Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП ЭЗЛӘРЕННӘН — ТӨРКИЯДӘ


Тәкъдирдә язылган чынга ашмый калмый дигәндәй, мина да тарихыбызда, мәдәниятебезнең барышында зур гына роль уйнаган Төркия җиренә аяк басу һәм айдан артык һавасын сулап яшәү насыйп булды. Әмма кайберә үл әрнең, сәяхәтче булып барып, Америка яисә һиндстанны ачканнары кебек, мин «Төркияне ачтым» дип әйтә алмыйм. Чөнки андагы һәр ун көннең сигез-тугызы кулъязма һәм китап-журналлар уку. күчерәсен күчерү яисә эчтәлеген кыскартып язу мәшәкатьләре белән узды.
Мәсьәлә аңлашылсын өчен чигенеш ясамый булмый
Журнал укучыларының исендәдер: бүген кабаттан татар милләтенең мактанычы булып санала башлаган Гаяз Исхакыйны һәм аның мирасын халыкка кайтару кебек, ул вакытта әле тормышка ашмастай күренгән эшне кузгатып җибәрүчеләрнең берсе һәм төпкә җигелеп тартучы кеше шушы юлларны язучы фәкыйрегез иде. «Вопросы литературы» журналында беренче публикация, «Казан утлары*нда аның тәрҗемәсе. «Вечерняя Казань» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарында гулы бит. искечә уйлый торган берничә профессор белән матбугат битләрендә шактый озакка тартылган бәхәс...
Бу вакытларда Г. Исхакыйның Анкара шәһәрендә яшәп ятучы кызы профессор Сәгадәт ханым Чагатай, андагы татар җәмәгатьчелеге бөек әдипне кайтару өчен барган көрәшне зур кызыксыну һәм өмет белән күзәтәләр иде. «Исхакыйның соңгы унбиш елы узган Төркиягә барып, аның турында материал җыяр идем, ярдәм итмәссезме?»— дигән үтенечемне, билгеле инде, алар бик теләп тормышка ашырырга керештеләр. Менә берзаман чиновник лар кул куйган, мөһерләр басылган чакыру кәгазе килеп төште. Чыгып китү вакытын сентябрь урталары дип билгеләдек, чөнки аңарчы Сәгадәт ханым һәм миңа кирәкле бүтән кешеләр ялдан кайтып җитмиләр икән. Әмма миңа Гаяз Исхакыйның бердәнбер баласы, бердәнбер варисы Сәгадәт ханым ны күрергә насыйп булмады: 1989 елның 24 июнендә үлеп киткәнлеге ха кында кайгылы хәбәр килде. Мине чакыруны оештыручылар шулай да әйтелгән вакытта баруны хупладылар.
Алда әйтелгәнчә, бердәнбер максатым — материал туплау, әдип хакын да мөмкин кадәр күбрәк белеп кайту булганга һәм татарлар белән генә дип әйтерлек аралашканга күрә, хөрмәтле укучылар миннән Төркия турында, аның экономик һәм сәяси хәле, мәдәнияте, гореф гадәтләре һ. б. турында күп мәгълүмат алырга өмет итмәсеннәр. «Теркинне ачтым» дип әйтә ал мыйм, дигән сүзләрнең мәгънәсе әнә шуңа кайтып кала. Күз бар, колак бар, дигәндәй, соңгыларыннан да кайбер нәрсәләр ияреп кайтты, билгеле. Шулар белән уртаклашсам, укучы өчен бөтенләй үк файдасыз булмас дни белом.
Ни рәвешле таможнядан узуым, ничек самолетка кереп утыруым, һавага күтәрелеп, ике сәгатьләп вакыт үткәннән соң, җәйрәп, зәңгәрләнеп яткан
Т
Кара диңгез өстеннән очып узуым, Босфорның ике ягына бүленеп утырган Истанбулның мәһабәт сарайларын, йөзләгән манараларын дулкынланып күзәтүем. Төркия өстеннән Анкарага таба очканда өй түбәләренең тоташтан кызыл булуына гаҗәпләнүем һәм моңардан ниндидер мәгънә чыгарырга азаплануларымны язып тормыйм. Мине чакырып китерүне башкаручы, вакытымның файдалы узуы өчен иң күп булышучы бер шәхес турында киңрәк мәгълүмат бирүне исә кирәк табам.
Сүз инженер гидролог Мәхмүт әфәнде Таһир турында бара. Харбинда туган, инженер дипломы алган Мәхмүт әфәнде, пенсия яшендә булса да, ведомство җитәкчеләренең үтенүе буенча, эшләвен дәвам иттерә. Тырышып, җиренә җиткереп эшли. Ял хисабына, йокы хисабына, яратып, илһамланып башкара торган икенче эше — бәлки әле беренчеседер — тарих. Татар милләте, татар мәдәнияте тарихы. Искиткеч хәтергә ия. Белмәгәне аз булыр. Каләме дә бар. Яза. язганнарын төрле урында дөньяга чыгара тора. Ерак Көнчыгыштагы татар эмиграциясе тормышы аны аеруча кызыксындыра. Бусы, әлбәттә, гаҗәп түгел. Гаҗәбрәге шул: безнең илдәге татар мәдәнияте тарихын да ул, артыграк булмаса, әйтик, миннән ким белми кебек.
Атаклы кешеләр тарафыннан язылып, кайчандыр рус телендә басылып, әмма соңрак тыелган китапларның соңгы елларда Лондонда фотокү чермәләре чыгарыла башлады. Кемнәрдер аларга инглиз телендә кереш яза, кемнәрдер бай гына библиография белән тәэмин итә. Шундыйлардан И. Гас- принскийның «Русское мусульманство», Г. Исхакыйның «Идел Урал», Җ. Вә- лидинең «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китап лары минем кулга да керде. Бу сериянең инициаторы, кереш мәкаләләрен һәм библиографияләрен язучы яисә оештыручы кеше дә нәкъ шушы Мәхмүт әфәнде булып чыкты! Җ. Вәлиди турындагы китапны ул тулысынча үзе әзерләгән. Бу басманы миңа бүләк итеп китергәч, мин аңардан автографын сорадым. Риза гына булмый бит. Минем эшмени ул, янәсе, Бенигсен эшләде аны. Бик озак кыстагач, түбәндәге сүзләрне язып куйды: «Хөрмәтле Ибра һим Нуруллинга Төркиядәге хатирәләребезнең бер билгесе итеп тәкъдим итәм. Мәхмүт Таһир».
Төркиядәге татар мәдәнияте учагын ягулык өсти-өсти, сүндерми асраучыларның иң күренеклесе шушы Мәхмүт әфәнде дисәм, шаять, хата булмастыр.
Ниндидер ашыгыч эше килеп чыгу сәбәпле, Мәхмүт Таһир мине кар шылый алмады. Аэропортка ул төрки халыклар мәдәниятен өйрәнә торган Институтта гыйльми хезмәткәр һәм китапханә башлыгы Сәйдә ханым Арсланбәкне җибәргән иде. Мөһаҗирәттә, ягъни эмиграциядә күренекле урын тоткан педагог һәм шагыйрь мәрхүм Мансур Арсланбәк кызы ул. Ике энесе бар: берсе — Мәсүд, Төркия парламентында инглиз теленнән тәрҗемәче булып эшли, икенчесе — Сами, инженер, Көнбатыш Германиянең Штутгард шәһәрендә яши. Әниләре Мөшфика ханым пешергән токмачларның тәме әле дә авызда кебек. Төркиядәге миссиямнең, үзем уйлаганча, уңышлы чыгуы белән мин, икенчедән, әнә шул Арсланбәкләргә бурычлымын
Сәйдә ханым белән күрештек, таныштык. Аннары — такси. Тигез асфальт юл. Эреле-ваклы авыллар. Өй түбәләре, әлеге дә баягы — кызыл чирәп. Мәчет манаралары сузаеп-сузаеп кала.
Кайнап торган зур, шаулы һәм чуар шәһәргә килеп керәбез. Бу — Анкара. Автомобиль ниндидер бер мәйдандагы күпкатлы бина янына килеп туктый. Мәхмүт әфәнденең эш урыны икән бу. Бераздан ул үзе дә килеп чыкты. Күрештек. Урта буйлы. Чандыр ук булмаса да, шактый төз гәүдәле ир. Артык исе китмәгәндәй, төчеләнмичә генә күреште. Әйтерсең, кыска вакытта аерылышып торганбыз да хәзер күрешәбез.
Тагын таксига утырып киттек. Кибетләр. Рекламаларга күмелгән урам нардан бара торгач, бер тыныч кына, тар гына урамга барып кердек һәм җиңел кулдан салынгандай күренә торган өч катлы кечерәк өй янына килеп туктадык.
Озын гына коридордан бер зур бүлмәгә керәбез. Буш, шыксыз. Бер аш, бер язу өстәле, хан заманыннан калган сервант, суыткыч та вәссәләм. Бу бүлмәгә кергәләп кенә чыгалар булса кирәк.
