Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘБӘРДАРЛЫК ЧОРЫНДА ЯЗЫЛГАН ХЕЗМӘТ


илология фәннәре докторы Әбрар ага
Кәримуллинның Совет хакимияте дәверендә
татар китабы тарихына багышланган яңа
монографик хезмәте үзгәртеп кору елларында
язылды'
Китап сәхифәләренә күз салу белән хөррият рухы
күзгә ташлана Нихәтле китап- ларыбызның, аларны
язучыларның исемнәрен без моңа кадәр матбугатта күрү,
искә алу мөмкинлегеннән мәхрүм булганбыз икән, хәзер
әнә мөмкин инде
Исеменнән үк күренгәнчә, китапта Татарстанда
1917—32 елларда эшләп килгән аерым оешмалар,
ведомстволар, махсус оешмалар ширкәт (кооператив)
нәшриятларының эшчәнлегенә анализ ясала.
Бөек Октябрь социалистик революциясе илдә
җиңүгә ирешкәннән соң. элеккеге Россиянең хосусый
милеккә нигезләнгән хуҗалыгын яңа нигездә үзгәртеп
кору башлана Бу үзгәрешләр шулай ук матбугат, нәшрият
һәм полиграфия өлкәсенә дә кагыла. Илдә
урнаштырылган пролетариат диктатурасы басма сүзнең
массалар өчен көрәштә куәтле корал икәнлеген искә
алып, аңа дәүләт монополиясе игълан итә Россия
республикасында матбугат, нәшрият һәм полиграфия
органнары үзәкләштерелгән дәүләт аппараты карамагына
күчә башлый.
Ләкин бу про цесс озакка сузыла, төрле югалтулар
һәм табышлар аркылы хәрәкәт итә бара.
Бер яктан китап басуда дәүләт монополиясе үсә
барса, шул ук вакытта элеккедән калган инерция буе нча
төрле ведомстволар, махсус оешмалар, кооперативлар ка-
рамагында нәшриятлар, типографияләр бер ябылып,
яңалары ачылып, шушы хәл 1930 елларга кадәр дәвам
итә.
Ә. Кәримуллинның яңа хезмәтендә әлеге хәрәкәтнең
бер тармагы ведомстволар, мах-
Каримуллин А Г Становление и развитие
татарской советской книги 1917—1932 (Омерии о
ведомственных специальных и кооператив ?9В9
и’Дв тв п,е’,в‘ Татарской АССР)-—Казань. сус оешмалар,
ширкәт тарафыннан оештырылган нәшриятлар,
басмаханәләр тарихы, аларның чыгарган басма
продукциясенә анализ ясала
1917—32 елларда татар китапларын бастырып
чыгару ягыннан югарыда искә алынган махсус
нәшриятларның роле чиксез зур була. Әгәр эш дәүләт
монополиясендәге нәшриятларга гына калган булса, без
бик зур идеологии зыян кичергән булыр идек Дәүләт
карамагындагы нәшриятлар бу дәвердә татар китабына
булган ихтыяҗны үтәүдә көчсезлек күрсәтәләр Оештыру
эшләренең түбән дәрәҗәдә булуы, империалистик сугыш,
революция һәм гражданнар сугышы чорында илнең
экономикасы чыгырдан чыгу, бер үк вакытта дәүләт
бюрократиясе барлыкка килә башлау, нәшрият
планнарына да тискәре төзәтмәләр кертә
Хәлбуки, татар китабына да ихтыяҗ гаҗәеп зур була.
Татар китабы бер халыкка гына хезмәт итмичә тел.
