ГОМЕР-БАГ КАПКАСЫН АЧСАМ...
Бөгеп, без уйнаган таллар... Кара! — Алар нинди биек!
Сыймый без йөргән урамнар — бүген Тын, буш оя кебек...
Тәрәзләрең, авыл, яшьләр азга Моңсуланганмы соң?
Күкне дә, дим, иңнәреңдә картлар Тотып торамы соң?
Нинди гамь соң, нинди сыйфат киткән Авыл кешесеннән?
Туган — туганына кырын карый, Күрше — күршесенә...
Исереклек, әдәпсезлек, буш сүз
Каян әле арткан?
Иман качып бик тиз, ни ул шулай Үз юлына тарткан?!
Шул хәлләрдән оялыпмы — Таллар Күккә карап үскән?!
Яшьлегемдә түгел, бу авылда Сине бүген күрсәм. Матурлыкны, Мәхәббәтнең үзен Табар идем микән?!
...Ярый очрашканбыз вакытында. Вакытында, ахры, туганбыз да: Бәхетлебез икән!
Хәятта ачылып капка.
Багка — матурлыкка баксам,
Хыял күлләренә батсам,
Дәрткә дәрман шул булырмы?
Гөлчәчәккә якын барсам, Чәнечкесенә кадалсам, Гомерлек җәрәхәт алсам, Дәвачы да ул булырмы? Китә алмыйча шул багтан, Үз иркемнән әсир калсам, Күңел җәем багышласам, Җимешләрем мул булырмы?
Көз сулышын сизеп беркөн, Мәңгелеккә җыенсам мин, Баг аңлармы актык сүзем?! Йә тәмам хафа булырмы?
Гөлчәчәк минсез сулырмы — Гомер-баг капкасын япсам...
Күңел, һаман эзлисең ни? һәм каян?
Чик булырмы омтылышка бер заман?
Менә бүген дә синең хыял кошы Әллә бәйдән ычкындымы — әй очты!
Күккәме — юл? Йә җиргә төшәргәме?!
Юл башыннан — чишмәдән эчәргәме?
Үзгәргәндер ул төбәк вакыт узгач... ...Яз иде безнең яшьлектә, нур-кояш...
Соры тузан күмсә ак чәчәк-серне?!
Яшерсә еллар ярны — бердәнберне?..
...Күкрәде күк, яшенләп койды яңгыр...
Гомер керен юаргадыр? Шул фалдыр...
Бер тапсыз ак җандагы кыз сурәте: Җыр язарга — матурлыкка өйрәтте...
Аны бүгенге мохиттән эзлимме?
Яшьлек, әйт, сиңа хыянәт түгелме? —
Гел биектә сакладык бит яр-дусны!— Нәфестән гел өстен калсын җан кошы!
Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында
Әкрен, әй, җил, тын да тыңла:
Монда — Тукай әнкәсе...
Чишмә җырлый. Гүя, ул да Шул әнкәнең тәңкәсе, Йә моңлы чулпы тавышы.
1913 елның җәе. Зәйтүнә — Тукай каберендә
Халкың уяна... Сиңа соң
ул каян иңгән йокы?!
Шагыйрь, тор, кабрең янында
кем әнә корьән укый?!
Исемен мактаган китабы —
чын Кәләмулла кулда: Күз салмый аңа — яттан ла
ялкынлы сүрә укый!
«Васыят»еңне дәфенеңдә
яңгыратты муллалар.
Ул кушып күк аятьләрен,
кыз хисен — бергә — укый!
...Яд итәр гомере буена:
диварда рәсмең торыр!
Хаҗ юлын багышлар сиңа -
бел, Мәккәләрдә укый!
...Киләчәк әле күрәчәк:
табыныр чын кәгъбә — син.
Бу шуннан хәбәр — күр: әнкәң
яшедәй саф җан укый!
«Мәхәббәт сакчысы» киткән:
бу мәңгелекнең йорты,
Тузан күк гөнаһы юктыр —
керсез пакь иман! — укый!
Җирдә әллә Гайсанеме
юган хатыннар өне?!
Татар кызы ул — кабреңә
фәрештәң килгән! — укый!
Инде, Тукай, нәкъ мамык күк
җиңелдер кабрең ташы?! —
Баш очыңда... әнә ярың
Зәйтүнәң корьән укый!
...Кызларның судан кайтышы... (Тыңла, шагыйрь әнкәсе!)
һәр татар кызы баш исен Бөек Ана каберенә.
Шаулый каеннар... Ул инде Күчкән халык бәгъренә: Монда бары кабер ташы Сөйли: «Тукай әнкәсе...»
Ә чишмәләр тынмый җырлый:
— Саена кызлары, исән бит Мәмдүдәнең тәңкәсе. Чулпылары?
