АДЖИМУШКАЙ КАҺАРМАННАРЫ
■үт зг оннан утыз бер ел элек — 1959 елның унынчы һәм унҗиденче майларын- 1'Х /II дагы әдәби тапшыруларны Татарстан радиосы шундый мөрәҗәгать белән JV v JL тәмамлаган иде: «Хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз! Сезнең арада Аджи- мушкай таш базларында көрәшүчеләр яки алар турында ишетеп белүчеләр юкмы? Сездән хәбәрләр көтәбез.» Брест крепосте каһарманнары һәм Бөек Ватан сугышының башка батырлары турындагы эзләнүләре белән танылган рус язучысы Сергей Смирновның «Батырлык турында хикәяләр» исемле очерклар циклыннан Аджи- мушкай таш базлары турында татарча тапшыру ясаганнан соң булган иде ул мөрәҗәгать. Мин ул вакытта радионың әдәби-драматик тапшырулар редакторы булып эшли идем.
Бер ай вакыт үтте, Безгә җавап бирүчеләр булдымы? Адҗимушкай таш базларын саклауда катнашучылардан Сергей Смирнов телгә алган лейтенант Николай Ефремовтан башка берәр исән калган кеше табылдымы соң? Әйе, табылды. Татарстан радиосына унтугызынчы июньдә бер хат килеп төште. Менә ул хат:
«Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә.
Бүген 1959 елның унҗиденче мае. Мин сезнең 1942 елда Керчь шәһәре янындагы Аджимушкай таш базларын саклауда катнашучылар турындагы тапшыруыгызны тыңладым. Сез радиотыңлаучылардан бу вакыйгада катнашучы кешеләр турында хәбәр итүләрен үтенәсез.
Мин, Мостафин Хөсәен Сафа улы. шул көрәшләрдә катнаштым. Хәзер Мари АССРның Волжск шәһәрендә, Щорс урамы, бишенче йорт, өченче квартирада яшим.
Хөсәен Мостафин.»
Кыска гына бу хат чиксез зур дулкынлану тудырган иде. Әйе, өмет бушка китмәде! Аджимушкай таш базларын саклауда катнашкан дүрт меңгә якын кешедән исән калган тагын бер кеше табылды! Җитмәсә, үзе татар кешесе дә икән! Шатлану-куанудан Хөсәен Мостафинның хаты, сәер-серле рәвештә, айдан артык йөреп кенә безнең кулга килеп ирешкәнен.» ул вакытта игътибар да итмәгәнбез. Хәер, ул хакта соңрак язылыр...
Мин Хөсәен Мостафинга шул көнне үк мондый хат язып җибәрдем:
«Хөрмәтле иптәш Хөсәен Мостафин!
Хатыгызны алдык. Сездән шул чорга караган истәлекләрегезне язып җибәрүегезне үтенәбез Ул истәлекләрдә менә бу сораулар яктыртылса, яхшы булыр иде:
Сез Аджимушкай таш базларына кайчан һәм нинди шартларда барып эләктегез? Анда булган командир һәм сугышчылардан кемнәрне беләсез? Безнең тапшыруларда телгә алынганнардан кемнәрне яхшы хәтерлисез?
Сезнең хәрби дәрәҗәгез нинди һәм таш базларында кайсы рота яки взводта, кем командалыгында хезмәт иттегез? Аджимушкай таш базларында сез нинди авырлыклар кичердегез, анда күпме вакыт булдыгыз һәм ничек исән калдыгыз? Ул сугышларда исән калучы башка кешеләрне белмисезме? Белсәгез, хәзер алар кайда яшиләр? Сезнең кулыгызда Аджимушкай таш базларына кагылышлы документлар, хатлар, истәлекләр юкмы?
Менә шушы сорауларга җавап бирүегезне үтенәбез...»
Хөсәен Мостафинга хат җибәргәнгә бер көн үтә, ике көн үтә. ун көн үтә ______________ кош
теле кадәр дә җавап юк. Өметсезлеккә бирелеп, Хөсәен Мостафинны эзләп Волж- скига китәргә җыенып йөргәндә генә, редакциягә тәбәнәк буйлы, кара тут йөзле, кара чәчле бер кеше килеп керә.
— Миңа иптәш Шабаев кирәк иде,—ди ул
Танышабыз.
— Мостафин
— Мостафин?! Хесәеи абый Мостафинмы' Аджимушкайданмы?
Юк, Волжскидан.— ди ул елмаеп һәм буылып-буылып ютәлли башлый.— Ә менә монысы — Аджимушкайдан Газлар
Без радиостудия бүлмәләренең берсендә утырабыз Минем каршымда ул — Аджимушкай таш базларында дүрт ай яшәгән, немец газлары белән агуланган сусыз- лыктан җафа чиккән, ачлыкның сөякчел кулларын күргән, салкын үлем сулышын тойган кеше. Мин көчле җилләткечне борып җибәрәм. Хөсәен абый кесәсеннән алып ниндидер таблетка каба да тирләгән маңгаен сөртә, акрын гына сөйли башлый
— Хөсәен Сафа улы Мостафин Башкортстанда. Үрнәк исемле аяылда 1904 елны дөньяга килә. Шунда үсеп буй җиткерә, егет була 1925 елны ул Кызыл Армия сафларына алына. Армия хезмәтен Кырымда үтәргә насыйп була аңа. Хезмәт срогын тутыргач та шунда ук — «Кырымсоюз» кооперациясендә эшләргә кала Хөсәен армиягәчә рабфак тәмамлаган була. Шуңа күрә 1930 елны Воронеж Потребкооперация институтына барып укырга керү артык кыен булмый аңа Өч ел укыгач, диплом яклар алдыннан гына институтны ташлап чыга.
— Яшь чак, дәртле чак иде.— дип искә ала Хөсәен абый — Әдәбият белән бик кызыксына идем — журналист булырга теләдем. Мәскәүгә китеп бардым
Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, ул әдәбият институтына керә алмый Кире Кырымга өйләнеп кайта һәм Бөек Ватан сугышына кадәр «Кырымсоюз»да эшләаен дәвам итә.
Хөсәен абыйның күзләрен сагыш баса, аның йөзе кырысланып китә
— Әйе. туган, сугышка кадәр булган тыныч тормыш юлым әнә шул минем Ә инде аннан соңгысы ..
1941 елның көзендә Хөсәен Мостафин естенә яңадан соры шинель кия Ул Кырым фронтының Беренче запас полкында хезмәт итә башлый Бу полк берничә мәртәбә исемен үзгәртә Шунлыктан аның төгәл исемен хәзер инде Хөсәен абый хәтерләми Ә документлар әсирлектә чагында югалып беткәннәр
Хәсәен Мостафин 1925—1930 елларда армия хезмәтен үткән чорда өлкән писарь була. Ә хәзер ул беренче өч көнен гади солдат булып кына йөри
— Дүртенче көнне,— дип сөйли Хөсәен абый,— мине отделение командиры итеп билгеләделәр. Ләкин бу вазифамда мин озак булмадым. Полк штабы Симферопольдә чакта ук штабка — полкның азык-фураж бүлегенә өлкән писарь гражданкадагыча әйтсәк, бухгалтер итеп алындым. Яшем шактый иде бит инде.
