Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан
ТАТАР
ИҖТИМАГЫИ
ҮЗӘГЕНЕҢ
11 КОРЫЛТАЕНДА
15—16
февральдә Казанда.
Г. Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театры бинасында
Татар иҗтимагый үзәгенең икенче корылтае
(съезды) булып узды. Корылтайда илнең
төрле почмакларыннан җыелган 637 делегат
һәм 200 дән артык кунак катнашты. Алар
арасында Кырым татар азатлык хәрәкәте
лидеры Мостафа Җәмил, Диния нәзарәте
җитәкчесе мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин һ. б.
бар иде.
Корылтайны Татар иҗтимагый үзәге
рәис-координаторы Г. Фәйзрахманов ачты.
Татар иҗтимагый үзәге идарәсенең эше
турындагы докладны ТИҮнең рәис коорди
наторы. ТССР халык депутаты М. Мөлеков
ясады.
Аннары «Иттифак» фиркасе җитәкчелә-
реннән берсе. Татар иҗтимагый үзәгенең рәис
координаторы Ф. Бәйрәмова чыгышы
тыңланды.
Иҗтимагый үзәкнең контроль комиссия-
се рәисе Г. Мортазин чыгышында ТССР суве-
ренлыгын тормышка ашыруда хокукый
мөмкинлекләрне киңрәк файдалануның ки-
рәклеге әйтелде.
ТИҮнең яңа платформасы турындагы
докладны Үзәк рәис-координаторларының
берсе Д. Исхаков ясады. Аннан соң мандат
комиссиясе рәисе Р. Сафин доклады тыңлан
ДЫ.
Фикер алышуларда Татар иҗтимагый
үзәгенең ике корылтай арасында башкарган
эшчәнлеге анализланды.
Делегатлар 11 резолюция һәм ике мөрә-
җәгать кабул итте. Алар арасында Консти-
туциягә чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Та-
тарстан гражданлыгы бирүне дә кертү, татар
мәгариф системасын булдыру, барлык татар
мәктәпләре һәм классларын Татарстан
Мәгариф министрлыгы эшләгән программа
нигезендә укыту, җомга көннәрендә радио
һәм телевидение буенча 30 минутлык дин
тапшырулары оештыру, Татарстан милли
банкын төзү. Казан консерваториясенә Салих
Сәйдәшев исеме бирү турында ТССР Югары
Советына тәкъдим кертү. Бөтенсоюз татар
газетасын булдыру һәм башкалар бар.
Корылтай бертавыштан ТИҮне Бөтенсо-
юз татар иҗтимагый үзәге итеп үзгәртергә
дигән карар чыгарды, аның идарә органы —
вәкилләр Советына илебезнең барлык тө-
бәкләреннән милләтпәрвәр эшлеклеләр сай-
ланды.
Корылтай Татарстан дәүләт, совет һәм
җәмәгать эшлеклеләренең актив катнашында
үтте. Татарстан ССР Министрлар Советы
Рәисенең беренче урынбасары М. Хәсәнов де-
легатлар КүТӘрГӘН МӘСЬӘЛӘЛӘР буеНЧа
ЧЫГЫП! ясады, сорауларга җаваплар бирде.
Вәкилләр Советы пленумы эшнең шак-
тый катлаулануын күздә тотып, иҗтимагый
үзәктә президент идарәсе кертергә дигән
фикергә килде. Демократик сайлау юлы белән
Бөтенсоюз Татар иҗтимагый үзәге
президенты итеп Казан дәүләт университеты
доценты, тарих фәннәре кандидаты Марат
Әбдерәсүл улы Мөлеков сайланды.
АКШ КОНГРЕССЫНА
Татар иҗтимагый үзәгенең II корыл-
таенда Америка Кушма Штатлары конгрес-
сына бертавыштан мөрәҗәгать кабул ителде.
Анда болай диелә.
• Татар халкының гомуммилли демо-
кратик хәрәкәтен тәшкил иткән Татар иҗти-
магый үзәге безнең туган телебездә тапшыру
алып бара торган «Азатлык» радиосының күп
еллык игелекле эшчәнлеге өчен Сезгә рәхмәт
белдерә. Кыска дулкында эшли торган бу
радиостанция Европа һәм Азиянең гаять зур
киңлекләрендә сибелеп яшәгән сигез
миллионлы татар һәм башкорт халыкларына
ана телләрендә радио тыңларга мөмкинлек
тудыра. Күп еллар дәвамында • Азатлык»
радиосы безнең халыкка кирәкле хәбәрләрне
җиткереп тора, аның мәдәниятен, әдәбиятын,
сәнгатен пропагандалый. Киләчәктә
«Америка тавышын» да татар телендә
ишетербез, дип ышанабыз».
