Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮККӘ ЯБЫШКАН БОЛЫТ

Бәрия карчыкның күккә күтәрелеп каравы булды, эс- селе-суыклы булып китте, чайкалып ук куйды, ярын әле ишек тоткасына ябышкан иде. Күр инде син бу болыт кисәген! Карчык гомерендә инде ничәмә-ничә тапкыр яңгырлар яуды, җил давыллар, кар-бураннар булды, ә теге болыт һаман оят дигән нәрсәне белми — килә дә карчыкның баш очында эленеп тора, килә дә эленеп тора. Сәрия карчык өчен тәмам табышмакка әйләнде ул. Шул болыт кисәген күрүгә карчык: • Ахырзаман шушы була торгандыр инде»,—дип, авызын кыймылдата башлый. Аннары үзенең нәрсә сөйләгәнен абайлап та ала булса кирәк: «Тфү, тфү. әстәгъфирулла, авызымнан җил алсын». — дия дия,
тирә-ягына төкеренә башлый. Шуннан соң, бисмилласын әйтә-әйтә, тизрәк ишекне яба да өенә кереп китә. Уйлар өере анда да тынгылык бирми. Карчык соңгы вакытта үзен еш борчыган сорауларга җавап табарга тырыша...
Табигатьнең нык үзгәрүе, адәм баласының аңа карата миһербансыз булуы борчый иде аны соңгы вакытларда.
... Әллә нәрсә булды бу дөньяга! Кышы — кыш түгел, җәе җәйгә охшамаган. Элек, ичмасам, кышын кар өйләрне күмеп китәрлек булып ява торган иде. ә хәзер болай да учка сыярлык кына булган кар кыш уртасында эреп юкка чыга да куя. Алар үскәндә бала-чага урамнан кайтып керми, рәхәтләнеп яланаяк йөри иде. Йөрмичә соң: җир шундый җылы, йомшак була иде бит ул чакта. Ә инде чык төшкән чирәмдә йөрүе тәнгә үзе бер рәхәтлек бирә торган иде. Хәзер кая инде ул, җәен яланаяк йөреп кара әле син. Әллә инде кояшы да бездән ераклашты шунда? Көзен күр инде син! Атналап, айлар буе тоташтан яңгыр ява да ява, күк тишелгән, диярсең. Табигать кенәме соң, кешеләрен дә аңлап булмый хәзер. Нәрсә инде бу, әллә чынлап та. ахырзаман җитүе шушымы?..
Аның зиһенен тәмам айкаган әлеге уйларга янәдән әйләнеп кайтуы очраклы түгел иде — баш очында эленеп торган болытны күргәнгәме, аңа ничектер ямансу иде бүген.
Гомумән, соңгы бер ел эчендә Сәрия карчык күзгә күренеп картайды, какчаланды, чаларды, бөкерәйде, карачкы сыман ямьсезләнде, зиһене тәмам чуала башлады. Соңгы вакытта аны сагыш басты, хәтта көниәнкөн сагыш әсирлегенә эләгә барганын үзе дә тоймый иде инде. Әнә, бүген дә ул арт бакчасындагы бәрәңге өчен борчылып утыра. Борчылмас иде дә, авылда бер Сәрия карчыкның гына бәрәңгесе алынмаган килеш тора. Бәрәңге сабаклары да, аның сагышын аңлагандай, саргаешып утыралар кебек. «Яңгырларга киткәнче үзебез алып бирик булмаса. Улым, киленем, тагын оныкларым синең унбиш сутый бакчаңны ярты көн дигәндә актарып чыгарлар, күрми дә калырсың»,— дигән иде бит аңа күршесе Өммегөлсем. Юк шул. тыңламады аны Сәрия карчык, киреләнде, үзсүзләнде. •Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык»,— дип кабатларга яраткан Сәрия карчыкның күңеле бәрәңгене идән астына кертеп салмыйча тынычланмас, билгеле. Юкса, җитмешкә җитеп килгән карчыкка өч-дүрт капчык бәрәңге җитеп ашкан да бит. Терлек-туарына кыш буе ашатып чыгарга кирәкме ул бәрәңге? йә булмаса кош-кортынамы? Биш тавык та бер әтәч —
Ранис ГАЗИЗОВ (1959) — вакытлы матбугат битләрендә чыккан шаян хикәяләр авторы Журналда проза әсәре белән беренче тапкыр катнаша. Казанда яши
аның бөтен малтуары да, кош-корты да шулар гына бит. Карчыкның ел саен арт бакчасын тутырып бәрәңге утыртуы авыл халкын гаҗәпсендерә иде. «Нигә нужалана инде бу карчык?»—дип уйлаучылар да, «һаман да җитмәс икән, ач күзләнү җүнлегә илтми ул!»—дип әйтүчеләр дә табыла араларында.