Бу вакыйга исә болай була
Симферопольдә фронтка китәргә батальон төзелә Хөсәен Мостафин да отделе- ниесе белән колоннага баса. Шул вакытта хуҗалык буенча полк командиры ярдәмчәсе Бисеров килеп чыга. Ул Мостафинны штабка дәшеп кертә һәм ризалыгын да сорап тормастан:
— Сез хәзер штабның өлкән писаре,— ди
Полк Симферопольдән Акманайга күчә Биредә танкка каршы илле ике чакрым озынлыктагы чокыр-канау казып сузалар Әмма озакламый полк Акманайдан да кузгатыла, аны Керчькә җибәрәләр Хөсәен Мостафин хезмәт иткән полк ноябрьнең беренче атналарында ук, немецлар Кырымга керү белән, чигенергә мәҗбүр була
— Без Керчь бугазы аша Таманьга чигендек. Немецлар үкчәгә бастырып ук диярлек килделәр.— дип искә ала Хөсәен абый
Хуҗалык буенча полк командиры ярдәмчесе Бисероя урынына өлкән лейтенант Белов (Сергей Смирнов очеркында телгә алынган Белов) билгеләнә Бисероя Керчь кешесе булырга тиеш. Ул сугышка кадәр дә тәэминат эшендә эшлеген һәм Хөсәен Мостафин белән электән таныш булган
Хөсәен абый өлкән лейтенант Беловны да яхшы хәтерли Белов Симферополь янындагы бер кошчылык совхозының директоры булып эшләгән 1937 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең медале белән бүләкләнгән
— Мин хәтта аның кечкенә алтын медаль булуын да хәтерлим — ди Хөсәен абый,— гел түшенә тагып йөри иде
Полк Таманьда да озак тормый. Кубаньга ук уза.
— Хәтерем ялгышмаса. без Ивановская станциясенә кадәр чигендек Биредә бер аи чамасы тордык.— дип сөйли Хөсәен абый
1941 елның кышында совет гаскәрләре Кырымга десант тешерәлер Безнең гаскәрләр Тамань ярым атавыннан Керчь бугазы аша Керчь һәм Феодосия тирәләренә ташланалар. Керчь азат ителә Фронт сызыгы Акмвнви муены буенча сузыла Совет гаскәрләре кыш буе естоме көчләр туплыйлар һем яңа һөҗүмгә әзерләнәләр
Хөсәен Мостафин полкы яңадан Керчькә кайта һәм туплана торган өстәмә көчләрне азык-төлек белән тәэмин итеп тора башлый Полкның бу чордагы эшен Хөсәен абый түбәндәгечә искә ала:
— Минем кул астында барлыгы егерме кеше эшли иде Ә шулай да өлгерә алмыйбыз. Тәүлегенә ике сәгать кенә йокы эләгә. Кайвакыт анысы да тәтеми әле Керчь бугазы аша гаскәрләр агылып кына тора.
Фашистлар Керчьне бомбага тота башлыйлар һавада көн саен йөзләрчә самолетлар бөтерелә.
1942 елның 21 мартында иртәнге сәгать унберләр тирәсендә бик көчле бомбага тоту башлана, һава һөҗүме, нигездә. Хөсәен Мостафиннар полкы урнашкан районда кабатлана. Чөнки төп хәрби частьләр. штаб, азык-төлек складлары, резервтагы командирлар ашханәсе шунда. Резервтагы командирлар күп: анда һөҗүмгә әзерләнә торган гаскәрләр өчен командирлар — генералдан алып лейтенантка кадәр тупланган була.
һава һөҗүме бик зур югалтулар китерә. Бомба командирлар ашханәсенең өстенә үк төшә Ашханә белән янәшә урнашкан штаб һәм азык-төлек складлары могҗиза белән генә зарарланмыйча калалар. Бу вакыйгадан соң, командование азык-төлек складын Аджимушкай таш базларына күчерергә боерык бирә. Күченү белән полк командиры җитәкчелек итә. Кызганычка каршы. Хөсәен абый полк командирының фамилиясен хәтерләми: «Ул озын буйлы кеше иде, һәрвакыт ак атка атланып йөри Соңыннан, инде безнекеләр Керчьтән чигенгәндә, ул гимнастеркадан гына калган иде. Фуражкасы да юк, башы бинтлап бәйләнгән иде»,— дип хәтеренә төшерә Хөсәен
Егерме өченче мартта азык-төлек склады Аджимушкай таш базларына керә торган төп юлларның берсенә күчерелә. Аджимушкай таш базлары — күп чакрымнарга сузылган, күп тармакларга бүлгәләнгән җир асты галереясы ул. Бу базлардан йөз еллар дәвамында таш чыгарганнар. Кырымдагы йорт-биналарның, каралты-кураларның күбесе шул ташлардан салынган икән Аджимушкай таш базларына Керчьтән шоссе юл сузылган Азык-төлек складларын таш базлары эченә бик әйбәтләп, җиренә җиткерел урнаштыралар. Җир астындагы бер бүлмәне контора итәләр. Хөсәен Мостафин башка тәэминатчылар белән бергә шунда яши башлый. Складлар урнашкан бүлемнәрдән егерме-утыз метр арырак китүгә, таш базларның мәңгелек караңгылыгына чумасың, аларның дымсу салкынын тоясың.. Күңелне шом баса...
Бу таш базлары бүлмә-бүлмә итеп ясалганнар Таш чыгаручылар ташны, шулай эреле-ваклы бүлмәләр ясап, кисеп ала торган булганнар — таш базлары җимерелмәсен өчен шулай эшләнә, анда бер генә агач терәү дә. ныгытма да булмый. Урыны-урыны белән бүлмәләр хәтта икешәр катлы, икенче катларының тирәнлеге җир өстеннән җитмеш-җитмеш биш метрлар чамасы икән. Унсигез-егерме квадрат километр чамасы мәйдан биләп торган Аждимушкай таш базлары әнә шулай барлыкка килгән.
Хөсәен Мостафин эшли торган азык-төлек склады биредә дә киеренке эш башлап җибәрә. Биредән Керчь бугазы аша көне-төне агылып торган өстәмә көчләрне азык белән тәэмин итеп торалар Шунда ук кухня ясала. Тышкы якта, таш базларына керә торган төп юлдан ерак булмаган бер урында әйбәт кенә кое була. Суны шуннан алалар Тормыш дәвам итә
— Шул рәвешчә.— дип сөйли Хөсәен абый.— без биредә май башларына кадәр алны-ялны белми эшләдек Беренче майда безнең гаскәрләр һөҗүм башлар дип өметләндек Ләкин өметләребез акланмады Немецлар исә өченче майда көчле һава һөҗүме башладылар.