Соңыннан билгеле булганча. Сәгадәт ханым Чагатай 1988 елда Идел Урал төбәгендә һәм Урта Азиядә яшәүче төрки халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә ярдәм йөзеннән «Аяз Таһир Торкестан — Идел Урал вәкыфы» исемле бер учреждение булдырган һәм 1984 елда вафат ире про- 134
фессор Таһир Чагатай белән үзе тапкан малның зур өлешен шуңа биргән. Мин килеп кергән әлеге өч катлы, алты фатирлы өй Сәгадәт ханымның вәкыф (бүләк) игеп биргән өе икән
Тагын шунысы да мәгълүм булды: Сәгадәт ханым мине үзенең хәзерге өенә кабул итәргә ниятләп, иренең эш бүлмәсен ремонтлаткан булган. Ләкин үзе үлгәч, варислары калмаганлыктан. өенә мәхкәмә мөһер суккан. Менә ни өчен мине вәкыф советы әгъзасы, уйгур Шәкүр Туран исемле бер ялгызак чиновник кына тора торган шушы каралмаган өч бүлмәле фатирга куярга мәҗбүр булганнар.
Мәхмүт әфәнде, минем күңелемдә туа башлаган ниндидер шыксыз тойгыны юкка чыгарырдай сүз әйтеп куймасынмы
— Сез хәзер Гаяз аганың креслосында, үз кулы белән ясаган өстәле янында утырасыз...
Язмыш юк дип әйтеп кара син! Г. Исхакыйның мирасын барлау-өй рәнү эшен башлаучы адәм Советлар иленнән беренче кеше булып аның креслосына барып утыра, бер ай буе аның өстәлендә эшли' Бер ай буе шушы хакыйкать мине җылытып, миңа коч куәт биреп торды.
Шулай да, яшерер хәлем юк, баштагы бер атнам рәхәт үтте дип әйтә алмыйм. Беренчедән, Мәскәүдән салкын тидереп килгән идем, төчкерәм дә йөткерәм. Икенчедән, чит җир. ят халык. Телләребез якын булса да. сүз җитешмәгәнгә һәм колак күнекмәгәнгә, аңлашу кыен. Хәтта Шәкүр әфәнде белән сөйләшкәндә дә вакыт вакыт кул ишарәсенә эш кала. Анкарада яшәүче милләттәшләр мине ташламасалар да. көн саен димим, көн аралаш килеп торсалар да, шушы беренче көннәрдә мин үземне еш кына бик үк тансык түгел итеп хис кыла идем.
Эч пошулы халәтемнең өченче сәбәбе дә бар иде
Авырганлыктан һәм башым җитди эшкә сәләтсез булганлыктан, вакыт бушка узмасын дип. иртән якта Г. Исхакыйның ун ел буе үзе чыгарган • Яңа милли юл» исемле журналында дөнья күргән «Гәзитчелек эшендә 25 ел» исемле озын истәлеген күчерергә, ә кичке якта мөһаҗирәтт» язылган һәм шунда басылган әсәрләрен укырга керештем.
«Көз» исемле кыска романы психологик нечкәлек һәм Гаязга хас оста лык белән язылган булуыннан кала, безнең позициядән торып караганда да, идеологии җәһәттән зарарсыз. Анда купең кызының, лаеклы кешене сөеп һәм мәхәббәте өчен көрәшеп, бәхеткә ирешкәне, ә мирза кызының, морза чылык гореф гадәте һәм характер йомшаклыгы аркасында, эчкече офицерга тап булып, фаҗига кочагына барып кергәне тасвир ителә. «Өйгә таба» исемле повесте исә минем күңелне күтәрерлек булып чыкмады. Россия гаскә рендә хезмәт итүче татар полковнигы, бер төркем мөселман офицерлары белән берлектә, солдатлар арасында аңлату һәм оештыру эшләре алып барып, җае чыккач, дивизиясе белән Төркия гаскәре ягына чыга .Моның белән ул, күрәмсең, өеннән, ватаныннан ерагаймый, киресенчә, якыная «Дулкын эчендә» дигән драмасы да рухландыра алмады: Октябрь көннәрендә больше виклар өйләргә бәреп керәләр, талыйлар, үтерәләр.
Истәлегенә килсәк, анда әдипнең тормыш юлы шактый тулы яктыртыл ганга, кызыксынып күчерә башладым. Әмма беренче яртысы объективлыкны саклабрак язылган булса да. 1905 07 еллардагы «Таң йолдызы» газетасын чыгарган Гаяз анда юк инде, хәтта 1912 16 еллардагы »И.т»че Гаязны да кү pen булмый. Истәлекнең икенче яртысында, бигрәк тә «Яңа милли юл»ның бүтән саннарына кергән мәкаләләрендә инде ул сыйнфыйлык принцибын читкә атып, социалистик идеалдан ваз кичкән, «тар милләтчелек» позициясенә баскан һәм элеккеге идея дошманнары И Акчура. С. Максуди белән дуслык мөнәсәбәтендә яши башлаган Исхакый булып калка.
Марксизм ленинизм тәгълиматының дөреслеген» иман китергән. Октябрь революциясен кешелек тарихында бөек борылыш дип таныган һәм Ленинның даһилыгына сокланып яшәгән мин фәкыйрьнең җаннан газиз нәрсәсен болар аяк астына салып таптагандай тоела иде «Юкка керештем ахрысы бу эшкә, ничек дәвам итәрмен» кебек уйлар килә башлады. Айка радагы беренче атнамны төшенке күңел белән үткәрүемнең тагын бер җитдн сәбәбе әнә шул.
Болары күбрәк - күңел, йөрәк эше, билгеле. Әле бит акыл дигән нәрсә бар. Ул әйтә: Исхакыйны тарихи шартларга куеп кара син! Ул бит. барлык □серләр һәм меньшевиклар кебек үк. Россия, бигрәк тә аның милли тө бәкләре, социалистик революция өчен өлгереп җитмәгән. Октябрь — боль
шевиклар авантюрасы, дигән карашта тора иде. В. И. Ленинның үлеп китүе, аның мәкер һәм ялган алдында аптырап кала торган көрәштәшләрен этеп- төртеп, Иосиф Джугашвилнның властька килүе, Ленин эшен ленинча дәвам иттерергә теләгән кыю кешеләрне төрлечә юкка чыгара чыгара, тоталитар- деспотик режим урнаштыруы аның шул карашын, билгеле, ныгыта гына барган. Сталинны ул Ленин эшен дәвам иттерүче итеп күрә, сталинизмны ленинизмнан чыгара башлаган. Тагын болай дип уйлый идем: политик карашларының эмиграциядә нинди рәвеш алуына карамастан. Г. Исхакый безгә барыннан да элек, тормыш чынлыгын тирәнтен ачып бирә торган әдип буларак, XX йөз башы татар әдәбиятының баш фигурасы, тәнкыйди реализм юнәлешен нигезләүче буларак кадерле.
Әнә шул килеш, йөрәк белән акыл бәхәсен тыңлый тыңлый, мин *Яңа милли юл» журналын хронологик тәртиптә рәттән укыйм да укыйм, материалларының эчтәлеген үз сүзләрем белән теркәп барам, аерым урыннарын күчереп алам, бик тә әһәмиятле мәкаләләрне ксерокопиясен алдыру өчен билгелим. Әдипнең мөһаҗирәттә язылып басылган яисә басылмый калган кайбер бүтән әсәрләрен уку, архивта сакланган хатлары һәм башка төр документлар белән танышу да арага керә. Гаяз Ис хакый күңелемә кабаттан якыная, сурәте ягымлылана, аңа багышланган хезмәтем дә кирәкле һәм мәгънәле тоела бара.
Иң күп вакытым дүрт стена эчендә укып һәм язып узса да, тыштагы зур дөнья да читтә калдырмады, билгеле. Ашыйсы эчәсе дә, кирәк-яракларны эзләп кибетләргә кергәлисе дә бар бит. Бүтән төр мәшәкатьләр дә чык- калап тора.
Мин социалистик ил саналган җирдән Төркиягә — европалаша башлавына күп заманнар узган илгә килгән кеше бит инде. Соң моны ничек хис итәм? Ике ил арасында нинди аерма, нинди контраст күрәм? Баштарак әллә ни аерма да. контраст та күрмәдем. Ике аяклы, ике куллы шундый ук кешеләр. Иртән ашыга-ашыга эшкә баралар. Балалары шулай ук, букчаларын аркаларына тагып, мәктәпкә юл тоталар. Карт корылары да бездәге кебек. Сумка тотып кибеткә йөри.
Аермага килсәк, иң элек күзгә ташланганы шул. адым саен — төрледән төрле кибет. Азык-төлектән җаның ни тели, шул бар. Җиләк-җимеш һәм яшелчә матур, җыйнак әрҗәләрдә тышка тезеп куелган Төрле төсләр белән елкылдап, күзне иркәлиләр. Әйберләр белән дә шул ук хәл. Көннәрдән бер көнне хатыным, кызларым һәм оныкларыма бүләк сайлауда ярдәм итәр өчен Сәйдә ханым белән Мәсүд әфәнде мине Ататөрек бульварындагы сәүдә үзәгенә алып киттеләр. Андагы кибетләрнең зурлыгына, мәһабәтлеге нә. эчләрендәге малның күплегенә, төрлелегенә һәм затлылыгына хәйран калдым.
Айдан артык яшәп, чират күрмәдем, дип әйтер идем, телефон-автомат янында басып торгаларга туры килде. Анысы да дүрт кабинаның икесе яисә өчесе эшләмәгән чакта. Министрлык карамагындагы объект шул бу...
