СОЛТАНГАЛИЕВ ҺӘМ СОВЕТЛАР РОССИЯСЕНЕҢ МИЛЛИ СӘЯСӘТЕ
Соңгы вакытларда үзәк һәм республика матбугатында татар халкының күренекле
революционеры Мирсәет Солтангалиев турында мәкаләләр ешрак дөнья күрә башлады.
Бу сөенечле хәл. Әмма исеме өч кыйтгада зур хөрмәт белән яңгыраган әлеге шәхесне
тулысынча күзаллау өчен болар гына җитеп бетми, әлбәттә. Чит илләрдә инде күптән
аның турында саллы мәкаләләр, китаплар
языла, эшчәнлеген гыйльми дәрәҗәдә тирән-
•ген өйрәнү бара. Мәсәлән, моннан биш ел
элек кенә бер Алжир язучысы аңа ба-
гышлаган романын Парижның «Синдбад»
нәшриятында китап итеп бастырып чыгарды
(Tengour II Sultan Galiev Р ; Sindbad. 1985).
М. Солтангалиевне «өченче дөнья»
революциясенең атасы, мөселман Көнчы-
гышындагы азатлык хәрәкәте идеясен яңа
дәвер шартларына яраклаштыруны күтәреп
чыгучы дип атыйлар. Дөньяның барлык
телләрендә диярлек ихтирам белән
«солтангалиевизм» турында сөйлиләр.
Мирсәет Солтангалиев 1892 елда элекке
Уфа губернасының өяз үзәге булган
Кырмыскалы дигән татар авылында,
мөгаллим гаиләсендә туган. Башлангыч
белемне туган авылында ала, Казан педагогия
училищесын тәмамлый. Аннары укытучы,
китапханәче булып эшли. Шул вакытларда
вакытлы матбугатка мәкаләләр яза башлый.
Мәгълүматларга караганда, беренче буржуаз-
демократик революция дулкыны аны азатлык
өчен көрәшчеләр сафына китереп бастыра.
Ул укучы яшьләрнең «Ислах» революцион хәрәкәтендә актив катнаша. Биредә
мөселман реформаторлыгының сул канаты белән беренче тапкыр таныша һәм,
әйтергә кирәк, сәяси карашлары калыплашуда аның йогынтысы зур була.
1905 елгы революция җиңелгәннән соң М. Солтангалиев Бакуга китә. Анда да
ул шулай ук укытучы, китапханәче булып эшли, татар вакытлы матбугатында
мәкаләләрен бастыра. Азәрбайҗан азатлык көрәшчеләре белән тыгыз элемтәдә
торып, үзенең революцион эшчәнлеген дәвам итә. Аның биредәге революцион
эшчәнлегенә Нариман Нариманов та югары бәя бирә.
1917 елның май аенда М. Солтангалиев Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия
мөселман съездында һәм анда сайлаган Бөтенроссия мөселман Советы эшендә
катнаша. Шушы елның июль аенда ул Казанга кайта, биредә М. Вахитов бе-
л»н якыннан танышып, бергәл әп Мөселман социалистик комитеты (МСК) төзүдә актив
эш башкара. Бу ком итетның программасы большевиклар програм масы белән тәңгәл
килә һәм түбәндәге таләпләрне куя: 1) бөтен хакимиятне эшче, крестьян һәм солдат де1
:утатлары Советына бирергә; 2) кичекмәстән җирне крестьяннарга бирергә; 3 ) дума һәм
губерна советын таратырга; 4) элек ке хөкүмәт белән аның союзниклары арасында
килешүләрне гамәлдән чыга рырга; 5) сугышны туктатырга
1917 елның ноябрь аенда М. Солтан га лиев большевиклар партиясе га фына баса.
А. Веннигсен һәм Ш. Лемерс ье-Келькеже фикеренчә, Керенский хөкүмәте бәреп
төшерелү белән гражданнар сугышы башланган вакыт аралыгында Сол тангалиев
автономлы мөселман коммунистлар оешмасы төзүне уйлаган. «Без бу турыда аермачык
кына белмә>әк тә, милли коммунизм доктринасы ахыр чиктә аның гомум фикерләвендә
булуы ихтималлылыгына шик юк»,— дип язалар алар (1; 100 б.).
Бу мәсьәләгә М. Абдуллин белән С. Батыевның карашлары бик кискен.
«Мәгълүм булганча,— дип яза ала р,— буржуаз пропаганда нигезсез рәвештә
«мөселман милли коммунисты» итеп санаган бу кеше коммунизмнан бик ерак иде» (2;
73). «...Солтангалиев үзенең мнлләтчел фикерләвен марксистик фра зеология белән
яшерергә маташты.. Коммунистлар партиясенә кереп, Солтан галиев бары тик тышкы
яктан гына «бизәлде». Ул марксист булмады. Аңа дөрес характеристика биреп, безнең
па] ттиянең күренекле эшлеклесе С. Орджоникидзе 1923 елда болай диде: «...Теге яки
бу мөселман интеллигентының реак циягә каршы көрәштә катнашуы... ә пе бер нәрсә
дә аңлатмый. Бу әле комму нист булу дигән сүз түгел. Димәк ки, бу безнең юлдаш кына
булу» (2; 125).
Әлеге ике автор раславынча, Мирсәет Солтангалиев «татарлар арасында
сыйнфый аерымлану факты»н кир? каккан. Моны дәлилләргә тырышып, алар болай
диләр. • Аның фикеренч э . татарлар арасында сыйнфый яктан көч ле аерымлану бары
тик... 1918 елда г ы на башлана. Шуның белән бергә, Солтан галиев татарларда
пролетариат һәм (>уржуазияне, алар арасындагы көрәшне кире кага» (2; 125). Аерым
җөмләләре генә алынган тулы текст Солтангалиев язмасында исә башкачарак яңгырый
: «Бу органнарны бетергәннән соң (ягъни кискен сыйнфый көрәш барышында гатар
пролетариаты тарафыннан татар буржуазиясенең сәяси органнары бетерелүе А. С.)
татарларның сәяси тор мышында яңа эра — көчле сыйнфый' б үленеш чоры башлана.
Бу эш ике юнәлештә алып барыла: татар авылында • ыйнфый бүленеш һәм хезмәт
ияләрен Кызыл Армиягә тарту. Беренче бурычн) >1 үтәүне мөселман (татар һәм
башкорт) комиссариатлары үз өсләренә алдыла р. ә икенчесен — хәрби эшләр буенча
Ха лык Комиссариаты каршындагы Үзәк ( татар) хәрби коллегиясе* (3; 36). Кү
ренүенчә, сүз социаль процесслар, П]юл етарнат һәм буржуазия барлыкка ки лү
турында түгел, ә бары тик мөселман i сомиссариатларының татар авылында үткәрелгән
сәяси эшләре һәм Үзәк хәрб: < коллегиясенең авыл ярлылары ара сында сыйнфый
үзаңны күтәрү, аларны Кызыл Армиягә җәлеп итү максат ларын тормышка ашыру
турында бар. г Татарларның сәяси тормышында сыйнфый бүленешнең көчәю накыты
г] >ажданнар сугышы чорында «аклар» яки «кызыллар» ягында булыргамы, ди: ән
төгәл сорауның крестьян алдына куелган вакыты була.
И. Таһиров, Солтангалиевнең матбуг атта басылган чыгышларына нигезләнеп,
аның үз милләттәшләре арасынд! >гы сыйнфый аермалыкларны гына түгел, ә сыйнфый
капма каршылыкларны да исбатлавы турында яза: «Татар лар арасындагы сыйнфый
көрәшкә багыш, чап шул чорда язган барлык мәкалә ләре дә татарлар сыйнфыйлыкны
белмәгә н бердәм халык дигән уйдырмалар ны фаш итүгә юнәлтелгән»,— (4; 164).
Шуңа күрә дә милләтчеләрнең аны марксизмга якыная барганы өчен аларны милләт
дошманы, сатлык итеп кү рүләр бер дә гайре табигый түгел. Мондый яла ягуларга
Солтангалиев «Кояш» газетасында болай дип җавап бирә: «Mi <н аларга милләтемне
сатар өчен, аның канын эчәр өчен бармыйм — юк, кн <!» (4; 164).
Казанда Октябрь революциясе көннә| >ендә Солтангалиев һәрвакыт Мул ланур
Вахитов белән бергә була, татар хез> чәт ияләре һәм революцион солдат лар арасында
оештыру эшләре алып бара. «Бу фактны аеруча билгеләп үтәргә кирәк, дип яза И.
Таһиров. чөнки • атарлар революциягә бернинди дә өлеш кертмәделәр дигән сүзне
соңга табп аныкы итеп күрсәтәләр» (2; 164) 1917 елның октябрендә И. Сталин җн г
әкчелегендәге Милләтләр эше буен ча Халык комиссариаты төзелә. Бу комиссариатның
мөселман секциясен җи тәкләү өчен ул Солтангалиевне чакыра. ('< «ңгысының сәяси
карьерасында бу кискен борылыш була. Чөнки «Сталин 191.8 елда инде большевиклар
һәм хәтта
марксизмны таныган мөселманнар белан берле* .нең бары тик вакытлыча гына булуын,
соңгыларын юк итүнең кирәклеге турында яхшы белгән» (1; 105).
Озакламый Сталин Солтангалиевкә илдә мөселманнар яшәгән барлык
төбәкләрдәге хәлләр белән якыннан танышу эш ен йөкли. Солтангалиев Көнбатыш
Себер, Кырым, Төньяк Кавказ, Төркстан лкларында була. «Кызганыч,— дип
билгелиләр А. Беннигсен һәм 111 Лемерсье Келькеже,— аның бу турыдагы
язмалары Милләтләр эше буенча Халнк комиссариаты архивларында ята, ләкин
аларга Көнбатыш галимнәренә дә, с свет тарихчыларына да үтеп ке рергә мөмкин
түгел. Шунысы бәхәссез, бу сәфәр Солтангалиевкә урындагы урыс
большевикларының мөселманнарга карата «дингә ышанучылар» һәм
• пролетар булмаган элемент» буларак үткәре лгән тәкәббер колониячел тәртип-
ләрен яхшы аңларга ярдәм итә» (1; 106).
