Логотип Казан Утлары
Повесть

ЧӨЙ


әйсә бүген дә йокыдан беренче булып уянды. Тугызынчы класска бармыйча укуын ташлап, эшкә башлаган көннән бирле аны уятырга кирәкми. авыл мәшәкатьләренә күнегергә тиешлеген шул беренче сентябрьдән ныклап аңлады ул. Аңлавын аңлады, шулай да таң йокысыннан бүленүе авыр ла, тагын бераз гына черем итсәң икән дә бит — ярамый, фермага төшәргә соңлый Үзе уянмаса, кыңгыраулы сәгать шәрран ярырга тотыныр иде, ул дүрткә куелган, аның шалтыра- рына ун минут кына калган икән Кыз әбисе Сәрвия белән шушы урта өйдә
йоклый Аларның караватлары икесе ике почмакка куелган, икесенә дә чыбылдык корылган Аш-суны шушында әзерлиләр, шунда ук ашыйлар Рәйсә, юынып, газ плитәсенә чәйнек куйганда, әбисе чыбылдыкны ачты
— Йоклыйсы идең, әби,—■ дип акрын гына эндәште кыз.— Мин үзем әзерләнеп китәм бит
— Бигрәк иртәли башладың, кызым Әллә йокыдан каласың инде,— дип Рәйсәнең аркасыннан сөеп узды карчык — Кичтән китап укып та озак утырдың
— Хәзер элек тыелганнарны язалар Бүленмичә укый торган итеп Менә бу журналны үзем белән алам әле. Кайбер төшләрен Моназыйрга укып күрсәтермен Көн саен чакыртмыйча калмый ул мине.
— Абау, кызым, синме соң бу? Минем оныгым буласыңмы син’ Олы кешегә абый дип әйтергә кирәген дә белмисең ич!
— Моназыйрга абый сүзе әрәм Барлык әйбәт сүзләр әрәм аңа! Үзең дә беләсең ич моны! Миннән әйбәтрәк беләсең'
— Синең эшең түгел анысы!— дип кычкырыбрак әйтеп ташлады
Мәгъсум ХУҖИН (1930) — әдип, "Авылым урамнары». «Урманлы ур„, «Ерактагы кыялар» һәм башка проза китаплары авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Казанда яши.
Сәрвия Әле башкалар йоклавын искәреп, тавышын янә акрынайтты — Кирәкмәскә катышма, яме Күрәләтә ут эченә керергә торасың Галияр абыең, ичмасам, элгәре ныклап уйлый, әтиеңә охшаган бу яктан Әниеңнең дә юкка орыну-бәрелү гадәте юк. Ә сиң. чирканчык алмыйча ук. бозлы суга ташланасың'
— Ташу суы чирканчык алуыңны көтми, әби'
Сәрвия җавап кайтармады. Тормыш итү серләрен сизенүең-аңла- £ вың яшеңнән бик күп алдан бара, кызыкаем, дип уйлады, өстәл * әзерләгән оныгы янына килеп, үзе күпертеп пешергән ак калачны = турарга кереште Торыр вакытлары җитмәсә дә. Сәрвия белән Рәйсә- " нең сөйләшүенә уянып, түр өйдән Тимерша белән Мөхтәрәмә чыкты *
— И-и сайрашалар соң ике ахирәт!—диде Мөхтәрәмә.— Бала- * ларны уятасыз бит. таң сандугачлары'
Тимерша эндәшмәде Ул, йокысы ачылыр-ачылмас түгел, эштә -• кулдашлары куерткан әңгәмәгә дә сирәк катнаша, үз эченә бикләнгән £ үк кеше булмаса да, сүзчәнлекне өнәми Өйдәгеләр аның бу гадәтенә ® ияләнгән инде Хәтта әнисе Сәрвия дә. бердәнбер баласы көне буе сыңар сүз әйтмәсә дә. аны сөйләштерергә тырышып бимазаламый Үз эшен тыныч һәм җай гына эшләвендә Тимерша Шуңа күрә өйдәгеләр аның мал-туарның хәлен белергә чыгып китүенә игътибар итмәделәр
Дүртесе бергәләп чәй эчтеләр. Рәйсә кузгалырга тотынды. Тимерша тамак кырып куйды Мөхтәрәмә иренең нәрсәдер әйтергә теләвен шулай ук сизенде, аның сүзсез генә чәен яңартты Сәрвия малаеның әйбәт хәбәр ирештерүенә өметләнде, Тимершага текәлде Ә Тимершаның әйтер сүзе бик тә гади икән һәм бу хәбәр әлегә бары тик юрау гына икән
— Бүген Галияр кайтыр, дим Төшемә шулай керде
— И-и улым, шулай була күрсен! Рәхмәтләр яусын изге сүзеңә! — дип тагын кычкырыбрак башлаган иде Сәрвия. килене Мөхтәрәмә балалар ягына ым каккач, тавышын пышылдауга ук калдырды.— Үземнең төшләремә бер генә тапкыр да кермәде Галияр Гөнаһым да юк лабаса үзенең каршында Исән-сау гына кайтып керә күрсен инде Галияр.
— Әфганстан туры килде шул язмышына Мөхтәрәмә тирән итеп сулады — Балакаема.
Тимершаның үз-үзен тотуында, малае Галиярның бүген Әфганстан җиреннән исән-имин кайтырына төшен юраса да. күңеле нечкәрүе сизелмәде Рәйсә киенгән иде инде, китәргә җыенганда гына
— Әби. син Галияр абыйны кайтуга ук минем янга җибәр, яме.— дИДе.— Өйдә генә тор. биләмгә чыгып китә күрмә тагын
Кызы чыгып киткәч. Мөхтәрәмә
— Әнкәй, ачуланма инде син Рәйсәне,— диде — Үзем дә бер ачу- ланмакчы булам да. сүз сөреше әйбәт, уе-фикере дөрес булуына сокланам да. тыелып калам
— Ачуланырсың аны! Бер сүзеңә мең жавап таба бит ул'
— Ачуланмагыз.— дип урыныннан кузгалды Тимерша һәм өзә- төртә тезде.— Бөтен ил яңара Безнең Таукаш һаман сөрсеп ята Әлегә моңа бер Рәйсә борчыла Шуны аңлап җиткермибез
— Менә син ә. бөтен гаепне миңа өеп калдырмакчылар'—дип каршы төште Сәрвия.— Телеңне йотып йөрмә Балага әтисе дә киңәш бирмәгәч, кем сүзен тотсын соң инде ул9
Әмма Тимерша әңгәмәне дәвам итмәде, болай да күп сөйләндем, дип уйладымы — фермага эшкә китәргә сүзсез генә әзерләнде
Мин Рәйсәне әрләмим ич. гаепләмим мин аны.— диде Сәрвия — Без аңардан алдарак басып уйнарга тиеш тә бит. булдыра алмыйбыз шул
Рәйсә. олы урамнан төшеп, авыл уртасына җиткәндә, кече күпер
урамы башына бер кеше басып торуын шәйләде Әле караңгы, кем икәнен танырлык түгел иде Кыз бүген беренче очраган кешегә сәлам бирмичә узып китәргә уңайсызланды, урамның уң ягына чыкты.
— Ә-ә. син икәнсең бит. Моназыйр Шәгаетов абый! Исәнме.— диде ул Исәбе тукталмыйча узып та китәргә иде.— Хуш булып та тор Ләкин Шәгаетов
— Тукта ашыкма. Мостафина!—дип. кызның каршына төште Кая барасың?
— Менә сиңа әкәмәт, шуны да белмисеңмени, иптәш авыл советы рәисе71 Фермага эшкә барам мин'
— Мәктәбеңә бар! Шуны әйтер өчен әче таңнан көтеп торам мин сине монда!
— Синең моны миңа көн саен берничә мәртәбә тукымыйча калганың юк. Шәгаетов абый! Укырга бара алмыйм мин! Нигә, телеңне әрәм итеп, мине үгетлисең7 Нигә иртүк телеңне ардырасың7 Эчеңдәге зәһәрне көне буе түгәргә телеңнең егәре кирәк булыр.
— Мин сиңа укырга барырга кушам Авызыңны чамалап ачмасаң, тәртипкә өйрәтә белермен мин сине. Мостафина1 Ярыймы7 Власть кешесе мин1 Авыл советы канцеляриясенә кил! Шунда сөйләшербез!
— Куркыттың да өркеттең, өркеттең дә өнсез иттең! Килермен соң1 Тик элгәре фермада иртәнге эшләрне бетерергә кирәк, әти белән әнинең икәвенә генә авырга төшә Колхозның бөтен бер фермасын өчәвебез генә карыйбыз бит. иптәш власть башлыгы!
Кыз. сүзне ары озайтмастан. үз юлын алды. Фермага җиткәнче, аска карап, уйланып барды Аска карап бармасаң. хәер, юл каты-котысына сөртенеп куюың да ихтимал. Төнлә беренче кар төшкән төшүен дә. әмма ул юлның чокыр-чакырларын тигезләп күммәгән иде Рәисә, карның күпме явуын белмәкче булып, чүгәләде дә юл читендәге карны ялангач кулы белән сыпырды, юка иде шул быелгы беренче кар Аягүрә басканда, офыкта таң яктылыгын каплаган болыт тауларын күреп алды Рәйсә Шул кыя таулар бер-берсенә сыенышкан да, бер-берсеннән аерылышкан да кебек иде. Күңелне җилкендерүче бу кыяларны безнең Таукашта хәзер тагын кем күрә икән, дип уйлады кыз.
«Моназыйр Шәгаетовмы7 дип уйлады ул.— Юк, ул булмас Юк, ул түгелдер! Кыяларны күрсә дә, аларның бер үк вакытта якынаеп- ерагаеп торуларын аермастыр Кыялар җәлеп итмәделәр Шәгаетовны. Кызык ич әле бу — табигать дигәнебез Таукаш кешеләренә безнең якларда булмаган могҗизаларны үзенчә бүләк итә икән! Якындагы- ерактагы кыялар безнең Таукаш каршына таңнан килеп басканнар'»
Сәрвия печән учмасын күкрәгенә кысып лапастан чыкканда капка ачылды.
— Галияр7!
— Мин шул, әби! Исәнме, әби!
Карчык печәнен ташлады да оныгы каршына ашыгып теркелдәде, сырмасына кунган үлән бөртекләрен барышлый каккалап төшерде, күзләрен яртылаш каплаган бүреген күтәрде
— Әйбәт йөреп кайттыңмы, улым?!
— Әйбәт, әби!
— Шөкер исән-имин уздыргансың хезмәтеңне,— дип солдатның битләрен сыйпады әбисе Учы оныгының ияк очындагы кытыршылыкны тойды Моңа чын ир кыяфәте куна икән, ике ел элек кенә иягендә бала йоннары гына иде. алары да сирәк-мирәк иде Уза гомеркәй. Галиярның чигәләрендәге берничә чал бөртек тә карчыкның күзенә чалынды, ләкин ул моңа ышанмады — җитмешкә җитеп баручы кешенең күзләре ялгышу да ихтималдыр лабаса Шуңа күрә ул
— Сау-сәламәт кайтуыңа мең шөкер.— дип кабатлады һәм оныгын тагын сөйде
Әбисенең кулы уң калак сөяге астына тигәч. Галияр өскә тартылып куйды да сулга кыйшалды. Сәрвиянең кулы һавада асылынып калды Оныгының бу хәрәкәтен баласытып сөюдән оялуы итеп санады карчык.
Шулай инде, уза гомер дигәнең, әле кайчан гына Сәрвиянең итәгенә тагылып йөргән Галиярың, әйтерең бармы, әбисеннән бер * башка озын хәзер. Сәрвия үзе дә тәбәнәк буйлылардан түгел лабаса. = сугыш беткән елда авылдагы җиткән кызлар арасында иң эре. иң таза ♦ гәүдәле иде Хәер, яшең барган саен, кайтышланасыңдыр да инде = И-и. уза шул гомер, сугыш бетүенә дә кырык ике ел үткән Сугыш ~ тынган елда, юк ла. кырык алтынчының язында — хәтереңне саек- * тырма. Сәрвия карчык, син моны онытырга тиеш түгелсең — авылга х немец әсирләре килеп торган иде Күп иде алар, өч йөзләп булгандыр ’ Әсирләр клубта һәм сугыш башланган елда салынып бетәсе ике катлы и мәктәп бинасында тордылар Булачак мәктәпнең идән-түшәме җәел- L мәгән. ишек-тәрәзәләре такта белән генә каплаган иде Вильгельм ® исемле әсир дә әнә шул булачак мәктәп бинасына эләккән иде Сәрвия бик тә кызганган иде шунда яшәүчеләрне, яз башы булса да. төннәрен салкын бит әле Клубтагылары туңмыйлар, анда мичләр бар. ә менә тәрәзәсез-ишексез мәктәп кысасында төн чыгулары үзәкләренә үтәдер әсирләрнең, мескенкәйләрнең
Анысы, кызганырлык та түгел инде үзләрен, безгә корал төбәп килгән кешеләр ич алар. Сугыш беткәч, әллә миһербанлык көчәйдеме, әллә кулларында хәзер корал булмагачмы, дошман итеп саныйсы да килми тагын шул әсирләрне Менә шул ук Вильгельмның безгә нинди дошманлыгы булсын икән инде, йә’ Карашы йомшак шул Вильгельмның, миһербанлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле шул Вильгельмның карашы
Сәрвия Вильгельмны әсирләр килүнең икенче көнендә үк очратты Туфрак өлгереп җитмәсә дә. тракторларны басуга бата-чумдыра чыгарттылар ул елны — язгы чәчүне сугышчан әзерлектә каршылыйк янәсе Шуңа күрә Сәрвия белән алмашчысы көндезләрен трактор янында кизү торалар Төшкә чаклы — Сәрвия чираты. Кизүдән кайтышы иде кызның Салынып бетмәгән мәктәп тирәсендә төркем- төркем әсирләр тора Шуларны якыннан күрәсе килде Сәрвиянең. күңелендә шундый кызыксыну уянуының сәбәбен үзе дә белмәде ул Әмма кыз әсирләр янына ук барырга уңайсызланды Ә. әнә ич. читтәге тумран өстендә бер әсир ялгызы утыра Сәрвия сукмагын аңа таба турылады Аның килүен күрми иде әсир, иелеп, баш төртүче үләннәрне онытылып карый иде. сабый үләннәрнең үсешен күреп торырга тели кебек. Янәшәсеннән диярлек атлаучы чабаталы аякларны күргәч, әсир сискәнеп башын күтәрде һәм җәһәт кенә аягүрә торып басты Аның бу хәрәкәте инде Сәрвияне сискәндерде, ул кулыннан бәләкәй төенчеге төшеп китүен дә сизмәде, әсирнең йөзенә текәлде, аяклары атламас булды Әсир Сәрвиягә сөенеп карый иде Аларның карашлары очрашуы озак дәвам итмәде, ләкин бу мизгелне алар икесе дә мәңгелек итеп тойдылар.
Кыз аска карады Әсир аның төенчеген үрелеп алды, аны кызга тоттырды Шул мәлдә кул кулга тиеп китте, кулларның язгы җил сеңдергән салкынлыгын йөрәкләр кайнарлыгы җылыга әверелдерде Сәрвия. аптырап-каушап
— Исәнмесез.— диде.
Әсир моны башкача аңлаган икән Ул
— Вильгельм.— дип исемен әйтте
Сәрвия атлый-йөгерә китеп барды
Әсирләрнең урамнан тезелешеп узуын күрсә. Сәрвия гел шул Вильгельмны гына карап кала Якты йөзле, бераз салынкы җилкәле бу әсирнең урыны - саф уртасында Йөзенең яктылыгы белән аерыла
Вильгельм башкалардан Кемнәре бар икән аның9 Әтисенә охшаганмы икән, әнисенәме икән? Әнисенәдер, анага охшаган бала аерата шәфкатьле була. И-и бу язмыш дигәнең, уйда бөтенләй юкларны кыла да куя! Кайчан да булса татар авылына барып чыгармын, дип башына да китермәгәндер Вильгельм
Инде менә ничә еллар Сәрвия Вильгельмны онытмый. Кызык әй. солдат Вильгельмның. иленә кайтып, әбисе аркасыннан сөйгәч, ул да оныгы Галияр кебек гәүдәсен тайпылдырган идеме икән?...
Галияр сулга кайшалып, кулы һавада асылынып торган арада. Сәрвиянең башыннан әнә шундый уйлар җәһәт йөгереп узды һәм карчык. Галиярны каршылагандагы салмаклыгын бетереп, әлеге җитез уйларыннан калышмаска теләгәндәй, кызуланып тезеп китте. Кинәт үзгәрүе аңа ерак еллар хатирәсеннән аерылып тору өчен дә кирәк иде бугай.
— Ни. Галияр, бар әле. син өйгә керә тор әле. Мин шушы печәнне бәрәннәр алдына саласы идем Теге кашка сарык быел тагын иртә көздән бәрәнләде бит. Үзенә охшаган ике кашка бәрән китерде, икесе дә саулык. Чемченергә өйрәнә торсыннар, дим Ә-ә. әйдә, синең дә күрәсең килдеме9 Күр. күр. Шаяннар инде менә. кәҗә, бәтиләре диярсең!— Галияр дипломатын өйалды баскычына куйды һәм алар бәрәннәр абзарына таба киттеләр.—Әтиеңнәр — эштә, энеләрең-сеңел- ләрең укуда. Рәйсә сеңлең дә эштә, ташлады бит укуын.
— Ничек инде? Уку ташлыйлар диме инде? Урта мәктәп тәмамлау мәҗбүри куелган лабаса бездә!
— Куелган да.. Барыбыз да үгетләп карадык, авыл советыннан һәм мәктәптән килеп тинтерәтеп бетерделәр — бармый гына Рәйсә мәктәпкә! Хәзергә шушы сигез класс белемем җиткән, ди. Кирәген тойсам, тагын укырмын, ди
— Син хупламыйсыңдыр бит?
— Колхозда хайван карарга шул белеме җитәр, дип уйлыйм да. әмма үзенә алай дип әйткәнем юк югын. Башкаларга ияреп, мин дә үгетләгән булам шунда...
Ике кара бәрән тупсага менеп үк көтеп торганнар икән, ишек ачылуга, сикереп җиргә үк төштеләр һәм. хуҗаларын онытып, лапас авызына таба чабып бардылар да шып туктап калдылар Җирнең болай агаруын күргәннәре юк иде әле аларның, төнлә җирне каплаган кырпак кар куркытты үзләрен, йәлт кире борылдылар да абзарга кереп качтылар Кашка бәрәннәрнең арлы-бирле чабышып алуын Сәрвия белән Галияр сөенешеп карадылар.
Өйгә кергәч. Сәрвия самавыр куйды, табын әзерләргә кереште. Галияр, түр өйгә узып, ак күлмәген, чыгарылыш кичәсенә тектергән кара костюмын алды, хәрби киемен алыштырып киде.
— Әби. ничек? Ничегрәк9
Сәрвия, юка каптагы каклаган казны күтәргән килеш, урта ишеккә килде дә, Галиярга карап, тукталып калды. Оныгының шушы костюмын кигән чагындагы килеш-килбәте онытыла төшкән, аның әле генә хәрби киемнән булуына күзе күнегә башлаган иде. шуңа күрә бу үзгәрешкә сәерсенеп торды. Галиярның киң маңгайлы, калын кара кашлы тулы йөзенә костюмның карасу-зәңгәр төсе килешә икән дә. тик кечерәйгән икән шул костюмы Дөресе, кием кечерәймәгән инде. Галияр үзе үскән Күр әле син егетнең буй-сынын! Теге ерак замандагы Вильгельмнан гәүдәгә бер дә кайтыш түгел. Тазарак та бул- маса әле. Ә йөзгә-оиткә тамчы да охшамаганнар инде бер-беренә. Вильгельм сары кыска чәчле иде, кашлары да саргылт иде. ә Галиярның чәч-кашлары чем-кара, сакал-мыегы да кап-кара булып төртеп чыккан әнә.
— Курач тора, улым кәчтүмең Син бу киемнән үсеп чыккансың икән инде.— диде Сәрвия һәм кул хәрәкәте белән Галиярга әйләнергә 16
кушты.— Пинжәгең арттан да малайсытып күрсәтә. Туктале. болай итик без. Галияр улым Әйдә, чәйләп алыйк та, солдат киемнәрең белән урамны бизәп, кибеткә төшеп меник
Өстәлгә тәм-томнарны күп тезде Сәрвия Аннары аш бүлде, өреләре ялтырап торган шулпалы тәлинкәне, башка савыт-сабаларны кыса төшеп, Галияр алдына куйды Газ плитәсеннән кайнар өчпочмаклар = алды. =
— Кемгә шушы хәтле әзерлисең, әби? ♦
— Сиңа, улым. =
— Кунак ризыклары пешергәнсеңМинем бүген кайтасымны бел- *
мәдең ич син!
— Белдем шул. Әтиең әйтте.
— Әти дә белмәде! *
— Төш күргән әтиең. Бүген Галияр кайта, диде, иртүк әйтте Мин v сине бер тапкыр да төшемдә күрмәдем менә. Әллә хәтерең калганы ~ булды инде миңа! |
Егет кинәт кашларын җыерды, иреннәрен кысты Әбисе аның йөзендәге бу үзгәрешне күрмичә калды Галияр нәрсәдер әйтергә җыенды
— Мин...
Шунда тукталып кала алуына сөенде ул, йөзенә елмаю чыкты
— Мин нигә сиңа үпкәлим ди, әби9! Юкны сөйләмәче'
— Бик рәхмәт алайса Әйдә, әйдә, ризыкларның тәме киткәнче, аша син
Галияр госпитальдә әбисен үзе төштә күрүен сөйләмәкче булган иде Саташулы төш иде бу. Кайтып керүгә шуны әбисенә- сөйләргә ярамавын әле яхшы, төшенеп алды ул. Газаплы төшне әбисенә сөйләмичә калмас Галияр, әмма хәзер түгел Бәлки, төшендәге соравына әбисе өнендә җавап бирер, Галиярның үлем белән тартышындагы соравы җавапсыз калмаска тиештер лабаса
Сәрвия, Рәйсәнең таңда кат-кат кабатлавы да исенә төшеп. Галиярны башта кибеткә алып бару уеннан кире кайтты
— Улым, элгәре болай ит,— дип. табак-савытны җыештыра башлады ул,— әтиеңнәр янына барып кайт
— Әби, әйдә, фермага бергә барабыз!
— Бергәме? Барыйк соң. Башка көннәрне мин төш вакытында бара идем фермага, әтиеңнәр ашарга кайтыр чакта Караучысыз калдырырга ярамый, колхозда да сарыклар бәрәнли
— Нигә сарыклар9 Әти дә. әни дә сыер фермасында эшлиләр иде бит
— Хәзер сарык фермасын бөтенләе белән үзләренә алдылар Хәзер колхоз эчендә колхоз оештыру гадәткә керде бит Солдатта чакта ишетеп тә бетермәгәнсеңдер
— Гаилә подрядымы9
— Шулай да диләр, килешенеп алынган эш. дип тә әйтәләр Миңа калса, барыбер колхоз эчендәге колхоз инде ул сезнең подрядыгыз Шуңа барып чыгачагын әтиең белән әниең аңлап җиткермиләр Рәйсә ничек уйлыйдыр тагын, фикерен анык әйтми
— Әби, нигә минем подряд булды әле бу? Сез оештырган ла аны'
— Юк. бу подрядның оешып китүенә минем печтик кенә дә өлешем кермәде Моның юньле нәрсәгә китереп чыгарырына ышанып җитмим Сине Әфганнан кайтуыңа сөенеп каршыларлык мөмкинлекләре дә юк бит, ичмасам, әтиең белән әниеңнең Ашау да эш. эшләү дә ашык- пошык ашау Шул да булдымы тормыш9 Башта тормышны гаиләгә терәлгәнче таркауландырдылар. хәзер барысын да оештыруны гаиләгә калдырдылар Ышанып җитмим мин бу подрядка Элегрәк вакытлыча эшне, фәләнне пәдрәткә алдым, диярләр иде Ә безнекеләр мәңгегә җигелделәр бугай
— Ышанмыйсың, ә үзең фермага барып булышып йөрисең икән.
— Подряд дигәне булмаса да булышыр идем инде. Гаилә казнасына мин өлешсез калмамдыр ич.
— Гаилә казнасына салырга синең пенсияң бар. әби.
— Тәпи басканнан диярлек колхозда эшләп, янчык төбен генә күмерлек пенсия алам бит мин. улым.
— Синнән өлеш салуны таләп итүче юктыр ич. әби Түр башында гына утырырга тиеш кешебез син безнең.
— Түр башында утыручы кеше түрә дип атала. Ә мин түрә булмадым. шөкер Булмам да. аллаһы боерса. Акчада гынамы хикмәт. Галияр улым! Совет властена җитмеш ел. шуның ничә елын авыл кешесе бушка эшләгәнен санарга тотынсаң, башыңны селкеп утырудан башка чараң калмас Бушка эшләвенә дә. пенсиясе бәләкәй булуына да без күнеккән инде Минем буын кешеләре аерата күнеккән. Менә син дә бик әйбәтләп кенә эшләрсең сарык фермасында, яме
— Туктачы, әби. болай үтә дә гадиләштереп җибәрмә әле! Нигә фермада эшләргә тиеш ди әле мин?!
— Фермада эшләргә нияте юк икән Галияр улыкаемның. әй! Ичмасам, кадерсез сүзләрен ишетеп торырга кешесе дә юк бит аның шушында! Әйтсәң, кеше ышанмас!
— Ышанырлар, әби, синең ялган сөйләмәвеңне бөтен дөнья белә!— диде Галияр һәм. чынаягын каплап, читкә этәрде. Чәй өчен рәхмәтен әйтеп, әбисенең җилкәсенә кагылды да урыныннан кузгалды.— Инде минем эш яратканны белеп...
— Мактанчык!
—...ышанмаска теләсәләр, үз авызым белән әйтермен.
— Ничек диярсең икән?— дип. башын Галиярга таба кыйшайтып алды Сәрвия
— Мин безнең гаилә подрядына катнашмыйм, мин бары тик авыл советы рәисе булырга телим, диярмен.
Сәрвия Галиярның аркасыннан сөйде, бу юлы кулын солдаттан кайткан оныгының калак сөяге тирәсенә күтәрмәде, бая аның кинәт каерылуына игътибар иткәндер, ахрысы.
— Әле дә ярый син бар, Галияр балакаем! Синең белән рәхәтләнеп сөйләшергә ике ел буе сагынып көттем бит мин! Беләсеңме ’! Әтиеңнең дә, әниеңнең дә — тефү. тефү, киленне яманлау булмасын тагын!— сеңелләреңнең-энеләреңнең дә авызларыннан сүз тартып алып булмый бит Олы сеңлең Рәйсәне генә, авызыннан ут чәчә башласа, туктата алмыйсың! Кешеләргә ачык күңелле булырга өйрәтәм канә үзен, юк кына — үз эченә бикләнә дә куя кайчак. И-и аллам Ярар инде, әтиеңне үстергәндә, бала тәрбияләү тәҗрибәм булмаган, ди Ничә еллар бер түбә астында яшәп, әниеңә печтик кенә дә йогынты ясый алмыйм, сеңелләрең-энеләрең тагын минем якны тартмады. Рәхмәт яугыры. син гел дә үзем инде менә, ичмасам!
Китәргә торганда гына Сәрвия Галиярны җиңеннән тотып туктатты.
— Улым. дим. авыл советы рәисе булам, дип. шаяртып кына әйтәсеңдер бит9 Ары укымассыңмы?
— Нигә шаяртыйм ди’! һәм рәис булачакмын! Хак әйтәсең, әби. укымыйча ярамый. Читтән торып укырмын.— Егет сүзне бүтәнгә күчерде — Кайтышлый Ваһим абый очраган иде Нигәдер кәефсезрәк.
— Эчкәли бит.
— Өзә-төтә генә сөйләште. Авылның кадере бетте, ди Ал әле авылны үз кулыңа, ди. Ә. әби. авыл советының рәисе һаман да...
— һаман да шул! Шуны сайладылар,— Сәрвия, бераз уйланып торгач —Сайлаттылар,— дип өстәде.
Галияр ишек катындагы урындыкка куелган дипломатын ачты һәм аннан төргәк алды. Газетасын сүтте дә яшел, кара кызыл бизәк- 18
ләр төшерелгән шәлъяулыкны. селкеп җәйгәч, әбисенең башына япты
— Әби. менә сиңа солдат бүләге, йәме'
— Рәхмәт яугыры! Сырхау белмичә яшә. улым
— Ошаттыңмы, әби! Урта Азиядә — мин йөргән якта — мондый шәлъяулыкны әбиләр бик яратып бөркәнәләр Туктале. дидем, минем әбиемә дә бик килешергә тиеш бу шәлъяулык. дидем дә сиңа бүләккә шуны алдым.
— Синең бүләк белән кайтуыңа өметләнмәдек лә инде без. улым Сау-сәламәт кайтуыңны теләдек.
— Сәламәт кайттым, әби. сәламәт Күрәсең ич. аякларым йөри, кулларым эшли — Галияр кителен төймәләде, көзге каршында фуражкасын төзәтенеп киде Әбисенең шәлъяулыкны төрүен көзгедән күрде дә солдатча артка борылды
— Әби. алыштырма яулыгыңны, әтиләр янына шуны бөркәнгән килеш төш Син борчылма, аларга да бүләкләрем бар
— Фермага кунак шәлъяулыгы бәйләп төшәргә ди' Әллә син әбиеңнең акылы сөртенгән дип беләсеңме9
Галияр көлеп куйды
— Әле син кызларга тиң, әби!
Гадәттә, кешенең яшьлек төсмерләрен саклавына ишарә итеп әйтелә торган бу сүзләр карчыкның күңелен тырнарга тиеш кебек иде Ләкин оныгының сүзләрен аңлый Сәрвия. Аның бердәнбер баласы Тимерша үз әтисенең кем булуын белмичә үсте Заманында. Сәрвия Тимершаны тудыргач, авылда, хәтта күрше-тирә авылларда да. гайбәт куерган иде Сәрвияне гаепләүчеләр дә. гөнаһсыз баланы атасына тагарга киңәш итүчеләр дә күп булды Беренчеләренең гаепләвеннән Сәрвия. сугыш китергән кайгысына шаяртуын да кушып, миңа дигән егет сугышта һәлак булып калгач, ходай, мине ялгызымны гына калдырмас өчен, Тимершаны миңа үз кулы белән бирде, дип акланырга теләсә, икенчеләренең киңәшен, үз балам — үзем үстерермен дип кире какты, һәм Тимершаның әтисе һәм. димәк. Галиярның бабасы кем булуын авылда хәзергәчә белмиләр Сәрвиянең үзеннән кала, әлбәттә Ә баласын үстергәндә авырлыкларны күтәрергә ялгызының көче җиткән икән, хәзер бигрәк тә ачылмастыр ул Аннары бит. авылда да. гаиләдә дә бу мәсьәләне кузгатучы юк
Өйалды ишегенә келә салып, капкага юнәлгәндә, оныгының изге нияттән әйткән сүзләренә әйләнеп кайтты Сәрвия. Шунда аның яшьлегендә кылынган эшен, кем әйткәндәй, үз каланчасыннан торып. хәзер дә якларга әзер икәнлеге ачык сизелде
— Кызлар кебек булмаска ни'— диде ул һәм усал ук итеп өстәде:— Үзем беләм мин' Үзем беләм'
Галияр саташулы төтендәгечә • Мин дә бабайны белергә тиеш!»— дип әйтеп җибәрә язды, ләкин үзен тагын тыеп өлгерде Чөнки таләбен әбисенең бер сүзенә бәйләп кенә, ягъни сүз уңаеннан гына әйтергә ярамый иде Бу хакта алдан ныклап уйлангач кына һәм әбисенең кәефе бозылмаслык чагында гына сорарга тиешлеген егет күңеленә ныклап беркетте
2
Утыз сигезенче ел иде ТБУМның чыгарылыш классы — җиденче класс укучылары соңгы имтихан тоткан көндә, уналтынчы июньдә. Таукаш авылына яңа укытучылар килде Төш вакыты, авылның тынып калган чагы Шуңа күрә ике атка төялеп килүчеләрне урамда күреп торучылар — уенга мавыгып, ашавын оныткан балалар гына булды Бала-чага боларны. авыл аркылы узучылар, дип уйлагандыр чөнки атлары Таукашныкы түгел, ә балалар үз авылы атларын таный.
хәтта аларның элек кем аты булуын яки кем атыннан тууын беләләр. Хәбибрахман аты. Мостафа биясе колыны дип. атның элекке хуҗаларын атап, мактанырга яраталар. Сәер, килүчеләр авылның ындыр артына ике катлы итеп салына башлаган мәктәпкә чыга торган, бер яклы Кече күпер урамына борылдылар һәм хуҗалары язылып читкә киткән, буш торган йорт янына туктадылар Димәк, аларның күченеп киләсе авыл җитәкчеләренә алдан билгеле булган. Югыйсә, буш йортка басып алгандай барып кермәсләр иде Алгы атның дилбегәсен тоткан сигез яшьләр тирәсендәге малай, капка ачылып ишегалдына узганда, артка борылып, биек читле фуражкасын батырып куйды да. кызыксынып карап торган балаларга йодрык күрсәтеп өлгерде. Авылның район үзәге юлына чыгара торган урамы буйлап төшкәндә һәр йорт-җирне җентекләп күзәтеп барган Моназыйр исемле бу малайның Таукаш авылына — аның уртасына җиткәч — бирелгән беренче сәламе шул булды. Ул. әйтерсең Таукашка күчеп килүенә канәгать түгел дә аның күченүенә шаккатып карап торучы балалар гаепле. Миһербансыз җан. безнең әйбәт Таукаш кешесе булып китәргә печтик кенә дә охшамаган!.. Әти-әнисе дә. йөкләр тирәсендә бөтереләп йөрүче чандыр гәүдәле абыйсы да салкыны бөркелеп торган йөзле Моназыйр- га бөтенләй тартым түгелләр, кешелекле күренәләр.
