ТАТАР РУХЫ
Татарның рухын фәлсәфи тикшерү мәсьәләсе, бер яктан, хәзерге милли үзаңның күтәрелеше шартларында,
әһәмиятле һәм зарур бер нәрсә рәвешендә бәяләнергә тиеш булса, ике нче яктан, мондый эшне башкарып
чыгу, ай-һай, бик чите н булып чыкмагае Биредә сүз мәсьәләнең теоретик катлаулылыгы һәм фәнни яктан
бөтенләй эшлә нмәгәнлеге хакында гына бармый Халкыбызның, милләтебезнең рухы кебек изге һәм
мөкатдәс бер нәрсәне ниндидер коры «лаборатор» анализга мәҗбүр итүне ң әхлакый якларын да күз
уңыннан җибәрмәскә кирәк Ә бу зур җаваплылык таләп итә, хакыйкатьтән тайпылмаска куша Хакыйкатькә һәрвакыт
дөрес бару юлында булганда гына, ошбу адымны азмы-күпме дәрәҗәдә аклап булыр кебек. Чөнки хакыйкатькә барып
җиттем, дип уйлаган кеше, хакыйкать дип аңлаган нәрсәсен үзенә буйсындырып, аны шәхси мәнфәгатьләре
максатында файдалануы һәм шуның белән хакыйкатьне ң асылын җуюга илтүе дә бик мөмкин ич
Хакыйкатьнең төбенә беркайчан да төшеп җитә алмаган кебек, кеше рухи мотлакка (абсолют рух) тулаем
ирешүгә дә сәләтсез Чөнки кешенең «җирле» нигезе бар ул. теге яки бу дәрәҗәдә табигый-антропологик зат булуы
өстене, җәмгыятьтә дә матди мәнфәгатьләрдән бөтенләе белән аерыла алмый. Иҗтимагый чынбарлык шуны күрсәтә
кешенең гакылы матди мәҗбүриятлекне тоеп яши һәм үсә Ләкин аң-белем үсешенең үзенчәлеге шундый ки. ул
мәҗүси лотка һәм гүбән дәрәҗәле дини хорафатларга табынудан арына барып, мотлакка, югары рухка таба баруны
китереп чыгара Рухи мотлакка Омтылыш гомумкешелек цивилизациясе рухи эшчәнлегвнең барлык күренешлә рен —
фәлсәфә һәм сәнгать, дин һәм әхлак, фән һәм хокук кануннарын бергә бәйләп тотучы көч тә ул Рух безнең өчен менеп
җитә алмаслык биек кыя кебек күренсә дә, бу аның яшәешен инкяр итә алмый. Моннан чыгып, диндар берсүзсез
аллага ышанган кебек, рухка ышанырга кирәклеге бурыч итеп куелмый, әлбәттә 3 әл-Кадыириның рухи барлыкны
исбат итү «хисси нәрсәләр илә булмастай, гакыл вә фикер илә улачактыр» . д игән сүзләре белән килешми мө мкин
түгел. Рухка акыл һәм кешенең гамәле ярдәмендә генә якынаерга мөмкин
' Ол Кядннр» 3 Куы һям рух Уфх. 1 «ТО 11 б
Т
Безне дә, безне чолгап алган мохнтне дә чиксезлеккә омтылыш яшәтә Матди яшәешебезнең чикләнгәнлеген
җиңәр өчен җәмгыять акыл көчен эшкә җигә, ә аның тулы нанлы үсеше рухи мотлакка этәрә Димәк, рух — кешенең
чиксезлеккә бару юлында акыл белән ирешкән байлыгы ул. Шуңа күрә һәр халыкның югалмаска, бетмәскә, яшәргә
теләве, үзенең үткәнен, бүгенгесен барлап, киләчәккә өметле караш тотып көн күрүе дә табигый һәм тарихи бер нәрсә
булып, аның рухы хакында тулаем сөйләргә мөмкинлек бирә.
