Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР «ЗАРАРЛЫ ӘСӘР» ТАРИХЫ...


Бервакыт мин Хәсән ага Туфаннан «Кайсы әсәрегезне барысыннан да ныграк яратасыз’» — дип сорагач, ул, мөлаем елмаеп, бармакларын тырпайтып күрсәтте Аерып әйтү кыен, кайсысын тешләсәң дә. бертигез авырта, янәсе «Анага һәр баласы газиз булган кебек, миңа да Тик балалар гына Кайсы шатлык-бәхет бүләк итә. ә кайсысы Ачы хәсрәт кайгы китерә » «Андыйлары да булдымыни’» «Булмаган кайда! Әйтик, «Ант» поэмасы Аның аркасында күргән михнәтләрне сөйли башласаң » һәм ул. тәфсилләп тормыйча, кулын гына селтәде.
«Антоны бар да көттеләр
«Ант»,— дидем мин, "Ант».— дидеж,
«Антвны бар да көттеләр
Җиде ел буе төзедем, Җиде көндә сүттеләр,
—диелә Чаян»йың 1936 елгы 8 нче санында басылган шигырьдә
Бу әсәрне Хәсән Туфан, чыннан да. шактый көттереп бастыра Ант» — аның 1927-28 елларда басылган эпик поэмаларыннан соң (-Урал эскизлары . Бибиевлар». ■ Башлана башлады» һ б) беренче зур күләмле әсәре булды Ул «Совет әдәбияты» журналының 1935 елгы 9—10 саннарында басыла Җәяләр эчендә «Беренче кисәк» диелгән Ләкин икенче кисәк язылмый гына түгел, автор, үзе әйтмешли беренче кисәген дә кая куярга белми — әсәр журналда басылган көенчә кала Чирек гасыр вакыт үтеп, заманалар шактый үзгәргәч кенә шагыйрь әлеге поэманың өзекләрен җыентыкларына кертә башлый Анда да сайлап кына, кайберләрен генә
Хәсән абыйның сөйләве буенча, ул бу әсәр турында берничә ел буе уйланып, хыялланып йөри Исеме тиз табыла «Ант» ягъни, Совет властена, большевиклар партиясенә, марксизм-ленинизм тәгълиматына турылыклы булуына, аларга чын күңелдән ышануына ант итү 1933-34 елларда Туфан языла башлаган поэмасыннан кайбер өзекләрне бастыра да башлый Дөрес, алар соңыннан поэмага кермиләр, аерым шигырь рәвешендә генә яшиләр (Мәсәлән. «Канатлар- )
Ләкин поэма -бармый» күңел түрендә яшерелгән ниндидер киртәләргә килеп төртелә, күрәсең С М Кировның 1934 елның 1 декабрендә булган фаҗигале үлеме турында ишеткәч кенә шагыйрь, күңелендәге бар шик-шөбһәләрне җиңеп, дулкынланып. кайнарланып бөтен дөнья вак-төягеннән ваз кичеп, әсәр өстендә эшли башлый Берничә айдан поэманың шактый зур күләмдәге өлешен тәмамлап журналга тапшыра. • Совет әдәбияты» хезмәткәрләре әсәрне яратып кабул итәләр Шагыйрьнең каләмдәш дуслары да (К Нәҗми. С Баттал. Ш Маннур һ б ) әсәргә югары бәя бирәләр Озакламый ул басылып та чыга.
Менә шуннан соң башлана да инде
Әсәр басылып чыгарга да өлгерми журнал турында фикер алышуларга багышланган җыелышта аны -җитди политик ялгышлыклары булган әсәр- дип бәялиләр. Поэманың үзен дөньяга чыгаруны исә «зур политик хата» дип атыйлар Бу турыда хәбәр журналның шул ук 1935 елгы 12 нче санында чыга леге җыелыш карарына таянып һәм поэма турындагы ачы тәнкыйть фикер- ^аРен тагы да үстереп -Кызыл Татарстан* газетасы да редакцион мәкалә урнаштыра (1936 ел, 17 март Совет әдәбияты-) Монда Туфан поэмасында «тотнаксыз чагыштырулар». идеологик яктан ялгыш- «буталчык- фикерләр хәтта сыйнфый дошман фикерләрен пропагандалау - кебек бик җитди, ул чор ечен куркыныч булып яңгыраган кимчелекләр күрсәтелә Ант» поэмасы катгый рәвештә -зарарлы әсәр» дип бәяләнә
Вакыйгалар коннән-көн кискенләшә бара.