Карчыкның кызы өчен тырышканын беләләрме соң алар? Белсәләр, жыен юк барны сөйләмәсләр иде шул. Хәер, кызы «утыртмыйк, әни» дисә. Сәрия карчык арт бакчасына бөтенләй әйләнеп тә карамас иде. Туйган инде ул аннан. Артык жирен, тотар иде дә, әнә. бакча башындагы Фәхрет дингә бирер иде. Югыйсә, ул, арткы бакчасында урын җитмәгәнгә, бәрән гене ел саен авыл башындагы кырга утырта. Утыртмый хәле юк. тугыз баласын ашатасы бар аның. Фәхретдин инде ничә тапкыр Сәрия карчык белән шул җир хакында сүз кузгатып карады, хәтта аңа ашарга җитәрлек бәрәңгесен дә үзе үстереп бирергә вәгъдә итте. Карчык ризасын риза, тик шәһәрдәге кызының да тамагы бар бит әле. Аның да, Фәхретдин балалары кебек, бәрәңге ашыйсы килә ич. Шуңа күрә унбиш сутый җиргә ябышып ята ул, әнә хәзер дә шул бәрәңгесе өчен ут йотып утыра. Ут йотарсың да, чөнки бәрәңгенең алтынга тиң чаклары күп булды Сәрия карчык гоме рендә. Шул чакларның берсе исә хәтеренә аеруча нык сеңеп калган.
... Сәриянең әтисе беренче Бөтендөнья сугышыннан әйләнеп кайтмады. Тормышның бөтен йөге әнисе җилкәсенә күчте. Ашарга каян эләкте шуннан. ничек туры килсә шулай табыштыргалап, ата назыннан өзелгән өч баланың тамагы турында кайгыртты ана. Беркөнне, төн урталары җитеп килгәндер, Сәрия әнисенең үксеп-үксеп елаган тавышына уянып китте һәм куркынган тавыш белән:
Әнием, әни дим, ник елыйсың? Ни булды?— дип, әнисенең коча гына ташланды. Балалар арасында иң зурысы булганмы, әнисе Сәриядән берни яшерми — һәрчак үз күңелендәгесе белән уртаклаша торган иде.
— Ашарга бәрәңгебез бетеп килә бит, кызым, нишләрбез?— диде ул.
Шул бәрәңгене кыш чыгасы калган көннәргә ничек тартып-сузып җиткергәннәрдер Сәрия моны әле дә булса башына сыйдыра алмый. Аннан соң инде күпме сулар акты, ничәмә-ничә тапкыр бәрәңгеләр чәчәк атты, аны туйганчы рәхәтләнеп ашарлык вакытлар да җитте, тик Сәрия карчыкның күңелендә әлеге вакыйга шул килеш әче тамырлары белән утырып калды.
Ниһаять, җиде кон, җиде төн бертоташ яуган яңгырлардан соң, көннәр ая зып Китте. Хәтта, берән сәрән генә булса да, кояш күренгәләп алды. Табигать белән бергә Сория карчыкның күңеле дә үзгәреш кичерә иде. Болай булса, бәрәңгесе юештә череп ятмас, алыныр, тик менә кызы гына кайтып җит сен. Бәрәңге алырга кайтмый калган елы юк иде Сафиясенең. Гомумән, кызы еш кайта торган иде аның. Ә быел нишләптер җәйдән бирле кайтканы юк. Менә шул хәл Сәрия карчыкның күңелен телгәли дә инде. Ниләр генә уйлап бетермәде ул. Үзе дә, бернигә карап нитеп тормый калага чыгып китәр иде дә, тик Сәрия карчыкның бер биш былтыр инде беркая да барганы юк. Ерак юлга чыгарга курку картлык галәмәтедер инде. Хәер, Сәрия карчыкның башына нинди генә уйлар килмәсен, кызының бүген, бүген булмаса, иртәгә кайтасына өметен өзми иде ул. Көн дә көтте ул аны. Инде ничәнче тапкыр төшендә күреп сөйләште. Тик төшендә генә шул. .
