Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СУ АНАСЫ» ГАЕПЛЕ, ИПТӘШЛӘР!

«СУ АНАСЫ» ГАЕПЛЕ, ИПТӘШЛӘР!
Шаян рецензия
Җәмәгатьләштерелгән милекнең урлануы
турында социалистик реализм ысулы белән иҗат
ителгән бер генә күренекле әсәр дә юк Бу — мәңге
искермәс темага совет шагыйрьләренең салкын
карашын берничек тә аклап булмый. Шигырь сөюче
бүгенге яшь буын моны гафу итә алмый Милеккә кү-
мәкләшеп кул сузу чәчәк аткан заманда поэзия
дуслары бу теманың ешрак һәм нәтиҗәлерәк
яңгыравына һаман дә өметлә-
Татар поэзиясендә бу проблеманы кыю күтәреп
чыгучыларның берсе Тукай булды. Якты мисал
үрнәгендә аның «Су әнасыин күрсәтеп үтәргә
булыр иде, ләкин шигырьнең җитди
җитешсеэлекләре моңа мөмкинлек бирми.
Әлбәттә. Тукай, көнкүреш чынбарлыгын царизм
шартларында мифик персонажлар аркылы булса
да тасвирлап, киләчәктә ниләр күрәсебезне алдан
сиземләп, кисәтеп куярга — оешкан җинаятьчелек
юлына кирте
салырга тырышкан. Әмма шигырь максатына тулаем
ирешкәнме сон?
Билгеләп үтәргә кирәк: шигырьнең формасы да,
эчтәлеге дә авторның җитлегүе турында сөйли. Ләкин
тәнкыйтьче буларак без Тукайның балачак
хыялларыннан тулы- сыича арына алмавын һәм, шул
сәбәпле, тормышны җитәрлек яхшы белмәвен
күрсәтеп үтмичә булдыра алмыйбыз Шигырьләрен
типик булмаган геройлар белән «бизәве» чынлыкта
очратып булмый торган образлар тудыруы моны ачык
чагылдыра
Зоология үзләштерүче сабый балалар да.
бөтенләй үзләштермәгән яки үзләштерүдән ерак
торучы урта белемле яшүсмерләр дә тереклек
дөньясында су анасы һәм шүрәле кебек килбәтсез
хайваннарның юклыгын бүген яхшы беләләр Нүҗәли,
Тукай кадәр Тукай әлеге геройлары урынына исеме-
фа- милиясе мәгълүм булган реаль персонажлар
таба алмады икән?) Үз вакытында тәнкыйть тә бу
мәсьәләне читләтеп узган.
Инде шигырьнең эчтәлегенә якын килик. Әсәрнең
кереш өлешендә үк аңлашылмый торган фигыль
очратабыз. «Башым белән суны сөэәм», — дип яза
автор. Моны ничек аңларга?!
Сезү-сезешү өчен, аз дигәндә, мөгез кирәк. Гади
авыл малаена каян килеп мөгез чыкты икән? Табигый
органнары да формалашып бетмәгән малайга мөгез
кую шагыйрь өчен нигә кирәк булды икән? Кызганыч
ки, бу сорауларга җавап табылмый Бәлки, кайбер
укучылар бу җөмләне су сөзү, ягъни суны чүп-чардан
арындыру. фильтрлау мәгънәсендә аңламакчы
булалардыр? Алай уйлаганда да, малайның башы бу
вазифаны үти алмас иде. Ә инде ул заманнарда ир
балаларның чәчләре пәке белән кырылып торуны
күздә тоткан һөм, теләсә нинди елганың суы сөзмичә
дә эчәрлек, саф булуын искә төшерсәк — шагыйрь
әйтергә теләгән фикернең урынсыз булуы көн кебек
ачык Тел кытыршылыгын калдырып торыйк, бу хакта
аерым сөйләү кирәк — рецензиянең максаты ул түгел
Шуңа күрә «Су анасы»на икенче яктан караш салыйк.
Шигырьнең исеме уңышсыз Әгәр Габдулла Тукай
бу шигырен «Ачык авыз» дип исемләгән булса,
әсәрнең төп идеясе укучыга тизрәк барып җитәр иде,
аның тормышында, гыйбрәтле кисәтү буларак,
файдалы киңәшчегә әверелер иде. һәм, кем белә,
бәлки шигырь үзенең актуальлеген бүгенгә кадәр
саклаган булыр иде.