Сер түгел, җәмгыятебезгә рухсыэлыкның киң таралуы соңгы елларда үзен аеруча нык сиздерде һәм ул,
иҗтимагый тормышта алып барылган нивелирояка. тигезләү сәясәтенең нәтиҗәсе буларак, интеллектуаль өлкәдә бер
урында таптану, массакүләм мәдәниятне ң артуы һәм иҗади фикерне тыюда ачык чагылды Бу процессның милли
җирлеге до киң иде Аерым алганда, татар рухының тормыштан читләштерелүе милли мохит үзенчәлекләре һәм,
гомумән, милли рух — рухы мотлакның яшәү рәвеше булуы, ә соңгысының җәмгыятьтән куылуы белән аңлатыла
Халкыбызның рухы аның Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында халык булып оешуы, соңрак милли
формалашу һәм үсеш чорында тудырылган мәдәнияткә таяна Әмма аның матди нигезен даими тәэмин итәрлек
куәтләрнең азаюы һәм бүлгәләнү* аркасында, татарлыкның рухи көч буларак тормышка йогынтысы бетүгә дучар
ителде Үз чиратында, җәмгыятьтә рухсыэлыкның көчәюе аның әхлакый сәламәтлегенә дә. мә дәни дәрәҗәсенә дә,
матди бөтенлегенә дә кире йогынты ясамый кала алмый иде Шөбһәсез, болар милли яшәешнең бик нык тарлыгы
туфрагында үсеп җитешкән җимешләр булдылар.
Татар халкының милли-этник оешу шартларының үзенчәлеге аның рухында да чә- гылыш таба. Шундый
үзенчәлекләрнең берсе итеп Идел буе Болгар дәүләте тарафын-
нан 1101 ел элек кабулланган исламның тәэсирен билгеләп үтәргә кирәк Казан ханлыгы җимерелгәч дөньяви
мәдәниятнең юкка чыгуы һәм бары XX йөз башында ына кабат күтәрелүе аркасында, ислам гасырлар дәвамында
милләтнең рухын тәшкил иткән иң көчле куәтләрнең берсе хезмәтен үтәп килде. Географик яктан татар халкының
мөселман дөньясының иң төньягында, башка Шәрекъ үзәкләреннән шактый аерылган һәм дини дошманлык
шартларында яшәве нәтиҗәсендә, бердәнбер рухи яшәү чыганагы булып гәүдәләнгән исламның тәэсире тагын да арта
бара Ни генә булмасын, аның аркылы милли рухның гомумкешелек төсмерләренә баюы һәм үзенең кешелек
цивилизациясенең рухи тормышы белән бәйләнүе бәхәссез. Болар һәммәсе татарлык ның әхлакый эчтәлеген үстерүгә
хезмәт итә иде һәм, чыннан да, татар рухының иң тал сыйфатларыннан берсе — милләтнең яшәеше һәм аның үсеше
хакында әхлакый эз- ләнучәнлек.
Халыкның матди һәм сәяси яктан иң авыр хәлдә яшәгән чакларында да, аның үз яшәешен тәэмин итүгә башка
кавем һәм халыклар көченә яки алар иреген кысрыклау бәрабәренә ирешү теләгенең юклыгы шуннан килеп чыга
Татар әдәбиятының меңъеллык тарихы — моның ачык дәлиле Аның бер генә җәүһәрен •— Г Исхакыйның «Ике йөз
елдан соң инкыйраз»ын (1902) мисал ите п алыйк XIX һәм XX гасырлар ч игендә татарлыкны үз иҗатының рухи
кыйбласы ите п алган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, милли үсеш- үэгәреш мәсьәләләрен күздән кичереп, эшләр болаи
барганда, якын киләчәктә халыкның милли һәлакәткә дучар булуы мөмкинлеген әдәби алымнар белән ачып бирә
Ләкин, мәсьәләнең әсәрдә шундый кискен куелышына карамастан, анда берәр төрле милли аерымлану яисә тагын да
хәвефлерәк булган милли үч тойгыларын очрата алабызмы? Юк! Киресенчә, татар әдәбияты, җөмләдән, Г. Исхакыи
да, гомер-гомергә гомумкешелек кыйммәтләрен яклады, шуның белән халкыбызның милли үсешендә бер рухи маяк
булды Милли һәлакәттән котылу юлы, Г Исхакыи фикеренчә, бер генә ул мәдәниятне, аң-белемне үстерү һәм
гомумкешелек цивилизациясе казанышларын үзләштерү аркылы халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең сәяси һ. б.
яктан камиллегенә ирешүдә ята.
