Котлыйбыз!
Басыйр Рәфыйковка — 70 яшь
Шагыйрь Басыйр Шаһинур Рлфыйков 1921 елның 10
февралендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә туган. 1931
елда гаиләләре Магнитогорск шәһәренә кү чеп китә; ул
андагы татар мәктәбен, аннары Троицк шәһәрендә татар-
башкорт педагогия техникумын тәмамлый. Бөек Ватан
сугышында катнаша. Озак еллар буе Троицк мәктәпләрендә
һәм педагогия училищесында укытучы, завуч, директор
урынбасары һәм директор булып эшли. Хәзер — пенсиядә.
Троицк шәһәрендә яши. Беренче шигырьләре «Совет
әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында Г.
Бәшировның кереш сүзе белән 1964 елда басылып чыга.
Шуннан соң шигырьләре Та таретан матбугатында һәм
күмәк җыентыкларда, тәр җемәләре исә Чиләбедә русча
газеталарда, Көньяк Урал нәшриятында чыккан
альманахларда дөнья күрә.
1968 елдан башлап. Татарстан китап нәшриятында Б.
Рәфыйковның »Җырым сиңа минем». «Кадерле ми нутлар».
«Туган тупсалар» һ. б. шигырь китаплары басылып чыкты.
Б. Рәфыйков — 1974 елдан СССР Язучылар берлеге
әгъзасы.
Рәдиф Гатауллинга—50 яшь
Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин (Рәдиф Гаташ) 1941
елның 30 мартында Башкортстанның Кушнаренко районы
Марс авылында туган. Урта мәктәп тәмамлаган нан соң,
Уфадагы Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус
әдәбиятлары бүлегенә укырга керә. Аннары Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күчә.
1964 елда университетны тәмамлап, Мөслим районы
Үрәзмәт урта мәктәбендә тарих, татар әдәбияты укыта. 1967
69 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы
курсларда укый, аннары Татарстан китап нәшриятында,
«Ялкын» журналында бүлек редакторы булып эшли. 1975
елдан башлап — «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге
ре дакторы.
1966 елда «Гөлләр су сорый» дигән беренче китабы
басылып чыкты. Хәзер ул — танылган шагыйрь, татар. рус
телләрендә дөнья күргән унбишләп шигырь китабы авторы.
Аерым шигырь бәйләмнәре исә поляк, украин, әзербайҗан,
казакъ, башкорт, литва, осетин һ. б. телләрдә газета
журналларда, күмәк җыентыклар да дөнья күрде.
1982 елда ана Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Р. Гатауллин — 1966 елдан СССР Язучылар берлеге
әгъзасы.
Фоат Садриевка — 50 яшь
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартын да
Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа.
Күрше авылда урта мәктәп тәмамлаганнан соң, кибетче,
китапханәче булып эшли. Сарман һәм Мөслим район гәзитләре
редакциясендә әдәби хезмәткәрдән редакторга кадәр хезмәт
юлы уза Шул дәвердә читтән торып КДУның филология
факультетында белем ала. 1981—82 елларда исә Мәскәүдә
югары театр курсларында укый.
Ф Садриев иҗаты сәхнә әсәрләре язудан башлана — 1970
елда «Идел» альманахында аның «Оҗмах ишеге төбендә»
исемле беренче комедиясе басылып чыга. 1976 елда Әлмәт
татар дәүләт драма театрында »Их сез. егетләр» пьесасы куела.
Аның «Ач тәрәзәң». «Кондырлы кодачасы». «Эһем, эһем»
дигәчтен», «Тозлы бал» драма һәм комедияләрен тамашачылар
аеруча яратып каршы ала. Татарстан китап нәшрияты аның «Ач
тәрә зәң» (1986). «Ике икең — ундүрт» (1988). «Шаһзаманов
эше» (1989) дигән пьесалар, балалар эчен хикәяләр, повесть һәм
хикәяләр җыентыкларын укучыларга тәкъ дим итә.
Ф. Садриев туган ягына тугрылык саклаган сирәк та тар
азучыларының берсе. Ул бүген дә Мөслимдә яши һәм
әдәбиятыбызга шул төбәкнең җанлы сулышын, та бигатен һәм
йолаларын, бай халыкчан телен алып керә, үткен мәсьәләләр
күтәрелгән, тормышчан каһарманнар сурәтләнгән сәнгатьчә
әсәрләр яза
Ул — 1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Нурислам Хәсәновка — 50 яшь
Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мар тында
Татарстан җөмһүриятенең Саба районы Шәтке авылында
туган. Ул 1959 елда Казанга килә, техник училищеда слесарь
ремонтчы һөнәренә өйрәнә һәм Ка зан моторлар тозү
берләшмәсендә эшли башлый. Хезмәтеннән аерылмыйча
апиация техникумын, аннары җиңел промышленность
институтын тәмамлый Мотор лар төзү берләшмисендә озак
еллар буена мастер, өлкән мастер, инженер вазифаларын
башкара.
Нурислам Хәсәнов башта республика матбугатында
шигырь һәм нәсерләрен, очеркларын бастыра. Ә 1982 ел да
аның беренче хикәяләр җыентыгы — «Энҗеләр бал кышы»
дөнья күрә 1985 елда. Казан телестудиясендә редактор булып
эшләгән чагында, ул «Бәхилләрме йи рак?« исемле повестен
аерым китап итеп чыгарды 1988 елда «Язмышың
сыналганда...» исемле китабы дөнья күрде-
Нурислам Хәсәнов хәзер Язучылар берлегенең матур
әдәбиятны пропагандалау бүлегендә эшли Ул 1986 елдан
СССР Язучылар берлеге әгъзмгы.
Татарстан Язучылар берлеге идарлсе һлм »Камн утлары» журналы
редакциясе юбилярларны кайнар котлыйлар, аларга елламлтлек һлм иҗат уңышлары телиллр!