Чыннан да. илдә урлашучылар, суммасы
меңәрләп кенә саналучы киң масштаблы караклар
өлгерү кәсафәтенә кем гаепле соң? Аннары
каракларның ни гаебе бар соң бу эштә? Алар үз
эшләрен булдыра алган кадер әйбәт башкаралар
җиренә җиткереп эшлиләр! Әлбәттә һәр эштә дә
начар эшләүчеләрне табып була Андынларны
караклар арасында да очратырга мәмкиндер — чөнки
кайберләре бик тиз тотыла. Мисал эзләп ерак барасы
юк — шигырьдәге нәни каракны да тотылучылар
исемлегенә теркәмичә булмый — су анасы аңа: «Ник
аласың син аны. ул бит минем алтын тарак?» — дип
тикмәгә генә кычкырмаган
Ләкин, ни генә әйтсәң дә, шигырь сөюче дус.
урлашу эшендә урлатучы ачык авызлар ныграк
гаепле Әйтик, үзен берникадәр тәртипкә китергән су
анасы, яңадан суга чуму алдыннан, тарагын кулына
кысып тоткан булса, нәни карак артыннан эсседә, хәл
бетерел, чабып йөрмәгән булыр иде Ахыр чиктә
максатка ирешеп, тарагын кулга төшерсә дә. су
анасының нәни каракны башта ук куып тота алмавы
йөрәк түрендә җанга ятмый торган юшкын калдыра.
Әлбәттә, әсәр ахырында карак малай тотылырга
тиеш иде! Автор ни өчендер бу малай актыгын
коткарып кала—шәфкатьлелек күрсәтә! Габдулла Ту-
кай су анасының физик ферлеге түбән булуын аңлы
рәвештә, басым ясагандай ител күрсәтә, шул
рәвешчә, барлык ачык авызлардан берьюлы келә
Дөньясын да. тарагын да онытып су астына
ташланырга гадәтләнгән су анасын акылга чакыра
шагыйрь Тик шулай да автор белән тулысынча
килешәсе килми — урта яшьләрдәге су анасының
басмада, иң кадерле һәм бердәнбер шәхси мөлкәте
— алтын таракны калдыруы укучыны ышандырмый
һәм бүгенге хуҗалык җитәкчеләренә бозык, тискәре
йогынты ясый. Шуңа күрә ачык һавада, кар астында,
саксыз, игътибарсыз калдырылган кыйммәтле бай-
лыкларның югалуы, бозылуы һәм әрәм булуы бүген
безне гаҗәпләндерми Безнең хуҗасызлыкка.
ваемсызлыкка исебез китми. Димәк, бу сыйфатларны
тудыру вә үстерүгә Тукай да елеш керткән. Гомере
озын булып, тагын 25-30 ел яшәгән булса. Тукай,
әлбәттә, бу шигыре өчен тиешле җәзасын алган бу-
лыр иде Жданов белән Сталин, татарча аңламасалар
да, Тукайны төзәтергә җаен табарлар иде...
Яшь буынны, бигрәк тә мәктәпкә йөрүче бала-
чагаларны иясез калган әйберләр һәрвакыт
кызыктырган, җәлеп иткән. Алай гына да түгел —
бүген аларны ияле, яхшы саклана торган хәзинәләр
дә кызыксындыра Заманыбыз шундый көн саен
үзгәреп тора — йә алга, йә артка таба бара, яшьләр
җитез. уяу булып үсәләр. Әмма ләкин Тукайның «Су
анасыжда нәни карак акылга килә — әйберләргә тими
башлый Моңа кем ышансын?! Бүгенге колонияләр
шундый малайлар белән шыгрым тулы, е иректәгеле-
реннән мәктәп, мәгариф органнары, милиция һәм
барлык башкарма комитетлар җәфа чигә Ә кем
җаваплы? Җавапны зыянлы китаплардан һем «Су
анасы» кебек уйламыйча язылган шигырьләрдән
эзләргә кирәк, иптәшләр!
Амур ШАКИРҖАНОВ