Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЛЫК ТАМЫРЛАРЫ — ХАЛЫКТА

Гөлсем Мохәммәдоиа язган «Зур тормыш» исемле истәлекләрдә Г. Ибраһи мовның «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның язылу тарихы да телгә алына. Әсәрнең хәзерге заман укучысына таныш икенче басмасы 1929 елда дөнья күргән. Г Мохәммәдова сүзләре буенча. Г. Ибраһимов аның берен че вариантын кабат эшләп чыгарга ниятләнгән, чө <кн әсәр бу килеш сәнгатьчә эшләнеше ягыннан йомшак килеп чыккан, дип санаган. Шул ук вакытта әсәр каһарманы Гөлбану ның авыр язмышы татар халкының революциягә кадәрге тормышындагы катлаулы хәл ләрне һәм каршылыкларны ачарга мөмкинлек бирә.
•Язучы тормышны дорес. чынбарлыктагыча күрсәтергә теләсә, аның язган әсәрендәге вакыйгалар, персонажлар тасвир ителгән тормышның үзеннән мәжбүри рә вештә туарга һәм тормышның иҗтимагый тамырларын ачып бирергә тиешләр. Ягъни бу вакыйгалар, бу персонажлар тасвир ителгән тормышның җимеше үрнәге булырга тиешләр». («Ибраһимов турында истәлекләр»,— Казан. 1966. 402 — 403 66).
Әсәрнең сюжеты да. композициясе дә, образлары да. стиле һәм сәнгать чаралары да язучының үз алдына куйган әнә шул бурычларга буйсындырылган.
Г. Ибраһимов үзенең повестенда бик күп халыклар әдәбиятында эшкәртелгән, ре волюциягә кадәрге авылга шактый дәрәҗәдә хас булган вакыйгалардан гыйбарәт бер сюжеттан файдалана: Гөлбану исемле яшь кыз Лотфи дигән егетне ярата, ләкин әтисе, файдалырак санап, кызын бүтәнгә бнрә. Яшь килен барыбер ирен яратырга, кайната кайнана өенә ияләнергә, аны үз өе итәргә тырыша. Тик иске тормышның кырыс кануннары һәм шәригать йолалары аның язмышын челпәрәмә китерә. Балалары үлү. иренең тоташ кыйнавы, кайнанасының явызлыгы аны үз үзенә кул салу чигенә ките реп җиткерә — ул суга ташланып үлә.
Бу сюжет А. Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасы буенча да таныш. Ләкин язучыга шушы гади сюжет аша тирән милли үзенчәлекле эсер язарга, татар кызының шул чордагы авылда узган фаҗигале һәм кыска измерен күрсәтергә нәрсә ярдәм иткән?
Хатын-кызның авыр язмышы безнең милли фольклорда тирән чагылыш тапкан. Бу таныш мотивлар халык җырларында да. татар фольклорының гаять үзенчәлекле жанры булган бәетләрдә д» күп яңгырый. Күптән түгел чыккан фольклор 12 томлыгы ның «Бәетләр» китабына сүз башында шундый юллар бар • Хатын кызларны үзләре теләмәгән кешегә (картка, сабыйга, наданга һ. б.) кияүгә бирү, аның белән исәпләш моү бик рәнҗеткән, нәфрәтләндергән һәм рухи протест йөзеннән аларгв үз хокукларын яклап бәетләр иҗат итүгә этәргеч булып торган»
Шуны өстәргә кнрәк ки, фольклор экспедицияләре вакытында киленнәрнең элек ке авыр тормышы һәм хәтта аларның фаҗигале төстә үлүләре турында бәетләр табылып тора. Мәсәлән, 1984 елда Горький өлкәсенә оештырылган экспедиция вакы тында безнең тарифтан «Үтерелгән килен бәете» язып алынды. Анда мондый юллар бар:
Кыйблакайлардан җиллар бара.