— Йодрык күрсәткән була тагын!—диде Сәрвия Аның, җиденче класс өчен соңгы имтихан тапшыргач, өстеннән зур йөк төшкәч — сер түгел, авырдан укыды ул — инеш буенда ялгызы гына йөреп тынычлангач. өенә кайтуы иде — Утырган атының ябагасы да коелып бетмәгән үзенең! Җәй җитеп! Кыланмышы! Йодрык күрсәтә! Адәм актыгы!
— Безнең авылда ябагасы коелмаган атлар юк та!— дип кушылды аңа төркемнән бер малай Сәрвия. аның башыннан сыйпап, елмаеп узды — Безнең авылның барлык атлары да шәп!
Әмма Сәрвиянең дә. Таукаш атларын мактаучы малайның да сүзләре килүчеләргә ишетелмәгәндер, аларга җавап кайтаручы булмады Моназыйр. ишетсә, һич тә җавапсыз калмас иде. Сәрвияне үзеннән өлкән дип тормас, әче сүзен тапкан булыр иде. Йодрыклы малайның үз сүзен аста калдырырга яратмавы соңыннан беленде Хәер. Мо- назыйрның мондый даны авылга килгән көннәреннән үк таралды, һәм Моназыйр, әле бала гына булуына карамастан, тыйнак Таукаш күгендә үзенең корбанын эзләп-сагалап очучы тилгән кебек күренә башлады Аңа, озак көттермичә, кушамат та ябышты — Тилгән Моназыйр.
Аның әтисе дә. әнисе дә алдагы уку елында мәктәптә укытачаклар икән. Күр инде, галәмәт, ике укытучы нинди явыз күңелле бала үстерәләр икән бит, әй1 Кем уйлар, диген! Соңрак ачыкланды — Моназыйр- ның әтисе белеме белән укытучы түгел икән үзе Ул район үзәгендәге ниндидер оешмада хисап эшендә булган да. шул эшеннән чыгаргач, аны укытучылыкка җибәргәннәр икән. Ләкин Тилгәннең әтисе Тау- кашта укытмады, мөгаллимлек үз һөнәре түгеллеген аңлагандыр, күрәсең. Эшләгән урыны соңыннан ачыкланды август башында ул райзо дигән оешмада кабат эшли башлады Эшеннән тиешсез чыгарылуын исбат иткән дә. урынына кире алырга мәҗбүр булганнар, диделәр Әмма гаиләсен район үзәгенә кире күчермәде, көн саен барып- кайтып эшләп йөрде. Ара ерак түгел ич — биш чакрым гына Авыл тормышына якыннан катнашкан бу агай Сугышка Таукаштан китте Аралашырга яратмаучы бу кеше сугышка киткәндә кемгәдер:
— Бер урында тамыр җәеп, төпләнеп яшәргә насыйп булмаган икән миңа —дигән, имеш —Сугыш һич тә уйламаган җиргә төпләп куячак икән.мине Чит җирнең салкын куенына
Һәм ул сугыштан кайтмады
Моназыйрның әнисе Таукаш мәктәбендә тарих һәм география фән-
нәре укытты, әйбәт укытучы саналды, сугышка чаклы салына башлаган мәктәпне өлгерткәч, анда география дәресләрен барлык класслар өчен дә үзе бизәгән бүлмәдә үткәрү тәртибен башлаган иде Авыл кешеләре хөрмәт итә иде бу укытучы апаны — Кешеләргә кулыннан килгәнчә ярдәмен кызганмады ул. киресенчә, кемгәдер ярдәме тисә, моңа иң башлап үзе сөенә иде Аның бераз гына озынчарак йөзе, авыл s кешеләре белән танышкандагы матур елмаюы Таукаш халкының 2 күз алдында калды Вафат инде ул Аның вафатыннан соң. олы малае- * ның авылга кайтканы юк. Чиләбе ягында яши Бер яшьтәше белән = хат алыша, ләкин бертуган энесе Моназыйр белән хәбәрләшми икән
Таукашта бу гаиләдән, беренче очраган кешеләргә йодрык күр- х сәтсә дә. Моназыйр төпләнеп калды һәм нык тамыр җәйде Юк. * алай гына да түгел? Колачын да җәйде?
Утыз сигезенче елда үзләре килеп урнашкан йортны, читкә киткән - элекке хуҗалары белән хат аша килешеп, сатып алганнар иде Мо- £ назыйрлар Иске йорт янына илле бишенче елда Моназыйр алты ji почмаклысын җиткерде Шуннан соң гына элеккесен сүттерде Утыз елдан артык торды Моназыйрның авылда иң зурысы булган алты почмаклы йорты Һәм тагын торырлык иде әле Дүрт баласы да калага барып урнашып, Моназыйр үзе дә хатыны Ниса-Гөлниса гына калгач, таза, иркен һәм килешле йортны сүтеп, яңасын җиткерү хаҗәте юк иде кебек Ләкин авыл кешесенең артык чыгым ясамау гадәте крестьянлыгының кайбер бүтән сыйфатлары белән беррәттән югала бара. Кесә байлыгының рухи байлыкны узып китүе галәмәтедер инде бу Һәм син күр дә мин күрнең ямьсез чагылышыдыр
Эш яшеннән чыгар чагы җиткәндә, йорт яңартырга исәпләгән иде Моназыйр Әмма хатыны өзмәде дә куймады, бу мәсьәләдә ирен бөтереп кенә алды Моназыйрның хатыны Таукаш тумасы түгел. Моназыйр аны илле бишенче елда, әле беренче йортын салган елда. Пенза ягыннан кәләш итеп алып кайткан иде Армиядә хезмәт иткәндә танышканнар икән Утыз елдан артык бергә яшәп, гаиләдә Моназыйрның сүзе аста калганы юк иде, ә яңа йорт салу мәсьәләсендә хатыны җиңде. Бәлки, монда хатыны теләгенең Моназыйрның үз теләгенә туры килүе дә булгандыр югыйсә. Моназыйр сынмаган булыр иде һәм авыл советы рәисенең йорты Таукашта тагын иң зурысы булды Әйе. Таукаш тумасы түгел Шәгаетов. ә авылда күп нәрсәдә нәмунә күрсәтә, хәтта күп нәрсәдә үрнәк булуны вазифасы итеп саный кайчандыр монда йодрыгы белән генә янап килеп кергән Моназыйр
Каз-үрдәкне ишле үстерсәләр дә. Моназыйрларның өмә ясаганнары юк Өчәр-дүртәрләп чала да Моназыйр. хатыны көнендә эшкәртергә ялгызы да өлгерә Җир алдан туңдырып, узган төн кырпак кар төшкәч, шәһәрдәге дүрт баласына күчтәнәч итеп җибәрү өчен бүген дүрт казны суясы иттеләр Моназыйр иртәнге якта Рәйсә белән очрашканнан соң ук. эшенә барды, хатыны мал-туарны карап, өйдәге вак- төяк эшләрне бетергән чакка өенә кайтты Сәрвия белән Галиярга очраганда, дүрт казны чалып, тагын эшенә барышы иде аның.
Кайткан икән егет гаскәрдән, дип уйлап алды авыл советы рәисе аларны күргәч Сәрвия ялгызы гына булса исәнләшмичә дә узар иде ул Таукашта илле ел яшәп. Сәрвия белән ипләп сөйләшкәне сирәк аның, болары да моннан бик күптән булды Моңа Моназыйр иптәш Сәрвияне генә гаеп итми, үзенең холкы да сәбәпчел икәнлеген белә Шулай да Сәрвия алдында фигылен үзгәртергә бүген дә нияте юк иде Ләкин карчыкның янәшәсендә солдат оныгы булгач, баш кагып сәламләп кенә узу. тукталып күрешмәү килешмәс иде Алты яшьлек кунак кайтса, алтмыш яшьлек күрешә бара, диләр бит әле Ә бу очракта Галияр катына барасы да. юк, үзе үк каршыга очрап тора
Ә-ә, солдат кайткан икән' Исәнме. Галияр’—дип кулын сузды егеткә Моназыйр Аның уң кулы, сеңере тартышыпмы шунда, тер
сәктән бөгелебрәк калган иде, шуңа күрә, егеткә кулын биргәндә, Мо- назыйр алга иелде. Аннары карчыкка борылып:— Исән-сау йөрисеңме син дә, Сәрвия?— диде, яшькә өлкәнрәк булуын белә торып, хәзер дә аны «апа» дип олыламады.
Сәрвия башын кагып исәнләште дә алга узды. Гел көтмәгәндә каршына килеп чыга бу Шәгаетов, дип уйлады карчык. Гомеренә шулай. Сәрвия, урамның каршы ягына чыккач, Галияр белән Мона- зыйрга карады.
— һе,— дип көлемсерәде ул һәм үзалдына сөйләнеп алды:—һе, теге заманда ук әле, мин әсирләрнең тезелешеп узуларын карап торганда да. бу Моназыйр нәкъ шул төштә калкып чыккан иде. Әкәмәт...
Ә теге заманда...
Кичке уңай иде. Сәрвия төнгә эшкә барганда, әсирләрнең район үзәгеннән кайтышы иде, аларны МТС ихатасын койма белән әйләндерергә йөртәләр. Сәрвия әсирләр арасыннан Вильгельмны эзләп тапты, Вильгельм да аны күрде, Сәрвия турысыннан узганда сөенеп елмайды, кыз да аңа елмайды. Сәрвия пышылдап кына:
— Исәнмесез.— диде.
Вильгельм да нәрсәдер әйтте. Кызның сүзен бу юлы да башкача аңлады, үз исемен атады, ахрысы.
Әсирләр узып киткәч, урамның каршы ягында Моназыйр калкып чыкты. Соңгы елда буйга кинәт атылып үскән Моназыйр әсирләрдән артта калып килүче капитан Сафаның каршына төште, аның белән кул биреп күреште, һич кенә дә тыкшынмаган җире юк бу Моназыйр- ның, әсирләргә башлык булып килгән Сафа белән дә танышып өлгергән икән. Килеш-килбәтен, кыяфәтен күрсәңче, капитан Сафага, кулларын болгый-болгый, нәрсәдер сөйли, әллә акыл сата тагын...
Галиярны көткәндә, шушы вакыйганы күз алдыннан кичерде Сәрвия карчык. Гаҗәп хәл. Сәрвия әсир солдат Вильгельмны бүген икенче тапкыр исенә төшерә инде. Оныгы Галиярның солдат хезмәтеннән кайтуы сәбәп булды бугай моңа. Солдат кайчан да, кайда да солдаттыр шул...
Карчык оныгын чакырып эндәшмәкче иде, тик кире уйлады — Галияр әбисе җитәкләвенә мохтаҗ түгел ләбаса. Ә Галияр белән Моназыйрның әңгәмәсе куерып кына бара иде.
— Авылда калу уең юктыр, шәһәргә китәргәдер инде исәбең,— диде Моназыйр. Ул башын арткарак ташлады, үзен бик өстен куеп, егеттән көлеп алырга теләведәй тоелды аның бу хәрәкәте.— Яшьләрдән авылда калучылар бармак белән генә санарлык.
— Юк, мин китмим.
— Бик шәп!—дип үзгәрде Шәгаетов.— Югыйсә, минекеләр дә китеп югалды. Авылны оныталар. Ә авылга яшьләр кирәк. Әтиеңнәр яңача эш оештырып йөри. Булышырсың үзләренә.
— Юк, мин гаилә подрядына кермим.
— Колхозда эш бетмәгән, бүтән эш тә табарбыз.
— Юк. мин үземә эшне үзем табам. Авыл советы рәисе булу һәм шәп итеп эшләү минем теләгем!
Моназыйр беравык өнсез торды. Кыска туны изүенә озынча ияген тартып яшерде, аннары, башын чөеп, ияген алга чыгарып тагын шөкәтсез салындырды. Егеткә туры карап әллә ничек сәер генә елмайды. йөзенә җәелә башлаган мөлаемлык сыпырып алгандай кинәт бетте, болай да зур күзләрен, акайтып, Галиярга зәһәрле чәнчеде.
— Минем урындамы?
— Сезнең урында инде! Бер авыл советында ике рәис була алмый бит.
— Шаяртуың, ахрысы...
— Чынлап торып тотынам’ Авылда Совет властен тәртипкә китерергә җайлы чак җитте
— Таукашта власть көчендә бит. Галияр энем Хафаланасын юк иде Рәис булу өчен, башта депутат булып сайланырга кирәк
— Беләм. Нигә мине сайламаска тиешләр икән? Койрыгым-гө- наһым юк
Моназыйр. кулын селтәп, китәргә адым да ясаган иде дә. Галияр- - ның чынлап сөйләвенә ачуы тулып җитеп, кырт борылып туктады, * тавышын калынайтып:
— Шулай итеп, мине чөеп ташламакчы икәнсең, ә. Галияр эне- 3 кәш!— диде — Ай-Һай ла. партия-совет эшендә тәҗрибәсе ташып . торган кеше белән. Моназыйр абыең белән ягъни, алышуы җиңел булмастыр Авыл советларына сайлаулардан соң биш ай гына узды, энекәем Киләсе сайлауларга чаклы шактый вакыт бар. диюем Монысы — беренчедән Икенче-өченчеләрен һәм башкаларын санап та тормыйм Элгәре, авыл советына килеп, исәпкә бас. солдат иптәш
— Тәртипне бозмам, борчылмагыз. Моназыйр абый Әле кайтып кына төштем Әти-әнине күрим злгәре Фермадан кайтышлый авыл советына керермен. Документларым кесәдә
— Их-х,— дип тирән сулады Моназыйр.— тормышны аңлап җит кермисез шул сез, яшьләр' Киләчәкне уйламыйсыз Кулыгыз ны- гымастан. замана дилбегәсен тотмакчы буласыз'
Галияр әбисенә ашыгуын аңлатып ишарәләде дә. Моназыйр белән сүзне өзәргә булды Мондый бәхәсне урам уртасында куертуның мәгънәсе юк иде. хәер Шулай да ул әңгәмәгә ноктаны үзе куясы итте
— Киләчәк турында фәлсәфә куертырга яратасыз инде сез һәрчак кесәгездә йөрткән, хәтта телегезгә сеңгән козырь ул Ә тормыш дилбегәсенә килсәк, сез аны. барыр юлыгызны белмичә, малай чактан ук тоткансыз. Дөрес әйтәсез, дилбегәне кул ныгымастан тотсаң, кулның гарипләнүен көт тә тор. Ә минем куллар, менә, ныгыган, солдатта булган крестьян куллары
Моназыйрның кулы зәгыйфьлегенә искәртү кебек булды бу кадәресе. әмма сүз инде әйтелгән, аны кире алып булмый Аннары кул ныгыту мәсьәләсен Моназыйр үзе башлады, шулай булгач, үкенергә кирәкмәс, дип уйлады Галияр Шулай да ул. авыл советы рәисенең кулы гариплегенә ишарәләп, аны тагын өнсез иткән иде Мо- назыйрга бу хакта йөзенә бәреп әйткәннәре юк иде әле. шуңа күрә, кул гарипләнү сәбәбен авылда белмиләрдер, дигән ышанычы бар иде Беләләр икән, Сәрвиянең оныгы белә икән менә Сәрвия сөйләгән булуы мөмкин Хатын-кыз лабаса ул. бу хакта авызын ачмаска да тиеш иде
— Сәрвия нәселеннән моңарчы юньлелек көтмәдем моннан ары да көтмәм’
, Әмма аның бу сүзләрен Галияр инде ишетмәде ул Моназыйр өнсез торган арада, урамның теге ягына чыгып җиткән иде. һәм алар юлларын дәвам иттеләр Моназыйр. кая барырга белмичә, баскан урынында озак катып торды Авыл советы кәнсәсенә барса да. өенә кире кайтса да. бу солдатның йөзгә бәреп әйтелгән нияте тынгы бирмәячәк иде аңа — Таукашны илле еллап кулында тоткан Мона- зыйрны урыныннан очыртмакчы да үзе авылга хуҗа булып ал- макчы икән бу Галияр'
Моназыйр кәнсәгә бармаска булды, оенә кайтырга да борылмады Район үзәге ягына чыга торган шушы озын тыкрыктан бераз күт.» релгәч. ике ягы да алтышар йортлы урамга аяк басты
Кәнсә ягына карамыйча гына узды Күпергә кергәч, таянса янына килеп, инешкә карап торды Инеш буйлары кырпак кардан акланган су күммәгән ташлар өстенә төнлә кунган кар бөртекләре эреп бетәр- бетмәс кенә калган, таштан су җылысы бәрә бит Инеш СУЫ тирәдән* аклык арасында карарак булып күренә. Таукаш ннешененең суы Мо-
назыйрга гел аксыл төсле булып тоела иде югыйсә Күпердән аскы яктагы шарламаны кыш буена боз капламый, кышкы аклык уртасында кабаланып гөрләгән шарламаны Моназыйр моңарчы да күрә иде. ләкин суның кышын караюына игътибар итмәгән икән Бәлки, җир өсте агаргач кына инеш суы карая торгандыр, әкәмәт
..Агым су. Аккан су артыннан күзәтеп торуы гаҗәп икән, әй. Синең яннан тормыш китеп бара кебек, борылышлар да, берсенә- берсе терәлешкән ташлар да аны тоткарлый алмый Ага Инде беркайчан да Таукаш инешенә әйләнеп кайтмау нияте белән ага. Тормыш дигәнең дә шулай хушлашмыйча китәме9 Агым суның артыннан басып күзәтү үткән заманга кайтырга тырышу кебегрәк икән. Киләчәк дигәнең күренми лабаса бу агымда. Әгәр суның агымына каршыдан карасаң9
Моназыйр. ашыгып атлап, күпернең өске як таянсасы янына килде Тик бу якта да агым киләчәк кебек булып тоелмады. Әле. әнә, өстәрәк, биек таллар турысында, агымының матур серлелеге бар кебек үзе, ләкин бу серлелек тә киләчәккә охшамаган, аның сихри чагылышы түгел Агым уртасында тора Моназыйр — күпердә! Ә бу агымның гүзәл киләчәге түбәндәме, әллә өске яктамы икәнлеген аера алмый һәрхәлдә, киләчәк дигәнең түбәнге якта түгел, моны түбән сүзенең мәгънәсе ачык аңлатып тора Өске яктамы ул? Ярар, шулай да булсын, ди. Әмма инешкә кыска урамнарның югарыдагысын- нан төшеп карасаң, хәзер синең каршыңа килгән агым түбәнге якта — үткән заманда булып чыга түгелме соң...
Менә син. әй, гомере буе киләчәкнең матур булачагы турында әгитләү алып барган Моназыйр, инеш агышын тормыш агышына тиңләп, киләчәкнең кайсы якта булуын тәгаенли алмады.
Сул кулыннан ак йон перчаткасын салып, таянсага учын җәеп куйды Моназыйр Бераздан инешкә кулын каты итеп селтәде, таянса- дагы, кар зреп, иләмсез булып төшкән учы эзен сөртеп җибәрмәкче булды, ләкин кулын кинәт кире алды, аннары, бармакларын киң җәеп, учын таянсадагы эзгә тәңгәл китереп кабат куйды.
— Сәрвия оныгы Галиярның тиле сүзләреннән минем дә башка инеш кебек сай уйлар керә башлады, каһәресе,— дип сукранды ул.— Ирек куйсаң, кыланып күрсәтер Сәрвия нәселе! Кыланып кына калырмы сиңа'
Күпер чыккач, юлның ике ягында кимендә икешәр йорт утыртырлык тигез мәйдан бар Тик анда йорт салмаганнар, гомумән, авыл буена мондый тигезсезлек тагын булса да. инешнең уң ягында йортлар юк Инешнең суы мул булганда, бу төшләрне ташу баскандыр, күрәсең. Аннары балаларга таудан чана-чаңгы шуарга иркен урыннар кирәклеген истә тоткандыр авылны салучылар. Каз-үрдәк йөрергә дә, бозау аркайларга да иркенлек кирәк бит әле. Тагын шунысын да искәргәннәрдер — авыл буена сузылган тау биек, инешнең уң ягына иртәнге кояш соң төшә
Таукаштан Мишәнең өске уңаендагы күрше авылга юл шушы төштән салынган. Текә тауны кайчандыр уеп кискәннәр, йөк белән йөргәндә, сөзәклек уңайлы Ә йөкне күп йөртергә туры килә моннан Юл. тау менгәч, икегә аерыла, турысы — күрше авылга, уңга борылганы урманга бара.
Баруның максатсыз икәнлеге Моназыйрның башына юлның тау эченә кисеп кергән төшенә җиткәч китереп сукты Шулай да кире борыласы итмәде — берәрсе күреп торса, нигә юләрләнеп йөри икән авыл советы рәисе дип бәяләве мөмкин ич. Сөзәк юлдан күтәрелеп, басуга чыгуның да кирәген тапмады — ындыр арты туңга сөрелеп калды, анда арыш чәчелгән булса, кызыксынып сораучыларга, уҗымнарны карадым, дияр идең, кырпактан соң ягъни Уҗым турында 24
уйлаганда, ул юлның уң ягыннан текә тауга менеп бара иде инде. Болайга борылуын абайламыйча калган иде тик кире төшеп китәргә дә соң инде — авылдан Моназыйрны күзәтеп торучы апайлар. Тилгән кылырын кылмыйча, ярты юлыннан кире борылды, дип әйтәчәкләр бит
Юу-ук, алай бәяләмичә торсыннар әле1 Ниятен тормышка ашыр- = мады Моназыйр. имеш! Тилгән гомерендә беренче тапкыр ярты юлда 5 тукталды, янәсе Тукталмас’ Гомере буена киләчәккә омтылып яшәде * Моназыйр Шәгаетов абыегыз' Киләчәкне тизрәк якынайтырга, юк. - киләчәккә йөгереп кенә барып җитәргә тырышты Тукталмыйча' " Хәзер тауга менгәндә дә тукталмаячак Белегез' һәм беләсез сез * моны, агайнелар! Галияр энекәш, син генә шуны аңышып җитмәсәң * инде Син дә белерсең, энекәш, белдерербез' Сеңелең Рәйсәгә дә ’ тәртипне төшендерербез!
Ул кәҗә-сарык йөреп киртләчләнгән сукмак-баскычтан тау уртасын С узганчы җиңел менде Өскә таба сукмак-басмалар авышлана барды. аннары бетте Тыны тукталырлык итеп кысмаса да. менүе авырайды — кырпакта аягы тая иде. чүсиңкә итегенә киерткән яңа галош сырлары да тотмады Шуңа күрә тау кашына җиткәнче, яны белән борылып кырын басып менде
Тауның өстендә түмгәк сыман ак таш бар. җирдән йомры башын гына чыгарган кебек ул, тау эченә җәелеп кереп киткән, тамыры тирәндәдер кебек, шуңа күрә аны кузгата алмыйлардыр Борынгылар, ташны монда махсус менгереп, итәген күмгәннәр, бу таш кайчандыр бик зур булган, шуның түбәсенә басып каланчадагы кебек, борын заманда күзәтче торган, дип сөйләнә Таукаш авылында хәзергәчә онытылмаган риваятьтә
Борынгылардан истәлеккә калган ак таш өстеннән карны сы- пырып-өреп җибәрде дә. тунының түбәнге төймәсен ычкындырып, шул ташка утырды Моназыйр. Авылны югары очыннан түбән очына хәтле акрын гына күзеннән кичерде Күрче. Таукаш авылының урамнары, тыкрыклары сызып салган кебек туры икән ләбаса Авылда йөргәндә, моңа игътибар ителми, әй Болын эчендә Мишә боргалана, инеше авылга керделе-чыктылы. Таукашта ярты гасыр яшәп, шушы турылыкка һәм кәкре-бөкрелеккә игътибар итмәгән икән Моназыйр Югыйсә, тау өсләтеп күп йөрергә туры килде аңа
Моңарчы күрмәгән нәрсәләр шактый җыела, ахрысы Инешен әйт син. әй Башындамы, әллә тамагындамы аның киләчәге7 Башында' Ю-ук Тамагында' Булган ди. беткән төштә киләчәк булган ди
Моназыйр күпер өстенә озак карап торды Шулай текәлеп карау уйларын оныттырыр кебек иде. ләкин борчылуы бетмәде Тау башындагы ак ташка утырып, инешне күзәтүдән борчылуларың шул инеш суы белән югандай беткән дә киткән ди Көт' Котылырсың' Сәрвия- нең. уйнаштан тугын малаеның малае күңеленә салган борчылу бу. агайне'
Моназыйр Шәгаетовның абруе зур' Авылда, һәм районда Таукаш җитәкчесе буларак танылуына инде кырык ел Унҗиде яшеннән колхозның бригадиры булды Аннары ферма мөдире, авыл советы секретаре, тагын бригадир, амбар мөдире, колхоз рәисе, илле яше тулгач, колхоз белән җитәкчелек итү авырайды, дип. колхоз рәисе хезмәт хакын саклап, авыл советы рәисе итеп күчерүне сорады Бу постта җиде ел эшли, тәҗрибәсе җитәрлек
Моназыйр карашын инде авылның түбән очыннан югарыга таба күчерә барды Авылның урта төшендәге ак кирпеч бинага карашын туктатып калды Әйбәт бина Клуб-китапханә, кәнсә дә шунда Медпунктка, спорт залына арткы яктан керешле Бу бинаны салганда. Моназыйр күп көч түкмәде түгүен, аны колхоз үз акчасына төзетте, мәшәкате колхоз идарәсе өстенә төште Шулай да авыл советы рәисе
төзелештә үзенең дә катнашы зур дип саный. Бина мәчет мәйданына салынды, мәчетнең төньяк башына. Намаз укулар тукталганнан бирле клуб булган мәчетне яңа бина өлгергәч үк сүтмәделәр әле Мәчетнең искергән бинасы яңа ак бинаның. Моназыйр әйтмешли, төсен җибәреп ике ел торды Моназыйр активлык күрсәтмәсә. бәлки, хәзер дә торыр иде
Яңа бинаны салдыруда минем өлеш иң зурдан булмаса да, аның култык астына сыенгандай торган мәчетне сүттерү минем хезмәт, агайнелар, дип масаеп уйлады Моназыйр. Авыл советы балансында иде мәчет! Әле болай да ике елга артык яшәде. Манарасын төшерү истә калган. Ничә ел узган хәзер моңа? Илле ел була икән Хәзер сиксән җиденең кышына керәбез. Утыз сигезенче елның июль уртасында төшерелгән иде манара Мин беренче классны бетергән идем, тугызынчы яшьтә идем, бала гына булсам да. күңелгә сеңдереп калдырганмын бит. дип сөенде Моназыйр.
Мәчет манарасын төшерү хәбәре авылда күптән йөрде. Бу хакта кешеләр күбрәк шышын-пышын сөйләштеләр, бергәләп фикер алышуны оештырырга омтылучы табылмады. Авылның һәр кешесенә кагылышлы мәсьәләләр элегрәк җыенда фикерләшеп хәл ителә иде. югыйсә Соңгы вакытта борынгыдан килгән кулай гадәтне санга сукмыйлар. бу гадәтнең ниндидер начарлыгын күрәләрдер инде. Нинди начарлыгы бар икән соң аның7 Моны кем белгән дә кем уйлап тора ди моның башын-ахырын. .
Алга йөгереп барыш заманында безнең барыбыз өчен дә Бөек юлбашчыбыз уйлый Әйе. уйлап-исәпләп торырга вакытыбыз юк, алга йөгерәбез, безнең өчен уйларга тиешле бөек кешебезгә ышанабыз. Ә барлык халыклар юлбашчысы, беркайчан да ялгышмыйча, безнең турыда гына кайгырта Шуның өчен дә илебездәге барлык халыкларның атасы ул. Мәчет манараларының безгә матур яшәргә комачаулавын да иң башта бөек юлбашчыбыз күреп алгандыр, шуңа күрә манараларны кисеп ташларга кушкандыр Бетсен искелек калдыклары1 Ә мәчет манарасы искелекме соң7 Авызыңны чамалап ач, иптәшкәй, искелек булмыйча ни булсын тагын! Алайса, мәчетен дә сүтәргә кирәк, хәзер анда барыбер гыйбадәт кылмыйлар Ашыкмыйк мәчетнең бинасы кирәк хәзергә, шушы бина булмаса. клубны кайда ясар идең? Шул-шул менә.
Авыл җитәкчеләре мондый уй-фикерләрен уртага салып киңәшүдән курыктылар, хәтта мондый уйларының кемгә дә булса беленүеннән котлары очып шүрләделәр.
Өлкән агайлар, икәүдән калып сөйләшкәндә манара кисүгә мөнә-сәбәтләрен белдерсәләр дә. күмәкләшеп власть каршына үтенеч-таләп белән барудан мәгънә тапмадылар Моны авылның Рухан хәзрәте шулай киңәш иткән, диделәр Аның белән кем сөйләшүе билгесез калды, хәзрәтнең киңәшен авылда һәркем белсә дә, моны белмәмешкә салыштылар Хәтта авыл җитәкчеләре дә моңа колак салмагандай иде, хәзрәтнең каршы төшмәве аларга әйбәт кенә иде. Хәер, барлык татар авыллары кабалана-узыша мәчет манаралары кискәндә, иң киме — авыллар матурлыгына килгән афәтне Таукаш мулласы гына туктата да алмас иде. Каршы төшеп бер генә сүз әйтсә дә. аны тотып ябачаклар иде Бу кадәресен дә әйбәт төшенгәндер Рухан хәзрәт Колхозлашкан чакта, электән авыл халкын рәнҗетмәвен истә тотып, сөрмәгәннәр икән, хәзер дә аңа миһербанлык күрсәтерләр, дип өметләнергә һич тә ярамый Заманы бүтән, утыз сигезенче елның уртасы узылды. Бүген теләсә кемне халык дошманы ясавы үтә җиңеләйде Ахыр чиктә кулакка чыгарып куярлар үзеңне. Аны кулакка тиңләрлек сәбәп юк-югын, гади колхозчы ул. яше алтмышка җиткән булса да, колхозның арба-чаналар ясау остаханәсендә эшләп йөри Тыныч холыклы бу кешенең балта эшенә кечкенәдән үк кулы ятып торды Үз басуында чәчүен-уруын да үз гаиләсе көче белән башкарырга тырышты Үзенең 26
ялланып эшләүчеләрдән сыйфатлырак итеп эшләвен белә иде чөнки Шушы авыл нәселеннән. Сатыш мәдрәсәсендә укып, муллалыкка указ алганнан бирле, үзенең Таукашында. мәчеттә гыйбадәт кылу тукталганчы, хәзрәтлек итте. Хәзер мәет озатуда гына дини вазифаларны үти Аз сүзле кеше, кылганы алдан уйланган булыр, ашык- пошык карар чыгармас. Юлбашчының «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе басылгач, колхоздан чыгучылар булды, ә хәзрәт гаризасын кире алырга ашыкмады. Колхоздан чыгучыларга, тагын керәсегез булыр, дигән иде. сүзләре хак килде.
Шулай, мәчет манарасын кистерүгә бөтен барлыгы белән каршы булса да. Рухан хәзрәт манараны кистермичә калуга үз көче җитәчәгенә ышанмады Ә моңа ирешү өчен көч-кодрәтнең ташып торуы кирәк иде Алты дистәне тутырган кешедә мондый көч. әлбәттә, юк иде. дөнья фани, аның белән алыш-бирешен көйле генә тәмамларга бара иде инде ул. Өстәвенә, авыл җитәкчеләренең, гәрчә төпкәчә уйлап җиткермәсләр дә. манараны барыбер кистерәчәкләрен аларның йөзеннән үк күреп торды хәзрәт.
Рухан хәзрәт мәчет яныннан таң беленүгә әйләнеп кайтты Кабат килүендә монда халык җыелган иде инде Күп кешеләр мәчет тирәсен әйләндереп алган рәшәткә эченә үк кергәннәр, тышкы якта рәшәткә буйлап тезелүчеләр ишлерәк, урамның каршы ягында урта бер төштә басып тора иде Ялгызы
Мәчет ишеге төбендә таза-таза өч ир кеше кайнаша Пычкы- балталарын. арканнарын барлыйлар Тып-тын калган Таукашта шушы өч кешедән гайре хәрәкәтләнүче бу мәлдә юк иде кебек Әзмәвер өч ир Таукашныкы түгелләр Алар район авылларында мәчет манараларын төшерү өчен махсус оештырылган бригада кешеләре икән Тәҗрибәләре зур. димәк. Эшнең җаен тиз үзләштереп алганнар, күрәсең, үзләрен тыныч тотып, кабаланмыйча, осталыклары дәрәҗәсен белеп әзерләнәләр Ара-тирә, манарага карап, сүз алыш- калыйлар Берсе мәчетне әйләнеп чыкты, иптәшләренә нәрсәдер әйтте Өчесе бергә манарага карадылар, сизелер-сизелмәс җилнең кайсы яктан икәнен иснәгәндәй иттеләр Аннары, шулай ук өчесе берьюлы, манара авачак якны төртеп күрсәттеләр Хәзрәт нәкъ шул якта тора иде Ул манараның кайсы якка аударыласын белеп баскан кебек, әмма үзе бу хакта башына китермәгән иде Басып торган урыныннан мәчеткә кадәрге араны карашы белән үлчәде Рухан хәзрәт — манара аңа җитмәячәк иде Шулай булгач, урыныннан кузгалырга кирәкми, тып-тын торган авыл кешеләре арасыннан бер ялгызың ыгы-зыгы башлау мәгънәсезлек булыр иде Баксаң, хәрәкәтләнүчеләр әлеге өч агай гына түгел икән, хәзрәт рәшәткәнең эчке ягына кереп баскан кешеләр арасында кечкенә башына зур яшел картуз кигән бер малайның кыбырсып йөрүен күреп алды Малай мәчет мәйданында басып торучыларны сафка тезәргә тырышып йөри кебек иде Һәм ул хәзрәт янына атылып килә башлады, хәзрәт аның җил-җил ашкынуыннан сискәнеп тә куйды Малай хәзрәт каршында шып туктады, аякларын киңрәк итеп күчереп басты, сул кулын аркасы белән арттан биленә куйды, уңы белән картузына кагылып алды һәм хәзрәткә күтәрелеп карамыйча гына.