Милләтләр эше буенча Халык комиссариатында М. Солтангалиевиең абруе
нык үсә. Халык комиссарлары Советының Л918 ел, 15 февраль декреты бе лән бу
комиссариатта Сталин җитәкчелегендә идеология эше буенча коллегия төзелгәч, ул
аның составына кертелә. 1918 елның 19 гыйнварында биредә шулай ук эчке Россия
һәм Себер мөселманнары эше буенча Үзәк комиссариат төзелә, рәисе итеп М.
Вахитов, аның урынбасарлар — язучы Г. Ибраһимов һәм Ш. Манатов тәгаенләнә.
1918 елның июнь аеннан бирле комиссариатта РКП(б) вәкиле сыйфатында
Солтангалиев эшли. «Бу орган Россиядәге мөселманнарны
• большевиклаштыру» һәм сәясәтләштерүг ә зур өлеш кертә...» (1; 107). Мөсел
ман комиссариаты. Россия мөселманнар* л тормышының төрле тармаклары белән
кызыксынучан буларак, үзендә хез мәт, авыл хуҗалыгы, промышлен ность,
мәгариф, матбугат, финанс, хокук, i армия, халыкара пропаганда бүлек ләре
булдырып, эшчәнлеген шактый күп төбәкләрдә җәелдерә. 1918 елның җәендә
Россиянең егерме алты зур шәһ әрләрендә аның филиаллары була.
1918 елда Халык комиссариатлары <.Советының декреты белән теоретик
яктан — хәрби эшләр буенча Халык комиссариатына, ә фактик яктан Мөсел ман
комиссариатына буйсынган Үзәк мөселман Коллегиясе төзелә. Аның бе ренче рәисе
итеп Солтангалиев билгеләнә, Вахитов әгъзалардан берсе була.
Мөселман комиссариаты Советлар Россиясендә яшәүче мөселманнар ара
сында матбугат аша сәяси пропаганда ал ь.п бара. Бу комиссариат тарафыннан
1918елның гыйнвар-ноябрь айларында,я гьни ун ай эчендә, дүрт миллион данә
белән татар телендә газета бастырылып таратыла. Мәскәүдә «Чулпан», «Эш»,
мөселман гаскәриләр өчен «Кызыл Армия» газеталары чыга. Болардан гайре башка
төбәкләрдәге мөселман комиссариатлары үз газеталарын чы гаралар. Мәсәлән,
Казанда «Эш», Уфада «Көрәш», Әстерханда «Тартыш» — шундыйлардан,
Солтангалиев шушы зур идеологии эш белән идарә итү дә үзенең талантын,
журналистлык тәҗрибәсен киң куллана, марксизм әдә биятын татар теленә тәрҗемә
итә.
1918елның 8 марты. Мәскәүдә М. С олтангалиев һәм М. Вахитов оештырган
Россия мөселман хезмәт ияләренең Ко* аференциясе ачыла. Егерме көнгә сузылган
бу Конференциядә Казан, Мәскә ү, Петроград, Архангельск, Мурманск, Сәмәрканд.
Коканд кебек шәһәрләрдә н вәкилләр катнаша. Алар, Казандагы Үзәк мөселман
социалист-коммунист лар комитеты үрнәгендә, мөселман со циалист коммунистлар
комитетлары гөзү мәсьәләләрен карыйлар.
А. Беннигсен һәм Ш. Лемерсье I (елькеже фикеренчә, «Мөселман социа листик
коммунистлар партиясе... Ро ссия компартиясенә бәйле булмый һәм коммунистлар
өчен генә төзелми». (1 ; 111). Казандагы Социалистик комитетка охшаш буларак,
ул «коммунистлэ р партиясе программасы әзме-күпме дәрәҗәдә таныган бөтен
мөселман рево люционерларының органы иде» (1; 111).
Солтангалиевиең иң якын тараф/ дарларыннан берсе булган Борһан Мансу ров
тәкъдиме буенча, яңа оешкан па ртиянең Үзәк Комитеты сайлана Аның рәисе — М.
Вахитов. Бу унике кешел ек коллегия «Россиядәге бөтен мөселман оешмаларының
контроль органы бу/ >ырга тиеш була» (1; 111).
1918 елның гыйнвар аенда Каза нда икенче Бөтенроссия мөселман хәрби
корылтае үткәрелә. Аның эшендә мөс елман (татар) полкларыннан, руханилар дан,
татар һәм башкорт сәяси оешма, тарыннан, шулай ук Урта Идел төбәгендә яшәүче
мөселман булмаган башка ха лыклардан — мари, удмурт, чуваш, морд валардан
барысы 150 делегат катнаш а. Корылтайда катнашучыларның күпчелеген
социалистлар, уң эсерлар, мен ьшевиклар, кадетлар тәшкил итә, ә утыз делегаттан
гыйбарәт булган больше?. иклар азчылыкта кала. Биредә төп бәхәс Идел-Урал
штатлары төзү мәсьәләсе тирәсендә кызып китә.
Әле 1917 елның ноябрендә Мәскәүдә үткәрелгән. Милләт мәҗлесендә үк
Идел-Урал штатлары исемле федератив дәүләт төзү турында фикер әйтелә.
1917 елның декабрь аенда, Уфада, башкаласы Казан булган Идел-Урал штатлары
игълан ителә. Аның җирләре Урта Идел, Урал алды һәм хәзерге Казакъ- стаиның бер
өлешен тәшкил итәргә тиеш була. Штатлар төзү буенча коллегия
1918 елның гыйнварында Казанга килә һәм шәһәрнең Болак елгасы артында урнаша.
Күп тә үтми, анда «Болак арты республикасы» оеша.
Шул елның 21 февралендә Казан Советы Солтангалиев рәислегендә Мөселман
комиссариаты төзи, ә биш көннән соң аның революцион штабы барлыкка килә. Казан
хәрби хәлдә дип игълан ителә, «Болак артындагылар»ның шу ра әгъзалары кулга алына,
меньшевиклар һәм уң эсерлар чыгарып килгән газеталар ябыла. 22 мартта матбугат
битләрендә «Татар-Башкорт Совет Рес публикасы турында положение» басыла, 28
мартта исә Казан Советы үтенече белән Мәскәүдән өч йөзләп Кронштадт моряклары
килеп төшә. Икенче көнне • Болак арты республикасы» яшәүдән туктый.
1918 елның маенда Мәскәүдә РКП(б) Үзәк Комитеты тарафыннан Татар- Башкорт
Совет Республикасының Раслау (Учредительный) съездына әзерлек киңәшмәсе
чакырыла. Киңәшмәнең рәисе Сталин, аның ярдәмчеләре Солтангалиев һәм Вахитов
була. Биредә Раслау съездын Уфада үткәрү турында карар кабул ителә һәм, аңа әзерлек
эшләре алып бару өчен, башында Вахитов торган җиде кешелек комиссия төзелә. Ләкин
гражданнар сугышы комиссиянең эшен өзеп тора. Ә аннан соң түбәндәге вакыйгалар
булып үтә Совет хөкүмәте белән Әхмәтзәки Вәлиди арасындагы килешү нигезендә,
башкаласы Эстәрле- тамак булган Башкорт Совет Республикасы төзелә. РКП(б) ҮК
Политбюросы милләтләр буенча Халык комиссариатының 1918 ел, 22 март декретын
(«Та тар Башкорт Совет Республикасы турындагы положение») кире кага һәм партия
әгъзаларына алга таба ТБСР өчен агитация үткәрүдән тыелып торырга тәкъдим итә;
1920 елның 27 маенда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм Халык
комиссарлары Советы Татарстан республикасы оештыры луы турында декрет
бастырып чыгара.
• Солтангалиев һәм аның фикердәшләре,— дип яза «Татарстан АССР: чынбарлык
һәм буржуаз мифлар» китабы авторлары,— үзләренең гегемонлык планнарыннан
чыгып, аерым башкорт автономиясе оештырылу турында ишетергә дә теләмәделәр.
Совет хөкүмәте белән башкорт милләтчел хөкүмәте ара сындагы килешү нигезендә
совет автономиясе төзү солтангалиевчеләрдә тискәре реакция тудырды. 1919 елның 27
февралендә, аклар сафында булган баш корт гаскәрләре Кызыл Армия ягына чыкканнан
соң, Солтангалиев туры элем гә аша Зәки Вәлидән белән сөйләшкәндә болай ди «Син
бик нык ашыктың, син юкка большевиклар ягына чыктың һәм моның белән эшне
боздың. • «Эш» дигәндә, Солтангалиев берләштерелгән татар-башкорт дәүләте төзү
идеясен күз алдында тота» (5; 129—130).
Солтангалиевнең бу идеягә бәйле омтылышлары ул вакытта әле көчендә булган
«Татар Башкорт Совет Республикасы турында положение» белән тулы сынча тәңгәл
килә. Әгәр дә бу омтылышлар милләтчелек һәм гегемонлык дип исәпләнсә, шундый ук,
хәтта аннан да зуррак нигез белән мондый карашларны Мулланур Вахитовка да хас
итеп күрсәтергә мөмкин булыр иде. Чөнки М. Аб дуллин белән С. Батыев аны «бозык
милләтчел идеологиягә» (5; 73) каршы көрәшче сыйфатында сурәтлиләр. Ә бит
ТБСРның Раслау съездына әзерлек комиссиясе белән җитәкчелек итү эше нәкъ аңа
йөкләтелә.
ТБСР төзү турында декретны халыкка җиткереп һәм аны гамәлдән чыга рып,
Башкорт республикасын игълан итүгә нибары унике ай вакыт үтә. М Ро денсон моны
«Колчак һәм чехлар җиңелгәннән соң Идел һәм Урал буе мосел маннарының ярдәме
бик үк кирәкми башлый» (1. 856) дигән фикер белән аңла та. Болай әйтүнең нигезе дә
бар, чөнки РСФСРның Халык комиссарлары Советы һәм Мөселман комитеты
гражданнар сугышы башланганда «Барлык мө селман хезмәт ияләренә!» дигән өндәмә
белән чыгалар. Анда ТБСР тезү идея сенең тормышка ашуы татар һәм башкортларның
ак чехларга каршы кораллы күтәрелешенә турыдан туры бәйле итеп куелган «Кадерле
иптәшләр, әгәр сез газаплар эчендә туган Татар Башкорт Совет Республикасының
ирекле граж даннары буласыгыз килсә, сезнең күңелләрегездәге өметләр ми ллионлаган
җәберләнгән һәм кимсетелгәннәрнең өметләре белән бергә бу ки. мөселман со-
циалистик армиянең кызыл бпйрагы янына ашыгыгыз» (5; 105). Әмма фран цуэ
галименең саклык белән әйтелгән бу фикере* М. Абдуллин һәм С. Батыев тарафыннан
кискен тәнкыйть ителә. «М. Роденсон. диләр алар. Совет хө күмптен үзенең вәгъдәсен
бозуда гаепли», ләкин «адресы белән нык ялгыша: хезмәт ияләрен риялы вәгъдәләр
белән алдау ысуллары Совет хөкүмәтенә түгел, » буржуаз хөкүмәткә хас» (5; 106).
Әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче башка галимнәр, аерым алганда А. Беннигсен
һәм Ш. Лемерсье Келькеженең фикерләре дә, бу авторлар тара фыннан инкяр ителә.
Чөнки, Көнбатыш галимнәре язганча, • 1920 елда Советлар җиңүе тәэмин ителгәч»,
Татар-Башкорт Совет Республикасы төзү проектына Сталин тарафыннан «буржуаз-
милләтчел» (1; 121) дигән тамга салына.
М. Абдуллин белән С. Батыев аерым башкорт, аерым татар совет автоно миясе
төзелүне «күпчелек хезмәт ияләренә ярдәм, теләктәшлек өчен пролетариатның
сыйнфый көрәше» белән аңлаталар, гәрчә хакимиятне яулап алган нан соң «бу көрәш
башка формаларда дәвам итә» (5; 106) һәм «1919 елда аерым башкорт автономиясе
төзүне күтәреп чыгып, партиянең ҮК һәм Совет хөкүмәте башкортларның татарларга
булган ышанмаучанлыкларын юкка чыгару өчен нигез салдылар. Бу аңлатманы В. И.
Ленинның С. Шаумянга язган ха тыннан өзек белән ныгыталар: «...кайвакыт ирекле
аерылудан соң күп бәйләнешләр барлыкка килә» (5; 112).
Биредә шунысы ачык түгел: нинди башкортларның нинди татарларга карата
ышанмаучанлыгы турында сүз бара соң? Аны М. Абдуллин белән С. Батыев «изүче
сыйныфларга гына каршы көрәш алып бармыйча, гомумән, башка милләтләргә дә
дошманлык тудыручы башкорт буржуаз милләтчеләре» (5; 111) карашлары белән бер
итеп күрсәтәләр. «Башкортстанның милли буржуазиясен татар буржуазиясенең башка
төрки халыклар өстеннән гегемонлык урнаштыру курсы канәгатьләндермәде, чөнки ул
«үзенең» массасы белән җитәкчелеккә дәгъва белдерде», (5, 110) — дип раслаучы М.
Абдуллин белән С. Батыевка фәкать шундый ышанмаучылыкны гына танырга туры
килә.
Әйткәнебезчә, Татар-Башкорт республикасы проекты РКП(б) ҮК Политбю-
росының 1919 ел, 13 декабрь карары белән гамәлдән чыгарыла. Бу исә шушы ук елның
22 ноябрь—3 декабрьдә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының икенче
Бөтенроссия съездында бердәм ТБСР төзү буенча эшне дәвам итәргә кирәклеге
турындагы карарның күпчелек тавыш белән кабул ителгән көннәрдән соң була.
Шунысын да искә төшереп үтәргә кирәк: 1919 елның 23 мартында Башкорт
автономиясе төзү, шулай ук бер ел элек кенә кабул ителгән «Россия Совет
Федерациясенең Татар-Башкорт республикасы турын дагы положение »гә каршы килә
(ул 1918 елның 22 мартында расланып, 23 мартта «Правда» газетасында басыла).
1919 елның ноябрендәге РКП(б)ның беренче Башкортстан конференциясе
• көчләп» ТБСР төзү «башкорт ярлыларының теләгенә каршы килә һәм татар
пролетариаты, крестьяннары мәнфәгатенә туры килми».— (5; 114) дигән белдерү белән
чыга. Бу белдерү М. Абдуллин белән С. Батыев китабында да РКП(б) ҮК
Политбюросының 1919 ел, 13 декабрь карарын аклау өчен китерелә. гәрчә алдагы унлап
биттә ТБСР оештыру турында декрет «Идел һәм Урал буе хезмәт ияләренең
революцион оешмаларында чагылыш тапкан мәнфәгатьләренә» (5; 104) җавап бирә,
диелә.
И. Таһиров дөрес билгеләгәнчә. Татар Башкорт республикасын төзү бөтен яктан
да тәфсилле өйрәнелмәгән әле. ТБСР төзүне яклап Солтангалиев үзенең
• гегемонлык планнарыннан чыга»(5; 129) дип тәкърарлыйлар М. Абдуллин белән С.
Батыев. Имеш, Солтангалиев Көнчыгыштагы башка төрки халыкларга карата
«татарларның культура миссиясе» Россиянең көнчыгышында яшәүче халыкларны
«татар буржуаз милләтенә» буйсындырып тоту өчен «төрки халыкларны рухи һәм
мәдәни үзәк буларак Казанга юнәлтеп торуның һәрвакыт кирәклеге» (5; 124—125)
турында әйткән.
Татарларның «культура миссиясе»нә һәм мөселманнарның «рухи һәм мәдәни
үзәге Казан»га килгәндә исә Солтангалиев, төрки халыклар һәм мөселманнарга
мәҗбүри юнәлеш тагудан, гомумән, ерак торган. «Казан элек-электән Россия
мөселманнарының сәяси һәм рухи мәдәни үзәге исәпләнә, биредә зур мәдәни көчләр
тупланган* (5; 12) дигән сүзләрен бозып күрсәтү, шулай ук мәгънәсезлек.
«Татарларның культура миссиясе» мәгънәсез Солтанга- лиевнең түбәндәге фикереннән
ул болай аңлашыла: «Татарстан барлыкка китергән барлык мәдәни көчләр алга таба да
безнең башка Көнчыгыш окраина ларда мәдәният үстерүдә пионер булып торалар. Без
әле үк Урал, Себер. Урта Азия, Төркстан. Хива һәм Бохара төбәкләреннән, хәтта ерак
Әфганстаннан Татарстанга мәдәният хезмәткәрләре: укытучылар, журналистлар һ. б.
җи бәрүне сорап килүгә шаһит булып торабыз. Бу сәбәпле татар работникларына да
кискен кризис сизелә: Татарстан хәлсезләнә* (3; 40).
Болар барысы да М. Абдуллин белән С. Батыев өчен бер әйберне белдерә:
• культура миссиясе» формулировкасы артында Солтангалиевнең Россия көн-
чыгышындагы халыкларны татар буржуаз милләтенә бәйле хәлгә кую макса-
ты яшерелгән (5; 124—125). Алга таба аларның язмаларында түбәндәгеләрне укыйбыз:
«Татар-Башкорт республикасы төзү Солтангалиевнең соңгы максаты булмаган — ул
аны Идел буе, Урал. Казакъстан һәм Урта Азияне үз составына алган Туран
республикасы төзергә бер аралык итеп караган* (5; 130). «Шулай итеп,
Солтангалиевнең концепсиясе үтәдән-үтә панисламизм һәм пантюркизм белән
сугарылган. Аларны яшерү өчен Солтангалиев үзенең мил- ләтчел фикерләрен
марксистик фразеология белән капларга тырыша* (5; 125),— дип, «солтангалиевчелек»
турындагы фикерләренә нәтиҗә ясый әлеге ике автор.
М. Абдуллин белән С. Батыевның бердәнбер дөреслек фикере шунда — ТБСР төзү
Солтангалиевнең соңгы максаты булмый. Аның бу турыдагы караш лары М. Вахитов
карашлары белән тәңгәл килә. Эш шунда, 1918 елның апрель ае азагында Вахитов
Казанда губерна мөселман коммунистларының һәм теләктәшлек белдерүчеләрнең
ТБСР төзү буенча киңәшмәсен үткәрә. Делегатлар зур күтәренкелек белән теләктәшлек
өчен Ленин һәм Сталинга рәхмәт белдерелгән резолюциягә тавыш бирәләр, Татар-
Башкорт республикасын Көнчыгыштагы социалистик революциягә очкыннар чәчүче
учак итеп күрергә телиләр. Тик Вахитов һәм Солтангалиевнең бу фикере шул
вакытларда ук каршылыкка очрый.
Көнбатышта пролетар революциянең триумфаль рәвештә җиңәчәге турындагы уй
партия җитәкчеләренең башыннан китмәгән бер вакытта, Солтан галиев бу мәсьәләгә
карата үзенең карашларын язып чыга. Аның бу карашы «Социалистик революция һәм
«Шәрык» дигән мәкаләсендә ачык чагылыш та ба. Әлеге мәкаләнең өч өлеше
Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты органы булган «Жизнь национальностей»
журналының 1919 елгы октябрь һәм ноябрь саннарында дөнья күрә. Соңгы өлешенең
азагында дәвамы алдагы саннарда басылачагы турында хәбәр ителсә дә,
Солтангалиевнең бу мәкаләсе ту лысынча басылмыйча кала. Чөнки мәкаләдә
большевиклар сәясәтенә анализ ясала.
Мәкалә Россиядәге социаль революция бөтендөнья революциясенең, ха лыкара
пролетариат белән империализм арасындагы хәлиткеч алышның баш лангычы, ә
Россиядәге якынлашып килүче гражданнар сугышының чикләре киңәергә, бөтен
илләрне каплап алырга тиешлеген бәян итүдән башлана. Ан нан соң ул икенчел итеп
кенә каралган «Шәрык мәсьәләсе*нә булган мөнәсәбәт белән килешмәүчәнлеген
белдерә.
Солтангалиев, үз заманының барлык коммунистлары кебек үк, «Совет ко -
рылышы* белән «буржуаз-капиталистик дәүләтчелек*нең үзара тыныч яшәү
мөмкинлеген кире кага. «Алар вакытлыча гына бер-берсенә карата теге яки бу якта
көчләрнең өстенлек алуына кадәр генә түзеп тора ала, ә аннан соң шул моментта
көчсезрәк якка көчлесенең һөҗүм итүе котылгысыз» (3; 15) ди.