«ВАТАН» ҖӘМГЫЯТЕНДӘ
26 февральдә Казанда «Ватан» җәмгыяте
советының киңәйтелгән җыелышы үткәрелде.
Җыелышны җәмгыятьнең президенты
академик М. Мәхмүтов ачып җибәрде. Вице-
президент Д. Гыйсметдинов оешманың бер ел
эчендә чит илләрдә яшәгән татарлар белән
урнаштырган элемтәләре, алып барган
эшчәнлеге турында кяң мәгълүмат бирде.
Киләчәктәге эшләрне оештыру һәм ус-
тавка кертелгән үзгәрешләр турында Рим- зил
Вәли чыгыш ясады.
Киңәйтелгән совет компетентлы шә-
хесләр. фән эшлеклеләре һәм язучылардан 60
лап кешене берләштерә. Җыелышта оеш-
маның уставына кайбер үзгәрешләр кертелде,
мөстәкыйль Татарстан декларациясенә туры
килмәгәнлектән. Россия Конституциясе,
Россия кебек сүзләр төшерелде.
Уставка тышкы экономик эшләр белән
шөгыльләнү хокукы турында үзгәрешләр
кертелде. Оештыру комиссиясе, тышкы
экономик мәсьәләләр, фән, дин һәм эмигра-
ция тарихы буенча комиссияләр, Америка
Кушма Штатларында, Көнбатыш Европа,
Финляндиядә яшәүче татарлар белән элем-
тәләр алып барачак аерым комиссияләр
төзелде.
РӘСМИ ЯКТАН ТЕРКӘЛДЕЛӘР
Февраль аенда Татарстан ССР Ми-
нистрлар Советы карары белән яңа
оешмалар — «Суверенитет» һәм »Ми
рас» рәсми яктан теркәлделәр.
•Суверенитет»
Билгеле булганча, халыкның үз нхтыя ры
белән барлыкка килгән бу сәяси оешма
Татарстан Республикасын тулыканлы мөс-
тәкыйль дәүләт итү, халыкның тормыш хәлен
яхшырту очен көрәшә һәм үз эшчән леген
республика территориясендә алып ба ра.
«Суверенитет» комитеты милли, дәүләт
суверенитеты турындагы халыкара хоку кый
нормаларны хормәт итә һәм Татарстан
халкының да үзбилгеләнү хокукы булырга
тиеш, дигән мөһим принципны үзәккә куя Яңа
хәрәкәт тарафдарлары эшне комитет ның
уставы һәм программасы, координа ция советы
планы нигезендә оештыралар.
• Мирас»
Бу оешма мәдәни мирасның хәзерге иҗ
тимагый-сәяси тормышта роле үсә барган
шартларда төзелде. Бер яктан, әлеге мирас
халкыбызның милли үзаңын үстерүдә, аны
берләштерүдә мөһим чарага әверелә. Икенче
яктан, ул татар халкының үткәне турында
гасырлар дәвамында рәсми пропаганда та
рафынкан таратылып киленгән тенденциоз һәм
хәтта яла ягучан карашларны кире ка гып, аның
иҗтимагый рухи яшәеше турын да чын
дөреслекне торгызуга булышып, хә зерге
милләтара мөнәсәбәтләрне камилләш терүгә
хезмәт итәчәк.
•ТАТФИЛЬМ» БУЛАЧАК!
Татарстан Министрлар Советы милли
киностудия оештыру турында карар кабул
итте. Казан кинохроника студиясе кино
фабрика һәм нәфис фильмнар студиясе итеп
үзгәртеп корылачак. Павилыишар төзү очен
чыгымнарны ТССР Финанс министрлыгы
бүлеп бирәчәк. Тәүге фильмнарны |9»2 елда
чыгару күздә тотыла.
АЗУЧЫЛАРЫБЫЗ ТӨРКИЯДӘ
Январь аенда Татарстан Язучылар бер леге
рәисе Р. Мөхәммәдиен, .Иттифак, пар тиясе
рәисе, язучы Ф Байрамова «Төрки Ис лам
берлеге» чакыруы буенча Төркиял < бу лып
кайттылар. Депутат язучыларыбыз бу илнең
байтак шәһәр-апылларында булып күп кенә
рәсми очрашуларда катнашты лар. Шулай ук,
Татарстан Торкия мон.хә ботлорен ныгыту
юнәлешендә, эшлекле сөй ләшүләр алып
бардылар, килешүләр төзе деләр. Сәяхәттән
кайткач, алар Язучы tap берлеге клубында
каләмдәшләре белән оч раштылар, тәэсирләр,
уй фикерләр белән уртаклаштылар.