Әлеге мәкалә уңае белән Язучылар берлеге махсус җыелыш үткәрә Докладны берлек рәисе К Нәҗми ясый Әлбәттә «политик уяулык- рухында, мәкаләдәге фикерләрне тагын да тирәнәйтеп' Дөрес соңыннан аның үзен дә «икейөзлелектә» гаеплиләр Башта поэмага юл ачкан аны басарга ярдәмләшкән хәтта редакцияләшкән, ә соңыннан. җәмәгатьчелек фикере икенче юнәлеш алгач үзе үк тукмый башлаган, имеш Ләкин бу җыелышта әле рәискә тел-теш тидерүче булмый Барысы да җыйнаулашып Туфанны -фаш итәләр-
Поэманы сүтү-. «Чаян» эпиграммасында әйтелгәнчә, җиде көн генә бармый — ике җидегә сузыла: җыелыш 1-1 көн бара Әйтерсең лә язучыларның Туфан поэмасын «сүтүдән» башка бер эше дә булмый! Фикер алышуларда кырыктан артык кеше катнаша Шуларның икесе генә (Әхмәт Фәйзи белән Гомәр Гали) поэманы бераз яклабрак сүз катып карый Автор үзе дә нык тора, хаталарын танымый, үзен хаклы дип исәпли Моның белән ул утлы өерне тагы да ныграк кузгатып җибәрә Хаталарын танымый, димәк — җәмәгатьчелек алдында коралсызланырга теләми, укучыларны алдарга маташа. Кайберәүләр, әсәрне тикшерүдән бигрәк, авторның үзенә ташланалар аны «битлек астына яшеренгән акгвардияче «әдәби колчакчы- дип атыйлар (шагыйрь Г Хуҗи укытучы С Мортазин һ б)
Җыелыш барышын «Кызыл Татарстан- коне-сәгате белән укучыларына җиткереп тора (1936 елның 23. 24. 28 март саннарын карагыз) *
Поэманы сүтү , моның белән дә чикләнмичә, тагын ике-оч елга сузыла 1936-38 ел беркетмәләрен караганда, җыелыш саен диярлек. Туфан исемен очратасын Сүгеп, әлбәттә «Чаян- журналы сан саен диярлек ачы эпиграммалар башка матбугат органнары бер-бер артлы фаш итүчән мәкаләләр чыгара Әйтик бер -Совет әдәбияты- журналы гына да 1937 ел дәвамында «Ант» поэмасын фаш итүгә багышланган өч мәкалә бастыра Политик гамьсезлекне бетерергә- (№ 3) -Татарстан совет язучы- ларының хәле турында» (№ 4). Татарстан язучылары Союзының эше турында- (№ 5) Башка саннарда да Туфан исемен еш очратасың
Яшәүнеке барлык җырларым...
Җырны аны әни биләмәде.
Яшәүнеке барлык җырларым
Йорәгемдэ ята Мең бабамның Миллион еллык шатлык һ»м зары
X Туфан -Ант. поэмасыннан
Шундый кинәт ябырылуның сәбәбен аңларга теләп. «Ант» поэмасын кат-кот укып карыйм Укыйм укыйм да аптырашта калам Хәтта ул чор күзлегеннән караганда да әсәрдә бернинди «зарарлы», «политик яктан тотнаксыз» әйбер табалмыйм Киресенчә, әсәр җаны-тәне белән совет яклы булырга тырышып язылган Автор марксизм-ленинизм тәгълиматына таяна, аны йөрәге аша үткәреп, киң масса укучыларына җиткерергә омтыла Ул «яңа донья» туып килә, дип ышана, шуңа шатлана аңа дан җырлый Маркс Ленин. Сталин. Киров шикелле пролетариат юлбашчылары каршында баш ия
Тарихка мөрәҗәгать итеп, ул һәр чорда «ике сыйныф- -ике төрле халык- булуын күрсәтә, аларның үзара көрәшенә, кискен бәрелешләренә басым ясый Шул бәрелешләрнең бер чаткысы итеп Кировны үтерүне дә аңлый (Монда Сталин кулы уйнаган булуны башына да китерми, әлбәттә) Тһрле «оппортунистлар»ны. «зиновьев- чы-ренегат «ларны эт итеп сүгә. Динне милләтне яклаучыларга да өлеш чыгара
Кыскасы бүгенге күзлектән караганда киресенчә авторны шул чор карашларына тулысынча бирелгән булуда, революцион тенденциозлыкта гына гаепләп була Ул халкыбызның үткәнен артык кара буяулар белән тасвирлый -Ашый иде безнең боек җанны, нужа ашый иде бет кебек Үз халкының үткәне белән горурланып халыкның үзаңын уятырга теләүчеләрдән ачы көлә Янәсе, алар «Яшәсен Чынгыз вә милләт ил пә дин' • дип. лаф оралар
Әдәби яктан караганда да әсәр шактый каршылыклы тәэсир калдыра.