Социаль-нкътисади күзлектән караганда. Шәрык «бөтенләй диярлек* Көнбатыш
Европа буржуазиясенең изү объекты һәм авыр промышленностеның • төп чимал
чыганагы» булып тора. • Ак тәнлеләрнең» матди байлыклары гына түгел, рухи
хәзинәләренең дә бихисап өлеше барлык раса һәм милләтләрне, җирле халыкларны
талау хисабына тупланган. «Европалыларның үзләре «ач кан» Америкада кылган
барлык гамәлләре каршында Аксак Тимер, Чыңгыз хан һәм башка монгол ханнарының
Европага ясаган һөҗүме үзенең рәхимсез- леге, һәлакәтлеге белән бик нык калыша»,—
дип яза М. Солтангалиев (3; 19—20).
Солтангалиев Шәрыкнең үзендә милли буржуазия изүне дә онытмаска кирәклеген
ассызыклап үтә. «Халыкара революциянең Шәрыккә кагылыш лы ягын, ягъни анда
Көнбатыш Европа империализмын юк нтү белән генә тәмамланырга тиеш түгеллеген
без бер'генә минутка да күз уңыннан ычкын дырырга тиеш түгелбез. Ул алга таба да
дәвам итәргә тиеш, чөнки Шәрык ал дында торган бу этаптан соң үз-үзен саклап калу
өчен тиз арада тиешле вакыт ка кадәр либераль булып кыланучы позициясен үзгәртә
торган, ә асылда за лим һәм клерикаль феодал үз буржуазиясен юк итү мәсьәләсе тора
* (3; 22) — , ди ул бу турыда.
Бу мәсьәләгә тукталып, «Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз миф лар»
китабы авторлары анда бирелгән концепция «бөтендөнья империализмы на ясалган
соңгы удар, янәсе, Шәрык халыкларының милли азатлык хәрәкәтенә дә бәрелә.
Солтангалиевчә. миллн-демократик революция һәм колониаль системаны юк итү
халыкара империализмның автоматик рәвештә җимерелүен китерә» дигән фикердән
чыккан дип раслыйлар. «Шәрыкне югалткан, һинд стан, Әфганстан, Персия һәм Азия,
Африкадагы колонияләреннән аерылган.
Көнбатыш Европа империализмы,— дип белдер» ул,— тончыгырга һәм үзенең табигый
үлеме белән үләргә тиеш». Бу концепциягә нигезләнеп, Солтанга лиев барлык илләрнең
революционерлары игътибарын Көнбатышка түгел, ә янәсе халыкара империализм
язмышы хәл ителгән Шәрыкка юнәлтә... Сол- тангалиевнең бу карашлары турында
укыгач, әйтерсең лә «революцион давылларның үзәге Шәрыккә күчте, хәзердән башлап
«Шәрыктән искән җил Көнбатыштан искән җилне бастыра» дигән әлеге заман маоистик
вәгазьләр белән эш иткәндәй хис итәсең һ. б.» (5; 127).
М. Абдуллин белән С. Батыев бу нәтиҗәләрне үзләре тынкыйть иткән
революционерның мәкаләсеннән, гәрчә аны алар үз күзләре белән күрмәсә- ләр дә,
алынган бердәнбер фразага нигезләнеп ясыйлар (алар бу цитатаны Л. Рубинштейн
хезмәте буенча китерәләр). Дөресен әйткәндә, бу фраза чынлыкта исә мондый
контекстта яңгырый: «Без һәрвакыт һәм нык итеп шуны истә тотарга тиешбез: Шәрык
бөтенләе белән халыкара империализмының нигездә туплану чыганагы булып тора һәм
бу мөнәсәбәттә бөтендөнья социалистик гражданнар сугышы шартларында безнең алар
белән бәрелешү факторы ахыр чиктә безгә дә, халыкара империалист ларга отышлы
түгел. Шәрыкне югалткан һәм һиндстан, Әфганстан, Персия, Азия һәм Африкадагы
башка колонияләреннән аерылган Көнбатыш Европа империализмы тончыгырга һәм
үзенең табигый үлеме белән үләргә тиеш» (3; 22) (ассызык минеке — А. С.).
Китерелгән өземтәдән күренгәнчә, үзенең колонияләрен югалткан импе
риализмның автоматик рәвештә юкка чыгуы турында биредә бернинди дә сүз бармый.
Солтангалиев фикеренчә, колонияләр Көнбатыш Европа буржуазиясен ясалма рәвештә
тукландырып килделәр һәм аның гомерен озынайттылар, ә аларны югалту белән
капиталистлар хәзер табигый рәвеш тә (тик «автоматик» түгел), ягъни бөтендөнья
социаль революциясе бары шында үлемгә дучар ителәчәк. Бу мәгънәдә
Солтангалиевнең «Азәрбайҗан совет республикасы игълан ителүгә карата» дигән
мәкаләсендә әйтелгәнне дә билгеләп үтәргә мөмкин: «Без ышанабыз, тиздән Шәрыкнең
җәфа чигүче ач һәм ялангач халык массалары Көнбатыш Европа буржуазиясе ясалма
рәвештә кидергән авыр богауларны салып ташлаячак һәм моның белән алар Көнбатыш
Европа пролетариатының азат булуына ярдәм итәчәкләр» (3; 71).
• Колониаль җәмгыятьтә барлык сыйныфлар да капитализм тарафыннан изелгәч,
янәсе алар барысы да «пролетариат дип аталырга хаклары бар» дигән тезисы белән
Солтангалиев барлык изелүче халыкларның да халыкара пролетариат белән берләшергә
тиешлеге турындагы Ленинның даһи идеясен фактик яктан сызып ташлады» дигән
белдерү дә чиктән тыш доктриналы төсмер ала. Шулай итеп, марксистик аңлатмадагы
«пролетариат» терминын вак буржуаз термины белән алыштырып, Солтангалиев
милли- азатлык хәрәкәтендә пролетар җитәкчелекнең кирәксезлеге турындагы нә
тиҗәгә юл ачты. Марксизм-ленинизм белән азмы-күпме дәрәҗәдә таныш булган
укучының күзенә бу шулкадәр бәрелә ки, хәтта ревизионист Р. Гаро- ди
Солтангалиевнең тезисын «милләтчелек», «марксистик анализның фундаменталь
принципларына ят» (5; 128) дип әйтергә мәҗбүр була,— диләр М. Абдуллин белән С.
Батыев.
Солтангалиев изелгән халык белән халыкара пролетариатның берлеге кирәклеге
турындагы фикерне кире какмый. Киресенчә, ул бу идеяне үз заманында популяр
публицистикада ассызыклап үтә. Шулай ук пролетариатның җитәкче роле турындагы
Ленин идеясен Солтангалиев «милли азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек не Совет
Россиясендәге Шәрыкнең алдынгы халыкларына тапшыру (мәсәлән, татарларга)» (5;
128) дигән фикер белән алыштырган дигән тезисның да абсурд булуын билгеләп үтәргә
кирәк.
Ниһаять, «аның халыкара эшчеләр сыйныфының революцион сәләтсез- легенә
тирән ышанмаучанлыгы» (5; 128) турында. Бу сүзләрдә, гомумән, ниндидер рациональ
орлык бар икән, моны Россиядәге социаль революциягә Көнбатышның алга киткән
илләрендәге социаль революцияләр белән ярдәм итү мөмкин булмаячагын
Солтангалиев яхшы аңлаган дип кабул итәргә кирәк.
Шуны да искә төшереп үтү урынлы булыр, Солтангалиевчә, метрополия дәге
буржуазия пролетариатның икътисади таләпләрен канәгатьләндереп, аларның
капиталистларга каршы актив чыгышларын йомшарта. Ләкин Солтангалиев бу очракта
«метрополияләрдәге эшчеләр массасы» белән империа
лизмның* аерым бәрелешүләре* турында сүз алып бара. Капиталистлар белән эшчеләр
сыйныфы арасында сәяси нигездә гомум капма-каршылык ны ул күрмәде, чөнки андый
н әрсә булмады да.
Мәсьәләне бары тик Солтангалиевнең Шәрык һәм аның бөтендөнья социаль
революциядәге роле турындагы гипотезасы чынбарлыкка никадәр туры килүе турында
кую дөресрәк булыр иде. Бөтендөнья революцион процессның Октябрь
революциясеннән соңгы мөһим уңышлары һәм бөтендөнья социалистик системаның
барлыкка килүе, беренче чиратта аеруча Азия. Африка һәм Латин Америкасы
илләрендә милли-азатлык көрәшенең үсешенә бәйле булуы турындагы аның гөман
итүләре пәйгамбәрләрчә алдан күрү кебек иде. Ләкин аның хатасы шулкадәр генә, бу
илләрдә колонияләрнең бетерелүе элекке метрополияләрдә эшчеләр сыйныфының
күтәрелешен барлыкка китермәде һәм китерми.
Солтангалиев теориясенең көчле һәм көчсез яклары революцион практика белән
турыдан-туры һәм көнүзәк мәсьәләләргә үз вакытында җавап бирү ихтыяҗы белән
барлыкка килүенә бәйле. Аның анализларының бер өлкәсе шулкадәр тирән һәм төгәл
ки. аның кирәклеге һәм масштабы белән ул бары тик безнең көннәрдә генә ачыла. Бу
өлкә — Исламны җәмгыятьнең революцион яңарту контекстында карау. Ул әлеге
мәсьәләгә 1922 елда Мәс- кәүдә милләтара Халык комиссариаты тарафыннан брошюра
итеп чыгарылган, 1921 елда «Жизнь национальностей* журналының ике санында дөнья
күргән «Мөселманнар арасында дингә каршы көрәш методлары» дигән мәкаләдә тирән
анализ ясый.