Сәрия карчык өчен көтеп алынган шимбә көн дә килеп җитте. Нишләптер, кызы бу ялга кайтырга тиеш кебек тоелды аңа. Бүген кызы кай тырга тиеш, дип, үзен артык инандыргангамы, күңеле күтәренке иде. Көне дә матур булырга охшаган. Карчык, торуга ук. урын җирләрен пөхтә итеп җыеп куйды, караватына бәйрәмнәрдә генә җәя торган чәчәкле япмасын җәйде, идәндәге паласларны рәтләде. Шулар белән мәш килеп, вакыт үткәнен дә сизмәде. Чәй дә эчеп тормыйча, авыл башына таба юл алды. Ерак барырга туры килмәде аңа, урам чатында Хөсниҗиһан карчык белән очрашты.
— Нихәл. Сәрия! Кая болай иртәләдең әле?— дип сорады ул. бер туктаусыз кеткелдәп, каршысында таягына таянып басып торган Сәрия карчыкны баштанаяк күзәтеп.
— Аллага шөкер. Хөсниҗиһан, исәнлекме саулыкмы?! — диде дә. капылт кына тукталып калды Сәрия карчык. Моңсулана барган карашын олы юл ягына төбәп, авыр гына бер көрсенде дә, сүзен дәвам итте: Кызым кайтмасмы бүген дигән ием әле. Ай саен, кая ул. кайвакыт атна
саен диярлек кайта торган иде. Йөрмә инде болан атна саен арып талып дигәч тә. барыбер кайта иде. Өч ай бит инде, өч көн генә түгел...
Әйтәсе сүзен яшергәндәй. Сәрия карчык чәчәкле яулыгының чите белән авызын каплады.
— Шулай шул, Сәрия, нишләтергә инде ул балаларны, төннәр йок ламый, бер алманы бишкә бүлеп дигәндәй, барысын уртак, юкны бар итеп үстерәсең-үстерәсең дә,— диде дә, Хөсниҗиһан карчык көрсенеп куйды.— Аннары, үсеп җиткәч, аналарының чәче нилектән агарганын оныталар, күрәсең... Югыйсә, бер-ике кәлимә сүз белән генә булса да кош теледәй хат язып салырга була бит. Мин үземнең Азатымны әйтәм. Хатларны бигрәк сагындырып кына яза инде. Ә менә икенчесе — Айрат улым — бөтенләй башка, күз тимәсен, хаты килми калган атнасы бик сирәктер...
Хат турында сүз кузгатылгач, Сәрия карчык канатланып киткәндәй булды:
— И-и, Сафияне әйтмәгән булсын, хатны яудырып кына тора анысы. Атна саен диярлек хаты килеп тора. Язган хатларын укыган саен укыйсы гына килеп тора, бигрәкләр дә җылы итеп яза инде, балам. Соңгы вакытта хаты саен, кайтырмын, әни. көт. дип яза Кайтасым бик килә дә, эшем нең бик тыгыз чагы дигән шул. балам. Эшкә баштанаяк чума инде ул. Аның өчен беренче чиратта эш, аннары гына үзен карый. Бигрәкләр дә эш җанлы бала булды инде... Әле авыл башына таба барышым, ничектер бүген Сафиям кайтыр төсле, шуңа каршы бара торыйм дидем.
Озакламый, каршысында Хәдичә карчык пәйда булды. Юлны кара мәче бүлдемени, Сәрия карчык шып итеп туктады, мондый кискенлек аны куркытты булса кирәк, хәтта ул җиңелчә калтыранып та куйды. Карт кешегә күп кирәкмени?! Анысына гына түзәргә булыр иде әле, тик, хәл- әхвәлләр сорашканнан соң, сүз ничектер үзеннән-үзе Сафиягә күчте. Менә шунда булган икән инде Сәрия карчыкның күрәселәре, ишетәселәре! Миләш ашаган диярсең, Хәдичә карчыкның бөрешкән авызыннан сүзләр түгел, уклар атылгандай тоелды. Кычкырмады аңа Хәдичә, әшәке сүзләр дә әйтмәде, тик аның авызыннан бер җепкә тезелеп чыккан сүзләр Сәрия карчыкка шулкадәрле тәэсир итте ки, шул минутта җир ярылса, ул шунда төшеп китәргә дә риза иде. Әйтте шул Хәдичә, кырык елдан соң Сәрия карчыкның сер сандыгын ачты да салды:
— Сафия синең үз кызың түгел икән бит...— диде.
