Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР
• Казан утлары»н даими укып барам. Бәясе күтәрелүгә карамастан, быел да язылдым, күрше-
тирәгә, танышбелешкә дә язылырга тәкъдим иттем. Журна лыбыз — милләтнең аңы да, күзе дә ул.
Журналның узган елгы 7 нче санында басылган Роберт Батулла белән Мансур Вәлиев уздырган әңгәмә
аеруча истә калды. Редакция аны бастырып бик яхшы иткән. Әңгәмәчеләргә рәхмәтемне белдерәм.
Сүз — Тукайлар рухы турында бара, кон кадагындагы мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Әйтик, юкка чыгып
барган татар теле турында. Рус теленә Татарстанда гел өстенлек бирелеп килде һәм хәзер дә шулай. Ә
безнең телебезнең яшәеше һаман шик астында кала бирә. Әле суверенлыгыбызны да танучылар аз.
Экономик байлыкларыбызны талаулар туктатылмаган. Шовинистларның хәтере калмасын дигән
кебегрәк. матбугат та бу турыда бик юаш яза. Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучыларга «милләтче»
тамгасын тагарга әзер торучылар кимемәде әле. Әйтерсең лә һаман Сталин заманы!
Барысын да бик дөрес әйткән хөрмәтле Батулла. Элегрәк тә кыю җанлы кеше дип исәпли идек.
Телгә алынган әңгәмә кабат шуны раслый.
Сүз уңаеннан әйтим: аның «Алып батыр маҗаралары» китабын укыгач, мин аны борынгы
җәүһәрләребезнең берсе дип уйладым. Бу әсәр халык иҗатыннан аерылгысыз Язучының башка
әсәрләре турында да җылы сүзләр әйтергә була. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» әсәре үзе генә дә ни тора!
Яхшы, бик нечкә хисле әсәр. Халык яз мышының бүгенгедәй бик кискен чорында Р. Батулла кебек
актив һәм эшчән кешеләр кирәк.
Әңгәмәдә әйтелгән һәр фикер белән килешергә мөмкин. Тик менә «намуссызлар гына партиядән
чыга« дигән фикере белән килешмәс идем. Дөрес, алар арасында намуссызлар да аз түгел. Ә бит
партиядән аның тискәре сыйфатларын һәм чиксез зур хаталарын кичерә алмаганнар, инде өметләре
өзелгән кешеләр дә чыга.
Ә. ХӘСӘНОВ.
Кырым олкәсе. Су Даг ииһзре
Журналның былтыргы 3 нче санында Миргазиян Юнысның телебез язмышы турындагы мәкаләсе
өчен авторга да, сезгә дә рәхмәтләремне юллыйм.
Дөнья кешеләре Америка индеецлары язмышыннан хәбәрдар. Бу халыкның ая нычлы язмышы
турында күп язылды. Ә менә безнең халкыбызның гасырлар буена рухи яктан талануы, иң асыл
улларының үтерелә баруы турында ачыктан-ачык язылган мәкаләләр бармак белән генә еанарлык. Бу
хакта китаплар бөтенләй юк диярлек. Белмим, киләчәктә ничек булыр, кемнәр язар андый китапларны,
ничек язарлар икән? М. Юныс кебек кыюлар табылырмы?
М. ШЭИХЕТДИНОВ.
Башкортстан ССР. Нефтекамск ш./һэре.
М. Юнысның «Телсезләнү: тамыры һәм җимешләре» исемле мәкаләсен укыгач. үземнең кайбер
фикерләремне язып җибәрергә булдым.
Мәкаләдә язылган сүзләрне кабатламыйм Анда ак һәм кара үз төсләрендә бирелгән.
Халкыбызның үткәнен, бүгенге хәлен язудан тукталмаска кирәк. Халык үзенең кем икәнен оныткан.
Оныкларыбыз белсен, балаларыбызның бу катлаулы дөньяда яшиселәре бар бит әле. Изге юлга баскан
әдипләребез армый-талмый мөстәкыйльлегебезне якласыннар, халыкның киләчәген кайгыртсыннар.
Үзәк газеталарда бер журналистның Вьетнамда рус теленең абруе төшә баруы на, рус
культурасына булган кызыксынуның кими баруына бик тә борчылып язган мәкаләсен укыган идем.
Шундый гамьнәре булган кешеләр Татарстанда татар теленең бүгенге хәле турында ни уйлыйлар икән’
Ә телсез калган, милләтен оныткан татар ларга — ике дөнья бер' Рус кардәшләребез үзләренең
«бөек»леген ана карынында чакта ук ишетеп ята. Нигә безнең тарих язылмаган, нигә без
Грозныйларның. Ермак ларның гына «батырлыгын» укып яшибез’
Тагын бер кайгымны язам. Күптән түгел Татарстанда дәүләт теле дип ике тел игълан ителде. Бу
бит безне мыскыл итү. Бүгенге көндә татар теле кыен хәлдә. Кай да барма — һәр җирдә аңа каршылык
күрсәтелә. Иә, әйтегез инде, бу ике тел кай чан тигезләшә дә. кайчан тигез «хокуклы» була ала? Шуны
уйлап йөрәккә кан сава
Безгә, гади татарларга, сезнең утлы, илһамлы сүзегез көн дә кирәк, хөрмәтле язучыларыбыз!