Беряктан. Ант» поэмасына кочле лирик-публицистик пафос. Такташның «Киләчәккә хатлар-ындагы сыман югары күтәренкелек. ихласлык хас Шул ук вакытта, фальшь булып яңгыраган урыннары да байтак Поэмада Туфан иҗатына гомумән хас булган (зур әсәрләрен күздә тотып әйтәм) композицион таркаулык сизелә Әдәбият белгече М. Гайнетдинов дорес күрсәткәнчә, әсәрне публицистик рухта язылган ирекле поэма, яисә тагы да төгәлрәк (шул темага язылган башка шигырьләрен дә кушып) «Ант- циклы, дип атарга мөмкин
Әмма ул чор әдәби җәмәгатьчелеге поэмага бөтенләй башка нәрсә өчен бәйлән» Нәрсә өчен соң’ Укый-уйлана торгач, ниһаять, аңладым кебек
Туфан, зур талант иясе, чын реалист буларак ничек кенә теләмәсен, үз чорының идеологии кысаларына сыеша алмаган Ул тарихка, халкының үткәненә һәм бүгенгесенә бәя биргәндә гомумкешелек концепциясенә таянып фикер йөртә Мәсәлән, поэма агышы буенча шагыйрь үткәннең бөек акыл ияләре — Гомәр Хәйям, Әбүгалисина. Конфуций. Иисус. Будда һәм башка бик күпләрнең исемен телгә ала. аларның алдынгы гуманистик фәлсәфи карашларына таяна. Маркс-Ленин теориясенең чыганакларын да автор гомумхалык. гомумкешелек рухи байлыгында күрә, кеше аңының үсеш процессында күрсәтә
Әмма утызынчы елларда хөкем иткән «сыйнфый карашлар» марксизм-ленинизм тәкълиматын принципиаль яңа, гомердә булмаган һәм булуы да мөмкин булмаган нәрсә итеп бәяли Автор ихлас күңелдән пролетариат юлбашчыларын -мәңгелек тарих- тәсбихына тезеп, халык бәхете өчен көрәшүче каһарманнар рәтенә куеп.зурларга тырыша. Тәнкыйтьчеләр исә аңа нәкъ шуның өчен бәйләнәләр дә
• Иптәш Кировны Спартак яки Дантоннар белән чагыштыру һәм алар белән бер дәрәҗәгә кую — эшчеләр сыйныфы юлбашчыларының тарихта тоткан урынын түбәнәйтергә. бозып күрсәтергә теләүче дошманнарның фикерләрен чагылдырудан башка нәрсә түгел» («Кызыл Татарстан . 1936 ел, 17 март)
Туфан чын-чынлап горурланып, мөкиббән китеп, большевикларны Прометейлар белән тиңли Ә фаш итүчеләр моны -түбәнәйтү . «яла ягу- дип атыйлар Юк. моны гади аңлашылмаучылык дип кенә әйтеп булмый Туфан мең бабасының миллион еллык» әхлагына таянып фикер йөртә Ә шул чор җитәкчеләренә бу гомумкешелек әхлагы ярамый. Аларга бөтенләй -яңа», гомердә булмаган, «сыйнфый көрәш» күзлегеннән карый торган, әзерләнеп килә торган репрессияләрне акларлык әхлак нормалары кирәк була
Шуңа күрә Л Толстойның чын мәгънәдә кешелекле, гуманистик фәлсәфи тәгълиматлары әлеге мәкаләдә «большевизмга каршы карашлар ә Туфанның аларга таянырга теләве — -зарарлы юл дип бәяләнә Икенче төрле итеп әйткәндә. «Ант- поэмасына бер дә юкка бәйләнмиләр Әсәр үз чорын шактый узып, зур художник, чын акыл иясе каләме белән язылган
Әлбәттә, барлык тәнкыйть итүчеләр дә мондый фәлсәфи тирәнлекләргә кереп, аңлап эш иткәннәр, дип әйтүе кыен Кайберләре, гомуми шаукымга бирелеп, «политик уяулыкларын» күрсәтер өчен генә тырышканнар Кайберләре үз-үзен саклау инстинктына буйсынган йә син фаш итәсең, йә үзеңне фаш итәләр' Үзләренә иркенрәк мәйдан эзләүчеләр әдәбият -арбасын» ватып кулларын җылытырга утын- эзләүчеләр дә булгандыр Әйтик. Г Теләш. Ф Мөсәгыйть кебекләр .
