Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ЯЗУЧЫЛАР СЪЕЗДЫ
15 мартта язучыларның Г.
Тукай исемендәге клубында
Татарстан азучыларының
чираттан тыш съезды булды.
Аны кереш сүз белән Язучылар
берлеге идарәсе рәисе Р.
Мөхәммәдиев ачты
Р. Мөхәммәдиев Татарстан Язучылар берлеге
һәм «Туган як» җәмгыятенең Г. Исхакый исемендәге
ел саен бирелә торган ике мең сумлык премия
булдыруларын хәбәр итте. Әдәбият өлкәсендә зур
хезмәтләр һәм иҗтимагый-сәяси тормышта актив
эшчәнлек өчен бирелә тор ган бу премиянең
беренчесе әдип һәм драматург Р. Батуллага
тапшырылды.
Съездда СССР Язучылар берлеге ида рәсе
секретаре К. Скворцов чыгыш ясады һәм СССР
Язучылар берлеген» яңа кабул ителгән
каләмдәшләребезгә әгъзалык билетлары тапшырды.
Съезд ТССР Язучылар берлегенең һәм Әдәби
фондының уставларын кабул итте. Язучылар
берлегенә кабул итү коллегиясе һәм контроль-
ревизия комиссиясе турын дагы положениеләрне
раслады. Шулай итеп, съезд суверен Татарстан
республи касының мөстәкыйль Язучылар берлеген
төзеде. Хәзер эшчәнлеген ул РСФСР Язучылар
Берлеге аша түгел, ә турыдан туры СССР Язучылар
берлеге белән алып барачак. Съездда шулай ук
СССР Яэучыларының IX съездына 17 делегат
сайланды.
Аннары әдәби ел йомгаклары турында сөйләшү
башланды. Жанрлар буенча Ә. Гаффар (чәчмә
әсәрләр). Г. Морат (шигърият). Р. Игъламов
(драматургия). В. Корчагин (рус язучылары иҗаты). Р.
Корбан (балалар әдәбияты) докладлары тыңланды.
Башка кайбер мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Съезд эшендә ТССР Югары Советы Рән сенең
беренче урынбасары Р. Шәмгунов. ТССР Министрлар
Советы Рәисенең бе ренче урынбасары М. Хәсәнов.
КПССның Татарстан рескомы секретаре М Галиев
катнашты.
РЕСПУБЛИКА ДЕЛЕГАЦИЯСЕ
ТӨРКИЯДӘ
Соңгы вакытта Татарстан белән Төркия
җөмһүрияте арасында ныклы элемтә урнашып килә,
төрле дәрәҗәдәге делега цияләр алмашу да гадәткә
керде
Мартта, мәсәлән. Татарстанның нефть химиясе,
нефть чыгару предприятиеләре. КамАЗ, тышкы сәүдә
берләшмәләре вә киллере Төркия бизнесменнары
белән эш лекле очрашулар үткәрде. Анкарадагы.
Адайдагы һәм Мәрсиндәге кайбер пред приятиеләрне
карап йөрде. Татарстан белән Төркия арасындагы
гамәЛДаге экономик элемтәләрне ныгыту, уртак пред
приятиеләр төзү турындагы мКЬөләләр уйланылды.
• Совет Татарстаны делегациясенең Төр киягә
визитының максаты җирле базарны өйрәнү, төрекләр
белән тыгызрак багланышлар урнаштыру,
халыкларыбызның мәдәни элемтәләрен ныгыту Мии
бу хез мәттәшлек республикабызга һәм бе^ен Союзга
файдалы булыр дип уйлыйм»!1— дип белдерде
делегация башлыгы, республика Министрлар Советы
Рәисе урын басары Р Ф. Моратов.
Татарстанның Төркия белән сәүдә менә
сәбәтләренең нигезен нефть — республи каның төп
экспорт продукциясе тәшккл итә. Быел Татарстан
нефтьчеләре Төркия базарына 1 миллион тонна
нефть җибә рәчәк. Шуңа алмашка республикага азык
төлек. киң куллану товарлары, дару кайтачак.
Татарстан делегациясен Төркия прези денты Т.
Озал. премьер-министр И Ак болыт. сәламәтлек
саклау министры X. Шывгын, мәдәният министры Н.
Зәй бәк кабул итте.
ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛЕГЕ
Мәскәүдә Татарстан Республикасының даими
вәкиллеге эшли башлады Илчелекнең төп бурычы —
үзәктәге хөкүмәт һәм хуҗалык органнары белән үзара
бәй ләнешие тормышка ашыру. Татарстан ССРга
кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу.