графика якынлыгы аркасында казакъ, үзбәк, кыргыз,
төрекмән. Башкортларга да милли китап булып та-
нылганлыктан. алар арасында революция рухын тарату
коралы вазифасын үти. Татар басма китабының туган
мәркәзе Казан, үзенең көчле китап басу традицияләре,
Ибраһим Юзеев, Мөхәммәт Идриси, Вәли Әх- мәдуллин,
Н. Харито нов кебек полиграфия һө нәре осталары белән
хаклы рәвештә дан тота. Анда берадәран Кәримевләрнең,
Хә- сәниләрнең һ. б. көчле нәшрият базалары
Шунысы кызыклы, кайбер рус буржуаз
нәшриятлары революциягә дошманлык белән каршы
чыкканда, «Гасырг Мәгариф», «Хезмәт». «Сабах» һ 6
татар матбагалары (нәшриятлары) революция ягында
чыгыш ясыйлар Шунлыктан беренчеләре пролетариат
дәүләт мәнфәгатьләренә каршы чыкканлыктан ябылалар,
ә татар матбагалары яшәүләрен дәвам итәләр Татар
матбагалары, гражданнар сугышы елларында күп
миллионлы мөселман халыклары арасында революция
идеяләрен тарату өчен илнең төрле якларына йөзләгән
пот гарәп хәрефләре, полиграфия осталары җибәреп,
революция эшенә зур ярдәм итәләр Татар мат-дагаларында шулай ук рус графикасы белән файдаланучы
халыклар ечен дә дистәләгән лот хәрефләр әзерләнә
Ә Кәримуллинның яңа хезмәтендә әнә шул тарихлар
яктыртыла Китап керештән, дурт бүлектән һәм йомгактан
гыйбарәт
Беренче бүлек Татарстанда дәүләт матбагасы
нигезен оештыру мәсьәләләренә багышлана. Проблема
фәндә беренче мәртәбә күтәрелә Темага кагылышлы
аерым хезмәтләр татар милли китабы мәсьәләсенә
кагылмый үтәләр иде әле
Казанда дәүләт типографияләре 191 в елны, каланы
ак чехлардан азат иткәннән соң оештырыла Аның
нигезендә 1917 елның 27 октябрендә национализация
ясалган ■Үзәк типография» торып, ул "Беренче совет
типографиясе- дип йөртелә, икенче типография буржуаз
«Казанское слово- матбагасы нигезендә оеша 1918 елда
шулай ук ечеиче. дүртенче дәүләт типографияләре ачыла
Оештыруның икенче өлешендә шул типографияләрне
идарә итү мәсьәләләре хәл кылына башлый
1919 елның 19 маенда берадәран Кәри- мевләр
һәм «Мәгариф» ширкәте матбагалары дәүләт кулына
күчеп, алтынчы дәүләт типографиясе булып йөри башлый
һ 6 Алтынчы типография, нигездә, татар китаплары басу
белән шөгыльләнә
1920 елның ахырында Татарстан җирендәге
барлык типографияләр дә дәүләт карамагына күчерелеп
бетә Дәүләт карамагына басмаханәләрне тартып алу
ирекле рәвештә бармый һәм моның гамәлдә
ашыктырылып эшлә нүе үзен сиздерә
1922 елның 16 июнендә Казандагы типо-
графияләрнең берләштерелгән идарәсе төзелеп. ул
кыскартылып -Казпечать» дип атала башлый, соңыннан
ул -Татпечать- тресты дип йөртелә. Ләкин Татарстанда
на- ционализациялә нергә өлгермәгән һәм дәү ләт
предприятиеләренә кушу күздә тотылмаган хосусый
басмаханәләр дә була
1922 елның 2 декабрендә Хезмәт һәм Оборона
Советы карары белән, хосусый мат багалар ачу мөмкин
була Шушы карар нигезендә. Казанда 1923 елда яңа
хосусый типографияләр һәм национализациягә эләк
мәгән иске басмаханәләр эшкә керешәләр
1923 елда атаклы матбагачы Н И Харито нов та
матбага ачарга рөхсәт сорал карый, ләкин аның киң
колачлы эшчәнлегеннән ереккән властьлар гаризасына
тискәре җавап б ирәләр
Татарстанда матбагаларны идарә итүдә реформалар
уздырылып, 1927 елда дәүләт нәшрияты—Татиздат
оештырыла Ләкин туктаусыз сүтү-оештырулар
Татарстанда матбагачылык эшене ң сыйфаты түбәнәюгә
һәм продукциясе кимүгә китерүен күрсәтә монография
авторы (94 б )
Татарстанда вак матбагаларны берләштерү һәм
идарәне оештыру 1930 елларда уңышлы төгәлләнә,
нәтиҗәдә аларның җи- тештерүчәнлеге арта
Монографияне ң ике нче бүлеге «Татарстанда совет
китап нәшрияты эшчәнлеге оештырылу һәм ведомства
китаплары» д ип атала Халык комиссарлары Советының
1917 ел 27 октябрь датасы белән «Матбугат турында
декрет "ы чыкканнан соң совет нәшриятлары тезү
башлана Илдә сове’ һәм партия органнарында нәшрият
бүлекләре ачыла.
1929 ел ахырында Татарстанда Дәүләт нәшрияты
оештырылгач, ведомство нәшриятлары тарихының
икенче баскычы башлана ВКП(б)ның Татарстан өлкә
комитеты һәм Татарстан Үзәк башкарма комитетының
1929 ел ахырында чыгарылган карары Республикада
барлык нәшриятларны бер кул астына туплый.