Керчь тирәсенә зенит пушкалары куелган, анда прожекторлар да бик күп була, һәр көнне фашистларның берничә самолеты бәреп төшерелә Ләкин немецлар бу югалтуларга игътибар да итми шикелле, һаман үҗәтләнеп бомбага тота бирәләр Алтынчы-җиденче майларда гитлерчылар Акманаи муены буенча сузылган фронтта көчле һөҗүм башлыйлар. Керчь тирәләре, аңа якын булган Камыш-борын, Балык заводы поселоклары бик каты утка тотыла. Складтагылар бу ут өермәсен дә үз күзләре белән күреп торалар Эшләр хәтәрләнгәннән-хәтәрләнә бара
Керчь шәһәреннән, якын-тирәдәге авыллардан Аджимушкай таш базларына җирле халык агыла башлый Безнең чигенүче гаскәрләрнең дә бер өлеше базларга төшә. Аджимушкай тирәсенә немец танклары килеп чыга. Алар азык-төлек складларына ут ачалар. Шуннан соң склад тагын да эчкәрәк күчерелә Аның алдында таш барьерлар ясала.
Унынчы майда инде Аджимушкай таш базлары немецлар тарафыннан тулысыңча чолганып алына Шул көннән Аджимушкай таш базларын саклаучыларның героик көрәше башлана Бу көрәш кайчанга кадәр дәвам иткәндер, таш базларындагы соңгы совет сугышчысы кайчан аннан чыккандыр яки һәлак булгандыр — әйтүе кыен. Хөсәен Мостафин аннан август башларында, ә Николай Ефремов исә бары тик сентябрь азакларында гына чыга.
Беренче ике көндә җир асты гарнизоны үзенең көчләрен барлый, аларны тәртипкә китерә Керчьтән һәм тирә-юнь авыллардан килгән җирле жалыи гарнизонга күп кенә комачаулыклар тудыра Биредә карт-карчыклар, хатын-кызлар бала-чагалар бик күп була. Камалуның беренче кенендә үк сусау газабы башлана һәркемнең телендә тик бер сүз — «су» була Балалар елый, хатын-кызлар сыкрана-сыктый. яралылар сызлана-ыңгыраша Азмы-күпме су запасы күз ачып йомганчы бетә.
Җир асты гарнизонының яңа оештырылган штабы кыен хәлләрдә кала җирле халык белән ни эшләргә?! һәркайда ыгы-зыгы, шау-шу, елау Бу кадәр күл халык арасыннан төрле часть, төрле батальон, төрле полк сугышчыларын ничек аралап алырга һәм таш базларын сакларлык бердәм йодрыкка тупларга?
Штаб киңәшмәсе карт-карчыкларны, хатын-кызларны, бала-чагаларны җир астыннан чыгарып җибәрергә карар кыла Майның унбишләрендә җирле халык таш базларыннан чыга. Бары тик нык ышанычлы, җир асты юлларын яхшы белүче, сугышчылар белән иңгә-иң торып соңгы тамчы канына кадәр көрәшергә әзер торучылар гына кала.
Хөсәен абый беразга сөйләвеннән туктал тора. Аннан өстәп куя:
— Гаилә гарипсез булмый, диләр бит. Сугышчылар арасында да «Җир астында калып үләсем килми, кояш яктысын күрәсем килә»,— диючеләр булды Без андый- ларны тотмадык, чыгарып җибәрдек
Шуннан соң җир астында ныклы тәртип урнаша, тормыш аерым режимга корыла. Яралылар өчен берничә госпиталь төзелә. Гарнизон аерым группаларга бүленә Алар снайперлар группасы, төзүчеләр группасы дип йөртеләләр Азык-төлек запасының калганы исәпкә алына. Нәгазь капчыклардагы сохари, концентрат, май, шикәр, тәмәке, беркадәр аракы һәм коньяк (ул яралыларга гына бирелә) — бар булган байлык әнә шундый. Болардан тыш Кубань колхозчыларының Беренче Майга җибәргән күчтәнәче — берничә әрҗә йомырка да бар икән әле
Азык әлегә бар барын, әмма су юк Сусау җанны көйдерә Тыштагы коега җир асты юлы казый башлыйлар Бу зш бик авыр бара Ниһаять, исәпләүләр коега килеп җиткәнне күрсәтәләр Ләкин кое читтә калган икән, юл ялгышрак билгеләнгән Яңадан исәпләүләр, яңадан авыр эш Менә коега барып җитәләр Иркенләп су ала башлыйлар. Ләкин фашистлар тиздән моны сизенәләр һәм кое юлын миналар белән шартлатып җимертәләр Тагын су юк, тагын газап Сугышчылар, штык белән таш стенаны чокып, андагы дымны суыралар. Биредәге ташлар көпшәк икән, аларны пычкы белән кисеп ала торган булганнар Ташларның икенче үзенчәлеге шунда, алар тавышны яхшы үткәрәләр. Җир өстендә әз генә яңгыр сибәләсә дә, аның шыбырдавы җир астын- дагыларга ишетелеп тора икән Яңгыр сулары таш арасындагы җепселләр аша аска саркый.
— Яңгырлы коннәрдө,— дип сөипи Хөсәен абый,— штык белән чокылган уемнарга бер-ике йотым су җыела. Ләкин яңгырлар бик сирәк була иде шул
Кайберәүләр ташны чокып суырган суны флягага җыя баралар Шул рәвешле җыйган суда җебетеп, концентратлардан ботка пешерел ашыйлар
Мондый шартларда гарнизонның озак яши алмаячагы билгеле, ничек кенә булмасын, су табарга кирәк! Шуннан, кое казырга тотыналар
Көн яктысы күрмәүдән, сусызлыктан, агулы газлардан хәлсезләнгән сугышчылар җир асты коесын бик зур азаплар белән казый. Су егерме биш-утыз метрлар тирәнлектә булырга тиеш, диләр Шул кадәр араны чокып тешәргә көчләре җитәрме’ Рәхимсез ташлар төбеннән су яулап алып булырмы? Булырга тиеш Чөнки яшәүгә өмет барысыннан да көчлерәк. Кое казучылар арасында Хөсәен Мостафин да була. Кулларның хәле юк Кәйләләр тошеп-тошеп китә һәр группа яртышар сәгать кенә >шли дә алмашына Соңга таба хәтта ун минут саен алмашыналар Менә, ниһаять, елтырап су күренә Җиңү! Шатлыктан елашалар, кое тирәсендә сикерешәләр, бииләр Коега сакчылар куела. Беренче көнне суны кеше башына йөз илле грамм чамасы гына бирәләр, куп эчеп үлүдән сакланалар Аннан соң. әкренләп арттыра-арттыра. теләгән кадәр бирәләр
Сусаудан котылалар гына — ачлык башлана. Шактый күл күренгән азык запасы бетеп бара. Әмма гарнизон һаман көрәшә Немец солдатлары таш базларына «кын килергә куркалар Башта алар җир астын саклаучыларга каршы румын гаскәрләрен җибәрәләр Гарнизонның берничә кул пулеметы бар, танкка каршы ата торган мылтыклар, автоматлар, винтовкалар, гранаталар Бар булганы шул Алан да румыннарның һәр һөҗүме кире кагыла Шуннан соң немец автоматчылары үзләре һөҗүм итеп карыйлар, алар да зш кыра алмый Хәтта берничә мәртәбә танклар белән дә еркетмәкче булалар Бер-икесен атып яндыргач, немецлар тукталып кала
Җир асты гарнизонын корал көче белән юк итә алмагач, фашистлар агитациягә керешәләр Таш базларына керү-чыгу юлларына якын гына көчле репродукторлар
куела. Башта бер-ике сәгать буе моңлы-сагышлы музыка уйнаталар. Бу музыка үзәкне езә. күңелне төшерә Аннары немецлар саф рус телендә сөйли башлыйлар:
— Иптәшләр! Туганнар! Юкка үзегезне харап итмәгез, бирелегез!
