Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гагауз шагыйрьләре бездә кунакта

Дионис Танасуглы Яшь яңгыр Ява яшь яңгыр әтрафыма — тип-тигез кырларга. Хуш һава — гөлләр исеннән, чикләвек яфрагы, кирәз* кабыгы исеннән... Ул — дәва! һәм малайлар качкан җирдән гөрләвекләр ага — юлларга... Яшь яцгыр әтрафыма ява - тип-тигез кырларга. Куйлар исеннән, чабанның яңгырлыгы2 — мәшин' исеннән куера һава... Ыгы-зыгылы авылдан — ашханәләрдән, өй алларыннан — гөрләвекләр ага — юлларга... Яшь яңгыр ява әтрафыма - тип-тигез кырларга. Җир-ана хисе, трактор төтене һәм бодай исеннән исерде йөрәк — сөенеченнән кага, кага... Заманны яшәрткән яңгыр ява — юлларга... Әхмәт ГАДЕЛ тәрҗемәсе
1. Кирәз - черешня (точе чия)
2. Яңгырлык плат, ябынча
3. Машин эшкәртелгән тире. кун.
Дионис ТАНАСУГЛЫ (1922) шагыйрь. адип. <)рммгург. юммдогор. га.шм. гОзын кәрван» романы. шигырь җыентыкзары. гагауз тете һәм әдәбияты dapet ыкзлре җәч.-ьлс егермедән артык китап авторы. Фи.яо.югия фәннәре кандидаты. Молдомның атказанган с«м< гать .нәзеклесе Кишиневта яши
Николай Б А Б У Г Л Ы
Инанырмын
Инанырмын сиңа, адәм улы: көннең яктысы син, назлы җиле! Заманның ышанычы — сез, кешеләр, иңегездә Җирне тотып гизүчеләр...
Ә өметсез — юлга чыгалармы? һәм өметсез — кире кайтыргамы?! Ничек соң өметсез сөяргә? — Дәвамны көтәргә?
Ничек соң өметсез көн тусын — таң булсын? —
Нурсыз — зиндан караңгылыгындамы бу дөнья калсын?
Әхмәт ГАДЕЛ тәрҗемәсе
Дмитрий Кара Чобан
Өмет
Баеп барган кояшларга карап Сызлана да тора бу йөрәк... Сызлан, йөрәк! Әмма аңлау кирәк: Өметләнгән йөрәк — көчлерәк.
Дулап-дулап ярга кага диңгез. Сызланудан диңгез яшь коя: Аның юлы — мәңгелеккә табан, Юлларында ләкин — таш кыя.
Әй, өметем! Син ташлама мине, һәр юлымда миңа бул терәк. Сызлансаң да, өметләнү кирәк Ярга каккан диңгез төслерәк...
Нияз АКМАЛ тәрҗемәсе
1. Әүләт — бала, токым.
2. Тарла — тарлау, басу елешс.
Николай БАБУГЛЫ (1928) шагыйрь. әдип драматург. унбишләп шигырь, проза китаплары, гагауз теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторы. Кишиневта яши.
Дмитрий КАРА ЧОБАН (1933 1986) — шагыйрь, әдип; дистәдән артык шигырь һәм
хикәя китаплары авторы. Әсәрләре СССР халыкларының күп телләрендә дөнья күргән- 134
Өметсез мөмкинме бу җиргә бәрәкәт килергә?!
Инанырмын сиңа, адәм! Ышанырмын: юлчылар өенә кайтып җитәчәк! Ихластан сөйгән — үзе дә сөеләчәк!
Әүләт1 тууын көткәннәр, мотлак, нарасыйны күрәчәк! Игенле тарла2 яшәрәчәк! Таңны көткәннәргә — туачак бәхетле көн...— Шуңа ышанам мин!
Мина Күсә
Гагауз туе
Гүяки, ярын алдына Алып, үзе дә очачак!
Шау-гөр килә мәхәлләләр.
Яңгырый җыр. такмак сүзе...
Барабанга бәрә шатлык, Туй итә күк дөнья үзе!
Мәхәлләбез айнымастыр: Шәраб исе... бәхет хисе; Бу — гагауз туе, дуслар. Халкым туйга дәшә сезне!
Рәдиф ГАТАШ таргцемасе
Гаврил Гайдарҗи
Буҗагым, Буҗагым!
Чигенде хәсрәтләр, Үзгәрде туфрак-җир Чиксез киң кырларны Сыйпады көч-тимер.