Даими вәкиллекнең җитәкчесе HWII элек Мәскәү
дәүләт университетының производствоны идарә итү
кафедрасында өлкән фәнни хезмәткәр булып
эшләгән 34 яшьлек Шәүкәт Арсланов билгеләнде
НӘШРИЯТ ПОЛИГРАФИЯ КОМПЛЕКСЫ
Татарстан ССР Министрлар Советы нәшрият-
полиграфия комплексы төзү турында карар кабул
итте. Яңа комплекста республика Югары Советы һәм
Министр лар Советы. Казан шәһәренең халык депу-
татлары Советы һәм шәһәр башкарма комитетының
газета журналлары редакция ләре. яңа
оештырылачак нәшриятлар ур нашачак. газет һәм
китап басу куәтләре булачак.
ТССРның экономика буеИЧа Дәүләт комитетына
һәм Финанс миИИстрлыгына проект әзерләү һәм төзү
әшларен башлап җибәрү өчен акча бүлеп бирерга
кушылды.
Шулай ук нәшрият хезмәткәрләре эчен торак йорт
салу да күздә тотыла.
НӘҮРУЗ БӘЙРӘМЕ
Быел Татарстанда өченче тапкыр Нәүруз
бәйрәме үткәрелде.
Мәгълүм булганча. XVIII гасырга кадәр татар
халкы яңа елны 21 мартта — көн белән төн
тигезләшкән вакытта кар шылаган. Кешеләр бер-
берсен яңа көн туу белән котлаганнар, матур
теләкләр әйтешкәннәр. Кызганычка каршы, бу матур
йола озак еллар онытылып торган иде. Ниһаять, ул
халыкка кире кайта рыла башлады. Нәүруз бәйрәме
21 мартта Казан яшьләр үзәге каршындагы концерт
белән башланып мәдәният сарайларына һәм
театрларга күчте, «Нәүруз чибәре — 91 •
конкурсында илебезнең төрле төбәкләреннән, чит
илләрдән килгән чибәр кызлар катнашты.
24 мартта М. Җәлил исемендәге татар дәүләт
академия опера һәм балет театрында «Нәүруз
чибәре»нең йомгаклау кичәсе булды. Нәүруз чибәре
булу өчен кызлар җыр-биюдә, рәсем ясауда, тел, го-
реф-гадәтләр, тарихыбызны белүдә дә көч
сынашырга тиешләр иде.
«Ватан» җәмгыяте президенты академик
Мирза Мәхмүтов, Австралиянең
• Деталее» фирмасы президенты Рөстәм Садри,
Мюнхендагы «Азатлык» радиостанциясе
журналисты Фәридә Хәмит.
• Сөембикә» журналы баш мөхәррире Роза
Туфитулова һәм башка мәдәният һәм җәмәгать
эшлеклеләре составындагы жюри Нәүруз
чибәренең исемен атады. Ул — Гөлназ Сәлахова
(Казан). Икенче гүзәл исеменә Гөлшат Галимова
(Тукай районы, ТССР) лаек дип табылды. Кыз-
ларның икесе дә үзләре теләгән вакытта
Австралиядәге милләттәшләребез янына бару
хокукына ия булдылар. Оченче-дүр- тенче
урыннарны алган Римма Набиуллина (Казан) белән
Лилия Мортазинага (Уфа) телевизорлар бирелде.
«Деталее» фирмасы, «Ватан» җәмгыяте, «Азатлык»
татар яшьләре берлеге махсус бүләкләр дә
билгеләгән иде. Польшадан килгән Лиля Кривицкая
белән Әлфия Сәйфет- динова, мәсәлән.
Бөтендөнья татар яшьләре көннәренә путевка
белән бүләкләнделәр. Ул 22 июльдән 2 августка
кадәр узачак.
Норвегиядән кунак булып килгән Шаһназ туташ
Таһир да ярышта катнашты. Аңа 24 яшь. Быел Осло
университетына укырга кергән. Сәхнәдән
тамашачыларны тәбрикләгәндә дә. М. Гафуриның
«Уян, татар» шигырен укыганда да күпләр
Шаһназның матур сөйләм теленә сокланып
утырдылар. Кызганычка каршы, конкурска килгән
байтак кызлар туган телне камил белү җәһәтеннән
артык мактана алмадылар.
КОМПОЗИТОРЛАР КИҢӘШӘ
Казанда Татарстан ССР Композиторлар
берлегенең чираттагы пленумы булды. Быел ул
«Татарстан композиторларының яңа музыкасы
фестивале» дигән исем астында узды. Пленумда
катнашучылар А. Монасыйпов, Ф Әхмәтов, Б.