Иң кадерле эре ирләрне...
Сатып йөри бүген һәр гамьсезлек Иң кбдерле эре ирләрне
X Туфан
1936 ел урталарында Туфан, поэмасын русчага тәрҗемә итеп (юлга-юл тәрҗемәне дусты Әхмәт Фәйзи ясый). Мәскәүгә, Язучылар берлегенә җибәрә Атаклы рус шагыйре Евг Долматовский, талантлы тәрҗемәче В Державин һ б әсәрне укып, аңа шактый югары бәя бирәләр Берлек хезмәткәрләре авторны Мәскәүгә чакыртып:
• Әсәрдә советка каршы берни дә юк. тыныч кына яшәгез, иҗат итегез-, — дип кайтарып җибәрәләр
Башка вакыт булса. Казан җитәкчеләре, бәлки. Мәскәү абыйларының» фикеренә колак та салган булырлар иде Ләкин нәкъ шул көннәрдә Туфан исеме Татарстан ВКП(б) өлкә комитеты карарына эләгә. 1936 елның октябрь аенда кабул ителгән карар
• Ант» поэмасын, гадәткә кергәнчә, -идеологик яктан хата», «политик яктан зарарлы-
дип игълан итә «Партия сүзенә» каршы барырга кем җөръәт итсен? Бу карар але дә юкка чыгарылмаган!
Вакыйгалар куерганнан-куера бара 1937 елның 28 апреленнән 5 маена чаклы (Беренче май демонстрациясендә катнашыр ечен генә «тәнәфес» ясап алалар) Язучылар берлегендә атаклы, тарихка кара тап булып кергән гомуми җыелыш була. Монда әлеге «шаукым- иң югары ноктасына җитә. Туфан сүзләре белән әйткәндә иң кадерле эре ирләрне -татар әдәбиятының чикләнмәгән хокуклы лидерлары» дип фаш итәләр Бу җыелышта Туфанны турыдан-туры «боек юлбашчыларга яла ягучы». «җинаятьче- «халык дошманы- дип атыйлар, яңарак кулга алынган, «чын йөзләре ачылган» Г Гали, Ф Сәйфи-Казанлы, Ш Госман һ б белән бер тактага куялар Алар янына «дошманнар сафына» К Нәҗми. Г Нигъмәти, Г Толымбай. Ф Кәрим кебек зур. атаклы язучыларны да китереп теркиләр Алары да озак-ламый кулга алына
Соңыннан, күп еллар үткәч, мин әлеге җыелышта катнашкан һәм актив рәвештә «фаш иткән- кайбер язучылар белән сөйләшеп карадым Нинди олы әдипләрне юк итәргә булыштыгыз Үзегез сөйләгәнгә үзегез ышана идегезме соң’■ —дим Попробуй ышанмаска' — диләр — Шундук җилтерәтеп Черек күлгә алып китәрләр иде • Юк. ул чорда яшәмәгән, ул чор һавасын суламаган кеше әлеге психологияне гомердә аңлый алмас, күрәсең
Башка сыймый торган нәрсәләр күп була Әйтик. Туфанны һәм башка талантлы язучыларны бик тырышып. «Кызыл авыз»ланып фаш иткән кайберәүләрне җыеп, утыртып чыгалар Туфанга исә нигәдер кагылмыйлар Дөрес, аны эшеннән алалар (ул «Совет әдәбиятымның җаваплы сәркатибе булып эшли), берлектән чыгаралар (1937 елның июнь башында үткәрелгән идарә утырышын Ләбиб Гыйльми алып бара, озакламый. үзен дә кулга алалар), әсәрләрен бастырмыйлар. Әмма ул берничә ел иректә йори Күрәсең, бу очраклы рәвештә генә килеп чыккандыр чөнки 1940 елның 19 ноябрендә бу «хата- барыбер «төзәтелә-
X Туфанның КГБ архивында сакланган -Эш»е буенча фикер йөрткәндә, аның турындагы материаллар НКВДга күптәннән җыела барган һәрхәлдә, кулга алыну турындагы карар шуларга таянып язылган Кече сержант Мөбәрәкшин тарафыннан 1940 елның 18 ноябрендә язылган бу карарда шагыйрь -Совет хөкүмәтенең беренче көннәреннән үк аңа каршы актив контрреволюцион эш алып барган Гражданнар сугышы вакытында аклар ягына качып. -Милли идарә» исемле контрреволюцион оешма оештырган, шулар белән бергә Колчакка, Семеновка ярдәм иткән ВКП(б)- ның милли сәясәтен;, яла яккан диелә