— Мулла мулла карт.— диде Тавышы яшенә караганда калынрак иде Башын кыйгайтып хәзрәткә карап алды да сүзен дәвам итте Сөйләве олыларча иде. юк. коры иде. балаларга хас гадилек һич тә сизелмәде.— Манара сытканын көтәсең мәллә71 Күрмисеңмени, манараны бу якка төшерәләр! Кит моннан* Сиңа аерым әйтергә кирәкме7 Кит! Әнә тегендә чиген!
Хәзрәтнең күз алды томанланды, ул. сәерсенеп тә. ачуы кубып та катып калды Аңа моңарчы беркемнең дә болай дорфа эндәшкәне юк иде Хәзрәт хәлне аңышып:
— Миңа —дип сүз башлаганда, дорфа малай аның яныннан китеп тә барган икән.
Рухан хәзрәтнең малайга әйтәсе сүзләре күңелендә калды.
— Кем дорфа малай, кем.. Моназыйр атлысың бугай, ә-ә, әйе, олан, миңа аерым әйтү кирәкми. Гомерем буена үземне кешеләрдән аерым тотмадым. Бәхетем дә шушы минем. Әйе. кешеләр мине кырык елга якын Таукаш хәзрәте итеп белделәр һәм олыладылар. Мәчеттә гыйбадәт кылу беткәч тә хөрмәтлиләр. Киресен әйтерем юк. Хөрмәтләреннән ташламадылар Үзем дә аларга тугры хезмәт итәргә тырыштым. Барлык өндәвем изгелеккә тарту булды, хак юлдан тайпылып, гөнаһ юлына чыгудан йолып калырга тырыштым. Ю-ук. аерылмадым мин авылдан! һәм аерылмам. Боерган булса. Тик каладан да, саладан да ни алла, ни власть каршында гөнаһсыз кешеләрне таш капчыкка ябулар ишәйде. Ябучылар зур гөнаһ кыла. Чагучылар да. Алла бар ул. Вә боларны онытмас ул. Хаклыкны кайтарыр Аллабыз. Әмма вакыт үтәр шул. шактый вакыт үтәр. Хәзергә кешеләр кылган вәхшилеккә тәңре аптырап калгандыр, ышана алмыйдыр соңгы заман ерткычлыкларына. Аңына килә алмаганга күрә генә бу әшәкелекләрне кыру бит... Миңа турылап аударылса да. миңа бәрелмәячәк ул. җиргә җитәрәк үзе үк читкә тайпылачак. Чөнки Аллам каршында тамчы да гөнаһым юк Шулай, манара төшерүдән берәү дә тән ярасы алмаячак. Гөнаһсызларны Алла каргамый. Ә гөнаһлыларны алла әлегә үзе дә аерып бетермәгән. Гөнаһлы бәндәләргә гөнаһсызлар каргышы кайчан да булса барыбер төшәчәк. Ходай тәгаләдән узмыш юк...
Колхозда тәртипнең күмәк рәвештә беренче тапкыр бозылуы бүген булды. Хатын-кызларга төрле эшкә чыгарга бригадирлар кичтән үк әйткәннәр иде әйтүен, ләкин хатын-кызлар моны иртә- гесенгә онытып җибәргәннәр, күрәсең, һәркайсының өендә ашыгыч шөгыле табылган. Ир-атның күбесе үз эш урынына барды, ләкин, атын да җикмичә яки кулына эш коралын тотып та карамыйча, өенә әйләнеп кайтты. Балалар да күңелле итеп уйный алмадылар бүген. Таукаш кешеләре, сүз берләшкәндәй, авыл күгенә күтәрелеп карарга курыктылар. Зур тавыш-гаугалар куптармыйча, күндәмлеге һәм оешканлыгы белән элек-электән үк тирә-юньдә танылган Таукаш халкының, мәчет манарасын төшерүгә каршылык белдерүеннән бигрәк, гомер булмаган хәлдән югалып, аңсызланып калуы иде бу Таукаш халкының күмәк рәвештә тәртип бозуының беренчесе дә, соңгысы да шушы булды. Хәтта егерме тугызынчы-утызынчы елларда чагыштырмача бердәм колхозлашкан иде Таукаш кешеләре, «уңышлардан баш әйләнгән» чакта да колхоздан чыгып торучылар аз булды. Авылның татарга гомумән хас күндәм һәм сирәк очракта шәп оешканлык сыйфатлары, шөкер, бүгенгәчә яши. Явызлык, күрәләтә кеше канын сыгу гадәтләрен кешеләр авылга кертмәгәннәр иде. Заман дигәнең коточкыч буталып тора, кайбер хәлләргә бәя бирү түгел, алар турында хәтта бик соңлап кына ишетеп беләсең.
Әйе. кешеләрнең кулына эш йокмады бүген — мәчет манарасын төшергән көнне. Киләп сарып йөрделәр шунда. Һәр таңны эш белән башлап, көнне рәхәтле ару белән тәмамларга күнеккән Таукаш кешесенә мондый максатсызлык һич тә килешми иде. Таукаш кешесе үзе дә, кайчан да булса мондый мәгънәсезлек кылырмын, дип. башына-уена китермәгәндер.
Таукашта бүген кызып эшләүче мәчет манарасын кисүче өч агай гына булды Алар манараны төш вакытында сүтеп тә бетерделәр, тиз тоттылар. Манара әйберләрен, өч атка төяп, район үзәгенә алып та киттеләр. Киселгән манаралардан район үзәгендә ниндидер бина җыймакчылар. имеш.
Рухан хәзрәтнең йорт-җире мәчет мәйданыннан авылның өске уңаендагы беренче кыска урамында сул чатта иде. Манара бүрәнә
ләрен төягән кәрванны ул капка төбендәге эскәмиядә утырып карап калды Кәрван башында, юл күрсәткән кебек, иртәнге якта — манара кисү алдыннан — хәзрәткә артка чигенергә боерган Моназыйр исемле малай бара иде Бераздан малай, кулларын артка куеп, олы-олы атлап, урам уртасыннан кире төште Ул якынайгач, хәзрәт, ни өчен икәнлеген үзе дә уйламыйча, урыныннан торды Шул ук мәлдә Моназыйр. борылып, хәзрәткә таба килә башлады
— Мулла абзый.— дип хәзрәтнең каршына тукталды малай.— миңа рәхмәт әйт. мин кисәтмәсәм. манара изә иде бит ^}еңне Торасың шунда баскан төшеңдә катып! Ярамый алай
Хәзрәтне тагын өнсез итте Моназыйр. Кем өйрәтә сине шушылай дип сорамакчы булды Сорый алмады Каян барысын да белеп торасың син7 Монысын да сорый алмады Туганчы ук барысын да белгәндер бу малай, дип нәтиҗә ясады Әмма Моназыйрга сүзе бүтән булды
— Кем Моназыйр олан.. — Ни әйтергә белмичә тотлыкты Чәйгә кер Абыстаң
— Юк1 Керә алмыйм Вакыт юк Моңарчы мулла йортына аяк басканым булмады Моннан соң да кирәге чыкмас
Гаҗәп, бик тә гаҗәп дорфалыкка, юньсезлеккә каян өйрәнеп өлгергән бу малай7 Моңарчы, дип сөйләргә иртә ич аңа Ата-анасы да начар кешеләр түгел кебек, әнисе — мөгаллимә, үзе тәрбияче кеше Күрәсең. Моназыйр атлы бу малайның күзләре иң башлап кешеләрдәге әшәкелекне күреп үз итәргә, колаклары юньсезлекне шулай ук башлап ишетеп күңеленә сеңдерергә сәләтледер Имансыз замана тудырган малайдыр бу Замана бозучы кешедер
Моназыйрның чәйгә керүдән баш тартуы әйбәт булды Югыйсә хәзрәт тә дорфа малай белән табынга утырырга тиеш булыр иде Ә аның бүген тәгам капканы юк, капса да. ризык тамагыннан узмас иде.
Малайның сүзләре хәзрәтне элгәре буталчык-салмак, аннары кинәт җәһәтләнеп киткән уйларыннан бүлдерде:
— Зур эш эшләнде бүген Мәчет манарасын төшердек Онытма моны, мулла абзый
Ничек башына килә икән мондый фикерләр бу малайның7 Кеп-кечкенә үзе
— Онытмам!—дип сузыбрак һәм тавышын күтәребрәк әйтте Рухан хәзрәт — Авылның башын кисүне онытырга мөмкин түгел' Әдәпле кеше моны онытмас Онытмас! Син дә онытма
Хәзрәт кинәт туктады һәм малайга авыл кешеләре кушкан Тилгән дигән кушамат белән эндәшүдән үзен тыеп калуына сөенде Ул бу кушаматны малайның йөзенә бәреп әйтмәүләрен белә иде Әйтмәвенә сөенүе — шул кушаматын Моназыйрга беренче тапкыр ишеттерүдән . куркып түгел, ә авызы пычранмыйча калудан иде
Моназыйрның карашы элеккеге мәчет мәйданына текәлгән . булса да. ул андагы ак кирпеч бинаны да юан каеннарны да. җәенке ябалдашлы талларны да күрми иде Тау башына төркеме белән каргалар очып килгәч кенә ул бүгенгесенә кайтты Каргалар чокыррак төштәге карда коенмакчы булалар Киләчәге кайсы якта булуы бил гесез инештә коенмыйлар, әй. дип көлемсерәп уйлады Моназыйр Хәйләкәрләр, суның йоннарына ябышып катуы ихтимал шул. ә кар коела да бетә Моназыйрның кинәт карга ятып ауныйсы килде 'I\iK шул мәлдә үк үзен, тилермә, дип туктатты Сыерчыклар килүенә куанып, малай чакта да карга ятып аунамаганны бүген бөтен авыл каршында — тау башында'- Моназыйр җирдә аунасын, имеш' Мо- назыйрны авыл советы рәислегеннән төшермәкче Галияр бигрәк тә көлеп һәм сөенеп рәхәтләнер иде бугай Көтсен' Көтсеннәр! Беркайчан да аунамаячак Моназыйр' Ауната да алмаячаклар' Хәзер үк авыл советына барырга кирәк, уку ташлаган Мостафинаны акылга утыртырлык кодрәт бар Шәгаетовта'
Авылның түбән очыннан, болын читләтеп, елга агышы уңаена күтәрткән юл чыга. Ярты чакрым гына аның озынлыгы, фермаларга җитеп туктый ул. Сыер абзарлары бирерәк. ә сарык абзарлары алардан йөз адымнар чамасы ары, анда юл сыер абзарларын өстән урап төшә. Таукашның дүрт ягыннан киткән дүрт юлга хәзергәчә таш җәелмәсә дә, фермалар юлына сугышка чаклы ук таш түшәгәннәр иде. Илленче еллар азагында, илле тугызынчы елда бугай, авыл хуҗалыгын текә күтәрүне кызуландырган вакытларда, ягъни фермага авыр тракторлар һәм машиналар кереп йөри башлагач, райкомның ул чактагы секретаре булган эшлекле җилкуары юлга — башка эш тапмагандыр, йә таба белмәгәндер — икеләтә күтәрттереп, инешнең үзле балчыклы вак ташын җәйдертте. Шомарып агарган эре ташлар юл астында калды. Берәмтекләп тезелгән ташлар әрәм булды.
Хәзер юл элеккедән дә битәр чокыр-чакырланды, яз-көз өзекләрендә үтмәле түгел. Беренче кар төшсә дә. ныклап туңдырмаган- лыктан, уртадан йөреп булмый иде. Шуңа күрә Сәрвия белән Галияр өске яктагы сукмактан аллы-артлы бардылар, юлның болын ягындагы сукмак адым саен диярлек аркылыга ермакланып беткән, ул ермакларны сикереп яки озын атлап чыгарга кирәк. Сукмакның өске яктагысы да катмарлы, чамаламыйча бассаң, сөртенүеңне көт тә тор. Һәм Сәрвия белән Галияр, аяк астына карап барып, каршыга килүче Рәйсәне күрмичә калдылар.
— И-и мактанчыклар, күтәрелеп тә карамаган булалар!— дип шәрран ярды әбисе белән абыйсы янына килеп җитәрәк Рәйсә.— Мине күрмәгән дә булалар!— һәм, әбисен читләтеп узып, Галиярның җилкәсенә асылынды.— И-и абыем, сагыныплар да сагындым мин сине! Минем кебек .— диде дә беравык тукталып торды, әбисенә күз төшереп алды, аннары тагын кычкырып әйтеп салды:—булачак җиңги дә сагынмагандыр!
— Һаман да көеңә килгәндә оста тәкелдисең икән сиң, Рәйсә!— дип аркасыннан сөйде сеңлесен Галияр.— Көеңә килгәндә һаман да шәрран ярасың икән. Әллә тавышың тагын да көчәя төшкән тагын,..
— Көчәймичә! Үсәм ич!
Рәйсә кулларын абыйсының муеныннан алды. Галияр сыгылыбрак гәүдәсен төзәтте, оныгының мондый хәрәкәтенә Сәрвия иртән игътибар итеп җиткермәгән иде, хәзер исә. Галиярның гәүдәсен үз җаена тотарга тырышуның сәбәбе бар икән, дип күңеленә салып куйды.
— Үсүең шәп лә.— Галияр сеңлесенең аркасыннан тагын сөйде— Тик укуыңны...
— Ташладым укуны, абый! Сигезенчене бик яхшы билгеләренә бетердем дә тугызга бармадым. Шушы сигез класс белемем җитә миңа. Сәрвия әбием тулы булмаган урта мәктәп белеме белән дә һич тә надан түгел әле.
— Белемне беркайчан да җитәргә санау ярамый, Рәйсә,— дип каршы төште Галияр.
— Соң, абый, дим, мин дә, укымаска кирәк, димәдем ләбаса! Хәзерге заманда сыер савучы йә сарык караучы булырга сигез классым җитә, дим. Шул гына.
— Укырга кирәк әмма. Иң киме — урта мәктәпне тәмамларга кирәк.
— Сарык караучының ун класс белемле булырга тиешлеген кем билгеләде икән’ Әйттең сүз! Кирәкне күп кабатларга өйрәнеп кайткансың икән син, абый. Мөгаен дә, түрә булып китәрсең, күр дә тор менә.— Рәйсә акрын гына башын чайкады, кашларын җыерып алды.— Мин сине башка кеше булып кайтырсың дип көткән идем Ә син. 30
очрашып күрешүгә үк. укырга кирәк тә укырга кирәк, дип тәкелди башладың Тәкелдәсәң, бер хәл икән әле. такмазалыйсың бит Акыл иясе, имеш*
— Ай-яй усаллангансың син!
— Усал кеше — әйбәт кеше Әлегә усалланып җитмәдем Исәбем бар Солдаттан кайтуга, син үзәккә басарга тиешсең иде Ә синең * чамаң чамалы бугай. s
— Менә, ичмасам каршыладың абыеңны, сеңелкәем' ф
— Каршыладым’ Беләсең холкымны — акыл сатма* Теләсәң. - акылга өйрәт s
Галияр бу сүзләрне шаяртуга алды. Ә Сәрвия Рәисәнең соңгы * вакытта холкы тиз үзгәрүенә күнегеп бара, кызның абыйсына хәзерге х дорфалыгын гафу итте. Галияр белән Рәйсәнең бер-берсенә хөрмәте * җуелмаячагына ышана иде карчык. Сәрвиянең яшьлегендә хыялы * ишле балалар үстерү иде Балаларымның татулыгын күрүдән дә £ зур бәхет булмастыр, дип уйлый иде Тик балалар үстерергә насыйп a булмаган икән, малае Тимерша ялгызы гына үсте Шөкер, оныклары ' ишле, аларның татулыгын күреп сөенә карчык Үз балалары ук булмасалар да. малаеның балалары бит. бер кан. Сәрвия каны Рәйсәнең җилкәсенә кунган печән кисәкләрен сыпырып төшерә иде
Алар фермага таба кузгалдылар.
— Нишләп йөрүең эш вакытында, дип сорый да белмисез ичмасам.— дип башын алга иеп алды Рәйсә Авыл советына барышым иде. иптәш Моназыйр Шәгаетов чакырды. Укуга барырга куша инде Көн саен бер тапкыр минем белән әрепләшмәсә. тамагы туймыйдыр, валлаһи тынам Барыбер укырга бармыйм* Ни калган ди анда миңа Абый, син укырга китәсеңме соң менә7
— Мин
— Бик беләсең килсә, сине Тәнвирә апа беркая да җибәрмәячәк* Мине барасы юлымнан бүлдереп, фермага тәки кире алып килделәр болар, әй. Ярар инде, иптәш Шәгаетов бераз көтеп торыр Абыйны Тәнвирә апа белән барыбер мин очраштырырга тиештер инде Әби. син әтиләр янына бар. алар сарыклар астына салам түши калганнар иде, абзар эчендә булгач, абыйның килүен күрмиләр ич инде алар Әби. син әтидән дә. әнидән дә зур сөенче сора. яме. бәләкәенә риза булма Әйдә, солдат абый, киттек дип култыклап алды Рәйсә Га-лиярны Менә мин бу җебегән акыл сатучыны булачак җиңги белән күрештерәм дә аннары әтиләр янына йөгерәбез Җиңгәчәй яныннан сәлам дә бирмичә узып китәргә ярамый ич инде — Ә-ә. әнә ич Тәнвирә апа утарга сыерлар чыгара Солдат Галиярны күреп алса, аптыраплар да калыр инде Ул да сине бик. би-ик сагынды Киләсе елга институтка китеп барыр да мине бөтенләй онытыр Галияр, ди Ялгызым яшәп калырмын инде мин. ди Шулай ди. миннән сер яшерми ул Ә син. чыннан да. институтка китәсеңме соң7
— Китмим
— Тракторчы буласыңмы7
— Юк
— Кем буласың соң7
— Авыл советы рәисе булам
— Тилгән урынынамы?— дип. Моназыйр Шәгаетовны кушаматы белән атавын сизмичә дә калды Рәйсә
— Онытылып барган нәрсәләрне искә төшермә, кушамат яңартма
Мондый кисәтүгә исе китмәде кызның.
— Бик җенемне кузгатса, үзенә дә кушаматы белән эндәшермен Шәгаетовның! Бөтен авыл дер калтырап яшәгән шул Моназыйрдан1 дип каршы төште ул - Әйтәм аны-ы.— дип сузып кына көлеп җибәрде аннары Рәйсә мине укырга өндисең' Менә сере нәрсәдә икән авыл советы рәисе булгач, сеңелеңнең мәктәп ташлавы өчен җавап
бирүдән куркасың икән ич Әйдә әле, әйдә, җәһәтрәк, мондый җаваплы эшне Тәнвирә апа белән дә киңәшмичә ярамый. Әле, бик беләсең килсә, синең рәис булырлык акылың бармы-юкмы икәнлеге буенча үзем имтихан алырмын. Лозунг кычкырып кына җитәкче булу заманнары узды Бүген һәр төбәкнең, һәр авылның үз лидеры кирәк* Башкаларны әйди алучы атаманы кирәк* Безнең Таукашта син иләмән булырсың, дип көттем мин. Галияр абыкаем* Ә, туктале, ничек була инде ул — Тәнвирә апа белән киңәшмәгән килеш, рәис булырга йөрисең"’ Аны санга сукмыйча, әй* Әнә, үзе дә безне күреп алды, үзе күренмәскә тырышкан була, мескенкәем, үзе качмый да, оялчаным Тәнвирә апа. Тәнвирә апа, дим* Солдатыңны каршыла! Күр әле, ишетмәгәнгә салыша. Ах, сине*.
Таукашта солдаттан кайткан һәр егет хөрмәтенә шул көнне үк авыл клубында кичә уздырыла Бу гадәт сугыш вакытыннан — Сәрвиянең әтисе Мостафаны каршылаудан башланган иде Шуннан бирле аны бер тапкыр да бозганнары юк, ягъни һәр солдат хөрмәтенә уздырыла кичә, димәк, авылда мондый тәртип нык урнашкан Мостафа солдат сугыш хәлләре турында мәчет-клубта төн уртасына кадәр сөйләгән иде. Залга тезелгән артсыз эскәмияләрнең соңгы рәттәгесенә кырыйга утырган иде ул, тездән түбән киселгән сул аягын эскәмиягә салган, тумранга охшап тора иде шул аягы. Ничек яралануы турында сөйләргә керешкәнче, клубның гармунын сорап алды да, шул киселгән аягы өстенә куеп, өздерепләр дә уйнаган иде* Кушылып җырладылар, елаучылар да булды, күп булды Елау күңелне моң кузгатудан түгел иде әмма, сугыш афәте күңелне сыга иде Сугышка чаклы, тыныч вакытта, кайгы килгән кеше күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәскә тырыша иде Сугыш дәһшәте кешеләрне яшеренмичә һәм күмәкләшеп еларга мәҗбүр итте
Хәзер солдат каршылау кичәләре уен-көлке белән бара, әгәр сөйгән егете кайткан кызның күзләре дымсулана, хәтта яшькә тула икән монысы инде шатлану яшьләре ләбаса!..
Әйе, бүген Галиярны каршылау кичәсе дә күңелле узар Галиярның олы бабасын — әбисе Сәрвиянең әтисе Мостафаны каршылаганда гына кайгы янәшәдә дуамалланып бөтерелеп йөргән, бүген исә хәсрәт чигәргә сәбәп юк. Ә-ә Ә Галиярның кече бабасын, әтисенең әтисен ягъни, каршыламаганнар Аның кем булуын Таукашта белүче Сәрвия үзе генәдер Сәрвиянең иргә чыкмыйча Тимершаны табуы турында Таукашта хәзер искә алучы юк кебек Шулай, Тимершаның әтисен Сәрвия үзе генә белә. Хәзер бу кешене Галияр да белергә тиеш. Госпитальдә саташулы төш күргәннән соң. шундый катгый карарга килде ул. Тик, алдарак искәртүебезчә, моны сорарга әбисе Сәрвияне эзләргә кирәк санады Оныгының солдаттан исән-имин кайтуына сөенүдән очынып йөрүче Сәрвиянең кәефен кыруың бик тә ихтимал югыйсә Моны иртәгә дә, хәтта атналар узгач та сорарга мөмкин
Галияр белән Рәйсә әти-әнисе янында озак кына булдылар. Ата-ана. Сәрвия хәбәр ирештергәч, Галияр каршына йөгереп үк килделәр Әфган җиреннән — сугыш эченнән исән кайту зур бәхет, бу очракта шатлык яше түгү һич тә гөнаһ саналмый һәм Галиярның әнисе Мөхтәрәмәнең күзләре яшьтән кибеп тормады Галияр әтисе Тимершага тартыла башласа, Мөхтәрәмә улының беләгеннән кысыбрак тотты. Әгәр кулын ычкындырса, әтисе Тимерша Галиярны тотып калырга өлгерә алмас һәм улын тагын сугышка илтеп тыгарлар кебек тоела иде анага Юк, ана моннан ары улын беркая да җибәрмәячәк! Тимерша, каты күңелле ир. сөенечтән дулкынлануын яшерергә тырышты. Ләкин уртада утырган Галиярның, чыннан да улы булуына ышанып җитмичә, сугыш афәтен кичкән малаена ара-тирә озаклап карый Шул чакта ата кешенең дә, кырыс холыклы Тимерша- 32
ныц да, күзләре дымлана Моны күрмәс өчен. Галияр карашын аска яшерә Бу очрашуда сүзләр күп булмады хәзер сөйләнмәгән сүзләр озын кичләр буена, инде ишетелгән вакыйгаларга да кайта-кайта. сөйләнәчәк иде Галиярның исәнлеге сөенече хәзергә барлык сүзләрдән дә өстен Шуңа күрә бу очрашуда ата һәм ана
Улым! Улым — дип. ә солдат-бала *
Әни Әти. —дип кабатлаудан узмады
Ике туган — Галияр белән Рәйсә — фермадан кайтышлый авыл = советы кәнсәсенә керделәр Егеткә, хәрби комиссариатка барганчы. ® кайтуын белдереп. исәпкә басарга кирәк иде, ул туры секретарь > янына узды. ' х
— Галияр Мостафин. хәрби хезмәтен тутырып. Таукашына исән- ’ сау кайтты!— дип шаяртып рапорт бирде егет и
— Рәхмәт яугыры. мине командирың иттең бит. Галияр энем!— Z дип аягүрә басып күреште аның белән секретарь хатын
Исәпкә теркәү үзара хәл белешеп сөенүләр белән барды Сеңлесе Рәйсә каршыдагы Моназыйр бүлмәсенең ишеген шакуга ук ачып кереп киткән иде. һаман чыкмый — әңгәмәләре озакка китәрдер, ахрысы. Галияр, сеңлесен көтмичә, кайтырга кузгалган гына иде. шул мәлдә рәис бүлмәсенең ишеге эчтән каерылып ачылды, аннан Рәйсә күренде Моназыйрның. гәрчә тавышын күтәрмәсә дә. кинәт
— Тукта!— дип ысылдагандай әйтүе, шушы мәлдә бу бинадагы һәркемнең колагына барып җитеп, һәркайсын сискәндереп куйды
Ишек ачык булса да. Моназыйрның түрдә өстәлгә терсәкләре белән нык таянып утыруы секретарь хатынга һәм Галиярга күренер- күренмәс иде, чөнки бусагада тукталып калган Рәйсә ишек уемын гәүдәсе белән бөтенләй диярлек тутырып тора
— Законны бозучыларга ни булганын беләсеңме син. Моста- фина?!— Моназыйр бу сүзләрен дә ысылдап әйтте — Шуны төшенерлек кенә булса да аңың бармы синең9 Закон бозучыларны элегрәк шалт итеп кенә төрмәгә ябалар иде1 Хәзер тәртип йомшарды Ләкин законны санга сукмаучыларны хөкемгә тартмаска, дигән әмер юк
— Соң. Шәгаетов абый — дип. Моназыйрга таба борылып, сүз башлаган иде Рәйсә, кинәт күзләрен челт-челт йомып, башын бераз иеп. тукталып калды Бераз шул халәтендә торгач, авыл советы рәисенә усал итеп карады — Әйтсәң дә. барыбер бушка әйтү инде сиңа, шулай да тагын бер тапкыр тыңла әле
— Бүген үк мәктәпкә бар. дим мин сиңа'
— Бармыйм, иптәш Шәгаетов' Минем дәлилләрем синең -барбар »ыңа караганда көчлерәк
— Закон һәркем өчен дә закон'
— Соң. урта мәктәпне мәҗбүри тәмамлату турында закон чыгарганда. минем кебекләр буласын нигә истә тотмаганнар алайса9 Ялкауланып укырга теләмәүчеләрен мәҗбүриләсеннәр дә инде, ярар Мин бит менә укырга телим, укый алмыйм Шушы гәүдәм белән ничек мәктәпкә барыйм ди мин9 Унынчы класстагы укучылар да минем билем тиңентен генә ләбаса1 Ичмасам, мәктәбендә, аяк очларына бассалар да. минем җилкәмә җитәрдәй бер укытучы бу,пса икән, барысы да пенсиягә чыгарга торучы, түбәнгә үсүче әбиләр бит Каланча башыннан торып караган кебек бит мин аларга. үземә оят Сигез класс белемем миңа колхоз фермасында мал-туар карарга бик тә җиткән!
Абыйсы Галиярның аяк очларына гына басып, көлемсерәп, коридор буйлап тышкы ишеккә юнәлүен, аны секретарь хатынның озата чыгуын күрмәде Рәйсә. ул. Моназыйрга авыз ачарга да ирек бирмичә, үзенекен тезә иде
— Син урта мәктәп тәмамлаганга аттестат алгансың, минем сигез S «к У . ж » 33
классыма да тормый бит синең үзеңнең белемең! Туктале, иптәш Шәгаетов, нигә син мине төрмә белән куркытмакчы булдың әле’ Төрмәгә ябалар иде. имеш' Гаепсезләрне дә төрмәгә яптыра идем, диген син!
— Кем? Минме9—дип урыныннан кузгала башлаган иде Мона- зыйр, әмма гәүдәсенә авыр герләр тагылгандай тоелды, шул герләр аска басалар кебек булды, урынына лып утырды.— Авызыңны чамалап ач та, сүзеңне үлчәп сөйлә — Тавышында үзе үк мескенләнү сизгәч, тукталып калды.
— «Кем» дә «минме», имеш! Өркетмәкче тагын үзе... Соң, Шәгаетов абый, олы кеше бит син, үзең аңларга тиешсең!
— Өлкәннәргә хөрмәтең юк синең, Мостафина, гомумән, сезнең нәселдәгеләр өлкәннәрне санга сукмаска гадәтләнгән инде Өлкәннәргә, сез, дип эндәшергә кирәк, Мостафина, белемең җитмәве шуннан ук аңкый.
— һай икән, Шәгаетов абзаң мескенләнә үк башлады, кызганыгызны үзен Күплек санга мин әйләндермәсәм дә, кылган начарлыкларың белән болай да күп булып тоеласың син, хөрмәткә түгел, нәгъләткә лаек син, Тил Шәгаетов иптәшкәй! Юк инде, иптәш Шәгаетов. кызганмыйм мин сине! Хәтерлә әле.— дип, рәис бүлмәсенә кире керде һәм Моназыйрның каршысына барып басты Рәйсә,— безнең Сәрвия әбине ни өчен төрмәгә утырттырганыңны хәтерлә! Сугыштан соң бит. кырык сигезенче елда утырткансың. Әти, сабый килеш, ана назыннан биш елга мәхрүм булып калган. Син утыртканын Сәрвия әби белмидер, дисеңме? Белә1 Шуңа күрә хәзергәчә сиңа авыз ачып сүз эндәшкәне юк аның.
— Мәктәбеңә бар!
— Әйттем — бармыйм!
— Бар, дим! Унбиш яшеңнән кияүгә чыга алмыйсың, закон тыя, синең өчен яңа закон кабул итмәсләр!
— Кем әйтте мине кияүгә чыга дип9 Яшем җиткәч, кияүгә чыгып та гаилә камыты кияргә өлгерермен.
— Сүзләрең! Каршыда унбиш яшьлек кеше тора, дип, кайчан туганыңны белмәсәм. ышанмас тә идем, әй.
— Нишләгән ди без — унбиш яшьтәгеләр? Академтеатрның «Нихәл, яшь иптәш?» дигән спектаклен кара әнә. Минем иш аның герое, ә акылы-ye белән күпләрне узып киткән, һе! Йөртер идең бугай унбиш яшьтәгеләрне. сабыйга санап, хезмәт тормышына аяк бастырмыйча' Ун ел буена этә-төртә мәҗбүри укытканга күрә хөрәсәннәр ишәйде илдә, шул турыда уйла син.
— Кит. дим, кит тизрәк моннан!
— Әйтәсе сүзем беткәч, секунд та тормам! Бүлмәңнең сөрсегән һавасын һич тә сулыйсым килми Шәгаетов абый мине төрмәгә утыртмакчы икән. ә. Юк инде, Моназыйр абый, монысына өметләнмә! Фермада җир җимертеп эшләп йөргән кешене бүгенгесе көндә төрмәгә утыртмыйлар. Тырышып эшләп йөрүчеләрне төрмәгә тыгу заманнары түгел хәзер! Әнә урамда тырай тибүчеләрне тәртипкә чакыр син. Мине мәктәпкә барырга кыстый, ә. Мәктәп ишегеннән бөкерәеп кермәсәм, түбәм бәрелә бит минем — анысын уйламый. Хәзергә исән булып тор, Шәгаетов иптәш. Онытма ләкин, әбине җәфа чиктергәнең өчен үзем сорау алачакмын синнән! Галияр абыйны рәис итеп сай- ларлармы-юкмы, әмма сине урыныңнан үзем төшерттерәм! Авыл ке-шеләренең канын моңарчы эчүең дә җитеп ашкан! Таукашның суын да эчертмәс идем мин сиңа' Эндәшмичә йөргәч тә. мине җебегәнгә саный икән бу абзый Телем бер ачылса, утта көйдерәчәкмен мин синең ишеләрне!.