Мәкалә Исламның килеп чыгышын, аның яшәүчәнлеген һәм көчле тәэсир
ясаучанлыгын бәян итү белән башлана. Исламның чагыштырмача яшь дин икәнлеге
һәм яшәүчәнлеге аңарда гражданлык-сәяси элементларның булуы белән бәйләп
күрсәтелә. Ислам бөтен нечкәлекләре белән эшкәртелгән шәригать кануннары
нигезендә мөселманнар тормышының барлык якларын җайга сала. Шунысын да әйтеп
үтү кирәк, мөселман хокугында дингә ышанучыларның тормыш корылышы күп кенә
позитив яклар белән чагылыш тапкан: мәҗбүри белем алу, файдалы хезмәт белән
шөгыльләнү, тәрбия мәсьәләләре, байлык артыннан кууны кире кагу, мөлкәтне әрәм
шәрәм итмәү, исерткеч эчемлекләрне куллануны тыю, ришвәт алмау һ. б.
Исламның ныклыгы мөселман дин әһелләренең җәмгыятьтә төрле файдалы
вазифалар башкаруына да бәйле: алар еш кына мөгаллим, табип, казый (судья) һ. б.
булып та торганнар. «Шулай ук мөселман руханилары арасында сайлау-сайлану
системасы булу да мөһим роль уйнаган. Бу исә аларны христиан руханиларына
караганда яхшырак һәм ныграк биеклек кә куйган. Югарыдан куелган урыс дин әһеле,
билгеле инде, үзенең диндар лары арасында азрак абруй казанган. Ә инде татар мулласы
яисә үзбәк улемы үзләрен «халык хезмәтчеләре» итеп санаганнар, һәрвакыт халык
сүзенә колак салын яшәгәннәр, попның урыс мужигы каршындагы халәтенә караганда,
мәхәлләдә зур ихтирам казаналар һәм тәэсир көченә ияләр» (3; 44- 45).
Россия чынбарлыгында мөселманнар арасында дингә каршы көрәшнең
мәгънәсезлеге тирәнәя бара, чөнки пропагандист «Исламга каршы көрәшне» урыс
миссионеры белән бердәй итеп гәүдәләндерә башлый.
• Ислам үз асылы белән башка диннәрдән аерылып тору сәбәпле, көрәшнең төрле
методларын таләп итә, чөнки бу аңа ышанучы төрле халык үзенең табигый тарихи һәм
мәдәни көнкүреш аерымлыклары, социаль-икъ тнсади халәтенә бәйле, шуңа күрә дингә
каршы көрәшнең татарларга яра ганы кыргызларга ярамый. Россия мөселманнарына
карата кулланылган әфганстанда яки Бохарада яраксыз һәм киресенчә» (3; 65).— дип
яза Солтангалиев.
Солтангалиевне бер үк вакытта милләтчелектә, пантюркизмда һәм пан
исламизмда гаепләргә маташу бөтенләй сафсата. Чөнки үз дәүләтендәге мөселманнар
арасында гына түгел, ә аның чикләреннән тыш та яшәүче мөселманнар арасында дингә
каршы пропаганда алып барырга чакыручы кеше берничек тә панисламист була алмый.
Янәсе, ул Туран дәүләте төзү идеясен сеңдерергә тырышкан, дигән уйдырмага
таянып кына аны пантюркист дип бәяләү — шулай ук нигезсез. Пантюркизм - ул төрки
телле халыкларны Теркин хакимияте астында берләштерү доктринасы. Солтангалиев
беркайчан да Төркия хакимияте астында берләшергә чакырмый.
Биредә караган мәсьәләгә кагылып. И. Таһиров болай дип яза: «Солтан-
галиевнең фикеренчә, патша Россиясендә изелгән һәм кимсетелгән меселман
халыклары арасында хаклыкка беренче чиратта татарлар мохтаҗ иде. Шул ук вакытта
ул татарларны Россиядән аерып карау турында уйламаган, ми нем тирән инануымча,
бернинди дә Туран дәүләте тезү турында ниятләмәгән. Ул терки һәм мөселман
халыкларының бердәм демократик һәм социалистик Россиядә тату гаилә рәвешендә
яшәүләрен теләгән. Табигый, бу беркем өчен дә сер түгел. Төрки халыкларның
бертуганнар кебек итеп яшәргә омтылышларын пантюркизм дип әйтеп буламы соң?
Юк. әлбәттә» (2; 172).
Солтангалиев тарафыннан эшләнгән программаны тормышка ашыру юлында
торган каршылыкларның берсе, А. Беннигсен һәм С. Уимбаш фикеренең Европа
социалистлары алдында милли мәсьәләнең икенчел дәрәҗәдә булуы һәм аның
социализм җиңгән дөньяда үз үлеме белән үләчәгенә инанулары. Урыс социалистлары
да, бигрәк тә большевиклар, милли социал партияләр төзүгә каршы чыгалар. Шунысын
әйтергә кирәк, урыс социал- демократлары ике мөселман оешмасына карата түзеп тора
алмаслык мөнәсәбәттә булалар: болар — башында Хөсәен Ямашев һәм Гафур
Колахмәтов торган, 25-30 татар интеллигентлары һәм эшчеләре булган, большевистик
юнәлеш тоткан «уралчылар» (1907 елның гыйнвар-апрель айларында Оренбургта
чыккан «Урал» газетасына нисбәтән) һәм Бакуда урындагы мөселман социал-
демократлар нигез салган большевистик юнәлештә булган «Гуммет» («Энергия*)
оешмасы (1920 елда бу оешма РКП(б) составына кушыла).
Солтангалиев һәм аның көрәштәшләре, марксистик кадрлар җитәрлек булмаса,
мөселман коммунистларына алга таба эш алып бару мөмкин булмаячагын яхшы
аңлыйлар. Шуның өчен 1918 елның 23 маенда Солтангалиев, Вахитов һәм Мөселман
Үзәк Комиссариатының башка җитәкчеләре Казанда Бөтенроссия мөселман
укытучыларының съездын чакыралар. Монда Үзәк гыйльми Мөселман Коллегиясе
раслана һәм ул Казанда Мөселман университеты төзү. Шәрык музеен. Үзәк мөселман
китапханәсен нигезләргә дигән проект кабул ителә (1; 122).
1918 елның 17 — 23 июнендә Казанда — Үзәк Мөселман Комиссариаты
тарафыннан Казан, Мәскәү, Петроград, Әстерхан. Пермь, Самара, Урал, Сем- бер,
Сарытау мөселман комитетлары вәкилләре катнашлыгында — мөселман
коммунистларының Беренче конференциясе үткәрелә. РКП(б) әгъзасы булган
делегатларның күпчелеге, оештыруның элеккеге формаларын калдырып, мөселман
коммунистларының (большевикларның) Россия партиясен нигезләргә карар итәләр. Бу
партия РКП(б)ның Уставын кабул итә, ягъни үзенең 11 әгъзадан торган ҮК урындагы
мөселман коммунистлары бюросы белән автономлы булып кала. Бу карар РКП(б)
җитәкчеләре тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә, ә Сталин бу конференциягә буржуаз-
милләтчелек чагылышы дигән мөһер суга (1; 123).
1918 елның сентябрендә Солтангалиев, коммунистик оешмаларның Үзәк
бюросындагы иптәшләре белән бергә, Мәскәүдә Шәрык яшь коммунистларының
беренче Бөтенроссия конференциясен үткәрә. Конференция Шәрык яшьләре арасында
коммунистик идеяләрне пропагандалау өчен комсомолның Үзәк Шәрык бюросын төзү
турында карар кабул итә. Солтангалиев җитәкчелек иткән бу бюро Шәрыктәге җирле
комсомол бюролары белән җитәкчелек итәргә тиеш була. Шәрык мөселман
халыкларын берләшүгә өндәп үткәрелгән әлеге конференциядә, А. Беннигсен һәм Ш.
Лемерсье-Келькеже билгеләп үткәнчә. «солтангалиевчелек»не «фаш* итүгә
юнәлдерелгән соңгырак хезмәтләрнең авторлары тарафыннан, имеш, Солтангалиев
беренче булып Коммунистик Колониаль Интернационал идеясен күтәреп чыкты, дигән
ялган күрсәтмәләр бирелә.
Конференция тәмамланып күп тә үтмәстән, «Жизнь национальностей»
журналында, комсомолда һәр милләт өчен ярым бәйсез оештыру аппараты төзергә
маташып тупас хата җибәрделәр, дигән сүзләр язылган гаепләү мәкаләсе дөнья күрә.
Комсомол ҮК катнашлыгы белән, Шәрык бюросы проекты гамәлдән чыгара.
1918 елның ноябрендә үткәрелгән мөселман коммунистларының Беренче
съездында (Мәскәү) Солтангалиев рәислек итә. Съезда катнашучылар РКП(б)га үз
мөнәсәбәтләрен белдерергә тиеш булалар. Солтангалиев һәм кырым татар
коммунистлары җитәкчеләреннән берсе И. Фирдәвес, Казан татарлары, кавказлылар,
өлешчә башкортлар һәм Кырым татарлары делегатлары ярдәмендә, автономлы
мөселман коммунистлар партиясен тануны
таләп итәргә тырышалар. Алар фикеренчә, үзләренең Үзәк Комитетларын саклап,
РКП(б)га федератив нигездә кушылырга кирәк була РКБ(б) белән мондый
мөнәсәбәтләр, Солтангалиев сүзләренә караганда, колониаль сәя сәткә каршы
революция таләпләренә җавап бирә, чөнки Шәрыктә социализм идеяләрен
пропагандалау белән урысларга караганда мөселманнар яхшы рак шөгыльләнә.
Сталин автономия таләпләрен кире кага, ул аны үзәкләштерү принципларына һәм
административ эффектлылыкка каршы килә, дип белдерә. Мөселман коммунистлар
оешмаларын, аларның секцияләре бюросы белән бергә, РКП(б)ның бер секциясенә
кертүдән көчне максималь туплауны күздә тотып, мөселман һәм мөселман булмаган
коммунистларны берләштерүнең кирәклеген билгели. Ул йомгаклап болай ди: •
Партиянең хәбәр итү өчен ҮК миңа йөкләгән фикере менә шул» (5; 132).
А. Беннигсен һәм Ш. Лемерсье-Келькеже билгеләвенчә, Сталин һәм Солтангалиев
беренче тапкыр стратегик мәсьәләдә әнә шулай бәрелешәләр. Ләкин «өченче дөньядагы
коммунистик хәрәкәтнең киләчәге һәм җитәкчелекне кем кулга алырга тиеш —
урыслармы, әллә татарлармы, икенче термин белән әйткәндә — европалылармы, әллә
азиатлармы, дигән сорауга җавап белән тәмамланырга тиешле төп бәхәс» (1; 133 — 134)
тә офыкта инде өлгереп килә!..