Мирас итте
Якты моңын, ак күңелен Сезгә — шагыйрь әнкәсе... Сездә — чулпы, тәңкәсе.
ф
Чит-ят җирнең үз итмәгәч кояшы, Йөзем үскән яктан кабат күчендек... Кан кардәшләр илгә кайта: — Туфрак, аһ! Бабайлар ник синдә калган — төшендек!
©
Шаулы заманның болганчык су-җыры Күпләрне моң чишмәсеннән аерды... Колак түгел, җанда сафланып болак, Ул бәндәләр, дим, ялганнан айнырмы?
Ф
Яр данлаган Хафизны кызганган бер — Ярлы санап, аяган Аксак Тимер...
Хафиз җыры ничә җанны баеткан! — Синең байлык кайда? Сөйлә, җиһангир!
&
Илаһ саз, син тоташ моңнан гыйбарәт, Нинди көчләр кылларында, тәңрем, әйт?! ...Сезнең шул саз да уятмый — таш җанмы. Шундый без бүген, әй, Тукай, Дәрдемәнд!
Ф
Тукай да сәяхәт иткән... җай булган.
Әстерхан, Уфада озак — ай булган... Пәйтәхетне дә күргән... тик, горур. Рух тәхтендә чын таҗлы Тукай булган!
Ф
Ялгыз булганмы Тукай? — Юк, бәхеткә...
Казанда таянган Фатих, Сәгыйтькә...
Гаязга дәшкән. «Кайтчы!» — дип. Сыйган бит Берьюлы ничә арыслан тәхеткә!
Килмәдең син... көткәннеме белмәдең? Үзең түгел, сәламең дә — килмәде...
Горурлыгың баш бирмиме, башкамы? Ни булса да, күңел күккә ашмады...
Шулай утка салып мине, кыз бала, Уйда үртисеңме: — *Ян ла, сызлан ла...
Файда гына сиңа андый сызлану;
Тын күңелне кузгатачак ул яну —
Тойгы җилең белән моң-зар бетәчәк;
Җыр барсын да юып, пакьләп китәчәк...»
Борынгылар зирәклеге ахрысы
Яшь җаныңда! — тешә миңа яктысы.
Үкенеч: хәтта ки хатта килмәдең...
$
Бу җиһанда нинди фал ул — Кигәвен? Хозур күрсәк бакча я кыр гөлләрен, Акыл һәм хис тудырган дөнья ямен,— — Мин дә бар! — дип, борнын суза Кигәвен.
Матурлыкның колы без, мәңге гашыйк;
Хисләребез сугара, җаннан ташып, — Ашлыйбыз еллар буе рух гөлләрен. Шунда бер тәнкыйтьче мәллә Кигәвен?!
Мәхрүмме ул моң аңлаудан, көнчеме? Йә көчсезлеген сизеп, еш тешлиме?! Таһир-Зөһрә багында сакчы ләгыйнь — Кара батырмы бер — әрсез Кигәвен?!
Җәйге дөнья вәгъдә итә җимешне, Иҗат көзе булыр камил, килешле.
Тик туйдырды шул ят кавем — фиргавен! — һәр бәхетнең сагында ник Кигәвен?!
Гомерләрнең шул матур бакча ямен. Күңелләрнең кабатланмас гөлләрен Яклау — сәнгать безгә: җыр тик шул юлда.. Гаҗәп: мин дә шунда, дисең. Кигәвен!
Бәяң белепме бу якка килмәдең?
Клара Булатова
ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Борчулы җәй
Ялгызыма кайгы килсә Уртаклашам мендәр белән
Бу бит — илгә, көнгә килгән, Борчылмыйдыр кемнәр генә: Гел Тукайдан алынгандай — «Кыза дөнья, сабыр җитми». Тик сабырлык җитсә генә Өмет сүнми, тамыр кипми.
Тамырларны корытырлык Хата ясап куйдыкмы әллә? Шуның белән табигатьнең Сабырлыгын җуйдык мәллә?
Бәхетлеләр шунда гомер итә
Тигез генә, туры гына түгел. Кылдан нечкә булган бу тормыш: Асты — өскә килгән дөнья бүген. Чакрым саен җиде борылыш.
Дилбегәләр кем кулында бүген. Кем кулында бүген тезгенең? Кем тоткарлый сикерешен көннең, Үтәр булып заман тизлеген?
Минем аңнан сорау китми һаман, Ә җавабын бирми бу тормыш.... Юл чуалган, юл маяксыз калган, Чакрым саен җиде борылыш.