Гарнизон бу үгет-нәсихәткә һәрвакыт ут белән җавап кайтара.
Бу хәл берничә көн кабатланганнан соң, немецлар:
— Өч көн эчендә чыкмасагыз, сезне партизаннар дип игълан итәбез һәм һәр- берегезне атачакбыз. Әле соң түгел, бөек фюрерның яхшылыгыннан файдаланып калыгыз!— дип кычкыралар Бу өркетүгә дә ут белән җавап бирәләр.
Бер-ике көн үткәч, гитлерчылар таш базларына керү-чыгу юлларын шартлатып, аларны томалый башлыйлар Бу эш шактый озак дәвам итә. Ләкин җир асты гарнизоны көрәшне туктатмый, һәр тишек янында фашист гәүдәләре ятып кала тора. Шулай да немецлар юл-тишекләрне томалап бетерәләр Гарнизон таш капчыкта бикләнеп кала. Күзгә төртсәң, бернәрсә күренми. Сугышчылар, караңгыда ялгыз адашудан куркып, җитәкләшеп йөри башлыйлар.
Хөсәен абый:
— Бер көнне, сәгать унберләр тирәсе булыр,— дип, офтанып дәвам итте,— кемдер бик каты кычкырып җибәрде: «Газ! Газ!» Гарнизон мондый хәлне бөтенләй көтмәгән иде. Ыгы-зыгы, шау-шу купты. Кешеләр үзләре дә белмичә, каядыр йөгерешә башладылар Кемнәрдер, түзә алмыйча, атылып үлә... Газ күзне ачыттыра, төчкерттерә, авызда ниндидер баллы тәм калдыра. Минем противогазым бар иде. тиз генә шуны киеп алдым...
Кешеләр тончыга, буыла, һуштан яза, үлә. Ләкин берничек тә ярдәм ител булмый. Бигрәк тә яралылар кызганыч. Алар шинель, одеал асларына шуышып керәләр, ыңгырашалар Үзләрен атып үтерүне сорап ялваралар. Врачлар, марля юешләп, шуның аркылы суларга кушалар. Әмма ул ыгы-зыгыда каян марля табасың да, каян су аласың!
Бу беренче газ һөҗүме дүрт сәгатьләр чамасы дәвам итә. Аннан соң ул көн аралаш кабатланып тора. Берничә көн рәттән дә була,
— Иң озагы.— дип сөйли Хөсәен абый,— тугыз сәгатьләп дәвам итте. Мин таш диварга башымны терәп, противогаз кигән килеш тугыз сәгать утырдым. Берничә мәртәбә һуштан да язып алдым Противогаз эче тирли, ияк астына лайла җыела...
Газ гарнизонның яртысын һәлак итә.
Газ белән һөҗүм итүне туктатканнан соң, гитлерчылар соңгы штурмга күчәләр — таш базларын шартлатырга, җимертергә тотыналар. Үзәк өзгеч сирена тавышы ишетелә һәм шуның артыннан ук көчле шартлау яңгырый. Урыны-урыны белән ике метр ярым калынлыгындагы түшәмнәр җимерелеп төшә. Бик күп сугышчылар таш астында калып һәлак була
Хөсәен Мостафин гарнизонның соңгы каһарманнарыннан Николай Ефремовны һәм башка берничә иптәшне хәтерли Мәсәлән, ул Николай Ефремов, полковник, дип телгә алган Бурмин хакында:
— Бурмин артиллерия яки танк гаскәрләре подполковнигы булырга тиеш. Җир астында, хәтерем алдамаса, Ягуновтан башка полковник юк иде шикелле,— дип сөйли.
— Хөсәен абый, сез полковник Ягуновның үлеме хакында белмисезме! Сергей Смирнов аны ачыклый алмаган булса кирәк
— Беләм, туган, бик яхшы беләм Ягунов бик йөрәкле кеше иде. Бүгенгедәй хәтеремдә ул көнне безнең «аучылар группасы» җир өстенә чыгып, уңышлы һөҗүм ясады. Күп кенә корал да алып кайттылар. Трофейлар арасында бер сәер граната да бар иде. Полковник Ягунов: «Мондый әкәмәтне минем беренче күрүем»,— дип, гранатаны кулына ала да әйләндереп-әйләндереп карый башлый. Ялгышлык беләндер инде, ул гранатаның «чекаисына кагыла, көчле шартлау яңгырый. Ягунов әнә шулай көтелмәгәндә фаҗигале төстә һәлак була. Аны: «Үз-үзен үтерде, гранатасын юри шартлатты»,— дип сөйләүчеләр дә булды. Әмма анысына минем ышанасым килми. Әйткәнемчә, полковник бик тә йөрәкле кеше иде.
Гитлерчылар таш базларын шартлатканда, Хөсәен абыйның танышларыннан Кучеров һәм Кокуш фамилияле сугышчылар да һәлак була.
Кучеров сугышка кадәр Кырымда партиянең Карасубазар райкомы секретаре булып эшли. Сугыш башлангач, ул Хөсәен Мостафин хезмәт иткән полкның комиссары итеп билгеләнә. Озак та үтми, шушы таш базларында бүленеп кала. Ул җимерүләр вакытында таш астында калып һәлак була. Кучеров белән бер көнне үк Кокуш фамилияле кеше дә үлә Алариың икесен бергә күмәләр. Кокуш та Кырым кешесе, сугышка кадәр Симферопольдә яшәгән. Аның һәлак булуын Хөсәен Мостафин үз күзләре белән күреп торган. Ул икенче бер коммунист полкташын да хәтерли Аның турында Хөсәен абый болай сөйли
— Фамилиясе Якимовский иде бугай. Ул олы җанлы, курку белми торган кеше иде Аның үлеме болай булды Немец танклары һөҗүмгә килгәндә, Якимовский өч
сугышчы белән таш базлары авызында засада оештыра Танк ут ача Бер снаряд рикошет ясап, Якимовскийның аягы астына ук килеп төш» Дүртесе дэ һәлак булалар
Аджимушкай таш базларын саклаучылар исемлеген» Хөсәен Мостафии өстәгән батырлар әнә шулар Хөсәен Мостафии үзе исә могҗиза белән генә исән кала
Беркөнне, немецларның чираттагы шартлатуыннан соң, Хөсәен Мостафии ике рус егете белән (кызганычка каршы, фамилияләрен «әтерләми) җимерелми калган бүлмәләрне тикшерергә китә Алар телефон кабеле яндырып юлны яктыртып баралар Бер урында стенадан ниндидер такталар тырпаеп чыгып торганы күренә. Сугышчылар бик шатланалар Чөнки җир астында ягулык беткән була. Егетләрнең берсе
— Иптәш Мостафии! Су җылытырга утын!— ди.