Милли рух җәмгыятьнең барлык өлкәләрен бергә тыгыз бәйләүче буларак, мәдә ният һәм әдәбиятта гына түгел,
һичшиксез, сәясәт һ, 6. якларда да чагыла. Әйтик, халкыбызның географик һәм мәдәни үзенчәлеге аның б иниһая сәяси
көрәшләрдә һәм чыгышларда катнашуын китереп чыгара Болар — илбасарларның һөҗүмнәреннән саклану һәм өстен
катлаулар алып барган ызгыш-талашлардан туган күрше мәмләкәтләр белән сугышлар да милли-азатлык хәрәкәтләре
һәм инкыйлаблар да Болгар калаларын җимереп монгол яулары узган, күрше халыклар һәм аеруча Русия белән
мөнәсәбәтләр дә һәрвакыт дустанә генә булмаган. Әмма дөреслек шундый ки, танылган урыс тарихчысы М Худяков
һ б- дәлилләвенчә, «Русия өстеннән хакимиятләре хәттин ашкан чорларда да татарлар нибарысы ясак түләтү белән
чикләнәләр; урыс дәүләтенең сәяси мөстәкыйльлегенә дә. диннәренә дә. телләренә дә беркайчан да кул сузмыйлар».'
Башка күрше Идел һәм Урал буе халыкларының (башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт) Болгар дәүләте һәм Казан
ханлыгы чорында мөстәкыйль үзидарәләрен саклавын һәм соңыннан да бәрәкәтле мәдәни алмашу кичереп яшәвен
әйтеп тә торасы юк
Татарлыкны билгеләүдә зур роль уйнаган исламның кешелеклек принциплары татар халкының башка кавемнәр
белән бергәләшеп яшәве, һәм. гомумән, тормыш тәҗрибәсе белән ныгытыла килгән. Шулай да, ислам дине нең тулаем
тәэсиренә килгә ндә, аны берьяклы уңай итеп кенә аңларга ашыкмыйк әле. Руханиларның консерватив катлавы
халыкны рухи буйсынып яшәргә һәм кеше-ара мөнәсәбәтләрне иске кысалардан чыгармаска тырышкан — моны да
искә алмый ярамас Рухның милли-этник ягына моның кире йогынтысы да көчле була Озак вакытлар дэ'вамында
милли-этник оешу кайбер даирәләрдә бары дини берлекне саклау яссылыгында гына каралуы аркасында, халык
арасында милли-этник берлек төшенчәсе рәвешендә мөселман сүзе дә кулланышта йөргән Ко нсерватив катлаулар
исә, әле XX йөз башына кадәр, исламны татарлыкның рухи куәте үсешенә киртә б уларак файдаланып киләләр.
Гасырлар буена татар алдынгы иҗтимагыи фикеренең мөселманлыкны рухани нәрсә итеп аңлауга омтылышы татар
рухы тантана итүенең тарихи үзенчәлекләреннән берсе була.
Халкыбыз рухын билгеләүче тагын бер. бәлки иң тө п. фактор—аның сәяси дошманлык шартларында үткәргән
авыр хәле. Гәрчә татар халкы Болгар дәүләте, өлешчә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында сәяси мөстәкыйльлек
шартларында Көнчыгыш Европадагы югары мәдәнияткә ия халык рәвешендә формалашкан булса да, милләт булып
оешу бары тик Русия составына кертелеп яши башлагач кына кузгала Мондый сәяси үзенчәлекнең рухи процесска да
йогынтысы зур була Бездә дәүләтчелекнең, аерым алганда. Казан ханлыгының күтәрелеше һәм һәлакәте тарихын
өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле
Билгеле булганча, Русия хөкемдарларын Казанны яулап алуга рухландыруда И. Пересветов кебек идеологлар
һәм христиан чиркәве әһелләреннән Макс им Грек, архиепископ Федосий, митрополитлардан Даниил һәм Макарий һ.