Съезд, Сталин киңәше буенча, милли секцияләрне урындагы партия оешмаларына
буйсындырылган хәлдә саклау өчен, мөселман коммунистларының (большевикларның)
Россия партиясен РКП(б)ның Мөселман оешмасы дип исемләргә карар итә. РКП(б)ның
мөселман оешмасы Үзәк бюросы яңа рәисе итеп Сталин сайлана, ә Солтангалиев
бюроның биш әгъзасыннан берсе булып кала. Съезд шулай ук Үзәк мөселман
комиссариатының эшен канәгатьләнерлек дип таба.
1919 елның март аенда үткәрелгән РКП(б)ның VIII съезды бөтен милли
коммунистик оешмаларны бетерергә карар итә һәм мөселман оешмаларының Үзәк
бюросы Шәрык халыкларының коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы дип
алыштырыла.
Солтангалиев, мөселманнар арасыннан РКП(б) иерархиясендә югары постларны
биләсә дә, «ярымдиссидент» булып кала. «Солтангалиев — өчен че дөнья
революциясенең атасы» дигән китапның авторлары раславынча, 1919 елның яз һәм җәй
айларында аны еш кына Көнчыгыш фронтта. Кызыл Армиянең татар частьлары Колчак
белән канкойгыч сугышлар алып барганда күрергә була. Ул мөселман революцион
хәрәкәтендә мөстәкыйльлекне кайтару идеясен таратудан туктатмый. 1920 елның
апрелендә Кызыл Армия Бакуны азат иткәч, Солтангалиев, Россия читләрендәге
мөселман төбәкләрен кордон артындагы Шәрыкне коммунистик хәрәкәткә тарту өчен
база итеп файдаланырга мөмкин икән, дигән фикергә килә.
Колониаль сәясәткә каршы революция һәм анда мөселман комму нистларның
роле проблемасы Коминтернның 1920 елның июль аенда үткәрел гән IV Конгрессында
кызу бәхәсләр тудыра. Биредә Солтангалиев Россия делегациясе сыйфатында катнаша.
Бу проблема шушы елның сентябрендә Бакуда үткәрелгән Шәрык халыкларының
Беренче съездында янә тикшере лә. Солтангалиев анда үзе катнаша алмаса да. мәгълүм
булганча, аның идеяләрен казакъ делегаты Турар Рыскулон һәм Төркстан вәкиле
Нарбута бекон (соңыннан алар икесе дә Сталин тарафыннан буржуаз милләтче сол-
тангалиевчеләр дип гаепләнә һәм 1938 елда атып үтерелә) яклап чыгалар.
Рыскулов, нигездә, тулаем рәвештә Шәрыктә коммунистик революция гә исәп
тотарга ярамаганлыгын — чөнки ул анда милли һәм вак буржуаз төс алачагын, ләкин
кирәк чакта социаль хәрәкәткә әйләнәчәген белдерә. Шәрыкнең эшче революцион
оешмалары әле йомшак булу сәбәпле, җитәк челекне вак буржуаз демократлар алырга
тиеш, дип исәпли. Ул Иарбутабе ков исә Солтангалиевнең, Көнбатыш пролетариаты
бөтендөнья революциясенең яхшы элементы булса да, Россия революциясенә йогынты
ясый алмый, шуның өчен вакытны бушка әрәм итмәстән. Шәрыкне акыл белән аның
аерым социаль мәдәни һәм икътисади шартларына яраклы рәвештә оешты рырга кирәк,
дигән тезисын алга таба үстерә. «Шәрык» ди ул.— Көн батыштан бик аерыла һәм аның
мәнфәгатьләре дә бүтән төрле, турыдан туры коммунизм сеңдерергә тырышу анда
каршылыкка юлыгырга мөмкин» (1; 162- 154)
Мөселман делегатларының бү тәкъдимнәре Коминтерн җитәкчеләре Зиновьев.
Радек һәм Бела Кун тарафыннан кире кагыла. Зиновьев һәм Бела Кун күрсәтмәсе белән,
съезд болан дип белдерә: империализмга каршы милли азатлык һәм урындагы
феодалларга, буржуазиягә каршы социаль революцияләр бер үк вакытта булырга тиеш.
Шулай ук Европа делегатларының да күпчелеге колонияләрдәге революцион
хәрәкәт белән җитәкчелек итүне радикаль вак буржуазиягә түгел, ә ярлы крестьяннарга
тапшыру кирәклегенә басым ясыйлар. Шәрыктә промышленность пролетариаты
булмау сәбәпле, Бела Кун күзаллавында, ярлы крестьян диктатурасы шул ук
пролетариат диктатурасы булып аңлашылырга һәм Советларда җитәкчелек
крестьяннар кулында булырга тиеш иде. Конгресс делегатлары Шәрыкне азат итү
Көнбатыш пролетариатының җиңүеннән башка мөмкин түгеллеген раслыйлар. «Шул
рәвешле татар ком мунистларының Азиядә «үсештә булган революция* хыялы сүнә»,—
дип яза А- Беннигсен һәм Ш. Лемерсье-Келькеже (1; 156).
• Ни өчен соң Мәскәү җитәкчеләре, аерым алганда Сталин, ашыгыч рәвештә
Солтангалиев теориясен кире кагалар, дигән сорау туарга мөм кин»,— дип яза әлеге
авторлар. Куелган сорауга, алар фикеренчә, җавап өч төрле планда булырга мөмкин-
1) Интеллектуаль планда: җитәкче большевиклар Шәрыкне белмиләр һәм
промышленность пролетариаты тарафыннан яклау тапмаган революцион хәрәкәткә
битарафлык күрсәтәләр.
2) Сәяси планда: Солтангалиев Россиянең мөселманнар яшәгән җирен, бигрәк тә
Казанны, Азиягә революция илтүдә сикерү басмасы итеп файдаланырга уйлаган. Бу үз
чиратында татарларны Коминтернда чын-чын- лап арадашчы ясар иде, ләкин урыслар
аларга сәяси ышаныч белдермиләр.
3) Психологик планда: Сталин һәм РКП(б)ның башка урыс җитәкчеләренең
килешә алмаучанлыгы үзәктән читтә булган мөселман төбәкләрендә мөстәкыйль яки
үзәк аппарат белән яхшы ук җайлашмаган милли җитәкче аппаратларның булуын
танырга теләүдән баш тартучы бюрократик рух белән сугарылган иде (1; 158—159).
Солтангалиевнең Шәрыктә социаль революцияне яклауга багышланган
эшчәнлегенең икенче аспекты мөселман хәрби частьларын оештыру белән тыгыз бәйле.
Әле Үзәк Мөселман Комиссариаты төзелгәнче үк барлыкка килгән беренче татар часте
булып, нигездә, Алафузов һәм Дары заводы эшчеләреннән торган Казан
кызылгвардиячеләр отряды санала. Ул 1917 ел ның декабрь аенда Беренче мөселман
социалистик полкы итеп үзгәртелә. 1918 елның февраль аенда. «Болак арты
республикасы»н тар-мар итү моментларында, полкта 600 дән артык кеше исәпләнә, ә
шул ук елның июнь аенда инде берничә меңгә җитә. 1918 елның февраль-март
айларында «Хәрби шура» частьларын тараткач, күпчелеге татар һәм башкорт булган,
патша армиясе сафларында яхшы хәрби әзерлек үткән солдат һәм офицерлар
коммунистлар карамагында кала. Әстерхандагы мөселман комиссариаты татар. казакъ,
төрекмән, нугайлардан мөселман ротасы төзи. Пермь мөселман комиссариаты
Уралдагы татар эшчеләреннән дүрт рота оештыра. Мәскәүдә М. Вахитов 1918 елның
апрелендә Беренче татар-башкорт батальоны төзи. Бу батальон Казанда һәм Сызраньда
чехословак легионерларына каршы сугышларда катнаша. 1918 елда татар, башкорт,
төрекмән, үзбәкләрдән торган Икенче мөселман социалистик батальоны барлыкка килә.
Шул ук елның июлендә ике татар укчы бригадасы, ике татар-башкорт укчы полкы һәм
берничә батальоннан гыйбарәт 50 мең кешедән артык мөселман частьлары Колчак
армиясенә каршы сугышларның алгы сызыкларында булалар (1; 125—126).
• Нәтиҗәдә, татар кызылармеецлары,— дип яза Солтангалиев,— күләм ягыннан
бик зурайды: гражданнар сугышының иң кызган мәлләрендә Көнчыгыш һәм Гөркстан
фронтларында татар кызылармеецлары барлык гаскәрнең яртысыннан күбрәген тәшкил
итте, хәтта 70—75 процентка (Бишенче Армиядә) җитте» (3; 37—38).
1918 елда, Мулланур Вахитов инициативасы белән. Үзәк мөселман комиссариаты
каршында Төркия компартиясе Үзәк Комитетының булачак беренче рәисе Мостафа
Сөбхи җитәкчелегендә Халыкара пропаганда бүлеге төзелә. Бу бүлек төрек, гарәп,
фарсы телләрендә брошюралар, мөрәҗәгатьләр. листовкалар бастырырга, төрек
телендә «Яңа дөнья» исемле журнал
чыгарырга һәм Төркиядә, гарәп илләрендә, Иранда, Һиндстанда революцион
төркемнәр оештыру өчен мөселман агитаторлары әзерләргә тиеш була
Төп игътибар Төркиягә юнәлтелә. 1918 елның июнь аенда Солтангалиев
Мәскәүдә төрек социалистларының киңәшмәсен үткәрә, ә соңыннан Мостафа Сөбхи
белән берлектә төрек хәрби әсирләреннән ике батальон оештыра. Бу батальоннар
Көнчыгыш һәм Көньяк фронтлардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Шәрык
халыклары коммунистик оешмаларының Беренче съездында (1918 ел, ноябрь) төрек
коммунистлары фракциясе үзенең резолюциясендә бөтендөнья революциясе факелын
кабызу өчен Кавказдагы империалистларны куарга, ә моның өчен Төркиядә
революция ясарга кирәк, дип белдерәләр (2; 168).