Такталарны йолыккалый башлыйлар һәм сугышчылар түбәнгә оча. Хөсәен Моста- фин, аңына килеп, күзен ачып караса — тирә-юнь яп-якты, ул бер арба астында ята, икән! Өстен капчык белән каплаганнар. «Мин кайда!—дип уйлый ул Якында гына русча сөйләшкән тавышлар ишетелә — Шөкер, үзебеэнекеләр шикелле» Ул да булмый, аның янына яланаяклы бер егет килә
— Тавышланма, кузгалма!—ди ул Мостафинга.— Немецлар якын.
Немец кухнясында эшләүче рус әсирләре бирегә утынга килгәннәр икән Аджимушкай таш базларының бу чите текә ярга тоташкан була. Хөсәен Мостафии белән теге ике сугышчы немецлар томалаган бер тишеккә туры килеп, шундагы такталарны каерганда, җимерелеп, яр астына тәгәрәгәннәр икән
— Минем иптәшләрем кайда!— дип сорый Хөсәен Мостафии әсирләрдән.
— Иптәшләрең өнә теге куаклыклар арасына кереп качтылар Бездәй курыктылар булса кирәк,— дип җавап бирәләр тегеләр
Әсир совет солдатлары Хөсәен Мостафиины, утыннар арасына яшереп, үзләре белән Керчькә алып кайталар Аны ат сараендагы печәнгә яшерәләр Юындыралар, кырындыралар, ашаталар-эчертәләр, киемнәрен алыштыралар Ул шунда бер атналап ята.
— Якты дөньяга чыгуын чыктым,— дип сөйли Хөсәен абый — Ләкин һәркайда немецлар, качарга һич мөмкин түгел Бер көнне әсирләрне ишек алдына чыгарып тезделәр. Каядыр җибәрергә җыеналар Нишләргә! Чыгаргамы-юкмы' Калсаң, ач килеш биредә күпме ятарга мөмкин! Ялгыз калуы куркыныч Беренче күргән фашист ук сораү- сыз-нисез атып үтерәчәк
Хөсәен Мостафии сиздермичә генә сарайдан чыга да әсирләр сафына килеп баса. Немецлар аны-моны төпченеп тормыйлар, әсирләрне тезеп алып чыгып нитәләр һәм Керчь читендәге бер лагерьга китереп ябалар Биредә Хөсәен Мостафии үзләренең полк партоешмасы секретаре өлкән лейтенант Трелельне очрата Алар кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр һәм бергә булырга сүз куешалар
— Трепель Днепропетровскидан булырга тиеш ВУЗ бетергән Инженер — ди Хөсәен абый.— Бик сәләтле кеше иде
Хөсәен Мостафии белән Трепель бик хәлсез булалар, зшкә чыгарлык түгелләр Бер әсир рус врачы аларны карый да
— Мөмкин булуга мин сезне биредән чыгарырга тырышырмын,— ди
Атна-ун көннән соң авыру әсирләрне Джанкойга озаталар Анда аларны злекке мәктәп бинасына — лазаретка урнаштыралар Шунда Хөсәен Мостафии белән Трелельне аералар Исән калганмы ул кеше, юкмы — билгесез
Хөсәен абый лагерь-лазаретта күргәннәрен ачынып сөйли Һәм ул аннан мең бәла белән генә котылып, Симферопольгә гаиләсе янына кайтып егыла Бераз хәлләнгәч, шундагы яшерен оешмага булышып йөри башлый Совет гаскәрләре Симферопольне азат иткәннән соң, Хөсәен Мостафии яңадан фронтка китә һәм бары тик 1945 елның мартында гына, каты авырып, өенә кайтып тешә Кайтып төшсә — гаиләсе юк, йорт-җир туздырылган Хәер, Хөсәен абыйның үз сүзләре белән әйткәндә, «анысы башка тарих » Шулай булгач, калдырып торыйк
Озак та үтмәде, Аджимушкай таш базларында керәшкэи тагын бер кеше табылды Анысы да үзебезнең татар кешесе иде Буа районының Кайбыч авылында яшәүче Заһит Галимов иде Ул безнең радиотапшыруларны ишетмәгән булган
Июнь башларында Татар дәүләт академия театры артистлары Кайбыч аеылына спектакль куярга баралар Театрның ике артисты — Вәкил Закиров белән Госман Әхмәтҗанов (кирәк бит!) Заһит Галимовларга фатирга керәләр Артист Госман Әхмәт- җанов радио өчен Сергей Смирновның «Батырлык турында хикәяләрмен татарчы* тәрҗемә игүчеләрнең берсе иде Шунлыктан ул Аджимушкай таш базларында булган вакыйгаларны да бик яхшы белә Сүзара сүз чыгыл, Заһит Галимов артистларга үзенең башыннан кичкәннәрен сөйли
— Кайнарда гына булмадым мин,— ди ул— Кырымда таш базларында да яттым
Госман Әхмәтҗанов кычкырып җибәрә
— Аджимушкайдамы әллә?
— Әйе. Аджимушкайда...
Ике көннән мин Заһит абзый Галимов белән сөйләшеп утыра идем инде...
Заһит Галимов Буа районының Кайбыч авылында 1901 елда туып үскән. Үз гомерендә язмыш аны кайларда гына йөртмәгән дә. кайларга гына илтеп ташламаган! Унсигез яшьлек Заһитны 1919 елда Кызыл Армия сафларына алалар Башта ул Сембер шәһәрендә хезмәт итә. Аннары аларны, милләтләре буенча аерып алып, Казандагы Татар полкына күчерәләр Озак та үтми, полк Украинага — барон Врангель гаскәрләренә каршы сугышка китә. Татар егете Заһит Галимов Николаев, Херсон шәһәрләрен аклардан азат итүдә катнаша. Кара диңгез ярларына кадәр барып җитә Егерме ике ел үткәч. Бөек Ватан сугышында, яңадан шушы тирәләрдә сугышып йөрермен дип башына да китерми ул. Гражданнар сугышы бәрелешләренең берсендә Заһит контузия ала Николаев шәһәрендәге госпитальдә аңсыз-нисез шактый ятканнан соң, инде аякка бастым, дигәндә генә, егетне тиф бәреп ега. Авырудан хәлсезләнгән кызылармеецны туган авылына кайтарып җибәрәләр
Егерме беренче елгы ачлык заманы була ул Заһит Галимовның авылда эшкә яраксыз артык кашык булып ятасы килми Бераз тернәкләнүгә, ул яңадан армия сафларына баса. Бу юлы аңа Балтыйк диңгезе ярларын күрергә язган икән Алар полкы башта Ленинградта туплана. Аннары, акларга каршы сугыша-сугыша, Петрозаводск шәһәрен азат итәләр. Әмма барыбер авыру дигәнең Заһиттан тиз генә китәргә уйламый: аны янә тиф егып сала...