б әһәмиятле роль уйныйлар. Алар, Византиядән православиены кабул ите п алганнан соң, Русиягә бөтен дөньяда хак
динне яклаучы буларак, нинд идер аерым миссия йөкләнгән, дип аңлаталар һәм «Мәскәү — өченче Рим» дигән теория
уйлап чыгаралар Бу теория буенча, урыс дәүләтенең яулап алу сугышлары үз халкы алдында акланырга, хак эш дип
танылырга тиеш
була. Русия сәясәтенең бу очрагын хәтта урыс тарихына һәм рухи тормышына кызык- сынулы караш белдергән
хәзерге заман авторлары да анык билгеләп аның -Аурупа» дәүләте очен Ауруладан тыш җирләрне үзләштерү генә
булмавын, ә бәлки бербетен Аурупа-Азия тирәлеген урыс халкы «чен түгел, православие дине ечен тезү»1 дә икәнен
бәян итәләр Боек фикер иясе Н- Бердяев бу хәлне аңлатып «Урыс халкы урыс дәүләтенең күләме таләп иткәнчә,
биниһая кечен сарыф итеп, үзе басылган була».* — дип яза Шулай итеп, татар халкының дәүләтчелеге җимерелү
Русиянең рухи тормышында тоталитаризмның ныгып урнашуы чорына туры килә Бу 1552 елның мәгълүм вакый-
галарының сәяси һәм икътисади максатлардан чыгып эшлә нгән акт кына булмыйча, үзенә кабалага эләккән халыкның
рухына каршы, аны юк итүгә юнәлгән булуы хакында сейли. Моның шулай икәне Казанны яулап алынганнан соң
явыз Иван һәм башка урыс патша һәм хекүмәтләренең татарларга каршы сәясәте белән гамәлдә раслана Хәзер икенче
меңъеллык үзенең ахырына таба барган бер вакытта, ә йтергә мимкин халкыбызның кичергән милли фаҗигасе —
соңгы меңъеллыкта тоталитаризм тарафыннан кешелек рухына каршы ясалган иң зур җинаятьләрне ң берсе итеп
к аралырга тиеш
Тоталитаризмның таб игате беръяклы гына була алмый, ул күп йезле. аның бер ягын империячеллек тәшкил
итсә, икенче ягында коллык, рухи белгенлек үсеп чыга Татар кебек басып алынган халыкның гаять зур сәяси,
икътисади, мәдәни кысынкылык шартларында милләт булып оешуы, билгеле, үзеннән-үзе аның кү ңеленә коллык
психологиясенең дә, кынлек җан асраучылыкның да үтеп керүен китереп чыгара Кызганыч ки, моның мисаллары
тарихыбызда һәм хәзерге тормышыбызда бихисап Ләкин халык рухи сафланусыз, чистарынусыз үз -үзен саклап кала
алмаган булыр иде Изелгән-тапталган милләтнең рухи яшәеше җәберсетүгә, чикләүгә һәм аның барлыгына кул сузуга
каршы керештән башка мвмкин түгел. Хәлбуки, татарлыкның иң асыл сыйфат ларыннан берсе — азатлык һәм
гаделлек эстәүчелек Бу татарның тәне нә һәм канына сеңгән Халкыбызның үз азатлыгын яклап, илбасарга каршы күп
тапкырлар керәшкә күтәрелүе, тирле чикләүләрне алып ташлый баруы тарихыбызда кызыл җеп булып сузыла
Мәсәлән, милли матбугатыбызны булдыру «чен кирәкле бите н шартлар олгереп җиткәч гә. аның «чен
зыялыларыбыэның патша хекүмәте белән 100 ел дәвамында керәш алып баруын һәм бары 1905 ел инкыйлабы
нәтиҗәсендә генә беренче татар киндәлек басмалары нәшер игәргә ирек алынуын искәртү дә җитә Нәтиҗәдә, татар
рухының азатлык эстәүчелеге милләт язмышы Һәм ул яшәгән шартларга бәйле рәвештә, аның милли-этник
үзенчәлегенә әверелә
Татарлыкны урыска каршы торучылык кына д ип аңларга кирәкми чинки аның алда каралган аерымлыгының
нигезендә тарихи Һәм мәдәни сәбәпләр ята Типтәнрәк караганда, бу — бер-берсе белән уртаклыгы булмаган, тагын
да твгәлрәк әйтсәк, бер- бсрсенә капма-каршы юнәлештә булган ике т«рле рухи типның мәдәнияткә нигезләнгән
азатлык эстәүчелекнең вәхшилеккә корылган тоталитаризмга каршы кмрәше Шуңа күрә дә урыс дәүләте тарихның
тоталитаризмнан чиге неш ясаган һәм шартлы рәвештә «Петербург чоры» дип аталган «иешендә татарлар рухи яктан