Мөлеков, М Яруллинның яңа симфоник әсәрләрен,
М. Шәмсетдинова. Ш. Шарифуллин, А.
Миргородский һәм башка композиторларның камера
концертларын һәм башка әсәрләрен тыңлап фикер
алыштылар.
ТӨРЕК ИМАМНАРЫ КАЗАНДА
Мартта Казанга Төркиянең Истанбул һәм
Самсун шәһәрләреннән имамнар килде. Кунаклар
Әҗем мәчетен яңарту төзәтү эше белән
таныштылар, Казанның тарихи һәм истәлекле
урыннарында булдылар. мәчетләрдә дин тотучылар
белән очраштылар.
— Төрекләр һәм татарлар тел туганнары,—
диде Истанбул имамы Хәмид Сәл.— Бу аерата
якынлык билгесе. Коръән Кәрим безгә дус һәм тату
яшәргә, аралашып гомер итәргә куша. Дөрес,
төрекләр һәм татарлар күп еллар буе бер-берсен
онытып торырга мәҗбүр булдылар. Моннан без
бернәрсә дә отмадык, киресенчә, халыкларыбыз
кардәшлек тойгыларын югалта башлады. Иншалла,
хәзер карашлар үзгәреп бара. Без моңа бик шат һәм
делегацияләр алмашу шуны раслый.
КОЛ ШӘРИФ ИСЕМЕНДӘ
Борынгы бабаларыбызның ислам динен кабул
итүенә 1100 ел тулуга багышлап республикабыз
башкаласында салыначак мәчет Казан ханлыгы
чорында яшәгән галим, әдип һәм дин эшлеклесе Кол
Шәриф исемен йөртәчәк. Шәһәр Советы бу корылма
өчен ун гектардан артык җир бүлеп бирде.
Ф. Әмирхан проспектындагы бу мәчетнең зур
залы берьюлы мең кеше гыйбадәт кылуга
исәпләнгән. Анда шулай ук 700 урынлы җыелышлар
залы, 110 шәкерткә исәпләнгән мәдрәсә һәм тулай
торак, кунак йорты, китапханә, типография,
шәфкатьханә, спорт корылмалары булачак.
Мәчетнең 75 әр метрлы дүрт манарасы ерак-
ераклардан күренеп торачак. Проектны Мөнир
Агишев җитәкчелегендәге иҗат остаханәсе
әзерләде.
Мәчет салуга ярдәм итәргә теләүчеләр
түбәндәге счетка акча күчерә алалар:
ТРУ Госбанка. Татарский филиал молодежного
коммерческого банка г. Казани. МФО 265005.
р/счет 161601.
ПОЛЬША МӘЧЕТЛӘРЕ
Польша җирендә татарларның күпләп яшәве
мәгълүм. Алар телләрен югалтсалар да. диннәрен
һәм үзләренең татар икәнлекләрен онытмаганнар.
Хәзер биредә милли яңарышка юл ачыла бара.
Бүгенге көядә илдә 18 мәчетнең яңартылуы. төзә-
телүе мәгълүм. Аларның кайберләренең 200-300
еллык тарихы бар. Былтыр Гданьск шәһәрендә биек
манаралы тагын бер таш мәчет үсеп чыкты. Бу хакта
Польшада чыга торган «Мөселман тор-
мыши, (баш мөхәррире Сәлим Хазбиевич) журналы
хәбәр итә.
ТАТАРСТАН ЛОТЕРЕЯСЫ
Мөстәкыйль Татарстан җөмһүриятендә беренче
тапкыр акчаәйбер лотереясы үткәрелде. Аны
«Болгар» фонды оештырды. Отышлар арасында
Казан һәм Чаллы шә һәрендә квартиралар, җиңел
автомобильләр. телевизор, суыткыч, кер юу һәм тегү
машиналары, башка төрле кыйммәтле әйберләр бар
иде.
Отышларны түләүдән калган акча борынгы
дәүләтебезнең башкаласы — Шәһре Болгарның
тарих истәлекләрен торгызуга тотылачак.
И. ГАСПРИНСКИИГА БАГЫШЛАНА
Кырымда бөек кырым татар гуманисты һәм
мәгърифәтчесе Исмәгыйль бәк Гас принскийның 140
еллыгы киң билгеләп үтелә. 19 мартта
Симферопольдә аның тормышына һәм эшчәнлегенә
багышланган халыкара гыйльми конференция уз-
дырылды. Кырым татар милли хәрәкәте вәкилләре
белән бергә анда Польшадан. АКШтан. Төркиядән
килгән галимнәр катнашты.