Сәрия карчык гомере буе шушы серне берәрсе белүдән өркеп яшәде, хәер аны шуңа өйрәттеләр, заманы башка иде бит. Кылган игелекле эшләре, изгелекләре өчен куркып яшәргә мәҗбүр булды адәм баласы. Хәдичә сүзләреннән соң Сәрия карчык башта, шул курку галәмәтеннәндер инде, калтыранып куйды, аннары куллары белән битен каплады да җиргә тез ләнде, гыйбадәт кылган кешедәй, маңгае пычрак җиргә тигәнче чүгәләп алды, авыз эченнән нидер мыгырдый-мыгырдый башын күтәрде. Бертуктаусыз: «Ал .там, Сафия кызым, балам»,— дип кабатлады. Карчыкның бу кыланышларына карап нишләргә белми аптырап басып торган Хәдичә, аңына килеп, ашыга-ашыга китеп барды.
Шул вакыйгадан соң Сәрия карчык өч көн рәттән урын өстендә ятты. Бик каты авырды ул. Аның нидән һәм нинди чир белән авырганын бер генә врач та, бер генә күрәзәче дә белә алмас иде, мөгаен. Өч көн, өч төн саташып чыкты Сәрия карчык, алдында бер яшьлеге, бер аҗдаһадай ыжгырып торган Хәдичә килеп басты: «Сафия синең үз кызың түгел икән бит... Сафия синең үз кызың түгел икән бит...»
• Галимулланы оныттыңмы әллә?— диде аңа Хәдичә теге чакта.— Яшь чак — җүләр чак, диләрме әле. Яшьлектә синең башыңны әйләндергән кеше шул Галимулла түгелме соң инде? Яле, хәтереңне яңартып кара, бәлки исеңә төшәр. Гомере буе укытучы булып эшләгән кешенең хәтере яхшы булырга тиеш аның. Менә шул Галимулла белән кодалар булдык та куйдык бит әле. Шулай ничектер сүз ара сүз чыгып, синең хакта сөйләп киттем. Шуннан синең белән ничек кызыксынганын күрсәң әгәр. Бөтенесен сорашты. Үткәннәрне һич кенә дә оныта алмый икән, сине инде теленнән дә төшермәде. Тормыш көтелмәгән хәлләргә бик бай бит ул. Сафия турында газетадан укыган. «Туктале, бу шул Сафия түгелме икән, фамилиясе Сәриянеке кебек»,— дигән дә Сафияне эзләп тапкан, аның белән күрешкән. Кызыңның күптән кайтканы юк бит инде, Галимулланың да аның белән очрашып сөйләшүенә алты айлап вакыт үткәндер. Миңа сөйлә
гәннәрне Сафиягә дә сөйләми калмагандыр, билгеле. Дөреслекне белгәч, кызың да синнән йөз чөергәндер...»
Кода булганнар, имеш, Галимулла белән. Хәер, Галимулласын да әйтер идем, кеше түгел икән. Кеше булса, теге вакытта Сәрияне җиде юл чатында калдырып киткән булыр идеме? Яшьлегендә үк инде ул Галимулланы тормышыннан гомерлеккә сызып ташлаган иде дә, бүген Хәдичә кабат исенә төшерергә мәҗбүр итте.
... Утыз җиденче елның көзге салкын төне. Сәрия, иңбашына иске күксел пәлтәсен салып, тәрәзә янында утыра. Ире — Галимулласы кайтып җитмәгән, шуңа урамнан күзен алмый аны көтә ул. Иренең болай соңарып кайтуы беренче тапкыр гына түгел инде. Сәрия моңа ияләнеп тә бара бугай, тик барыбер күзенә йокы керми интегә.
Тәрәзә янында шулай уйга бирелеп утырган Сәрия кинәт кисәк-кисәк ишек дөбердәткән тавышка сискәнеп китте. Галимулласының ишекне бервакытта да болай шакылдатканы юк иде. Кем булыр икән? Галимулладан башка беркемне дә көтми бит Сәрия. Ул ишекне ачарга җыенгалаганчы, теге яктан аяк белән дә типкәли башладылар. Ул да булмады, сабый бала ның колакларны ярып кергән, үксеп-үксеп елаган әче тавышы ишетелде. Сәрия кабалана кабалана ишекне ачты. Һәм аннан-моннан гына төрелгән баланы кулына кысып тоткан яшь кенә кызның куркынган күзләрен күрде. Кайдадыр күргәне бар бит аның бу кызны, таныш күзләр. Тик кайда? Бәй, күршесе Халисәләрдә яшәүче фатирчы — студент кыз бит бу. Сәрия, аны-моны уйлап-нитеп тормыйча, кызның кулыннан баланы үз кочагына алды. Шунда гына ул кызның әллә куркудан, әллә туңудан дер дер калтырануын тойды. Аны, кулларыннан җитәкләп, өйгә алып керде. Сәрия берни дәшмәде, дөресрәге, дәшә алмады. Чөнки күңеле аның нидер сизенә иде, бик яман хәбәрләр ишетәсен дә белә иде...