Күз ияләшеп, колак зирәкләнә төшкәч, мин. әлбәттә, буржуаз илдә яши башлавымны хис итә башладым. Хәер, килгәннең икенче көнендә үк иртән моның беренче билгеләре ишетелде. Сузып-сузып кычкырган тавыш колагыма кереп, балконга чыгып карасам, башына куйгзн зур түгәрәк поднос белән ниндидер ашамлык сатып йөрүче адәмне күрдем. Аннары кул арбасы белән суган, бәрәңге кебек нәрсәләр сатучы килеп чыкты. Мотороллер яисә йөк машиналарыннан яшелчә, он, ярма кебек әйберләр тәкъдим итеп аваз салу чыларны да ишеткәләдем. Чиста су сатып йөри торган махсус автомобиль ләр дә бар икән.
Начармыни бу, дияр укучы, бездә дә шулай сатып йөрсәләр, халык рәх мәт кенә укыр иде. Әйе, начар түгел Минем игътибарны җәлеп иткән бүтән нәрсәләрнең дә күбесе һич тә яманларлык түгел, хәтта безгә күчерерлек. Подъездларның һәр катында, мәсәлән, лампочканы 15-20 секунд кына яндырып тота торган автомат куелган. Фатирыбыз эчендә андый автомат булма ганлыктан, минем арттан лампочкаларны Шәкүр әфәнде сүндереп йөри иде. Мин эшли торган әлеге бүлмәдәге люстраны да биш төрле вариантта янды рырга өйрәтте. Яисә кешенең хезмәткә мөнәсәбәтен алыйк. Эленке-салынкы
йөрү. эш вакытында ләчтит сату яисә тәмәке тартып утыру юк инде монда. Җитмешкә якынлашып килә торган Мәхмүт әфәндегә бер көнне болай дидем: «Ник бер үзегез чабасыз7 Берәр яшь кеше юкмыни мина ярдәм итәргә?» Мәхмүт әфәнде сорау белән җавап бирде: «Сезнең моңарчы буржуаз илдә булганыгыз бармы7* Минем тискәре җавабыма каршы: «Шул шул. сизелә,— диде ул.— Тырышып эшләмәсәң. монда өстеңә менәләр*
Буржуаз җәмгыятькә хас. аның аелыннан чыга һәм күчергеч булырга ярамый торган байтак күренешләр дә күзгә чалынды.
Профессор Әхмәт әфәнде Тимер (аның турында әле сүз булыр) бер көнне мине ресторанга алып китте Соңыннан сорап белдем: бу. иң югары разрядлы ресторан булмаса да, икенче дәрәҗәгә туры килә икән Ашадык эчтек. Әхмәт әфәнде официант белән исәп хисапны өзде. Икенче бер буш зал яныннан узганда, профессор әйтте: «Кофе эчеп чыкмыйбызмы7» Миңа кызык, беләсе килә, уңай җавап бирдем. Уймактан зуррак ике чынаяк белән кофе китерделәр. Эчтек, түбере аста калды. Әхмәт әфәнде каядыр телефоннан сөйләшергә китте. Туктале. мин әйтәм, кесәдә лира бар, байларча итенеп. исәпләшеп куйыйм. Официант егетне чакырып китердем да төрекчәлә- тебрәк: «Кач парә?»— дидем. 5750 лира димәсенме бу’ Күзем маңгаема менде. Урамдагы һәркем керә торган кафеда бу акчага төшкене туйганчы ашап була. Социаль контрастларның бер чагылышы дими ни дисең моны? Яисә менә тагын берсе. Урамнарда машина күп. Хәрәкяттәгеләре дә. яртылаш тротуарга кереп тон куна торганнары да. Соңгылары уңае белән Шәкүр әфәндедән сорадым гаражлары юкмыни? Байларныкы бар. диде. Контрастның өченче бер чагылышы үз аягы белән килде. Кыңгырау шалтырагач, ишекне ачкан идем, тәбәнәк буйлы, кара сакаллы бер карт басып тора. Шәкүрне чакырдым. Ул нидер сөйләште дә ишекне ябып куйды Минем сорауга бер суз белән генә җавап бирде: теләнче. Шуңа охшаш хәлне Ис танбулда да күрергә туры килде. Үзебез төшкән кунакханә күршесендәге би наның эчкөрәк кереп тора торган подъездында төи үткәргән бер карт иртән уянып, торып килә иде
Коммерция коммерция инде. Тулаем алганда, ул закон кысасыннан читкә чыкмый. Әмма хәрәмләшү юк түгел икән Бигрәк тә аҗнәбнләрне. ягъни читтән килгәннәрне алдыйлар. Совет илчелегенә барып күренү буры чымны үтәүдә да Мәхмүт әфәндене борчымаска теләп, такси белән үзем ген» бару фикеремне Шәкүргә әйткәч, ул киңәш бирмәде. Чөнки, диде, әйләнде pen әйләндереп йөртәчәк тә күп акча алачнк. Магнитофонга кассеталар алуны да. шуны ук сәбәп итеп. Мәхмүт әфәндегә тапшырырга киңәш итте. Гомумән, монда сатуляша белмәгән кеше кибеттә тиешлесеннән күбрәк кал дырып чыга икән.
Сизеп торам, укучым ирония белән елмая: соң бит социаль контраст дигоинарегез бездә дә бар Өйсезләр до. саилчеләр д». алдаулар да Соң ни турыда сөйли бу? Бездә д» социализмның юклыгы турында гына түгелме? Күп еллар буе күзәтү, уку, уйлануларымның нәтиҗәсе булып ныгыган иманым шул: егерменче елларның уртасыннан башлап без, Ленин васыятләрен үтибез, дип шапырына шапырына, социализмның кайбер билгеләрен эченә алып та. бу гадел төзелеш белән бернинди уртаклыгы булмаган ниндидер яңа типтагы крепостнойлык строе барлыкка китердек
Укучының кызыксынуы мөмкин: күпне күргән, күп газап кичергән һәм кабат демократия юлына баскан илебезгә төрекләрнең мөнәсәбәте ничек7 Кистереп әйт» алмыйм Чөнки дүрт стена эчендә утырып күп нәр< . күреп, ишетеп, белеп булмый Кызыксыну барлыгын һәм шактый куәтле булганын белом. Мөнәсәбәт тә бер төсле генә түгелдер дип уйлыйм чөнки җәмгыять төрле социаль катлау һәм сыйныфлардан тора Түбән катлау, хссм.тг ияләре безгә симпатия белән карыйлар төсле күренде Бер аш оләшүч? имием кай дан кил гәплегем не һәм милләтемне сорады Мин. Казан татары, тим. аң ламый. шималь терке дим, бусы да барып җитми. Советлар бертггг. Русия дигән идем, ниһаять, чамалап алып «Горбачев’* - дип кычкыры чибәр де Официантым кабат •н i игеп килгәч, сорау бирдем- «Горба н ях i ымы?» • Яхшы!* Диде бу имән бармагын тырпайтып Соңыннан әйттеләр кибет яис.» ашханә кебек урыннарда русларга, гомумән. «Горбачев* дип эндәш» лар икән: керең. Горбачев, боерың. Горбачев!
Теркин җиренә килү максатымның икенче өлеше — Г. Исхакыйны күргән-белгән кешеләрне эзләп табу, сөйләтү, язып алу һәм акка күчереп кул куйдыру — һаман сузыла килә. Бу турыда борчылуымны белдергәч,
• Биредә алай гына җиңел түгел ул.— диде Мәхмүт әфәнде.— Алдан сөйләшергә, аңлатырга кирәк».
Хәер, миңа кирәкле кешеләрнең кайберләре үзләре килеп чыктылар. Анкарага аяк басуымның икенче көнендә үк профессор Әхмәт Тимер килде.
Ул Бөгелмә ягында мулла гаиләсендә туып үскән. Урта мәктәптән соң, Ленинградка барып имтихан биргән. Ләкин, мулла малае дип, алмаганнар яисә алып та куып чыгарганнар. Шуннан әтисе әйткән: «Монда сиңа уку насыйп булмас инде, улым, Төркиягә китү ягын чамала!» 1929 елда ул бер иптәше белән Батумга барып, контрабандистлар ярдәмендә. Төркия ягына чыккан 1936 елда, шунда алган белемен киңәйтергә теләп, Берлин университетына барып кергән. Студент чагында ук, шәрыкны өйрәнү семинарында, үзе дә дәресләр биргән. Белгечлеге — тюркология һәм монголоистнка. Фән докторы дәрәҗәсе алып кайту максаты булганга, сугыш башлангач та ул, Германиядә торып калган.
Гыйльми дәрәҗә алгач, Әхмәт әфәнде Төркиягә кайтып киткән. Башында Йосыф Акчура торган мәдәни идеологик хәрәкәт нигезендә барлыкка килгән
♦ Төрек культурыны араштырма (өйрәнү) институты»ның ул — беренче директоры. Хәзер аслый үйә, ягъни действительный член, сыйфатында гыйльми эшен дәвам итә. Г. Исхакыйны Германиядә дә, Төркиядә дә күп мәртәбә күргән. Вәгъдәсендә торып, әдип турында истәлек язып бирде.
