ШИГЫРЬЛӘР
Резеда Вәлиева
Дөреслек
Ничек кенә аны измәделәр: Зинданнарга аны яптылар, Этапларда аны озаттылар, Алтыннарга аны саттылар. Яшерделәр кара җир астына, Агыздылар салып суларга. Бугазына басып тилмерттеләр, һава бирми аңа суларга. Күпме җәбер...
Күпме газап, золым... Ничек яшәгән ул сүнмичә? Болыт ярып чыккан
Кояш кебек Ул нур чәчә бүген, Ул — исән!
Кулларыңа каләм алсаң, җырың булсын Салкын җанны Мәҗнүн итеп сөйдерерлек. Ядрә булсын, ялкын булсын һәрбер сүзең — Дошманыңның таштай җанын көйдерерлек.
Назлы йөрәк тылсымлы наз алсын аннан, Сагышларын бассын сагыш күргән күңел. Ләйсән яңгыр булсын туңган бәгырьләргә...— Шунсыз бит ул берәүгә дә кирәк түгел.
Әле җырлыйм, әле елыйм, әле көләм. Тормыш дигән олы юлдан шулай киләм. Ялгыз түгел ләкин кайгы-шатлыкларда, Ни күрсәм дә барсы бергә халкым белән.
Шәмсия Җиһангирова
Бер адымга гына
Мин йөргәндә уйлап — очратырга Җир йөзенең әллә кай ягында. Син булгансың икән Миннән бары Бер адымда гына. Бер адымда гына...
Уртаклашыр кеше табалмыйча, Кайгылардан ут йоткан чагында, Син булгансың икән
Миннән бары
Бер адымда гына,
Бер адымда гына...
Гомер юлын синсез кичә алмам! — Бул янымда, гел җанымда гына Җирдән киткән чакта.
Син соңга кал
Бер адымга гына. Бер адымга гына...
— Мин барасы юлга чык! — дип, — Нигә карап тик торасың?!
Күрмисеңме: күзләремдә Соңгы сөю уты дөрли... Шул утларда көйри-көйри, Ничек яшим сине күрми?'
Килә әле, килә минем
Соңгы кабат сөеләсем!
Ә аннары... Сүнәрменме7 Дөрләрменме?! Син беләсең...
Мин яраттым сине Җаным-тәнем белән. Янып-көеп. Дөрләп. Ут кабып. Ләкин синең саран күңелеңдә Кабынмады җавап учагы.
Син сындырдың — тик син! — Ике канатымны.
Мин егылдым. Хәлсез. Әлсерәп. Суга гына белгән ике кулың йөрәгемә үрелә... Җан сорап.
Син минем иң гүзәл чагымны күрмәдең Яшендәй янганын күзләрнең...
Син минем ни моңлы чагымны күрмәдең Еладым... еладым тү змәдем.
Аһ дисәм дә, уһ дисәм дә Җиңел түгел, авыр хәлем Гомеремнең бер ялгызы Юл чатында калган мәле.
Җиңел түгел тутыруы Гомер буе бушатканны... Сөю эстәп ярсуларым Хәзер микән, шул чактанмы?
Җилгә каршы, сөрән салып. Килә ярсып кычкырасым:
Син минем иң назлы чагымны күрмәдең — Аһ орып, ятларга сыендым.
Син минем иң иләс чагымны күрмәдең — Нур булып күкләргә уелдым.
Син минем иң изге чагымны күрмәдең —
Фал ачып төшемне юраттым...
Хәзер мин гап-гади җир заты —
Югалттың син мине, югалттың...
Мөслимдә — сабантуйда
Томырылып килә чабышкылар. Тоякта — ут, күзләрендә — ярсу. Мин дә кайныйм кеше диңгезендә, Кычкырышам: «Әйдә, әйдә, Мансур!»
Кайсы җайдак исемедер — белмим, Тик барыбер дәшәм өзелеп-өзелеп, Җайдаккамы, әллә хыялгамы:
— Әйдә, Мансур! Әйдә, әйдә! — диеп.
Аптырашып тора ят агайлар
Алар белән бергә кычкырганга.
Күпме генә өзелеп сөрән салма, Мин чакырган кеше юк шул анда.
— Әйдә, Мансур...— диеп, мин бит Аңа Хыялымда гына дәшә алам...