Иң элек кулында тыпырчына-тыпырчына бертуктаусыз елаган баланы тынычландырырга кирәк иде. Ул аны, караватка салып, аннан моннан гына төрелгән чүпрәкне сүтә башлады. Бәй, Халисә кызы ич бу!
— Ни булды тагын? Халисә апаң үзе кайда?— дип сорады Сәрия, куркынган кыяфәтен студент кызга төбәп.
— Алып киттеләр...— Кыз, башындагы яулыгын салып, бит алмасына кунакларга өлгергән күз яшьләрен сөртеп алды.— Халисә апа үзенең соңгы сүзләрен сезгә җиткерергә кушты. Менә алар: «Кызым Сафиямне, йөрәк парәмне, күршедәге укытучы Сәрия апаңа кертерсең. Саклый күрсен баланы, изгелеген гомерем буе онытмам. Бөтен ышанычым да. таянычым да аңарда гына*... Халисә апаны ябулы машина алып китте. Машина капка төбенә килеп туктауга, белгәндәй, ул миңа тизрәк баланы төреп бирде дә, без чыгып та йөгердек. Машина күздән югалганчы качып карап тордык та, менә сезгә кердек...
Шул шомлы төннән соң Сәрия өчен тынгысыз да, шул ук вакытта яңа шатлыклы мәшәкатьләр өстәгән көннәр һәм төннәр башланды. Бигрәк тә төннәрен янында нәни бала барлыгына сөенеп йөрде. Хәзер ул, Галимулласын беркадәр көтә дә. Сафия янына барып ята һәм аның белән бергә йоклап киткәнен тоймый да кала.
Тик беркөнне Галимулласы янә шомлы хәбәр салды:
— Ишеттеңме син. Сәрия, шәһәрдә шундый сүзләр йөри,— дип, ашыкмый гына сөйли башлады.— Халык дошманнарының балаларын махсус йортларга озаталар икән...
Сәрия тәмам коелып төште, идән уртасына тезләнгән килеш
— Нинди вәхшилек бу, нинди явызлык?..— дип үкседе.— Иә, әйт, Галимулла, балаларның биредә ни гаепләре бар соң? Алар бит әле сабый гына, берни белмиләр...
Бары тик таң алдыннан гына килде шундый уй аңа. Иртән Галимулласына да җиткерергә ашыкты:
— Авылга китәргә кирәк безгә, Галимулла, аннан алар Сафияне тап маслар, ә авылда аның фамилиясен дә, атасының исемен дә үзгәртербез,— дип әйтүе булды, йокылы күзләрен уып торган Галимулла кистереп салды;
— Авылга?! Юк! Юк! Мин биредән беркая да китмәячәкмен...
Нәкъ менә шундый җавап ишетүдән курыккан иде дә инде Сәрия. Шулай булыр дип чамалаган иде. Тик һаман өметен «имәде.
— Галимулла, Сафия безнең балабыз булыр. Без аны үзебезнең кызы быз күк үз итеп үстерербез. Баласыз да яшәп булмый бит инде.— диде
— Нәрсә?! Кеше баласынмы? Мин. кеше баласын караганчы, үз ба ламны үстерәм.
— Ни сөйлисең син, Галимулла, нинди бала тагын? Һични аңламыйм...
— Нинди бала булсын — үз балам.
— Ничек? Безнең балабыз булмауда гаеп синдә түгелме соң?
— Гаеп синең үзеңдә! Минем балам, беләсең килсә, бар инде Үз балам!
Икенче көнне иртән Сәрия авылга юл тотты. Шәһәрдән аңа берьюлы ике хәбәр килеп иреште: беренчесе — Галимулла хакында иде, аңа Сәрия нең әллә ни исе китмәде. Ул Галимулланың шәһәр поликлиникасында эшләүче врач хатын белән бергә яшәвен, аның белән ир бала үстерүләрен белде. Ә менә Халисәләрне, имеш. Себер ягына озатканнар...