Татарстанда 1917 елдан 1930 елларга кадәр йөзләп
ведомство нәшриятлары булып, алар шактый бай китап
продукциясе калдырганнар Ә Кәримуллин шул төрле
нәшриятларның продукциясен өйрәнүгә күл көч куйган,
аларның каталогын төзеп мөмкин булган кадәре
тулыландырган, күп китапларның тиражларын ачыклаган
Әлбәттә, ведомстволар нәшрияты продукциясе тәкъдир
ителерлек Алар яңа оештырылган совет мәктәпләре өчен
йөзләгән әдәби, сәяси фәнни китаплар, дәреслекләр
бастыралар Татар китабы, бу дәвердә кардәш халыкларга
да таралып, интернациональ китап төсен ала
Болардан тыш хезмәттә Татарстан юстиция,
сәламәтлек саклау, эчке эшләр һәм башка халык
комиссариат ларының нәшрият эшчәнлеге дә тикшерелә
Алар тарафыннан 1921—32 елларда 125 исемдә 389300
китап бастырылган Татарстан финанс халык ко-
миссариаты 1923—31 елларда 157 исемдә 604725 китап
чыгара Әлеге комиссариатларның нәшрият җитәкчелеге
практик эш хаҗәтләре белән бәйле булып халыкның
гомуми эш культурасын күтәрүгә хезмәт иткән.
Уку йортлары буенча караганда Казан
университеты Казан педагогия һәм ветеринария
институтлары Татарстан сәнгать техникумы. Полиграфия
мәктәбе. Татраб- фак һәм башкалар тарафыннан да байтак
китаплар басыла, ләкин аларның кү пчелеге рус телендә
чыккан, татар телендә культурага. фәнгә кагылышлылары
бармак белән генә санарлык Татар телендә культура һәм
фәнни белемнәрне гарту ягыннан «Татар мәдәнияте
йорты» басмалары әһәмиятле
Санап кителгән ведомство, предприятие уку
йортлары тарафыннан 1920—32 елларда барысы 844
исемдә 2169350 китап чыгарылган
Хезмәтнең өченче бүлеге специальләшкән тармак
нәшриятлары эшчеилегенә багышлана
Егерменче елларда Татарстан дәүләт нәшрияты
татарча китап басу монополиясен үз кулына туплый һәм
бу монополияне бөтен СССР буенча законлаштырырга
омтыла. Ширкәт нәшрияты оештыру мөмкинлекләре юк
дәрәҗәсенә төшә 20 нче елларның ике нче яртысында
«Яңа китап» ширкәт нәшрияты оештырылса да, эш
җәелдерә алмыйча таралып китә Ширкәт нәшрияты ачу
омтылышлары, дәүләт нәшриятының кискен
каршылыгына тап булып, сүнеп калалар.
Ләкин Татарстан дәүләт нәшрияты, бу елларда үзенең
бөтен көндәшләренең юлын ябуга ирешсә дә, дәүләт
планын үтәү мәсьәләсендә алай өлгерлек күрсәтми Аның
бу җитешсезлеге ул вакытта, ведомстволарның нәшрият
эшчәнлеге аркасында, күзгә ташланмаган. Шулай ук бу
өлкәдә тармак нәшриятлары да актив эшләп Татарстан
дәүләт нәшриятына зур ярдәм күрсәтәләр
Ә Кәримуллин билгеләгәнчә. 20 нче еллар башында
Татарстан җир эшләре халык комиссариатының нәшрият
эшчәнлеге җанланып китә. Аның Казанда специальләш-
кән. «Игенче» исемен йөрткән нәшрияты 1930 елгача
эшләп килә. «Игенче» нәшрияты үз чорында татар
телендә авыл хуҗалыгы темасына багышланг ан йөзләрчә
китаплар бастырып чыгара
Специальләшкән тармак нәшриятларыннан «Гажур»
(«Газета-журнал лар нәшрияты»), ■ Яңалиф-ләрне ң һ. б.
эшчәнлеге дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә яктыртылган
Автор. Яңалиф- нәшрияты тарихын тасвирлауга
керешкәнче, яңалиф (латин) алфавитына күчү тарихына
да беркадәр тукталып уза.
Татар графикасын латин алфавитына күчерү
югарыдан басым һәм буш вәгъдәләр бирү юлы белән
үткәрелде 1937 ел җиткәч, аны үткәрүгә протест ясаган
галим, язучы һәм журналистларны гае пләп каты җәза-
ларга тарталар Шул исәптән латинчылык хәрәкәтен
экстремистик юл белән тараткан Ф Сәйфи-Казанлы.