Т ШӘРӘФИЕВ.
Кыргызстан ССР. Томск шэһлрс.
• К^зан утлары» журналын бик яратып укыйм. Гаиләмдә дә укыйлар. Мин үзем тө зелештә
эшлим. Укылган әсәрләр турында фикер алышабы«. Журналның былтыргы саннарында хәтердә уелып
калган әсәрләре — А. Расихның автобиографик романы. М Юныс мәкаләсе, В. Юнысовның
юлъязмалары. Соңгысын кат-кат укыдым Мөселман дәүләтләре турында, чит илләрдә яшәүче
милләттәшләребез турында күбрәк языл сын иде. Алар турында безнең күбрәк беләсебез килә
Г ХӘ( ӘНОВА.
Түбгн Ки чи tujhjpc
Милләтләр дуслыгы турында күп сөйлибез. Дөньябыз матурлансын өчен нинди изге эшләр
кылабыз соң? Менә Кырым татарларын гына алыйк. Бүгенге көндә алар ның хәлләре бик кызганыч.
Аларның хәлләренә кермәү милләтләр дуслыгына хыя нот итү белән бер. Мин 1965 елда Евпаториядә
булган идем Аңа хәтле әле Кырым татарларының язмышы турында бик аз белә идем Анлл бер тптар
кешесен дә очра та алмагач, музейларында җирле халык тарихын чагылдырган берни до күрмәгәч,
йорт хуҗасыннан: «Татарлар нигә күренмиләр?» дип сорадым Кырымда озак ел лар яшәгән бу урыс
хатыны миңа аларның коточкыч язмышлары турында сөйләп бирде. Мин аңардан татарлар турында
бер генә шелтәле сүз дә ишетмәдем
— Без бик дус яши идек алар белән. дип сүз башлады ул. Алар тарафын нан илгә хыянәт итү
булмады. Электән монда яшәгән кешеләр бу турыда яхшы белә. Төнге сәгать уникедә бик күп хәрби
машиналарга төялеп солдатлар килеп тулды. Халык йоклый иде. Әйберләрен алырга да вакыт
бирмәделәр. Кешеләрне, көлтә төягән кебек, машиналарга төяделәр. Картлар, карчыклар, бала чага
Тирә-як елау, ярдәм сорап чакыру танышлары белән тулды Бераздан барысы да тынды. Коточкыч
тынлык иде бу Берничә көннән безне татарларның сыерларын саварга куып алып кит теләр. Ачыккан
мал туарның кызганыч тавышлары, кош кортның ризык .нэп урамнарга таралуы, этләрнең кызганычлы
өрүләре бүген дә колагымда тори Татар лар бик эшчән халык иде. бай яшиләр иде Без аларның калган
әйберләрен талама дык, алмадык. Башка килгән кайгыдан тинтерәп Йөрдек. Бөтен өйләрдәге
байлыкны начальниклар бүлештеләр бугай Бер атнадан сыер, сарык көтүләрен дә киядыр куып алып
киттеләр. Бераздан татарларның йортларына күрше төбәк кешеләре кереп урнаш ты. Урамнар чүп чар
белән тулды, чәчәк газоннары тапталды Ул чакта ү< кәй чәчәкләр нең нәселе корыды. Андый чәчәкләр
монда үсми хәзер. Пычратканны җыярга кирәк логен уйлаучы кеше булмады. Татарларның җылы якка
киткәннәре генә исән калды, ә суык якларга сөрелгәннәре туңып үлделәр .
Хуҗабикә сөйләгән әлеге сүзләрне хәтергә төшерүем бер фикер әйтәсе килү дон. Кырым
татарларының бу фаҗигасе яңа фаҗигаләр китереп чыгармасын иде Ә бит фаҗига һәр ике яктан
корбаннар сорый Әйт.» ■ үзем шу i Кырым татар тары үз туган илләренә кайтып яшәсеннәр Аларның
юл зарына бернинди киртә дә куелмас ка тиеш Таланган ма т кире кайтарылмага да. in танган
халыкның рухы яңадан терел
Д. ЗӨЛКАРНӘЕВА.