Сабантуйда кычкырсаң да килешә — Барыбер ишеттерми гөжле мәйдан.
Илсөяр Иксанова
Белми әле дөнья
Киткәнеңне белми әле дөнья. Яңгыр-карлар яуды, җан янды... Пыран-заран килеп, эчке дөнья Тышкы дөнья белән ялганды.
Тышкы дөнья сиңа якын иде. Әрнүләрем йоттым эчемә. Мин әлегә түзәм...
Тышкы дөнья
Үзгәрмәде шуның өчен дә.
Киткәнеңне белми әле дөнья.
Миңа авыр, миңа...
Син киткәч.
Дөнья гына тетрәнмәсә иде. Синең китүеңне ишеткәч...
Көндәшемә
Кара көндәш түгел,
Ак көндәшем,—
Син җирдәшем минем, ил-көндәшем.
Синең белән танышканнан бирле Күктән төштем...
Инде җирдә яшим.
Син көндәшем икән — сөюдәшем. Йөрәктәшем минем, күңелдәшем. «Аңла Аны, бәхетле ит... — диеп Сиңа дәшми тагын кемгә дәшим?! Икебез дә берүк моңны күргән. Икебез дә: бу ул — җаным, дигән. Кайсыбызның ярты җаныдыр ул. Анысын кемнәр белгән...
Син өлгергән.
Бәхетеннән синең мин көнләшмим.
Җанда сөю булсын, и көндәшем! Мәхәббәтнең аның кодрәте киң — Сөю җылытканга мин дә яшим.
Мәхәббәт ул җирнең бар төсендә. Мен сыйфатлы, түгел ул бер генә — Алма кебек кызлар туган синнән... Миннән туды бары шигырь генә.
Фаҗига
Төнге күлгә илтеп утлар салдым.
Утлар салдым төпсез упкынга...
Сулар яна,
Төнге сулар яна - Икебез дә калдык тоткында...
Сулар яна.
Сызылып төннәр яна, Тик барыбер инде таң атмас...
Җаннар яна.
Соңгы хисләр яна —
Башка беркем бездәй яратмас!
Упкыннарга төшеп утлар сүнәр.
Әй. болганыр сулар, болганыр.
Сулар янды...
Утлар суга калды...
Мәхәббәтнең соңы булгандыр...
Бу җәй үтәр, үтәр...
Шатлыкларның
Көзе җитәр — җанны телгәләп
Мин әлегә ут тирәли очам.
Мин әлегә ап-ак күбәләк.
Көзгә керсәм, канатларым кояр.
Бу җәйнең мин күрәм ахырын
Күбәләкнең гомерен озайтырлык. Табылмаган әле. юк ырым.
Бер ырым тал.
Салма мине утка!
Азаккача янам, кабынсам
Үзеңнең дә җаның пешәр, әрнер — Утлы канат белән кагылсам...
Мин
Бу яңгырлар көне яңгыр төсле. Җәй җылысы юк бу болытларда.
Яңгыр көтеп арыгач.
Боз яуганда
Җанын ачкан чәчәк булып кара!..
Кишм
Фәйрүзә Мөслимова
фәлсәфә
Карт кешенең фәлсәфәсе башка: Туган якка юлы, туган якка,— Моңаешып калган тупыллары Ничә еллар буе шунда тарта.
Туган яктан күңел бизәме соң?
Җырлары да моңлы — сагынганга: Мөлдерәшеп күз яшьләре тама, Тупылларга хисләр кагылганда...
Күбәләк
Ике
Яшь кешенең фәлсәфәсе гаҗәп: Бәхет эзләр офыклардан ары... Сүзсез генә яшен коеп торыр Бакча артындагы тупыллары.
Агачларга күзе төшәме соң?
Алда шатлык — тупыллардан олы! Офыкларга китеп күмелгәч тә Ишетелеп торыр дәртле җыры...
Бу дөньяның хозурлыгы Акылыннан яздыра. Аллы-гөлле чәчәкләре Күзләрен чагылдыра...
Иксез-чиксез зәңгәрлеккә Күтәрелергә теләп, Чәчәк сыман канатларын Җилпеп карый күбәләк.
Ни үкенеч: дөнья ямен Тәрәзә чикләп тора.
Ватып кара, дигән сыман, Аны үчекләп тора.
Килер әле кем дә булса - Бер ачылыр тәрәзә.