Галим белән еш очраштык, байтак әңгәмәләштек. Бу урында аның бер фикерен генә әйтәсем килә: Исмәгыйль Гаспринский башлап җибәргән, И Акчура үстереп алып киткән, бездә куркыныч эпитетлар кушып, пантюркизм дип аталучы күренешне, аныңча, бу исем белән атау дөрес түгел. Чөнки ул, ягъни төрекчелек, төрки халыкларны сәяси яктан түгел, бәлки мәдәни яктан берләштерүне генә алга сөргән.
Сүз арасында тагын шул аңлашылды: Әхмәт әфәнде туган илен сагынып яши икән. Гади сагыну түгел бу, җирсү, ностальгия дәрәҗәсенә җиткән сагыну.
Тагын берничә көннән соң. мин эшләп утырганда, кыңгырау чыңлатып, бер карт килеп керде дә үзен «Әсфәндияр« дип таныштырды. Өстәл янына утыру белән ярым төрекчә, ярым себер татарыча ничек итеп әсирлектә булуын, ничек легионга эләгүен тәфсилләп сөйли башлады. Аз гына да тынып тормыйча, сүз артыннан сүзне сиптерепме сиптерә! Көч-хәл белән генә сүзне биографиясенең баштагы өлешенә таба бордым. Тобол тирәсендә туган, 7 классны бетергәч, Свердловск техникумында укыган. Әдәбият түгәрәгенә йөргән, шигырьләр язган, Хатип Госман һәм Абдулла Әхмәтләр белән аралашкан. Оренбург пединститутын тәмамлагач, тел-әдәбият укытучысы булган. Аннары сугыш, әсирлек. Легионга тартканнар, «Идел-Урал» газетасында корректор булып эшли башлаган. Сугыш бетеп, күпмедер вакыт үткәч, Төркиягә күчеп килгән, өйләнгән, балалар үстергән. Хәзер пенсиядә.
Гаяз Исхакыйны ул беренче мәртәбә 1948 елда, Төркиягә килгәч кенә күргән.
Әсфәндияр агай Ижгайның икенче килүендә ишектән үк сөйли-сөйли керүе, мин чәйнекне карарга чыкканда да, сөйләвеннән аз гына да бүленмичә. тагылган кебек ияреп чыгуы, ияреп керүе, кунакка алып китүе, шактый бай китапханәсе белән таныштыруы, үз хисабына чыгарган ике шигырь җыентыгын күрсәтүе һәм өйдәгеләрнең, мине аяпмыдыр, тыебрак торулары турында артык җәелмим. Ни әйтсәң дә, тугызынчы дистәсен ваклый башлаган, илле елга якын читтә яшәгән агайның сүзе бик күп җыелган, тыгызланып тулган.
Минем исемлеккә кергәннәрнең берсе — Зөһрә ханым Киришне Сәйдә Арсланбәк алып килде. Кечерәк кенә, түгәрәк кенә, матур гына бер карчык. Фамилиясенең ник шундый булуы белән кызыксынгач, яңгыравыклы яшь тавыш белән: «Гаяз әфәнде кисте аның коерыгын!» — дип куйды.
Пенза ягында туган, Манчжуриянең Хайлар шәһәрендә үскән, гимназиядә укып мөгаллимә булып киткән, мәктәптә мөдирә вазифасын да башкарган. Гаиләсе ишәя төшкәч, ул җәмәгать эшләрендә катнашу белән чик
ләнә башлаган. I’. Исхакый белән Зөһрә ханым 1934 елда, әдип Хайларга килгәч, танышкан. Фамилия коерыгын кисү мәсьәләсенә кайтсак, сүз татарларны милли рухта тәрбияләүгә гаять зур әһәмият биргән Г. Исхакыйның русларга охшатмас өчен фамилияләрне кыскартырга киңәш биргәне турында бара.
Зөһрә ханым сөйләгәннәрне шулай ук Ерак Көнчыгыштан, төгәлрәге. Харбиннан күчеп килгән теш врачы Маһирә ханым Байчура да тулыландырды (хәзер пенсиядә).
Ул. гимназиядә укып йөргән чагында. Г. Исхакыйны күргән, таныш кан, чыгышларын тыңлаган. «Без. яшьләр, ул вакытта рус мәктәпләрендә укып, руслаша башлаган идек,— диде ул.— Татарлыгыбыздан хәта ояла идек. Рус тәэсире шул чаклы көчле иде ки, исемнәребезне дә русчалатып бетергән идек: Маруся, Галя... Гаяз әфәнденең мондый сүзе истә калган: «Сезнең милләтегез - бөек милләт. Сез татарлыгыгыздан оялмагыз! Кая барсагыз да, кая керсәгез дә, башыгызны югары тотып керегез! Милләтебезне саклап калу өчен сезгә укырга, гыйлем алырга, зиһенегезне баетырга кирәк»...
Миссиямә бәйле рәвештә аеруча зур өмет баглаган шәхес белән очрашуга әзерлек аеруча озакка сузылды. Мин профессор Адилә ханым Айданы күздә тотам. Сырхаулыгы да бар. халәте рухиясе дә тиз һәм еш алмашынып тора, аңлашылмаучылыклар да килеп чыкты.
Менә без Мәхмүт әфәнде белән таксида Адилә ханым яши торган өй янына килеп туктыйбыз. Төгәл уналты сәгатькә чакырылган идек. Хәзер дүрт туларга унбиш минут. Йөзенә каушаулы җитдилек чыккан Мәхмүт әфәнде, шул тирәдәге бер эскәмиягә күрсәтеп: «Утырып торыйк шунда бераз»,— диде.
Дәүләт думасы депутаты. 1918 елда игълан ителгән беренче татар җом һүриятенең хөкүмәт башлыгы, Төркиядә фәнгә бирелеп, хокук профессоры булган һәм җитди хезмәтләр язган Садрый Максуди кызы ул Адилә ханым.
Россиядә туган, Берлинда һәм Парижда укый башлаган. Торкиядә урта мәктәпне тәмамлап, юридик институтка кергән. Диплом алып чыккач. Чит ил эшләре министрлыгында эшләгән. Хатын кызны илчелекләрдә эшләү дән тыюга протест йөзеннән бу олкәне ташлап, әдәбият факультетын укып бетерә. Кияүгә чыгып Истанбулга күчкәч, башта ассистент, аннары ун ел буе доцент була. Биш ел гына эшләгән бер доцентны, аңардан уздырып, профессор итүләренә тагын протест белдереп. Чит ил эшләре министрлыгы на кайта. Бу вакыт инде хатын-кыз дипломатларга карата чикләү бетерелгән була. Төрле илчелекләрдә советник булып эшләгәннән соң. 1968 елда Адилә ханым Аиданы Италиягә илче итеп билгелиләр. Бөек илче үлгәч, ул бер ел буе аның вазифасын башкара. 1976 елдан башлап Адилә ханым - сенатор. Хәзер пенсиядә.
Әнә шундый гаиләдә туып, шундый тормыш юлы узган ханымның бер кадәр капризлы һәм шактый һавалы булуы табигый хәлдер, күрәсең. Мәх мүт әфәнде белән «уналты ноль-ноль.не көтеп, унбиш минутлап эскәмиядә утыруыбызның сере аңлашылса кирәк. Бүтән кайберәүләр дә Адилә ханым Айда янына генерал губернатор катына кергән коллежский регистратор ке бек керәләр икән.
Безне халат кына кигән Адилә ханым үзе каршылады һәм, тиз тиз генә исәнләшеп, эчкә кереп китте. Без аякларны салып һәм аз маз төзәте неп бүлмәсенә кергәндә, ул, мендәренә аркасын куйган килеш, ятагына ярым утырып, ярым ятып тора иде.
Башта тегесен монысын сөйләшеп алдык Аннары мин Төркиягә килеп чыгуымның максатын аңлаттым. Сораулар бирә бирә. Адилә ханымнан үзе турында сөйләттем. Аннан соң С Максудига бәйләп, сүзне I Исхакыйга табн юнәлттем. Әдип турында сөйләгәннәрен монда кертеп тормыйм, чөнки мин аның үз кулы белән язып биргән хатирәсен «Социалистик Татарстан, газетасында дөньяга чыгарган идем (1990. 22 февраль).
Адилә ханымда ару билгеләре күренгәч, без. рөхсәт соран, кузгалдык һәм әлеге хатирә хакындагы вәгъдәсе белән бергә, бүләк итеп биргән китап ларын безнең эрага кадәр яшәгән этрусклар турында берничә хезмәтен (Адилә ханым аларның төркиләр булганын исбат итә) һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгын (бер ара ул бу өлкәдә дә актив эшләгән) алып өйдән чыгып киттек.
Чыгышы белән Кытайның Хайлар шәһәреннән булып, бүген Мюнхенда, язмыш кушуы буенча Теркин аша Европага килеп чыгып, Германиядә төпләнеп калган, Г. Исхакый белән якыннан аралашкан, аның секретаре вазифасын башкарган, бездәге тәртипләрне тәнкыйтьләгән мәкалә һәм китаплары өчен берничә «ортодокс» галим тарафыннан берсеннән-берсе куркыныч эпитетлар белән «бүләкләнгән» журналист Али Акыш яшәп ята. Анкарада аның бертуган абыйсы Азизулла, сеңелләре Фәридә һәм Сәйдә бар икән.