азмы-күпме ирек алуга ирешәләр. Ләкин империядә тулы азатлыкка чыгу турында уйларга да мвмкин булмый
Бу җәһәттән, халкыбыз й«рткән «татар» атамасының рухи ягына кагылып китү дә урынлы булыр
Биредә шунысы игътибарга лаек, башка «татар» дип аталган халыклар бу атаманы кабул итмичә, үз исемнәрен
кире торгызалар. Фәкать Казан тиркиләре генә тагар исемен ахырда күгәреп чыгалар. Әлбәттә, милләтне ң естен
катлавының үз коч-куәтсннән һәм бетен Русия терки халыкларының милли изелүләреннән файдаланы п, аларны бер-
ләштерүдә «стенлекне дәгъвалавы һәм шул максатта Чыңгыз хан заманнарына ммрә - җәгать итүе дә. башка тарихи
сәбәпләр дә үз нәтиҗәсен күрсәткәндер Әмма, шулар белән беррәттән. югары мәдәнилек үрнәге булган бер халыкның
һәм аның зыялыларының күрәләтә бу исемне яклауга күчүен һәм «татар- атамасының тантана итүе XX гасыр башына,
мнлли-демократик мәдәниятнең яңарышы заманына туры килүен ничек аңлатырга? Чынлыкта исә бу халкыбыз
рухының үзенчәлеге белән билгеләнә иде «Татар» атамасын кабул итүдә нә къ менә, бер яктан, халкыбыз тарафыннан
азатлыкның б«те нлеген, тулылыгын яклавы, ә ике нче яктан, аның бәрабәренә гаять зур. күтәреп булмаслык тоелган
югалтуларга да әзер булуы чагыла Бу—халкыбыз рухын кертүчеләрнең шәхсән зур корбаннарга барып, милли
тигезсезлеккә генә түгел, битен изү һәм җәбергә каршы күтәрелүгә сәләтле булуын ачып сала торган күренеш иде Үз
вакытында «тагар» атамасын алуның рухи ягына Ш Мәрҗани дә игътибар итә Ул урыс халкының кимсетү һәм хурлау
рәвешендә татар дип әйтүләреннән куркып, үзләрен миселман санаганнарга мирәҗәгать ите п: «И мескен! Әгәр синең
«мәселман»- нан башка бер исемеңне дин һәм милләтең дошманы бепмәсә иде, сине, әлбәттә, мәселман дип дошман
күрерләр иде» \— дип вза
Татарлыкны кабул итү милләтебезнең нинд и дә булса аерым миссиясенә ишарә иткән нәрсә дә түгел Әгәр
халкыбызның теге яки бу аерымлыгы хакында сүз бара икә н, ул — бары тик аның башына тошкән михнәт һәм
бәлаләрнең артык күплегендә генә Бу шартларда татар атамасын үз «стена алу милли-этник кысрыклауга юнәлгән
булмыйча, халыкның иң авыр шартларда да милли ч икләнгә нлектән чыга алуын күрсә тә Шулай итеп, татарлыкның
кайвакыт кинкүрешгә очрый торган милли үч тойгысы белән уртаклыгы юк. чвнки Русия шартларында татар атамасы
астында моңа омтылу
милләтнең болай да авыр хәлен тагын да авырайтачак кына иде Тарихи мантыйк ягыннан да, рухи яктан караганда да
татарлык игълан итү — асылда бетен золымнарга каршы дошманлык эше кузгату һәм шуннан башка бер нәрсә дә
түгел иде, Күренә ки. татар рухы — кешелекнең бертуктаусыз гаделлек эстәүче рухы ул.
Үзенең тарихи Ватаны — Идел һәм Урал буе төбәгендә милләт булып оешкан татар халкының рухи
формалашуына йогынты ясаган тәэсирләрнең әһәмиятлеләреннән тагын берсе — аерымланганлык, бүленгәнлек.
Халкыбызда Ватан рухының шактый аморфлашуы шуның белән б илгеләнә Бу хәл. әлбәттә, бик борынгы заманнарга
барып тоташа Әйтик, тарихыбызда югары үсешкә ирешкән борынгы гомумтөрки мәдәниятнең трад ицияләре элек-
электән үк көчле булуы, Идел буе Болгар иле кебек мөстәкыйль дәүләтнең Алтын Урда составына кушылып, төрки
халыкларының уртак дәүләтенең бер өлеше булып яшәве үз эзен калдырган Күп төрки халыкларның соңыннан Русия
составына керүе һәм милли изүгә дучар булулары аркасында килеп туган төрки туганлык һәм теләктәшлекне дә искә
алырга кирәк Җәмгыятьтә һәр нәрсә дә бер үлчәүле генә була алмый, төрки туганлык хисенең кайвакыт өстен
катлаулар тарафыннан гомуми төрки-татар дәүләте идеясен яклауда файдалануы да билгеле Ничек кенә булмасын,