Клара БУЛАТОВА таУчалган шагыйрә. «Язлар алда*. «Җәйләр җитсә Марс китабы» һ. б лирика һәм балалар вчен китаплар авторы Әлмәггә яши
Ерактагы дуслар якынрак.
Ерактагы кояш җылырак...
Шулай дипме чыгып киткән идең, Кайтып килдең нинди уй уйлап?
Ниләр генә уйлап әйләнсәң дә Борылганга — ачык бу капка.
Үз башыннан кичкән кире какмас: Җан тартмаса,монда кан тарта.
Үзең туып-үскән туфрагыңның һәр карышы — бакый терелек. Бәхетлеләр шунда гомер итә Җаны-тәне белән берегеп.
һаман да сине күрүгә йөрәгем тибрәп куя.
Наратта кучкыл яшеллек.
Каенда — яшерене.
Нараттай — хисне ачыйммы. Каендай — яшеримме?
Ф
Җанга сыймас моңнар тудырган Җил күтәрсә читен пәрдәнең, Өнсез-тынсыз кара төннәр серен Мин уйлаган идем, эчке төсе Куертарак төште бу буран. Ачылыр дип төнге хәлләрнең...
Ачылмады. Алай булмады.
Буран купты. Тынлык юкка чыкты.
Башы-соңы эзнең югалды...
Болай гына, очраклылык белән Бер шигырен кулга эләкте. Замандашым,
Егерме ел элек Барыбыз да, курче, нихәтле Садә булганбыз бит!..
Кара инде. Кайтып кара, нәрсә язасын?! «Чукча халкы ерак йолдызларда Чәй эчәр»,— дип хыялланасын... Татарлар да безнен чәй ярата. Кызганычка каршы, бүгенгә Ерак йолдызларга менеп түгел,
&
Юк кебек сәбәпләр дә... Ник әле күнел алгысый Иртәнгә сәгатьләрдә?
Чукча ша/ыиртс Антонина Кымытаальга
Чәй эчәлмим хәтта өемдә. Белмим, Тоны, анда сезнекеләр «Чайпауркын» итә ни белән? Ә мин әле инәйдән хат алдым, «Кибетләрдә чәй юк», диелгән. Чәй бетте бит.
белмим кая китте?
Үстермибез нигә?..
Белмибез.
Ерак йолдызлар дип хыялланып, Буш калдымы әллә илебез?..
Чыгыплар китәр идем!
Җибәрми сабый чакларым. Яшьлегем үткән җирем...
Агачлар яфрак ачмаган. Әле бередә генә. Бөредәй күңел түрендә Нидер өлгерә менә.
Уянып язлар килүгә Тибрәлгән кебек дөнья.
Ташлар тәгәрәтер көче булган Елгаларны буу җиңелме соң? Үз иреген дәгъвалаучы бу җан Шулар белән тиңдәш түгелме сон?
Ташлар тәгәрәтер көче барда Агым суга каршы торып кара. Кайнаганда ярсу хисе җанда. Шул ярсуга каршы чыгып кара
Япь-яшь килеш мин яшәүдән туйдым,— Гаеплесе аның син генә.
Мин дөньяга ышанычым жуйдым — Гаеплесе аның син генә.
Ут йотудан эчем-тышым янды,— Гаеплесе аның син генә.
Мәхәббәттән әче нәфрәт калды — Гаеплесе аның син генә.
Үлемнән дә курыкмаска кирәк Ул барыбер килә кайчан да. Ул барыбер сине таба эзләп, Курыксаң да, курыкмасаң да.л
Ә гөнаһтан курка белү кирәк. Кача белү кирәк гөнаһтан..
Кылгач тәүбә итү белән түгел. Кача белү кирәк — кылмастан.
Фасылларның билгеләре
калган безгә, Хәтирәгә, тик балачак
дәфтәрендә...
Яз-җәйләрнең чиген хәзер
сизмибез дә Дөнья куу, көн үткәрү хәстәрендә.
Әгәр тормыш сине алдый икән. Ачуланма, каш та җыерма. Йөрәгеңне учларыңа кысып Тор да бер тын упкын кырында.
Сылу таллар...
Нишли алар, Көзге итеп Зәй суларын. Әле үреп, әле сүтеп Бөдрә-бөдрә толымнарын? Сылу таллар —
нишли алар, Су-көзгедән ни сорыйлар? Суга багып, тарак салып, Яз башында ни юрыйлар?
Кушучыңны күкрәгеңә куеп. Кире борыл яшәү ягына.
...Бу тормышта андый алданулар Берни тормый яшәү алдында.
Ярда үскән сылу таллар, Язмыш белән уйнамагыз, Бәхет көткән гашыйкларга Аерылулар юрамагыз.— Язмыш белән уйнамагыз, Сылу таллар, сылу