Бигелмл шгһгрс
Мин хәзер сезнең журналда зур үзгәрешләр күрәм. Халкыбыз язмышы турында ачынып, аның
киләчәге турында кайгыртып язылган әсәрләрнең, мәкаләләрнең күбә юен һәркем күрәдер. Шул
уңайдан мин дә үземнең берничә фикеремне язмакчы булдым.
Туган телебез мәсьәләсен алыйк. Күп кенә милләтләр үзләренең туган телләрен дәүләт теле дип
игълан иттеләр. Без дә иттек. Тик... дәүләт теле икәү булып чыкты безнең. Бу безнең зур хатабыз.
Телебез бетеп барганда, әле телләрен оныткан берничә буын кешеләрнең дә булуын онытмаган хәлдә,
барын да уртага салып уйла ганда — чыннан да. зур хата бу. Татар телен бик озак еллар «бизгәк
тотты». Ул кайчан терелә әле? Үзенең балаларын кайчан эзләп табып кочагына алыр? Дәүләт теле икәү
була икән, аларның бүгенге яшәеш хәлләре дә бертигез булырга тиеш. Татар теле гамәлдән чыгу
алдында тора. Ә янәшәсендәге • мамонт»ның авызы бик зур булып ачылган.
Миграция хакында бер ике сүз. Табигатьтәге төрле-төрле тереклек иясен: җәнлекме ул. бөҗәкме
ул. чәчәкләрме — аның яшәү мохитен үзгәртсәң яки кыссаң, ул тереклек иясе үз мохитен ташлап китә,
күпчелек очракта һәлак була. Кеше дә нәкъ шулай. Татар халкының таралып бетүен дә мин шуннан
күрәм. Меңнәрчә дәлилләр китерер идем, сүзем озынга китүдән кыенсынам. Бер генә мисал. Әгәр
колхозчы теге яки бу эшне эшләүдән баш тартса, яки мөмкинлеге булмаса — аның бакчасына трактор
кертеп, үсеп утырган бәрәңгесен сөреп чыгалар иде. Мондый хәлләр 70 нче елларда киң таралган иде.
Колхозчылар өчен җәзаларның күп төрлесе кулланылды. Бу золымнарга түзә алмыйча, бик күп кеше
илен ташлап китәргә мәҗбүр булды. Ул кешеләрне яңадан кайтарырга кирәк. Кайтырга теләүчеләр
күп. Ләкин аларга шартлар тудыру кирәк. Татарстанда эре-эре җитештерү берләшмәләре бар. Алар
миллионлаган сум салым түлиләр. Ә ул салымнар һәммәсе үзәккә китеп бара. Бу акчаларның иң зур
өлеше Татарстан кулында калырга тиеш. Шул акчага кайтучылар өчен тораклар төзү, эшкә урнаштыру
мәсьәләләрен җайга салырга мөмкин. Моны Татарстан хокүмәте эшләмәсә, кем эшләр икән соң?
Сөйлисе сүзләрем бик күп. Сагышка салган уйларны бергәләп уйлы и i.. бергәләп тормышка
ашырыйк, туганнар!
Вил ГАМБӘРОВ.
Ташкент шәһәре.
Без ата бабаларыбыздан калган горур «Болгар» исемен бервакытта да кимсетер гә. мыскылларга
ирек бирмәбез. Үз намусыбызны, үз иманыбы ш саклаган кебек, исемебезне дә сакларбыз. Шул
уңайдан бер авторның шигырь юлларын тәкъдим итәсем килә:
Язмыш көлгән бездән — болгарлардан:
Ни күтәрми горур җилкәбез?!
Болгар осталарын утка салган
Вәхшиләрнең исемен йөртәбез.
Хәбиб Рахман әл БОЛГАРИ.
Казан шәһәре.
Мин 54 ел гомеремнең 38 елын туган җирдән аерылып үткәрдем. Читтә яшәсәм дә. туган телемне
онытмадым. Исемемне дә Захар Захарычка әйләндермәдем. Кайда гына эшләсәм дә. җитәкче эшләрдә
эшләсәм дә. миңа үз исемем белән эндәште кешеләр. Аның иң беренче сәбәбе — безнең гаилә иң авыр
елларда да. сугыш елларында налогына, заемына акча таба алмый интеккәндә дә «Казан утлары«н
(элек ул «Совет әдәбияты, дип аталды) алудан туктамады. Балачагымда шундый дустым булмаган
булса, белмим, бүген мин бәхетле кеше була алган булыр идемме икән?
Шамил ГАБИТОВ.
Мари ССР. Йошкар-Ола шәһәре.
Журналга язылу бәясе 18 сум түгел. 180 сум булса да — язылмыйча булдыра алмам. Журналны
алдыра килүемә быел кырык ел тула Ансыз мин үземнен мәдәни тормышымны күз алдына китерә
алмыйм. Ул минем иң яраткан журналым, ни татлы жан азыгым Безнең өйдә журнал килгән көн
кадерле кунагыбыз килү белән бер. Ул көнне без аны почта әрҗәсенә юри кабат салып куябыз.