Галиярның йорты урамга башы белән салынган Башта ул алты почмаклы иде. түбәсе толь белән генә ябылган килеш торды Дүрт елда ике тапкыр яңа толь япсалар да. уңмадылар, әллә толь- * нең начары туры килде, әллә япканда тишкәләнде шунда, астарлык ? тактага яңгыр саркый торган урыннар кала бирде Югыйсә, түбәне Тимерша үзе яба иде. ә ул җентекләп һәм ипләп эшләүчән оста. - тик килешле һәм зур итеп салынган йортка толь тышлы бүрек = кидерүне өнәмәде, әнисенең һәм хатынының, хәзергә толь дә ярап * торыр, аннары калайга алыштырырбыз, дигән сүзләренә ачу итепме, * тольне үзе үк начарлата иде бугай Күңелендәгечә. үзе дигәнчә » эшләүгә каршы төшсәләр. Тимершаның мондый кәмитләр ясый тор- * ган гадәте бар. ахыр чиктә барыбер үз сүзен итмичә калмый ул £ Ике ел элек. Галияр солдатка китәсе елда, йортны бакча ягына » тагын бер торыкка үстергәч. Тимерша түбәне тоташтан тутыя калай белән япты Йортлары балкып тора хәзер1
Кайтып кергәч тә. иртәнге якта, каралты-курадагы үзгәрешләргә күз йөртеп кенә узган иде Галияр Әти-әнисе белән күрешеп менгәч, бөтен йорт-җирне йөреп чыкты, бакча уртасындагы сукмактан инеш буена да төште Монда яңа киртә тоткан икән әтисе, эген җегенә китергән соң. шушында, күбесенчә бала-чага гына йөри торган төштә, киртәләр күргәзмәсе оештырсаң, сокланмаган кеше калмас иде. валлаһи! Имән баганаларның башына такта каккан — черемәсен өчен монысы Түбән буйларга киртәләрне араларын аз калдырып салган, каз-үрдәк кермәсен өчен инде
Егет бастырык юанлыгы өске киртәгә озаклап карады, терсәге белән багана башына таянды да инешкә озаклап карады, каршыдагы тауга күз йөгертте — таныш җирләр, балачак дөньясы иде монда Яр буена тезелешкән талларның шәрә ябалдашларына карашын текәп торды Каршысындагы тал кәүсәсе буйлап ка-рашын җиргә төшерде дә тагын аның түбәсенә күтәрде — ике елда. Галияр солдатта чакта, үскән дә. үсмәгән дә кебек иде тал Үскән, әлбәттә. Галияр үзе дә үскәнгә күрә генә талның үсүе сизелмидер Тау әнә үсми, ул элеккегә карый тәбәнәгрәк сыман Монысы да Галиярның солдатта үсеп китүенә бер дәлилдер
Инеш буеннан менгәч. Галияр йорт каршындагы төз түбәле такта алачыкка керде Бу алачык әтисенең остаханәсе иде Аны бабасы Мостафа салган булган — урам коймасыннан соң биш аршынлап ара калдырган, анда миләш утырткан Коймадан алачыкка кадәрге рәшәткә яшелгә буялган, аннары зур тәрәзәле алачык, ул дарчин төсендә, аннары мунчагача тотылган рәшәткә сыеграк зәңгәр төсле Алачык әнә шулай агач бакчасы эченә кереп тора аның, бөркү чакта күтәреп кенә куяр өчен, бакча ягында тагын зур капкач- тәрәзәсе бар Монда, кем әйтмешли, булмаган нәрсә юктыр, әмма бу байлыкның — эш коралларының һәркайсының үз урыны билгеләнгән. әйтик, чүкеч, өтерге кебекләр, саплары тишелеп, кадакларга эленгән Верстакның элеккесе. Галияр солдатка киткәнгә кадәргесе икән, чәй тәлинкәсе хәтлерәк бер төше балта очы тигәләү- дән кытыршыланган, юк. балта түгел, өтергеме әллә пәкеме кебек корал эзе икән — әтисе савыт кырган, димәк Галияр шушы кытыршы төшне сыпырды, утны яндырып сүндерде Унынчы класста укыганда, көзге-язгы җылырак көннәрдә, дәресләрне шушы алачыкта әзерләргә ярата иде ул Монда инде дәрес әзерләргә иренеп тормыйсың, мондагы һава үзе үк эшләргә боера кебек
Кызык, бу бу алачыкны алар нигә төрлечә атыйлар икән1 Алачык, диләр, остаханә. дип тә әйтәләр Тагын бер исеме бар
һөнәрханә Монысын олы бабасы Мостафа кушкан булган. Эш урыннары кайчандыр «кярханә» дип тә аталган икән, моны бер китаптагы искәрмә-аңлатмада очратканы бар иде Галиярның Язганда. төрлесен яза бирсеннәр, юнышу алачыгы, дисәләр дә Галияр риза, әмма үзара сөйләшкәндә, бабасы Мостафа кушкан исемен кайтарырга кирәк бу кураның — һөнәрханә! Югыйсә, борынгыны гына түгел, ә моннан ярты гасыр чамасы гына элек яратып әйтелгән сүзләребезне — сүзләребезне генәме соң. күп кенә матур гадәтләребезне оныттык Җитте, «һөнәрханә» дип бик матурлап язам да ал якка кадаклап куям шуны, дип уйлады Галияр һәм. ишегалдына чыгып, язуның ничегрәк торасын күз алдына китерергә тырышып, башын боргалый-боргалый һөнәрханәгә карап торды.
Капка келәсен күтәрделәр. Шул тавыш Галиярны уйларыннан бүлдерде, ул кечкенә капкага таба борылды, күрешә керүчедер, дип уйлап алды Шулай икән, авылның танылган балта остасы Ваһим икән. Иртән очрашканда авыл язмышы турында әйткән фикерләрен тәфсиллисе бардыр йә. шулай икән — бик әйбәт Әйдә, өйгә рәхим итсен, өлкән кешене чәй эчермичә чыгару ярамый, әбисе чәй кайнаткандыр, пәдрәтче хәсрәтләр кайтыр чак җитә, дип ашыгып йөри иде ул. Өйгә дәшсен кунакны Галияр Күбәүләп чәйләү күңелле булыр.
Ваһимның каршысына барды егет, әмма аны өйгә чакырырга өлгермәде. Ваһим һөнәрханәгә таба атлады, анда Галиярдан алда кереп ишек уңаендагы уртасы чокырайган бүкәнгә утыргач, тун изүенең өске төймәләрен ычкындырды Биргән дә соң моңа сәламәтлекне. дип уйлады Галияр, туңуны да белми, авыруны да санга сукмый, майка өстеннән генә тун киеп йөри. Галияр Ваһимны өйгә дәште. Ваһим кул гына селтәде, егет кыстамады һәм Ваһим каршындагы. верстак янындагы икенче бүкәнгә утырды. Хәлләр белешеп, гадәти хуплаулар әйтелгәч, Ваһим һөнәрханә эчен, башын авырдан боргалап, тырпайган кашларын җыерып күзәтте
— Күптән кергәнем юк иде монда,— диде ул. горгылдатып кикерде. Сөрсегән ис бәрелгәч, Галияр башын читкә борды, авыл кадере түгел, үз кадере йөртә ахыры, Ваһим абзыйны, дип уйлады — Бабаң Мостафа исән чакта, әле синең атаң да ыштансыз малай гына иде ул вакытта, төн кунган чаклар була иде минем монда Агач эшенә Мостафа абзый өйрәтте бит мине Мәрхүм, яралы аягы сызлап интектерә иде үзен. Сиздермәскә тырыша иде, мәрхүм. Карале, Ваһим, дияр иде, бу агач аякка да киез итек кимичә булмас, салкын шуннан менә бугай тәнгә, дияр иде. Иртә китте, Мостафа абзыйны әйтәм, алтмышка да җитә алмады, шул аягы бозылды бит Илленче елның ахырында үлдеме әле ул?
— Сәрвия әби шулай ди,— дип, бабасы турындагы сүзне дәвам итүгә каршы төшмәде Галияр, олы бабасын үзе күреп калмдгач, Мостафа турындагы истәлекләр кадерле иде аңа
— Сәрвия әбиең белеп әйтәдер, хәтере нык аның Тик Мостафа бабаңны җирләгәндә, әбиең Сәрвия сөргендә калды — минем дә хәтер ялгышмый Әбиең Сәрвия сөргендә безнең Таукашның соңгы хәзрәтен очраткан бугай Ничек очрашуларын берәүгә дә сөйләмәгән, илле өченче елда әйләнеп кайткач, хәзрәтне очраттым, абыстай һәм кызлары күптән вафат икән, дип әйтеп кенә уздырган
Монысы Галияр өчен яңалык иде Сәрвиянең биш ел утырып кайтуын гаиләдә искә алырга яратмыйлар Сәрвия әбисе, бу хакта кем дә булса сүз кузгата башлауга ук, йөзен җимереп кычкырып ук җибәрә:
— Җитте!
һәм барысы да шым була.
Әбисенең тормышындагы күңелсез хәлне искә төшермәскә Галияр да күнегеп үсте.
Ваһим кинәт
— Нихәл9— дип. Галиярны гаҗәпләндерде
Галияр көлемсерәп җибәрде
— Әйбәт, дим бит _
— Әйбәт тә әйбәт Синең хәлләр әйбәттер дә, минем хәлләр = начар! ф
— Махмыр бугай синең, Ваһим абзый Алтмыштан узган кешегә = эчү бигрәк тә килешми инде “
— Нигә килешмәсен? Минем үземә бик тә килешә! Кая. алып кайтмадыңмы соң? *
— Чынлап әйтәсеңме син. Ваһим абзый9
— Шаяртырлык чама юк. баш чатный, төзәтергә кирәк Хәзер - авылда аракы сатмыйлар бит кысу белән кыстылар әй Нигә Г күзләреңне шарландырдың9 Шәһәрдән буш кул белән кайтырга » башыңның бөтенләй дә эшләмәве кирәк Аракысыз тормыш алып бармакчылар, ә1 Бармагае! Мәүлидә карчык миңа тәрәзә рамнары ясатты да акчалата түләмәкче була Нишлим ди мин акча белән9 Тапсын аракы, шуңачы рамнарын бирмим Өенең бер кат тәрәзәсеннән салкын керүенә түзә алмас, нибуч табар!
— Туктале. Ваһим абзый, син ерткычка әйләнгәнсең икән ич' Ничек инде син. ялгыз карчыкны җәфа чиктереп, үзең рәхәт күр- мәкче буласың9
— Ялгыз түгел ул, балаларын шәһәргә очырмасын иде Мин үз балаларымны Таукаштан җибәрмәдем Мәүлидәнең кызлары бизәнергә яратып үстеләр. Хәзер ике кызының берсе шәһәрдән аракы күтәреп кайтырга да ярамый Ә мин хәзер эшләгән эшемә түләүне күбрәк аракы белән алам Элек кенә акчалата түләү ярый иде хәзергесе көндә аның мәгънәсе юк. Кибеткә кесәмне тутырып акча белән кереп, ике кулымны селтәп чыгарга тиешме мин9
— Тор әле урыныңнан' Кузгал дим1 Ю-ук. Мостафа бабайдан яхшылыкка өйрәнеп кала алмагансың син' Минем әти юне чамалы кешеләргә бушка эшләргә дә өйрәнгән менә' Олы кеше бит син сугыш күргән кеше, мәрхәмәт дигән нәрсәне бөтенләй дә белмисеңмени соң син
Ваһим урыныннан киерелеп торды һөнәрханә эчен тагын бер карап үткәрде, верстак астына да күз төшерде, үз верстагы астына аракы куярга гадәтләнгәч, монда да шешә булуы ихтималдыр, дип уйлады, күрәсең
— Мәрхәмәт синең үзеңдә юк, Галияр солдат Минем үләр чиккә җиткәнне аңлар идең син. мәрхәмәтең булса әгәр Әфганстанда йөргән кешедән мәрхәмәт көткән мин җүләр тагын' Һе — дип сөйләнүен дәвам итеп капкага таба юнәлде Ваһим - Галияр солдатның әтисе Тимерша кешеләргә бушлай эш эшли икән, ә?! Эшләсен' Тиле егәре күптер Синең атаңа шулай килешәрәк төшә, миргә эшләү килешә үзе дә мир баласы бит ул
— Тай. дим моннан' Олы башың белән болгатып йөрисең, адәм көлкесе!
— Әтәчләнмә,— дип горгылдады Ваһим һәм кечкенә капканы ачкач та. чыкмыйча торды Усал сүзләрне бозлы яңгыр итеп яуды рырга теләде ул Әле күптән түгел генә Галиярларга килгәнче үз тормышын бәяләгәндәге явызлыгын кабат кабартырга ниятләп алды Югыйсә, тормыш хакыйкате ачылыгын яшермичә ачып салып ил-җирләр күреп кайткан Галиярга күңелен бушатырга иде бит исәбе Шундый әңгәмәдә хәмер йотымлау теләге куәт биреп җибәрер, дип соравы булган иде аракыны Аңламады шуны Галияр һәм Ваһим үзе дә теләген тәфсилләмәде — Бер нәрсә белән дә тондыра алмыйсың
син миңа Нигәме7 Исәбең — авыл советы рәисе булу. Үзем үк әйттем сиңа шуны Хәзер бу хәбәр таралып та өлгергән Ә миңа кул тидерсәң, абруең төшеп кенә калмаячак, төрмәгә ябачаклар да. түрә булудан колак кагачаксың Иң киме шулай. Хәзерге җитәкче кычкыру-бакыру белән берәүне дә тыңлата алмый.
Галиярны сискәндереп җибәрде бу сүзләр, ул, һөнәрханә ишеге яңагына тотынып, уйга калды, бераздан, борылмыйча гына кулындагы пүләнне эчкә атты Галиярның авыл советы рәисе булырга теләве турында Ваһим карт кемнән ишетте икән — шунысы сәер, серле Бу хакта егет чит кешедән Моназыйрга гына әйткән иде. Моназыйр мондый хәбәрне үзе таратырмы икән, ай-һай Рәйсә дә белә абыйсының теләген, ул шәрран ярмас, сер саклый белә, ара-тирә күп сөйләнеп ташласа да. кирәкмәсен ычкындырмас. Әбисе Сәрвия Галиярдан аерылмады, димәк, ул да әйтмәгән. Тиз дә тарала соң авылда хәбәр.
Өйалды ишегеннән, җылы сулы чиләкләр күтәреп. Сәрвия чыкты Галияр аңа булышырга барды Алар малларга су эчертергә абзарга таба киттеләр Әмма әбисе, көннең җылынарак төшкән чагы, дип, сыерны һәм сарыкларны утарга чыгарырга кирәклеген әйтте һәм малларга суны шунда эчерделәр Шуннан соң гына Сәрвия Галиярга:
— Ваһим абзаң аракы сорадымы?— дип әйтеп куйды
— Сорау гынамы соң! Давайлый!
— Олы кешене ачуланасың калмаган. Картая Ваһим абзаң да. таза гомер итте, сугыштан да таза-сау кайтты ул Аракы эчмәсә, мең яшәр мәгәр Әле аракы эчә торып та моңарчы сәламәтлеге сынатмады Олы кешене аракы сораган өчен генә ачуланмыйсы идең Эчү аның авыруы инде, эше өчен мәгәричен куеп эчәргә халык үзе өйрәтте аны Аракыбыз юк, дип кенә әйтергә иде. Бер башласа, эчмичә түзә алмый инде ул. Ташлап торыр көне җиткәнче.
Сәрвия Ваһимны кызганып сөйләде кебек, эчкечеләргә аңардан каты эләгә иде. югыйсә Әтисе Мостафадан Ваһимның һөнәргә өйрәнеп йөргән вакытларын исенә төшерде, ахрысы.
— Ваһим абыйның, аракы сораудан тыш. тагын нәрсәләр сөйләвен белмисең бит син. Белсәң, үзең үк куып чыгарган булыр идең.
Карчык оныгына каршы төшмәде, сүзне бүтәнгә борып җибәрде
— Улым, табын әзер, йәме Мин хәзер әтиеңнәрне ашка кайтарам. Шул санлы ишле малны караучысыз тотып булмый, көндез мин төшеп торам фермага.— дип иртән әйткәнен онытып кабатлады Сәрвия.
— Әби. мин дә төшимме соң синең белән?
— Кирәкми Энеләрең-сеңелләреңнең дәрес бетерер чагы җитә, шаулап хәзер кайтып та керерләр,— диде Сәрвия һәм беләзегенең эчке ягына каратып бәйләгән сәгатенә күз төшереп алды — Дәресләре бетте менә кечкенәләренең. Чәйләгәч, алар мине алыштырырлар. Шулай инде ул, улыкаем, гаилә подряды дигәннәре һәркайсыңа эш табылып кына тора Тик кооператив та подряд дигәннәре бу хәлләрендә нәрсәгә алып барып чыгар, белгән кеше юктыр моны. Фермасын тулай карарга алынгач, азыгын да үзебез әзерләү кирәк аның. Үз малыңа, дип әзерләнгән печән булыр иде, дим Әле мин, кара исәбем белән, Галияр улым солдаттан кайткач, сарыкларга азык әзерләүне үз өстенә алыр, дип йөри идем. Синең уең башкада икән.
— Авыл советы рәисе булмаска кушасыңмыни миңа, әби7— Урамга чыккач, Галияр Сәрвияне бераз җир озата барды.— Мин чынлап торып авыл башлыгы булырга телим, әби Булдырачакмын мин бу эшне.
— Үзең кулыңа эш тотмыйча, башкаларны өйрәтеп кенә йөр- мәкчеме ниятең?
— Нишләп өйрәтеп кенә ди7 Бәлки, хәзерге заманда, әби, өйрәтүдән бигрәк, халык сүзен тыңлый белү һәм ул теләгәнгә фатиха бирү кирәгрәктер7 Аннары, әби, нигә мине печән әзерләүдә булышмас
дисең7 Булышырмын.— дип басым ясап әйтте Галияр һәм акрынрак итеп — Көчемнән килгәнчә.— дип өстәде
— Ике җирдән акча каерыпмы7
— Нишләп ике эштән берьюлы акча алыйм ди7 Колхоз төзелгән чакларда рәисләр кырда башкалар белән тиң эшләгәннәр мин дә эшләрмен. Печән һәм урак өсләрендә эшсез йөрүчеләр болай да * бихисап, миннән башка да. дим
— Булышсаң, бик канә дә. белмим шул Ир кеше эшләре әтиеңә « генә калса, тиз бирешер ул Инде кайчаннан бирле менә абзарлар тө- = зәтүдәи бушаганы юк. әниең дә кадак каккалап йөри, тәмам хәрабәгә - калган булган икән абзар-лапаслары *
— Борчылма син. әби. әти бу эшкә алынган икән — ныклап * уйлаган, димәк Минем әти бит ул' һәм синең малаең' Барысын да ’ җайга салгач, әти ике кулын кесәсенә тыгып, бариндай күкрәк о киереп кенә йөрер
Оныгының шаярту кушып сөйләве Сәрвиягә ошап куйды, шулай ® да сүзне уенга кайтарып калдырмады
— Әтиеңме соң инде кул кушырып кеше эшләгәнне тамаша кылып утыра торган кеше' Әйттең тагын син дә сүз!
— Шулай да борчылма син. әби. әйтәм ич. әти эшләячәк эшләрен элгәре уенда карышлап чыккан инде ул Аннары аның үз дигәнен кылмыйча калганы юктыр, һәрхәлдә, андый очракны мин белмим Омтылышлы үҗәтлеге белән бабайга охшагандыр
Галияр, урынсыз сүз ычкындыруын абайлап, тукталырга тыелгандай итте, ләкин болай эшләү бабасы турындагы сүзенә әбисенең игътибарын юнәлдерү булырын аңлап, туктамады Әмма көтелмәгән ишарәне әбисе сизеп алган иде
— Каян килеп охшатасың ди син әтиеңне бабаңа7 Мостафа бабаңны әтиең үзе дә хәтерләп бетерми әле аны. бабаң вафат булганда. әтиең сабый гына иде Әтисен Мостафа бабасына охшата икән, әй...
Сәрвия сүзеннән капылт туктады, үз сүзенең мәгънәсен, ягъни, бабай, дигәндә, кемне күз алдында тотуын. Галияр да аңлатмады Сәрвия карчык китеп барды. Галияр баскан урынында шактый озак басып торды Әбисенең әйләнеп каравыннан нигәдер курыкты егет Аңа әбисе карашын тоймыйча гына уйлану кирәк иде
Ачлыгына да. ялангачлыгына да чыдаган, хәтта кимсетүләргә түзгән, хаксызга җәзалауны күтәргән Сәрвия әби Ләкин ничек соң әле Сәрвия әби. шушы авырлыкларны күрүе өстенә. мәхәббәт һәлакә- тенә-көенеченә бирешмәде икән7 Нинди кодрәткә ия икән минем Сәрвия әби7
Дөрес уйлый иде Галияр. Сәрвия тормышның бихисап ачысын да татыды, мәхәббәте дә балкышланмады аның Дөрес болары Тик бер нәрсә — көенечле мәхәббәт Галияр фараз иткәнчә түгел иде Бу мәхәббәтне, ихтимал. Сәрвия һәм аның сөйгән егете үзләре генә белгәннәрдер Сәрвия дә. аның сөйгән егете дә. бер-берсен яратам дип әйтеп, бер-берсен сөендерә алмаганнар Их-х. әгәр Сәрвия сөйгән егетенең шушы яратам дигән сүзен бер генә тапкыр ишетсә дә ачлык- ялангачлыкларны. кимсетү-җәзалауларны ул җиңелрәк кичерер, аңа яшәве рәхәтрәк булган булыр иде
5
Кешеләрне күп тапкырлар ачуланырга туры килде Моназыйрга Үзенә буйсынучыларга түрә даим сабак укытырга аларны шул ысул белән кысып тотарга тиеш — Таукашта озак еллар төрле җи
тәкче урыннарда эшләгән Моназыйр Шәгаетовның мәсләге шундый иде һәм ул шушы иманын һәрвакыт тайпылышсыз тотарга тырышты Җитәкче һәрвакыт хаклы ягъни Буйсынырга тиешле кешенең каршы сүз әйтүенә юл куймады, үзеннән югары җитәкчеләр юлына аркылы басмады Үзеңнән түбәннәр белән әрепләшү, хәтта бәхәсләшү дәрәҗәсенә төшәргә һич тә ярамый иде аныңча, чөнки бу хәл ике якның тигезлегенә ишарә булыр иде Унбиш яшьлек Рәйсә белән сөйләшүдә нәкъ менә шушы мәсләген тота алмавына үкенде Моназыйр. Бу әрепләшү-бәхәстә ике як бер дәрәҗәдә булып кына да калмады, дөнья күрмәгән яшь кыз өстен чыкты хәтта
Нәрсә ди. әбине хаксызга җәфа чиктерүең өчен үзем җавап алам синнән, диме7 Әйтер, әлбәттә, рәис башың белән җебеп торып әйтергә юл куйгач, әйтмичә нишләсен'* Мине бик теләп төрмәгә утыртыр иде. әй. ирек куйсаң Юк шул, минем төрмәгә утыртырлык гаебем юк һәм беркайчан да булмады һәм булмас та! Аннары бит. вак-төяк гаебем табыла калса да. андыйлар өчен генә төрмәгә япмыйлар хәзер Җинаятең күренеп торса да. хөкемгә тартмыйча халык контроленә яки иптәшләр судына тапшыралар, ә аларга шелтә бирүдән яисә фәләнчә сум штраф салудан артыкка хокук тәтемәгән. Бөтен республика яки өлкә күләмендә җинаять кылган абзаларың да кисәтү сүзләре белән котылып калалар әле! Мин андый дәрәҗәдән түбән, алар кебек җинаять кылмадым. Кайберәүләр кебек хәрәмдә сылулар тотмадым, зинданнарга кеше салдырмадым. Гомумән, мин җинаятькә бармадым Юк инде. Рәйсә сеңелкәй, зурдан авыз ачарга сиңа юл куймам!..
Ләкин Моназыйр Рәйсәгә карата нинди чара күрергә кирәклеген, кыз дуамалланып чыгып киткәч, ялгызы гына бүлмәсендә утырганда да. секретарь хатын янына кереп, эш барышы белән кызыксынганда да. гәрчә бу уе башында кайнашса да. хәл итә алмады Рәйсәнең кирәкмәс сүзләр сөйләвенә чик кую әмәле, таудан төшкәндә бик гайрәтләнсә дә, уйлап-уйлап та нигәдер табылмады. Рәйсә киткәч, Моназыйр кәнсәдә озак тормады, монда бозылган кәефен монда ук төзәтеп булмас кебек тоелды аңа. Шуңа күрә секретарь хатынга
— Сорасалар, әйтерсең, өй тирәсендә вак-төяк эшләрем бар. Ашыгыч кирәгем чыкса, дәштерерсең,— дип кайтып китте ул Кайтышлый аны Ваһим очрап туктатты
— Моназыйр. хәл мөшкел.
— Нәрсә, эчү атналыгың тагын башландымы7 Ешайтасың. Ваһим абзый
— Тыясыңмы?
— Тыймыйм! Сине тыярга соң инде, үзең белмәгәч Әнә. Сәрвия нәселе Галияр минем урынны алмакчы Ул тыяр синең кебекләрне!
Моназыйр. чаттан борылып, өйләренә таба ашыкты, ләкин Ваһим аңардан калышмады, кем әйтмешли, аның үз хәле хәл иде. Моназыйр- ның рәислектән төшүдән куркуына игътибар итмәде
— Моназыйр. син хәстәрле кеше, маяга калдырган шешәң бардыр. Биш бәясенә дә сатып алырга риза' Уф-ф! Түзәр хәл-чама юк' Эшләтәсе эшең чыгар.
— Әйдә.
Бу чакыру, гәрчә илтифатсыз гына әйтелсә дә, Ваһимга коеп яуган боз астында шәрә тән торган кешенең кинәт парлы мунчага барып керүе кебек тәэсир итте, бер мәлгә күз алды караңгыланып торды, тез буыннары йомшап, чүгеп куйды, йөрәге тибүдән туктагандай булды хәтта.
— Өйгә кереп тормабыз,— диде Моназыйр Баскыч төбенә җиткәч — Ниса каз йолкыйдыр.— дип аңлатты —Аның быжгуын ишетәсе килеп тормый тагын. Хәзер мин кабарга берәр нәрсә кыстырып чыгам, син мунчага бара тор. Мунчага кичә генә яккан идек
Ә. Ниса җиңгәчәйне әйтәм. казны мунчада йолкымыймы соң’
Юк Ризыкны мунчага кертми ул.
Әйдә, миңа салкын мунчада да эчәргә ярый. Мин алланың кашка тәкәсе түгел Син дә хатыннан шүрлисең, ә. Моназыйр энем
Алай-й,— дип сузып кына каршы төште Моназыйр.— Хатыны алдында сыгылучы Моназыйрмы мин’ Кемгә тиңләвең мине? Ф
— Шаяртып кына әйтүем. Моназыйр энем. Беләм мин синең £ кемлегеңне. ф
— Шаярта' Шаяртырлык хәлең булгач, соң чиккә терәлмәгәнсең = икән әле! =
Мунча суынмаган, идәне кипшереп җитеп килә иде. чиста иде > монда. Ваһим. тәртип-чисталыкны күргәч, чүсинкәсеннән галошларын * салды да аларны ишек ачып алачыкка ташлады Моназыйр кергәндә, * тәбәнәк урындыкларның какшау аякларын кисәү агачы белән кага « иде ул Алар шул урындыкларны тәрәзә каршына куеп утырдылар 2 Хуҗа чүллидән калын конус стаканга яртылаш аракы салды, кулын * селкеп. Ваһимга күтерергә кушты Ваһим. аракыны калтыранып эчеп, йөзен җыерып, күзләрен йомып шактый торгач кына, тәрәзә төбендәге чынаяк тәлинкәсеннән коймак алып капты Моназыйр үзенә аракы бүлмәде Ваһим уң тезенә таянды, сул аягын сузып җибәрде
— Әйбәт.— диде һәм. кинәт кузгалып, башыннан бүреген салды да. аны матчага кагылган тырма тешенә элгәч, элекке халәтенә кайтып утырды.— Гел дә кирәкмәс төшкә тырма теше кагып куйгансың. Моназыйр энем. Матчага юан тырма теше кагуның хаҗәте юк Кирәкмәс төшкә кагылган чой. әй' - дип башын чайкады Ваһим һәм бүреген үрелеп чөйдән алды да янәшәсенә куйды
— Торсын Кыенламый. Хет тонналы нәрсә асып куй — бөгелмәячәк.
Моназыйр стаканга илле грамм чамасы аракы бүлде дә тагын Ваһимга эчәргә ымлады
— Үзең?
— Башта эчәсе килгән иде дә. хәзер теләк бетте Миңа карама син, миңа эшкә барырга кирәк булыр әле. Авыздан хәмер исе сизсәләр. Сәрвиянекеләр урынымнан чөеп кенә ташларга да күп алмаслар
Ваһим Моназыйрның рәис төшү ишарәсенә бу юлы да игътибар итмәгәндәй булды
— Миңа ярый, минем беркем алдында җавап тотасы юк,— диде Ваһим. эчкәч, коймак сыныгын чәйнәр-чәйнәмәс йотып җибәрде
— Миннән аракы сорап, кәнсәгә барышың идеме’—дип кинәт бүтәнгә күчте Моназыйр
— Анда ук барырга туры килмәде бит. үзең очрадың Авылда аракысы да бик сирәк кешедә инде аның хәзер, ә синдә бар икәнлегенә ышандым.
— Бурыч аласыңны онытмыйсың син. ә. Ваһим абзый' Хәтер шәп синең
— Бурыч, дип Минем синнән бурыч аласым юктыр ич
— Хәйләләмә! Шушы мунчаны салып бетергәч, мин сиңа, башка осталардан аерып, ярты куймаган идем Авылда сине, өмәдә катнашсаң да. соңыннан аерып сыйларга тиешләр бит Әгәр шушы тәртип сакланмаса. син аны бозган кешенең икенче гозерен тыңлап та бетермисең
— Моназыйр энем, синең бер нәрсәне уйлап караганың бармы соң: минем бит эшем дә башкалар эшеннән аерылып тора Шәп якка аерылып тора' Шулай булгач, ни өчен миңа хөрмәт тә аерым булмаска тиеш икән" Син гомереңә нәчәлник булган агай кешеләрне аерып карауга һәм үзеңә аерып карауларына күнеккәнсең Ә мин үземә аерым хөрмәтне осталыгым башкалар осталыгыннан өстен булуы өчен тиеш саныйм Шулай булгач, урынлы таләп
— Мин үземә хөрмәтне, әйтик, авыл советы рәисе булуым өчен генә таләп итәмме?
— Анысын үзең беләсеңдер. Кешегә бәяне сирәк бирәм мин. Анда да иң эл гере аның эшен бәялим
— Минем эшем начар барамы’ Халык өчен эшлим мин! Ә син үзеңә кирәкне генә каерып яшисең.
— һәркем шулай Син дә. Шәгаетов. үзеңә кирәкне генә кайгыртасың. Аннары килеп, бүгенге корамасында советыңның миңа хаҗәте юк Нишлим ди мин синең авыл советың белән? Нәрсә эш майтара аласыз соң сез? Ә хәтер мәсьәләсенә кайтсак, син дә хәтерсез түгел, мунча салгач, мине аерып сыйламавыңны исеңдә тоткансың.
— Шул бурычымны түлим менә.
— Әмма ярты урынына чүлли генә куйдың.
— Мин эчмим Ярты куеп мин дә эчсәм, сиңа барыбер шуның хәтле генә тияр иде.
Ваһим стена буендагы шешәгә карап алды, икегә бүлеп эчәрлек чамада бар икән әле аракы, иллешәр граммлап. Шулай да җитәр, стакан тутырып чөмерүләр заманы узды.
— Исәп итә беләсең.— диде Ваһим һәм башын селкеп көлемсерәде.— Артыгын чыгарасы түгел, әй! Саран! Кысмыр җан син! Дөньялыкта әйбер кызганма, тегендә баргач, бернәрсә дә кирәк булмаячак. Гүр ул кысан, әйбер-сәйбер тутырырга урын юк анда Син дөньялыкта рәхәт күреп кал. һәм хыял итеп! Тегендә хыял итәргә туры килмәячәк.
— Тукта мондый сүзләреңнән, Ваһим абзый!— дип ачуланды Моназыйр.
— Туктыйм соң. Минем бит ике дөньяга бер генә морҗа чыгарган чакларым да бар. Эчеп алганда. Ә сиңа ни өчен мунча салыштым мин — шуның сәбәбен беләсеңме? Син үзең чакырып эшкә кушмадың бит мине. Үзем килеп кушылдым. Сәбәбеме? Сәбәбе мондый. Шәгаетов. Безнең Таукашта хәзер синекеннән шәп йорт-җир юк. Хәтта Тимерша, үз кулы белән эшләсә дә, синнән уздырырга байлыгын җиткерә алмады. Таукашта мондый йорт- җир бөтен тарихына санаулы булгандыр. Шундыйлардан мин Рухан хәзрәт йортын, абзар-курасын гына беләм. Хәзрәтнең үз кулы эш белә иде. Аннары аңа Сәрвиянең әтисе Мостафа оста булышкан, мине һөнәргә өйрәткән Мостафа. Һәм менә хәзер Таукашта иң шәп йорт синеке. Әйбәт осталар эшләде, минем дә катнашым бар, хәер. Шушы балкып торган йорт-җиргә мескен мунча салып куйсалар, (өтен Таукашның ямен алырлар, дип куркып, син чакырмыйча да эшләшергә кушылдым мин, бик беләсең килсә! Аракы сыена калган адәм булып түгел!
— Ярап куйды бит әле аракысы да! — дип үз җаена сөрде Моназыйр.