Чүл тасмаларын Онытты безнең кул. Авырлык хисләрен Озаттык: — Ак-пакь юл!
Буҗагым, Буҗагым!
Яшәт ямең, назың!
Ил-җиргә кайтты Җыр! — Яңадан тудык без,— Синең дә бу — язың!
...Буҗагым, Буҗагым!
Әхмат ГАДЕЛ тарҗемаее
1. Бужлк ил. Ватаниы гагаузлар
шулай атый.
2. Дәда — ата-бабалар. 2
Мина КҮСӘ (1933) шагыйрь. сигез шигъри җы*нгыа авторы Молдованың Бишалма
авылында яши.
Гаврил ГАЙДАРҖИ (1938) шагыйрь, галим, филология фаннаре кандидаты. шигъри йач фннни китап, дерет чеклвр авторы Кишиневта яши
Ат атланган яшь бер егет Сезгә шәраб биреп торыр. Аты исә — сөенечтән - Сезнең алда биеп торыр!
Ат атланган ул яшь егет Сезне туйга дәшә килгән. Караман атлы аты, күр, Килә мәгърур адым белән!
Ат атланган бу яшь егет Авылны иңләп узачак;
«Буҗагым, Буҗагым1, Бәхетсез Буҗагым!
Суындымы тәнең,— Салкынмы кочагың?»
Әүвәлдән түгелде Сиңа безнең кан-тир: Дәдәләр, сусыз, Актардылар җир...
Әувәл син байның
Тарлаулары идең. Кара каһәр белән Тамгаландың, җирем!
Буҗагым, Буҗагым.
Килде башка көннәр
Тулган кочагыңа
Бәхет төсе — гөлләр!
Степан Күруглы
Безнең яклар
Безнең яклар — иркен кырлар ягы, Безнең яклар — урман-су ягы. Безнең яклар — үзебезнең яклар, Әйбәт аның, дуслар, шул ягы!
Туган яклар безне саклый ала, Яклый ала һәрчак ятлардан.
Бер көн йөрсәм читтә, хәбәр көтәм, Сәлам көтәм туган яклардан.
Башкалар да шулай, үз ягым дип, Туган җир дип өзелеп әйтсеннәр. Дөньядагы барлык сукмак-юллар Туган якка алып кайтсыннар.
Көнбагышлар көнгә баккан кебек Туган якка багам мин бүген,— Әткәм-әнкәм васыяте итеп Йөрәгемдә саклыйм җир-күген.
Безнең яклар — гөлбакчалар иле, Безнең яклар — җырлар ватаны...
Тулган айлы булсын һәрбер төне һәм кояшлы булсын һәр таңы!..
Нияз АКМАЛ тәрҗемәсе
Васил Филиуглы
Степан КҮРУГЛЫ (1940) — шагыйрь, әдип, галим, дистәгә якын шигырь, хикәя җыентыклары. фәнни китаплар авторы. Тарих фәннәре кандидаты Кишиневта яши
Васил ФИЛИУГЛЫ (1949) — шагыйрь, әсәрләре күмәк китапларда басылган, молдаван, рус. украин телләренә тәрҗемә ителгән. Агроном Биишлма авылында яши
Туган ягым киңлекләре — Сез түгелме күзләремдә?
Сездән — җылы, сездән — якты.
Иркен дөнья — йөрәгемдә!
Күпне күргән урман-сулар. Йөзем бүләк иткән баглар, Изге икмәк үскән кырлар — Ил-каумемә мирас алар.
Кояш карый төбәп, туры, Елга-күлләр көмеш сулы. Бу җәннәткә хуҗа — халкым, Табынында нигъмәт тулы.
Язмыш аннан аермасын! — Җирнең бәрәкәте артсын. Таңнар бәхет булып атса, Шатлык, гөлдәй, чәчәк атсын!
Тудор Занет
Аман. аһ!, сакла, ходаем, Аман... һаман! — дим...
Тезләренә кагылдым ла...
Аман, аман, дим!
Кулым тиде яңагына.
Аман, илаһым!
Тоташсам икән җаныңа.
Аман, аман, дим! —
Аман, ходаем!
Бу сөюдән көлгә калсам?!
Аман, илаһым! һаман аман! — дим..
Елдырым-яшен күкләрдән
Җиргә төште — сүнде...
Аергач синнән язмышым.
Моң-сагышка күндем...
Азау тешем сызлый гүя.
Җанда күкрәү бүген...
Елдырым-яшен, кайда син?!
Рядиф ГАТЛШ тярҗемя.трре