Оныгым балалар бакчасын нан кайтканны көтәбез. Оныгым Зөлфия журналны миңа үзенең нәни
куллары белән тапшыра. Ишектән атлап керүгә үк шатланып
— Бабай, синең яраткан журналын килгән, шундый матур, шундый калын.— дип аваз салп
Журналда даими рәвештә халыкның бүгенге омтылышы, көрәше, милли мөстәкыйльлеген
тормышка ашыру өчен башкарган гамәлләре турында мәкаләләр һәр санда басылып барсын иде.
Беркемгә дә сер түгел, азатлык өчен көрәшнең әле нигезе генә салынды. Алдагы көннәрдә безне тагын
да ныклырак көрәш көтә.
Җиһанша ГАЛИЕВ.
Чаллы шлһгре
Сүз
Күк кебек биек ерак үзәктә.
Кечкенә бер сүз - йөз мең йозактп.
Кем соң үзәктә сүзне озакка
Бикләтеп куйган йөз мен йозакка’’
Сүзне бикләтеп, үзен чикләтеп.
Яшәгән үзәк — халкын читләтеп.
Иоз мең йозакны вату озакмы?
Сүз азат булып, халык азатмы?
Әлбәттә, азат Үзәккә үзе.
Сайланып узып, сүз булса сүзе!
Килә дә дпгма уй... тумый кала.
Була иде дә... туй булмый кала.
Эзли догмачы тумаган уйны.
Тнзлн камчылап булмаган туйны.
Тизләткәч, була — булмый торганы.
Әрәмгә китми камчы органы
Тумаган уйны табып бирәләр.
Булмаган туйны «Булды», дияләр.
Хәмидулла ГАБЖӘЛИЛОВ
Әстерхан uithtpi
Кичке җыр
Кич. Офыкта шәфәкъ нуры сүнә. Тынлык коча елга буйларын.
Шул тынлыкта Йөзә талгын гына Ерак җырның серле моңнары
Сүрән учак-утның яктысында
Рәхмәт әйтеп тыңлыйм җырчыны.
Тынгысызлык белән гозерләнәм
Өзмә, туктатма, дип шул моңны.■■
Җыр туктала. Ә мин. күңелем белән.
Тәмле йокы баскан тынлыкта
Шул ук моңны һаман ишетәм кебек
Гомер юлы дигән офыкта...
Хәбибрахман ӘМИНОВ.
Төмән шәһәре.
Без михнәт коесының иң төбенә төшкән халык. Дәүләтебез җимерелгән, шәһәрләребез,
авылларыбыз, гыйбадәтханәләребез, китапханәләребез юк ителгән, халкыбыз тәмам хәерчелеккә
төшерелеп, ахыр килеп күпләребезне динебездән дә ваз кич терделәр. Бер без генә шундый
язмышлыдыр дип әйтә алмыйм, җир йөзендә бездәй җәбер-золым күргән халыклар җитәрлек.
Шундый авыр шартларда да халкыбыз үз йөзен саклап кала алган икән, моны дөньяга, яшәешкә
татарның үз карашы, үз фәлсәфәсе булу белән дә аңлатырга кирәктер.
Данын да. малын да югалткан адәмне коткарырлык, аны кабат кеше итәрлек көч бар микән
дөньяда? Бар икән ләбаса! «Ярату» дигән җавап яткан язмыш коесы ның төбендә. Күтәреп алган
аны татар кешесе. Җирне, суны, тереклекне изге итеп ка бул иткән, яраткан, шуларга табынган,
шуларны саклаган. Балаларына мирас итеп тә шушы яратуны калдырган. Аның гыйбадәтханәсе.
Мәккәсе, дине, күңелен сафландыра торган урыны — газиз табигать булган. Хәтерлим әле. безнең
Исергәп авылы (Баулы районы) тирәсендәге һәр сукмак исемле иде: Басу юлы. Басыйр чокыры,
Уксынлы кул. әрәмәгә төшсәң — Әхмәди тугае. Сәйфенә төбәге, Аккош күле. Кабан күле. Әллә бар
иделәр, әллә төштә генә булдылар — ай күрде, кояш алды аларны...
• Эшен эшләдек, кеше генә була алмадык».— диләр бездә. Халкымның бу уфта нуында бик
тә тирән мәгънә ята. Әйе. гомер буе фәлсәфәнең «кешене эш кеше иткән» дигән тәгьлимэтенә
табыну булды безнең язмыш.. Ләкин безнең мал да. дан да, дәү ләт тә кире кайтмады. Үзебез дә.