— Әйттем бит, аракыңның ун бәһасен түли алам мин сиңа! Мунчаң да шәп чыкты, шунысына сөен син, Шәгаетов. Борынгы байлар мунчасы да болай шәп булмагандыр. Ә син шуның матчасына кирәкмәскә тырма теше каккансың да утырырга какшау урындыклар куйгансың. Гомердә булмаганны!
Ваһим. таянып, стенага терәп ясалган киң эскәмиягә утырды, тәбәнәк урындыкны, аягы белән этеп, шуның астына качырды Моназыйр эндәшмәде, башында бүтән уйлар иде бугай Ваһимның хәзер сөйләшәсе дә сөйләшәсе килә иде, ул тунын салды, ләкин аны җилкәсеннән төшермичә, стенага терәлде, маңгаена ябышкан кыска чәчләрен ышкып, янга сыпырды.
— Шулай. Моназыйр энем, йорт-җирең Рухан хәзрәт йорт-җи- ренә торышлы. Әйбәтрәк тә. Әмма, әйткәнемчә, хәзрәт үзе дә эшләгән иде. ә синең монда кадак та какканың юктыр, әнә шул тыр- 42
ма тешеннән башка, дим Аерма шунда Кирәкмәс төшкә — тимер чөй
— Чөй тегермән ташын күтәрә.
— Бу андый чөй түгел. Бу чөй — тукмак таләп итә торганы Як же Ярар, тыңлап кына утыр Ә, Моназыйр иптәш, чөйләр аермасы турында уйлаганың бармы синец9 Юктыр Чөнки хыялга чамалы кеше син. Мостафа абзыйга тиң кеше булмагандыр Таукашта. дим мин үзем, хыялга чумуда, дим Рухан хәзрәт йортына тиң булсын иде Таукашта һәр йорт, дип хыяллана иде Мостафа абзый, революция тигез байлыкка ирешү өчен ясалган бит. дияр иде Ә андый йорт әле хәзер дә Таукашта берәү генә, син генә салдыра алдың андый йортны Башкаларның, хыялга бай кешеләрнең дә. байлыгы җитмәде Сәрвиянең малае бер Тимерша ты-рыштырып килә. Мин үзем өметләнмим инде, яңа йорт салып изалануның кирәге юк хәзер миңа Тагын бер нәрсә турында уйлаганың бармы синең: Таукашта шәп йортлар элегрәк булдымы икән9 Әй, син белмисең лә. безнең авыл кешесе түгел лә син
— Нишләп Таукаш кешесе булмыйм ди мин9 Илле ел шушында яшим ләбаса!
Моназыйрны Таукаш кешесе санамауда бәхәсләшеп торасы итмәде Ваһим, сүзне бүтәнгә борды
— Их. тукмап та күрсәтте соң безне тормыш! Сугыш алдыннан шушы тып-тыныч, кешеләре әйбәт авылда, ялгыш сүз ычкындырмагаем. дип. дер калтырап яшәдек, сугышта газраил белән якалаштык Таукаштагылар ачка интеккәннәр Сугыштан соң аякка басып китә алмыйча азапландык, күтәрелебрәк карасак та. баш түбәсенә тондырып тордылар. Аннары, мактануга күчтек тә. барысы да ал да гөлгә әверелде, имеш .
Мунча хуҗасы эндәшмәде Ваһим сөйләгәндә, үзенең берничә мәртәбә искәртүенә эчкече останың битараф калуын ошатмады ул һәм үзе дә илтифатсыз булырга тырышты Шулай да Ваһимны сөйләүдән тыймады, куып чыгарса, йортын һәм каралтыларын салуда баш оста булган кешегә бурычлы калыр кебек тоелды — чүллидә йөз граммлап аракы бар. аны эчәргә Ваһим ашыкмый иде
— Их. хыяллар киселде шул! — дип тагын сөйләп ки те Ваһим — Таукашта һәр йорт балкып торырга тиеш иде минем хыялымча! Балта остасының шуннан да шәп хыялы була алмый Ә син, һәр сүзең саен киләчәкне кабатлап, авылда ничәмә еллар җитәкче урын биләп, шушы изге матурлыкны, ягъни революция кушканны оештыра алмадың Өстәвенә, мин авыл советы рәисе, дип күкрәк киерәсең! Авылны бетерүче икәнеңне белмисең' Кодрәтеңнән килсә. Таукашны чабуың белән томалар идең' Авыл өстенә тилгән булып кунган бәндә син!
— Ни сөйләгәннәреңне төшенәсеңме' Җавап
— Тошенәм! Кирәксә, җавабын да бирермен'
— Җенемне кузгатсаң, сиңа да управа табармын'
— Ай-Һай ла! Хәер, син кешегә кара ягарга оста җан Бу тарафта хыялга бай
Моназыйр моңа җавап кайтармады, тешләрен шыгырдатып куйды Ваһим да бераз сүзсез торды маңгаен угалады Бер мәлгә алар бер-берсен оныттылар Ниһаять, Ваһим йодрыгын йодрыгына бәрде. уфылдады да сөйләвен дәвам итте, офтануы сизелә иде Моназыйр. ни сәбәптер, аны бүлдермәде
— Хыял Хыяллар Мин бит бала чакта язучы булырга хыялланган идем' һәм булачак та идем Чын әгәр' Тормыш җай чыгармады. хәтта җиде класс белем белән калдырды Күңелдә кешеләргә сөйлисе күпме вакыйгалар тулып тора бит минем' Аларны мин хәзер дә күңелемнән сөйләп-шомартып йөрим Тыңла, бер
хикәямне сиңа сөйләп күрсәтәм Анда шәп йорт та бар Бәлки, ул синең йорттан, хәтта Рухан хәзрәт йортыннан да шәбрәктер. Таукашта ук булгандыр, бәлки, бу йорт Тик йорт хикәянең үзәгендә түгел. Күңелсез вакыйга, ачы вакыйга тасвир кылына минем хикәядә.
Айдашны куды Әбүсөгыт бай. Егетне тегермәннән менүенә чакыртып алды да. киеменә сыешмыйча, калтыранып бакырды.
— Чыгып кит! Ун. йөз. мең ялчы килер миңа! Китерермен дә1 Егет, имеш' Ябагай йолкыш! Анаң белән бергәләп ычкыныгыз! Байлыгыма сарылмакчы булган икән! Янә күземә буталсаң...
Язмышында хәвеф тууын, кызган кыршауның тормышын сытып кысарга торуын абайлап җиткермәде Айдаш Байның кимсетеп. хезмәтчесенең кешелеген аяк астында таптап җикеренүен, каушап, аңышмыйча. тыңлап торды Ялгызы калгач, лапас эчендәге утын яру бүкәненә утырып, куылуының сәбәбен эзләде.
Малай чактан ук шушы Әбүсөгыт байның аты-абзары тирәсендә бит, кулыңнан эш килмәсә. бер хәл икән, байның бөтен тизәген дигәндәй җыештыра — кол хезмәте, эт тормышы инде Нишләп ошамады әле Айдаш! Элегрәк Айдаш хезмәтеннән канәгать иде бит бай абзый.
Приказчиклар Айдаштан чагыштыргысыз рәхәт яшиләр, хәтта ара-тирә шәраблы мәҗлесләр дә ясыйлар, әрәмәлек буенда кичке уенны калдырмыйлар, кибетләрне, бай югында, соңлап ачкан чаклар була. Шулай да Әбүсөгыт аларны гафу кыла, соңгы вакытта гел Айдашка каныга Приказчикларга акчалата түли бай. ә Айдашка— калган ризык, тузган кием.
Әнисе картайган Ул да гомер буена Әбүсөгыткә көчен түккән. хәзер дә ике катлы йортны байбичәгә ошарлык-килешерлек итеп җыештырып тора, көн саен диярлек тау-тау керләрен уа. Кунар почмак бар иде әле үзе. тамак бер ашаудан икенчесенә ялгана иде.
Китәр анысы Айдаш, ялынмас Әбүсөгыткә. Моңарчы да байның мыскыллавына-изүенә сабыр холкы гына түздерде аны. Китәрләр, шахта якларына барып әйбәтләп урнашырлар да. әнисен өр-яңадан киендереп, үзенең дә өс-башын бөтәйтеп, кесәсен акчага тиенде- реп. туй хәстәрләгән ата-аналарны, егетнең дә егете бу Айдаш, аңа кызыңны бирү — үзе бәхет, дип әйттерерлек итеп, кайтып та төшәрләр. Себер якларына китсәң дә ярар иде. анда инде беләге таза кешегә эш муеннан, ди. акчасы да шәп төшә икән. Урман эшенә дә риза, алтын эзләргә дә була Тик үтә дә ерак, диләр инде ул җирләрне Аннары, әнисенең бөти кебек төреп тагып йөри торган, гомере буена җыйган биш тәңкә акчасы белән генә анда ук барып җитә алмассың шул Күмер шахтасы язгандыр инде безгә. Шахталарда үзебезнең татарлар да күп, ди
Әнисе:
— Улым, әллә соң Газимҗан байга ялланып карыйммы? — ди дә, әмма байлар алдында тез чүкмәячәк Айдаш моннан ары. Әбүсөгыткә бил бөгүе дә җитте, бик җитте һәммәсе дә бер тубал коелдыклары алар, байлар. Белдек, бик шәп белдек инде аларның кемлеген Әнисен күндерергә дә. иртәгә үк сәфәр чыгарга Сагындырыр инде сагындыруын туган җир. әмма түзәрбез. Гомерлеккә китү түгел, бер ел. күп дигәндә — ике ел юк. бер елдан барыбер дә әйләнеп кайтырлар Айдаш белән әнисе Каладан салага, пар ат яллап, тарантаска утырып кайтып керерләр Юк. атларны, барлык дирбиясе белән, калада ук үзе сатып алыр Айдаш Аннары авылда йорт салдырыр Аларның йорты авылда иң-иң матуры, иң-иң зуры булыр. Йортның ишеге, керер кешене каршылап, һәрчак ачык торыр Күрче, ә. ничек шәп көйләнәчәк бит эшләре! Читкә китү 44
турындагы уй башына нигә элегрәк кермәде икән7 Күптән инде йорт-җир тотып яшәрләр, тормышларын матур итеп корып җибәргән булырлар иде. Әнисе оныкларын иркәләп үстерер иде
Китәр Айдаш Ә Сөмбелә7 Кала Әтисе Әбүсөгытнең Айдашны куып җибәрүен беләме икән әле ул7 Бүген ишегалды тирәсендә бөтенләй күренмәде, көне буе бүлмәсендә утырды бугай Әллә әти- в сенең хөкеме белән килешәме Сөмбелә7 Бәлки. Айдашны яратмый- £ дыр да ул Торыр куышы булмаган Айдаш череп баеган Әбүсө- * гыт кызы Сөмбеләгә тиңме соң?1 Их. Айдаш. Айдаш, тиң түгел = бит син Сөмбеләгә! Аның сиңа җылы мөгамәләсе үзенчә мыскыл ® итеп кенә йөрүедер. Соңгы көннәрдә сирәк күренә башлады Сөм- * белә, очрашканда да салмак-басынкы исәнләшә, әти-әнисе киная- * сеннән шикләнәме, әллә инде Айдашның күңелен котыртып уйнау- * дан туйдымы? Нигә шушы Әбүсөгыткә ялландылар икән соң7 Сөм- - беләгә Айдашның гыйшкы төшмәгән булыр иде
Юк. болай әйтү дөрес түгел! Әле. уйласаң. Сөмбеләне яратуы 7 яхшы — яшәү күңеллеләнеп китте Сөмбелә дә яратадыр, яратмыйча буламы соң! Айдаш ярлы егет, әмма төшеп калганнардан түгел лә Их. киләсе сабан туена шахтадан балкып кайтып керер Айдаш. Әбүсөгытнең күзләре шар акаер Сөйләшә белер ул чагында бай белән, Әбүсөгытең дә күккә сикерә алмас, Айдашка «кияү» дип дәшәргә барыбер мәҗбүр булыр. Узынып-тузынып күрсәттең бу көннәрдә, бай абзый' Шулай да Айдаш теләгәнчә барыр дөньялар
Беркөнне Сөмбелә белән минем алма бакчасында күрешкәннән соң башланды синең үтә каныгуың, Сөмбелә әйткән иде аны, безне әни күргән, әтигә җиткергән, дигән иде
Бу кич Айдашның гомерендә иң-иң бәхетле чагы булган иде Әбүсөгыт бай җәйге кичләрдә табын әзерләтә торган, тирә-ягы җимеш агачлары белән төрелгән кечкенә аланлыкта җидегән йолдыз әйләнә башлаганчы утырды алар Сөйләшмәделәр дә диярлек үзләре Янында Сөмбелә утырганда шундыен да рәхәт икән ул — сөйләшмәсәң дә була, аның сулышын тою да җитә Сөмбеләнең су-лышы битеңне мәрхәмәтле сыйпый, йөзеңә мәхәббәт җылысы сеңдерә.
Сөмбелә Айдашның сызганган күлмәк җиңен тагын бер әйләндереп күтәрде
— Килешә сиңа, сызганган җиң, — диде
Аннары Айдашның яңакларын, иркәләү көткән күзләрен йомшак куллары белән сөйде
— Күзләрең якты синең, Айдаш. — диде һәм. егетнең иреннәрен татландырып үпте дә. сикереп торып өйгә таба йөгерде
— Сөмбелә!
Җавап ишетелмәде Әллә берәр агач төбенә качты гынамы соң7
— Сөмбелә! Тукта Китмә инде
Йортның бакча ягына чыга торган өйалды ишеген шыгырдатмыйча гына ачып кереп китте Сөмбелә, шудырып кына баскан аяк тавышын икенче катка менеп җиткәнче ишетеп торды Айдаш Их. барыбер дә. Сөмбелә туктамаса да. күңеле бөтен мәхәббәт дөньясына чумган иде егетнең!
Иртәгә китәсе бит инде. Сөмбелә белән ничек кенә очрашасы икән соң? Әбүсөгыт бай төшермеш иде. салган-салган — лаякыл исергәнче эчсен иде. ичмасам, йокыга түнәр иде аннары Айдаш, караңгы эленгәч. Сөмбеләне алма бакчасына чакырыр иде. тәрәзәсе турына барып, сандугач булып сайрап кына җибәрер иде Айдашның сандугачтай сайравын аңлап алыр иде дә коштай очып кына чыгар иде Сөмбелә
Кйч җитә инде Гашыйклар бәхетенә генә булыр изге төннәр
Туктале. Әбүсөгыт бай. синең «хәерче» дип кимсетүең белән
генә дөнья бетми, мәхәббәт хәерчелеккә киенми икән бит, яратышу — үзе байлык, синең алтын-көмешең мәхәббәт каршында чүмәлә генә бит ул. Ә мәхәббәт — зур кибән
— Айдаш'
— Сөмбелә!
Күзләр күзләргә мәхәббәт сөйләде.
— Мин... Без... китәбез.
— Беләм.
Килде, хушлашырга үзе килде аның Сөмбеләсе! Килде! Әмма бакча эчендәге кечкенә аланга түгел. Егетнең лапаста үзе генә икәнен күреп, шул аулакка керде ул.
Сөмбелә, җиң эченнән алып, Айдашка кулъяулык бирде. Айдаш кулъяулыкны тезләренә җәеп куйды.
Менә нинди була икән ул сөйгән кызның бүләге’ Читләрен кызыл җеп белән каймаган. почмагына чәчәк төшергән. Алма чәчәге Әнә, чәчәк элпәге ачылып тора. Чәчәкнең уң ягына әлиф суккан Монысы «Айдашка» дигәнне аңлата икән Икенче якта «С» хәрефен сырлап куйган—«Сөмбеләдән». Әйе. «Айдашка — Сөмбеләдән»
Күзләр вәгъдә биреште:
— Кулъяулыгым сиңа мине оныттырмасын!
— Мин кайтырмын!
— Мин көтәрмен!
Хушлашу аларга тирә-юньне оныттырган иде
— Ах. сасы чикмән, син әле мондамыни’ Күздән югалырга куштым бит мин сиңа!
Айдаш белән Сөмбелә Әбүсөгытнең үкерүеннән сискәнеп киттеләр. Егет кулъяулыкны тиз генә кесәсенә тыкты.
,— Иртән китәргә уйлаган идек, бай абзый, җыенасы-сугыласы да бар
— Алама, төенчек төйнәргә ничә көн кирәк сиңа! Бай кызына үрелгән, ә. Әбүсөгыт кызына гыйшкы төшкән, кулъяулыклы булган, ә! Теге юньсезе дә әтисенең исеменә тап төшерүдән тайчанмаган' Яратам, ди. Анысы да ахмак! Яраттырыйм соң үзеңә, кулларымның кычытуы тәмам басылганчы яраттырыйм!.
Әбүсөгыт исереклек җитезлеге белән Сөмбеләнең башын төйде. аны кулларыннан тотып селтеп ыргытты, кызы буралы абзар нигезенә кайшалып ишелеп төште. Айдаш аларның арасына керергә өлгерә дә алмыйча калды. Аннары Әбүсөгыт бай, йодрыкларын яшендәй уйнатып, Айдашка ташланды һәм егетнең бугазыннан эләктереп тә алды. Айдашның капылт тыны кысылды, ава башлады Әмма тезе белән Әбүсөгытнең эченә тибеп өлгерде. Бай бүкән төбенә бөгәрләнеп төште.
— Бай абзый, акылыгызга килегез, нигә Сөмбеләне кыйныйсыз? Аның ни гаебе бар? — Айдаш Сөмбеләгә таба атлады. — Сөмбелә, кереп кит моннан тизрәк. Сөмбелә ., һушын җуйган. Их, Әбүсөгыт бай, Сөмбеләне нигә кыйнарга инде’.
Бай бүкән читенә чабылган балтаны алды.
— Үтерәм! Чабам! Җир йөзендә бер хәерче кимегәннән дөнья бетмәс!
Айдаш, аның селтәнгән кулын һавада ук тотып алырга җитешеп беләген кысты, балтаны ычкындыртты.
— Бай, тукта...
— Бугазыңны чәйнәп...
һәм Әбүсөгыт тешләре Ъелән Айдашның бугазын эләктерде Егет аның башын этәрә, әмма тешләр ычкынмый Айдаш бармакларын Әбүсөгытнең бугазына батырды.
Әбүсөгыт ыңгыраша, ә тешләрен чәйни.
Айдашның башы артка ташланган, ә бармаклары байның муенына батып кергән.
Әбүсөгыт чүгәли башлады, ә тешләрен ычкындырмый, инде ычкындыра алмый — Айдашны үзе белән җиргә өстери.
Айдаш бармакларын ычкындырмый, инде ычкындыра алмый — бөтен гәүдәсе белән Әбүсөгытне аска баса *
Күзләргә берни чалынмый Алар лап итеп җиргә авалар Теш- = ләр һаман тирәнрәк бата Бармаклар һаман ныграк кыса. Әбүсө- * гыт ыңгыраша. Айдаш гырлый Тешләр үткен. Бармаклар көчле. -
Кинәт икесе дә чалкан кайтарылып төшәләр.
Сөмбелә күзләрен ача, әмма лапас эчендә уйнаклап узган * хәвефне башта төшенеп җитми Әнә. әтисе белән Айдаш, нигәдер, х янәшә сузылып ятканнар. *
Әтисенең йөзе күгәргән, җыерчыклы маңгаенда тир тамчылары Z тап калдырып кибә. Авыз читләрендә алсу кан оешкан Иреннәре £ бүлтәеп, авызы ачылган
Әти кеше, син Сөмбеләгә тормыш бирдең Үзең тормыш биргән s кызыңнан бәхетен нигә кызгандың9
Айдаш. Күзләре йомык. Муен итләре өзгәләнергә җитеп салынган. Кулъяулыгын кесәсеннән алырга көче җиткән, ярасын сөрт- мәкче булгандыр. Кулъяулык кыскан кулы күкрәге өстендә катып калган
Айдаш, син Сөмбеләгә мәхәббәт бүләк иттең Мәхәббәтнең бәхетен дә нигә бирмәдең9
Туктагыз әле, ни соң бу9 Әллә инде Әллә инде әтисе дә Айдаш та...
Куркыныч күренеш Сөмбеләнең аңын, ачыкланып җитәргә ирек бирмичә, тагын томалый Ул әтисенең һәм сөйгән егетенең арасына тезләнә, кулларын күккә суза:
— А-а-а...
Ваһим. бераз тынып торганнан соң
— Хикәя менә шушы.—дип әйтеп куйды.—Әбүсөгыт байның йорты монда тәфсилләп тасвир кылынмый. аның ике катлы, бакча якка аерым ишеге булуы гына әйтелә. Әмма ки ул гаҗәеп булган Хыялың белән күз алдыңа китер син аны. Шәгаетов! Башың эшләсә! Ерткычлык турындагы хикәяне мин сиңа атап чыгардым Ә хатының Гөлниса — изге кеше, Сөмбелә кебек гөнаһсыз Хәйрел-бәшәргә багышлап хикәя чыгарасым бар әле минем, шагыйрь җанлы Гөлниса Хәйрелбәшәргә багышлап!
Бу тупаслыкка да Моназыйр битараф калды
— Әбүсөгыт байның йорты кайда икәнлеген дә белмиләр икән хәзер Рухан хәзрәт нигезе дә бетте Синең нигез кайчанга чаклы торыр — билгесез. Әбүсөгыт байның нигезе нигә беткән9 Чөнки йортның баш хуҗасы игелек дигәнне белмәгән Кешеләрнең бугазын син тешләрең белән чәйнәмичә өзәсең. Синең йортның да нигезе корыр. Нәтиҗә ясыйк: Таукашта мин белгән өч шәп йорт- к ураның икесе — Әбүсөгыт байныкы һәм синең йорт — хуҗаларының игелек белмәвеннән бетә Ә өченче йорт, хуҗасы Рухан игелекле булса да. бетте. Аны син туздырдың Әбүсөгыттән бер аермаң шунда. Ә-ә. Шәгаетов, син Айдаш белән Әбүсөгытнең кайсысы урынында булыр идең, шулай да9
— һе. ниткән тиңләргә маташу бу тагын91 Шуны беләсең киләме. хыялый абзый91 — дип мыскыллап әйтте Моназыйр — Бел соң. ләкин яңа хикәялек сүз ишетмәссең Кайсысы урынында булсам да. мйн үлМәгән булыр идем'
— Син аларның берсе дә була алмыйсың' Алар, ерткычлыкка җитсәләр дә, ачыктан-ачык сугышта үләләр Ә синең ерткычлыгың
яшерен' Димәк, син аларның уртасына да гөнаһсыз булып баса алмыйсың' Мин Әбүсөгытне дә. Айдашны да акламыйм. Аларның язмышы — үзе фаҗига. Алар ерткычка борынгы заманда әверелгәннәр Ә син бүген, дөнья алга киткән заманда, ерткыч! һәм ниндие әле'
— Син авызыңны чамалап ач. яме!
— Чамаланган! Куркытма* Малай чагыңнан ук Рухан хәзрәтне сөргенгә җибәрттердең! Сәрвияне төрмәгә тыктың, баласын ана сөюеннән аердың!
— Кем9 Минме?!
— Син! Тагын саныйммы синең корбаннарыңны?! Санап кына калмам, исбатлап та күрсәтермен. Сөйләшкәндә тавышың да дың- гырдык юлда буш машина әрҗәсе чыгарган тавыш кебек икән бит синең! Моңарчы шуны аермаганмын, саңгырау колак мин. Без, Таукаш кешеләре, җебегәннәр булдык, синең әшәкелекләреңә илле ел буена түздек. Авыл кешеләренең баш түбәсендә малай чагыңнан биедең син, ерткыч җан!
Ваһимның ярсуы чиктән ашып килә иде, хәтта Моназыйр аңа каршы сүз әйтергә куркынып калды. Ваһим шешәдәге аракыны стаканга горгылдатып бушатты. Бер кулына шешә, икенчесенә аракылы стакан тоткан килеш, иреннәрен кысып уйланып торды да. шешәне һәм стаканны мич авызы алдындагы ташка томырды.
— Таукашта һәр яктан килешле бер йорт-җир булсын, дип эшләштем мин! Шуның сиңа булуы бик тә кызганыч! Хәер, әйтәм ич. авылда башка берәүнең мондый йорт салдырырга байлыгы җитмәячәк иде. Тик синең йорт-каралтыларың төссез күренә. Үз кул көчем керде, югыйсә, шулай да төс бирә алмадым. Дөресе — мин биргән төсне синең күләгәң каплый, кай төшенә генә карасаң да. шул төшне күктә канат какмыйча очкан тилгән күләгәсе томалый да ала Җитте' Авыл башлыгы булуыңнан чөябез сине! Әмма шуны бел мин сиңа беркайчан да ялланмадым! Ә син мине ялчы итеп тоясың икән! Мунчасына чакырып сыйлый, имеш! Өенә чакырырга җирәнә! Мә. җирәнсәң!..
Һәм идәнгә косык җәелде. Ваһим. мунча ишеген шартлатып ябып, кече капканы төбенәчә ачык калдырып чыгып китте.
Галияр янына шуннан соң тынычланып җитмичә кергән иде Ваһим Солдаттан бүген генә кайткан егет белән күңелен бушатып сөйләшмәкче иде Барып чыкмады нияте. Махмырдан чатнаган башы мунча хуҗасы салып биргән аракыдан соң җиңеләеп торган арада хикәясен сөйләп алуы Моназыйрның яшерен ерткычлыгын күрмәскә тырышудан иде Тик кабынып-ярсып китүдән аракы да, Моназыйрның явызлыгына күз йомарга тырышу да тыя алмады Галиярдән аракы соравы да шул ярсуын басарга теләүдән иде Ләкин аның ярсуы еәбәбен Галияр сизмәде. Ваһим үзе аңлата белмәде. Моназыйр мунчасында утыруы күз алдыннан китмәгәнгә күрә, солдат егет белән сөйләшүе кырт-кырт һәм мәгънәсез чыкты...
Моназыйрның хатыны Гөлнисаны авылда тыныч холыклы итеп беләләр. Ул беркайчан да кешеләр алдында чәпчемәде, өйдәге сүзне урамга ташымады, урамда ишеткәннәрен өйгә алып кайтмады Баштарак Таукаш халкы. Моназыйр кылган әшәкелекләрдә хатынының өлеше бардыр, дип шикләнә иде. Гөлниса-Ниса исә моны шик дип түгел, бәлки, иремне яратмаганга күрә миңа кырын карыйлардыр. дип бәяләде, халык акны карадан үзе аерасына ышанды. Өстәвенә, ире Моназыйрның башкалар язмышы белән уйнавын баштарак күңеленә дә китермәде. Бала чактан ук гайбәт ише пычраклыклар аңа ят иде. аларның гаиләсендә турыдан бәреп сөйләшүдән бүтәннән, ягъни әләк-гайбәтне белмәделәр Пенза ягы кызы ул, Моназыйр аның белән армиядә хезмәт иткәндә танышты. Моназыйр хезмәт срогын тутырып кайтып киткәч, алар хат алыш- 48
тылар Егетнең ярату турындагы сүзләрендә самимилек тойды кыз. явызлыкның чаткысы да сизелмәде хатларда Моназыйр. армиядән соң ике ел бригадир булып эшләгәч, Нисаны килен итеп алып кайтты Бу вакытта абыйсы. Моназыйр белән ачуланышкач. Таукашка син исән чакта кайтмам, дип. Урал ягына чыгып киткән иде Ниса кайнанасы белән ике еллап яшәп калды. *
Баштарак авыл кешеләре Нисаның сөйләшен аңлап җиткерми- г ләр иде. яшь килен безнең яклар сөйләшенә тиз өйрәнеп алды ф тагын, үз тирәсе хатыннар аның бу сәләтен мактагач. Тукай сүз- - ләрен кабатлап, җенесен бу зат мишәрдер. Хәйрелбәшәрдер, дип = мактанып та куйган иде. адәмнең затлысы булам мин ягъни *
Шунысы гаҗәбрәк булды Моназыйрга: Ниса. Тукай җиреннән * еракта туып үссә дә. шагыйрьне Моназыйр белгәннән күбрәк белә 1 иде Ләкин үзенең бу очракта артта калуына пошанмады Моназыйр. - бүгенге заман Тукайга бәйләнешле түгел, социализм хәзер, дип £ үзен тынычландырды Бүгенге заманның кануннары үзгә әнә « шул кануннарны белү кирәк ягъни
Төрле эшләрдә йөрде Ниса, җитәкче хатыны булуына иркәләнеп эшкә чыкмыйча калмады һәр елны кыш уртасында Пенза ягына кайтып-барып килделәр, ире ык-мык торса балаларын алыр иде дә юлга чыгар иде Моназыйрга ялынмады Хәзер дә шулай Ә җәен, сабан туена. Нисаның туганнарыннан берсе булса да килә Туган ягы белән элемтәне өзми Таукаш килене Ниса Шунысы сәер менә, авыл халкы Гөлнисаны Таукашка килен итеп кабул итсә дә. аның ире Моназыйрны хәзер дә Таукаш кешесе итеп санамый Аңлавы кыен моны. Кешеләр Нисадан Моназыйрның хәлен белешмәделәр. Моназыйр алдында Нисаның исемен телгә алсалар, бу аларга Таукашка ерак Пенза якларыннан килен булып төшкән Хәйрелбәшәрнең исемен таплау булыр кебек иде
Нисаны изеп яшәгәнме Моназыйр. әллә Моназыйрны Ниса беркайчан да санга сукмаганмы — билгесез иде болар Ниса белән Моназыйрның үзара мөнәсәбәтенең нинди булуын осталардан эш эшләткәндә генә ачыклау да мөмкин түгел иде Бүтән чакта аларның йортына аяк басучы сирәк иде. Ниса үзе авылдагы һәр өйне эченә кереп күрсә дә. авыл апаларын үзе нигәдер чакырмады Кыскасы, аларның гаилә тормышы авылның күз алдында акмады
.. Моназыйр косыкны ачулана-сүгенә җыештырды Моның барыбер үзенә калачагын — Ваһимны чакырып мунча идәне юарга мәҗбүр итеп булмаячагын, хатыны да җыештырмаячагын белә иде Моназыйр үзе өенә нибарысы өч тапкыр исереп кайтты, өчесендә дә. ишегалдына чыгып җитә алмыйча, өйалдының эчке баскычын косып пычратты Ниса эндәшмәде, юарга да ашыкмады, кипкән пычракны кырып чистартырга Моназыйрның үзенә калды
Иренең Ваһим оста белән кайтуын тәрәзәдән күргән иде Ниса. өйгә керәләрдер, дип. йолкып бетермәгән казны ләгәне белән мич артына куйган иде Моназыйр калган коймакны эндәшмичә генә алып чыгып киткәч, тәрәзә яктысына кире күченеп, каз йолкуын дәвам итте Ваһим останың кече капканы төбенәчә ачык калдырып китеп баруын күргәч, аның ире белән ачуланышуын абайлап алды. Моназыйрның авыз эченнән мыгырданып, диванга сузылып ятуы да ике арада сүзнең кәеф бозардае булуына дәлил иде Ниса казларны агач келәткә терәп салынган кирпеч сарайга чыгарып урнаштырды Шуннан соң гына иренә
— Сиңа әйтәм. Казанга барасыңмы әллә син’’ — дип сүз кушты. — Балаларны әйтәм. каздан яңа шәбендә үк авыз итәрләр иде Бик һәйбәтләп симергән казларыбыз Хәзер үк китсәң, иртүк әйләнеп тә кайтырсың. Казан ерак ара түгел
— Ничек барыйм ди мин бүген9! —дип әйләнеп ятты Моназыйр.
— Ничек барасың — утырасың да барасың Автобуслар авыл башыннан үтә.
— Эш көне бүген.
— Диванда аунап ятканчы, диюем иде. Балаларга сый тәме белән ирешсен, дим. Т^ктале. сау-сәламәт килеш нигә сырхауга әйләнеп барасың әле син9 Тор соң, әнә чәй эч тә лапас авызын капла Шуңа дип алган такталарың аркылы-торкылы ята. Йә эшеңә бар.
— Эшкәме9 Рәислектән төшерергә җыеналар. Өй каравылчысы булып китмәгәем әле.
— Сине чыгаралармы9!—дип гаҗәпләнде Ниса Ул моны каты ук кычкырып әйтте, ә йөзеннән елмаю чаткысы күренеп узды. — Ай-Һай ла, чыгара алырлармы икән сине, җитәкче эшкә тумышың- нан береккән кешене Ваһим картка сине постыңнан төшерү кирәкме9 Аңа авыл советы әллә бар, әллә юк — балта тотуыннан бүтәнне белмидер лә ул.
— Ничек кенә белә икән әле! Әллә кайчангыларны казып чы- гармакчы абзаң! Сәрвияне син утырттың, дип тә бәйләнмәкче.
— Нигә мескенләндең әле? — дип кинәт усалланды Ниса. — Дөресне әйтү бәйләнү була диме?
— Нәрсәсе дөрес!9
— Сәрвия апаны утыртуың соң. Әллә авылда шуны белмәгән- нәрдер дисеңме9 Белмәгәннәр ди сиңа1 Кулыңның гарипләнүе дә Сәрвия апа трактор тимере белән сукканнан соң бит синең.
— Нәрсә-ә?!
Диваннан сикереп үк торды Моназыйр, хәтта хатынына таш- ланмакчы булды. Ләкин Нисаны мондый кизәнүләр белән генә өркетеп туктатырга мөмкин түгеллеген онытып җибәргән икән ул. Ниса, кинәттән ачылып, тезәргә кереште.