Кайнатием милчг /тегермлн) бора
Кара айгырга су салганда
Җиһанша егет хатынын буа
Менә «Татар хатыны • повестеннан бер өмк †††††† Аның (Закирның) күзен караң гылык басты, чыбыркы сугуына туймады, битен башын кочаклап бөгәрләнеп егылган Гөлбануның йөрәген, күкрәген аяк белән таптап изәргә омтылды*
Бәетләрдә көчләп кияүгә бирелгән кызларның, мәсхәрәләү һәм авыр эштән иза чнккон киленнәрнең язмышын чагылдырган шушындый трагик мотивлар күп очрый андый мәзлүмәләрнең күбесе елга яки күл төбенә ташланып кына котылу таба Татар халкы үзенең «Килен кеше бичара». «Кыя сату бәете». «Зөлхәбир».. «Моңлы хатын Би бнгайшо» кебек бәетләрендә сөекле кызлары өчен күз яше түккән Шәхси фаҗига ла pro багышланган уннарча һом йөзләрчә бәетләрдә мәхәббәт һәм бәхет өчен туып, патриархаль авылның рәхимсез шартлары тарафыннан буып һәлак ителгән хатын кызлар безнең күз алдыбызда әрнүле сафтай тазалап баса
Татар хатынының язмышын яктыртырга алынган әдип бәетләргә хас тема, тор мыш материалы һом киң таралган мотивларны игътибарсыз калдырмаган, әлбәттә Аның повестен тулаем да мәхәббәт өчен яратылган сылу, уңган, җитез Гөлбануның
†††††† Ибраһимов Галимҗан. Әсарлор. еигво томда. I том - Казан. 1Ә74, ЗӨ2 б
Г
һәм Гөлбанудан бик күп хатын-кызларның ачы язмышы өчен сыктау бәете дип атарга мөмкин булыр иде. Г. Ибраһимов татар авылы тормышын җанлы итеп күз алдына бастыру өчен сәнгатьчә тасвирның бик күп чараларыннан файдалана. Хатын- кызның шәхси фаҗигасенә багышланган бәетләрдә кыз чактагы бәхетле, якты көннәр кияүгә чыккач башланган авырлыкларга каршы куеп тасвирланучан. Мәсәлән. .Моңлы хатын Бнбигайшә.дә болай диелә:
Кайгы-хәсрәт күрмәдем яшь үсмерли чагымда.
Уйнап-көлеп үстем мин үз әнкәм кочагында.
Шулай итеп, яшь килен булып китте кыз башым. Шатлыкларым кайгы булды, кемгә төшәр күз яшем.
Повесть та. ике төсле буяу белән язылгандай, шулай ук ике кисәккә бүленә. Беренче өлеше — Гөлбануның кыз туе. кияүгә чыгуның беренче көннәре автор тасвирында якты төсләр белән җемелдәп тора, сурәттән нурланып, шатлык хисе бөркелә. Нәкъ шушы тасвир өлешендә татар халык йолалары үзләренең гүзәл бизәкләре белән күз алдына бастырыла- Бигрәк тә туй йоласы тулы гәүдәләнә. Ярәшү, никахлашу, кодалар төшү, кияү килү, «ишек бавы* йоласы, кияү озату, кияү авылына килен тошү эпизодлары тәфсилле һәм искиткеч җанлы тасвир ителә. Кунакларның бәйрәм киеме, яшь килен белән кияүнең бүлмә бизәлеше, аларның туй киемнәре, кияү бүләкләре кебек этнографик детальләрнең жентекле һәм зиннәтле бирелеше шул чор татар авылына хас мохит һәм бүтән бер кайда да очрамый торган милли сәнгатьчә үзенчәлеге гаҗәеп тулы канлы, җисемле һәм ышандыргыч сурәтләнә. Язучы кияү белән килен бүлмәсен менә ничек тасвирлый: «Мәрхәбә өйнең бөтен ялангач стеналарын киҗеле сөлгеләр, чигүле намазлыклар белән бизәп бетерде Кияү бүлмәсе ак. кызыл, кара, яшел, саргылт- зәңгәр. күгелҗем-кара. сыек миләүшә төсләре дулкыны эченә батты... Киң агач ятакның өстенә тау-тау өелгән түшәк-ястыкларны, мендәрләрне яңадан кабартып җәйде, юрганны түбәнрәк салындырды, киҗеле япманың кызыл төстәгесен ак белән алмаштырды да кечкенә мамык мендәрләрне өскә күпертеп куйды-