Сәрия карчык таң алдыннан гына йокыга талды. Иртән ул, бит алма ларына кунаклаган кояш нурларына сөенә-сөенә, ишегалдына чыкты. Урамда җылы иде, рәхәт иде аңа. Әбиләр чуагы буласы дигәннәр иде, шул башланадыр, күрәсең. Болай булгач, бәрәңгесе дә алыныр, бәлки, кызы да кайтып төшәр. Ә инде Хәдичә әйткәннәр дөрескә туры килеп, кайтмаса? Сер йомгагы, ничек кенә төенләп чорналса да, сүтелә икән. Төенләнгән килеш гомере буе сандык төбендә сакланыр, дип, үз-үзен инандырып яшәде бит ул. Күр әнә, гомеренең азагында сүтелде ул йомгак. Ә бит Сафиягә, үсеп җиткәч, барысын да сөйләгән булса, болай килеп чыкмас та иде. Сафиягә дөреслекне сөйләргә дип ничә тапкыр талпынып карады, картай- мыш көнендә ялгызы гына калудан куркып, дәшмәде. Менә хәзер, барын да сер итеп саклаганы өчен, ходайдан бирелгән җәзаның иң зурысы шушыдыр инде, дип, үз-үзен битәрләде карчык.
Якшәмбе көн Сәрия карчык иртүк, агач көрәген тотып, бакчасына чыкты. Казый башлауга ук, буразнада мул булып уңган бәрәңгеләр дә күренгәли башлады. Сәрия карчыкның сагышларын үзләренә сеңдергәндәй, сап-сары бәрәңгеләр җир өстендә тәгәрәшеп ята. Карчык бер буразна бәрәңгене казып бетереп килгәндә бакчага берәм-берәм, көрәк чиләген тотып, авыл хатыннары җыела башлады. Берәүләр казыды, икенчеләре чүпләде. Эшләр шулай гөрләп барганда, Хөсниҗиһан карчыкның тавышы барысын да шомландырып җибәрде.
— Сәрия. Сәрия дим!
— Нәрсә булды! Шулкадәрле котны алырдай кычкырмасаң...
— Сәрия, Сәрия, карале дим...— Хөсниҗиһан әйтәсе килгән сүзен, ничек кенә тырышмасын, кычкырып әйтә алмады, бары тик пышылдап, кулы белән генә төртеп күрсәтә алды. Шул якка Сәрия карчыкның боры лып каравы булды, аның кулыннан бәрәңге белән тулган чиләге җиргә килеп төште, сап-сары бәрәңгеләр буразнага сибелде.
— Кызым, йөрәк парәм...— дип кенә әйтә алды ул һәм буразналар буйлап бакча башына таба йөгерде. Күз яшьләренә төелгән карчык, көченнән килгәнчә, абына-сөртенә йөгерде. Хәтта искән җил белән башын нан яулыгының төшеп калуын да тоймады ул...
Төне буе Сәрия карчык өендә ут янды. Карчыкның кызы белән чәй артында бер-берсенә сөйләр сүзләре күп иде...
Өч көннән соң, бәрәңгеләр алынып беткәч, Сафия калага китеп барды. Авыл капкасына җиткәндә генә, Сафияне озатып калган Сәрия карчык күксел-кара болытның кызы артыннан ияреп киткәнен күреп алды. Кызын нәрсәдәндер кисәтергә җыенгандай, ул кычкырырга теләде, ләкин булдыра алмады. Ә болыт Сафия артыннан иярүен белде. Бу тикмәгә түгелдер, дип хафаланды карчык...
Соңлап булса да кызына дөреслекне сөйләүдән карчык шатлык һәм җиңеллек кичерсә дә, аның болытка карап хафалануы юкка түгел иде. Сафия күп нәрсәләрне әйтеп бетермәде әнисенә: үзенең өч ай буе шифа ханәдә ятканын яшерде. Ул бит врачлардан әнисен күреп килү һәм бәрәңге казуда булышу өчен генә сорап чыккан иде. Хәер, Сафия әле үзенең яман шеш чиреннән интегүен дә белми иде. Авылдан кайткач, ул тагын шифаханәгә кереп ятарга тиеш...
Болар хакында Сәрия карчык әлегә берни дә белми иде. Ләкин табигать нидер сиздерә икән: күккә ябышкан болыт карчыкның картлык гомеренә килеп ябышачак кара кайгыдан ишарә иде.