Конференциядә Татарстан галимнәре И.
Абдуллин терки телләрнең кайбер мәсьәләләре
хакында, Р. Фәхретдинов «Алтын Урда һәм татар
халкының этник тарихы» дигән темага доклад белән
чыгыш ясадылар.
НӘҖИП ҖИҺАНОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Татарстанның мәдәни җәмәгатьчелеге
Социалистик Хезмәт Герое. СССРның ха лык
артисты. СССР һәм ТССР дәүләт премияләре
лауреаты, композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһановның
тууына 80 ел тулуны киң билгеләп үтте.
Шул уңайдан фәнни практик конференцияләр.
композитор әсәрләреннән төзел гән төрле жанрдагы
концертлар булды. Ул яшәгән йортка мемориаль
такта куел ды. консерваториядә аның музей бүлмәсе
ачылды.
21 мартта М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт
академия опера һәм балет теат рында Н.
Җиһановның тууына 80 ел ту луга багышланган кичә
булды. Аны кереш сүз белән ТССР Югары Советы
Рәисенең беренче урынбасары Р. Шомгунов ачты.
Композиторның иҗаты турында ТССР Ми нистрлар
Советы Рәисенең беренче урын басары. филология
фәннәре докторы М. ХәсВнов сөйләде. Кичәдә шулай
ук Россия Композиторлар берлеге идарәсе рәисе В.
Казенин чыгыш ясады.
«ТУРГАЙ» ФИРМАСЫ
Татарстан Композиторлар берлеге янында
«Тургай» исемле иҗади произвол ство берләшмәсе
эшли башлады Ул татар музыкасын тарату һәм
пропагандалауны максат итеп куя. Фирма
хезмәткәрләре композитор ларыбыз әсәрләре һәм
халык көйләре язылган магнитофон тасмаларын
якташларыбыз күпләп яши торган төбәкләргә —
Себер. Урта Азия якларына. Идел буе һәм Урал
өлкәләренә җибәрә. Фирма ның тавыш яздыру
студиясе дә ачылды.
ЯКТАШЛАР ОНЫТМЫЙ
Татарстанның Актаныш районы Гакта- лачык
авылында үз заманының мәшһүр артисты. Сталин
лагерьларында һәлак булган Мохтар Мутин музее
ачылды
Музейда артистның балачагын, аның тормыш
юлын һәм иҗат эшчәнлеген чагылдырган
фоторәсемнәр. М. Мутинның шәхси әйберләре, Г.
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә ул тудырган образларны гәүдәләндерүче
башка экспонатлар белән танышырга мөмкин.
КИТАПХАНӘГӘ—ШАГЫЙРӘ ИСЕМЕ
Татарстан ССР Министрлар Советы карары
белән Әлмәтнең үзәк китапханәсенә күренекле татар
шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исеме бирелде.
ТАТАР СӘНГАТЕ БӘЙРӘМЕ
Ленинградның «Лактио» акционерлык
берләшмәсе 1991 елның июнендә «Татарт» дип
исемләнгән күргәзмә-фестиваль үткәрә. Ул татар
рәссамнары сәнгатенә ба гышлана һәм төрле
төбәкләргә чәчелгән осталарыбызны бергә туплауда
бер адым булачак. 1 июньдә Ленинградтагы СССР
халыклары этнографиясе дәүләт музееның Мәрмәр
залында ачылачак күргәзмә-фес тнвальне
оештыруда Ленинградтагы татар мәдәният үзәге,
татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү
фонды, җырчы Альберт Әсәдуллинның «Әл-Әсәд»
театр студиясе, аерым оешмалар һәм шәхесләр
катнаша.
Белешмәләр алу өчен телефон: 238-17-07
(Ленинград).
КЫТАЙЧА ДА ЯҢГЫРЫЙ
Казан дәүләт университеты профессоры.
филология фәннәре докторы Й. Нигьмәтуллнна
шактый еллар инде әдәби иҗатны заманча
комплекслы тикшерү белән шөгыльләнә. 1983 елда
Казан университеты нәшриятында аның рус телендә
«Әдәби иҗатны өйрәнүнең комплекслы
методологиясе» исемле китабы дөнья күргән иде.
Яңарак мәгълүм булды: бу китап 1987 елда Пекинда
Фәннәр Ака демиясе кытайча чыгарган «Эстетик һәм
әдәби методология» исемле җыелма ки тапта һич
кыскартусыз урын алган. Бу хезмәттә татар
шагыйрьләре X. Туфан. С. Хәким. И. Юзеев, Р.