1927 елга кадәр Заһит Галимов туган якларында яши. Ләкин аның күңеле түзми, авылдан бер унлап кешене котыртып-кызыктырып дигәндәй. Донбасс шахталарына китәргә җыена. Тик алар уйлаганча барып чыкмый, егетләрне ирексезләп диярлек Сталинград трактор заводы төзелешенә җибәрәләр.
Әнә шулай бик яшьли төрле җирләрдә йөреп өйрәнгән Заһит Галимов, утызынчы еллар башында яңадан авылына кайтса да, күңеле тынгылык талмый. Озакламый ул, язылып Ленинград якларына торф эшенә китеп бара, Аннары Мәскәү... «Путилов заводы цехларындагы тимер чыңы әле авылга кайткач та колагымда озак яңгырап торды»,— дип сөйләгән иде Заһит абзый. Бөек Ватан сугышына кадәр җиде-сигез еллап гомерен Заһит Галимов туган якларында — юл эшендә үткәрә. Әле сугыштан соң да, без очрашкан елларда да ул юллар төзәтүче булып эшли иде Кызык бит: чыкылдап торган авыл егете, әмма ләкин колхозны танымаган, авыл җитәкчеләренә баш бирмәгән «Ирексезләгәнне табигатем күтәрә алмый минем. Үзем теләгәнчә яшәргә, үзем теләгәнне эшләргә яратам.»— дип аңлаткан иде моны Заһит абзый
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып китә. Монда инде «үзем теләгәнчә» дип тора алмыйсың: илне фашист баскыннарыннан сакларга кирәк. Заһит Галимов 1941 елның көзендә — 21 октябрьдә кулына повестка ала. Ул яңадан — солдат.
Өлкән яшьтәгеләрне тылдагы эшче командалар итеп башта Мәләкәскә җибәрәләр Аннары аларны Октябрь Норлаты тирәләрендә танкларга каршы чокыр-канаулар казырга озаталар «Борындык тимер юл станциясенә кадәр казып килдек».— дип сөйләде Заһит абзый. 1942 ел башында алар частен Сталинград аша Новороссийскига юллыйлар. Шулай итеп, Заһит Галимов янә гражданнар сугышында узган сукмаклардан уза.
Озакламый Заһит Галимовлар полкын Тамань ярыматавына китерәләр. Биредә аларны коралландыралар, азык-төлек белән тәэмин итәләр. Кем белә, бәлки, алар әле Хөсәен Мостафин хезмәт иткән җирдә үк хәстәрләнгәннәрдер. Шуннан баржаларга төялеп. Керчькә китәләр Бу вакытта фронт сызыгы Феодосия тирәләрендә була. Биредә полк яңадан сүтелеп, яңадан җыела: яшьрәкләрне турыдан-туры алгы сызыкка озаталар Заһит Галимов шикелле өлкән яшьтәге солдатларны резервта калдырып торалар һәм Аджимушкай таш базларына урнаштыралар. Аджимушкайның алар урнашкан төбәге Хөсәен Мостафинның азык-төлек складлары ягында булмаган, ахрысы. Таш базларының мәйданы зур бит, анда кереп-чыгып йөри торган юллар дә төрле юнәлешләрдә ясалган.
Әле фронт сызыгы Феодосия тирәләрендә — базлардан йөз чакрымнар чамасында була Көндезләрен сугышчылар җир өстенә иркенләп чыгыл йөриләр. Биредәге сугышчан частьләргә утын әзерлиләр, ныгытмалар төзү эшендә катнашалар. Аджимушкайны үзенә күрә бер ныгытылган крепость итәргә уйлаганнар булса кирәк Әзерлек эшләре бик каты алып барыла. Ә төннәрен барысы да таш базларына төшеп яшеренәләр. Анда тыныч та. җылырак та була
— Көннәрдән бер көнне безне — гражданнар сугышында катнашкан, сугыш тәҗрибәсе булган солдатларны аерып алдылар.— дип сөйли Заһит абзый.— Икенче бер җир асты юлыннан алып китеп, яңа бер полкка куштылар Винтовкалар һәм гранаталар өләшеп чыктылар. Автоматлар да бар иде, ләкин аларны безгә бирмәделәр.
«Сез винтовкага күнеккәнсез»,— диделәр Анысы да дөрес инде Безнең отделение командирыбыз яшь кенә егет иде Яңа гына жәрби учи/)ищв TewaA.„an кипгви Ялгышмас а м Казан татары иде бугай. Фамилиясен онытканмын инде Бергә бик аз булдык.
у полк Аджимушкай таш базларыннан чыгып, якындагы бер авылда оборонага урнаша. Ашыга-ашыга окоп казыйлар
Иртәнге якта немец самолетлары күренә Алар тирә-юньне бик каты бомбага тота башлыйлар Ут-тетеи. җирнең асты ескә килә — мәхшәр' Кемнең кем икәнен исәнме-түгелмелеген белер хәл юк Заһит Галимов белән Сабанай исемле бер укытучы (керәшен татары) да була Әлеге бомбага тоту вакытында да алар икесе бер окопта яталар
Кән кичкә таба авышканда, колонна-колонна булып килгән немец машиналары күренә Күтәрелебрәк карасалар Заһит белән Сабана- икәүдән-икәү генә калганнар* Башкалар таш базларына чигенеп өлгергәннәр Ажгырып машиналар килә
ажгырып машиналар килә, мин сиңа әитим! Сабанай белән без траншея буйлап йөгерәбез Шул. таш базларына таба инде — Заһит абзый бермәлгә күзләрен йомып тынып тора. Сугыш гарасатын хәтереннән үткәрә булса кирәк Аннары тәмәкесен бер суырып куя да яңадан сөйләп алып китә.— Бер тирәдә төрле частьлардан җыелган сугышчылар бар икән Шуларга барып кушылдык Иңкүлек җир иде Шунда түгәрәк оборона оештырып, атыша башладык Ике кул пулеметыбыз да бар Тәки тәне буе берәүне дә якын китермәдек Немец төнлә һәҗүм итәргә курка ул
Иртә таң белән, әле яктырыл кына килгәндә, немецлар кузгалганчы дип. бу төркем дә таш базларына чигенә Җир астында бер кыр кухнясына юлыгалар Бии тә ярап куя бу! Ботка ашап, бераз хәл алгач, бер командир аларны һөҗүмгә алып китә. Барлыгы җитмешләп кешедән торган бу группа немецларның шактый зур бер төркеменә каршы кул сугышына ташлана Бу бәрелештән бик азлар гына исән-сау чыга Заһит белән Сабанай да. аллага шөкер, әлегә исән-иминнәр! Алар яңадан таш базларына төшеп яшеренәләр
— Бер өч тәүлек җирле халык белән аралашып яшәдек.— дип искә ала Заһнт абзый Галимов
Шуннан соң кемдер
— Болай йөрмик, иптәшләр! Яңа штаб төзелгән икән, барып учетка басыйк,— ди.