Боларның барысының чеп-чи уйдырма икәнен тикшерүче үзе дә яхшы аңлаган күрәсең. Беренче допрослардан ук ул Туфанга «Ант» поэмасы турында сораулар бирә. әңгәмәне шул тирәдә куерта, һәм. әлбәттә, әсәрне -контрреволюцион-, -советка каршы юнәлдерелгән", «бөек юлбашчыларга яла яга торган- әсәр дип атый Туфан эшен баштарак кече лейтенант Башков алып бара Ул үзе татарча белми, поэманы укымаган Кулында булган материалларга таянып кына фикер йөртә Шагыйрь исә гаебен танымый, хаклыгын исбат итәргә тырыша
Берничә көн шулай тарткалашып торганнан сон. 1941 елның 9 гыйнварында, әсәргә политик бәяләмә бирер өчен эксперт комиссиясе төзелә НКВДның тикшерү бүлеге карары белән, ул түбәндәге составта раслана
1 ТЪхфәт Имаметдинов. Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе
2 Афзал Шамов. Татарстан китап нәшриятеның матур әдәбият бүлеге мөдире
3 Абдулла Камалетдинов, шул ук нәшриятның марксизм-ленинизм секторы мөдире
Мин бу комиссиянең эше турында. Афзал абый сүзләренә таянып, бер язып чыккан идем инде («Соц Татарстан» 1988 ел. 22 июнь) Туфан -эше- белән танышу аның сүзләрен тулысынча раслады Әйе. тикшерүченең коточкыч басымына карамастан (ул комиссия китергән бәяләмәне яратмыйча ертып ташлый, кулга алу белән яный, көне буе беркая чыгармыйча, ашарга-эчәргә мөмкинлек бирмичә, кабинетында биклән тота), алар вөҗданнарына хилафлык итмәгәннәр Акт архивта сакланган Нәтиҗәсе кайбер кимчелекләре булуга карамастан. -Ант» поэмасында Советка, партия га каршы берни дә юк
ТЪп рольне бу очракта Афзал абыйның принципиаль, намуслы кеше булуы уйнаган, әлбәттә А Камалетдинов башта VK йомшаклык күрсәтә тикшерүче таләп иткән кәгазьне язарга риза була Ул Черек күлгә дә бармый ниндидер сәбәп табып, юлдан борылып кайтып китә Т Имаметдинов та икеләнә А Шамов кына башыннан •хырынача нык тора
Яңадан шундый ук нәтиҗәгә килгәч тикшерүче экспертларны чыгарып җибәрә Ләкин актларын гаепләү эшенә теркәми, икенче комиссия төзи Моны без шагыйрь
тарафыннан язылган гаризалардан күрәбез Ул экспертлар нәтиҗәсе белән таныш булган, күрәсең Актны «дело»га теркәүне таләп итә Ләкин аның сүзләренә колак салучы булмый
Яңа комиссия 1941 елның 25 гыйнварында төзелә Аңа ВКП(б) өлкә комитетының матбугат бүлеге мөдире И. Ill Фәйзуллинны. -Кызыл Татарстан» газетасы хезмәткәре һ А Габдрахмановны һәм ИЯЛИ директоры X А Шабановны кертәләр X Туфан бу комиссия составына протест белдерә чөнки бар әгъзалары да бүгенгечә әйткәндә, •■аппарат вәкилләре», сүз тыңлаучан чиновниклар Араларында бер генә язучы, шагыйрь яки әдәбият белгече юк Ләкин бу юлы да аның сүзләрен санга сукмыйлар
Яңа комиссия кирәкле нәтиҗәгә килә «Ант поэмасын .советка каршы*, контрреволюцион рухта язылган «зарарлы әсәр- дип бәяли Карарны шагыйрьгә күрсәткәч. ул үзенең мондый нәтиҗә белән килешмәвен белдерә
Әлеге экспертизага таянып, тикшерүче 1941 елның 10 февралендә гаепләү актын төзи Анда Туфанга тагылган элекке ялалар кабатлана Шуларга өстәп, тикшерүче -Туфан әсәрләрендә террор үткәрелә», «ул юлбашчыларны үтерергә өнди».— дип өстәп куя Бу сүзләр очраклы рәвештә өстәлмәгән, чөнки ул елларда террор» өчен җәза бер генә була — үлем.