Алдан сөйләшү буенча шушы Сәйдә ханым мине үзләренә кунакка алып китте. Апасы белән генә торалар икән. Минем хөрмәткә оештырылган мәҗ лес булып чыкты бу. Җәмәгате белән Азизулла әфәндедән кала, туганнан туган энеләре Габдрахман һәм Әбрар да хатыннары белән килгәннәр иде. Габдрахман әфәнде Нью Иоркта яши икән. Әбрар әфәнде — Истанбулда.
Ай-ваема карамый, өстәл башына утырттылар. Сый-хөрмәт гаять мул иде, хәтта «тегесе» дә булды.
Сораулар бирә башладылар. Бигрәк тә «американ* активлык күрсәтте. Аеруча кызыксынганнары — динне кысмыйлармы, яңа мәчетләр салынамы, Казанда күпме татар бар. мәктәптә татарча укыталармы, Чернобыльдән татарларга зыян килмәдеме. Әфганстанда татар егетләре күп үлдеме һ. б. һ. б.
Тагын шунысына игътибар иттем: рус милләтенә карата берсендә дә дошманлык сизелми. Әбрар әфәнде хәтта Ерак Көнчыгыштагы русларны мактап, дус яшәүләрен сөйләп алды. Кытай халкына карата да җылы хис- тойгы калган. Эшчән, кешелекле, ярдәмчелләр икән. Хатын кызлар ягыннан «тынычлык булсын иде инде, сугыш чыкмасын иде» дигән сүзләр ишетелде. Ирләрдән берсе өстәп куйды «Перестройка барып чыксын өчен, тынычлык кирәк*. Минем күңел өчен әйтелдеме бу сүзләр, белмим.
Минем белән сөйләшү өчен Али Акыш телефонга заказ биргән икән. Сөйләшүебез ярты сәгать кенә булмагандыр. Беренче мәсьәлә, икенче мәсьәлә, ди ди, җидегә җиткерде. Төп тема, әлеге дә баягы, милләтне кайгырту.
Шунысын искәртеп узу да артык булмас: мәҗлестә катнашучыларның берсе дә ата-бабаларының туган җиренә аяк баса алганнары юк икән. Али әфәнде Акыш кына былтыр җәй беренче мәртәбә Казанны күрү бәхетенә иреште.
7 октябрьдә, шимбә көнне «Казан төрекләре культур вә ярдәмләшмә дәрнәке» исемле җәмгыятьнең сезон ачылуга багышланган мәҗлесенә алып киттеләр.
Зур гына зал. Стеналар буйлап куелган өстәлләргә табын тезелгән. Кар- шыда Казан вокзалының яңа бинасы стенасындагы калфаклы татар кызы рәсеменең күчермәсе. Без барып кергәндә, халыкның бер өлеше өстәлләр тирәсендә утырып, бер өлеше баскан килеш сөйләшеп тора иде. Ирләрнең шактые һәм хатын кызлардан берничәсе: «Хуш килдегез!»— дип күреште. Әхмәт Тимер. Сәйдә, Мәсүд һәм мин утырган безнең өстәл янына килеп, танышып, сөйләшеп китүчеләр күп булды.
Мәҗлесне дәрнәкнең башканы, ягъни рәисе, Гаяз әфәнде Акчура ачты. Озын төз буйлы кара мыеклы бу чибәр егет кәсебе буенча табиб икән. Җәмгыятьнең бер еллык эшенә хисап биргән рәвешле төрекчә кереш сөйләгәч, ул .миңа сүз бирде. Гаяз Исхакыйның кемлеге, тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүнең торышы һәм алда торган бурычлар турында ун минутлык сүз әйттем. Игътибар белән тыңладылар.
Мәҗлеснең икенче өлешендә, лотерея өчен саннар сугылган кәгазьләр сатканнан соң. җыр уеннар башланды. Кулга-кул тотышып та әйләнделәр, кара каршы җырлау да булды. Егет белән кыз булып такмак әйтешүләр җыелганнарга аеруча ошады. Бу кадәресендә татар көйләре яңгырады. Моннан соң тоташ төрек көйләре яңгырый башлады. Соңыннан бүләк биреләчәк бию-танцы ярышлары да төрек көендә алып барылды.
Ахырга таба лотерея уйналды. Гаяз әфәнденең өч яшьлек улы барабаннан билетларны да тыгылып ала, откан кешеләргә бүләкне дә илтеп тапшыра. Шундый килештерә! Миңа да. беркадәр хәрәмләп булса кирәк, матур гына поднос тоттырдылар.
Бу мәҗлес миндә сөенечле дә, көенечле дә уй-тойгылар калдырды. Шундый җәмгыятьнең яшәве җыр-көйләребезне гореф-гадәтләребезне һәм телебезне саклауга күпмедер өлеш кертә, әлбәттә. Олы буынның гына татарча сөйләшә белүе, урта һәм яшь буынның төрекләшә баруы исә көендерә.
Төркиягә татарлар, нигездә, дүрт дулкын булып килгән. Беренчесе — XIX гасырның ахырында җан исәбен алу заманында күчеп киткән татар
лар. Алар күбрәк авылларда яши һәм милли гореф-гадәтләрен һәм телләрен чагыштырмача ныграк саклый икән. Икенчесе — Октябрь революциясе һәм Советлар власте белән килешә алмыйча китеп мөһаҗир булучылар. Өченче се - Ьөек Ватан сугышыннан сок килеп урнашкан татар әсирләре Ниһа ять, дүртенчесе — Мао Цзедун диктатурасы шартларында яшәргә рәт кал магач, ьрак Көнчыгыштан күчеп килгән татарлар. Боларның берсен дә, билгеле, кочак җәеп каршы алмаганнар. Мең газап белән аякка басарга, юктан бар итәргә мәҗбүр булган алар.
Төркиядә ничәләп татар яшәгәнен беркем дә белми. Бу турыда статисти ка да дәшми. Төрекләр үзләре татарларны милләттәшләре итеп караган кебек, төрек оулып язылуга каршы булмаган татарлар да аз түгел. Гомумән, монда татар дип атау һәм аталудан качу сизелә. Татар җәмгыятенең исеменә генә игътибар итик: анда «Казан төрекләре» дип әйтелә. Олы буын китеп бетеп күпмедер вакыт узгач, Госманлы җирендә татар сүзе ишетелми, та тар җыры яңгырамый башлау ихтималы бер дә куаныч китерми
Хуҗаларның «программасында» Истанбул каралмаган булып чыкты. «Төркиягә килеп. Истаибулны күрми кайтсам, мине Казанга да кертмәс лар».— дигәч. Мәсүдне миңа юлдаш итеп, шушы тарихи каладан йөртеп кайтарырга булдылар
Җомга көнне төштән соң (Мәсүднең дүшәмбегә эшкә кайтып җитәсе бар) ике катлы дип әйтерлек зур, мәһабәт автобуска утырып киттек. Само леттагы кебек креслолар. Ашап эчәр өчен чыгарыла торган өстәлчекләре дә бар. Бервакыт астагы буфеттан татлы су меңгезделәр. Әлеге өстәлчек лорне чыгарып, стаканнарны шуның өстенә куйдык. Тамчысы да түгелми! Автобус бара бит, хәрәкәттә. Тизлеге дә 70 80 км.дан ким түгел. Анкара белән Истанбул арасына салынган киң магистраль юлның сыйфатын шун нан чамаларга мөмкин
Истанбулга без төнлә килеп төштек һәм «Кант» исемле уртакул кунак ханәнең ике урынлы булса да, суыткыч Һәм телевизорсыз кечкенә генә бер бүлмәсенә урнаштык. Паспорт карау, анкета тутырту кебек нәрсәләрнең берсе дә юк Әмма бәясе «тешли» торган иде — 50 мең лира. Анкарада бер килограмм итнең 8000 лира торганлыгыннан чыгып, моның кыйммәтме, түгелме икәнен чамаларга мөмкин.
Иртән торып шәһәр эченә кереп киттек. Акылым хәйран. Истанбул янын да Анкара провинциаль шәһәр булды да калды. Ул зиннәтле сарайлар һәм мәһабәт мәчетләр, ул өрсәң, очып китәрдәй тоелган челтәр күперләр һәм Византия диварларының калдыклары, ул машина һәм җәяүлеләрнең күплеге!
Беренче эшебез Гаяз Исхакыйның каберен зиярәт кылу булды. Бераз гына адашып алсак та, «Әдернәкапы шәһитлеге» дип атала торган зиратны барып таптык. Гади генә капкасыннан кергәч тә сулда — манаралы кечкентәй генә мәчет һәм контора бинасы. Төрле якка асфальт юллар китә. Машина белән керергә тулы рөхсәт икән.
миЯйдциггг/һгм
suia «цйшша • И.АШ ШИАХ) iDlLLi юн. ш>. гдццадлУз ГУ£и ишлл“ — ■
Мэсүд белән берлектә конторадан чыккан зират мөдире, юл уңаенда булганга, башта Йосыф Акчура кабере янына алып китте. Сөембикә манарасы рәвешендә эшләнгән таш. Кабер каралмаган. И. Акчураның кемлеген аңлатып биргәч, мөдир вәгъдә итте: карарбыз, чәчәкләр утыртырбыз.
