Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Күлгә төшкән идем
Килә дә җил, бозлы кулы белән Тәрәзәгә бәрә:
— Сез 1енә Булдырасыз. Төшеп карагыз бер Серләр тулы Кабан төбенә...
Сабыр ит. җил! Безнең җаныбызны Дауламыйсың ласа... Әле мин Өйдә түгел. Күлгә төшкән идем. Кайгыларым авыр — менәлмим.
Көтеп торам әле тегеләрне — Алтын-көмеш эзләүчеләрне. Төшләренә кергән хәзинәдән һаман өмет өзмәүчеләрне.
Күрсәтәсем килә КолшәрифнеңI Шәкертләре баткан көймәне. (Ауса ауды биек манаралар. Ятка беркем башын имәде.)
Табасым бар әле та1ын монда Сөембикә гүзәл балдагын.
Җыр язылган булыр: «...әй, алдадың, Абайламый калдым алдагым.»
(Илдән китеп бара. Иреннәрен Бер чылатыр иде — су канлы.
«Алла суксын! Шаһгалиләр - мине Урысларга сатып куанды».
Китә... Сөембикә!
Дүрт йөз елга
Үлә-үлә халык чигенә.
Мәет өсләреннән атлый-атлый. Коллык килә татар иленә.)
I Колшәриф шагыйрь, мәдрәсә тоткан дин галиме, илче 1552 иче елнын 2 октябрендә Явы! Иван Каганны яулап а.пан конне утенен шәкертләре белән бергә кулына кылыч тоткан килеш батырларча һәлак була
•’ Шаһгалн урыс патшалары кулы белән Каган тәхетенә оч мәртәбә куелган Касынм ханы Үг халкына каршы коточкыч иныслыклар эшләгән бәндә.
Көтеп торам әле тегеләрне. Актарсалар тагын әз генә, Тау-тау кеше сөякләре ята — Күл төбендә шундый хәзинә.
Сандык-сандык алтын эзләп йөргән Комсызларның җаны әрнесен: Ул алтыннар күптән балкыта бит Меңәрләгән чиркәү тәресен.
Төптә кылычлар бар. Хәзинәгә Алар белән булмый юл ачып. Кешеләргә акыл кирәк чакта, Кала алсаң, алтын, кал качып!
Кабан күле — көзге, һәркем үзен Бер карасын иде көзгедән.
Сезгә алтын кирәк. Ә милләтнең Тәсбих төймәләре өзелгән...
Ничә гасыр узды.
Менә бүген
Ирек алган халык, иң элек Аумый калган соңгы манараның Алтын Аен куйды меңгереп.
Кояш чыгышына шаһит булып, Бу бәйрәмгә ярты ил килде.
...Кол Галине күреп... Шаһгалинең Йөрәге ярлып үлде шикелле...
Булмый ул!
Таныдым. Теге давыл бу. Нигезгә бәрә! Димәк, Ул тынсын өчен упкынга Корбан бирергә кирәк...
Төн җитте. Чират — минеке.
Суырып алыр агым... һәм булыр упкыннан чыгып Башны калкыткан чагым.
< Ай-һан, дөнья, туйдым синнән».— Дип әйтер өчен түгел.
Ымлаган иде йолдызлар:
< Ни булса — безгә үрел!»
Соңгы күренү булыр ул. Соңгы үрелүләрем.—
Ряшит Я^ъфяровка
Батармын туганнарымның Озайтып гомерләрен.
Кешедән туйган дөньяга — Шул булыр минем бүләк. (Салган бөтен ясакларын Бетергән идем түләп.)
Мине кызганамы әллә, Офыклар кызыл төстә. Су астында да әйтермен: Бу дөнья безнең өстә бит. Бу дөнья безнең өстә.
Ә син, дус, кызганма мине, Без — үлми торган халык! Булмагач булмый икән ул. Халыкның җанын алып!
Мин яшәгән давыл-дәвер аша
Рухым, җаным киләчәккә шакый: — Фанилыгың, дөнья, гомер түгел. Кешелекнең хакыйкате бакый!
Язгы ташу
Синме?
Өстә калганмы дөньяның вак-төяге. Тамырларның коча!ында кем сөяге — Беләсеңме?
Офыкларга бага-бага Чыгам яшел сукмаклар! а. Юк юлдашым дияр идем — Сулар ага, силләр ага.
Гомеремнең кайсы чоры. Кайсы җыры — я 11 ы ташу? Илдән китеп югалганчы, Хәерлерәк күккә ашу.
Яшел булгач — яшен сукмас, Карыйм яшел таулар ягын. Әллә җиргә килгән чагым. Әллә җирдән киткән чагым?