Гаепләү акты төзелгәч тә. шагыйрь берничә ай беркетмәләргә кул куюдан баш тарта, гаебемне танымыйм, дип. тарткалаша Ниһаять, -гаебемне өлешчә таныйм» дип кул куя Бу арада нәрсә булганын Хәсән ага үзе сөйләгән иде Аны «конвейерга» бастырып, йокысызлык газабы белән җәзалыйлар Тикшерүчеләр, берничә сәгать саен бер-берсен алмаштырып, шагыйрьгә бер минут та черем итеп алырга ирек бирмиләр Атналар буена сузылган бу коточкыч җәза вакытында тоткын берничә мәртәбә аңын югалтып егылып төшә тәмам миңгерәүләнә, акылдан язу дәрәҗәсенә җитә Һәм шундый тәмам хәлсезләнгән, берни аңламаган халәттә әлеге документка кул куя
Ә үткәнгә хатлар бармыйлар...
Киләчәккә хатлар барып җита, Ә үткәнгә хатлар бармыйлар
X Туфан
Суд 1941 елның июнендә үтәргә тиеш була Ләкин хәрби прокуратура Туфан эшен яңадан тикшерү өчен кире кайтара Сәбәбе нидә? Туфан «эшен» җентекләбрәк ойрәнә торгач, шундый нәтиҗәгә килдем Туфан «эше»ндә «Ант»тан башка аның гаепле булуына бер генә җитди дәлил дә юк Әмма әсәрнең -зарарлы'- булуын раслаучы экспертиза актында, Туфан әлеге хаталарны аңлы рәвештә эшләгән, дип турыдан- туры әйтелмәгән Киресенчә, экспертлар уңышсыз чагыштырулар нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан, диләр, образ-сүзләрне дөрес йулланмаудан килеп чыккан буталчыклар дип аңлаталар Очраклы рәвештә килеп чыккан хаталар өчен генә кешене хөкем итеп булмый ич'
Шулай итеп, тагын бер. ягъни өченче экспертиза кирәк була Комиссияне 1941 елның 9 декабрендә түбәндәге кешеләрдән төзиләр
1 Шәйхи Маннур, шагыйрь
2 Гази Кашшаф, тәнкыйтьче
3 И Үзбәков, ■ Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире
Комиссияне төзегәндә. Туфан протестын да искә алганнар, күрәсең Нәкъ шушы комиссия Туфан язмышын асылда хәл итә дә инде
Язучыларның V съездында Ш Маннур ясаган чыгышка караганда, комиссия башта уңай. Туфанны аклый торган нәтиҗәгә килә Актны да шул рухта язып бирәләр Ләкин тикшерүче бераз басым ясап, «кыса» башлагач, фикерләрен 180 градуска үзгәртеп. «кирәкле» кәгазьне язып бирәләр Ул шулай ук архивта сакланган Алты-җиде битле «акт»ның соңгы җөмләсен генә китерәм
■ Югарыда китерелгән фактлар, һичшиксез, шуны раслыйлар әлеге буталчык, ике төрле аңлашыла торган урыннар Туфанның иҗади уңышсызлыгы гына булмыйча, аңлы рәвештә кулланган, политик яктан зарарлы булган һәм нечкә битлек астында яшерелгән контрреволюцион уйдырмалары булудан гыйбарәт»
Акт 1941 елның 22 декабрендә язылган Астында өчесе дә кул куйган
Әлеге гуаһлык нигезендә яңа. тагын да катырак гаепләү акты төзелә. 1942 елның 7 мартында суд була Суд (дөресрәге — ОСО — -особое совещание.) -җиңеләйтелгән процедура» буенча үткәрелә шаһитлар да. экспертлар да чакырылмый, яклаучы- адвокат та булмый Тикшерүче төзегән гаепләү актын укыйлар да шагыйрьне -иң югары җәзага тартырга» — дип карар чыгаралар Бер айдан үлем карары ун елга төр-
M.ira утырту һәм тагын биш ел хокуклардан мәхрүм итү (поражение в правах! белән алмаштырыла.