Ниһаять, Истанбулга килүемнең бер (бәлки әле беренчедер) максаты үтәлде: мин — Исхакый кабере янында. Гади генә, җыйнак кына кабер. Өстендә күч-күч булып кызыл чәчәкләр үсеп утыра. Яхшы каралган (Сәгадәт ханым алдан түләп куйган икән). Гадәти генә таш. Анда латин хәрефләре белән «Тәңре рәхмәт әйләя. Әдип вә мөхәррир М. Аяз Исхакый Иделле. Идел-Урал төрекләринин кортылыш хәрәкәте рәһбәре. Казан 1878 Анкара 1954» дип язылган. Татарчасы болай: »Алла рәхмәт әйләсен. Әдип һәм публицист М Гаяз Исхакый. Идел-Урал төрекләренең азатлык хәрәкәте башлыгы». Нәкъ шушы зиратка һәм И. Акчурадан ерак булмаган урынга Г. Исхакый үз васыяте буенча күмелгән икән.
Кире кайтканда кабат Акчура кабере яныннан уздык. Ике эшче, чүп үләннәрен йолкып атып, кабер өстен чистартырга керешкәннәр дә иде.
Зират конторында Мэсүд әфәнде телефоннан без күрергә тиешле кешеләрнең бүген кабул итә алмаячагын ачыклагач, бу көнне Истанбулның берничә атаклы урынын карауга багышларга булдык.
Менә без Солтан Әхмәт мәйданында. Византиянең ипподромыннан калган ике монумент бар икән монда. Шуларны карадык. Моннан ерак та түгел алты манаралы Солтан Әхмәт мәчете. Бөтен Төркиядә иң зур мәчет. Солтан Әхмәт архитекторга әйткән, имеш: «Алтын манаралы мәчет сал миңа». Теге, ялгыш аңлап, алты манаралы итеп салган, ди. Эченә кердек. Дәүлеге, биеклеге, матурлыгы турында әйтеп бетерерлек түгел. Фигуралы зур-зур тәрәзәләрнең кырык төстәге пыялалары гына да ни тора!
Аннары атаклы Айя-Суфия мәчетенә киттек. Моңарчы гидлык вазифасын теләп башкарган Мәсүдемнең монда «эссесе» сүрелде. Бераз соңрак: «Яратмыйм моны, чиркәү бит бу».— дип куйгач, сәбәбе аңлашылды. Чыннан да Византиядән калган бина бу. Манараларын гына төрекләр үстергән.
Эчкә кердек. Гаять биек, киң түгәрәк зал. Ремонт бара. Бер як стенасында гөмбәзгә кадәр дип әйтерлек «леса» өеп мендерелгән. Төркем-төркем туристлар. Төрле телләрдә сөйләшәләр. Немец теле күбрәк ишетелә.
Айя-Суфиядән чыккач. Мэсүд, Топ-капене карамый ярамый дип, мине төрек солтаннарының күп гасырлык резиденциясенә алып китте. Босфорның биек ярында гаять зур мәйданны биләп алган икән ул. Төрле зурлыкта, төрле форма-фасондагы бина корылмалар — мәчет, сарай, аш-су өйләре, җарияләр яши торган хәрәм һ. б.
Солтаннарга бүләк итеп китерелгән алтын әйберләр залына барып кердек. Бөтен дөньяның алтыны шушында килеп тулган икән диярсең. Гигант шәмдәлгә охшаган утыз килограммлы бер озын савыт та бар хәтта. Мэсүд әфәнде монда җанланып китте. Беләгемнән эләктереп алып, экспонатларның берсеннән икенчесенә өстери-өстери сөйли, аңлата башлады.
Сугыш кораллары, солтан һәм солтан хатыннарының кием-салымы, көмеш. зөбәрҗәт белән бизәлгән әйберләр, кухня-ашханәләрендәге савыт-сабалар турында язып тормыйм. Тик шуны гына әйтәм: барысында да күз явыңны алырлык, акылыңны хәйран итәрлек матур манзара.
Музейда йөрүне бүлеп, ресторанга төштек. «Төштек» дим, чөнки ул биек тау-калкулыкның Босфорга төшә торган ярына урнашкан. Бөтен бугаз аның Мәрмәрә диңгезенә барып кушыла торган ягына чаклы уч төбендәгедәй күренә. Яшелле-зәңгәрле булып, вак дулкыннар белән аз гына шадраланып тора. Эреле-ваклы теплоход һәм катерлар, бугаз өстен чуарлап, тыз-быз йөреп торалар.
Официантлар йөгереп килеп җитмәгән беренче очрак булды бу. Нишлисең. Топ-капе биләмәсендә бердәнбер ресторан. Ә туристлар күп. Бәяләр кот ны очырырлык булса кирәк. Бу Мэсүд әфәнденең ашамый калдырмаслык итеп оста заказ бирүеннән дә, сыраның 250 граммлы шешәсен кулайрак күрүеннән дә сизелде.
Рестораннан менгәч, кайбер залларның һәм хәрәмнең ябык булуы сәбәп ле. күп нәрсә карый алмадык. Топ капега багышланган бу өлешне Мэсүд әфәнденең төрек патриоты булганын күрсәтә торган бер эпизод белән тәмамлыйсым килә.
Француз мәдәниятенең Төркиягә йогынтысы турында сүз чыккач, «гид»- ым, бу йогынтыны арттырыбрак сөйлиләр, зурайтыбрак язалар, дигән кебег- рәк фикер әйтте һәм төрекләрнең бик борынгы заманнарда мәдәни яктан
французлардан өстен булганнарын күрсәтә торган бер риваять свйләде. Имештер, мәгълүм бер заманда французларда мунча да. туалет та булмаган. Болгаткыч ис эчендә яшәгәннәр. Әнә шул исне бетерер, һәрхәлдә, киметер ечен алар берсеннән-берсе татлы хуш исләр чыгара торган майлар уйлап табарга мәҗбүр булганнар. Менә ни ечен Франциядә парфюмерия алга киткән икән.
Шактый ерак булса да. кунакханәгә җәяү кайтырга теләк белдердем. Кабат Солтан Әхмәт мәйданын узып, «үзебезнең» урамга кердек. Як якта гы өйләрне карап барам. Әнә электән калган биналар. Искереп, каралып бетсәләр дә. архитектур башкарылышлары белән эстетик ләззәт бирәләр. Әнә яңарак салынган «коробка«лар. Юкадыр, җиңелдер, куәтлерәк җил чыкса, авардыр кебек. Почмаклары үткен булып, төртеп тора. Янгыннан соң караеп калган кечкенә, әмма гаҗәеп матур өйгә игътибар иттем. Соравыма җавап рәвешендә Мәсүд: «Хуҗалары яндырган булса кирәк». - диде. Монда өйнең үзенә караганда, ул биләгән җир кыйммәтрәк икән. Ху җа кеше искесен җимереп яңа өй салырга тели, әмма шәһәр администрация се рөхсәт бирми. Закон. Шуннан, хәйләгә керешеп, төртеп яндыра...
Икенче көнне, әйткәнемчә, визитларга багышладык.
Менә без — Зәйнәп ханым Халидиләрдә. Пөхтә генә, матур гына, ачык кына бер карчык. Квартиралары артык зур булмаса кирәк, әмма бай җн һазлы. Иске стильдәге матур урындык кәнәфиләр. Әдип исемле яңарак өй ләнгән улы һәм йөкле килене (татар кызы) бар икән
Зәйнәп ханым «Яңа милли юл» журналында исеме еш күренә торган гаҗәеп фидакарь мөгаллим һәм мулла (бусы мәхәллә халкының гозере буенча) Хатип Халидинең хатыны булып чыкты. Г. Исхакыйны X Халиди Россиядә үк күргәләгәи, ә Хайларда танышлыклары яңарган. Истанбулда исә әдип Халидиләр гаиләсендә еш кунак булган.
Зәйнәп ханымның мәчетләрдә һәм Ton капеда булуыбыз уңае белән әйт кән бер сүзе, азрак гаҗәпләндерү белән бергә, күңелгә хуш килде. «Алар (солтаннар — И. Н.),— диде ул. халык турында уйламаганнар, халыкны ач тотып, алтын җыйганнар, җарияләр асраганнар. Исемнәрен калдыру очен җамиләр (мәчетләр И. Н.). сарайлар салганнар. Хәзер шул сарай, шул җамиләр дәүләткә керем бирә’»
Г. Исхакыйга якын кешеләрнең тагын берсе — аның белән күп аралаш кан һәм әдипнең тууына 100 ел тулуга багышланган зур җыентыкны төзү челәрнең берсе булган Хәсән Агайга баглаган өметем акланмады. Юк. күрдек без аны, әмма нинди хәлдә... Тулысынча үз акылыңда булган һәм хәтере яхшы сакланган Хәсән аганы хатыны психиатрии больницага салган.
Килүемнең максатын аңлаткач, Хәсән ага хәлем дә юк. башым да эшлә ми, диде. Әмма бераздан, языла төшеп, кайбер нәрсәләр әйтте. Аннары болай дип куйды: «Гаяз Исхакыйны күп күрдем, материаллар да бар. Терелсәм, язармын». Шундук күңелгә уй килде: кая инде ул язу...
Моннан соңгы визит та зур файда бирмәде.