Биредә шуны әйтеп үтәргә кирәк, Солтангалиевнең бу эшчәнлеген кайвакыт аңа
тагылган Мөселман Эшче-Крестьян Кызыл Армия төзү идеясе белән бәйлиләр, бу
идеяне үз чиратында революцияне экспортлау итеп күзаллыйлар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк. Интернационал Кызыл Армия частьлары
кебек үк Шәрык Пролетар Кызыл Армиясе төзү турында Шәрык халыклары
коммунистик оешмаларының 11 съезды карарларында да әйтелә (1; 150). Дөрестән дә,
Солтангалиевнеке итеп каралган проектта сүз урыслар, «Европа» гаскәрләре турында
түгел, ә автономлы мөселман коммунистик оешмалары җитәкчелек иткән автономлы
мөселман армиясе турында бара. Бу армия социалистик революцияне алдынгы
илләрдән артта калган илләргә күчерү өчен түгел, ә халыкара империализмга каршы
көрәштә уртак язмыш, уртак тарихи максатлар белән бәйләнгән халыклар арасында
үзара хәрби ярдәмләшү өчен кирәк була. Әйтик, төрек иренлеләренең Кызыл Армия
сафларында Көньяк фронттагы хәрби хәрәкәтләрен, алар ярдәмендә Якын
Көнчыгышта революция таратуны яки алар ярдәмендә Кавказдан империалистларны
кууны һәм үз илләрендә. Сөбхи фикеренчә, революция ясауны революция экспортлау
дип әйтеп буламы соң9
1919 ел урталарыннан алып мөселман хәрби частьлары Солтангалиев
җитәкчелек иткән Мөселман хәрби коллегиясе һәм Үзәк Мөселман комитеты күзәтүе
астында була. «Ләкин, күреп үткәнебезчә, милли коммунистларның оештыру һәм
җитәкчелек эшләре,—дип яза А. Беннигсен һәм С. Уимбаш. 1918 елның азагына
тулысы белән дип әйтерлек РКП(б) иерархиесенә буй сындырыла. Мәгълүм ки, милли
хәрби оешмаларга каршы урыс большевиклары башлаган кампаниягә Сталин
тарафыннан күрсәтмә бирелеп тора. 1918 елның азагында, мәсәлән, бөтен җирле
коммунистик сәяси оешмалар РКП(б)га буйсындырылгач, бер үк вакытта бөтен
мөселман полклары да тулысынча Кызыл Армия җитәкчелегенә буйсындырыла.
Халык комиссар лары Советының 1919 ел, июнь аенда кабул ителгән декреты
нигезендә. Мөселман хәрби коллегиясе юрисдикциясе фәкать Кызыл Армиянең хәрби
әзерлек һәм тәэмин итү өлкәсенә генә кагылган Революцион хәрби Советы Сәяси
идарәсенең Шәрык бүлеге итеп үзгәртелә» (7; 66).
Гражданнар сугышы азагына таба шул беленә: Солтангалиев һәм Вахитов
тарафыннан Урта Иделдә аякка бастырылган барлык җитәкче һәм сәяси аппаратлар
төрле хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә җимерелә. 1918 19 елларда төзелгән
комиссариат, комитет һәм бюроларның күбесе юкка чыга, чехословак фетнәчеләре
һәм колчакчылар белән хәлиткеч бәрелешләрдән соң мөселман кызыл частьлары бик
нык сирәгәеп кала.
Моңа да карамастан, Солтангалиев үзенең оптимнстлылыгын югалтмый. Ул
Шәрык хезмәт ияләренең Коммунистик университетында (КУТВ) лекция ләр укый
«Бу абруйлы уку йорты III Интернационал җитәкчеләренең очра шу урыны була.
Биредә Бухарин, Зиновьев. Павлович кебек ортодоксаль теоретиклар, Солтангалиев
йогынтысын алган Турар Рыскунов. Нариман Нариманов, Әхмәд Байторсын,
Һиндстанлы Мобендра Пат Рой кебек Шәрыкнең зур сәяси эшлеклеләре очрашалар.
Университет тыңлаучылары ара сында бөтен Азиядән килгән яшь революционерлар,
соңыннан үз илләрендә күренекле җитәкчеләр булып киткән индонезияле Гпн
Малака, японлы Сен Катаяма, кытайлы Лю Шауцы, вьетнамлы Хо Ши Мин кебекләр
дә була» (1; 165 166)
• Сәләтле теоретик буларак,— дип яза А Беннигсен һәм Ill Лемерсье- Келькежс.
Солтангалиевнең дә теорияләре реалистик һәм практик юнәлештә булулары белән
башка большевикларныкыннан аерылып тора Очеи че дөньяда революция бер үк
вакытта социаль һәм шул ук вакытта иске
карашлар мөселман дин әһелләренә, милли һәм чит ил изүчеләренә каршы
юнәлтелгән булырга тиеш, дип күзаллый Солтангалиев. Ләкин ул, мөселман
җәмгыяте корылышында бер үк вакытта ике революция ясау мөмкинлеге
бирелмәгәч, бөтен өстенлек милли азатлык хәрәкәтенә генә бирелү сәбәпле, социаль
революцияне башлау сәгатен кичектереп торырга кирәклеге турында төзәтмә
кертә... Үзенең фикер дөреслеген исбатлау өчен ул, окраиналардагы җирле
җәмгыятенең үзенчәлекле, аларның аз санда һәм идеологик яктан йомшак булуына
ишарә ясап, мөселман ярлы крестьяннары һәм пролетариаты хакимиятне үз
кулларына алырга әлегә сәләтле түгеллекләрен күрсәтә. Аның фикеренчә. тормышы
начар дип исәпләнгән урыс яки немец крестьяны да хәлле татар кулагыннан баерак.
Шуңа күрә • татар крестьяннарының җирле кулаклар тарафыннан сыйнфый изелүе
турында түгел, ә татар крестьяннарының тулаем артта калганлыгы турында сөйләү»
(1; 192 —193) дөресрәк булыр иде.
Шәрык шартларын яхшы белмәгән урындагы җитәкчеләрнең компетент-
сызлыгы Солтангалиевне борчый иде. «Социаль революция һәм Шәрык» дигән
мәкаләсендә ул, игътибарны Персиядәге вакыйгаларга юнәлтеп, аннан урыс
гаскәрләрен чыгаруга китергән Совет җитәкчеләренең сәясәте •безнең
көчсезлегебезнең чагылышын тануыбыз» (3; 14) булып тора, ди. Гөркстан Халык
комиссарлары рәисе К. Атабаев, Гилян республикасы игълан итү турында сүз алып
барганда, бу мәсьәләне тагын да яхшырак итеп ачып бирә: «Сез беләсезме,
егерменче елларда без бик зур уңышларга ирештек: гаскәрләребез Каспий артында
акгвардиячеләрне җиңеп, аларны тулысынча тар-мар итү өчен Энзилене алдылар...
Бу көрәштә без Хорасан провинциясеннән алып инглизләрне Мәшһәдтән
эвакуацияләнергә мәҗбүр иткән фарсы революционеры Кучук-Хан белән бергә
идек. Һәм менә зур гына уңышларга ирешкән сыман булгач, без — коммунистлар —
хан нәселеннән булган Кучук-Хан белән эш итүебезне кинәт искә төшердек. Шуның
өчен без аны властьтан төшерелгән дип игълан иттек. Кучук-Хан, әлбәттә, безгә
каршы фронт ачарга кирәклеген бик тиз аңлады, нәтиҗәдә без Персиядән китәргә
мәҗбүр булдык» (Папоров Ю. «Белое солнце пустыни?..», «Юность», 1990, 1 сан,
82 б.).
А. Беннигсен һәм Ш. Лемерсье-Келькеже Солтангалиев эшчәнлеген бөек-
держава шовинизмы һөҗүмен булдырмау өчен көрәшүче украинлы Микола
Скрыпник. грузиннар Ф. Махарадзе һәм П. Мдивани, карт большевиклар, инанган
интернационалистлар, чын марксистларның омтылышлары белән чагыштыралар.
Алар партиядәге драматик үзгәрешләрнең шаһитлары булдылар: европача яхшы
белемле булган карт большевик-интеллигентлар, чыгышы буенча пролетар,
күпчелеген урыслар тәшкил иткән большевикларның яңа буыны белән
бәрелештеләр. «Надан һәм диалектика нечкәлекләренә битараф. ләкин амбициоз
һәм реалист, теләсә нинди кыргый рәвештә индивидуаль һәм коллектив хәрәкәтләр
ясарга сәләтле бу кешеләр Сталин тирәсенә берләштеләр. Бу вакыттан башлап алар
инородецларга карата булган масаюлы һәм нәфрәтле мөнәсәбәтләрен яшерми
башладылар. Урыс булмаган большевистик җитәкчеләрнең аеруча алдан күрә
белүчеләре «яшь большевиклар »ның бу калкуын бик саклык белән күзәттеләр. Бу
очракта алар иске урыс шовинизмының пролетар динамизмы белән
тулыландырылган иң начар билгеләрен күрделәр» (1; 199—200).
Махарадз' һәм Мдивани грузин компартиясенең Үзәк Комитеты автономлы
булуын һәм Мәскәүнең бу партия эшенә тыкшынмавын гына теләделәр. «Ләкин
грузиннарның барлык таләпләре дә Сталин тарафыннан тупас рәвештә кире
кагылды» (1; 201). Моңа кадәр Скрыпникның мөстәкыйль украин компартиясе
булдыру турындагы тырышуы нәкъ шушындый хәлгә дучар булган иде. Сталинның
«үзәкләштерелгән монополизмы» шулай ук экономика һәм мәдәниятне дә биләп
алды.
И. Сталин, үзен милләтләр мәсьәләсе буенча зур белгеч исәпләп, Милләтләр
эше буенча Халык комиссариаты аша бүтән төрле, асылда капма- каршы линия
үткәрергә омтылды. Ул берсүзсез үзәккә буйсыну, аңарга бәйле булу өчен бернинди
чигенеш тә ясамауны таләп итә. Милли төбәкләрнең суверенитетлы булуларына,
аларның мөстәкыйль экономикасы һәм мәдәнияте үсүенә төрлечә каршылык
күрсәтергә тырышты. Сталин фикеренчә, суверенлык милли хисләрнең уянуына
китерә, ә ул бу хисләрне марксизмга чит булган милләтчелек итеп карады» (Окунев
И. Дом в Трубниковским И «Московский комсомолец».— 1989.— 8 сентябрь, 2 б.).