Повестьта мондый тасвирлау еш очрый Авторның әлеге этнографик сурәтләргә сокланып каравы, укучы белән бергә шуларны берәм-берәм күзәтеп чыгарга яратуы күренеп тора Әсәрнең беренче бүлеге, гомумән, бәйрәмчә төсләр һәм бизәкләр белән эшләнгән, оптимистик рух повесть тукымасына халыкның җанын чагылдырган гореф-гадәтләр һәм йолалар тасвирын кертү аша хасил кылына Бүлмәләрнең бизәлеше, сый мәҗлесе, гомумән, мул җете төсләр белән яктыртыла
Игенчегә, авыл кешесенә аерым игътибар белән караган Г Ибраһимов бәйрәм тасвиры белән генә чикләнми Болары аның бары кыска мизгелләр генә Игенче тормышы ул тоташ авыр хезмәттән тора Повестьның каһарманы төскә-буйга чибәр Аның тышкы кыяфәте халык җырларына хас бәяләнә һәм бизәкләр аша бирелә: «Буйга дисәң—Идел камышы кебек зифа, йөз дисәң — тулган ай кебек, балкып торган йөзендә ялкын уйный, авызы уймак, йөреше — аккош йөреше- Ләкин Гөлбану иркә гүзәл түгел, ул кечкенәдән игенче эшенә өйрәтелгән Кырыс Нурый карт үз балаларын азындырмаган Алар яшьли кырда эшләп, таңнан төнгәчә тир түккәннәр Гөлбану үзенә бирнәлек әзерли (әдип аны өшәнчек дип атый), авыл кызларына тиеш булганча, тукый. бәйли, үзенә һәм булачак киявенә дип чигү чигә Шушы эш сөючәнлеге аны ире өендә буласы кырыс тормышка ныклап әзерли Ул яшь килен өлешенә төшкән барлык сынауларны беренче көннән үк намус белән үтә. печән чапканда ирләр белән бертигез эшли Әсәрдә игенче календаре тоташ сизелеп тора. Менә авылдагы авыр, ләкин көтеп алынган печән өсте Яшьләр болынга бәйрәмгә әзерләнгән кебек җыеналар, ә картлар яшьлекләрен искә ала Печән чапканда яшь килен чын мәгънәсендә хезмәт сынавы уза
Болыннар бу чорда гаҗәеп гүзәл була Г Ибраһимов укучыны үзенең туган җире табигатенә хас күренешләргә сокландыра Әсәрдә шушындый тасвири күренешләр. сурәтләр күп очрый Табигать әсәр каһарманының кәефен, кичерешләрен чагылдыра. вакыйгаларныңтегеләйме-болаймы чишелешенә ишарә ясый Халык иҗатындагы кебек үк. табигать Гөлбануның язмышына аваздаш рәвештә сурәтләнә Ул авторны туган җир язмышы турында уйлануларга этәрә Нәкъ менә табигать, туган җир гәүдәләнеше буларак, халыкның җанлы тарихи хәтере дә булып калка Табигать күренешләре. халык шигърияте традицияләренә хас булганча, эчтәлек белән органик бердәмлектә бирелә, образларны мәгълүм бер фонда төсмерләргә булыша Мәсәлән, повестьның башында ук Гөлбануның туе алдыннан ап-ак саф кар яуганы тасвир ителә Ул бөтен тирә-якны акка төрә Каһарманның күңел һәм ниятләре сафлыгы шушы күренештә ачыла сыман.