ахыр чиктә, кешелегебезне югалтып, аңсыз, уйсыз, эчкече бер халыкка әйләнеп барабыз. Безгә
тукыганча, «кешене кеше итәргә тиешле эш« тә, күрәсең, абага чәчәге шикелле кабып йотсаң,
могҗиза ясый ала торган әйбер булып чыкмады »Эш агачының мул җимешен җыяр өчен» дә аерым
шартлар кирәктер. Тукай бу турыда шигырь язганда нәкъ менә шундый шартлар күренә башлаган
да инде.
Эшнең генә кешене кеше итә алманы - татар фәлсәфәсенең бер ачышыдыр, мө гаен. Кешене
кеше итә торган иң кодрәтле көч. минемчә, яратудыр дип уйлыйм.
Нинди булырга тиеш соң бу ярату?
Табигатьне изге итеп санау турында яздым инде.
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт тә, туган көненнән алып соңгы көненә кадәр, шушы төп уйны
тормышка ашыра торган гореф гадәт, ышануларга корылган. Ярату үзәк идея булганлыктан безнең
халыкта баланы гаиләдә генә тәрбияләү, аны рәнҗетмәү хупланган. Берни аңламаган сабыйга да
«күңеле булсын» дип хәер-күчтәнәч бирү, йомышка кергән баланы буш чыгармау — болар барысы
да яратуны сабый чакта ук кеше күңеленә сеңдерә баруны чагылдыра. Шуңа күрә кеше аңын үстерү
өчен ярату кирәк. Бу — татар фәлсәфәсенең икенче ачышы. Хәзерге психология фәне баланың 7 —
8 яшьтә тулысыңча формалашып бетүе турында әйтә, ләкин бу формалашуд а эшнең төп роль
уйнамавы көн кебек ачык ич. Ятимнәр йортларында торып, шунда эшләп үскән балаларның
тормышта үз урынын таба алмаулары, фаҗигале язмыш корбаннары булулары шушы табигый
ярату җитмәүнең ачык дәлиле түгелмени?
Ярату фәлсәфәсеннән чыгып караганда, бездә гаилә кору ягыннан проблемалар булмаган
диярлек. Сабый чактан ук гаиләдә ярату тоеп үскән, җитлеккән яшьләрне башлы-күзле итү ата-
ананың. туган-тумачаның төп бурычы булган. Ир егетләрдән һәм кызлардан өйләнгәнче һәм
өйләнгәч тә инсафлылык, тугрылык таләп ителгән. Ирсез бала табу зур хурлык саналганга, кыз-
кыркынны кияүгә бирүнең төрле ысуллары бул ган. ярәшеп, яратып, димләп; апасы алай-болай
үлеп китсә, балдызны читкә җибәрү ягын түгел, ә җизнәсенә ярәшү ягын караганнар. Шулай итеп,
гаилә бөтенлеге, туган лыгы сакланган, һәм болар берсе дә түбәнлек саналмаган. Дөрес, болар
ризалык белән генә эшләнмәгән — уен һәм йола җырлары моны бик ачык күрсәтә. Ләкин хатын-
кызны ял
гыз калдырмау, аны гаиләле итү өчен барысы да эшләнгән. Хәзер генә ул ярәшү, д имләү оят эш
санала, шуңа күрә күп кенә хатын-кызлар ирсез генә бала табарга мәҗбүрләр. Ләкин моның ни
кадәр авыр икәнен шул язмышка төшкән хатын-кыз үзе генә беләдер.
Тормышның башка якларына да күз салыйк. Әүвәлрәк кеше каты авыруга юлык са. аның
яныннан хәл белүчеләр озелмәгән (авылда бу хәзер дә шулай). Алар авыруның һәр теләген үтәргә,
фатихасын алып калырга тырышканнар. Авыру янында мах сус утыручылар да табылган. Болар,
гадәттә, чиста күңелле әби бабайлар булган. Хал кыбыз авыру кешегә, үз мөмкинлекләреннән чыгып,
аны яратуын, якын итүен күрсәт кән, кешенең җаны чыкканда шушы яратуны тоеп үлсә, аңа җиңелрәк
булачагын белгән. Кем белә, бәлки ярату — кешегә теге дөньяга күчкәндә юл күрсәтүче бердән бер
маяктыр?
Акылын жуйган кешене дә капчык кидереп кыйнамаган безнең халык, ничек тә күңелендәге
яратуны сүндермәскә, акылсыз кеше өчен уңайсызлануын сиздермәскә тырышкан. Юләр кеше өйгә
керсә, аны ашату, нәрсә дә булса бирү, жәлләү, сүзен тын- лау — болар да безнең фәлсәфәдән чыгып
эшләнгәннәр.
Авылыбызда, ачлык елны (1921) балаларын җуеп, юләрләнгән карчык бар иде • Курыкмагыз,
изге ул»,— ди иде әни. Еш кына аңа хәер илтергә барганым да хә тердә. Күрәсең, сабый күңеленә ярату
иңеп, аның да аңын ачып җибәргәндер. Мин килеп кергәндә ап-акыллы әби була иде ул. һич
арттырмыйм.