Сәлах Атнагуловларга да ташлама ясалмаган
Ватинчылыкны пропагандалау өчен 1926 елны «Яңалиф»
нәшрияты оештырыла. Ул, 1932 елгача яшәп киле п. 198
исемдә бер миллионнан артык китап бастыра. Латин
графикасы вульгар- социологизм чәчәк аткан чорларда,
ашыгычлык белән уздырылды 1930 елларда Сталин
башлаган тоталь ре прессияләр белән бер- рәттән
уздырылуы, әдәби, культура мирасыбызның мең еллык
хәзинәләрен физик юк итү юлы белән аралашып баруы —
татар халкын әдәби мирасыннан аера башлауның кискен
этабы булды.
Латин графикасына күчү тарихы автор тарафыннан
берьяклы гына күрсәтелә һәм «Яңалиф» нәшрияты
эшчәнлеге уңай яктан гына бәяләнә.
Хезмәтнең дүртенче бүлеге хосусый кооператив
нәшриятлары эшчәнлеген өйрәнүгә багышлана. Совет
властеның беренче елларында җәмгыятебездә ике төрле
нәшрият с истемасы яшәде. Аларның берсе элекке
буржуаз җәмгыятьтән калган, ә икенчеләре совет власте
ихтыяҗлары белән оеша. Бу төркемнәр арасында ул
елларда көрәш бара Совет хөкүмәте буржуаз
нәшриятларның контрреволюцио н про паганда белән шө-
гыльләнгәннәрен ябарга мәҗбүр булды Ләкин бу чарага
беренче чиратта рус буржуазиясе карамагындагылары
дучар булды Әйткәнебезчә, революциягә кадәр үк демо-
кратик юнәлештә хезмәт күрсәтеп килгән «Гасыр».
«Мәгариф». «Хезмәт». «Сабах» кебек татар нәшриятлары
ябылмадылар Октябрь революциясе булгач, әле «Алга»,
«Корылтай» кебек яңа кооператив нәшриятлары ачыла.
Татар нәшриятлары, эре байлар кулында булмыйча,
берничә кешеләрнең берләшүе аркасында эш йөртәләр
Аларның кайберләре полиграфик базага да ия була.
(«Кәримия», «Милләт»), калганнары фәкать нәшрият эше
белән генә шөгыльләнәләр Хосусый нәшриятларның
эшчәнлеге. нигездә. 1917—21 елларда бара, аннан соң
туктала.
1926 елда «Яңа китап» кооперативы оеша
монографиядә аның кыска вакытлы эшчәнлеге дә карала.
Хезмәттә татар кооператив нәшриятларының киң кырлы
эшчәнлеге. продукциясе, аларның совет органнары белән
тыгыз бәйләнештә эшчәнлеге күрсәтелгән. Шундый бер
кызык мисалны күрсәтеп үтү кирәктер Әхмәтгәрәй
Хәсәни һәм Г. Рәхмәтуллиннар карамагындагы «Аң» ти-
пографиясе Совет хөкүмәтенә 1919 елда хуҗаларның үз
теләкләре белән тапшырыла.
Октябрьгә кадәр үк оешкан хосусый
нәшриятларның эшчәнлеген яктырткан ав торның барлык
мөмкинлекләрдән дә файдаланмаган булуын күрсәтергә
кирәк. Әитик, шушы нәшрият ширкәтләре н нигезләүче
төп шәхесләрнең туган еллары, урыннары архив
материалларында чагылыш тапкан, дип уйларга кирәк.
Кайсыларының язмышлары да билгеледер Менә шулар
турында мәгълүмат бирелсә, нур өстенә нур булыр иде.
Әйтик, «Сабах» ширкәтен оештырган Габделвәли һәм
Мөхәммәтгали Әхмәдул- линнар яки «Берадәран
Кәримевләр» ширкәтене ң төп фигураларының
язмышлары тарихыбызда тәфсилләп сурәтләнергә
лаеклы.
Эшчәнлеге өйрәнелгән нәшриятлар 1917— 32
елларда 2395 исемдә китап чыгарганнар. Бу китапларның
гомуми тиражы чама белән 10 миллион данә хисаплана.
Автор тарафыннан бу өлкәдә четерекле һәм катлаулы
исәп-хисап эшләре башкарылып, аларның нәтиҗәләре
беренче мәртәбә чагыштырма таблицаларда күрсәтелгән.