Файзуллин. Р. Га тауллнн иҗатына анализга һәм ши-
гырьләренә дә зур гына урын бирелгән.
Шагыйрьләребез кытайча да яңгырый алганнар.
ТАТАРЧА ТРАКТОР
• КамАЗ» акционерлык җәмгыяте кечкенә
тракторларны күпләп чыгарырга җыена Шәхси
хуҗалыклар ечен бигрәк тә уңайлы бу машина
үзенең исеме белән дә игътибарны җәлеп итә.
Аның эмблемасы шестерня эчендәге • К»
хәрефеннән һәм «КамАЗ»ның данын еракларга
тараткан җитез тулпар сурә теннән гыйбарәт, ә
ишегенә матур хәреф ләр белән «Батыр» дип
язылган. Ленин градның «Киров заводы» белән
берлектә камазлылар мондый »Батыр»ларны инде
быел ук 100 данә чыгарачаклар.
ЯҢА БАСМАЛАР
• Халык чишмәсе»
Пермьдә шундый исемдә татарча өлкә
газетасы чыга башлады- Аның беренче саны 5500
данә тираж белән дөнья күрде. Киләчәктә исә
газетаның тиражын 15 мең гә җиткерү күздә тотыла.
Газета тәүге санында СССРның Европа өлеше
һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте
рәисе Шәйхелислам мөфтн-хәзрәт Тәлгать
Таҗетдин белән әңгәмә, укучы хатлары һәм Пермь
өлкәсендәге татар мә дәни хәрәкәте
җитәкчеләренең язмаларын, өлкәдә һ. Такташ һәм
X. Туфан белән бәйле урыннар турында
материаллар бирә.
Газета • Татарстан яшьләре» форматы белән
дүрт битле ител, ике төг белән би зәп чыгарыла.
• Мәгърифәт»
Татарстан студентларының февраль а<*нда
дөнья күргән яңа газетасы «Мәгърифәт» дип атала.
Моңа кадәр татар студентлары шактый ук булса да.
югары уку йортларында ана телендә бер генә
басма да юк иде. Газетаны оештыручылар: Ка зан
дәүләт университеты, консерватория. Казан.
Чаллы. Алабуга педагогия институтлары,
медицина, мәдәният, төзүче-ин- женерлар. финанс
экономика, химия-технология институтлары.
«Азатлык» Сатар яшьләре берлеге, редакциянең
хезмәт коллективы.
Яңа газета чыгу уңаеннан Татарстан ССР
Югары Советы Рәисе М. Ш. Шаймиев газета
редакциясенә котлау җибәрде. Анда болай диелә.
«Бу яңа басманың дөньяга килүе студент яшьләр,
югары мәктәп җәмәгатьчелеге өчен генә түгел,
республикабызның, халкыбызның иҗтимагый-
сәяси тормышында да зур тарихи вакыйга. Газета
суверен татарстан Республикасы каршында торган
зур бурычларны тормышка ашыруда яшьләребезне
туплап, берләштереп торучы сәламәт көч булсын!»
Газета студентлар тормышын һәрьяк лап
яктыртуны үз өстенә ала.
Беренче санында, мәсәлән, игътибар вузларда
милли мәсьәләгә юнәлтелгән. Әйтик, без соңгы
елларда республика җитәкчеләре авызыннан еш
кына вуз ларга татар студентларын кабул итү арта
бара дигән хәбәрләр ишетеп киләбез. Чынлыкта бу
эшнең киресе эшләнеп ята икән ләбаса. •
Мәгърифәт» газетасында игълан ителгән
таблицага караганда, соңгы елларда вузларга
татар студентларын кабул итү сизелерлек кимегән.
Әйтик. 1980/81 уку елында Казан дәүләт
университетына кабул ителгән студентларның 42.6
проценты татар булса. 1988/89 уку елында алар
34,8 процент кына. Казан химия технология
институтында бу чагыштырма 35.9 — 26.2. Казан
дәүләт медицина институтында 51.7 - 45,7, Мәскәү
энергетика институтының Казан филиалында 36,0
— 29.8.
Татарстан үз суверенлыгын игълан иткән
заманда уйланырлык фактлар бу.
Газетаның баш мөхәррире — Рифат Фәттахов.
Редакция адресы 420008. Казан шәһәре. Ленин
урамы. 18. университет, журналистика
факультеты. •Мзгърифат».
-----