Төрле авыр хәлдә калган авыру, юләр, эчкече кешеләрнең кешелеген уятырдай иң дөрес юл —
яратудыр. Бу да татар фәлсәфәсеннән.
Ярату идеясе, мәңгелекме, әллә ул да күп кенә якты, яхшы сыйфатларыбыз кебек юкка чыгарга
дучар ителгәнме?
Кеше күңелендәге яратуны киметүче сәбәпләр күп төрледер. Безнең халыкка иң нык тәэсир
иткән дүрт сәбәп бар: ялган идеяга иярү, табигатьне җимерү, эчкечелек һәм авыр хезмәт. Безне изеп
килгән ялган идеяләргә ияргәнче үк. татар идеясе, дәүлә те җимерелү сәб әплеме, ярыйсы гына
какшаган Шулай да татар идеясен үстерергә мөмкинлек ачылган бер чор булган. Бу — 1905 ел. Күпме
зыялыларны уяткан ул' Миңа калса, татар фәлсәфәсен до менә шушы еллардан эзләргә кирәк. Бу чорда
рус дөньясы зур хәрәкәткә килеп, үз идеясын пропагандалаган, үзенең рухи дөньясын без хыялланган
биеклеккә күтәргән. Рус сәнгате, рус фәне, рус архитектурасы, рус теле, рус ., рус... Болар барысы да
шул чор җимешләре булырга кирәк 1917 ел тагын да зур рак өметләргә юл ачкан. Татарга дәүләт вәгъдә
ителгән! Ахыр килеп, бу — тозак кына булса дп. моңа ышанмаска мөмкин булмаган. Телсез калдыра,
сукырайта торган идея булган ул. Гомерең буе бөтен борлыгың белән шуңа омтыл да, «мә», дигәндә
ничек суз мыйсың инде кулыңны? Сузганбыз. . Ә аларга шул гына кирәк тә. кулларны богаула ганнар.
башларын кискәннәр... Халык хәерчелек чокырының иң төбенә убылып, •ачлык» дигән аждаһа
авызында калган. «Татар башым белән алдандым бит!» дигән үрсәләнү ишетәм мин Гаяз Исхакыйның
хөкүмәткә атап язган язмаларында.
Хәерчелек чокырының тобе бик тирән шул аның. Анда ярату белән генә яшәү кыен дыр. Апыр
хезмәт, михнәтле тормышны яктыртып коммунизм идеясе калыккач, безнең күзләр янә дә сукырайган.
Өстәй килгән фәрманны икеләтә-өчләтә үтиләр иде безнең якта. Картлар ничек кенә тырышмасын,
әрәмәләрне дә кырып кистеләр, болын тугай ларны да актарып сөреп ташладылар. Кешене до. ай. изеп
эшләтәләр иде' Күтәрел гәп меекән башларны «сәвит влачы шулай куша» дип. җиргә кадәр ндерү,
каршы сүз әйткән кешеләрне милиция белән төрмәгә алып китү, «хезмәт алдынгысы» дип мал кл
раучы, сыер савучы ир ат, хатын кызны аракы эчертеп юлдан яздыруны инде без үзебез, үз кулыбыз
белән эшләдек. Исергәннең бер башында «Изгеләр каберлеге» дип йөртелгән җир бар иде. Аны да
казып, актарып ташладылар күзләре акайган, башларын аракы миңгерәткән адәмнәр. Бетте изгелек!
Чүп тә төшерми торган елга быздан нефть ага башлады, бакча башлары җимерек, авыл чүплек өеменә
әйләнеп бара бетеш дөньясы, дип яши кеше..
Артык мактау мактануны һәм хурлауны хупламау — татар фәлсәфәсенең үзәге _ тыюларда бик
ачык күренә. «Мактанчыкның — арты ачык». дип. безнең бүген гебездән эче колә татар фикере
Мактану тыелган бездә Ләкин аңа карап кына татарны мактанчык түгел дип әйтеп булмый: без дә
ярыйсы гына күзгә төтен җнбәрерп» яратабыз, Мактану, мактанганны сиздермәс өчен көчкә таяну
(Сталин. Брежнев) ахыр килеп, төзелгән дәүләт пирамидасының кыйшая баруына китерде. Фәнни
популяр әдәбиятта дәүләтне күзаллау өчен төрле абстракцнон модельләр кулланыла Күп х. i матларда
Рус дәүләте итәге киң пирамида рәвешендә күааллана
Вакытлар үтү белән багана да чери һәм чүгә. Үзгәртеп коруның төп асылы шуны тануда. Әгәр
дә үзгәртеп коруның максаты халыклар тормышы турында чын чынлап кайгырту бч -зса. үзен
сытмауны сораган халыкны коч белән бастыру (кырым татарла ры. грузиннар), коч белән ил буйлап
сибү (мссхет төрекләре), һәм. ниһаять, суешка
юл кую (азәрбайҗан әрмән, гагаузлар) булмас иде. Моны күрмәү — безнең өчен дә фаҗига белән
бетәргә мөмкин. Шуңа күрә: «Без котылырбыз, урысны коткарыгыз»,— дип коткы тарату —
мәгънәсезлек. Урыс котылыр ул, аның безнең буй җитмәслек мом киплекләре бар. Рус егетләре
Сорбонна. Кембриджларда укый. Африкада арыслан аулый. Парижга барып киенергә-бнзәнергә,
уйнарга, Италиягә барып рәсем ясарга ойрә нә. Рус егетенең әз генә башы бар лыгын сизсәләр, аны
үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр ачыла.
