулай итеп. «Тукайлык ул — милләт өчен иҗат
итү һәм милләтне яклап көрәшү» дигән фикер тагын
бер мәртәбә расланды.
«ИТТИФАК» ПАРТИЯСЕ СЪЕЗДЫ
Милли бәйсезлек өчен көрәшүче бу партия
оешканга әле күптән түгел Анын әгъзалары торган
саен арта бара. Ә 13—14 апрель көннәрендә Казанда
«Иттифак» паргиясенең беренче съезды булып
узды. Делегатлар партиянең программасын һәм
уставын тикшерделәр. бер еллык эшкә йомгак
ясадылар. Хисап белән партиянен рәисе, язучы
Фәүзия Бәйрәмова чыкты. »Иттнфак»нын
программасы буенча партия рәисе урынбасары
Рафаил Мөхәммәтдинне чыгышы тыңланды. Устав
буенча Рифат Садыйков сөйләде. Съезд татар
милләтен саклап калу һәм көчәйтү юнәлешендә күп
кенә резолюцияләр һәм Татарстан Югары Советына
мөрәҗәгать кабул итте.
КОМПОЗИТОРЛАР КАРАРЫ
Татарстан республикасы үзенең мөстә-
кыйльлеген игълан итеп күп тә үтмәде. ТССР
Язучылар берлеге РСФСР составыннан чыгуын
белдерде. Хәзер ул Р< ФС Р Язучылар берлеге белән
тигез дәрәҗәдәге иҗат оешмасы санали
Республикабыз композиторлары да күптән
түгел шундый карарга килделәр. 18 апрельдә
үткәрелгән оештыру пленумында Татарстан
Композиторлар берлеге үзенең яна уставын кабул
итте Киләчәктә ТССР Композиторлар берлеге
мөстәкыйль оешма булып яшәячәк Ул СССР
Композиторлар оешмасы составына конфедератив
нигездә керәчәк.
ТАТАР КИНОСЫН ТЕРГЕЗҮ ЮЛЫНДА
1989 елны Татарстан Мәдәният министрлыгы.
Мәдәният фонды һәм Кинематографлар берлеге
татар тормышы нигезендә эшләнгән нәфис
фильмнар сценарийларына конкурс игълан иткән
иде. Шушы арада ана йомгак ясалды.
Конкурска татар һәм урыс телләрендә язылган
дистәдән артык сценарий килде. Аларда
халкыбызның чал тарихы да. мәшәкатьләргә бик бай
булган бүгенге көне дә чагылдырылган.
Әсәрләрне ныклап өйрәнгәннән сон. җюри
беренче бүләкне бирмәскә дигән фикергә килде
Икенче бүләкләр Аяз Гыйлаҗевка («Сәяхәтче бака»
сценарие өчен) һәм Вахит Имамовка («Петр патша
дошманнары» сценарие өчен) бирелде. «Чал манара
хикәяте» сценарие өчен Анатолий Шуралев өченче
бүләккә лаек булды. Язучы Мәсгут Шәри-
фуллинның «Сабан туенда» сценарие яхшы әдәби
эшләнеш ягыннан билгеләп үтелде.
Бу конкурс Татарстан нәфйс фильмнар
студиясен булдыруга нык булышачак.
КОММУНИСТЛАР КИҢӘШӘ
15 апрельдә язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында «Кризис шартларында коммунистларның
җаваплылыгы» дигән көн тәртибе белән партия
җыелышы үткәрелде. Әлеге мәсьәлә буенча
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р.
Мөхәммәдиен чыгыш ясады Фикер алышуларда С.
Батта л. Г. Ахунов. Р Хафизова. Т. Миң- нуллин. Р
Миннуллин. Рафаэль Хәкимов. К. Латыйпов һ. б.лар
катнашты.
Җыелышта катнашучылар исеменнән ТССР
Югары Сонетының чираттагы сессиясенә
телеграмма кабул ителде. Анда Татарстан
президентын сайлау. ТССР Конституциясе
проектын халык тикшерүенә чыгару, Союз һәм
башка республикалар белән килешү төзүне тизләтү
кирәклеге язылган.
ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР КОРЫЛТАЕ
Хәзерге шартларда илебездәге төрки
халыкларнын бердәмлеген ныгыту мөһим бурыч
санала. Әнә шул олы максатны күздә тотып 20—21
апрельдә Казанда төрки халыклар Ассамблеясенең
икенче корылтае б>лып узды Анда ике дистә торки
халкыннан 43 милли хәрәкәт һәм партияләрнең
вәкилләре барлыгы |(М) дән артык делегат
катнашты
Бу корылтайда Төрки халыклар ассамблеясенең
рәисе һәм аның урынбасарлары сайланды
Ассамблеянең рәисе «Иттифак» та-
тар милли бәйсезлек партиясенең рәисе урын-
басары. Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм
тарих институты галиме Рафаил Мөхәммәт ди нов.
ГАЯЗ ИСХАКЫЙ КАЙТТЫ'
Татар халкы дип жан атып яшәгән һәм ижат
иткән бу язучынын исемен кайтару өчен соңгы
елларга кадәр кискен көрәш барды Менә, ниһаять,
совет чорында беренче мәртәбә анын «Зиндан»
исемле сайланма әсәрләр җыентыгы басылып
чыкты. Шушы уңай белән 19 апрель көнне Татар •
Мирас» фонды. Татарстан китап нәшрияты һәм В.