төрки туганлыкны татар Ватаны идеясенә каршы кую — зарардан башка нәрсә түгел иде
Мәсьәләнең мәдәни ягы шулай ук татар җәмгыятенең рухи тормышында элек-электән үк Шәрыкъ
традицияләрене ң көчле булуы белән бергә, аның кө н күргән, үз язмышын тапкан җире Европада булуы һәм шуңа күрә
Гареп идеяләренең дә киң таралуы белән катлаулана Мондый үзенчәлек татарлар арасында төрле идеяләрнең һәм
традицияләрнең ярашып яшәвен. заманча әйтсәк, фикри һәм сәяси плюрализм хасил итә. Бу кү ренешне ң, уңай яклар
белән бергә, фикри таркаулык һәм шуның белән рухи берлекне какшатуга да җирлек тудыруын әйтеп узарга кирәк
Ләкин Ватан рухының эрозиясенә китергән тө п сәбәп терки туганлыкны яклауда да, фикри һәм мәдәни
плюрализмда да булмыйча, татар халкында сепаратчылыкның көчле куәт алуында булса кирәк Шөбһәсез, моңа
объектив шартлар, шул исәптән, сәяси факторлар сизелерлек йогынты ясый Халыкның үз дәүләтчелеген югалтуы,
милләт булып оешкан этник төркемнәрнең үз үзенчәлекләрен консервацияләве, нык саклавы һәм шулай ук аларның
төрле административ һәм икътисади берәмлекләргә каравы аркасында уртак милли Ватан идеясе дә йомшара Үз
чиратында соңгысы милли рухның кечерәюенә һәм тараюына китерә Шундый сепаратчылыкның соңгы гасырда үсеп
чыккан һәм идеологии яктан рәсмиләшкән күренеше — «башкортчылык" 6 Халыкның рухына администра- тив-сәяси
чикләүләр дә. Ык һәм Сөи елгалары «аерып» торган кебек, ул яшәгән табигый шартларның аерымлыгы киртә була
алмаса да, гамәлдә моның тискәре яклары кешеара мөнәсәбәтләрнең рухында чагылмый кала алмый.
Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!—
ди. шуның белән рухи берлекне саклап калырга чакыра.
Бу нәрсә татарда ватанпәрвәрлекне ң кимүен аңлатмый, билгеле. Сүз бары Ватан рухының милли төсмере
югалуы, шуның белән аның рухи берлеге какшавы турында бара. Өстәвенә, әле тоталитаризм һәм сталинизм
шартларында милләтне ң бер төбәктә яшәгән өлеше арасында да бу аерымлану көчәйгәннә н-көчәя бара Русия
колониализмы һәм сталинизмның бөтен тарихы буена татарлык, рухи асылын югалтмаса да. күбрәк эчкә йотыла,
һәрбер кешенең башкалардан аерым, үз эченә бикләнеп, яшерен рәвештә кичергән уй-тойгыларына әйләнә Милләтнең
сәяси оешу ягыннан йомшаклыгы һәм аның аерымлануы шартларында һәрбер шәхес коллык чолганышыннан аерым
чыгарга дучар ителгәнгә, коллык психологиясеннә н арыну аеруча авыр бер эшкә әйләнде
Ватан рухының, шуның белән бергә татарларның Идел-Урал тарихи Ватаны идеясенең тантана итүе соң чиктә
гамәлгә ашмас хыял да түгел Чөнки татарлык — «юк шул безләрдә берләшмәк»,— дип ачынган Тукай рухы да ул.
Әйтергә кирәк, бу җәмгыятебездә кешелеклелеккә таянган мөнәсәбәтләр урнашу, сәяси азатлык һәм Европа дигән
цивилизацияле гомумйорт төзүдәге уңышларыбыз белән тыгыз бәйләнгән.
Татарлык — ч иксез рухи дөнья ул. Шуңа күрә бер талпынуда гына аны бөтенләе белән танып-белүне күз
алдына да китерел булмый Без эш-гамәлләребездә, теләк- ихтыяҗларыбызда аңа тартылсак, үз асылыбызга кайтканда
аның шифалы жилен то йсак, менә шунда ул яшәеш мәгънәсе, чикләнгәнлекне җиңү, безнең мәңгелеккә илтәсе
юлыбыз ..
Марчани Ш Мистәфадел-әабар фи оваали Казан во Бол'ар Казак ’9В9 Би» 44
6 Бу вакта тулырак мәгълүматны карагыз Камалов Т -Башкортнылык- намга файдалы'— -Аваз.
1990 ал
Татар халкының, матд и кысынкылыкта яшәве аркасында, бәхет эзләп (кайчакта башка халыкларны мәдәни
агарту мотивы белән) бөтен дөнья буйлап с ибелүе һәм этник ассимиляция әкренләп Ватан рухының җуела
баруына этәргеч бирә. Шуны күздә тотыптыр инде, Дәрдемәнд тә