Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨГАЛЛИМДЕР МӨГАЛЛИМГӘ...

Мөгаллимдер мөгаллимгә, кин күңелле бер жан ул».— дип язган иде «Мәгариф» журналы турында Татарстанның атказанган укытучысы Миңнулла Сибгатуллин. Әйе. күп еллар буена Мәгариф министрлыгында эшләгән, мәктәпләрдә еш булган бу педагог «Мәгариф» журналының татар иҗтимагый тормышында тоткан урынын бик яхшы тойган, аңлаган Гомумән, узган ел көз көне җөмһүриятебез газеталарында журналыбыз турында эчтәлеге белән моңа аваздаш мәкаләләр шактый еш күренде. Бу исә халкыбызның мә1 ариф эше белән ихлас кызыксынуы турында сөйли Хәер, милләтнең киләчәген кайгырту — күптәннән килә торган күркәм гадәт ул... Үзләре өчен генә түгел, ил өчен дә иң кыен елларда да татар зыялылары тәгълим-тәрбия эшенә багышланган журналлар чыгарырга омтылганнар һәм моңа ирешкәннәр дә. 1918 ел. 7 ноябрьдә «Мәгариф» журналының 1 нчс саны донья күрә. Аның гышлыгының өченче битендә: «7 ноябрьдән башлап Казанда, мәркәз мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»не// органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлады. «Мәгариф» журналы: рәсми, тәрбияви, әдәби, фәнни бүлекләрдән гыйбарәт булып, айга ике тапкыр чыгачак», диелгән һәм анда нинди мәсьәләләр яктыртылачагы күрсәтелгән Бу хакта «Совет мәктәбе» журналының 1958 елгы II нчс санындагы «Татар телендә педагогик журнал чыга башлауга 40 ел тулды» дигән мәкаләдән дә укырга мөмкин. Әмма ул мәкаләнең исеме белән һич тә килешәсе килми. Әгәр дә халкыбызның педагогик журнал чыгару гадәте-традициясе. әзерлекле зыялылары булмаса. 1918 елдан ук «Мәгариф» дөнья күрә алыр идеме? Юк. әлбәттә. Шунысы мәгълүм: татар телендә чыга башлаган беренче i азета-журналларда ук тәгълим-тәрбия мәсьәләләренә шактый киң урын бирелгән, ә 1908 елның февралендә Казанда «Тәрбия» дигән махсус журнал да нәшер ителә башлаган Әмма аның нибары дүрт саны гына чыгып кала алган. 1913 елның 21 февралендә исә Казанда күренекле зыялы Шиһаб Әхмәрев җитәкчелегендә «Мәктәп» дигән яңа журнал дөнья күрә. Ул Г Тукай шигыре белән ачыла Шушы ук санда М Бишев. 3. Вәлиди. Г. Баттал. Ә Мостафа, һ. Максуди, М Корбангалиев. Г Ибраһимов кебек мөхтәрәм зыялылар катнаша Журналның башка саннарында Г. Исхакый. Г Газиз. Ә Хәлил. Г. Кариев. М Акчурина, һ Атласов. Н Думави. Г. Алпаров кебек әдип-галимнәрнең мәкаләләрен күрер! ә мөмкин. 1914 елнын октябрь аена кадәр әлеге журналның 25 саны чыккан Ләкин Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, ул чыгудан туктаган Шуңа игътибар итик «Мәктәп»нең беренче санында үз мәкаләсе белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов 1918 елнын ноябрендә дөнья күргән «Мәгариф» журналының беренче мөхәррире була Башка авторлар да әлеге журналга бик теләп язышалар Ышанасы килә: педагог чалимнәр киләчәктә «Мәгариф» журналының тарихы нәкъ әнә шул «Мәкгәп»тән башлануын да дәлилли алырлар 1936 елның октябреннән «Мәгариф»нең - «Башлангыч мәктәп». 1938 елдан 1990 елның августына кадәр «Совет мәктәбе» исемендә йөрүе дә ул журналларның рухи, тематик яктан бертөрле булуы хакында сөйли Әйткәнебезчә. «Мәгариф» журналы 1918 елда «Үзәк мөселман Комиссариатының Мәгариф бүлеге каршында! ы Гыйльми һәйәт органы» буларак дөнья күрә Гражданнар сугышыннан сон ул ягъни 1921 елнын апреленнән Татарстан М.иарнф Халык Комиссариат ымын айлык г мильми-псдагогик журналы сыйфатын. 1.1 чыгарыла башлый Менә шушы сонгы латаны искә алыптыр инде, 1941 елнын апрелендә «Мәгариф»нен (ул чорда «Совет мәктәбемнең) 20 еллыгы билгеләп үтел.» Боек Ваган сугышы башлангач. «Совет мәктәбе» чыгудан туктый. 1945 елнын май аеннан анын урынына Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты opi аны булган «Халык мәгарифе буенча житәкче һәм педагогик-методик материаллар җыентыгы» нәшер ителә башлый 1946 елнын 4 маенда республика җитәкчелеге, «Совет мәктәбе» журналын якадан чыгара башларга рөхсәт сорап. Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә була Ниһаять, рөхсәт алына. Татарстан АССР Министрлар Советы 1949 елнын 9 сентябрендә Татарстан Мәгариф министрлыгына «Совет мәктәбе» журналын ике аша бер тапкыр 6 мен данә тираж белән биш табаклы итеп чыгарырга рөхсәт бирә. 1956 елнын I июленнән әлеге журнал ай саен чыгып килә. («Мәгариф» журналы тарихына караган материаллар белән «Совет мәктәбе»нен 1941 елгы 4 нче. 1957. 1958. 1968. 1978. 1988 нче елгы II нче. шулай ук 1975 елнын 5 нче һәм быелгы 4 11 нче саннарыннан танышырга мөмкин) «Мәгариф» журналынын чыга башлавына 75 ел тулган бу көннәрдә аның гөп дирижерларының — баш мөхәррирләренең кайберләрең искә алып узу да урын гы булыр, дип уйлыйбыз Әйткәнебезчә, анын оештырып җибәрүчесе, беренче мөхәррире Галимҗан Ибраһимов була. Күренекле журналист, мәгариф халык комиссары Шәһит Әхмәдиен аңа зур ярдәм итә. журналның I иче санында ук аның да мәкаләсе басыла. 1921 елның апрелендә «Мәгариф» яңадан чыгарыла башлагач, анын мөхәррире итеп Вәли Шәфигуллитг. җаваплы сәркатибе игеп Мөхәммәтхан Фазлуллин. билгелән.» Аннары Гаяс Максудов (1923 1924). мәгариф халык комиссары Мөхәммәт Таһяров (1925). II Мөхсгдинов (1927). И Габдрәшитов (1937). Г Бакиров (1937). Ш Башкиров (1937) М Вәлидова (1938 1941). Хәсән Хәйри (1949 1950). Ф Махиянов (1951 I960) Ф Ибраһимов (1960 1977). В. Зыяг- динов (1977 1989) кебек педагоглар, журналистлар әлеге катлаулы һәм бик тә җаваплы эшне әйбәт кенә башкаралар. Әйбәт кенә дидем дә. уйга калдым Ай-Һай. нинди генә кыенлыклар кичермәделәр икән алар?' Ул елларны күз алдына кигерсәң, ихтыярсыз шул хакта уйлыйсың, уйланасың. Алар арасында шәхес ку 11.1 ы елларында эзәрлекләү торг ә дучар ителгәннәре дә бар ич Гомумән. «Мәгариф» журналга да. чорыбыз белән бергә, сикәлтәле голлар үтте. Әмма ул укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәгариф хезмәткәрләренә, яшь буыша һәрчак тугрылыклы булып калды, үз кыйбласын югалтмады. Аларга мөмкин кадәр педагогик-методик ярдәм күрсәтте, а.тдышы тәҗрибә мөнбәре булды, укыту-тәрбия эшендәге яңалыкларны, үзгәрешләрне. шулай ук ән казанышларын да вакытында яктыртып барырга омтылды Бүгенге очрашу лар вакытында әйтелгән сүзләр дә. редакциягә килгән хатлар да шул хакта сөйли Шу на күрә без үтебезнең даими авторларыбызга ла бик рәхмәт гебег Алар арасында күренекле язучыларны да. педагог галимнәрне дә. мөхтәрәм мөгаллимнәр һәм тәрбияче горне дә. гышысыз методистларны да күрергә мөмкин 1990 елнын 30 апрелендә журнал тарихында маг ур бер вакыйга булды. Татарстан Республикасы хөкүмәте аны үз канаты астына алды. ж ьни журналны оештыручыларның берсе булуы турында карар кабул ит ге Шу л ук елның сентябреннән, редакциянең хезмәт коллективы гәкьдиме белән, журнал үзенең ин баштаг ы исеме белән «Мәгариф» дин чыга башлады. Туган гел һәм әдәбиятны горле әннорне укыту, класстан тыш ниләр оешгыру мәсьәләләрен күз уңында югу белән берраттәи. «Мәгариф» балалар бакчаларында һәм гаиләдә сабыйларга гәг ьлим-тәрбия бирүчеләргә ярдәм күрсәтү кирәк геген дә онытмый Алар өчен журналда «Мәктәпкәчә тәрбия» дшәи махсус бүлек бар. «Сезгә, оти-онилор. мөгаллимнәр» рубрикасында һәм башка бү текләр ш урнаштырыла юрган мәка гә.ырдөн дә алар уңышлы файдаланалар. Кыскасы -М нариф- бик күи юр гс м кычә ь-рггс яктыргр Һерксм шяр гск аннан үзен кызыксын гырган сорауларга жаван таба ала. шп уйлыйбыз Туган гетебезне әдәбият һәм г.грпхыбыгпы мәдәниягебезне өйрәнү!ә кызыксыну нык көчәя барг ш хәгерге шарг гарда •Мөгариф»Не укучы гар саны гагын ла артыр, дигән ышаныч редакция хегмәгкөрләренә. журнал ослән язышып торучы зы- ял галарыбызга коч-куәт. яна дәрман бирә.