Шулай эшлиләр дә Заһит Галимое белән Сабанай бер группага туры килә. Аларга яңа командир билгелиләр Ун кешелек кечкенә группа була ул һәркемгә нибары җидешәр патрон өләшеп чыгалар Группа алдына шундый бурыч куела таш базларына керә торган юлдан бер биш иоз метрлар алгарак чыгып, засадада ятарга кирәк Немецлар һөҗүм итә-нитә калса, засада аларны ут ачып каршы алырга тиеш Немецларны баз авызына якын җибәрмәскә!
Менә бер-бер артлы немец танклары күренә Сигез танк Засададагы безнең сугышчылар тын да алмый карап яталар нәрсә булыр икән! Беренче танк туктап кала, аның люк капкасы ачылып китә Бер-бер артлы ике немец солдаты җиргә сикереп төшә Безнекеләр аларны тиз генә атып егалар. Танклар да пулеметтан тырылдатырга керешә Ике арада көчле атыш китә. Бер танкны танкка каршы ата торган мылтыктан атып зарарлыйлар Шуннан немецлар үлекләрен алып кире чигенәләр Тирә-юнь янә тынып кала. Шомлы тынлык
Аджимушкай таш базларының Заһит Галимовлар сугышкан бу төбәгендә берничә сыер да була Хәтта алар өчен азмы-күпме печән дә әзерләгәннәр икән Госпиталь кирәк-ярагына дип тотканнар булса кирәк ул сыерларны Сусызлыктан, сот эчел, котылгандай итәләр
Немецлар белән бәрелешләрнең берсендә Заһит Сабанайны югалтып тора. Үзе дә җиңелчә генә яралана: бер бармагы кыеп алынган рикошет белен таш чәчрәп, борынын да тирән ертып төшергән Заһнт яраларын бәйләтеп йөргән арада, үзләренең полкындагы таныш политрукны очрата Биредә үзенә күрә политбүлек шикелле бер геркем оешкан икән. Хәтта типографияләре дә бар Листовкалар бастырып тараталар «Безне совет гаскәрләре десант төшереп коткарачак»,— дип еметне өзмәскә чакыралар Заһит Галимов шул көннәрдә Сабанай белән кабат очраша Кочаклашып күрешәләр Сабанай немецлардан башка туннельгә качып котылган икән Алар яңадан бер егерме кеннәр бергә булалар
Менә немецлар таш базларына газ җибәрә башлый Бу тирәдә җир асты лазаретлары байтак була
— Газдан яралылар бик күп кырылды инде —дип сөйли Заһит әбэыи
Шулай бер көнне, караңгыда су эзләп йөргәндә. Заһит болан Сабанай яктылык шәйләп алалар, барсалар — снаряд тишкән тишек икән Шунда шактый күп кеше җыелган Ерак түгел партизаннар туннеле бар, шунда үтәргә кирәк безгә, дип сөйләшәләр
Берничә сугышчы тишектән чыгып үзәнлеккә таба шуыша башлый. Калганнары аларны тын да алмый күзәтеп тора. Әнә шул ачыклыкны исән-сау үтә алсалар, икенче туннельгә барып керәселәр икән. Ул-бу юк шикелле. Шуннан Заһит Галимое белән Сабанай да: «Ни булса, шул булыр!»—дип тәвәккәллиләр — үзәнлеккә шуышып чыгалар. Ләкин көтмәгәндә төрле яктан немецлар килеп чыга. Безнең сугышчыларны уратып та алалар.
— Атышып торырга патроннарыбыз да юк иде шул...— дип авыр көрсенә Заһит абзый.— Бирелергә туры килде...
Аджимушкай әсирләрен башка әсирләргә китереп кушалар. Феодосия тирәләрендә була бу Заһит Галимов монда Сабанайны бөтенләй югалта. Аның каравы, ул анда Кәримулла («кайсы район булгандыр, авылы Наратбаш иде бугай...»), Вагыйз («монысы Бөгелмәдән иде»), Мостафа («Казан егете») дигән татарлар белән таныша.
Озакламый әсирләрне вагоннарга төяп. Ровно шәһәре тирәсендәге концентрацион лагерьга китереп ябалар Юлда аларны ашатмыйлар да. эчертмиләр дә Көннәр бик эссе була. Әсирләр эч китү белән интегәләр. Вагон эчләре сасып-буялып бетә. Ара- тирә аларны япан кырда туктатып «җилләнеп алырга» гына төшерәләр. Бик куп әсирләр җиргә ятып үлән кимерәләр Ачлыктан шешенеп үлүчеләр дә байтак булды.
Заһит абзый Галимов сөйләгәннәрне язып бетерерлек кенә түгел. Өч еллык әсирлек гомерендә ул бик күп төрле концлагерьларда була, күп газаплар кичерә Польша, Чехословакия, Германия җирләрендә була. 1945 елның язында ул бер таҗик егете белән әсирләр колоннасыннан кача. Бу — Чехословакиядә була.
— Әлеге таҗик егете Хәмид атлы иде. хәтерем ялгышмаса,— Заһит абзый уйланып тора.— Әйе. Хәмид... Бәлки, Абдулхәмид үк тә булгандыр. Ул егет чехлар җирендә партизанлыкта йөргән. Бу тирәләрне яхшы белә булып чыкты. Ул мине чехларның безнең яклы полицайларына алып барды. Юынып-кырынып алдык Колбаса-булки бирделәр. Кофе. Әмма берьюлы күп ашарга ярамый... Аннары чормага менгезеп, качырып йоклаттылар. Икенче көнне бер чех үз өенә алып кайтты «Озакламый совет танклары килер, түзегез».— диләр безгә. Йорт хуҗасы шәһәргә чыгып киткән иде. Бераздан велосипедка атланып кайтып та керде. Авызы ерылган. «Танка, танка! Совьет!»— ди. Ашыга-кабалана чыгып йөгердек Шәһәргә чынлап та безнең танклар кергән Таза-яшь солдатлар! Тыела алмадым, үксеп-үксеп еладым...
— Кайсы шәһәрдә инде бу. Заһит абзый?
— Безнең колакка ятышсыз бит аларның исемнәре. Знаймымы, Звалимы — шундый- рак бер исем инде...
Соңыннан «Дөнья атласыпниан Чехословакиянең Заһит абзый Галимов әйткән исемнәргә охшаш исемдәге шәһәрләрен эзләп карадым Анда Зноймо һәм Зволен дигән кечерәк кенә ике шәһәр бар икән. Шуларның соңгысы хакында сүз баргандыр, мөгаен. Ник дигәндә. Заһит абзый: «Безне Чехословакиядән Венгриягә китерделәр».— дип сөйләгән иде Зволен — Венгриягә якын гына шәһәр.