Менә яшь килен кияү өенә килеп төшә Яңа тормышының беренче ае. Гөлбануның саф яшьлек матурлыгы, гүзәл болын, чәчәкләр һәм җиләкле аланнар күкрәгендәге хезмәт шатлыгы, бәхет хисе әсәрнең бөтенләй икенче эмоциональ көйләнешен
хасил итә. Хезмәт үзе дә. табигать белән кушылып шатлыкка әверелә Август аендагы урак осте күренешләре лә шундый ук бәйрәмчә күтәренкелек белән тасвир кылына Гөлбану монда да уңган тырыш, нык эшләүче булып күз алдына баса Ул барлык сынауларны да намус белән җиңеп бара Әмма аның киләчәге бик күңелсез
Гөлбануның кияүдәге тормышын тасвирлаган сәхифәләр язучының үз йврәген дә әрнетә шикелле Хикәяләүнең эпик салмаклыгы да. йолалар тасвиры да юкка чыга, табигать тә вакыйгаларда катнашудан туктый Әсәрнең бу өлешендә хикәяләү теле дә корырак, гыйбарәләр дә өзек-озек хәлдә, сюжет реалистик кырыс Менә гаилә башлыгы Шибайның вафатыннан соң ук патриархаль гаилә таркалып китә Уллары сугы- ша-сугыша милек бүләләр, Гөлбануның ире Закир өлешсез кала Анасы Сабира улы белән кала Башларына төшкән бөтен күңелсезлекләрнең үчен алар бичара киленнән алалар Го io.шуның бәлаләре дә гадәт-йоланы бозудан башлана өйдәгеләр бернинди җитди сәбәпсез аның бирнәләрен туздыра башлыйлар Киленнең юашлыгы да шунда төкәнә Ул беренче тапкыр ризасызлык белдереп, халыкның мәңгелек йолаларына нигезләнгән хокукын якларга керешә Шуннан мәсхәрә һәм кыйнаулар китә Ярдәм сорап баргач, аны мулла да яклап чыкмый атасы да. бирнәгә һәм туйга тоткан чыгымнарын кызганып, яклаудан баш тарта
Гөлбану бәлки кадерле җан булып баласы тугач бары да рәтләнер дип чыдый Тик каты кыйнаудан аның игезәкләре үле туа -Әйтерсең, җанның ике канаты берьюлы сынды да, ул хәзер, имгәнгән кош кебек, үлә алмый җирдә өстерәлеп йөри- Язучы каһарманының интегүләрен канатлы җан — кош образы аша сынландыра Җан кошы образының сурәтле нигезе исә халык ышануларына барып тоташа Борынгы төркиләр үк җанны канатлы мәхлүк итеп күз алдына китергәннәр Җан кошы образы фарсы һәм торки поэзия тарихында күп эшкәртелгән Көл Гали (XIII йөз), Нәваи (XV) һәм Мөхәммәдьярда (XVI) аның колоритлы үрнәкләре бар (Хисамов Н Боек язмышлы әсәр — Казан 184. 126—131 бб ) XX йөз башында бөек Тукай, буржуаз чынбарлыкны кире кагуын һәм азатлыкка омтылышын чагылдырып. «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы».— дип язган Язма поэзия аша бу образ халык шигъриятенә әйләнеп кайткан һәм җырларда милли психология халәтен чагылдыруның бер чарасы булып йөри Г Ибраһимов шушы чараны Гөлбануның балалары үлеменнән соңгы үзәк өзгеч кичерешләрен бирү өчен файдаланган Повестьтагы имгәнгән җан кошы образы татар укучысын тирән тетрәндерә
Игезәкләре вафатыннан соң Голбану сихерче Гайниягә барырга була Табигатьтә до кайгы ташыгандай, халык иҗатындагы кебек үк. ул да Гөлбануның булачак бә- хетсезлегеннән кисәтә кебек -Шомлы караңгы тон эчендә, ялгыз башын кал куярга белмичә, озак, бик озак торды- Сихерченең өен һәм үзен тасвир итү әкияттәгедәй шомлы Яшь хатынны ул яман юрау белән каршы ала Җырымның кайгылы җиренә туры килдең ләбаса Йолдызың каралып бара- Сихерченең имләү сүзләре патриархаль авылның ырымнарга, табигатьтән өстен көчләргә ышануына туры килә. Язучы халык ышануларыннан оста һәм бик белеп файдалана
Сихерче әйткән сүнгән йолдыз хакындагы яман ырым бәхетсез хатын-кызны мәгълүм бер карарга койләп куя Ире тарафыннан рәхимсез кыйналган Гөлбану Ка- раюрга елгасына юнәлә Елга сулары әле кайчан гына аның эштән кызышкан тәннәренә салкынча сафлык биргән иде ■