— Нәрсә дә нәрсә! Сәрвия апа төрмәдән кайтып тракторда эшләгән вакытны хәтерлә әле! Тракторны төзәткәндә, басуда, алга иелгән Сәрвия апаны, үзең төрмәгә утырткан Сәрвия апаны арттан килеп көчләмәкче булган син түгелме соң? Айгыр булган Моназыйрың! Сәрвия апа кулыңа шунда тимер белән тондырган бит инде Ат дулап, тарантастан егылдым, дип, мине гомер буена алдап йөрисең.
Акланырга сүз тапмады Моназыйр, уфылдап кына куйды.
— Шулай ул. Моназыйр, тормыш дигәнең. Кылганнарыңа җавап бирмичә, тамталга качып китә алмыйсың. Хәтта җәһәннәм капкасын ачмыйлар икән гөнаһыннан ваз кичмәүчеләргә. Замана үзгә хәзер, акны төгәл аерыр чак җитте Сине халык үз алдына бастырасын көтеп йөри идем мин, ә син шушы хөкем килерен көтмәдең Сәрвия апаны гасый ясамакчы булган икәнсең, айгыр булып атланмакчы булгансың. Гөнаһ җыюдан тыелырга көче җиткән Сәрвия апаның!
— Гөнаһсыз Сәрвия. — дип мыскыллап кыстырды Моназыйр. — Бердәнбер баласы Тимершасын уйнаштан тапты синең гасыйсыз Сәрвияң!
— Тапсын! — дип кычкырды Ниса. — Гомеренә ялгыз калырга тиеш идеме ул9 Сугыштан егетләр кайтмагач, ир күрмичә, бала үстермичә калырга тиеш идеме? Ул да тормышка бер генә килгән Тудырган Тимершасын, беркемнән дә ярдәм таләп итмичә үстергән Хәзер, әнә, нинди игелекле гаилә башында тора Тимерша.
— Игелекле. Шул Тимершаның кызы Рәйсә һәм малае Галияр белән ачуланышып бозылды минем бүген кәеф' Аннары Ваһимы
— Галиярмы? — сискәнеп бүлдерде ирен Гөлниса —Кайткан-
мы’ И-и, рәхмәт төшкере. исән-сау кайткан икән балакай' Әфганс- таннан исән кайту бәхет инде ул
— Исәнлеге әле..
— Син моннан соң Сәрвия апа нәселенә тел-теш тидерәсе булма' Таукашта иң изге кешеләрнең берсе әле ул Сәрвия апа Тимершаны табып дөрес иткән Менә мин дә синнән ике малай белән ике кыз тап- * тым Әмма үземне Сәрвия апа белән бер күрәм Чөнки син балаларга = ата була белмәдең Менә шулай. Моназыйр. без ят кешеләр булып ф гомер иттек Сәрвия апа дәрәҗәсеннән без түбән, сугыштан соң ир - чыкмаячак заманда аның бала табуы гөнаһ түгелдер, синең белән = мин зуррак гасыйлар
— Телеңне тый. дим1 Чалуга мәтәлеп барасың бит'
— Мәтәлмәм1 Мәтәлсәм дә. торып юлга менәрмен Чалуга төшү = таудан тәгәрәү түгел. Әле күптән түгел генә тау башында күренә и идең Мин сине, гөнаһларын чиста карда юар өчен, тәгәрәп төшәргә £ менде микән әллә, дип шиккә дә калган идем Кирәкмәс эшләрең күп ® булды синең. Моназыйр Шундый эшләреңне өйдә дә хисапсыз кылдың бит инде Мин түздем Тормышка кагылган чөй кебек булып тоеласың син кайчакта Үзең дә кирәкмәскә чөй кагу гадәтеңне гел куасың. Йә. мунча матчасына кем тырма теше кагып куя ди инде9' Кирәкмәс төшкә Шулай да үз тәнеңне чебен тешләгән хәтле дә авырттырасы түгел син Таудан тәгәрәмәдең, тәнең авыртудан курыктың
— Көлмә!
— Көлмим Тормыштан тәгәрәүне таудан тәгәрәү белән алыштыра алырсыңмы икән тик7 Булмас шул. булмас Тауга менгәндә адымнарың мескен иде, беренче бозаулаган тана сыер бозавы — сараяк бозау адымы кебек иде атлауларың Төшкәндә, чонтык эткә охшатасым килде сине Чонтыкның нәрсә икәнен беләсеңме9 Койрыгы киселгән хайванга чонтык диләр
— Мин хайванмы9!
— Түгел! Хайван булсаң, куркуыңнан койрыгыңны кысар идең, тумыштан койрыксыз булмасаң Ерткыч син! Озын койрыклы ерткыч чонтык эт түгел!
Тышкы кыяфәте белән Таукашта иң күркәм һәм мәһабәт йортның хуҗасы үзен башкалардан күбрәк белүче кеше — хатыны чыгарган хөкем каршында көчсез иде Ул үзен ара-тирә аңын югалткан кебек тойды, шундый чакта хатынының сүзе аның йөрәгенә тавышсыз гына барып кадалды, хатынына нигезле җавап оештырырга зиһене җитмәде
— Алайса, нигә минем белән яшәдең соң син9 — дип акрын гына әйтте Моназыйр. Бераз вакыт узды, Ниса эндәшмәде — Нигә хәзер минем белән яшисең, алайса9
Иренең мәсьәләне хәзерге заманга күчерүенә Ниса җавапсыз калмады.
— Яшим мин синең белән, яшим, ялгызымны калдырыр, дип курыкма Яшь чагым булса, өстәвенә хәзерге акылым булса, ике дә уйламыйча ташлап китәр идем Хәзер нишли алам соң Таукаш кешеләренә һәм миңа син китергән хәсрәттән мине малайларым кызларым. оныкларым булуы коткара Сәрвия апага да Тимершасы һәм оныклары сугыш җәфаларын, синең кебекләрнең әшәкелеген оныттырып торадыр Сугыш ир затын кыргач. Сәрвия апага Тимершасын табарга менә ни өчен кирәк булган Ә сиңа. Моназыйр. бер генә чара кала Таукаш кешеләреннән гафу үтен син Гафу итсәләр, калган гомереңне кешечә яшәрсең, ичмасам Мине, балаларыңның анасын, гомер ахырында булса да кешегә санарсың, ичмасам Син бит миңа моңарчы чүре итеп карадың, үземнең дә сиңа хезмәтче булудан котылырга көчем җитмәде Хәзер генә мин синнән аерылып китә алмыйм инде, соңладым, бик тә соңладым Син үзгәрсәң, берничә ай
гына булса да рәхәтләнеп яшәп калыр идек. Башкалар гафу итсә, мин гафу итәм сине. Моназыйр! Алар гафу иткәнче үк гафу итәм мин сине. Моназыйр Ирем бит син минем Сора, башлап Сәрвия ападан гафу сора. Фани дөньяныкы монда калсын, диген. «Галиябану» көен башка көйгә кушып көйләгәнең өчен мин утырттым сине, диген...
Моназыйр калтыранып башын күтәрде. Нисага карап торды: хатынының күзләрендә ялвару да. үз итү дә сизелә иде.
— Кем каршында гаебең булса, аның алдына ‘тезлән, гафу сора. Синнән җәфа чигүчеләрнең мәрхүмнәре дә бар. Зиратка кер дә алар- ның каберләрен үп. Тик берсенең каберен таба алмассың. Рухан хәзрәтне әйтәм. Аның утыртылуына син гаепле булган, аның бер сүзен тиешсез урында кабатлагансың. Монысын әле син явызлыктан да эшләмәгәнсеңдер. аңышмыйча әйткәнсеңдер, аңышсаң да, малайлык акылсызлыгы булгандыр анысы. Рухан хәзрәт сиңа ачу тотмаган бит. сине, балалыктан ялгышкан, дигән; Сәрвия апа Рухан хәзрәт белән сөргендә очрашкан бит. Моназыйр. дим. тауның кашында түгел бит синең урының, авыл кешеләре каршына чык та тезлән, башыңны иеп тезлән' Бүген җае да чыгып тора бит. клубта Галиярны каршылау кичәсе булачак бит инде Үтенәм синнән. Моназыйр, үтенәм... Бәхетнең нәрсә икәнлеген мин дә татыймчы!..
Шуннан соң алар сәгать чамасы бер-берсе белән сөйләшмәделәр, Моназыйр түр өйдә диванда кузгалмыйча утырды; Ниса, тынычлана төшеп, йорт эшләрен караштырды, аяк өсте генә өзә-төтә бер чокыр чәй эчеп алды, ирен чәйгә чакырмады, ирендә чәй кайгысы юклыгын белә иде.
— Әйдә. Казанга бергә барып кайтыйк. — дип. түр өйгә керде Ниса. — Әйдә, чыннан да' Мал-туарны карарга күршеләргә әйтәм. Казанга тагын өч автобус узасы бит әле бүген. Кайсысына чыксак та, юлда бастырып калдырмаслар Оныкларымны бик сагындым. Син дә сагынгансыңдыр ич инде... И-и сөенешерләр соң. безне бергә күргәч!
Ләкин Моназыйр башын чайкады.
— Алайса, мин үзем генә барып кайтам Яме. дим, Моназыйр? Ире акрын гына баш какты
— Пешкән ризыклар бар. яме. Күчтәнәчне яңа шәбендә тапшырыйм. дим. Балалар сөенсеннәр әле. Син инде мин әйткәннәрнең кайберләрең оныт та. яме. Дуамалланыбрак киттем шул. Хатын-кызның акылы инде тагын, аның барлык сүзен колакка алырга да ярамый Илеңне сатмадың син Илен сатучылар да булды болганчык заманнарда Синең күңелең яхшы да була белә. Шулай булмаса. сине гомерең буе җитәкче эшләрдә тотмаслар да иде. Балаларга синнән сәлам әйтермен, яме. Кайтып йөрергә җыенмасыннар, шимбә-якшәм- бегә әтиегез үзе килә, диярмен. Сиңа да тынычлык кирәк инде, ал юк. ял юк. авыл да колхоз, колхоз да авыл Ерак сәфәрең — район үзәгенә, бөтенләй дөнья күргәнең юк. Җитәр, монда сөрсеп яту. курортта ял итәргә сиңа да тиештер. Ә-ә, аннары, ни дип уйлап торам әле. автобуска чыгышлый, юл уңаеннан, дим. Галияр белән күрешеп китәрмен, дигән идем Сәрвия апаның да хәлен белешүем булыр. Карале. Моназыйр. дим. Галиярны каршылау кичәсенә чыкканчы, мичкә ягып ал. яме т’лобалар суынып беткәнче, дим. Төнлә үзеңә салкын булмасын. Газ плитәңне яндырган килеш калдыра күрмә Тагын нәрсәләр әйтәсем бар икән соң? Бетте бугай. Ярар, әйбәт кенә тор. Иртәгә иртүк кайтып җитәм мин. яме
Моназыйр, хатыны сүзләренә ризалашып, тагын башын кагып утырып калды. Ялгызлык баса башлагач, бер өйдән икенчесенә йөренде Кинәт башына, тау башына тагын менеп төшәргәме әллә, дигән уй килде.
Нәрсә ди хатын, сараяк та чонтык. диме’ Әйтеп кенә бетермәде, менгәндә дә. төшкәндә дә бозау идең син, дияргә булгандыр исәбе Менгәндә — яңа туган бозау, төшкәндә — койрыгы киселгән бозау Барыбер бозау. Моназыйр тилгән икән, бозау икән Тилгән кушаматы ярасын да ди әле. ә бозавы нигә ди миңа9 Кешегә кайчан һәм ни өчен бозау диләр инде? Үзен яклый алмаганда һәм башка очракта жебеп төшкәндәме9 Юк. хатын минем таудан төшүне эт төшүенә тиңләмәк- че булган, төшкәндә дә мине бозау итеп күрсә, турыдан ярып салыр | иде моны Хәйрелбәшәр. Туктале. ул бит мине чонтык эт итеп күрергә * теләгән генә, ә күрүен бозау итеп, аның да сараягы итеп күргән була = түгелме соң9 Начар нияттән әйтмәде бугай ла боларны Ниса минем 5 Гөлниса Хәйрелбәшәрем Алай.
X
Гомерең буена кеше сүзен кирегә борырга гадәтләнгәч, бу гадәт- х не тиз генә онытуы кыендыр шул. Моны бары тик көчле кешеләр re- Z нә кыла аладыр. Үз хатасын төзәтергә көче җиткән дошманың да £ хөрмәткә лаеклы Моназыйр ирештергән сүзләрне Рухан хәзрәт аңа я мәчет манарасын төшергән көнне икенче мәртәбә очрашу вакытын- * да әйткән иде Хәзрәтнең "авылның башын кисү турындагы сүзләрен онытмаган Моназыйр, ә хата төзәтү турындагы хикмәтле фикерен исендә тотамы икән Тилг тефү! Шәгаетов1
Моназыйр бусагада туктап калды һәм. каты ук кычкырып, ишек яңагына
— Бозаумы91 Минме?!—дип китереп сукты —Бозауны күрсәтим соң мин сезгә!
Ул, кабаланып, сугым пычагын алды, өстенә дә кимичә, ашыгып, өйдән чыгып, абзарга керде дә майда туган коба бозауны бакчага сөйрәде, аякларын бәйләп, җилтерәтеп екты, муенына пычак та салды
Шул чакта хатыны тавышы ишетелде
— Моназыйр. дим. сиңа әйтәсе сүзем калган икән Моназыйр. кайда соң син9 Ой ишеген ябарга оныткансың Моназыйр. ашыгам бит Әле минем Сәрвия апаларга да керәсем бар
Голниса-Хәйрелбәшәр. абзар артында чалынган бозауны һәм кан тамып торган пычак тоткан Моназыйрны күреп, өнен югалтты Озак торгач кына аның күз алдыннан томан таралды
— Кеше түгелсең икән! — дип сузды Гөлниса. — Мин бит бу бозауны сәдака итеп бирергә ниятләгән идем Сәрвия апага Рухан хәзрәт синең гөнаһларыңны кичерсен өчен Шуны әйтеп, сине сөендерергә кире борылган идем
Моназыйр тезләнгән җиреннән торды, пычактагы канны чүсин- кә Кунычына каты ышкып сөртте, хатынына таба сүзсез генә атлады Голниса-Хәйрелбәшәр урыныннан кузгалмады
— Минем хатын сәдака өләшмәячәк! Сәрвиягә сәдака бирә, имеш' Әнә, бозавың — каргаларга сәдака' Мин беркемнән дә гафу үтенмәячәкмен! Мин бозау түгел'
Хатыны янына җитмичә туктады Моназыйр Гөлниса баскан урынында каткан кебек тора бирде
— Әйтәм аны соңгы вакытта дингә авыша башладың. Сәрвиягә сәдака бирү икән ниятең! — дип тагын кызды Моназыйр Минем хатын диндар булмакчы. әй! Ачуымны кабартсаң, сугымлыкка дигән үгезне дә чалып ташлыйм хәзер'
Гөлнисаның аңына Моназыйрның сүзләре әллә барып җитмәде, әллә ире булган кешенең тагын да зуррак әшәкелек эшләвен теләмәде, акрын гына борылды да
Мин киттем - диде
6
Төшке ашка бөтен гаилә җыелып алды. Сәрвия дә фермадан кире менде. Рәйсә, ни кыстаса да. Тәнвирәне генә чәйгә алып кайта алмады.
— Никахлашмыйча сезгә керсәм, оятын кая куярмын. Рәйсә сеңелкәем.— дип төпле акланды Тәнвирә.
Мәҗлескә тиң бу түгәрәк табын Галияр хөрмәтенә булды. Бүтән көннәрдә табын оешып җитми, кайсы — кайта, кайсы китә тора иде Галиярның әтисе һәм әнисе. Рәйсә. шау-гөр килгән табыннан соң. фермага ашыктылар Тагын ике энесе һәм ике сең- лесе. Галиярны төрле сораулар белән тинтерәтеп бетергәч һәм солдат хәлләрен күпләп белеп алгач, таралышып беттеләр, кайсы әти-әнисенә булышырга фермага китте, кайсы уенга тайды Галияр, әбисе белән икәве генә калып, бабасы турында четерек-ле сөйләшү башларга торганда. Ниса килеп керде. Ул. керешенә үк. солдат Галияр белән исәнләшмәстән. Сәрвияне кочаклап алды, карчыкны кочагында тоткан кыска гына арада күзләреннән яшьләр дә тамды, өйне яңгыратып кычкырып көлде дә Ниса Сәрвияне кочагыннан ычкындырганда
— И-и әйбәт кеше лә син. Сәрвия апакаем!—дип. карчыкның сөякләрен шыгырдатып, күкрәгенә тагын кысты. Аннары:
— Исән-сау гына кайттыңмы. Галияр энекәем!—дип егеткә барып сарылды.
Озак юанмады Ниса, плюш курткасының изүен чишеп, мамык шәлен җилкәсенә төшереп, бераз гына утырды, дога кылды. Шуннан соң:
— Сәрвия апа. әйдә, капкагача озатчы,— дип чакырды — Казанга барырга исәпләп чыктым бит. автобуска соңламагаем, дим
Өйалдында калдырган ике зур төенчеген, тоташтырып бәйләп, җилкәсе аркылы салды да, бүтән сүз әйтмичә, китеп барды. Сәрвиянең:
— Юлың уң булсын, бәла-казасыз йөреп кайт.— дигән сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде.
Нисаны озатып кергәч. Сәрвия:
— Әллә.. Әллә инде Әллә ничек..—дип фикерен әйтер-әйт- мәс торды.
Галияр, әбисенең нәрсәгә ишарәләвен сизенеп:
— Нигә шулай тәэсирләнгән икән Ниса апа’ — дип гаҗәпләнде.
— И-и. Галияр улкаем, ходай түземлеген бирсен инде Ниса апаңа! Үз хәлен үзе генә беләдер Хәйрелбәшәркәй. — дип. Ниса-Гөл- нисаны кушаматы белән атады Сәрвия. — Түзем дә җан икән. Елгасыз төштә күпер салучы кеше белән гомер итүләре җиңел булмагандыр, җиңел түгелдер Гөлниса апаңа. Шөкер, балалары игелекле. Тик үзе янында торып калмадылар шул. — Сәрвия балаларның әйбәт булуын ана кешегә генә бәйләде. — Атнасына бер булса да балалары янына бара, мескенкәем Балалар сирәк кайталар, шуның сәбәбен кешеләргә сиздерәсе килми Ниса апаңның.
— Балалары да балалары, дисең, ул балаларның атасы да бар бит әле. Моназыйр абый катылап әйтсә, эшкә дә моннан йөрерләр балалары! Нибуч! Казан ерак түгел! Ата-ана сүзеннән чыгып булмый ул.
— Әнә шул ата ягыннан балаларның ятим икәнлекләрен сиздерәсе килми инде Ниса апаңның.
— Һе. Моназыйр балалары әтисезме’! Ятимнәр икән! Тамаклары тук булды, теләгән киемнәрен киделәр Моназыйр балала- 54
ры — ике малае институтта укыды, ике кызы техникум бетерде
— Ялгышма. Галияр улым, болары — Хәйрелбәшәр тырышлыгыннан.
— Белмим шул,—дип икеләнде Галияр — Моназыйр абзан гаиләне бай тотмаса... *
— Белмисең, аңламыйсың икән, карышма! — дип бүлдерде = оныгын Сәрвия. — Чүпрәктәме соң байлык Елан белән үбешер- ф гә әзер кеше янәшәсендә гомер итә Ниса апаң
— Шулай да Моназыйрның балалары ятим түгел Безнең = менә әти ятим үскән Ятимлек монысы.
— Нәрсә7'!
Әтисенең әтисе турында әбисе белән сөйләшүне үзенчә ал- ж дан әзерләп, әбисенең хәтерен калдырмаслык итеп башларга уй- _ лаган иде Галияр әмма бу хәбәренең башы Сәрвия карчыкның £ Моназыйр кыланышларына гасабиланган чагында теленнән ыч- ~ кынды Галияр, иренен тешләп, кулларын буташтыра-буташтыра йөренде Сәрвия. ябык йодрыкларын йомарлап тораташ басып торды
— Нәрсә дидең син9! — дип ачуланды Сәрвия бераздан һәм ишекле-түрле йөренгән Галиярны беләгеннән тотып туктатты Телеңне тыя бел! Әтиеңне тапкан өчен миңа Мостафа бабаңның да кинаяле сүз әйткәне булмады! Гомер үткәч, син авыз ачып маташасың! Сугыштан соң безнең Таукашта немец әсирләре диде дә. сүзеннән капылт туктап, оныгының җиңен ычкындырды карчык
Галияр өстәл башындагы урындыкка утырды бармакларын клеенканың шакмаклы бизәкләре өстеннән ашыгып йөртте Сәрвия оныгына текәлеп карый, аның көтелмәгән сүз әйтергә җыенуын сизенә иде.
— Ачуланмыйча тор әле, әби. — диде Галияр, өстәлгә иелә- рәк төште, шакмакларны ышкуыннан туктамады. — Мин госпитальдә ятканда.—дип гәүдәсен турайтты ул һәм әбисенә туры карады. — төш күргән идем Төш дип үк әйтеп тә булмыйдыр аны Үлем белән тартышкандагы саташу булды ул Нигәдер инде. шул чакта бабамның кем булуын беләсем килде Кем минем бабай ”
Ләкин Сәрвиянең күңел серен оныгының үлем хәлендә яткандагы теләге дә ачтыра алмады Бу серне берәүгә дә әйтмәскә, дигән карары катгый булган икән
— Мондый сүзләреңне башка кабатлыйсы булма.— дип тыныч кына әйтте Сәрвия — Беркайчан да' Беркемгә дә' Кирәк санаса, әтиең моны миннән сорар Мин аның алдында гына җаваплы! Белдеңме7! Тагын шуны бел — әбиең беркайчан да азып- тузып йөрмәде Сугыш ирсез калдырды минем кебекләрне Оныт бу теләгеңне' Мин кичерәм сине
Сәрвия күзләрен куллары белән каплап утыручы Галиярның башыннан сыйпап узды
7
Көннәрнең кыска чагы хәзер Сәгать өчләр тирәсендә үк караңгы тиздән төшәчәген сиздерә башлый Шушы вакыт җитәрәк. Тау кашның көнбатыш ягында карасу-зәңгәр болытлар иләмсез зур таулар тезмәсе булып оештылар Иртән Рәйсә күргән болыт- кыялардан болары аермалы иде. болары — авыр һәм хәрәкәтсез болытлар Алар һич тә болыт түгел, ә чыннан да киртләч-кирт-
ләч һәм менәле-төшәле. күк гөмбәзенә җиткән җиңелмәс-ишелмәс таулар кебек. Тауларны, түбәләрне, җан ияләре менә алмасын өчендер, исәпсез үткән кыялар каплап тора. Шәфкатьсез кыялар..
Күңелгә уй килә: авыл инешенең төньягындагы тау да кайчандыр шундый мәрхәмәтсез кыялар белән капланган булгандыр кебек. Иртәнге якта Моназыйр тау кашында утырып торган таш та шул кыяларның берсенең калдыгыдыр сыман. Табигать, кешеләргә яшәү уңайлыклары тудыру өчен, бу тирәдәге кыяларны бетергәндер. Моның өчен күп гасырлар кирәк булгандыр. Табигать кешеләргә мәрхәмәтле ул: Таукашның көнбатышындагы кыя-болытларны. кешеләргә кәефләрен бозып тәэсир итсәләр, таркатыр да җибәрер. Болыт-кыяларны юкка чыгарырга, гәрчә алар коточкыч зур булсалар да. бер генә өрүе дә җитәр табигатьнең... , Эшендә төштән соң да озак булмады Моназыйр. күңеленнән белсә дә. авыл советына сайланган депутатлар исемлеген бер алып, өстәл тартмасына кире салып тутыргач, колхозның хисапчылар бүлмәсенә максатсыз сугылгач, кайтырга җыенды.
Кыя-болытларны бинадан чыгуга күрде ул. имәнеп артка чигенде хәтта — баш түбәсенә кадалып аварга торгандай шул кыялар. әкәмәт Аннары тау башындагы иртән үзе утырып торган ташка карады. Әллә шунда менеп төшәргәме соң. дип уйлады ул. Ниса киткәннән соң бу уй аның башына икенче тапкыр килде. Ниса һәм тау. Ни бәйләнеш бар соң әле монда? Әллә ире Мона- зыйрның тауга менүен, тауга менгәндә. Таукаш кешеләренә кыл-ган начар гамәлләрен түбәндә калдырып, сараяк хәлсезлеге белән түгел, бәлки егетлек җитезлеге белән ашкынуын теләдеме Хәйрелбәшәр7 . Тау башына кабат менү теләге дә күңелендә генә калды Моназыйрның. Авыр кыяфәте белән үзен куркытып җибәргән кыя-болытларны да онытты инде ул...
Кибет алдында берничә кеше. Галиярны уртага алып, сөйләшеп торалар иде. Сәрвия карчык һәм Галиярның сеңлесе Рәйсә дә шунда. Рәйсә төркемнән читкәрәк баскан, кулына шактый зур төенчек тоткан иде. Моназыйр. төркемне күрүгә, урамның каршы ягына кыйгачлап чыкты. Кайтып җиткәч, урыс капканың ачылмый торган бүлемендәге эскәмиягә утырды. Кышны башлап кар төшкән көндә монда утыруы ялгыз өйгә керәсе килмәүдән түгел иде. Ялгызлыкны ярата ул, әгәр мөмкин булса, берәү белән дә сүз алышмас өчен, көннең-көн буе япа-ялгызы гына калыр иде. Бүген эшкә кулы бармаганга, үзенә урын тапмаганга күрә монда утырды Моназыйр. Хәзер үзе генә каласы килсә, өенә керер иде дә ялгызлыкка чумар иде. Кешеләр аны үзләре яныннан бөтенләй җибәрмиләр дә, киереп ачылган кочакларына да алмыйлар. Кешеләр белән очрашмаска тырышып кайтты, инде монда, ичмасам. берәрсе, тукталып озаклап сөйләшмәсә дә. исәнләшеп узсын иде, дип көтә. Кешеләр белән сөйләшүнең дә рәте-юне юк бүген, иртәнге якта солдат Галияр, синең урыныңа рәис булам, дип күңеленә шөбһә салды, унбиш яшьлек Рәйсә җавап тоттырмакчы булды. Ваһим оста йөзенә төкереп дигәндәй дулады, боларга өстәп, бергә гомер иткән хатыны Гөлниса-Ниса сараяк та чонтык турында искәртте.
— И-их.— дип тирән сулады Моназыйр,— карга ятып аунасаң икән хәзер! — Саташкан кешедәй үзалдына сөйләнә бирде ул:
— Кары да юк. ичмасам! Иртәнге каргалар да коенырлык кар таба алмадылар...
Галияр кибет яныннан Сәрвия һәм Рәйсә белән бергә китте. Авылдашлары белән хәл-әхвәл белеп торганда, Таукаш гөмбәзенең түбәсенә диярлек ашкан болыт-тауларны күргән иде ул Хә- 56
зер. барган юлыннан борылып туктап, әбисенә һәм сеңлесенә ерактагы кыяларны күрсәтте
— Матур бит! — дип, кулын сузып шул болыт тауларына үрелде егет — Яратам мин тауларны! Әфганстанда таулар күп. биекләр үзләре төрлеләр һәркайсының үз төсмере, матурлыкта үз байлыгы Кыяларның иң биегенең очына менсәң икән' Хыял. =
— Космоска оч та хыялыңны тормышка ашыр соң! — дип. ф мәсьәләне ансат кына хәл итте Рәйсә
— Юк. космоска оча алмыйм мин
— Син. Рәйсә кызым, дөрес үк әйтмәдең һәркемнең үз хыя- Z. лы. үз кыясы —диде Сәрвия. Галиярга күтәрелеп карап —Шун- * дыен да изге теләгең булгач, син аны беркайчан да онытма. * улым,— дип өстәде
— Хыяллар матур. — дип кабатлады Галияр Әфганстанда Г үзебезнең яклар кары сагындырды Бүген Таукашта мин кайта- ® сын белеп яуган кар. .
Берәүләрне авыр булып күренеп имәндергән. икенчеләрне хыялга тарткан кыя-болытлар ишелеп таралыша иде бугай инде Караңгы төшеп җитә — ерактагы карлы кыялар ачык күренми башлады.
Галияр, фойеның уртасына чыгып басып, тирәли тезелгән урындыкларга утырган авылдашларына башын иеп сәламен бирде. Әфганстан җирендәге хезмәте турында тәфсилләмәде
— Хезмәттән мин бер нәрсәне барыбер аңламыйча кайттым.— диде Галияр һәм Рәйсә белән янәшә утырган Тәнвирәнең бу сүзләрдән сискәнүен күрде. — Бер нәрсәне аңламадым.— дип кабатлап дәвам итте солдат — Кешеләрнең нигә сугышканлыкларын сугышта күреп тә аңламадым Баскан җиребез барыбызга да уртак, күтәрелеп караган күгебез барыбызга да бер Шулай булгач, омтылышыбыз да уртак — бер-беребезгә яхшылык теләү булырга тиеш иде Алай түгел шул Барлык-барлык халыклар үзара дус булсалар, гаскәр тоту да кирәк булмас иде. дим мин Рәхәтләнеп эшләп, җырлап, уйнап та көлеп кенә яшәр идек ич! Әйдәгез, җырлыйк, биик! Әйлән-бәйлән уйныйк'
— Уртада башта син үзең каласың, сиңа җәза бирәбез' — дип уенын-чыиым бергә әйтте кайсыдыр
— Риза!
Җырлашып әйләнделәр
— Нинди җәза бирәбез9'
— Җырласын!
— Әкият сөйләсен!
— Үзенең яратмаган кешесе булып күрсәтсен!
— Яраткан кешесе булып, диген, тиле!
— Акыллы баш' Галияр ничек Тәнвирә булып күрсәтсен ди инде?!
Уенга чакырып дөрес иткән Галияр кичә, башлануына ук. шаян-күңелле юлга төште
— Алайса, Галияр белән Тәнвирә парлашып биесеннәр'
Галияр Рәйсәгә елышып баскан Тәнвирәнең каршысына барып, уртага чакырды Алар парлы биюне мәктәптә бергә укыганда бишенче класстан ук бииләр иде Шушы биюгә чыгарасыла- рын белептер. Тәнвирә чиккән кулъяулыкларын да алган булган икән Җитәкләшеп, кулларын өскә күтәреп әйләнгәндә, кулъяулык Галияр кулына күчте, аңа алмашка Тәнвирә кулына бәләкәй тартма сеңде Егет белән кызның бүләкләр алышуын сизүчеләр дә булгандыр, әмма алар моны сүз әйтеп бәяләмәделәр Галияр бе
лән Тәнвирәнең бәхетенә күңелләреннән сөенделәр Шушы сөенечтәндер. берсе:
— Тагын биесеннәр! — диде.
Җырга-биюгә Таукаш кешеләре кыстатамы соң инде! Бигрәк тә бүген — Әфганстан дәһшәтләреннән исән кайткан егет һәм аны каршылаучы кыз ялындырып торырлар диме! Баянчы солдат вальсын уйнап җибәрде
— Сагындым! — дип пышылдады Галияр, аның иреннәре кызның чәчләренә тиеп китте.
— Сагындырдың!
Тәнвирә сул кулын егетнең җилкәсеннән аркасынарак төшерде. егетен кысып кочасы килде аның, әмма бу кадәресе әдәпсезлек буласын онытмады, тыелды. Шулай да аның кул хәрәкәтеннән егет аркасын җыерды, кыз моны егетнең кисәтүе дип аңлады һәм егетне аркасыннан йомшак кына сөеп куйды
— Тәнвирә,— диде Галияр һәм кыз аның йөзе чытыла баруын күрде. — Тәнвирә, кулыңны арканың ул төшеннән күчерче Нәкъ яра өстенә бастың Яра төзәлеп җитмәде әле Мин бит госпитальдән чыктым гына әле.— Галияр инде үзе Тәнвирәне бармак очлары белән генә, кешеләргә сиздермичә, сөйде. — Төзәләчәк ул яра.
Кыз бию тизлеген кинәт киметте.
— Язмадың...
— Ачуланма. Тәнвирә
— Ачуланмыйм да, белсәм, авырттырмаган булыр идем
— Төзәлә ул! Исәнлек кадерле!
Галияр белән Тәнвирә вальс биегәндә, аларның сөйләшүе мәхәббәт сүзләреннән генә торуына шикләнүче булмады Гел ярату сүзләре генә әйтелмәгән икән шул, күңелсезе дә булган Ләкин Тәнвирә бу күңелсезлекне кичәдә катнашучыларга сиздермәскә тырышты Рәйсә;
— Абый нигә йөзен чытып алды ул? — дип сорагач, күзләрен зур ачып, аңа текәлеп карап торды.
„ — Белмисеңме?
— Нәрсәне?
— И-и. Рәйсә сеңелкәем, авылда мин белмәгән нәрсә юк, дип мактанган буласың тагын!—дип шаяруга борды Тәнвирә —Соңыннан. яме. ашыкма.