Милли сәясәттә Ленин һәм Сталин линияләренең каршылыгы бигрәк тә 1922
елда — СССР төзелү нисбәтеннән тагын да тирәнәйде һәм шушы елның декабрендә
Ленин «Милләтләр яки «автономизация мәсьәләсенә карата» дигән хезмәте белән
чыгыш ясый. Ул анда «чынлап та инородец- ларны урыс держимордасыннан саклауга
юнәлтелгән эштә Сталинның чаралар күрмәве өчен аның җаваплылыгына махсус
туктала. «Биредә Сталинның административ мавыгулары һәм ашыгып нәтиҗә
чыгаруы, шулай ук аның «социал-милләтчелеккә» карата үчегүе язмышны хәл итүдә
зур роль уйнады»,— дип язды Ленин (9; 17).
Икенче линиянең капма-каршы торуы РКП(б)ның XII съездында (17— 25
апрель, 1923) Ленин курсының раслануы белән тәмәмлана: «...бөек урыс шовинизмы
калдыклары белән көрәш безнең партиянең беренче бурычлары» (9; 83), «...милләтләр
арасындагы фактик тигезсезлекне бетерү, артта калган халыкларның хуҗалык һәм
мәдәни дәрәҗәсен күтәрү икенче бурычы» (9; 84), «...милләтчелек һәм шовинистик
калдыклары белән көрәш безнең партия нең өченче бурычы булып тора» (9; 85).
1923 елның март аенда, Сталинның шәхси күрсәтмәсе нигезендә. Дәү ләт сәяси
идарәсе (ГПУ) Солтангалиевне күзәтү астына ала. Аның Уфада гы бер иптәшенә язган
хаты да шымчы кулына эләгә. Ул хатта мондый юллар язылган була: «Үзәк хөкүмәтне
яхшы белгән кеше буларак, хөкүмәт тарафыннан урыс булмаган халыкларга карата
алып барыла торган сәясәтнең иске бөекдержава сәясәтеннән берни белән дә
аерылмаганлыгын бөтен җаваплылыгым белән раслый алам. 1917 елда бирелгән
вәгъдәләр үтәлми ләр. Шуның өчен без алда булачак съездда казакълар,
төркстанлылар белән берләшергә һәм үзебезнең милли мәнфәгатьләребезне саклау
өчен бердәм фронт төзергә тиешбез» (1; 208).
РКП(б) съездыннан соң ук, И. Таһиров мәгълүматлары буенча, 4 майда Троцкий.
Каменев һәм Зиновьев имзалары белән ныгытылган Сталин боеры гы нигезендә
Солтангалиев Мәскәүдә кулга алына Дөресен әйтергә кирәк, мондый акциядә,
Ленинның авырганыннан файдаланып, бер генсек кына түгел, ә ул вакытларда
РКП(б)ның бөтен югары постларында торучылар да катнашкан. «Каменев,—дип яза
Троцкий үзенең «Сталин» дигән хезмәтен дә,— бервакыт миңа болай диде: «Сез 1923
елда Халык Комиссарларының Татар Советының элекке рәисе Солтангалиевне кулга
алуны хәтерлисезме?' Сталин инициативасы белән кулга алынган беренче күренекле
партия әгъзасы иде ул. Кызганыч, Зиновьев һәм мин үзебезнең ризалыгыбызны бир
дек. (6; 170).
Солтангалиев сак астында тотылганда. 1923 елның 9—12 июнендә Сталин
күрсәтмәсе буенча, милли республика һәм өлкәләрнең җаваплы хезмәткәр ләре белән
РКП(б) Үзәк Комитетының Дүртенче киңәшмәсе үткәрелә. Киңәш мә игътибарына
Сталинның «Милли мәсьәләләр буенча партиянең XII съезды резолюцияләрен
тормышка ашыруда практик чаралар» һәм «Сол- тангалиевнең партиягә, советларга
каршы эшчәнлеге турында Үзәк Контроль комиссиянең доклады» тәкъдим ителә.
Солтангалиевне нәрсәдә гаеплиләр соң?
Аның «эше» буенча киңәшмә резолюциясенең кайбер пунктларында диелә:
1) «Партия тарафыннан җаваплы постка (Милләтләр буенча Халык Ко
миссариаты Коллегиясе әгъзасы) куелган Солтангалиев. үз вазифасыннан
файдаланып, урындагы работниклар белән элемтәдә булу аркасында, кон спиратив
юл белән партиянең милләтләр сәясәте өлкәсендә үткәргән чара ларын бозып
күрсәткән яшертен информацияләр җибәреп, республикалар һәм өлкәләрдәге
(партияле һәм партияле булмаган) кайбер ныгып җитмәгән работниклар арасында
үзәк партия органнарына каршы эш алып бару өчен легаль булмаган оешма төзергә
маташкан».
■ Каменев хаталана. Солтангалнаа бу постны билемаде - А. С.
2) «Бу оешманың эшен «электә изелгән милләтләрнең революцион про-
летариатка ышанычын һәм бу көчләр арасындагы берлекне юкка чыгаруга
юнәлдерергә тырышкан».
3) «Шәрыктәге кайбер (Персия, Төркия) дәүләтләрдәге үзенең фикердәшләре
белән элемтәгә керергә омтылган һәм аларны милли мәсьәләдә Советлар
хакимиятенә каршы куелган платформада берләштерү йөзеннән үзенең оешмасын
Советлар Республикасы Берлеге чикләреннән тыш та җәелдерергә маташкан».
4) «Аның тарафыннан максат итеп куелган контрреволюцион бурычлар һәм
партиягә каршы эшнең логикасы Солтангалиевне Совет төзелешен җимерүгә
юнәлдерелгән контрреволюцион көчләр белән берләшү эзләргә китер де,
империализм тарафыннан хупланган Бохара-Төркстан басмачыларының бер
җитәкчесе Зәки Вәлидов белән элемтәгә керергә маташканда бу ачык чагылыш
тапты».
5) «Солтангалиевнең җинаятьчел хәрәкәтләре* аны Коммунистлар партиясе
сафларыннан аерым куя*.
6) «...Республика һәм өлкәләрдәге работниклар арасында милләтчелеккә авышу
урындагы урыс иптәшләрнең хатасы нәтиҗәсендә барлыкка килгән бөекдержава
шовинизмына каршы реакция булып тора: «милләтчелеккә авышудагы иң бозык
чагылышның башлангычы итеп Солтангалиевнең эш- чәнлеген әйтергә мөмкин» (9;
130—132) һ. б.
Солтангалиевкә бер-ике чит ил кешесе белән сөйләшеп тору да аны • үзенең
оешмасын Советлар Республикасы Берлеге чикләреннән киңәйтергә» маташуда
гаепләргә, ниһаять, Зәки Вәлиди белән телефон аша сөйләшүе аны сатлык җан итеп
күрсәтергә җитә.
Киңәшмәдә «Солтангалиевнең партиягә һәм хөкүмәткә каршы «эшчәнле- ге»
буенча башта Үзәк Контроль комиссия исеменнән В. В. Куйбышев чыгыш ясый.
Солтангалиевкә тагылган ялган гаепләүне ҮК әгъзалары кире кагачакларын
алдан күреп.Сталин административ хәйлә кора. Шуңа күрә Куйбышев та, киңәшмә
рәисе Каменев та, татар большевиклары вәкиле Ибраһи- мов та (язучы Галимҗан
Ибраһимов — А. С.) гаепләнүченең революцион хезмәтләрен әйтеп үтәргә
онытмыйлар... Нигә соң әле аны шундук диварга? Башта Солтангалиевне мәсхәрә
итәргә, «солтангалиевчелек» дигән сәяси ярлыкны таратырга кирәк.
Сталин шулай ук сәяси сәхнәгә Солтангалиевнең якташы, чиктән тыш
ортодоксаль карашлы, берсүзсез Үзәк директиваларын үтәүче С. Сәйдга- лиевне дә
чыгара. Генсекка яшертен шымчының хәбәр итүенә караганда. Сәидгалиев
гаепләнүче белән үзенең шәхси исәп-хисапларын өзәргә каршы түгел икән.
«Татарстанда продразверстканы тормышка ашыру вакытында Сәидгалиев татарлар
һәм урысларга налогны тигез салмый. Ә инде моның белән риза булмаучылар баш
күтәргәч, ул моны контрреволюцион күтәрелеш дип атый. Солтангалиевнең катгый
таләбе буенча гына бу булдыксыз администратор Татарстан республикасыннан кире
чакыртып алына. Әлеге киңәшмәдә шул чакта «кимсетелгән» өчен ул (Сәидгалиев —
А. С.) үчне Солтангалиевтән алуга ирешә» (10; 102). Үзәккә үзенең әнә шулай бирел-
гәнлегенә карамастан, Сәхибгәрәй Сәидгалиев тә 1938 елда кулга алына һәм бер
елдан соң атып үтерелә).
Киңәшмәнең стенографик отчетына караганда, А. Беннигсен әйткәнчә, аның
резолюциясе детектив жанрга охшап тора (11; 653). Ләкин дедуктив метод безгә
катгый бер карарга килергә мөмкинлек бирә: гаепләүчеләр кулында Солтангалиевне
контрреволюционер сыйфатында гаепләргә һәм кулга алырга бернинди дә исбатлау
дәлиле булмый.
«Солтангалиев эше» — Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) катнашлыгында, Каменев
һәм Зиновьевларның фатихасы белән, Троцкийның демонстратив битарафлык
күрсәтүе нәтиҗәсендә, Сталин тарафыннан югары профессиональ дәрәҗәдә
үткәрелгән сәяси провокация ул. Шулай ук моны утызынчы еллар процессы өчен
генераль репетиция, ә Солтангалиевнең үзен сталин- чылыкның беренче корбаны
итеп карарга мөмкин.
Тарихи фактлар һәм мантыйк әнә шуны раслый.