Садрый Максудиның кече кызы Наилә ханым Турхан, 75 яшен тутырган булса да, шактый сакланган, фигурасын да бик үк югалтмаган. Хәтер»’ дә яхшы, күзатчәнлеге дә сизелә. Хәер, бу гаҗәп тә түгел: язу сызу белән шөгыльләнгән ул, француз телендә чыккан романы да бар
Файда ала алмавымның сәбәбе ике нәрсәгә кайтып кала. Беренчесе Наилә ханымның татар телен бөтенләй оныткан булуы. Ул саф төрекчә сөйли, мин. билгеле, аңлап бетермим, Мәсүдкә ялварып карыйм. Әмма аның белән минем арага да ара тирә тылмач кирәк була. Икенчесе вакытның азлыгы. Безгә бүген Истанбул Анкара автобусына өлгереп, юлга чыгарга кирәк. Вакыт тыгызлыктан хәтта төшкене дә ашын алмаган идек. Күңелдә ишеттереп әйтелмәгән бер өмет бар иде: бәлки. Наилә ханымда капкалап булыр. Әмма, хуҗабикә безнөң ач икәнне белмәгән кебек, без дә моны сиздерергә җөрьәт итмәдек Дөрес. Наилә ханым чәй кайнатып китерде, чәй янына тәлинкә белән печенье дә куйды. Сые өчен Наилә ханымга рәхмәт әйтеп бу өйдән чыгып киттек.
Шунысы ла мәгълүм булсын. Хәсән әфәнде дә, Наилә ханым да хәзер юк инде. Беренчесенең на фаты көтелсә дә. Наилә ханым уңае белән андый уй башка да килерлек түгел иде Авыр туфраклары җиңел булсын .
Гаяз Исхакый чит илдә ничек яшәгән? Бу сорауга бүген әле тулы һпм җентекле җавап бирергә мөмкинлек юк. Тикшерәсе дә тикшерәсе. өйрәнә
се дә өйрәнәсе әле. Әдипнең гомере төгәлләнгән җирдә булып кайту шулай да күп кенә ачыклык кертте.
Моңарчы без (дөресрәге, мин) Г. Исхакыйның туып та яшәп кала алмаган Идел Урал хөкүмәтенең вәкиле сыйфатында Версаль конференциясенә чыгып киткәнен, аннары, чит илдә калып, 1929 елга кадәр Берлинда яшәгәнен, моннан соңгы ун елы Варшавада узганын һәм, бер яктан — Гитлер, икенче яктан Совет гаскәрләре Польшага бәреп кергәч, Төркнягә барып төпләнгәнен белә идек. Безгә шулай ук татар эмиграциясенең төп лидеры булганлыгы, Ерак Көнчыгышта аның тырышлыгы белән татарча газета чыгарылганлыгы, Берлиндә «Милли юл» исемле журнал оештырып, җир шарының татарлар яшәгән күп тарафларына таратуы билгеле иде. Гаязны һәм татар эмиграциясен тоташ кара төскә буяп ипи ашаган кайберәүләрнең кыздырып торуына карамастан. Г. Исхакыйның немец фашистлары белән хезмәттәшлек итмәгәнлеге дә ачыклана башлаган иде. Әмма шул ук төркем баскан яңа бер кара мөһер — Исхакый берничә разведканың агенты булган, дигән версия әле күпләрне ышандыра, күпләрне аптырашта калдыра иде.
Соң нәрсә ачыкланды, нинди яңалык өстәлде? Бу сорауга җавап бирүне Исхакыйның агентлыгы мәсьәләсеннән башлыйк.
1920-30 елларда Польшада «Прометей клубы» исеме астында бер оешма яшәп килгән. Аның вазифасы — үз халыкларының азатлыгы хакына Сталин режимына каршы көрәшүне максат итеп куйган милли-патриотик оешма ларны бергә туплау, аларның эшен координацияләү булган. Украина, Төр- кестан, Әзербайҗан, Кырым, Грузия, Белоруссия оешмалары белән беррәт тән, башлыгы Гаяз Исхакый булган «Идел-Урал» төрек-татарларның бәй- сезлеге комитеты» да бу клубта әгъза булып торган. Маршал Пилсудский- ның игътибар үзәгендә булган бу клубның чыгымнарын Польша хөкүмәте күтәргән.
1933 елның җәй ахырларында Г. Исхакый, юлга әнә шул фондтан тиешле акчаны алып, пароход белән Ерак Көнчыгышка чыгып китә. Максаты — Япония, Корея, Манчжурия һәм Кытайда таркау яшәүче татарларны «Идел- Урал» байрагы астына җыю, үзләре яшәгән тирәлеккә кереп эремәүләренә, телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен югалтмауларына, кыскасы, үзләрен милләтнең бер кисәге итеп саклап калуларына ирешү.
Әдипне каралтучылар версиясе буенча исә, Г. Исхакый Ерак Көнчыгышка «Шольц» дигән кличка астында, мәгълүм органнардан 90 фунт стерлинг алып, Польша һәм Англия разведкаларының заданиесен үтәү өчен чыгып киткән. Япониягә килеп җиткәч, ул, янәсе, барыннан да элек. Япон генераль штабының югары дәрәҗәдәге хәрби хезмәткәрләренә визит ясаган, советка каршы ниндидер мәсьәләләр буенча фикер алышкан һ. б. Исхакыйның разведчиклык эшчәнлеген раслый торган конкрет материал таба алмаган га булса кирәк, алар әлеге «Шольц» дигән исемгә чытырдап ябышалар: ул юкка гына шундый кличка йөртмәгән, янәсе.
«Харбинское время» исемле рус эмигрантлары газетасының 1933 елгы 22 сентябрь санында басылган «Г. Исхакый язмышы өчен хәвефләнү» исемле хәбәр аларның бу дәлилен дә аударып ташлый.
Мәкаләдән аңлашылганча, Г. Исхакыйның Европадан кайчан, нинди пароход белән, ни рәвешле чыгып китү хәбәре күптән килеп җиткән. Шанхайда ул пароходны каршыларга барсалар, Гаяз юк. Булганмы ул анда, әллә кайдадыр төшеп калганмы — моңа экипаж да, белмибез, дип җавап биргән. «Г. Исхакыйның бүтән кеше исеме белән юлга чыгу ихтималы булган лыктан. — диелә хәбәрдә,— пароход администрациясенең мондый җавабы табигый. Инкогнито бара торган 3-класс пассажиры йөзләгән башка пассажирлар арасында эреп югалырга мөмкин».
Г. Исхакыйның коммунистлар властена каршы актив көрәшүче булганын нет.» тотып, мондый курку белдерәләр: «Комиитернның берәр агенты күренекле эшлеклене юлда юк итмәгән микән». «Шольц* — кличка түгел, бәлки псевдоним икән ләбаса. Яшеренергә исә сәбәп бар. Чит илдәге күп кенә кешенең Сталин агентлары тарафыннан үтерелгәнлеге шул турыда сөйли. 1934 елда «Идел Урал бәйсезлек комитеты» секретаре Гариф Кәрими (Ф. Кә- риминең энесе) үлгәч, ул НКВД агентлары тарафыннан үтерелгән, дигән версиянең йөри башлавы да очраклы булмаса кирәк.
• Яңа милли юл» журналы һәм Анкара белән Истанбулда мин җыйган истәлекләрдән чыгып хөкем итсәк. Г. Исхакыйны Япониядә менә нинди вакыйгалар көтеп торган.
Токиодагы татар колониясенең лидеры Габделхәй мулла Корбангалиев.
мондагы татарларны бүтән җирлектә берләштерүнең аны башлык булу шә- рефеннән мәхрүм итәсен белгәнлектән, үз тирәсенә яраннарын туплап һәм рус эмигрантларыннан кайберләрен ярдәмгә чакырып. Г. Исхакыйның оештыру эшләренә аяк чала башлый. «Япон мөхбире* исемле журналында ул Гаязны һәм аның идеясен хурлый торган материаллар урнаштыра, скандаллар ясап, Исхакый тарафдарларының җыелышларын өзәргә маташа (Поро- тиков фамилияле бер ак офицер хәтта әдипкә суккан), полиция департаментына донос артыннан донос җибәреп тора. Япон полициясенең, әлбәттә, колагы торган, «тынычлык бозучы* ны ул берничә мәртәбә чакырып сорау алган һәм. ахыр чиктә, Япониядән чыгып китүен таләп иткән. Исхакыйга бу илдә калу һәм эшен дәвам иттерү өчен үзенең Варшавадагы танышы, Япониянең Польшадагы элекке атташесы Яначитага мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый. Бу кешенең, күрәсең, сүзе үткән, хәрби властьлардан күрсәтмә килгән: тимәгез, эшләсен
Ерак Көнчыгышның ак эмигрантлар матбугатында Гаяз Исхакыйга һөҗүм кампания төсен алган булса кирәк. Менә япон газеталарының берсендә полициянең Исхакыйны Советлар белән яшерен бәйләнештә булуда һәм коммунистик хәрәкәткә катнашуда гаепләве турында хәбәр басылып чыга. Корбангалиен газетасы, аңлатма белән берлектә, ул хәбәрне татарчага тәрҗемә итеп чыгара. Яисә менә М. Колосова дигән ниндидер шагыйрә Шан хайда чыга торган «Новый путь» газетасында «бердәм, бүленмәс Русь* дигән шовинистик позициядән торып, «Идел-Урал бәйсезлек комитетына* һәм Г. Исхакыйга ташланган икән. Кытай һәм рус телләрендә Харбинда чыга торган «Гун бао* газетасының ике санында да шундыйрак материал басыл ган. Бусына әдип үзе җавап бирергә карар иткән. Әмма аның язмасы дөнья күрмәгән булса кирәк. Машинкада басылып, әдипнең имзасы куелган биш битлек тексты гына архивта гакланып калган.