Коеп яңгыр яуса да. халык болыт кебек җыелып зиратка тула. Барысы да бердәм булып бичара Гөлбануны кызганып сөйли
Г Ибраһимов үзенең реалистик әсәрен романтикларча төгәлли халыкның тулып ташыган сабырлыгын, кискен ризасызльпын табигать күренешендә чагылдыра Үзән елгасы ярларыннан ташып, буаны ерып ата
Реалист әдип «Татар хатыны ниләр күрми» повестенда Гөлбануның бәхетсез язмышы аша игенченең кырыс тормышын, авылның катлауларга бүленүен, иҗтимагый контрастларын күрсәтә Әмма йолалар, гореф-гадәтләр, халык шигъриятенә хас чаралар әсәрдә реалистик төсмергә сугарылган
Әдәбият-фольклор бәйләнешләрен өйрәнүчеләр нык үскән әдәбиятта фольклор чараларыннан файдалануның аңлы рәвештә кулланыла торган олым булуын билгеләп үтәләр (Далгат У Б Литература и фольклор - М 1981 16 б 1 Г Ибраһимовның фольклордан файдалануында берничә этап күзгә ташлана «Татар хатыны ниләр күрми повестенда фольклордан килә торган башлангыч саф әдәби башлангыч белән шулчак лы органик үрелгән ки. аларны хәтта аеруы да кыен Әлбәттә әсәрне шартлы рә иештә генә чәчмәгә күчерелгән бәет дип тә карарга мөмкин Аның бу жанр белән бәйләнеше бәрелеп үк тора
Бәетләр шәхси фаҗигаләрне дә. тормышта булган к.мкеле вакыйгаларны да хикәяләүче жанр Үзенең «Әдобият мәсьәләләре. исемле мокаләсендо (1910) Г Ибраһимов бәетләрнең халык тарафыннан кемнең дә булса кайгысын чагылдырып һәм шу
ның белән хәсрәтләнеп яки нинди дә булса килешсез эшеннән көлеп иҗат ителүләрен күрсәтәп үтә Әлеге повестенда әдип усал кайнана Сабираны тасвирлау өчен зур булмаган ике сатирик бәеттән файдалана Солтан турындагы сатирик бәетнең дә эчтәлеге сөйләнә Сабираның бөтен нәселенә ябышып калган -Кәҗә Солтан* кушаматы шуннан алынган икән Туй вакытында нәкъ менә шушы кушаматны искә алудан Сабира белән яшь киленнең бер җиңгәсе арасында тавыш чыга Бу очрак соңрак килен өчен бик начар нәтиҗәләр бирә Шул рәвешле, автор, фольклор элементларыннан файдаланып, сюжет үсешенә нык тәэсир ясаган төп конфликтны билгеләп куя Биредә фольклор чагылышы әсәр структурасын оештыручы вазифа ролен башкара.
Башка әсәрләрдәге кебек үк. монда да Г Ибраһимов мәкальләр һәм әйтемнәрне күп куллана Теге йә бу персонажны сурәтләгәндә, автор сөйләмендә дә алар байтак очрый Персонажлар телендә дә афоризмнар еш яңгырый «көндәш көне — эт көне*, «җиңел аяк белән килү», «туйган җирдән туган җир артык-, «күңел киң булса, урын тарлыгы куркытмый», «көяз туңмас, калтырар», «илдә чыпчык үлми», «өе биек, өйрәсе сыек*, «елан авызыннан зәһәр эчәргә риза» Шушындый афоризмнар һәм халык зирәклегеннән туган фразеологизмнар персонажларның теге яки бу сыйфатын ачып кына калмый, бәлки мәгълүм бер колорит хасил итеп, милли хикәяләү факторларының берсенә әйләнә.
Шул рәвешчә, революциягә кадәрге татар авылын реалистик сурәтләүне туган халыкның бәетләрдән, җырлардан, мәкаль һәм әйтемнәрдән торган фольклор эстетикасы һәм шулай ук этнографик күренешләре белән органик кушу Г Ибраһимовка чын мәгънәсендә милли, халыкчан әсәр иҗат итәргә мөмкинлек биргән Әдәбият галиме Мансур Хәсәнов үзенең Г Ибраһимов турындагы китабында (Казан. 1964) -Татар хатыны ниләр күрми» повестеның татар совет әдәбиятында иң күренекле әсәрләрдән булуын, аңарда революциягә кадәр татар хатын-кызларының авыр язмышы гына чагылмыйча, бәлки тарихи киләчәктә хатын-кыз азатлыгы проблемасы да куелуын, халыкның тарихи тәррәкыяте котылгысыз икәнлеге нигезләнүен дә хаклы рәвештә күрсәтеп үтә