Кичә үз җае белән бара бирде Күмәкләшеп җырладылар-бие- деләр дә. ял итеп, төркем-төркем бүленеп, әңгәмә дә корып алдылар Хәтта өлкән яшьтәгеләр дә һөнәрләрен күрсәтте Сәрвия карчыкны, элек оста биегәнен әйтеп, биергә чакырдылар, ул да. хәрәкәтләре җиңелдән булмаса да, уртадан бер әйләнеп керде Ваһим оста сораганнарын да көтмәде, кулына тальян алды да. аркасын стенага терәп башын горур күтәреп, борынгы көйләрне уйнады, көйләре агышына аякларын селкетеп булышты. Уйнап туктагач түгәрәк бүреген маңгаенарак төшерде, пинжәге изүен төймәләде Аның йөзе чиста-якты иде Солдат Галияр яныннан чыгып киткәннән соң эчмәгән, күрәсең, мунча керенеп тә алган Югыйсә, тәнендә-рухында чисталык булмаса, бәрән тиресеннән тегелгән бүреген кими иде ул. Күңел ачуга катнашмыйча, аның барышын күзәтеп утыручы бер Моназыйр гына иде Лә-кин ул кичәгә кушылырга уңай вакыт кына көткән икән Кешеләр инде арый-тала төшкәч, кайберәүләр китәргә җыена башлагач, аягүрә басты да көр тавыш белән
— Галияр, нигә авылдашларыңнан хәлеңне яшерәсең7 — дип кычкыру дәрәҗәсенә җитеп сорады — Яраң турында да сөйлә, документка язылганны яшереп булмый. Үзең минем урынны ал58
макчы буласың, үзеңнең, документларыңны карап баксаң бу эштә эшләрлек сәламәтлегең дә юк икән Күрсәт яраңны' Минем урында эшли алмаячагыңа ышансын халык!
Бу хәтәр сүзләрдән соң, кешеләр тынып калдылар, мондый әшәкелек аларны беравыкка өнсез итте
Беренче булып. Тимерша аңына килде Ул йодрыкларын йомарлап. Моназыйрга таба бара башлаган иде дә. юлына Сәрвия аркылы басып өлгерде.
— Пычранма, улым Ничек хәл итәргә Галиярның үз акылы җитәр Ярасы бар икәнен кайтып кереп күрешүенә үк сизенгән идем, балакаемның
Ваһим. тамак кырып, урыныннан томырылып торды да Мо- назыйрны. беләгеннән кысып тотып, ишеккә таба җилтерәтеп алып бара башлады Әллә җен ачуы да кушылганга күрә. Ваһим остада. мондагылар арасында яше ягыннан иң өлкәне булса да. баһадир куәте бардыр кебек иде
— Ваһим абзый, тукта!—дип кычкырды Галияр Мин чи- шенәм. күрсен яраны Шәгаетов'
Туктадылар, әмма Ваһим Моназыйрның беләгеннән кулын ычкындырмады
Тәнвирә белән Рәйсә Галияр янында иделәр
— Ниткән кеше мыскыл итү ди ул!—дип кычкырып җибәрде кайсыдыр
— Сугыштан кайткан кешедән кара йөз ясамакчы Шәгаетов'
— Сөйгән кызы алдыңда егетне чишендермәкче була'
— Җитте инде ул Шәгаетовка! Ңеше канын эчеп яшәргә'
— Кан суырырга яра тапкан бит
Тавышлануның мәхшәргә әйләнүе, каннары кызышкан кешеләрнең Моназыйр Шәгаетовка шушында ук хөкем ясап ташлаулары бик тә ихтимал иде.
— Җәмәгать, ашыкмыйк Мине мыскылларга сәбәп юк. — Галияр кинәттән көлемсерәп җибәрде — Миңа бит әле сезнең белән бергә яшисе һәм эшлисе, шулай булгач, мине бик яратканда аркамның кай төшеннән сөймәскә кирәклеген сез белергә тиешсез бит
Елмаюыннан туктамыйча. Галияр Тәнвирәгә текәлеп карады сөйгәненнән рөхсәт соравы кебек иде аның бу карашы
— Галияр, мин сиңа карамам, яме —диде дә Тәнвирә, тамагына төер килеп, тукталып калды, очкылык тоткандай иткәч, күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште
Егет, кителен салып әтисенә бирде, ак күлмәген һәм майкасын чалбарыннан бергә чыгарды Сулыш алу кыенлыгы Таукаш- ка кайтканнан бирле, хәтта биегәндә дә. сиздермәскә тырышкан Галиярга, ике кулын да югары күлмәк-майкасын салганда, калак сөяге астына пычак белән яңадан кадаган кебек булды
Ваһим оста Моназыйрны һаман ычкындырмаган иде. ул аны ишеккә таба этте. Ваһим остага ике егет булышты Шәгаетовны ишектән чыгарып җибәргәндә, егетләрнең берсе
— Бу кыланмышың өчен, сау-сәламәт тәнеңне кимендә унбиш тәүлек саф һавада тагын да чыныктырачаксың икән син. Шәгаетов иптәш. — дип кисәтте
Клубтан Моназыйрны куып чыгаргач. Ваһим оста башын әле як-якка, әле аска-өскә селкеп. Галияр янындагы төркемгә кушылды
— Дөньяның кемнәре генә юк Кирәкмәгәндә сөрән салып мөкиббән китәбез, кирәктә тиешлесен әйтүдән куркып авыз йомабыз, — дип аптырый иде ул
Солдат егетнең ярасына ике изге җан сулышларын өрәләр Галияр, артына борылып карамыйча да, аларның кемнәр икәнлеген белеп тора: берсе — әнисе, икенчесе — Тәнвирә Ана нәкъ шушы чакта — булачак килене белән башны-башка куеп, малаеның ярасына өргән чакта — Галияр язмышын Тәнвирәгә тапшырды..
Таукашта беренче кар яуган көн шундый шатлыклар һәм ямьсезлекләр белән үтте
8
Моназыйр Шәгаетовны йокы алмады. Өйдәге барлык утларны яндырып куйды. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде, ләкин күңеленә канәгатьләнү китерерлек шөгыль тапмады. Төн уртасы узгач, өйалдына чыкты Утны яндыргач, зур ләгәндәге эч-башны күреп, сискәнеп китте — башның акайган күзләре куркыныч иде Бозауны каргаларга калдырмады ул Тунап, итен-тиресен келәткә урнаштыргач, эч-башын монда кертүен оныткан да булган. Ләгәнне аягы белән тибәрде, һәм шул мәлдә башына бер уй килде — шикаять язарга кирәк ләбаса! Моназыйр шатлыгыннан кулларын уды, йөзенә елмаю җәелде, өйгә кереп кәгазь-каләм алганда да аның шатлыгы ташый иде әле Яза башлагач кына юка иреннәре бөтенләй югалды, тешләре еш ашалды.
Беренче шикаять Ваһим оста өстеннән иде — Шәгаетовны җилтерәтеп йөртергә ни хакы бар аның? Бу шикаятькә Моназыйр имзасын салды Икенче шикаятьтә авыл советы рәисен клубтан чыгарып җибәрергә булышучы ике егеткә пычрак атылды. Монысына имза куюны кирәк санамады Шәгаетов.
Инде яктырып та килә иде. Моназыйр ашык-пошык кына капкалады да эшенә китте. Мал-туарны карамады. Ниса карасын әнә, йөрмәсен авыл белән шәһәр арасында киләп сарып.
Ләкин хатыны Гөлниса өенә туры кайтмады. Сәгать уннар тирәсендә Сәрвияләргә атылып-бәрелеп керде ул Курткасының өске төймәләре ычкындырылган, муены бөтенләй ачык, җилкәсенә төшкән мамык шәленең чуклары арадан ертылып зурайган, башын алга бәйләгән ак яулыгы гына кысып тора Күзләре тонган кебек, җансыз кебек Хәйрелбәшәрне Таукашта мондый юбалгы кыяфәттә күргәннәре юк иде. аның үзен җыймыйча йөргән чагы Тау- каштан читтә дә булмады.
Иртән өлкәннәрен — эшкә, кечкенәләрен мәктәпкә озатып, өйдә ялгызы калып (Галияр да фермага эшкә китте), берәр чынаяк чәй эчмәкче булып, самавыр яңартып йөри иде Сәрвия Нисаның кыяфәтенә карап, аптырап калды ул. Хәйрелбәшәр исә төенчеген һәм сумкасын ишек катына атып бәрде дә Сәрвияне килеп кочаклады.
— Нишләвең бу. Ниса?
Ниса эндәшмәде, Сәрвияне күкрәгеннән аерып, аңа нәүмизлә- неп карады да курткасын һәм шәлен салып идәнгә ташлады, өстәл башындагы артсыз урындыкка утырып, уфылдап сулады. Кинәт күлмәгенең изүен ике куллап тартты да шытырдатып аерып җибәрде.
— Сәрвия апа. матур әле мин. кызлар кебек әле мин. әйе,— дип кабатлап сөйләнә-сөйләнә. шәрә имиләре белән уйнады. — Тагын кияүгә чыксам да була әле. әйеме. Сәрвия апа. бик тәмләп чәй эчәсем килә Бал белән эчәбез, яме Балың бармы синең? Булмаса. тиз генә бездән алып мен. Олы келәттә ике тәпән ту-
лы бал бар Былтыргыдан калганын ун литр сыешлы ак кәстрүлгә тутырып куйган идем Сәрвия апакаем, дим. моннан соң мин сездә торам, яме Сәрвия апа, мин синең сүзеңне гел тыңлармын, нәрсә кушсаң, шуны эшләрмен, яме Сәрвия апа. карале бу безнең өй икән ич' Синең безгә бер дә кергәнең юк иде. ничек керәсе иттең әле7 Мине сагыныптыр инде Ни арада кайтып җиттем s соң мин. үзем сезгә кермәкче идем ич Рәхмәт яугыры. син үзең £ безгә килеп көтеп торгансың ич Балаларым янына барып кайт- * тым бит әле Кичә сездән киттем бүген сезгә кайттым менә Тук- = тале, сездә икән ич мин Туктале. бардыммы соң мин балалар янына7 Бардым шул. Сиңа сәлам әйттеләр, аерып әйттеләр Хәзер а. мин сиңа шәһәр хәлләрен сөйлим яме Син минем балаларымның * акыллылыгын белсәң. Сәрвия апа. дөньяда алардан да миһербанлы * балалар юк та! Менәтерәк' Сәрвия апа нигә чәй эчмибез инде7 <*
Сәрвия хәлне төшенә башлады. Нисаның кичәге сәер тәртибе u дә сәбәпсез булмаган икән £
— Хәзер эчәбез. Гөлниса, хәзер' Киемнәреңне җыеп куйыйк та. баллап чәй эчәрбез. Өс киемен болай атып бәрү ярамый ич инде
— Әй-й, кием нәрсәгә соң ул! — Ниса күлмәген алдан акрынлап кына аерып чыгарды, тагын имиләре белән уйнады — Шушы сул имиемне кызларым да улларым да яратып имделәр, унын күбрәк тешлиләр иде, сөте аз булгандыр шул инде
— Гөлниса, олы кешегә табын янында болай утыру килешми Менә бу халатны киеп куй Өстеннән шушы фуфайкыны киярсең Төймәлә Туңгансың ич
— Әллә тагын Туңганмынмы7
— Син бит-кулларыңны сабынлап юып ал. мин чәй ясыйм, яме Чәйне ашыкмыйча һәм сөйләшмичә эчте Ниса Аннары, йокым килә, дип ятты, ләкин ярты сәгать чамасыннан сикереп торды, төзәтенеп киенде, чәчен тарап үрде Сәрвия аны өенә илтеп куярга да. күрше тирәдән берәрсен чакырыр өчен ялгызын калдырып чыгарга да курыкты Ниса ара-тирә кызуланып сөйләде, карашын бер ноктага текәп, озаклап тын да утырды, ләкин Сәрвияне һич тә күзеннән ычкындырмады, ул түр өйгә керсә дә. аңа иярде
— Сәрвия апа. Моназыйр синнән гафу үтенмәдеме7 Мин аңа барысы-барысы өчен дә гафу үтенергә кушкан идем Сиңа кул салмакчы булганы өчен дә гафу үтенер әле ул синнән. Ныгытып әйттем мин аңа
Мескенкәй Ниса. Галияр солдатны каршылау кичәсендә ире Моназыйрның ниләр кылануын белми иде шул Әгәр хәзер Сәрвия аңа. Моназыйр миннән гафу үтенде, мин аны гафу иттем, дисә. Нисага акылы кайтыр иде сыман Кешегә игелек эшләү хакына мондый изге алдауга барыр да иде Сәрвия. ләкин Хәйрелбәшәр. әйбәт хәбәрдән кинәт сәламәтләнүгә үк ире Моназыир- да үзгәреш булмавын күреп, тагын акылын җуяр һәм аның авыруы тагын да көчәер иде Димәк, мондый алдау изге була алмый икән
— Син. Гөлниса акыллым. дим. тынычлан,—дип Нисаның соравына туры җавап кайтармады Сәрвия — Бер нәрсә турында да уйлама син Хәзер, шөкер, тормышыбыз әйбәт — шуңа сөен Ял ит син. ял ит Бигрәк аз йокладың бит Арыгансыңдыр
Арыганмынмы7
Нисаның хәле турында Моназыйрга Сәрвия төш турында үзе барып әйтсә дә. Шәгаетов хатынын алырга килмәде Галияр шәһәргә Гөлниса балаларына телефоннан шалтыратты Олы кызы һәм кияве тагын өч баласы караңгы төшкәнче кайтып та җиттеләр Сәрвияләргә тукталдылар Моназыйр янына кияве машина белән
генә төшеп менде Ике арада нинди сөйләшү булуын ул туганнарына гына әйтте Нисаның кичә Казанга бармавы балалары ашыгып кайтканнан соң ачыкланды Төнне кайда уздыруын Ниса үзе генә белгәндер Бәлки, аңы кайткан чакларда да моны хәтеренә төшерә алмагандыр.
Балалары аны танылган врачларга күрсәттеләр, врачлар безнең шифаханәдәге хәлләр аңа кире тәэсир итүе мөмкин, өйдә үзегез карау әйбәтрәк булыр, авыруның башлангыч кына чоры, теләгенә каршы килмәгез, кебек киңәшләр генә бирделәр. Олы кызы белән киявендә торды Ниса, тынычланды, авыруы узар да кебек иде Таукашка кайтасы килсә, олы кызы-киявенең үз машиналары иде Ләкин Ниса һәр кайтуында Сәрвияләрдә тукталды, үз йортлары уңаена адым да атламады. Ирен күргәне булмады, Моназыйр үзе дә Сәрвияләргә аяк басмады Сәрвия белән фермага булышырга төшеп йөрде Гөлниса. Гаиләдә аны чит итмәделәр, кызгандылар Җиңеләюе кабатлана башлаганда. Ниса Сәрвиянең куенына, каз бәбкәсе әнисе канаты астына тырыша-тырыша кергән кебек, сыена Мондый чакларда балалары юнәтеп биргән даруны шул мәлдә үк эчертүнең бераз файдасы тия. Тавышын күтәрми, элеккедән бик акрын һәм күбесенчә Сәрвия белән икәве калгач кына сөйләшә Үз хәлен аңлый да Хәйрелбәшәр.
Беркөнне, фермага төшеп барганда
— Имгәк булдым инде мин сезгә, Сәрвия апа.—дип әйтеп куйды ул.
— Нигә юкка борчыласың инде, Хәйрелбәшәр!
— Хәйрелбәшәр .— дип елмайды Ниса.
— Ошатмадың мәллә9
— Ошаттым. Үземә үзем таккан кушамат бит
— Их, балакай, балакай, әнә шул үзеңә үзең исем кушкан чактагыча гел шар ярып йөрисең калган икән сиңа! Ә син барысын да эчеңә җыйгансың да җыйгансың Онытырга тырыш син үткәннәрне Безгә борчу ясыйм дип тә хафаланма. Син мине иң якының итеп ихласыңнан санагач менә, иреңә карата күңелемдәге төерләр эри башладылар. Күңелеңдә төерләр булган килеш яшәве дә кыен бит, Гөлниса.
Хәтсез ара сүзсез барганнан соң. Ниса
— Нигә Рухан хәзрәт турында сөйләмисең9 — дип сорады — Аның язмышында да Моназыйрның катнашы булуын әйткән идең Мин ул кешене ишетеп кенә беләм бит Син аны тегендә очраткансың бит Ә хәзрәтнең сөргендәге тормышы турында авылда берәүгә дә тулылап сөйләмәгәнсең. Миңа шул хакта сөйлә әле, синең сөйләгәннәреңне беркемгә дә әйтмәм. Сәрвия апа. Валлаһи менә! Антлар итәм!
— Кирәкмәс, ул заманны бөтенләй дә искә төшерәсем килми Әйтәм ич. күңелем эреп тә бара инде Хәтерләүләр кирәкмәс бу очракта
— Кирәк, миңа кирәк. Сәрвия апа1 — дип ялварды Ниса. — Килен булып килгәч. Моназыйрның шундый начар гадәтен белеп, бер тапкыр аңгырая язган идем инде Мин аны тыярга тырыштым Тик тыя алмадым Моназыйр әшәкелек эшләгән кешеләрнең барысыннан да аның өчен үзем гафу үтенермен, мәрхүмнәренең каберләренә барып егылырмын’ Сөйлә. Сәрвия апакаем Рухан хәзрәтне һәм үзеңне ничек рәнҗеткәннәрен сөйлә! Боларны мин белмим бит. болары мин килгәнче булган
— Аның нәрсәсен сөйлисең инде. Ниса сеңлем!
— Сөйлә, яме. Сәрвия апа Мин авыру түгел хәзер, синең сөйләгәннәреңне мин ялгыш ишетмәм Миңа белергә кирәк Сәрвия апа! Аңла хәлләремне!.
Рухан хәзрәткә утыз сигезенче елда, мәчет манарасын төшерүдән соң ике ай чамасы вакыт узгач, авылда социализм төзүгә каршы актив көрәш алып баруда гаепләп, ун ел сөрген җәзасы бирделәр Гаиләсен ел азагында җибәрделәр, явыз сәяси дошманның карчыгына һәм балаларына Таукаш авылында урын юк икән, алар монда яшәргә хокуксыз икән. Хәзрәтнең гаиләсенә Ка- = загстан далаларына гына барып урнашу рөхсәт ителгән, дип сөй- 2 ләделәр Ләкин шуның дөреслеген төгәл белүче булмады. Рухан- * ның үзен Себергә сөрделәр. Алтмыш яшьлек карт урман кисүдә = әллә ни майтара алмаган булыр һәм тиз бетеренер иде. ярый 5 әле, аның бәхетенә, ул яшәячәк авылда аңа кулай эш табыла. > Мәктәпкә парта-эскәмияләр, башка кирәк-яраклар ясарга билге- х лиләр аны. кайсыдыр начальникның миһербанлы чагы булган ин- * де. Бәлки, бу картка, урман эченә кертмәсәң дә. күп яшисе калмаган, дип уйлаганнардыр Әмма аяк сузмый Рухан хәзрәт. Z кем әйтмешли, нык тамырлардан икән Сөрген срогын исән-имин тутыра ул. тик менә Таукашка кайтарып җибәрергә ашыкмыйлар Шуның сәбәбен белмәкче булгач, сөргендәге кешеләргә күзәтчелек итүче:
— Нәрсә, мулла әфәнде, авылыңа кайтып, тагын корткычлык алып бармакчы буласыңмы? — дип рәнҗетә.
Эндәшмичә чыгып китә Рухан, шулай да — чыгуга, кире керә
— Туган туфракка кайтып гүр иясе буласы иде,— ди.
— Барыбер түгелме?! Монда сират күперен кичүе җиңелрәк, дигән хәбәрләр алабыз теге дөньядан! — дип көлә күзәтчелек итүче. — Шуңа күрә кабер казырга заказыңны бирә тор
Күзәтчелек итүче монысы белән бигрәк тә рәнҗетә Әмма нишли аласың?
Рухан кайтып китәсе кырык сигезенче елда монда үзе кебек өч иптәше белән Сәрвияне китерәләр Сәрвия фатирга урнашып, хуҗалар аның татар кешесе икәнлеген белгәч, авылда бер татар карты яшәвен әйтәләр. Әйберләрен урнаштырып та тормый Сәрвия, шул карт янына йөгерә.
— Син. сеңлем. Мостафа кызы буласың түгелме соң9 — дип танып ала Рухан карт. — Исемеңне Сәрвия дип кушкан кебек хәтерлим
Башта тыела алмыйча елый Сәрвия, аның елавына чит-ят җирдә авылдашын очрату шатлыгы да. гаепсезгә сөрелүенә нәфрәте дә кушыла
— Нинди гаеп тактылар, сеңлем?
— Хәзрәт, дим.—дип. Рухан картка авылдагы тәртип буенча эндәшә Сәрвия. һәм соңыннан да бу тәртипне үзгәртми, — ил каршында энә күзе хәтле дә гаебем юк минем! Тракторчы бит мин. сугыш вакытында шул һөнәргә өйрәткәннәр иде МТСт. бер киңәшмә булды. Шуның ахырында директор сикереп торып Хәзер «Интернационал җырлыйбыз". — дип кычкырды Киңәшмәдә теге Моназыйр Шәгаетов та бар иде. колхозның комсомол оешмасы секретаре бит ул хәзер, бригадир да аннары
— Ә-ә, хәтерлим мин ул малайны! — дип бүлдерә Рухан — Хәтерләмичә соң!.. Истән чыкмый ул малай.
— Малай, дип. җиткән егет инде ул хәзер, быел армиягә алынырга тиеш.
— Шулайдыр. Әмма минем күз алдында ул. кулларын артка куеп, эре кыяфәткә кереп йөрүче малай булып калган Йодрыгы белән кадак какмакчы иде ул малай Әмма моны һәркем дә эшли алмый
— Йодрык, дигәннән. Таукашка күченеп килгәч. Моназыйр беренче эш итеп авылга йодрык күрсәткән иде
— Әмма күңелендәге йодрык тагын да әшәкерәк булган икән аның Шөкер үземнең күңелемдә әшәкелек беркайчан да булмады һәркемгә һомай күләгәсе төшүен теләдем Беләсеңме, һомай күләгәсе — бәхет кошы күләгәсе төшкән кеше бәхетле була, диләр Ә минем үземә, сиңа да, һомай күләгәсе түгел, тилгән күләгәсе төште Күләгә генәме әле. . Тилгән бөркет була алмый, диләр һомай да була алмый Тилгән. Әйе, шул малай да җыелышта иДе. дидең. ~ w
— Киңәшмәдән соң Таукашка Моназыйр белән бергә кайттык Директорның Интернационал» җырларга кушуы исемә төште дә көлеп җибәрдем Көй юк та инде миндә, дидем, башкаларга кушылып «Интернационал» җырлый башладым да «Галиябану»- га барып чыктым, дип көлдем үземнән Бу турыДа бүтән берәү алдында да кабатламадым, оныткан да идем инде мин аны. Тик тиешсез урынга барып ирешкән шушы сүзләрем Төнлә килеп алып киттеләр, авылдашлар белән хушлаша да алмадым Өченче яшенә генә киткән балам йокысында калды Әти белән түшәк өстендәге әни кулына «Интернационал »ны «Галиябану га тиңләп. партиянең нигезен җимермәкче буласың, дип гаеп тактылар Партиянең нигезе нәрсә икәнен аңлап та җиткермим бит мин' Башлары шәп эшләгәч, шуны уйласыннар иде. ичмасам! Сигез ел бирделәр Ичмасам, урысчасын да юньләп белмим, нишләрмен мин монда .
Рухан карт хуҗа хатыннан чәй әзерләтә. Чәй янында Сәрвия- дән авыл хәлләрен сораша, сугыштан кемнәрнең кайтуын-кайтма- вын, Таукашның һәр йортын күз алдына китереп белешә.
— Хәтерлисеңдер, минем кияүгә чыкмаган ике кызым бар иде. икесе дә сугышта вафат булганнар, — дип. үз хәлләрен дә сөйләп ала Рухан. — Өлкән яшьтәрәк иде шул инде алар. Егетләр. мулла кызлары, дип. өйләнергә курыкты, ахрысы Советка каршы бару була янәсе Шәфкать туташлары булып, сугышка үзләре теләп киткәннәр Булмаган гаепләрен юарга ниятләгәннәрдер. бәгырькәйләр Алар мине сугышка чаклы эзләтеп тапканнар иде аларны Казагстанга куган булганнар Хатлар алыштык. Ал-лага шөкер Авылда безнең йорт иң әйбәте иде. хәлемнән килгәч. авыл матурайсын, дип тырышкан идем Йорт-җирне туздырганнардыр инде9 — дип, сүзне кинәт бүтәнгә күчереп сорый Рухан
Сәрвия башын кага:
— Абыстайларны җибәрүгә үк. Ә абыстай исәнме соң. хәзрәт’
— Сугышка чаклы ук вафат инде Далага китереп ташлагач, тугыз ай да биш көн генә яшәгән. Әйбәт җирләгәннәр, үзебез- чә. анда безнең халык күп булган Кызларым шулай дип язган иде Нишләмәк кирәк, үз гомеремдә күпләрне ләхеткә куйдым, ә к рчыгымны һәм кызларымны озата алмадым Таукашта туган өч җанның гүре өч җирдә булырга насыйп кылынган икән Миңа да Таукаш туфрагына кайтып гүргә иңү насыйп түгелдер. Кайчакта күңелем шулай сизә. Ходай шулай язгандыр, дим Нишләмәк кирәк Аллаһы тәгалә ихтыярыннан узмыш юк. Монда җеназа укучы да булмас. Шулай да, сеңлем, кайтырга ышанычым зур. Йортыбыз туздырылган булса да, берәрсе куышына алыр иде әле.
— Безгә туры кайтырсың, хәзрәт! Безнең өй иркен!
■— Мостафа да. әниең дә карышмас анысы. Тату яшәдек үзләре белән. Әйе. Монда мин, сеңлем, ун ел буена бер нәрсәгә икеләнеп яшәдем Мине. Сәрвия сеңлем, өч сүзем өчен гаепләделәр. Мәчет манарасын төшергән көнне әнә шул сиңа да яла яккан малай алдында «Авылның башын кистеләр»,— дигән идем Бүтәннәр алдында бу сүзләрне әйтмәдем Ун ел шикләндем, шул 64
малай сүзләремне ирештергәндер дип уйлап, гөнаһлы булудан курыктым Аның сиңа да пычрак ыргытканын белгәч кенә, шул малайның мине монда ун ел черетүенә ышандым Малай чагыннан ук күңеле пычрак белән тулуын башка китерерлек түгел. Аллаһы тәгалә каршына барып баскач та. бер кешегә бәхиллек бирмәдем, диярмен Хәер ходай тәгалә моны хәзердән үк белеп s тора. Вафатым Таукашта буласын белсәм, шул малайны җеназама £ кертмәскә васыять әйтер идем Ходай сакласын безнең коллык « язмышын бүтән берәүгә дә бирмәсен, хокуксыз булырга берәүгә = дә язмасын Ходай үзе сакласын Мине Таукашта кайчан да бул- * са яхшылык белән искә төшерәчәкләр Авыл халкына начарлы- * гым тимәде. Мин гомерем буе кешеләрне гөнаһ кылмаска өндә- * дем Шулай. Мәчет манарасын төшереп, авылның башын кисте- ’ ләр Манараны ансат төшерделәр Әмма утыртуы кыен бит мана- - раны... ь.
Фаҗигале үлем белән китә Рухан хәзрәт Сәрвиянең килүен- , нән алты ел элек авыл читеннән бүре баласы тапкан була ул. Күрәсең, ана бүрене аучылар аткан булган да. сабыкай. башкаларыннан аерылып, кешеләрдән ярдәм сорап, авыл янына килеп чыккан иде. Шул бүре баласына Рухан хәзрәт Маэмай дип исем куша, аны әйбәтләп карап үстерә Бәйдә тота, үзе белән йөрергә чыкканда да. муенчагын салдырмый, бауны кулыннан ычкындырмый. Авыл кешеләренә зыяны тими Маэмайның Инде срогым тулды, кайтарырлар, сөргендәге кешеләргә күзәтчелек итүче мине куркыта гынадыр, мине азат итәргә кушарга югарыда онытып кына торалардыр, дип өметләнә Рухан хәзрәт Тиз арада кайтыр юлга чыгарын бик көтә ул. ерак сәфәргә әзерләнүен Сәрвиягә көн саен кат-кат әйтә һәм Маэмайны урманда адаштырырга була хәзрәт Башка чарасы юк. урманда Маэмайны кардәш-ырулары чит итмәсләр, иреккә чыгуына Маэмай үзе дә сөенер, дигән исәптә була карт
— Таукашка алып кайтыр идем Маэмайны, барыбер рөхсәт итмәсләр, поездларда йөрттермәсләр Ия булырга теләүче дә юк Син аны карый алмаячаксың Аннары, үзең кайтканда аны кемгә калдырырсың9 Атарлар тугры җан иясен Шулай булгач, урманга озату хәер Сабый чагында, мин табып алмасам. күптән вафат булган булыр иде Табуым яхшы булды, алты ел яшәде үз кардәшләре белән тагын озак яшәр. — ди ул Сәрвиягә Шуннан соң Маэмайга — Апаң белән хушлаш әле. — дип куша Бүре акрын гына улап куя — Шулай тиеш, рәхмәт. — дип сөя аны хуҗасы
Инде тайгага ерак керәләр, бу тирәләргә үк Руханның җиткәне булмый Маэмай инде муенчаксыз, ул Руханнан аерылып та киткәли, әмма карт кайту ягына юл алуга, аның каршына чабып килеп чыга Тагын да эчкәрәк керәләр Аерылып йөргән Маэмай Рухан янына кинәт атылып килә Ни була7 Руханны һәм Маэмайны бүреләр камый Себер урманында кәкре хәнҗәрнең дә кирәге чыга, дип шушы авыл кешесе бүләк иткән ятаганны фатирында калдырган була Рухан Хәер, бүреләр өеренә каршы кәкре хәнҗәр белән генә каршы тора алмас иде Җитмешне узган картның ыжгырып килгән ерткычлар белән көрәшергә беләгендә көч тә юк ләбаса
Үз итмиләр Маэмайны кардәш-ырулары Маэмайны да. Руханны да күз ачып йомганчы буып ташлыйлар
Аларның таланган-теткәләнгән гәүдәләрен икенче көнне генә табалар Руханны җирләүне Сәрвия оештыра авылның үз кешеләре дә. сөргендәгеләр дә ярдәмнән калдырмыйлар Җеназа укучы гына булмый, анысын Сәрвия. илле өченче елда Таукашка кайткач. кешеләрдән яшереп, авылның бер картыннан укыта
— Бу тарихны сиңа сөйләү кирәк булмагандыр Гасабиланып ялваруыңа түзә алмадым шул, — дип аңлатты Сәрвия сөйләве сәбәбен
Ниса Сәрвиядән әлеге авылның адресын да алды. Әйтмәсәң, үземә күз алдыңда кул салам». — дип куркытты.
Аның Мин Рухан хәзрәт каберенә Моназыйр өчен башымны ияргә киттем».—дигән язу калдыруына шактый вакыт узды Олы кияве белән төпчек малае Рухан җирләнгән авылга барып та кайттылар Ниса анда бармаган Балалары һәм Сәрвияләр аны һаман эзләттеләр, әмма әлегәчә табылмады Хәйрелбәшәр. Ире Шәгаетов. хатынымны Сәрвия тилертте, дип судка биргән. .
Сәрвиянең яшьлегенә бәйле бер вакыйганың очын мин Таукаш авылыннан бик еракта ишетеп кайттым Шуннан соң гына Сәрвия карчыктан ул вакыйганы сөйләтә алдым Хәтерлисезме. Галиярның солдаттан кайтып керүен тасвирлаганда. Вильгельм исеме берничә тапкыр кабатланган иде Вильгельм исемле немец әсиренең Таукашта булуын хәзер инде киңрәк сурәтләргә дә вакыт җитте шикелле.
Капитан Сафа, олы урамнан бер төркем әсирләрне ияртеп барганда. Сәрвия белән Мостафаның бәрәңге утыртуларын күрде Мостафа, култык таякларына таянып. Сәрвия казыган чокырларга иелмичә генә бәрәңге сала, ялгыш төшкән бәрәңгеләрне Сәрвия ояларга җайлап куярга мәҗбүр иде Шулай да дөрес төшкәннәре дә бар. Мостафаның беләгенә чиләк элеп йөрүе бөтенләй үк файдасызга түгел, ярдәме тия гарип солдатның. Булдыра алмыйм. дип акланып утырыр чак түгел, бәрәңге утырту вакыты узып бара Мостафаның карчыгы урын өстендә ята. әтисе дә бу- лышмаса Сәрвия үзе генә кайчан өлгерер әле. өстәвенә Сәрвиягә авырга да туры килә, эштән кайткан-киткән арада гына күп нәрсә майтарып булмый. Колхозда да чәчү бетмәгән, тракторны тик тотып, эш калдырырга ничек җөрьәт итмәк кирәк. Бүген дә бәрәңге утыртырга яктырып җитмәстән үк чыктылар. Сәрвия сме-на алыштырырга киткәнче, әллә ни үрчетә ал масал ар да. алга китеш барыбер булыр. Бүген ерак басуга барасы түгел, тракторы авыл янында гына сөрә, гөрелтесе ишетелеп тора әнә, сөрелгән җиргә авылның өлкәнрәк яшьтәге апайлары бүген үк бәрәңге утырта башларга да тиешләр.
Сафа әсирләрне туктатты да. Вильгельмны ияртеп. Сәрвияләр янына килде.