Кая китәр, кая җитәр — Сулар ага, силләр ага...
Китүчеләр китә инде. Кемнәр кайта бу дөньяга?
Таудан күрәм су төбенә Батып барган талларыңны — Сулыш алмый көтеп торам, Көтәм тартып алганыңны.
Дөнья, дөнья, кайда җаның. Ник тамчы да кымшанмыйсың?!
Күз алдымда алды ташкын Таллардагы кош оясын,— Ул көймәгә кем сыяр соң — Синме?
Минме?
Ялгызбаш идем. Исәнме? Син монда икән, миләш! Еракта елаган чагым, Якыным булып сөйләш.
И-и-и, тәлгәшләрен кып-кызыл. Синең дә коннәр канлы.
Минем дә йөрәгем канлы, Мине дә кемдер алды.
Илләрдән каерып алып Китте бит, китте кемдер..
Хәзер аларча яшәргә Бу җанны ничек күндер! Бер генә минут калган ич. Ул «яшәү» башланырга.
Синдә — ут. Мөмкин икән бит Утларга ташланырга.
Бар икән әле безнең дә Балкыйсы көннәребез! Җилләрдә... илләргә җитәр Кушылган көлләребез.
Агачларның нигә соң ул асты икән. Әллә үзе кискән агач басты микән — Белмисеңме?
Бар кешегә бәхет даулап яшәгәнме, һәм бар кеше — бер кешегә таш бәргәнме. — Белмәдеңме?
Безнең дә бит чак-чак исән калды башлар,— Таш бәрүдә мәргән булды замандашлар — Беләсеңме?
Кочар икән безне кайда, кайсы тамыр, Безне яшел яфраклардан кемнәр таныр — Улым, синме?
Кешеләрне яклаганда кыйнадылар. Кыядан ук ыргытырга кыймадылар.
Уйладылар: — Кыйнаганда безне ятлар — Бәлки әле шушы адәм килеп яклар...
Мин дә уйлыйм йөздән канны сөртә-сөртә: Болар белән мине алда ниләр көтә?
һәр терене яклап җирдә яшәдем мин. Балкып тордым, юк-бар өчен дәшмәдем мин.
Хәзер инде әйтергә дә кыенсынам.
Гомер үткән даладагы кое сыман.
Сусаганга су биргәнмен... Үткән көннәр...
Көннәремне гомер иткән әнә кемнәр!
Затсызларны үз урнына кую кирәк.— Уйларына хәнҗәр булып уел, йөрәк!
Каршы сук та — батмасыннар билдән генә, Басарлык ит җәһәннәмнең идәненә!
Кояш ТӨШКӘН
кайтыр юлларга
Канун китабына теркәгез, мин - Кай җирләрдә туган, кем улы?!
Икенчесе — минем туган телне Кире кайтарырга сез тиеш: Тик карагыз.
«Әнкәи» дигән сүзнең
Моны торган булсын шул килеш!
Ил капкасын кагам...
Өр-яңадан
Өлгердем мин җиргә туарга! Кичерерсез, туры килә хәзер Ү} урнымнан сезне куарга.
Сез талаган бөтен хәзинәне Кайтарыгыз димим берьюлы.
Бу ике шарт үтәлергә тиеш. Үтәлергә тиеш бүгеннән. Тереләчәк телем. Үз уллары Коткарачак аны үлемнән,
Тереләчәк иман! Ул әлегә Далаларда йөргән бер качак...
Ул адашкан барлык балаларын Үз өенә алып кайтачак.
Без куылган идек.
Өр-яңадан
Өлгердек бит җиргә туарга!
Кояш төшкән... халык йөрӘ1енә Алып кайта торган юлларга.
Кайтып җиттем бу дөньяның Бер яфраксыз ягыннан.
Таптым, кактым — сезнең өйнең Капкалары ябылган.
Шакыйм, шакыйм — юк, ачылмый. Ник ачылмый капкагыз?
Иксез-чиксез бу дөньяга Ялгызымны япмагыз!
Дуслар, сезгә ниләр булды? — Капка кагам. Бикләнгән.
Мин кайттым, мин! Кайталмас дип. Кайсыгыздыр шикләнгән.
йөрде мине яклый-яклый, Саклын-саклый Сөюем... Кертмәсәгез, китәм инде, Сөюем бар - үз Өем!
Минен Өем бу дөньяның Бер яфраксыз ягында. Сугылыгыз - сулышыгыз Бик кысыл!ан чагында.
Каргышлары безнең өстәдер
Оныттыңмы әллә? Хыянәтең Яралады — йөрәк канады. Чәч а1арды. Калган караларын Таң яктысы табып санады.