Г. Исхакый уңае белән полиция һәм бүтән рәсми учреждениеләр ара сында язышу бер елга сузылган. Бу документлар соңрак, билгеле, архив ка барып керә. Бер өлеше 1945 елгы җиңүдән соң безнең илгә кайткан. Әдипне өнәмәүчеләр нәкъ менә шул материалларны гаять үзенчәлекле итеп, ягъни акны - кара, караны ак итеп күрсәтү рәвешендә файдаланалар.
Әдипнең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы нигездә ачыкланган булса да. шикләнүчеләр һәм. ачы тәҗрибәдән чыгып, исхакыйчылар. аны күтәрү өчен, фашистлар белән эш итүен яшерергә маташмыйлар микән, дип уйлаучылар булганга, бу мәсьәләгә дә тукталып китми ярамый
Әсфәндияр ага Иҗгайның газета корректоры сыйфатында легионның үз эчендә булуына карамастан, Исхакыйны бер генә мәртәбә дә күрмәгәнлеге, аның Германиядә булганлыгы хакында бер генә сүз дә ишетмәгәнлеге әйтел гән иде инде. Профессор Әхмәт Тимер биргән белешмә аеруча кыйммәтле.
Берлин университетында укыган чагында аны немецлар профессор Фон Менде җитәкчелегендә Идел Урал әсирләрен өйрәнү эшенә тартканнар. Фронтта эшләре хөртиләнә башлагач, әсирләрдән легионнар оештыру фике реНЭ килеп, алар лидер эзли башлыйлар һәм Әхмәт Тимернең фикерен сорыйлар Ул ике кандидатура тәкъдим иткән: милләте белән казакъ бул ган Мостафа Чукай һәм Гаяз Исхакый «Ни сәбәптәндер,— диде Әхмәт әфәнде. Гаязны түгел. Мостафа Чукайны чакырдылар*. Сәбәбен без Алн Акышның Г Исхакыйның йоз еллыгы уңае белән чыгарылган җыентыкта гы мәкаләсеннән беләбез.
1942 елның июнь аенда Исхакый Али Акышны өенә чакырган Ьу барып кергәндә. Германиянең Торкиядәге илчелегеннән ике түрә утыра икән. Алар легионнар оештыру эшен тәкъдим итәргә килгәннәр. Г Исхакый. тыңлап бетергәч, оч шарт куйган 1) Идел Урал дәүләте өчен юридик гарантия.
2) корылачак легионнарның командирлар составы бәйсез булырга тиешлек;
3) Идел Урал дәүләте өчен бәйсез югары мәхкәмә (суд). Немецлар бу оч шартны кабул итмәгпнлектән. килешү булмый калган Шулай итеп. Бөек Ватан сугышы елларында Гаяз Исхакыйның Германиядә бөтенләй булмага нына шикләнмәскә мөмкин.
Торкияд.1 Г. Исхакый баштарак иҗтимагый сәяси эшчәнлектән ваз кич масә дә, күбрәк язу эшләре белән шөгыльләнгән Аның берничә хикәя, «Татар кызы* исемле роман. Олугмөхәммәт турында тарихи пьеса Һәм үэе нең тәфсилле хәлен язганлыгы билгеле. «Шималь төрек әдәбиятына бер назар* исемле монографиясе Һәм Казан ханлыгы турында Худяков кита бының тәрҗемәсе дә шушы елларга карый.
Соң яшәү шартлары ничек булган?
Казан матбугатында Гаяз Исхакый турында беренче публикация булган мәкаләмдә («Веч Казань*. 1988. 17 окт.) мин уйламый нитми «ялгызлыкта һәм фәкыйрьлектә үлгән* дип ычкындырган идем. Моның соңгысы дөрескә чыкса да. баштагысы чынлыкка туры килми. Г. Исхакый Төркиянең югары дәүләт идарәчеләренә билгеле булган кебек, әдәби һәм гыйльми җәмәгатьчелек күзендә дә абруй казанган. Илнең боек кешеләренә генә бирелә торган, заманына күрә ярыйсы гына саналган 250 лиралык пенсия- пособиянең аңа да билгеләнүе очраклы хәл түгел. Татарларның яше, карты күзендә ул аллага ук булмаса да. пәйгамбәргә тиң. Шуңа күрә аның яныннан кеше өзелмәгән.
Фәкыйрьлегенә килгәндә, моның шаһиты — барыннан да элек торак шартлары. Торак урынын берничә кат алыштырса да, һәркайсы кеше өе, кеше квартирасындагы бер бүлмә булган. Соңгы бүлмәсен Маһирә ханым Байчура менә ничек тасвирлый: «Торагы подвальный катта иде. Баскычтан аска төшеп ишек шакыдык. Кергәч, мин аптырап куркып калдым. Караңгы, шыксыз, җиһазы юк дип әйтерлек*. Үзе ясаган язу өстәле, сатып алган аш өстәле, мин утырып эшләгән кәнәфие, бер-ике кат кием һәм кайбер вак- төяктән башка бернинди мирас калдырмавы да шул фикерне расласа кирәк.
Бу хәлнең бердәнбер үк булмаса да, төп сәбәбе Г. Исхакыйның, чит илдә яшәүче замандашлары сүзенчә, «идеалист* булуы, ягъни идея хакына яшәп, байлыкка аз гына да исе китмәве. Максат итеп куйса, бәлки ул «череп* баемас, әмма үзенә иркен, мул тормыш тәэмин итә алыр иде. Революциягә кадәр, мәсәлән. Гаяз — иң популяр һәм иң зур гонорар алучы өчнең (икесе — Тукай һәм Ф. Әмирхан) Jiepce була. Әсәрләреңне тупла да чыгар, тупла да чыгар. Менә сиңа акча. Ә аның, «Кәләпүшче кыз* исемле хикәясеннән башка, барлык әсәрләре бер басма белән калганнар. Бөтен ислам дөньясына танылган шәхес буларак, мөһаҗирәттә дә теләсә кырык төрле чыганак таба алыр иде. Инде булмаса. Ерак Көнчыгыш, Төркия һәм Финляндиядә яшәүче татар байлары да аңа тиешле яшәү һәм эшләү шартлары тудыра алырлар иде. ГФРның корпорацияләре белән хезмәттәшлек итеп илленче елларда Төркияне автомобильле илләр рәтенә бастыруда төп рольне уйнаган Әхмәтвәли Мәңгәрне алыйк. Ата анасы Арча районының Олы Мәңгәр авылыннан чыккан, үзе Петропавел шәһәрендә туып. Ерак Көнчыгышта эшкә ябышкан, баеп киткән, Төркиядә илнең иң зур капитал ияләре сафына баскан шушы зат «Милли байрак» (Мукден) газетасы һәм • Казан* (Анкара) журналының, шулай ук күп кенә татар авторларының китап чыгымнарын күтәргән, мин мәҗлестә булган әлеге өйне «Дәрнәк*- кә бүләк иткән. Милләтнең горурлыгы булган зур әдип һәм җәмәгать эш- леклесенең барлык ихтыяҗларын берүзе канәгатьләндерә алмас идемени ул? Әмма Гаяз Исхакый — бер кемнән дә, бигрәк тә байлардан садака ала торган кеше түгел. Али Акышның минем кулдагы истәлегендә мондый юллар бар: «Гаяз ага татарларның миллионеры Әхмәтвәли Мәңгәр белән дә дусларча мөнәсәбәттә түгел иде. Гаяз аганың социаль гаделлекче булуы Мәңгәрнең буржуалыгы белән килешә алмый иде».
Гомеренең соңгы ике аен Г. Исхакый Анкарада кызы Сәгадәт ханым Чагатай янында үткәргән. Күрергә, хәл белергә килүчеләр күп булган. Замандашларының язу һәм әйтүләренә караганда, әҗәлнең якынлыгын белсә дә, күңелен төшермәгән, дөнья хәлләре, бигрәк тә илдәге һәм мөһаҗирәт- тәге төрек татар тормышы белән кызыксынып торган. Хәтта юмор тойгысын да югалтмаган.
1954 нче елның 22 июле кайгы алып килә: 12 сәгать 10 минутта Гаяз Исхакыйның йөрәге тибүдән туктый. Үзенең васыяте буенча аны. Истанбул- га алып китеп, югарыда тасвир ителгән зиратка күмәләр. Анкарада да. Истанбулда да җеназаны озатучылар күп булган.
Менә шул. Зиһенгә, күңелгә кереп калганнарның барысы да әйтелеп бетмәсә дә, шушы урында нокта куям. Инде милләттәш дуслар ярдәмендә әйберләрне җыештырасы, чемодан-сумкаларга дыңгычлап тутырасы, иртән такси белән аэропортка барасы, озатырга килгән Мәхмүт Таһир. Әхмәт Тимер әфәнделәргә һәм Сәйдә ханымга рәхмәт әйтеп, саубуллашып, самолетка таба атларга гына калды.