К А РДӘШЛӘРЕБЕЗГӘ ТЕЛӘКТӘШЛЕК
Моннан илле елга якын элек мәсхәрәле
рәвештә Туган илләреннән куылган кырым
татарларының язмышы гаять аяныч. Соңгы
елларда күп авырлык, мең михнәт белән бу
халыкның бер өлеше — 100 меңләбе туган
туфрагына кайтып егылды. Әмма туган җирдә
янәдән тамыр җибәрү процессы гаять авыр
булып чыкты. Кырымның бүгенге ха кнмияте
кырым татарларына җир бирми, торак, эш
белән тәэмин итми, социаль яктан кыерсыта,
геноцид сәясәтен дәвам итә...
Кардәшләребезнең шушы авыр хәлен искә
алып, мораль һәм беркадәр матди яр дәм итү
йөзеннән, Мәрҗани җәмгыяте президенты Зәки
Зәйнуллин һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе
Роберт Батулла Казан татар халкына
мөрәҗәгать иттеләр. Берничә көн эчендә
байтак кием салым юрган-мендәр, хуҗалык
өчен башка кирәк яраклар җыел ды. Декабрь
һәм январь аенда бу мөхтәрәм иптәшләребез
халыктан җыелган әйберләр не ике КамАЗ
машинасына төяп Кырымга илтеп тә куйдылар.
Бу мәрхәмәтле эш очен Кырым татар милли
хәрәкәтенең җитәкчесе Мостафа Җәмил безнең
язучыларга, алар аша бөтен татар халкына
ихлас рәхмәтен белдерде.
БҮЛӘК ЯҢАДАН БИРЕЛӘ БАШЛАДЫ
Моннан 10 еллар элек күренекле татар
әдибе Ш. Маннур васняте белән яшь язучы
ларга һәм Мамадыш районының .Чулпан»
колхозы алдынгыларына аның исемендәге
еллык премия бирелә башлаган иде- _
Аңа язучылардан Зөлфәт, М Галиев. Р
Мөхәммәдиен, Н. Гыймптдннова, С. Ман напов
һәм Г. Сәгыйров лаек булган иде Шуннан соң
әлеге традиция беркадәр ва кытка өзелеп
торды.
Быел .Чулпан» колхозы идарәсе рәисе Р.
Гыйззәтуллин инициативасы белән ул
яңартылды.
Бу юлы бүләк яшь язучылардан 3. Хос
нняр. Мамадыш егете Р Газизов һәм колхоз
уңганнарына бирелде.
Январь аенда Ш. Маннурның тугай ягы
Мамадышка барган язучылар И. Юэесв. Р.
Файзуллин, публицист Ш. Мостафин һәм яңа
лауреатлар район хезмәтчәннәрс белән
очраштылар.
ҮЗ ИХТЫЯРЛАРЫ БЕЛӘН
КПСС әгъзалыгыннан баш тарту безнең
бүгенге җәмгыятебез өчен яна нәрсә түгел.
Фнрка сафларыннан чыгаруны соран баш-
лангыч партия оешмасына түбәндәге язу чылар
мөрәҗәгать итте: М. Гплпеа. Мат ур В-- лиев,
Р. Хәмид, Н. Гыйматдннова, Ә. Мушин скнй,
М. Насыйбуллин, Г. Пиушкин. Р Кор банов, Ф.
Латыйфи. Д. Валиев, А Бад ю гина, Л.
Кожевников, М. Шабаен. Р Гатау л лин. М.
Хәбибуллин, К. Тимбикопо. М Мә ликона
Язучы тарның партии «к-шма сы «ларның
гаризаларын канәгатьләндерде.
ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ
21 февральдә Актерлар йортында ша
гыйрь Ркаил Зәйдулланың иҗат кичм, булды.
Шигырь кичәсендә шагыйрьне котларга
килгән өлкән каләмдәшләре һәм дуслары Р-
Файзуллин. Г Морат. Л. Зөлкарнәй. рәс саннар
Э. Зарипон белән Ф. Фәсхетдин, ар тистка 3.
Зари. -аа. җырчы-компози тор 3. Хәким
чыгыш ясадылар. Кичәне ша гыйрь Р
Гатауллин алып барды.