Үз иясен ташлап, кыялардан
Упкыннарга чумды яшь акыл...
Ул чак миңа сабырлыклар биргән Сагышыма табын, дога кыл.
Әгәр кулга богау салмый торса Бик аз гына шунда сагышым,— Кабатларга тиеш булганмын бит Отеллоның соңгы ялгышын.
Шушы сагыш — үлем элмәкләрен Синнән, миннән салдырган икән.— Сөюнең да шунда яшеренеп Берәр нуры калмады микән?
Калгандыр ла. бардыр, яшидер ул — Инде күптән сары төстәдер..
Сары төсләр тагын өстәлер лә Каргышлары безнең өстәдер
Күңелемдә барны барлап яшим.
Саклап яшим үлмәм!
Күңелемдә юкны мин барыбер Беркайчан да күрмәм.
Күңелемдә юкны беркайда да Мин барыбер тапмам.
Күңелдәге дөньям, китмә миннән Үлемнәрдән саклан!
Үлемнәрдән саклан, халкым, телем Сакла, туган илем!
Сау булсагыз, үзем... күзегезгә Күренмәс тә идем.
Илдус Гыйлэҗев
Кешелегем калды елап...
Килде дә ул кәгазь сузды.
Чират тормый эчкә узды: Әйтерсен лә бер вәхши зат Пычак белән җанга сызды...
Нишләде соң бу мәмләкәт.
Ничек мондый хәлгә төште?
Кеше кадәр кешедән дә
Мәһәр суккан кәгазь көчле...
Дәүләте дә кәгазь өеп Корылганмы әллә моның?
Затлы кәгазь йөрткән түрә Анлый диме халык моңын?
Әнә ничек кереп бара. Алла диеп үзен уйлап. Тапталган бер чәчәк кебек. Кешелегем калды елап...
Мин идем ул
Рәсәй
Рәсәй бу...
Туймас 1уҗлык калыбы:
Чуртан йоткан маймыч төсле Илнең күпме халыгы.
Рәсәй бу —
Гаделсезлек үрнәге.
Тиргә батып эшләгәннәр Анда рәхәт күрмәде.
Рәсәй бу...
Каршы әйтсәң — таптарлар.
Нәселеңне корытырлар.
Еллар үткәч... акларлар
Илдус ГЫЙЛЭҖЕВ (1946) шагыйрь. -Җир китабы». •Җилкенү» исемле китаплар ав.оры- Азнакайда яши
Ләббәйкә, дип. биеп торган. «Кызыл күзлек» киеп йөргән — Мин идем ул, гөнаһ шомлыгы. Ахмаклар>а күзе баккан. Дәртләндереп кулын чапкан — Мин идем ул. шайтан алгыры.
Телен, денен санламаган. Милләт зарын аңламаган — Мин идем ул. ләгънәт оргыры... Сон булса да акыл кергән. Кәгъбәсенә йөзеп борган — Монсы да мин... рәхмәт яугыры'
Туры сүз
(Рус ШОШ1НиСТЫ1Ш>
Дөрес түгел, дөрес сөйләмисен.—
Алдашырга ярамый...
Китапларда, киноларда Без һаман да «поганый».
Җылы караш, йомшак мөнәсәбәт.
Юкса дуслык таләбе...
Безнен исем белән йөри Сездә шайтан тая>ы.
Беркемнән дә ким-хур бу ямасак та Шөһрәт, сыйфат ягыннан: Анадан тумас борын ук Нигә тамга салынган?
Үзеңә тин безне санамыйсын, йөрәкне шул яралый.
Авыр алма, сүзем туры: Татар бит мин, «поганый».
Авылдан мин
Авылдан мин. бурашадан, Басу-кырлар арасыннан; Җан суы итеп эчәрлек Саф чишмәләр тарафыннан. Юып-юып бетмәсә дә Кара төсе кулларымның Тәмле исен саклый алар Уңдырышлы кырларымның. Яшәвемнең мәгънәсе дә Гади генә ике шәйдер Олпатларым-кешеләрг ә Иминлек һәм ипекәйдер'
Ятим бу дин уйламагыз, Үстерделәр баштан сыннан Бар бит әле кешеләрдә Миһербанлык дигән сыйфаг
Мескен бу дип уйламагыз.
Күз яшемне качып сортом Котыпларны эретерлек Җан җылысы саклан йөртәм
Бетә бу дип уйламагыз.
Тамырым нык. үсәм әле.
Күләгәдә көн күрсә дә.
Халкым яши, исән әле..
Татар бетә дигәннәрнең Өметләрен кисәм әле, Болытларны тишәм әле...