Тиешле тикшерү үткәннән соң. Заһит Галимовның кулына яңадан корал тоттыралар Ул — яңадан совет солдаты! Аның яңа юлы илнең Көнбатышыннан Көнчыгышына сузыла. Кирәк бит: Көнчыгышка—япон самурайларына каршы сугышка озатканда, алар эшелоны үзебезнең туган җирләр аша үтә. Канаш. Юдино станцияләрендә туктап торалар. Аннары — Монголия...
Гвардияче солдат Заһит Галимов туган якларына 1945 елның кышында гына әйләнеп кайта. Аның өчен Бөек Ватан сугышы әнә шулай җиңү белән төгәлләнә
... Иске кәгазьләремне актарып, барлап утырам Моннан утыз ике ел элек — 1919 елда радиоочеркыма «сыймый калган» кызыклы фактлар байтак кына икән. Ул заманнарда бик күп нәрсәләрне сөйләргә дә. язарга да ярамый иде. Хакыйкать, дөреслек, шомартылып-тарап, ярым-йорты гына бирелә иде.
Ул вакытта ярамый саналган, шуңа күрә дә «йомып» калдырылган бер мәсьәләне бүген аерып алып сөйләргә кирәк таптым.
Хөсәен Мостафин турындагы тапшыру радиодан яңгырагач, озак та үтмәде, аның үзеннән хат килеп төште. Аңа кадәр Хөсәен Мостафинның беренче хатының ни өчен бер айдан «адашып» йөргәнлеген ачыклап китик әле. Ул хат «тиешле органнар» аша. әйләнеч юллар белән килеп кергән икән ләбаса! Хөсәен Мостафинның икенче хаты:
«Хөрмәтле Марс туганым!
Ватан сугышы барышында булып узган кайбер тарихи фактларны яктыртып, гаҗәеп матур очерк тапшыруыгыз өчен шәхсән Сезгә һәм барлык хезмәткәрләрегезгә ихлас күңелдән рәхмәт!
Ул очерк фронтның Сез тасвирлаган участогында көрәштә гомерләрен биргән барлык кешеләргә үзенә күрә бер уртак һәйкәл булсын!
Әгәр дә Сездә ул очеркның артык бер нөсхәсе булса, миңа җибәрүегезне үтенер идем — әлбәттә, рөхсәт ителсә генә!
Авырү дигәндә пам оашиа сырмауларым бел он карашам
Мии г«, Ь МИңа 6®Р д® саран түгел, һич кызганып тормый...
<Ьасыла.нда а1мн7.ЫНСЫНАЫ₽Г*М ”ПвС* нинди “*сьв'” 6^ичв «""«и "•*«-
нинди дэ булса янал 2 ТЬ,ГЫЗ эпвм,®Д® ’орырга шатланып әзермен Безнең эш буенча нинди да булса яңалык килеп чыга-нит, калса, зинһар мина да хәбәо итеге,............................................................... 1
Хоевон Мос,лфв_,.ьгң 6 , яЛ,„„ „„
шәрехләп үтү кирәк булыр
Sep грмеде ул РМиолли т.пшмрмлг.и очер«иыҢ. бурее, ер.... „ее. •Иберу», сер.™ д. ..„б...., р.,с„ „„„ д_„
“ң ................... ................—-оч.р. м,„р„_ #
сее «п» җиб.ру булс, „ р,,.вг „„р„ „ешмри, Хним„
совет гаскәрләре Симферопольне азат иткәннән соң. яңадан фронтка китеп бара. Бөек Җиңү кененә ике айлар чамасы гына калганда— 1945 елның март аенда, авырып, Симферопольгә — гаиләсе янына дип кайта. Игътибар итегез Симферопольгә,
Ә без эзләп тапкан көннәрдә — 1959 елда Хесәен Мостафин Мари урманнары итәгендәге дымлы һавалы Волжск шәһәрендә яши иде Аджимушкай таш базларында немец газлары белән агуланып, чак үлми калган, бума ютәл белен гомерлек газапка дучар ителгән бу кеше ни өчен соң әле үзенең сәламәтлеге ечеи шифалы Кырымны, кояшлы Симферополен ташлап киткән? Ни ечеи ул хәзер дымлы һавалы Волжскида яши?
— Анысы башка тарих Җае чыкса, бер сейләрмен әле.— дигән иде ул.
Җае чыкмады, сейли алмады, әмма аңлашыла: «Беек юлбашчыбыз» Сталин ферманы белән, «немецларга сатылган халык» дигән яла ягылып. 1944 елның каһәрле бер гене эчендә!—туган илләреннән — оҗмахтай Кырымнан серелгән халыкның бор вокило булган икән бит Аджимушкай батыры Хесәен Мостафинның хатыны!
күзәтүе астында яшәргә дучар ителгән
Хесәен Мостафинның матында тагын «Безнең эш буенча нинди до булса яңалык килеп чыга-нитә калса, зинһар, миңа да хәбәр итегез әле. яме!» диген үтенеч бар.
Танылган рус язучысы Сергей Смирнов исен һем Боек Ватан сугышы батырларын эзләвен дәвам иттерә иде әле Мин аңа Аджимушкай таш базларында керешүчеләр арасында булган ике татар кешесе турында мат җибәрдем
Сталинның кыңгыр эшләре өлешчә генә булса да фаш ителгән — илдә шәхес культы корбаннарын аклау-реабилитациялеү бара иде бит инде Иҗтимагый-сеяси «җепшетү» чоры иде. Туган җирләреннән нахакка серелгән Идел буе немецлары, калмык, чечен, месхет терекләре һәм башка халыклар белән борреттән кырым татарларына да сәяси аклау ясалыр көннәр килеп җиткән иде Ярым-йорты итеп кенә аклавын акладылар аларнь), әмма ул халыкларның күбесен туган җирләренә кайтармадылар
Хесәен Мостафин гаиләсенә Кырымга кайтуда ярдәм сорап Сергей Смирновка язылган мат _________ әнә шул Хөсәен абзый телгә алган «безнең эш» иде «Хатыгыз Сергей Смир
новка тапшырылды».— дигән хәбар килсә до. танылган язучы бу мосьәләдо безгә ярдәм итә алмады Соңыннанрак билгелә булды аның үзен до. эзләп тапкан кайбер каһарманнарына бәйләнеп тинтерәтеп йөргән заманнар булган икән ул Ә кырым татарларының язмышы.— үзегезгә мәгълүм.— әле бүгонгө кәйдә дә тулысынча хәл ителеп-бетә алганы юк...
Аджимушкай каһарманнары турында соңгы оч дистә ол эчендә әллә никадәр китаплар донья күрде Керчь шәһәре музеенда Аджимушкай вакыйгаларына кагылышлы махсус бүлен тә бар Әмма, кызганычка каршы, ул донья күргән китапларда да. музей материаллары арасында да татар сугышчылары Хесәен Мостафин белен Заһит Галимое исемнәре телгә алынмый.