— Алла куәт бирсен сезгә! — диде ул һәм, чиләкне Мостафа кулыннан алып. Сәрвиягә тоттырды, Вильгельмга көрәк бирде. — Менә шушы әсир егет ярдәм итәр сезгә. Нинди эшегез булса да. миңа әйтерсез дә мин Вильгельмны җибәрермен. Ә Вильгельм һәр эшне ялт иттереп эшли. Син. абзый кеше, йөзеңне җыерма, әсир сиңа кол булып түгел, тиешле булганга булыша. Аягың исән булса. син ярдәмгә мохтаҗ кеше түгелсең.
Вильгельм бәрәңгене бер ялгызы кичкә утыртып бетергән иде Сәрвия сменасын тапшырып ашыгып кайтканда, әтисе Мостафа, киртәгә таянып, тоташ тырмаланган бакчага таң калып карый иде Әсирнең ял да итмичә эшләгәнен әйтте ул. Мостафаны булыштырт- маган, һәр ояга бәрәңгене абзар буендагы черегән тиресне чиләкләр белән ташып салып утырткан Мостафа әсиргә чәйне дә бакчага алып чыгып эчерткән
— Башта әсирне бер дә ошатмаган идем, мине аяксыз калдыручы шулдыр кебек иде. — дип сөйләп бетерде көндезге хәлләрне Мостафа — Егет, әсирне әйтәм, крестьян затыннан икән, җир
эшен сагынуын күргәч, миңа атучы ул түгелдер кебек булды Игенчене дә сугышка китереп тыкты Гитлер
— Сине гарипләндерүче бу әсир булмагандыр ла, әти
— Үзем дә шулай дим бит Хәвеф-хәтәр тимичә генә үсә күрсен бәрәңгебез Тырышты әсир егет Йомырка пешереп илт үзенә, май белән бәрәңге дә ал Мин биргәч, ашамады Арыган- = Дыр 2
Сәрвиянең күчтәнәчләрен Вильгельм риза булып алды һәм. кыз- ♦ ның күз алдында ук. иптәшләре белән бүлеште. Сәрвияне өенә х капитан Сафа озатты Капка төбендә аларның сөйләшүен әтисе = һәм әнисе шактый вакыт ишетеп яттылар. Аннары тавышлар тынды. > Сәрви я өйгә таң уңаенда гына ишекне шыгырдатмаска тырышып * ачып керде. ’
Вильгельм Сәрвияләргә көн саен диярлек килде Сафа җибә- у рә идеме аны, әллә үзе рөхсәт сорап килә идеме — бу кадәресен £ Мостафа да. Сәрвия дә белмәде Килә дә Мостафага күз карашы ® белән нидер әйтә һәм, шөгыль табып, эшкә дә башлый Өй-абзар түбәләрен дә төзәтте әнә Мостафа, үзе балта остасы булса да. бер аяксыз килеш анда менә алмый, ә сугыш башланганнан бирле кул тимәгән түбәләргә карау-суккалау кирәк иде Кичке якта Сәрвия эштән кайтмыйча китми Вильгельм Сәрвиянең әсир егеткә эше өчен кул кушырып рәхмәт әйтүенә сөенеп елмая. Алар бер- берсенең исемнәрен дә кабат белештеләр. Вильгельм үз исемен кәгазьгә язды. Сәрвия дә үз исемен латин хәрефләре белән аның исеме янәшәсенә үк язып куйды Шул чакта куллары тиешеп алды аларның. Сәрвиянең тәне дерелдәп алды
Юк. кирәкми. Вильгельм' Бәлки, син дә гашыйксыңдыр Кирәкми! Без барыбер бергә була алмаячакбыз, мәхәббәтне яралгысында калдырыйк Мин бит инде кыз түгел Инде менә ничә көн син безгә бәрәңге утырткан көннән башлап капитан Сафа озатып куйгач.
Шулай да Сәрвия эштән кайтканда үзен шушы түгәрәк йөзле, елмаерга яратучы әсир егет каршылавын тели иде
Әсирләр иртәгә китәчәк икән Сәрвия. алмашчысына тракторны тапшырды да. юынып та тормады, өенә йөгерде Ләкин бүген Вильгельм килмәгән иде Әллә җибәрмәделәрме икән9 Сәрвия. юк йомышын бар итеп, салынып бетмәгән мәктәп ягыннан әйләнде. Вильгельм күренмәде, күренсә дә. караңгы төшәр алдыннан аны җибәрмәсләр иде Ә капитан Сафага рөхсәт сорыйсы юк. ул үзе башлык, әйтеп кенә китә һәм Сафа Сәрвияне бүген тагын озатып куйды
Вильгельмны башка күрә алмады Сәрвия. әсирләрне алып киткәндә. ул ерак басуда җир сөрә иде
Сәрвия. ялгызы калгач, урам якка караган урта тәрәзә янына еш килә. Кайчак ул:
— Бу пар каеннарны ул утырткан иде. — дип. үзалдына сөйләнә, немец егетен исеме белән атамый — Соңлабрак утыртылса да. тамырны тиз бикләгән иде каеннары Суны еш сиптем шул Кайчак. онытылып, шул каеннарга хәзер дә су сибәм Картаеп барган каеннарга су сибеп йөрү яшьлекне сагынудан саташудыр инде
Сәрвия сүзсез кала Каеннарга озак карап тора
Аннары
— Исән микән Виль —дип пышылдый
Галиярның авыл советы рәисе булу нияте әлегә барып чыкмады Каршы төшәләр Таукашта каршы килүчеләр, бәлки аздыр, бармак белән генә санарлыктыр Ләкин райбашкарма яңадан сай-
лаулар уздыруны кирәкмәс саный. Райбашкармада, бездә Моназыйр Шәгаетовтан начаррак рәисләр дә бар, дигән карашта торалар. Димәк, җитәкчене бөтенләй эшләмәгән очракта гына төшерергә мөмкин икән. Шәгаетовның Рухан хәзрәткә һәм Сәрвиягә кылганы җинаять түгел икән Инде болар җинаять саналса да, җәза бирү вакыты күптән узган лабаса
— Аннары, — диделәр Галиярга райбашкармада. — шәхес культы заманнарында яла ягучыларның исәннәре ил буенча хәзер дә күп Ләкин андыйларның берсен дә хөкем алдына бастырмыйлар кебек Ни өчен моны без башларга тиеш икән?
— Мин. Моназыйр Шәгаетовны төрмәгә ябыгыз, димәдем, — дип фикерен исбатлады Галияр райбашкарманың шушы мәсьәләне тикшерү өчен җыелган утырышында. — Гәрчә моны таләп итәргә нигезле дәлилләрем булса да, әбием Сәрвиянең ялачыга рәнҗүе бетмәвен онытып торып, авыл язмышы турында сүз алып барам мин. Авыл Шәгаетов җитәкчелегендә яши алмый!
— Син. Мостафин. үзең турында бик тә югары фикердә икәнсең Таукашта Совет власте юк. имеш! Ничек телең әйләнә’ Үзеңне үзең рәислеккә тәкъдим итү. хәзер мондый очраклар булса да. иң кимендә — тыйнаксызлык Безнең халыкның тыйнак булуын онытма.
— Онытмыйм. Рәис булгач, халкыбызның гадәтләрен авылыбызның балта остасы Ваһим абзый әйткәнчә, ганганәләрен торгызу- баету өчен тырышачакмын.
— Моның өчен генә авыл советы рәисе булу мәҗбүри түгел. Клуб мөдире булу да җитә.
— Ләкин минем эшләячәк эшләрем болар белән генә бетми! Авылыбызны яшәтергә телим мин!
— Аңлашылды! Хәзергә Таукаш авыл советы депутатлары барысы да исән-сау һәм берсенең дә вәкаләтен алырга сәбәп юк.
Райбашкарма утырышыннан кайтканда. Галияр авыл советы рәисе булу өчен көрәшүдән баш тартып тормакчы да булган иде. Чөнки бу мәсьәләне хәл итүдә райбашкармадан узып булмый, ә анда. Шәгаетовны яклап, нык торалар. Тик үзгәреш заманында авылда сизелерлек алга китеш булмавы өчен борчылуы өстен чыкты.
Кичен әнисе Мөхтәрәмә
— Улым, булышмачы шушы кеше җанын аңламас Шәгаетов белән,—дип тыймакчы булгач, Галияр әнисенең фикерен ипләп кенә кире какты.
— Алай димә. әни. Таукаш язмышы турында сүз бара.
— Безнең янда әйбәт кенә эшләп йөрисең Ичмасам, яраң төзәлеп җиткәнче, үзең үк борчу эзләмәче
Әңгәмәдән Рәйсә дә читтә калмады
— Андый киңәш биреп ялгышасың, әни!—диде ул. — Власть тотардай бүтән кеше юк бүген Таукашта!
— Шәгаетов үзе эшләп торсын соң. — дип. малаеның зур камыт кияргә җыенуына һаман да каршы төште Мөхтәрәмә
— Ничек инде — эшләсен’! Бернинди хокукы юк аның анда эшләргә! Элекке юньсезлекләренә өстәп, күптән түгел абыйны кешеләр алдында шәрә калдырттымы’ Монысы — бер. Икенчесе. Сәрвия әбине хөкемгә тарттырмакчы булып йөриме’ Безнең әби Ниса апаны юләрләндергән, имеш! Әбинең Хәйрелбәшәрне каравына рәхмәте монысы Шәгаетовның! Болары — Моназыйр абзагызның соңгы вакытта бер безнең гаиләгә эшләгән әшәкелекләре Кеше кыерсытмыйча калган көне юк лабаса аның*
— Үч алган кебек, кызым
— Түгел, алай түгел, әни!
— Мине судка чакыртканнары юк. Рәйсә кызым,—дип кушылды Сәрвия — Бәлки, судка бирмәгәндер.
— Судка биргән, әби. —- дип ачыклык кертте Галияр. — Бүген белешеп чыктым. Тикшерүне ничек башларга белмичә аптырап калдык. диделәр.
— Бер генәләр дә иманы юк икән! Мине икенче тапкыр утырт- = макчы булып, чынлап торып җыена икән алайса
Тимерша моңарчы эндәшмичә тыңлап утырды, катнашмаска ♦ иде исәбе. Ләкин әнисенең соңгы әрнүле дә, хафалы да сүзләре = аны тамак кырырга мәҗбүр итте, димәк ул да сүз әйтәчәк икән 3
— Галияр.—диде дә. фикерләрен барлап, тукталып торды Ти- >» мерша. — Улым, омтылуың яшьлегеңнең йөгәнсез кыбырсуы гына * түгелме? Син хәзергә үзең дә безнең өчен генә җаваплы. Авыл * власте турында сөйлибез, гаилә башлыгы турында гына түгел.
Ә Шәгаетов башлык булып яралгандыр ул Уйла әле син. Ә авы- ё- лыбызга үзгәреш кирәк. Бик тә кирәк *
Тимершаның гомер булмаганча озын сөйләвеннән соң. әңгәмә беразга тынды Уйлану һәркайсына кирәк иде Сүзне Рәйсә яңартты.
— һәркем үз ягына каера һәм һәркем үзенчә хаклы кебек, — диде ул.—Авылның башлыгы булырга тиешме? Тиеш' Футбол уенында да чын лидерсыз булмый әнә, чын лидерлы команда гына дөнья чемпионлыгына чыга, гап-гади хакыйкать бу Таукашның барча кешесен үз артыннан җәлеп итәр егет Галияр абый булыр, дим мин. Тик Галияр абыйда кыюлык җитми Их. үзем алыныр идем мин!. Кимендә унсигезем тулу кирәк шул. Риза булсалар, ун класс өчен иртәгә үк экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырам! И-их!
— Мин көрәштән ваз кичмим, әти. — дип. җавабын Тимершага кайтаруны тиеш тапты Галияр — һәм җиңелмәячәкмен! Иртүк Мо- назыйр Шәгаетовның үзе янына барам'
Ләкин иртәгесен Моназыйр янына Галиярдан алда Ваһим оста килеп өлгергән иде. һәм Ваһим белән Галияр Моназыйрларның капка төбендә очраштылар. Танылган балта остары авыл советы рәисе яныннан чыгып килә иде. Аның йөзе ачулы, ул. тунын бер төймәләп, бер чишеп торганнан соң гына. Галиярга кулын биреп күреште
...Ваһим оста Галиярны каршылау кичәсеннән соң күңелендә тынычлану сизә иде. Инде пенсиядә булса да. ул үзе сорап, эшкә чыкты Тимершага сарык абзарларын төзәтүдә булышты, ярдәмгә килүенең сәбәбен башта ук Тимершага ачыктан әйтте
— Сезнең подряд-арендагызда катнашым юк. — диде ул — Әмма булышам Мондый хәрабәне тәртипләү сиңа да Галиярга гына озакка сузыласы өчен түгел. Сезнең нәселгә бурычым бар Бабаң Мостафа абзыйга Мине һөнәрле игкәне өчен Каралты-кураң- ны эшләүдә син мине катнаштырмадың Дөрес иттең— син үзең оста, кем әйтмешли, бер казанга түгел, бер ихатага да сыймаган булыр идек Ә фермагыз абзарларын төзәтүдә булышуны тыймаячаксың. Чөнки ашыгыч эш монысы. Анысы, тәртипкә салып бетергәч, монда чит кешедән кадак кактыру түгел, аяк та бастырмаячаксың. Белеп торам. Әйе. олыгайдым Олыгаям Кешеләрдә бурычым калмасын Сиңа абзар төзәтүдә булышып кына. Мостафа абзыйга бурычымны түләп тә бетереп булмас Шулай да, димен.
Соңгы вакытта авыл халкы язмышының уртасына керергә тәвәккәлләвенә ни-нәрсә сәбәп булгандыр, бу хакта берәү белән дә фикерен уртаклашмады Ваһим Күрәсең, оста булып танылып, башкаларга бәйсезлеккә күнегүе холкында ныгыган иде аның Сү- зен-киңәшен Тйукашта игътибарсыз калдырмаячакларына хәтта
ышана иде Ялгыз гына яшәүче Моназыйр янына да аны үзенә ышанычы китерде.
Капка баганасындагы кыңгырау төймәсенә баскач. Ваһим Мо- назыйрны тиз генә чыкмас, дип уйлаган иде Ләкин Моназыйр ишегалдында булган икән, аңа өйдә кыңгырау шалтыравын ишетүнең кирәге булмады, ул. капка төбенә кеше килеп басуын күреп, бастырыкны этеп, кечкенә капканы үзе эчтән ачты
— Исәнме. Моназыйр,—дип салмак кына эндәште Ваһим.
— Ярыйсы. Начар түгел.
— Сиңа сүз бар.
— Бүген сиңа дигән аракым юк.
— Мин аракы сорамыйм синнән! — дип ачуланды Ваһим. — Синең мунчаңда эчкәннән соң. авызга да алмыйм Алмам да! Кая, тагын мунчада гына сөйләшәбезме, әллә өеңә керәбезме? Ә-ә. яңа келәтең ачык ич менә.
Ваһим эчтә ут янып торган келәткә юнәлде, хуҗа, келәт байлыгын чит күз күрүен өнәп бетермәсә дә. остага иярде
— Миңа кырын карама, синең байлыгыңны тикшерергә килмәдем. — диде Ваһим һәм келәтнең ишеген эчтән япты. — Безгә икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк
— Тыңлыйм соң.
— Син урыныңны Галиярга бир! Акылга килүеңне депутатлыгыңнан ваз кичүдән башла
Моназыйр көлеп җибәрде һәм. тешләрен кысып:
— Ю-ук! — диде — Юк! Андый хәл булмаячак!
— Тилелегеңне ташла. Моназыйр. Мин сиңа да яхшылык теләп килдем
— Димче булып!
— Ашыкма, дим Димче түгел мин. Димче булсам, мин Галияр катына үгет белән барган булыр идем. — Ваһим тын алды, аңа Моназыйрга каты бәрелеп сөйләүдән тыелу кыен иде. — килеш минем һәм Галиярның тәкъдименә Галиярда тормышыбызны үзгәртергә өмет бар һәм моның өчен көче дә бар аның.
— Мин көчсезме7! Теләсәм, әле хәзер дә бөтен Таукашны бөтереп алам’
— Алай Игелек керәсе юк икән сиңа. . — Ваһим, китәргә җыенып, келәт ишеген ачты — Шулай да ахыры үзең өчен бик тә ямьсез булыр бит
— Тукта. Ваһим абзый, нигә син авыл советы өчен борчыла башладың соң? Әле теге сөйләшүдә генә, авыл советыгызда катнашым юк. дип. властьны санга сукмаучы син түгелме7 Әллә оныттыңмы моны?
— Онытмадым! Ләкин моңарчы, авыл властена битараф булып, ялгышканмын Читкә басып, властька кул селтәп тордым мин моңарчы Хәзер читтә калмаячакмын!
— Уртага чыгып басарга соң түгелме7
— Түгел!
— Соң инде. Ваһим оста! Надан син!
— Власть турында уйларга минем зиһен тартмыймы7 Тыңла, алайса. Бүлдермичә тыңла Мин сиңа Айдаш һәм Әбүсөгыт турында хикәя сөйләгән идемме7 Алар бер-берсенең бугазларына шулай чатырдатып ябышалар Ю-ук. синең белән мин бугазга бугаз килмим' Син Совет власте бугазына ябышкансың' Властьны бум акчы буласың' Бу кадәресе барып чыкмас. Шәгаетов! Син хикәямнең ишарәсен аңламагансың. Менә син гомерең буе, киләчәк тә киләчәк. дип авыз суыңны корыткан бәндә Ә минем хикәяттән үз киләчәгеңне аңларга тырышмадың Киләчәк Килер киләчәк, аны китермичә калу мөмкин түгел. Вә ләкин бүгенгебез бар бит әле.
шунысы да әһәмиятле. Киләчәк... Якын киләчәктә Американы куып җитмәкче булган идек. Буш сүз булып калды Шулай бугаз киерүгә җаваплы кешесен дә таба алмыйсың бүген, әкәмәт Хәзер инде ике меңенче елга илне ал да гөл итәргә җыенабыз. Нигә бүген түгел? Нигә ике меңенче елны көтәргә9 Кулыбыздан эш килми торган кешеләрме без? *
Ваһим боларны Моназыйрга туры карап әйтте. Ара-тирә алар- | ның карашлары очраша да. Моназыйр. Ваһимның усаллыгын күр- « мәс өчен, башын түбән ия иде. Ул ишек яңагына ябышты, ләкин = кулын ишеккә кысылудан курыккандай тартып алды да. эндәш- = мичә, шулай да тешләрен шыгырдата-шыгырдата. җәй өчен куел- * ган караватка барып утырды. Ваһим, Моназыйрның бу хәрәкәт- * ләренә игътибар итмәстән, инде тынычрак тавыш белән дәвам * итте:
— Тормышны синең кебекләр ямьсезли. Шуңа күрәЛәйбәтлеккә Г гел астыртын аяк чалганга күрә, Таукашка җитәкче буларак 9 кирәгең юк синең. Бәлки. Таукашка гомумән кирәгең юктыр
— Авылдан сөрмәкче буласың инде әллә9 Булмас! Үзеңне эчүчелектән дәвалау җиренә җибәрүдән шүрләп йөр син. Ваһим карт!
— Мине анда җибәртә алмыйсың! Әйтәм бит. синең мунчаңда аракыңны косканнан соң, авызыма эчемлек алганым юк. Галияр кайткан көннән бирле. Галиярның авылыбыз җитәкчесе була алы- рына ышангач, дим Ә сине авылдан сөрү дөрес булыр иде.
— Буең җитмәстәйгә үрелмә!
— Галияр кичәсеннән соң, иң киме, унбиш тәүлеккә утыртырга иде сине! Авыл советы рәисен ничек утыртасың, янәсе'
— Мине утырта алмый идегез. Чөнки депутат мин. брат' Аннары бит Галиярның ярасы турында дөресен әйттем Ә менә сине исерекләрне айныта торган җиргә җибәреп була
Ваһим бу кабат кисәтүне игътибарсыз калдыргандай тоелды, күптән узган заманга әйләнеп кайтты.
— Электәге гап-гади әдәплелекне дә оныттык, закон белән генә эш итәбез Законга барысы да сыеп бетми, язылмаган законнар да бар. Белгән кешегә
— Без язылганнарын шәп беләбез!
— Хәтерлисеңме. Шәгаетов, Таукаш мәчете манарасы кыелып төшкән мәлдә кыбырсып йөрүче бер син булган идең Манара ауганда. хәтта аны кисүчеләр дә тын торды Ул чакта син Моназыйр дигән бер малай гына идең, югыйсә. Шулай да манара җимерелүенә йөрәгенә кан саумаучы адәм актыгы Таукашта бер син генә булдың!
— Манараны мин төшертмәдем
— Ләкин моңа сөенүче бер син генә идең! Мәчетне дә сөенеп сүттердең! Бүрәнәләреннән милиция башлыгы үзенә йорт салдыртты, сатып алды ягъни, буш бәясенә Манара авылның изге кыясы иде Тагын бер нәрсәне хәтерлә. Галияр солдаттан кайткан көнне син авылның тавы кашына мендең. Күреп тордым Тау-ның кашында кыя нигезе бар Ләкин кыя эзләп менмәдең син тауга, чөнки менүең дә, төшүең дә мескенлегең иде. кыяга менә алмыйча гомерең узуына үҗәтләнүең иде Шул мәлгә чаклы Таукашта кыяга менәргә сәләтле кеше булмавына сөенә идең син Галияр кайтып, аның кыяга басардай көче булуын сизгәч тауга күтәрелеп, үзеңне сынадың Шунда син беренче тапкыр мескенлегеңне сиздең дә хәзер властька ныклабрак ябышмакчы буласың Хәзер Таукашның кыяга басардай егете бар! Галияр бар' Аны власть башына кую җаен табарбыз Авыл халкын үзем күтәрәм' Их-х, аңгыра баш мин. тормыш агышын аңышып тордым лабаса! Шул тормыш агышы турында күңелемнән хикәяләр язып йөрим
дә. шуңа канәгать булам, янәсе! Битараф яшим, миңа ни-нәмәрсә җитмәгән, имеш! Баксаң, күп нәрсә җитмәгән икән Көрәшче булу җитмәгән миңа! Ә күңелем хикәяләрен тагын язармын әле.
— Язучы табылды!
— Мыскыл итәргә маташма. Ул хикәяләрем — тормыш турында үземчә уйлануым минем һәм, иң беренче итеп, синең чөй булуың турында язачакмын
Моназыйр, иренен тешләп, гырылдагандай тавыш чыгарды, караваттан кузгалып, Ваһимга таба атлап куйды. Авызын бер ача да бер ябып, аскы иренен ялый да — әйтерсең, Ваһим останың бугазын чәйнәргә әзерләнә инде Ваһим да Моназыйрга таба атлап куйды.
— Тукта! — дип кычкырды ул. хәвеф кубу шиге якынаеп җитүен сизенгән иде. — Миңа көчең җитмәячәк синең! Минем кеше канын эчкәнем юк! Ә син Галияр кичәсендә генә солдат ярасына тыкшындың! Әйе. чөй син! Тормышка кирәкмәс чөйсең!
Ваһим, келәт уртасында тешләрен шыгырдатып басып торган Моназыйрга кулын селтәп, чыгып китте. Моназыйрның:
— Бүрәнә ярырга суккан чөй түгел, ә тормыш йөген күтәреп торырга утыртылган багана мин! — дип ысылдаганын ишетмәде.
һәм капка төбендә үк Галиярны очраткач. Ваһим беравык аптырап торды. Егет белән күрешкәннән соң гына фикерен җыеп өлгерде Галиярны култыклады да юлыннан борды.
— Юньләп сөйләшәм дә игенә килер, дип өметләнмә. Галияр энем.—диде Ваһим. — Вәхши бу бәндәчек. Йа ходай, ничек моңарчы түздек икән моның вәхшәтенә! Киттек! Элгәре икәү киңәшик. Барыбер безнеңчә булачак!
Моназыйр маллар янына чыгарга торганда, өйалды ишеге келәсе күтәрелгән тавыш ишетелде.
Йөреше стена аша да таныш тоела, дип уйлап та бетерә адма- ды Моназыйр — ишекне каерып ачып, өйгә Хәйрелбәшәр килеп керде
— Ниса7! Гөлниса! —дип югалып калды Моназыйр.
— Мин шул, Моназыйрым1 Мин кайттым! Хәйрелбәшәрең исән-сау йөреп кайтты.
Гөлниса Моназыйрның муенына барып асылынды, ирен аркасыннан сөйде, аннары, ике кулы белән ике яңагыннан тотып, күзләренә озак текәләп карады да, уфылдап сулап, өстәл башындагы урындыкны тартып утырды
— Ни. Гөлниса. Чишен .
— Чишенермен лә! Әле менә киенгән килеш кенә өйне әйләнеп чыгыйм да ишегалдын, каралты-кураларны карап керермен Сагындым Барысын да сагындым' Үз нигезебез бит! Казанда балалар янына да тукталып тормадым
Ул өйдәге әйберләрне тоткалап карый-карый йөренеп сөйләнде
— Барысын да тәртипле тоткансың. Моназыйркаем Ирем бит син минем, яратам бит мин сине! Аллаһы боерса, рәхәтләнеп яшәрбез икәүләшеп нигезебездә, боерсын инде. Әйбәт йөреп кайттым Бүтән беркая да китмим инде Балалар янына Казанга да бармыйм Үзләре кайтырлар. Гел шулай итәргә күндерербез Хәбәрләре бармы соң үзләренең, Моназыйр?
— Ни. Гөлниса
— Ярар, борчылма, хәбәр итәрбез дә сәгате-минуты белән очып кына кайтып җитәрләр Тигез яшәрбез, аллаһы боерса Йорт-җиребез Таукашта иң әйбәте, мин йөргән җирләрдә дә безнең йортка тиңе юктыр, валлаһи гынам Йорт яңартып дөрес иттек Китәр алдыннан син югында өйгә кереп чыктым бит мин
— Ни. Гөлнисә...
— Ачуланмагансың икән Тик менә күчтәнәчләрем юк инде
сиңа. яме. Башта, акчам җитмәс, дип алмаган идем. Казанда күчтәнәч турында бөтенләй онытканмын. Синең яныңа ашыктым
— Ни бит. Гөлниса, син үзең..
— Беләм инде, беләм. мине бик көткәнсең! Юлларым уң булды. Моназыйркаем' Таптым Рухан хәзрәтнең гүрен, таптым' Каберен үбеп, синең өчен гафу үтендем
— Нигә’!
— Пәрәмәч! Нигә. дип. синең аның каршындагы гөнаһыңны юу өчен инде Гафу иткәндер Рухан хәзрәт Каберен рәтләдем, тимердән чардуган ясатып куйдым. «Таукаш авылының элекке хәзрәте Рухан» дип язуын яздырдым, атасының исеме белән фамилиясен белмәдем менә. Анысы гына гөнаһ түгел. Сәрвия апа тактаны чокып язган язуы таныр-танымаслык иде. тактасы череп бетеп бара иде. Гүрнең иясе булды менә хәзер Өч-дүрт еллардан чардуганын тагын буяп кайтырбыз әле
— Анда.. Анда барырга кем кушты сиңа9!
— Менә тагын! Синең өчен Рухан хәзрәт каберен үптем, дим ләбаса! Әллә сөенмисең инде шуңа9 Сөенәсеңдер лә мине жәлләп кенә әйтүеңдер, үзем барган булыр идем, диюеңдер Ярар. ярар, тагын барырбыз, икәүләп барырбыз, юлын беләм хәзер Мин ихатабызны йөреп керим дә иркенләп сөйләшербез, яме Ни-гезебезне сагындым
Рәйсә ишектән керүгә үк
— Әби! Сөенче! Ниса апа кайткан! — дип шәрран ярып хәбәр салгач, Сәрвия ашык-пошык киенде дә кабаланып чыгып та китте.
Хәйрелбәшәрләргә җитәрәк
— Тукта, әби, мин дә синең белән бергә! — дип. карчыкны Рәйсә куып җитте. — Синең аларга кергәнең юк бугай ла. Икебез бергә керү әйбәтрәк.
— Синең кергәнең бармы9—дип кашларын җыерып алды Сәрвия. — Үзе Гөлниса апаларының ишеге кай якка ачылганын да белми инде ул. үзе миңа юл күрсәтмәкче була тагын Әйдә соң. батыр йөрәк, куркак җан! Гөлниса апамны үземнең дә күрәсем килде, диген, ичмасам!
Өйалды ишеген Рәйсә шакыды Чыгучы булмады Сәрвия кыңгырау төймәсенә басып алды
— Әллә ишетмиләр инде9 — диде Рәйсә һәм төймәгә өзә-төтә басты.
Бераздан гына Моназыйр чыкты, җилкәсенә тунын элгән иде.
— Ни булды9 Нәрсәгә
Ләкин Рәйсә Моназыйрны
— Без килдек! — дип бүлдерде, — Гөлниса апаны сагынып килдек! Гөлниса апа кайда9 Нигә безне каршыларга чыкмый’
— Әллә кәефе начармы, ходаем9 — дип борчылды Сәрвия — Өйдәме соң ул?
Моназыйр ишегалдына ишарәләде Сәрвия һәм Рәйсә белән сөйләшергә исәбе юк иде аның Шулай да. аларның аптырашып торуларын һәм китәргә җыенмауларын күреп, теләмичә генә
— Шул тирәдәдер. —диде — Каралты-кураны карыйм, дип хәт- сездән. чыгып киткән иде Күптән Һаман керми Нигезне сагынган Гөлниса сөеклегез, ирен түгел
Әмма Моназыйрның соңгы сүзләрен Сәрвия белән Рәйсә ишетеп тә җиткермәделәр. Алар абзар авызына ашыгып бардылар Сәрвия акрын гына:
— Гөлнисау! — дип аваз салды
Җавап булмады.
— Ниса апа! Хәйрелбәшәр апа! — дип абзар эченә кычкырды Рәйсә
Җавап тагын булмады Аның каравы Сәрвия белән Рәисәне болдырда басып торучы Моназыйрның ысылдагандай тавышы сискәндерде:
— Нигә сөрән саласыз9!
— Кайда соң Ниса апа?
— Гөлниса күренми ич, — дип кулларын җәеп гаҗәпләнде Сәрвия — Әллә, ходаем тагын китеп барганмы?
— Кая китсен ул! Бүтән беркая да китмим инде, диде. Шул тирәдәдер.
Моназыйр тунын җилкәсеннән төшермичә генә киде, изүен төймәләмәде Абзар эченә кереп, утларны яндырды. Ниса күренмәде дә. тавыш та бирмәде. Моназыйр бакчага күз төшерде, йорт һәм каралты-кура артларын әйләнеп чыкты. Сәрвия белән Рәйсә дә Гөлнисаны эзләштеләр Моназыйр:
— Әллә мунча ягарга җыенып йөриме соң? — дип үзалдына сорап куйды — Мунчага кичә генә ягып керенгән идем әле. Калган суларын да түкмәгән, мунчаның җылысы да бетмәгәндер. — дип, һаман үзенә сөйләнде һәм мунча тәрәзәсенә иелеп карады, бозлы тәрәзәдән нәрсәдер күренгән кебек булды. Өске өлгенең читендә бозланмыйча калган тар арага күзен терәде һәм кинәт артка кайшалды.
Мунча алачыгыннан Рәйсә:
— А-а-а! Ай-й!. А-а-а!—дип калтыранып-күкрәп атылып чыкты — Әби! Әби! Анда Гөлниса апа асылынган!..
Гөлнисаны чөйдән алырга Сәрвиянең генә көче җитмәде, ярдәмгә күрше-тирә хатыннарын чакырырга Рәйсәгә кушты Моназыйр эндәшмәде Моназыйр үзе дә хатыны гәүдәсен элмәктән ычкындырырга ярдәм итү турында уйламый иде бугай. Ул, мунчаның ачык ишегеннән хатынының ялангач гәүдәсен күргәч, алачык почмагындагы киң эскәмиягә барып утырды, тезләренә таянып, башын түбән үк иде Гөлнисаның гәүдәсен алгач та хатыннарның акрын гына сөйләшүе Моназыйрга бик ерактан ишетелгән кебек булды
— Хәй^елбәшәркәй, элгәре коенган, балакай.
Монысы Сәрвия тавышы иде.
— Тәне чиста булуын теләгән инде, мәрхүмкәй.
Монысы Рәйсә тавышы бугай.
— Каян шушындый сүс бавын тапкан, диген.
— Баудамы хикмәт.
Боларының кемнәр тавышлары икәнлеген аермады Моназыйр.
— Кем инде мунча матчасына тырма теше кагып куя, йә инде. Асылыныр өчен каккан кебек бит бу.
Монысы тагын Сәрвия тавышы иде.
Ләкин Моназыйр моңа каршы аклану эзләмәде, чөнки хатыны вафатына үзен һич тә гаепле санамый иде.
Гөлниса-Хәйрелбәшәрне хатыннар ойгә үзләре генә алып керделәр Моназыйр монда да булышмады, салкын йөрәкнең хәзер дә эрер исәбе юк иде Мәрхүмә Гөлниса җирләнмәгән килеш, ягъни өлкәннәр элегрәк әйткәнчә, мәет өстендә, аның вафатына кемнедер гаепле санау гөнаһ, әлбәттә Шулай да Моназыйр — Таукаш дөньясына моннан илле ел элек йодрык күрсәтеп килеп кергән Моназыйр Шәгаетов — мунча матчасына тимер тырма тешен үз кирәгенә какмаган булып чыкты. Ваһим оста да, Сәрвия карчык та дөрес бәялиләр:
Кирәкмәс тешкә чөй сукмыйлар
Елгасыз төшкә күпер салмыйлар