Ул арада кояш байый. Төнге күктә ай йөзә.
Алларында тәрәзә лә Очам дигән мәлендә... ...Кайчагында үзебез дә Шул күбәләк хәлендә.
Җиде җил
Җиде юл чатында...
Җиде җил чатында Җил искән тарафтан Ут-уклар атыла.
Җәяләр киереп Җиде ук атканда Җиде ят бер уйда: — һәлакәт — башкага!
Җил исә төрлечә — Мәшрикътән, мәгъриптән...
Янмый
Янмый учак, янмый учак. Төтен генә бөркелә — Әчесеннән күзләремне Ачалмыйча интегәм.
чатында
Ут-уклар кемнәрне Аударыр кинәттән?
Йөгерәм, өлгерәм Җиде юл чатына! Җиде ук сызгыра Алдымда, артымда...
Минем җан кош булып Күкләргә ашканда Җиде як исән-сау! ...һәлакәт — башкага...
учак
Пыскый учак, пыскый учак.
Төтен исе чәчемдә.
Җил иссә дә ялкынланмый, Көле генә чәчелә.
Хыял
Бу хәятның киң кырларын Хушлык, дуслык сугарса, Ил өстендә искән җилләр Безгә гимн уйнаса, Гарип-гораба, фәкыйрьгә Шәфкать кояшы чыкса, Явызлар шул юлдан язып Яхшылыкка юлыкса. Инсафлылар саф күңелдән Кылса җиргә игелек. һәр җан иясе яшәсә Игелектә иң элек, һәр кешегә гадәттән тыш Хөррият килсә әгәр. Тирән акыл, хисси йөрәк Игезәктәй йөрсәләр... Нинди булыр иде дөнья! Тик, укучым, күзалла: Көрәшсез юк җирдә тормыш. Көрәшсез юк... хыял да.
Ни булды минем йөрәккә?
Ни булды минем йөрәккә?
Табалмый җирдә урын: Көне-төне яна ласа...
Янудан — шушы җырым Янам яз алкынлыгыннан. Ал гөл ялкынлыгыннан Куырылам кырыс карашның Кырау салкынлыгыннан Янам мин гомер буена, Уйларым биеклектә:
Җирдә яшәсәм дә, йөрәк
Менәргә тели күккә:
Хыяллар тарта йөрәкне.
Тарта ымсындырып гел.
Белми: күк — яшен-күкрәүле.
Балкый сакаулы мизгел. .
Их, йөрәк! Язмыш хөрлеген
Күккә менеп эзләмә.
Барлык чик-чылбырны Җирдә
Үзең уз. ват. өзгәлә!
У №4>«МС*
HI
Төтен әчеседәй, кисеп, Тамагыма бәялә
Синең исем... Калдың ничек Үткән утлы көннәрдә?
Учакларың исән микән?
Бардыр сиңа тиңнәр дә...
Синле көннәр сагыш булып
Баса минем иңнәргә.
Шатлык — парлы, сагыш — сынар.
Учак янмый интегә.
Өмет тулы күңелемә
Төтен генә бөркелә.
Лена Садыйкова
Сөлге
Хыялларым шушындадыр, Кулымда җеп — бер калып. Чигү чигәргә утырдым, Айдан көмеш нур алып. Чигүемә күчә бирде Офыктагы кызыллык. Инде изге теләкләрем — Сөлгеләрем озынлык.
ЧИГӘМ
Өлге булды зәңгәр күкнең Җете зәңгәрлеге дә. йөрәк сурәтен ясадым: Ярату бу — чигүдә.
Ук та ясыйм микән әллә?
Ясыймчы — белсен күңел: Мәхәббәттә тыныч кына Яшәве мөмкин түгел!
Фирдәвес Бәширова
Кошчык
Бу кошчыкка да бит хак-табигать Биеклектә очу биргәндер.
Тик көмешен өләшкәндә, тормыш: «Менә сиңа читлек!» дигәндер.
Бар дөньясы — нечкә чыбыклардан
Оста куллар үргән тар читлек.
Гүзәл кошчык... Нинди сыны... Тавышы!.. Моңлы жырын тыңлап аһ иттек.
Тормыш нечкәлеген белгән хуҗа Аңа азрак ачкан ишеген.