И. Ленин үзәк музееның Казан филиалы туган
әдәбиятыбызның күренекле классигы Гаяз
Исхакыйның якты истәлегенә багышлап, шушы
китап басылып чыгу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә
үткәрделәр. Бу кичәгә әдипнең иҗатын хөрмәт
итүчеләр бик күп җыйналган, залда алма төшәр
урын да калмаган иде
Г. Исхакыйның бер томлыгын әзерләп дөньяга
чыгару өчен зур көч салган, китапның төзүчесе,
текст һәм искәрмәләрне әзерләүче Л Гайнанова.
кереш һәм ахыр сүз авторлары И. Нуруллин, һ.
Мәхмүтов. редколлегия әгъзалары Ф Мусин. Р Мө-
хәммәдиен. X. Әшрәфҗанов һәм башка иптәшләр
чыгыш ясадылар.
Кичәдә республикабызның танылган
артистлары Р Шәрәфиен, X. Тимергалиеиа, А
Фәйзрахманов. А. Хәмзин һәм башкалар катнашты
Шулай итеп, озак еллар һәм урау юллар аша олы
әдибебезнең исеме безгә әйләнеп кайтты!
ТУГАН ТЕЛ БӘЙРӘМЕ
22 апрель көнне Казанның К. Тиичурин
исемендәге театры бинасында туган тел бәйрәме
үткәрелде. Ул башкалабызда татар балалар
бакчалары һәм мәктәпләре ачуга багышланган иле
Кичәне кереш сүз белән •Яңарыш» хәрәкәте
җитәкчеләреннән Ә. Минһаҗен ачып җибәрде
Аннары Татарстан халык мәгарифе министры В.
Гай фуллин сөйләде Казан мәктәпләреннән
җыелган татар балалары тарафыннан
куелган зур концерт исә милләтебезнең көченә,
сәләтенә, галантлылыгына булган
ышанычны тагын да арттырды Бу бәйрәм үз
сабыйларын җитәкләп килгән ата-аналарның
күңелләренә канат куйды
ТӨРЕК ЯЗУЧЫСЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Каганга Төркия язучысы, шагыйре һәм
драматургы. Төркия язучылар оешмасы рәисе Яхья
Акъәнгин килеп китте Татарстан Язучылар
берлегендә һәм «Казан утлары» журналы
редакциясендә аның белән очрашулар булып узды.
Очрашуда республикабыз газета һәм журналлары
редакцияләре. китап нәшрияты хезмәткәрләре
катнашты. Яхъя Акъәнгин Теркиндәге тормыш,
анын әдәбияты һәм сәнгате турында сөйләде, төрле
сорауларга җавап бирде.
Мөстәкыйль яшәүче һәм дөньядагы ин алга
киткән илләрнең берсе булган Төркия белән
Татарстан җөмһүрияте арасындагы элемтәләрне
ныгытуда бу визит җитди бер адым булып тора.
Хәзер ике ил арасында әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләреннән делегацияләр алмашу чиратта
тора.
ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ИСЕМЕНДӘГЕ
БҮЛӘК
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Туган як»
җәмгыяте Гаяз Исхакый исемендәге ел саен бирелә
торган бүләк булдырдылар. Анын шартлары
түбәндәгечә билгеләнде:
1. Гаяз Исхакый исемен йөртүче бу бүләк
милләтнең рухи байлыгын үстерүгә хезмәт итүче
аеруча талантлы әдәбият сәнгать әсәрләре һәм
иҗтимагый актив эшчәнлек өчен бирелә.
2. Бүләк Татарстан Язучылар берлеге һәм
«Туган як» жәмгыяте тарафыннан ел саен
тапшырыла. Бүләкнең күләме 2 000 сум
3. Бу бүләккә кандидатлар Язучылар
берлегенең һәм «Туган як» җәмгыятенең махсус
комиссиясе тарафыннан тәкъдим ител». Бүләккә
лаек булган лауреат «Туган як» җәмгыяте
советында һәм Татарстан Язучылар берлеге
идарәсендә раслана
4. Тәкъдим ителгән кандидатларның әсәрләре
һәм эшчә илекләре матбугатта тикшерүгә
чыгарылмый Бүләкне бирү турындагы карар гына
игълан ителә
5. Бүләк берьюлы берничә кешегә бирелгән
очракта (коллектив авторлар) бү ләкнең суммасы
аларга тигезләп бүленә
6. Бүләккә тәкъдим ителгән кандидат ларны
һәм лауреатларны раслау вакытында нинди юл
белән тавыш бирү (ачыкмы яшеренме) мәсьәләсен
комиссия әгъзалары үзара киңәшеп хәл итә
7 Гаяз Исхакый исемендәге бу бүләк, анын
Дипломы һәм Медале язучыларның ел саен була
торган әдәби ел йомг. «.зарына багышланган
җыелышыңда яисә Гаяз Исхакыйның туган көнендә
тапшырыла
Инде хәбәр иткәнебезчә, бу бүләккә бе ренче
булып язучы Роберт Батуллв лаек булды.