Уналты ел вакыт үтә Туфан ниндидер могҗиза белән исән кала. Казанга кайта Реабилитация сорап, шул ук оешмага гариза бирә Шуннан соң тикшерүче Әминов, әлеге гуаһлык язган кешеләрне берәм-берәм Черек күлгә чакыртып, яңадан сорау ала Җаваплары шулай ук теркәлеп кала.
И Үзбәков Мин әдәбият белгече түгел, эченә кереп тормадым Кемдер язды, кем икәнен хәзер хәтерләмим мин кул гына куйдым (1957 ел. 23 гыйнвар!
Г К а ш ш а ф Чыннан да Туфанны революциягә. Советка каршы кеше дип әйтергә бернинди нигез юк иде Безне НКВД тикшерүчесе 3 К. Батуллин чакыртып алды Туфанның үз-үзен фаш итә торган шаһитнамәләрен укыды Гаебен узе таныгач, ничек ышанмыйсың7 Димәк, бик оста яшеренә белгән икән, дип уйладык Тикшертче безгә ничек язарга кирәклеген аңлатты Шулай итеп без Туфанны политик яктан гаепли торган, чынында исә — гаделсез булган экспертизаны яздык (1957 ел. 25 гыйнвар)
Ш Маннур Без Туфан белән 1933 елдан бирле таныш Бик тиз дуслашып та киттек Әйе мин гаделсез чынбарлыкка туры кнлмәгән актка кул куйдым Әмма аны мин язмадым. Г Кашшаф язды Үз фикеремә килгәндә исә, мин «Ант» поэмасын талантлы, ихлас күңелдән язылган әсәр дип саныйм Әлбәттә, аның аерым кимчелекләре бар •мма аңарда Советка, партиягә каршы берни дә юк Туфан ул елларда ук партиясез большевик иде (1957 ел. 9 гыйнвар).
Туфан әйтмешли, «үткәнгә хатлар бармыйлар» Бүген югарыда телгә алынганнарның берсе дә исән түгел Шулай булгач, гаеплеләрне эзләп, үткәндә казыну кирәк микән7— дип сораучылар булыр, ихтимал Хәсән ага үзе. мәсәлән, беркемнән уч алырга да һич кемне -фаш итәргә- дә теләмәде Җаны бик әрнегән чакта «Кайсыгызның кулы чиста7 Бәйлисе бар йорәкне — дип уфтанып алган чаклары гына булды (Соңыннан бу сүзне - Кайсыгызның кулы җ ы л ы»— дип алмаштырды) «Мәңгелекнең бер мизгелендә* булган мондый вак-тояк белән шөгыльләнүне үзе өчен ваклык санап, бу турыда сүз кузгатсалар, әңгәмәне икенчегә бора иде
Алай гына да түгел. Туфан сөргеннән кайткач Г Кашшафка (ул аның М Җәлил иҗатына багышлап язылган хезмәтенә соклана) һәм Ш Маннурга багышлап шигырьләр дә яза Соңгысы белән алар яңадан дуслашып, атна саен очрашып шау-гөр килеп гомерләренең азакларына кадәр бик тату яшәделәр
Ә менә Афзал ага Шамов белән башкача килеп чыкты Туфан реабилитлциялә- неп. яңа җыентыгын чыгарырга йөргәндә. А Шамов каршы чыга аның шигырьләрендә «төшенкелек*. «пессимизм - чагылышларын күрә, аларны «төрмә лирикасы - дип атый Туфан моңа бик каты рәнҗи, һәм соңгы көннәренә кадәр кичерә алмый
Шулай да тарих барыбер үзенең соңгы, иң гадел сүзен әйтергә тиеш Бу үткәннәр өчен түгел, киләчәк буыннар өчен кирәк Үзебез дә үткәннән гыйбрәт алырга гаделлек, ныклык хаклык турында һәм — икейөзлелек, куркаклык, принципсызлыкның нәрсәгә китерәчәге турында уйланырга тиешбез