Тел — халык аңының һәм фәлсәфәсенең тоткасы, баскычы. Безнең телдә кайбер чит
фикерләрнең яңгыраш тапмавы, яңгыраса да халык аңына барып җитә алмавы — бик кызыклы
күренеш. Тел — халык аңын чит уйдан (идеядән) яклый, аралый икән ләбаса. Гаҗәп, әмма бу
шулай. Моны — авыл кешеләренең төрле лекторларның өндәү- ле-болгавыр чыгышларын тыңлап
аптырап утыруы мисалында ачык күрергә була. Остап, партия җитәкчеләренең чыгышларын
татарча укып, аңламыйча гаҗиз булып утырганы быз азмыни? Тәрҗемә начар булуда гына түгел
эш, ә телнең аңлаешлы булмавында. Мисал өчен, «материя первична» дигән сүзне «матди дөнья
беренчел» дип тәрҗемә итсәк тә. татар аңы өчен моның аңлаешсыз сүз тезмәсе булуы бәхәссез.
Безнең телдә матди дөньяга караш «Төзегән дә уй, җимергән дә уй», «Башта уең белән, аннан кулың
белән», »уй керде», «уй туды» кебек зирәк сүзләр аша яңгырый. Әйе. дөрес аңла дыгыз. без телебез
буенча да идеалистлар. Без аңны тудырган төп сәбәпне яратуда күрәбез. Аңны уятучы да, үстерүче
дә — шул ук ярату. Бездә көч читкә түгел, ә кешенең үз-үзенә юнәлтүе өчен кулланыла: кеше үзен
тыя. чикли, моны җаны, тәне азып, аңын томаламасын өчен эшли. Безнең фәлсәфә кешене чикле
зат итеп кабул итә, шуңа да уйны көч белән тыймый. Уйны, фикерне көч белән тыю — аңны
хәлсезләндерүгә китерүче сәбәп дип уйланыла.
Безнең алдагы язмыш өчен «Дөньялар кая барып чыгар?» — дигән уфтанулы сорауга җавап
табу бик кыен. Чөнки Үзәк хөкүмәт һаман да көчтән баш тартмый. Әкәмәт бит — милләтнең уен
кемдер һаман да үлчәп торырга җыена. Туды микән соң әле бу дөньяга андый чиста күңелле, йөрәге
тулы ярату булган адәм?
Рәсәй хөкүмәтенең, ашыгыч рәвештә базар кертеп, халыкларны «экономик зона» дигән
читлекләргә кысып кертергә тырышуы — боек дәүләт идеясенең яңадан бал кыячагын күрсәтә.
Болар икесе дә безнең өчен гаять куркынычлы дип уйлыйм. Монда бердәнбер котылу юлы —
безнең уйны томалатырга ирек бирмәү, ягъни тизрәк үз фәлсәфәбезне булдыру. Бу ике зәхмәт тә
көчәйсә, дәүләт дигәнебез хыял гына булып калачагы шиксез. Милли башларны саклау, үстерү
булырга тиеш безнең омтылыш. • Татар фәлсәфәсе» үк дип аталмаса да «Иске татар фәлсәфәсе»,
«милли фәлсәфә» дигән бер җамаяк утыртып, шуңа уйларны тутыра башласак, бу иң ышанычлы
адым булыр иде, дигән фикердә яшим мин.
Зәрия ХӘБИПОВА.
Әлмәг lujhape.