Ләкин кошчык ташлап чыкмый икән Аң сеңдергән шушы «бишег»ен.
Тик шулай да башын тыгып кына Карап куя шикле тишектән...
Сукмас микән ирек яшен кебек, Чыга калса ачык ишектән?!
Офык
Кулны сузсаң өтәр төсле Калкып килгән кояш-ялкын. Минем туган авылымда Офык шундый-шундый якын.
Атылып ла, ашыгып ла Чыккан чакта авылымнан, Ут йомгагы офык буйлап Тәгәрәде әй артымнан.
«Кая киттең,— диде,— ташлап Агыйделне, бу тауларны?
Сине сөеп, нурга төреп. Зур үстергән бу таңнарны?
Үләннәрдән чык тәгәри, Сулык-сулык һәрбер чишмә, Кошлар төшкән зур шөбһәгә. Ташлап китмә, читкә китмә...»
Бер хәсрәтсез, бер болытсыз, Урам киңлек елмаюы,— Җиңел басып юләр килә, Кайда икән тоткан юлы?
Йортлар аңа — бер ачусыз. Кош-корт куя канат кагып. Адәм заты кереп китә Шарт-шорт итеп капка ябып.—
Нидән кача аңлы кеше? Тоя мәллә бераз гаеп?
Акылсызлар көчле, бәлки,— Куркытамы бераз — гарип?
Койма аша, тәрәз ачып Әй күршеләр гәпләшәләр. Акылсызны кирәк җиргә Илттерергә сөйләшәләр.
һәм мескеннең, көтмәгәндә, Язмышкае хәл ителә...
Гел елмаеп, урам буйлап.
Бер гаепсез исәр килә.
Киттем. Ачтым авылымның Челтәрләнгән офыкларын һәм очраттым күкселләрен. Яктыларын, тоныкларын. Табалмадым җанга сеңгән Кул житәрдәй якыннарын., һаман тоям артта калган Туп-кояшның ялкыннарын.
Тетрәү
Ап-аяз көн. Тыныч сыман иде. Тетрәп куйды бүген бар дөнья. Мәңгелектәй иде бөтен нәрсә. Кайдан килде, төште бәддога?
Табигатьнең әллә кузгалдымы Йокымсырап яткан көчләре! Әйтерсең лә көтмәгәндә генә Дер селкенде җирнең күчәре. Җимерелде таулар, таш диварлар. Борылдылар сулар кирегә. Аяп тормый һичбер жан иясен. Дәһшәт белән күкләр илерә.
Мәхшәр купты жирдә, көтмәгәндә Дөнья гүя кинәт исерде... Бәддогамы төште күңелемә? — Җаным бүген тетрәү кичерде.
Таңчулпан
Мин бала имездем... Төшемдә.
Үчтеки-үчтеки уйнаттым.
Шул чакта, бүлдереп төшемне.
Бер «юньсез» сәбәпсез уятты.
Күз йомам.
Чакырам:
Кая син, сабыем — төштәге?
Күкрәктә сызлану. Ирендә тозлы яшь — Төш тәме.
Казан урамында танып алам Безнен яктан искән җилләрне. Яңгыр шавы аша ишетелә Туган якның йомшак сөйләме.
е
Дәшмим снна.
Юк. ачудан түгел.
Гаҗизлектән, артык сөйгәннән. Күңелемнең кылындагы һәр моң Синен исем булып төйнәлгән.
КЗ
Син арып йокыга талгансың.
Кулларың сөялле.
Сизмисең. Үбәмен тын гына. Сөйкемле сөягем...
Мин ходайдан
Түземлелек сорыйм —
Сөю утым
Кабат кабызмаска.
...Син — бер түмгәк булган
Минем юлда.
Теләгем шул —
Кабат абынмаска!
Лилия Бужурова,
кырым-татар шагыйрәсе
Зарыгу
— Әйтче, доктор, аңлат мина, зинһар. Яшермичә генә җавап бир:
Йөрәк сызлый, чигәләрем кыса, Нинди авыру миндә — каян чир?
— Каушамагыз... Куркыр сәбәп күрмим. Талчыккансыз бугай, аргансыз.
Сез, мөгаен, соңгы вакытларда Борчуларга бераз таргансыз.
Тыныч йокы һәм ял... Беләсез бит, Дөньялары хәзер, һай, тыгыз.