Мәгълүм булганча. В. И. Ленин Үзәк му-
зееның Казан филиалында моңа кадәр гадәттә
җитди җыелышлар, киңәшмәләр һәм рәсми
очрашулар гына була иде. Хәзер фи лиал үз
ишекләрен сатирик язучыларга да ачты.
Күптән түгел генә биредә Фәнзаман
Батта.1ның иҗат кичәсе булып үтте. Язучы
ның әсәрләрен танылган артистларыбыз Ра
вил Шәрәфиен һәм Хәлим Җәләлов укыды-
лар. Сатира юмор сөючеләр белән автор ара
сында сөйләшү кызыклы һәм мәгънәле булды.
22 февральдә шул ук бинада шагыйрь Ә.
Рәшнтов һәм язучы М. Маликова әдәбият
сөючеләр белән очрашу уздырдылар. Сүз
бүгенге сәясәт, әдәбият-сәнгать проблемала-
ры турында барды. Кичәнең икенче өлешендә
сәнгать осталары чыгыш ясады.
ЯҢА БАСМАЛАР
«Милләт». Инде ике саны дөнья күргән
Татар иҗтимагый үзәге газетасының исеме
бу. Яңа газета үз алдына нинди максатлар куя
соң? Моңа җавапны 1 санда басылган
мәкаләдән табып була. Анда болай диелгән •
Татар иҗтимагый үзәгенең төп максаты —
ирекле татар иле — мөстәкыйль җөмһүрият
төзү... Газета аңа милли үзаңны үстерер,
горурлыгын уятыр, уяулыкка, бердәмлеккә,
көрәшкә туплау өчен кирәк- Газета 10 мең
данә белән басылган. Мөхәррире Фәния Ху-
җиәхмәт.
1991 елның башыннан Башкортстанда
татар телендә «Вакыт» исемле газета чыга
башлады. Иҗтимагый, сәяси, әдәби бу бас
маның нашире һәм мөхәррире Равил Кара
мов. Шушы елның 1 апреленнән бу газета ны
яздырып алып булачак. Ел азагына тик ле
барлыгы 25 сан чыгару күздә тотыла. Төкле
аягың белән. «Вакыт»* Халык рухын баетуда
һәм аңа файда китерүдә өлешең ре волюцнягә
кадәр чыккан мәшһүр • Вакыт» • ка тиң
булсын!
Алабугада Кама ягы татар яшь ләренең
«Ислах» (Яңарыш) исемле газетасы чыга
башлады. Атналык бу газета 8 биттән тора.
Аның беренче саны оста кулы белән бизәлеп,
кызыклы, уйландыра торган, танып-белүгә
булышлык итәрдәй язмалар белән
чыгарылган. Мөхәррире — Радик Әмин.
Редакциянең адресы: 423630. Татарстан
республикасы. Алабуга шәһәре. 51
ЯҢА КИТАПЛАР
Әле күптән түгел генә Япониядә М. Сол
тангалиев турында яңа китап чыкты. Япон
телендә чыккан бу китап «Солтангалиевнең
хыялы: ислам галәме һәм Россия револю-
циясе* дип атала. 383 биттән торган бу мо-
нографиянең авторы Токио университеты
профессоры Масаюки Юмачи. Укучыла-
рыбызга шуны да искәртеп узыйк, элегрәк
елларда Солтангалиев турында гарәп телендә
роман язылып. Алжирда басылып чык кан иде
инде.
1990 ел ахырында Төркиядә «Оренбур
шәле» исемле роман басылды. Китапның ав-
торы — Хакан Улу. Чыгышы белән татар
кешесе. Китапта Идел-Урал һәм Кырым та
тарларының тормышы тасвирлана.
Татарстан үзенең Дәүләт суверенитетын
игълан иткәч, безнең язучыларга Россиянең
• Современник». «Советская Россия, нәш-
риятларында китап чыгару, табигый, кыен-
лашачак. Шуңа күрә «Художественная ли-
тература». «Советский писатель». «Молодая
гвардия». «Детская литература». «Дружба
народов, кебек Бөтенсоюз нәшрия тына
мөрәҗәгать итү кирәк булачак. Дөрес. бу
нәшриятларда да әсәрләр чыккалап тора. Әле
күптән түгел генә илнең төп әдәби
басмаханәсе саналган «Художественная
литература» нәшриятында Муса Җәлилнең
• Сайланма шигырьләре» һәм Равил Фәй
зуллинның «Лунные тополя» исемле бер
томлык шигырь китабы дөнья күрде. Андый
китаплар күбрәк чыгуын теләргә кала.