Бу гармунның тавышын мин бик яшьтән тыңлап үстем. Аның моңы безнең якларның кайсы
гына төбәкләрендә яңгырамады икән. Өемдә әле һаман шул ук гармун. Аны. инде менә кырык елга
якын, кулымда тотам. Әле бер генә тапкыр да ватылганы юк. Соңгы вакытта миннән бик күп
кешеләр «Вараксин гармунын каян табып була икән?» — дип сорыйлар. Бу сорау белән мин үзем
дә күптәннән кызыксынам. Хәтта. • Социалистик Татарстан» газетасы исеменнән Казан гармун
фабрикасына да мөрәҗәгать иттек. Фабрикада безгә ул чакта йөз Вараксин гармуны эшләп
чыгарырга вәгъдә биргәннәр иде. Бу вәгъдәнең ни дәрәҗәдә үтәлүен әлегә хәтле белә алганым юк.
Ә бит шул ук вакытта Вараксин гармуннарына ихтыяҗ кимеми, кире сенчә, арта гына.
Вараксин гармуннары белән кызыксынуым мине шушы атаклы гармуннарны яса ган олы
останың — Дмитрий Иванович Вараксинның нәсел-нәсәбен эзләргә мәҗбүр итте. Билгеле
булганча, аның әле тагын ике туганы — Григорий һәм Николай да гармун ясау белән
шөгыльләнгәннәр, улы Михаил исә гармун фабрикасында эшләгән. Мин күптән түгел шушы
гаҗәеп нәселнең исән калган бер кешесе — Николай Ивановичның улы белән очраштым.
Валентин Николаевич хәзер инде шактый олы яшьтә, әмма хәтере яхшы, Вараксин гармуннары
турында сүз чыкса, күзләре очкынланып- очкынланып китә.
— Мин әтиемнең абыйсын — Дмитрий Ивановичны 1925 нче елдан соң күрмәдем инде.—
дип сөйли ул.— Чистайда гармун ясаганын, аларны Половников һәм Шишкин кибетләрендә
сатканын хәтерлим. Өч бертуган — алар өчесе дә гармун
ясыйлар, гармуннарын Уфа. Казан кибетләренә озаталар иде. Хәтерлим, һәр гармунны озаклап,
бетен нечкәлекләрен искә алып, күңел салып ясыйлар иде. Шишкин кибетләре Туладан да.
Вяткадан да гармун тальян кайтаралар, гармунны Шишкиннар үзләре дә ясыйлар иде бит. Әмма
халыкта Вараксин гармуны аеруча бәһале иде.
— Вараксиннарның нәселендә тагын кемнәр исән’ Гармун ясау осталары була чакмы?
— Туганнан туган кардәшем Владимир Дмитриевич исән. Юк. исән калганнар арасында инде
гармун осталары да. гармун ясау белән шөгыльләнүчеләр дә юк. Шулай ук Вараксиннаркы
алыштырырлык өйрәнчекләр, шәкертләр дә күренми Мин үзем, күреп торасыз, авырыйм. Гармун
фабрикасында эшләдем мин Анда бит план бирәләр. Ай эчендә фәлән гармун өлгертергә тиешсең. Юк.
чын гармун ясау өчен андый план кирәк түгел. Чын тавыш табу өчен җизне чын жиз итәргә кирәк. Ә
бит жиз ул бик нечкә нәрсә, аның моңын йөрәк белән тоеп ясарга кирәк. Хәзерге гармуннарның тавы
ты нык. моңы гына юк. Татар халкы ул гармуннарны өнәми. Чын гармун тавышын аңлый белүчеләр
аларга кул гына селти. Ул гармуннарны суыктан җылыга, җылыдан суыкка йөртергә ярамый. Дым
эләксә — бетте. Ә менә җиз тавышлы гармун дымнан да. башкасыннан да курыкмый. тавышы да
яңгырап тора.
— Валентин Николаевич. Вараксин гармуны дигән сүз әле дә халык теленнән төшми Тик менә
Вараксин гармуны үзе генә кибетләрдә юк...
— Эш бит фамилиядә генә түгел... гомумән, халыкның үз осталыгына, үз һө нәренә. үз
тәҗрибәсенә игътибар кимеде бит соңгы елларда. Әгәр бер-бер хикмәт бу лып. халык үз тәҗрибәсенә
таба йөз тотса, үзенең рухи байлыгы, кулыннан килгән эшләре, кайчандыр үзенә хас булган һөнәрләре
турында уйласа. Вараксин гармун нарын да ныклап бер искә төшерерләр әле. Кем белә. Вараксин
гармунын ясаучы яңа бер оста да үсеп чыгар...
Бу сөйләшүгә инде шактый көннәр узды. Ә Валентин Николаевичның әлеге сүзлә ре һаман да
колагымда яңгырап тора: «Кем белә. Вараксин гармунын ясаучы яңа бер оста да табылыр әле...»
Өмет. Ләкин табылырмы ул оста? Казан гармун фабрикасы бу хакта уйланмый Ә халык
Вараксин гармуннарын эзли, юксына, һәм халык күңелендә дә. минемчә, шул бер үк сорау:
табылырмы?
Рәүф ХӨСНЕТДИНОВ
Камн шаһлре.