Нервадан бу... Берәр ял йортына. Йә көньякка барып кайтыгыз...
— Ах, сез хаклы, доктор! Хаклык үзе Саркып тора сезнең сүзләрдән.
Ардым, доктор, ардым — күптән инде Йокы качты минем күзләрдән.
Ардым, доктор... Ардым йөрәгемне Мең йозакка бикләп яшәүдән,— Үз телемдә балкып сөйләшмәүдән, Үз телемдә сөеп дәшмәүдән.
Ардым, доктор... Ата-бабам чәче Ят илләрдә килеш чаларды.
Ниләр кылыйм, туган җирләрендә Җирләсеннәр өчен аларны? Гайбәтләрдән, шикле карашлардан, Ялалардан, үчтән, янаудан
Мин ходайдан Түземлелек сорыйм — Бармас өчен Синең алларыңа.
Кайтмас өчен кабат — Сөю биреп, алдап Мине тинтерәткән Язларыма.
Ардым, доктор... Илнең ертык жирен Яңа ялган белән ямаудан.
Сукырлыктан дошман булганнарның Күрәлмаудан куркам алласын. Үз алламнан сорыйм: оныклары. Берүк, безнең хәлгә калмасын...
Сез бик хаклы, доктор... Көньяк кирәк! Шул як яши минем тәнемдә.
Ардым, доктор, ардым, без бит монда Оҗмахтагы шайтан хәлендә.
Көньяк кирәк, доктор, көньяк кирәк!
Илем тарта — Кырым һавасы!
Бу — чир түгел... Җирсү, зарыгу бу, һәм юк аның бүтән дәвасы...
Юк, мин шагыйрь түгел...
Юк, мин шагыйрь түгел, бар язганым Сыкрануы йөрәк кылымның.
Сызлануы халкым язмышының. Зар елавы газиз Кырымның.
Туган туфрак — ана карыны кебек.
Ятим сагышында мин яшим.» Кара диңгез кибеп беткәндә дә Кипмәс кебек, халкым, күз яшең.
Юк, мин шагыйрь түгел... Әмма сүзнең Җанда йөртәм кискен, турысын Яралгыны ана карыныннан Каерганның кулы корысын!
Әйт син, әткәм...
— Кара күзләр миңа каян иңгән, әткәм?
— Кара диңгез тамчысыннан, балакаем.
— Ә ник синең күзләреңдә яшь тамчысы?
— Кара кайгы ачысыннан, балакаем.
— Кайда минем туган илем, туган йортым?
— Кара диңгез ярларында калды, бәбкәм.
Әйт син. әткәм нигә соң без чит җирләрдә?
— Туган илне ятлар тартып алды, бәбкәм...
Ниш АКМЛЛ тәрАсма.ир<
Тамара Ганиева,
башкорт шагыйрәсе
Истанбуллар искә сирәк төшә. Тарта мәгәр Казан тарафлары: Ул якларда, якын кардәш санап, Сагыналар микән башкортларны?
Уйлана да күңел өметләнә...
Кай дуамал кора безгә мәкер?
Кан аралаш тәгам бүлеш тә син. Ташлап китсен шуннан аек хәтер.
Тәрҗемәсез лөгать, охшаш гадәт. Уртак шатлык белән уртак зарлар. Араларда бары чакырым юллар, Нух чорында яуган корым-карлар...
Аерылып та, кавышып та булмый, Кодрәтлеме гөнаһ шомлыклары?!
Гыйбрәтле бер драма-трагедия Башкорт белән татар язмышлары!..
Уфа.
Качаклар
Әй, сабыйлар, эчем өзелә лә,— Миша, Армен, Артур, Нәргизә! — Бармы сезгә берәр сыеныр урын Совет иле дигән зур җирдә?!
Йорт-курасы яна качакларның, Җәһәннәмнәр кебек тәкъдирләр. Ничә ятим, ничә тол калганны Кай төбәккә юллар илтерләр?!
Бүлешегез, диеп алма сондым, Дүртегезгә җитте бер алмам. Дүрт телдәге сезнең рәхмәтләрдән Яшьләнә бит минем күз алмам...
Җиңелрәк мәллә хаким булу, Таркалганда рухи бөтенлек?.. Йөрәк бирсен сезгә өлкәннәрне — Гаеплене гафу итерлек...
Млк.<\ — Ма.кепка-